Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫЛДАШ КЫЗЛАР

Без картлар инде. Авыл яшьләре безне белмиләр, танымыйлар. Анысы элек заманда да шулай иде. Читтә озак йөреп, авылга кайткан берәр зимагур турында яшьләр әти-әнилә- ре, карт-корылардан сорашасораша гына белешәләр иде. — Әкәрим урамының югары очындагы тыкрыкның түбән ягында Баһави абзый бар бит. Менә шуның энесе Галәветдин кайткан икән. Балакайларым, сез аны хәтерләмисез инде. Ул авылдан чыгып киткәндә, сез кечкенә идегез әле. Галәветдин киткәнгә күптән инде, аннан бирле имана башына җир дә бүленгәне юк, — ди торган иде әни. Бик әйбәт кеше иде мәрхүм Галәветдин абзый. Совет властеның беренче елларында ул волость башкарма комитетында председатель урынбасары булып та эшләде. Безнең авылда революциягә кадәр дә шахтага барып эшләүчеләр күп иде. Алар хәзер дә санап бетергесез. Элек Донбасска барсалар, хәзер Төньяк шахталарында — Воркута ягында эшлиләр. Энтада безнең авыл кешеләренең үз поселогы бар, дип шаяртып сөйлиләр. Аларның кайберләре авылга кайтып, матур-матур итеп яңа өйләр салганнар, каралтылар корганнар. Ярар. Шахтерларны куеп торыйк. Бу юлы сүз шул шахтерларның безнең авылдагы сеңелләре, кодачалары, зифа буйлы сөйгән ярлары, ямьле Зөя буенда үскән чибәр кызлар турында бара. Кызлар турында сүз шуннан чыкты: авыл советында сөйләшеп утырганда, кемдер, бер кызның чөгендердә эшләп, бер капчык шикәр комы алуы хакында әйтеп куйды, сугыш елларында колхозчылар кичергән авыр хәлләрне дә искә төшерде. — Бер капчык шикәр комы түгел, семьяга ул чаклы ашлык тимәгән еллар да булгалады, иптәш, — ди ул. Сүз иярә сүз чыккач, шикәр чөгендерен үстерү эше белән нигездә кызлар шөгыльләнгәнлекне әйттеләр. Шикәр комын күп алучы әлеге кыз — Мөхәммәтҗан Богатиев кызының кызы Суфия булып чыкты. Белмим, ни өчендер, әңгәмә вакытында авылдашлар чөгендер алган чактагы тамаша турында күбрәк сөйләделәр. Чөгендердә җитмеш кыз эшләгән. Әкияттәгечә, «Без, без, без идек, без унике кыз идек; бер тактага тезелдек, таң атканчы югалдык»,— дигән кебек, алар таңнан алып, кояш батканчы җәй көннәрендә авылдан югалып тора торган булганнар. Суфия Таһир бабай Миңгарифының кызы Гөлфия звеносында булган, аның белән бергә, алты кыз эшләБ 91 гәи — Фирдәвес белән Нурия, Әкълимә белән Сания, Мөнирә белән Нәзирә. Күбесе Кепыйшау урамы ягы кызлары. Авыл җирендә шулай бит: бер урамныкылар, бер очныкылар бергәләп эшләргә яраталар. Аның уңай яклары да күп. Эшкә киткәндә, андый-мондый ашыгыч хәл килеп чыкканда, алар җәһәт кенә җыелышып алалар. Чөгендер ул алабута түгел, кая төшсә анда үсми, назлы, иркәләгәнне ярата. Инде үзенә яраклы җирлеккә эләктеме, бик яхшы уңа. Авылның «Бузак» дигән элеккеге болыны нәкъ шундый ярма кара туфраклы җир. Башка участокларда уңмагач, чөгендерне шунда чәчәргә булганнар. Үзе бик яхшы, яңа чирәм җир, Сөендек белән Ракы авылы арасында, өстәл шикелле тигез — Зөя елгасы үзәнлеге. Элекке елларда Сөендек һәм Башчы, Бидәнге һәм Бакырчы авыллары печәнгә төшкәндә, «Бузак» безнең урам тавы башыннан карап туя алмаслык матур булып күренә торган иде. Ир-ат печән чаба, хатын-кыз покос әйләндерә, малайлар ат белән чүмәлә тарттыра, бабайлар эскерт куя торганнар иде. Әйе, печән өсте матурлыгына ни җитә! Җәйнең иң ямьле чагы була. Шунда үткән яшьлек мәңге онытылмас. Ватан шулдыр инде ул, син һәм мин туып үскән җир, шунда күргән рәхәт, шунда кичергән михнәт, шунда гөрләп чәчәк аткан мәхәббәт... Ульяновск ягына барышлый Борындык станциясенә төшкәч, безнең авылга кайта торган юл шул «Бузак» аша үтә. Колхоз шоферы Фазыл — Суфияның абыйсы — шушы сигез километр арадан кырпак кар төшкән юл буйлап күз ачып-йомганчы кайтарып җиткерде. Кабина тәрәзәсеннән нихәтле генә төбәп карасам да элеккеге болыннар, карлыган һәм бөрлегән җыярга йөргән элеккеге әрәмәлекләр күренмәде. Нигәдер, бик сәер булып тоелды бу шәрә күренеш. Агачлар да, куаклар да, печән эскертләре дә юк тирә-юньдә. Шоферга әйтәм: — Әллә, — дим, — син безнең авылга кайтмыйча, мине мишәр ягына — далага алып киттеңме? Юк. «Бузак» бу. Әнә «Кусар кашы», әнә «Түбә каен» калкулыгы, «Түгәрәк күл», әнә «Тоба атавы». Аларны күргәч, җан рәхәтләнеп китте, малай чаклар искә төште. Шагыйрь әйтмешли, Якын, бик якын бу тәгәрәп һәм аунап йөргән болын, Кунычын капшый итекнең сукмакка үскән солың. Икенче көнне сүз янәдән шул турыда кузгалды. — Юк, андагы хәзерге күренеш сезгә генә шулай сәер һәм ят тоела ул. Безнең көннәрдәге «Бузак»ның үз матурлыгы, үз стихиясе бар, аны сез җәй көне кайтып күрегез әле, абый, — диделәр яшьләр. Әңгәмә шактый озакка сузылды. Картлар үзләренекен әйттеләр, ә яшьләр бирешмәделәр. Кемгә нәрсә ошый бит. Шулай да яшьләр хаклы иде шикелле. — Әй, абый, — диде бер сеңел, — былтыргы чөгендерне күргән булсаң, исең дә, акылың да киткән булыр иде. Ант әгәр дип әйтәм, ул гөл бакчасыннан да матур иде. Төп-төп утырган чөгендер әллә кайларга тезелеп киткән иде. Аның яфраклары аксыл яшел була икән. Рәт-рәт тезелеп утырган үсемлекләр алай карасаң да, болай карасаң да дүрт почмаклы булып күренә. Әйтерсең лә, шакмаклы аш җәймәсе. Ракы авылы яныннан башланып киткән җирнең буе Яңа Борындыкка чаклы сузылган иде. Суфияны да сүзгә кушылдырасы килә бит. Алай дип тә, болай дип тә карыйм. — Чөгендерләрең ничек алай уңды соң?—дип сорыйм. Ләкин мең бәла белән дә төпле җавап ала алмыйсың. Эшләдек, тырыштык инде, абый. Тракторчылар чәчеп бирделәр, рӘт араларын сыздылар, без карап үстердек. Аннары «Восьмой» раздъездга чыгарып тапшырдык. Эшләгән өчен акча да, ашлык та, ши* кәр комы да оирделәр. Бетте. Менә шул. Башка сөйләр сүзем юк. 92 Суфияның бар сүзе, язганга карамыйча сөйләгән рече әнә шул булды, барлы-юклы бер-ике авыз сүз. Урта буйлы, түгәрәк йөзле, бит алмалары — әллә ояла-ояла сөйләшкәнгә, әллә тумыштан тулайгамы — янып тора. Коңгырт кара чәчләре мамык шәл астыннан бераз маңгаена төшкән. Чөгендер акчасына сатып алган подкотик якалы, киң чабулы пальтосы сылап куйган кебек, өстенә ятып тора. Уңган һәм чибәр кыз. Бүген тот та кияүгә бир үзен! — Бирми тор әле, иптәш. Хәзер андый заман түгел инде, һәркем үз ишен үзе таба, — диярләр иде авылдашлар, ул сүзләрне ишетсәләр, һәм бик дөрес. 1\ем белә, бәлки ул, шулай ук Суфия һәм аның дус кызлары да инде үзләренә ошаган егетләргә вәгъдә дә биргәннәрдер. Булыр, булыр. Шахтадан, армиядән егетләр кайтып кына тора. Ә кияүгә чыккан кыз шикәр чөгендере игүдән туктый икән. Чөгендер плантациясе авылдан ераграк булганга, анда эшләүне тик кызларга, өй эше белән куллары бәйләнмәгәннәргә генә тапшыралар. Көзен ике кыз тормышка чыкканга, шикәр чөгендерендә эшләргә тиешле кызлар хәзер алтмыш сигезгә генә калган. Тагын ике кыз кияүгә барырга «кандидат». Хәер, чыкса, чыксыннар инде, бәхетле булсыннар. Алар урынын бүтән үсмер кызлар алыштырыр. Сөрү, чәчү, рәт араларын сызу машиналар белән бергәләп алып барылса да, җитмеш гектар шикәр чөгендере плантациясе җитмеш кызга берәр гектар бүлеп бирелгән.’ Шулай эшләүне яхшырак тапканнар, һәр кыз үзенә төшкән өлешен җәй буе үзе карый, үзе үстерә, уңышын да үзе җыеп ала, үзе тапшыра. Болай эшләү һәркемне кызыксындырган, иясезлеккә юл куелмаган. Колхоз идарәсендә һәр кызның шәхси счетында күпме уңыш алганы ап-ачык булып күренә. Шул ук Гөлфия звеносындагы сигез кызның уңышы сигез төрле. Иң азы — Фирдәвес Әүхәдиеваныкы — 210, иң күбе Суфияныкы — 281 центнер. Аерма зур бит. — Их, чөгендер-чөгендер! Синең шикәрең генә татлы шул. Синең турыда төчеләнеп сөйләү генә тәмле шул. Котырып үсә торган нәрсә булсаң, сине бабайлар чәчеп үстергән булыр иде. Бер дә генә калкып китү ягын карамыйсыз бит, ходаем. Яңгыр явып китсә, ичмасам бераз колакларыгызны күтәрер идегез. Ә болай, рахит бала шикелле, һәнүз аякларыгызга баса алмый торасыз... Суфия җир башына барып баскан саен шулай офтана. Менә бүген дә шулай. Кояш иртүк кыздыра башлады, тын да алыр хәл юк — эссе, тузан. Кара туфрак аякларны пешерә. Иреннәр кипкән, авылдан алып килгән су да җылынган. Ә сирәкләргә, җәфаланырга кирәк. Әйтергә генә ансат — бер үзеңә бер гектар бит, очы да, кырые да юк шикелле... Бергәләп эшләсәк, җиңел булмаса да, шаять күңеллерәк булыр иде... — Гөлфия түгелме соң бу узып баручы? Ул шул. Суфия куш учын авызына куйды да кычкырды: — Гөл-ф-и-я! Кил әле, кил бирегә! — Җә, Суфия, нәрсә бар? — Син бит, туган, безнең башлык кеше, звеноводыбыз. Давай, әмер бир әле. Күктәгеләр әллә мәрткә киткәннәрме? Атна көтәбез, ай көтәбез, яңгыр юк та юк. Телләр әйләнми башлады инде... — Әйтмә дә инде, Суфия, үзем дә аптырадым. Минем дә бер гектар бит. Минем бозлы әйрән бар тегендә — куак төбендә. Әйдә, сусавыңны бераз бас. — Юк инде, Гөлфия, караңгыланганчы бетереп булмасмы икән дим. Суфия, караңгы төшеп өенә кайткач, Зөягә кереп су коенгач кына бераз хәл ала. Беләкләр сызлавы да бетеп киткәндәй була. Кайнар чәй эчкәч, каннар таралып китә... Җәйге озын көннәр, кыска төннәр шулай бер-бер артлы үтеп кенә 93 торалар. Бер көнне төштән соң Ульяновск һәм Чувашия якларын әллә нинди карасу болыт каплап ала. Әмма боларга аның тузаны гына эләгә. Ул көнне бу җил-давыл яңгырның сәлам бирүе генә булган икән. Икенче көнне кичкә таба бер аксыл болыт коеп явып китте. Син күр дә, мин күр, чөгендерләр куян шикелле шунда ук колакларын күтәрәләр. Булды инде дип кенә торганда, чөгендер араларын тоташ чүп басып китә. Былтыр коелып калган тары бөртекләре, кирәкле кишер яфраклары шикелле, куе булып тишелеп чыгалар. Икенче бәла туа. — Сания, синең дә шулаймы? — дип сорый Суфия. — Әле менә бер кат утап кына чыккан идем каһәрне, теге башка барып карасам, ни күрим, чүпләр тагын сырып алган. Аяз булса бер бәла, яңгыр яуса — икенче хәвеф. — Ярый инде, чыдыйк. Рәхәтен дә үзебез күрербез әле. Суфия алган ике йөз сиксән бер центнер уңыш артында әнә шундый хезмәт ята. Шулай итеп, көз керә, чөгендер алыр вакыт килеп җитә. Уңыш өчен көрәш финалы чын мәгънәсендә гаҗәеп бер тамаша төсен ала. Бөтен авыл дәррәү кузгала. Ата улны, ана кызны белми. Аягына баскан, тәнендә җаны булган һәркем, чөгендер иккәне дә, икмәгәне дә, «Бузак»ка чаба; машинага эләккәннәре утырып, өлгерә алмаганнары тәпи-тәпи бара. Югыйсә, көннәрнең бозылуы, яңгырга китүе мөмкин бит. Вакытның һәр минуты кадерле. Таң атканда һәр өйдә ут ялт иткән була, ан- нары, халык киткәч, авыл тып-тын булып кала. Аның каравы «Бузак» кайный, эш печән һәм урак өстендәгедән дә кызу була. Икешәр-өчәр килограммлы, самовар хәтле чөгендерләрне олылар да көчкә генә тартып чыгаралар. Яшьләр тиз-тиз генә чөгендернең сабагын әрчиләр, «мыекларын» кыркыйлар... Ашыга-ашыга тартып, чөгендер сабагы өзелеп, берәрсе мәтәлеп киткәнне күрсәләр, бөтенесе кычкырып көлә, үртәшү китә, тагын эш башлана, тагын узышырга тотыналар. Суфияләр өчәү алганнар: әнисе Мөнирә һәм сеңелесе Дания. — Алуын алабыз да, төяргә машина кайчан килер икән? — Күрмисеңмени, әнә Фазыл сеңлесенекен төйи. Аларга нәрсә, җил арттан, машина үз кулларында. Сүз әлеге Суфия һәм аның абыйсы — шофер Фазыл турында бара. Нишлисең, кешеләрдә бераз көнчелек тә бар бит. Тегеләрнең уңышлары да яхшырак, чөгендерләре дә алданрак төялгән шикелле тоела. — Әнә, Әхмәт машинасы. — Давай, давай монда! — Ах, каһәр. Тагын безгә килмәде. Ат булса мин аның башыннан тотып, борып кына алып килер идем килүен... — Теге Казан шоферы да гел Санияләр чөгендерен ташый, әллә аңа күзе төшкән инде каһәр суккырының. Ул да булмый, шыплап төялгән машиналар өстенә кызлар менеп утыралар да — Борындык станциясенә юнәләләр. Әнә Әкълимә Габитова ничәнче машинасын илтә инде. Бүрәнә башы шикелле эре чөгендерләр менә коелып кала, менә төшеп китә дип торасың. Станция белән ике ара ерак түгел, машиналар ярты сәгатьтә әйләнеп кайталар. —„ Кызлар, менә сезгә дә килдек. Нигә чырайларыгызны сыттыгыз. Давай, Нурия, шәлеңне чиш, сырмаңны сал, җиңнәреңне сызкан, бөтен күркәмлегең белән балкып, төяш әле, — ди шофер. Шулай итеп, бер көн алалар, атна-ун көн эшлиләр. Ниһаять, ике атна дигәндә эшне очлап чыгалар. Чөгендер алучыларның куллары җилсенсә дә, билләре авыртса да хәзер күңелләре шат иде. Алар станциягә барган саен куанып кайталар. Үзләренең звеносы алган ике мең центнер чамасы эре чөгендерләрдән зур бункер хасил булганны күргәч, Суфияның аруы да, талуы да онытылгандай була. «Гектар саен уртача ике йөз кырык центнер! Барыбыз да тырышканбыз икән». Украина яки Воронеж өлкәсе өчен, тешләре чөгендер игүдә чыккан яклардагы кешеләр өчен бәлки бу күп түгелдер, ә Буа районы өчен ярыйсы уңыш. Кәүсәрия белән Әлфия звенолары да яхшы уңыш алганнар. Бераз арттырыбрак әйтәләрме инде, алар сөйләгәнне тыңлап торсаң, станциядәге чөгендерләр арасында боларныкыннан да эре һәм чистасы булмаган. Сөендек кызлары эштә шулай өскә чыкканнар. Җитмеш кыз колхозга унҗиде мең центнердан артык шикәр чөгендере үстереп биргән. «Яңа тормыш» колхозына шикәр чөгендере, иске акча белән исәпләгәндә, ярты миллион сумнан артык керем китергән. Ә кызларның үзләренә йөз мең сум чамасы акча һәм сиксән ике центнер шикәр комы тигән. Сөендек чөгендерләре, Буа шикәре! Без хәзер җир^асты байлыклары ягыннан гына түгел, җир өстендә үсемлекләр игү белән дә илебезнең көньяк крайларына тиңләшеп барабыз. Чөгендер, кукуруз, көнбагыш үстерергә дә өйрәнеп киләбез. Яхшы юнәлеш. Килер бер көн, җидеел- лыкның азакларында, безнең кызлар яңа шикәр заводлары салырга да кыстый башларлар. Шикәрне ясап кына өлгерт аннары.