Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
ИҢ КҮП ТАРАЛА ЮНЕСКО тарафыннан басыла торган «Индекс т'рансляцнонум» исемле библиография җыентыгының чираттагы 12 саны чыкты. Җыентыкта 1959 елда төрле телләргә тәрҗемә ителгән китаплар турында белешмәләр бирелә. Әсәрләре башка телләргә иң күп һәм еш тәрҗемә ителгән авторлар исемлегендә беренче урында Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең беренче секретаре, СССР Министрлар Советы председателе Никита Сергеевич Хрущев тора. Н. С- Хрущевның башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләренең саны 198 гә җитә. Үткән еллардагы кебек, 1959 елда да тәрҗемә әсәрләре чыгару ягыннан беренче урында Советлар Союзы тора. СССРда чыккан тәрҗемә әсәрләр басмалары саны 5950 исемгә җитә. «СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 1960 ЕЛГЫ САННАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Татарстан Язучылары Союзы идарәсенең 10 февральдә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында «Совет әдәбияты» журналының J960 елда чыккан саннары турында фикер алышу булып үтте. Журналның җаваплы редакторы А. Гумеров редакциянең берьеллык эше турында кыскача отчет ясады, журналның авторлар коллективы һәм укучылар белән эше турында сөйләде һәм утырышны 1961 елда журналның нинди яңа әсәрләр басарга җыенуы белән таныштырып үтте. Журналда басылган әсәрләр турында фикер алышуда Татарстан Язучылары Союзының идарә членнары, язучылар, тәнкыйтьчеләр, нәшрият һәм газета — журнал эшчеләре, укучылар катнашты. Г. Гобәй журналда басылган проза әсәрләре турында сөйләде. 1960 елда журналда һәр санга 2 хикәя туры килә. Бүгенге тормышның күп төрле мәсьәләләрен яктырткан, төрле авторлар тарафыннан язылган бу хикәяләрнең күпчелеге югары идеяле, сәнгатьчә яхшы эшләнгән булулары белән аерылалар. Аларда безнең бөек чорның әһәмиятле, актуаль проблемалары күтәрелгән. — Шул ук вакытта журналда әдәби яктан зәгыйфь, тематик яктан кабатлауга барган хикәяләр дә юк түгел әле. Редакция таләпчәнлеген арттырырга тиеш, — диде • Г. Гобәй. — Г. Әпсәләмовның «Совет әдәбияты» журналының 9, 10, 11 саннарында басылган «Мәңгелек кеше» романы дөнья күләм зур тема күтәрә, татар совет әдәбиятының горизонтын киңәйтә, — диде М. Әмир. — Роман, икенче бөтен дөнья сугышы вакыйгаларын сурәтләсә дә, бүгенге көндә дә гаять актуаль яңгырый. Ул бүгенге көн югарылыгыннан торып, бүгенге көн таләпләреннән чыгып язылган. Автор фашизмга, аның бөтен вәхшилекләренә кискен нәфрәт белдерә. Аннан соц М. Әмир журнал эшендәге кимчелекләргә тукталды, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр әйтте. Тәнкыйть бүлегенең эше, журналдагы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр турында И. Нуруллин сөйләде. Соңгы елларда, диде ул, журналның тәнкыйть бүлеге сизелерлек дәрәҗәдә җанлана төште. Журналда проблематик мәкаләләр ешрак күренә, рецензияләрнең сыйфаты яхшырды. Ләкин бу бүлекне тагын да җанландыру өчен күп тырышырга кирәк әле. Бүлектә татар әдәбияты һәм татар культурасы тарихына караган материаллар аз басыла. Гарип, коры тел белән язылган рецензияләр очрый. 157 — Рецензия язуның яңарак формаларын эзләргә кирәк,—диде Р, Гайнанов.—Минемчә, кайбер әсәрләр турында, мәсәлән, юмористик яки сатирик парчалар да урнаштырырга мөмкин. Алар да рецензия язуның гаять үтемле бер формасы бит. Татарстан Язучылары Союзы секретаре 3. Нури соңгы елларда журнал битләрендә .заман темасына язылган әсәрләрнең күбрәк басылуын, тугандаш әдәбият язучы- ларының әсәрләреннән даими рәвештә яңа тәрҗемәләр бирелеп килүен һәм журналда яшь авторлар актив катнашуын редакциянең уңышы дип бәяләде. 3. Нури заводфабрика тормышы, промышленность алдынгылары турында әдәби әсәрләр һәм очерклар аз басылуын, эстетик тәрбия, әдәп-әхлак темаларына язылган публицистик мәкаләләрнең аз булуын әйтте. Г. Галиев һәм Н. Гыйззәтуллин 1960 «лда чыккан очеркларга тукталдылар. Г. Галиев җидееллык батырларының, аеруча авыл хуҗалыгы алдынгыларының, матур эш үрнәкләре, фидакарь хезмәтләре турында күп санлы очерклар язылуы, журналдагы очерк материалларының, нигездә, югары сыйфатлы булулары турында сөй- •ләде. — Журналда проблематик очерклар аз басыла. Безнең алга баруыбызны тоткарлый торган кыенлыкларны ачкан, кимчелекләрне тәнкыйтьләгән очеркларны журнал битләрендә сирәк очратасың, — диде Н. Гыйззәтуллин. И. Надиров журналдагы поэзия әсәрләренә анализ ясады. Бик үк актуаль булмаган шигырьләр дә очравын әйтте. Фикер алышуда катнашучыларның барысы да соңгы елларда редакциянең эше сизелерлек дәрәҗәдә яхшырганын билгеләп ү^ттеләр, журнал эшендәге кимчелекләрне бетерү өчен күп кенә файдалы киңәшләр әйттеләр. Татарстан Язучылары Союзы председателе А. Шамов үзенең йомгаклау сүзендә «Совет әдәбияты» журналының эше киләчәктә даими тикшерүгә куела барачагын һәм фикер алышуларның ешрак үткәреләчәген белдерде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясенең 7 февральдә үткәрелгән утырышында Г. Хуҗиевның «Яз башы» һәм Ә. Баяиовның «Мират» исемле поэмалары тикшерелде. «Яз башы» поэмасы турында Ә. Юныс, 3. Нури, С. Хәким һәм Ә. Исхак чыкты. Алар конкрет тормыш материалына нигезләнеп язылган бу поэманың бүгенге промышленность кешеләре тормышына багышлануын уңай күренеш дип бәяләделәр, шагыйрьнең теле шактый нәфисләнүен әйттеләр. Ләкин поэмага композицион бөтенлек, фикерне үзәк образ янына җыйнап бирү җитми. Авторга поэмасын тагын да камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. С. Хәким, 3. Нури, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак Ә. Баяиовның коммунистик хезмәт бригадасы членнары турындагы «Мират» исемле поэмасына, нигездә, уңай бәя бирделәр һәм авторга поэмадагы күп кенә кимчелекләрне күрсәттеләр, киңәшләр әйттеләр. Шул ук көнне драматурглар секциясендә С. Батталның «Бәрәкәтле чәй» исемле комедиясе укып тикшерелде. Комедия турында фикер алышуга катнашкан Ә. Камал, И. Нуруллин, Э. Шамиль, А. Әхмәт, Р. Ишморат авторга комедиясе өстендә әле эшләргә кирәклекне күрсәттеләр. 15 февральдә балалар әдәбияты секциясенең отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Җыелышта балалар әдәбиятының торышы һәм иҗат секциясенең берьеллык эше турында доклад белән Г. Бакиров чыкты. Доклад буенча фикер алышуда Г. Лотфи, Л. Ихсанова, Җ. Тәрҗемаиов, С. Әдһәмо- ва, Ә. Бикчәнтәева, К. Миңнебаев һ. б. катнашты. Җыелыш 3 кешедән (Л. Ихсанова — председатель; Г. Мөхәммәтшин — секретарь; Г. Бакиров) секциянең яңа бюросын сайлады. 16 январьда рус секциясенең чираттагы утырышында Рөстәм Кутуевның яңа шигырьләр җыентыгы тикшерелде. Яшь шагыйрьнең җыентыгы турында Т. Журавлев, Г. Паушкин, Я. Липкович, Л. Юдкевич, И. Валеев һ. б. сөйләде. Утырыш Р. Кутуевның идея һәм сәнгатьчә эшләнеш ягыннан иң уңышлы шигырьләреннән аерым җыентык төзергә һәм нәшриятка тәкъдим итәргә дигән фикергә килде. Шул ук секциянең б февральдә уздырылган утырышында В. Кострикинның яңа хикәяләре укып тикшерелде. Фикер алышуда Т. Журавлев, Л. Юдкевич, С. Радзпев- ская, Р. Кутуев һәм башкалар катнашты. 158 20 февральдә проза секциясенең отчет- сайлау җыелышы үткәрелде. Җыелышта 1960 елдагы проза әсәрләре, татар совет прозасының кайбер мәсьәләләре турында доклад белән яшь тәнкыйтьче Р. Мостафнн чыкты. Доклад буенча фикер алышуда И. Гази, X. Туфан, Ф. Хөсни һ. б. катнашты. 5 кешедән (Г. Минский, А. Расих, С. Сабиров, А. Гыйләҗев, Р. Мостафин]) бюроның яңа составы сайланды. ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Февраль урталарында Г. Хуҗнев, Г. Ахунов. Ә. Маликов Лениногорск. Баулы, Азнакай нефтьчеләре янында булдылар, нефтьчеләр белән очрашулар үткәрделәр, татар совет әдәбиятының үсеше һәм төп проблемалары турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Алар, шулай ук, урыннардагы әдәбият түгәрәкләренең эше белән дә таныштылар. Татарстанда яшәүче рус язучыларыннан Г. Паушкин һәм Ю. Белостоцкий Чистай шәһәрендә булып үткән китап бәйрәмендә катнаштылар. Алар шәһәрнең предприятиеләрендә һәм клубларында укучылар белән очраштылар, яңа әсәрләрен укыдылар. 3. Нури һәм А. Әхмәт Арча районында булып кайттылар. Анда алар Мөндеш һәм Мәтәскә авылларының китап укучылары белән очраштылар, район газетасы каршындагы әдәбият түгәрәге членнарына иҗади ярдәм күрсәттеләр. 27 январьда язучылар, артистлар Идел буе районының Культура сараенда әдәбият сөючеләр белән очраштылар. X. Туфан, С. Хәким, С. Баттал, Г. Хуҗиев, Н. Дәүли, Ш. Галиев һ. б. кичәдә үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Шагыйрь Ильгиз Кәлимуллин Казан шәһәренең пионер активы белән очрашты, шунда үзенең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, яңа шигырьләрен укыды. 27 февральдә язучылар, артистлар, китап сәүдәсе эшчеләре Ленин районының китап сөючеләре янында булдылар. Очрашу социалистик шәһәрчекнең Владимир Ильич Ленин исемендәге Культура сараенда уздырылды. Кичәдә С. Хәким, С. Баттал, Ф. Хөсни, Н. Дәүли һ. б. үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. 21 февральдә Бауман районында сәнгать көне үткәрелде. Сәнгать көнен үткәрүдә татар язучылары актив катнашты. Язучылардан бер группа бу көнне Балалар аяк киеме фабрикасы һәм «Казаньстрой» тресты эшчеләрендә кунакта булдылар. Алар әдәби зәвык тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү турында беседалар уздырдылар, үз әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Совет Армиясенең 43 еллыгын каршылау көннәрендә язучылардан Г. Әпсәләмов, Т. Журавлев, Г. Паушкин Казан шәһәренең Колонналы залында офицерлар һәм хәрби хезмәткәрләр белән очраштылар. Казан шәһәренең 33 нче китапханәсендә Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча укучылар конференциясе уздырылды. Конференциядә автор «Сүнмәс утлар» романының язылу тарихын сөйләде, үзенең иҗат планнары белән уртаклашты, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. КУЛЬТУРА УНИВЕРСИТЕТЛАРЫНДА Казанның күп кенә клубларында, культура сарайларында, Татарстанның уннарча районнарында зур уңыш белән культура университетлары эшләп килә. Бу университетларда татар әдәбиятын, татар сәнгатен пропагандалауга зур урын бирелә. Чаллыдагы культура университетының чираттагы дәресен үткәрергә Казаннан А. Әхмәт һәм Р. Гәрәй килде. Тыңлаучыларга алар татар совет әдәбиятының соңгы еллардагы үсеше турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар. А. Әхмәт һәм Р. Гәрәй Вахитов исемендәге урта мәктәп коллективы һәм Чаллы авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе укучылары янында да булдылар. Максим Горький исемендәге клуб каршындагы культура университетының 15 февральдә үткәрелгән дәресендә үзләренең яңа әсәрләрен уку белән М. Садри, Л. Ихсано- ва, Ш. Галиев, Г. Зәйнашева катнашты. Татарстанның X еллыгы исемендәге Культура сараенда язучылар, артистлар, композиторлар еш була. Мондагы культура университетының чираттагы дәресе композитор Ә. Бакиров иҗатына багышланган иде. Кичәдә композитор Ә. Бакиров үзе катнашты. т. Г. ШЕВЧЕНКО ЮБИЛЕЕ 10 мартта украин халкының бөек шагыйре Тарас Григорьевич Шевченконың үлүенә 100 ел тулды. Бөтендөнья Тынычлык Советы карары белән бу дата дөнья күләмендә билгеләнеп үтелде. Татарстанда да Шевченко юбилеен үткәрү өчен махсус комиссия төзелде (председателе А. Шамов). 10 мартта Казан зур драма театрында Т. Г. Шевченкога багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы докладны Зәки Нури ясады. Бу көннәрдә республиканың клубларында, уку йортларында Т. Г. Шевченко истәлегенә багышланган кичәләр үткәрелде. Республика газеталарында һәм журналларында бөек шагыйрь әсәрләренең яңа тәрҗемәләре басылды, аның иҗат эш- чәйлегенә һәм тормыш юлына караган материаллар урнаштырылды. МӘСКӘҮ КОМПОЗИТОРЛАРЫ КАЗАНДА Февраль башларында Казанга күренекле совет композиторлары А. Хачатурян һәм Т. Хренников килде. Зеленодольск һәм Казан шәһәре клубларында, культура сарайларында, театрларда алар иҗатына багышланган симфоник концертлар булды. Республика тамашачылары совет музыка сәнгатенең күренекле вәкилләрен бик җылы каршыладылар, аларның иҗат концертларын зур канәгатьләнү белән тыңладылар. АРТИСТ И. ГАФУРОВКА 50 ЯШЬ. Татарстанның атказанган артисты Ибраһим Гафуров—татар театр сәнгатен үстерүгә күп хезмәт иткән өлкән буын артист- ларыбызның берсе. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында чирек гасыр эшләү дәверендә ул күп санлы онытылмаслык сәхнә образлары иҗат итте. Артист И. Гафуров өчен беренче яки икенче дәрәҗәдәге рольләр юк: үзенә тапшырылган һәр рольне (кечкенәме ул, зурмы) ул зур җаваплылык белән, бөтен иҗат көчен биреп башкара. Шуңа күрә дә И. Гафуров иҗат иткән образлар, тулы бер характер, үзенчәлекле бер индивидуум буларак, тамашачыга барып җитә, тамашачы аларны яратып карый. Татар тамашачылары бу талантлы артист белән Габдулла Тукай (Ә. Фәйзи, «Тукай* драмасы)', Мәзәкче (В. Шекспир, «Король Лир»)\ Хаммат (Н. Исәнбәт, «Хуҗа Насретдин»)', Корбан (Т. Гыйззәт, «Биш бүләк»), Хәй (М. Фәйзи, «Кызыл йолдыз»), Чамай (М. Әмир, «Хөррият»), Давыт (Ю. Әминов, «Умырзаялар») һәм башка уннарча рольләрдә очраштылар, һәр спектакльдә ул тудырган образларны зур канәгатьләнү белән карадылар. 28 январьда партия һәм совет оешмалары вәкилләре, шәһәрнең культура җәмәгатьчелеге, тамашачылар Татар дәүләт академия театрында И. Гафуровның 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Кичәдә илебезнең төрле почмакларыннан килгән күп санлы телеграммалар укылды. Ахырдан И. Гафуров катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. БЕЗНЕҢ ДЕПУТАТЛАР. 5 мартта республикабызда җирле советларга сайлаулар үткәрелде. 18, 77 һәм 84 сайлау округлары буенча Казан шәһәр советына депутатлар итеп Гази Кашшаф, Зәки Нури, Булат Гыйззәтуллин сайланды. Бу иптәшләрнең кандидатуралары «Совет әдәбияты», «Азат хатын» һәм «Ялкын» журналлары эшчеләренең, Татарстан язучылары союзының гомуми җыелышында күрсәтелгән иде