Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН КЕШЕ, ЧЫН ИЖАТЧЫ

(Мәрхүм Әхмәт Фәйзи турында)

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Г. Тукай

елның тугызынчы августында Габдулла Тукайга һәйкәл Ы ачылды. Куйбышев урамы буйлап Кабанга таба сузылган яшь бакчага әдипләр, шагыйрьләр, художниклар, композиторлар, артистлар һәм әдәбият сөючеләр, эшчеләр, хезмәткәрләр җыелган иде. Бик күпләрнең кулларында бәйләм-бәйләм чәчәкләр... Тик алар арасында Әхмәт Фәйзи генә юк иде, — каты авыру аңа бу тантанага килергә мөмкинлек бирмәде. Казанда була торып та тантанага килә алмавын ул һичшиксез бик авыр кичергәндер. Күпме еллар көтте бит ул бу көнне!.. Көтеп йөрү генә түгел, шушы һәйкәлнең төзелүенә булышты, скульпторга киңәшләрен бирде, урынын сайлашты... Ә менә күрү насыйп булмады. Әмма тантанага килә алмаса да, ул сөекле Тукаена соңгы хөрмәтен, соңгы сәламен әйтеп калдырды. Тантана башлангач, Афзал ага Шамов Әхмәт Фәйзинең һәйкәл ачылуга багышлап язган шигырен халыкка кычкырып укыды: Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән һәйкәлеңнең ташы, тимере, — Тик син үзең халык йөрәгеннән, Халык мәхәббәте — синең исемең. . - Халык гомере — синең гомерең! Укып бетергәч, Афзал ага, шагыйрьнең үтенече буенча, шигырьне, чәчәк итеп, һәйкәлнең ташына салды. Бөек шагыйрьгә булган гомерлек хөрмәтен Әхмәт Фәйзи әнә шулай матуркүркәм итеп күрсәтә белде. Бу нәкъ Әхмәт Фәйзичә иде... Ә ике көннән соң ул үзе дә мәңгегә күзләрен йомды... Хәзер алар икесе дә —* бөек Тукай да һәм аның тугрылыклы шәкерте Фәйзи дә — бер үк зиратта, Казан туфрагында яталар. 133 Тантана беткәч тә, мин «Аккош» күленә, Әхмәт Фәйзи янына барырга ашыктым. ... Бүген мин Фәйзи янына күрешеп китәр өчен барам. Әлбәттә, Фәйзинең хәле авыр, үпкәсенә ябышкан чир (рак) гаять куркыныч, әмма шулай да бу соңгы күрешүем булыр дип һич тә уйламыйм. Әле күптән түгел Мәскәүдән килгән бер профессорны китереп, авыруны аңа күрсәткәч, ул да шактый өметле сүзләр әйтеп китте дип сөйләделәр. Әйе, күңел ышана, күңел коточкыч хәлнең булу ихтималын гел үзеннән куып кына тора. Без дачага килеп җиткәндә, Әхмәт Фәйзи террасада ятып тора иде. Безне күргәч, торды, исәнләште һәм өстәл янына килеп утырды. Аңа сөйләшүе бик авыр, — тавышы беткән, тыны кысыла... Мин үзем сөйли башладым. Әле тантанадан дачага кайтып җиткән кеше юк икән, шулай итеп, һәйкәл ачылу вакыйгасын тәфсыйллап сөйләп бирдем. Фәйзи бик кызыксынып тыңлады. Әлбәттә, ул бөтен күңеле белән шул тантанада булган, — моны мин бик ачык күреп торам. Афзал аганың ул җибәргән шигырьне халыкка ничек укуын, укып бетергәч, ак кәгазьне'һәйкәлнең кара ташына ничек салуын сөйләгән чакта Фәйзи, бөрешә төшеп, ябык кулларын ике тез арасына кыстырып, акрын гына ышкып утырды. Бу дулкынлану билгесе иде, ләкин ул аны ничек тә сиздермәскә тырыша... Без сөйләшеп утырган арада Елизавета Степановна 8 өстәлгә чәй хәзерләде. Елизавета Степановна Әхмәтнең бер дә ашамавына пошынып, зарланып алды. ... Ул хәлсез, аңа озак утыру да, күп сөйләшү дә бик авырга килә. Без моны күреп торабыз һәм җайлап кына китү турында уйланабыз. Тагын бераз сөйләшеп утыргач, без, ниһаять, кузгалырга булдык. Шул чакта мин берсекөнгә ялга китәсемне әйттем. — Озаккамы? — диде Әхмәт. — Бер айга. — Ярый, бик әйбәт... Минем өчен дә тазарып кайт. — Тырышырмын, ләкин син үзең дә мин кайтуга тазарып тор, — дидем мин. — Белмим шул... — Юк, чынлап әйтәм... Тазар, көрәй, авыруның эзе дә калмасын! Әхмәт көлемсерәп кенә башын кагып куйды. Белмим, ни уйлагандыр ул бу минутта, ләкин мин вакытлы гына аерылышканча бик гади генә итеп аның белән саубуллаштым. Билгеле инде, бу үтә ябык, хәлсез, әмма шуңа карамастан каләмен төшермәгән эшчән-арымас кулны соңгы тапкыр кысам дип һич кенә дә күңелемә китермәдем. Әлбәттә, Фәйзинең хәле никадәр авыр булуын бик яхшы белә идем. Ләкин бик кадерле кешенең югалуына соңгы минутка чаклы ышанмыйсың, хәтта үлеп киткәч тә әле бу хәлгә ышана алмыйча, бу хәл белән килешә алмыйча йөрисең. Шуңа күрә саубуллашкан чакта күңелнең рәхимсез чынлык белән хисаплашмыйча ныклы өметтә калуы бер дә гаҗәп түгел иде. ...Террасадан төшеп бераз киткәч, артыма борылып карадым. Фәйзи һаман үз урынында утыра иде әле, — кулын күтәреп, хәлсез генә изәде... ... Бер дүрт-биш көн узгач, санаторийга килгән «Литературная газе- та»ны караган чакта, ахыр биттәге кара каймага очрап, өнсез калдым: ни күрим, — Әхмәт Фәйзинең вафат булуы турында кайгы белдерелгән!.. Кара кайма... Күземне аера алмыйм, тик бераздан гына белдерү 8 Фәйзинең хатыны. 134 дәге числога игътибар иттем: унберенче августта дигән . Мин Казаннан чыгып киткән көнне ләбаса бу! Нинди үкенеч! Нинди үкенеч! ... Соңгы саубуллашу минутларын яңадан бер кат бик ачык итеп, тирән әрнү белән күз алдымнан кичердем: димәк, Тукайга һәйкәл ачылган көнне үлем Фәйзинең баш очында басып торган инде, — ул гүя аңа соңгы^ шатлыкны татырга гына вакыт биргән... Ә мәрхүмнең террасадан кул болгавы — соңгы бәхилләшү билгесе булган икән... ... Бөтен ялым Фәйзи турында уйланып һәм сызланып узды. Әмма мәрхүмнең табутта ятканын күрмәгәч, ул минем хыялымда тере кыяфәте белән гомерлеккә сакланып калды. ... Тормышта кайчан Локман хәким шикелле мең яшәрдәй булып күренгән кешеләр очрый, менә безнең Фәйзи дә, үзенең шактый арыклыгына карамастан, шундыйларның берсе булып күренә иде... Чөнки ул гаҗәп таза рухлы, дәртле, энергияле бер кеше иде! ... Әле күптәнме, шушы илле сигезенче елның кышында гына бит Фәйзи нинди зур иҗади эшләр белән янып яши иде. Январь аенда ул Казанга килде. Өлкә Комитетында Татарстан партия җитәкчеләре белән үткәрелгән очрашуда катнашты. Үзен борчыган мәсьәләләр турында чыгып, гадәтенчә ачык, туры итеп сөйләде. Ул кышны Татар дәүләт академия театры аның «Рәүфә»сен сәхнәгә чыгарырга хәзерләнә иде. Фәйзи башлыча менә шул эшкә якыннан катнашып йөрде, — асылда аның Казанга килүе дә шуның өчен иде. Бу эш аңа шактый зур борчылу-мәшәкать китерде. Әсәрне аңлау һәм аны тамашачыга ничек итеп җиткерү мәсьәләсендә ул театр белән уртак тел таба алмыйча йөдәде шикелле... Нәтиҗәдә спектакль автор көткәнчә килеп чыкмады. Бигрәк тә әсәрнең ахырын бозганнар иде. Шунлыктан спектакльне беренче премьерадан соң туктатып торалар, һәм Фәйзи әсәрнең актык пәрдәсен өр-яңадан эшләргә мәҗбүр була. ... Инде «Рәүфә»нең икенче премьерасы чыккач та, ул театрга гел йөри торды. Аны, әлбәттә, тамашачыларның спектакльне ничек кабул итүе бик кызыксындыра иде. Башта нык кына борчылса да, тора-бара ул тынычланды: әсәр сәхнәдә яши, тамашачы барысын да кичереп утыра, димәк, спектакльне туды дияргә була. Нәкъ автор өмет иткәнчәме ул, — анысы икенче мәсьәлә, әмма Рәүфә үзе сәхнәдә бар. Аны Фатима ханым Ильская иҗат итте. Фәйзине артистканың нечкә, тирән уены бик сокландырды, чөнки Ильская иҗат иткән образ авторның хыялында йөрткән һәм сәхнәдә күрәсе килгән чын Рәүфәсе иде. «Рәүфә» постановкасы Фәйзинең вакытын һәм игътибарын ничаклы күп алса да, ул бүтән эшләрен дә ташламады. Аның берьюлы берничә эш белән шөгыльләнә ала торган гаҗәп әйбәт сыйфаты бар иде. Бүлмәсенә кайчан гына барып кермә, өстәлендә, диванда, хәтта урындыкларда кулдан язылган яки машинкада басылган кәгазьләр, иске китаплар, яңа чыккан әсәрләр, газетажурналлар җәелеп ята торган иде. Монда «Тукай» романының яңа битләрен яки шуңа кирәкле материалларны, хәзерләнеп яткан берәр җыентыкны, яңа пьеса яки либретто планын, языла башлаган яки язылып беткән шигырьне, ашыгыч кына төрле фикерләрен сызгалаган дәфтәр, блокнот битләрен күрергә мөмкин иде. Мәрхүм, минем аз утыра, күп йөри торган бер кеше булуымны белгәнгә күрә, еш кына миңа горурлана биреп: — Син менә минем кебек эшлә, егет! — дип әйтә торган иде. Чынлап та, мин аның бәрәкәтле эшчәнлегенә гаҗәпләнә идем. Югыйсә ул үзе дә алай көннәр буе өстәл артыннан купмыйча бикләнеп эшли торган кеше түгел иде. йөрергә дә ярата иде ул: Казанга килде исә, 135 театрларның яңа постановкаларын да карап чыга, концертларда да була, якын дусларына да бара, музей, китапханә, радио кебек җирләргә дә өлгерә, төрле җыелыш һәм очрашуларны да калдырмый, кыскасы, Казаннан чыкмыйча ятучы күп язучыларга караганда ул шәһәребездә күбрәк йөри, аны күбрәк белә иде. Ләкин шул ук вакытта аның иҗат эше һич тукталып тормый, көндәгесе көндә диярлек эшләнеп бара... Бу соңгы килүендә дә ул күп эшләде, күп йөрде. «Рәүфә»дән тыш әле шул кышны опера театрында аның либреттосы буенча язылган «Кисекбаш» балетын куярга хәзерлек башланган иде, — Фәйзи бу эштән дә, билгеле, читтә калмады. «Тукай» романына материал җыю, өйрәнү эшен алып барды. Язу-сызуын да бер генә көн дә куеп тормады. Күп кенә очрашуларга да катнашты. Кыскасы, Фәйзиебез нәкъ әүвәлгечә дәртле эш казанында кайный иде. Кәефе дә начар түгел иде кебек... Гадәтенчә кызык сөйләргә ярата, көлә, көлдерә һәм җырлап та җибәргәли... Әмма шулай да бу килүендә аңарда ничектер физик йончыганлык сизелә башлады. Еш кына авыраеп диванга сузыла, озак кына сүзсез тынып ята, шул чакта күзләрендә ниндидер бер моңсу талганлык чагыла... Болай да ак чырае тагы да агарып киткән, суырылган төсле күренә, әледән-әле йөткереп тә куя... Ул кышны аны гриппсыман әллә нинди бер әшәке нәрсә аяк өсте генә һаман борчый торды. Шуның аркасында ул поликлиникага да баргала - ды. Ләкин берәү дә бу бизгәкләп йөрүнең төбендә берәр хәтәр чир ятуы ихтимал дип уйламады шикелле... һәрхәлдә, чынлап борчылырга бер дә сәбәп юк иде кебек. Фәйзи үзе дә бернинди шомлану сиздермәде. Егерменче март тирәләрендә ул Мәскәүгә кайтып китте. Ә март ахырында без, бер төркем татар язучылары, Уфага, Федерация союзының пленумына барырга тиеш идек. Шул чакта Фәйзи дә Уфага барырга булды. Уфа аның туып-үскән шәһәре, ләкин, хәтерем ялгышмаса, сугыштан соң кайтканы юк иде шикелле. Уфаны ул бик сагынган иде, шуңа күрә бу юлы, кайтам дип, бик нык тәвәккәлләп куйды. Озаткан чакта мин аңа: «Син, Фәйзи, башта Казанга кил, моннан бергәләп барырбыз», дип әйтеп калдым. Ул: «Уйлармын, бәлки, чынлап та шулай итәрмен», дип китеп барды. Мартның утызында без поезд белән Уфага киттек. Фәйзи Казанга килмәде, Мәскәүдән туры гына барадыр дип уйладык. Берме-икеме көннән соң Мәскәү язучылары да килеп җиттеләр. Ләкин Фәйзи юк, Фәйзи килмәде. Сәбәбен сорыйбыз. Фәйзи авырып тора, шуңа күрә килә алмады, диләр иптәшләр... Пленум башланып, иртә-кич шуңа йотылып китсәк тә, бу хәбәр истән чыкмыйча, ничектер күңелнең бер читен һаман борчып торды. Уфада без башкорт дуслар белән һич онытылмас матур көннәр уздырдык. Бу әле татар язучыларының башкорт язучылары белән сугыштан соң болай иркенләп, күмәкләшеп беренче тапкыр очрашулары иде. Хуҗалар безне башкортларга гына хас юмартлык белән хөрмәт иттеләр, ихлас күңелдән сөйләшүләр, әңгәмәләр күп булды, һәм без ике арадагы туганлыкның, дуслыкның никадәр чын, табигый, тирән булуына тагын бер тапкыр инанып һәм сөенеп, тик бу мәҗлесләрдә шушы шатлыкны бергәләп татышырга арабызда Фәйзинең булмавына көенеп, үзебезнең Казаныбызга кайттык. Бу вакытларда Фәйзинең чын хәле безгә ачык кына билгеле түгел иде. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, ул аяк өсте һаман чирләштереп йөри, имеш. Ләкин артык борчылырлык нәрсә юк шикелле... Әүвәлгечә эшләп, йөреп яткан көне, — күптән түгел ул Шәриф Сүнчәләйләрдә булып, алардан Сәгыйт Сүнчәләйнең барлык әсәрләрен алып кайтып, укып чыга. Аннары Малеевкага барып, анда күпмедер торып, эшләп 136 кайта... Кыскасы, ул анда, без монда, һәм чын хәлне белмичә ваемсыз гына яшәп ятабыз. ... Инде менә, июнь башларында булса кирәк, беренче тапкыр чыпчыклап шомландыра торган хәбәрне ишетәм: Фәйзиебез каты авырып, Кремль шифаханәсенә кергән: нинди авыру?—ачык кына билгеле түгел, әмма рак дигән яман авыруның булуына шик бар икән... Күңел, әлбәттә, моңа ышанырга теләмәде, ләкин тирәнтен борчылмыйча мөмкин түгел иде. ... Белмим, Фәйзи үз хәле турында^ нәрсә уйлагандыр. Ул куркып, коелып төшә торган кеше түгел иде. Соңгы сулышына чаклы ул үзен искиткеч нык, батыр тотты. Дөрес, аңа нәрсә белән авыруын, тәмам билгеле булгач та, әйтмиләр. Чын хәлен аңардан соңгы көннәренә кадәр яшерергә тырышалар. Аннары Фәйзи үзе дә шундый бер тынычлык саклый ки, гүя чынлап та нинди хәтәр авыру тырнагына эләгүен «белми» ул!.. Ләкин менә нәрсә бик гыйбрәтле: шифаханәгә кермәс борын ук ул васыятнамасын язып, аны рәсмиләштереп куя. Соңыннан бу хакта ничектер сүз чыккач та ул моны, мөшкел хәле белән һич бәйләмичә, болай дип кенә аңлата: һәрбер язучы илледән узгач үзенең васыятен язып куярга тиеш! Юк, Фәйзи үлемне көтми, һич көтми!! Әмма... тагын шуңа игътибар итегез: шифаханәгә кереп, күпмедер ятканнан соң ул, хәле бер дә алга бармагач, үзен Казанга алып кайтуны сорый... Әйе, Казанга алып кайтуны сорый... Ни өчен?.. Хәер, моның сәбәбен аңлатып торуның хәзер һич кирәге юк, минемчә... ... Әйтергә теләгәнем шул: тыштан тыныч, тыштан берни сиздермәгән Фәйзи үз хәле турында бик айнык уйлый булган. Бер генә минутка да өметен өзмәгән хәлдә ул һәртөрле ихтималның булуына эченнән хәзерләнә торган, — бары шулай гына аңларга мөмкин аның ул чактагы хәрәкәт-эшләрен... ... Алтынчы июль. Көн бозык, иртәдән бирле яңгыр явып тора. Шуңа карамастан вокзалда каршы алырга төшүчеләр бик күп. Шәһәрдән китмәгән язучыларның барысы да диярлек төшкәннәр. Нәшрият һәм төрле редакция хезмәткәрләре, укытучылар, әдәбият сөюче яшьләр шактый күп килгәннәр. Махсус чакыру буенча җыелган халык түгел бу, һәркай- сы үзе ишетеп төшкән. Шуны әйтергә кирәк, моннан ике атна чамасы элек кенә Әхмәт Фәйзигә «Тукай» романы өчен бөек Тукай премиясе бирелгән иде. Фәйзи татар язучыларыннан бу зур бүләккә лаеклы иң беренче кеше булды, һәм менә бүген бик күпләрне вокзалга, беренчедән, бөек Тукай исеме белән бәйләнгән сөекле язучыга җылы хөрмәт хисе, икенчедән, аның каты авырып китүен ишетеп, шуңа тирән борчылу тойгысы китергән иде. ... Менә перронга Мәскәү — Казан поезды акрын гына килеп туктады. Барыбыз да поездның койрыгына киттек, — Фәйзине иң арттагы вагонда диделәр. Кайбер иптәшләр аны алып чыгар өчен вагонга кереп киттеләр. Көтәбез. Менә вагон ишегендә озын җәйге пальтодан Фәйзи күренде. Үз аягы белән акрын гына баскычтан төшә башлады... Мин хәйран калдым: моннан өч ай ярым элек кенә озатып калган Әхмәтем шушымы?.. Ай-Һай, ничек үзгәргән ул!.. Нинди ябыккан, ничек саргайган, әйтерсең, бер егерме яшькә картаеп киткән... Яшерәсем килми, шушы кыяфәтендә күренгәч, шомлы уй кинәт күңелне өшетеп җибәрде. ... Фәйзи баскычтан төшәр-төшмәс, мин аны култыклап алдым. Вагон алдына җыелган халыкның күплеге чынлап торып Фәйзине гаҗәпләндерде. — Бу нинди мөнәсәбәт белән? — диде ул, авыр хырылдап; бөтенесе өстенә әле аның тавышы да тәмам югалган икән. 137 Сырып алган иптәшләр аны юатырга ашыктылар: — Фәйзи, без сине котларга килдек... Тукай премиясе белән... Чын күңелдән котларга! Фәйзи елмайды: — Ә, алайса ярый! Рәхмәт инде, рәхмәт! Югыйсә мин тагын әллә ни уйлый яздым... ... Яңгыр һаман сибәләп тора. Кемдер килеп, Фәйзи өстенә зонт ачты. Зур төркем халыкны ияртеп, машиналарга таба киттек. Ак көпчәкле кара «ЗИЛ»га Фәйзине семьясы белән урнаштырдык, «Победа»ларга союз җитәкчеләре һәм иң якын дуслары утырдылар һәм машиналар Бауман урамына таба юнәлделәр... Мин иярмәдем, шагыйрьнең кечкенә бүлмәсенә барыбыз да берьюлы барып тулмыйк әле дип, торып калдым. Тик берәр сәгать вакыт үткәч кенә, аларга барып кердем. Бу вакытта инде озата килүчеләр киткәннәр, бары иң якыннары гына калганнар иде. ... Фәйзи үзе диван түренә кырын ята төшеп утырган, галстугын чишеп җибәргән, йөзенә аз гына алсу да йөгергән, — нәкъ менә кадимге Әхмәтебез! Берьюлы эчкә җылы кереп китте. Ихлас, бу табын күренеше авыру кеше янына җыелуны һич хәтерләтми иде. Фәйзи үзе нәкъ сәламәт вакытындагы шикелле шат, кәефле иде... Әмма Казанга кайтып ул нинди дөрес эшләде! Туган туфрагы һәм газиз халкы монда, җаныннан кадерле әдәбияты һәм сәнгате монда, ниһаять, иң якын дуслары монда, — йә, болар аның өчен иң шифалы дәва булмасмыни? Сүз дә юк, бүгенге көн аның өчен иң куанычлы, иң өметләндергеч көн иде! Берничә көннән соң Фәйзине семьясы белән «Аккош» күлендәге язучылар дачасына күчердек. Ул анда нарат бүрәнәдән салынган иркен террасалы яңа өйдә тора башлады. Әйткәнемчә, Фәйзинең хәле бик авыр иде. Моны һәркем сизде, күрде... Союз җитәкчеләре, язучы дуслары, якын таныш-белешләре Фәйзинең хәлен җиңеләйтү турында күп борчылдылар, күп киңәшләр бирделәр, кулдан килгән барлык чараларны күрергә тырыштылар. Ләкин, зур бәхетсезлеккә каршы, авыруның хәлендә яхшыруга таба үзгәреш сизелмәде, — ул көннән-көн акрын гына сүнә барды... Шулай да чыкмаган җанда өмет бар, һәм без өметне өзмәдек. Бигрәк тә өметнең иң тирәне, иң көчлесе Фәйзинең үзендә иде. Аның чыдамлыгына һәм сабырлыгына хәйран калмыйча мөмкин түгел иде. Хәлен белергә килүчеләр белән теләсә нәрсә турында сөйләште, көлде һәм көлдерде, иллә-мәгәр зар еламады, үлем турында сөйләмәде. Сөяк белән тирегә әйләнгән хәлдә дә ул таза рухлы, айнык акыллы булып калды, һаман иҗат итү турында хыялланды, кулының көче җитсә үзе язып, җитмәсә сеңелесе Зәйнәптән яздырып, соңгы сулышына кадәр каләмен төшермәскә тырышты. Әйе, бу искиткеч каты авыру дәвамында Фәйзинең гаҗәеп көчле, сокландыргыч яңа бер сыйфаты — үлемнән курыкмау, үлемгә тыныч карый алу сыйфаты ачылды. Бу сыйфаты аның җырга әверелеп яшәргә хаклы иде... * * * ... һәм чынлап та Фәйзинең үлеме тиздән җырга әверелде. Үлеменнән соң күпмедер вакыт үтүгә халык арасында «Умырзая» җырын җырлый башладылар, йөрәккә үтеп керә торган салмак моңлы көй һәм тирән мәгънәле сүзләр берьюлы халыкның күңелен биләп алды. Гүя Фәйзи бу уйчан-сабыр, моңсу-батыр җырын авыргач кына, үлемгә баш ияргә теләмәвен әйтер өчен генә чыгарган! Хәлбуки, «Умырзая»ны ул әле 33 елны^ук язган иде... Әмма шагыйрь йөрәгенең язмышы нинди гыйбрәтле! Йөрәк тынды, ә җыры аның тургайсыман канатланып һавага 138 күтәрелде. Якты биеклектән шагыйрь рухының мәңге үлемсезлеген без- гә җырлый ул: Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп, Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп... Юк, мин яшәр идем озак-озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым... Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып, Юк, мин үлмәс идем, Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып... II Мин Фәйзине бик күптәннән беләм, ләкин кайчан, ничек танышып китүебезне ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә бу танышу 1928 яки 29 елны булгандыр дип уйлыйм. ... Арчадан бер килүендә Фәйзи миндә тукталды. Хәтерем ялгыш- маса, бу юлы ул татар театры белән сөйләшү өчен килгән иде шикелле. Аның шул елларда язган «Димская» исемле драмасы бар иде. Дим- ская — әсәрнең төп героинясы — артистка иде бугай... Әсәр үзенең эчтәлеге белән дә, формасы белән дә моңарчы татар сәхнәсендә күренмәгән өр-яңа нәрсә булырга тиеш, — икәүләп бер караватка йокларга яткач, Фәйзинең бик мавыгып сөйләвеннән шулайрак хәтеремдә калган. Ул бу әсәренә зур өметләр баглап килгән иде. Ләкин театр белән сөйләшеп йөрүе нинди нәтиҗә биргәндер, — хәзер әйтә алмыйм инде, һәрхәлдә «Димская»ны сәхнәдә күрергә туры килмәде. Әйткәнемчә, сугышка хәтле Фәйзи белән очрашуым ара-тирә генә булгалады. Фәйзи утызынчы елларның башында ук танылып өлгергән шагыйрь иде инде, ләкин ул Арчадан Мәскәүгә күчеп китте һәм анда вакытлы матбугатта эшләде. Шулай да 1939 елны татар опера студиясе Мәскәүдән кайтып, беренче операсын куйган вакытларда безгә тагын еш кына очрашырга туры килде. Хәтеремдә, «Качкын» операсы беренче башлап уйналачак көнне Фәйзи, художник Мортаза Абдуллин һәм, ялгышмасам, Риза Ишморат миңа барып, күңелле генә сөйләшеп тә утырган идек. Ул көннәр ничектер зур бер бәйрәм төсле булып күңелгә сеңеп калган. Милли опера театры барлыкка килгән көннәр иде бит! Аннары тагын аерылыштык, бу юлы инде шактый озакка... Сугыш башланды. Дүрт елга якын фронт юлларында йөрдек. Тик 1945 елның язында гына без, шинельләрне өстән салыр-салмас, яңадан үзебезнең Казаныбызда очраштык. Шушы вакыттан алып инде безнең арадагы дуслык-бәйләнеш даими бер төскә керде. Соңгы унөч ел эчендә очрашулар, сөйләшүләр, бергә йөрүләр, бер мәҗлестә утырулар, әлбәттә, күп булды. Дөрес, Фәйзинең төп тормышы Мәскәүдә узды, ләкин шуңа карамастан ул үзенең һәр ягы белән дә миңа бик ачык, бик аңлаешлы булып тоела иде. Ничек кенә булмасын, Фәйзинең кешелек һәм язучылык сыйфатларын мин шактый якыннан күрә алдым. Ә бу сыйфатлары аның, бер генә сүз белән әйткәндә, гүзәл иде. Менә шул сыйфатлары турында минем сөйлисем килә. ... Шактый сыналган бер нәрсә бар: тормыштагы тере язучы үзе һәм әсәрләре аша укучы хыялында туган аның образы күп кенә очракта ни өчендер туры килеп бетмиләр. Образ үзенең асылыннан яхшырак булып 139 чыга (хәер, киресенчә дә булырга мөмкин). Менә мин үзем Фәйзидә әнә шул «туры килеп бетмәүне» күрми идем. Һәм бер укучы да тере Фәйзине күргәннән соң алдану кебек нәрсә хис итмәгәндер дип уйлыйм. Киресенчә, шагыйрь менә нинди була икән ул, дип шатлыклы гаҗәпләнү генә кичергәндер. Әйе, Фәйзи мәрхүм бөтен килеш-килбәте, торышы, кыланышы, сөйләшүе, көлүе — барысы белән дә шагыйрь табигатьле кеше иде. Мин инде аның эчке җанын әйтеп тә тормыйм. Тумыштан ук ул шагыйрь, табигать үзе аның күңелен шигъри саз итеп яраткан. Хәер, һәрбер шигырь язучы турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Тик хикмәт шунда, кайберәүләр бу ходай биргән сазны чиртмәгәндә дә әллә ни югалтмаслар иде, һәм бик тыныч кына бүтән бер кәсеп белән дә шөгыльләнә алган булырлар иде. Ә Фәйзи өчен алай түгел, Фәйзи өчен әдәби иҗат хәят иде... Шуның белән яши, шуның белән сулый иде ул, һәм аны нинди дә булса икенче бер кәсеп иясе итеп күз алдына китерүе мөмкин дә түгел иде. Аннары тагын шуңа игътибар итегез: шигырь язып, роман язып дан казану, беренче кеше булып йөрү кебек исәпләр Фәйзинең уенда да юк, ул бары иҗат итүне генә белә, чөнки бу аның җан таләбе. Чын иҗатчы бары шулай гына була да ала, без моны Тукай һәм Сәйдәш кебек бөек затлар мисалында ачык күрәбез, ә дан ул чын иҗатчыга барыбер килә, син аңардан качып та котыла алмыйсың. Фәйзи өчен әдәби иҗат барысыннан элек намус эше иде. Язучының сафлыгы, гаделлеге, һәртөрле фани исәп-хисаплардан өстен торуы, үзе инанганга тугрылыклы булып калуы — аның өчен язылмаган законнар иде. Ни өчен ул, мәсәлән, сугыш артыннан ук, әле Муса Җәлил язмышы ачыкланып бетмәгән бер вакытта, аңа багышлап, үзенең «Шагыйрь» дигән либреттосын язды? Чөнки Фәйзи Мусаны бик күптән белә иде, аңа ышанычы зур иде, һәм ул аның намуслы, гадел, иленә һәм халкына тугрылыклы шагыйрь булып калуына аз гына да шикләнеп карамады. Хәзер инде болай дип әйтү бик сәер ишетелә торгандыр, ләкин «Шагыйрь» либреттосы язылган елларда Мусаны шулай дип тану ул зур батырлык иде. Мин Фәйзинең язучылардан кемгә дә булса көнләшеп каравын хәтерләмим. Әгәр инде ул берәү белән конфликтка керә икән, бу һич көнчелектән түгел, ә тирәнрәк сәбәптән иде. Фәйзине ярсыткан нәрсә — язучы яки шагыйрьнең гаделсезлеге, үз интересы өчен әшәкелеккә барудан да чирканмавы, каләмен эгоистик максатка хезмәт иттерүе, — һәм менә шушы нәрсәне ул берәрсендә сизсә, аны кичерә алмый иде инде, һәрбер конкрет очракта теге яки бу кеше турында ул дөрес хөкем иткәнме, — бусы икенче мәсьәлә, әмма аның мораль принцибы, ягъни совет язучысын саф, гадел, тыйнак итеп күрергә теләве, әлбәттә, бик дөрес, бик хаклы иде. Мәрхүм еш кына: — Без, фиркасызлар, сынатмаска тиешбез! — дип әйтергә ярата торган иде. Билгеле инде, бу партияле һәм партиясез язучыларны бер-бер- сенә каршы куяр өчен әйтелгән сүзләр түгел иде. Моның белән ул без, фиркасызлар да, күп эшлик, намус белән эшлик, халык алдында йөзебез ак булсын дип әйтергә тели иде. Гомумән, Фәйзигә мин-минлек хас нәрсә түгел иде. Тәкәбберлек аңа ят иде; ул кешеләрне хөрмәт итә, хезмәтләрен тәкъдир итә белә иде. Казанга килгән саен ул үзенең карт укытучысына да бара, кайчандыр театрыбызда матур эз калдырып киткән артисткабызга барып, аның белән дә дусларча сөйләшеп утыра, Тукайлар, Әмирханнар замандашы авыру карт журналистның да хәлен белергә онытмый иде. һәм ул моны коры әдәп йөзеннән генә эшләми, ә теләп, чын ихластан эшли торган иде. Әле беренче башлап танышкан елларда ук мин Фәйзидә табигый нәзакәтлелек, эчке бер затлылык барын сизмичә калмаган идем. Ничектер ул миңа интеллигент семьясында тәрбияләнгән, яхшы мәктәп күргән 140 кеше булып тоелган иде. Соңыннан аның гади бер итекче баласы булуын һәм Уфаның әллә ни яхшы исәптә йөрмәгән Сабир хәзрәт мәдрәсәсендә укуын белгәч, бик гаҗәпләнгән идем. Күрәсең, нәзакәтлелек һәм затлылык Фәйзинең табигатендә үк булган инде. Шуның өстенә Фәйзи чын мәгънәсендә культуралы кеше дә иде. Ләкин аңардагы бу культуралылык та отып алган тышкы бизәкләргә генә кайтып калмый иде. Культураны тышкы яктан гына отып алучының «мажнклыгы» барыбер җилкәсеннән сизелеп тора аның... Ә Фәйзидә ул бик табигый. Тыштан ялтырап күренмәсә дә, чын культуралык аңардан, ничектер, хуш ис төсле, аңкып тора. Ул күп укыган, күп белә, ләкин моның белән һич масаймый, ул берәүгә дә дорфа-тупас түгел, һәркемгә тигез мөнәсәбәт күрсәтә, ләкин берәү алдында да ялагайланмый, яратмаган кешесеннән чын хисен яшереп тә тормый; ул теләсә кемнәр арасында да үзен иркен, табигый тота, теләсә нәрсә хакында җиңел, ачык сөйләшә, ләкин бервакытта да игътибар үзәгенә әверелергә тырышмый; ул сүзгә тапкыр, кешенең көлке ягын эләктереп алырга ярата, чәнечкеле сүзләр дә җибәргәли, ләкин һичкайчан кешенең күңеленә каты орынмас, усалланып юри кимсетергә тырышмас; ул бераз таркаурак, онытылып китүчән, тормышның вак- төякләрендә эше юк кебек, кием-салымга да артык игътибар итми шикелле, ләкин эшендә җыйнак, өлгер, вакытның кадерен белә, уйлаган нәрсәсен үтәмичә калмый, пөхтә киенә, көнкүрештә тәртип ярата. Менә шулай саклана мәрхүм Фәйзи күз алдымда, һәм мин боларның барысын да аның әлеге шул эчке нәзакәтлелегеннән, табигый культурасыннан килгән сыйфатлары дип карыйм. ... Тагын нәрсә? Фәйзи кебек бай табигатьле һәм шактый катлаулы кеше турында барысын белеп, барысын әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Менә уйланам, мәрхүмне бөтен ягыннан күз алдыма китерергә һәм аңларга тырышам. Аның үзендәге кебек тиз генә тотып ала торган сәләт булса иде! Әйе, Фәйзинең акылы бик өлгер иде, ул күп нәрсәне һич уйламаган яктан тотып алып, бик мәгънәле һәм кызыклы итеп күрсәтм белә иде. Ачык буяулар, контрастлар, чагыштырулар аның хыялына хас иде. Мәсәлән, ул сугыштан соң Ленинград блокадасы турында сәхнә әсәре язарга кереште. Эчтәлеге нидән гыйбарәт дип сорагач, ул миңа болай дип аңлаткан иде: таш чыдамый, кеше чыдый. Таш көннән- көн ватыла, ә кеше һаман ныгый бара... Бу сүзләрдән рәхимсез камалуга эләккән шәһәрнең һәм андагы кешеләрнең хәле ап-ачык күз алдына килде дә басты. Стандартлаштырып уйлау аңа ят нәрсә иде. һәркемгә билгеле хакыйкатьләрне таушалган сүзләр белән сагыз урынына чәйнәүне ул яратмый иде. Нәрсә хакында гына сүз чыкмасын, ул аның бүтәннәр күрмәгән яңа ягын ачарга, шуны үзенчә әйтеп бирергә тырыша. Характерлы бер мисал: «Пионер» журналының исемен алыштырырга кирәк булгач, Фәйзи аны «Тургай» дип атарга тәкъдим итте. Ни өчен «Тургай»? Чөнки тургай табигать уянганда, сабан өстендә сайрый торган кош. Тургай безнең күңелләребезгә яз белән, якты күк белән, кешеләрнең иркен кырларга эшкә чыгулары белән бәйләнеп кергән сөйкемле, җырчы кош ул. Менә балаларыбыз өчен дә ул яктылык, матурлык, хезмәт символы булып торсын. Фәйзи шулай дип аның исемен журналга тәкъдим иткән иде, ләкин ни өчендер бу тәкъдимне кабул итмәделәр. Фәйзи шагыйрь дә, әдип тә, драматург та иде. Аның талантын мин шаулап, чәчрәп аккан тау чишмәсенә охшатыр идем. Ничектер һәр жанр аңа җиңел бирелә кебек, нәрсәгә генә тотынса да ул шуны бер үк дәрәҗәдә тиз, оста эшләп чыга кебек иде. Чынлап та аның талантына киң канатлы хыял, үткен күзәтүчәнлек, йөгерек каләм бик хас сыйфатлар иде... йөгерек каләм... аеруча мине аның шушы сыйфаты сокландыра иде, чөнки мин үзем бу нәрсәдән бөтенләй мәхрүм, мин авыр таш тәгәрәткәндәй азапланып язам. 141 Фәйзинең никадәр тиз язуын миңа кечкенә бер «ярышта» сынап белергә туры килде. Дөрес, бик күптән булды бу, шулай да кызык өчен сөйлим әле... ... Елын ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә егерменче елларның ахырында булса кирәк, без Фәйзи белән бер пароходта Уфага кайттык. Юл озын, вакыт күп, безнең яшь чак, дәртле чак, гел мәзәк сөйләшеп, һәрнәрсәдән кызык табып, уйнапкөлеп барабыз. Гомумән, Фәйзи белән бергә булганда, эч пошуга урын юк, көлкемәзәк үзеннән-үзе туып кына тора иде. Бер кичне пароходыбыз тип-тигез Идел өстеннән бара. Кояш баеган вакыт. Тынлык. Бу вакытның ниндидер бер сихри көче бар, — ихтыярсыздан ул сине тынып калырга, тирә-юньдәге табигатькә сәерсенеп карарга һәм колак салырга мәҗбүр итә. Ихтимал менә шуңардан- дыр, Фәйзи миңа кинәт кенә әйтә: — Әйдә, шушы кояш баюын язып карыйбыз, кем ничек итеп тасвирлар икән, — ди. Мин риза булам. Каләм, кәгазь алабыз да, икебез ике җиргә утырып, язарга керешәбез. Бер ун минут вакыт үтмәгәндер, Фәйзи торып минем янга килә: — Я, булдымы? — ди. Гаҗәпләнеп аңа карыйм: — Тукта, мин әйтәм, алай бик тиз генә буламыни ул? — Ә мин яздым инде, — ди Фәйзи. — Әйдә, тизрәк кыймылда! Ул язып беткәнемне көтеп, палуба буйлап йөри башлый, ә мин, маңгаемны учлап, яңадан кәгазь өстенә иеләм. Әй тырышам, әй уйланам, әледән-әле тугайкырларгаофык читләренә карап алам,— үземчә кояшның ничек баюын бөтен «нечкәлекләре» белән тотып алырга маташкан булам. Ләкин чыкмый гына бит! Фәйзи берничә тапкыр яныма килеп китте, ә мин һаман тирләп-пешеп утырам. Яңадан бер кырык минут вакыт узгандыр, ике бит кәгазь сызгалап бетердем, әмма кояш баю күренешен тәки «төшереп» ала алмадым. Фәйзи тагын әйләнеп килде. — Я, ничек? Укып карыйбызмы? — Әйдә, укы! — мин әйтәм. Фәйзинең барлык язганы ярты бит чамасы булыр. Ул шуны аягүрә, кәгазен күзенә якын китереп, уң кулын күтәрә төшеп, һәм ара-тирә: «эһе, әйе, болай» дигәләп, матур гына көр тавыш белән укып чыкты. Сүзләрен хәтерләмим инде, ләкин аның язганы җиңел-кыю гына төрле буяулар салып эшләгән шактый ачык картина тәэсирен калдырган иде. һәрхәлдә кояш баюын бик «нечкәләп», дөпдөрес итеп тасвирлап маташмаган, үзе әйтмешли, аерым «мазоклар» белән ясаган да куйган. Мин бу мисал белән Фәйзи һәр әсәрен бер дә иҗат газабы кичермичә ансат кына яза да ташлый иде дип әйтергә һич җыенмыйм. Иҗат газапсыз булмый. Әгәр сез аның караламаларына күз салсагыз, күпме юлларны сызганын, бит читләренә өстәп-өстәп язганын, аерым кәгазьләргә төрле вариантлар язып караганын күрер идегез. Бу исә язучының әсәр өстендә бик нык уйланып, эзләнеп, төпченеп эшләве турында сөйли. Тагын нәрсә әйтәсем калды? Фәйзинең иҗатына бәя бирү минем бурычым түгел, — монысын вакыт хөкеменә тапшырыйк. Халык яши, халык белән бергә аның әдәбияты һәм сәнгате яши, һәрбер каләм иясенең, сәнгать әһеленең хезмәте шул халыкның культура хәзинәсенә өстәлә бара, ә вакыт исә кемнең нинди өлеш китерүен бик дөрес үлчи һәм бәяли белә. Фәйзи татар совет әдәбиятына өлешнең төрлесеннән бик әйбәтләрен кертте, һәм шик юк ки, аның әсәрләре вакыт сынавын үтеп, Тукайга карата әйткәненчә, халык гомере кебек озын гомерле булып калыр. 142 ... Без үлеп киткән каләмдәш иптәшебез турында, ул, мәрхүм, халкын, илен ярата иде, дип әйтергә гадәтләнгәнбез. Фәйзи турында болай дип әйтү генә аз... Шагыйрь, әдип бул да сине яшәткән халкыңны, илеңне яратма, имеш! Акылга сыймый бу... Аннары «мин халкымны яратам» дип әйтер өчен үзең турында бик югары уйлаучы, үзеңне халыктан өстен куючы тыйнаксыз бер буш кеше булырга кирәк. Юк, Фәйзи андый түгел иде, Фәйзигә тыйнаклык хас иде, аның халкына мәхәббәте баланың анага булган хисе кебек канында яши иде. Ул халкына беткәнче ышана иде, ул халкының үткәненә тирән хөрмәт сзклый иде, киләчәге турындз матур уйлый иде. Ул әти-әнисеиең итәгзтьле улы кебек, хзлкы өчен бзш күтәрмичә эшләүне белә иде. Тзтзр әдәбиятын, тзтзр сәнгзтен, тзтзр музыкасын ул үзенеке итеп, берәүдән дә тзрсынмыйчз сөя иде, злзр аңа ифрзт кздерле иде, уңышлары һәм кимчелекләре өчен чынлзп шзтлзнз дз, көенә дә торгэн иде, һәм үссен, бзесын, тзнылсын дип ул злзр өчен көчен дә, гомерен дә зямзды. ...Фәйзидә хисләр бик тирән ятз иде. Mini бервзкыттз дз аның нидән булса дз нечкәреп, төчеләнеп китүен күрмәдем. Тик ул еш кынз эчке дулкынлану кичерә торгэн иде, әммз моны дз зның бзшын селкеп, күзләрен йомгалап, ешрэк тамак кыргзлый бэшлэвыннзн гынэ сизәргә мөмкин иде. Аннзры тзтзр хзлык көйләрен, зеручз бэшкортның озын көйләрен тыңлзгзн чэгындз зның зәңгәр күзләренә ихтыярсыздэн дым җәелгәнен миңа күрергә туры килгәләде. Ләкин зндэ дз, ләммим, бер сүз юк, тик мәрхүм, дымлы күзләрен яшерер өчен торып, әрле-бирле йөрергә тотынз иде. Бик кздерле хисләр шулэй эчтә генә сзклэныргз тиеш түгелмени? Мин беләм, ул үзенең яшьлеген сзгынэ торгэн иде,, үзенең туып-үскән Уфзсын, Дим, Агыйдел буйларын сагына торган иде, һәм шушы моңсу-якты сагыну хисе аның туган иленә булган тирән мәхәббәтен гел генә сугарып тора иде кебек... Әхмәт Фәйзи вафат булганнан соң, үз әйләнәмдә генә түгел, гомумән әдәбиятыбызда бер бушлык хасил булуын сиздем. ...Чыннан да, дим эчемнән, я, кайсыбыз Фәйзине алыштыра ала, кайсыбыз аның кебек бер үк дәрт, бер үк өлгерлек белән шигырен дә, прозасын да, драмасын да яза ала? Без барыбыз да диярлек, бер генә эшнең серен белүчеләр кебек, я проза, я шигырь, я драма осталары гына булып киттек. Хәер, үзенә күрә табигый бер күренештер инде бу... Бай тарихлы җитлеккән әдәбиятта һәр жанрның танылган зур осталары була, алар әдәбиятның төп көчләрен тәшкил итәләр, алар арасыннан талантының көче, хезмәтенең зурлыгы белән милли әдәбиятта гаять күренекле урын тоткан, аның мактанычы булып киткән язучылар да килеп чыга. Андый- лар, һичшиксез, бездә дә бар. Ләкин бу очракта мин Фәйзи кебек күпкырлы язучының бездә аз булуын әйтергә телим. ... Фәйзи бит ул Бурнаш, Такташ, Кутуй кебекләр җөмләсеннән иде, алар традициясен алып бара иде, алар кебек сәнгать дөньясында кайнап яши иде. Артистлар белән дә дус иде ул, композиторлар белән дә һәр даим иҗади эш алып бара иде, художниклар белән дә аралаша торган иде, — шуңа күрә интереслары да аның киң иде, көннәре дә кызыклырак һәм мәгънәлерәк үтә иде. Фәйзидән соң бу гүзәл традиция ничектер өзелеп калган шикелле булды. Хәзер тирә-юнебезгә әйләнеп карасак, безнең арада Фәйзи төсле бүтән язучыбыз юк икән инде... һәм менә без аны тирән юксыну белән искә төшерәбез. Әмма ышаныипл.., язучыларның «төрлесен һәм яхшн ’“ ЫКС ~ талантларга баи халкыбыз Әхмәт Фәйзи, шагыйрь Мотй и һичшиксез тудыра торачак! ианля бэйгрлапп^ ° стаи Кәримнең образлы сүзләре белән үлгән ат кебек, иҗаты юлында Үлеп китте, ә үзеннән соң, әле кай1 «Каен себеркесе», «Кисекбаш», кыз әкияте»... әйткәндә, бәйгеләрдә йөрәге ярылып чабып барган җиреннән үлеп китте... ....................... ~ х -------------- - ----- ----- чан гына җылы кулыннан узган әсәрләре бер-бер артлы дөньяга чыга торды: «Тукай»ның яңа бүлекләре, «Аучы Мәргән белән Болан i:™ Әйе, Фәйзи кебекләр исән калганнарны чын кеше, чын иҗатчы булырга өйрәтәләр!