Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ИҖАТЫ

СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклорчылары быел җәй айларында, Оренбург өлкәсендә яшәүче татарларның поэтик иҗатын җыйнау максаты белән, фәнни экспедиция оештырдылар. Экспедиция дәвамында алар, 17 татар авылында булып, халыктан күп кенә әкиятләр, мәзәкләр, төрле җырлар, табышмаклар, мәкальләр язып алдылар. Журналның бу санында туларның кайбер үрнәкләрен урнаштырабыз. ЯҢА ҖЫРЛАР Тау битендә яшел чирәм Як-ягы исле үлән; Мәңгелеккә чәчәк атсын Минем туган ил генәм. Җилләр иссен, җилләр иссен, Җил иссен, гөлләр үссен; Тыныч тормыш, матур тормыш Гомер буена китсен. Без тынычлыкны яклыйбыз, Тынычлык безнең теләк; Коммунизм төзү өчен Безгә тынычлык кирәк. Җәйгә чыксаң шунсы рәхәт: Болын тулы гөлчәчәк; Партия сызган якты юл Коммунага илтәчәк. Оренбург өлкәсенең татар авыллары яшьләреннән язып алучылар X. Ярми, И. Надиров һәм X. Гатина. КУРАЙ УЙНЫЙ КЫЗЛАР ут* i/га^әй аенда, матур аяз көндә, Сандугачлар сайрый-сайрый Тал тирәккә кунганда, шул, Кырлар, урманнар, болыннар Чәчәкләргә чумганда, шул — Курай уйныйлар кызлар келәттә; Җырларсың да шунда, еларсың да, Түзәлмичә йөрәгеңә, йөгереп тышка чыгарсың, шул; Тыңлаганда күңелең тулса, Ничек итеп чыдарсың, шул — Сагышларың булса бигрәк тә. Уйнасалар курай өзеп шулай, Сагынырсың яшьлегеңне — Өзелер үзәкләрең, шул; Хыял дәрьясына чумып, Талпыныр йөрәкләрең, шул — Талгын гына җилләр искәндә; Бер җырларсың сузып, бер еларсың Үткән эшләргә үкенеп, Ямансулап куярсың, шул. Курай моңына кушылып, Алдагысын уйларсың, шул — Узган гомерең искә төшкәндә. Оренбург өлкәсе, Абдуллин районы, Аб- драхман авылында яшәүче җырчы Исаева Җәннәт, ападан язып алынды. Аның сөйләвенә караганда, бу җырны ул 1915— 17 елларда мәктәптә укыганда ишеткән. Җырны Бөгелмә ягыннан килгән әдәбият укытучысы җырлый торган булган. Язып алучы И. Надиров. ИР ЕГЕТЛӘР БОЕГА МАЛ ЭЗЛӘП •^иек кенә тауның башларында Тырма тырмалыйдыр бер малай. Чит илләрдә йөри ялгыз башым, Адашып ла калган торнадай. Кушым: Бала кортлар оча бал өчен, Без йөрибез булмас мал өчен. йөгереп лә йөгереп җыяр идем, Юлның буйларында җуа юк. Эзләп тә тапмаган бәхетләрне Сатып ала торган йола юк. Кушым: Сандугачлар оча тал эзләп, Ир егетләр боега мал эзләп. Карурманның асыл киекләрен Ау кормыйча тотып булмыйдыр. Сәфәрләрдә йөреп саргайсаң да Бик тиз генә кайтып булмыйдыр. Кушым: Чабыш атлар чаба дан өчен, Без йөрибез булмас мал өчен. Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы. Яңа Солтангул авылында яшәүче Фәттахов Сафаутднн бабайдан язып алынды. Яшь чагында ул Урта Азия якларында байларда эшләп йөри. Бу җырны шул вакытларда җырлый торган булган. Язып алучы И. Надиров. АХ, БӘХЕТСЕЗ КЫЗ БАЛА ^лы юл буенча атлар килә, Ни төялгән икән атларга. Үз бәхеткәйләрең булмагачтын, Эшләп ярамассың ятларга. 9. „с. ә.- № з. 129 130 Кушым: Ах, бәхетсез, мескен кыз бала, Кан-яшь түгеп яши дөньяда.’ Кара урман кердем утынга дип, Алмагачлар кистем балан дип. Нигә ят кешенең күңеле каты — Адашып та әйтми балам дип. Кушым: Ах, бәхетсез, мескен кыз бала, Кан-яшь түгеп яши дөньяда. Биек тау башында ни күренә? — Узгынчы егетнең чардагы. Ярсыз калып, ят өенә төшкән, Китә кыз баланың ардагы1 . Кушым: Ах, бәхетсез, мескен кыз бала, Кан-яшь түгеп яши дөньяда. Туса да тусын, шул, ир бала Ат өстендә сикереп уйнарга. Тумаса да тумасын, ай, кыз бала Ят каршында үкереп еларга. Кушым: Ах, бәхетсез, мескен кыз бала, Кан-яшь түгеп яши дөньяда. Оренбург өлкәсе, Абдуллин районы, Аб- драхман авылында яшәүче Исаева Җәннәт ападан язып алучы Р. Кәримов. КЕНӘЛЕКӘЙ БУЕ Л енәлекәй 6 7 буе кылгандыр, Кылганына былбыл кунгандыр. Ни еллардан бирле күргәнем юк, Былбыллардай сылу булгандыр. Кенәлекәй буен, ай, буйладым, Буйларында йөреп туймадым. Әйтер сүзләремне әйтә алмадым, Тагы күрешербез дип уйладым. Кенәлекәй буе бигрәк матур, Аты, ягы белән казанган, Туган илем сагынып читтә йөрим, Табигатьтә шулай язылган. Кенәлекәй буе яшел сазлык, Сазлыгында үсә андызлык. Сагынмамын диеп киткән идем, Сагындыра икән ялгызлык. Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы, Яңа Солтангул авылының гармоньчысы Хәй- руллин Газизулла абзыйдан я