Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
БҮГЕНГЕ КӨН, БҮГЕНГЕ КЕШЕ «Бүгенге кән, диләр, бүгенге кеше, диләр. Кемне, нинди кешене «заманыбызның герое» дип авыз тутырып әйтә алабыз соң?» Декабрь ахырларында Казанда узган татар һәм башкорт драматурглары киңәшмәсендә ясаган докладын башкорт драматургы Ибраһим Абдуллин әнә шундый сүзләр белән башлады. Киңәшмә дулкынландыргыч һәм җитди темага «Татар һәм башкорт драматургияләрендә заман темасы» дигән мәсьәләне тикшерүгә багышланган иде. Татар драматургиясенең бүгенге көн-> дәге торышы хакындагы докладларны театр белгече, филология фәннәре кандидаты Бәян Гыйззәт һәм язучы Абдулла Әхмәт ясады. Киңәшмәдә фикер алышу өчен башкорт драматургларыннан М. Кәримнең «Кыз урлау», Н. Асанбаевның «Рәисә», Ә. Мирза- һитовның «Әниемнең чал чәчләре», Ә. Ат- набаевның «Ул кайтты», Н. Нәҗминең «Егет егетлеген итә», И. Абдуллинның «Ялкынсыз яна йөрәк» пьесалары, татар драматургларыннан М. Әмирнең «Хөррият», Р. Ишморатның «Серле моң», X. Вахитның «Беренче мәхәббәт», Ш. Шаһгалинең «Таң атканда», А. Гыйләҗевнең «Җиз кыңгырау», «Киек каз юлы», И. Юзеевнең «Янар чәчәк», Г. Сәгыйдуллинның «Сафиулла малае» исемле пьесалары куелган иде. Тугандаш ике әдәбиятның дуслык, үзара ярдәм традицияләрен дәвам иттерүнең матур бер үрнәге булган бу киңәшмәдә бик мөһим фикерләр әйтелде. Башкортстаннан килгән яшь тәнкыйтьче С. Сафуанов үзенең чыгышында башкорт-татар драматургиясенең бик күптәннән килә торган тыгыз бәйләнешенә тукталып: «Революциядән соң башкорт драматургиясен тудыруда, үстерүдә, баетуда татар драматурглары, татар артистлары иң якын ярдәмчеләр булдылар. Күренекле артистлардан В. Мортазин. Минһаҗов, Сәмитова, Н. Сакаевлар бергәләп эшләп Башкортстан сәхнәсен тудырдылар. Шушы дуслык традициясе бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. М. Фәйзи, К. Тинчу- рин, Н. Исәнбәт һ. б. татар драматургларының әсәрләре Башкортстан театрларында зур урын алып тора. Башкорт драматургларының әсәрләре дә Татарстан сәхнәләрендә уңыш белән бара», — диде. Башкорт драматурглары Н. Асанбаев, Ә. Мир- заһитов, Г. Әхметшиннар да бу иҗади дуслыкның бәрәкәтле, файдалы һәм нәтиҗәле булуын басым ясап сөйләделәр. X. Гобәйдуллин һәм У. Бакиров бүгенге көннең бик мөһим мәсьәләсе булган балалар драматургиясенә тукталдылар. Н. Исәнбәт һәм Ф. Хөсни Б. Гыйззәтнең докладындагы кайбер тезислар белән килешмәделәр. Драматург М. Әмир исә X. Вахитның «Беренче мәхәббәт» пьесасына тирән анализ ясады. Пьесаның уңышлы, отышлы якларын күрсәтеп (Тәлгать, Рахи- лә образлары), ул законсыз туган бала темасының бик иске, Бомаршелар заманыннан ук килүен, һәм бүгенге көн драматургиясе өчен мондый ясалма киеренкелеккә омтылуның зарарлы булуын сөйләде. К. Гыйззәтев, Ф. Мөсәгыйть, Н. Гайнуллин, Ф. Үтәев, С. Кальметов һ. б. ике тугандаш драматургиянең үсүенә, театр белән язучылар арасындагы элемтәне ныгытуга һәм бүгенге көн драматургиясенең нигез ташын тәшкил иткән алдынгы совет кешесен яктырту темасын чишүгә багышлап күп кенә кыйммәтле фикерләр әйтте ләр. Киңәшмәдә КПССныц Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. Тутаев, Татарстан ның Культура министры X. Рәхмәтуллнн катнашты. 157 Башкортстаннан килгән кунаклар Казан шәһәренең истәлекле урыннарында, театрмузейларда булдылар, радио, телеведение аша чыгыш ясадылар. Казан педагогия институты студентлары белән очраштылар. Татарстан АССР хөкүмәте кунаклар хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе үткәрде. ЯШЬ АЛМАШНЫ ӘЗЕРЛИК! Татарстан язучылары союзы партия оешмасының ачык җыелышы «Яшь язучылар белән эшләү» дигән мәсьәләне карады. Докладчы Г. Хуҗиев белән Г. Паушкин Татарстан язучылары оешмасының соңгы вакытларда яшь язучылар белән элемтәне көчәйтүен, яшьләрне үстерүнең төрле формаларын эзләвен әйтеп үттеләр. Хәзер 300 якын яшь автор Татарстан язучылары союзы белән тыгыз элемтәдә тора. Татарстанда 25 урында әдәбият-иҗат түгәрәкләре эшли. Әлмәттәге әдәби берләшмә, Зеленодольскидагы, Алабугадагы түгәрәк членнары дәртләнеп эшлиләр. Хәзер һәрбер зуррак район үзәгенең үз язучысы бар. Бөгелмәдә Г. Крылов, Лениногорскида Ш. Бикчурин, И. Зарипов, Чистайда К. Макаров, Бон- дюгта Е. Уткин, Кукмарада Р, Хәсә- нов һ. б. Татарстан язучылары союзы ел саен Казанда һәм район үзәкләрендә байтак кына иҗат семинарлары оештырган. Бу семинарларда күп кенә иптәшләр катнашкан. Докладтан соң киң фикер алышулар булды. М. Н. Елизарова Горький исемендәге музей каршындагы әдәби берләшмәнең эше белән таныштырды. Язучылардан Т. Журавлев, Г. Паушкин бу берләшмәнең эшенә турыдан-туры катнашып, яшь авторларга иҗади ярдәм күрсәтәләр. Ә. Еники газета-журнал редакцияләренең яшьләр белән эшләүгә игътибарлары җитмәвен тәнкыйтьләде. X. Туфан, И. Гази, 3. Нури, Ә. Камал, Б. Камал, С. Баттал, Г. Мөхәм- мәтшин һ. б., яшь авторлар белән эшләү практикасында булган уңышлы һәм җитешсез якларны күрсәтеп, эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар. Җыелыш яшь язучылар белән бәйләнешне ныгытырга, тәҗрибәле өлкән язучыларны бу эшкә тагын да ныграк, активрак тартырга дигән карар кабул итте. ЕЛДАН ЕЛГА Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршында моннан өч ел элек драматурглар семинары оештырылган иде. Башта кыюсыз гына эшкә керешкән бу семинар даими бер иҗат мәктәбенә әйләнеп, менә өченче ел инде эшләп килә. Декабрь ахырларында шул семинарның чираттагы утырышлары уздырылды. Биш көн дәвам иткән бу кызыклы һәм файдалы сөйләшүләрдә Татарстанда яшәүче рус һәм татар драматургларының яңа пьесалары тикшерелде. Ш. Мәҗитовның «Беренче карлыгач», А. Гыйләҗевнең «Киек каз юлы», И. Юзеевнең «Янар чәчәк», И. Абдуловның «Гөлләр кебек» пьесалары семинарда зур сөйләшүләр кузгатты. Семинарда былтыр да катнашкан яшь драматург Нур Рамазанов яңа пьесасын тикшерүгә куйды. Яшь авторның үз өстендә эшләве, тырыш һәм күзәтүчән булуы әйтелде. Н. Рамазанов Мәскәүдәге кинемотография институтының сценаристлар бүлегендә читтән торып укый башлаган. Ул үзенең сүзендә семинарда алган белеменең институтка керүдә зур ярдәм күрсәтүен сөйләде. Болардан тыш семинарда В. Пацеринның «Зримые черты» («Күзгә күренә торган сыйфатлар») һ. б. пьесалар тикшерелде. Семинарда катнашучылар Татар дәүләт академия театрының «Җиз кыңгырау» спектаклен карадылар. Мәскәүдәге Евг. Вахтангов исемендәге театр режиссеры, Сталин премиясе лауреаты А. М. Габович- ның «Хәзерге драматургиядә конфликт мәсьәләләре», драматург А. А. Самсониянен «Драма төзелеше» исемле лекцияләрен тыңладылар. Семинар җитәкчеләре А. М. Габович, А. А. Самсония һәм Г. М. Никитин күп кенә яшь авторлар белән аерым очрашып, аларның әсәрләренә анализ ясадылар. ЛЕНИН ПРЕМИЯЛӘРЕ КОМИТЕТЫНДА СССР Министрлар Советы каршындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре комитеты 1961 ел өчен Ленин премияләре алуга кертелгән кандидатураларны игълан итте. Алар арасында Татарстан язучылары союзы тәкъдим иткән Габдрах- ман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» ро- маны, СССР композиторлар союзы, РСФСР Культура министрлыгы, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты, ТАССР Культура министрлыгы, Татарстан композиторлар союзы, М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тәкъдим иткән СССРның халык артисты композитор Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы бар. 158 ЛАЕКЛЫЛАР БҮЛӘКЛӘНДЕ t 1960 елда Мәскәүдә союз һәм автономияле республика композиторларының, драматургларының әсәрләрен куюны тикшерү буенча махсус жюри төзелгән иде. Жюри 27 декабрьдә булып узган утырышында беренче бүләкне берәүгә дә бирмәскә, икенче бүләкне Ф. Яруллинның Зур театрда куелган «Шүрәле» һәм К. С. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театрының Э. Раннетның «Юлдан язган» спектакльләренә бирү хакында карар кабул итте. Уфа шәһәр советы башкарма комитеты «Уральский проспект» урамына күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, күп еллар Уфа шәһәрендә эшләгән Галимҗан Ибраһимов исемен бирде. ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР Декабрь ахырында Уфа дәүләт университетының Актлар залында С. Сәйдәшев- нең һәм һ. Такташның тууына 60 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә башкорт дәүләт университеты укытучысы Ә. Нигъмәтуллин доклад белән чыкты. Докладтан соң студентларның үзешчән сәнгать коллективы «Зәңгәр шәл», «Рәйхан» пьесаларыннан өзекләр һәм концерт күрсәтте. Кичәдә студентлар, эшче яшьләр, башка институтлардан кунаклар катнашты. 6 январьда Казан дәүләт университетының Актлар залында шәһәр җәмәгатьчелеге күренекле татар совет шагыйре Һади Такташның тууына 60 ел тулуны билгеләп үтте. Кичәне юбилей үткәрү комиссиясенең председателе Г. Минский ачты. «Такташ һәм хәзерге заман» дигән темага докладны доцент X. Госман ясады. Соңыннан республиканың зур сәнгать көчләре катнашында концерт булды. Шул ук көнне шәһәр җәмәгатьчелек вәкилләре — эшчеләр, галимнәр, студентлар, врачлар, язучылар һ. б. Туганнар каберлегендә Һади Такташ каберенә зур венок куйдылар. 11 январьда Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрында классик язучы, күренекле публицист Фатих Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән тантаналы утырыш булды. Утырыш залына эшчеләр, колхозчылар, инженерлар, врачлар, язучылар, галимнәр, укучылар вәкилләре җыйналды. Сәхнә уртасына Ф. Әмирханның зур рәсеме элеп куелган иде. Кичәне Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе Афзал Шамов ачты. Ул кереш сүзендә болай диде: «Тагын ике көннән татар әдәбиятының классигы, атаклы журналист, тирән фикер иясе Фатих Әмирханның тууына 75 ел тула. Бу көннәрдә Ф. Әмирхан иҗатын ихтирам иткән кешеләр аның әсәрләрен укыйлар, татар әдәбиятына зур өлеш керткән әдипне искә алалар». Фатих Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы турында докладны филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин ясады. Кичәнең икенче бүлегендә театр студиясе укучылары Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасының беренче пәрдәсен уйнадылар. (Постановканы РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты X. Ура- зиков хәзерләгән). Концерт бүлегендә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы М- Булатова, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган артисты А. Аббасов, Татарстанның атказанган артисткалары Ә. Галимова, Е. Соколова, Татар дәүләт филармониясе квартеты, композиторлардан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 3. Хәбибуллин һәм Р. Яхин катнаштылар. Студия укучылары Фатих Әмирханның әсәрләрен укыдылар. 89 мәктәптә Һади Такташка багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрь Хәсән Туфан чыгыш ясады. Ленин районы клубында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле китабы буенча укучылар конференциясе булып үтте. Конференциядә китапның авторы Нәби Дәүли катнашты. 12 январьда 8 номерлы техник училище укучылары «Шигырь һәм музыка кичәсе» үткәрделәр. М. Садри, Г. Латыйп, Р. Гә рәй, Р. Әхмәтҗанов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор А. Ключарев кичәгә катнашучыларны үз әсәрләре белән таныштырдылар. Дербышка культура сараенда һ. Такташ иҗатына багышланган әдәби кичәдә X. Туфан, А. Шамов, Г. Минский, И. Юзе- ев, Ы. Дәүли үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, истәлекләр сөйләделәр. КУЛЬТУРА УНИВЕРСИТЕТЛАРЫНДА Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре культура университетларында актив эш алып баралар. Соңгы көннәрдә генә дә Мехкомбинат каршындагы культура университеты тыңлаучылары алдында Ә. Ерикәй, К. Гыйззәтов, С. Хәсәнев чыгыш ясадылар. Маяковский клубындагы культура университетының чираттагы утырышында бер төркем яшь рус шагыйрьләре белән бергә Г. Паушкин чыгыш ясады. Горький исемендәге клубтагы культура университетында поэзиягә багышланган дәрес үтте. Тыңлаучылар алдында С. Хәким һәм 3. Нури -чыгыш ясадылар. КИТАП УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Шушы көннәрдә Мамадыш районы Югары Ушмы авылы китапханәсе Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы буенча китап укучылар конференциясе уздырды. Конференция уздыру көннәрендә язучының биографиясе, иҗат юлы турында әңгәмәләр булып үтте. М. Әмирнең әсәрләреннән кычкырып өзекләр уку оештырылды. Конференциядә катнашучылар М. Әмирнең әсәрләрен бик яратып укуларын әйттеләр. Колхозның алдынгы сыер савучысы урта белемле, авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укучы Ләбибә Нургали- мова М. Әмир әсәрләре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Колхозчы Наилә Хәйруллина: «Мин М. Әмир әсәрләрен бик яратып укыйм. «Агыйдел», «Безнең авыл кешесе», «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» исемле зур күләмле әсәрләр миндә аерата җылы тәэсир калдырдылар», — диде. Бер-бер артлы чыгып сөйләүчеләр Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр. Дуңгыз караучы Наҗия Саярова «Саф күңел» романындагы Сания образына, Ф. Нургалимова Камил образына, сыер савучы В. Авзалова романдагы яшьләр образларына, бозау тәрбияләүче Т. Низамо- ва романдагы халыклар дуслыгы темасына тукталдылар. Конференциядә 200 дәи артык кеше катнашты. ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ Казанда яшәүче чуваш язучысы һәм журналисты Василий Николаевич Юдинга 50 яшь тулды. Шул уңай белән 19 январьда язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында аның иҗатына багышланган тантаналы кичә уздырылды. В. Н. Юдинның тормыш һәм иҗат юлы турында докладны философия фәннәре кандидаты А. И. Петрухин ясады. Докладтан соң РСФСР язучылары союзыннан, Татарстан, Чувашстан язучылары союзларыннан һәм төрле җәмәгать оешмаларыннан юбиляр исеменә алынган котлаулар укылды. Кичәнең икенче бүлегендә В. Н. Юдин катнашы белән моннан берничә ел элек Казанда оештырылган чуваш хоры концерты булды. Төзәтү «Совет әдәбияты» журналының быелгы беренче санында басылган «Татар совет әдәбияты тарихы»н тикшерү» дигән хрониканы редколлегия яңадан карап чыкты. Бу хроникада Нәкый Исәнбәт иптәшнең җыелыштагы чыгышы турында хата информация бирелгән. «Аннан соң...» дип башланган җөмләдәге (155 бит, икенче багана) фикер дөреслеккә туры килми. Ялгыш информация язган иптәшкә кисәтү ясалды. Редколлегия.