Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ ҖЫЕНТЫГЫ

V IX йөзнең беренче яртысында ^Габделҗәббар Кандалый дигән татар шагыйре яшәгән. Ул хисләренең муллыгы, теленең нәфислеге белән бүгенге укучыларны да сокландырырлык шигырьләр язган. Соңгы елларга кадәр без Г. Кандалый турында әнә шуларны гына диярлек белә идек. Ә әдәбият галимнәре, тарихчылар исә Габделҗәббар Кандалыйның гүзәл поэзиясе белән күптәннән кызыксына килгәннәр. Кандалый турында төрле чыганаклардан безгә шушы мәгълүматлар ачык билгеле: Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый (1797—1860) мәдрәсәләрдә чакта ук көчле рухы, сыешмас характеры һәм уй-тойгыларын шигъри сөйләмгә салып бирүгә һәвәс булуы белән танылып өлгергән. Тынгы белмәс һәм ташып торган ихтыяр көченә бик үк туры килми торган руханилык эшенә бәйләнгәч тә Кандалый тиз әсәрләнүчән йөрәгенең ялкынын баса алмаган: вакыт-вакыт авылындагы һәм тирәюньдәге чибәр кызларга үзенең яшерен хисләрен уртаклашкан — үзе әйтмешли, «эчне өзәрлек гыйшык бәетләре» һәм шулардай төзелгән мәхәббәт дәфтәрләре юллап торган. Безгә әнә шул шигырьләр «Сәхипҗәмал», «Фәрхи- сөрур», «Бәдыйга һәм Бәгыйдә», «Фатыйма» һ. б. шигырь төркемнәре (әдәбият тарихчысы, филология фәннәре докторы М. Гайнуллин аларны поэмалар итеп карый) рәвешендә мәгълүм. Аның шулай ук үзе яшәгән тормышның караңгы якларын фаш иткән шигырьләре булуы турында да кайбер фактлар билгеле иде. Кандалыйның ул шигырьләре, үз дәверендә күңелдән күңелгә үтеп, кулдан кулга күчерелеп, халыкта киң таралган булырга кирәк. Аның шигырьләре, «Мелла Г. Кандалый иншасы» дип анык күрсәтелгән хәлдә, иң беренче тапкыр 1887 елда Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән «Фәвакиһел-җөләсаэ» китабында басылган. Бу текст Кандалый иҗаты буенча тикшеренүчеләргә бердәнбер һәм төп чыганак булып килде һәм хәзер дә шулай булып кала әле. Кандалыйның тормыш юлына караган мәгълүматларны киңәйтү һәм билгесез шигырьләрен эзләү юнәлешендә 1920 елның азакларында шактый эш башкарыла. Шушы елларда Гыйльми Үзәк шагыйрьнең җыентыгын төзү эшенә керешә. Ләкин бу эш тормышка ашмый кала. Г. Кандалый шигырьләренең әдәбият тарихчысы Б. Яфаров тарафыннан 1940 елның башларында төзелгән җыентыгы да дөнья күрә алмый кала. Соңгы ике-өч ел эчендә Кандалый иҗаты буенча эзләнүләр тагын да җанланып китте һәм күңелле нәтиҗәләрен дә бирде. Моңарчы Г. Кандалый шигырьләренең кулъязма күчермәләре билгеле түгел иде, ниһаять, берәүсе табылды *. Бу дәф1 Карагыз: «Совет әдәбияты» журналы, 1960, 5 сан. ю. „с. Ә.“№3. 113 тәрдәге шигырьләр һәм Кандалыйның якташларының мәгълүматлары тагын бер хәлне ачыкларга мөмкинлек бирделәр: Каюм Насыйрига кадәр үк, имзасы күрсәтелмәгән хәлдә, Кандалыйның кайбер шигырьләре С. Күкләшевнең «Диване хикаяте татар» (1859), «Рус география җәмгыятенең Оренбург шәгъбәсе язмалары, 1 чыгарылыш» (1870), «Мәгъ- шукнамә» (1880) 1 кебек җыентыкларда да басылган икән. Кулыбыздагы китап, димәк, Кандалый шигырьләренең аерым җыентык итеп чыгарылган беренче басмасы булып тора9 10. Җыентыкны төзүчеләр югарыда әйтелеп үтелгән бөтен материалларны исәпкә алганнар, текстка нигез итеп файдаланганнар һәм укучыга уңайлы, аңлаешлы рәвештә җиткерергә тырышканнар. Тупланган шигырьләрнең бер өлешен, гәрчә болар эчтәлек һәм стиль ягыннан Кандалый шигырьләренә бик якын торсалар да, хәзергә әле аларны, аңа беркетерлек анык дәлилләр булмаганлыктан, «Г. Кандалыйныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән аерым бүлек итеп урнаштырганнар (173—180 битләр). Төзүчеләр, шигырьләрнең эчтәлек һәм стиль якларын исәпкә алып, кисәкләргә бүлгәннәр, исем биргәннәр — бу нәрсә шигырьләрне аңлауны җиңеләйтә. Җыентыктагы шигырьләрдән фикере һәм аны сүзләрдә, шигырьдә бирү алымы үзенчәлекле булган һәм безнең төшенчәбездә бары аңарда— Кандалыйда гына булган шигърият дөньясы ачыла. Бу— «Сәхипҗә- мал», «Фәрхисөрур» кебек шигырьләрен үз тавышы, яңгырашы белән күңелгә ирештерүче җанлы Габделҗәббар. Аның күзе авылның конкрет бер шәхесенә — Сәхипҗамал исемле кызга төшкән. Матурлыкны сүз белән әйтеп бирүдә, тасвирлауда ул оста сурәтләр таба. Кыз аның өчен гадәти соклану объекты гына түгел, ул аны үзенә каратырга, үзенеке итәргә тели. Бу ният аны тар хиссият кысаларыннан җәмгыятьнең киң тормышына алып чыга, яшәмәктәге тормышның реаль картинасына карашын юнәлтә. Кандалый үзенең рухи халәтен төрле мизгелләрендә тасвирлауның чын 9 Кандалый җыентыгында бу китапның чыгу датасы «1881 ел» дип күрсәтелгән (8 бит). Университетның фәнни китапханәсендә аның 1880 елгы басмасы да бар. 10 Г. Кандалы й, Шигырьләр, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел. Төзүчеләре X. Госман һәм Җ. Алмаз, редакторы А. Гумеров. остасы — ул әле талгын гына матур кызны беренче күргәндә алган тәэсирләрен сурәтли, әле кабынган хисләрнең, сагышның моңлы көен сызып ала, әле күрешергә ашкыну, түземе бетү хәлен өздерә, әле сөйгәненең кыланышларын күңелендә ■ тергезә, әле төштә кавышуларны тасвирлап китә, әле гыйшык чабының — «яман атының» — илләргә таралуын сөйләп китә, әле аның хисләрен уртаклашмас кызның соңыннан аңа карамавына үкенүен чагылдыра, яки, хәтта, аның әнкәсеннән муллага бирүен теләп инәлүен тезеп китә. Вакыт-вакыт каргышлы тон да ишетелеп куя, бик сирәк кенә булса да, хисләрен яшерен тоткан хәлдә, коры акыл белән генә үгет-нәсихәт биреп куйган чаклары да була. Гомумән, «Сәхипҗәмал», «Фәрхисөрур» кебек шигырьләрдән Кандалыйның әйтергә теләгән фикерне, куйган ниятне шигъри сүзләрдә җиткерү осталыгына ия булуы, чын шагыйрь икәнлеге күренә. Хәтта ул үзе үк осталыгын СИЗӘ: Хатымга итмәгел тәгъна, Укы бнк сагына-сагына, Ачылыр сер белән мәгънә, Булыр язган кеби ташка. һәм күңелгә һичнинди рәхәтлек китерми торган «суык сүз»гә каршы чыга: Суык сүз җангадыр агу, Түгел бу файдасыз ләгу, Елан кебн йөрәк чагу Бнк ошамас, и җанкәй лә. Кандалыйның образлы фикер йөртү сәләте көчле, теле гаять бай. Аңарда, электән үк килә торган әдәби тел элементлары белән бергә, моңарчы иҗатчыларга бөтен хәзинәләрен ачарга өлгермәгән татар халкының җанлы сөйләм теле, бөтен көч-куәте белән, язмага ыргыла. Бу ягы белән ул татар әдәби телен яңа 146 нигезгә утыртуга башлангыч эшләрне кузгатып җибәргән шагыйрь. Бу тел — халыкның мәкальләре, хикмәтле сүзләр һәм әйләнмәләреннән тукылган бик тә образлы тел. Аңардагы «сырт каешын телеп алу», «камчы җүрмәсе ашату» (сугу, кыйнау), «сагыш киләбе сару», күңелнең «сары май тик эрү» һ. б. ш. мәгънәле тел бизәкләре шигырьнең тәэсир итү көчен арттыра. Халыкчан сүзләрдән төзелгән җөмләләр һәм аның күп төрле формалары, кичерешле монологлар шигырьнең чын татарча аһәңле яңгырашын ишеттергәнсыман була. Әмма җанлы сөйләмгә хас эшләнмәгәнлек, «чилек», хәтта вакытывакыты белән тупаслык та үзен сиздерми түгел. Әдәби телдә урын ала алмаслык, кирәксездән, бары шигырьнең форма җае — рифма таләпләре белән генә килеп кергән рус сүзләре (тутка, душа, мальчик. жар, горе, дура, чудо, так Һ. б.), кайберләрендә гарәп-фарсы сүзләренең бераз чамасы артып китү (мәсәлән, «Я кошсың яки айсың») кебек фактлар шигырьнең нәфислеген бераз бозса да, болар гына Канда- лый теленең төп агышын каплый алмыйлар. Ул халык теле хәзинәләренең иң тирәндә яткан катлауларын өскә, яктыга чыгаручы, кирәкле сурәт ясау өчен аны кабат тергезүче буларак безнең күңелдә кала. Бу — аның үз заманында һәм безнең чорда да популяр булуына сәбәпче булган төп факторларның берсе. Җыентыкның ахырында нигездә соңгы вакытларда табылган яки Кандалыйныкы итеп карала башлаган шигырьләр бирелгән. Безнеңчә, «Сәхипҗәмал», «Фәрхисөрур», «Бәдыйга һәм Бәгыйдә» кебек шигырьләрне, иң билгеле һәм Канда- лый өчен иң характерлы булуларын искә алып, җыентыкның башында бирергә дә мөмкин булыр иде. Җыентыкның бу баштагы өлешендәге шигырьләр Кандалый иҗаты турындагы төшенчәләрне тагын да киңәйтәләр. Шул ук гыйшкый эчтәлектәге шигырьләрнең матур гына үрнәкләре күренә («Шәфгый», «Гөлстанга», «Әминәгә», «Камиләгә»). Шул ук темага багышланган «Бе- лалмадым», «Җаным корбаның улсын», «Бер нәзарда», «Сән һәм бән», «Сәламнамә» шигырьләре дә бик образлы булулары белән әсир итәләр. Бу өлештәге шигырьләрдә Кандалыйның тематика киңлеге, сурәтләү чараларының төрлелеге күренә. Менә «Җен, Иблистән дә битәрмен» шигыре — ихтыяр көче ташып торган егетнең үзен ятсынган тирәлеккә соңгы катгый монологы. Ә «Иөрепмез гафләтә һәр ан» шигыре исә мәдрәсә шартларында белем бирелмәүне, яшьләрнең надан калуга дучар ителүен тасвирлый. «Мулла белән абыстай» шигыре хезмәт ияләре җилкәсендә кәеф-сафа сөрүче соры корт муллаларны фаш итә. «Кара кол тик» шигыре баяр коллыгындагы мужик кызының — Җәмиләнең газаплы тормышын бик җанлы итеп гәүдәләндерә. Кандалыйның олыгайгач, солдаттагы улына язган шигъри хатлары да гаять оста язылган, атаның чит җирдәге баласын сагынуы үзәк өзгеч итеп тасвирланган («Газиз балам», «Бу хәсрәтләр бетәр микән»). Җыентыктагы шигырьләрдән Кандалыйның кыска-кыска гына, әмма бик тапкыр шигъри парчалары да булуы («Вакыт һәм якут», «Кайгыга дәва», «Белсә һәм белмәсә», «Аерма» һ. б.) күренә. Җыентыкны төзүчеләр зур текстологик эш бацакарып чыкканнар. Текстлар тәнкыйть белән күздән кичерелгән һәм аеруча «Фәвакиһелҗөләсаэ»дәге кайбер төгәлсезлекләр, бигрәк тә хәреф хаталары бетерелгән, аңлаешсыз урыннары аныкланган. Татарның элеккеге язуында — иске әлифтә язылган текстны хәзергегә күчергәндә текстның бөтен якларын (мәгънәсен, шул заманча әйтелешен) исәпкә алырга тырышалар һәм шуңа күрә шигырьнең оригиналдагы әһәңле яңгырашы хәзерге көн укучысына ирешә. Бөтен текстның мәгънә ягына игътибар биреп укылышның (хәзергегә күчерүнең) менә бер мисалы: Төшемдә Парау илендә Ки сәйран иттем оҗмахта, Барып анда сәнец илә, Ки сәйран иттем о ч м а к т а. Мондагы рифмадаш сүзләр «оҗмахочмак» «Фәвакиһел-җөлә- 147 саэ»дә (578 бит) бер үк төсле язылган. Монда, алдагы строфаларда җилгә утырып оҗмахка очып бару турында сүз баруын искә алганда, төзүчеләрнең икенче рифмадаш сүзне «очмакта» рәвешендә алулары игътибарга лаеклы. Әмма, мондый зур эшләрне башкарганда, кызганычка каршы, кайбер төгәлсезлекләр дә җибәрелгән. Тексттагы кайбер ялгышларны күрсәтеп үтик: Китәлмәс, никадәр сузсаң «Мәңа кил», ди-ди, кул гына. (110 бит), «Фәвакиһел-җөләсаэ»дә (573 бит) монда «йитә алмас» сүзе килә һәм ул, һичшиксез, дөрес булырга тиеш. Шундый ук хәлне башка битләрдән дә табарга була. Мәсәлән: Басылган: Тузан, кер, зәррәгә орлык (118 бит). Дөресе: зәррәчә («Фәвакиһелҗөләсаэ», 576 бит). Басылган: Мәхәббәт булмасын барган й и р е н д ә, Сафалар сөрмә һич барган й и р е ң- дә (161 бит). Дөресе: Сафалар сөрмә һич барган ире ң д ә. («Фәвакиһел-җөлә- саэ», 579 бит). Грамматик формаларның (килеш, зат кушымчалары) бирелешендә дә төрлелек бар. «Белә а л м а- д ы м», «түзә алмады м» формасындагы кушма сүзләрнең кушылып язылышында бар урында да бердәмлек саклау, безнеңчә, яхшырак булыр иде: «Б е л а л м а ды м» (37 бит), «б е л ә л м а с с ы ң» (117 бит), «түзәлмадым» (103 бит). Җыентыкның ярдәмче аппараты уңайлы эшләнгән — аңлаешсыз сүзләргә аңлатмалар бирелгән. Китапның азагында һәр шигырьнең чыганагы күрсәтелү дә җыентыктан алырга мөмкин булган мәгълүматларны киңәйтә. X. Госман тарафыннан язылган кереш сүз (4—34 бит) Г. Канда- лыйның тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләренең басылу тарихы турында тулы мәгълүмат бирә. Мәкалә укучыны Кандалый поэзиясенең фикер һәм хис, мәгънә һәм нәфислек дөньясына алып керә. Кандалый- ның идея-художество дәрәҗәсе Идел буе төркиләренең борынгы әдәбияты һәм татар әдәбиятының үсеше фонында карала. Идея һәм сурәтләү чараларының үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә торган күп фактлар нигезендә тикшеренүче төп игътибарны Кандалый иҗатындагы яңалыкка юнәлтә, Кандалый иҗатындагы яңалыкны аллачыл принципларны җиңеп, кешечел принципларны куәтләп, үстереп җибәрүендә күрә (11 бит). Кандалыйның кешенең матурлыгын җырлаучы шагыйрь булуы, аның кешене имгәтә торган коллык тәртипләрен реаль картиналарда гәүдәләндерүе, шул ук вакытта дөньяга карашындагы чикләнгән яклар турында да нигезле күзәтүләр бар. Кандалыйның шагыйрь буларак осталыгы, шигырьләрнең сәнгатьчә эшләнү үзенчәлекләре тикшерелә, элгәрге әдәбият һәм халык иҗаты белән бәйләнешләрен, образлар күчемлелеген раслый торган күп фактлар китерелә. Җыентык укучылар өчен, һичшиксез, уңайлы һәм җәлеп итәрлек итеп төзелгән. Ул Кандалый иҗатын туплау һәм тикшерү буенча күп еллык хезмәтләргә нәтиҗә ясый һәм шагыйрьнең иҗатын бер бөтен итеп күз алдына бастыра — шунысы белән ул укучыларга, шагыйрьләргә кызыклы материал бирер һәм алдагы гыйльми эзләнүләргә нигез булып торыр.