Д и ң ге з шавы
Ике капма-каршы көч. Табигать стихиясе һәм яшь инженер. Ямьсез, шомлы, кыргый дулкыннар һәм әле күптән түгел генә вуз бетергән, «...ил өчен, матур тормыш, гүзәл җир өчен... дингез төзешкән» яшь егет. Коточкыч дулкыннарны суырып торучы торбалар булмаса, шәһәрне су басу куркынычы туачак. Бүген насосныйда шул инженер дежурлык итә. Кинәт... торбалар суны суырудан туктый. Нишләргә? Гомерне куркыныч астына куеп, торбаны ремонтлау өчен, кайнап торган коега төшәргәме? Егет бит әле үзенең хыялларын яңа гына тормышка ашыра башлаган, аңа яшәргә кирәк. Аның «юлларны аллеягә әйләндерәсе», «дулкыннарны басуга күчерәсе», «кырларны чиксез бакча» итәсе бар. Ә торбаны ходка җибәрмәсәң, никадәр йорт юкка чыгачак, күпме кешенең һәм егетнең үз хезмәте җилгә очачак. Аннары ул йортларның берсендә аның сөйгән кызы яши. Юк, юк, егет меңнәрчә кешеләрне дә, сөйгән кызын да куркыныч астында калдыра алмый. Ул табигать стихиясенә каршы рәхимсез көрәшкә чыга һәм, сәламәтлеген куркыныч астына куеп булса да, шәһәрне су басу катастрофасыннан коткарып кала... Ә. Баянов «Диңгез шавы» исемле поэмасының героен олы җанлы кеше итеп сурәтләргә тырышкан. Менә шуңа күрә дә поэманың үзенә хас пафосы һәм аһо'ңе бар. Җыентыкта, бу поэмадан тыш, яшь шагыйрьнең берничә шигыре дә тупланган, һәм аларның да күбесенең лирик геройлары әлеге инженерга охшый. Аларның да «тормыш дулкыннарын линкор кебек ярып барасы» («Линкор кебек»), өермәне җиңүче, дулкынны яручы маякчы («Өермәләр бүлсә юлны») кебек буласылары килә. Автор тормыштагы бик табигый булган күренешләргә, аларны поэтик фикерләү аша уздырып, билгеле бер мәгънә салырга омтыла («Биек яр буенда», «Кошлар китә җылы якларга»). Ул мәгънә — лиӘ. Баянов «ДИҢГЕЗ 7^ ШАВЫ» рик геройның уй һәм фикерләре, кичерешләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Ләкин автор, ни өчендер, бу мәгънәне гел табигать күренешләрениән эзли. Дөрес, кайчакта кеше тормышындагы аерым моментлар, аның хисләре параллель яки каршы кую рәвешендә китерелгән табигать күренешләре фонында калкуырак, ачыграк төс алалар. Ләкин бу алым бөтен җыентыкка хас икән, ул чакта инде бер шик туа: автор кешеләрдән ераграк йөрмиме, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне конкрет сурәтләү аша фикерне әйтеп бирүдән читләшмиме?.. Җыентыкка күптәнге темаларны, тапталган фикерләрне кабатлаучы, сәнгатьчә эшләнеше йомшак булган шигырьләр дә кергән. «Майның аяз киче», «Язгы җилләр», «Хатлар аша», «Бәлки мине күптән оныткансың» шигырьләрендә фикерне яңача әйтә белү, поэтик нәфислек юк, матур- матур строфалар белән беррәттәи, шактый кытыршы юллар, прозаик яңгырашлы сүзләр очрый. Мәсәлән, «Кызлар җырын ишеттем мин» шигырендә автор «чиксез басулар», «көмеш су», «алтын таулар» турында сөйләп килә дә «анда үскән чия, алмаларга, урманнарга, әллә кайларга» дип тезеп китә. Укучынын күзаллавында туган сурәт проза белән күмелеп кала. Бу җыентыкны чыгаруга, кызганычка каршы, Татарстан китап нәшрияты тиешенчә игътибар белән карамаган. Яшь авторга ярдәм итәсе, әсәрләрен кат- кат эшләтәсе һәм аларны укучыга тиешле югарылыкта тора торган итеп тәкъдим итәсе урынга, ашыгып чыгарган. Әгәр таләпчән- лекне арттыра төшеп, яшь авторга иҗади ярдәм дә күрсәтелсә, беренче җыентык шактый яхшырган булыр иде. Шактый кимчелекләре булуга карамастан, шулай да Ә. Баяновның бу җыентыгы үзенең яшьлек пафосы белән укучыларны тартыр дип ышанасы килә.