МАЛАЙ, ЧИЛӘК, ӘБИ
Әбигә барып җиткәнче әни бар икән әле. Җәйге эссе көннәрнең берсендә, тора торгач, менә-менә койрыкны сыртка салып уенга чабарга дип торганда, әнисе тотты да йомыш кушты малайга. — Бар, улым Сәлим, — диде йомшак кына итеп. Шул ук вакытта,як-якка карангалап, киреләнеп торырга урын да калдырмады, — менә бу чиләкне Хәмдияттәеңә кертеп бир. Килене колхоз эшендәдер, карт кеше үзе кереп йөрмәс, кирәк булуы бар. Әйтүе булды, чиләкне малайның кулына китереп тоттыруы булды. Шуннан соң нәрсә калды малайга? Шуннан соң чиләкне тизрәк Хәм- дияттәйләргә илтеп бирү калды малайга. Бер дә әллә нәрсәсе юк кебек күренгән иде бу эшнең, бактың исә әллә нәрсәсе булган икән. — Рәхмәт әйттеңме? — дип ябышты әнисе, малай уеннан әйләнеп кайткач. Малай сүзнең ни турында барганлыгын аңышып җитмичә аптырабрак калды. Чиләкне Хәмдияттәйләргә кертеп чыкканнан соң инде ул әллә никадәр чапкан, малайлар белән ферма тайларын болынга куып кайтканнар, аннан кайткач тегермән буасында су коена-коена күгәреп беткәннәр, кыскасы, бөтен нәрсә юылган, шул исәптән хәтер дә юылган: чиләк турында да, аңа салып керткән рәхмәт турында да малай ләм-мим әйтә алмады. Әмма әнисе бер дә иренмичә кабаттан исенә төшергәч, Сәлимнең аптыравы соңгы чиккә җитте: ә шуның өчен икән, чиләк өчен икән! Янәсе, Сәлим чиләк өчен рәхмәт әйткәнме, юкмы? Кайдан исенә төшеп тора диген, бүтән вакытта «хәтерем юк, куйган әйберемне таба алмыйм» дип сукыранып йөргән була үзе. — Ул яткан ие, — диде Сәлим, читкә карап кына. Малай шуның белән сүзне беткәнгә саный иде. һәм, гомумән, мондый вак-төякләр турында озак сөйләшеп торырга вакыты юк иде: өзелеп ашыйсы килеп кайтты. Ә менә әнисе сүзне моның белән генә беткәнгә санамый икән. — Яткан кешегә рәхмәт әйтергә ярамыймыни, синеңчә? — дип, бераз ачуланган төс белән, яңадан элеп алды. Дөрес, ул авыз чите белән генә көлемсерәгән дә кебек, ләкин ашыйсы килеп кайткан малайның алай авыз читләренә карап торырга вакыты бармы соң. — Әни, сөт белән ипи, — дип ярып салды малай, читкә караган җиреннән шундук әнисенә борылып. Әмма әнисе алай ансат кына эреп китәргә уйламый иде. Әбигә барып җиткәнче әни бар икән әле. Җәйге эссе көннәрнең берсендә, тора торгач, менә-менә койрыкны сыртка салып уенга чабарга дип торганда, әнисе тотты да йомыш кушты малайга. — Бар, улым Сәлим, — диде йомшак кына итеп. Шул ук вакытта, 20 рып чыгасы калган икән! u Капка төбендә бер таптанып торды малай, Хәмдиятт иләргә җиткәч кычытмаса да башын кашып куйды. Ләкин, ничаклы гына башыңны кашыма, әни әйткәч кермичә дә булмый.- Ничәмә кабат әйткәннәр сиңа, олы кешеләр агач булып торма, дип. Рәхмәт әйткәннән әллә телен өзелеп £лЫР иеме? Ачуланып кына бетерсә бер хәер иде, өзелеп а^исы килеп кайткан малайны шул өзелгән килеш ишектән кире борды Кая диген? Яңадан шул Хәмдияттәйләргә. Нәрсә өчен диген. ле кертеп аткан чиләк өчен төштән соң, янәсе, рәхмәт әйтер ■ _т ^ н малайга, и атлыйсы килми малайның. Бая соң шул рәхмәтне л оеләи ауда Ул кергәндә Хәмдияттәй яткан урыныннан әкрен генә кузгалып, иреннәрен гадәттәгечә әкрен генә кыймылдата-кыймылдата, бик турылап кына су кисмәге ягына таба килә иде. Алып кергән рәхмәтен ничек коеп калдырырга белмичә, өйалды ишеге төбендә таптангалап торучы малайны әби бөтенләй күрмәде. Чөнки аның үз хәле хәл, иреннәре бик чатнаган, су эчәсе килгән иде. Ләкин су кисмәкнең төбендә генә калган, ансы да бик җылынган икән. Моны эчеп Хәмдияттәйнең бары тик кәефе генә кырылды. — Ичмасам суы да күз яшенә әйләнгән икән, — дип сукыранып куйды ул, кисмәк янында аптырап басып калган килеш, — салкын чишмә суы эчсәм шифасы тимәсме дигән нем. Бик нртә китте шул килен дә. Суга барып өлгермәгәндер, мөгаен. Үзе шулай сөйләнә дә сөйләнә, ә үзе ишек төбендә басып торган •• Сәлимне күрми дә күрми. Ул күрмәгәч, Сәлим, юри күрмәмешкә салышып, бер читтән посыбрак аңарга карап тора. Кыскасы, торалар да торалар шулай: бер якта Хәмдияттәй, икенче якта малай, ә каршы якта малайны менә нинди бәлаләргә дучар иткән мәхәббәтсез чиләк. Хәмдияттәйнең ирене кыймылдый — салкын су эчәсе килүдән. Малайның ирене кыймылдый — әнисе төяп керткән рәхмәтне ничек бушатып калдырырга белмәүдән. Тик чиләк мәхәббәтсез генә тыныч. Тик чиләк мәхәббәтсез генә бер читтә гамьсез утырып тора бирә. — Хәмдияттәй! — дип кычкырып җибәрде малай, поскан җиреннән кинәт чыгып. Әби сискәнеп куйды. — Бир, Хәмдияттәй, — һәм малай, әбинең ни дип җавап кайтаруын да көтмичә, бая үзе керткән зәңгәр чиләккә барып ябышты, — мин сиңа Таш чишмәдән җәлт салкын су апкайтып бирәм. Әни күрмәгәндә генә... Хәмдияттәй нидер сөйләнә калды, малайның аны тыңлап торыр чамасы күренми, үзе уйлап тапкан бу идеядән ул тәмам канатланган иде. Чынлап та, канатланырлык та бит: чиләк тутырып коры рәхмәт кертеп аударуга караганда, иреннәре чатнаган әбигә чиләк тутырып чишмә суы алып кайтып бирү үзе ни тора. Тик менә әни генә күрмәсен дә, . чишмә буендагы казлар гына таламасын. Барганда бик җиңел чапкан иде малай, кайтканда алай җиңел чаба - алмый. Чөнки үзегез беләсез: чиләктә су тулы. Дөресен әйткәндә агызып алганда гына тулы иде чиләк. Кайта-кайта суның яртысы чайпалып түгелеп бетте. Әмма,„ әйтә күрмәгез, яртысы да бик авыр икән. Чиләк бавы кулны кисә, кайта-кайта беләге өзелеп төшеп калган кебек була Әгәр дә, мәсәлән, Сәлим бу эшкә хәтле сөт белән бер-ике телем ипи ашаган булса, ул аны җәлт алып кайткан булыр иде, югыйсә Җитмәсә тагын күзне бик ачып, як-якка каранып кайтырга КИРӘК Әни күрмәсен, Чишмә очында торучы Олы түти күрмәсен малайлап күрмәсен. Әни бит ул әйтте, рәхмәт кенә әйтеп чык, диде Ке ПАД г? китереп, чалбар балакларын пычыратып йөрергә кушмады * Аннары тагын туктап, бер ашап алганда да ярар иде. Катык дими сөт тә дими хәзер малай, булсын иде менә урам озынлыгы бер телем - Ничәмә кабат әйткәннәр сиңа, олы кешеләр агач булып торма, дип. Рәхмәт әйткәннән әллә телен өзелеп £лЫР иеме? Ачуланып кына бетерсә бер хәер иде, өзелеп а^исы килеп кайткан малайны шул өзелгән килеш ишектән кире борды Кая диген? Яңадан шул Хәмдияттәйләргә. Нәрсә өчен диген. ле кертеп аткан чиләк өчен төштән соң, янәсе, рәхмәт әйтер ■ _т ^ н малайга, и атлыйсы килми малайның. Бая соң шул рәхмәтне л оеләи ауда 21 шул'^рамн»" Су Йота - Йота - К * 3 а»«п-йомганЧы әйләнеп чыгар „да Барганда чишмә бик якын кебек иде, кайтканда чишмә бик ерак булып чыкты. Барганда чиләк юл буе җырлап барган иде, кайтканда аның да тавышы-тыны басылды. Барганда чалбар балагы коры иде кайтканда, су чәчрәп, ансы да каешка әйләнде. Кайткач, алла боерса’ бу балаклар өчен малайга тамаша эләгә инде. Хәер, тамашалар юлда ук очрый торды малайга. Аулак урам дип Үрдәк урамыннан киткән иде, Үрдәк урамы дигәне казлар урамы булып чыкты. Кайдан бу чаклы каз җыелгандыр. Тегендә бер оя, монда икенчесе, юл өстендә үк өченчесе. Барсының да бәбкәләре бар, барсына да бәпкәләре бик кадерле. Малайны күрүгә ата каз дигәннәре дәррәү ысылдап, малайның хәл-әхвәлен сорашып, туп-туры өстенә килә башлый. Ул да түгел, Мөхәррәм бабайлар турыннан икесенә бер бәбкә иярткән аталы-аналы һәм бик озын ^бугазлы'ике каз килеп чыкты. Икесенә бер генә бәпкә булганга, болар үзләренең әлеге шул кадерле төпчекләрен үтә уяулык күрсәтеп саклыйлар икән. Чиләк күтәреп мышкылдап килүче малайны күрүгә, ана каз каңгылдап аваз салды, ә ата каз, Сәлимнең ботыннан күз ачып йомганчы яртысын умырып алырга теләгәндәй, җан-фәрман усалланып, тегенең өстенә килә башлады. Әле дә ярый, су чәчрәп чалбар каешка әйләнгән, шул коткарды. Кыскасы, ботның яртысын чукып алмакчы булып чабып килгән ата каз ботның чиреген дә чукый алмады — чалбар юешләнүнең дә бер файдасы бар икән. Ата каздан исән-сау котылып, чиләктә калган суны да исән-сау коткарып, инде тау башына менгәч, инде кайтып җитәргә чеметем генә калды дигәндә, тагын бер бәла: Сәлимнең юлына Әтәч Ильдус дип йөртелә торган, теге ата каздан да усалрак, бер малай килеп чыкты. — Әйдәгез, малайлар, кызык карарга чыгыгыз: Сәлимә җиңги су китерә башлаган, — дип, бөтен урамны сасытып, акырып җибәрде ул. Ишләре дә шунда гына булган икән, ярыктан коелган тараканнар кебек, Сәлимнең нәкъ каршына сибелделәр болар. Китте үртәү, китте котырту: — Сәлим, безгә дә бер чиләк су алып кайтып бир. — Сәлим түгел, Сәлимә бит ул. — Сәлимә дә түгел, Сәлимә җиңги. — Сәлимә җиңги, ыштан балагың чыланган, өйдә коры ыштаның бармы соң? Кыскасы, эләкте ул көнне малайга. Бик ачуы килде малайның дөнья- . га, ягъни үзе күтәреп кайта торган зәңгәр чиләккә. Шулай да ярты чиләк сап-салкын суны түкмиЧо,-чәчмийә, алып кайтып җиткерде. Киткәндә бик яман ашыйсы килгән малайның, кайтып җиткәндә, ашыйсы килү эчәсе килү белән алышынган, үзе алып кайткан ярты чиләк суны сулыш та алмыйча күтәреп эчәргә әзер иде. Әлбәттә, алай эшләмәде, бәла-казалардан исән-сау котылып, исән- сау кайтып җиткәч, андый бала-чагалык эшлиме соң безнең Сәлим! Менә ул инде Хәмдияттәйләрнең бусагасында. Бу сиңа, Хәмдияттәи, чиләк тутырып коры рәхмәт кертеп бирү генә түгел. Болай үзе бик алҗыган булса да, малайның танау күтәренке иде. Баскыч сайгакларына каты-каты басып менде, бусаганы атлап өйалдына керде, чиләкне лыркылдатып китереп куйды. Ләкин гаҗәп хәл... Хәмдияттәйнең кипшергән иреннәрен кыймылдата-кыймылдата су эчәргә дип килүе күренми иде. Черемгә киткән булган икән, Сәлимнең мәхәббәтсез чиләккә аяк очы белән яиә бер тибеп куюына күзләрен ачты. — Ә шулаймыни? Кайтып та җиттеңмени, үскәнем? — дип, кодрәт ләнеп сөйләнә-сөйләнә, яткан урыныннан идәнгә шуып төште һәм, салкын суны күрү белән үк терелеп киткәндәй, яхшы ук тиз-тиз атлап туп- туры чиләккә омтылды. Хәмдняттәй бу юлы, баягы кебек, күп сөйләнми, киленен дә телгә алмады, иреннәре дә кыймыл-кыймыл килеп тормый, бик сусаганлыктан, аның иреннәре берсе икенчесенә ябышып каткан кебек күренә иде. Эчуен күп тә эчмәде, шундук аның иреннәре тагын кыймылдый башладылар. Менә ул Сәлимгә якынлаша төште. Менә ул калтыранган куллары белән малайның башыннан сыйпарга дип килә, ә малай сыйпатырга теләми, ул якынлашкан саен малай артка — ишеккә таба чигенә, үзе эченнән генә Хәмдия әбисе белән әрепләшә: «Кызлар ием мин... су апкайтып биргән өчен дә баштан сыйпатырга. Эчеп кенә бетер, мин аны тагы апкайтам». Иреннәре бер кыймылдый башлагач Хәмдняттәй әйтергә дигән сүзләрен әйтмичә, әлбәттә, кала алмады. — Бар икән рәхмәт яуган бала, — дип карчыкларча тезәргә тотынды ул дәррәү, — кайдан башыңа килде бу эш. Сихәтләнеп киткәндәй булдым, менә, алла боерса, эсвежи чишмә суыннан самавыр куеп җибәрим... Бар икән, кем, дөньяда тәүфикълы бала. Хәмдияттәйнең сүзләрдән мәрҗән тезүен көтеп тора алмыйча, инде әллә кайчан чыгып сызган «тәүфикълы бала» бераздан яңадан ишек бусагасына килеп басты. Ул пожардан чыккан кебек кызыл, пожар вакытындагы кебек кычкырып, өзеп-өзеп ярып салды: — Әни әйтте, рәхмәт әйтте. Чиләк өчен әйтте. Әни әйтте... Ике рәхмәт — Хәмдияттәйнең малайга ихлас күңелдән әйткән яхшы теләкләре белән малайның ишек бусагасыннан шыр акырып «ыргытып» киткән рәхмәте — бергә кушылып өйалдын, баскычны, ишек алдын тутыргандай булды һәм шунда — тоташ рәхмәт астында — әлеге теге, эчендә түгелеп бетмәгән шифалы суы калган мәхәббәтсез зәңгәр чиләк кукраеп утыра иде.
1961 ел