Логотип Казан Утлары
Очерк

ШУШМА БУЙЛАРЫНДА

Шушма буйларында үткән елда булган идем. Хәтеремдә, арыш буынга сикергән, бодай да күтәрелеп килә, әмма кояшның кыздыруына чик-чама юк, тибрәнеп торган рәшә офыкларга барып тоташкан иде. Өстәвенә борынгы Себер тракты да әллә ни искитәрлек түгел, шулкадәр сак баруга карамастан, машинаны әледән-әле чөеп җибәрә иде. Күперләрне дә әллә кайлардан уратып, читләтеп кенә узабыз. Шулай юл газабын кичереп бара торгач, Шушма буеннан менеп килгән бер поши күренде. Эре сөякле, ләкин гаҗәеп сылу гәүдәле бу кыр җанвары биредәге шартларга ияләшеп беткән булса кирәк, артык гамьсез иде. Хәтта безне абайлап алгач та, һаман бер көйгә салмак кына атлап, болын өстеннән тирбәлеп баруын дәвам итте. Менә ул юлны да кисеп чыкты. Нәкъ шул чак мылтык аткандай шартлап, машинаның арткы тәгәрмәче тын җибәрде. Әлеге авыр сөякле поши кинәт искән җил белән кубып, күз ачып йомган арада юкка да чыкты — артыннан тузан өермәсе күтәрелеп калды, дүрт тояк астыннан гына бөтерелеп чыгуына карамастан, шундый ук тизлек белән кара болытка әверелеп, әллә нихәтле җирне каплап алды. Шушы күренеш күп кенә нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Ә шофер бушаган баллонга аягы белән типкәләп карады да: — Нигә алай бик гаҗәпсенеп калдыгыз әле, әллә беренче тапкыр поши күрүегезме? — дип көлемсерәде. Мәгәр сәбәбен әйтеп биргәч, ул да җитдиләнде. — Дөрес инде анысы: бу якта туфрак шәптән түгел. Әз генә корыга киттеме, хәзер ком бураны күтәрелә. Шулай булгач, билгеле, иген игеп тә бик рәхәтен күрә алмыйбыз. Районыбыз һаман артта сөйрәлеп бара. Шофер үзе дөнья күргән кеше икән. Тау якларын мактап китте: янәсе, менә кайда ичмаса бәрәкәт. Алар белән ничек ярышасың: шикәр чөгендере генә дә аларга күпме доход китерә... Район белән беренче танышлык әнә шулай башланды. Аннан соң хәтсез колхозны йөреп чыктым.,Дөресен әйтергә кирәк: алай ук күңелсез тәэсир калдырмадылар. «Правда» һәм «Кызыл яшьләр» шикелле оешканрак хуҗалыклар инде ныклап үсү юлына аяк басканнар икән чөнки биредә авыл хуҗалыгы продукцияләрен мулрак җитештерү өчен үзләрендәге барлык резервларны тулысынча файдаланырга тырышкан нар. Тик менә Сталии исемендәге колхозда гына эшләр мактаныпптп- түгел. Хуҗалык үсешен тоткарлап торучы сәбәпләрне ачыклыйсы үоып да биредә, әлеге дә баягы, табигатьнең «гаделсезлеге» турындагы аяп' ларны гына ишетергә туры килде. Теге вакытта шофер әйткән "монпый эчпошыргыч сүзләрне инде колхоз җитәкчеләренең дә кабатлаулары Ш 39 әллә ничек бик сәер тоелды. Гомумән, аларны табигатьнең үги балалары хәлендә күрү аяныч иде. Шулардан соң нибары елдан артык вакыт үтте, һәм менә тагын Балтач якларына карап юл тоттым. Төнлә түшәп кар яуган иде. Ә иртәнге поезд белән Арчага барып төшкәндә җил кузгалып, себертә дә башлады. Шулай да үткән елгы шикелле юл газаплары кичерергә туры килмәде, чөнки трассаны рәткә салганнар, ябык автобуслар да бербер артлы йөреп тора. Шундый автобусларның берсе безне дә район үзәгенә җитез генә илтеп куйды. Райкомның өченче секретаре иптәш Ишморатов белән без узган ел «Правда» колхозында танышкан идек. Бу юлы исә аның үз кабинетында очраштык. Билгеле, әңгәмә дә үткәндәге хәл-әхвәлләр һәм иске та- ныш-белешләрдән башланды, һәммәсен искә алып сөйләшеп утыра торгач, Сталин исемендәге колхоз турында да сүз чыкты. — Хәзер инде ул хуҗалык алдынгылар сафына басты, ә кайбер тармаклар буенча хәтта «Кызыл яшьләр»дән дә уздырып җибәрде, — диде Ишморатов. Куанычлы хәбәрләрне сөйләве дә, ишетүе дә күңелле бит, без икебез дә җанлана төштек. Аннары сүз үзеннән-үзе хуҗалык үсешенең чагылышы булган культура мәсьәләләренә күчте. Ишморатов тагын стадийчыларны мактап телгә алды: — Аларның бу өлкәдә дә уңышлары зур. Әгәр анда барып чыксагыз, бер очтан «Кызыл яшьләр»гә дә сугылыгыз, чөнки бу ике колхоз һәрьяклап тиңләшеп килә. Үзләренчә әйткәндә, игезәккә әверелделәр. Сталин исемендәге колхозга барырга чыкканда инде көн шактый авышкан, җил тагын да куәтләнә төшкән иде. Район үзәгеннән бераз китүгә, үткән җәйне поши очраган таныш кырлар башланды. Ул арада булмый, басу үрен менеп барган тракторлар һәм алар артыннан кечкенә колонна булып сузылган берничә йөк машинасы күзгә ташланды. — Мондый себертмә буранда нишләп йөриләр алар? — дип сорагач, колхоз шоферы Галимҗанның йөзе ниндидер бер әйбәт горурлык белән балкыды. — Ә-әнә теге сырт өстендә түмгәкләнеп яткан җирләрне күрәсезме? — дип төртеп күрсәтте ул. — Безнең ашлама фабрикасы шул инде. Ә бу тракторлар һәм машиналар шунда бара. Алар анда тиресен дә, торфын да ташыйлар. Әлегә кадәр файдасыз яткан чүп-чарларны илтеп аударалар. Югыйсә бит безнең бу тирәдә туфрак алай бик юмарт түгел, тәрбияләгәнне ярата. Аннары, китапча әйткәндә, туфракның структурасы да бозылган. Киләсе еллар өчен 500 гектар мәйданда күпьеллык үлән дә чәчеп калдырдык. — Шулай да дәррәү тотынгансыз быел. — Дәррәү тотынмый, безнең яңа председатель үзе дә бик елдам кеше булып чыкты. Күрмәгән, белмәгән нәрсәсе бер дә юк. Хуҗалыкның барлык тармакларын яңабаштан корып җибәрде. Үзе дә тынгысыз, бүтәннәрнең дә аягүрә йоклап йөргәннәрен яратмый. Бәлки беләсездер дә әле аны: Мостафин дигән кеше. Иң арттагы колхозларның берсе булган «Кызыл Байрак»ны юлга салган кеше... Мостафин турында райкомда да җылы гына сөйләгәннәр иде. Менә хәзер дә яңа председательнең колагы «чыңлый торгандыр». Каршы очраган машинаны уздырып җибәргәч, Галимҗан бүленеп калган сүзен тагын дәвам итеп, колхоз тормышындагы үзгәрешләр белән бер-бер артлы таныштыра барды. Үз күзең белән күрмәгәч, хәтта кайберләренә ышануы да читен. Әйтик, әле кайчан гына очын очка ялгый алмыйча интеккән шундый бер таркау хуҗалык, ярты миллионга төшереп, үз исәбенә клуб салып куйсын әле... Хәер, күп тә үтмәде, «ышанмыйсыз икән, менә күрегез бу мин инде» дигәндәй, кызыл кирпечтән салынган мәһабәт клуб бинасы кал- 40 кып чыкты. Юк, аинан-моннан каккалап-суккалап, җиңел кулдан әвеш- түеш китереп кенә оештырылмаган — коеп куйган кеоек. сЭченә керсәң дә күңел рәхәте: иркен фойе, зур тамаша залы, сәхнә. Китапханә белән үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен дә аерым бүлмәләр бар. Тик шунысы бераз күңелне китә: кирәкле җиһазлар җитеп бетми икән. Дөрес, Культура министрлыгыннан килеп, урындыклар, уен-му- зыка кораллары һәм башка кирәк-яраклар табышуда ярдәм итәргә вәгъдә биреп киткәннәр, ләкин шуның белән үзләре дә, эзләре дә суынган, күрәсең. Ә бит колхозчы яшьләрнең генә түгел, олы-олы агайларның да культура дәрәҗәләре көинәи-көн үсә һәм шуңа оәраоәр таләп- чәнлекләре дә арта бара. Әгәр халык үз инициативасы оелән шундый мактаулы эшкә җиң сызганып тотынган икән, нигә инде, күңел өчен булса да, кечкенә генә ярдәм кулын да сузмаска? Хәер, болар әле «вак- төякләр» генә. Ә менә колхоз клубларын хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе — монысы вак-төяк түгел. Шуңа күрә Исмәгыйл Мостафпнның борчылуы да бик урынлы. Сүз уңае чыкканда, ул зарланып та алды: — Клубын салганда читтән ярдәм көтеп ятмадык. Инде вак-төяк кенә калгач, кеше күзенә карап тилмерәсебез юк. Вәгъдәләре үзләренә булсын, ничек тә үзебез тырышырбыз. Тик менә каян клуб мөдире табарга? Мондый җаваплы эшне теләсә кемгә тапшырып булмый. Дөрес, үзебезнең яшьләр арасында да җор кешеләр бар. Шулай да чи материал бит, берсенең теге ягы җитешми, икенчесенең бу ягы килеп бетми... — Шәһәрдән чакыртып карасагыз? — Алай җиңел генә булса икән! Бөтен бәласе дә шунда: яхшы кадрлар шәһәрдән китми. — Бәлки шартларыгыз җитмидер. Шул турыда да уйларга кирәк... — Бер клуб мөдире өчен генә урамнарга асфальт җәйдереп булмый инде, — диде Мостафин көлемсерәп. — Ә башка көнкүреш ягына килгәндә, хәзер авылда да начар түгел. Без дә үзебезгә күрә генә түгел, җитәрлек кадәр үзешчән сәнгать осталарыбыз да бар. Быел әнә- хор түгәрәге районда беренче урынны алды. Шулай булгач, җаны бар кешегә болар начар шартлармыни? Ни әйтәсең: дөрес сүзгә җавап юк. Сталин исемендәге колхозда гына түгел, район үзәге булып район үзәгендәге Культура йортында да үз эшләрен менә дигән итеп алып барырдай культура эшчеләре җитешми. Әле кайчан гына биредә үзешчән сәнгать түгәрәкләре матур гына эшләп килә иде, аларның чыгышларын да радио аша яратып тыңлый идек. Ләкин соңгы вакытта тавышлары кисәк кенә тынып калды, чөнки, түгәрәк җитәкчесе Хисамов укырга киткәч, ни эзләп тә лаеклы кеше таба алмаганнар. Ә рухландырып башлап йөрүче, .оештыручы булмагач, һәммә эш үз агымына куелгач, әнә шундый әйбәт коллектив та үзенең иҗади куәтен югалта икән. Кыскасы, район Культура йортларын һәм колхоз клубларын кирәкле кадрлар белән тәэмин итүдә Культура министрлыгы да өлкә профсоюз оешмасы да уйланырга, җитезрәк кузгалырга тиеш. ’ * Балтач юлы, Балтач юлы ’ Арчага кадәр туры, Безнең Балтач кызларының Данлыклы тормыш юлы... Шушма буйларында туган бу җыр районда киң таралган Стпппи исемендәге колхоз яшьләре аны бигрәк тә яратып җырлыйлап - күңел ачканда гына түгел, төрле кичәләрдә дә хор белән гаҗәеп и™ башкаралар. матур 41 Ә үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәр бригадада бар. Моның яхшы ягы тагын шунда: аларның һәркайсы, үзара алыш-биреш ясап, бер әзер пршрамма белән алты авылны да йөреп чыга. Шул уңай белән комсомол оешмасы секретаре Габделхаков Харис көлдереп тә алды. Шуны әитәм әле, сәхнәдә генә димәгән, тормышта да артист табигатьле бер кеше була бит. Әнә шундыйлардан кемдер әлеге атаклы хорны тыңлаганнан соң, имештер: «Их, егетләр, бу җыр җырмыни! Белеп торыгыз: әгәр безнең ферма кызлары һәр сыердан өчәр мең кило- грамм сөт савып алсалар, үзләренә генә атап шундый җыр чыгарыр- мын — даннары районда гына түгел, бөтен республикага таралыр»,— дип әйткән ди. — Ә кызлар ничек җавап биргәннәр? — Билгеле, эшләре белән. һәм әңгәмә сизелмәстән хуҗалыкның табыш чыганагы булып торган терлекчелек темасына күчте. Саннар ялыктыручан була. Ләкин кайвакытта ансыз да мөмкин түгел, күрәсең. Харис та саннардан кача алмады, мин дә аларны бик теләп хәтергә сеңдерә бардым. Әйтик, 1959 елга караганда 1960 елның ун ае эчендә генә дә һәр сыердан уртача 700 килограмм сөт артык савып алынган икән, бу саннарны ничек отып алмассың. Бу — колхоз буенча шулай. Ә менә коммунистик бригада исемен алу өчен көрәшүче беренче ферма кызлары тагы да арттырып җибәргәннәр — 850 килограммга җиткергәннәр. Габдрахманова Кәшифә һәм Ибраһимова Мәдинә шикелле бигрәк тә өлгерләре үз өсләренә алган күтәренке йөкләмәләрен әллә кайчан үтәгәннәр. Хәер, Харис саннар белән генә чикләнмәде, үзенең гадәте буенча ара-тирә һаман уен-көлке сүзләр ычкындыргалап, ферма яшьләренең тормышын күз алдына китереп бастырды. Мут егетләр еш кына: — һай, кызлар, кулларыгыз алтын инде, әллә керфек очларыгыз- дан да сөт тамамы? — дип шаярта торган булганнар. Җавабы да егетенә күрә. Ялкаураклары очраса: — Тама гына түгел, ага да, җан кисәк. Кара аны, безнең янда күбрәк авыз ачып йөрсәң, үзең дә агып китмәгәең. Бер егетебез шулай харап буласы иде, бозаудан ялатып кына коткардык,—дип, тегенең үзен адәм көлкесенә калдыралар икән. Бер заман каяндыр вәкил килеп төшкән. Кызларның кичке савымга хәзерләнеп йөргән чаклары икән. Нинди акыл иясе булгандыр ул бәндә, күрү белән: — Әйтәм күп сөт савып аласыз, сыерларыгызның җиленнәре тубалдай дәү икән ләбаса, — дип нәтиҗә ясап куйган. Кызлар көлешкәннәр, ә бер. чаярагы исә: — Әй, абыкаем, шуны да белмәскә, җилен капчык кына ул, сөт сыерның телендә ич, — дигән. Кызларның бу тапкыр җаваплары, дөрестән дә, чынбарлыкка нигезләнгән. Чөнки терлекләрнең тәрбиясен яхшыртуга соңгы вакытларда аеруча әһәмият бирә башлаганнар. Силосны бәрәңге, чөгендер һәм бүтән төрле тамыразыклар белән кушып хәзерләү аркасында, сөт алуны шулай арттыруга ирешкәннәр. Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең күпчелеге^ яшьләр. Комсомол оешмасы алар арасында политик тәрбия һәм аң-белем тарату эшләрен матур оештырып җибәргән. Халыкара хәлләргә, конкрет колхоз экономикасына һәм кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган беседалар, лекцияләр үткәрелә. Сорау-җавап кичәләре дә яшьләрдә зур кызыксындыру тудыра. Шуның өстенә вакытында урта белем ала алмаганнар өчен кичке мәктәп оештырылган. Ә 42 сыер савучылардан Кәлимуллнна Зилнра белән Хасанова Рәкыйбә авыл хуҗалыгы институтына керергә хәзерләнәләр Хәзер авыл кичләрен артык моңсу итеп күз алд на китереп булмый Хезмәт дәрте белән сугарылган авыл яшьләре эштән соң аулак гомер кичермиләр, белемен дә алалар, шау-гөр килеп бергә^күңел дә ачалар. Икенче төрле әйткәндә, кайда гына һәм каича 1ына оулмасын, ләгән Нигъмәтуллина Флера булып чыкты ул кыз. Кесәсендә комсомол билеты йөрткән Флера кем соң ул? Ә менә аның ачык йөзе: яшьлеге дә, уңганлыгы да бар, белеме дә җитәрлек Флераның. Бервакыт аны комсомол сафына алып тәрбияләргә уйлаганнар. Башта Флера моны гел кире кага килгән һәм торган саен иптәшләреннән дә, колхоздан да читләшә башлаган. Аның үз исәбе исәп икән: авылдан китеп, ничек тә берәр җылы урынга кереп оялау. Ә менә райпот- ребсоюзда кемдер уен-көлке беләнме яки чынлапмы: — Безнең авызның пешкәне бар, хәзер кибеткә комсомол путевкасы белән генә алабыз, — дигәч, ике уйлап тормастан, тиз генә авылга кайтып, комсомолга кергән. Ләкин кибеткә урнашып алгач инде шуның белән комсомолның да кирәге бетә аның өчен. Беркайда учетта торганы, взнос түләгәне юк. Клуб салганда, еш кына яшьләр өмәсе үткәрелә. Авылны яшелләндерү буенча да алар зур активлык күрсәтәләр. Флераны да өндәп карыйлар. Ләкин вөҗданга килеп, ник бер кыл тибрәтсә, ичмасам, һәм, Флераның коллективтан аерылып, шулай кыек тормыш юлына басуын күреп, тора-бара кайберәүләр аны «адашкан кыр казы» дип йөртә башлаганнар. Нихәл итәсең, җисеменә күрә исеме. Шау-гөр килеп күңел ачкан яшьләр арасында Флера үзен ничек сизгәндер, анысын хода белсен, ләкин менә башкаларның аның өчен уңайсызланулары ачык сизелә иде... Кайда гына булма, төзелеш тә төзелеш. Ферма абзарларын да, башка хуҗалык каралтыларын да торгызалар, урам саен менә дигән өйләр бер-бер артлы калкып чыгып кына тора. Ә «Кызыл яшьләр»дә аеруча дәррәү кузгалганнар, йорт-каралтыларның күбесе җирле төзү материалларыннан, таштан салына. 1 Таш дигәннән, җир астында яшеренеп яткан бу гаҗәп зур байлыкның чыганагын әле үткән ел гына эзләп тапканнар. Аңа кадәр, әллә нихәтле акча түгеп, мари якларыннан агач ташып интегеп бетә тоогап булганнар. Хәзер исә бульдозер кайтартып, Биктәш авылында беоничә карьер ачып җибәргәннәр. Гомумән, таш хәзерләүгә җитез тотынганнар: чыгарылган берсен шунда ук ваклап, машиналарга төяп озатып то ралар. Төзүчеләрнең дә, үзләренчә мавыгып, кайнашып яткан КӨНИОПР’ Әйтик, бүген терлек абзарларының нигезләрен салалар икән пптого стеналары да калкып чыга. Ул арада булмый, бүтән төзелеш поп б-'-Г ланып китә. r ис1Ш“ Ә менә клубны, түземсезлек белән ашыктырып, инде әлло койиш. тәмамлап куйганнар. Ике катлы бу мәһабәт бина, якты маяк ШПКРППР куанычлары да, кайгылары да уртак. Шулай да иртәгә китәсе көннең кичендә клубка оаргач, колакка ят бернәрсә чагылып калды. Кино башланырга әле иртәрәк; яшьләр бию оештырып җибәргәннәр, ә халык аларны тамаша кылып күңел ача иде. Шул чак вак-вак атлап, әллә ничек бик сырланып, киеме-салымы белән дә бүтәннәрдән бөтенләй аерылып торган бер кыз килеп керде. Бәлки, аңа болай игътибар да итмәгән булыр идем, чөнки азмыни дөньяда төрле кешеләр. Ләкин якындагы яшьләр үзара пышылдашып сөйләшә башладылар. Чибәр генә кызга карата мондый сәер мөнәсәбәтнең сере дә бар икән. Әйе, комсомол оешмасы секретаре Габделхаков Харис сөй 43 еракган ук күзгә ташланып, күңелне үзенә тартып тора. Аның олы юлга каратып салынуында да тирән мәгънә бар кебек, һәм ирексездән: «Кайчандыр шушы юл өстендә Себергә озатылган меңнәрчә тоткыннарның богау тавышлары һәм аһзарлары гына яңгыраган бит», — дип куясың. Шул ук вакытта халыкның бүгенге якты, бәхетле тормышын күреп, чиксез куанасың. Әнә, клубтан бераз арырак тагын бер мәһабәт күренеш: сигезьеллык мәктәп бинасы салынып ята. Шушма суын да бик әйбәтлеп эшкә җиккәннәр. Ул ут бирә, тегермән ташларын әйләндерә һәм, дистәләрчә моторларны хәрәкәткә китереп, хуҗалыктагы иң авыр, иң катлаулы хезмәтләрне башкаруда ярдәм итә. Ә бит, дөресен әйткәндә, Салауч авылы кайчандыр бу тирәдәге иң караңгы почмакларның берсе булган. Карт-корылар әле һаман да: — Бигрәк баскан иде инде безне авыр тормыш. Башкасын әйткән дә юк, хәтта өй түбәсендә ябалак кычкырса да, шомланып яши идек,— дип нәфрәт белән искә алалар ул заманнарны. Дөрес, шундый мәче башлы ябалакны хәтерләткән берәү әле быел да Апае якларыннан килеп чыккан чыгуын. Ул, үзенчә, караңгырак тыкрыкларны сайлап алган да: — Әллә нинди сурәтләр белән бизәп, йортыгызның ямен дә, бәрәкә- тен дә җибәрмәгез, шәмаил язулары алып калыгыз, — дип шомлы аваз салып йөргән. Ләкин Салаучта караңгы тыкрыклар бармыни хәзер — тегенең койрыгына тиз басканнар. Салаучта иң яхшы тәэсир калдырганы тагын шул: шактый зур китапханәләре бар. Аның эше белән без урамда ук таныша башладык. Өйдән өйгә кереп йөрүче укучыларны югары очта да күргән идек. Кулларында зур-зур сумкалар. Ә инде икенче җирдә дә шундый ук җитез яшүсмерләрне очраткач, колхоз председателе Галимуллиннан: — Болар көл җыеп йөриләрме әллә? — дип сорамый да булмады. Гомер-гомергә халык белән якыннан аралашып яшәгән Галимуллин телгә чаярак кеше иде. Хәзер дә ул, гадәтенчә, иң элек: — Алайса, күзләрегез ачылып җитмәгән икән әле, — дпп көлемсерәп куйды, һәм тик шуннан соң гына: — Ә бу егет асылларына килгәндә, мәсьәлә болай тора: алар бүген зуррак походка чыкканнар, китапханә китапларын алмаштырып йөриләр, — дип сөйләп китте.— Чөнки болай эшләгәндә, яхшы китапны һәр өйгә җиткерергә, аны халыкның рухи азыгына тизрәк әверелдерергә мөмкинлек арта. Бер генә мисал: Салаучта ике йөз хуҗалык, шулардай нибары егермеләбе генә китапханә фондыннан файдаланмый. Ә газета-журнал алдырмаган бер генә өй дә юк... — Ә китап сәүдәсе ничек оештырылган соң сездә? Без инде кибеткә якынлашып килә идек, Галимуллин шул якка кырын гына күз төшереп алды да, ничектер борчылып, бераз тынып калды. Аннары: — Сөйләсәң сүз була, шулай да әйтергә кирәк — сәүдә оешмаларыннан уңмадык. Әнә, үз күзегез белән дә күреп китегез, — дип кибеткә алып керде. Кибете болай ярыйсы гына. Иркенлеге дә бар, колхозчылар өчен кирәкле товарлары да җитәрлек. Ләкин шундый культуралы авылның кибетендә кулга алырлык бер китап булса ичмаса. Булган кадәресе исә елы чыккан дәреслекләр һәм инде тышлары саргая башлаган брошюралардан гына гыйбарәт. Хәтта алары да дөнья йөзен күрүдән мәхрүмнәр, барын бергә җыеп, үтмәс товарлар янына өеп куйганнар. Әйе, Галимуллин әйтмешли, үз күзебез белән күрдек. Китап сәүдәсенең торышы турында бүтән аңлатма бирүнең кирәге юк: аяныч хәл! 7 Аннары сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: китап сәүдәсенә шундый салкын караш бер Салаучта гына түгел, районның башка авылларында да еш очрый. Димәк, бу турыда район җитәкчеләре җитдирәк уйланырга, эзләнергә тиеш. Ә бәлки, күрше республикаларның алдынгы тәҗрибәләренә таянып, китап сәүдәсен урыннардагы культура оешмаларына тапшыру файдалырак булыр. Хәер, пигә үз республикабыздан читкә чыгарга. Китап сату, хезмәт ияләренә китап тарату буенча үрнәк булырлык культура учаклары, сәүдә оешмалары үз республикабызда да җитәрлек. Әнә Норлат районындагы Кугәй, Күгеш һәм башка авыл клубларының, китапханәләренең, мәктәпләренең бу өлкәдәге эш тәҗрибәләре зур игътибарга лаеклы. Аларның матур башлангычы турында матбугатта да язылды, плакатлар да чыгарылды... Хәзер шул ук Салауч китапханәсенә кайтыйк. Аның мөдире Фәриха Гарифуллина биредә 1952 елдан бирле эшли. Хәзер аның хәзинәсендә сигез меңнән артык китап бар. Дөрес, аларны туплау җиңел булмаган аңа. Тегеннән өзеп, моннан йолкып берәмләп җыярга туры килгән. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда: Фәриха бу китапларны халыкка җиткерү юлларын да тапкан, аларның берсе дә шкафта бикләнеп ятмый, киресенчә, һәркайсы, кулдан кулга күчеп, бөтен авылны әйләнеп чыга. Яңа китаплар кайту белән иң элек аларга күзәтү үткәреп, аерым дәресләр буенча укучылар арасында фикер алышу кичәләре оештырыла. Шуның өстенә китапханә каршында һәртөрле тематик лекцияләрнең еш уздырылуы да аның эшен җанландырып җибәрүдә зур ярдәм итә. Биредә шулай ук халык күңеленә кереп урнаша торган очрашулар әледәнәле булып тора. Мәсәлән, картлар һәм яшьләр яки мәктәп балалары белән берлектә үткәрелә торган өч буын кичәләре инде матур бер традициягә кереп киткән. Шуңа күрә андый очрашуларны күпләр алдан ук көтеп алалар. Хәтта: — Безне кайчан кунакка чакырасыз инде? — дип үзләре үк ашыктырып йөриләр. Кыскасы, Фәриха үзенең эшен бүгенге тормыш таләпләренә нигезләп оештырган. Сәүдә оешмалары норлатлылар үрнәгендә китап сату эшендә әнә шундый алдынгы культура хезмәткәрләренең активлыгына таянса, уңышка ирешмәсләр идемени соң? Әлбәттә, бу җанлы эш белемгә, әдәбиятка сусаган хезмәт ияләренә дә, кибетләргә дә зур файда китерер иде. Теләк булса, чарасы табыла!