КҮҢЕЛ ЯРАСЫ
Редакциядә эшли башлавыма өченче ай китте дигәндә, бүлек мөдире белән редактор чакырып алдылар да, Идел буендагы районнарның берсенә командировкага чыгып, җилләнеп кайтырга куштылар. Район үзәгенә килеп җиттем, җитәкче оешмаларда булдым. Хуш киләсез, диделәр. Комсомол райкомында сыер савучы Зөлфия Каюмова хакында язарга киңәш иттеләр. Ул «Яшел алан» колхозында эшли икән. Алай булырмы, болай булмасмы, дип курка-.куркарак килгән идем, моны белгәч бик сөендем, баш ватып әллә кайдан эзләп йөрисе түгел, үзе кулга кереп тора! — Күрсәткечләре — во!—диде мине озатырга чыккан инструктор. Ул мине май заводы янында бер шофер белән таныштырды. Машина нәкъ миңа кирәк колхозга кайта икән. — Ярый, алып кайтырмын, — диде егет, миңа күз кырые белән генә карап алгач. — Безнең шофер халкын мактарга килмисездер бит?.. — Баргач яхшырак күренер, — дидем мин, кабинага кереп утыргач. Шофер фуражкасын төзәтеп куйгандай итте, кесәсеннән папирос алып кабызды. Аннары дәртле генә итеп стартерга басты, машинаны тизлеккә куйды. Кузгалдык. Беравык эндәшми баргач, таныштык. Юлдашым Иршат исемле икән. Үз колхозларындагы хәлләрне сөйләштергәләп кайтты. — Кукуруз ишелеп уңды, — дип искәртеп куйды ул сүз җаенда. — Гектардан мең центнердан артык чыкты... Уен түгел ул, агай-эне. Механизаторларны җырга салып мактасаң да җирендә, — ди бу. Сизәм, кем хакында язарга чамалавымны белмәкче була. — Сыер савучыларыгыз кызыксындыра, — дидем мин. Иршатның йөзендә ниндидер бер ризасызлык чыкты. — Әлеге дә баягы Зөлфияне язаргамы? — диде ул, теше сызлагандай чыраен сытып. — Таптылар бит бер бәндә... Мәкалә яздырталар, карточкасын алып китәләр. Әле дә ничек үзен урламыйлар... Ниткән ризасызлык иде бу, һич кенә төшенә алмадым. Юлдашымның да аңлатырга нияте юк иде. Алай гынамы! Ун-унбиш километр араны узып, барып җиткәнче ул артык бер сүз дә катмады. Тагын тәмәке кабызды, аны бер-ике генә суырып ташлады да, борын астыннан гына ниндидер көй шыңшып алды. Янәшәсендә мин бар идемме, юкмы — аның өчен гүя бу чүп иде. Зөлфияләр эшли торган ферма янына кайтып туктагач кына: Р КҮҢЕЛ я Р А с ы 26 — Җиттек. Төшеп каласызмы? Мин Урта аланга, правлениегә киттем, — диде. Рәхмәт әйтеп төшеп калдым. _ «Яшел алан» колхозы Югары алан, Урта алан, 1үоән алан дигән өч авылны берләштерә икән. Авыл саен берәр бригадир комплекслы бригадага җитәкчелек итә, ди. Зөлфия Түбән аландагы фермада икән. Анда мөгезле эре терлек дигәнең алай күп түгел булып чыкты. Сыер савучылардан нибары өч кеше эшли, ди. Малтуарның күбесе — Урта аланда, үзәк фермада. Түбән аланның бригадиры — шунда элек председательлек иткән Төхфәт Ташбулдин икән. Мин боларны Төхфәт агай белән күрешеп-танышкач белдем. Ул ферма ишек алдында очрады, бик ачык каршылады. Килешле итеп кул бирүе, исемен атап танышуы, кызыл почмак бинасына үзеннән алда кыстап кертүе аның дөнья җаен белүче кеше икәнлегенә беренче ишарә иде. Өсте-башы, килеш-килбәте дә күңелгә ятышлы. Юынган, кырынган. Сөйләргә дә оста гына. — Казаннан, димәк? Конкретно безгә? Ярый, рәхмәт, онытып бетермисез. Тамак ялгап, ял итәрсездер инде. Аннары йомышыгызны сөйләшерсез, — диде ул, бер карарга килеп. — Кызлар сыер саварга керештеләр. Җиленгә массаж ясаганны карап тору әллә ни кызык булмас... Кайткач, конкретно гәпләшербез... Кыскасы, ул мине үзләренә өндәде. Ферма капкасын чыгуга, бизәкләп, сырлап эшләгән Мактау тактасы күзгә бәрелде. Аның турысына җиткәч, Төхфәт агай беразга гына тукталды да, андагы бер рәсемне күрсәтте. — Менә үзе... Зөлфияне әйтәм, — диде. Мактау тактасыннан төскә- биткә чибәр генә — зур күзле, кыйгач кашлы, аз гына чөенкерәк борынлы яшь кыз карап калды. «Төскә матур, эшкә батыр» дигән сүзләр исемә төште һәм мин аларны блокнотымның беренче битенә теркәп куйдым. Бәлки шул әйтем язманың исеме дә булып китәр әле. Ташбулдинның йорт-җире шәһәрдәгедәй. Биек итеп салынган алты почмаклы өй. Түр як ялт иткән. Җиһаз күп. Стенадагы келәмне, идәннән түшәмгә җитәрлек трюмоны, урын-җирнең затлылыгын әйткән дә юк. Радиоалгыч янәшәсендә телевизор тора. Бер читтәрәк китап шкафы. Ул шыгырым тулы. — Менә ичмасам байлык! — диюемне сизми дә калдым. Толстой, Горький, Шолохов, Джек Лондон, Ремарк, татар язучыларының китаплары... — Подписной басмалар алдырсаң, конкретно — том артыннан том килеп кенә тора, — дип сүзгә кушылды йорт хуҗасы. Аннары, чама чамадан ашмасын дигән төсле, өстәп куйды: — һәммәсенә дә үзем җитешкән юк югын. Малайларга дип яздырдым. Ике егет бар әле минем. Районда, урта мәктәптә укыйлар... Шул чак ул аш-су ягына уза торган ишеккә юнәлде дә хатынын ашыктыра башлады. — Әниләре, җәһәтрәк булсаң икән. Кунакның карыны ачкандыр, — диде һәм кыскача тыныштан соң китапларга кагылышлы фикерен ялгап китте:—Мин үзем, кем, Харрас туган, зоотехника, ветеринария китапларын укыйм. Ни өчен дигәндә, шунсыз ярамый. Әйтик, без хәзер нәсел яхшырту белән, ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнәбез Ни сәбәпле дисәң, бу — килеп терәлгән хәл... Ашап-эчкәндә һәм табын җыештырылгач та, Ташбулдин ШУЛ СУЧР нең очын югалтмады. у Хәзер мал-туарга азык мул, кукуруз искитмәле, бәладән коткаоя пя тора. Каралты-кура моннан тугыз-ун ел элегрәк төшкә дә кеомәгәнча (сыерлар өчен типовой абзарны үзе председатель чагында салдырган 27 шәптән үк түгел ^яг ХӘЗеР' өчен Дитәндә, сыерларның нәселе “э "елдан 2 “Т' мивавкайлаР- Сөтне чиләклөп актара торган шундый бер-нке бозау у’ст^е™™." 3өлФня ивде менэ бым ижади^тапаш 1п^ТӘреМӘ тагВ1н беРНИЧә юл сырлап-куйдым. «Хезмәткә 7 Т/Тптч ’ еРакка күз төоәп эш итү — нәсел яхшырту!» Р гесен ФсР маДа шартларның чыннан да зарланырлык түгелле- г (ладым. Ялт итеп торган абзар, автоэчергечләр, җентекләп төзелгән рацион һәммәсе бик ошады. Сәерсенергә мәҗбүр иткәне шул иде. Зөлфия чамасыз аз сүзле булып чыкты. Су буе итеп сорау бирсәң дә бер сүз белән җавап кайтара да тынып кала, карашын өскә теки, аскы иренен тешләштергәләп тик утыра. Чит кешедән тартынган сабый диярсең, кызара-бүртенә, җайсызлана. Аптырап калдым. Алай итеп бактым, болай сүз катып карадым, теләгән җавапны ала алмадым. Шулай да сорашмый булмый бит, — Уңышларыгызның сере нәрсәдә соң, Зөлфия? — дидем. Кыз сискәнеп китте, аннары бер мизгелгә генә башын күтәрде дә, пышылдап диярлек җавап кайтарды. — Сере дип... бернинди сере дә юк инде, абый. — Ягъни ничек «юк?» — дигән булдым мин. — Кешеләр ничек эшләсә, мин дә шулай... Әрсезләнә бирдем, үземне мөмкин кадәр гадирәк тотарга тырышып, әңгәмәне дәвам итәргә тырыштым. — Белемегезне ничек күтәрәсез, Зөлфия? — Урта аланга кичке мәктәпкә йөрибез, сигезенче класска. — Алдынгы тәҗрибәне өйрәнү ничек тора? — Төхфәт абый зоотехника түгәрәге уздыра. Шунда укыйбыз... Кызның теле чишелә башлады дип уйлап, Зөлфияне кызыл почмакта фотога төшерергә ниятләвемне әйттем. Кыз кинәт йокыдан уянып киткәндәй булды, сикереп торды һәм ишек янына ук барып басты. — Зинһар төшермәгез. Кирәкми, юк, юк, кирәкми, абый. Тегесен дә каерып ыргытыр идем әле... — диде ул. Аннары, үз дуамаллыгына үзе уңайсызланып, озак кына дәшми торды. Төшенке, саңгырау тавыш белән: — Китимме инде, абый? — дип сорады. Мин аңа бүтәнчә ни әйтергә белмичә: — Барыгыз инде, алайса. Рәхмәт. Борчуым өчен гафу итегез, — дидем. Зөлфия абзарга кереп киткәнче тәрәзәдән карап тордым. Соңыннан үз алдыма сөйләнеп куйдым: — Тыйнаклык кешене шулай итәме? Әллә... — ни мәдем, кыскасы. Күңелне һаман шул билгесезлек кытыклап торды, белән танышканда, терлекчеләр өчен күчмә китапханәне караганда, читләтеп-чатлатып булса да, Төхфәт агайдан да сораштыргалап карадым. Ул әллә минем тел төбен аңламады, әллә инде аңлап та исе китмәде. Өзеп кенә бер сүз дә әйтмәде. Кичен клубка барып чыктым. Шунда, яшьләр кичәсендә, сыер савучы кызның сәер кырыслыгының серен төшенгәндәй булдым. Анда мин Иршат белән Зөлфия арасында нидер барын тойдым. Мин клубка барып кергәндә, бер төркем кызлар һәм егетләр, сәхнә буендагы эскәмияләргә тезелешеп утырган килеш, дәртләнеп җырлыйлар иде. Ә Иршат өздереп баян уйный. Күзләре гел эөлфиядә. Кыз да баянчы егетне карашы белән назлап-канатландырып тора.о^Р^т “ а1а' лар, күрәсең. Егет көнчел төсле. Кичә, юлда каетканда, Зөлфи исемен ишеткәч чыраен сытуы юкка түгел бугай. Көнчелек г 1 бәгыренә чәнчеп тормаса, колхоздашын мактауга каршы кем ү Ү тәрсен инде?! тордым. Соңынуйларга да белСаннар, фактлар 28 Күмәк җыр арасыннан мин Зөлфиянең көмеш кебек чыңлаган тавышын ишетеп алдым. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр, әмма бик тә матур иде аның тавышы. Матур да күп, батыр да күп, Алар сиңа тиц түгел; Көнгә баккан көнбагыштан, Сина тартыла күңел. Таң калып тыңладым мин, тыңлап туймадым. Иршатның яратуына тагын бер сәбәп Зөлфиянең шушы соклангыч моңыдыр дигән фикергә килдем. Эш остасының җыр остасы да булуын сөйләргә ниятләп куйдым. Әйе, әйе, авыз тутырып сөйләргә, тулы итеп язарга. Югыйсә, журналист халкы күбрәк ферма бинасы, мал-туар турында яза, саннар боткасы пешерә. Ә кеше дигәнең үзе кырый-култыктарак кала... Кинәт Зөлфия мине күреп алды. Җыр сузарга ачылган авызы йомылды, керфекләре түбән иелделәр. Ни булды аңа? Кичем кич булмады, төрлесен уйладым, ләкин уйларымның очына чыга алмадым. Яшьләр клубтан төн уртасы җиткәндә генә таралыштылар. Мин дә кайтып йокларга булдым. Клубтан әллә ни ерак та китмәдем, иңенә баянын аскан килеш кайтып баручы Иршат белән аның янәшәсендә сыенып атлаган Зөлфияне куып җиттем. Төхфәт агайлар өенә кадәр гәпләшеп кайттык. Бу юлы мин Иршатның көнчелеген бер генә минутка да истән чыгармадым. Яшьләрнең кәефенә тиярдәй бер генә сүз дә ычкындырмаска тырышып атладым. Саубуллашканда да иң әүвәле шофер егеткә эндәштем. Шуннан Зөлфиягә уңышлар теләдем, «Үзегез турындагы хәбәрне газетабызның бәйрәм санында укырсыз. Эшегез уң булсын!» — дидем. Кыз җавап бирдеме, юкмы, анык абайламадым. Бер мизгелгә генә «Рәхмәт!» дигән пышылдау ишетелгәндәй булды. Киттеләр... Стенадагы зур сәгать өч тапкыр берәрне суккач кына, йокыга талганмын. Төннең кай тирәләре булгандыр, бусага буенда пышын-пышын гына, ләкин бик үзсүзлеләнеп бәхәсләшкән тавышка уянып киттем. Баштарак бер мәл һични чамалый алмый яттым. — Башыңа тай типкәнме әллә синең? — ди иде берәү. — Бәласе тиенгә-тиен уртак буласын онытма! — Бу Төхфәт агай тавышы иде шикелле. Икенчесе хатынкыз. — Гомер буе ут йотып яшәгәнче, — диде ул әрнеп, — бер шартласын да сынсын... Җан тынсын. — Юк, кермисең! — Әнә шул сүзләрне бик тупас, үтә дорфа итеп әйткәч, әрләшүчеләрнең берсе квартира хуҗам булуына шигем калмады. — Кермисең, конкретно. Бик тә тәкатең калмаган икән, фермада кызыл авызланырсың!.. — Әйтми китмим, — диде хатын-кыз, калтыранган тавыш белән. Ул елый иде булса кирәк. Аннары, ярдәм сорагандай, кычкырып эндәште: — Абый!.. Харрас абый! Ашык-пошык киенеп, алгы өй ишегенә омтылдым. Ни күзем белән күрим, ишек яңагына таянып, Зөлфия елап тора. Майкадан гына килеш, җилкәсенә сырмасын салган Төхфәт, аны түр якка уздырмаска тырышып, юлына аркылы төшкән. Бригадирның чырае качкан чәчләре тузгыган, уң кулын йодрыклаган. Сул кулын исә, кая куярга белмәгәндәй, йонлач күкрәге өстендә йөртә. Күзләрендә зәһәр очкын — Бу ни хәл бу, нишләвегез? — дип аптырап калдым. Минем килеп басуым, сүз катуым гына Төхфәт күңелендәге ниндидер элмәкне ычкындырып җибәрде, йорт хуҗам җирәнгән кыяфәт белән Зөлфиягә кимсетүле караш ташлады да, кул селтәп, кече якка кереп китте Анда ишек төбендә, йөзе куркыныч агарган хатыны басып торганын калдым. «Шап!» итеп ишек ябылды. 1 ПЫИ күреп Зөлфия бер-ике минут чамасы дәшми торды. Дөресрәге, дәшә алмады. (эзлексез үксүенә, нервланып аскы иренен тешләвенә һәм күзеннән мөлдерәп яшь агуына карап, бу кызның күңелендә утлы кургаш барлыгын аңлау читен түгел иде. Иршатмы? Ул берәр нәрсә эшләдеме? — Минем аңа беренче соравым шул булды. Юк, абый, Иршатның бер гаебе дә юк. Үзем... — диде дә Зөлфия кабат ярсып елый башлады. Мин аны урындыкка утырттым һәм юатырга азапландым. — Юатмагыз, абый, — диде ул, ниһаять, күз яшен тыярга, үз-үзен кулга алырга тырышып: — гаебем зур минем... Хикмәт бөтенләй Иршатта да, аның кызу холкында һәм үләрдәй булып яратуында да түгел икән. — Минем гаебем — алдашуда, — диде Зөлфия, үкси-үкси, — май аеннан бирле унөч сыер савам. Сөтне унга гына хисаплап бирәләр. Яңа бозаулаган таналарны санга сукмыйлар янәсе. Карышып караган идем, соңга калган булып чыктым. Бригадир миңа: «Син, акыллыкаем, бер айдан бирле - берсен яшереп килдең бит инде. Хәзер, конкретно, май кап», — диде. Кыз курыккан, шикләнгән, эчтән тынарга мәҗбүр булган... — Абый, зинһар мактап яза күрмәгез инде, яме! — ди Зөлфия, тилмереп күзгә карый, киңәш көтә, хөкем көтә. — Бүген генә берни дә әйтә алмыйм, сеңелем, әмма дөреслек өскә чыгар, — дидем мин. һәм, ни эшләргә дә аптырап, киенергә керештем. Шул чак кече бүлмәдән тәмам йончыган Төхфәт килеп чыкты. Аны күрүгә, Зөлфия өйдән үк чыгып чапты. — һәммәсен дә белдегезме инде. Менә шундый гөнаһлы бәндәләр бит без, — дип мескенләнеп куйды хуҗам. Китәргә җыенуым аны барыннан да битәр өркетә иде бугай, ул төчеләнеп: — Ниткән эш, Харрас энекәш? Кара төндә кая кузгаласыз? Ятыгыз, йоклагыз. Без тинтәкләрне явить итәргә көн тугач та соң булмас, — дип сукранды. Аннары үзенә һәм телсез калгандай торучы хатынына аңлаткансыман сөйләнеп куйды. — Гаеп дип инде, урламаган... Сауган сөте тулысынча дәүләткә сатыла килгән... Мир кесәсенә керү түгел... Бәлки әйтми дә үтәр, ә, энекәш? Минем хәлне күз алдына китерәсез инде. Төхфәт Ташбулдин өендә һава җитми башлагандай булды. Түзмәдем, урамга чыктым. Болдырга җиткәч, йорт хуҗасының гозере янә кабатланды: — Бәлки, энекәш... Барыр җир тапмагач, ферманың кызыл почмагына юнәлдем. Кердем, утырдым, янә чыктым. Мактау тактасына карадым һәм шаккаттым: кичә генә Зөлфиянең фоторәсеме торган җир ертылып төшкән... Асылынып калган кәгазь кисәкләре җилдә акрын гына җилфердиләр. Уйланып тордым-тордым да урам буйлап атладым. Таң атып килә, һава салкынча саф иде.