УНИКАЛЬ ӘСӘРЛӘР ЮГАЛМАСЫН ИДЕ
Берәүләр сирәк очрый торган (уникаль) китаплар җыйнау белән кызыксына. Икенчеләр аерым бер темага (тарих, әдәбият, сәнгать, фольклор) карата материаллар туплый. Өченче берәү, мәсәлән, шагыйрь Тукай яки башка бер язучы, художник, композиторның тормышы, иҗатына бәйләнешле әйберләрне җыя һ. б., һ. б. Ничек кенә булмасын, фәнгә, культурага мәхәббәт дигән матур уй белән, җәмәгатьчелек өчен файдасы тиярдәй бер хезмәт булсын дигән теләктән чыгып Җыйналган мондый коллекцияләр гаять зур игътибарга лаек. Тик шуны хәтердә тотарга кирәк, тарихи әһәмияткә ия әсәрләр коллекциясен туплау белән бергә, аларның саклануы мәсьәләсендә дә тарих һәм җәмәгатьчелек алдындагы җаваплылыкны онытырга ярамый. Кыйммәте зур әсәрләрне җыйнап, ул әйберләрнең саклануын тәэмин итеп калдырган һәм шуның белән исемнәрен мәңгеләштергән шәхесләрне тарих күп белә. Әйтик, Мәскәүдәге Третьяков картина галереясен туплап һәм аны рус җәмәгатьчелеге кулына тапшырып калдырган меценат П. М. Третьяков, яки Бахрушин исемендәге музейны оештырып дәүләткә бүләк иткән А. А. Бахрушин һ. б. Бездә дә, ул чаклы зур күләмдә булмаса да, чорына карата һәм хезмәте белән матур истәлек калдырып үткән эзләнүчеләребез булмаган түгел. Үткән йөзнең беренче чирегендә Казан университетының көнчыгыш телләре кафедрасында укытучы булып эшләгән Ибраһим Хәлфин дә уникаль кулъязма әсәрләрне җыйнау белән кызыксынган. Ул, халык кулында йөргән һәм тарихи кыйммәте булган кулъязма әсәрләрне эзләп табып, аларны университетның китапханәсенә бүләк итеп калдырган. Башка зур хезмәтләреннән тыш, шушы гүзәл эше белән генә дә ул якты бер исем калдырган. Китап һәм башка төрле тарихи әсәрләр җыйнау белән, кызыксынган кешеләребез аннан соң да буыннан-буынга була килгән. Ләкин, шунысы үкенечле, күп көч куеп тупланган тарихи әсәрләрнең саклануын, бөтенлеген вакытында тәэмин итә алмаганнар. Бик күп әсәрләр коллекцияләре, әһеле булмаган кешеләр, белемнән йомык варислар кулына күчеп, эзсез югалып беткән. Сембер фабриканты Хәсән Акчурин тарафыннан татар тарихына карата тупланган археологик һәм нумизматик әсәрләр коллекциясе дә әнә шундый язмышка очраган, эзсез таралган, югалган. Яки Төмән (хәтерем ялгышмаса, Нигъматулла хаҗи) коллекциясе. Ул кеше татар халкы арасында кулларда йөргән борынгы кулъязма әсәрләрне туплау белән кызыксынган һәм шактый бай китапханә оештырган. Ул китап байлыгы да юньсез варислар кулында юкка чыккан. Тезеп китсәк мәгәр, андыйлар күп инде. Тарихыбыз өчен әһәмияте булган кайбер әсәрләр һәм коллекцияләрнең бүгенге сакланышына килгәндә дә тынычланырга урын юк. Хәтерегездәдер, сугышка кадәрге елларда Татар дәүләт академия театрында татар театры тарихына кагылган материаллар тупланган бер кабинет бар иде. Андагы коллекция сугыш Б 153 елларында «юкка чыккан». Театр җитәкчеләре, гомумән, артистлар җәмәгатьчелеге бу аяныч вакыйгага тыныч кына карап үттеләр булса кирәк. «Юкка чыккан» әйберләрне эзләү, барлау турында «ләм-мим» дәшкән кеше ишетелми. Ләкин таралган материалның язмышы әле бөтенләй ышанычсыз түгел икән. Театр әһелләре азрак кайгыртучан- лык күрсәтсә, булып үткән хатаны төзәтергә дә мөмкинлек бар кебек күренә. Кабинеттагы коллекциянең шактый өлешен артист Касыйм Шамил үзендә саклап калган икән. Озак еллар саклаганы өчен аңар рәхмәт белдерелсә, әсәрләр чын иясенә, ягъни шул коллекцияне туплауда булышкан җәмәгатьчелеккә кайтарып бирелсә начар булмас иде. Бер өлеше аңарда, бер өлеше башка бер иптәшләрдә сакланып калганлыгына өмет юк түгел. Онытмаган булсагыз, үткән йөзнең соңгы чирегендә эшләгән Гариф Минкин һәм аннан соң шул ук эшне дәвам иттергән Гыйлаҗ Сәйфуллин тарафыннан пластинкага язып калдырылган татар халык көйләре коллекциясе дәүләт фондына күчкән иде. Бу пластинкалар Фәннәр Академиясе Казан филиалында саклана. Ул чаклысы куанычлы хәл. Ләкин Сәйфуллинның кулъязма материалларының язмышы билгеле түгел. Аның кулъязмалары Культура министрлыгыннан Халык иҗаты йортына (ул вакыттагы директоры К. Морзаханов) күчкән. Шулар эчендә татар халык көйләренең тулы исемлеге, кайбер көйләрнең кайчан, кайда, кем тарафыннан чыгарылуы, гомумән көйләрнең тарихы турында халык телендә йөргән риваятьләр, хәбәрләр теркәлгән калын дәфтәр, шулай ^ук, «юкка чыккан». Менә мондый үкенечле хәлләр дәүләт фондына күчкән тарихи әсәрләрнең сакланышы әле дә тиешле югарылыкка куелмавы турында сөйлиләр. Гомумән шундый, булып та «юкка чыккан», яки берән-сәрән кулларда йөргән әсәрләрне җыеп, Республика дәүләт музеенамы, Фәннәр Академиясе филиалынамы тапшыру чарасына керешсәк, нур өстенә нур булыр иде диясем килә. Зур коллекцияләр төзеп яткан иптәшләрне алмыйм, алар эшләрендә дәвам итә бирсеннәр. Әле менә ниндидер материал туплауны алдына бурыч итеп куймаган аерым кешеләр кулында да тарихи әһәмияте булган һәм аның кулына очраклы килеп кергән берән-сәрән әйберләр очрый. Аерым хәлендә аның әллә ни кыйммәте дә булмый кебек. Кирәксез бер кәгазь, ялгыз китап, рәсем булып ауналып йөрүе дә мөмкин. Әгәр шундый адашкан әйберләр бергә тупланса, шактый кыйммәтле, комплектлы материал булып әверелер иде. Үткән кышны көйләребез турында бер белешмә кирәк булып калды. 1908—1910 елларда басылган бер китап хәтеремә төште. Университетның гыйльми китапханәсендә сакланадыр дигән өмет белән бардым. Миңа кирәк әйбер «Восточная лира» граммофон акционер җәмгыяте бастырган каталог иде. Анда татарның элекке җырчы һәм уенчыларыннан Мирфаиз Бабаҗанов, Мәрьям Ис- кәндәрова, Фәйзулла Туишев, Хөсәен Юсупов, Нурылгатин, Ильяс Кудашев һ. б. пластинкалары исемлеге, кайбер рәсемнәр бар иде. Китапханә каталогында 45 115 сан астында—«Татар көйләре пластинкалары» (1909 елны Казанда басылган); 45 073 сан астында—«Граммофон татар көйләре» (1912 елны Оренбургта басылган, 40 бит); 45 476 сан астында — «Татар көйләре» (1912 елны басылган) китаплары булганлыгы күренә. Ләкин бу китаплар да «актта бар, фактта юк» булып чыкты. Дәүләт фондындагы бу әсәрләр дә дәүләт хисабына кесә җылытырга маташучы «кәсепче коллекциячеләр» кулына күчкән булуы ачык. Бездә коллекциячеләр өчен киң мәйдан бирелгән. Ул мәйдан дәүләт китапханәләре, архив шүрлекләре арасында түгел. Халык арасында кулларда адашып йөргән нөсхәләрне эзләргә, табарга кирәк.