Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ОСТАСЫ

Камал Сэлэхетдинов (Камал III) — Бөек Октябрь революциясенең кайнар көннәрендә сәхнәгә килеп, ялкынлы таланты, иҗат иткән образлары белән тамашачыларның мәхәббәтен казанган өлкән буын сәхнә осталарыбыз- ның берсе. Кырык елдан артыкка сузылган иҗат гомерендә ул йөзләрчә рольләр башкарды, онытылмаслык образлар иҗат итте. Камал III тә театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүче дә, аңарда артист булу теләген уятучы кеше дә Зәйни ага Солтанов була. Ат кәмитеннән башка тамаша күрмәгән Камалны әтисе бер көнне мәктәп укытучыларының әдәбият кичәсенә алып бара. Үзенең истәлекләренең берсендә, шул турыда Камал III бо- лай яза: «Менә бервакыт программаны игълан итүче абый: «Хәзер Габдулла Тукайның «Теләнче» шигырен Зәйнелгабидин Солтанов укый», — дип белдерде. Озак та үтми, сәхнәгә чал сакаллы, искереп, ертылып беткән киемле, кызганыч кыяфәтле бер карт чыкты. Залдагы халык, тын да алмый, бу картның һәр сүзен йотылыпйотылып тыңлый. Мин бу бабайны шулкадәр кызгандым, хәтта елап ук җибәрдем. Бу вакыйга минем күңелемдә истән чыкмаслык тирән эз калдырды. Шул .вакытлардан бирле мин театрга һәм аның артистларына күңелемдә кайнар мәхәббәт саклый башладым». Октябрь революциясе елларында Астрахань шәһәренең алдынгы татар яшьләре «Татар эшче яшьләр союзы» II на берләшәләр. Алар спектакльләр, концертлар куялар, әдәбият кичәләре оештыралар, татар музыкасын пропагандалыйлар. Иптәшләре арасында оста җырчы һәм биюче булып танылган Камал бу союзның культура бүлеге мөдире итеп сайлана. Ул барлык эшләрнен уртасында кайный. Аңа оркестр, xqp, бию түгәрәкләре белән дә һәм шулай ук драма түгәрәге белән дә җитәкчелек итәргә туры килә. Яшьләрнең Кышкы театр бинасында оештырылган күңел ачу кичәсенә күренекле артист Зәйни Солтанов та килә. Татар театрын яшь II 1919 елдан башлап бу союз «Россия Коммунистик яшьләр союзы» дип исемләнә һәм РКСМның Астрахань губкомолы составына керә. К  артистлар белән тулыландыру турында кайгыртып йөрүче ул сизгер кешене Габдулла Уральским, Исмә- гыйл Кугушев һәм Камал Сәләхет- дииов кебек яшьләрнең уены кызыксындыра. Танылган сәхнә остасы бу яшьләргә өмет белән карын һәм һич икеләнүсез аларны Астрахань татар театрына эшкә чакыра. — Ләкин, — ди Зәйни Солтанов аларга, — театр сезгә бер нинди җиңел тормыш вәгъдә итми. Сездә артист булу өчен сәләт бар. Ләкин сәләт белән генә ерак китеп булмый, аңардан файдалана һәм аны үстерә белергә дә кирәк. Ә бу сездән, исегездә тотыгыз, күп көч, йокысыз төннәр, үз-үзеңә аяусыз булуны таләп итәчәк. Эшенең беренче елларында Камал III уңышсызлыкларга да очрый. Билгеле, иҗат өчен тиешле шартларның булмавы да тулы образлар тудырырга комачаулый. Спектакльләр еш куела, хәзерләнү өчен вакыт җитәрлек булмый, кулга нинди әсәр эләгә, шул уйнала. Артистларга бүген трагедия, иртәгә комедия, берсекөнгә водевиль уйнарга туры килә. Менә шулар нәтиҗәсендә әсәргә җитди анализ ясау, образларның характерларын дөрес һәм төгәл күрсәтә белүдән Камал әле ерак була. Ә Зәйни Солтанов аңа һәрвакыт ярдәм итә, театрга бу егетне якынайтып ялгышмавына нык ышана. Авырлык алдында тукталып калырга яратмаган яшь ар4 тист үзе дә бу ышанычны акларга гырыша: өзлексез эзләнә, профессиональ белемен күтәрү өстендә эшли. 1919 елда Астрахань татар театры каршында бер еллык студия ачыла. Камал бер үк вакытта укый да, театрдагы эшен дә дәвам итә. Бу елларда ул Казаннан килгән театр труппалары спектакльләренә яратып йөри һәм рус театрларында бер генә яңа спектакльне дә калдырмый. Орленев, Бедский, Слонов, Ремизов кебек сәхнә осталарының уеннарын кат-кат карый, аларның иҗат методларын өйрәнә. Камал Сәләхетдинов иҗатына танылган артист һәм режиссер Габдулла Камал (Камал I) да зур йогынты ясый. Камал I бик күп вакытын яшьләр арасында үткәрә, аларга сәхнә культурасын үзләштерүдә булыша, зур түземлек белән чын актерлык иҗаты өчен ят алымнардан арыну юлларын өйрәтә. Яшьләр арасында Сәләхетдинов Габдулла Камалның иң яраткан артистларыннан берсе була. Камал III исемен дә аңа Габдулла Камал (Камал I) бирә. Камал III Астрахань театрында алты ел эшли. Спектакльдән спектакльгә аның сәхнә осталыгы камилләшә бара. Ул инде авторның әсәре турында аңлы фикер йөртә, образларына хас үзенчәлекләрне табуга күбрәк игътибар бирә башлый. Камал III бу театрда Шәрәф («Асылъяр»), Хәлил («Галиябану»), Бакый («Ак калфак»), Родриго («Отелло»), Добчинский («Ревизор») кебек җаваплы рольләр башкара. Газета битләрендә еш кына аның уенын мактап чыккан мәкаләләр күренә. Астрахань тамашачылары аны яраталар, хөрмәт итәләр һәм һәр иҗат уңышын шатланып каршы алалар. 1924 елда Камал III не Казанга — Татар дәүләт академия театрына чакырып телеграмма килә. Күренекле музыкантларны, зур сәхнә осталарын, атаклы язучыларны үзенә туплаган Казан Камалның күптәнге хыялы була. Хәер, провинция театрларында эшләүче кайсы татар артисты гына Казан сәхнәсендә уйнауны зур бәхеткә санамады икән! Камал III тә бу чакыруны шатланып кабул итә. 1924 елның көзеннән Камал III бөтен көчен, энергиясен, сәләтен биреп Татар дәүләт ^академия театрында эшли башлый. Биредә ул Г. Әпсәләмев, Шакир Шамильский кебек зур сәхнә осталары белән аралаша, алар- иың дулкынландыргыч уеннарына соклана, алардан актерлык осталыгына өйрәнә. «...Башта мин үземне бу театр коллективы арасында имтихандагы шәкерт шикелле хис иттем. Казан тамашачылары һәм театр алдында мин «имтиханны» яхшы гына бирдем шикелле. Озак та үтми, миңа зуррак рольләр дә тапшыра башладылар», ди Камал III Казан теа 119 трына килеп эшли башлау еллары турында. 1925 елда «Кызыл Татарстан» газетасында Шамил Усманов Г. Уральскийның «Туктамыш хан» әсәрендәге шагыйрь ролен башкаручы Камал III уенына югары бәя бирә: «...Бу яшь артистта әллә никадәр талант, көч бар. Ул баштай ахырына кадәр халыкның игътибарын үзенә каратып, татар сәхнәсендә сирәк күренгән күтәренке рух тудырды», — дип яза. Казан сәхнәсендә озын буйлы, сөйкемле йөзле, ягымлы, эмоциональ тавыш һәм көчле темпераментка ия булган Камалга күбесенчә яшь егет рольләрен тапшыралар. Авыл егетеме ул, художникмы, яшь эшчеме, әллә студентмы, — әгәр аңа вакыйгалар барышында гашыйк булырга туры килә икән — бу рольгә Камал III не билгелиләр. Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасында Камал III интеллигент Гали ролен уйный. Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» драмасындагы Хәмит ролен башкара. Камал III үзе яшәгән чор идеясе, замандашларының уйлары, теләкләре, хисләре белән яши торган кеше, һәм ул шуларны тамашачыларга тулы художестволы образлар аша җиткерү өчен күп көч куя. Үзенең күпьеллык иҗат гомерендә рус, татар, башкорт һәм башка тугандаш халыклар язучыларының әсәрләрендә ул чорыбызның алдынгы кешеләренә хас гүзәл сыйфатларны туплаган дистәләрчә образлар иҗат итә. Революциянең турылыклы солдаты Чибисов («Мылтыклы кеше»), зур ихтыяр көченә ия булган, Совет Армиясенең җиңүенә нык ышанган капитан Сабуров («Көннәр һәм төннәр»), кыю йөрәкле, үз эшенә зур җаваплылык белән караучы Максимов («Диңгездәгеләр өчен»), бернинди авырлыклар алдында да чигенүне белмәгән, көр табигатьле Дауран («Чын мәхәббәт»), үз иленең чын патриоты Макеев («Ят күләгә») кебек образлар Камал III талантының күп кырлы булуы турында сөйли. Аларның һәрберсе үзләренә генә хас индивидуаль үзенчәлекләр белән тулыландырылган. Социалистик гуманизм тойгылары белән сугарылган бу образлар кеше язмышы өчен чиксез борчылу, кайнар хис, кешене бөек итә торган һәр гүзәллеккә соклану белән сугарылган. Алар кешене кимсетә, мәсхәрәли торган һәрбер кабахәтлеккә нәфрәт белән сугарылганнар. 1929—30 елларда татар драматурглары совет кешеләренең тормышын, аларның фидакарь хезмәтләрен, сыйнфый дошманнарга каршы аяусыз көрәшен чагылдырган күп кенә сәхнә әсәрләре иҗат итәләр. Г. Кутуйның «Җавап», Р. Ишморатның «Данлы чор», Хан Җәмилнең «Гудок», һ. Такташның «Камил», Ш. Камалның «Габбас Галин» драмаларын җәмәгатьчелек һәм тамашачылар яратып каршылый. Бу әсәрләр театрга уйлары, теләкләре, хисләре белән яңа образ — татар совет эшчесе образын алып киләләр. Татар совет драматургиясенең бу әсәрләре актерлар, режиссерлар, художниклар алдына тормышка якынрак килү, социалистик чынбарлык геройларын тирәнрәк ачу бурычларын йөкли. Үз замандашларының ялкынлы образын иҗат итү турында күптәннән хыялланып йөргән Камал III «Гудок» спектаклендә яшь совет инженеры Саттаров, «Камил»дә комсомолецшахтер Камил рольләрен башкара. Камил образы — Камал III иҗатында иң уңышлы рольләрнең берсе. «Камил образын мин бик яратып уйнадым. Бу образ уйлары белән дә, теләкләре белән дә, заман тойгыларын сизеп яшәве белән дә миңа бик якын иде», — ди Камал III, шул елларны искә алып. Камил образы аңа эчкерсез һәм туры табигатьле булуы, революция, халык, партия эшенә бирелгәнлеге өчен якын була. Моннан башка Г. Коләхметов, Г. Камал, Ш. Камал, К- Тинчурин, Ф. Бурнаш, һ. Такташ, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт һәм башка күренекле татар драматурглары пьесаларында Камал III дистәләрчә сәхнә образлары иҗат итә. Дөнья әдәбияты һәм рус классиклары пьесаларында уйнау Ка- 120 мал III кә талантының яцадан-яңа якларын ачарга, сәхнә культурасын тагын да югарырак баскычка күтәрергә мөмкинлек бирә. Ул Остров- скийның «Гаепсездән гаеплеләр» драмасында бала табигатьле, эчкерсез Незнамов, «Ярлылык гаеп тү- гел»дә намуслы Митя, «Гроза»да үз ихтыяр көче булмаган Борис, «Төшемле урын»да гаделлек өчен көрәшүче Жадов, «Кичеккән мәхәббәт» драмасында көчен кая куярга белмәгән кешене, капиталистик тормыш корбаны Николайны, Горький- ның «Варварлар»ыида кырыс табигатьле Чёркун, «Тормыш төбендә»- сендә өметсезлеккә бирелгән Актер кебек онытылмаслык образлар гал- лереясын иҗат итте. 1926 елда Камал III Гогольиең «Ревизор» әсәрендә Хлестаков ролендә сәхнәгә чыга. Бу елларда әле рус сәхнәсендә дә Хлестаков образын бөтен тулылыгы һәм социаль үткенлеге белән иҗат иткән артистлар аз була. Камал III кә дә роль җиңел бирелми. Уйнаганда һәр адымын, сүзен үлчәп сөйләргә гадәтләнгән Камал III шактый вакытлар Хлестаковның көтмәгәндә генә фикерен әйтеп ташлау үзенчәлеген тотып ала алмый. Шушы ук спектакльдә городничий ролен уйнаган Зәйни Солтанов образны ачуда һәм аны үзләштерүдә Камал III кә зур ярдәм күрсәтә. Бу ике артист арасындагы тирән дуслык, тырышлык, иҗади эзләнү үзенең гүзәл җимешләрен бирә. Акрынлап Камал III Хлестаков өчен хас җиңел хәрәкәтләр таба, үзен чын «ревизорларча» сизеп, шәһәр түрәләрен шундый бирелеп алдый ки, хәтта моңа вакыт- вакыт үзе дә ышана башлый. Камал III башкаруында Хлестаков чыннан да нәрсә сөйләгәнен үзе белмәгән җиңел акыллы, куркак табигатьле, акча өчен теләсә нинди пычраклык эшләүдән дә тартынмаган вак җанлы кеше булып күз алдына баса. Камал III кә төрле яшьтәге һәм төрле пландагы рольләр башкарырга туры килә. Ул барыннан да бигрәк тирән фикерләр, ялкынлы хисләр белән яшәүче тынгысыз кешеләр образын иҗат итәргә ярата. Эдгар, Ромео, Фердинанд, Отелло кебек көчле драматик рольләрне башкаруы белән Камал III совет театрының иң алдынгы артистлары отряды сафына басты. Бөтендөнья драматургиясенең гүзәл үрнәкләре булган бу образлар әле иҗатының башлангыч елларында ук Камал III не кызыксындыралар. Гадәттә андый рольләргә артистлар зур иҗат тәҗрибәсе туплаганнан соң гына алыналар. Чөнки бу рольләр башкаручыдан, матур буйсын, көчле эмоциональ тавыш, ялкынлы темпераменттан тыш, зур сәхнә техникасы һәм күп физик көч сорый. Камал III тә Шекспир, Шиллер әсәрләрендәге бу рольләрне иҗатының чәчәк ату чорында башкара һәм образларындагы романтик күтәренкелек, кичерешләрнең тирәнлеге белән тамашачыларны тирәнтен дулкынландыра. «Ромео»да без Камалның Камал булуын онытабыз. Монда мәхәббәт утында янган, үзенең Джульеттасын кояшка тиңләгән һәм, шул кояш сүнде дип уйлап, ерткычлар арасында яшәргә теләмичә үз-үзен һәлак иткән Ромео гына бар», — ди Г. Кутуй «Ромео һәм Джульетта» спектакленә карата язган рецензиясендә. «Ромео һәм Джульетта» спектаклен карагач, профессор М. Морозов. (Шекспир иҗаты буенча зур белгеч) һәм В. Бебутов (Шекспир әсәрләрен күп театрларда куйган күренекле режиссер) Камал III нең бу яңа эшенә югары бәя бирәләр һәм аңа Гамлет образын уйнарга тәкъдим итәләр. Ләкин Камалны Отелло образын иҗат итү кызыксындыра. «Отелло» трагедиясе белән Камал III әле 1922 елда, Астрахань- театрында эшләгәндә үк очраша. Ул чакта аңа Родриго ролен тапшыралар. Ә Отеллоның 1932 елгы куелышында Камал III Кассио образын иҗат итә. 1953 елда Камал III инде үзе Отелло ролен башкара. Образ өстендә эшли башлауга кадәр ул күп еллар җентекле хәзерлек алып ара, Отелло образын иҗат иткән зур сәхнә осталарының эшләре турындагы хезмәтләр белән таныша. Шекспирның иҗатын җентекләп өйрәнә, музейларга йөри. Камал III 121 рус һәм татар театры сәхнәләрендә Отелло образының куп төрле трактовкаларын күрә. Аңа Отелло — Г. Уральский, Отелло — М. Мутин, Отелло — Ш. Шамильский белән бергә уйнарга туры килә. Ләкин Камал III Отеллоны үзенчә күрә һәм бу образга бүгенге көн күзлегеннән чыгып карый. Отелло, кара тәнле булса да, саф йөрәкле, керсез күңелле, зур акыллы кете. СССР халык артисты А. А. Остужев, совет актерлары арасында беренче булып, Отеллоны көнчелектән акылын югалту дәрәҗәсенә җиткән вәхши итеп уйнауга каршы чыгып, үзенең игътибарын образның кешелек сыйфатларын ачуга юнәлтә. Камал III Отелло образын иҗат иткәндә А. А. Остужев- ның шушы трактовкасын үзенә нигез итеп ала. Отелло — Камал III күзләрен акайтып, арсландай үкерми, йолыккаланмый. Ул — кеше, табигате белән кызу канлы булса да, үзүзен тыя алырлык ихтыяр көченә ия булган кеше. Отелло — Камал III бер генә минутка да үзенең акылын югалтмый. Аның һәр адымы үлчәнгән, һәр сүзе уйланган. Бары тик Дездемонаның муенына бармаклары белән барып терәлгәч кенә, ул үзен үзе оныта. Ләкин аның бу онытылуы да акылсызланудан түгел иде. Ул берничә секундка һушын югалта. Күпме сагыш, ачы хәсрәт, күтәрә алмаслык газаплар аның йөзендә! Дездемонаның сафлыгын белгәч, Отелло — Камал III тирән кайгыга бата: төзәтү мөмкин булмаган ялгышлык эшләнгән! Аның үкенү һәм өметсезлек баскан йөзе, әйтерсең лә, ташка әйләнгән. Еракка- еракка төбәлгән күзләреннән авыр яшь бөртекләре тәгәри. Ул бернинди хәрәкәт ясамый, бер сүз әйтми. Кинәт Отелло — Камал III уянып киткәндәй була һәм акрын гына Дездемонага таба юнәлә. Залдагы тамашачы сулыш алырга куркып, артистның уенын күзәтә... Отелло — Камалның тез астына авыр нәрсә белән китереп суктылармыни! Ул Дездемона яткан тахта өстенә капланып төшә һәм үксепүксеп елый башлый... Менә ул акрын гына чал чәчле башын күтәрә, аның йөзе яктырганнан яктыра, ул тирәяктагы- ларга елмаеп карый. «Юк, юк! Дездемона саф! Ул гаепсез! Аны тормыш юлдашы итеп ул ялгышмаган! Яхшылыкка, кешеләргә ышанырга кирәк!» — дигәнне аңлата аның бу елмаюы. Татар дәүләт академия театрында «Отелло» трагедиясен караган тамашачылар да шушындый ук якты уйлар белән өйләренә таралалар. Камал III татар театры сәхнәсендә тарихи шәхесләр образларын зур уңыш белән иҗат итә. Әле Астрахань театрында эшләгәндә үк (1920 ел) аңа 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан ерткычларча җәзалап үтерелгән ялкынлы революционер Туйбахтин ролен тапшыралар. Камал III Каюм Туйбахтин- ны якыннан белә. Октябрь революциясеннән соң Туйбахтин Астрахань хәрби мөселман комиссариаты председателе итеп билгеләнә. Камалга берничә ай Туйбахтин кул астында йомышка йөрүче булып эшләргә туры килә. Камал III төсе белән дә Туйбахтинга бик охшаган. Баш рольне Камалга автор тәкъдиме буенча бирәләр. Әсәр (Г. Уральский, «Туйбахтин») Астрахань тамашачыларында зур кызыксыну уята. Озын чәчле, кечкенә кара мыеклы, башына салам эшләпә кигән, френч өстеннән җиңсез кыска кием салган, барысы өчен дә таныш Туйбахтин — Камал III җитез адымнар белән сәхнәгә килеп керүгә, залдагылар дәррәү аякка басып бик озак кул чабалар. Бу — карагруһчылар тарафыннан үтерелгән каһарманга һәм шул кешене сәхнәдә яңадан җанландырган артистка хөрмәт алкышлары иде. Г. Брагинның «Орджоникидзе» исемле әсәрендә Камал III В. И. Ленинның якын көрәштәше Серго Орджоникидзе ролен башкара. РСФСРның атказанган артисты В. Бебутов тарафыннан куелган бу спектакльне Казан тамашачылары яратып карады. Сүз дә юк, спектакльнең уңышлы баруы, беренче чиратта, Камал III иҗат иткән Серго образының тулы һәм ышандырырлык булуына бәйләнгән иде. 1939—40 елгы сезонда Камал Әхмәт Фәйзинең «Тукай» исемле драмасында Тукай дбразы өстендә эшли башлый. Халык уйларын һәм өметләрен җырлаучы шагыйрь Тукай образын театр сәхнәсендә күрсәтү Камал HI не тирән уйланырга мәҗбүр итә. Шагыйрьнең тарихи дөрес образын „тудыру өчен артистка бөтен акыл көчен, күп еллык сәхнә тәҗрибәсен тупларга туры килә. Камал III буе белән дә, төсе белән дә Габдулла Тукайга охшап бетми. Ләкин бу аны артык борчымый. Камал III беренче чиратта шагыйрьнең эчке рухи байлыгын, аның ялкынлы фикерләрен, дөньяга карашын дөрес һәм тулы итеп чагылдырырга омтыла. Ул бик озак вакытлар Тукайның яшәү ритмын таба алмый газаплана. Аңарда Тукайга хас терелек, тормыш сөючәнлек һәм гадилек җитешми. Камал III нең Тукае беренче спектакльләрдә кирәгеннән артык сабыр күренә, уенда шагыйрьнең төшенкелеккә бирелүенә, аның оялчанлыгына басым ясала. Язучы Г. Кутуй артистка образның асылын аңлауда зур ярдәм итә. Артист аның күрсәтмәләрен искә алып, образын яңа баштан карап чыга, драмада катнашучы башка образларга карата үзенең мөнәсәбәтен конкретлаштыра. Ә бу исә образның социаль яңгырашына ачыклык кертә. Зур кешелек хисләренә ия булган, тыштан караганда тыйнак Тукай — Камал III һәртөрле изүләргә, кысуларга һәм гаделсезлеккә каршы йөрәгендә тирән нәфрәт саклый. Артист спектакльдән спектакльгә образга тирәнрәк керә бара, шагыйрь тормышы белән тулырак яши, төшенкелеккә бирелүен халыкның газаплы тормышы турындагы уйлар алыштыра, ирония үткенрәк һәм кискенрәк яңгырый башлый, халык уйлары, теләкләре, хисләре белән яшәүче тирән фикерле халык шагыйре булып формалаша. Камал III башкаруында татар халкының батыр улы Мулланур Вахитов (Н. Исәнбәт, «Мулланур Вахитов») нык ихтыяр көченә ия булган революционер, ялкынлы трибун, сугыш эшенең зур белгече булып гәүдәләнә. Камал III нең иҗаты өчен зур вакыйгаларны эченә алган, көчле характерларның бәрелешен чагылдырган романтик рухтагы әсәрләр якын. Ул иҗат иткән образлар — акыллы, көчле, нык характерлы, темпераментлы кешеләр. Ул уңай образларны аеруча йөрәк җылысын салып уйный. Камал III башкарган образлар гади, аңлаешлы, тулы һәм җитлеккән булулары белән аерылып торалар. Чын художник буларак, ул һәрвакыт образлары өчен хас булган, аның асылын дөрес ача торган характерлы билгеләрне табарга омтыла. Татар һәм рус театрларындагы күренекле сәхнә осталарының реалистик yen традицияләренә бу яктан Камал III һәрвакыт турылыклы була. Нинди генә драматургның әсәрендә, кайсы гына чор кешеләре ролен башкарса да, Камал III аларны, барыннан да элек, бүгенге тормыш күзлегеннән чыгып хәл итә, шуның өчен алар совет тамашачылары өчен якын да, аңлаешлы да; шунһщ өчен дә алар ышандыралар да, дулкынландыралар да. Алардан рухи азык аласың, аларны яратасың. Камал III өчен роль өстендә эшләү — көн дә театрга килү һәм репетиция ясап китү генә түгел, ә TOMTOM китаплар, тормышны өйрәнү, тыйгысыз эзләнү процессы. Камал III шул ук вакытта образның иҗтимагый йөзен, аның сыйнфый юнәлешен, спектакльдәге тоткан урынын дөрес билгеләүче сәхнә остасы. Камал III нең Орджоникидзе, Вахитов, Туйбахтин, Максимов, Чибисов кебек образлары совет кешеләренең иң гүзәл сыйфатлары белән сугарылганнар һәм алар халкыбызның рухи байлыгын, аларнын матур теләкләрен, Ватаныбызның матур киләчәгенә ышанычын чагылдыралар. Тормышны, халкыбызның хезмәт геройларын ул читтән генә торып „күзәтми, ә шулар арасында кайный, шулар белән берлектә, ялкынлы таланты белән коммунистик җәмгыять төзүдә катнаша. Камал III өчен театрдан башка тормыш юк. Ул өзелмәслек җепләр белән туган театры Һәм үз халкының көндәлек тормышы белән бәйләнгән.