Логотип Казан Утлары
Мәзәк

МӘЗӘКЛӘР

ДӨРЕС СҮЗ Сөйләшеп утыра торган ике кеше янына өченче бер кеше килеп: — Ниләр ялганлап утырасыз, — ди. — Сине бик яхшы кеше дип мактыйбыз. — Дөрес сүз, — дигән теге кеше. Оренбург өлкәсе. Шарлык районы, Муса* авылында яшәүче Гөлзәминә Әпсәләмова- дан язып алучы X. Ярми. ИР БЕЛӘН ХАТЫН Бер кеше үзенең хатынын хыянәт итә дип шикләнә икән. Көнләшә торгач, уйлый-уйлый бу авыруга сабышкан. Хәле бик начарлангач, хатынын чакырып сорый икән, ди, бу: — Хатын, мин барыбер үләм инде, зинһар әйт әле, син миңа хыянәт иттеңме? — дип. — Мин әйтүен әйтер идем дә бит, ярый ла син үлсәң, ә терелә калсаң! — дигән хатын. Оренбург өлкәсе, Шарлык районы, Муса авылында яшәүче Гөлзәминә Әпсәләмова- дан язып алучы X. Ярми. КАРТ ХАҖИ Карт хаҗи хатынына: — Шушы ятуымнан тора алмый үлеп китсәм, син үзебездә хезмәт иткән Абдуллага барырсың, ул бик уңган, тере егет, — дигән. — Мин үзем дә күптән шуны уйлап йөрим, — дигән хатын. Оренбург өлкәсе, Шарлык районы, Муса авылында яшәүче Гөлзәминә Әпсәләмова- дан язып алучы X. Ярми. СИН АЛДАСАҢ, МИН ДӘ АЛДАДЫМ Бер авылда мәчеткә йөрми торган бер крестьян була. Мулла аны тегеләй дә болай да үгетләп карый. Юк, аяк та басмый теге. Аннары мулла хәйләгә керешә: — Әгәр кырык көн буена мәчеткә йөреп намаз калдырмасаң, кырык беренче көнне бер сыер бирәм үзеңә, — ди. Крестьян йөри башлый бит. Кырык көн буена бер көн калдырмый намаз укый бу. Кырык беренче көнне мулла мәчеткә -килсә, ни күрсен, теге гөнаһ шомлыгы юк. Эче пошып кына намаз укыткач, мулла кайтып китә өенә. Капкадан керсә, баскыч алдында теге крестьян утыра. — Син нишләп, кем, мәчеткә бармадың? — ди мулла. — Хәзрәт, син кырык беренче көнне сыер вәгъдә иткән идең. Вәгъдәңне үтәсәң, тагын мәчеткә йөрермен, — ди теге. — Соң, алла бәндәсе, мәчеткә йөрсәң, савабы үзеңә була бит. Бернинди дә сыер юк сиңа. — Син мине алдагансың алайса, хәзрәт. Ярар,' син алдасаң, мин дә алдадым. Кырык көн буе мәчеткә тәһарәтсез генә йөрдем, — дип. крестьян көлә-көлә кайтып киткән. Оренбург өлкәсе, Абдуллин районы, Аб- драхман авылында яшәүче Төхфәтуллин- Мифтах агайдан язып алучы ₽. Кэри- мов.