ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП
Фронт сызыгы, Ефимовоны артта калдырып, көньяк-көнбатышка таба күчте. Без, юлда очраган немец илбасарларын тар-мар итеп, һаман көнбатышка барабыз. Инде Иделне дә кичтек. Идел бу урында артык киң булмаса да, аның көнбатыш яры текә һәм дошман аны боз стеналар, мина кырлары, дзотлар һәм дотлар белән каплаган иде. Ут нокталары белән ныгытылган крепость хәленә килгән шушы яр кырыннан ук Ржев — Оленино, Ржев — Молодой Туд- ка бара торган олы юл үтә. Бу юл Погорелки һәм Глядово авылларына да кагыла. Без дә шунда таба юнәлдек. Разведчиклар бик мөһим бер хәбәр алып кайттылар: Погорелкига бару юлында гитлер генералы фон Рейхенауның алтынчы армиясенең штабы урнашкан икән. Генерал Идел ярында крепость булганга үзен бик иркен тота булса кирәк. Ләкин совет сугышчылары башкачарак уйладылар. Уңайлы, яшерен юллар, урманнар аша мин полкны Погорелки тирәсенә алып киттем. 11 январьда кич белән без авылга ике километрлар чамасы ераклыктагы урманга барып кердек. Штабка, саклаучы частьләргә турыдан-туры һөҗүм ясауның мәгънәсе юк иде. Чөнки олы юлдан бертуктаусыз дошман колонналары, автомашиналар үтеп тора. Шуның өстенә минем уңъяк күршем — майор Афанасьев полкы шактый еракка, көнбатышка каерылган булганга, ул да тиз генә ярдәмгә килә алмаячак. Күзәтү куеп һәм разведка җибәреп, мин сугышчыларга ял бирергә куштым. Үзем булачак операция хакында бик нык уйлана башладым. Олы юл өстендә торган Глядово һәм Погорелки авылларын дошманнан азат итү җиңел эш түгел иде. Монда барлык вак-төякләрне дә исәпкә алып бетерергә кирәк. Уйлана торгач, мин ныклы бер карарга килдем: безнең полк сугышчылары төнге, кинәт атакаларда һәрвакыт җиңеп чыгалар. Шул тәҗрибәгә таянып, i-шгә Погорелкига да төнлә, дошман берни сизмәгәндә кинәт һөҗүм итмәскә? Уникенче январьда, таң белән, тирә-як иртәнге йокыда изрәгән чакта, без «ура» кычкырып авыл урамнарына барып кердек. Тәрәзәләргә каерылган ишекләргә гранаталар очты. Автоматлар, пулеметлар бертуктаусыз тырылдап тордылар. Сугыш нибарысы утыз минут дәвам т Дәвамы. Башы 1 нче санда. Ф 53 итте. Гитлерчыларның 6 нчы армиясе штабының 60 тан артык офицеры һәм аларны саклаучы рота юк ителде. Бу сугыш безнең өчен дә бик авыр булды. 2 нче батальон командиры өлкән лейтенант Черепанов батырлар үлеме белән һәлак булды. Комбат яшь иде әле. Аңа нибарысы 24 кенә яшь иде. Хәрби училище бетереп, лейтенант званиесе алган Черепанов сугышка кадәр взвод командиры булган. Сугышта исә батальон белән җитәкчелек итү дәрәҗәсенә күтәрелгән. Сугышчылар аны бик якын күрәләр иде. Тыйнак, ләкин батыр йөрәкле бу егет кешеләрне сөя иде, үз сугышчылары хакында аталарча кайгырта белә иде. Кечкенә генә буйлы, шат чырайлы бу Себер егете, ничә карасаң да, үз сугышчылары арасында кайнаша, ничектер күп сөйләшмичә, эчке бер көч белән аларны җиңүгә дәртләндерә белә иде. Без аны бик хөрмәтләп кич белән Якимово авылында күмдек. Күмүдә батальонның барлык сугышчылары һәм Погорелкидан, Глядоводан килгән бик күп кешеләр катнашты. Батыр кабере өстендә полк һәм батальон комиссарлары дулкынландыргыч сүзләр сөйләделәр. Әле гомере чәчәк кенә атып килгән бу искиткеч батыр егет хакында бик күп сөйләргә булыр иде. Әмма ул авыр елларда сүзгә караганда эш мөһимрәк иде. һәм аның кабере өстендә өч мәртәбә яңгыраган салют — дошманнан аның өчен дә үч алырга биргән вәгъдәбез иде ул. Саперлар батыр командирның кабере өстенә һәйкәл ясап, болай дип язып калдырдылар: «Комбат Черепанов Н. Погорелки авылын алганда батырларча һәлак булды. 1942 ел, 12 январь». Иртән Ржев — Оленино юлында, Погорелкидан көнбатыштарак, майор Семашко артиллеристлары дошманның автоколоннасын очратканнар. Автоколоннага Черепанов урынына билгеләнгән өлкән лейтенант Андреев сугышчылары һөҗүм иткән. Ләкин дошман, күп санлы пулеметлардан ут ачып, безнең сугышчыларны кысырыклый башлаган. Семашко үзенең бөтен тупларыннан машиналарга ут яудырырга тотынган. Машиналардагы гитлерчылар кабиналарыннан сикереп чыгып кача башлыйлар. Ләкин тупчылар һәм Андреев сугышчылары аларны корыч һәм кургаш күчтәнәчләр белән сыйлыйлар. Дошманның, Ржевка бару юлын кире кайтарырга тырышып, Погорел- кига һөҗүм итәчәге көн кебек ачык иде. Кулыбыздагы уңышны ныгытып калырга кирәк иде. Без көндезге уннарга кадәр, Погорелки һәм Глядово авыллары тирәсендә әйләнмә оборонага күчеп, үз позицияләребезне ныгыттык. Мин, Семашконы, полкның штаб начальнигын, комиссарны ияртеп, оборона сызыгын карап чыктым. Шунда атаклы Себер егетләренең «эшләре» белән дә таныштык. Менә ватык немец машиналары белән тулган юл. Сарайларда — штаб офицерларының җиңел машиналары. Суларын агызып, шакмакларга бастырып, брезент белән каплап куйганнар. Колхозның иң зур сараена майлап, номерлар сугып биш йөздән артыграк велосипед кертеп тезгәннәр. Гитлерчылар, монда җәйгә кадәр торырга уйлап, иркенләп яшәгәннәр. Урамнарда һәм ишек алларында генерал фон Рейхенау штабының офицерлары һәм сакчы солдатлар ауный. Авыл уртасында чиркәү янындагы бер йорт почмагын безнең снаряд каерып ыргыткан. Шунда керәбез. Өйдә бер-берсенә сыенышып егерме өч оккупантның гәүдәсе ята. Арада көрәк сакаллы, озын чәчле җирән Сергей поп та бар. Бер читтәрәк немец офицерының гәүдәсе аунап ята. Алтын чылбырга тагылган шакмаклы пенснэсе күренеп тора. Кигән киемнәре ефәктән генә. Беттәй куркып киенгәндер инде. Ефәк күлмәк-ыштаннар бу ерткыч илбасарны беттән сакласалар да, халык үченнән саклап кала алмаганнар! 54 Төп штаб урнашкан йортка кердек. Тау-тау кәызьләр, папкалар, де- лолар өелеп калган. Барысы да номерланган, саналган, исәпләнгән. Әйе, немец илбасары барын да күз алдында тоткан. 1ик алар бер Себер егетенә күпме фашистны каршы куярга кирәклеген 1енә исәпләп куя алмаганнар. Илбасарлар «бер кечкенә нәрсәне» совет кешесенең үз иленә булган кайнар мәхәббәтен, аның тиңсез батыр булуын, корал белән эш итәргә оста икәнлеген генә онытканнар... Алтынчы армиянең командующие фон Реихенауның гәүдәсен таба алмадык. Әллә кисәкләргә үк өзгәләнгән булды ул генерал, әллә кар белән күмелеп калды. Погорелкида фашистлар үзләренең иң турылыклы эсэсчыларының 200 мәетен калдырганнар иде. Полк алган трофейлар да оаитак. 200 дән артык төзек йөк машинасы, 69 җиңел машина, 80 мотоцикл, ә00 дән артыграк велосипед, боеприпаслар, азык-төлек, кием-салым тутырган складлар. Шулар белән бергә без 75 әсир дә алдык. 1941 елның 28 декабреннән-башлап 1942 елның 12 январена кадәр безнең полк меңнән артык гитлерчыны теге дөньяга озатты, /3 торак пунктын илбасарлардан азат итте. Бу сугышларда безнең дивизия полклары үзеоезиең армиянең калган частьләреннән бик күп алга чыгып, сул якта хәрәкәт иткән армия берләшмәләрен дә артта калдырды. Сулдагы күршебез белән безнең армия арасы 1942 елның 21 январена уннарча километрларга җитте. Иделнең көнбатыш ярында хәрәкәт итүче безнең дивизиянең полклары да бик ерак арага таралыштылар. Уң флангтагы майор Андреев полкы төньякта, Заборки районында булса, уңдагы майор Шульга полкы Мясницы — Глазки янында хәрәкәт итә иде. Безнең полк исә урталыкта — Погорелки — Глядово тирәсендә — олы юлда. Дивизиянең барлык полклары 20—30 ар кешелек гарнизоннар булып, киң фронт буйлап таралганнар иде. 21 январьда көндезге сәгать уникедә дошман Оленино авылыннан көнчыгыштарак, Забоки авылыннан көнбатышта күп кенә пехота көчләрен һәм СС гаскәренең «үле баш» кавалерия бригадасын китереп туплады. Тар гына аралыкта дошман бездән 10—15 мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Көчле оборона сугышлары алып барып, дивизия полклары оборонаның беренче линиясеннән чигенергә мәҗбүр булдылар. Нәтиҗәдә майор Андреев полкы Иделнең көнчыгыш ярына, Подборвыга алып ташланды. Шульга полкы тылдан аерылып уртада калды. Безнең полк Погорелки һәм Глядоводан Якимовкага чигенде. 22 январьда исә Бо- бровники районына (бу исә Иделнең көнчыгыш яры инде!) чигендек. Дошман, безнең оборонаны өзеп, үзенең тоташ фронтын булдырды: Молодой Туд — Оленино, Ржев — Вязьма. Безнең дивизия икегә аерылды: көньяк группа Иделнең көнбатыш ярында, төньяк группа көнчыгыш ярда иде. Шул көннән башлап төньяк группа белән вакытлыча дивизия штабы начальнигы подполковник Квашнин җитәкчелек итте, комиссар булып политбүлек начальнигы Жались калды. Бу группага безнең полктан тыш майор Андреев полкы һәм артиллерия полкының ике дивизионы керә иде. Көньяк группаның командиры булып полковник Кудрявцев үзе кат- ды. Комиссар Таланов та анда иде. Бу группага майор Шульга полкы артиллерия полкының төп көчләре һәм безнең дивизиянең башка под- разделениеләре керә иде. д Безнең сугышчыларның Погорелки — Глядово районнарын калдып ганда күрсәткән батырлыкларын язып бетерерлек кенә түгел 15—2'' 55 кешедән генә торган аз санлы гарнизоннар танкларның, СС атлылары- ның ярсыган атакаларын әллә ничәшәр сәгать кире кагып тордылар. Дошман Иделгә чыгып, аның көнбатыш яры буйлап көньякка һөҗүм итә башлаганда мин полк штабы белән берлектә Якимово авылында тора идем. Шушында ук өлкән лейтенант Капустинның өченче батальон штабы да урнашкан иде. Дошманның кавалерия частьләре авылны һәм штабны камап алдылар. Комбат Капустин, батальон комиссары политрук Досев белән берлектә, батальонның авылда булган сугышчыларын тиз генә җыеп, алар- ны дошманга каршы алып китте. 65 кешедән торган бу подразделение, батырлыкның тиңсез үрнәген күрсәтеп, безнең тылга үтеп чыккан дошман атлыларын качарга мәҗбүр итте һәм без камалыштан чыгып котылдык. Бу бәрелештә комбат Капустин каты яраланды. Идел ярында дошман безнең частьләрне көньяк-көнбатышка таба кысрыклый иде. Немецләрнең тылга үтеп кереп полкны икенче мәртәбә камалышта калдыруы иде инде. Яраланган комбатны сугыш кырыннан алып чыгарга һич җай юк. Әмма аны дошман кулына биреп калдыру .җинаять иде. ДАин политрук Досевка: — Комбатны сугыш кырыннан алып чыгарга! — дип приказ бирдем. Политрук Досев, үзе белән биш сугышчы алып, дошман боҗрасын өзде һәм яраланган Капустинны сугыш кырыннан алып чыкты. 45 м/млы орудие наводчигы Еременко снарядлар алып килгәндә, аның юлын гитлерчылар кисә. Кыю артиллерист югалып калмый, эсэсчылар төркеменә бербер артлы ике граната тондыра һәм автоматтан атып тагын алты фашистны дөмектерә. Разведчик-автоматчылардан Мартынов, Туаченко, Золин, Җәләев һәм башкалар, взвод командиры Гулин җитәкчелегендә, полкның чигенүен тәэмин итеп, 38 фашистны үтерәләр. Гаять күп санлы югалтулар бәрабәренә генә дошман Иделнең көнбатыш ярына үтеп чыга алды һәм шунда ныгыды. 24 январьда, иртә белән, туплардан һәм самолетлардан бик күп снарядлар, бомбалар яудырганнан соң, дошман, Иделнең көнчыгыш ярында һөҗүмгә күчеп, Муравьеве авылын алды. Безнең полкның ике батальоны, контратакага күчеп, дошманны авылдан куып чыгарды һәм аны Идел аръягына качарга мәҗбүр итте. Ләкин дошман, яңадан-яңа көчләрен атакага кертеп, шул ук көнне Муравьеве авылын кабат алды. Фашистлар ул авылны Иделнең көнчыгыш ярында плацдарм итеп ныгытырга уйлыйлар иде. Бу юлы да без аны чигенергә мәҗбүр иттек. Бу авыр, канлы көрәштә безнең полк һәм Семашконың артдивизионы катнашты. Безнең дә югалтуларыбыз күп иде. Бу беренче карашка әллә ни әһәмияте булмаган авыллар өчен авыр көрәшләргә тукталганда, туган җирнең һәр адымы өчен никадәр көч түгелгәнен, җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынганын әйтәсем килә минем. Гитлерчылар Шпаново авылында безнең беренче батальонның штабын камап алалар. Штабта батальон командиры капитан Николаенко- дан һәм комиссар Цаплядан башка бары сигез генә сугышчы була. Шулай да алар ике сәгать буена дошманның атакаларын кире кагып торалар. Күз карасыдай саклап тоткан боеприпаслары бетә. Гитлерчылар бирелергә кушып кычкыралар. Аларның кычкыруына җавап итеп командир белән комиссар актыккы гранаталарын ыргыталар һәм исән калган сугышчылар белән дошман боҗрасын өзәргә ыргылалар. Кул сугышында алар 18 фашистны үтерәләр һәм үзләре дә һәлак булалар. Николаенконы югалту барыбыз өчен дә бик авыр булды. Ул сугышка кадәр үк армия сафларында чыныккан, гитлерчылар белән әллә никадәр көрәшкән батыр йөрәкле сугышчы иде. Комбат буларак та ул 56 тиңдәшсез батыр, искиткеч әйбәт командир иде. Ул сугышның иң кызган урыннарына үзе барып керә, иң каты һөҗүмнәргә үзе катнаша иде. Сугыш тынып торган араларда да ул тик кенә утыруны белми, сугышчылар янына блиндажга бара, алар белән тәмләп сөйләшә белә, дәртләндерә, кайгыларын уртаклаша иде. Сугышчыларның һәрвакыт тук, чиста киенгән булуына игътибар птә торган, олы җанлы, киң күңелле кеше иде. Менә шул кеше инде юк... — Бигрәк тә киң күңелле инде безнең комбат, диләр иде аның хакында сугышчылар. Үләре алдыннан берничә көн элек кенә мин капитан Николаенко белән сөйләшеп утырганда: — Сез, комбат, бер дә үзегезне сакламыйсыз. Комиссарыгыз да шундый ук;— дигән идем. Комбатның Шпаиово авылын алганда җиңелчә генә яралануына ишарә иткән идем мин. Николаенко ул чакта шаяртып: — Үлем ике килми, ә берсеннән барыбер котылмак юк! дип җавап биргән иде. — Шулаен шулай, ләкин минут саен башны куркыныч астына куюның да файдасы юк бит. Барыннан да бигрәк батальон хакында, кешеләр хакында уйларга кирәк, — дип искәрттем мин аңа. Камалыштан чыккан сугышчылар үз күзләре белән күргәнне сөйләделәр: гитлерчылар комбатны һәм комиссар Цапляны тере килеш утта яндырганнар... Без яңадан Иделнең көнчыгыш яры буйлап элек тоткан оборона сызыгына кайттык. Полкның команда пункты Анциферово янына урнашты. Декабрь аенда һөҗүмгә күчкәннән бирле полкның өстәмә көч алганы юк иде. Роталарда һәм батальоннарда сугышчылар саны сирәгәйде. Гитлерчыларның ныгытылган пунктларын бертуктаусыз атакалап торулар, күп санлы төнге бәрелешләр, кул сугышлары үзләрен сиздерәләр иде. Иделнең көнбатыш ярында коммуникацияләрдән аерылып калган безнең частьләрнең хәле тагын да авыр икәнлеген сизеп тора идек. Безнең алда яңа бурычлар туды: әгәр дошманның көнчыгыш ярда ныгыган көчләрен тар-мар итеп, үзебезнең көньяк группа белән берләшә алмасак, һөҗүм ясап торып, көньяктагы группаны буарга маташкан дошманның күбрәк өлешен үзебезгә каратып тотарга һәм булачак каты көрәшләр өчен плацдарм әзерләргә тиеш идек. Шул максат белән мин 24 январьда Иделнең көнбатыш ярындагы Струйское дигән авылга һөҗүм ясарга булдым һәм күзәтү оештырдым. Күзәтүгә миннән кала майор Семашко, рота командиры лейтенант Салават Кәримов, рота политругы Шумилов, рота командиры өлкән лейтенант Кувшинов һәм батарея комиссары политрук Козлов та чыктылар. Пулялар сызгырса да, тирәбездә снарядлар ярылса да, бик җентекләп күзәтү үткәрдек. Атаканың бик нык уйланган планын төзедек урындагы һәрбер калкулыкны, агачны, куаклыкны, чокыр-чакырларны’ хәтергә салып куйдык. н н Струйское — елганың биек һәм текә ярына урнашкан зур тооак пункты. Башка бик күп авыллар кебек үк дошман аны да ут ныгыт масына әверелдергән. Бөтен корылмаларда дзотлар. Гарнизонында әле яңа гына фронтка китерелгән 200 дән артык эсэсчы. Бер яктан гт тия бәреп кереп авылда эш чыгарып булырлык түгел. Сиздермәстән кечге" нә-кечкенә штурм группалары белән һөҗүм итәргә булдык ЦЬтГ ният белән кул сугышының осталарыннан 32 кешене өч группага’буллег Rv группаларга сугышчылардан тыш командирлар, политработниклар да 57 Егерме бишенче январь көнне иртәдән үк бу группалар белән мин үзем өйрәнүләр алып бардым. Дзотларны, ныгытылган корылмаларны җимерергә өйрәндек. Өйрәнеп һәм ял итеп ул көн үтте. Караңгы төшү белән, группалар өч яклап Струйскоега барып керделәр. Анымоны көтмәгән фашистлар кыска вакытлы сугыштан соң авылны ташлап чыктылар. Төн урталарында гитлерчылар барлык көчләрен туплап авылга психик атака ясадылар. Өч йөзгә якын лаякыл исерек офицерлар һәм солдатлар бөтен буйларына үрә катып авылга таба киләләр иде. Безне каушатырга уйлыйлар. Ләкин без аларны көчле ут ачып каршыладык. Майор Семашконың турылыклы артиллеристлары да дошманны буш итмәделәр. Дошман, югалтулар белән исәпләшеп тормыйча, һаман һөҗүм итте. Безнең аз санлы штурм группаларыбыз, авылның яртысын дошманга биреп, чигенделәр. Струйское урамнарында канлы сугыш башланды. Безнең сугышчылар тиңдәшсез ныклык күрсәттеләр, һәр сарай, һәр йорт өчен әллә никадәр фашистны кырып, дошманны алга үтүдән туктатып тордылар. Дошман солдатларының көче күзгә күренеп кими башлады. Немец- ләр урамнарны яктырту максаты белән берничә йортка һәм сарайга ут төрттеләр. Менә аларның атакалары тукталды. Алар, котлары чыгып, безнең сугышчыларның контратакага күчүен көтеп торалар иде. Сугыш бер мәлгә тынып калды, тик ара-тирә аткан пулемет, автомат тавышлары гына тынлыкны бозып куя иде. Күккә үрелгән ялкын телләре әллә кайлардан кызарып күренеп тора. Ике як та яңа бәрелешкә әзерләнә иде. Майор Семашко мондый чакта әллә ниләр уйлап чыгара торган кеше иде. Бу юлы ул дошманга сиздермичә генә ике гаубицаны Идел ярына китереп куйган, ә 45 м/млы бер пушканы, елга аша алып чыгып, Струйскоега ук китереп җиткергән. Пушканы сакларга өстәмә көч итеп, батарея комиссары Козлов белән ун сугышчы билгеләнгән. Икенче көнне иртә белән аз-маз хәл алган сугышчылар көрәшне яңадан башлап җибәрделәр. Инициатива хәзер безнең кулда! Минем күзәтү пунктын да көнбатыш ярга, Струйскоега күчердек. Хәзер ул сугыш кырыннан нибарысы йөз метрда. Без монда майор Семашко, телефончылар һәм артиллерия утын корректировать итүче сугышчылар белән бергәләп урнаштык. Безнең алгы сызыкка килүебез сугышчыларны да дәртләндереп җибәрде. Алар, тагын да кыюланыбрак, атакага киттеләр. Җитәкчесе политрук Шумилов булган 1-номерлы штурм группасы гитлерчыларны уртада калдырып ике яктан үтеп китте. Өлкән лейтенант Кулешов 2-группа белән дошманның каршысында калды. Рота командиры Салават Кәримовның 3-группасы, әйләнеп үтеп, Струйскоеның артына барып чыкты һәм дошманның чигенү юлларын кисте. Дошман безнең сугышчыларның анда-монда күченүләрен сизеп ала. йортлардан һәм чарлаклардан ярсып ут сибәргә керешә. Урамнарда кул сугышы башлана. Артиллеристлар турыдан-туры төбәп атып дошманның чарлаклардагы ут нокталарын бер-бер артлы җимерәләр. Яшеренгән урыннарыннан Семашконың гаубицалары да тавыш бирә. Алар дошман кереп поскан өйләрнең, сарайларның өстенә снарядларны чәпеп кенә куялар, фашистларның дотлары, дзотлары актарылып күккә оча. Ниһаять, көчле «ура» тавышлары яңгырый. Гитлерчылар йортлардан чыгып 15—20 кешелек группалар белән авылдан кача башлыйлар. Авылның төньягында гына бер группа фашистлар автоматлардан һәм пулеметлардан туктаусыз аталар. Салават Кәримовның моңа бик нык ачуы чыга. Ул өч сугышчысын алып, тирән кар ерып, йорт янына шуышып килә. Салаватны яралыйлар, әмма ул шуышуын дәвам итә, артыннан кар өстендә кызыл эз сузылып кала. Ул бу юлы да һәрвакытта- гыча ук кыю һәм тәвәккәл. Иорт янына барып җигкән дүрт батыр автомат уты белән гитлерчыларны почмакка кысрыклыйлар һәм тынарга мәҗбүр итәләр. Кәримов бер сикерүдә өялдына барып керә һәм ишекне ачып дошманга ике граната тондыра. Җавап урынына ыңгырашу һәм кычкырынулар гына яңгырын. Кәримов тагын ишекне ача Һәм автоматтан озын бер очередь бирә. Унбер эсэс офицеры җәһәннәмгә дөмегә, уникенчесе яраланып әсир төшә. Кичә генә медсанбаттан кайткан Кәримов бүген өченче мәртәбә яралана, ләкин Струйскоеда сугыш тынмый торып авылдан чыкмый. 26 январь иртәсендә Струйское авылы тулысынча безнең кулга күчте. Идел янындагы бу авыл өчен булган авыр көрәшнең җимешләре шул булды: дошманның 200 солдаты һәм офицеры үтерелде, ике орудие, алты миномет, 12 пулемет кулга төшерелде, барыннан да бигрәк Иделнең көнбатышында уңайлы урын — плацдарм алынды. Утыз биш градус салкында, караңгы төндә, юлсыз җирләрдән билдән карга бата-бата, эсэсчыларның бер батальонына каршы чыккан утыз ике совет батырының тәвәккәллеге менә нәрсәләр бирде. Иделнең уңъягыиа урнашкан Фролово торак пункты тактик яктан бик әһәмиятле урын тотып, тирә-юньдә урнашкан авылларга өстенлек итеп, Ржев — Оленино олы юлын төньяктан каплап тора иде. Көнбатышка таба чигенгән гитлерчылар, Фроловода бик озак кунакларга уйлап, авылны баш тыкмаслык ныгытмага әйләндергәннәр. Дошманның резерв частьләре, җирле халыкны куып китереп, авылны әйләнмә оборона белән чолгаганнар, дзотлар, блиндажлар корганнар, һәр йортта, сарайда, мунчада диярлек ут ноктасы. Манторово, Глядоводагы миномет һәм артиллерия утлары да Фроловоны сакларлык, кирәк вакытта андагы частьләргә ярдәмгә килерлек итеп урнаштырылганнар. Фроловога килү юлларын гитлерчылар көчле пулемет уты астына куйганнар. Авылда эсэсчыларның «үле баш» подразделениеләре урнашкан иде. 3 февральгә кадәр без Фролово авылына һөҗүмгә әзерләндек. Иделнең сулъяк ярындагы оборона сызыгын саклаган хәлдә, безнең полк подразделениеләре, майор Андреев батальоннары белән берлектә, Фролово авылын дошманнан азат итәргә тиеш иде. Алда булачак сугышлар өчен бу авылның тактик әһәмияте бик зур иде. һөҗүм планын әзерләүдә дивизия командованиесе дә катнашты. Безгә мәгълүм булганча, Фролово гарнизонында 350 гә якын кеше исәпләнә иде. Штурм ясау өчен без ике полктан да махсус подразделе- ниеләр билгеләдек. Ләкин безнең подразделениеләр аз санлы, ә дошман сан ягыннан килгәндә бездән өч мәртәбә көчлерәк иде. Димәк, сугыш бик каты булырга тиеш иде. - Атаканы без тагын берәр хәйлә кулланып ясарга булдык. Шыпырт кына, дошман безне һич тә көтмәгәндә, авылга якынлаштык та кинәт кенә барлык көчкә аның өстенә ташландык. Гитлерчылар аңнарына килгәч, каршылык күрсәтеп маташсалар да, соң иде инде. Безнең сугышчылар, йорт артыннан йортны, блиндаж артыннан блиндажны ала-ала, барлык юнәлешләрдә дә алга бардылар* Безнең басымга чыдый алмаган дошман тәртипсез рәвештә кача баш лады. Качучылар өстенә ут яудырып, безнең артиллерия телгә килде Гитлерчылар өстенә шрапнель ява иде. А Фашистлар бик нык каршы тордылар. Алар Фролово авылыньш нинди роль уйнаганын беләләр иде. Алар безгә плацдарм калдырмаска бик теләделәр. Шуңа күрә икенче көнне иртә үк 312 нче полкның пезепв тагы батальонын һәм 413 нче пехота полкының җиденче укчы ротасын 58 59 ^.угышка керттеләр. Ике яктан да барган каты сугышлардан соң «үле лаш/> подразделениеләре авылга яңадан кайтты. Биш көн буе — 4 февральдән алып 8 февральгә кадәр — Фроловода урам сугышлары барды. Дошманга көч өстәлеп кенә торды — алар яңадан-яңа артиллерия, пехота частьләрен китерделәр. Биш көн буе Семашко артиллеристлары дошманның техникасын челпәрәмә китереп торды: дүрт артиллерия батареясы, ике аерым орудие, ике миномет, өч миномет батареясы, дүрт пулемет ноктасы юк ителде. 8 февральдә безнең сугышчылар хәлиткеч штурмга күтәрелделәр, 1упчылар яндыргыч снарядлар белән йортларга кереп ныгыган фашистларны куып чыгаралар иде. Менә дошман чигенә дә башлады... Менә качалар... Салават Кәримов бу сугышта да үзенең тиңсез батырлыгын күрсәтте. Яраланган булса да, ул сугыш кырыннан китмәде. Җиде сугышчысы белән дошман тылына үтеп кереп, өч өйгә гранаталар ташлады, 15 эсэсов- чыны юк итте, йортны алгач, ул анда 12 сәгать сугыш алып барды. Алар каты боерыктан соң гына, төнлә, дошманның алты кул пулеметын эләктереп, кире кайттылар. Нинди кайнар көннәр үткәрсәк тә, көне-төне барган сугышлар арасында да подразделениеләрдә политик эш бер генә минутка да тукталмады. Коммунистлар, комсомолецлар бу көннәрдә массовый геройлык үрнәкләре күрсәттеләр. Алар башка сугышчыларны да рухландырды. Биш көн буе барган сугыш көннәрендә 13 кешене партиягә кабул иттек. Алгы линиядә үк эшләгән парткомиссия иптәшләргә шунда ук партия билетлары тапшырды. Фролово өчен барган сугышларда өч йөзгә якын гитлерчы үтерелде, күп санлы пулеметлар, орудиеләр юк ителде яки безнең кулга төште. Азат ителгән Фроловода безнең полкның бер батальоны ныгып калды. Плацдармны сакларга кирәк иде. Хәзер Струйское, Фролово авыллары тирәсендә зур сугышчан көчләр тупларга һәм көнбатышка ыргылырга мөмкинлек бар иде. Ржев һәм Олеиино — Молодой Туд тирәсендә тупланган дошманның зур группировкасын тар-мар итү өчен, ул юнәлешкә генерал Лялюшенко армиясе килде. 1942 елның 14 февраленнән Калинин фронтының Хәрби Советы приказы белән безнең дивизия шул армия составына кертелде. Шул көннәрдә, ике яктан да бик күп танклар һәм авиация катнашып, каты сугышлар башланып китте. Безнең дивизия, армиянең уң флангын саклау буенча актив оборона алып барган хәлдә, киңәйтелгән һөҗүм хәрәкәтләренә дә катнашты. Менә шунда инде Иделнең уңъягында без сугышып алган Струйское — Фролово плацдармы ярап куйды. Монда безнең гаскәрләрнең зур көчләре тупланды: Гитлерчылар да кул кушырып кына утырмадылар. Алар, плацдармны беТереп, безнең частьләрне Идел аръягына куу өчен бар көчләренә тырышалар иде. 22 февральдә дошман Зур Мантово тирәсеннән Струйскоега һөҗүм ясады. Анда оборонада булган безнең икенче батальон сугышчылары дошманны зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр иттеләр. Гитлерчылар 60 тан артык үле солдатларын калдырдылар... Бу сугышта батальон комиссары Алексей Александрович Вехорев геройларча һәлак булды. Батальонны әллә ничә тапкыр атакага алып барган, башкаларны рухландыра ала торган фидакарь кеше иде ул. Сөекле комиссарлары белән хушлашканда, сугышчылар ерткыч фашистларны җиңгәнгә кадәр көрәшергә ант иттеләр. Шүч үк көнне Оборона халык комиссарының Кызыл Армиянең XXIV епныгына багышланган приказын алдык. Приказ барлык сугышчыларны, командирларны рухландырды, күңелләрне күтәрде. Безнең полк сугышчылары яңа социалистик йөкләмәләр алып, башка подразделениеләргә мөрәҗәгать итте, алариы немец-фашист илбасарларын тагын да ныграк кыйнарга чакырды. „ОПТ1. «Вперед за Родину» исемле армия газетасы оолаи дип язды «Сафиуллин частенең командирлары, политраоотииклары һәм сугышчылары бүген игълан ителгән мөрәҗәгатьтә безнең Армиянең оар- лык сугышчыларын Кызыл Армиянең XXIV еллыгы хөрмәтенә немец илбасарларын тагын да ныграк кыру буенча сугышчан ярышка чакыралар. Сафиуллинчылар бик җаваплы сугышчан йөкләмәләр алдылар. Аларның чакыруын безнең участокта хәрәкәт итүче барлык подразделениеләр күтәреп алырга тиеш». Безнең полк сугышчылары һәм командирлары башлап җибәргән оу ялкынлы башлангычны фронтта чыннан да күтәреп каршы алдылар. Коммунистлар һәм комсомолецлар ярыш алдынгылары булды. Кызылармеец коммунист Вежгорин март аена кадәр илле фашистны дөмектерергә йөкләмә алган иде, ул вәгъдәсен срогыннан алда үтәде. Комсомолец Герасев 20 дошман солдатын кырды. Дронов подразделениесе сугышчылары бер көнгә биш мәртәбә дошман атакаларын кире кагалар. Алар бу сугышларда Гитлерның ике йөз солдатын һәм офицерын юк иттеләр. Кызыл Армия бәйрәме көнендә безнең полкның бик күп командирларына һәм политработникларына чираттагы хәрби званиеләр бирелде. Күпләр хезмәтләре буенча да югары күтәрелделәр. Бөтен сугышчыларның мәхәббәтен яулап алган штаб начальнигы капитан Канининга майор званисе бирелде. Ул икенче армиянең берләшмә штабына начальник итеп күтәрелде. Андреев белән Салават Кәримов капитан званиесе алдылар. Алар икесе дә батальон командирлары итеп билгеләнделәр. Сугышларда батырлык күрсәткән күп кенә солдатлар отделение командирлары, сержантлар взвод командирлары дәрәҗәсе алдылар. Миңа да чираттагы хәрби звание — полковник званиесе бирелде. Полкка беренче мәртәбә өстәмә көчләр килде. Яңа килгән сугышчылар арасында шактый гына себер егетләре бар иде. Без моңа бик шатландык. Подразделениеләрдә сугышчылар: — Болай булгач эшләр шәп!—диештеләр. Дивизия частьләре дошман ныгытмаларын тагын да аяусызрак атакалый башлады. Без гитлерчыларның җанлы көчләрен һәм техникасын ул көннәрдә бик күп кырдык. 27 февральгә каршы төндә безнең сулъяк күршедәге майор Андреев батальоннары Иделнең көнбатыш ягындагы Безымянный хуторын һәм Насоново авылының бер очын дошманнан азат иттеләр. Иртән дошман бик каты контратака ясады. Һөҗүм итүчеләр алдыннан күп санлы танклар килә, орудиеләр бертуктаусыз ут яудыралар иде. Дошман Насоново авылын югалтуның Ржев —Молодой Туд олы юлын югалту икәнлеген бик яхшы аңлый иде. Үзенең өстенлегенә масаеп, ул кат-кат Һөҗүмгә күтәрелеп карады. Ләкин Андреев сугышчылары дошманны кырып таш" лап, Насоново авылын бөтенләе белән дошманнан әрчеделәр. Безнең полк та тик кенә ятмады. Бик каты көрәшләрдән сон бев 12 нче полкның өченче батальонын тар-мар итеп, Мало Мантүоово авылын алдык, һәм озакламый үзебез январь башларында калтырый чыккан Ржев-Оленино олы юлындагы Глядово, Погорелки авыллары яңадан азат иттек. Бу сугышларда бигрәк тә лейтенант Плотивднны 3 нче һәм өлкән лейтенант Пермяковның 1 нче укчы роталары 60. 61 батырлык күрсәттеләр. Алар беренчеләрдәи булып дошман ныгытмаларына бәреп керделәр Оператив яктан бик зур әһәмияткә ия булган юлларны һәм авылларны кире кайтару өчен гитлерчылар Якимово авылы ягыннан — флангтан контратака ясарга әзерләнделәр. Монда да без аларны ярык тагаракка утыртып калдырдык. Погорелки янына майор Андреев полкы килеп, аның көнбатышына оооронага урнашты, һәм без дошман әзерләнеп беткәнче аның үзен Якимоводан бәреп чыгарырга булдык. Ул авылның бик тырышып ныгытылган булуын, гарнизонында 350 дән артык эсэсчы булуын да ачык белә идек. Бишенче мартта таң белән Якимово өстенә безнең туплар ата башлады. Сугышчылар кыска-кыска гына йөгерешләр белән тирән кар ерып авылга якынлаша башладылар. Ләкин дошман коточкыч ут өермәсе күтәрде. Безнең сафлар кире борылдылар. Тагын берничә тапкыр атакага талпынып карасак та, дошман баш күтәрергә дә ирек бирми, карыша, ут яудыра иде. Менә шунда инде без үзебезнең сыналган, сугышчыларыбыз ярата торган тактиканы кулланырга булдык: төнлә, шау-шусыз гына... Әмма бу маневр да бу юлы барып чыкмады. Гитлерчылар көндезге һөҗүмнән соң сагайганнар иде. Сигез сугышчы гына Якимовога үтеп керә алды, калганнарның юлын пулемет уты кискән иде. Сержант Боровиков җитәкчелегендәге бу сигез батыр бер йортка һәм ике сарайга урнашты. Тәүлек буена алар дошманның уннарча атакасын кире кайтардылар. Дошман аларны камап алырга һәм әсир төшерергә тели иде. Командирлары яраланса да, сугышчылар көрәшне дәвам иттерделәр. Барысы яраланып беткәндә дә чигенү хакында уйламадылар. Пуляларны саклап тотып дошманга отпор биреп тордылар. Ярдәмнең якын гына булуын, аның киләсен беләләр иде алар. Якимово өчен булган ул сугыш белән комиссар Феоктистов җитәкчелек итте. Ул лейтенант Хохряков һәм комиссар Ланшаков җитәкчелегендәге соңгы резервларын геройларны коткарырга һәм йолып алырга җибәрде. Лейтенант Хохряков группасы, сак дошманга да сиздермичә, куаклыклар, үзәннәр буйлап, мең хәйләләр белән шуышып, Якимовога барып керде һәм фашистлар өстенә пулеметлардан, автоматлардан, минометлардан ут сиптерә башлады. Тупчы - егетләр дә аларга ярдәм иттеләр. Мондый ударны көтмәгән дошман сафлары каушап калды. Урам сугышлары башланып китте, һәм моңа дошман чыдамады. 15 мәетен, бик күп кораллар, орудиеләр, пулеметлар калдырып чигенде. Себер егетләре аңа качарга да мөмкинлек бирмәделәр. Өч көн буе ялыктыргыч сугыш алып барган булсалар да, дошманның качуы аларга яңа көч бирде, алар дәррәү күтәрелеп гитлерчыларны куа киттеләр. Сержант Иванов группасы дошманның батальон штабы урнашкан йортны камап алды һәм андагы гитлерчыларга бирелергә тәкъдим ясады. Штабтагылар баш тарттылар. Сугышчылар, күп сөйләшеп тормыйча, йортка гранаталар һәм яндыргыч бутылкалар ташладылар. Янып торган өйдән бер генә гитлерчы да чыгып котыла алмады. Каршылык күрсәтергә маташкан дошманны һәр җирдә шундый язмыш көтте ул көнне. 1942 елның 8 мартында безнең дивизия, армиянең Хәрби Советы куйган изге бурычны үтәп, Погорелки, Якимоводан көнбатыштарак, Заборкинодан көньяктарак булган полосада оборонага күчте. Элек үзебез югалткан позицияләрнең барын да кире кайтардык. Шулай итеп без үзебезнең көньяк группабыз белән берләштек һәм совет гаскәрләренең удар армиясенең уң флангын каплап тора башладык
АЗАТ ИТЕЛГӘН ҖИРЛӘРДӘ Уннарча, йөзләрчә азат ителгән авыллар... Аларныц исемнәрен д3 санап бетерерлек 1У™. һәр жкрдо, һәр Фронтта туган илебез М адымы, һәрбер карышы өчен канлы сугыш оара. Әйе, а„аг ителгән авыллар күп, азат итүне көтеп тилмерә, дошман таоаны астында сыкрый торганнары тагып да күбрәк... Безне бик күп шәһәрләр, авыллар көтә әле. Шуны йөрәгебез белән сизеп, без гитлерчы илбасарларны кырып- себереп, көнбатышка барабыз. . Авыллар янган. Төтәп яткан бүрәнәләрдән ачы төтен тарала, ипләрнең мичләрен генә ут аяган. Алар көл сарган кар көртләре өстеннән моңаеп карап торалар. Рәхәт, җылы өйләрдән әнә шул җимерек салкын мичләр генә калган... Дошман вакытлыча хуҗа булып торган урыннарда без туганнарыбызның газаплап үтерелгән гәүдәләрен, — командирларны, сугышчыларны, мыскылланган апасеңелләребезие күрдек. Азат ителгән авыл кешеләре кыска-кыска гына ял араларында безгә дошманның коточкыч ерткычлыкларын сөйләп бирделәр. Гитлерчылар чигенә башлагач, үзләренең канлы эзләрен яшерү өчен, Калинин өлкәсенең Селижарово авылындагы комендатураны яндырып киткәннәр. Ә ул комендатурада алар бик күпләрне газаплаганнар, җәзалаганнар, үтергәннәр, тере килеш утка якканнар. Янгын барын да яшерә алмаган иде. Бер лапас астында без ике ир кешенең янып күмергә әйләнгән гәүдәләрен күрдек. Фашистлар аларны башта ерткычларча газаплап, гәүдәләренә бензин сипкәннәр һәм ут төрткәннәр. Берсе — безнең очучы — лейтенант, икенчесе яраланган кызылармеец икән. Молодой Туд районының Дроздов авыл советына кергән Сталин исемендәге колхозында гитлерчылар яшь комсомолка Лидия Быкованы эләктереп алганнар. Элек ВЛКСМ райкомы секретаре булып эшләгән Лидия хәзер Кызыл Армиягә ярдәм итеп торган. Партизаннарның кай- далыгын әйттерергә теләп, гитлерчылар кызны өч тәүлек буе газаплаганнар. Батыр комсомолкадан бер сүз дә ала алмагач, тирән чокырга чыгарып аны атканнар. Лида белән бергә райкомда эшләгән Зоя Паршневаны гитлерчылар асып үтергәннәр. Дошманның бу ерткычлыгын күргән, ишеткән сугышчылар, алны- ялны онытып, винтовкаларын, автоматларын кысыбрак тотып, алга ____________________ көнбатышка таба кузгалдылар, һәммәсе дә дошманнан үч алырга дигән изге антларын тагын бер кабатлыйлар иде. Әйе, мондый чакта үч алмыйча калырга ярамый... Һәм сугышчылар әниләренең бәхетсезлеккә төшүен ишетеп, аның янына ашыккан балалар кебек, көнбатышка ашыгалар, аналарның ялварып чакырган тавышларын ишеткән кебек, алга омтылалар иде. Шундый хәлләр дә еш була иде: сугышчы өй бусагасын атларга да өлгерми, аның кочагына яшь кыз атыла, аны кочаклый, күкрәгенә капланып елый. Кыз сугышчының кайдан, кем булуын да белми. Ул аның җилдә каралган нык йөзен һәм биш почмаклы йолдызын күрә дә үзенең беркемгә дә әйтә алмаган хәсрәтен бүлешә, йөрәк янындагы кпйгп сын сөйли. ” Бәлки гитлерчылар аны мыскыл иткәннәрдер, аның якын дусляптш көчләгәннәрдер, әмма кыз болариың берсен дә әйтми. Ул бапьГтикгу гышчыны тизрәктизрәк көнбатышка әйди, үзе кебек үк бәхөтг^ ларны тизрәк дошман тырнагыннан азат итүне үтенә кыз" Филатово авылында коралланган дүрт колхозчы ’ гитлеочылппгз авылны яндырырга ирек бирмәгәннәр. Алар факелщикларга P VT ачып аларны үтергәннәр. ут ачып, Күп кенә авылларда гитлерчылар аскан совет кешеләренең гәгләлә реп без килгәч кенә дар агачыннан төшерәләр иде. Бу дар агач).арьш 63 күреп, сугышчылар тетрәп китәләр иде. Гитлерчыларның ерткычлыгы, аларның кан һәм яшь белән безнең җиребездә урнаштырырга теләгән яңа тәртипләре коточкыч иде. Ата-бабалары гомер иткән йортларда кешеләр төрмәдә яшәгән кебек яшәгәннәр. Гитлерчылар мыскыл иткәндә, талаганда алар дәшми- тынмый гына кече якта, я ишек төбендә утырганнар. Саксызрак берәр сүз ычкындырсаң да, кырын карасаң да, дошман аткан, аскан. Көннәр атналардан, айлар еллардан да озаграк кебек тоелган. Гитлерчылар балаларны көлү-шаярудан, җырдан мәхрүм иткәннәр. Мәктәпләрдә алар яңа тәртип урнаштырганнар: ак гвардиячеләр әвәләгән «Псал- тырь»ны, «Бөек Германия» географиясен, «Адольф Гитлерның тормыш юлын» сәгатьләр буенча ятларга мәҗбүр иткәннәр. Бу дәресләр балалар үксеп елаганда гына бүленеп торган. Тырышмаган өчен аларга бик еш таяк эләгә торган булган. Азат ителгән җирләрдә кешеләрнең сулышы бердәм киңәеп китте, алар дөньяга һәм бер-берсенә башкача күз белән карый башладылар. Городищедаи көнбатыштарак бер авылда сугышчы Ивлев хыянәтчене танып алды. Чигенеп барганда Ивлев авырып батальоннан артка калган икән. Төнлә сарайда качып ятканда, элекке кулак булган полицай, аны күреп, гитлерчыларга тотып бирергә маташкан. Ивлев җаен табып качкан. Капустин батальоны авылны азат иткәч, Ивлев бу полицайны таныды. Зур сакаллы, тәбәнәк кенә буйлы, табак битле, кысык күзле бер бәндә иде ул. Аның полицай булуын һәм бик күп совет кешеләренең үлеменә сәбәпче икәнлеген халык та раслады. Мөртәтне халык алдында атып үтерделәр. Эткә эт үлеме! Азат ителгән авылларда яңадан тыныч тормыш урнаша башлады, ә совет сугышчылары — руслар, украиннар, белоруслар, татарлар, казакълар бөек һөҗүм юлын дәвам иттерделәр, ата-аналарның, балаларның бәхете өчен дошманны кырдылар, аны бертуктаусыз кудылар. Без халкыбызның безгә төбәлгән карашын сизеп, аның сүзен һәрвакыт ишетеп тордык: «Адымыңны ешлат, иптәш, сугышчы-коткаручы! Көнбатышка карап алга бар, безнең изге җиребезне гитлер афәтеннән тизрәк коткар!» Салкын декабрь һәм январь төннәрендә без йолдызларга үрләгән ялкын шәүләләрен күрдек һәм гитлерчылар яңа пожарлар кабыза алмасыннар дип алга омтылдык. Караңгы төннәр дә, тынны кыса торган салкыннар да, күзне ачырмаслык бураннар да безне туктата алмады. Гитлерчылар үзләренеке итәргә теләп Иделгә килделәр һәм шунда кабер таптылар. Минем туган якларым — Иделдән дошман көннән-көн ерагая иде. Мәскәү өчен сугышларда без оттык, һәм шуннан туган җиребезне азат итү өчен искиткеч зур көрәш башланып китте. Иделнең биек ярларыннан без Эльбаны күреп тордык! 1942 елның март башларында, безнең дивизия вакытлыча оборонага туктагач, мин фронт Хәрби Советының приказын алдым. Миңа назначение алу өчен Мәскәүгә Оборона халык комиссариатының кадрлар буенча Баш управлениесенә килергә кушылган иде. Урынымда командир булып комиссар Феоктистов калды. Ул көнне без өчәүләп — майор Семашко, Феоктистов һәм мин, көне буе оборонаның алгы сызыгында булдык, артиллерия позицияләрен карадык. Мин үземнең сугышчан дусларым — сугышчылар, кече командирлар, командирлар һәм политработннклар белән саубуллаштым, аларга яңа сугышчан уңышлар, дошманны тагын да ныграк кыйнауларын теләдем. Кич белән соң гына штабка кайтып җиттек. Алгы сызыкта булган тынычлыктан файдаланып, поварыбыз Миша менә дигән кичке аш әзерләгән. Ул барын да хәстәрләп өстәлгә кунган. Монда, хәтта андый-мондый кирәк була калса дип сакланган НЗ консервлары һәм трофей немец ромы да бар иде. Хуҗалардан тозлы кыяр, кәбестә һәм сало сорап алып, ЛАиша өстәлне чын мәҗлес табынына әйләндергән. Саубуллашу мәҗлесенә мин полк штабыннан өлкән офицерларны да чакырдым. Бик күңелле итеп утырдык. Майор Семашко монда да шаярудан туктамады, полковник Сафиуллин Мәскәүгә барып җиткәч, минем хакта да бер-ике авыз сүз әйтер дә, үз янына мине дә сыйдырыр, дип көлеп утырды. Без барыбыз да аиың бу артполктан китәсен, югарырак дәрәҗәле эш аласын белеп йөри идек инде. Комиссар гыиа бераз моңайган иде. Штаб начальнигы Канинин да киткәч, үзенә җиңел булмаслыгын ул сизенә иде. Тәҗрибәле комбатлар Николаенко, Черапановлар һәлак булды. Батальонда комиссарлар, командирлар, батарея һәм рота политруклары күбесе яраланып сафтан чыктылар. Алар урынын сугышчан тәҗрибәләре аз булган, командирлык сәләтләре дә киң ачылып җитмәгән кече офицерлар, сержантлар алды. Ә полк алдында гаять җаваплы бурыч тора иде. Гитлерчылар Оленино — Ржев олы юлый югалтулары белән һич тә килешергә теләмиләр, өзлексез тынычсызлап торалар иде. Олы юлны дошманнан ничек кенә булмасын саклап калырга кирәк иде. Җиңел эш түгел иде бу. Феоктистов белән дүрт кенә ай бергә хезмәт итсәк тә, мин аны тәмам яраткан идем. Беренче очрашуда ук без бер-беребезне аңладык. Сугышның иң кыен вакытларында да без бергә булдык, бер-беребезне сакладык, бер-беребезгә һәр вакыт ярдәм иттек, бергәбергә сугышчыларны җитәкләдек. Бердәм сугышчан коллектив итеп роталарны, батальоннарны, батареяларны бергә оештырдык. Кыска гына вакыт эчендә безнең полк үзенең сугышчан хәрәкәтләре белән дивизиядә һәм армиядә алдынгы урынга чыкты. Шуңа күрә комиссарның моңаюын мин бик аңлый идем. Кем белә, полк командиры тиз генә килерме, юкмы әле? Кем килере дә билгесез. Кем белән авыр сугыш юлларын үтәргә туры киләчәк? Берберсең аңларлармы, ярашып эшләрләрме? Күнегелгән коллектив белән аерылу миңа да җиңел түгел иде. Бигрәк тә үземнең сугышчан дусларым Семашко, Феоктистов белән аерылу кыен булды. Алар мине Калинин өлкәсенең Анциферова авылыннан яңа сугышчан юлга озатып калдылар. Салкын март иртәсендә, үзем яраткан тимеркүк юртаклар җигелгән чанада мин адъютантым Петров белән дивизия штабына киттем. Дивизия штабы без күптән түгел генә азат иткән Мясоедово авылында тора иде. Дивизия командиры Кудрявцев белән комиссар Таланов күршеләргә киткәннәр икән. Әле бик иртә булуына карамастан, штаб начальнигы Квашииины штабта очраттык. Ул миңа боерык тапшырды. Квашнин һәм политбүлек начальнигы Жались белән хушлашып без алга киттек. Матур да соң бу урыннарның табигате! Олы юл янында биек-биек кар көртләре, төптөз мәһабәт нарат-чыршылар март иртәсенең саф һавасын сулап тый гына йокымсырыйлар. Сугыш булган урыннарда агачлар сирәгәеп калган. Янган агач башлары бүгенге матур иртәдә пичектер тагын да ачыграк, кызганычрак булып күренәләр. Юл янган авыллар, җимерек мичләре генә серәеп калган хутоолап аша үтә. Җимерекләр арасында хатын-кызлар, бала-чагалап гтот- корылар кайнаша. Урманнардан чыгып, алар землянкалар казыйлап исән калган сараи-сорайларда тереклек итеп маташалар Җимепекләо арасыннан үзләренең җиһазларын эзлиләр... ’ ’ Без Воскресенское авылына җитәбез. Күптәнме әле шушы авыл voa- мыида Алтай полкы кул сугышлары алып барган иде! Менә мин сугыш 64 белән идарә иткән калкулык. Урман кыры... Сугышчан дусларым Семашко, Феоктистов монда миңа ярдәм иткәннәр иде... Мин монда контузия алган идем... Яковкаиы, Бабиионы, ^Кагреевоны һәм Перловоны үтеп китәбез. Хәзер монда тирән тыл. Туп тавышлары да, пулеметлар атуы да ишетелми. Сирәксирәк кенә олы юлдан боеприпаслар, азык-төлек төягән машиналар алгы линиягә уза. Кешеләр монда куркуны онытып яши башлаганнар. Алар яңадан үзләренең тыныч тормышларына кайталар. Тик мин генә әле әллә никадәр тынгысыз көннәр буласын уйлап юлдан барам... Икенче көнне иртә белән генә безне озата килгән Мурашкинны атлар белән кайтарып җибәрдек. Үзебез, Калинин станциясеннән товар поездына утырып, Мәскәүгә киттек. ЯҢА УРЫНДА Мартның икенче яртысында мин Мәскәүгә килеп җиттем. Күңелне куандыра торган аяз көн иде. Язгы зәңгәр күк йөзендә купшы, бөдрә болытлар йөзә. Мостовойларда язгы сулар ялтырап ятса да тротуарлар коп-коры. Усал салкын кыш инде үтеп киткән. Мәскәү иң авыр сынауларны да җиңеп чыккан иде. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүмнәреннән соң дошман Ватаныбызның йөрәгеннән 250—350 километрга көнбатышка алып ташланган иде. Әмма кырыс фронт көннәре башкалада үзләренең эзләрен калдырганнар иде әле. Килү-китү юлларында, шәһәр кырыйларында, мәйданнарда танкка каршы баганалар серәеп тора. Автомашиналар һәм атлылар алар арасында калган тар аралыклардан кысылышып көч-хәл белән генә үтеп йөриләр. Урам чатларына кызыл флагларын җитез генә селки-селки регулировщик кызлар баскан. Дзотларга һәм бойницаларга әйләнгән шәһәр кырларындагы подваллар үзләренең караңгы амбразуралары белән җирдә уйнаган кояш нурларына һаман гаҗәпләнеп карап торалар. Үзәк урамнар буйлап һәм Садовое кольцо тирәсендә бер өзлексез автомашиналар агыла. Алар, азык-төлек, боеприпаслар, кораллар төяп, көнбатышка — фронтка ашыгалар. Тягач- лар бөтен дөньяны яңгыратып эре калибрлы орудиеләр сөйриләр. Кибет алларында очына чыга алмаслык чиратлар тезелгән. Шунда якында гына яңа оешып килә торган дивизияләрнең һәм полкларның батальоннары, роталары тезелеп үтәләр. Киев вокзалы янында командирлар яшь солдатларны кул сугышына өйрәтәләр. Зур мәйданны тәмам өйрәнү кырына әйләндергәннәр. Кич җитә. Шинель кигән нечкә билле кызлар, эңгер-меңгер төшә башлау белән, дошман бомбардировщикларын тоткарларга һавага аэростатлар күтәрәләр. Дошман дүрт йөз километрда булса да, авиация өчен бу ерак ара түгел, ул бертуктаусыз шәһәргә үтәргә маташып карый. Бигрәк тә караңгы төннәрдә ул безнең күкне капшап кына тора. Хәвефле хәбәр җиткереп еш кына сиреналар, гудоклар үкерә. Мәскәүлеләр подвалларга, бомбадан саклану урыннарына һәм метрога яшеренәләр. Ләкин безнең зенитчылар һәм истребительләр дошманны Мәскәүдән еракта ук туктаталар. Дошман .козгыннарын ут һәм нәфрәт каршы ала. Алар каян гына үтәргә маташсалар да барып чыкмый. Самолетлар я кадалып төшәләр, я ашыга-кабалана кире очып китәләр. Төннәрен Мәскәүдә дөм караңгы. Элеккеге утлар диңгезе сагынып сөйләргә генә калган. Ара-тирә дежурныйларның лампалары гына яктыртып ала да бар җир тагын караңгылыкка чума. Кая гына карама, яктылык маскировкалары. Урамнар буш, кешесез, һәрвакыт шау- шулы, ыгы-зыгылы башкала урамнарын кешесез күрү, ничектер, куs. ,С. Ә”. № 2. 65 66 ңелгә шом сала. Иңнәренә противогазлар аскан хатын-кызлар учрежДеТоемР пьЙТ р^Р ин "йлдыз^Г^элеКГмәҺабәт булып күккә үрелгәннәр Кремль 5 стеналары һәм биналары башка портлардан аерып алмаслык итеп маскировкаланга!!. сон гына мәгъ Мине Мәскәүгә чакыруларының сәбәбе биш көннән соң гына мәгъ лүм булды. Оборона Халык1 Комиссариаты кадрлар Баш Управлениесе мине Ташкент шәһәренә яңа дивизия оештырырга җибәрде. Соңыннан шул дивизия белән үзем үк җитәкчелек итәргә тиеш идем. Мәскәүдәи Ташкентка кадәр булган араны мин поездга утырып унөч тәүлек үттем. Оренбург, Актүбә, Кызыл Орда шәһәрләре аша Куйбышевтаи Ташкентка бара торган бердәнбер тимер юлда ерып, чыккысыз хәрәкәт иде. Фронт ягыннан эвакуация белән кайтучылар, яралылар, завод җиһазлары төялгән меңнәрчә вагоннар үрмәли. Фронтка китүче сугышчылар, кораллар, кирәк-яраклар төягән эшелоннар безгә каршы киләләр. Составлар берсе артыннан берсе килеп тыгылалар. Кайбер тимер юл станцияләрендә китәргә чират көтеп эшелоннар унар тәүлек тукталып торалар иде. Барсы да ашыга, кабалана, ыгы-зыгы, һәркем билгеләнгән урынына тизрәк барып җитәргә тели... Әйе, бөтен ил, бөтен халык дошманга каршы күтәрелгән. Бөек Ватан сугышының чыннан да бөтен халык сугышы икәнлеген мин шул чагында' бигрәк тә ачык күрдем. Моны сизгән йөрәк куанычыннан ташып тора иде: мондый көчне җиңәрлек дошман юк ул! Иртәләрнең берсендә, ниһаять, зарыгып көткән Ташкент станциясенә барып җиттек. Җып-җылы. Якты кояш көлеп тора. Ыгы-зыгылы, кысан юлларны үткәнгәме, иң элек шәһәрдәге тәртип, чисталык күзгә бәрелә. Киң урамнарда халык төркеме. Шәһәр халкы арасында эвакуация белән килүчеләр дә, хәрбиләр дә бик күп очрый. Монда, тирән тылда, Мәскәүдәи күчеп килгән хәрби училищелар һәм, академияләр сугышларда подразделениелар, берләшмәләр белән җитәкчелек итәргә тиешле командирларны әзерлиләр иде. Машина детальләре,тартмалар белән тыкрыкларны гына түгел, урамнарны да, хәтта үзәк мәйданнарны да шыплап тутырганнар. Болары — фронт ягыннан китерелгән заводларның җиһазлары. Җирдә тузанланып аунап яткан шушы әйберләрне күргәч, күз алдыма җимерелгән, сүтелгән заводлар килеп басты. Бу җиһазлар дошман -кулына төшмәсен өчен күпме көч сарыф, ителгәндер, күпме тир, кан түгелгәндер! Ә күпме юллар үтеп монда’ килеп җиткәч, алар ачык һавада күгәреп яталар. Кайбер җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгына исем китте. Округ штабында мине бик ягымлы каршы алдылар Фронт хакында оәииәбәинә сөйләттеләр. Миң алай артык сөйләргә теләгем юкчы- гын сиздердем. Чөнки тизрәк фронтка кайтасым килә иде Bv исә беэ минутны да әрәм итмичә тизрәк дивизияне оештырырга кеоешуие таләп итә иде. Әмма округ штабында эшләр мин уйлаганча барып чык- мады. Штабтагылар өзеп кенә бер сүз дә әйтмәделәр. Шуңа күрә вакытым көткәндәгегә караганда артыграк бу чып чыкты һәм мин, эшем булса да, булмаса да Ташкент vnam.. ‘ -)лы лкть Үзем иөрим, үзем уйланам. 1 нөрдсм. — Боларның барысы өчен дә җавап бирергә тиешле кешене эзләп табасы иде!—дип ачуланып куйдым. Әле кайберәүләр бу сугышта тылдан торып җиң сызганып сугышырга кирәклеген аңлап җиткермәгән, күрәсең. Әмма оешкан, ныклы тылдан башка җиңеп булмаганын аңламау җинаять иде. Бу сугыш — моторлар сугышы, техника сугышы Шуның өчен монда китерелгән заводны эшкә кертү үзе үк җиңү дигән сүз иде. Сугыш кырыйдагы җиңүдән бер аермасы да юк иде* аның' Шулармы уйлап, әрнеп Ташкент урамнарың әйләндем. 67 Менә мин үткән юллар... Үзбәкстанның үзәге Ташкент... Илебезнең зурлыгына хәйран калырсың. Аның байлыгы да, көче дә бетмәс-төкәнмәс... Күп миллионлы халкыбыз Коммунистлар партиясенә ышана, аңа тугырылыклы. Шундый илне, шундый халыкны кол итәргә мөм- кииме соң? Юк, 1941 елның җәендә дошман шулай хыялланса да, аның бу эше барып чыкмады! Үз күзем белән күргәннәр күңелдәге ышанычны ныгыталар, көчемне арттыралар иде. Мәскәү янында тар-мар ителгән немец фашистлары тәмам башларын югалтачаклар. Мин моңа бик нык ышана идем. Ташкентка килгәннең алтынчы көнендә миңа бик күңелсез хәбәр әйттеләр. Дивизияне оештыру билгесез вакытка кичектерелгән иде, шуңа күрә миңа кире Мәскәүгә кайтырга кушылды. Яшереп булмый, бу хәбәр мине бераз сәерсендерде дә. Ләкин, нишлисең, сугыш бара, ул планнарны көнләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәртеп тора. Шуларны уйлап тагын озын юлга, Мәскәүгә кайтырга чыктым.., Мәскәүдә, апрель урталарында яңа приказ алдым: мине яңа дивизиягә командир итеп билгеләделәр. Дивизияне каршы алырга Воронеж өлкәсенең Лиски станциясенә җибәрделәр. Аңа кадәр мин Воронеж шәһәренә барырга, көньяк-көнбатыш юнәлеш командующие маршал Тимошенко һәм Хәрби Совет члены Н. С. Хрущевка күренергә тиеш идем. Дошман Воронежга җитәргә йөз илле километр гына калганга, ул фронтка якын торган тыл шәһәре исәпләнә иде. Воронеж елгасының уңъяк ярына урнашкан завод-фабрикаларны гитлерчылар берничә мәртәбә бомбага тотсалар да шәһәрдә тормыш җай гына ага. Урам тулы халык, кайсы эшкә ашыга, кайсы заводтан, фабрикадан кайта. Завод эшчеләре ул көннәрдә Үзәк Комитетның совет халкына булган чакыруы тәэсире астында дәртләнеп эшлиләр. Бөтен җирдә — стеналарда, капкаларда Үзәк Комитетның Беренче Май өндәмәләре эленгән: «Икеләтә энергия белән эшләгез! Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» Шәһәр җай гына яши дигән идем. Чөнки кинотеатрлар эшли иде әле. Стеналарда аллы-,кызыллы цирк афишалары балкый. Яшьләр кичке караңгы төшә башлауга бакчаларга, Воронеж елгасы ярларына, танцы мәйданнарына ашыгалар. Ул чагында беркем дә, менә дошман Воронеж шәһәренә килеп җитәр, әнә шул гамьсез кыяфәт белән йөргән шәһәр халкына, туган-үскән йортын ташлап, ерак-еракларга китәргә туры килер, гитлерчылар бу матур шәһәр урынына хәрабәләр генә калдырырлар дип уйламый иде әле... Воронежда тормыш күрер күзгә генә шулай үз җае белән ага икән. Җентекләбрәк карагач, анда тормышның икенчерәк якка борылуы да ачык күренде. Бу инде әллә кайда тылдагы Ташкент түгел. Шәһәр гаять дәү бер хәрби лагерьга әйләндерелгән. Көне-төне яңа хәрби часть- ләр оештыру бара. Комендатура һәм штаблар тәүлек буе эшлиләр. Станция ягына якын барырлык түгел. Шәһәр аша әллә никадәр хәрби составлар үтеп тора. Ил гитлерчыларга каршы көрәшкә корал, азык- төлек, кием-салым җибәрә. Партиянең өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитеты карары нигезендә шәһәрнең бик күп кешеләре көн саен көрәкләр, ломнар, кәйләләр тотып, машиналарга төялеп Воронеж һәм Дон елгалары ярларына китәләр. Монда ашыгыч оборона эшләре бара. Төн җитте исә шәһәр күгенә дошман самолетлары килеп җитә. Кайвакытта алар завод-фабрикалар урнашкан районнарга үтеп керәләр һәм бомба ташлыйлар. Шул чакларда Воронежның тыл шәһәре икәнлеген 5* 68 Геклой онытасын. Бомбалар »Р=е « °РР“„ бертуктаусыз аталар. Уннарча прожекторлы сугышы бара Фронттан бер аермасы да 0 _ ге начальнигы җйһазландар^лган^кты1 берР бүлмәдә, ^ел^р^^зга^^й'ид^Рмин^^ургэч^у^торып басты һәм бик игътибар биреп минем докладымны тыңлады. Моңарчы мин аны Оборона халык комиссары ва д а Ү АӘ« Кызыл мәйданда парад кабул иткәндә генә күргән ,и^™‘ v™™™” булса да, элек кавалериядә хезмәт иткәнгә, маршал җитез хәрәкәтле, ачык һәм ягымлы йөзле, шуның өстенә әйбәт мөгамәләле, бик ипле кеше икән. Ягымлы сөйләшсә дә ул әйткән яңалык мине бер дә шатландырмады: Лиски станциясендә мин каршыларга тиешле дивизия оашка юнәлешкә җибәрелгән булып чыкты. Дивизия Лиски ягына бөтенләй килми икән! Борчылуымны күреп маршал миңа яңа тәкъдим ясады, генерал Кулешов командалык иткән дивизияне кабул итәргә кушты. Ул дивизия, Төньяк Донең янында Волчанск тирәсенә урнашып, дошман докладывать иткәннән соң, ул миңа кулын сузды, ягымлы күрешеп, утырырга тәкъдим ясады. — ВКП(б) Үзәк Комитетында кабул итүдә булдыгызмы? — дип сорады. Мин, булдым, дип җавап бирдем. Сугышка кадәр Никита Сергеевичны күрергә дә, сөйләшергә дә туры килгәне юк иде. Әмма аның хакында бик күп тапкырлар ишеткән идем. Шуңа күрәме, бу очрашуга, бер яктан, шатлансам, икенче яктан, курка- куркарак кына килгән идем. Коммунистлар партиясенең зур бер’эшлек- лесе, хәзер мин хезмәт иткән фронтның Хәрби Совет члены, Үзәк Комитет Политбюросы члены белән очрашканда ничек дулкынланмыйБу очрашу минем күңелдә әйтеп бетереп булмый торган беп эз калдырды. Никита Сергеевичның соңгы сүзләре, саулык-сәламә?лек һәм сугышчан җиңүләр теләп калуы мине бөтенләй канатландырды Документларны рәткә салырга кушканнан соң, ул миңард А У - Үзегезгә булган ышанычны акларсыз дип уйлыйм — диде Фронт штабы, алгы сызыкка тагын да якынаю нияте белән "икенче көнне Воронеждан Валуики шәһәренә күчеп килде. ШтаГайтыннан мин дә иярдем һәм, беренче туры килгән товар поездына утьфып Ваоборонасын өзәргә әзерләнә икән. Маршалның тәкъдиме минем өчен бер үк вакытта приказ да иде. Шуңа күрә мин каршы сүз әйтергә базмадым һәм Кулешов дивизиясе кергән 20 нче армиянең штабына барырга булдым. Маршалдан соң мине Хәрби Совет члены Н. С. Хрущев кабул итте. Н. С. Хрущев шул ук бинаның уң канатындагы кечкенә генә җыйнак бер бүлмәсенә урнашкан иде. Кабинетта язу өстәле, аңа терәп үк куелган -икенче кечкенә өстәл һәм алар янындагы ике урындыктан тыш җиһаз юк дип тә әйтерлек. Бер генә тәрәзәдән төшкән яктылык стенадагы В. И. Ленин портретын яктырта. Килүемнең максатын һәм маршал хәбәр иткән үзгәрешләрне әйтеп Әмма минем хәвефләнүләрем бар да юкка гына булып чыкты. Никита Сергеевич мине бик гади каршы алды. Кайдан, кем булуымны, хәләхвәлләремне сорашты (мин кыска-кыска җаваплар биреп бардым), моңарчы кайсы фронтларда, кайларда сугышуым белән кызыксынды. Мин аның гадилегенә, яхшы мөгамәләсенә, фронттагы хәлләоне бөтен ваклыкларына хәтле белеп торуына таң калдым. Никита Сергеевичның кешелекле һәм киң .күңелле булуын сиздем. 69 луйкига килдем. Боерык көтеп тагын бер көн үткәрдем. Штаб үзенең эшен җайва салып кына килә иде. Көньяк-көнбатыш юнәлешенцәге безнең гаскәрләр Харьковка һөҗүм итәргә әзерләнәләр иде. Штабның күпчелек эшчеләре, турыдан-туры шул һөҗүмгә әзерлек эшләрен тикшереп, частьләрдән кайтып та кермиләр. Бу җаваплы көннәрдә мин бер читтәрәк калдым. Ә күңел һич тә түзми, тизрәк эшкә керешәсе, часть- ләрнең сугышка әзерлеген тикшерәсе һәм дошман оборонасын’ өзүгә турыдан-туры катнашасы килә. Ниһаять, кирәкле кәгазьләрне алдым, машинадан машинага күчә- кучә, 11 майда, иртә белән, 28 нче армия штабына барып җиттем. Армиянең командующие генерал-лейтенант Д. Рябышев, Хәрби Совет члены Н. К. Попель иде. Командующий Рябышев хакында ишетеп белә идем. Аны сугышчан, батыр генерал дип атыйлар иде. Ул көнбатыш чиктә булган сугышларда корпус башында торып, Перемышль, Львов, Дрогобыч тирәләрендә авыр сугышларда җитәкчелек итә. Гаять кыен шартларда оборона тота, һөҗүмнәр оештыра һәм корпусы белән дошман камалышын өзеп чыга. Кызыл Армия өчен бик кыен вакыт булган чигенү көннәренең башыннан алып алгы сызыкта була. Көз көне аны армия белән командовать итәргә Днепрга җибәрәләр. Шактый өлкән яшьтәге, чал чәчле, ябык, авыру кыяфәтле бу кеше мин килгәндә җимеш бакчасы уртасында салынган ялгыз йортның ишек алдында акрын гына йөренә иде. Шунда ук эскәмиядә Хәрби Совет члены утырып тора. Минем кәгазьләр белән танышкач, Рябышев бик гаҗәпкә калды, һәм сәерсенеп Хәрби Совет членына карады: — Дивизия командиры Кулешовның урыныннан киткәне юк. Ул исән-сау, бүген дә үз урынында. Сезне аның урынына җибәрүләре һич тә акылыма сыймый! Армия составына кергән барлык дивизияләрнең дә командирлары үз урыннарында икән. Мәскәүдә һәм фронт штабында урыннардагы хәлләрне белмәүләренә мин хәйран калдым. Дивизия командирларының да төгәл генә учеты булмагач, башкалар хакында ни әйтәсең инде! Ике ай эчендә мине өч мәртәбә дивизия командиры итеп җибәрделәр, өчесендә дә бу эш барып чыкмады. Кая гына барсам да, берәр буталчык килеп чыга, командирлары булган дивизияләргә тап булам. Уйлап карасаң, Калинин фронтыннан киткәнемә ике ай узды. 1942 елның җәйге сугышлары башланды. Шундый җаваплы бер чорда тагын ЛАәскәүгә кайтып, я булмаса фронт штабына барып буталып вакыт уздырасым килмәде. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүләр, машина эзләүләр, халык шыгрым тулы поездларда кысылулар мине бик ялыктырган иде. Болай буталып йөргәнче полк командиры гына булып сугышсам да мең мәртәбә "файдалырак иде ләбаса. Ә минем сугышасым, зур көрәшләрдә катнашасым килә иде. Уйларымны командующий белән Хәрби Совет членына сөйләп бирдем. Рябышев минем күңелемдәге уйларга тиз төшенде һәм үз армиясе составына кергән бер дивизия командирының урынбасары итеп калдырырга приказ бирде. — Урынбасар булып озак йөрмәссез, Мәскәү һәм фронт сезне дивизия командиры итеп раслаган икән, алар сезне монда тотмаслар. Күчерерләр, — диде ул. Рябышев армиясендә Казагстаннан килгән дивизия барлыгын ишетеп өлгергән идем инде. Командармнан шул дивизиягә җибәрүләрен үтендем. Үземнең ул якларда озак яшәвемне, халыкның телен, гореф- гадәтләрен әйбәт белүемне сөйләп бирдем. — Бу дивизиянең командиры подполковник дәрәҗәсендә генә. Әгәр урынбасар итеп полковникны җибәрсәк, аның кәефе кырылмасмы? Килешә алмассыз бит? — диде Рябышев. 70 _ Нигә килешмәскә? Мин алай масаерга яратмыйм. Ул яктан борЧЫ‘рТбышевЫ беХ'гьша уйлап торды да маршал Тимошеикога шалтыраттыАның ризалыгын алгач, мине Алма-Ата Дивизиясенең командир урынбасары итеп раслаган приказга .кул К}ИД • II майда, кичкә кырын, мин дивизиягә барып җиттем. Төньяк Донец- ИЫҢ СУЧЪЯК ярыннан ‘киде километрда, куаклар белән капланган киң узә ктектә дошман күзеннән бик әйбәт яшеренеп дивизия частьләре урнашкан икән. Язгы матур, аяз көн. Шул фирүзә күк йөзен шыксыз- лап очып үткән немецләриең разведка самолеты «I оккеВульф»ка сугышчыларның һич исе китми. Алар иртәгә булачак каты сугышка әзерләнәләр. Дивизия икенче көйне иртә белән Төньяк Донец д , Волчанскндан көньяктарак сугышка керергә тиеш икән. Берәүләре винтовкаларын, автоматларын чистарта, икенчеләр Дегтярев пулеметы дис- кысына патрон тутыра, өченчеләре агачлар арасына бик нык яшерелгән машиналарга ящнклар, боеприпаслар төйи. Куаклыкның төньягында, агач ботаклары белән капланган штаб машиналары янында, кечкенә генә аланда, яшел чирәм өстендә миңа таныш булмаган командирлар утыра. Комдив үзенең ярдәмчеләренә бурычларны аңлата иде булса кирәк, һәммәсенең дә йөзе җитди, алар комдивның авызыннан күзләрен алмыйлар. Мин якынрак килдем һәм: —Мии дивизия командиры подполковник Доценконы күрергә телим,— дидем. Комдив, урыныннан күтәрелеп: — Дивизия командиры Доценко мин булам, — диде. Башка командирлар да аякларына бастылар. Мин комдивка таба атладым: —Дивизия командирының урынбасары итеп билгеләнеп полковник Сафиуллин сезнең карамакка килде! Доценкога кырык биш яшьләр чамасы булгандыр. Киң җилкәле, озын буйлы, кырыс чырайлы бу кеше бер күрүдә үк, «Әйе, бу таләпчән командир булса кирәк!» дигән тәэсир калдыра иде. Гражданнар сугышында катнашкан Доценко күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл байрак» ордены белән бүләкләнгән иде. Үзләренә билгеләнүемне ишеткәч Доценконың кырыс йөзенә ягымлы елмаю чыкты. Ул шунда ук иптәшләре белән таныштыра башлады. Дивизия комиссары Әхмәт Урманов, дивизия штабының начальнигы полковник Е. Полозов, дивизия штабының комиссары Попеляев та шушы ук аланда утыралар икәи. Танышулар тәмам булды. Комдив барыбызга да утырырга тәкъдим ясап, картасын төреп алды һәм ашауэчүне тизрәк оештырырга кушып адъютантын повар янына җибәрде. Ашап-эчкән арада ул миннән капларда булуымны, дивизиягә нинди юллар үтеп килүемне, үзләрен ничек эзләп табуымны сорашып өлгерде. — Инде ике урынбасарым да полковник булды. Үзем һаман подполковник булып йөрим, — дип шаяртты Доценко. — Сезне пигә миңа урынбасар итеп җибәрүләрен азмы-күпме аңлап була әле әмма полковник Полозовның — ике академия тәмамлаган кешенең мина буйсынып йөрүен һич тә аңларлык түгел! - һәм комдив/көлемсерәп өстәп куйды: — Икегезнең берегезгә дивизияне тапшырмыйча булмас ахры' Полковник Е. Полозов хакында төрле хәбәрләр йөри иде. Имеш', ул 1941 елда чигенгәндә дивизия командиры булган, дошман .кысоык- лыи башлагач каушап калган һәм полкларын югалтып бетергәнШуңа күрә аны дивизия командирының урынбасары итеп төшергәннәр' имеш Тик комдив та, мин дә бу хәбәрләрнең чынмыялгаимы икәнлеген парлый алмын идек, чөнки безнең кулыбызда бер генә анык дәлил дә юк 71 Полозовны мин тыныч вакытта ук белә идем. Озак еллар армиядә булгач минем бик күп командирларны белүем гаҗәп түгелдер? Сугышка хәтле ул Мәскәүдә, НКВД гаскәрләренең баш идарәсендә сугышчан хәзерлек бүлегенең начальнигы булып эшли иде. Ул чагында Полозов минем начальник кебегрәк иде. Чөнки ул сугышка кадәр үк Генеральный Штаб академиясен тәмамлаган иде. Сирәк чәчле, пенснесен бервакытта да салмыйча күзләрен кысыбрак сөйләшә торган кырык яшьләрдәге бу кеше сугышчан командирдан бигрәк канцеляриядә кәгазь кыштырдатып утыручыга охшый иде. Минем белән фронтта очрашуга, җитмәсә бер үк дәрәҗәдә хезмәт итәргә туры килүенә Полозовның бик нык ачуы кабаруын мин бер күрүдә үк сизенеп алдым. Үземнең Калинин фронтында булуымны, андагы эшләремнең әйбәт торуын дивизия командирына сөйләп биргәндә, ул минем янымда гына утырса да бер сүз дә катмады. Эндәшкәндә дә сүзне башка темага борып җибәрергә теләде. Штаб комиссары Попеляев, Полозовның нәкъ киресе буларак, бертуктаусыз сөйләшә, ашарга кыстый, сүз арасында ашның тәмлелеген, поварларның оста булуын кыстырып куя. Моны административ хуҗалык частенең, штабның һәм үзенең булдыклылыгыннан килә дип расларга теләве әллә каян күренеп тора иде. Ябык йөзле, озын буйлы бу кеше дә хәрбиләргә охшамаган иде. Аны бер дә штаб комиссары дип әйтерлек түгел иде, таушалган кызылармеец гимнастеркасына дәрәҗә билгеләре такмаган булса, аны фронтларда йөреп шактый шомарган хуҗалык работнигы дип уйларга мөмкин булыр иде. Бу икәвеннән кала командирлар әйбәт тәэсир калдырдылар. Аз сүзле, кырыс кыяфәтле кешеләр ул көннәрдә миңа ныграк ошыйлар иде. Дивизия командиры, табыннан торуга ук, мине обстановка белән таныштыра башлады. Армия командующиенең планы нигезендә безнең дивизиянең ике полкы һәм махсус частьләре, армиянең икенче эшелонына чыгып, һөҗүм итүче беренче эшелонның уңышларын ныгытырга тиеш икән. Майор Чамовның укчы полкын, ОИПТД ’ның ике батарея- сын бездән алып полковник Родимцев дивизиясе составында сугышка кертәләр икән. Майор Николаевның полкын вакытлыча генерал Рога- чевский дивизиясе составына алганнар. Безнең дивизиянең бу частьләре беренче эшелонда булачаклар. Сугышчан приказны бүген кичкә көтеп торалар. — Фронтка килгәннең беренче көнендә үк дивизияне ваклап-тарка- тып бетергәннәр икән. Моны бик шәп үк димәс идем, — дидем мин. Доценко минем борчылуымны аңлады. Ул үзе дә бу приказ белән риза түгел иде. — Полкларны башка дивизияләргә таратып бетергәнче, барыбызны да оешкан төстә беренче эшелонга куйсалар, файдабыз күбрәк булыр иде. Хәзер ул частьләр сугыштан нинди хәлдә чыгарлар? Әгәр бөтенләй тар-мар килеп бетсәләр? Бурычны үти алырлармы, юкмы? Беркем белми, ә һәммәсе өчен дә безгә җавап бирергә туры киләчәк, — диде комдив минем сүзләрне куәтләп. Вакытлыча китеп торачак полкларның язмышы өчен'борчылган Доценко үзенә урын таба алмый иде. Урындагы хәлләр белән танышкач, дивизия командирына һәм комиссарына фикерләремне әйтеп, мни Чамов һәм Николаев полкларына барып кайтырга булдым. Күзәтү пунктының әзерлеген дә тикшерергә кирәк иде. — Сез әле монда яңа кеше, шуңа күрә озатучысыз йөрмәгез, —,диде комдив. 1 Особый истребительный противотанковый дивизион — дошман танкларын юк итү эчен билгеләнгән махсус дивизион. 72 - Гани Бекинович белән үзем барам, - дип комиссар сүзгә куШЫЖизия язмышы очей комиссар бар .кешедәй дә ныграк кайгырта икәш Урманов бүген иртәдән алып полкларда булган. Кичкә кырын гына кайтса да, аның штабта утырасы килми икән. Дивизиянең политбүлегендәге барлык кешеләрне ул сугышчылар янына җибәргән, аларга полк комиссарларына, партбюро һәм комсомол секретарьларына ярдәм итү һәм сугышка әзерлек эшен көчәйтү бурычы йөкләгән. Урманов тәҗрибәле, кадровой политработник булып чыкты. Беренче көненнән башлап сугышта, әллә ничә кат яраланган һәм госпитальдән чыгып бу дивизиягә килгән, ул—бу дивизияне оештыручыларның берсе. Комиссар дивизиянең элекке командиры, оештыру көннәрендә авырып үлеп калган генерал Найдеиовиы бик сагынып, бик олылап сөйләде. Яңа .комдив килгәнче дивизияне оештыру өчен Урманов әллә никадәр көч түккән, саулыгын югалткан. Шуннан комдив булып Доценко килгән. Алар бик тиз уртак тел табып һәм бер-берсенә ярдәм итешеп, якын дусларча көне-төне эшләгәннәр, частьләрне сугышка әзерләгәннәр, һәм менә җаваплы чор җитеп, иртәгә — берсекөнгә сугышка керәбез дип торганда гына, дивизияне йолыккалап, таркатып бетергәннәр. Оештыру өчен күп көч салган Урмановның борчылуы бик табигый иде... — Икегезнең дә татар һәм казакъ телләрен белүегез бик әйбәт, — диде, безне озатып калган комдив. — Дивизиянең илле процентын алар тәшкил итә. Сугышка керер алдыннан аларны үз телләрендә дәртләндерегез, көч бирегез. Без, Урманов белән, полклар янына-чыгып киткәндә кичке сәгать алтылар иде инде. Кояш әле шактый югары торса да, куе куак араларына сыек эңгер-меңгер төшеп килә. Бөтен җирдә яз сулышы сизелеп тора, һәр җирдә мул яшеллек, аерым утырган агачлар аерата куе яшеллеккә төренгәннәр. Ләкин бүген безнең аларга карап сокланырга вакытыбыз юк, яшел ботаклар безнең частьләрне дошман күзеннән яшерәләр. Без табигатьнең, агачларның күбрәк шул ягына игътибар итәбез. Яңа салынган юллар буйлап, әле тапталып та өлгермәгән үлән өстеннән, без Чамов полкына барабыз. Икебез дә авыр уйларга чумган. Чамов полкы бүген төнлә Төньяк Донец елгасының сулъяк ярына күчеп, шунда урнаша. Родимцев дивизиясенең уң флангысыннан торып ул шушы урыннан һөҗүм башларга тиеш. Тора-бара минем кәефем әйбәтләнә башлады. Ике ай бер эшсез буталып йөргәннән соң, ниһаять, мин үз урынымны таптым, сугышчан дусларым арасына кердем, минем эшем бар, күкрәгемдәге ярсуны куяр урын бар... Командир да, комиссар да миңа ошадылар: алар миңа монда ярдәм итәрлек, төпле, акыллы кешеләр булса кирәк. Минем үземнең дә сугышчан тәҗрибәм күп кенә, шактый күп авыр юллар үтелгән. Димәк, бергәләп эш иткәндә без нәтиҗәле генә сугыша алачакбыз. Мин үземдә булган бер тәҗрибәне моңарчы сугышны күрмәгән командирларга һәм комиссарларга бүлеп бирәчәкмен, дивизия командирына һәм комиссарына барлык көчемә ярдәм итәчәкмен. Шул чагында үземнең дивизия командиры урынбасары'итеп билгеләнүемә мин чын күңелдән шатландым. Дивизия ул полк кына түгел оит. Бернинди тәҗрибәсез килеш дивизия белән җитәкчелек итүгә керешкәнче, башта үрынбасао булып, акыллы командирлар, комиссарлар янында өйрәнеп алсаң файдалырак булыр. Ашыкмыйча гына, үземне үзем дивизия командиры булырга хәзерли алам ич. Бу турыда уйлау күңелемне җилкендерә, көчем арткандай була, үземә авыр, зур эшләр йөкләүләрен телим Ни .генә кушсалар да һич авырыксынмый эшли башларга әзер ТОРУЫМНЫ сизәм. Штаб башындагы кешеләрнең булдыксыз икәнлеген тою гына күңелне тырнап тора. Димәк, дивизия штабының эше без теләгәнчә VK булмаячак, башында хәрби сәләтләре бик шикле кешеләр торганда 73 штаб, ярдәм итәсе урында, комачаулап кына торачак. Бу хәл мине m гэн көннән ук сагаерга куша иде. - Менә шулай да була бит: киләсең, күкрәгеңдә көч кайный син сугышка омтыласың. Ә кемнәрдер кан-тир түгә-түгә оештырган эшләрне бер сүз белән җимереп ташлыйлар, яхшы хәрби әзерлек үткән дивизияне таркатып бетерәләр. Боларның барысын да нәкъ Полозов кебек кешеләр эшләмимени? Әгәр дивизия оешкан төстә, инде беренче эшелонда булмаса, икенче эшелонда гына файдаланылса да дивизиянең бөтен мөмкинлеге ачыкланыр иде. Аның командирларының, сугышчыларының кемлеге күренер иде. Чөнки дивизия сугышка беренче мәртәбә керә бит әле... Боларның барысы безне борчыса да, эш өчең җаваплы кешеләрне борчымый иде... Чамов полкына барышлый без Рубежный авылы тирәсендә тупланган майор Николаевның артиллерия позицияләренә тукталдык. Алар генерал Рогачевский дивизиясе составында сугышка керергә әзерләнәләр иде. Николаев дивизионнары дошман оборонасының алгы сызыгын тикшерәләр, аның ут нокталарын ачыклыйлар, аерым орудиеләрдән ара-тирә атып та карыйлар иде. Без дивизион командиры капитан Мусорннны очраттык. Дәү гәүдәле, җилдә яргаланган йөзле, батыр кыяфәтле бу командир белән шунда ук сүзгә керештек. Ул безнең дивизия артиллеристларының беренче сугышлары хакында сөйләп бирде. Бу позициягә дивизион 9 майда килгән икән. Алар килеп җитеп урнашып та өлгермәгәннәр, гитлерчылар безнең көчләрне капшап карарга ниятләгәннәр. Алар сугышып разведка ясарга маташканнар. Бер рота автоматчылар, 18 җиңел танкка ышыкланып, Мусорин дивизионын каплап торган уң флангтагы батальонга һөҗүм итә башлаганнар. Укчыларга якынайган дошманны безнең артиллеристлар шунда ук туктатканнар. Туры наводка белән атып дошманның алты танкысын җимергәннәр, калганнарын килгән җирләренә китәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу сугышта орудие командиры коммунист Василий Куренкин аеруча батырлык күрсәткән. Куренкин белән бергә курку белмәс казакъ егете наводчик Амраш Аугамбаев сугышкан. Алар дошманның ике танкысын челпәрәмә китергәннәр. Мусорин шуларны сөйләп тә өлгермәде, безнең янга полк командиры Александр Николаев белән комиссар Чуромов килеп җитте. Бергәләп полк командирының күзәтү пунктын карадык, ике батареядагы сугышчылар янына кагылып чыктык. Орудиеләргә хезмәт күрсәтүче сугышчылар дошманның ут нокталарын өйрәнәләр иде. Алар янында булу кәефемне тагын да ныграк күтәрде. Полк миндә яхшы тәэсир калдырды. Аңлы, нык сугышчылар тупланган иде монда. Барысы да сугышчан приказны гына көтүләрен сиздереп куйдылар. Дошман оборонасын өзәргә дигән приказ төнге сәгать унбердә генә алынды. Без шунда ук Чамов полкына киттек. Юлда Родимцев дивизиясенең подразделениеләрен очраттык. Родимцевның уң флангтагы частьләре оборона тоткан урыннарыннан кузгатылганнар иде. Алар, роталары-роталары белән тезелешеп, һөҗүм башлаячак позицияләргә күчәләр, аларның урынына безнең дивизия сугышчылары килә башлаган иде. Бу күченүләрне командирлар тавышсыз-тынсыз гына үткәрергә теләсәләр дә алай барып чыкмады. Төнге ыгызыгыларга күнекмәгән сугышчылар шау-гөр килеп сөйләшәләр, автомашиналар, йөкләр әллә никадәр тавыш чыгара, буталчыкка эләккән командирлар, саклык чараларын онытып, кычкырып-кычкырып команда бирәләр. Ә дошман йокламый, ул боларның барын да ишетеп тора. Чөнки аның оборонасының алгы сызыгы Донец елгасының икенче ярында гына. Аңа күп дигәндә йөз илле — ике йөз метрлар. Безнең яктагы хәрәкәт, тавыш аның кәефен бозды ахры, гитлерчылар юл өсләренә, безнең гаскәр тупланган урыннарга ут яудырырга керештеләр. Пулеметлар, автомат- 74 пап безнең алгы сызыкны ут астында тоталар иде. Безнең маскировка лар оезиец илих ,111КТЫ Беренче мәртәбә алгы сызыкка зәгыйфъ оештырылган булып чыкты, ocpui. i итмә™, эләккән подразделениелар маскировкага 'IMIINIIIN ТЫРЫШЫП ТТПТИП нәр. Безгә, Урманов белән, тукталырга һәм тырышып тырышып тәртип Ул бервакытта да хәрби кеше булырмын дип уйламаган, хәрби мәктәп тә тәмамламаган. Сугыш башланган көннәрдә Алма-Атада оешкан дивизиягә Оразбаев та чакырыла. Алар Тянь-шань таулары итәгендә сугыш кырына әйләнгән бер кечкенә генә бүлемтектә хәрби өйрәнүләр үтәләр. Бу өйрәнү көннәре алар өчен беренче мәктәп була. Гомере буе винтовканы тотып та карамаган җитез һәм елгыр казакъ егете бу мәктәптә үзен тәртипле һәм таләпчән итеп таныта. Аңа отделение командиры дәрәҗәсен бирәләр. Алма-Атадан фронтка кадәр озын юл Оразбаев өчен икенче мәктәп була. Аның отделениесе һәрвакыт тәртипле, бердәм булуы белән аерылып тора, һәм Оразбаев сугышчан юлын взвод командиры булып башлый. Аның взводында руслар, .казакълар, татарлар, башкортлар бар. Чын мәгънәсендә интернационал взвод. Алар барысы да үзләренең командирлары казакъ егете Оразбаевны хөрмәт итәләр. Монда командирның шундый абруйлы булуы бик кирәк. Чөнки илле метрда гына, елга аръягында дош Озакламый без рота командиры, япь-яшь булса да, ихтыяр көче йөзенә бәреп чыккан, лейтенант Дусан Алимжанов белән танышабыз. Ул килгәндә без Оразбаев взводында идек әле. Ротаның сугышка хәзерлеге, азык-төлек белән тәэмин ителүе хакында сорашканнан соң, без, өчәүләп, Оразбаев взводы сугышчылары белән сөйләшә башладык. Траншеяга егермедән артык сугышчы җыелды. Алар күп сораулар бирделәр, Ватан сугышы фронтларындагы хәлләр белән кызыксынды- лар; Күп кенә сугышчылар сугышка керер алдыннан язган хатларын җибәрергә өлгермәгәннәр икән, комиссарга уннарча хатлар тапшырылды. Комиссар хатларны җыеп алды һәм һичшиксез почтальонга тапшырырмын дип вәгъдә бирде. Без, комиссар белән, төне буе частьләрдә булдык, шул кыска, ләкин киеренке вакыт эчендә мин Урмановны яратып та өлгердем. Хезмәттә таләпчән, каты куллы булса да, кешеләр белән бик ачык мөгамәләле тапкыр һәм ягымлы кеше >иде ул. Көне-төне сугышчылар арасында кайнаганы күренеп тора, аны күреп алу белән күпләр елмая үк башлыйлар. Сөйләшкәндә әллә никадәр уртак истәлекләр телгә " алына бу исә сугышчыларның кәефен күтәрә, алар дәртләнеп китәләр Дошман илле метрда гына ятканда шундый сыйфатларга ия булган’комиссарның булуы мине шатландырды. Сугышчылар аны аталары кебек якын күрәләр иде. Бер төн эчеңдә генә дә аңа әллә никадәр ‘ һәм бик төрле-төрле сораулар бирделәр, киңәш сорадылар. Ул эшне сузып калурнаштырырга туры килде. Төнге сәгать уникедә генә Чамов полкы күченеп бетте. Без кече командир Оразбаев взводына барып чыктык. Тәбәнәк кенә, нык тәнле 6v казакъ егете бүген беренче мәртәбә дошман белән очраша. Әнә ул дошман, нибарысы илле метрда гына. Елга монда тарайса да тирән түгел, бормаланып килгән сөзәк яры чыгынкы булып немецләр ягына тагын да якынайган. Взвод сугышчылары үз урыннарын алганнар, ашап-эчкәннәр, шулай да беркем дә йокламый, һәркем караңгылыкка, кургаш кебек тонык кына ялтырап аккан Донец суына карап тора. Елга аръягында дошман. Әгәр сирәк-мирәк атыш тавышлары яңгырамаса, һаваны ярып ракеталар менмәсә, бу йолдызлы язгы төндә кешеләр яшәү һәм мәхәббәт хакында гына уйларлар иде... Оразбаев безне күрүгә йөгереп килде һәм взводның сугышка хәзерлеге хакында сөйләп бирде. Таныштык. ман ята... 75 дырырга яратмый иде булса кирәк, шунда ук киңәш тә бирә җавабын да таба иде. 1 ’ ■ Рота командиры Алимжанов мине сораулар белән күмеп ташлады Тәҗрибәсе аз булгангамы ул бурычны бик үк ачык күз алдына китерми икән, сигналларны буташтыра, артподготовка хакында кичү хакында күп кенә аңлашылмаучылыклары бар икән. Командирның һичнәрсәне яшермичә ачыктан-ачык сөйләве миңа ошады. Шуңа күрә аны кызыксындырган барлык сорауларга ачык һәм төгәл җавап бирергә тырыштым. Ул үзе дә безнең әңгәмәдән канәгать булып калды. Сөйләшә торгач Алимжановның фронтка 41 елны ук килүен белдем. Ул яраланып госпитальдә ятканнан соң бу дивизиягә килгән икән. ВКП(б) членлыгына кандидат, үзе сугышка кадәр Төньяк Казагстан өлкәсендә яшәгән. Рота сугышчылары бездә яхшы тәэсир калдырды. Аларның сугышчан әзерлекләре дә начар түгел иде. Ротадан киткәндә без аларга уңышлар теләдек. Бик җылы саубуллашканнан соң, Урманов белән, полк командиры Чамовның күзәтү пунктына юнәлдек. Казакъ егетләре безне: — Гитлерчыларны якташларыбыз панфиловчылар тукмаган кебек тукмарбыз, — дип кычкырып озатып калдылар. Белмәгән юллардан караңгыда бару бик кыен иде. Барабыз, барабыз да агачка барып бәреләбез. Полк командиры Чамов белән аның комиссары Красносельцев күзәтү пунктында утыралар иде. Алар кызып-кызып сөйләшәләр иде. Бездә сүзгә катнашып киттек. Сугышның беренче көннәреннән алып фронтта булган Чамовның булачак сугыш обстановкасын нык өйрәнгәнлеге күренеп тора. Ул дошманның алгы сызыгын шактый төпле белә иде. Полкның бүгенге көнге бурычлары белән безне таныштырганда аның акыллы һәм эшлекле командир булуына тагын бер кат ышандык. Полк батальоннары позицияләргә урнашуны күрсәтелгән вакытка төгәлләгәннәр. Роталар арасына йөзәр метр ара калдырып безнең дивизиянең ОИПТД батареялары урнашкан. Алар туры наводка белән атып дошманны кырырга тиешләр, һәммәсе дә җитәрлек дәрәҗәдә уйланып, алдан планлаштырып эшләнгән иде. Урындагы хәлләр белән танышкач, мин күргәннәрем хакында дивизия командирына телефоннан хәбәр иттем. Аңардан иртәнгә кадәр Чамовның күзәтү пунктында калырга рөхсәт сорадым. Урманов та минем карарны хуплады һәм үзе дә монда калды. Комдивның күзәтү пункты юк иде, шуңа күрә ул Родимцев янына барырга булды. Кич белән килгәч тә аз-маз тамак ялгап алган идем. Шуннан бирле авызга валчык та капкан юк. Мин дә, Урманов та бик нык ачыктык һәм арыдык. Иртәгә бик тыгыз көн булачак. Алда ниләр буласын беркем дә белми. Шулай була'бит ул, туры килгәндә ашыйсың, ял эләксә аз-маз черем итеп аласың, ә күп вакытта тегесе дә, бусы да эләкми. Урманов белән бергә азрак тамак ялгадык та күзәтү пунктына якын гына булган элемтәчеләр блиндажында, плащпалаткаларга төренеп, йокладык. Бу урында, әдәбиятчылар әйткәндәй, кечкенә генә бер лирик чигенү ясап китәргә кирәк. Харьков юнәлешендә һөҗүмгә әзерләнсәк тә безнең дивизиянең командирлары да, штаблары да дошман хакында бик аз нәрсә белә иделәр. Дивизия штабында 11 майга кадәр булган мәгълүматларга нигезләп төзелгән картага карап, мин бу юнәлештә гитлерчыларның оборонасы бер дә нык түгел дигән фикергә килгән идем. Карта Төньяк Донецның сулъяк ярын саклаучы частьләрнең разведка мәгълүматлары нигезендә төзелгән иде. 76 Мондагы белешмәләр нигезендә мин дошман оборонасын өзәргә тиешле безнең гаскәрләрнең көче гитлерчылардан бер ярым-нке тапкыр артыграк дигән уйга килгән идем. Безгә каршы юнәлештә дошманның 79 һәм 297 нче укчы дивизия частьләре оборона тоталар, анысын белә- без. Ләкин ул частьләр күп санлымы, дошманның нинди резервлары бар бу җәһәттән безнең кулда бернинди анык белешмәләр юк иде. Дошман берләшмәләре хакында армия штабында да оерәр нәрсә беләләр идеме икән? Анысы да бик шикле 1 иде. Безнең разведканың алгы сызыкта да, дошманның тылында да начар эшләве, .гитлерчыларның 1942 елның җәенә булган планнары хакында төгәл генә бер үзәгендә хәрәкәт итәргә тиеш иде. Гитлерчыларның бу юнәлештәге планнары соңыннан гына мәгълүм булды. Соңыннан булган хәлләр һәм тарих раславынча, гитлерчылар коман- дованиесенең 1942 елда бу юнәлештәге планнары, кыскача гына әйткәндә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт булып чыкты: төп ударны совет-гер- ман фронтының көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлешләренә ясарга, шулай итеп Кызыл Армиянең барлык көчен Үзәк участокларда тупларга мәҗбүр итәргә, шуннан файдаланып төньякта сиздермәс һөҗүм ясап Ленинградны алырга. Ләкин гитлерчыларның бу планы барып чыкмады. 1941 ел кампаниясе вакытында -гитлерчылар әллә никадәр солдат-офицерларын, күп санлы техникларын югалттылар. Бигрәк тә кышкы һөҗүм вакытларында, Ленинград тирәсендә немец-фашист- ларның югалтулары аларга планнарын үзгәртергә Һәм 1942 елның җәендә киң фронт буйлап һөҗүм башларга, Мәскәүгә басым ясарга мөмкинлек бирмәде. 1942 елгы җәйге кампаниянең максатын 1942 елның 5 апрелендә кул куелган 14 номерлы Гитлер директивасында ачык күреп була: «Русларның Воронеж тирәсендә һәм аннан көньяктарак булган гаскәрләрен, Дон елгасыннан көнбатышта һәм төньяктагы гаскәрләрен беренче чиратта тар-мар итәргә» 11 диелгән анда. Фашист башкисәрләре бу җәйдә Орелдан көньяктагы совет гаскәрләрен җимереп Донбассны, Кубаньны, Донны алырга, аннары һөҗүмне тагын да көньяккарак күчереп Кавказның нефтькә бай районнарын — Майкоп, Грозныйны кулга төшерүне төп максатлары итеп куйганнар иде. Шуның өстенә гитлерчыларның бик еракка киткән политик максатлары бар иде. Советлар Союзына каршы көрәшкә Төркияне, Японияне тартырга чамалыйлар иде алар. Төркия дә, Япония дә уңайлы моментны гына көтеп торалар, һәм гитлерчыларның 1942 ел планы барып чыкса, алар өчен иң уңайлы момент шул булачак иде. Бу кара максатларын тормышка ашыруның беренче адымы итеп гитлерчылар Курскндан Воронежга булачак һөҗүмне саныйлар иде Воронежны алган частьләр көньякка борылалар да Харьков ягыннан килүче Гитлер частьләре белән берләшәләр. Бу группированью көче ул чагында бермә-бер артырга тиеш иде. Кавказ юнәлешенә һөҗүм итүче үз частьләрен көчәйтү өчен гитлерчылар үзләренең 6 кыр армиясен, 4 танк армиясен Дон “агымы ' Г. Дёрр, Сталинградка поход, оператив обзор, рус телендә, 1957 ел, 127 бит. сүз әйтә алмавы ап-ачык иде. Әмма югарыдагы штаблардан алынган мәгълүматларга таянып, безнең штабта дошманның бу юнәлештә һөҗүм әзерләвен беләләр иде. Безгә, шушы һөҗүмне өзеп, Харьков шәһәрен дошманнан азат итү бурычы куелды, һәм 1942 елның 12 маенда көньяк-көнбатыш юнәлеш гаскәрләре Барвенково плацдармындагы көньяк гаскәрләре белән өерлектә Волчанскидан көньяктарак һөҗүмгә күчтеләр. Генерал-лейтенант Рябышев армиясе көньяк-көнбатыш юнәлешнең 77 буйлап көньяк-көнбатышка җибәрүне, Сталинградны алуны һәм Таган- рогАртемовка тирәләрендәге гаскәрләр белән берләшеп, Дои буйлап төньяккөнчыгышка үтүне планлаштырдылар. Сталинградны алу иң мөһим һәм иң ашыгыч бурыч итеп билгеләнде. J Сталинградны алгач, Идел ярында көчле оборона булдырып, гитлерчылар, Кавказга һөҗүмне көчәйтергә һәм, Астраханьны алып, Иделдә хуҗа булырга теләделәр. Шушы максатларын җиренә җиткерү өчен гитлерчылар 1942 елның июль башларында көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлешләрдә күп санлы танк берләшмәләрен, моторлаштырыл- ган частьләрен, авиация һәм пехотаны тупладылар. Орел шәһәреннән Таганрогка кадәр булган арада гитлерчыларның 100 дәи артык дивизиясе тупланган иде. Керчь ярымутравында немецләр- нең 11 кыр армиясе урнашты, һөҗүмгә хәзерлек 1942 елның май аенда ук башланды, һәм июнь башларына алар шактый көч тә хәзерләп өлгерделәр: Орел — Макеевка фронтында гына да өч кыр армиясе, бер танк армиясеннән тыш румыннарның бер корпусы, барлыгы 65 дивизия бер йодрык булып һөҗүмгә хәзерләнделәр. Көньяк участокта исә алар 40 тан артыграк дивизия туплап куйдылар. 1942 елның май башларында Харьков янындагы хәлгә килгәндә, 28 армиянең элекке Хәрби Совет члены булган Н. К. Попель сүзләре белән һич тә килешә алмыйм. Ул үзенең «Авыр вакытларда» исемле мемуарларының 326 битендә, 1942 елгы көньяк-көнбатыш юнәлештәге хәлне 1943 елгы Курск дугасындагы булган сугыш белән чагыштырып, болай дип яза: «...Курск дугасында безнең гаскәрләр зур түземлелек белән гитлерчыларның һөҗүмгә күчүен көттеләр, ныклы оборонада торып дошманны туктаусыз борчып, алҗытып бетерделәр. Шуннан соң гына тыелгысыз ташкын булып дошман өстенә ябырылдылар. Харьков янында безнең көчләребез тирән оборона өчен җитәрлек иде...» Бераз алга китеп булса да, шушы җәһәттән үз фикеремне әйтеп китим әле. Курск дугасында һәм Белгород янында генерал Шумилов армиясе составында мин корпус белән җитәкчелек иттем. Без армия өчен генә түгел, бөтен фронт өчен тирән һәм ныклы оборона эшләгән идек. Безнең гаскәрләр монда Бөек Ватан сугышында беренче буларак яңача оборона төзеделәр. Траншеяләр системасы тоташ миналаш- тырылган инженерлык корылмалары белән берләштерелгән иде. Танкка каршы роталарда терәк пунктлары, фронтның һәр километрында 20—25 орудиедән торган каршылык төеннәре ясадык. Төп юнәлештәге оборонаның алгы сызыгында мылтык-пулемет уты гына да һәрбер метрга 9—10 пуля тиярлек итеп оештырылган иде. Шуның өстенә сугышчыларның да тарихи Сталинград янындагы көрәшләрдә чыныккан икәнлеген искә алсак, бу ныклы оборона аларның рухын күтәрә, көчләрен бермә-бер арттыра иде. Гаскәрләр белән идарә итү, аларның бәйләнешен булдыру монда бөтен ваклыкларына кадәр исәпләнеп эшләнгән иде. Воронеж фронты артында ук көчле дала фронты гаскәрләре торганын да онытырга ярамый. Шулай булса да һөҗүм башлаган көннәрендә не- мецләрнең безнең оборонаны өзеп 20—25 километрга үтеп кергән урыннары булды... Теге чакта, 1942 елда, Харьков янында да мин үзебезнең оборонаның торышы белән кызыксындым. Монда алгы сызыкта аерым окоплар, блиндажлар, землянкалар казылган булса да, чын-чынлап эшләнгән дип әйтерлек траншеяләр юк иде. Танкка каршы оборона гаять дәрәҗәдә зәгыйфь иде. Гаскәр белән идарә итү эшендә, аларның бәйләнешен оештыруда күп кимчелекләр бар иде. Безнең резервлар бик чикләнгән иде. Менә шундый зур кимчелекләр булганда, безнең сугышчыларыбыз никадәр генә нык сугышмасыннар, алар «сугарга күтәрел- гәп йодрыкны» туктата алмыйлар иде. 1942 елның язында Харьков янында безнең хәл, гәрчә без оборонада гына торсак та, 1943 елны Курск янында булган хәлдән шактый катлаулы иде. БЕРЕНЧЕ БӘРЕЛЕШЛӘР 12 майда таң атар-атмас борын без, Урманов белән, аяк өстендә идек инде. Чамовиың инженерлык сәнгатенең бөтен таләпләре белән эшләнгән күзәтү пункты алгы сызыктан өч йөз метрда, вак куаклыклар белән капланган бер таучыкта урнашкан иде. Бинокльдән караганда безнең һөҗүм итүчеләр кузгалырга тиеш урын гына түгел, дошманның оборонасы— Терновой авылына кадәр кыр шактый ачык күренеп тора. Рубежный авылыннан Харьковка таба атлылар, немец машиналары, вак-төяк төркемнәре белән солдатлар үтеп торалар. Җилсез, болытсыз май иртәсе көннең эссе буласын сиздерә. Безнең сугышчылар окопларга кереп сигнал көтәләр. Дошман позицияләрен иң элек артиллерия тузгытырга тиеш. Менә билгеләнгән вакыт җитте. Артиллерия ата башлады, шунда ук безнең самолетлар да килеп җитте. Дошман позицияләре бомбалар, снарядлар яңгыры астында калды. Күкне томалап төтен һәм тузан болыты күтәрелде. Тирә-якта бернәрсә күренмәс булды. Без, күзәтү пунктында торып, артиллеристларның эшенә тулы бәя бирә алмадык. Әмма Родимцев дивизиясе хәрәкәт иткән юнәлештә алар дошманны шактый нык пешерделәр. Гитлерчыларның ут системасы һәм резерв батальоннары җир белән тигезләнде. Артподготовканың соңгы минутлары. Артиллеристлар утны дошманның эчкәрге оборонасына күчерделәр. Төтен япмасына яшеренеп Чамов батальоннары Родимцев дивизиясе частьләре белән берлектә һөҗүмгә күчтеләр. Эләгә алганнар салларга утырып, эләкмәгәннәр су ера-ера Төньяк Донецны кичеп чыктылар да «ура» кычкырып дошманның беренче траншеяларына бәреп керделәр. Гранаталар ыргытып, винтовка, автоматлардан кургаш яудырып, алар үзләренә юл салалар иде. Бо- лай булгач һөҗүм шәп бара инде ул! Тик озакламый һөҗүм темпы акрыная башлады. Бер километр арага без куйган 20—25 орудие генә бик аз булып чыкты. Алар ни тырышсалар да дошманның эчкәрге ут нокталарын кырып бетерә алмаганнар икән. Шуның өстенә безнең артиллеристлар позицияләрен алмаштыра башлаганнар, дошман резервларына һәм эчкәрге ут нокталарына тын алырга, рәтләнергә ирек биргәннәр. Безнең бердәм ташкын кебек килгән удардан миңгерәүләнеп калган гитлерчылар исләрен җыеп, оешкан төстә каршылык күрсәтә башладылар. Терновой авылыннан безнең сугышчыларга өзлексез ут ява иде. Минутлар үткән саен һөҗүм акрыная бара иде. Фланглардан — Терновой урманы авызыннан пулеметлар ата башлады. Сугышчыларга танкка каршы оатальоннар һәм дивизиянең ОИПТД батареяла- ры гына аз-маз көч биреп тора иде. Алар сугышчылар белән беррәттән үк баралар һәм дошманның җанлана башлаган ут 'нокталарын, телгә килгән пулеметларын туры наводка белән атып юк итәләр. Дошманның танклары һәм авиациясе сугышка керде. Алар’ контратака ясап, безнең һөҗүмне туктатырга телиләр иде. Мин полк командирына алгы сызыкка якынрак барырга куштым Егерме минутлар үтүгә без батальон командиры Веселовның кузәту пунктына барып җиттек. Кызу канлы яшь комбат бөтен көченә кычкыра иде: — Орудиеләр алга! Дошманның маңгаена атарга’ Беренче орудиегә хезмәт күрсәтүче сугышчылар 45 миллиметрлы пушканы куллары белән тәгәрәтеп алга чыгаралар. Алар бездән егер- 78 79 Ме биш метрда гына. Мин сугышчыларның тирләп каралган канаган йөзләренә хәтле күреп торам. Взвод командиры Климановның тавышы саңгырау гына яңгырый: — Урман авызы, юлдан сулдарак... Алдагы машинага төбәп ут ачарга! Наводчик Омаров, киң җилкәле, җилләр ашаган киң йөзле казакъ яшеи тизлеге белән хәрәкәт итә. — Җаксы, җаксы, казер, — ди ул һәм, орудиесен алдагы немец машинасына төзәп, коручыны ашыктыра: — Снаряд китер, снаряд! Ике атуда Омаров дошман бронемашинасын юк итә һәм шатланып кычкырып җибәрә: — Снаряд китер, снаряд! О, бек җаксы! Тагын ике мәртәбә ата ул һәм дошманның икенче машинасын чәнчелдереп сала. Ул арада икенче орудие бронемашиналар артыннан кил- гәй бронетранспортерны солдатлары-ниләре белән юк итә. Машина янтаеп төшә, исән калган гитлерчылар кайсы кая таралыша. Болар дошман разведчиклары. Алар Терновойдан төньяк-көнчы- гыштагы урманнан чыкканнар, үзәнлеккә яшеренеп үтеп, безнең алгы сызыкка ике йөз метрга кадәр якынайганнар. Чамовның уңъяк күршесе, Родимцев дивизиясеннән бер полк, бездән җиде йөз метрларга артка калган, шулай итеп Чамовның уң флангысы бөтенләй ялангачланган иде. Ул арада немец самолетлары килеп чыкты. Уникешәр, унсигезәр булып төркемләнгән «Юнкерс-88» самолетлары безнең полкны һәм Родимцев дивизиясен бомбага тота башладылар. Уң флангыбызның ачык булуы мине бик борчый иде. Җитмәсә дошманның авиация разведкасы килеп җитте. Бер-бер чарасын күрергә кирәк иде. Мин Чамовка, ОИПТД батареяларын уң флангка күчереп, шунда ныгырга приказ бирдем. Разведка артыннан ук дошманның контратакасын көтәргә кирәк иде. Чыннан да минем сизенүем бушка булмады. Чирек сәгать вакыт үтүгә Терновой урманыннан гитлерчыларның 17 танкысы, уннарча бронемашиналары һәм бер батальонга якын пехотасы килеп чыкты. «Юнкерслар» шуны гына көткән кебек тагын һөҗүм итә башладылар, танклар да борылып Веселов батальоны өсте- нә ут яудырырга тотындылар. Танклар артыннан аягүрә басып исерек пехота килә иде. — Түзеп торыгыз, якынрак килсеннәр!—дип кычкырды комиссар Урманов артиллеристларга. Наводчиклар танкларга таба каратып тупларын төбәп куйдылар. Урмановның үзенең дә орудие янына басасы килә иде ахры. Бердәнбер станковый пулеметны да Чамов боерыгы белән икенче эшелоннан монда китерделәр, кул пулеметларын бергә җыйдылар. Уннарча пулеметлар, орудиеләр булганда дошманның 15 танкысы һәм бер батальоны куркыныч түгел иде. Төзәүчеләр генә ашыкмасын, каушамасыннар, дошманны мөмкин кадәр якынрак китерергә дә бар булган утны бердәм аның өстенә яудырырга... Танклар үзәнлек буйлап шуышалар, менә безнең якка борылып калкулык өстенә килеп тә менделәр. Хәзер алар безДән нибарысы 150— 200 метрда гына. Вакыт җитте! «Огонь!» дигән тавыш пулеметларның такылдавы, орудиеләрнең бердәм үкерүе астында күмелеп калды. Дүрт танк беренче залптан ук яна башладылар. Немец пехотасы, кире борылып, үзәнлеккә ташланды. Танклар да пехотага иярделәр. Комбат Веселов күккә кызыл ракета чөйде. Батальон качып баручы дошманны эзәрлекләргә күтәрелде. Гитлерчыларның 79 пехота дивизиясе солдатлары коралларын төрле якка ыргытып урманга кереп качты. Танклар аларны каплап торды. Шулай да кырда" 50 дән артык дошман гәүдәсе аунап калган иде. Мин телефон аша комдив белән сөйләшеп, мондагы хәлләр белән таныштырдым. Ул үзе дә бездән әллә еракта булмаган Веселов 80 батааьоны күзәтү пунктыннан сугышның барышын карап тора икән. Ул уңыш белән котлады һәм комбатка, командирларга һәм сугышчы- ларга рәхмәт белдерде. — һөҗүмне дәвам итегез, — дип боерды ул. — Хасипның танклары кайда? — дип сорадым м-ин. Хасин пехота алдыннан танклар җибәрә торган кешеме соң. Ха- синча фикер йөртсәң, танклар пехотага түгел, пехота танкларга юл ерып барырга тиеш! — диде ярсып комдив. Чамовның полкы алга баруын дәвам итсен, танклар хакында командующийга хәбәр итәрмен. Командующийның приказы нигезендә Чамов^ полкы танклар белән бергә һөҗүм итәргә тиеш иде. Әмма һөҗүм байтактан дәвам итсә дә, танкларның күренгәне юк. Төньяк Донецны кичкәч, егермегә якын танкның яр буенда тик торганын күргән идек. Комдив Доценконың ярсуы урынлы иде. Ул танклардан әлегә бер файда да күрмәдек оез. Дошман никадәр генә нык каршылык күрсәтмәсен, Родимцев гвардиячеләре һаман алга омтылалар иде. Сугышчылар артыннан ук артиллеристлар бара. Алгы сызыкка якынаю өчен аларга еш кына позицияләрен үзгәртергә, дошманның яңа ут нокталарын һәм артиллериясен кырып торырга туры килә. Көн иртән үк эссе иде. Төш вакытына һава чамасыз кызды. Сугыш кырында болай да эссе була, шуның өстенә бертуктаусыз кояш кыздырып торганда бөтенләй түзәрлек түгел. Бүген, көн кыздырган саен, сугыш та кайнаррак була бара. Иртән әле дошман авиациясе ара-тирә, анда да бәләкәй группалар белән генә килеп китә иде. Хәзер исә дошманның 30—40 самолеты безнең частьләр өстенә ярты сәгать саен бомба яудыра. Мин һаман Чамовның күзәтү пунктыннан китә алмыйм. Икенче батальон сугышчылары Терновойдан көньяк-көибатыштарак 207,2 калкулыгы алдында туктап калганнар иде. Урманов, полк комиссары Красно- сельцев белән, алар янына китте. Мин майор Чамовка икенче эшелоннан бер батальон алып, беренче эшелон батальоннары арасына кертергә тәкъдим иттем. Бу тәкъдим бик вакытлы һәм урынлы булды. Безнең көчләр тагын да ныгыдылар һәм кичкә таба Терновойдан көньяктарак булган барлык калкулыкларны иемецләрдән азат иттек. Безнең дивизиянең күп частьләре әле һаман икенче эшелонда торалар иде. 12 майда кич белән безнең дивизия Терновойдан көнчыгыш- карак урман авызына күчә башлады. Безнең частьләр иемецләрдән яулап алынган урыннарда ныгырга тиеш иде. Майор Ткач полкы Варва- ровка-Терновой юлында 134,5 калкулыгында, капитан Исаев полкы Терновой-Харьков юлында 226,3 калкулыгында ныгып, көнбатышка карап фронт алырга тиеш иде. Комдив майор Чамов белән дә, минем белән дә телефон аша берөзлексез сөйләшеп тора. Аның Чамов полкы өчен бик нык борчылганы сизелә иде. Унбиш-егерме минут саен ул безнең хәлне сораша сугышчылар турында ачык фикер таләп итә, үзе безгә күршеләр турында төпле мәгълүматлар бирә иде. Дивизия штабы билгеләнгән урынына килеп урнашкач, ул безгә үз күзәтү пунктына кайтырга кушты: . — «Өйгә» кайтыгыз. Полк белән Родимцев үзе җитәкчелек итсен Ни дисәң дә, хәлне аңлый ул, — диде. Комдивның күзәтү пунктына кайтканда без Исаев полкы үпнашкан урыннан үтеп киттек. 226,3 калкулыгына җитәрәк безне- «Тукта кем килә?» - дип сакчы туктатты. Ул урман авызындагы полк командный пункты янында тора икән. Исаев батальоннары Родимцев дивизиясе артында оборонага урнашканнар иде. -швпоплч. КПда безне ябык, биек буйлы сакал-мыек басканга үз яшеннән шактый өлкән күренгән капитан Исаев белән кара тутлы йөзле, яшь «. „с- Ә.“ № 2. 81 булса да, сабырлыгы сизелеп торган полк комиссары Ермолаенко каршы алды. Алар башка командирлар белән урман авызындагы матур бер аланда кухня янына түгәрәкләнеп утырганнар да бик тәмләп кичке аш ашыйлар иде. Көне буе бер нәрсә капмаган идек, аларны күрүгә авызыбызга сулар килде. — Шәп булды бу, Исаев, безне дә сыйла әле, ачыктык, — дип, Урманов Исаевны кулыннан эләктереп кухня янына алып ’ килде.’ Тик тыныч кына ашарга ирек бирмәделәр. Батальоннар өстендә ике немец бомбардировщигы әйләнә иде. А1енә алар яктырткыч ракеталар таш- ларга керештеләр. Ракеталар артыннан ук җиргә бомбалар төшеп ярылды. Бомбалар полк КПысы янында гына ярылсалар да, алар безнен аппетитны боза алмадылар. Без кичке ашны траншеяларга кереп тәмамладык. Төн урталарында гына үз дивизиябезнең күзәтү пунктына кайтып җиттек. Ул Терновой урманының көнчыгыш кырына урнашкан иде. Безне комдив Доценко каршы алды. Ул, Полозов һәм артиллерия начальнигы — салмак хәрәкәтле, бераз иелебрәк йөри торган подполковник Гурелев белән берлектә, кесә фонаре яктысында көнлек үзгәрешләрне картага төшереп утыра иде. Безне күрүгә, шатланып башын күтәрде һәм: — Менә алар! Кайтып җитәр көннәрегез дә бар икән! — диде. Карандашын өстәлгә ташлап, аш китерергә кушты. Комиссар Урманов гаять тынгысыз кеше иде. Көне буе аяк өстендә йөреп бик арыган булса да, аштан соң ул КПда кала алмады. Политбүлеккә китте, аннан дивизиянең тылларын әйләнеп кайтты. Безнен дивизия хәзер КПдан биш километр чамасы ераклыкта — Батрак авылыннан көньяк-көнчыгыштарак урманда урнашкан иде. Без Доценко белән озак кына сөйләшеп утырдык. Яңа урында беренче сугыш көне әнә шулай тәмамланды. 13 майның таңы атып килә. Арылган, күзләр йомыла. Ләкин торырга вакыт. Комдив майор Ткач полкына китә. Мин үземнең адъютантым Петров белән Исаев янына юнәләм. Полкның оборонасын тикшерү белән бергә аннан Чамов полкының һәм Родимцев дивизиясенең сугыш хәрәкәтләрен дә күзәтеп торырга мөмкин. Кичәге кебек үк саф һавалы чалт аяз иртә. Дошман ягында да, безнең якта да бер генә тавыш-тын да ишетелми. Канлы, авыр сугыштан соң монда бар табигать, бар тереклек үлгән кебек, һәм беркем дә бу гөнаһсыз матур иртәнең тынлыгын бозарга кыймый шикелле. Ара-тирә генә ишетелеп калган автомашиналар гөрләве, Харьков янында танклар улавы кайдадыр, ниндидер хәрәкәт барын сөйли. Димәк, көн тагын кызу булачак... Полкка барып җитеп, андагы хәлләр белән танышкач, беркадәр канәгатьләнеп калдым. Батальоннар төн үткәнче зур эш башкарганнар: окоплар казыганнар, аларны бергә тоташтырганнар, маскировать итеп, ут нокталары әзерләгәннәр. Үзләре иртәнге ашны ашап, ала-кола маскхалатлар киеп, окопларга төшеп утырганнар. Барысы да һөҗүм башланганын көтәләр. Полк КПысында мин штабның барлык эшчеләрен очраттым. Окоплар казып, аларны бергә чокырлар белән тоташтырырга кирәклеге, маскировканың әһәмияте хакында барысы да кирәгенчә искәртелгән булсалар да, кайбер урыннарда йоклап ятканнар, әзерлек чараларын җитәрлек күрмәгәннәр икән. Сүз күбрәк шул тирәдә барды. Соңга калып булса да хатаны төзәтергә кирәк иде. Офык чиген алландырып кояш килеп чыгуы гүя бер сигнал булды, шунда ук артиллерия телгә килде. Ун минутлык артналеттан соң безнең сугышчылар һөҗүмгә күчтеләр. Чамов полкы да Родимцев полклары белән берлектә дошманны изеп Харьков ягына таба кузгалды. 82 бардировщигы алар өстенә ябырылды. Исаев полкының оборонасы белән танышып чыкканнан соң, мин 218,6 калкулыгына Родимцевиың күзәтү пунктына киттем. Күзәтү пунктына өч йөз метрлар калгач, миңа әле кичә генә алган өр-яңа «эм- ка»м белән саубуллашырга туры килде. «Фокке-Вульф-109» тибындагы алты истребительгә ышыкланып килгән гитлерчыларның егерме бомбардировщигы калкулыкны һәм күзәтү пункты тирәләрен бомбага тота башлады. Юлда машина күренүгә ике истребитель яшен тизлеге белән аңа ташланды. Беренче атака вакытында исән калган машинаны, икенче атака вакытында яндырдылар. Үзебез дә чак-чак чыгып котылдык. Күзәтү пункты урнашкан калкулыкны дошман артиллериясе капшап кына тора икән. Без көч-хәл белән генә, кайда шуышып, кайда үрмәләп калкулыкка менеп җиттек. Полковник Родимцевны беренче генә күрүем иде әле. Ул озын буйлы, яшь булса да арыган, ябык йөзле кеше икән. Без килгәндә ул кулына бинокль тотып, янып бетеп барган йорт янында басып тора һәм сугыш белән җитәкчелек итә иде. Аннан ерак та түгел әйбәтләп маскировать ителгән чокырларда анын ярдәмчеләре урнашкан. Родимцев мине иске танышы кебек итеп каршы алды, бик ягымлы гына күреште: — Сезнең полкыгыз бик әйбәт сугыша. Бер дә гвардиячеләрдән калышмыйлар. Бүген генә танкларның ике атакасын кире кактылар,— диде ул. Аннары бераз торгач өстәп куйды: — Тик менә Харьковка кадәр барып җитә алырбызмы? Көч бетеп бара. Дошман баш күтәрергә дә ирек бирми. Авиациясе, танклары... Родимцевиың күзәтү пунктыннан дивизиянең сугышчан сафлары һәм Чамов полкы да ап-ачык күренеп тора икән. Чамовчылар Веселое авылын көньяктан һәм төньяк-көнбатыштан әйләнеп үтеп баралар. Төш вакытларында сугыш тагын да ныграк кызды. Көндезге икеләрдә чираттагы артналеттан һәм авиация һөҗүменнән соң Веселое янындагы урман артыннан дошман йөзгә якын танк һәм бронемашинасын сугышка кертте. Алар өзлексез ата-ата ташбакалар кебек акрын гына үрмәлиләр. Танклардан атылган ут безнең батальоннарның һөҗүмен туктатты. Танклар белән көрәшне әлегә безнең танкка каршы артиллерия алып бара. Алар уннан артыграк дошман талкысын яндырдылар да инде. Ләкин ун танк күпмени ул? Алар тагын, тагын килеп чыгалар, безнең сафлар өстенә менәләр, аларны таптыйлар, кыралар иде. Ниһаять, Терновойдан көньяк-көнбатыштагы үзәнлектән безнең танклар килеп чыкты. Командующийның махсус боерыгы белән полковник Хасиниың танк корпусы сугышка катнашырга мәҗбүр булды Дошманның броняланган ерткычларына каршы безнең танклар киттеләр Тузан, төтен эчендә кемнең-кемне кыйнаганын да аерып алып булмый башлады. Дошман танклары да, безнекеләр дә яна иде. Броняланган ДӘУ танклар бер сәгать буе сугыштылар. Ниһаять, кырыктан артыграк танкларын югалткан гитлерчылар ашыгып-ашыгып көнбатышка тәгәрәделәр. Родимцев соңгы резервларын сугышка кертте, һөҗум дәвам итә иде. 1 м Әсир төшкән гитлерчы танкистлар сүзеннән күп нәрсәләр мәгълүм булды. Немецләр яңа гына килгән 3 танк дивизиясен сугышка керткәнЛәкин дошман аның саен «катырак карыша иде. Калкулыкларга ныгыган гитлерчылар һөҗүмне тоткарларга маташалар, оезнең сугышчылар өстенә ут яудыралар иде. һавада йөзләрчә немец самолетлары мыжлап тора. Алар ачык кырга таралган безнең сугышчыларга аталар иде. Армиянең уң флангысыидагы куе урманга дошман оборонасы өзелгәнне көтеп, аннан соң һөҗүмгә күчәргә тиешле генерал Крюче- нинның атлылары тупланган иде. Гитлерчыларның кырыкка якын бом 6» 83 нӘр икән. Сугыш бер урында тынган кебек булса, икенче урында тагын да ныграк дөрләде, безнең полклар дошманның танкларын һәм пехотасын кысрыклыикысрыклый алга баралар, Харьков шәһәрен төньяк- көнбатыштан әйләнеп үтәргә телиләр иде. Чамов полкы һәм Николаевның артиллеристлары алга ук киттеләр, безнең дивизиянең калган полклары исә урыннарда оборонада торалар иде. Родимцевтан уңда хәрәкәт иткән Рогачевский дивизиясе Терновой тирәсеннән уза алмады. Кичкә таба комдив мине үз янына чакырды. Күп кыенлыклар күрә- күрә мин үзебезнең дивизия КПысына кайтып җиттем. Армия командующиеннан яңа приказ алынган икән. Безгә Рогачевский дивизиясен алыштырып, алар позициясенә күчү һәм Кулешов дивизиясе белән берләшеп, Терновойдагы немец гарнизонын камап алу һәм аны юк итү бурычы йөкләнгән икән. Шул уңай белән киңәшмә җыелды. Киңәшмәдә комдив үзенең фикерләре белән уртаклашты. Иртәигә кадәр мин комбатлар һәм Исаев полкы командирлары белән урынны бик нык өйрәнеп, полк һәм батальоннарны Терновойга һөҗүм итү позицияләренә күчерүне тәэмин итәргә тиеш идем. — Майор Ткач полкына үзем барам. Штаб начальнигы генерал Кулешов штабы белән бәйләнешкә керсен, аларның кузгалу урыннарын ачыкласын, — диде Доценко. Комдив бүген башка вакытлардагыга караганда җитдиерәк һәм кырысрак күренә. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки бүген дивизиягә бик җаваплы бурыч йөкләнгән иде. Төнге караңгылыктан файдаланып, 14 май иртәсенә полклар кузгалу урыннарына барып җиттеләр: көнбатыштан ике батальоны, көньяктан бер батальоны белән Исаев полкы урнашты. Өч батальоны белән көнчыгыштан майор Ткач сугышчылары килде, төньяктан генерал Кулешов частьләре кузгалу позицияләре алырга тиеш иде. Терновой авылы Волчанск — Харьков, Варваровка — Веселое, Белгород — Харьков юлларын бергә төйнәгән иңкүлеккә урнашкан. Төньяктан да, көньяктан да, көнчыгыштан да аны бераз сирәгәя төшкән урманнар урап алган. Көнбатыштан килү юллары гына ачык кыр буйлап үтә. Анда-санда гына вак калкулыклар, сай гына ермаклар булса да, алар һөҗүм итүчеләргә әллә ни файда күрсәтерлек түгел иде. Авылның көнчыгышыннан ярлары сазламыклар, вак түмгәкләр белән капланган, киңлеге өч-биш метрдан артмаган исемсез инеш ага. Терновойда дошманның шактый зур көчләре тупланган: танклары, артиллерия белән коралланган ике полктан артыграк пехотасы бар анда. Безнең частьләр Терновой авылын ярым камалышта калдырып, алга узсалар да, гитлерчылар урыннарыннан кубарга уйламыйлар иде. Бик күп юлларны бергә төйнәп, элекке ныгытмаларының үзәгендә торган уңайлы авылны дошман ансат кына калдырырга теләми иде. Барыннан да мөһиме, Терновой безнең һөҗүмнең нәкъ үзәгендәге авыл иде. Шуннан торып, немецләр безнең һөҗүмне өзүне күздә тоталар иде. Безнең тылдан килә торган частьләрне, обозларны авылдан торып пулемет һәм артиллерия уты астына алырга мөмкинлек бар иде. Артиллериясе, танклары булмаган безнең ике полк бер сызык буй-! лап әллә кайларга еракларга таралды. Без дошманны камап, аны юк итәргә тиеш идек. Моннан тыш безгә дошманның Терновой авылындагы гарнизонын коткарырга килү ихтималы булган көнбатыш юнәлешне саклау бурычы да куелган иде. Мин кичкә кадәр полкта булдым. Полк командиры белән икәүләп батальоннарга позицияләр сайлаштык, аларны урнаштырдык, командирларга һәм сугышчыларга бурычны аңлаттык. Кичкә таба гына КПга кайттым. Аз-маз хәл алырга да кирәк иде. Чөнки иртәгә Терновойга һөҗүм башланырга тиеш. Иртәнге караңгылыкта ук, адъютантым Петровны ияртеп, майор Ткачныц күзәтү пунктына киттем. Полк таң беләи Терновой авылына һөҗүм башлаган иде. Күзәтү пунктында Ткачны очрата алмадык. Авыл кырыйдагы хаталарга кереп ныгыган немецләрие исемсез инешнең көнчыгыш ярыннан безнең пушкалар утка тоталар иде. 1 итлерчылар да тик кенә ятмыйлар, безнең рәтләр өстенә кургашын яңгыры явып кына тора. Авыл кырына барып җиткән сугышчылар башларын да күтәрә алмыйлар, яталар. Бер кешелек кенә окопка кереп телефон аппаратын боргалап яткан телефончыдан: — Полк командиры кайда? — дип сорадым. —Тегендә ул, орудие янында, — диде телефончы, һәм кулын сузып ялгыз сарай торган таучыкка күрсәтте. Дошман окопларыннан ургылып чыккан пуля яңгыры һөҗүм итүче безнең частьләрне ятарга мәҗбүр иткәч, майор Ткач түзмәгән, 45 мм- лы орудиене калкулыкка тартып чыгарган. Авылдан өч йөз метрларда туктап үзе артиллеристлар беләи җитәкчелек итәргә керешкән. Орудие артында беренче рота сугышчылары ятканнар, Ткач алар- ны дәртләндереп яңадан атакага күтәрергә чамалый булса кирәк. Артиллеристлар берике мәртәбә аттылармы-юкмы, авыл кырыендагы өй почмагыннан пулемет ут сиптерә башлады. Ике сугышчы шунда ук егылды һәм яңадан кымшанмадылар, калганнары орудие щиты артына яттылар. Пулемет тагын озын очередь бирде һәм бер сугышчыны яралады. Мин телефончыга: —Бар, йөгер, полк командирына әйт, хәзер үк күзәтү пунктына кайтсын, яралыны алып чыксыннар, — дип боердым. Телефончы җитез генә сикереп калкулыкның икенче ягына чыкты һәм шуышып орудие янына барып җитте. Озак та үтмәде, майор Ткач бер сугышчы һәм телефончы ярдәмендә яралыны күзәтү пунктына күтәреп кертте. Орудие шул урында калды. Майор Ткач — киң җилкәле, кырган башлы, хәрбиләрчә җыйнак кеше иде. Ул мине күрүгә югалып калган кебек булса да, тиз генә аңына килеп, докладывать итте: — Полк командиры майор Ткач. Полк Терновойдагы дошманны кыру буенча үз бурычын үтәргә кереште. Ул вакытта мин аңа бик ачулы күз белән карадым: — Ни эшләп йөрисез сез анда? Нигә сугыш белән идарә итүне ташладыгыз? — дидем мин кырыс кына. —һөҗүм тукталды, кузгалмыйлар, — диде майор, күзләрен бер читкә төбәп. Ул бик нык уңайсызлана иде. — Сугышта булганыгыз бармы? — Беренче мәртәбә, иптәш полковник, беренче көнем, — диде Ткач шыпырт кына. Үзегезне үтерүләре бар иде бит, нигә шул хакта уйламадыгыз? Орудиене роталардан әллә кая еракка күчергәнсез. Сугьппчыларның үлеме өчен сез гаепле һәм моның өчен җавап та бирерсез! — дидеммин чын-чыннан кызып. Ул бик кыенлык белән генә: — Гаеплемен, гафу итүегезне сорыйм, — диде. Ул үзенең хата эшләвең аңлаган һәм сугышчыларның Һәлак булуы өчен бик каты оорчыла иде. Батальоннарны атакага күтәргәндә иемёц- ләр каршылык күрсәтерләр дип бөтенләй уйламаган икән'ул беп сикереп чыгуда дошманны кырып салырга планлаштырып торган Ләкин атака алан җиңел генә үтмәгән һәм майор, тәҗрибәсезлеге аркасын 85 да, югалып калган. Ничек һәм кайдан торып сугыш белән җитәкчелек итәргә аптыраган. Нишләргә белмәгәч, йөрәкләнеп орудиене ачык кырга сөйрәп чыгарган... Ткачның күзәтү пункты дип атала торган урыны да күзәтү пунктына охшамаган иде. Батальоннар арасында радиоэлемтә оештырылмаган, ул штабның барлык хезмәткәрләрен, — хәтта писарьларны да роталарга җибәргән, үзе дә батальонга чыгып киткән, һөҗүм туктал» гач бөтенләй югалып калган. Атакага комачаулаучы пулеметны ору- диедән атып юк итәргә уйлаган икән ул. Әйе, яшь командирларга, сугышны белмәгән иптәшләргә ярдәм итәргә кирәк. Иң беренче эшем итеп мин сүзнең темасын үзгәрттем: — Хәзер үк атаканы туктатыгыз, сугышчыларга окоплар казырга боерыгыз, — дидем мин Ткачка. Майор шундый боерык көтмәгән иде ахрысы, ул аптырап: — Нигә? — дип сорады. — Күзәтү пунктына барлык штаб эшчеләрен, батальон командирларын һәм комиссарларын чакырыгыз, — дидем мин. Шунда гына полк командиры минем максатымны аңлады һәм: — Рота командирларын кузгатып йөрмәбезме? — дип сорады. Минем ризасызлыгымны күреп, шунда ук телефон трубкасына тотынды... Көндезге икегә кадәр без атаканы кабатлауның төгәл планын төзеп утырдык. Батальоннар, батареялар арасында радиоэлемтә булдырдык, алар арасында бәйләнешне ныгыттык. Мин роталарда штур; мовой группалар оештырырга тәкъдим иттем. Батальон командирлары бу тәкъдимне яклап чыктылар. Азрак ял иткәч, полк комиссары Липатов роталарда һәм батальоннарда партия, комсомол оештыручылары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге уңышсызлык бар кешене дә уйларга, ныграк, җитдиерәк булырга өйрәтә иде. Полк комиссарының сөйләгәннәрен тыңлап, икенче батальон сугышчыларын күзәтеп торам. Алар яткан килеш окоплар казыйлар. — Штурм группаларына тәҗрибәле сугышчыларны, коммунистларны һәм комсомолларны кертегез, — дип сүзен бетерде Липатов. Көньяк-көнбатыштан якты кояш карап тора. Бездән ерак та түгел бөтен урманга кайтаваз биреп снарядлар, миналар ярыла. Алгы сызыкта пулемет, автомат тавышлары бер генә минутка да тынып тормый. Кырык бишле орудиеләр авыр гына ухылдыйлар. Эре калибрлы орудиеләрнең көнбатыштагы тавышы тоташ гүләү булып тора, анда Терновойга һөҗүм итүче Исаев полкын бомбага тоталар. Көндезге икеләргә без штурм группаларын оештырып бетердек. Алар миномет һәм артиллерия уты ярдәмендә атакага кабат киттеләр. Бер сәгать эчендә безнең частьләр авылның яртысын дошманнан азат иттеләр. Безнең бурыч үтәлде дияргә була иде. Әмма бу уңышны күршеләр күтәреп ала алмадылар. Исаев батальоннарының көнбатыштан бәреп керергә маташулары барып чыкмады, Кулешов дивизиясе исә бөтенләй урыныннан да кузгала алмады. Гитлерчыларның бер полк пехотасы егермедән артыграк танк ярдәмендә контратакага күчте. Алар бик каты сугыштан соң, Ткач полкын артка алып ыргыттылар. Мин полк командирына: — Окоплар казырга, яралыларны алып чыгарга һәм боерык көтәргә! — дип приказ бирдем һәм дивизия КПысына китеп бардым. Комдив Доценко белән комиссар Урманов дошман самолетлары һөҗүменнән соң КПда тәртип урнаштырып азапланалар иде. Штаб эшчеләре арасында да, комендант ротасы сугышчылары арасында да үлүчеләр, яраланучылар Сулган икән. Өч машина, берничә олау ватылып беткән. Күрү белән комдив миңа каршы килә башлады һәм ярсуын тыя алмыйча кычкырып җибәрде: 86 — Штаб түгел, базар диярсең! Җыен эшлексез җыелган... Штабтагы хәлләрне һәм саклык чараларын мин тикшерергә тиеш- ле булсам да, моңарчы кулым җиткәне юк иде. Шуңа күрә, гаебемне тоеп, комдивтан: Штаб начальнигы кайда соң? Ул ни караган да, комендант ни эшләгән? — дип сорадым. Комдив штаб машинасы торган якка карап йөзен чытты пәм кулын селкеде. Аннан миңа якынрак килеп: — Я, Ткачта ниләр бар? — дип сорады. Мин сөйләп бирергә дә өлгермәдем, безнең янга Урманов килде. — Ткачка һөҗүмне туктатып торырга, окоплар казырга, Исаев полкы белән тыгыз бәйләнешкә кергәч кенә хәрәкәт итәргә куштым, дидем мин. Комдивның мине тыңлаган саен чырае караңгылана барды, ул тезенә куйган папкага бармаклары белән бертуктаусыз чиерткәли иде. Озак кына дәшми торганнан соң ул: — Дивизияне таркатып бетергәч шулай булмый нәрсә булсын! Артиллерияң булмасын, танкларың булмасын, дошманның танклар белән ныгытылган, көчәйтелгән гарнизонын җиңеп буламы соң? Акылсызлык бит бу, юк өчен кешеләрне харап итү! Доценко шунда ук, командующийга шалтыратып, дивизиягә Чамов һәм Николаев полкларын кайтаруны үтенде. Командующий аның үтенечен канәгатьләндермәде һәм бар булган көч белән дивизия алдына куелган бурычны үтәргә боерды. Терновой авылы гарнизонын юк итәргә приказ биргәндә командующий безнең дивизия көчләрен һәм генерал Кулешов гаскәрләрен күз алдында тоткан иде. Кулешов полклары авылны төньяктан һәм төнь- як-көнбатыштан камарга тиешләр иде. Алар күрсәтелгән кузгалу урыннарына килгәннәрме? Мин моңа бик нык шикләнә идем. Штаб начальнигы Полозов, разведка җибәрдек, Кулешов полклары Терновой авылы янында үз урыннарын алганнар дип расласа да, мин аңа бер тамчы да ышанмадым. Шигемне комдивка да әйттем: — Полозовның сүзенә ышанмыйм мин. Кулешов полклары күрсәтелгән урынга килмәде, — дидем. Доценко аптырап китте: — Нәрсәгә таянып шулай дисез? — Бәйләнешне ныгыту өчен Кулешов полкларына штаб офицеры җибәрелгән, диләр. Бу да бик шикле. Җибәрелгән тәкъдирдә дә, ул офицер Кулешов кешеләрен кайда күрде икән? Әйдәгез, тикшереп карыйк. — Штаб начальнигын чакырыгыз, — дип кычкырды Доценко адъютантына. Биш минуттан штабка пенсиэсен ефәк яулык белән сөртә-сөртә, акрын гына атлап көзге кебек ялтырап торган күн итекләр, әйбәт костюм кигән Полозов килеп керде. — Мин сезгә Кулешов штабы белән бәйләнешкә керергә боерган идем, эшләдегезме? — диде Доценко. н — Элемтәчеләр штаб урнашкан урынны тапмый кайттылар. Ләкин разведчиклар, Кулешов полклары күрсәтелгән урынга килеп життеләо дип хәбәр иттеләр.* ’ — Картагызны күрсәтегез әле, ул полклар кайда урнаштылар икән? — диде Доценко. н Әмма Полозов күрсәткән картада Кулешов частьләренең үонашу урыны билгеләнмәгән булып чыкты. Моның өстенә безнең дивизия полкларының урыны да бөтенләй дөрес күрсәтелмәгән иде. Мин көндәлек картамны ачып комдивка полклар, батальоннар, роталап һәм бата- реялар урнашкан урыннарны күрсәттем һәм: р 87 — Безнең штаб күрше дивизияләрнең урнашуын түгел, үзебезнең хәлне дә юньле-башлы белми икән, —дидем. Чөнки соңгы көннәрдә полклардагы үзгәрешләр белән штаб бөтенләй кызыксынмаган иде — Ничек оялмыйсыз, полковник, — диде, сүзгә катнашып Урманов, — штабыгыз череп таркалган бит сезнең. Частьләрдә эзегез дә күренми, теләсә кем сөйләгән әкиятләргә ышанып яшисез. Ичмасам монда, штабта да тәртип урнаштырмагансыз. Өч тәүлек элек бомбага тотканнар, ә сезнең кыймылдаганыгыз да сизелми. — Бу урында комиссарның түземе бетте, ул: — Попеляевны минем янга чакырыгыз әле!— дип кычкырды. Штаб землянкасыннан йокылы күзләрен уа-уа штаб комиссары По- пеляев килеп чыкты. — Картагызны күрсәтегез әле миңа, — диде Урманов аңа. Попеляевның картасында исә бер генә нәрсә дә — КПның кайда урнашуы да, тыллар хакында да бер мәгълүмат та юк иде. Доценконың түземе бетте, ул ярсып: — Эшлексезләр! — дип кычкырды. — Хәзер үк Кулешов дивизиясе хакында барлык белешмәләрне табарга! Үзегез барып табасызмы, элемтәче офицерлар сезгә булышырмы, анысында эшем юк, тик хәзер үк, бүген үк мәгълүматлар менә монда булсын. Югыйсә мин сезнең икегезне дә армиянең Хәрби Советына озатам. Полозов белән Попеляев землянкага кереп киткәч, без күзләребезне күтәрергә, бер-беребезгә карарга читенсендек. Штабтагылар өчсч оялдык без һәм беравык дәшми-тынмый уйланып утырдык. Килү белән штаб начальнигына приказлар биргән булсак та соңыннан беребез дә аның үтәлешен тикшермәгәнбез икән. Родимцев белән дә, Рогачевский белән дә элемтә иртәдән бирле югалган булып чыкты. Алар составына кергән безнең полклар ничегрәк сугышалар, исәнме алар, югалтулары күпме, — безнең беребездә дә мәгълүматлар юк иде. Алар читтә булсалар да, без алар өчен башка полклар өчен кайгырган кебек үк хәсрәтләнә, кайгыра идек. Бәлки артыграк та кайгырганбыздыр әле. Терновой гарнизонына өзлексез атакалар ясап торып, без анда кереп поскан гитлерчыларны шактый йончыткан идек. Ләкин немецләр- нең бирелергә исәпләре күренмәде. Алар һаман карышып маташалар иде. ,15 майда авыл өстендә дошманның транспорт самолетлары күренде. Алар камалышта калган частьләренә азык-төлек, кораллар ыргытып киттеләр. 16 майда ике ротага якын пехота ташладылар. Бомбардировщиклар Исаев батальоннарын берөзлексез бомбага тоттылар, урманда яшеренеп торган Ткач полкы өстендә истребительләр туктаусыз әйләнделәр һәм безнең сугышчылар өстенә пулеметлардан аттылар. Мин башта ук Кулешов дивизиясе Терновойдан төньякта түгелме икән, дип шикләнгән идем. 16 майда Исаев разведчиклары минем шигемне расладылар. Бездән уңдарак хәрәкәт иткән Кулешов дивизиясеннән Терновойның төньягында нибарысы бер полк кына калган икән. Немецләр Харьков ягыннан контратака башлагач, аның калган часть- ләрен безнең командование көнбатышка күчергән. Алар бездән бөтенләй читтә дошман контрһөҗүменә каршы сугышалар икән. Кулешоз полкларының Терновойдан китүе безнең хәлне тагын да катлауландырып җибәрде. Ике арадагы ачыклыкны каплау өчен без Исаев полкын су буе итеп төньякка сузарга, таратырга мәҗбүр булдык. Иң күңелсезе шул иде, Кулешовның китүе хакында армия штабы безне бөтенләй искәртмәде. Алар үзләре дә хәбәр иттермәделәр. Бәлки моны армиянең Хәрби Советында белми дә калганнардыр. Чөнки Кулешовның үзенең дә полкларын алып китү ихтималы бар иде. Ничек кенә булмасын, шулай бер яклы күчеп йөрүләр безнең ачуны 88 кабартты Без күршеләрнең ярдәменә өметләнеп, аларның көченә таянып Терновойга өзлексез һөҗүм итеп тордык, күпме югалтуларга дучар булдык. Ә алар сәлам дә бирмичә китеп 6apiannap. Доценко- ныи ачуының чиге юк иде: _ Акылсызлык бу! Моны башкача атап та булмый! Сугышны күрмәгән кешеләрнең кадерен белмәгән тилеләр генә .моны эшли ала! Ул армия командующиена, Хәрби Советка шалтыратып карады, тик алар безгә игътибар итмәделәр, аларны алгы сызык ныграк кызыксындыра иде ахры, тылда калган ике полк алар өчен әллә бар, әллә юк иде. Яралылар һәм элемтә офицерлары алгы сызыктан хәвефле хәбәрләрне ташып кына тордылар. Немецләр Харьков янындагы сугышка яңа гына килгән 23 танк һәм 305 укчы дивизияләрен керткәннәр. Дошман танклары һәм авиациясе безнең һөҗүм итүче частьләр- не туктаткан. Гитлерчылар хәзер безнең сафларны, резервларны һәм тылларны эзләп тә тормыйлар икән, алар күзгә күренгән һәр машинаны, аерым кешеләрне самолет белән куып йөреп бомбага тоталар дип сөйләделәр. Күрәсең, бу сугышка алар самолетларны сансыз-исәп- сез китергәннәр. 17 майда иртән адъютантьш белән атка атланып Исаев полкына киттем. Хәзер без каршы яктан — Териовойның төньягыннан килә идек. КПдан биш километрлар киткәч, урман кырына якынайганда һавада иллегә якын дошман бомбардировщигы күренде. Кояшлы, болытсыз һавадан файдаланып, алар көндәгедәй иртәрәк кузгалганнар иде. Юнкерсларның беренче төркеме безнең армиянең уң флангысындагы кечкенә генә урманны бомбага тота башлады. Икенче төркем булып килгәндә, алар пулеметлар белән агач араларын тарарга керештеләр. —Ул урманда нәрсә бар икән соң? Тылмы, обозлармы, госпитальме?— дип, үземәүзем сорау бирдем. Без урманнан ерак түгел тауда дошман самолетларының һөҗүмен карап тора идек. Урманда кавалерия дивизиясе частьләре тупланган булып чыкты. Агач араларыннан котырынып чабып чыккан атларны күргәч кенә хәлне аңладык. Атлар берәм-берәм дә, өерләре белән дә җан-фәрманга чабып чыгалар. Кешеләре күренми. Ачык кырда аларны дошман козгыннары куып җитә һәм атып ега. Мескен хайваннар башлары аркылы мәтәлеп китә? ләр, кызганыч тавышлар белән кешниләр иде. Бу коточкыч күренешне карап торганда күңелемә ихтыярсыз бер истәлек килде. 1941 ел, Калинин фронты. Тверь елгасы аркылы салынган күперне җимерә алмагач, ачулары кабарган немец очучылары бар булган бомбаларын кырда утлап йөргән сыер көтүе өстенә ташлаганнар иде... Унбиш минут эчендә бер генә сыер да тере калмаган иде... Исаевны без юлда очраттык. Ул Териовойны төньяктан капларга уйлап роталарын урнаштырып йөри иде. — Авылга һөҗүм итәргә уйлыйсызмы, юкмы хәзер? Минем сугышчылар әллә найларга сузылдылар, резервлар юк, — диде ул. — Тикшереп карыйк, — дидем мин. Исаев белән бергәләп роталарны йөреп чыктык. Сугышчыларның, сафлары бик сирәгәйгән иде. һөҗүм итүгә караганда мондый чакта оборонаңны ныгыту хәерлерәк була. Чөнки не.мецләрне авылдан чыгармаска кирәк булган кебек, аларны камалыштан коткарырга маташучыларны да үткәрмәскә кирәк иде. у — һөҗүмне туктатыгыз, торган урыннарны ныгытыгыз танкка каршы орудиеләрие тылга күчереп, анда ныклы оборона булдырыгыз — ДИП боердым МИН. Г-вдариню, Чамовның күзәтү пунктына сәгать кичке бишләргә генә барып җиттек. Атларны Исаев янында шыкта калдырып җәяү генә барырга ТУРЫ килде. Күзәтү пунктыннан Харьков шәһәренең кырый урамиарь! күре- 89 "Р" ™й пп™ ШәҺәрнең төньяк-көнчыгыш ягында Родимцев һәм Рога- евскии полклары немецләриең танкларына һәм мотопехотасына каршы көрәшәләр. Шәһәргә килү юлларында дошманның унар-унбишәр танктан торган төркемнәре йөреп торалар һәм үзләренең һөҗүм итүче флангларын саклыйлар. 1 Бертуктаусыз явып торган дошман бомбалары, танк һәм мотопехота атакалары безнең һөҗүмне бу участокта бөтенләй туктатканнар иде. Безнең частьләр ике тәүлек буе бер урында таптанып тораЛар, алга да, артка да китә алмыйлар икән. — Югалтулар зурмы? — дип сорадым мин Чамовтан. — Күп булмаса да, бар, — диде ул. — Аны ачыклау да кыен инде. Үзегез күрәсез бит! Мин ул күрсәткән якка карадым: сугыш кырыннан шактый озынга сузылып яралылар килә иде. Оборонага күчү хакында боерык булмаганга сугышчылар сай гына окоплар казып кергәннәр. Бу да күп югалтуларга бер сәбәп була иде. — ОИПТД әйбәт сугыша! Бүген танкларның дүрт атакасын кире кайтардылар инде. Унсигез танкны яндырдылар. Родимцев безнең сугышчылардан бик канәгать, — диде Чамов, горурланып. Чыннан да безнең полк сугышчылары һәм командирлары батырларча көрәшәләр иде. Немец танклары күренүгә алар аны кырык метрга кадәр якынга җибәрәләр һәм гранаталар бәйләме, ПТРлар һәм танкка каршы орудиеләр белән аларны кырып салалар иде. Зенит орудиеләре һәм пулеметлар гитлерчыларның байтак самолетын чәнчелдергән икән. Тик исәпсез-сансыз танклар, самолетлар ярдәмендә генә немецләр кайбер урыннарда безнең сафларны өзә алганнар. Анда да танклар артыннан килгән дошман пехотасын безнең сугышчылар юк итә торганнар. Мин килгәч, егерме минут үткәндерме-юкмы, кырыкка якын бомбардировщик Родимцев һәм Рогачевский дивизияләре кушылган тар гына аралыкны бомбага тота башлады. Бу аралыкта нәкъ Чамов сугышчылары ята иде. Самолетларга өстәп минометлар, пулеметлар бу урынга атарга тотынды. Җир күккә ыргылды, адым саен бомбалар ярыла, снарядлар шартлый. Инде менә бетте, бу урында бер генә җан әсәре дә калмады дип уйлыйсың, ләкин туган җир үзенең куенын ачып сугышчыларны саклап кала иде. Дошман пехотасы күренүгә безнең позицияләр тагын телгә килә. Немецләр аттылар, аттылар да чираттагы һөҗүмнәрен башладылар. Үзәнлектән һәм урман авызыннан йөзгә якын танк үкереп чыкты, танклар артыннан ук ике полкка якын дошман пехотасы иярде. Алар рота-рота булып колонналарга тезелеп киләләр иде. Алгы сызыкка дүрт йөз метрлар калгач, безнең артиллерия тоташ ут ташкыны белән дошман сафларын күмеп ташлады, немецләр адымнарын шәбәйттеләр һәм ярсып безнең сафларга ыргылдылар. Мондый вакытларда кайберәүләр югалып калалар. Чамов та шуны уйлый иде булса кирәк, ул әледән-әле телефончылар янына йөгереп бара, комбатларга, артиллеристларга команда арты команда бирә: — Ашыкмагыз, танклар якынрак килсен, ашыкмагыз! дип кычкыра иде ул. Менә танклар һаман якынаялар. Өч йөз метр... Ике йөз... Шул чагында безнең ОИПТД пушкалары үкереп куя, ПТРлар, пулеметлар ярсып ата башлый. Дошман танклары туктарга мәҗбүр булалар. Шулай да уннан артык танк безнең сафлар арасына ук килеп керә, безнең артиллериянең ут нокталарына ыргыла. Ләкин гаубицалар туры наводка белән атып аларны яндыралар. Дошман атакасы тыйлыга. Гитлерчылар кире борылалар. Кыр өстендә кырыкка якын танк төтәп кала, бер батальон солдат аунап ята. 90 — Авырыйсызмы әллә салкын гына: ’ — Юк югын, тик бик бирде. Исаев белән бергәләп киттем. Майор Ткачны да чакырып китереп, өчәүләп буйлап йөреп чыктык. Мин Харьковка йөз белән торган ротаның оборонасын көчәйтергә тәкъдим иттем. Чөнки немецләрнең камалыштагы гарнизонны коткарырга бу яктан һөҗүм итүләре мөмкин иде. Ул көнне мин Исаев полкында уздырырга булдым. 21 майда төнлә без ял итеп яткан блиндажга телефончы йөгереп керде һәм: — Танклар! Немецләр тылдан һөҗүм итәләр, — дип кычкырды. Бер минутта без атышлар яңгыраган урынга барып җиттек. Сугыш бездән йөз метрлар ераклыкта бара иде. Куаклыктан без менә нәрсәләр күреп алдык: көньяккөнбатыштан, Харьков — Терновой юлыннан дошманның җитмешкә якын танкларына һәм бронетранспортерларга төялгән күп кенә солдатлары килә. Безнең дивизиянең тылына алар ничек үтеп чыкканнардыр, бусы безгә мәгълүм түгел иде. Безнең роталар танклар белән аяусыз сугыш алып баралар. Немецләр зур тизлек белән алга барырга һәм авылга бәреп керергә омтылалар. Шул вакытта авылдан егермегә якын дошман танкысы чыгып, алар да үзләренең һөҗүм итүче пехоталарына ярдәмгә киттеләр. Безнең резервларыбыз һәм танкларыбыз юк, дошман чагыштыргысыз дәрәҗәдә өстен. Унбиш минутлык сугыштан соң гитлерчылар камалышны өзделәр, гарнизондагы солдатларны танкларга һәм бронетранспортерларга төяп 208,7 калкулыгыннан көньяктарак булган урманга алып киттеләр. Бу төнге канлы сугышларда кече лейтенант Смирнов артиллеристлары дошманның беренче ударына тап булган. Аларның орудиеләре юл янындагы укчы ротаның флангысында тора иде. Беренче залп белән үк алар дошманның иң алдан килгән дүрт танкысын яндырганнар. Шул чагында наводчик комсомолец Морозов һәлак була Бераздан аның иптәшләре — батыр артиллеристлар Гурев белән Овечкин да дошман пуляларыннан егылалар. Взвод командиры Смирнов ОРҮ- диене танкларның флангысына сөйрәп чыгарырга боера һәм үзе наводчик урынына баса. Соңгы снарядка кадәр сугыша ул, снарядлап беткәч, орудие расчеты гранаталар бәйләме тотып танкларга ташлана Алар барысы да һәлак булалар, тик чигенмиләр. Смирнов янында гына атаклы артиллерист Василий Ткаченконың расчеты дошманнарны кыра. итипиц Әле яңа гына алгы сызыкка китерелгән дошманның 25 танк дивизияСе Жизня?ёГкПД ь1сХЬ1ш.н төнл^кайггьш. Командир белән комиссарга Харьков янындагы сугыш хәлләрен, Исаев полкы янындагы об- становканы, Терновой авылына һөжүмне туктатып сугышчыларга обо- ронага күчәргә кушуымны әйттем. Комдив 1/ майда Ткач һәм Исаев полкларына авыл янында оборонага күчәргә приказ биР де - 20 майда төштән соң яңадан Исаев полкына килдем. Мин килер алдыннан гына полкның күзәтү пунктына авиабомба төшеп, ике телефончыны үтергән икән. Исаев үзе бу вакытта ротада булып исән калган. — Немецләр бүген бик активлаштылар, гарнизон да тавышын күтәрә, — диде миңа Исаев. — Камалышта утыру ялыктыра башлагандыр, чыгарга телиләрдер, шуңа сезнең йомшаграк урыныгызны эзлиләрдер, — дидем мин. Исаев ябыккан, яңак сөякләре очлаеп чыккан. Ул оборона эшләре белән турыдан-туры җитәкчелек итеп, көне-төне сугышчылар арасында кайнаша. Полк командирын башыниан-аягына кадәр күзәтеп чыккач: сез? — дип сорамый булдыра алмадым. Ул ардырды, ял итәргә вакыт юк,—дип җавап полкның уң флаигысында урнашкан ротага оборона сызыгы Ткаченко орудиесен дошман танклары өч яктан камыйлар. Ул өч танкны яндыра, ләкин үзе дә яралана. Шунда да урыныннан китми, позициясен алыштырып һаман атуын дәвам итә. Ткаченко расчеты бу сугышта ун танкны юк итә. Полкта яшь кенә, тәбәнәк буйлы, кара тутлы йөзле татар егете Мәхмүтов бар иде. Әйбәт пулеметчы иде ул. һөҗүм итүче фашистлар йөз метрга кадәр килгәнче Мәхмүтов атмый тора. Аннан соң гына дошманның иң тыгыз тупланган урынына ут өермәсе җибәрә башлый. Ата, патроннары беткәнче дошманны кыра. Патроннары беткәч, гранаталар ташлый һәм тагын сигез немецне дөмектерә. Бу сугышта ул кырыкка якын фашистны теге дөньяга озата. Смирнов һәм Ткаченко хөкүмәтнең югары бүләге — Ленин орденына лаеклы булдылар. Терновойдан чигенгәндә немецләр күп кенә инженерлык җиһазлары, киемсалым тутырган складлар, ике йөздән артык парашют, машиналар һәм орудиеләр, җимерек танклар калдырганнар иде1 . Авылга кергәч кенә халык безгә дошман көчләре турында тулы мәгълүматлар бирде. Терновойны җиде йөздән артыграк солдат, утыз танк һәм унсигез бронемашина саклаган икән. Соңгы көннәрдә немец- ләрнең кораллары һәм азык-төлеге җитми башлаган. Авылның көнбатыш очында мәктәп бинасында фашистларның штабы урнашкан булган. Терновойны азат иткәч командующий безнең дивизиягә икенче эшелонга күчәргә һәм авылдан җиде километрда оборонага урнашырга боерык бирде.
(Дәвамы бар)