Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМПОЗИТОРЫБЫЗ

Күренекле татар совет композиторы, СССРның халык артисты, профессор Нәҗип Җиһановка 50 яшь тулды. Ул 25 еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә татар совет музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. Татар музыка сәнгатендә опера жанрының тууы һәм уңышлы үсеше аның исеме белән бәйләнгән. Н. Җиһанов татар музыкасын яңа жанрлар һәм оригиналь гармония табышлары белән баетты. Аның зур профессиональ осталык, нечкә музыкаль зәвык белән иҗат ителгән әсәрләрен Советлар Союзында гына түгел, чит илләрдә дә яратып тыңлыйлар. Ул татар музыкасын киң юлга — географик чиге булмаган зур мәйданга алып чыгучыларның берсе. Н. Җиһанов — күп милләтле социалистик культураның күренекле вәкиле, татар халкы каршында күп хезмәтләр күрсәткән актив җәмәгать эшлек- лесе. Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 январенда Уральск шәһәрендә эшче семьясында туган. Бик яшьли ятим калган Нәҗип иске тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә кичерә. Совет власте Нәҗипне һәм абыйсын — Җәләлне балалар йортына урнаштыра. Нәкъ әнә шул елларда, балалар йортында тәрбияләнгән вакытта, Нәҗип музыка белән кызыксына башлый. Бу кызыксыну аны 1928 елда Казан музыка техникумына китерә. 1931 елны инде сәләтле яшь егет Мәскәү музыка училищесына керә. 4 елдан соң аны консерваториянең 3 курсына композиция классына күчерәләр. Н. Җиһановның чын мәгънәсендәге иҗат эшчәнлеге дә Мәскәү консерваториясендә башлана. Шунда ул «Качкын» операсын (Ә. Фәйзи либреттосы) яза. 1939 елның 17 июнендә «Качкын» операсы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Бер елдан соң композитор икенче операсын — «Ирек»не (3. Сафин либреттосы) тәмамлый. Н. Җиһановның 1941 елда иҗат ителгән «Алтынчәч» операсы (М. Җәлил либреттосы) халык образының дөрес һәм оста сурәтләнүе, талантлы музыкасы белән меңнәрчә тыңлаучыларның күңелен җәлеп итте. «Алтынчәч», татар музыка сәнК 124 гатенең зур формада язылган иң көчле әсәрләренең берсе буларак, илебездә киң танылды. Бөек Ватан сугышы елларында Н. Җиһанов зур күтәренкелек белән яңа әсәрләр өстендә эшләде. Алар арасында «Илдар» (ДА. Җәлил либреттосы), «Түләк» (Н. Исәнбәт либреттосы) опералары, «Фатих» (Ә.Та- һиров либреттосы), «Зөһрә» (Г. Гас- кәров либреттосы) балетлары, туган ил, совет патриотизмы, тырыш хезмәт темасына язылган күп санлы көйләр бар. Әсәрдәй әсәргә Н. Җиһановның композитор буларак осталыгы камилләшә бара. Аның һәр яңа әсәре татар совет музыкасына зур яңалык өсти. Сугыштан соңгы чор композитор өчен аеруча уңышлы булды. Аның соңгы 15 ел эчендә язган күп кенә әсәрләре татар музыкасына һәм күп милләтле совет музыка сәнгатенә зур казаныш булып керделәр. Г. Тукай иҗатына багышланган «Кырлай» поэмасы, «Нәфисә» увертюрасы, «Татар темаларына сюита» һ. б. күп әсәрләре югары профессиональлек һәм зур драматик осталык белән эшләнгәннәр. Н. Җиһанов 1947 елда «Шагыйрь» операсын (Ә. Фәйзи либреттосы) иҗат итә, Татарстанның 30 еллыгын «Намус» операсы (Г. Бәширов романы буенча Ә. Исхак либреттосы) белән каршылый. Опера өлкәсендә күп еллар өзлексез эзләнүләр, бай иҗат тәҗрибәсе нәтиҗәсендә композитор 1957 елда иң гүзәл әсәре булган «Җәлил» моно-драматик операсын (Ә. Фәйзи либреттосы) тәмамлады. Кыска гына вакыт эчендә «Җәлил» зур уңыш белән Казанда һәм Мәскәүнең Зур театры сәхнәләрендә, Чехословакиянең Прага милли опера театрында куелды. Опера илебездә һәм чит илләр матбугатында зур иҗтимагый резонанс тудырды. Музыка тәнкыйте зур бердәмлек белән «Җәлил»гә хәзерге заманның иң гүзәл әсәрләреннән берсе дип, бик хаклы бәя бирде. «Җәлил», совет композиторларының опера өлкәсендәге иң гүзәл казанышларыннан берсе буларак, хаклы рәвештә Ленин премиясенә тәкъдим ителде. И. Җиһановның бай музыка иҗаты меңнәрчә тыңлаучыларның, музыка сөючеләрнең мәхәббәтен казанды. Җиһанов музыкасының нинди үзенчәлекләре аның иҗатының зур популярлык яулавына китерделәр соң? Барыннан да элек Җиһанов әсәрләренең миллионнарча кешеләрне дулкынландыра торган киң масштаблы темаларга багышлануын һәм алариың миллионнарга аңлаешлы демократик телдә зур профессиональ осталык белән язылуын әйтеп үтәргә кирәк. Аның иҗатында үзәк образ булып халык тора. Композитор үзенең әсәрләрендә туган халкына булган мәхәббәтен, халыкларның интернациональ дуслыгын, дошманнарга көчле нәфрәтен зур осталык белән күрсәтә. Хәзерге заман герое образларын операда сурәтләүдә Н. Җиһанов образны тулырак һәм тирәнрәк ачарга ярдәм итәрдәй яңа юллар, яңа алымнар эзли. Уңышлы һәм кыю эзләнүләр Җиһановны халкыбыз һәм музыка җәмәгатьчелеге алдында зур талантка ия булган көчле художник-новатор итеп танытты. Композиторның музыкаль теле гаять бай һәм үзенчәлекле. Классик музыка казанышларын, бигрәк тә бөек рус халкының бай музыка культурасын өйрәнү һәм иҗади үзләштерүдә һәм шул нигездә пентото- ника мөмкинлекләрен киңәйтүдә Н. Җиһановның хезмәтләре аеруча зур. Аның музыкасы кешеләрнең күп төрле һәм катлаулы хисләрен, тойгыларын, уйларын, рухи омтылышларын гади һәм яңа интонацияләр белән ачып бирә. Композитор оркестрның операдагы роленә зур урын бирә, аңардан бик иркен һәм киң файдалана белә. Зур драматик күренешләрме, нечкә лирик хисләрне тасвирлый торган эпизодмы — барысында да оркестр Җиһановның иң ышанычлы, иң көчле булышчысы. Оркестр сәхнәдә күренми торган вакыйгаларны да, сүзләр әйтә алмаслык тойгы, хисләрне һәм табигать күренешләрен дә тыңлаучыларга җиткерә, образларны тулырак ачарга булыша. Шуның белән бергә симфоник үсеш әсәрнең аерым бүлекләрен, эпизодларын бергә туплый һәм ныгыта. Н. Җиһанов зур җәмәгать эше алып бара. Ул Казан дәүләт консерваториясенең директоры һәм профессоры, СССР Композиторлары Союзы секретаре, Татарстан Композиторлары Союзының председателе. Партия һәм Совет хөкүмәте композиторның иҗат эшенә зур бәя бирделәр: аңа СССРиың халык артисты, РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. «Алтынчәч» операсы һәм «Татар темаларына сюита» өчен Н. Җиһанов ике тапкыр Сталин премиясе белән бүләкләнде. Композитор үзенең 50 еллыгын иҗатының чәчәк аткан чорында каршылый. Республика хезмәт ияләре, меңнәрчә музыка сөючеләр Н. Җиһа- новка чын күңелдән сәламәтлек телиләр һәм аңардан замандашларының героик эшләрен сурәтләгән яңа- дан-яңа әсәрләр көтәләр