Логотип Казан Утлары
Публицистика

90 ТҮГЕЛ, Ә 120 ЕЛ

61 ел өчен Татарстан китап нәшрияты чыгарган стена календареның 6 январь битендә «1871 елда татар телендә беренче календарь басылып чыгу» турында мәгълүмат бирелә. «Социалистик Татарстан» газетасының 6 январь санында, югарыдагы фактны куәтләп, «Татарча календарь чыга башлауга 90 ел» дигән информация дә басылып чыкты. Аннан бирле байтак вакыт узды. Стена календареның 1961 елгы басмасына карата язган мәкаләсендә («Социалистик Гатарстан», 1961 ел, 21 январь) Г. Төхфәт тә бу факт турында бер сүз әйтмәде. Димәк, культура тарихында 1871 ел татар телендә беренче календарь чыккан дата дип йөртеләчәк. Кем белә, бәлки 1971 елда «татарча календарь чыга башлауга 100 ел тулды» дип тә билгеләп үтәрләр. Татар телендә беренче календарь чыгуга 90 ел тулу факты дөресме соң? — Юк, дөрес түгел! Бу ялгышның фәнни әйләнешкә кереп китүе бар. Шуның өчен бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертү кирәк дип уйлыйбыз. Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә «Каталог книг, отпечатанных в типографии Казанского университета с 1800 по 1896 год» дигән белешмә бар. Анда, акка кара белән, түбәндәге сүзләр язылган: «1841 год (басылу елы). Горрәлек — календарь, составлен на 40 лет Рахматуллою Амирхановым. Этот календарь называется тоже «Горрәлек» и «Горрәнамә». Н. Ф. Катанов һәм А. Соловьев тарафыннан төзелгән белешмәдә күрсәтелгән календарь бүген дә әле «580 т.» номеры астында Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә саклана. Тышлыгы матур орнамент белән бизәлгән бу календарь «Ошбу горрәлек илле алтынчы гарзә (?) вә гайре хосуслар эчендә», дип исемләнгән. Күләме 20 бит. Календарьның һәр бите бер айга багышланган, һәр айның европача һәм гарәпчә исемнәре, татарча көн исемнәре, һәр көннең озынлыгы күрсәтелә. «Көн озынлыгы», «көн тугу», «көн бату» вакытлары сәгатьләр һәм минутлары белән бирелә. Аннан соң шунысы кызыклы, анда көн озынлыгы, кояш чыгу һәм кояш бату Казан вакыты белән генә түгел, Астрахань һәм Тобол вакытлары белән дә күрсәтелә. Бер календарьда төрле шәһәр вакытларын күрсәтү татар календарьларында яңадан тик 1898 елны Әхмәт Һади Максуд и чыгарган беренче татарча «Дивари (стена) калеидаре»ида гына яңадан кулланыла башлый. 1841 елны чыккан бу календарь 40 еллык итеп, 1841 —1880 еллар өчен, төзелгән. 1842—1880 еллар календаре таблица формасында бирелгән. Календарьда һиҗри елларны милади елларга күчерү, китерелгән һиҗри елларның кайсы айның кайсы көненнән башлануы, төрле бәйрәмнәр турында мәгълүматлар китерелә. Каюм Насыйри календарьларының төзелеше 1841 елгы горрәлектән аерылмый. Бу хәл үзе генә дә беренче басма татар календареның яхшы эшләнгәнлеген күрсәтүче дәлил булып тора. Календарьны төзүче — «Рәхмәтулла Әмирхан угылы». Шиһаб Мәр- җәнинең «Вафият-эл-әслиф вә тәхи- ят-эләхлаф» исемле хезмәтенең VI төбендәге белешмәгә караганда, Рәхмәтулла Әмирхан заманында укымышлы кеше булган. Казанда хөкүмәт тәрҗемәчесе булып эшләгән. Китапханәдә моннан башка 1855 елны Казан университеты типографиясендә басылган «Ошбу горрәнамәдә Русиядә булган ярминкәләр беленер» исемле һәм 1861 елны Фәтхулла Хәмидулла угылы Әма- шев төзегән календарьлар да саклана. Бу календарьларның төзелеше 1841 елны чыккан календарьдан аерылмый. Боларга тик «Таң беленү вакытлары» гына өстәлә. Соңгы ике календарьның белешмә өлеше бераз киңәя. Биредә татар бәйрәмнәре белән беррәттән рус халкы бәйрәмнәре («Кызыл йомырка» һ. б.) күрсәтелә, W беренче мәртәбә «тыйбби (медицина) киңәшләр» бирелә. Югарыдагы мәгълүматларга таянып, без татар телендә беренче басма календарь 1841 елда чыккан, дип әйтә алабыз. Ләкин бу әле моңа хәтле татар халкында вакыт исәбе алып бару булмаган дигән сүз түгел.' Халык кулъязма календарьлардан киң файдаланган. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә сакланучы 20 ләп кулъязма горрәлекләр шуңа дәлил була алалар. Аларның бер өлеше XVIII йөз ахырларында, бер өлеше XIX йөз башларында язылган. «579 т.» номеры астында саклана торган горрәлек 1 192 һиҗри яки 1 778 милади ел өчен төзелгән. 1871 елдан календарьлар чыгару эшенә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри алына һәм 20 ел буена өзлексез календарь бастырып килә. Каюм Насыйри календарьларында төрле фәнни, иҗтимагый мәгълүматларга урын тагын да киңрәк бирелә башлый. Соңыннан татарлар арасында календарьлар бастыру киң җәелә. Мәскәү, Казан, Оренбург, Уфа, Петербургта XIX йөз ахырында һәр ел өчен 2—4 җирдә стена һәм өстәл календарьлары басыла башлый. Календарь бастыру эшенә татар халкының күренекле кешеләре актив катнаша. Язучы Фатих Халиди, мәгърифәтчеләрдән Габделгалләм Фәезханов, Шиһаб Рәхмәтуллин һ. б. берничә ел рәттән календарь чыгарып киләләр. XX йөз башында «Заман календаре», «Шәрык календаре», «Мөшәввәрәт (киңәш) календаре» һ. б. календарьлар чыга башлый. Татар телендә календарьлар төзү һәм басу тарихы кызыклы һәм аерым тикшеренү сорый торган өлкә. Бу мәкаләдә без татарча календарьлар тарихын тикшермибез, тик быел — 1961 елда — татар телендә беренче календарь чыга башлауга 90 түгел, ә 120 ел тулды, дип кенә расламакчы булабыз. д. КӘРИМУЛЛИН.