САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ
Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районында туган. 1950 елда ул Уфа пединститутын тәмамлый, хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә кичке нефть техникумында укытучы булып эшли. Саҗидә Сөләйманова мәктәп елларыннан ук поэзия белән кызыксына һәм үзе дә шигырьләр яза. Әлмәт әдәби берләшмәсе аның лирик-фәлсәфи шигырьләрен игътибарга лаеклы дип тапты. Журналыбызның бу санында шундый шигырьләрнең берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
КЕЧКЕНӘ ЙОРТ БАР ТАЙГАДА
-Бер йорт бар ерак Себердә, Бүрәнәсе ак нараттан. Башын бераз аска иеп, Гүя тирән уйга баткан. Туктала да карый шуңа Юлы төшеп узган-барган. Иске генә, ләкин ул йорт \ Горур мәрмәр сарайлардан. Нәфрәт атып таш тәхеткә, Декабристлар салган аны: «Тимер богау зыңлавына Бер уяныр сөртен ягы...» Лачын туа очар өчен, Богаулатмас канатларын. Баш игәннәр батырларга Кыргый Себер наратлары. Кечкенә йорт бар тайгада, Зур көрәшнең'бер чаткысы. Балкый аның күкләрендә Ангар утлары яктысы. ГЕЛ СИНЕҢ БЕЛӘН Урамнар буш калган, йолдызлар сүнгән. Ә яңгыр кыекка Алкалар элгән. z Җил төннең күренмәс Кылларын чиртә; Үзендә күпме көй, Күпме сер йөртә! 83 Төшенеп серенә, Тыңлыйсы килә. Кушылып тын гына Җырлыйсы килә. Омтылса күңелем Җыр булган җиргә — Бу мине онытты, Ташлады, димә. Кайчакта күңелсез Давылсыз, җилсез. Ә җилләр, давыллар Бик шыксыз синсез. Син китсәң еракка, Моңнарым арта; Өйләрдә ямансу, Кырларга тарта. Ялгызым мин бүген Күңелем белән. Ә күңел син юкта Гел оинең белән. КЫР КАЗЛАРЫ -Кыйгак-кыйгак, — казлар оча Океан-диңгезләр аша; Канатларын кагып-кагып, Болытлардан юллар ярып. Кыр казлары, кыр казлары, » Сагынып безнең язларны, Кайтасыз сез җырлар җырлап: — Кыйгак-кыйгак, кыйгак- кыйгак! Күркәм лә очуларыгыз, Авыл өсте чыңлап тора. Җырыгызны яше-карты, Юлга чыгып, тыңлап тора. Илләр гизеп, мин дә шулай Исәр идем яз җиледәй, — Бик йомшак шул канат кынам, Оча алмыйм, тик талпынам. Таралсын иде җырларым, Яңгыратып Идел буйларын! Тавышым шул көчсез әле, Узалмый үземнән ары. Кыр казлары ишеттеләр, Турымнан җырлап үттеләр: «Зәңгәр күктә тумадык без, Бәбкә чакта -җирдә тордык. I Бик яшь иде канатыбыз, Оча-оча чыныктырдык. Кичтек без киң диңгезләрне Күрер өчен бу язларны». Мине уйга салып китте Кыр казлары, кыр казлары... СӨЮМЕНИ... Юл йөрүме, тузан кунмаса, Каршы җилләр битең кисмәсә; Кайнарлыгын көннең тоймасаң, Татлылыгын суның оизмәсәң. Йөзүмени, киңлек кичкәндә, Беләкләрең арып-талмаса; Аргы ярны кочып шатлыктан, Яшь үләнгә башың салмасаң. Күз яшенең саф һәм әчесе Йөрәгеңне сызып төшмәсә; Сөюмени, бәхет каршына Канатланып күңелең очмаса. ШУНЫ УЙЛАДЫМ -Х"ыялымда мендем йолдызларга, Тормыш ваклыкларын күрмим дә. Болытларга күмелеп йөзәм генә Бу дөньяның шигъри күгендә. Хисләремә илем киңлек бирде, Ник соң хәзер йөрәк ачына? Хәтеремә килде бала чакта Утыруым тирәк башында. Җиткән идем үрләп иң очына, Яшь ботакта торам тирбәлеп. Кызлар җиләк җыя... Мин тойганны Тоямы соң, алар җирдә бит! Тибри торгач күзне томан япты, Төшәр юл да гүя өзелгән. Басып менгән тирәк ботаклары Кайсы сынган, кайсы бөгелгән. Кызлар җиләк җыйган. Ә мин җиргә, Буш тырыска карыйм ачынып... Шуны уйладым Күктә талпынганда, Дөнья мәшәкатен ваксынып.