КУБА ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
НИКОЛАС ГИЛЬЕН
«Халыклар арасында тынычлыкны ныгыту өчен» Халыкара Ленин премиясе лауреаты
ХӘЕРЛЕ КӨН, ФИДЕЛЬ!
1 ранзит юлчылары! Хыялланырга яратучылар Бүтән самолетка күчеп утырсыннар! — Әйе, месье; әйе, сеньор. Мин Кубада тудым, мәңге яшел пальма астында. Хәзер — өйгә кайтам. Үтеп барышлый гына мин монда. Шикәр, дисезме? Әйе, ул күп бездә. Диңгез уртасында үсә. — Диңгез уртасында? — Әйе, диңгездә. — Ә тәмәке? — Ул төтен булып йөзә Диңгез өстендә. Эсседә. — Румба биисезме? Яхшы бию ул бик! — Юк, сеньор, мин Бии белмим. — Сез америкалы бит. Сөйлисезме инглиз телендә? — Юк, месье; юк, сеньор. Сөйләшкәнем юк бер дә. Әфәнделәр! Хыялланырга яратучылар Бүтән самолетка күчеп утырсыннар! ❖ Хәтерлим күз яшьләрен. Газапларны аннан. Тормыш үз нәүбәте белән барды шулай һаман. Ут күк ялкынланып акты кып-кызыл кан. Өйгә кайттым, ниһаять, мин ерактан. Иртәгәге көн инде бүгенге көн булган. Мистер Вуд, мистер Тафг, Хушыгыз. 5 Хуш, мистер Мэгун ’, Хуш, мистер Линч. Хуш, мистер Кроудер.2 Мистер Караңгылык һәм миссис Төн, Китегез юлдан! Ерткычлар сез, олагыгыз моннан! Таныйм мин сезне тышыгыздан! Иртәнге чак. Ерак әле таңга. Өстәлем янына утырам мин язарга. Соң инде. Әнә таң да атты. Ә шулкадәр эш көтә ил! Ишетелә елганың гөрләве... — Хәерле көн, Фидель! •Sj Хәерле көн, гербым һәм байрагым. Хәерле көн, яшел тирә-ягым. Хәерле көн, пальма — җиргә кадалган ук, Сакаллы йөз — бронза медальдәге, Үч кылычы — батыр куллардагы. Хәерле көн, кырыс ташлар — Сьерра Маэстраның3 катып калган дулкыннары. Хәерле көн, мастерскоем, кулларым һәм шигыремнең юллары. Хәерле көн, зәңгәр күгем, кара яшен — карлыгачым. Хәерле көн, икмәгем һәм ашым, Кашыгым, ботинкам һәм күлмәгем. Хәерле көн, кырда үскән дөгем, Кояшым һәм иркен табигатьле каным, Бәйрәмчә киенгән горур, шат Ватаным. Хәерле көн, сеньор һәм сеньора, Урамдагы малай — җырлап таңны каршылаучы. Хәерле көн, тауларда яшәүче. Хәерле көн, мылтык тоткан эшче. Хәерле көн, мылтык, трактор, шикәр, Шагыйрьләр һәм демонстрантлар. Хәерле көн, камыш сынлы кызлар, Картлар, аналар, уллар, оныклар. Хәерле көн, тамырларым кан алган җир, Корыч куллардагы кукуруз чәкәне. Сизелә кырда яңгырлар үткәне. Юлда кара тәнле һәм ак тәнле бергә бара. Болында кош сайрый. Кояш алсулана. Туркино 4 башыннан хрусталь чылтырау ага. Юеш яфрак белән уйный зәңгәр җил... — Хәерле көн! Хәерле көн, Фидель! Әхмәт Исхак тәрҗемәсе.
ТУГАН ҖИРЕМӘ ГИМН
-4лга, ватандашлар, Алга, дуслар, алга! Әнә быргы уйный, Җирдә көрәш бара. 2 iaoQ '909 елларда Кубадагы Америка губернаторы. 1923—1927 елларда Кубадагы Америка илчесе. J Тау исеме. 4 Сьерра Маэстраиын иң биек җире. Туган якны уят, Кыю атла, солдат! Мылтыгыңны кыссын Эшчән кулың, дустым. Кыен чакларда да Без булырбыз бергә. Җиңү юлларыбыз Менде инде үргә. Менә шушы җирнең Без үзгәрттек йөзен. Без әйтәбез бүген: Җиңү яки үлем! Юк, үләргә иртә, Бик күрәсе килә Җиңеп чыккан илне, Чәчәк аткан җирне. Безне, улларыңны, Чакыр, әй, Ватаным! Җиргә туганлыкның Чәчик орлыкларын. Зур өметебезнең Гүзәл гөле үссен. Без әйтәбез бүген: Җиңү яки үлем! Юк, үләргә иртә. Без «үрәбез инде Җиңеп чыккан илне, Чәчәк аткан җирне. Камил Мостафин тәрҗемәсе.
ФАЙАД ҺАМИС
СЕЗГӘ ҖЫРЛЫЙМ
С^иңа җырлыйм, Үзеңә килгән хатларны да Укый алмый торган кеше, — Сиңа, Сиңа. Тау һәм ташлар күкрәведәй көр тавышлы Картлач дустым, Сиңа җырлыйм, Тыңла, Тыңла. Сиңа җырлыйм, Ишет, кансыз ит чабучы, — Ачы яшьләр тулганы юк күзләреңә. Мал җыясың, Я'шен кебек уйиап, кылыч Төшкәне юк әле синең иңнәреңә. 7 Сиңа җырлыйм, Минем ямьле Иртәгәмне Кичәдән үк, Гашыйк булып күзләүче дус. Сине зурлыйм, Археолог, — Ил хуҗасы, — Җирдә һаман эзләүче һәм Үрләүче дус! Сиңа җырлыйм, Тыңла мине, Дөнья яме, Утларда син Азмы корбан булдың, җаным! Тыңла син дә, Безнең баштан көлгән бәла, Юлы ябылыр сиңа тиздән бу дөньяның! Тыңла, тышта кунган юлчы, туңган юлчы, Тыңла, челтәр рәшәткәгә ябылган ир. Ишет, бәгърем, Хуҗасыннан, ирексезләп, Алдап тартып алынган җир! Сиңа җырлыйм, тыңла, сукбай, тыңла, ач җан! Тыңла, яшьлек төсенә кергән, Шашкын тиле. Тыңла мине, йортсыз ташчы, син дә ишет, Көнчыгышның Ут шикелле кайнар җиле! Сиңа җырлыйм, Көтүче дус, ишетәсеңме, Тыңлыйсыңмы, циркларда күз буучы? Син дә ишет, Күктә очкан корыч пират, — Кешеләрнең дөньяларын туздыручы! Сиңа җырлыйм, Сиңа, бакча караучы дус, Сиңа җырлыйм, Күлмәгемнең тукучысы, Өстәлемнең осталары, күз нурларым, Сезгә булсын, Сезгә, минем бу җырларым! Сезгә җырлыйм, Матур сынлы кыз туганнар, 8 Гүзәллекнең һәйкәле сез мәңге аумас. йолдызларның Чәчри күктә күз яшьләре... Ә иртәгә Җирне гашыйк итәчәк Я'з. Зыя Мансур тәрҗемәсе.
ПАБЛО АРМАНДО ФЕРНАНДЕС
САНТ-ЯГО ШӘҺӘРЕНӘ КАНТАТА
(Поэмадан өзек) Геройларның көрәшләрдә аккан Каны йодрык кебек ал-кызыл. йодрык булып җирдән күтәрелә, Күтәрелә безнең халкыбыз. Юк, мин әйтмим сатлык җаннарны, Илдән качканнарны әйтмим мин. Мин халыкны әйтәм, Чын халыкны, Алар намуслы һәм ялкынлы. Мин эшчене әйтәм, Крестьянга йортлар төзүчене ял көнне. Бу — синең җир, Син — аның сакчысы. Бу — синең цех, Бу — синең йорт... Туфрак, Ашлык исе килә бу йорттан, Сап-сары, өлгергән мул уңыш Крестьянның йөзен яктырткан. Сант-Яго, мине ишетәсеңме?.. Саклан син алдаучы сүзләрдән, Ул сүзләр алдыйлар йөрәкне. Саклан син пычактан — Кул белән дә Кисәргә була бит икмәкне. Саклан, саклан читләр металыннан, Ләкин коралларың саклансын. Бик якында үлем-шәүлә йөри; Сакла коралыңны, Сакла коралыңны, Сант-Яго! Мылтыгыңны сакла җилкәңдә, Байрагыңны сакла кулыңда. Алга атла, Партизаннарыңны сакла! 9 Халыкта ышанмау уятучылардан Саклан, Сант-Яго, шулардан. йодрыкларың күккә күтәрелгән Көч белән, үч белән! Сакла йодрыгыңны, Сант-Яго, Ләкин саклан зәһәр үлемнән. Коралыңны күтәр һавага, Уяу бул, уяу бул, кораллан! Сакла, сакла дусларыңны, Саклан, саклан дошманнан. Илдар Юзиев тәрҗемәсе.
МАНОЛО ОРТЕГА
КИЧӘ БЕЛӘН БҮГЕН — КАПМА-КАРШЫ
27° до/ичә белән бүген — капма-каршы! Элек зиндан булган урында, — Сан-Рехенто дигән мәгарәдә Яшь талантлар хәзер чыныга. Канлы лагерь булган монда элек, Читләп үткән аны һәр кеше. Хәзер инде монда фән бакчасы, Пешә анда гыйлем җимеше. Кичә белән бүген — 'капма-каршы! Төн урнына кояш балыкты. Монда мәктәп. Монда кара такта Алыштырды тупны, танкны. Шул тактага акбур яза бүген Наданлыкка үлем карарын... Фән бакчасы монда. Ә өстендә Җил тирбәтә Куба байрагын. Камил Мостафин тәрҗемәсе.
РОБЕРТО ФЕРНАНДЕС
PETAMAP АЛМАШ
өчен кемгә бурычлы без, Без — үлмичә, исән калганнар? Кем төрмәдә череде минем өчен? Кем тоткарлап калды йөрәгендә Миңа төбәп аткан пуляны? Кем мәете өстендә мин торам? Кем сөяге сызлый тәнемдә? Кемнең чукып чыгарылган күзе Карый минем керфек астымнан? Тирән җәрәхәтле бу юлларны Үз кулларым белән язам, диеп, Кемнәр кулы белән язам мин, Мин — үлмичә, исән калган кеше? Әхмәт Исхак тәрҗемәсе