ТОРМЫШ АТОМНАРЫ
Атом авырлыгын тойган Җирем! Тетрәнәсең тагын, тагын да — Вулканнарның сулавыннан түгел, Атомнарның таркалганын тоеп кабыгыңда. Гаепләүче бүген Җир — планета, Судья бүген — бөтен Кешелек. Галәм хөкеменә син басарсың, Син басарсың, янки, иң элек. Гаепләүче булып килер буын Дөнья йөзен әле күрмәгән; Атом тузаннарын тойган инде... Үзе әле, Әнкәсенең күкрәк сөтен дә бит иммәгән! Атом авырлыгын тойган Җирем! Тетрәнәсең тагын, тагын да — Вулканнарның шартлавыннан түгел, Атомнарның таркалганын тоеп каныңда. Иске дөнья! Шушы судка килер Нагасаки... Канлы Сахара — Синең язмышыңа нәләт укып, Атомнардан анда җир яна. Галәм күләмендә зур суд булыр, Бастырырлар сине хөкемгә: Гаепләүче булыр Җир — планета, Тик яклаучы булмас беркем дә. Таң сызыла Казан өстендә... Кояш нуры ачык тәрәзәдән Сәлам бирә цехлар эченә. v хжзасп 72 Алсулыкка бизәп диварларны, Мәйдан, урамнарга күченә. ...Бары тынлык хуҗа бу бүлмәдә: Яңа туып килгән иртәдә Профессор неон яктысында Экранга күзен текәгән. Бодай сабагында тамгалы атом, Ул үсемлек буйлап күченә; Галим акылы аны озатып йөри, һәрбер сернең эзенә төшенә. Кинәт неон тоныкланып кала, Чагылып китә кояш нурлары. Җыерчыклы йөзне сыйпап үтеп, Хәбәр итә: «Дөнья уянды!» Тәрәзәсен ачып киң дөньяга, Галим күзли Идел өсләрен; Су өстендә томан эрегәнен һәм дәрьяның нурлар эчкәнен. Таң шәфәгы иңә ерактагы Каршы якта яткан ярларга. Дулкынлана галим, тәэсирләнә, Еллар хатирәсе яңара: — Күршеләрнең тәрәз төпләрендә Чәчәк атар иде яраны; Ә без көтә идек шул савытта Тизрәк бодай яфрак ярганын. Сөйли иде картлар әллә чынлап, Әллә көлеп: «Шушы Хисами — Ел буена чәчәр, икмәк күрмәс, Гомере буе эштән бушамый». Шатлык арта иде өй эчендә Йөз бодайның шытса йөзе дә; Әткәй мәрхүм йоклый алмас иде, Кояш чыгар иде йөзендә. Көн-төн көтәр иде баш кысканын Чүлмәктәге шушы игеннең; һәр ел көтәр иде хыялланып, Тәүге язда бәхете килерен. Туфрак ярлы иде безнең кебек, Бер орлыктан бары— бер башак. Ачлы-туклы иде басулар да, Булмый иде җирне һич ашлап. Бүгенгедәй истә: әткәй мәрхүм (Иркен булсын берүк ләхете): 73 «Дистә башак үссә бер орлыктан, Елмаер, — дип, — сиңа бәхетең», — Әйткән иде, гүя, сер иттереп Булмаса да янда һичберкем. Күршеләрнең тәрәз төпләрендә Чәчәк атар иде яраны... Әткәй сүзләреннән шыткансыман, Күңелемдә бер уй яралды. Эх, белергә иде туфрак серен, Үсемлеккә нәрсә кирәген, һәрбер йортка шул чак килер иде Күптән көткән «бәхет» дигәнең. ...Тәрәзәсен ачып киң дөньяга, Бер галиме җырлы Казанның Үткәннәрен уйлый, күз алдында Гәүдәләнә көрәш заманы. Җидееллык сулый домналарда, Кайнап торган мартен мичләрдә. Тукта әле! Дәвер җырлаганда Тормыш атомнары нихәлдә? Тормыш атомнары үзенең көчен Домналарга өстәп якканмы? Коммунизм кырына атлаганда, Төзелешләрдә урынын тапканмы? Таң сызыла Казан өстендә, Кояш нуры сыйпап, барлап йөри Хезмәт халкын иҗат эшендә. Завод гудоклары сәлам бирә: «Җир йөзенә яңа көн (килә! Җир йөзенә яңа көн килә!» Тәрәзәсен ачып киң дөньяга, Бер галиме җырлы Казанның Фикерләрен җыйный, күз алдында Гәүдәләнә көрәш заманы. Залга уза хезмәт бүлмәсеннән... Йөзләгән күз көтеп текәлгән. Аңа ышанып кеше киләчәге, Кырлар киләчәге йөкләнгән. «Язгы бодай» — лекциянең исме: Ник профессор кызып кабынды. Аның фәне — үсемлекләр фәне, Туар көнгә нигә кагылды! Туар көннән читтә кала алмый, Кала алмый галим акылы: Тын океанда янки бомба сыный, Бомба иткән хезмәт атомын! Язгы бодайларда — тамгалы атом, Хуҗа бүген безнең кырларда, Рудаларны эреткән домналарда, Төзеләчәк тракторларда. Тормыш атомнары хезмәт итә Чын төзүче — совет халкына, Корыч коючының, игенченең, Бәхете балкый тыныч атомда. Залда тынлык. Җитдиләнгән йөзләр Уртаклаша галим уйларын: — Атомнарда мин үлемне түгел, Киләчәген күрәм дөньяның.