Логотип Казан Утлары
Очерк

ВАРТА КАҺАРМАНЫ

I" Я нде төн уртасы узып бара. Таулар итәгенә сыенып утырВ/ I ган авыл йокыга чумган. Төнге әтәчләр тавышы да, этләр ®®Ф-Х аӨргәне дә ишетелми. Йокларга, юлга чыгар алдыннан изрәп йокларга кирәк иде дә бит — Рәхимнең күзләренә йокы керми... Абыйсы Хәсәнша үзенең хатларында: «Җидене бетергәч тә Рәхимҗанны минем янга җибәрегез. Мин аны заводка урнаштырырмын, һөнәргә өйрәнер», — дип яза иде. Еллар агым судай тиз узды. Бүген Рәхимнең авылда соңгы төне. Әмма күңеле белән күптән Мәскәүдә инде ул. «Исәнме, Хәсәнша абый! Менә мин килеп тә җиттем! Сиңа авылдан күчтәнәчләр алып килдем...» Хәсәнша абыйсы шатланыр, шундый шатланыр, аны кысып кочаклар да: «Ай-Һай, энекәш, танырлык та түгел үзеңне! Җиткән егет булгансың бит. Мин киткәндә әле орчык буе гына малай идең», — дип иңбашыннан сөяр. Хыялый шатлык яшүсмер күңелен дулкынсыман талпыта да талпы- та. Рәхимнең куе кара кашлары тибрәнеп куя, бераз шадрарак ак йөзе балкып китә. Ул елмая. Әйе, Рәхимнең авылда соңгы төне. Өй алдындагы арбада соңгы тапкыр куна ул бүген. Уналты яшьлек егеткә бераз ямансу булып китә. Ул күзләрен ача, ача да, беренче тапкыр күргәндәй, төнге күк гөмбәзенә йотылып карый. Нинди рәхәт төн! Авыл өстендә салмак кына тулган ай йөзә. Күк йөзенә сибелгән йолдызлар инеш төбендәге тәңкәләр төсле генә күренәләр. Бөтен әйләнә-тирә, көмешкә мангансыман, яктырып, нурланып тора. Кай ара җиләс җил исеп куя да тәрәзә каршындагы тирәкнең яфракларын лептердәтә. Серкәдә утырган арыш басуында өзеп- ■эзеп тартар кычкыра, күл буендагы камышлар арасында ялгыз үрдәк 46 бакылдап ала. Кинәт барысы да тына. Ерак ту! айлар ягыннан акрын гына җыр ишетелә башлый. Заһидулла аоый бүген дә болында атлар көтәдер. Бүген дә ул, учак ягып җибәргәндер дә еракка-еракка, унтугызынчы елларда Колчак белән сугышып йөргән а рал якларына карап җырлыйдыр. Нигә ул һәрвакыт: Кайда гына йөрми, ниләр күрми Ир егеткәй белән ат башы, — дип моңланып җырлый икән? Бер кулы булмаганга күңеле китекме икән әллә? «Кулым юк» днп нигә кимсенергә инде. Бөтен авыл халкы Заһидулла абый өчен «ах» итеп тора бит. Әти беркөнне: «Заһидулла — арслан йөрәкле ул», диде. Батыр булмаса, Фрунзе кылыч бүләк итмәс иде үзенә. Колчак офицерларының котын алып йөргән бит ул. Без аның кебек була алсак иде әле... Таң җыры булып яңгыраган авазлар, һава дулкынында эреп, тыналар. Тирәклектә ниндидер кош чыркылдап куя. Абзарда сыер мөгри. «Хуш, Заһидулла абый. Мин бүген кнтәм инде. Кунакка кайткан чакларда без синең җырыңны абыйлар белән бергәләп тыңларбыз әле». Ай таулар артына шуып төшә. Зөһрә йолдыз, таң пәрдәсенә төренеп, акрын гына сүнә... ... Әнисе Миңлеҗамал әби әйтмешли, Рәхимнәр «Мәскәүгә әртилләре- белән киттеләр». «Калаларның каласына барабыз», дип, бәйгедәге чапкыннардай атлыгып торган егетләр, юлга чыгар алдыннан гармонь тартып, урам әйләнделәр. «Син дә иптәшләреңнән калма. Читкә китүче егетләр гел шулай йөриләр», дип, күрше апалар бик кыстагач, Рәхим дә аларга ияргән иде дә, җырга кушылырга кыенсынды. Әти-әнисеннән, әби-бабайлардан тарсынды ул, көпә-көндез авыз күтәреп җырлап йөрүне килештереп бетермәде. Әти-әнисе белән аерылышканда да күз яшен күрсәтмәде Рәхим. Күңеле тулып, иреннәре дерелдәгәндә дә сер сынатмады. Озатырга килүчеләрдән оялды. Нурлы күзләрен тутырып әтисенең кара тутлы мәһабәт йөзенә, әнисенең дымлы яулык читләренә, түгәрәк иягенә бер карап алды да, болансыман салмак кына атлап, таулар ягына китеп барды. Әнисенең өзелеп әйткән сүзләре генә яңгырап калды. — Улым, бик сагынсаң, тилмереп торма, поездга утыр да кайт! Сагынды, әтисе белән әнисен бик сагынды Рәхим! Барган мәлне әнисенең сәрби чәчәгедәй яулыгы гел күз алдында җилфердәп торды. Әмма, җырда җырланганча, «Сагынмас кешеләр булмас, сагынса да түзәргә» туры килде. Торабара авыл хатирәләре бераз тоныклана төште. Башта, «һөнәрле булыйм», дип, завод тормышына кереп чумды., аннары укып йөрде. Әти-әнисенә өзелеп язган хатлары, хуш исле бүләкләре генә килеп торды. Тиздән үзен ак финнәргә каршы башланган сугышка алдылар. Кырыгынчы елны бер хатында: «Авылны бер урап килермен-килүен. И, әти, сугышта күргәннәремне уртагызга утырып сөйләр идем»,—дип язган иде дә бит — кайта алмады шул. Заманалар тагын болганып, еллар хәвефләнеп китте. Аннары... чит ил туфрагында мәңгегә ятып калды... Бу хәл моннан унбиш еллар элек булды. Кырык дүртенче елнын июлендә Беренче Украина фронты гаскәрләре, Днепр буйларында Киев Фастово, Брусиловск шәһәрләре тирәсендә дошманның тетмәсен’тетеп’ Висланың аръягына барып чыктылар. Дошман, ватылган сөякләпен өстерәп, Сандомир артына чигенде. Елга буендагы кечкенә генә плац дармда кырык бишенче елның январена чаклы өзлексез каты сугышлап барды. Үлем зәһәреннән исергән дошман совет гаскәрләрен Виолага ба" тырырга теләде. Тимер, корычка кушылып туфрак янды — ләкин безнен 47 гаскәрләр чигенмәделәр. Аннары... 12 январь төнендә атаклы Сандо- мир— Силизия операциясе башланды. Дошманның көчле оборонасы җимерелде, генерал-полковник Рыбалконың гвардияче танкистлары Польшаның Ченстохов һәм Родом шәһәрләренә бәреп керделәр. Ләкин туктарга ярамый, алда яңа рубеж — Варта елгасы тора. Ул кыен участокта Кшешук шәһәре артындагы бердәнбер күперне дошманнан тизрәк тартып алырга һәм качып баручы немец гаскәрләренең юлын томаларга кирәк иде. Танк берләшмәсе штабы бу хәрби бурычны капитан Черняковка тапшырды. Рейдка батальонның иң кыю сугышчыларыннан 60 кеше сайлап алынды. Кичке сәгать тугызда разведка колоннасы шәһәр читенә килеп тезелде. Разведчиклар соңгы тапкыр машиналарын карап чыктылар. Капитан Черняков, ярдәмчесе Кравец белән бергә, хәрби хәзерлекне үзе тикшереп йөрде. Билгеләнгән вакытта өч танк, дүрт бронетранспортер, ике бронеавтомобиль, ун мотоцикл һәм үзйөрешле ике туптан торган колонна шәһәрдән чыгып китте. Башта алар, аулак урман һәм кыр юллары буйлап, утларын кабызмый гына бардылар. Бераздан тар урман юлы олы юлга килеп кушылды. Разведчиклар урманда туктап тордылар. Юл буйлап дошман машиналары уза иде. Шул чакта капитан Черняковның башына: «Әллә утларны кабызып олы юлга чыгаргамы? — дигән бер фикер килде. — Юл уңа калса, Вар- тага тизрәк барып җитәргә мөмкин». Колонна әле генә узып киткән дошман машиналарына иярде. Тиздән лейтенант Масленников мотоциклчылары немецларның олауларын куып җиттеләр. Алда Кшешук шәһәре күренде. Берничә минут эчендә кечкенә шәһәрне тоташ ялкын чорнап алды. Разведчиклар дошман белән йөзгә йөз килеп сугыштылар. Механик Саша йөртә торган танк немецләрнең автомашиналарын, броневикларын, тупларын изеп йөрде. Сугышны озак дәвам итәргә ярамый иде. Разведчиклар, шәһәрдән сулга борылып, тизрәк урманга кереп киттеләр, аннары, төркемнәргә бүленеп, юлны дәвам иттеләр. Урман авызына җиткәч, бер поляк тимер юлчысы күзәтче мотоциклчы Новиковка тиздән поезд киләсен әйтте... Берничә минуттан соң. Ниһаять, сиксән чакрым юл үтеп, разведчиклар Вартаның биек ярына килеп чыктылар. Күзәтче мотоциклчылар дозор командиры Мас- ленниковка күперне өч автоматчы саклап торуын, яр буена дошманның ике дзоты, траншеялары, пулеметлары һәм батареялары урнашкан булуын хәбәр иттеләр. Күпердән сулдарак таш бина бар. Аның тирәсендә взводка якын солдат йөреп тора. Бина алдында берничә броневик, си- Тез мотоцикл һәм берничә автомашина. Машиналарга алты көпшәле минометлар куелган иде. Лейтенант Масленников, капитан белән киңәшкәннән соң, дошман лар өстенә ут явып торды. килгәнче саклап торырга кирәк иде. Черняков ашыгыч оборона оештырырга кереште. Немецләрдән тартып алынган батарея ут ачарга хәзерләп куелды. Өлкән сержант дошман эшелоны кызган чуен өеменә әверелде. га искәрмәстән һөҗүм итәргә булды. Мотоциклчылар, фараларны кабызып, күпергә ташландылар. Траншеяларга, дзотларга гранаталар очты, батареяләр тирәсендә күккә кара баганалар күтәрелде. Лейтенант Такташев танкысы белән өлкән сержант Березнев бронетранспортеры казармага һөҗүм итте, өлкән сержант Саша танкысыннан немец Күпер разведчиклар кулына күчте! Ләкин аны безнең гаскәрләр 48 Селеменев расчеты алты көпшәле миномст-Дащы корды. Старшина Воронин рация буенча берләшмә штабын чакырды, ләкин штабтан җавап ишетелмәде. Төнге сәгать дүрттә күпергә гитлерчылар колоннасы якынлашты. Аңа беренче булып өлкән сержант Коростелев һәм Березиев броие- транспортерлары ут ачты. Аннары сугыш кырына Саша танкысы килеп чыкты. Тәвәккәллеге һәм осталыгы белән Перемышль янындагы сугышларда дан казанган, дошманның берничә танкысы Һәм бронепоездына каршы берүзе көрәшкә чыккан бу егет һөҗүмгә күчте исә бөтен батальон иркен сулап куя торган иде. Бу юлы да шулай булды. Танк башта җимерелгән таш бинага таба чапты, аннары, кинәт борылып, туп-туры колонна уртасына барып керде. Туплар тапталды, автомашиналар яньчелде, фашистлар сытылды... Сугыш кыры беразга тынып калды. Салкын январь күгендә йолдызлар сүнде, туган ил ягыннан сызылып таң атты... Саша баягы сугыштан соң арыгандырмы, башын күн белән тышлаган утыргыч аркасына куеп, күзләрен йомган. Экипаж командиры Ко- ледов аның тирләгән маңгаена, куе кара кашларына, тыныч йөзенә озак итеп карап торды да механикның иңбашларына кагылып куйды: — Саша, буласы туең турында уйлыйсыңмы әллә? Механик башын күтәрде. Аның зур кара күзләрендә саран гына елмаю чагылып узды. — Юк, иптәш командир, башка нәрсә турында уйлый идем. Тиздән яз җитәр. Безнең авыл уйсу җирдә утыра. Су күп була. Әти картның яз кияргә аягына юктыр. Язгы чәчүгә чыкканчы кайтып җитә алсак, шәп булыр иде... ...Урман авызыннан немецләрнең яңа колоннасы күренде. Колонна башында ике «тигр», ә алар артыннан үзйөрешле өч «фердинанд» килә иде. Саша рычагларны кысты. Коточкыч танклар сугышы башланды. Машиналар каты үкереп, сөзешергә килгән үгезләрдәй, бер-берсенә ташландылар. Җир дерелдәп торды, броня чытырдады, утлы җил уйнады. Дошманның икенче атакасы да чәлпәрәмә килде. Саша машинасы белән сөзешкән танк төтенгә уралды, лейтенант Такташев җимергән «тигр», арт саны биртелгән бүресыман, урманга таба шуышты. Төш җитәрәк дошман танклары, пехота белән бергәләп, яңадан атакага ташландылар, һәрбер карыш җир өчен рәхимсез сугыш башланды, хәлиткеч минутлар җитте, күпернең бер башына немец солдатлары үрмәләде, урман авызыннан тагын бер колонна күренде, разведчикларның снарядлары бетте. Дошман менә-меиә күперне басып алыр кебек иде. Ләкин шул чакны Саша танкысы дошманга ташланды. Фашистлар танкка каршы көчле ут ачтылар. Машина тирәсендә снарядлар, миналар ярылды. Ләкии кашларын җыерып, рычагларны күкрәгенә кыскан Саша үлемне узып һаман алга ыргылды. Корыч машина оста механик кулында, уннарча фашистны сытып, сугыш мәйданын урап йөрде. Кинәт механикның ярсыган күзләре алдыннан утлы тубал тәгәрәп узды, сулъяк броняга фауст-патрон китереп бәрде. Танк эченә ялкын үрмәләде. Радист Двоеглазов белән укчы Прокофьев, люкны ачып җиргә сикерделәр. Коледовның: «Саша, тизрәк чык!» —дип кычкырганы ишетелде. р — Җиргә сикер, командир! Мин монда калам! Танкист, ялкынны сүндерергә теләп, тагын алга ташланды Ләкин ялкын көчәя барды. Сашаның чәчләренә, кашларына ут капты, төтеннән 49 һәм кызудан сулышы буылды, аяклары пеште, битендәге тиресе кубып төште. Яу егете ярсып тешләрен кысты — корыч айгыр, ялкын өермәсе, халык нәфрәтенең дөрләп торган факелы булып, дошман өеренә барып керде... Атаклы танкистның үлеме разведчикларны тагын да ярсытып, үч ялкынын дөрләтеп җибәрде. Лейтенант Коледов, кулларына гранаталар тотып, автоматчыларны һәм мотоциклчыларны контратакага күтәрде. Дошманның тылында утлы баганалар биешә башлады, кар һәм туфрак тузаны туздырып, совет танклары, броневиклар, үзйөрешле туплар килеп чыкты. Уннарча совет полклары, Варта күпере аша узып, һөҗүмгә ташландылар. Утлы давыл көнбатышка күчә барды. Яу егете Сашаның яңа батырлыгы бөтен фронтта яңгырады, уннарча телләрдә кабатланды. Туган ил өчен арсланнардай сугышып үлгән бу егет — Кайбыч районының Зур Русак авылында туып үскән Җи- һаншин иде, яшүсмер чагында көтүче Заһидулланың батырлыгына кызыгып йөргән танышыбыз Рәхим иде. Аны бөтен танк берләшмәсендә үз итеп, якын итеп, Саша дип йөртәләр иде. Ул шул исем белән хәрби тәвәккәллек, кыюлык һәм искиткеч батырлык үрнәгенә әверелгән иде. Рәхимнең туган туфрагыннан аерылуына чирек гасыр гомер узган инде. Варта буйларына сугыштан соң утыртылган алмагачлар да күптән алма бирәләрдер. Әмма Җиһанша бабай белән Миңлеҗамал әби өчен ул әле дә исән, әле дә бик газиз. Менә без аларның янында утырабыз. Чандыр гәүдәле Миңлеҗамал әби, без алып килгән газетаны калтыранган кулларына тотып, елый. Улының рәсемен, соңгы тапкыр төшкән рәсемен күрә алмаганга тилмереп елый, шул рәсемне күрмәкче булып үрсәләнә, газетаның читләрен сыйпый. «И, бәбкәм, и, канатым, үзеңне күрә алмыйм бит, алтын алмасы кебек бала идең. Төштә күргән кебек кенә калдың шул», — дип өзгәләнеп пышылдый ул. Күп хәсрәт күрүдән сукрайган чал чәчле бу анага карап безнең дә күңелебез тула... Олы гәүдәле, кечкенә генә кара сакаллы Җиһанша бабай кулларын тезләренә куеп тын гына утыра, сирәк кенә тамак кырып куя. Сугышта аларның дүрт уллары һәлак булган. Карт белән карчыкка бер көнне ике авыр хәсрәткә чыдарга туры килгән. Рәхимнең кайгысыннан ут йотып утырган сәгатьләрдә үк олы уллары Хәсәншаның да үлгән хәбәре килеп төшкән. Ил өстенә килгән авыр хәлне тирән аңлап, Ватан язмышы өчен борчылып торган каһарман җанлы, олы йөрәкле ата-ана гына мондый хәсрәткә түзә ала. Алар түзгәннәр, төннәрен уллары өчен сыкранып уздырсалар, таңнан торып колхоз эшенә ашыкканнар. «Ил хур булмасын, без күргән кадәр хәсрәтне башкалар да күрмәсеннәр иде», дигән изге теләк ата-аиага көч биреп, фидакарь хезмәткә әйдәп торган, авыр кайгыларын җиңеләйткәндәй булган. ... Кояш болытлар артыннан чыга да, өй эче балкып китә. Хәсрәтле минутлар акрын гына уза... Ата-ана күңелендә балалар мәңге тере. Карт белән карчык әле Хәсәншаны, әле Рәхимҗанны яки Гаделша белән Шакирҗанны телгә алып сагынып сөйләшеп утыралар. Аннары Миңлеҗамал әби самовар гөрләтеп җибәрә, Җиһанша бабай савытсаба тотып өй алдына нәүрәпкә чыгып китә. Алар аш-су белән маташкан арада, без Рәхим белән бергә сугышын йөргән лейтенант Аркадий Тарлерның хатларын укыйбыз. 4. „с. Ә.“ к 2. 50 «Проскорьево һәм Перемышль операцияләрендә күрсәткән батырлыклары өчен Саша ике тапкыр «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнде. Ул безнең иң якын дустыбыз, куркусыз танкистыбыз иде, — дип яза Тарлер, — аны батальонда гына түгел, бөтен танк берләшмәсендә беләләр иде... Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге „сакланыр». Менә шул юлларны укып утырганда, Җиһанша бабай саргаеп беткән кәгазь кисәкләре тотып өстәл янына килде. Хат, 1 әхимнең фронттан язган хаты! — Дөнья — шөгыль бит, барысын да саклый алмадым, менә берәве генә калды, — ди Җиһанша бабай, үкенеп. Кечкенә генә блокнот битләренә карандаш белән язылган бердәнбер хат! Николай Гастелло, Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган совет баһадирының истәлеге! Латин һәм яңа алфавит хәрефләре белән аралаштырып язылган бу хаттан каһарман танкистның ата-ана- сына, туганнарына булган йөрәк җылысы бөркелеп тора: «Җибәргән хатыгызны алдым, язганнарыгыз мәгълүм^ булды. Исәнлек хәбәрегезне ишеткәч, бик шат булдым. Шәкерт абыйдан һәм Ша- кирҗаннан хат килми дигәч, бик кайгырып .калдым — берни эшләп- булмый... Бүтән әйтүле сүзем юк, үзем әйбәт яшим... Хәзергә Украинада яшим. Хуш, сау булыгыз. Мөмкин булса фотокарточкагызны җибәрегез. Бу хатны алгач, хат салыгыз, бик көтеп калам. 28 май, 44 ел». Өзелеп язган соңгы юлны укыганда, яу егетенең якты образы тере булып күз алдына килә. Ул әле дә исәндер, люкны ачып танк өстенә чыгып баскандыр да туган якка карап әти-әнисеннән һаман хат көтәдер- сыман. Бу истәлеккә Миңлеҗамал әбинең сүзләре ялганып китә: — Уналтынчы елны, октябрьнең өчесендә туган иде. Бик матур иде., кара гына күзле иде. Дүрт яшендә чагында чәчәк чыкты бәбкәмә, бераз шадра булып калды. Өстәл өстенә җырлап торган самовар менеп утыра. Кайчандыр берсеберсеннән сылурак егетләрне сөеп үстергән ана, күзләре сукыр булса да, якты күңеле белән күреп, безнең алдыбызга күкәйләр тезә, кайнар коймаклар китереп куя. Табын тирәсен Рәхимнең кайнар истәлекләре бизи. Карт белән карчык аның берсеннән-берсе матур сыйфатларын искә төшерәләр, һәр хатирәдә Рәхимнең искиткеч тыйнак образы гәүдәләнә. — Җиденчедә укыган чагы иде бәбкәмнең, — дип сөйләп китә Миң леҗамал әби, — Май бәйрәме көнне сабагын яхшы укыган балаларга бүләкләр биргәннәр иде. Караштырып торсам да, Рәхимҗанның кулында ул көнне әйбер заты күрмәдем: «Моңа бүләк бирмәгәннәр, күрәсең, күңеле сынып кайткандыр инде», — дип, ул көнне эчтән генә тындым' инде, эндәшмәдем. Ике-өч көн үткәч: — Улым, мәйтәм, сабагын яхшы белгән балаларга бүләкләр биргәннәр икән, син бик үк белеп бетермисеңмени, —дим. Кына гөл чәчкәседәй кызарды да: — Миңа да бирделәо әнкәй, — ди —Соң, биргәч, кая соң бүләгең? — дим. — Утын астында — ди. Миңлеҗамал әби кеткелдәп көлеп җибәрә, аның йөзе яктырып нуп ланып китә. — Кәмит инде билләһи!.. Я, нәрсә дисең иңде бу балага Безгә күрсәтергә кыенсынып, бүләген утын пүләннәре арасына яшепеп кергән. Ак ботинка биргәннәр иде үзенә. 1 — Бик сабыр малай иде шул, бер дә артыгын сөйләп, шаулап ЙАПИ торган түгел иде,— дип Җиһанша абзый сүзне ялгап китә — Уп бпт Мәскәүдә танкыга укыганын да белгертмәде — машинага ихласы булган 4* — Шөкер, безнең, малайлар бик акыллы, бик миһербанлы булдылар. Әнкәйәткәй дип өзгәләнеп торалар иде. Әнә кече улыбыз 'Миңлегариф та аларга охшаган. Хезмәт өчен генә туган диярсең. Көнен-төнен кырдан кайтып керми, трактор йөртә. Олау-олау ашлыгын, уч тутырып акчасын ала. Киленнән дә уңдык, бик кече күңелле балага тап булдык. Әти-әни дип өзелеп тора... — Өлкәннәре гомерсез булды шул, калганнары белән бергә яшәсәк иде инде. Еллар гына имин була күрсен, илаһи, — дип, Миңлеҗамал әби әңгәмәне түгәрәкләп куя. Без геройның кайнар эзләрен саклаган йорттан чыкканда, авыл өстенә кунакка гына килгән болытлар таралышкан иде. Җиһанша бабай белән Миңлеҗамал әби безне, капка төбендә янәшә басып, озатып калдылар...