Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ВАСЫЯТЬ' С^өекле Украинама Күмегез, үлгәч, мине. Киң даланың уртасында Казып иң калку җирне: Киң болыннар, текә ярлар Шуннан күренеп торсын. Днепроның шаулап акканы Ишетелерлек булсын. Украинадан әгәр дә Акса дошманның каны Зәңгәр диңгезгә... Торып мин,— Калдырып кыр, тауларны — Очармын башым ияргә, Алланың үз янына... Ләкин шул көнне күрмичә, Ышаналмыйм мин аңа. Мине күмгәч, күтәрелеп Өзегез богауларны. Сугарсын җирдә ирекне Дошманның явыз каны, һәм шунда тату, ирекле, Бөек яңа семьяда Яхшы, җылы сүзләр белән Хәтерләгез мине дә. Переяслав. 25 декабрь 1845 ел. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе. УЙЛАНУ ■Елгалар коя диңгезгә — Су кире акмый. Эзли казак үз бәхетен — Тик аны тапмый. йөри казак илләр гизеп — Чал диңгез шаулый. тә «в ШевченконыЦ халыкны баш күтәрергә чакырып язган атаклы бу шигырен гадәтасыять» дип йөртәләр. Автографта исә аңа исем куелмаган. 86 йөрәк әйтә: бәхет бар, ди,— Акыл ышанмый. Барыр юлыңны белмичә, Син кая киттең? Әткәң-әнкәң, сөйгәнеңне Ник ятим иттең? Каршылар усал карашлар Ят-чит якларда, Беркем юатмас ич сине Авыр чакларда. Утыра казак чит җирдә; Ярга су кага. Бәхетен эзләп килде ул, Тик кайгы таба. Торналар диңгез өстендә Очып урала; Елый казак — үлән үскән Барыр юлларга... Петербург, 1838 ел. Илдар Ю з е е в тәрҗемәсе. —Яик барасың һаман шул кабергә, Ник күз яшең түгеп йөрисең? Нәрсә булды сиңа, күгәрченем, Төннәр буе йокы күрмисең. Карт әнкәсе аңа моңсу карап, Әйтте һаман бер үк сүзләрне. Кызы өйдән чыгып киткән саен Көтеп арды ана күзләре. Юк, төн гөле чәчәк атмый Кабер кырында — Буй җиткән кыз сөйгәненең Кабре турына Балан куагы утырта, Күз яшен сибеп, һәм сорый, тәңре яңгырлар Җибәрсен, диеп. — Телим баланым күпереп Чәчәк атуын; Дустымның кош булып шунда Очып кайтуын. Мин оя корырмын аңа Кабер өстендә. Баланга кунып, икебез Сайрарбыз көн дә. Сайрарбыз һәм яшь түгәрбез Түбәнгә карап. Таң аткач, ерак-еракка Очарбыз кабат. Куе яфрак ярды балан,. Җибәрде көлеп... 87 һәм өч ел буе йөрде кыз Кабергә килеп. Юк, төн гөле чәчәк атмый Кабер кырында — Кыз зарын сөйли баланга Аулак урында. «Зифа гәүдәле баланым, Сердәш туганым, Татып үсә алмадың син Чишмә суларын. Минем кайнар күз яшьләрем Сугарды сине. Юк-бар сүз белән кешеләр Яманлый мине. Дус кызларым да янымнан Читләп узалар. Минем сөйгән баланымны Рәнҗетә алар. Өстемә иелеп назла Чык төшкән чакта. Куе ботакларың белән Кояштан капла. Ятлар күрсә, мине тагын Мыскыллап көләр. Ямь-яшел яфракларыңны Чит куллар өзәр». Кыз, арып, балан төбендә йоклады инде. Ә иртән кабергә килеп, Кош аваз бирде. Кызның күзләре мәңгегә йомылган иде. Ял-йокысын бүлеп кешеләрнең, Таң беленә кабер ягыннан. Моңсу ана һаман күзен йоммый һәм кузгалмый тәрәз алдыннан. 1847 ел. Казаматта язылган. Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе. # 45 « /^Хылытмый ла сөргендәге кояш; Ә илдә ул — чиксез кыздырды. Синдә дә мин, гүзәл Украинам, Михнәт чигеп гомер уздырдым; Иркәләнү — таныш түгел миңа, Бер мескене хәлдә алланың Кагылып-сугылып үстем, язгаладым, Боярларны һаман каргадым.— Христосны аскан заманнарны, Үткәннәрне китереп хәтергә, Әйтә идем: исән булса әгәр, Асачаклар аны хәзер дә! Күңелсез лә сөргендәге тормыш. Яхшылар да җирдә күп тә бит, Минем өчен түгел: туган илдә Шул ук язмыш мине көтә бит. 88 Җан биргәндә шушы кырыс якта, Соңгы теләк минем шул бары: Тыкшынмасын иде табутыма Чит агач һәм солдат куллары; Днепрдан искән изге җилләр Минем гүрне тапсын иделәр, Җилдә килгән туган тузан белән Каберем өстен япсын иделәр. Шуны гына бары, туганкайлар, Шуны гына тели дә күңел, Тик алланы борчып ни файда бар: Без дигәнчә булачак түгел. 1847 ел. Орск крепосте. Хәсән Туфан тәрҗемәсе. ± ашлы, чәнечкеле юлым Украинага минем; Мәңге-мәңге ахры сиңа Кайта алмам, илем! Ахры мәңге Украинага Кайта алмам кире; Тоткынлыкта туган уйлар Куймас ахры мине. Әй, бер аллам! Авыр язмыш, Читен килешергә,— Булмагачтын һичкем белән Кайгың бүлешергә! Бирмәдең син, кеше булып, Җирдә йөрергә дә,— Күрмәдем мин кеше бәхете Гомер-гомергә дә! Бирмәдең син бер кыз җанын Җанга юлдаш итеп; Шомлы көннәр, кара төннәр Торды һаман үтеп... Гыйшык белми, шатлык күрми Үтте алар читтә. Дусланырлык якын бер җан Табалмадым һич тә. Әй, бер аллам, авыр миңа, Авыр шундый чакта: Телем ачып, серем әйтер Кешем дә юк хәтта! Шундый тирән сагышларны, Тоткын егет хисен,— Яшь йөрәккә, ялгыз башка Кичерүләр читен! Дус-туганга изге бер сүз Әйтә алма, сагын,— Сөендермә өмет белән Бичаралар җанын; Усал җанлы кешеләрне Тирги алма, имеш... һәм һәлак бул чит-ят җирдә Шулай ялгыз килеш! Әй, бер аллам, бирче ирек, Карар гына идем,— Богауланган кол халкыма, Украинама минем! 1849 сл. Кос-Арал. Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе. ^^онда да юк бәхет, анда да юк... Иртүк торды җаным — бичара. Гамен чикте җаным, газапланды, Тынгы юк бит чөнки һич аңа. йокларга дип ятты, калгып алды һәм онтылды авыр язмышы... Мескен җанны фәкать ирек кенә Саклап торды шунда ялгызы. — Уян!—диде,— яшь түк, бичаракай, Кояш чыкмас кабат офыктан; Җир йөзендә бүген дөм-караңгы, Хакыйкатьне дөнья оныткан! Җаным минем! Сине җүләр ирек Алдап торып, өметең тарата. Әйдәп килеп җиргә якты көнне, Алда менә — алсу таң ата! Куркынычлы, көчле күкрәүләрдән Падишаһлар бүген шомлана... Явызланып калсын изүчеләр,— Хаклык булыр ләкин дөньяда! 1860 ел. Петербург. Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.