Поэзия
ТУРЫ КИЛЕР ОЗЫН ЮЛ ҮТӘРГӘ
Туры килер озын юл үтәргә, Җирнең төрле ягын иңләргә; Нинди генә хәлгә калсам да мин Башым имәм ачы җилләргә. Кай якларга карап юнәлсәм дә Туган илем булыр терәгем. Болыт артындагы йолдызсыман, Яшеренеп янмас йөрәгем. Ул сакламас серен дусларымнан, Биге ныклы булыр дошманга; Кояш булып чыгар кара төнгә, Җилләр булып исәр томанга. АНА СҮЗЕ Эчкерлелек белми яшәдем Мин дөньяда гомер-гомергә. йөрәгемдә булган сафлыкны Гел теләдем сиңа бирергә. Сиңа икән, сайлап китердем Бар нәрсәне — матур булганны, йоклаганда, ябып йоклаттым Хисләремнән сырган юрганны. Озын юлга чыккан чагында, Җылы күлмәк тегеп кигездем: Хисләремнең ерак юлларда Юлдаш булачагын мин сиздем. Син сакласаң анаң хисләрен Кичкән чакта ерак илләрне — Өстеңдәге җылы күлмәгең, Юк, үткәрмәс суык җилләрне. Синең яшәү — минем яшәвем, Хаклык белән бул син гел бергә. Эчкерлелек белми яшәдем Мин дөньяда гомер-гомергә. ОЗАТКАНДА J- уган йорттан инде .китәсең, дип, Күз яшьләрең белән озатма: Зур тормышка чыккан бу көнемнең Матурлыгын, әнкәй, югалтма. Сагынганда, иркә сүзең килер, Җылың килер, өши башласам. Туган илем олы улы итмәс — Олы юлда йөрми яшәсәм.
МИН ШАТЛАНЫР ИДЕМ
--аң чыклары төсле ап-ак төкләр Чигә чәчләреңә сибелгән. Үткән еллар йөзеңә җыерчыклар, Тормышыңа яшьлек китергән. Мине күргәч, танып елмайдың да Үз анамдай сөйдең аркамнан. Моңсуланган зәңгәр күзләреңдә Яшь тамчысы күрдем мин аннан. Ник елыйсың, апа?,. Шатлан, шатлан: Гомерең башкаларда яшәрә. Мин шатланыр идем, синең кебек Туры килсә миңа яшәргә.
ГӨЛНӘЗИРӘ
/Җәйләүләргә сырышып, зәңгәр томан Зәңгәр шәлләр төсле чорналган. Гөлнәзирә, синең зәңгәр күзең Шуннан мәллә үзенә нур алган? Таң җилләре тарый томан чәчен, Ә син җырлап сыер савасың. Гөлнәзирә, әллә моңнарыңны Чишмә тавышыннан аламсың? Янып-көеп, өзелеп сөюләрем Үкенечкә була күрмәсен. Шул томанда сине качып-посып Ятлар гына күзләп йөрмәсен.