Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП

III ЧИГЕНҮ ҺӘМ КАМАЛЫШТА КАЛУ

Көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлешендәге гаскәрләр Харьков янында канлы сугышлар алып барганда, гитлерчыларның зур бер группасы тупланып, алар 17 майда, Бар- венково плацдармының Глубокий Клин тирәләрендә, генерал-майор Харитоновның начар ныгытылган оборонасына һөҗүм иттеләр. Сәгать ярымлык артналеттан соң алар 1942 ел кышында ук төзелгән оборонаны җимереп ташладылар. 18 майда немецләр тизлек белән хәрәкәт итеп Изюм шәһәренә барып чыктылар, 23 майда Славянск-БорвенковоЛозовой тирәләрендәге безнең гаскәрләрне камап алдылар һәм безнең частьләрне Төньяк Донецның сулъяк ярына алып ыргыттылар. Көньяк фронтта туган искиткеч авыр хәл безнең көньяк-көнбатыш армиясенә дә куркыныч тудырды, бигрәк тә аның көньяк флангысы хәвеф астында калды. Менә шул хәл армия командующие генерал Рябышевны яңа карарлар кабул итәргә мәҗбүр итте, һәм без, 198 номерлы приказ нигезендә, Терновой янындагы оборонабызны күршеләребезгә тапшырып, үзебезнең элекке урыныбызга — Төньяк Донецның сулъяк ярына кайтып оборонага урнаштык. Вакытлыча бездән аерылып торган Чамов, Исаев, Николаев полклары, ОИПТД батареялары 30 майда үзебезгә кайттылар. Шуннан соң без яңа приказ алдык һәм 31 майда төнлә, полковник Хасинның танк бригадасы белән берлектә, коеп яуган яңгыр астында 70 километр юл үтеп Артемовка, Нов. Бурлук, Юрченково янында туктадык. Үзебезнең армия составында 1 июньдә көнбатышка һәм көньякка йөз белән борылып оборонага күчтек. Без монда да икенче эшелонда булып чыктык. Беренче эшелонда бездән алдарак килгән башка бер .армиянең дивизиясе оборона тота иде. Ун тәүлектән артыграк үзебезнең оборона сызыгын ныгыттык. Тирән траншеялар казыдык, аларны йөрү юллары белән тоташтырдык, дзотлар төзедек. Сугышның төрле планнарын корып, һәр очракта часть- ләрнең бергә хәрәкәт итү мөмкинлекләрен өйрәндек. Сугышчылар Һәм командирлар йокыны онытып тәүлегенә унсигезәр сәгать эшлиләр иде. Безнең оборонаның ныклыгыннан Харьков янында сугышучы бик күп частьләрнең язмышы хәл ителгәнен аңлап эш иттеләр алар. IIIДәвамы. Башы 1, 2 нче саннарда, К I Ниһаять, дивизиянең барлык частьләре дә бергә тупланган иде. Шуннан файдаланып полкларда партия һәм комсомол җыелышлары үткәреп алдык. Унбиш көнлек каты сугышларда партиягә 210, комсомолга 460 кеше кабул ителде. Сугышларда сыналган батыр йөрәкле сугышчылар һәм командирлар үзләренең йөрәкләрен мәңгегә партия- комсомол белән бәйләделәр. 10 июньдә немецләр Харьков юнәлешендә гаять зур һөҗүмгә күчтеләр. Безнең алда торган дивизия позицияләрен иртә таңнан тупка тота башладылар. Артналет бер сәгатьтән артыграк дәвам итте. Безнең алгы сызыкка һәм якын тылларга дүрт йөздән артыграк дошман самолеты бомбалар ташып торды. Шуннан файдаланып калырга ашыккан дошман солдатлары понтоннарга һәм көймәләргә төялеп елганың көнчыгыш ярына үтеп чыгарга керештеләр. Алар артыннан ук танклар агылды. Дошманның артиллерия утының һәм меңнәрчә бомбаларның нинди җимерүләр ясавын анык кына белеп булмый иде. Чөнки оборонаның алгы сызыгында төтен һәм уттан башка бернәрсә дә күренми иде. Ләкин дошман елганы һаман күпләп кичә алмый, аны бу як ярдай безнең утлы өермә каршы ала. Гитлерчылар ике сәгать саен һөҗүмне кабатлап торалар, тагын самолетлар җибәрәләр, орудиеләрдәк аталар. Бары кичкә таба гына алар елганың бу ягына үтеп чыктылар һәм, безнең оборонаны өзеп, кечкенә генә плацдарм яулап алдылар. Көннең ахырына разведчиклар һәм элемтә офицерлары безгә тулы хәбәрләрне китерделәр: бездән алда сугышучы дивизия гитлерчыларның алты атакасын кире кайтарган, аларның 60 танкысын яндырган һәм җимергән, «Ю88» тибындагы җиде самолетны бәреп төшергән, фашистлар төялгән уннарча көймәләрне кырып салган, ике полк пехотаны теге дөньяга озаткан иде. Бу куанычлы хәбәрләр авыздан авызга күчеп бөтен роталарга, батальоннарга барып ирештеләр. Агитаторлар һәм политработниклар күршеләребезнең батырлыгы хакында сөйләп, сугышчыларны алардан үрнәк алырга өндәделәр. 11 июнь иртәсе килеп җитте. Мин тагын Чамов полкына киттем. Полк ул чагында дивизиянең сул флангысында Ново-Бурлук, Шевчен- ково, Вел. Бурлуклар аша үткән олы юлны каплап оборонога урнашкан иде. Аның сул ягында беркем дә юк иде. Тын иртә. Көн аяз, анда-санда гына болытлар йөзеп йөри. Кояш чыгып килә. Ул ниндидер бер тантана белән ямь-яшел иген кырларын да, тар, караңгы траншеяларны да яктырта... Кояшта тору рәхәт, ул күңелләрне җылыта. Май ахырларында гына җылы яңгырлар булып узган иде, әллә шуңа бөтен табигать яңарган, һәр җирдә күзне иркәли торган яшеллек, матурлык. Алгы сызыкның һәм дошманның шактый ераклыгыннан файдаланып калырга ашыккан сугышчылар, төне буе землянкалар казып арыган тәннәрен кояшта җылытып, траншеялар янында чирәмдә яталар. Ләкин күзләр бүген якты кояш нурлары уйнаган күккә дә, яшеллек сарган калкулыкларга да карамый. Олы юлдан туган җирләрен ташлап көнчыгышка бертуктаусыз олаулар үтеп тора. Олауларга йорт кирәкяраклары, өй җиһазлары төялгән. Арба артларыннан карт-корылар, хатынкызлар, бала-чагалар ияреп килә. Ара-тирә көтү-көтү колхоз атларын, терлектуарларын куып алып китәләр. Чамовның күзәтү пункты Шевченково авылыннан ике километрда гына. Сәгать җиделәргә мин шунда барып җиттем. Чамов бинокль аша оборонаның алгы сызыгына карап тора иде. Уң флангта Веселов батальоны оборона тота. Якын гына олы юл үтә. Урындагы хәлләр белән таныштыргач, Чамов күңелсез генә: — Бу олы юл бер дә ошамый әле миңа. Дошман танклары шушыннан килмәгәйләре... — диде. 96 Мин полк командирыннан: — Танкка каршы нинди саклык чаралары күрдегез соң? — дип сорадым. — Дүрт орудие, аларның икесе батальонныкы, икесе полкныкылар. Шуның өстенә бер рота танкка каршы мылтыклар, — диде Чамов.— Алгы сызык янындагы юлны миналаштырдык. — Ә танклар кайда? — Алар Ткач белән кушылган урында. Нибарысы өч танк, — дип авыр сулады Чамов. Ике полк кушылган урында юл юк иде. Ул урында алгы сызык белән, рәттән генә »тирән чокыр үтә. Бу үзе танкларга каршы табигый тоткарлык иде. Танклар бу юнәлештән килә алмаслар кебек. Без танклар янына киттек. Алгы сызыктан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта Березинның өч танкысы шахмат тәртибендә тезеп куел: ган.. Танкларны шулай әйбәт итеп яшергәннәр һәм маскировать иткәннәр, илле метрдан аларның барлыгын да белеп булмый иде. Танк взводы командирын чакырып алып киңәшә башладык. Мип командирга, әгәр немец танклары олы юлдан килә башласалар юлны капларга, шуның өчен анда хәзер үк танкларга позиция әзерләп куярга приказ бирдем. Дошман танкларының килү ихтималы булган икенче бер урын — Исаев полкының уң флангысында Артемовна авылы аша үтә иде. Ләкин ул якта танкка каршы безнең кораллар шактый күп тупланган иде. Инде гитлерчыларның атакасын гына көтәргә кала. Алар озак көттермәделәр. Төньяк Донецта артналетны башлап җибәрделәр. Нәкъ кичәге кебек бездән алдагы дивизия өстенә барлык төр кораллардан да ут яудырдылар. Озакламый Чугуев ягыннан немецләрнең кырыкка якын бомбардировщигы килеп чыкты. Алар безнең өстән яман улап, тезелешеп үттеләр. Серый Яр совхозы ягыннан бомбалар ярылган тавышлар килә^башл ады. — Дивизиянең тылын һәм медсанбатны бомбага тоталар,—дидем мин Чамовка. — Икенче төркемнең килгәнен көтәргә кирәк. Немец бүген безне дә тыныч калдырмас, — диде Чамов, һәм шунда ук барлык батальоннарга приказ бирде: йөрүләрне туктатырга, маскировканы көчәйтергә. Унбиш минутлап атып торганнан соң немецләр кичә генә яулап алган плацдармнан танкларын һәм пехоталарын алга кузгаттылар. Төньяк Донецның сулъяк ярында тагын канлы сугыш башланды. Безнең сугышчылар дошман атакаларын бер-бер артлы кире кагып тордылар. Ләкин ике көн барган каты оборона сугышларыннан сирәгәйгән безнең сафлар гитлерчыларның яңа көчләренә җитәрлек каршылык күрсәтә алмыйлар иде. Бигрәк тә танкларга каршы тора алырлык көч юк иде. Бинокльләрдән күзләребезне алмыйбыз, йөрәкләр ярсып тибә, ләкин дошман танклары акрын гына үрмәләп безнең алгы сызыкка ук килеп җитәләр... Көндезге уникеләрдә безнең сугышчылар тәртипсез чигенә башладылар. Немец авиациясе көнчыгышка чигенеп баручы безнең частьләрне, олауларны, машиналарны артларыннан килә-килә бомбага тота иде. Танклар һәм бронемашиналар чигенүче колонналарны яннан да, арттан да куып җитәләр дә чылбырлары белән изәләр, пушкалардан, пулеметлардан аталар. Чигенүчеләргә туктарга да, ныгырга да ирек бирмиләр. Әнә әсирләр дә күренә. Аларны немецләр камап алганнар да Чугуев ягына таба алып баралар. Арада бик күпләр яраланган, аксыйлар, егылалар. Алар барган юлдан ерак та түгел иңкүлектә йөзгә якын немец танклары тупланган. Сулдарак мотопехота төялгән йөзләрчә машиналар, орудиеләр. /. „с. ә." з. 97 98 Әйе, үз күз алдыбызда гитлерчылар безнең туганнарыбызны әсир итеп алып китәләр. Авыр иде моны карап торулары! Ләкин нишлисең, без аларга берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Без үзебез дә танк атакасына әзер торырга тиешбез. Ә безнең көч... Анда-саида берәү-икәү, барлыгы унга якын танк! Әгәр без дә дошманны тоткарламасак, бәла- ның тагын да зураюы мөмкин. Гитлерчылар Төньяк Донеңны кичеп чыккач тирән тылда мондый оешкан каршылыкны һич тә көтмәгәннәр иде ахры. Бик тырышып ясалган маскировка, планлы рәвештә төзелгән оборона, оста оештырылган ут системасы безгә гитлерчыларны шәп кенә пешереп алырга ярдәм итте. Машиналарга төялеп гитлерчыларның ике колоннасы Артемовкага таба китте. Уңдагы колонна олы юл буйлап туп-туры Веселов батальоны өстенә бара иде. Чамов урынында басып тора алмый иде. Ул, комбатларга, батарея- ларга телефоннан соңгы боерыкларын биреп, әле блиндажга йөгереп төшә, әле югарыга чабып менә һәм юл буйлап килгән дошман колонналарыннан күзен алмый тора. Аннан тагын карлыккан калын тавыш белән телефоннан кычкыра: — Ашыкма, якынрак килсеннәр! Алдагыларга һәм коерыктагылар- га төзәп атыгыз. Чамов полкының дошман танклары белән беренче генә очрашуы түгел иде инде. Харьков янында алар гитлерчыларның иллешәр, җитмешәр танкысы белән берьюлы сугыштылар. Шуның өчен Чамов полкы өчен артык борчылмадым да. Тик менә Ткач кына... Аларның моңарчы мондый күп санлы танкларга каршы торганнары юк иде. Менә Ткач окопларында сугышчылар маскировканы бозып бер урыннан икенчесенә йөгергәли башладылар. Мин бик нык борчыла башладым. Доценко белән Урмановның анда булуы гына мине бераз тынычландырды. Безнең танкистлар һәм артиллеристлар дошманны тагын да якынрак җибәрделәр. Беренче булып үз позицияләреннән артиллеристлар аваз салдылар. Алар бер атуда өч танкны яндырдылар. Ул арада танкка каршы орудиеләр һәм безнең танклар ата башлады. Иң алдан һәм иң арттан килгән дошман танклары төтенгә күмелеп туктап калды. Гитлерчыларның тагын сигез танкысы җимерелде. Дошман колоннасы туктап калды. Безнең сугышчылар шатлыктан «ура» кычкырып җибәрделәр. Ткач полкы да сынатмаган иде. Алар дошманның пехотасы төялгән унсигез машинаны яндырганнар. Бу сугышларда немецләр барлыгы 21 танкларын, 30 машиналарын югалттылар һәм, бер полк үлгән солдатларын калдырып, кача башладылар. Безнең сугышчыларның күңеле күтәрелеп китте. Дошман танкларын һәм бронемашиналарын җимереп була икән! Бүген алар шуны үз күзләре белән күрделәр, үз куллары белән дошманны кудылар! Веселов батальонының танкка каршы көрәш осталары Омаров һәм Ткаченко дошманның алты тан- кысын җимерделәр һәм яндырдылар. Отделение 'командиры Макаш Бальмагамбетов пулемет артына ятып яндыргыч пулялар белән дошманның өч автомашинасын яндырып, бер взвод пехотасын кырды. Автоматчы Рамазан Бейсенов бер үзе тугыз гитлерчыны дөмектерде. Полк комсоргы татар егете Нигъмәт Әхмәтов сугыш кызган вакытта алгы сызыктан пулеметтан атып егерме биш гитлерчыны теге дөньяга җибәрде. Бу батырлык үрнәкләре сугышчыларга дәрт һәм көч өсти иде. Беразга бар да тынып калды. Шуннан файдаланып мин комдивка шалтыраттым. Чамов полкындагы обстановканы сөйләдем. Ул миңа Чамов янында калырга рөхсәт итте һәм: 7* 99 — Хәзер яңадан киләчәкләр, сак булыгыз, — дип өстәде. Немецләр эре калибрлы орудиеләрен якын китерделәр һәм аларны олы юлдан төньяктарак, урман авызына урнаштыра башладылар. Бездән өч километрлар ераклыктагы куаклыкта дошманның танклары, бронемашиналары һәм пехотасы туплана иде. Безнең өстә бертуктаусыз разведка самолетлары «Фокке-Вульф»лар, «Хейикель- 126»лар бөтерелә. Алар зенитчиклардан куркып бик биектә очалар. Без дошман атакасын кире кайтарганда немецләрнең бомбардировщиклары катнашмаган иде әле. Мөгаен, аларны Харьков тирәсенә җибәргән булганнардыр. Хәзер аларның монда килүе көн кебек ачык иде. Их, шул вакытта бездә дә бомбардировщиклар булса! Бер мәртәбә шәп кенә итеп немецләрне түбәләп алсалар, яңадан кымшанмаслар иде. Ә хәзер алар безнең күз алдында рәхәтләнеп атакага әзерләнәләр, танклар, орудиеләр, пехота туплыйлар. Тик бу көннәрдә сугыш кыры өстендә безнең бер генә самолет та, истребитель дә күренмәде. Сирәк- мирәк кенә безнең тирәдән иңкүлекләргә, тау артларына шыкланып, агачларга тияр-тимәс кенә куркуны белмәс, үлемсез «У2» ләр очып үтә иде. Алар хәрәкәттәге частьләргә командующийның приказларын илтәләр. Көндезге сәгать икедә гитлерчыларның артиллериясе һәм авиациясе яңадан атака башлады. Алар бая үтеп китәргә маташкан безнең полк флангларын утыз минут ут астында тоттылар. Шушы чагыштырмача кечкенә участокта немецләр бихисап күп самолетлар, штурмовик-бом- бардировщиклар туплаганнар иде. һәм алар бернинди каршылык күрмичә безнең алгы сызыкны, артиллерия позицияләрен, КПны һәм тылны бомбага тоттылар, бая үтә алмаган танкларына юл салырга азапландылар. Шушы сугышта мин беренче мәртәбә немецләрнең алты көпшәле минометларын күрдем. Ул ата башласа җир тетри, дөньяда бар нәрсә яна, көлгә әйләнә иде. Алты көпшәле минометлар Нов. Бур- лук исемле зур авылның күп өлешен яндырып көлгә әйләндерде. Немецләрнең фланглардан үтеп Артемовкага һәм Юрченковога барачаклары ачык иде инде. Әгәр немецләр безнең флангларны Артемов- кадан төньяктан һәм Юрченководан көньяктарак урап үтсәләр, алар бер кыенлык та күрмичә алга узган булырлар иде. Әйткәнемчә, безнең анда бер генә сугышчыбыз да, күршеләребез дә юк иде. Әмма җиңү белән мавыккан гитлерчылар разведка җибәреп тә тормаганнар. Алар, масаеп бара торгач, безнең оборонаның иң нык урынына тап булдылар. Гитлерчыларның разведкага бармак аша карауларына мин шул чагында ук игътибар иткән идем. Коры җир разведкасын санламаган гитлерчыларга алда да шактый күп тапкырлар терсәкне тешләргә туры килде... Артналет тынып та өлгермәде дошман танклары, алар артыннан пехота сугышка керде. Артемовна юнәлешендә Исаев полкына каршы дошманның 70 ләп танкысы, ике полкка якын пехотасы килә иде. Ә Нов. Бурлук ягына Чамовка таба 110 танк һәм шулай ук ике полк дошман ябырылды. Гитлерчыларның һөҗүмен һавадан йөзләп бомбардировщик куәтләп тора иде. Уйлап карасаң, никадәр дошман килә, ә безнең оборонада торучылар арасында каушау да, югалып калу да сизелми. Ни бар кораллары белән алар ыжгырып килгән танкларны каршы алдылар. Майор Ткач артиллеристлары беренче булып танкларны җимерә башлады. Аларга ОИПТД пушкалары кушылды. Танкка каршы пушкаларның беренче залпларыннан ук дошманның 16 танкысы яна башлады, 18 бронетранспортеры җимерелде. Уннарча автомашиналар төтен һәм ялкын белән чорналды. Башында Качкен Иманкулов торган пулеметчылар взводы, бер батальон пехотаның юлын кисеп, дошман ротасын юк итте, гитлер 100 чыларны куып җибәрде. Иманкулов шушы сугышта гына 27 гитлерчыны үтерде. Алда да, янда да танклар, өстә дулкыгьдулкын булып килгән дошман козгыннары. Безнең сафлар һаман бирешмиләр. Менә утызга якын танк азербәйҗан егете Мирза Рызаев батальоны участогына ‘ бәреп керә. Безнең танклар, орудиеләр, ПТРчылар утны шул якка күчерәләр. Танклар артыннан килүче пехотаны да пулеметлар уты каршылый. Гитлерчыларның 12 танкысы янып кала, калганнары кире чигенәләр. ПТРчы Хәким Котлыәхмәтов берүзе ике танкны сафтан чыгара. Немецләр атакаларының юнәлешләрен үзгәртергә, безнең оборона ныгытмаларын читләтеп үтәргә маташып карыйлар. Ләкин кая гына борылмасыннар, аларны батыр сугышчылар каршы ала, дошман танклары яна, җимерелә, йөзәрләгән дошман солдатлары >кырда ятып кала. Бу сугыш шулкадәр каты һәм аяусыз булды, без, Чамов белән, инде бу ут җәһәннәмендә бер генә кеше дә исән калмагандыр, бер генә төзек орудие дә, пулемет та юктыр дип уйлап куя идек. Чөнки дошман танклары таптап үтмәгән урын аз калгандыр. Алар безнең окопларны сытып, изеп бетергәннәр иде. Ләкин караңгы төшеп чигенергә приказ булгач, камалыштан чыккан сугышчыларны санап карагач, шатланырга да, гаҗәпләнергә дә туры килде: безнең бары 16 кеше үлгән, 21 яраланган иде. Сугышчылар чигенгән чагында бөтен коралларны үзләре белән алганнар. Яралылардан берәү дә сугыш кырында калмаган. Әсир немецләрдән алган мәгълүматлар 11 һәм 12 июньнәрдә безгә каршы гитлерчыларның 297 нче кыр, 60 нчы моторлаштырылгаи һәм 16 нчы танк дивизияләре сугышуын ачыклады. Шул дивизияләрнең күпме җанлы көчләре һәм кораллары кырылганын без үзебез дә белә идек. 12 июньдә, кичке сәгать биштә, дошманның йөз илледән артыграк танкы һәм ике йөзләп автомашинасы Юрченковоның көньягындагы безнең оборонаның бөтенләй буш урыныннан дивизияне флангтан үтеп китте. Гитлерчылар күз иярмәс тизлек белән Красный Ярга, Вел. Бурлукка юнәлделәр һәм безнең тылга җәелделәр. Шул ук көнне сәгать алтыда «У-2» самолетына утырып килгән армия штабы офицеры дивизия командирына: «сугыштан чыгарга» дигән приказ тапшырды. Приказ өч сәгатькә соңга калып килгән иде. Командующий Рябышев безгә 13 июньдә иртәнге сәгать сигезгә Мал. Бурлучек, Вел. Бурлук, Хатне сызыгында оборонага күчәргә боерган иде. Шуны да әйтергә кирәк, әгәр приказ үз вакытында алынган булса да, без бернәрсә дә эшли алмас идек. Чөнки командующий чигенергә кушкан вакытта без дошманның ярсыган танк атакаларын кире кагып, җан тирләрен чыгарып сугыша идек. Хәзер күрсәтелгән урынга бару өчен 45 километр юл үтәргә кирәк. Чигенү юлларын күптән инде немец танклары, мотопехота сарган. Әгәр фронт тоткан немецләр күзеннән сиздерми генә ычкынсаң да, юлда безне йөзләрчә штурмовик самолетлар куып җитәчәк иде. Дивизия бик катлаулы, чуалчык хәлгә килеп эләкте. Шулай булса да сугыш заманы приказлары һичшиксез үтәлергә тиеш бит. Безне Чамов белән дивизия КПысына чакырдылар. Атларга атланып, Шевченково совхозына чаптык. Барлык частьләрнең командирларын һәм комиссарларын җыеп, комдив чигенү хакында үз фикере белән уртаклашты. Позицияләрен калдырганнан соң Чамов полкы Шевченково тирәсендә тупланырга тиеш. Полк дивизиянең аръерграды булып чигенә. Дивизиянең төп көчләре кичке тугызынчы яртыда кузгала башлыйлар. 101 Менә кичке эңгер-меңгер дә төште. Кояш офыкка чумды. Колонналар иркенәеп китәләр — дошман самолетлары «күздән югалды. Әмма тын алырга ирек бирми торган тузанлы юлдан баручы сугышчыларның хәлен ул гына җиңеләйтмәде. Арткы рәтләрдә баручыларның хәле бигрәк тә яман булганга, аръергардта баручы Чамов полкын мин тиешле булганнан артыграк та артка калдырам. Төп көчләр унбиш километр үттеләр дә инде. Алга җибәрелгән разведка группалары полклар үтәргә тиешле Красный, Средний Яр, Б. Вишки авылларында дошман булуын ачыклады. Гадәттә төнлә йөрүне яратмаган гитлерчылар бу авылларда кунарга тукталганнар икән. Без дошманның тылында, ярым камалышта калган булып чыктык. Дивизия ачык кырда тукталды. Хәзер немец частьләрен урап үтү өчен дивизияне төньякка борып, юлсыз җирләрдән ун километр үтеп, Подсередный авылына чыгудан да хәерлерәге юк иде. Ново-Александроводан биш километрдагы тирән чокырга урнашкан дивизия штабында Доценко шул карарны кабул итте. 13 июнь көне башланды. Төнге сәгать беренче яртылар. Менә яктыра да башлады. Тәүлекнең өчтән икесе дошман авиациясе өчен иң кирәкле булган якты вакыт. Подсередный тирәсенә караңгыда барып җитү өчен бик нык ашыгырга кирәк иде. Әйләнеп йөрүләр күрсәтелгән урынга барып җитүне тагын да кыенлаштыра иде. Подсередный авылына якынлашабыз. 225,8 калкулыгында безнең разведчиклар немец танкларына тап булганнар. Көнбатышка — Гнили- цы авылына борылудан башка чара калмады. Бара-бара кичә үзебез ташлап киткән оборона сызыгына кайтып җитә яздык. Караңгыда үзебез теләгән араны үтеп китә алмадык, дошман безне эзләп тапты һәм сиксәнләп бомбардировщигын җибәрде. Болары артыннан тагын бик күп козгыннар килеп безне бомбага тотып киттеләр. Полклар өстенә ярты сәгать буе үлем яуды. Батальоннар кыр буйлап әллә кайларга таралганнар иде. Оешкан полклар, батальоннар юк иде инде хәзер, бар да буталып, чуалып бетте. Бу хәл Подсередний авылы янында булды. Мин авыл уртасындагы колхоз идарәсе йорты янына килгәндә, -комдив авыл аша үткән юллар чатында тора иде. — Иптәш подполковник, монда килегез!—дип кычкырдым мин, тирән бомба чокырын күрсәтеп һәм аны җиңеннән тартып шунда төшердем. Әмма без чокырга сикерергә дә өлгермәдек, ул җиргә капланып төште. — Үләм мин, дивизияне коткар... Безнең батыр комдивның соңгы сүзләре иде бу... Мин аны чалкан әйләндердем. Ярасы күренмәсә дә комдивның йөзе күгәреп, тынып калган иде. Шунда гына төшенеп алып аның каешын чиштем һәм гимнастеркасын күтәрдем. Бомба ярчыгы аның корсагын яралаган иде. Ул авыр ыңгырашып күтәрелергә тырышып карады, тик тора алмады. Ярасы авыр, үләрлек иде аның. Мин күзләрем белән аның адъютантын эзләп: — Адъютант!—дип кычкырдым. Тик яныбызда беркем дә юк иде. Минем тавышым тирә-юньдәге гарәсәт эчендә ишетелмәде дә бугай... Бераздан, бомбалар төшүе сирәгәйгәч, подвалдан комдивның адъютанты, Полозов һәм тагын берничә штаб офицеры йөгереп чыктылар. Безнең янга машинага салып авыр яраланган комиссар Урмановны китерделәр. Мин Урмановка ташландым. Ул күзләрен ачты, куллары белән миңа ябышты һәм: — Кадерлем, бергә-бергә сугыша алмадык, — диде. Аннары тонык күзләре белән эзләнеп, — Доценко кайда?—дип сорады... 102 Урмаповтаи яшереп торуның файдасы юк иде. Мин акрын гына: — Доценко яраланган, — дидем. Комдивны да, комиссарны да подвалга алып кердек. Врачлар яраларны бәйләп бетергәндә авыл өстендә дошманның тагын кырык бомбардировщигы күренде. Алар бомбаларын бушатып киткән арада, врачлар һәм адъютантлар командир белән комиссарны машинага салып, Ольхо- ваткага алып киттеләр. Комдив аңын югалткан иде инде. Шулай булса да ул, кипкән иреннәрен кыймылдатып, ипдер әйтергә тели, аның өзек- өзек сүзләреннән күрше дивизия турында сөйләргә җыенуы аңлашыла иде. Барыбыз да башларыбызны түбән иеп басып торабыз. Минем бугазыма кайнар төен килеп утырды, күзләремнән тыелгысыз яшь акты. Машинага салгач, мин комдивны кочаклап алдым, аерыла алмыйча, аның кайнар маңгаен, яңакларын үптем, кадерле әткәсен югалткан бала кебек үксеп-үксеп еладым. Комдив янына дивизиянең сөеклесен, батыр комиссарны салдылар. Комиссар белән аерылу тагын да кыенрак иде. Ул хәлсез куллары белән мине кочаклады һәм: — Үзеңне һәм дивизияне сакла. Дивизия шундый авыр хәлгә төшкәндә үзүзеңә ныграк ышан. Ярдәм көтеп кенә торма, — диде. Мин дә аны кочакладым... — Политбүлек начальнигы Носковка әйтерсең, вакытлыча минем урынга ул кала. Ә мин озакламый әйләнеп кайтырмын, — диде Урманов көч-хәл белән. Ләкин комиссарның дивизиягә тиз генә әйләнеп кайтмаячагын мин белә идем. Бик авыр яраланган иде ул. Без озакламый комдивның юлда үлгәнлеген ишеттек. Аны самолет белән Валуйки шәһәренә озатканнар һәм шунда күмгәннәр. Комиссарны исә тирән тылга госпитальгә җибәргәннәр иде. Менә шундый болгавыр, буталчык вакытта, батальоннар, полклар командирларын, штабларын югалтып йөргәндә, полклар арасында бернинди багланыш калмаганда, дивизиянең тыллары, медсанбатлары, штабы каядыр таралып беткәндә, дошман самолетлары берөзлексез бомбалар яудырганда, миңа дивизиягә җитәкче булып калырга һәм, аны саклап калып, командующийның приказын үтәргә керешергә туры килде. Нәкъ шул чагында бер ярдәмчесен генә калдырып Полозовның бөтен штабы белән билгесез юнәлешкә китеп баруын хәбәр иттеләр. Политбүлек начальнигы Носков та безнең тирәдә күренмәде. Яшереп булмый, бер мәлгә нишләргә белмичә, тәмахм аптырап калдым мин. Кайсы баштан, ничек итеп тотынырга? Дивизияне ничек коткарып калырга? Озак уйланып торырга вакыт юк иде. Ләкин дөрес карарга тиз генә ничек киләсең? А\ин өй почмагына бастым да, бомбалар шартлавы астында тәртипсез чабышкан роталарга карап, аптырап торам. Артымда гына кемдер кычкырып җибәрде: — Танклар! Борылып карасам, полк командиры майор Ткач белән дивизиянең артиллерия штабы начальнигы подполковник Лосев йөгереп киләләр. Нәкъ шул вакытта Подсередныйдан көньяк-көнбатыштагы 225,8 калкулыгы артыннан җитмешкә якын дошман танклары килеп чыкты. Алар, киң рәткә тезелеп, пулеметлардан, пушкалардан ата-ата, акрын гына монда таба үрмәлиләр. — Хәзер үк чигенүчеләрне туктатып, әнә теге калкулыкларга урнашыгыз!— дидем мин, авыл артындагы таучыкларны күрсәтеп. — Иөз белән көнбатышка борылыгыз. Барлык сугышчыларны үзегезне тың — Комдив кайда? — дип сорады Ткач көчкә тын алып. Ул комдивның да, комиссарның да яраланганын ишетмәгән, шуңа күрә мондагы хәлләр хакында аларның фикерен белергә тели икән. ларга мәҗбүр итегез. 103 Майор, яныбыздан үтеп барган машинаны туктатып, аңа утырды да приказны үтәргә китте. Без, Лосев белән, ОИПТД батареялары каршы- сына чаптык. Алар атларын җан-фәрманга куалап олы юл буйлап көнчыгышка чабалар иде. Пушкаларны каплап, безнең ике танк ата-ата арткы ход беләң, чигенәләр. Дивизион янына барып җиткәч, Лосев: — Дивизионны туктатырга һәм дошман танкларына ут ачарга! — дип кычкырып җибәрде. Пушкалар барган шәпкә кинәт кенә борылдылар да ачык позицияләргә урнашып, олы юлдан чигенеп баручыларны туктаттылар. Туры наводка белән атарга әзерләнгән безнең ике танк та алар белән янәшә үк урнашты. Подполковник Анатолий Иванович Лосев талантлы, ихтыяр көченә ия булган кадровый офицер иде. Ул, гел алгы сызыкта кайнаганга, курку дигән нәрсәне бөтенләй белми иде. Шуңа күрә ул элек тә үзенең артиллерия начальнигы Гурелов урынына дивизиянең орудиеләре белән җитәкчелек итеп килә иде. Ашыгып, тәртипсез чапкан артиллеристларга аның бер сүзе көч бирде. — Хәзер авылга Николаев артиллеристлары килеп җитәргә тиеш. Мин аларны монда туктатып, танкларга каршы борырмын, үзем дә алар янында калырмын, — диде ул. Мин аның бу фикерен бик ошаттым. Шундый кыен вакытта ул миңа бик зур ярдәм күрсәтте, полкларда тәртип урнаштырырга булышты һәм соңыннан да минем иң якын ярдәмчем булып калды. — Артиллерияне саклагыз, танкларны мөмкин кадәр озаграк үткәрмәскә тырышыгыз. Ул арада мин полкларны рәткә салырмын, — дидем мин. Лосев авылга китте, мин, атка атланып, Ткач янына чаптым. Ткач мине калкулыкта каршы алды. Ул күзәтү пункты оештырып маташа иде. Мине күргәч: — Полк оборонага урнаша, — диде. Батальоннар калкулык өстендә окоп казыйлар иде. Шунда ук дивизиянең зенит дивизионы орудиеләрен урнаштырып куйган. Орудиеләргә хезмәт күрсәтүче сугышчылар позицияләрне маскировать итәләр, туры наводка белән ату өчен тирә-юньне калдау үләннәрдән чистарталар. Саперлар полк командирына күзәтү пункты ясап чокырлар казыйлар иде. Чамов белән Исаев полклары ачык кыр буйлап таралышканнар һәм тәртипсез рәвештә көнчыгышка Ольховатка, Мал- Бурлучек авылларына чигенәләр иде. — Нык тор, приказсыз чигенә күрмә. Мин озакламый килермен,— дидем мин Ткачка. Үзем, атка атланып, адъютантым Петров белән, чигенүче частьләрие куа киттем. Буталып беткән батальоннарны һәм роталарны көчкә аралап, командирлар ярдәмендә чигенүчеләрне туктаттым. Бик тиз генә оборонага урнашырга кирәк иде. • Полк командирларын һәм комиссарларын урман кырына чакырып алып, кыска гына приказ бирдем. Ольховатка һәм Вел. Бурлук авылларына үтә торган юлда оборона тотарга, ОИПТД батареялары, артполк килгәнче бер адым да чигенмәскә, башта майор Ткач полкын үткәреп җибәрергә, шуннан соң гына үзегезгә кузгалырга, дидем мин. Полк командирлары комдив белән комиссарның яралануын ишетмәгәннәр иде әле. Алар чигенүчеләр арасында штаб машиналарын күрүләрен, АХЧ IV һәм комендант ротасы сугышчыларының да моннан ерак түгел урман кырында тукталып торуларын миңа хәбәр иттеләр. Мин адъютантыма: IV Адмннистратив-хуҗалык часте. 104 — Беркемне дә җибәрмәскә, өлкән офицерларны минем янга чакырырга!— дип приказ бирдем. Штабта олы начальниклар калмаган булып чыкты. Ләкин штаб начальнигының ярдәмчеләре, дивизиянең политбүлек начальниклары монда иделәр әле. Штаб начальнигы Полозовның Һәм аның комиссары Попеляевның кайдалыгын беркем дә анык кына әйтә алмады. Безнең янга машинага утырып тәбәнәк буйлы, кызурак йөри башласа йөрәгенә тотына торган Носков килеп җитте. Җыелганнарга комдивиың һәм комиссарның соңгы боерыгын, үземнең дивизия белән вакытлыча җитәкчелек итәргә керешүемне, Носков- ның дивизия комиссары итеп билгеләнүен әйттем. — Тәртипсез чигенүне туктатырга кирәк. Шушы приказга буйсынмаучыларны, кем һәм кайда булуларына карамастан, шунда ук атарга. Хәзер качарга түгел, Хәрби Советның приказын үтәгәндә һәлак булган барлык иптәшләр өчен, безнең сөекле командирыбыз һәм комиссарыбыз өчен үч алырга кирәк, — дидем мин. Барыбыз да бер минутка тын калдык. — Шушы таләпне барлык сугышчыларга, командирларга җиткерегез. Комдивиың ни өчен һәлак булуын да, комиссарның каты яралануын да белсеннәр, алар өчен үч алсыннар! Шушы минуттан башлап күрсәтелгән урынга хәрәкәттәге оборона белән барачакбыз. Туктау урыннарыннан минем приказдан башка кузгалмаска!—дидем мин. Аннары ОИПТДның, артполкның һәм Ткач полкының кайда сугышуын сөйләп бирдем. — Әгәр мин сафтан чыксам, дивизия белән вакытлыча майор Ткач җитәкчелек итәчәк. Бераз тәртип булдырылды. Мондагы барлык күзәтү эшләрен, приказның үтәлешен тикшерүне Носковка тапшырып, үзем яңадан Ткач полкына чаптым. Анда эшләр хәтәррәк, анда булырга кирәк. ОИПТД батареялары һәм артполк укчылар ярдәменнән башка бер урында озак тора алмый иде. Дошман авиациясе һөҗүмен дәвам итә, танклары өзлексез килеп тора, безнең батареялар бер-берсенә булышып акрынлап кына көнчыгышка чигенәләр иде. Адъютантымны Лосевка приказ тапшырырга җибәрдем. Ольховатка, Вел. Бурлук тирәләрендә олы юлда, урманнан көнбатыштарак артиллерия частьләре белән оборонага тукталсын, шунда ныгысын, дидем. Мин Ткач полкына барып та җиттем, гитлерчыларның 40 самолеты безне бомбага тота башлады. Ул да булмады, үзәнлектән дошманның утызга якын танкысы һәм бер полкка якын пехотасы һөҗүмгә күчте. Подсередный авылына дошманның йөзгә якын танкысы ургылып керде. Мин Ткачка чигенә башларга куштым. Моннан да начар хәлгә төшкәнебез юк иде әле. Ачык кыр, ышыкланырлык урманнар да, чокыр-чакырлар да юк. Кояш чамасыз кыздыра. Безнең өстә бертуктаусыз дошман самолетлары бөтереләләр. Адым саен гөрселдәп бомбалар ярыла. Менә шундый кыен хәлдә ачык кыр буйлап чигенәбез. Кайда шуышабыз, кайда кыска-кыска гына арада йөгереп тә алабыз. Шулай итеп көндезге сәгать өчләрдә генә Чамов һәм Исаев полклары урнашкан урынга килеп җиттек. Шундый ук тәртиптә, ләкин инде төгәл приказны үтәп, башка полклар да чигенәләр иде. Мин һаман Ткач полкы белән бергә барам. Вел. Бурлуктан көнбатыштарак унбиш километрлар чамасында билгесез бер хутор янында безне үзебезнең ике танк куып җитте. Аларның күренүләре булды, танклар өстенә уннарча дошман самолетлары ташланды. Ятарга да өлгермәдек, бездән егерме метрда гына коточкыч зур бомба шартлады... Күпме вакыт үткәндер, белмим, аңыма килгәч, майор Ткач- ның канга батып янымда ятканын күрдем. Безнең янда полк комиссары өлкән политрук Липатов белән бер взводка якын солдат тукталган ид^- 105 Яннарында ике олау да бар. Бөтен тәнем сызлый, юньләп күрә дә, ишетә дә алмыйм. Башым бәйләнгән икәнлеген сизәм, борынымнан кан саркый. Бугазым яна, су эчәсем килә. Шартлау дулкыны һәм баш түбәмә килеп сыланган зур гына балчык кантары минем исемне алган икән. Сугышчылар беләгемнән тотып тордылар, мин аягыма бастым. Майор Ткач өстеиә иелдем. Ул үлгән иде инде. Пуля аның күкрәген тишеп чыккан икән. Шулай итеп авыр минутларда ярдәмчем булган, үзем белән бергә атлаган, тәртип урнаштыруда булышкан, дивизиядә исән калган бердәнбер гомуми гаскәр командирын да югалттым... Дивизиянең сөеклесе полк командиры коммунист Григорий Никитович Ткачны без хутордан көнбатыштарак калкулыкта күмеп калдырдык... Мин шунда ук полк белән вакытлыча житәкчелек итүне комиссар Липатовка тапшырдым. Урта буйлы, терекөмеш кебек житез бу кеше белән мин Терновой янында танышкан идем. Ул анда үзен батыр, тыйнак һәм сугыш эшен белә торган әйбәт комиссар итеп күрсәткән иде. Аны бик еш солдатлар арасында, иң алгы сызыкта, бомбалар, снарядлар яңгыры астында күрә идем мин... Башым һаман сызлап, әйләнеп тора. Җәяү барырга тырышып караган идем, булмады. Яралы сугышчылар янына — олауга утырырга туры килде. — Полк кайда хәзер? Немецләрнең танклары кайда? — дип сорадым мин Липатовтан. — Полк моннан биш километрда көнбатышта, оборонада. Немец танклары олы юлдан Ольховаткага таба киттеләр. Командирның үлүен ишетеп, мин борылып кайттым. Ә бу олаулар белән безнең санитарлар яралыларны жыялар, — диде Липатов. Бераз баргач төньяк-көнчыгыштарак сугыш барганы ишетелә башлады. Безнең артиллерия Ольховаткадан көнбатыштагы урман кырында немец танклары белән сугыша иде. Безнең чигенү унөченче июнь көнне кич белән генә тәмамланды. Ул чагындагы хәлләрне, без кичергән авырлыкларны сүз белән сөйләп кенә бетерерлек түгел иде. Кызулык белән без аны аңлап та бетермәгән идек әле. Менә караңгыда туктап калгач, аз-маз хәл жыйгач, үзебез үткән коточкыч авыр һәм буталчык юл хакында ачыграк уйларга мөмкин булды. Шул чагында гына батальоннарда һәм полкларда чын тәртип урнаштыра алдык. Барыбыз да кайнар аш ашадык, туктап ял иттек һәм билгеләнгән районга тәртипле колонналар белән чигенә башладык. 14 июньдә, иртәнге сәгать алтыда, тиешле урынга барып җиттек. Армиянең сул флангысын дошманның гаять көчле танк ударларыннан саклап, безнең дивизия биш тәүлек буенча сугышлар алып барды һәм армиянең Хәрби Советы приказын намус белән үтәп чыкты. Артемовкадан Вел. Бурлукка кадәр булган арада изге бурычны үтәгәндә дивизиянең бик күп сугышчылары корбан булды, бик күпләр яраланды. Үлгәннәрне берәм-берәм дә, күпләп тә кырларда, авылларда күмеп калдырдык, яралыларны машиналарга, олауларга төяп, атлар җитмәгәндә күтәреп үзебез белән алып бардык. Көчле сугышларда таралган солдатлар дошман эзәрлекләвеннән котылып дивизияне куып җитәләр иде. Дивизиянең ОИПТД батареяларындагы һәм артполктагы атларын гитлерчылар үтереп бетергән иде. Юлда килгәндә без авылларга керә идек. Кайвакытта колхозчылар тракторларны, атларны ташлап китәләр иде. Аларга берәр-икешәр орудие тагып сөйрәтә идек. Ниләр эшләсәк тә эшләдек, бер орудиене дә дошманга калдырмадык, үзебез* белән алып чыктык. ❖ * •*?. Хәзер дивизия урнашкан Мал. Бурлучек, Вел. Бурлук, Хатне линиясе, безнең элеккеге линияләр кебек үк, оборонага әзерләнмәгән иде. Вел. 106 Бурлук исемле дүрт-биш метр киңлегендәге инеш кенә дошманны азмы- күпме тоткарлый алырлык иде. Аның сазламыклы ярлары, баткак төбе аша гаскәр үткәрүе бик кыен иде. Вел. Бурлуктан көнчыгыштарак Хатне авылына таба 4— 6 километрга куе урман сузыла. Монда штабларны, тылларны урнаштырырга һәм гаскәрне күчереп йөртергә шактый уңай иде. Полклар үзләренә билгеләнгән урыннарга урнашып кына маташалар иде, немеңләр, көтелмәгәндә һөҗүм ясап, безнең частьләрне көнбатыш ярга чигенергә мәҗбүр иттеләр. Гитлерчылар үзләре дә көнбатыш ярга үтәргә көчәнеп карадылар, ләкин аларның бу планнары барып чыкмады. Шулай итеп безнең дивизия оборонаның беренче эшелонына урнашты. Безнең уң як күршебез — Ольховатка тирәсенә урнашкан генерал Кулешов дивизиясе, сул якта, Вел. Бурлук, Шевченководаи көньякта- рак тукталган генерал Крюченкинның кавкорпусы иде. Полкларның урнашуын, сугышчан хәзерлеген тикшергәннән соң, мин рация аша армия командующие генерал Рябышевка обстановками хәбәр иттем. — Сезнең штабыгыз һәм штаб начальнигыгыз кайда соң? — дип сорады командующий. — Әйтә алмыйм, иптәш командующий, — дидем мин. — Эзләп табыгыз, миңа хәбәр итегез, — дип боерды Рябышев. Тикшерә башладым. Полковник Полозовның Попеляевны һәм тыл буенча урынбасарны ияртеп машина белән Хатне ягына киткәнен күреп калганнар икән. Үз урынымда вакытлыча майор Лосевны калдырып, мин адъютантым белән машинага утырдым һәм штабны, дивизиянең тылларын эзләргә чыгып киттем. Алгы сызыктан 25 километр киткәч, тыл частьләрен һәм медсанбатны эзләп таптым. Полозов үзенең штабы белән шулар арасына килеп кысылган икән. Армиянең Хәрби Советы алгы сызыкта Ольховатка авылы янында торганда, безнең штаб егерме биш километрга тылга сыпырган! Штаб урнашкан йортка барып керсәм, тыл частьләренең һәм штабның җитәкчеләре тәмләп кенә кичке ашны ашап утыралар. Аларның кыяфәтен күреп ачуым соңгы чигенә җитте. Мин Полозов белән Попе- ляевтан: «Ни өчен тыл частьләрен шулай еракка алып киттегез?» дип сорадым. Җавап көтеп тә тормадым, тагын бер сорау бирдем: — «Армия штабы кайда хәзер, безнең полклар кайда?» Белсәләр, җавап биреп карасыннар! Полозов, башын түбән иеп, җавап бирде: — Кайда булсын, чигенәләр... — Чигенәләрме, алаймы? Соңгы мәртәбә кисәтү ясыйм, әгәр дә тагын бер мәртәбә шушындый куркаклык күрсәтсәгез, үзегезне дә, комиссарыгызны да хәрби трибуналга тапшырам! Тылларны, медсанбатны монда калдырыгыз да штабыгыз белән бер сәгатьтән Хатнеда булыгыз. Медсанбат командиры да барсын, — дип боердым мин һәм шунда ук Хатнега китеп бардым... Штабны Хатнеда урнаштырдык. Полозов һәм Попеляев хакында командующийга хәбәр иттем. — Иртәгә сезнең дивизиягә ярдәмчем барып чыгар, — диде командующий. Ул көннәрдә минем нинди авырлыклар күрүемне язып бетерерлек түгел. Урынбасарым, комиссарым һәм ышанычлы штабым юк, комиссар урынына калган Носковны җитез һәм батыр кеше дип әйтеп булмый иде. Лосев артиллерия полкыннан^ бушый алмый, ОИПТД һәм полк артиллериясен рәткә салып йөри. Җитмәсә аңа артиллерия начальнигы подполковник Гурелов эшен дә алып барырга туры килә. Өлкән яшьтәге, чирләшкә Гурелов урыныннан бик сирәк кузгала, күп вакытын 107 штабта утырып үткәрә. Бөтен җиргә дә үземә чабарга, үземә тикшерергә, барына да өлгерергә, кырыкка ярылырга туры килә. Тәүлекләр буена күземне дә йома алмыйм, вакыт җитми. Контузиядән соң бу хәл мине бигрәк нык борчый, гел-гел башым сызлый, төннәрен күзләрем йомыла, тәнем изелеп тора. Ләкин йокларга ярамый... Сәгать тугызда Хатне авылына штаб һәм Полозов килеп җитте. Аның белән бергә, мин боерганча, медсанбат командиры һәм тыл буенча урынбасарым Титов та килгәннәр иде. — Армия штабы һәм күршеләр белән бәйләнешкә керегез, штабны саклауны, полклар белән идарә эшен һәм күзәтү пункты оештырыгыз,— дидем мин Титовка. — Хәзер үк медсанбат командиры белән полкларны йөреп чыгыгыз, частьләрне в боеприпаслар һәм азык-төлек белән тәэмин итегез. Яралыларны санитар роталардан тылга озатып бетерегез, эшләгән эшегез хакында миңа иртән хәбәр итәрсез. Җылы июль төне җитте. Алгы сызыктан снарядлар, бомбалар ярылган тавышлар монда килеп җитеп төнге рәхәт тынлыкны бозып куялар. Немецләриең төнге бомбардировщиклары Хатне тирәсен һәм юлларны САБ V бомбалары ташлап яктырталар. Ашап-эчеп алганнан соң, үземә билгеләнгән йортның идәнендә саламга башымны төртү белән йоклап киттем һәм иртәнге бишкә кадәр йокладым. Алгы сызыкка күзәтү ясарга, мөмкин булса ярдәм дә итәргә кирәк иде. Анда Полозовны яки Попеляевны җибәрү хакында уйларга да ярамый. Мин аларга штабта һәм дивизиянең тылында тәртип урнаштырырга куштым, Хатне авылында яшәүчеләрне эвакуацияләргә боердым. Чөнки алар үзләре дә көнчыгышка юлга җыеналар иде инде. Тыл буенча урынбасарымның һәм медсанбат командирының кичәге приказларны үтәүләрен тикшергәннән соң, адъютантым белән алгы сызыкка — Липатов полкына киттем. Төнге тынычлыктан файдаланып солдатлар ут системасын ныгытканнар, окоплар казыганнар, коралларны һәм кирәк- яракларны хәстәрләп өлгергәннәр. Тыл частьләре кирәк кадәрле боеприпаслар һәм азык-төлек ташыганнар иде. Без, Липатов белән, пулеметчылар янына киттек. Сугышчылар безне күргәч урыннарыннан күтәрелеп сәламләделәр. Кайсының кулында кечкенә көрәк, кайсы балта тоткан. Алар каты балчыкны казып пулемет оясы һәм пулеметчылар өчен сыену урыны әзерлиләр иде. — Я, егетләр, эшләр ничегрәк бара соң? — дип мин аларга эндәштем. — Эшләр бара дияргә була, тик менә җир йомшаграк булсын иде дә көрәкләр зуррак булсын иде. Эшне тизрәк бетерер идек, — диде пулемет наводчигы Додотжан Гутбасаров. (Шушы урындагы сугышларда егет-' лек күрсәтеп, ул соңыннан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде./ Икенче ротада чын-чын оборона корылмалары казып өлгерткәннәр. Окоплар казып аларны траншеялар белән тоташтырганнар. Артиллеристлар исә батареялар өчен позицияләрне сайлап куйганнар, орудие- ләрне маскировать итеп, аз-маз ата да башлаганнар иде. Саперлар инеш ярындагы үтү мөмкин булган урыннарны миналаштырганнар һәм Вел. Бурлуктан төньяктарак инешне буып та куйганнар. Танкларга каршы әйбәт нәрсә бит ул! Иң әһәмиятле беренче чираттагы оборона эшләрен иртәнгә кадәр тәмам итәргә шактый тырышлык куелган иде. Мин Чамов янына барып җиткәндә, безнең сафлар өстеннән түбәннән генә тупа борынлы алты истребителебез — «И-16»лар очып үтте. Моңарчы үз самолетларыбызны бер мәртәбә дә күргәнебез юк иде әле. Сугыш V САБ махсус авиабомбалар. Аларны ташлап тирә-юньне яктыртырга, разведка ясарга һәм тагын бомбага тотарга мөмкин. 108 чылар Шатлыкларыннан кул чабарга, «Ура!», «Безнекеләр!» дип кычкырырга, пилоткаларын чөяргә тотындылар. Ләкин безнең сөенүебез кыска гомерле булды. Сул флангтан борылып килгәндә бу истребительләр безнең окопларны һәм артиллерия позицияләрен утка тота башладылар. Сугыш алып баруның бөтен кагыйдәләрен һәм законнарын бозган немец- фашистлар аэродромнарда кулларына төшергән самолетларны безгә каршы файдаланалар иде. Полк командирлары белән оборона участогын йөреп чыккач, мин яңа бер карарга килдем: алгы сызыкта Исаев һәм Чамов полкларын гына калдырып, иртәгә үк Липатов полкын икенче эшелонга күчерергә һәм Хатнедан көнчыгыштарак Бутырки, Будениовка, Амбарное авылларыннан башлап 185,6 калкулыгына кадәр көньякка таба оборона оештырырга кирәк иде. Дивизиянең күзәтү пунктына — Хатнега мин кичке биштә генә кайтып җиттем. Урманнан чыгып Хатнега җиткәндәрәк, үзебезнең полкның тылы урнашкан урында киң җилкәле, озын буйлы бер генералны — армия командующиеның урынбасарын очраттым (фамилиясе хәтеремдә калмаган). Үзебездәге хәлләрне бик җентекләп сөйләп биргәннән соң, мин аңа бер полкны артка чыгарып икенче эшелон оештырырга теләвемне әйттем. Ул минем фикеремне хуплады һәм шунда ук безнең планнарны раслады.. — Дөрес эшлисез. Бүген үк эшкә керешегез. Әгәр дошман алгы сызыкны өзә калса, сезнең аны каршы алырлык һәм гаскәрне күчерерлек әзер позицияләрегез булып торыр, — диде ул. Мин генералдан дивизиягә кайчанрак комиссар җибәрерсез икән,, дип сорадым, командир һәм аның урынбасары хакында да мәсьәлә хәл ителмәгән бит әле, дидем. — Сезне командир итеп раслау хакындагы приказга кул куелган, комиссар билгеләнгән, урынбасарыгыз шушы көннәрдә килеп җитәргә- тиеш, — диде генерал. Тылның ничек урнашуын карап бетергәч, генералны икенче эшелон оборонасын корырга планлаштырылган участокка алып бардым һәм без. бергәләп, кайсы урында контратакалар ясарга мөмкин буласын исәпләп, позицияләрне билгеләп чыктык. Генерал бик ягымлы, уйлап сөйләшә һәм төпле фикер әйтә торган тәҗрибәле командир булып чыкты. Ул миңа бик кирәкле һәм файдалы киңәшләр бирде. — Уразово станциясенә сезгә дигән станковый пулеметлар килде. Барып алыгыз да пулеметчыларның сборын үткәрегез, — диде ул соңыннан. Бу хәбәргә мин әйтеп бетергесез шатландым. Командующийның урынбасарын озаткач, ашык-пошык кына ашап алдым да тагын алгы сызыкка киттем. Полк командирларын Исаевның күзәтү пунктына җыеп фикерләремне белдердем. Липатов полкы оборона тота торган участокны башка полкларга биреп, аны караңгы гөшкәч,. Хатне тирәсендәге урманнарга күчерергә һәм шунда ныгытырга кирәк иде. Шул ук көнне командирлар һәм комиссарлар полкларда командирларның, политработникларның җыелышларын үткәрделәр. Икенче көнне партия, комсомол җыелышлары булып үтте. Артемовка янындагы оборона сугышларында һәм чигенү көннәрендә ныклык, тапкырлык күрсәткән күп кенә батыр сугышчылар партиягә һәм комсомолга кабул итүне сорап гариза биргәннәр иде. Шул көннәрдә 169 кешене партиягә, 210 сугышчыны комсомолга кабул иттек. Икенче көнне иртән урынбасарым — тәбәнәк буйлы, базык гәүдәле, урта яшьләрдәге полковник Карабут Кирилл Петрович килеп җитте. Эш өелеп тора иде, аны килү белән станциягә станковый пулеметлар алырга җибәрдем. Алып кайткач, полклардан пулеметчыларны җыеп, алар белән алты көнлек өйрәнүләр үткәрүне дә аңа йөкләдем. 109 Полковник Карабут шул ук көнне кичкә 48 пулемет алып кайтып та җиткерде. Моңа кадәр безнең дивизиядә станковый пулеметлар юк иде әле. Дөрес, болары да бик яңалардан түгел. Күбесе сугышта булырга да өлгергән, щитларында тишекләре дә бар. Әмма аларның барысын да бик әйбәтләп төзәткәннәр, хәтта өр-яңадан буяп та җибәргәннәр иде. Пулеметларны полкларга бүлеп, аларның һәрберсендә пулемет роталары оештырдык. Икенче эшелонда пулеметчыларны өйрәтүне башлап җибәрдек. Алты көннән соң пулеметчылар алгы сызыкка — полкның сугышчан сафларына әйләнеп кайттылар. Пулеметчыларны фронтка җибәрер алдыннан мин алар белән кыска гына митинг үткәреп алдым. Пулемет взводының командиры комсомолец Качкен Иманкулов шул митингта болай диде: — Менә минем взводыма командование дүрт пулеметны ышанып тапшырды. Үзем мин пулеметтан бик оста атам. Соңгы сулышыма кадәр шул пулеметтан гитлерчыларны кырырга сүз бирәм. Шул көнне 28 нче армия штабыннан шифрланган телеграмма алдым — 1942 елның 17 июненнән, 63 номерлы приказ нигезендә, мине дивизия командиры итеп раслаганнар иде. 20 июньдә, иртә белән, дивизиянең яңа комиссары Петр Семенович Молчанов килеп җитте. Яшь, җыйнак бу кеше Төньяк Донец елгасы янындагы сугышларның көньяк канатында катнашкан икән. Сугышчан иптәш белән бик тиз уртак тел таптык. Ул да сугышның беренче көннәреннән фронтта булып, шактый тәҗрибә туплаган, күпне сынаган командир иде. Дивизиягә килү белән үк үзен әйбәт яктан танытып өлгерде. Килеп ике көн үтте дигәндә, ул рота, батальоннарның урнашу урыннарында кайнады, дивизия сугышчылары белән танышып йөрде һәм партполитаппаратның эшен бермә- бер яхшыртты. Комиссар килгән көн минем күңелемдә рәхәт бер шатлыклы бәйрәм булып калды... Озакламый Ольховатка авылында, генерал Кулешов штабында, армиянең Хәрби Советы утырышы булды. Утырышта барлык дивизияләрнең командирлары һәм комиссарлары катнашты. Анда армия фронтларындагы хәл тикшерелде. — Минем дивизия Ольховатканы дошманга бирмәячәк, Ольховат- каны приказсыз калдырмаска ант итәм, — диде Кулешов һаваланып. Ни өчен әйтте икән ул бу сүзләрне, мин аңламадым. Хәрби Советның приказлары үтәлми калыр дип берәү дә шикләнми иде ләбаса! Моңарчы да приказсыз бер генә карыш җирне дә дошманга калдырмадык. Безнең солдатлар үлсәләр үлделәр, әмма приказсыз чигенмәделәр. Чигенү сәбәпләре безгә генә бәйләнмәгән иде, гомуми обстановка безне чигенергә мәҗбүр итә иде. Шуларны ачык белгән бу генералның мондый балаларча шапырынуыннан соң барыбыз да уңайсызланып киттек һәм бер-беребезгә карарга читенсенеп утырдык. Өч көн үткәч армия штабы разведчиклары дошман турында безгә шактый тулы мәгълүматлар алып кайттылар. Безнең дивизиягә каршы гитлерчыларның бер пехота һәм бер танк дивизиясе тупланган икән. Армиянең флангларында да гитлерчыларның зур көчләр җыйнавы мәгълүм булды. 28 июньдә немецләрнең 2 г~- ..... 1 ...- __________ венгрларның 2 иче армиясе белән берләшеп, Воронеж турыннан Донга үтеп чыгарга теләп, Курск — Воронеж юнәлешендә бик зур һөҗүм башлап җибәрделәр. Төп удар ике армия—генерал Гордов һәм генерал Рянче кыр армиясе һәм 4 нче танк армиясе, 110 бышев армияләре кушылган урынга төбәлгән ндс. 30 июльдә Волчан- скидан немецләрнең 6 нчы кыр армиясе Старый Оскол юнәлешендә һөҗүмгә күчте, Артемовнадан Кантемировкага таба, көньяк-көнбатыш гаскәрләрен чолгап алу нияте белән, гитлерчыларның 1 нче танк армиясе кузгалды. 1 июльдә гитлерчылар безнең флангларны үттеләр һәм көньяк-көнчыгыш юнәлеш гаскәрләре канлы, авыр сугышлардан соң көнчыгышка һәм көньяккөнчыгышка чигенә башладылар. 1. 7. 42 ел приказы нигезендә безнең дивизия, армиянең башка часть- ләренең чигенүен тәэмин итеп, үзәк юнәлешне: Амбарное, Кукуевка,. Уразово юнәлешен каплап торырга тиеш иде. 1 июльдә дивизия, Вел. Бурлук—Хатне юнәлешендә оборонада торып, дошман танкларының һәм мотопехотасының дүрт атакасын кире кайтарды. Бу сугышта гитлерчыларның ике йөздән артык самолеты катнашты. Хәрби Совет утырышында приказ булганчы Ольховатка авылыннан кузгалмыйм дип күкрәк суккан Кулешов, немецләр Оль- ховаткага һөҗүм башлау белән үк, безне искәртеп тә тормыйча, дивизиясен авылдан алып чыгып китте һәм Оскол елгасының икенче ягына чигенде. 2 июль иртәсендә без Амбарное, Будеиновка авыллары янында алдан әзерләп куйган оборона сызыгына чигендек. Дивизия дошман тылында тагын берүзе бүленеп калган иде. Уңда да, сулда да күршеләребез юк иде безнең. Әгәр армиянең икенче эшелон оборона сызыгында бер генә дивизиясе әзер хәлдә торса да, немецләр безнең флангларны алай тиз үтеп китә алмаслар иде. Күрәсең, армия штабында боларның барысын да уйлап бетермәгәннәр иде. Амбарное— Уразово тирәләрендә безнең позицияләр бик дөрес сайланган булып чыкты. Артиллерия, пулемет позицияләре, полк һәм батальоннарның күзәтү пунктлары да бик әйбәт сайланган иде. Гитлерчылар хәтта мондый каршылык көтмәгәннәр икән, алар поход маршларын акрынайтырга мәҗбүр булдылар. 2 июльдә, көндезге сәгать 11 ләрдә, Хатнедан көньяктагы урманнак гитлерчыларның танклары, мотопехотасы һәм кавалериясе килеп чыкты. Николаев полкы артиллеристлары немецләрнең сугышчан сафларын таркаттылар. Шушы урында гына да дивизия бер көнгә өч мәртәбә немецләрнең психик атакаларын кире кайтарды. Гитлерчылар эчке күлмәкләрдән генә, җиңнәрен сызганып, автоматларын алга сузып,, кыргый тавышлар белән акырып-бакырып, тәртипсез рәвештә атып,, аягүрә безнең өскә киләләр иде. Исерек солдатлар бөтен көчләренә: «Иван, бирел, рюсс капут», дип кычкырыналар, күпләп кырылуларына да игътибар бирмичә, һаман безнең оборонаның алгы сызыгына таба омтылалар иде. Безнең артиллеристлар һәм пулеметчылар аларны якын ук җибәрәләр һәм туры наводка белән тегеләрне кыралар иде. Мусоринның артиллерия дивизионы һәм ОИПТД батареялары бер көндә немецләрнең 18 танкысын юк итте. Комсомолец Иманкулов җитәкчелегендәге пулеметчылар взводы сайлаган ут позициясе гаять уңышлы булып чыкты: алар бер көн эчендә гитлерчыларның бер ротага якын солдатын юк иттеләр. Бу сугышта искиткеч батырлык күрсәткән сугышчылардан Казагстаннан килгән орудие наводчигы Панков белән аның иптәше татар егете бронебойщик Абдуллинны әйтми китеп булмый. Дошман танклары 100—150 метр ераклыктан безнең окопларны снарядлар белән күмеп ташлыйлар. Ләкин безнең батырларны үз урыннарыннан кузгата алмыйлар. Алар орудие һәм ПТРлар белән бер тән, бер җанга әйләнеп сугышалар һәм дошман танкларын кыерлыйлар; пулялар һәм снаряд ярчыклары орудиенең щитын чәрдәкләп бетерә, батырларның окоп брустверын тузгыта, тик кыю сугышчылар һаман аталар, дошман танкларын бербер артлы сафтан чыгарып торалар. Ике егет шушы су 111 гышта дошманның алты танкысын, өч бронемашинасын сафтан чыгардылар. Лейтенант Җелнов сугышчылары да бер ротага якын гитлерчыны кырдылар. Желнов ротасы штыклар белән контратакага ташланып дошманның 250 гә якын солдат-офицерларын юк итте. Җир белән күк тоташып, төтен, сөрем һәм тузан белән каплаганда, снаряд ярчыклары, меңнәрчә пулялар усал шөпшәләр кебек безелдәп торганда да взвод командиры сержант Джумабаевның йөзе тып-тыныч кала. Йөз метрларда гына дошман танклары килеп чыккач та каушамый ул. Батырлыкның, кыюлыкның гүзәл җимешләре дә күренә: Джумаба- ев берүзе өч танкны яндыра. Вакытлыча полк командиры булып калган комиссар Липатов та үзенең сугыш белән җитәкчелек итәргә гаять оста булуын, куркусыз командир, кыю сугышчы икәнлеген күрсәтте ул көнне. Хәрәкәтләре төгәл, уйланган иде аның, роталар һәм батальоннар аның таләпчән приказларын җиренә җиткереп үтәделәр. Кичкә кырын, немецләрнең барлык атакалары кире кагылып, сугыш кыры тынып калгач, без Молчанов белән Липатов янына бардык һәм аны җиңү белән котладык. — Полк белән җитәкчелек итә аласыз икән сез! Беренче тәҗрибәләр бик әйбәт булды,—дип, мин чын күңелдән аның кытыршы кулын кыстым. Дулкынланган Липатов смирно басып: — Советлар Союзына хезмәт итәм, ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә,— диде. Авыр сугышлар гади солдатларның да тәҗрибәсен арттырды, аларны кыю, тапкыр булырга өйрәтте, менә шуңа күрә дә командирлар сафтан чыкканда алар командир урынына кыю рәвештә басалар, роталар, батальоннар, полклар белән җитәкчелек итәләр иде. Комиссарлар һәм политработниклар ул көннәрдә иң җаваплы көрәш урыннарында батырлык үрнәкләре күрсәтәләр иде. Липатовны әнә шундый командир, полкның җаны, намусы дип атарга мөмкин булыр иде. Сугыш шундый авыр шартларда барганда, политик эш аерата бер киеренкелек таләп иткәндә, полкны комиссарсыз калдырып булмый иде. Шуңа күрә Липатов полк белән җитәкчелек итү эшен полкның штаб начальнигы, яшь һәм кыю сугышчы капитан П. Н. Петровка тапшырды. Амбарное янындагы сугышларда дивизия дошманның 24 танкысын, илледән артыграк автомашинасын яндырды, 1500 дән артыграк гитлерчыны юк итте. 297 нче пехота дивизиясеннән әсир төшкән солдат Иоганн Гуннер болай диде: «... Моны чын җәһәннәм дисәң дә була. Нинди зур мәйданда русларның снарядлары һәм миналары төшмәгән бер генә карыш җир дә калмады. Баш калкытырлык түгел иде, чак кына күтәрелсәң дә, ут давылының өермәсенә эләгәсең. Руслар артиллерия һәм пулеметлар белән бик оста эш итәләр. Амбарное янында безнең полктан гына да 326 кеше үтерелде. Бу сугыштан соң без руслар французлар да, бельгиялеләр дә түгел икән дигән фикергә килдек». Икенче көнне иртән, командующий приказы нигезендә, безнең дивизия Оскол елгасының уң ягына — Сухареве, Кукуевка, Песчаное авылларына күчте. Без дивизиянең елга аша кичүче тылларын каплап торырга тиеш идек. Шуннан соң гына елганың сулъягына чыгарга һәм Уразово шәһәре янында оборонага күчәргә кушылган иде безгә. Оскол елгасының текә ярындагы салам эскертенә менеп комиссар белән сугыш барышын күзәтеп торабыз. Ике көн дәвам иткән каты сугышларда арыган, хәлдән тайган безнең солдатларны венгрларның атлы дивизиясе һәм немецләрнең танклар белән көчәйтелгән 79 нчы пехота дивизиясе эзәрлекләп килә. Кайда понтоннар аша, кайда ерып, ике армиянең һәм дивизиянең тыллары ике-өч урында Оскол елгасының сулъягына чыгалар. Уң як ярда мәхшәр дияргә була. Олаулар, авто 112 транспорт, медсанбатлар, госпитальләр... Бар да ашыгалар, кабаланалар. Җиһазларны, яралыларны, авыруларны коткарып калырга кирәк- Әлегә дошман авиациясе күренми, шуңа сөенәбез. Немецләр Ольховатка янындагы безнең алгы сызыкны өзгәч, авиацияне башка участокларга күчергәннәр ахры. Монда эш тәмам булды дип исәпләгәннәрдер инде. Елгага өч километрлар чамасы калгач, мин полкларны туктаттым. Сугышчылар уңайлырак урыннарда оборона ала башладылар. Артиллерия полкы ут ачарга әзерләнде. Танкка каршы пушкалар көпшәләрен кичүдәге фланглардан үтеп кергән дошман танкларына бордылар. Команда тавы шл ары я цгы рады: — Мадьярларны тукмагыз! Мадьярларны Уразовога кертмик! Бу — пулеметларын юлдан чабып килгән дошман атлыларына каршы төбәп куйган пулеметчылар кычкыралар иде. — Алдан килүче танкка ике снаряд!—дип взвод командиры наводчик Ткаченкога кычкырды. Сугышның иң кызу чагында Оскол елгасы ярына армия командующие генерал Дмитрий Иванович Рябышев килеп чыкты. Моңарчы ул тәртип урнаштырып кичүдә торган икән. Кичүгә якын гына урында артиллерия залплары, пулемет, винтовка тавышлары ишетеп, яхшырак күрер өчен ул калкулыкка менгән. Салам эскерте янында бер төркем командирларны абайлап, ул туп-туры безгә таба килә башлады. Мин эскерт өстеннән сикереп төшеп командующийга таба киттем. Генерал кап-кара тузанга баткан, арыган иде. Ул таякка таянып, аз гына аксап, як-ягына карана-карана килә иде. — Ни бар монда? — дип сорады ул миннән. — Дошман танкларының һәм атлыларының атакасын кире кагабыз, — дип җавап бирдем мин. .— Хасинның танклары кайда? — Вел. Бурлук тирәсендә алар, тик безгә ярдәмнәре тими, монда бездән башка беркем дә юк. Приказ нигезендә Хасинның танк бригадасы да чигенүче частьдәрне каплап торырга тиеш иде. Ләкин танкистлар укчылардан да алда кичә үк үз урыннарын ташлап киттеләр. Алар ул көннәрдә «танкларны азрак югалтырга» дип кабатларга яраткан үз командирларының приказын ныграк тыңлыйлар иде. Хасинның гадәтен бик яхшы белсә дә, командующий вакыйгалар салмаграк акканда түзеп торган ахры. Чөнки моңарчы да танкистлар пехотаны ялгыз гына калдырып сугыш кырыннан тайгалыйлар иде. Хасин һәрвакытта да үзен акларга җаен таба, боргалана, тасма телләнә иде. Начальство ишетеп торганда ул танкларга укчылардан алга чыгып барырга кушкан була да, җаваплырак момент җиткәндә үзенчә эшли. Хәзер исә алай тасма телләнеп кенә котылып кала торган обстановка түгел иде инде. Гитлерчыларның танклары кичүгә килеп җитеп, армия тылларының бүленеп калу куркынычы туган иде. Шуңа күрә командующий танкларның һәм кавалериянең кичүне саклауда булмавын күреп бик нык ачуланды. Берничә мәртәбә тозлап-борыч- лап сүгенеп алганнан соң, ул: — Танкистларнымы, Крюченкин атлыларынмы тотып ала алсам, бер минут тотмый сезгә ярдәмгә җибәрермен. Командирларны да монда озатырмын, — диде. Рябышев сугыш барышын, пулеметчыларның һәм артиллеристларның атышларын озак кына күзәтеп торды. — Контратакаларга күчмәгез. Урыннан гына каршы торыгыз, — диде ул. Өч немец танкысының янганын һәм бер эскадрон атлыларның бик хәтәр генә чабып килгәндә мәтәлешеп, таралып бетүен күргәч, ул елмаеп: — Менә шулай! Җаннарын... Булдырдыгыз, егетләр, бирешмәгез! Бер сәгатькә түзсәгез, тылларны чыгарып бетерәбез, — диде. Күзәтү пунктыннан киткәндә Рябышев Хәрби Совет приказын үтәргә тырышуы өчен безнең дивизиядән канәгать булуын әйтте, һәм оборонада ныклык, батырлык күрсәтүче сугышчыларга рәхмәт белдерде. Аерата күренекле батырлык күрсәткән сугышчыларны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә кушты. Командующий дивизиянең сугышуыннан канәгать икәнлеген тагын бер кат әйтеп безнең яннан китте. Мин аны Оскол елгасының уң ягындагы калкулыкларга кадәр озата бардым. Сугышның иң авыр вакытында командующийның безнең арада күренеп китүе барыбыз өчен дә бик күңелле булды, без үзебезнең ялгыз түгел икәнебезне белдек. Димәк, менә монда, якында гына Хәрби Совет, менә безнең арада командующий генерал Рябышев үзе йөри. Без тагын да дәртләнеп киттек. Кукуевка тирәсендә венгрларның атлы дивизиясен без шактый гына кыйнап, таркатып бетердек. Ул гаять зур югалтуларга дучар булды һәм яңадан алгы сызыкта күренмәде дә. Немецләрнең 79 нчы пехота дивизиясе составына кергән уннарча танкларын яндырдык без, әллә никадәр бронемашиналарын сафтан чыгардык. Дивизия үзе алдына куелган бурычны намус белән үтәп чыкты. Армиянең сугышчан подразделениеләре дә, тыллары да Оскол елгасының сул ярына чыгып өлгерде. Караңгы төшкәч оборона сызыгыннан кузгалып дивизия Оскол елгасының сулъягына чыкты, һәм 3 июльдә, төн уртасында, мин, безнең арттан чигенеп килүче частьләрнең һәм төркемнәрнең юклыгын кат-кат тикшергәннән соң, Оскол елгасы аша булган Уразово тирәсендәге барлык кичү урыннарын шартлатырга боердым. Кечкенә генә, әмма матур һәм җыйнак Уразово шәһәре Оскол елгасының сулъяк ярына утырган. Аның көнчыгышында тимер юл станциясе. Ул төньяктан Лиски — Старый Оскол, көньяктан Купянск — Узловой — Ворошиловград шәһәрләрен бергә төйни. Шәһәр үзе дә, тимер юл корылмалары да берничә сәгать эчендә фронт зонасына әйләнделәр. Тимер юлдан аръяктагы калкулыкларга безнең батареялар урнашты. Елга ярындагы өйләрне артиллерия утын корректировать итүче күзәтү пунктлары иттек. Уңайлырак табылган өйләргә автоматчылар, пулеметчылар кереп утырды. Гитлерчыларның елганы кичәргә маташуларын кисәргә әзер булып яшелчә-җимеш бакчаларына, чарлакларга солдатлар урнашты. Киңлеге 30—40 метрдан артмаган, уң як яры текә генә булган елганың тирәнлеге урыны белән дүрт метрга кадәр җитә, сулъяк ярлары сазлы, түмгәкле. Болар барысы да безнең файдага булып, дошман танкларын туктатырлык тоткарлыклар иде. Немец танкларының безнең арттан ук елганы кичәргә маташулары барып чыкмады. Аларның һөҗүменең нәтиҗәсе булып үзәк кичүдә безнең артиллеристлар бәреп туктаткан дүрт танк утырып калды. Килгән шәпкә елганы кичә алмагач, гитлерчылар, Уразовоны штурм белән алырга уйлап, бик нык әзерләнә башладылар. Туры наводка белән ату өчен елга ярына ук әллә никадәр пушкалар китереп куйдылар, кичү җиһазлары, танклар китереп тезделәр. Эре калибрлы орудиеләр дә гадәттәгедән якынрак килеп урнашты. Безнең разведка Уразовога һөҗүмг.ә әзерләнүчеләргә ярдәмгә гитлерчыларның 16 нчы танк дивизиясе килгәнен хәбәр итте. Алар без тар-мар иткән 79 нчы пехота дивизиясен алыштырганнар иде. Бу урында гитлерчылар разведкасының начар эшләвен тагын әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки безнең сул ягыбызда да, уң ягыбызда да бернинди гаскәребез юк иде. Әгәр немецләр теләсә кайсы флангка чыксалар з. „с. Ә.“ № з 113 114 ца елганы бер каршылыксыз кичкән булырлар иде. Алар без әзерләгән кичү аша җиңел генә үтеп китәргә өметләнгәннәр, каршылык күрсәтүне бөтенләй көтмәгәннәр иде. Оборонага күчүнең иң авыр, иң мәшәкатьле минутлары үтте. Без, урынбасарым Карабут һәм комиссар белән, полкларның урнашуларын тикшереп чыкканнан соң, вокзал подвалына кереп ашап алдык та аз-маз черем итәргә яттык. Таң алдыннан артиллерия коионадасы тавышына уянып киттек. Немецләр, артиллерия утына ышыкланып, елга ярына понтоннар, көймәләр һәм башка кичү әйберләре төшерә башлаганнар иде. Ләкин аларның бу уйлары барып чыкмады: алар төшерә тордылар, безнең артиллеристлар һәм пулеметчылар аларны батыра тордылар. Озакламый һавада немец самолетлары күренде. Алар кайта-кайта безнең оборона корылмаларын бомбага тоттылар. Алай да гитлерчылар елганы кичә алмадылар. Шәһәр өчен 4 июльдән 7 сенә кадәр канлы сугышлар дәвам итте. Шул кыска гына, ләкин вакыйгаларга бай вакыт эчендә гитлерчылар Оскол елгасы ярында 36 танкларын, 18 бронемашиналарын һәм бер полкка якын пехоталарын югалттылар. Дошманның 18 понтон күпере солдатофицерлары белән елга төбенә китте. Капитан Мусоринның артиллеристлары бер көн эчендә генә йөз илледән артык гитлерчыны юк иттеләр. Сержант Макаш Бальмагамбетовның станковый пулемет расчеты елга ярында бик уңайлы урынга урнашкан иде. Алар немецләрнең солдатлары һәм кораллары төялгән алты көймәне батырдылар. Кече лейтенант Вафа Гатауллин җитәкчелек иткән миномет ротасы бер ротага якын дошман пехотасын теге дөньяга озатты. 5 июльдә безнең зенитчылар шәһәр өстендә дошманның өч бомбардировщигын бәреп төшерделәр. 7 июльдә, көндезге сәгать дүрттә, немецләр, безнең уң флангтан шактый еракка китеп, елганы кичеп чыктылар. Кичкә таба алар тылга үтеп керделәр һәм безнең камалышта калу куркынычы туды. Армия штабы белән дә, башка дивизияләр белән дә бәйләнеш өзелгән иде инде, һәм 7 сеннән 8 енә каршы төндә дивизия Уразово шәһәрен калдырырга мәҗбүр булды. Уң флангыбыздан немецләрнең үтеп чыгу куркынычы тугач та, полкларда кирәк кадәр боеприпаслар, азык-төлек калдырып, мин барлык тыл частьләрен, медсанбатны һәм штабның икенче эшелонын, тыл буенча урынбасарым җитәкчелегендә, Ровеньки тирәсенә, Айдар елгасының көнчыгыш ярына җибәрергә карар бирдем. Санитарный ротадан һәм медсанбаттан барлык яралыларны эвакуировать итәргә боердым. Минем боерыгымны үтәп, Полозов сугышчан частьләрнең һәм тылларның билгеле бер тәртиптә, күрсәтелгән вакытта чигенү планын эшләде. Оборона үзәге булган Уразово шәһәреннән иң соңгы булып Исаев полкы чыгарга тиеш иде. Исаевка аръергард булып чигенү йөкләнде. 8 июльдә, иртә белән, яктырганчы без үзебезнекеләрне дә, дошманны да очратмыйча бардык. Иртән сәгать сигездә безнең аръергард полкына Белый Колодезь тирәсендә немецләрнең утыз танкысы һәм бер батальон пехотасы һөҗүм итте. Аръергард сугышчылары югалып калмыйлар, гитлерчыларның ике атакасын кире кагалар. Ул арада безнең төп часть- ләр дошман эзәрлекләвеннән котылалар. Гитлерчылар, тагын унбиш танк кертеп, уң флангтан урап ала башлагач кына Исаев полкы чигенә. Капитан Исаев яшь булса да, байтак дары иснәгән, төрле чуалчык хәлләрдә катнашкан командир булганга, иң кыен вакытларда да каушап кала торганнардан түгел иде. Артемовна, Шевченково тирәләрендә үк мин аның шул сыйфатларына игътибар иткән идем. Шуңа күрә дә сугышчылар аны яраталар, аңа ышаналар, аның артыннан теләсә нинди 8* 115 авыр бәрелешләргә дә дәртләнеп кереп китәләр иде. Аръергард полкы белән Исаев җитәкчелек иткәндә мин андый-мондый хәвеф көтми идем. Тапкырлыгына, зирәк командир булуына ышанып мин аның полкын Уразово оборонасының үзәгенә куеп карадым. Дошман безне чолтап алырга маташканда да аның полкын аръергардта калдырдым. Минем уем дөрес булып чыкты: Исаев бервакытта да сынатмады. Уразоводан Ровенькига кадәр илле километрлар чамасы. Шушы арадагы авыр төнге марш дивизия сугышчыларының ныклыгын, ихтыяр көчен һәм күңел көрлеген раслый торган тагын бер сынау булды. 8 июльдә, иртә белән, немец самолетлары безнең колонналарга һөҗүм итте. Каршылыкның көчле түгел икәнлеген сизеп, дошманның кайбер частьләре безнең алга төшергә маташалар, чигенү юлларын кисәләр, транспорт самолетларына төяп якын-тирәләргә автоматчылар ташлыйлар һәм чын камалышта калдырдык, дип безне куркытырга телиләр иде. Барган уңайга боларның барысы белән дә көрәшә, туры килгәндә авылларга кереп утырган гитлерчылар белән дә сугыша идек. Безнең чигенүче частьләрне камау, һәм сугышчылар арасында каушау тудыру өчен гитлерчылар әллә нинди этлекләр эшлиләр иде. Шундый бер хәл хәтеремдә калган. Дивизиянең төп көчләре Айдар елгасын кичәләр иде. Аръергард полкы солдатлары елганың уңъяк ярында оборонада торып дошманга каршы сугышалар. Шул чагында дошманның бер батальонга якын пехотасы кызылармеец киемнәре киеп, машиналарга төялеп, оборонада торучы частьләр арасыннан үтеп китә дә тылдан торып аларга һөҗүм итә башлый. Әмма дошманның бу мәкере барып чыкмый. Аръергардның икенче эшелонында торган батальон дошманны танып алып, шунда ук аңа һөҗүм итә. Беренче эшелонда торучылар штыкларын боралар. Бер генә провокатор да бу сугышта качып котыла алмый, безнең солдатлар аларны кул сугышында юк итәләр. Дошман егерме ике төзек автомашинасын, сигез пулеметын һәм башка бик күп коралларын безнең арада калдырып китте. Дивизия 8 июльдә, көндезге сәгать дүрткә, Ровеньки тирәсенә барып чыкты. Монда мин гвардияче дивизияләрнең командирлары генерал Василенко һәм полковник Родимцев белән очраштым. Родимцев дивизиясе Ровенькидан төньяктарак, Нагорная авылы тирәсендә, Василенко шәһәрдән көньяктарак оборона тоталар иде. Шәһәр уртасында бер батальон ПТР ’чылар һәм бер дивизион танкка каршы пушкалар урнашкан булып чыкты. Әйтүләре буенча, безнең дивизия килгәч, аларга шәһәрне калдырырга һәм армия штабы артыннан барырга кушылган икән. Алар киттеләр, безнең дивизия шәһәрдә оборонага урнашып калды. Максат — Ровеньки — Россош, Ровеньки — Белолуцк юлларында дошманны тоткарлау. Армия штабыннан, калыргамы, чигенергәме дигән приказ булмагач, мин үзем шушы приказны бирергә мәҗбүр булдым. Безнең Ровенькида ныгып калуыбыз булды, Родимцев дивизиясе үзенең урынын ташлап, төньяк-көнчыгышка таба китеп барды. Алар, безгә шулай боерылган, дип кенә әйттеләр. Василенко дивизиясе шәһәрнең көньяк чигендә торуында дәвам итә иде. Родимцев дивизиясе оборонаны ташлап киткәч безнең төньягыбыз ап-ачык калды. Гитлерчыларның шуннан үтеп безнең тылга чыгу ихтималы бик зур иде. Мин Василенкодан: — Нигә командующий приказына буйсынмыйсыз? Нигә чигенмисез? — дип сорадым. — Приказларга ышанмыйм мин хәзер, — диде Василенко миңа.— Чыннан да командующий приказы булса икән, ул чагында эш башка. Хәзер исә һәркем үзен зур начальник дип исәпләп, теләсә нинди приказ 1 Танкка ата торган мылтыклар. 116 бирергә ярата. Беләме-белмиме, тизрәк командующий исеменә барып ябыша. Чигенергә дигән приказны Родимцев һәм Василенко дивизияләренә кичә армия штабыннан килгән элемтә офицеры тапшырган икән. Төптәнрәк уйлаганда, Василенко хаклы иде. Ул көннәрдә бик күп капитаннар, майорлар командующий приказларын телдән генә безгә тапшыралар иде. Обстановканы бер тамчы белмәүләре күренеп торса да алар сугышчан частьләргә боерык бирәләр пде. Приказ китерүче кем ул, безнең офицермы, әллә киемнәрен һәм төсен алыштырган гитлерчымы, моны тикшереп торырга вакыт булмый иде. Рогачевский, Кулешов дивизияләре, Хасин танклары һәм Крюченкин атлылары хакында да без бернәрсә дә белми идек. Алар әллә таралып беттеләр, әллә бертуктаусыз чигенеп еракка ук киттеләр. Алардаи аерылып калган солдатларны юлларда күпләп очрата һәм үзебезгә куша бара идек. 9 июльдә, иртәнге сәгать унда, Ровеньки өстенә гитлерчыларның йөзләрчә самолетлары килеп чыкты. Алар Ровенькидан аз гына төньяктан- рак танкларына һәм мотопехоталарына юл ачарга, Айдар елгасын кичәргә булышырга карар иткәннәр иде. Өч сәгатьлек канлы сугыштан соң гитлерчылар елганы кичтеләр һәм дошманның унбиш танкысы шәһәргә бәреп керде. Дошман танклары, зур тизлек белән ата-ата шәһәрнең уртасыннан үтеп, көнчыгыш бистәгә чыктылар һәм елганың сазлыклы үзәне аша салынган тар дамба буйлап бер-бер артлы тезелешеп көньяк-көнчыгышка юнәлделәр. Безнең ПТРчылар иң алдан килгән танкны яндырдылар, Василенко сугышчылары иң арттагысын шартлаттылар. Танклар шып туктап калдылар. Урап үтеп китәргә җай юк, кая гына борылма, сазлык, түмгәклек. Безнең пушкалар һәм гаубицалар, Василенко пушкалары белән бергә, шул дамбада унбиш танкның унбишен дә юк иттеләр. Сикереп чыгып качарга маташкан гитлерчыларны пулемет уты куып җитте. Ровеньки күген яңадан дошман козгыннары сарды. Алар ни күрсәләр шуны: өйләрне, юлларны, безнең сугышчылар урнашкан урыннарны бомбага тоталар. Берәүләре килеп бомбаларын ташлап, пушкасыннан снарядларын атып бетереп китүгә, офыктан икенчеләре килеп чыга. Алары да беренчеләр эшләгән эшне кабатлый. Ләкин бу да немецләр- нең һөҗүмен җиңеләйтмәде. Безнең сугышчылар юл төенен нык тоталар, урыннарыннан кымшанмыйлар иде. Харьковтан чигенә башлаганнан бирле фронтта үзебезнең самолетларны күргәнем юк иде. Ровеньки өстендә ике «И-16» кырык немец бомбардировщигы белән сугыша башладылар. Л4енә алар ике «Юнкермы бәреп тә төшерделәр. Ул арада алты немец истребителе болыт астыннан килеп чыкты. Кыска, ләкин көчле һава сугышы булып алды. Бер «И-16», артыннан төтен эзе сыза-сыза, һаман түбәнәя барып көнчыгышка очты. Икенче истребитель тагын бер «Юнкерс»ны бәреп төшерде һәгл үзе дә һәлак булды. Ул һавада ук яиа башлады һәм, шәһәрнең төньяк читенә егылып, очучысы белән бергә шартлады. Күп санлы гитлерчы самолетлар белән курыкмыйча сугыша башлаган, Ватаныбызның бәйсезлеге өчен шулай гүзәл итеп, батырларча үлә белгән батыр очучыларның исемнәрен белә алмадык. Тик аларның батырлыгы, кыюлыгы җирдән күзәтеп торган безнең сугышчыларны тетрәтеп җибәрде... Немец командованиесе Ровеньки янында безнең каршылыкны бөтенләй көтмәгән иде. Алар җиңел генә Айдарны кичәргә, шәһәрне алырга дип килгән булганнар. Инде без каршылык күрсәткәч, шуның өстенә байтак танкларын, автомашиналарын, солдатларын кырып ташлагач, алар бернинди югалтулар белән дә исәпләшеп тормыйча, шәһәргә һөҗүмне көчәйттеләр. Айдар елгасының башка урыннарында кичү 117 ләр юк диярлек, ярлары сазлыклы, үтеп китәргә кыен булган йомшак урыннар иде. Егермеләп танк, дүрт самолет һәм бер полкка кадәр пехоталарын югалткач кына немецләр тукталып калдылар. Яшен тизлеге белән Ровенькины алырга дигән уйдан дошман ваз кичәргә мәҗбүр булды. 9 июльдә, кич белән, немецләрнең атакалары тукталды. Тагын да катлаулырак, авыррак хәлләрне вәгъдә итә торган вакытлы тынлык урнашты. Чыннан да, немецләр кичү җиһазларын һәм танкларын Ровеньки- дан төньякка күчерә башладылар. Мәгълүм булганча, анда безнең бер генә сугышчыбыз да, оборонабыз да юк иде. Шулай итеп Ровеньки тирәсендә хәлләр тагын да кыенлашып китте. 7 июльдән бирле армия штабы белән бернинди бәйләнешебез юк. Төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Россош, Кантемировка тирәләрендә каты сугышлар бара. Генерал Василенко белән без дошман тылында бүленеп калган идек. Хәзер без гитлерчыларның алгы сызыкка ашыккан резервлары белән сугыша идек. 8 июльдә төнлә комиссар Молчановны ияртеп Ровенькиның көнчыгыш бистәсенә киттем. Монда без генерал Василенко белән очрашып хәлләребез хакында фикер алыштык. Василенко яшькә дә миннән олырак кеше, дивизия командиры буларак та миңа караганда авыррак, катлаулырак юл үткән. Аның дивизиясенә иң беренчеләрнең берсе итеп гвардияче исемен бирделәр. Ул тәҗрибәле, уйлап эш итүчән һәм әйткән сүзендә нык торучы командир иде. — Нәрсә эшлибез инде? — дип сорадым мин аңардан. — Бәлки чи-* генә башларга кирәктер? — Иртәгә кадәр көтик әле. Аннары күз күрер. Кешеләр бик ардылар, аз булса да хәл җыйсыннар. Боеприпасларны, азык-төлекне тулыландырырга, үлгәннәрне күмәргә, яралыларны алып чыгарга да вакыт бирергә кирәк, — диде ул. Күңелемдәге шикне Василенкога әйттем: — Ул чагында уң флангны капламыйча ярамый. Немецләр таң ату белән төньяктан удар ясарлар. — Акыллы сүз! Син бер полкыңны икенче эшелонга чыгарып, йөз белән төньякка һәм төньяк-көнчыгышка карап оборона ал. Россош — Ровеньки юлын минем артполк каплап торыр, — диде ул минем фикерне хуплап. Шуның өстеиә без Василенко белән, әгәр чигенергә туры килсә ниләр эшләргә кирәклеген уйлап, фикерләребезне беркетеп куйдык: дошман камап ала башласа, безнең дивизиянең икенче эшелондагы полкы һәм Василенконың артполкы каплап тора, калган частьләр Айдар елгасы буйлап көньякка таба чигенәләр. Василенко дивизиясе олы юл буйлап бара да Рыбинцово тирәсендә оборонага туктала, минем дивизия, аның белән параллель диярлек кыр юлыннан барып, Ново-Псков тирәсендә ныгырга тиеш. Димәк, безгә кырык биш километрдан артыграк юл үтәргә кирәк. Төньякка һәм көнчыгышка бара алмыйбыз: анда немецләр. Тагын бер әһәмиятле момент—без барасы юлның уң ягыннан Айдар елгасы ага. һәрбер табигый каршылык файда итә иде безгә, димәк, ул елга да дошман танкларын тотып торачак. Шунда ук разведка группалары оештырдык: автомашиналарга утыртып мин Ново- Псков ягына җибәрдем, Василенко группасы Россошка юнәлде. Василенко дивизиясе белән бергә хәрәкәт итәргә карар кылгач, мин полк командирларын һәм комиссарларын, махсус подразделениеләрнсн командирларын җыеп, аларга үземнең таләпләремне белдердем. Командирлар мине зур игътибар белән тыңладылар. Бурыч һәркемгә дә ачык иде. Хәлнең авырлыгын командирлар, политработниклар гына түгел, барлык сугышчылар да аңлый иде. Дивизия моңа кадәр дә күп мәртәбәләр авыр хәлләргә тап булгалаган иде. Ләкин бүгенге авыр, катлаулы хәлләр алдында элек күргән авырлыклар кечерәеп калды. 118 Чамов полкын алгы сызыктан алып икенче эшелонга күчерүне урынбасарым Карабутка йөкләдем. Штаб начальнигы полковник Полозов һәм аның комиссары тагын күздән югалдылар, икенче көн инде аларны күргәнебез юк иде. Штаб начальнигы вазифасын вакытлыча гына оператив бүлек начальнигына йөкләп торырга булдым. Көндәлек вак-төяк эшләрне тәмамлап, төн урталарында комиссарым Молчанов белән роталарга киттек. Молчанов Петров полкына юнәлде, мин Исаев полкына. Мин барганда Исаев беренче батальонда рота командирлары һәм политруклар белән киңәшмә үткәрә иде. Исаевны шунда калдырып, өченче рота командиры лейтенант Андриановны һәм элемтәче Бахты- баев Айдарканны ияртеп, роталар урнашкан урынга киттем. Авыр бәрелешләрдән соңгы тынлыктан файдаланып сугышчылар ял итәләр. Часовойларның ара-тирә тавыш биреп куюлары гына монда алгы сызык икәнлеген, якында гына дошман барын сиздерә иде. Безнең сөйләшеп килгәнне ишетеп сугышчылар башларын калкыттылар. Рота командиры белән минем килгәнне күреп урыннарыннан ук тордылар. Хәрби уставны монда да саклыйлар. Мин, аларга утырырга рөхсәт итеп, үзем дә алар каршысына барып чүгәләдем. — Кичке ашны ашадыгызмы, егетләр? — дип сорадым. Бер сугышчы борын астыннан гына: — Кичкесе түгел, көндезгесе дә эләкмәде әле. Коры-сары булса да рәхмәт әйтер идең, бүген ул да юк. Корсакта бүреләр улый. Гитлерчыларны тукмыйбыз, тамак хакында уйлаучы гына юк, — дип мыгырданды. Аксыл чәчле икенче бер солдат аңа ялгап: — Старшинаны әйтәм, алгы сызыкка кухняны китерергә йөрәге җитми. Өченче тәүлек инде тәмәке күргән юк, кәгазь бетте, — дип сөйләп китте. — Ул аш-су тирәсендәге кайберәүләрне танклар бәргәндә, бомбалар яуганда бер-ике сәгатькә генә булса да безнең янга җибәрергә иде, — диде ярсып өченче сугышчы. — Патроннар, гранаталар да бетеп килә. Мин полкның штаб начальнигын һәм партбюро секретаре Коноваловны чакырттым. Штаб начальнигыннан: — Бу ни хәл, нигә сугышчыларны ашатмыйсыз? — дип сорадым. Тик алар үзләре дә сугышчыларның нигә ач калуларын белмиләр икән, төпле генә бер сүз дә әйтә алмадылар. Мин тиз генә адъютантым Петровны җибәрдем, ул тыл буенча урынбасарымны дәшеп китерде. Үзем ул арада телефоннан Молчановка шалтыраттым. Ул алгы сызыкта — Исаев полкында иде. Исаев полкында да сугышчыларның хәле нәкъ мондагы кебек икән. Полк командирларының тыл буенча урынбасарларына һәм транспорт взводларының, роталарының командирларына комиссарның бик нык ачуы кабарган иде. — Җыен эшлексез җыелган, барысын да хәзер үк алгы сызыкка җибәрәм, трибуналга озатам, — дип кычкыра иде ул. Тамаклары ач, арган-талган булсалар да солдатлар тик утырмый; лар, окопларын тирәнәйтәләр, коралларын чистарталар, төзәтәләр. Алар яңа бәрелешләргә әзерләнәләр иде. Аягүрә йоклап йөргән тыл работникларына ул төнне шактый нык эләкте. Транспорт взводларыннан өч командирны гади сугышчы итеп алгы сызыкка җибәрдек, күбесенең хәрби дәрәҗәләрен төшердек. Тыл буенча урынбасарыма бик нык кисәттем һәм шелтә белдердем. Турысын әйтергә кирәк, транспорт роталарының, взводларының командирлары гына түгел, аннан югарыраклар да, полкларның, хәтта дивизиянең тыл начальниклары да сугыш тынган вакытларда гына бик юмарт кыланалар иде. Сугыш бәләкәй генә көчәеп китсә, аларны хәтта эзләп табып та булмый, әллә кая тылга ук сызалар. • 119 Төнге икеләргә кадәр мин алгы сызыкта — батареяларда һәм роталарда булдым. Боеприпаслар, азык-төлек һәм кичке ашны китертеп җиткергәч кенә үземнең күзәтү пунктыма кайттым. Кайтсам, күзәтү пунктында йокысыз төннәр .үткәреп йончыган, штабындагы һәм тылындагы җитешсезлекләрдән борчылып ябыгып беткән, черкескага төренгән генерал Василенко утыра. — Армия штабы белән бәйләнешең юкмы? — дип сорады ул. — Сездә ничек, миндә дә шулай, — дип җавап бирдем мин. — Нәрсә эшләргә инде? Безне бөтенләй оныттылар бит. Әллә үзсбезнекеләр дә немецләр кебек безне үлеп беткәнгә саныйлар инде? — диде ул аптырап. — Санасыннар, аңа карап кына үлмәбез әле. Исән икәнлекне дә, сугышуыбызны да күрерләр! Үзебезнекеләр ягына чыга алмасак, партизан булып китәрбез! — Ә кайда яшеренергә? Бөтен тирә-якта тап-такыр кыр. Урман да юк, чокыр-чакырлар да юк. Немецләр безне монда бүрек белән дә бәреп егачаклар, — дип көлемсерәде Василенко һәм адъютантына кычкырды.— Капкаларга берәр нәрсәң бармы? Адъютантлар хәзинәсендә булганы белән тамак ялгап, без ял итәргә яттык. Генерал, буркасына төренеп, печәнгә ятты һәм шунда ук гырылдый да башлады... Мәсьәлә ачык иде инде. Армия штабы Дон аръягына чыккан. Рябы- шев һәм Москаленко армияләренең башка дивизияләре дә я Дон аръягына үтеп киткәннәр, я безнең белән бер үк хәлдә төрлесе-төрле якта сугышып йөриләр булыр. Без хәзер дошманның 6 нчы кыр һәм 4 нче танк армияләренең резервлары белән сугышабыз. Гитлерчыларның алдынгы частьләре исә Дон буена барып чыкканнар иде инде. Көньяктарак Миллеровога таба немецләрнең 1 нче танк армиясенең танк колонналары хәрәкәт итә. Башка частьләрдән 150 километр артта дошман тылында бүленеп калуыбызны без соңыннан гына белдек... 10 июльдә, иртәнге сәгать 8 дә, немец бомбардировщиклары килеп безнең икенче эшелонны бомбага тоттылар. Сәгать ярымнан немецләрнең алдагы частьләре Ровенькидан төньяктарак Айдар елгасын кичеп чыктылар. Үзләренең уң флангларын 30 танк һәм бронетранспортерлар- га төялгән күп санлы пехота белән каплап, алар төньяк-көнчыгышка Россош юнәлешенә таба юл алдылар. Башта немецләр безгә игътибар итмәгән кебек кыландылар. Әмма елга аша төп көчләре кичеп чыккач, алар олы юл буйлап сигез километрлар чамасы көнчыгышка үттеләр дә, унбишләп танкларын, мотоциклчылар колоннасын һәм пехота төялгән утызлап автомашиналарын безнең тылга атака ясарга бордылар. Егерме минутлык авиация һөҗүменнән соң, төньяктан флангка һәм көнчыгыштан безнең тылга удар ясап, гитлерчылар атака башлап җибәрделәр. Ярым камалышта калып, без кичке дүртләргә кадәр сугыштык. Гитлерчыларның барлык атакаларын кире кактык. Гитлерчыларга бу юлы да сугыш кырында унөч җимерек танк, күп кенә мәетләр калдырып чигенергә туры килде. Немецләрне чигендерсәк тә безнең хәл дә мактанырлык түгел иде: немец бомбардировщиклары һәм штурмовиклары безнең бик күп кешеләрне кырдылар. Боеприпасларның яртыдан артыгы тотылган иде инде. Азык-төлек кытлыгы да нык сиздерә башлады. Дивизия тыллары армия базасыннан күптән инде бернәрсә дә ала алмыйлар. Базаларның кайда икәнлеген дә белмәгәндә алардан ярдәм көтәргә дә өмет юк. Дивизиянең медсанбатлары яралылар белән шыгрым тулды. Дивизия тыллары һәм медсанбатлар безнең өчен авыр йөк кенә була баралар, комачаулыйлар иде. Менә шушы хәлләр безне бик нык уйланырга мәҗбүр итә иде. Мин комиссарга: 120 — Дивизиянең тылларын, медсанбатны, штабның икенче эшелонын Дон аръягына озатабызмы әллә? Югыйсә соңга калуыбыз ихтимал, — дидем. — Мин каршы килмим, — диде комиссар. — Немец аларны һәлак итеп бетергәнче озатып калырга кирәк шул. Дивизиянең тыл начальнигын күзәтү пунктына чакырып приказ бирдем: — Бар булган боеприпасларны, азык-төлекне һәм майлау материалларын полкларга бүлеп бирегез. Барлык полклардагы санбатлардан яралыларны, штабның икенче эшелонын һәм барлык тыл оешмаларын үз җитәкчелегегездә Дон аръягына алып чыгыгыз. Анда Логовскиҗ Иловлпнская тирәсендә туктарсыз. Комиссар да аңа приказ тапшырды: — Полозовны, Попеляевны һәм Носковны хәзер үк күзәтү пунктына чакырыгыз! Әмма чакырылганнарның берсе дә күзәтү пунктына килмәде. Ал арның тыл частьләрен, шуның өстенә дивизиянең зенит дивизионын алып, штабның икенче эшелоны белән бергә Дон аръягына китеп барулары соңыннан гына мәгълүм булды. — Ах, нинди юньсезләр!—диде ачуын тыя -алмаган комиссар. Минем дә ачуым ташый башлаган иде. Иң авыр, иң кыен вакытта дивизияне ташлап кит, җитмәсә, дошман самолетлары өзлексез һөҗүм иткәндә, зенит дивизионын үзең белән ал, моннан да ары хыянәтнең булуы мөмкин түгел иде! Кичә киткән разведка группалары әйләнеп кайтты. Василенко белән безнең шөбһәләр расланды. Төньяк-көнбатышта Россош, көнчыгышта Кантемировка немецләр кулында булып чыкты. Чигенү өчен безнең дивизияләрнең юллары бикләнгән иде. Бердәнбер чигенү юлы булып Ново- Псков, Беловодскига китү юлы гына калган иде. Анда ни барын да без тәгаен белми идек. Чамов полкы һәм Василенконың бер батальоны каплап торды, 9 июльдә, кичке сәгать сигездә, без Ровеиькины калдырып чыктык. % Ровенькидан Донга кадәр без үткән юл —дивизия өчен иң авыр сынау чоры иде дисәм дә -ялгыш булмас. Без армия штабы белән дә, башка дивизияләр белән дә бәйләнешне тәмам югалткан идек. Бәлки армия штабларыннан берәрсе безнең белән бәйләнешкә керергә тырышып та карагандыр, әмма без аларның радиосигналларын кабул итә алмый идек. Элемтә батальоны сугышчыларының күбесе һәлак булганга, безнең элемтә бөтенләй йомшап калган иде. Дивизиянең элемтә начальнигы (фамилиясе хәтеремдә калмаган) аппаратлар һәм радиосигналлар белән хәбәрсез югалган иде. Элемтә булмагач тирә-ягыбыздагы чын хәлне белә алмый идек. Азык-төлек табу гаять кыенлашты. Булган запасны да ашап бетердек. Боеприпаслар да такы-токы гына калды. Арт- тягачларга һәм автотранспортка -ягулык бетте дияргә ярый. Яралыларның саны көн саен арта тора, полкларның санитар роталары аларны карап та, тәрбияләп тә өлгерә алмый. Шуның өстенә бәйләү материаллары, дарулар җитми башлады. Юлларны ерып үтеп чыгарлык түгел,, качаклар тулган. Ул көннәрдә бар да чигенәләр, бар да буталган иде: колхозчылар, совхоз эшчеләре, шәһәр кешеләре, гаскәриләр кая барып сугылырга белмичә, юлларны тутырып баралар да баралар. Чигенүчеләр арасына көтүе-көтүе белән терлек-туар китереп кертәләр. Бар да бутала, ызгышкычкырыш. Полклар шул ерып чыккысыз юлларда туктарга, кемнәрнедер үткәреп җибәрергә, көтеп торырга мәҗбүр булалар. Көннәр гаҗәеп эссе: төш вакытларында һаваның кызулыгы 35—37 градуска җитә. Уннарча километрларга сузылып чигенүче колонналар өс 121 теннән кара тузан болыты күтәрелә. Тузан болыты дошман самолетлары өчен иң әйбәт мишень инде ул! Алар килеп тә җитәләр һәм болай да буталган, чуалган колонналар өстенә бомбалар ташлыйлар. Гаскәрме, гади халыкмы, яралылармы, сыер көтүеме — гитлерчылар өчен барыбер! Очып барган уңайга пулеметлардан атып җир өстен тарап баралар. Алдан планлаштырып куелган урынга килеп җитеп, оборонага урнашырга дип кенә торганда, Василенко дивизиясенә флангтан немец танклары һөҗүм иткән. Башка юлдан чигенеп барганга без алардан ун километр ераклыкта идек. Шуңа күрә Василенкога ярдәмгә килә алмадык. Нәтиҗәдә без барып урнашырга тиешле Ново-Псков, Рыбинцово тирәләрен немецләр басып алды. Гитлерчыларның 1 нче һәм 4 нче танк армияләре Старобельск — Чертково, Старобельск — Миллерово, Бело- луцк — Кантемировка трактлары буйлап Җуравкага баралар иде. Шушы күп санлы танкларга каршы сугышларда йончыган, зур югалтуларга дучар булган дивизиябез бернәрсә дә эшли алмый иде. һәм мин дивизияне олы юллардан читкәрәк чыгарып, кырлар, сукмаклар аша Ново-Россошка алып киттем. Ново-Россош Ново-Псковтан унбиш километрга көньяктарак урнашкан. Шунда бару юлында без Василенко дивизиясе белән булган элемтәбезне дә югалттык һәм күпме генә тырышсак та яңадан багланышка кереп булмады. Инде башка кешеләр булдыра алмас, Карабут барсын дип, урынбасарымны җибәреп карадым... Ка- рабут безнең янга борылып кайтмады, һәм без аны яңадан күрмәдек тә... 11 июль кичендә арып-талып Ново-Россошның төньягына килеп җиттек һәм ялга туктадык. Ләкин ял итәргә туры килмәде. Безнең килүне сизенгән гитлерчылар, авылдан чыгып, безгә һөҗүм итә башладылар. Арыган булсалар да безнең солдатлар ярсып,'тешләрен кысып сугыштылар, гитлерчыларның җиде танкысын, ике бронемашинасын җимереп ташладылар. Майор Борисов җитәкчелек иткән артиллеристлар полкы аерата осталык һәм батырлык күрсәтте. Исаев һәм Петров полклары авылдан бик гаярьләнеп чыккан гитлерчыларны ут белән көйдереп өннәренә кире кудылар. Фашистлар ташлап качкан кораллар һәм боепри- паслар безгә бик ярап куйды, үзебезнең запасыбызны күбәйтә төштек. Шоферлар авылга кереп дошманның җиде автомашинага төяп куйган азыктөлеген алып кайттылар... 15 июльдә немецләр, Богучарны, Миллеровоны алып, Дон ярларына чыктылар. Ново-Россоштан һәм Чертковтаи төньяктарак һәм төньяккөнбатышта булган бөтен торак пунктларын немецләр басып алган иде. 12 сеннән 15 июльгә кадәр без, бер генә авылга да кермичә, олы юлларны читләтеп үтеп, көньяк-көнчыгышка таба чигендек һәм 15 июльдә, кич белән, Миллерово шәһәренә барып җиттек. Шәһәр, вокзал, андагы корылмалар һәм эшелоннар дөрләп янып утыра иде. Дивизияне шәһәрнең төньяк-көнбатышында калдырып, бер группа разведчиклар алып, без, Молчанов белән, шәһәргә кердек. Урамнарда бер генә җан әсәре дә калмаган. Кая гына карама — талау һәм җимерү эзләре күренеп тора. Урам тулы үтерелгән, газапланган кеше гәүдәләре. Өйләр һәм магазиннар таланган. Шәһәр аркылы бездән алда гына гитлерчылар танк армиясенең төп көчләре үтеп киткән икән. Алар шәһәрне яндырганнар, талаганнар, кешеләрне асканнар-кискәннәр... Безнең артиллеристлар вокзал яныннан ике төзек трактор табып алганнар, каяндыр ягулык юнәтеп, автомашиналарын заправить иткәннәр. Моңарчы без немецләр үткән җирләрдән, аларның тыллары артыннан чигенеп килгән оулсак, хәзер дошман армиясенең төп көчләре тупланган урынга оарып кердек. Гитлерчылар моннан Дон елгасын кичәргә әзерләнәләр иде. Кайсы гына авылга кагылма, анда немецләр. Пехота гына түгел, танклар, мотопехота, штаблар, тыллар. Юллар тутырып дошман солдатлары оара. Алар үз-үзләренә шулкадәр ышанып баралар, юлларны тикшереп тә тормыйлар, разведка да җибәрмиләр. Юлсыз җирләрдән чигенүче совет гаскәрләренең кечкенә төркемнәрен очратканда 122 күрмәмешкә салышып кына узалар. «Барыгыз, бар, янәсе! Кая барсагыз да юлыгыз бикләнгән, кая бара алырсыз икән!» Зуррак һәм оешканрак төркемнәр, частьләр очраганда, әгәр частьләр олауларга, машиналарга төялеп, артиллерия тагып барсалар, аларны камап, юк итәләр, яки әсир алалар иде. Шуңа күрә без көндезләрен беркая да бара алмый башладык. Без хәзер төнлә генә, анда да юлсыз җирләрдән, торак пунктларын читләтеп кенә барабыз. Көн яктыра башлау белән үлән, иген араларына, чокырларга кереп яшеренәбез. Гитлерчылар безне күрмиләр, ә без аларның кая, ничек баруларын бик нык күзәтәбез. Алар елга, күл буйларына туктап ял итәләр, су коеналар, танкларын, машиналарын юалар. Немецләр монда үзләрен чын хуҗалар итеп сизәләр, ә без алардан -ике йөз метр ераклыкта гына, бер кружка суга тилмереп, кояшта көеп, янып ятабыз. Төнлә әзерләгән су запасыбыз эссе көннәрдә яралыларга һәм авыруларга чак-чак кына җитә, башкаларга көненә берәр кружкадан арттыра алмый идек. Миллерово тирәсенә кич белән килеп туктаган идек. Бу юлы без төнне шунда үткәрергә булдык. Көндез бу тирәләрдә күренергә һич тә ярамый иде. Шул төнне рация белән Василенко дивизиясен тагын чакырып карадык. Әмма алар безне ишетмәделәр, без аларның полкларының кайдалыгын һаман белә алмадык. 16 июльдә, разведка җибәреп һәм саклык чараларын оештырып, Миллероводан кырык километр ераклыктагы Позднеевка һәм Романовка тирәсенә юнәлдек. Ун километрлар чамасы үткәч, исемсез бер инеш ярына барып чыктык. Шул инеш буенда Криворожье авылыннан төнь- яктарак, дивизия качаклар, чигенүче аерым гаскәри төркемнәр, автомашиналар, олаулар арасына тагын барып керде. Арада яралылар төялгән бик күп госпиталь машиналары, дивизия һәм полк складлары, пекарнялар һәм эвакуацияләнүче оешмалар бар иде. Шунда ук сыер көтүен инеш аркылы аръякка куалар иде. Бар да көнчыгыш ярга ашыгалар. Әмма инеш аркылы салынган бердәнбер күпер һәм балчык дамба шартлатылган иде. Машиналар һәм олаулар инешне ерып кына чыкмакчы булалар, уртага -килеп керүгә сазлы, быкырдык инеш төбендә бата башлыйлар, алга бара да, кире дә чыга алмыйлар. Чөнки бу як ярдан икенче олаулар, машиналар аларны кысрыклый иде. Бездән элегрәк үтеп киткән частьләрнең берсе, немецләрнең эзәрлекләвеннән котылу өчен, барлык күперләрне шартлаткан иде. Ниндидер бер хәсрәт начальник үз подразделениесе хакында гына, үзе хакында гына уйлаган, күрәсең. Үз башын коткарам дип ул бу якта калган меңнәрчә сугышчылар хакында да, кешеләр хакында да уйлап карамаган. /Менә шушы исеме дә булмаган кечкенә инеш аркылы салынган күпер юклыктан безнең йөзләрчә совет кешеләре һәлак булыр, әллә никадәр техника юкка чыгар дип уйларга башы җитмәгән иде шул ул тинтәкнең... Безнең сугышчыларның чигенүе дәвам итәр, камалышта калган частьләр дә көнчыгышка омтылырлар дип күңеленә килмәгән иде ул хәсрәт на - чальникның... Машиналар, олаулар, солдатлар һаман килә, өстәлә тордылар. Инеш ярлары тәмам быкырдыкка әйләнде. Инеш ярындагы хәрәкәтне, анда тупланган халыкны немецләр дә бик тиз абайлап алдылар. Иртәнге сәгать унда Миллерово ягыннан кара болыт булып немец бомбардировщиклары килеп чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, алар шулкадәр күп иде, сугыш башланганнан бирле дошман самолетларының шулай тупланганын очратканым юк иде әле. Алар җирне, һаваны тетрәтеп улап, йөрәкләргә шом салып эшелон-эшелон булып көнчыгышка очалар. Менә арадан бер эшелон — утызга якын бом* бардировщик аерылып безнең якка борылды... 123 Бомбардировка соңында булган хәлләрне язарга кулым бармый, дөресрәге авыр аны язу, бик авыр. Төрле зурлыктагы бомбаларын ташлап, бернинди каршылык күрмичә, дошман са-молетлары елганың ике ягын да пулеметлардан тарап йөрделәр... Бер начальникның дөрес булмаган боерыгы белән нәни генә агач күпер ватылу аркасында, әнә шул исемсез инеш ярларында уннарча үлгән һәм йөзләрчә яраланган совет кешеләре калды. Безгә кадәр бу турыга бер генә немец тә килмәгән, бу күпер аша бер генә танк та үтмәгән иде. Чөнки күпер олы юллардан читтә булып, аны моңарчы игътибарга да алмаганнар иде. Шул күперне дә җимереп китүләре бигрәк тә аяныч иде... « * Миллероводан көньяктарак Верхне-Тарасовка тирәләрендә каты сугышлар бара. Ворошиловградка таба һәм аннан көньяктарак чигенеп баручы безнең частьләр немецләрнең 1 нче танк армиясе белән очрашканнар ахры. Бу хәлдә көньяк-көнчыгышка таба чигенеп баруның мәгънәсе юк иде. Үз частьләреннән аерылып калган йөзләрчә солдатларны, Т-34 тибындагы ике танкны, ике «Катюша»ны беркадәр снарядлары белән дивизия составына кушып, инештәге кичүне калдырдык та төньяк- көнчыгышка — Позднеевка, Романовкага таба кузгалдык. Позднеевкага җитәрәк М. Беленское, Ивановка авыллары янында безнең разведка дошманның мотопехотасы өстенә барып чыкты. Позднеевкага да немецләр кергән булган икән. Ул арада булмады, дошманның бер полк мотопехотасы 15 танк ярдәмендә безне төньяктан, Ольховый Рог ягыннан урап та алды. Бронемашиналар белән көчәйтелгән бер батальон мотопехота исә, Ольховая елгасы буйлап, безнең уң флангка үтеп керде. Тиз вакыт эчендә дивизияне бөтен яктан да дошман танклары һәм мотопехота чолгап алды. Әйләнмә оборонага күчүдән башка чара калмады. Полк командирлары ярдәмендә уңайлы гына позицияләрдә урнаштык. Уң флангыбызны Ольховая елгасы каплап торуы да безнең файдага иде. 16 июльдә немецләр көне буе безгә атып тордылар, алты мәртәбә атакага күтәрелделәр. «Гомерегезне саклап калабыз, бирелегез» дип кычкырдылар. Әмма безнең полклар ут телендә генә сөйләшә беләләр иде, 'без иемецләрнең атакаларын кире кактык. Караңгы төшкәч немецләр хәлдән таеп, һөҗүм ясаудан туктап калдылар. Ләкин безнең тирәдән китмәделәр. Таң атуга яңа атакаларны көтәргә кирәк иде. Болытсыз, тын төн җитте. Молчанов белән тиз генә ашап алдык та батальоннарга киттек. Көне буе дошманга ирек бирмәү, шуның өстенә аз-маз ял итеп алу мөмкинлеге сугышчыларның рухын күтәргән иде. Алар көндезге утлы өермәләрдән соң рәхәтләнеп, күкрәк киереп саф һава сулыйлар, өс-башларын чистарталар, коралларын, боеприпасларын иртәгәге сугышларга әзерлиләр иде. Шунда ук яткан беренче ярдәмне алган яралы иптәшләрен ашыга-ашыга медпунктларга ташыйлар. Бар булган азык^запасларын, коры-сарыны иптәшләре белән бүлешеп ашыйлар. Мондый хәлдә кухняларның килә алмаячагын, кайнар ашның бул- маслыгын алар беләләр һәм артык борчылмыйлар да иде шикелле. Без командирларга, политработникларга һәм сугышчыларга төн үткәнче оборонаны ныгытырга кирәклеген, дошманның һәрбер мәкеренә әзер торырга^ һәм гитлерчыларның атакаларын кире кайтарырга бурычлы икәнлегебезне аңлатып йөрдек. Дивизия күзәтү пунктыннан полк командирлары белән элемтә җайга салынды. Мин һәрбер полктан берәр батальон алып, ОИПТД батареяларын, бар булган танкларны, «Катюша»ларны караңгылыктан файдаланып күзәтү пунктыннан көньяккарак үзәнлеккә резервка чыгарырга һәм маскировать итеп куярга дигән карарга килдем. Ул батальоннарны алгы сызыктан -күчергәч, оборона линиясен өр-яңадан карап чыгарга, аны кайбер урыннарда нык кына кыскартырга туры килде. Кыска гына бер төн эчендә шактый эш эшләдек. Шуннан соң гына күзәтү пунктына әйләнеп -кайттык. Без кайтканда саперлар зур чокырлар казып, аларны дошман күзенә күренмәслек итеп маскировать итәләр иде. Молчанов белән болай арганыбыз юк иде әле. Тәмам хәлдән тайдык. Көнетөне дәвам иткән рухи киеренкелек ардырды, йокыга бирешмәскә тырышсак та, күзләр үзләреннән үзләре йомылалар. Шундый арыган вакытларда контузия дә үзен нык сиздерә, башым сызлый, күз алдымда әллә нинди кара түгәрәкләр сикерешә башлый. Иң әшәкесе — сул колагым соңгы көннәрдә начар ишетә башлаган иде. Берәр сәгать йоклап алырга уйлап, комиссар белән күзәтү пунктына кереп яттык. Ятабыз. Ләкин йоклап булмый. —Ничек уйлыйсың, немецләр төнлә китеп бармаслармы? — дип сорады комиссар. —Юк, китмәсләр, — мин әйтәм. — Алар көне буе сугышып алҗыдылар. бик күп кешеләрен югалттылар. Шуңа күрә генә һөҗүмне туктаттылар. Үзең беләсең, немецләр төнге сугышларны яратмыйлар бит. Бомбардировщиклары килеп безне «эшкәрткәнне» көтәләр. Төн үткәнче ярдәм дә чакыртырлар һәм иртә таңнан һөҗүмне көтәргә кирәк. — Бәлки иртә белән дошман боҗрасын өзәргә тырышып карарбыз? — дип сорый комиссар... Бүген немецләр, башлыча, көнбатыштан Чамов полкы ягыннан һөҗүм иттеләр. Ал арның барлык атакаларын артиллерия һәм пулеметлар уты белән кире кактык. Немецләрнең көче әллә никадәр зур түгел: утыз танк белән бер полк кына иде. Әгәр иртәгә немецләргә ярдәм килеп өл- гермәсә, монда булган көчләре белән генә алар безне җиңә алмаячаклар. Аларга ул ярдәмнең килмәү ихтималы да бар. Немецләрнең әллә кая үтеп киткән төп көчләре безне кыйнау өчен генә борылып торырлар микән? Ольховая елгасы ярларын ныграк тикшерәсебез калган. Бәлки кичү урыннары бардыр? Өзәргә булгач, өзәргә! Тик нык уйлап, акыл белән әзерләнергә кирәк. Шуларны күңелемнән үткәргәч кенә мин комиссарга җавап бирдем: — Көтик әле. Өзү планын әзерлик, кайсы якка өзү шәбрәк булыр, аны ачыклыйк. Ольховаяны ныклап күзәтик. Аз булса да боеприпаслар бар бит әле, югалтуларыбыз да күп түгел. Тагын бер тәүлек түзеп карыйк. — Әгәр немецләр үтеп кереп безне аерым-аерым кыра башласалар? Ул чагында нишләрбез? Бу шик минем башыма да килгән иде. Мин генә түгел, барлык командирлар да, солдатлар да бу хакта уйлыйлар иде. Немецләр: «Барыбер тар-мар итәбез, пленга бирелегез», дип кычкыралар иде. Ләкин илен сатарга кем риза булсын? Аларга ярдәм килсә дә соңгы патронга чаклы сугышачакбыз! Безгә чигенергә урын юк инде... — Оборонаны нык тотарга кирәк. Гитлерчылар бер генә урыннан да аны өзә алмасыннар. Соңгы кешегә хәтле, соңгы патронны атканчы сугышачакбыз. Соңгы патроннарны үзебезгә калдырырбыз, — дидем мин. — Әйе, — диде комиссар уйланып.— Иртәнгә кадәр полкларның оборонасын тагын бер кат күздән кичергәндә начар булмас иде. Дошман үтәрлек урын калмасын. Мин комиссарның тәкъдимен хупладым: — Берәр сәгать ял итик тә, батальоннарга кузгалырбыз. Арганлык үзенекен итте. Күзәтү пунктындагы дежур офицерга уятырга кушып, күзебезне йомдык.

(Дәвамы бар.)