ОЛЫ ТӘНКЫЙТЬЧЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ХЕЗМӘТЛӘРЕ
Татар әдәбияты тарихымда Г. Ибраһимов бик күп әсәрләр язып калдырган гүзәл художник буларак кына түгел, бәлки зур галим, тәнкыйтьче, теоретик булуы белән дә билгеле. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты Галимҗан Ибраһимовиың «Әдәбият мәсьәләләре» исемендә мәкаләләр җыентыгын басып чыгарды4 . Китапка Г. Ибраһимовиың барлык публицистик һәм теоретик хезмәтләре дә кермәгән. Мондый тулы җыентыкны чыгару—алдагы бурыч. Ләкин хәзерге күләмендә дә бу китап татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше белән кызыксынучы һәркем өчен һичшиксез файдалы кулланма булып хезмәт итәчәк. Матур әдәбиятның уңышлы үсеше әдәби тәнкыйтьтән башка мөмкин түгел. Әдәбият билгеле бер күләмдә дөньяга килү белән, аның иҗтимагый әһәмиятен, кешеләр тормышында тоткан ролен, специфик үзгәлекләрен, эчтәлеген, юнәлешен билгеләү, укучы массага әдәби әсәрләрне дөрес аңлауда, ә язучыларга халык ихтыяҗын яхшырак канәгатьләндерүдә булышлык итү, җыеп кына әйткәндә, әдәбият теориясен эшкәртү кирәк була. Беренче рус революциясе Россиянең барлык халыклары өчен, шул исәптән татар халкы өчен дә, уяну таңы булды, аларны азатлык өчен актив көрәшкә кузгатты, демократик аң-фикер, культура, әдәбият, сәнгать өлкәсендә яңа зур җанлану тудырды. Бер-бер артлы газетажур- наллар туды, күп санда китаплар басылып чыга башлады, шагыйрьләр, әдипләр, драматургларның зур отряды барлыкка килде. Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, бу чорда татар матбугаты «язгы ташкын кебек мәйданга атылды». Ләкин бу гомуми тигез һәм бердәм агым түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы хәрәкәт иде. Халыкка файдалы, аны азатлык өчен көрәшнең дөрес юлына өндәүче, иң яхшы эстетик хисләр уята торган әсәрләр белән беррәттән, дини фанатизм һәм мистика таратучы, буржуаз милләтчелек белән сугарылган, зарарлы иске гореф-гадәтләрне яклаучы китаплар һәм мәкаләләр дә ул чакта, аеруча реакция елларында, күп булды. Шуңа күрә дә татар матбугатының барлыкка килүен чын күңелдән шатланып котлаган Габдулла Тукай: «Яна дип, һәрнәрсәгә мөкиббән китмәскә 5 вә бигрәк тә Казан матбугатына айнык караштан аерылмаска кирәк»6 , — диде. Укучы массага яхшыны яманнан аеруда ярдәм итү, аңа файдалы әсәрләрне генә тәкъдим итү өчен «тәнкыйть— кирәкле вә лөзүмле шәйдер 7 , әфкяре 4 Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре, Казан, 1960 ел. Төзүчесе М. Хә- сәнов, редакторы А. Гумеров. 5 М ө к и б б ә н китмәскә — баш имәскә. т, 3 Г - ,Т^ай’ Әсәрләр, 4 том, 220 бит, Казан, 1956. 7 Лөзүмле шәйдер — кирәкле нәрсәдер. Т 143 гомуми ’ белой уйнарга ярамый», — дип язды Тукай 8 9 . Әдәби тәнкыйтьнең әһәмиятен нигезләгәндә, Г. Тукай бу мәсьәләнең икенче бик мөһим ягын—тәнкыйтьченең кем булырга, аның алдына нинди таләпләр куелырга тиешлеген дә әйтеп үтә: «Мөнтә- кыйть булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлуптыр»10 . Бу таләпкә җавап биргән, демократик әдәбият үсешенә уңай йогынты ясаган тәнкыйтьчеләр арасында Г. Ибраһимов Октябрьга кадәр үк хаклы рәвештә беренче урынны тотты дисәк, мөгаен, ялгышмабыз. Дөрес, кайбер очракларда ул Тукай иҗатына биргән бәясендә хаталар җибәрде, «саф сәнгать» теориясенә ташламалар ясады11. Октябрьга кадәр иҗат эшен күбрәк романтизм йогынтысында алып барса да, Ибраһимовның тәнкыйть мәкаләләрендә реалистик әдәбиятны яклау, аңа ачыктан-ачык симпатия бик нык күренә. Гомумән ул үзенең эстетик карашларында демократик һәм материалистик позициядә торды, татар әдәбиятының реалистик нигезләрен салу эшенә искиткеч зур өлеш кертте. Октябрь революциясеннән соң исә ул әдәбиятыбыз мәйданында чыннан да күп ат уйнаткан марксист тәи- кыйтьчегалим булып җитлекте. Совет властеның беренче елларында ук Ибраһимов марксистик әдәби тәнкыйтьне юлга салу һәм үстерү бурычын куйды. Пролетариат идеологиясе белән сугарылган әдәбиятның һәм матбугатның тууын һәм иң каты тәнкыйтьне дә күтәрерлек хәлгә ирешүен күрсәтеп, ул әдәби әсәрләрне популярлаштыру, халыкка җиткерү эшен җәеп җибәрергә, «аларның телләре, мөндәриҗәләре, хаталары, яхшылыклары белән эшче-крестьян иптәшләрне таныштыра башларга... Гыйльми рәвештә тәнкыйть хезмәтен тиешле дәрәҗәсендә башларга кирәк», 8 Әфкяре гомуми — халык фикере. 9 Г. Тукай, Әсәрләр, 3 том, 157 бит. 10 Шунда ук. 11 Бу турыда Г. Халитның Г. Ибраһимов иҗатына багышланган хезмәтләрендә һәм җыентыкка кергән М. Хәсәнов мәкаләсендә дөрес һәм җитәрлек әйтелгәнгә күрә, кабатлап тору кирәкмәс дип уйлыйм. 12 Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре. 116—117 битләр. Моннан соң китерелгән өзекләрнең бу китапның кайсы битеннән алынуы текстта җәя эчләрендә күрсәтелер. — дип чыкты 12 . * Галимҗан Иораһимов татар әдәбияты теориясен беренче эшкәртүче һәм пропагандалаучылардан булды. Г. Гукайның «Халык әдәбияты» турында 1910 елда укыган лекциясе белән Г. Ибраһимовның шул ук елда язылган «Әдәбият мәсьәләләре» бер максатны — халык тормышы һәм иҗаты белән бәйләнгән реалистик әдәбиятны раслауны, аның теоретик нигезләрен салуны, демократик язучыларның иҗат программасын билгеләүне күздә тоттылар. Г. Ибраһимов, әдәбиятны халык тормышы көзгесе, «милләт матбугатының чәчәге вә нуры» дип атап, язучылардан, шагыйрьләрдән тормышны дөрес чагылдыруны, заманның нң алдынгы идеяләренә хезмәт итүне, коры, абстракт фәлсәфә сатмыйча, көчле образлар ярдәмендә, нәфис сүз белән кешеләрнең хисләренә билгеле бер кирәкле юнәлештә йогынты ясауны таләп итте. Поэзиянең, художество әдәбиятының үзенчәлекләре һәм әдәби зәвык тәрбияләү турында аның популяр аңлатмалары бүген дә әһәмиятен саклый. Фәннән, философиядән, логикадан үзгә буларак, шигырь нинди дә булса хакыйкатьне, фактны ту- рыдантуры исбат итүгә дәгъва тотмыйча, «кешенең хиссиятенә, куән хыялнясенә кагылу вә шул як илә үзенең идеясенә алып баруны юл тотадыр. Анда укучының рухын дулкынлата, йоклаган хиссиятен кузгата торган, фәгалияте фикериясен хәрәкәткә китерү вә теләгән якка юнәлдерү хасиятләре булырга тиеш» (44 бит). Шундый идея һәм художество көченә ия булган поэзиянең иң яхшы үрнәкләрен Г. Ибраһимов Габдулла Тукайда күрде, аны революциягә кадәрге татар шагыйрьләренең ба- 144 рыннан да өстен санады. Буржуаз милләтчеләр һәм шулар йогынтысына эләккән вак буржуаз эстетлар Тукай иҗатын танымаска, бозып күрсәтергә һәм бу явыз эшкә Ибра- һимовны да тартырга бик нык тырыштылар. Ләкин хакыйкать үзенекен итте: Тукайның халыкчан, революцион һәм чын-чыннан алдынгы сәнгать биеклегендәге гүзәл әсәрләре тормышка һәм әдәбиятка реалистик күзлектән, аяу һәм объектив караучы тәнкыйтьчене үзенә җәлеп итми кала алмады, ул Тукай иҗаты турында бик матур һәм дөрес фикерләр әйтте. 1910 елда Г. Ибраһимов: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәү- кәтле һәм галәбәле1 рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәлә ки: татар шагыйре диелүгәчә укучы зиһенендә Тукаев мәҗүт була13 14 . Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә. Халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр»,—дип язды (21 бит). 1911 елның апрелендә Г. Ибраһимов «йолдыз» газетасында Г. Тукай әсәрләре турында махсус мәкалә белән чыкты, шагыйрь хисләренең ел- дан-ел киңрәк, тулырак һәм ачыграк, поэзиясенең матуррак һәм җанлырак була баруын күрсәтте. Г. Тукайның башка шагыйрьләргә үрнәк иҗат юлын, поэзиясенең эмоциональ көчен, иҗтимагый әһәмиятен, идея-политик юнәлешен Ибраһимов бик кыска, ләкин тирән мәгънәле бер җөмлә белән характерлады: «Ул мәйданга чыкканнан бирле кайгыра да, елый да, көлә дә, сүгә дә һәм вәгазьли дә» (58 бит). Татар демократик әдәбиятына зур өлеш керткән язучыларга Г. Ибраһимовиың мөнәсәбәтендә тирән ихтирам, ихлас ярату, дусларча җылылык хисе бар. Ул алариың уңышларын шатланып мактый, җитешмәгән якларын тәнкыйтьли. Хикәяче-прозаиклардаи аңа аеруча Фатих Әмирхан ошый, беренче әсәрләреннән үк аның олы әдип булып үсәчәгенә өмет баглый, «каләм куәте гүзәл вә тасвирлы киң вә әтрафлы» булуын әйтә. Тәнкыйтьче беренче рус революциясеннән соң яза башлаган Шәриф Камалның талантына игътибар итте. Язучының беренче әсәрләрендә әле тормыш тирәнлегенә чума алмавын һәм 13 Галәбәле — югарылыкта торучы. 14 Мәҗүт була — барлыкка килә. 15 М ө һ л и к — һәлак итүче. шуңа күрә «явыз вә караңгы тормышның мөһлик15 бер кисәген тәмам җимереп ташларлык мәртәбәдә һөҗүм итә алмавын» тәнкыйтьләсә, 1915 елда инде «Аның теле матур, каләме шома йөри. Җиңел һәм иазик яза. Болардан да бигрәк, ул табигатькә тел бирә, аның серләре белән адәм йөрәгенең эчке зарларын бергә куша — шуның белән чын әдәби парчалар тудыра», — дип язды (88 бит). Г. Ибраһимовның тәнкыйть мәкаләләрендә язучылар, шагыйрьләр иҗатына карата югары таләпчәнлек игътибарга лаеклы. Бу исә аның иҗат эшен халык ихтыяҗларына, иҗтимагый тәрәкъкыятькә, демократик хәрәкәт интересларына буйсындырып каравыннан килеп чыга. Идеясез, эчтәлексез әдәбиятны Ибраһимов инкяр итте: «Әдәбият, бигрәк тә романнар, кызык өчен, укып, көлеп тә ахырында ташлар өчен генә язылмый һәм язылмаска тиеш. Аида мөхәррирнең әйтергә теләгән бер уе, күрсәтергә теләгән бер күренеше, халык һәр көн күреп, сөйләп тә сизми киткән мөһим вә хас бер мәгънә була»,—диде (67 бит). «Татар матбугаты» исемле 1910 елда язылган мәкаләсендә үк аның әдәби процесска шундый тенденциоз карашы ачык күренә. Матбугатның һәм әдәбиятның яңа күтәрелеше татар халкы тормышында гаять зур әһәмияткә ия булуын әйтеп һәм моңа шатланып, Г. Ибраһимов шул ук вакытта мәйданга күп кенә «әдәбият чүбегенең» чыгуына борчыла, «шулар белән милләт тәрәкъкый итә, алар милләтнең тәрәкъкыйсыма тырышалар дип, һәр әсәргә бер күз белән карау»ны гаепли. Тәнкыйтьче дни фәлсәфәсе һәм башка юк-бар нәрсәләр турында язылган китапларны күпләп бастыруга каршы баш күтәрде, милләтнең, халыкның алга баруы өчен аңа чүп-чар түгел, . 145 бәлки иң алдынгы идеяләр белән сугарылган иң яхшы, иң гүзәл әдәби әсәрләр бирергә кирәк дип санады. Г. Ибраһимов фикеренчә, үткен каләме, дөрес сүзе белән халыкка бары тик «тормыш, әдәбият вә фәннән хәбәрдар булган талант исха- бы 1 гына» лаеклы хезмәт итә алдылар, ә «үзләре надан булулары хәлдә галәмгә дәрес бирергә» маташкан, «әдәбият кануннарының һичберепә ашна16 17 булмаган вә табиган истигъ- даттан 18 мәхрүм булган» кешеләрдән файда көтәргә мөмкин түгел, һәм тормыш алга атлаган, көрәш көчәйгән саен каләмнәр сынала, кемнең кем булуы ачыклана, «мәйдан аз булса да сайлый вә, әһелиятлеләрне19 калдырып, башкаларны куып чыгара». Г. Ибраһимов бик хаклы рәвештә әдәби әсәрләрдән идея ачыклыгы һәм көче белән бергә, нәфислек, җанлылык, күңелгә ләззәт, йөрәккә ялкын бирү сәләтен таләп итте, моңа җавап бирә алмаган әсәрләрне кискен тәнкыйтьләде. 1910 елда ук ул Н. Думавиның кайбер шигырьләрендә «хәсән дә, җәмал да 20 , җанлы тасвир да» юклыгын, 3. Бәширинең һәм М. Укмасый- ның күп язуларын, ләкин «һәммә язганнары берберенә охшап торуын», «һәммәсендә диярлек назым 21 ягы зәгыйфь, вәзене22 төгәлсез» булуын шелтәләде. Г. Ибраһимов шулай ук С. Сүнчәләйне шигырьләрендә оригинальлек, нәфислек булмавы, күренешләрне һәм фикерләрне поэтик кичерешләр, җанлы образлар аша үткәрми-нитми, коры фотографка охшап язуы өчен тәнкыйтьләде. Шулай итеп, Г. Ибраһимов әдәби әсәрләр тормышчан булырга, укучылар аңына демократик юнәлештә йогынты ясарга, яхшы фикерләр уятырга, массаны актив хәрәкәткә чакырырга, искелеккә, караңгылыкка «тәмам җимерерлек» һөҗүм итәргә тиеш дип санады, әдәби әсәрләрнең эмоциональ куәтенә ирешү өчен язучыларга тормышны яхшырак белергә, дөрес 16 И с х а б ы — ияләре. - Аш н а — таныш. 18 Истигъдат — талант. 19Әһел и ят ле — лаеклы. 20 X ә с ә н дә, җәмал да — матурлык та, гүзәллек тә. в Назым — поэзия. 22 Вәзен — шигырь улчәве. ю. ,с. ә.“ № 2. аңларга, тормыш күренешләрен корылай гына, турыдан-туры чагылдырмыйча, җанлы образлар ярдәмендә, мавыктырырлык итеп тасвирларга, укучыларның аңын, хисен, йөрәген җәлеп итәрлек көчле, гүзәл сәнгать чараларын табарга киңәш бирде. Бу фикерләрнең бүген дә актуаль яңгыравы, әдәбият өлкәсендә эшләргә теләгән иптәшләр өчен әһәмиятле күрсәтмә булуы һәркем өчен көн кебек ачык. Октябрьга кадәр үк әнә шулай башлыча материалистик эстетиканы, тенденциоз демократик әдәбиятны яклаган Галимҗан Ибраһимов Октябрьдан соң җиң сызганып марксистик әдәбият белемен үстерергә кереште. Октябрьдан сон язылган беренче мәкаләләрендә Г. Ибраһимов вульгар социологик ялгышлар җибәргән булса да, соңрак алардан арынды, әдәбият өлкәсендә партия политикасын иң актив үткәрүчеләрнең берсе булды. Әдәбиятны Ибраһимов «матди тормыш туфрагында үскән бер бакча» дип, аны тикшерүне «халыкның тарихи язмышын аңлауда корал дип» аңлатты. 1920 елда язган «Дүртенче елга кергәндә» исемле матбугат күзәтүендә ул әдәбиятның партиялелеге, билгеле бер иҗтимагый сыйныф ихтыяҗларына хезмәт итүе мәсьәләсен бик ачык куя. Фикерләрнең, идеологиянең материаль тормыш шартларына, экономик мөнәсәбәтләргә бәйләнешле, шулар нигезендә туып үсүе турында марксистик положениедән чыгып, ул әдипләрнең, шагыйрьләрнең политикага, сыйныфлар көрәшенә битараф кала .алмауларын, билгеле бер сыйныф ягында торып көрәшергә мәҗбүр һәм тиеш булуларын конкрет фактлар белән күрсәтә. Социалистик татар әдәбиятынын тууын, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Камал, М. Фәйзи, Ф. Бурнаш, Ш. Камал, Ш. Бабич, Ф. Сәйфи- Казанлы, С. Кудаш, Н. Исәнбәт кебек язучыларның совет әдәбиятын 146 үстерү өлкәсендә тырыш хезмәткә керешүләрен Ибраһнмов чын күңелдән котлады. Октябрь революциясе нәтиҗәсендә авыл һәм шәһәр хезмәт ияләре аңында туган зур үзгәрешләрнең, йөрәкләрендәге яңа хисләрнең әдәбиятта ачык һәм көчле чагылуына шатланды. То р м ыш н ы ң төбе н н ә и, халык эченнән күтәрелеп чыккан әдипләрнең үз каләмнәре белән халыкка турылыклы хезмәт итүнең гүзәл мисалы итеп Г. Ибраһнмов Мәҗит Гафу- рины атады. «Татар назымының атасы»ның катлаулы иҗат юлын — дини карашлар, милли тайпылышлар, буржуаз-демократик иллюзияләр аша һәм алардан арынып туктаусыз үсүен, революцион демократиягә, атеизмга, империалистик сугышны ләгънәтләүгә һәм, ниһаять, «үзенең төп асыл эзләгән бакчасына барып ирешүен», аңлы рәвештә, ихлас күңел белән пролетариат идеологиясенә килүен тасвирлап, тәнкыйтьче аның яңа фикер һәм хисләр белән сугарылган ялкынлы революцион шигырьләрен мактап чыкты, эшчеләрнең һәм крестьяннарның сөялләнеп каткан кулларын, кызлар битен үпкән кебек, үбәргә теләвен тәбрикләде. Октябрь революциясеннән соң яңа дәрт, яңа рух белән иҗат эшен дәвам иткән талант иясенең икенче бер мисалын Г. Ибраһнмов Галиас- гар Камалда күрде, аны «татар драма әдәбиятының атасы» дип атады, ул тудырган гади, ачык мәгънәле, җиңел телле, халыкчан көйле революцион декламация-бәетләр массалар арасында киң таралырга тиешле дип санады. Г. Ибраһнмов элекке әсәрләрендә «ниндидер бер куе хыялый томанга чорналган», динчелек һәм вак милләтчелек элементлары булган Фәтхи Бурнашның революциядән соңгы әсәрләрендә фикер һәм мәгънә үзгәреше тууын, язучының «сыйнфый көрәшне, революция сугышларының матур күренешләрен» тасвирлый башлавын хуплады. Социалистик әдәбиятның үзенчәлекләрен билгеләгәндә Г. Ибраһи- мов яңа тормышны, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне дөрес чагылдыруны, әдәби әсәрләрдәге төп образларның хезмәт халкы вәкилләре булуын истә тотты. Әгәр Октябрьга кадәрге әдәбиятта, бигрәк тә драматургиядә «мулла, мәзин, кадим фикерле карт-коры, иске-яңа хәлфәләр, яхшы-начар остабикәләр, искеяңа сәүдәгәрләр» күбрәк урын (алган булса, револкь ция дулкыннары «аңарчы артта,, кайдадыр түбәндә яткан яңа сыйныфларны, эшче-крестьянны мәйданның. беренче сафына алып куйды». Бу уңайдай тәнкыйтьче Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын иң уңышлы, «драмалар галәмендә яңа мәктәп ачучы» әсәр дип санады. «Беренче мәртәбә диярлек һичбер буяусыз, саф булганча, үзләренең уен-көлкеләре, җырлары, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре, көрәшләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары бу әсәр .аркылы безнең театр галәменә килеп керәләр. Бу драманың халык каршында зур муаффәкыять казануының төп сәбәбе менә шул яңа дәвердә җәмәгать мәйданына чыккан яңа сыйныфларның шатлыклы-кайгылы, көрәшле Хәятларын сәхнәгә мендерүендәдер» (141 —142 битләр). 1924 елда Г. Ибраһнмов, «Пролетариат әдәбияты турында» махсус китап язып, татар әдәбиятының торышына тирән анализ ясадыг аның үсеш перспективаларын һәм юлларын ачып бирде. Бу әсәреннән без аның марксизм тәгълиматы белән яхшы т.аныш булуын, конкрет әдәби мәсьәләләрне тикшергәндә шуңа (аңлы рәвештә һәм уңышлы таянуын күрәбез. Ибраһимовның бу хезмәте татар телендә марксистик эстетикадан беренче җитди кулланма булып, иҗат интеллигенциясен тәрбияләүдә зур роль уйнады. Г. Ибраһнмов Октябрьга чаклы кайбер чыгышларында «саф сән- гать»не яклаган булса, бу хезмәтендә инде ул «сәнгать сәнгать өчен» дигән буржуаз теориянең ялганлыгын һәм зарарлыгын фаш итте, сәнгатьнең, әдәбиятның җәмгыять тормышында ролен популяр аңлатып бирде. Г. Ибраһнмов фикеренчә* 147 ю* чабата ч.абата өчен түгел, бәлки аякка кияр өчен, машина үзалдына әйләнеп тору өчен түгел, ә кешеләргә кирәкле әйберләр эшләп чыгару өчен булган кебек, сәнгать тә сәнгать өчен яшәми, бәлки конкрет социаль-экономик шартларда, билгеле бер иҗтимагый җирлектә барлыкка килеп, кешеләрнең рухи ихтыяҗларына, сыйнфый интересларына хезмәт ,итә, аларның хисләрен, теләкләрен, идеалларын чагылдыра. Җәмгыять тормышына идеалистик карашны конкрет мисаллар белән тәнкыйтьләп, Ибраһимов тарихи материализмның төп мәсьәләләрен бәян итте, бүген дә актуаль яңгырый торган кыйммәтле фикерләр әйтте. «Бөтен әхлак, гадәт, гамәл, яхшылык, начарлык, фикер, игътикат кебек идеология тармакларының тамырлары тормышның иҗтимагый-икътисади туфракларында» дигән тезистан чыгып, ул әдәбият һәм культураның төрле вакытта төрле хәлдә булуының, төрле максатларга хезмәт итүенең һәм капитализмнан социализмга күчү чорында яңа, пролетар әдәбиятның туып үсүенең нигез сәбәпләрен, объектив законлылыгын исбат итте. В. И. Л1енин күрсәтмәләреннән чыгып, Г. Ибраһимов татар совет әдәбиятының бурычларын билгеләде, тормышның нинди генә булса да тармагын тасвирлаганда коммунист язучылар марксистик күзлектән карарга, марксизм идеологиясе нигезендә анализ ясарга тиешләр, диде. Пролетариат әдәбиятының үзенчәлеге, эчтәлеге, Ибраһимов әйткәнчә, «динамика, көрәш, сыйныфчылык, коллективизм, хезмәт һәм интернационализм... боларның һичбере әдәбият өчен генә ясалган хасиятләр түгел, бәлки пролетариатның сәясәтендә, хәрәкәтендә, фәлсәфәсендә, бөтен идеологиясендә уртак булган нигез ташлардыр» (177 бит). Пролетариат диктатурасы чорында әдәбият «күктән җиргә төште», «кабинеттан урамга чыкты» дип, Г. Ибраһимов абстракт сәнгатькә, ниндидер аллалар, фәрештәләр, ханнар, патшалар, сарайлардагы кәеф-сафалар, коры мәхәббәт һәм ләззәт турында җырлаучы әдәбиятка каршы — барлык материаль һәм рухи байлыкларны тудыручы хезмәт процессын, хезмәт халкының тормышын һәм көрәшен җырлаучы конкрет һәм партиячел әдәбиятны куйды. Шуның белән бергә ул буржуаз идеологларның, имеш, пролетариат сәнгатьне җимерә, гүзәллекне инкяр итә дигән уйдырма һә?л ялаларын юкка чыгарды. Юк, ди Ибраһимов, пролетариат әдәбиятны, сәнгатьне инкяр итми, социология белән алыштырмый. Натурализм, образсызлык, коры фәлсәфә пролетариат әдәбиятына чит нәрсәләр. «Тормыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк, — дип язды Ибраһимов. — Минемчә, әдәби әсәрләр тормышның каты көрәшле, күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, җанлы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик реализмга ирешеп булачак...» (219 бит). Әдәбият нәкъ үзенең гүзәллеге, образлылыгы, матур, ачык, җанлы сурәтләү чаралары белән идеологиянең башка төрләреннән аерыла, шулар ярдәмендә тормышны гәүдәләндерә һәм тирән мәгънә бирә. Гасырлар дәверендә үскән әдәбиятның, сәнгатьнең үзенчәлеген, гүзәллеген пролетариат юкка чыгармын гына түгел, бәлки аны тагы да баета, камилләштерә, матурлыкның төп иясе булган хезмәт халкының үзенә җиткерә. Социалистик революция иске әдәбияттан баш тартмады, әдәбият кануннарын ватмады. Дөрес, татар әдәби тәнкыйтендә, шул исәптән Ибраһимовның кайбер мәкаләләрендә дә, капиталистик чор әдәбиятының тулысынча «милек, милли, дини, ватани дошманлык» белән сугарылган булуы турында хата фикерләр әйтелде. Ләкин ул үзенең бу социологик ялгышын тиз танып төзәтте һәм үткән заман әдәбиятының прогрессив традицияләрен социализм өчен көрәштә файдалануның зарурлыгын икърар итте, үткән 148 мираска марксистик карашта торды. «...Марксизм, — ди Ибраһи- мов, — һәрнәрсәнең кыйммәтен үз заманына — үз дәверендәге хәлләргә карап тәкъдир кыйла, шул моменттан мизан сала» (138 бит), «арттагыдан кирәк мирасны, эшкә ярарлык мирасны үзенең каты тәнкыйть күзлеге аркылы тикшереп, яраганын ала, зарарлысын ташлый да, шул тәҗрибәләр өстеннән барып, алга үзенең зур бурычларын үтәргә таба атлый» (215 бит). Г. Ибраһимов Октябрьга кадәр яшәгән һәм эшләгән демократик шагыйрьләрнең һәм әдипләрнең гаять зур тарихи ролен күрсәтте, аларны олылап хөрмәтләде, аларның бай мирасын сакларга, өйрәнергә һәм үстерергә кирәк дип санады. Г. Ибраһимовның татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри- га карашы бик җылы, ихтирамлы иде. Насыйриның тууына 100 ел тулуга багышлап язган махсус мәкаләсендә тәнкыйтьче аның татар телен, халык әдәбиятын үстерү, халыкка аңбелем тарату, рус культурасын пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләренә югары бәя бирде. Әлбәттә, ди Ибраһимов, «Насый- рида бер марксистны, бер материалистны эзләргә урын юк. Без аны күтәрсәк, хәзерге коммунизм диктатурасы өчен хезмәт кыйлды дип түгел, бәлки тарихның мәгълүм бер баскычыннан, иске караңгылыктан яңага — алга барырга хезмәт кыйлганлыгы, гыйлем, мәдәнияткә юл ачышуда эшләгәнлеге өчендер» (199 бит). Галимҗан Ибраһимов үткән заман әдәбиятын яңа әдәбият өчен кирәкле нигез дип карады, әдәбият, сәнгать үсешендә булган чагыштырмача мөстәкыйльлекне раслады. Пролетариат әдәбиятының формасы мәсьәләсен тикшергәндә ул, «марксизм алдан хәзерләп куйган формалар бирми», «иске савытларга яңа эчемлекләр тутыру хосусиятен» инкяр итми дип аңлатты. «Гыйлемнең, әдәбиятның, сәнаигы нәфисәнең, театрның төп нигезләре, ысуллары, тышкы рәвешләре шул элеккечә; ләкин фикер, мәгънә алган чишмәләре, үсеп чыккан тамырлары, шуның аркасында күзәткән әмәлләре бөтенләй башка» (103 бит). Ибраһимовның бу сүзләрен әдәбиятта, сәнгатьтә форма катып калган, үзгәрмәүчән нәрсә икән дип аңларгамы? Әлбәттә, юк. Эчтәлекнең үзгәрүе, яңаруы, баюы белән багланып, формада да башкалыклар тууы бик табигый булуын, «калыплар һичбер үзгәрешсез булмаячак» икәнлеген Г. Ибраһимов конкрет мисалларда күрсәтте. Язучыларны ул телне үстерү, әдәбиятның формасын тагы да баету, яңа, матур стиль үзенчәлекләрен эзләп табу юлында өзлексез эшләргә, моның өчен массаның үзәгендә булырга, аннан илһам алырга чакырды: «Әдәбиятның һәммә тармагында да: шигырьнең техникасында да, үткен, җиңел, җанлы бай телендә дә, драманың, романның, хикәянең стилендә, бирелгән тип-характер-сурәт- ләрендә дә һәм композициясендә дә безнең хәзерге әдәби иҗатның дәрәҗәсе үткәннән югары торырга... идеология ягыннан югары куелышы нигезендә форманың камиллеге табылырга тиешле» (215 бит). Әдәбият белгече, партиячел тән- кытьче буларак Г. Ибраһимов Октябрь революциясеннән соң мәйданга чыккан яшь язучыларга һәм шагыйрьләргә зур игътибар бирде, аларның иҗатын күзәтеп, тикшереп, кирәккәндә төзәтеп, булышып торуны үзенең изге бурычы дип хисаплады. Заводтан, фабрикадан, авылдан, шахтадан әдәбиятка М. Крымов, X. Туфан, С. Баттал, К. Нәҗми, Ш. Усманов, Г. Толымбай, М. Максуд, А. Таһиров, һ. Такташ, Г. Ку- туй, Г. Иигъмәти, М. Җәлил, Г. Минский, Г. Иделле, М. Әмир кебек яшь көчләр килүен ул тәбрикләп каршылады, «мондый бер хәрәкәтне тик пролетариат революциясенең бөек масса кузгалышы гына тудыра алды... Коммунистлар партиясенең тугры „ юлбашчылык тәэсире генә мондый зур иҗади кайнашны күрергә насыйп итте» (212 бит),— дип язды. 1924 елның январенда язган әдәби күзәтүендә ул яшь язучыларның яңа көч белән эшче-крестьян массалары тормышын яктыртырга, иске 149 леккә, халык дошманнарына каршы көрәшне тасвирларга, «черек идеализмнан ваз кичеп, дөньяны ачык марксизм буенча аңлап язарга» тырышуларын күрсәтеп, яшь совет әдәбиятының төп юнәлешен билгеләде. Яшь талантлар турында Г. Ибраһимовның ничек кайгыртуын без аның Һади Такташка карата әйткән сүзләреннән бик ачык күрәбез. Такташның иҗат эше өчен киң мөмкинлекләр ачкан бәхетле заманга туры килүен әйтеп, аңа төбәп һәм башка язучыларга да гыйбрәт булсын өчен, Ибраһимов болай язды: «Такташ, сезгә бер генә сүз: һәммә күперләрне ягарга кирәк! Буржуа, вак буржуаның сәләмәләреннән бөтенләй сафлану өчен, бөтен көенчә пролетариат идеологиясенә, эшче-крестьян массасы эченә ташланырга, кыйммәтле әдәби җәүһәрләрне әнә шул диңгездән чумып алып чыгарырга кирәк» (149 бит). Г. Ибраһимовның аталарча киңәше Такташны гына түгел, башка бик күп яшь каләм осталарын үз иҗатларына марксистик тәнкыйть күзлегеннән карарга, халык тормышын тирәнрәк өйрәнергә, идея-политик хәзерлекләрен, әдәби осталыкларын даими үстерергә өйрәтте, татар совет әдәбиятының иң алдынгы эшлеклеләре сафына басарга ярдәм итте. Эшче-крестьяннар, диде Ибраһимов, капиталга каршы, азатлык өчен көрәштә зур корбаннар бирделәр, тарихта тиңе булмаган искиткеч батырлык күрсәттеләр. Совет язучысы булган һәркем әнә шул героик сәхифәләрне худо жест долы сүзе һәм образлар ярдәмендә массага күрсәтергә, шуның белән аның тойгыларын тәрбияләргә тиеш. Ләкин бу пролетариат көрәшен, яңа тормышны бары тик ал, матур төсләрдә генә бирергә кирәк дигән сүз түгел, һич юк! /Т. Ибраһимов фикеренчә, социалистик реализм---әдәбиятБГ одалар җыентыгы түгел, ул пролетариат көрәшенең бары тик җиңүле күренешләрен генә чагылдырып, тормыш авырлыкларын, көрәш корбаннарын, вакытлы уңышсызлыкларны, чигенүләрне, хаталарны яшереп калдырмаска, бәлки яшь буынны тәрбияләрлек, көрәштә XXIII Чынбарлыкны чагылдыру теориясе. батырлыкка рухландырырлык итеп тасвирларга тиеш. «Шулай иткәндә генә әдәбият безгә көрәш коралы була алачак, шулай иткәндә генә безнең әдәбият Ленинның теория отражения действительности XXIII принцибы нигезендә үсә алачак» (223 бит). Г. Ибраһимов язучыларны, шагыйрьләрне һәрвакыт халык белән булырга, аңардан аерылмаска, аның эшен үз эше дип санарга, коллективизм, интернационализм рухында иҗат итәргә, масаймаска, барлык көчләрен, талантларын, белемнәрен коммунистик идеал өчен көрәшкә бирергә әйдәде. Аның түбәндәге ялкынлы сүзләре, иҗат хезмәтчеләре каршында партиябез бүген дә куйган җаваплы бурычларга туры килеп, гаять көчле яңгырыйлар: «Мин — әдип, мин — шагыйрь дип, үзеңне аерып куйма, үзеңне коллективның бер кисәге, механизмның бер винты дип бел, бергә әйлән, бергә тормыш эчендә кайна, бергә ян, шатлан, пролетариатның бөтен мәсьәләләрендә аның белән бер йөрәктән, бер мидән аңла, һәммәсендә бергә эшлә!!! Менә шул юллар белән генә без, теләсә нинди сыйныфларның теләсә кай тормышларын алганда да, мәсьәләгә пролетариатча карап, аныңча уйлап, үз булып, аныңча, аның белән бер күңелдән сизеп, авыр канлы көрәшләрдә, киләчәк якты көннәргә нигез салуда, эшче-крестьяннарның сыйнфый аңнарын, иҗтимагый карашларын калыплауда коралларның берсе булган пролетариат әдәбиятында чын хезмәтче була алырбыз» (192 бит). Татарстанның ун еллыгына багышлап язган мәкаләсендә Г. Ибраһимов, республикабызның зур адымнар белән алга атлавына, шул нигездә матур әдәбиятның да гаять зур уңышларга ирешүенә сөенеп, язучыларны, тәнкыйтьчеләрне «чәчәкләр исенә исереп йокламаска», әдәби хәрәкәт темпын тизләтергә чакырды. Бөек революция процесслары, Татарстан республикасының 150 шаулап-гөрләп торган тормышы, социалистик төзелештә Коммунистлар партиясенең җитәкчелек роле әдәбиятта әле җитәрлек кадәр гәүдәләнми дип. Ибраһимов иҗат активлыгын даими үстерергә, әдәбиятның тормыш койрыгында түгел, бәлки халык хезмәтенең һәм көрәшенең. алгы сафында баруына, массаны Ленин партиясе тирәсенә оештыру һәм тәрбияләүдә көчле идея коралы булуына ирешергә кирәк, диде. Галимҗан Ибраһимов үз халкының тормышы, милли традицияләре, азатлык өчен көрәше җирлегендә, рус һәм бөтен дөнья культурасы яктылыгында үскән язучы. Аның искиткеч киң эрудициясе, төпле философик һәм эстетик гыйлеме рус культурасы белән, дөнья әдәбияты белән яхшы таныш булуыннан килә.' Пбраһимовның алдынгы рус әдәбиятына мәхәббәте, Көнбатышның һәм Көнчыгышның прогрессив язучыларына ихтирамы һәрбер мәкаләсендә диярлек чагыла. Пушкин, Лермонтов. Гоголь, Тургенев, Толстой, Горький исемнәрен ул гаять дәрәҗәдә җылы хисләр белән телгә алды, алар каршында баш иде, аларны татар язучыларына үрнәк итеп куйды. Ул Гомер, Шекспир, Шиллер, Байрон, Гёте, Гюго, Золя кебек язучыларның талантларына сокланды, алар иҗатының мәңгегә үлмәс һәм сүнмәслеген әсәрләрендәге хакыйкатьлектә, реализмда һәм нәфис художество көчендә күрде. Г. Тукай белән Г. Пбраһимовның эстетик карашлары формалашуында бөек рус революцион демократларының, аеруча В. Г. Белинскийның йогынтысы көчле булды. Шуның өчен бөек тәнкыйтьчегә алар күрсәткән хөрмәт һәм мәхәббәт бигрәк тә көчле .иде. Бу Г. Пбраһимовның Белинскийның тууына йөз ел тулу мөнәсәбәте белән язылган махсус мәкаләсендә бик ачык чагыла. Г. Иораһимов тормышка, әдәбиятка, сәнгатькә Белиискийча карашны татар җирлегенә күчерү өчен ты_ рышты. «Рус әдәбияты дөньясында чын мәгънәсе белән булган иң беренче мөнтәкыйть» күтәргән принципларны ул татар әдәби тәнкыйте үсешендә җитәкче принциплар итеп кабул итте, әдәоият турында хөкем йөртүчеләргә Белиискийны күбрәк укырга, әдәби әсәрләргә анализ ясаганда, аларны укучыларга тәкъдим иткәндә Белинский кебек хак, тугры, ачык фикерле һәм таләпчән булырга киңәш бирде. Татар культурасы үсешенең уңышларын Г. Ибраһимов бик хаклы рәвештә башка милләтләр культуралары белән тыгыз багланышта гына мөмкин дип санады. Милли мәсьәләләргә якын килгәндә ара- тнрә ялгышып куюлары булса да, ул нигездә интернационалист иде, милли чикләнүдән ул ерак торды һәм моңа каршы актив көрәш алып барды. Г. Ибраһимов буржуаз милләтчеләр яклаган «мөселман сафлыгын» җирәнеп кире какты, «яшел милләт, тар шовинизмнан дәрес бирүче- ләр»не рәхимсез камчылады. «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» дигән хезмәтендә (1922 ел) ул «һәммә төрки кавемнәрен бер коллектив, бер җәмгыять, бер бөтен әгъза итеп караучы», «татар телен, татар әдәбиятын «төрекчелек» астына капларга азапланучы» пантюркистларның реакцион йөзләрен ачып күрсәтте. Үзенең тәнкыйть хезмәтләрендә Г. Ибраһимов халыклар дуслыгын, социаль һәм милли азатлык өчен көрәштә бердәмлеген, башка милләтләрне һәм культураларын ихтирам итү идеясен алга сөрде, татар халкын бөек рус культурасы һәм башка халыкларның алдынгы культуралары хәзинәләренә якын китерү өчен көрәште. «Безгә... фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел,— дип язды ул 1915 елда. — Безгә гакыл вә фикеребезне гомуми бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә... татар әдәбиятыннан үтеп бөтен дөнья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазым булачак» (100—101 битләр). Бер илдә, бер үк соцналь-эконо- мик шартларда яшәгән, бер үк максатка — царизмны, эксплуатациягә корылган стройны җимереп, азатлыкка ирешергә омтылган һәм шуның өчен бергә көрәшкән төрле милләт халыкларының рухи культурасында инде күптән, Октябрь революциясенә кадәр үк хасил булган гомумилек, охшашлык, интернационаллык бик табигый. Халык арасыннан үсеп чыккан, аңа бөтеи көче, таланты белән хезмәт итү юлына баскан алдынгы кешеләр моны яхшы аңладылар һәм бу бердәмлекне тагы да ныгытырга тырыштылар. Г. Ибраһимов шундыйларның берсе 151 иде. Бөек рус язучылары һәм шагыйрьләре белән, Европа әдәбияты классиклары белән беррәттән ул әзербайҗан шагыйре һәм галиме Фозули, гарәп шагыйре һәм философы Мәгарри, таҗик-иран шагыйрьләре Фирдәүси һәм Сәгъди кебек Көнчыгыш әдәбияты вәкилләрен якын күрде, аларның татар әдәбиятына уңай йогынтысын таныды. Башка милләтләргә, аларның прогрессив культураларына һәм әдәбиятларына Г. Ибраһимовның туганнарча мөнәсәбәтен без аның украин шагыйре Тарас Шевченко турында 1914 елда язган мәкаләсеннән аеруча ачык күрәбез. Шевченконы Ибраһимов «хөррият каһарманы» дип, «мәхкүм XXIV бер халыкның киң, якты бер дөньяга чыгу юлындагы тарихи идеалының тәмсале мөҗәссәме», «малорус халкының бөтен иҗтимагый әмәлләренең символы» дип атады. Гуманист татар әдибенә Шевченко нәкъ шуның өчен кадерле һәм якын кардәш, чөнки «Шевченконың халкы белән безнең татарның язмышында күп уртак нәрсә бар». Г. Ибраһимов каһарман шагыйрь иҗатының әһәмияте, тарихи роле һәм гыйбрәте Украина белән генә чикләнмәвен, азатлык сөюче барлык милләт кешеләрен җәлеп итүен, алар тарафыннан сөелүен күрсәтте. Татар культурасының уңышлы үсеше өчен башка халыклар белән уртаклашу, аралашуның әһәмиятен яхшы аңлап, Г. Ибраһимов тугандаш милләтләр әдәбиятыннан татар теленә тәрҗемәләр бирүне гаять мөһим эш дип санады. Толстойның «Яңадан-туу», Горькийның «Ана» романнары, Данте, Байрон, Шекспир, Гёте, Шиллер, 'Золя әсәрләре башка күп кенә телләргә тәрҗемә ителүен әйтеп, Ибраһимов шуларның татар телендә дә булуларын теләде. Тәрҗемәчелек эше, Ибраһимов- ча, бер яктан, тәрҗемә ителгән әсәрләрнең эчтәлеген, гуманистик, демократик идеяләрен халыкка җиткерүне, икенче яктан, шуның үрнәгендә татар телен баету, зиннәтлән- дерү максатына туры килергә тиеш. Иҗат эшенең беренче елларыннан ук халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге рухында тәрбияләнгән, шуны алга сөргән Ибраһимов «Пролетариат әдәбияты XXIV Мәхкүм — хокуксыз. турында» хезмәтендә прогрессив культураның, социа* листик әдәбиятның интернациональ характерда булуын һәм шул нигездә генә уңышлы үсәчәген тагы да ачык һәм кискен куйды: «...революционер сыйныфның аңы, карашы, тенденциясе белән сугарылган пролетариат әдәбиятында милләтчелекләр, ватанчылыклар (квази- патриотизм мәгънәсендә. — К. Ф.), динчелекләргә каршы интернационализм рухы хөкем сөрергә тиешле» (176—177 битләр). Г. Ибраһимов әдәбият белән генә түгел, сәнгатьнең башка тармаклары белән дә бик якыннан кызыксынды, үзенең публицистик чыгышларында сәнгать үсеше мәсьәләләренә күп кагылды. Ул халкыбызның музыкасы, театры, рәсем сәнгате үсеше турында кайгыртты, бу өлкәдәге һәрбер уңышлы адымга кинәнде һәм сәнгатьнең аерым төрләренең акрын үсүенә борчылды. 1910 елда «Йолдыз» газетасында басылган «Рәссамлык» дигән мәкаләсендә Ибраһимов әдәбиятның шактый үсүен, «Сәйяр» труппасының уңышларын, әдәби ахшамнар, музыка кичәләре үткәрелүен татар демократик культурасы үсешендә беренче чәчәкләр дип хисаплап, татарлар арасында рәсем сәнгатенең әлегәчә үсмәвенә, бер генә татар художнигының булмавына пошына. 152 Бу хәл, әлбәттә, татарлар арасында рәссамчылыкка һәвәскәр кешеләрнең булмавыннан түгел, бәлки хаким сыйныфларның ислам дине исеме белән моны тыеп торуы, яшь талантларга үсәргә мөмкинлек бирмәве нәтиҗәсе иде. Беренче буларак сатирик журналларда төрле карикатуралар урнаштырып, рәсем сәнгате үсешенә юл ачкан LII. Мөхәммәтов, Г. Тукай, Г. Камал кебек үк, Г. Ибраһимов та рәссамчылыкны яклап чыкты. Европа һәм Азия илләрендә, рус культурасында рәсем сәнгатенең тарихи ролен күрсәтеп, ул «рәсемнәрнең махсус бер мәсләк вә бер идеягә хезмәт җәһәте» булуына игътибар бирә, моны халыкка хезмәт итүгә буйсындыру бурычын куя. Әйе, Октябрь революциясенә кадәр татарлар арасында: «Кайчан чыгар бездән рәссамнәр, кайчан тыңларбыз татар композиторларын?» дигән хәсрәтле өмет кенә бар иде. Ә инде 1922 елда Г. Ибраһимов «Революция дулкыннары татар эшче-крестьян тормышы диңгезенең төбендәге җәүһәрләрне кузгата, аларның якты дөньяга чыгуларына ярдәм итә тора» дип, сәнгатьнең төрле тармакларында яшь кадрларның иҗат эшенә керешүенә чын күңеленнән шатлана. Ул музыка өлкәсендә Солтан Габәшинең нык, төпле һәм тирән тамырлы адымнарын күрә һәм мондый өметле талант ияләренә, сәнгатебезнең яшь сабакларына әһәмият бирергә, аларның үсеп гөлчәчәк булып җитешүләре өчен барлык чаралар белән булышырга чакыра. Г. Ибраһимов татар совет театрын үстерүгә бцк зур әһәмият бирде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә театр сәнгате мәсьәләләренә кагылган күп кенә матур фикерләр бар. Татар театрының егерме еллык бәйрәме уңае белән язган махсус мәкаләсендә ул театр узган данлы юлны күзәтеп чыга, татар театрының «фронт» эчендә, искелеккә каршы көрәштә тууын, беренче артистларның авыр тормышын, ачлыкка, динчеләр, бай-бәтчәләр тарафыннан сүгелү-кыйналуга дучар ителүләрен, ләкин үз юлларыннан чигенмәүләрен күрсәтә. Октябрь революциясе, ди Ибраһимов, татар театры өчен «татар пролетар артистларына үзләренең көчләрен, хезмәтләрен үстерергә яхшы зәмин» ачты, «татар сәхнәсенең мөндәриҗәсе бөтенләй үзгәр- ? де», «сәхнә үзенең киң канатларын эшче-крестьян районнарына җәйде, революциягә хезмәтне үзәк теләк итеп алды». Театрны тагы да гүзәлрәк чәчәк аттыру, өчен Ибраһимов музыкантларның, драматургларның, режиссерларның, артистларның тыгыз тупланып, бер коллектив булып эшләвен теләде, «татар театры безнең дөньябызда социализм өчен көрәш трибуналарының берсе булып җитешергә тиешле» дигән җаваплы бурычны куйды. Г. Ибраһимовның әдәбият теориясенә, иҗат практикасына кагылган хезмәтләре — безнең өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле хәзинә һәм җитди кулланма. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынучы иптәшләр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр аннан бик күп сорауларга җавап таба алалар. Г. Ибраһимовның зур иҗат тәҗрибәсенә, киң эрудициясенә, көчле теоретик хәзерлегенә, идеология мәсьәләләрендә принципиаль партиячел позициясенә сокланмаска, шуңардан өйрәнмәскә, үрнәк алмаска мөмкин түгел. Әлбәттә, Ибраһимов иҗаты, аның теоретик хезмәтләре тәмам җитлек- ле, марксистик эстетикага тулысын- ча туры килә, аның һәрбер язганы безнең бүгенге таләпләргә җавап бирә дип әйтү хата булыр иде. Юк, аның идея ялгышлары булды, һәм ул үзе дә боларны яшермәде, инкяр итмәде, бәлки аңлап-төшенеп төзәтергә тырышты. «Безнең көннәр» романының беренче редакциясе турында сүз йөрткәндә, аны язган чагында (1914 ел) теоретик хәзерлеге аз булуын, тормышны марксистик аңлаудан ерак торуын икърар итеп, Г. Ибраһимов болай язды: «Мин үземнең әдәби иҗат көчләремнең иркен үсеп китә алулары — тик Бөек Октябрь революциясе ар-касында гына мөмкин булды дип табам. Аңа кадәрле чыккан әсәрләремне тик эзләнү һәм хәзерлек баскычының җимешләре генә дип саныйм. Гомумән, бөтен үткән тарихи тормышның сыйнфый сугышларын... аңлап анализларга мин бары Октябрь революциясеннән соң гына, тик бөек юлбашчыбыз Ленинның бу мәсьәләгә каратылган хезмәтләре яктысында гына ирешә алдым» *. Әдәбиятыбызның тарихында зур, мактаулы роль уйнаган Г. Ибраһимовның көче — марксизм-ленинизм теориясе белән кораллануында, әдәбият мәсьәләләренә, иҗат эшенә шул позициядән торып, якын килүендә. «...Бөек остаз — Ленин тәгълиматы бөтен дөньяның изелгән, таланган хезмәт халыкларының көрәш юлларында якты маяк булды» (228 бит) дип, аны культураның чәчәк атуы өчен бердәнбер дөрес, ныклы нигез, җитәкче көч дип танып, Ибраһимов идеология эшчеләрен, сәнгать эшлеклеләрен марксизмленинизм рухында тәрбияләнер1 Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр, 3 том, 433 бит, Казан, 1956. гә, бу тәгълиматка һәрвакыт турылыклы булырга чакырды. Илебез халыкларының бөек, бердәм, какшамас семьясында чын азатлыкка, бәхеткә ирешкән татар халкы эчтәлеге социалистик-ин* тернациональ, формасы милли культураның, әдәбиятның, сәнгатьнең гөрләп чәчәк атуы белән хаклы рәвештә горурлана. Коммунистлар партиясенең даими кайгыртуы нәтиҗәсендә, марксизмленинизм тәгълиматы нигезендә республикада художество интеллигенциясенең гаять көчле отряды үсте. Ул социалистик сәнгатьнең тагы да матуррак чәчәк атуы өчен, аның халык тормышы белән тыгызрак багланышы өчен, массаларны коммунистик рухта уңышлырак тәрбияләве өчен көрәшә. Әдәбиятыбыз үсеше тарихында булган алдынгы, демократик, революцион традицияләрнең, күренекле әдәбият белгечләре фикерләренең бүгенге идеологии эшебездә, чын халыкчан, партияле сәнгать өчен көрәштә файдалы роле гаять зур. Галимҗан Ибраһимовның әдәбият мәсьәләләренә кагылган кыйммәтле хезмәтләренең дә әһәмияте шунда,.