БОРЫЛМАЛЫ ЮЛЛАРДА
Юрист блокнотыннан
Ноябрь киче. Кичә генә яңгыр сибәли иде, бүген аяк астын туңдырып та җибәргән, салкын җил исә. Шәрәләнеп калган агачлар, электр, телефон чыбыклары көчле җилдән үзенә бертөрле гүләп тора. Бу тавышка паровоз гудоклары кушыла. Кешеләр җылы өйләренә ашыгалар. Бер төркем егетләр һәм кызлар, шаулаша-шаулаша^ кичке эшче- яшьләр мәктәбеннән чыктылар. Кәбир Кәлимуллин, клубка барганчы өсне алыштырып килим дип, тулай торакка таба юнәлде. Ләкин аңа бүген киемнәрен алыштырырга туры килмәде: шкафта яхшы костюмы да, көзге драп пальтосы да юк иде. — Ну, бу егетне, сорамый-нитми кия дә китә. Ярый, мин дә сине кызык итәрмен әле, — дип сөйләнә-сөйләнә, Кәбир әле генә салып ташлаган эш киемнәрен кабат кия башлады/ Гадәттә, аның костюмын яки пальтосын быел гына тимер юл училищесын тәмамлаган Әнвәр Гәрәев кигәли иде. Бүген дә шул кигәндер, дип уйлады ул. Ишеккә барышлый Кәбир көзгегә күз салды. Каракучкыл йөзле, янып торган шомырттай кара күзле чибәр генә бер егет карап тора иде аңа. Кәбирнең Әнвәргә үпкәсе онытылды. — Ярый, болай да шәп... Дус-ишкә дә кызлар янына барырга кирәк бит, — дип куйды ул, үз-үзеннән бик канәгать булып... Ул клубтан кайтканда шактый соң, бүлмәдәшләре йоклаган, тик Әнвәр кровате гына буш иде. — һе, озак йөри бу егет, — диде Кәбир йокларга ятканда. Ул, күзләрен йомган килеш, кичәге эшләр турында уйлады һәм елмаеп куйды. Авыр йөк төялгән поездны графиктан алда Шәмәрдән станциясенә илтеп җиткерү өчен бөтен бригадалары белән тырыштылар. Тырышлык бушка китмәде, йөк хәвеф-хәтәрсез тиешле урынга барып җитте. Тимер юл начальнигы бүген приказ белән аларга рәхмәт белдерде... Акрын гына бүлмә ишеге ачылды һәм, аяк очларына гына басып, Әнвәр кайтып керде. Ул ашыкмый гына чишенде, кием шкафын шыгырдатмый гына ачты. н — Әнвәр, син бигрәк кызык кеше инде. Сорамый-нитми кияләрмени,—диде Кәбир, мендәрдән баш калкытмыйча гына. — Гафу, дускай, гафу. Соң кайттым... Гаеп миндә, —дип пышылдады Әнвәр. Бу бүлмәдә дүрт егет тора. Икесе — Кәбир белән Анатолий — училищены моннан ике ел элек тәмамлаган «карт» тимер юлчылар, ә икесе — Н 93 — Пальто? Белмим, — диде тегесе. — Ничек белмисең? Кичә син кигән идең ич. — Юк, мин синең костюмыңны гына кидем. Нәкъ шул вакыт Анатолий да чемоданын актара-актара кычкырып җибәрде: — Ефәк күлмәгемне кайсыгыз алды инде? — Ә минем кепкам кайсыгызда? — Минем дә кырыну приборлары юк. Егетләр барысы берьюлы Әнвәргә карадылар. Әнвәрнең генә бер әй- берсе дә югалмаган иде. Иптәшләренең шикләнеп каравыннан Әнвәр уңайсызланып калды, ни әйтергә дә белмәде. Шулай торганда Анатолий аның якасына ук килеп ябышты. — Син нәрсә? Әнвәр Анатолийның кулларын келәшчәдәй кысып тотты да, җиңел- чә генә этәреп, урынына утыртты. Аннан иптәшләренә карады: — Сез әллә миннән шикләнәсезме? Дусларының ышанмауларын күрү аңа авыр иде. Мөнир Әнвәрнең баш июен үзенчә аңлады һәм җирәнү белән: — Их син! — диде — Туктагыз әле, егетләр, — диде Кәбир, сабырлыгын югалтмый гына. — Яхшылап тикшерик. Яхшылап уйлашырга кирәк. — Милициягә хәбәр итәргә кирәк. — Нигә милициягә? Бәлки, үзебез табарбыз. Әнвәр дә борчулы тавыш белән әйтеп куйды: — Мин, милициягә хәбәр итәргә кирәк, дим. Бер гөнаһсызга миннән шикләнүегезне күрү бик авыр... Соңгы елларда Юдино эшчеләр поселогында караклык сизелми иде. Тулай торакта бүлмә, чемодан, шкаф бикләү гадәтен инде онытып бетергән яшьләр шул ук көнне кыйммәтле кием-салымнарын таныш-белеш- ләренә илтеп куйдылар... Бу хәбәрне Фәсәховлар семьясына депода машинист ярдәмчесе булып эшләүче Фоат алып кайтты. Фоат яхшы белә: Кәбир әлеге пальтосын үткән җәйдә генә алган иде. Тагын алырга туры килсә, аңа җиңел булмаячак, чөнки ул авылдагы әнисе белән институтта укучы сеңелесенә ярдәм итеп тора. Фоат бу эшкә бик пошынды. Эштән кайтып, киемнәрен алыштырды да бүлмәдә әрле-бирле йөрергә кереште. Әнисе өстәлгә пары бөркеп торган токмачлы шулпа китереп куйгач та, ул ашарга утырмады. — Үзем генә утырасым килми, — диде Фоат әнисенә. — Алай булса хәзер Әсгатне дә уятам, — диде әнисе һәм икенче бүлмәгә чыгып китте. Озакламый Кашшаф абзый белән Фәүзия дә кайтып керде. Барысы бергә табынга утырыштылар. Битен-күзен ертып, Әсгат тә килеп утырды. Фәүзия күз кырые белән генә аңа карап алды да: — Юыимый-нитми ашарга утырасың түгелме соң? — диде. Әсгат дәшмәде. Урыныннан торып чыгып китте, юынып, өс-башын алыштырып керде. Салкын су белән юынганнан соң да аның күз төпләре шешенке иде. Фоат энесенең кыяфәтен ошатмады: ^,TP „„’ТУ«®“"р~У™лищеда« быел гына чыкканнар. Егетләр 6о- лаи дус кына яшиләр. и Соң ятуына карамастан, иң элек Әнвәр торды, бишәр килолы гантельләр белән иртәнге гимнастика ясый башлады. Аннан Кәбир торды, киерелеп-сузылып алды да юынып керде киенергә дип шкафны ачты һәхм аптырап Әнвәргә карады: ’ — Ә минем пальто кайда? 94 — Син тагын эчкәнсең бнт, егет. Күзләреңдә бөтенләй нур әсәре юк, — диде. — Эчсәм, синекен эчмәгән бит. Минекен эчмәгәнеңне беләм, тик менә үзеңдә кеше чырае калМаГЛ П һай, күрәлмаганыгыз шул булды инде, — диде Сруҗиһан апа.— Әллә нигә бер эчкән... Фоат әнисенең Әсгатне яклавын яратып бетермәде. — Әллә нигә бер эчкән димә син, әни. Шуннан китә инде ул эчү. Шуның аркасында нихәтле авария, нихәтле бозыклык килеп чыга. Әнә тулай торактан Кәбирнең пальтосын урлаганнар. Бәлки, аны да берәр исерек баш урлагандыр... Бөтен әйткән сүзләргә риза булып, башын аска иеп утырган Әсгат, сүзне икенчегә борырга теләп булса кирәк: — Ә каракны тотмаганнармы әле? — дип сорап куйды. Фоат аның соравына игътибар итмичә, үзенең сүзен дәвам итте:^ — Нигә ул карак үз-үзен кызганмый икән? Ике-өч йөзлек әйбер урлаган өчен аңа ике-өч ел бирүләре мөмкин. Нихәтле гомер әрәм була... Әле менә Кәбирнең пальтосын урлаган кешене Әнвәр диләр. Аңа ни җитмәгән, белмим... Егерме елдан артык милиция органнарында хезмәт итү дәверендә ниләр генә күрмәде, кемнәр белән генә эш итмәде майор Хәсәнов. Үз эшен һәрвакытта намус белән башкарды. Эшләргә Теләмичә, җинаять ясап йөрүче каракларга, хулиганнарга каршы ул һәрвакыт каты көрәш алып барды. Аның каты куллы булуын мактадылар, һәм ул тагын да рухланыбрак эшләде. Ләкин соңгы вакыттагы кайбер яңалыклар— җәмәгать тәртибен бозучыларга каршы көрәштә хезмәт ияләренең катнашуы турында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының 19 март карары, күп кенә урында халык дружиналары оеша башлау — майор Хәсәновның аңына сыешып бетми иде. Менә хәзер дә ул укый торган кәгазен читкәрәк этеп куйды да Зеленый Дол район прокуроры Иблиәминов белән бүген каты гына бәрелешүен исенә төшерде. Прокурорның «Юк, санкция бирелми» дигән тоныграк тавышы аның колак төбендә һаман яңгырап тора иде. «Белмим, болай булса, ни белән бетәр бу хәлләр», дип, күзен йомып, бөтен вакыйганы хәтереннән үткәрде ул. Бу моннан берничә көн элек булган иде. Шилягин фамилияле бер яшь егет, исерек килеш, балалар китапханәсенә килеп керә һәм, егылып китмәс өчен, үзе дә сизмәстән, китап киштәсенә тотына. Китап киштәсе җимерелеп төшә. Шилягин, * алпан- тилпән атлап, чыгып китә, ләкин йөз метр да китеп өлгерми, аны милиционерлар килеп тота. Бу вакыйга милиция документларында түбәндәгечә теркәлгән: «Юдино поселогында яшәүче Шилягин һичнинди йомышсыз балалар китапханәсенә килеп керә һәм, хулиганлык ясау нияте белән китап киштәләрен җимерә, әшәке сүзләр белән сүгенә, китапханә эшчеләренең кисәтүләренә буйсынмый. Шуның аркасында берникадәр вакытка китапханәдә эш туктала». дерШилягин исә Ү зенең аңлатмасында бернәрсә дә хәтерләмәвен белМондый аңлатманы үз гаебен тану дип аңлаган Хәсәнов җинаять кодексының 74 статьясы нигезендә эш кузгатып, Шилягиниы сак астына алу мәсьәләсен куйды. Ләкин прокурор Иблиәминов Шилягиниы мх астына алырга рөхсәт итмәде. L 95 — Сез нәрсә, иптәш прокурор, хулиганнарны яклыйсызмы? - дИпе моңа каршы Хәсәнов. — Хулиганнарга каршы көрәшне туктатканыбыз юк. — Хулиганны иректә калдыргач, нинди көрәш була инде ул? — Ә сез аның эшләгән урынында булдыгызмы?.. Юк шул. Коллектив үз эшчесенең нишләгәнен белми. Ә сез монда килгәнсез. Хәзер эшчеләр, социалистик йөкләмә алганда, коллективта җәмәгатьчелек тәртипләрен бозуны булдырмаска дигән пунктны да кертәләр. Ләкин Хәсәновка Шилягин эшләгән предприятиегә барырга туры килмәде, ул прокурор яныннан кайтканда, аны шушы предприятиенең комсомол комитеты секретаре үзе көтеп утыра иде. Мәсьәләне тикшереп, комсомол җыелышында хәл иткәнче, Шилягинны җибәреп торуны үтенде ул. Хәсәнов теләр-теләмәс кенә Шилягинны чыгарып җибәрде... — Картаям ахры, — диде Хәсәнов үз-үзенә һәм карандашын пыялага бәргәләп алды. Ул шундый уйларга бирелеп утырганда, акрын гына ишек шакыдылар; башын күтәреп җавап бирергә өлгермәде, берьюлы өч егет килеп керде. Болар Кәбир һәм аның дуслары иде. Кәбир алгарак килде һәм кесәсеннән кәгазь чыгарды: — Иптәш майор, сезгә гариза китергән идек, кичә безнең бүлмәгә карак кергән... Бүлмәдәшләребезнең берсе булырга тиеш дип уйлыйбыз... Егетләр, Хәсәнов сорауларына җавап рәвешендә, урлануның кайчан һәм ничек булуын сөйләп бирделәр. «Башланды, — диде майор, Кә- бирләр чыгып киткәч. — Болай йомшак кылансак, җилкәгә менеп атланырлар әле... — Ул кабат прокурор Иблиәминовны хәтерләде. — Монысына да санкция бирмәскә маташыр әле ул...» Бүлмәгә тикшерүче Денисов килеп керде. — Ник болай күңелсез утырасыз, иптәш майор? Хәсәнов аңа сүзсез генә әлеге гаризаны сузды. Денисов гаризага күз йөртеп чыкты. — Мондыйлар да бераз булыр инде. Барысының да тиз генә төзәлеп бетүе мөмкин түгел... Алар гариза буенча оператив план төзергә керештеләр. Денисов тулай торакка үзе барып кайтырга булды. Бу тулай торак башкалардан нык кына аерылып тора. Биредә һәрвакыт кеше була, һәрвакыт кемдер эшкә барырга хәзерләнә, кемдер яңа гына эштән кайта, кемдер ял итә. Тимер юлдагы хәрәкәтне көне- төне төгәл бер расписание белән менә шушы кешеләр эшләтеп тора инде. Комендант Саимә апа белән бергә Денисов 14 нче бүлмәне карады. Анда шикләнерлек бернәрсә дә күренмәде. — Кичә, монда торган егетләр киткәч, чит кешедән берәү дә кермәдеме? — дип сорады Денисов Саимә ападан. — Чит кешеләр кергәне бер дә күренмәде, — диде Саимә апа. Яңа гына эштән кайтып кергән машинист ярдәмчесе Сабитов та сүзгә кушылды: — Якшәмбе көн булса бер хәл иде. Кемгә дусты, кемгә туганы килә. Ә бу — дүшәмбе көн... Кичә мин беркая да чыкмый, бүлмәдә китап укып утырдым. Чит кеше кермәде дисәң дә була. — Ни өчен «дисәң дә була»? — дип сорады Денисов. — Кич сәгать сигезләрдә Фәсәхов Әсгат кенә кереп чыкты. Ләкин ул чит кеше түгел, үзебезнең депода кочегар. Лаякыл исерек иде, уникенче бүлмәгә кереп, ниндидер Прошагинны сорады. «Андый кеше монда юк», — дигәч, борылып чыгып китте. Чыгып киткәнен үз күзем белән күрдем. Кулында бернәрсә дә юк иде... Милиция бүлегенә кайткач, Денисов уйга калды. Киемнәр Кәбир мәктәптән кайтканда ук инде үз урынында булмый. Димәк, карак 96 бүлмәгә кич сәгать сигезгә кадәр кергән. Торакта чит кеше булмаган. Тәрәзә дә ватылмаган. Шулай булгач, карак үз араларында: дүртнең берсе я җитмешнең берсе (тулай торакта җитмеш кеше яши иде). Әйбер югалган вакытта 25 кеше эштә булган. Димәк, кырык бише өйдә... Денисов шикләнмәслекләрнең исемен берәм-берәм сыза башлады’ Ниһаять, аның алдында берничә генә фамилия калды. Ул, егетләрдән тагын бер кабат сорау алырга булып, тулай торакка шалтыратты. Менә аның каршысында Әнвәр утыра. Суд тикшерүчесе каршында утыру — кеше тормышында очрый торган бик күңелсез вакыйга ул. Вакыт инде кичкә авышып бара. Әнвәрнең спорт секциясенә барасы бар. Ләкин тикшерүче сорау бирергә ашыкмады. Әнвәргә бер дә игътибар бирмәстән өстәлдәге кәгазьләрен актарырга кереште. Аннары дулкынлануы йөзенә чыккан Әнвәргә карап алды. «Бәлки, иптәшләренең шикләнүе урынлыдыр»... Ниһаять, Денисов сорау алуга күчте. — Ул көнне, — дип җавап бирде Әнвәр, — мин сәгать җидегә кадәр тренировкада булдым, аннан тулай торакка кайтып өс-башымны алыштыргач, Казанга киттем. — Казанга кем белән бардың? — Үзем генә. — Капларда булдың? — Апаларымда булдым, аннан күршеләренә кереп утырдым... Нәкъ шул вакыт телефон шалтырады. — Хәзер, — диде Денисов трубкага, аннан Әнвәргә карап: — Сез коридорда утырып торыгыз, мин хәзер, — диде һәм, кәгазьләрен җыештырып, икенче катка милиция начальнигы янына менеп китте. Хәсәнов бүлмәсендә 30—35 яшьләр чамасындагы бер хатын утыра иде. — Бу 15 нче магазинда эшләүче иптәш Гыйльметдинова, — дип, начальник Денисовны әлеге хатын белән таныштырды, аннары ханымга карап: — Сез миңа сөйләгән вакыйганы иптәш Денисовка да сөйләп бирсәгез иде, — дип өстәде. — Монда әллә нинди сөйләрлек сүз дә юк. Кичә эшләремне бетердем дә, йөреп, ял итеп кайтыйм дип, урамга чыктым. Автобус тукталышында Гәрәев фамилияле егетне күрдем. Аның кулында зур гына төенчек бар иде. Менә, общежитиедән әйберләр югалганын ишеткәч, шул түгел микән дип монда килдем. — Сәгать ничәләр иде? Хәзер әйтәм. Җиде тулып унбиш минутлар гына үткәндер, мин өйдән нәкъ җидедә чыккан идем. — Төенчек тоткан кешенең Гәрәев икәнен каян беләсез? — Ник белмәскә? Алар азык-төлекне гел миннән алалар. Гыйльметдинова сүзләре Әнвәргә булган шикне тагын да күептты. Денисов үз бүлмәсенә кире кайтты. F П„~ П Т “ К ’ ~ Д 1?Де УЛ’ ӘивәР не чакырып. — Нәрсәдә туктал- бик соң бардыгыз?63’ Ка3аНДЭ апаларда булдым' дидегез - Нигә алай — Барырга вәгъдә биргән идем. — Нинди вәгъдә? Сөйләгез. Әнвәр уңайсызланды, кызарып китте. — Күршеләре дидем бит, шунда бер кыз бар. Шуның белән nun-i шырга вәгъдә оиргән идем... у 1 оелән очра- — Казаннан пичәдә кайттыгыз? — Төнге беренче иде... — Сез апагызга берәр әйбер алып бармадыгызмы? — Юк. — Соң алай булгач, кулыгызда нинди төенчек бар иде? — Төенчек?! Мин анда бернәрсәсез бардым. Артык сөйләшүнең мәгънәсе юк иде. Денисов, Әнвәрне кайтарып җибәргәч, яңадан Хәсәнов янына менеп китте. — Гәрәев бөтенесен кире кага. Минемчә, аның урлавында шик булуы мөмкин түгел. — Ә Гәрәев кайда соң үзе? — Кайтарып җибәрдем: кача торган кеше түгел ич. — Качмаса, тикшерүгә комачаулавы бар. Ике тәүлеккә ябып торыйк. Ә ике тәүлек эчендә күп эшләр башкарырга мөмкин, — диде ул һәм, дежурный милиционерны чакырып, Гәрәевне алып килергә боерык бирде. Икенче көнне Денисов көне буе Казанда йөреп кайтты, ләкин дәлил булырлык берни дә тапмады. Аның янына милиция участогы вәкиле Асанов килеп керде. Тулай торак аның участогы булганга күрә, аңа да кайбер оператив йөкләмәләр бирелгән иде. — Я, ни хәл? — Мин тапкан яңалыклар алай искитәрлек түгел, — дип башлады Асанов сүзен. — Әхмәтов фамилияле кеше теге көнне сәгать җиделәр чамасында тулай торак ягыннан култык астына әйберләр кыстырып килүче берәүне күргән. Мине күрү белән, тиз генә кире борылып тыкрыкка кереп китте, ди. Гәүдәгә озын, караңгыда кем икәнен таный алмадым, ди. — Минемчә, ул кеше Гәрәевкә бик охшый. Гәүдәсе аның да озын, автобус тукталышында төенчек күтәреп торуын да күргәннәр. Өстәвенә иптәшләре дә аңардан шикләнә. — Дежуркада утырган Гәрәевме? — Белмим. Ул егет андыйлардан түгелсыман иде. — Училищеда вакытта иптәшенең акчасын урлавы андыйга кермимени? — Аны да беләм. Анда бер малайның үзе өйдә юк чакта ун сум акчасын алган була ул. Теге аны-моны белмичә тавыш куптара. Гәрәев ул акчаны икенче көнне үк кайтарып бирә... — Менә бу юлы алган да кайтарып бирмәгән, — диде Денисов, аны беркатлыга санап. Әнвәрне ике көн тотканнан соң, прокурор рөхсәт итмәгәнгә, сак астына алмый, «качмаска кисәтү ясап», чыгарып җибәрделәр. Берничә көннән соң тагын чакырдылар. Аннан тагын сорау алдылар, әмма Әнвәр үзен гаепле дип танымады, шул ук вакытта гаепләү дәлилләрен юкка чыгарырлык нәрсә дә әйтә алмады... ❖ * ❖ Фәүзиянең бүген кичке институтка укырга барасы юк иде, шуңа күрә ул иркенләп өй җыештырырга кереште. Күп тә үтми абыйсы Фоат кайтып керде. Тырышып эшләп йөргән сеңелесенә җылы сүз әйтәсе килде аның, тик ул нинди дә булса сүз әйтеп өлгергәнче, Фәүзия аңа сулы чиләк тоттырды: — Шуны гына түгеп кер әле, абый. — Әсгат кайда? — дип сорады Фоат, суны түгеп кергәч. — Нигәдер бу арада ул бик күңелсез йөри. — Галиясен сагынгандыр, — диде Фәүзия, елмаеп. — Анысы да көненә икешәр хат яза. Галия әйбәт кыз. Аның белән танышкач, Әсгат тә тәртипкә керә башлады. 7. „с. Ә." № 2. 97 98 Озакламый Әсгат тә кайтып керде. Фәүзия аңа карап, шаяртып җырлап җибәрде: Сагынмас кешеләр булмас, Сагынсаң да түз әйдә... _ Я җитәр, болай да эчем поша, — дип җавап кайтарды Әсгат апасының шаяртуына каршы һәм диванга барып утырды. Фоат сүзне икенчегә борды. _ Бүген Гәрәевне тикшердек. Комсомолдан чыгарырга дигәннәр иде, ләкш-ь күпчелек, ни өчендер, аның ягында. Хәер, судтан соң да эшләп була анысын. Бер бүлмәдә торган иптәшләреңнең әйберен урла инде!.. Әсгат абыйсына карады: — Ә үзе ни сөйли соң? — Урламадым ди. Әйтүдән ни файда! Аның^торактан әйбер күтәреп чыкканын, автобус тукталышында шул әйберләр белән басып торганын күргәннәр... Шул вакыт Фәүзия юарга дип куелган керләрен бер якка рәтләп өя башлады. Әйберләр арасыннан зәңгәрсу ефәк күлмәк килеп чыкты. — Кайсыгыз бу күлмәкне кара керләр арасына ташлады? Бер дә киелмәгән ич. Моны ишетү белән, Әсгат сикереп торып, күлмәкне апасының кулыннан тартып алды да, йомарлап, яңадан кровать астына ташламак- чы булды. Ләкин аны Фоат эләктереп алды. — Тукта, тукта, бу бит... — һәм ул, күлмәкне тоткан килеш, бас- кан урынында ни әйтергә белми катып калды. — Ә пальто белән фуражка кайда? Фоатның каракучкыл йөзе тагын да каралып китте, бу минутта ул энесен өзгәләп ташлар төсле иде. — Сабак алмагансың икән әле... Аталары Кашшаф абзый да кайтып керде һәм, Әсгаткә ташланырга торган Фоатны күреп: — Чү, балалар. Сезгә ни булды? — дип, алар уртасына килеп басты. — Менә нишләгән бит синең тәти улың! — диде Фоат, кулындагы күлмәкне селки-селки. — Без Гәрәевне караклыкта гаепләп, нинди сүзләр белән генә тиргәмәдек, ниләр генә әйтеп кимсетмәдек. Әнвәр мескен актыкка кадәр, минем гаебем юк, диде. Ышанмадык. — һәм ул Әсгаткә төртеп күрсәтте. — Ә чын карак безнең үзебезнең өйдә утыра икән! Менә бу күлмәк бер Анатолийда гына иде. Безнең поселокта мондый күлмәк бүтән берәүдә дә юк. — Ул, сүзенең дөреслеген раслатырга теләп, күлмәкне Әсгатнең күзе янына ук китеоде: — Аныкымы? Әсгат «әйе» дигән мәгънәдә башын селекте... Бу — Фәсәховлар семьясына икенче мәртәбә төшкән кайгы, икенче мәртәбә төшкән хурлык, икенче мәртәбә төшкән бәла иде. һәм икесендә дә — Әсгат аркасында. Нинди вакытта бит әле! Фоат партиягә керергә хәзерләнгәндә, Фәүзия институт тәмамларга җилкенеп йөргәндә бит! Кашшаф абзый, башына күсәк белән суккандай, лап итеп үрындыкка утырды... Әсгат сугыш вакытының авырлыгын күрмәде: бала гына иде Төпчек булганга, үсә төшкәч тә, ни теләсә шул булды. Гармонь сорады - гармонь алып бирделәр фотоаппарат сорады - анысын алдылар. Ләкин гармоней ватты, фотоаппаратын арзан бәягә сатты Мәктәптә ярыйсы гына укыды, урта белемле булды. Аннан тимер юл училищесына керде. Кашшаф абзый улының мондый юл сайлавын 99 мактап бетерә алмады, үзе гомер буе депода эшләгәнгә, улларының да шул һөнәргә ия булуын тели иде. Ләкин Әсгат ниндидер егетләр белән бәйләнеп китте, төннәр буе кайдадыр югалып йөрде. Ә беркөнне аның ОРС кибетеннән сәгать урлаганы билгеле булды. Чирен яшергән—үләр диләр. Әмма әтисе бу чирне яшерергә тырышты. Халык алдында абруе төшүдән курыккан Кашшаф абзый шундый ук маркалы сәгать алып кибеткә илтеп бирде, магазин эшчеләреннән бу күңелсезлекне кешегә сөйләмәүләрен үтенде. Ләкин бу юл белән генә семья тынычлыгы урнашмады. Шуннан соң озак та үтми, Әсгат әтисенең 400 сум акчасын урлады, бу юлы аны әнисе коткарды: Кашшаф абзыйга әйтмичә генә, кешегә бурычка кереп, югалганы урынына куйды. 1957 елның 14 октябрендә Әсгат өйгә кайтмады. Икенче көнне кичкә таба гына аның милициядә утыруын хәбәр иттеләр. Әсгат Славка исемле дусты белән бергә поездда чемодан урлаган, һәм алар шунда ук тотылганнар. Эш судка барып җитте, суд аларны икешәр елга ирекләреннән мәхрүм итәргә хөкем чыгарды. Лагерьда яхшы эшләгәнен искә алып, Әсгатне бер елдан ук төрмәдән чыгардылар. Өенә кайткач, бөтен туганнары алдында ул ант итте: — Моннан соң бервакытта да начар юлга басмаячакмын. Сүземдә тормасам әгәр, кулларымны киссәгез дә риза, — диде. Күп кеше аның турында «Әсгат әйбәтләнде, молодец!» дия башладылар. Менә шулай рәтләнеп бара дигәндә генә... Бүлмә тып-тын иде. Әсгат диванга утырган да башын читкә борып, нурсыз күзләрен билгесез ноктага текәгән. Фәүзия стенага сөялгән, елап җибәрмәскә теләп булса кирәк, иреннәрен тешләгән. Ә Фоат бүлмә буйлап әрле-бирле йөри. Кашшаф абзый, ниһаять, башын күтәрде, Әсгатнең боегып төшкән ябык гәүдәсенә карады: «Базда үскән бәрәңге сабагы кебек бит, өметсез». — Сөйлә! — диде ул урыныннан торып. Әсгат дәшмәде. — Сиңа әйтәләр! — Үзем дә белмим, әти... Исерек килеш... — дип мыгырданды Әсгат. Хөкем каршында итеп сизде ул үзен. Чыннан да ул хөкем каршында иде: аны әтисе, туганнары хөкем итә... Ничек булды соң әле бу? Бераз каушый төшеп ул барысын да сөйләп бирде... Алар урамда очраштылар. — О!.. Асгат, привет! Әсгат иске дусты белән исәнләшеп кенә китмәкче иде, ләкин Славка аның җиңеннән тотып туктатты. Алар исәнлек-саулык сораштылар. Әсгатнең китү ягын карангалап торуын күргән Славка киная белән: — Син нәрсә, әллә бик үсеп киттеңме?.. Әйдә, очрашу хөрмәтенә берәр яртыны сындырабыз. — Мин хәзер эчмим бит... — Сөйләдең сүз! Тавык та эчә. Әйдә, исең китмәсен, ярты миннән. Әсгат икеләнде, ләкин култык астыннан Славка эләктереп алгач, аңа ияреп китте. Бераз үзәк урам белән бардылар, аннары сулга борылдылар да, бер агач йортка кереп ишек төбендәге кечкенә бүлмәгә үттеләр. Бүлмә тынчу, аракы, тәмәке, суган исләре аңкып тора иде. Өс-башларын салгач, «дуслар» өстәл янына килеп утырдылар. Славка ярты литр аракыны кесәсеннән алып, уч төбенә бәреп ачты да кырлы стаканнарга бүлеп салды... Аракы үзенекен итте. Әсгатнең башы 7* 100 әйләнеп киткәндәй булды. Бүлмәдәге әчкелтем-төчкелтем тынчу ис тә сизелми башлады. Телләр ачылып китте. — Син кайчан чыктың? — Ярты ел инде. — Кайда эшлисең? — Юк, бераз ял итәм әле. Ә син? — Мин ни, кайткач та паровозлар депосына кочегар булып урнаштым. Болай зарланырлык түгел. Теләсәң, әйдә, безгә кер... | — Дурак син! Ун класс бетереп, кочегар булып эшләп йөриләрме соң! Мин анда биш классым белән дә бармыйм. Шуннан соң алар тагын эчтеләр, тагын озак кына сөйләштеләр... Славка Әсгатне озата чыкты: — Кара, сак бул. Тотсалар, сине дә, мине дә порукага алмаячаклар. Гомумән, сии мине, мин сине белмим... Әсгат урамга чыкты, бераз икеләнеп торды, Славкаиың ялтырап торган финкасын күз алдына китерде, аннан тиз-тиз атлап, паровозлар депосының тулай торагына юнәлде. Анда кергәндә ул лаякыл исереккә салынды, бүлмәләрне ачып карады, очраган кешедән: — Монда Прошагин юкмы? — «дип сорады. Берникадәр шулай әрле-бирле йөргәннән соң, ул 14 нче бүлмәгә килеп керде. Кеше юк иде. Тиз генә барып кием шкафын ачты — пальто алды. Аннары чемоданны тартып чыгарды. Вак-төяк әйберне кесәсенә тыкты, пальтоны форточкадан төшереп җибәрде һәм, яңадан бик нык исергән кыяфәткә кереп, коридорга чыкты. — Монда Прошагин юкмы? — дип, тагын бер бүлмәне ачып карады да чыгып китте. Салкын җил иде. Сирәк-мирәк күренгән кешеләр юк-барга әһәмият бирми генә үтеп киттеләр. Шулай да Әсгат бик сак булды, башка урамнардан әйләнеп кайтты. Урланган әйберләрне утын сараена яшереп куйды. Икенче көнне, Әнвәр Гәрәев тикшерүче Денисов янында утырганда, Әсгат Казанда иде инде. Ул алып-сату кибете янына килде. Кибет ишеге төбендә керергәмекермәскәме дип икеләнеп торганда аның янына бер симез кеше килеп туктады: — Нәрсә, егетем, әйбер тапшырасыңмы? — Әйе, тик менә паспортымны онытканмын. — Аңлашыла, аңлашыла, — диде тегесе, хәйләкәр елмаеп, һәм аның кулындагы пальтоны эләктереп алды да кибеткә кереп китте. Берничә минуттан ул пальтоны сатып килеп тә чыкты. Әсгат аның артыннан иярде. Алар сөйләшми генә Нәриман урамына борылдылар һәм, ниндидер тыкрык аша үтеп, бер пычрак кына ишек алдына килеп керделәр. Симез кеше Әсгаткә 300 сум акча сузды. — Мә, егетем, рәхәтен күр. — Нигә алай гына? — Тыныңны чыгарма, милициягә тотып бирермен, — диде тегесе һәм тиз генә китеп тә барды. Юдинога кайткач, бу өч йөз сумны Әсгат Славкага «биреп торды». «Әгәр монысы шома гына үтсә, башка бервакытта да мондый эш белән шөгыльләнмәс идем», — дип кайгырып йөрде ул... Әсгат сөйләп бетерде. Өйдәгеләр беравык сүзсез калдылар Тын- лыкны беренче башлап Фоат бозды: 1 ’ — Барып заявить итәргә кирәк иде, — диде ул, кискен генә итеп — Синең аркаңда Гәрәевне комсомолдан чыгара яздык. Ә хәзео ни эшлә- мәкче буласың? 1 - - - — Белмим... — Синең өчен без белергә тиешме? - диде Фәүзия/ Аннары болай дип өстәде: — Мин болай уйлыйм: теге скупочный кибеткә барып, ул 101 пальтоны сатып алырга кирәк. Әсгат иясенә илтеп бирсен гафу үтенсен Ул вакытта... ’ • J 1 Аны Фоат бүлдерде. — Бу ничек була инде? Ул вакытта Гәрәев, гаепсез кеше, карак исеме алып калырга тиешме? Юк, бу мөмкин түгел. Моның белән без үзебез икенче җинаять ясыйбыз. — Нәрсә, Әсгатне яңадан төрмәгә ябаргамы? Моны синең белән мин күтәрсәм дә, әни күтәрә алмас. Аның болай да йөрәге начар. — Минемчә, — дип сүзгә кушылды Кашшаф абзый, — әниегезнең йөрәге ул кадәр үк начар түгел. Монысы бер. Икенчедән, әниегезгә ни булса да, менә шушы тәти егет гаепле. — Син нәрсә, әткәй, үз балаңны үзең тотып бирмәкче буласыңмы? — Әти бик дөрес әйтә, мин аны хәзер үзем милициягә илтеп тапшырам, — дип Фоат киенә дә башлады. Киенеп беткәч, чөйдән искерә башлаган фуфайка алып, Әсгаткә ыргытты: — Әйдә, киен! Әсгат, «моңа ышаныргамы икән?» дигәндәй, күзләрен тутырып әле абыйсына, әле әтисенә карап торды. Берсенең дә йөзендә кызгану галәмәте күренми иде. — Абый, неужели башымны ашыйсың?.. Бәлки, Гәрәев тә котылыр әле... — Син үз башыңны үзең ашыйсың. Әйдә, киттек! Кашшаф абзый бер сүз әйтми аптырап торып калды. Аннан, уллары чыгып киткәч, йөрәген тотып, диванга барып ятты. Паровозлар депосының техника кабинеты. Кабинет дигәч тә, ул кечкенә түгел, аңа өч йөздән артык кеше сыя. Бүген биредә шыгрым тулы халык. Коллектив Әсгат эшен карый. — Нигә аның белән сөйләшеп торырга. Башы төрмәдә чересен, — дип кычкырды кемдер урыннан. — Юк, иптәш, — диде местком председателе Андрей Степанович Шугуров. — Мәсьәлә җәзаның каты бирелүендә түгел, кызмыйк әле, уйлашыйк... Күп кеше каракны гаепләп чыкты, ләкин алар коллективның Фәсә- ховны гына төзәтерлек көчле булуын әйттеләр, һәм «Бик каты кисәтеп, порукага алырга» дигән карар чыгарылды. Суд коллектив карарына каршы килмәде, Әсгатне паровозлар депосы эшчеләренә порукага бирде. Җыелыштан Кәбир, Анатолий, Мөнир һәм Әнвәр бергә чыктылар. Алар яңадан дуслар иде инде. Кәлимуллин: — Автобус тукталышында сине нинди төенчек белән күргәннәр иде соң? — дип сорады Әнвәрдән. — Күптән түгел генә исемә төште. Минем белән тренировкага йөрүче Соня да Казанга бара иде. Ул нәрсәсендер онытып калдырган да, төенчеген миңа тоттырып, өенә кайтып киткән иде, — диде Әнвәр... Эшләнәсе эшләр тукталып тормый, төньяк җиле дә, салкын һава да кешеләрне өйдә бикләп тота алмый. Поездлар расписание буенча йөреп тора, завод-фабрика морҗаларыннан өзлексез төтен күтәрелә, тракторлар, бульдозерлар гөрелтесе тынмый. Кеше эшли, кеше эшләтә, кеше салкыннан да, эсседән дә, давылдан да, авырлыктан да курыкм.ый. Тормыш дәвам итә. Әсгатне паровозлар депосы коллективына порукага биргәнгә бер елдан артык вакыт үтеп тә китте. Әлбәттә, халык суды да, коллектив та аның үз-үзен тотышы турында даими белешеп торды. Бу вакыт Әсгат өчен зур сынау, тирән кичерешләр елы булды. 102 сөйләде. — Суд булыр алдыннан коллектив җыелышында тикшергәндә: «Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс инде. Кашшаф абзый да тәрбияли алмагач», — дип кул селтәүчеләр дә булган иде. Хәзер алар да Әсгатнең үзгәрүен күреп, коллектив көченең «ана сөтеннән» күп өстен булуын аңладылар... — Лагачев нидер уйлап торганнан соң сүзен дәвам итте: — Әмма, үзегезгә мәгълүм, порукага алганда да кемнең кемлегенә карап эш итәргә кирәк бит. Фәсәховны порукага алып без һичшиксез дөрес эшләдек. Коллектив йогынтысы аны аякка бастырды, дип ышанып әйтергә була хәзер. Ә менә узган елның май аенда дәүләт милкенә кул сузган Байдинны коллектив порукага алмады, чөнки ул җәзасын тутырып кайткач, юньләп эшләмәде. Аның уенда бары эчү һәм начарлык юлында йөрү генә булды. Коллектив күп мәртәбәләр тәртипкә чакырып караса да, ул үзенекендә булды. Кайбер эшчеләр аңа материаль яктан да ярдәм иттеләр. Дөресен әйтергә кирәк, эшләсә ул аңа мохтаҗ түгел иде. Ник дисәгез, бездә андый эштәге кешеләр мең сумнан ким алмыйлар. Ә ул нишләде? Биргән акчаларны һәм әйберләрне аракыга туздырып бетерде. Андый кешегә коллективта урын булуы мөмкин түгел иде. Ул тиешле җәзасын алды да. Дөрес, «Әле генә «ана сөтеннән» коллектив «сөтенең» өстен икәнен сөйләгән идегез. Байдип — Әйе, — дидем мин, аның сүзен бүлеп, — бу очракта аны порукага алу каш төзәтәм дип күз чыгару кебегрәк булыр иде. Андый җәмәгать кагыйдәләренә буйсынмаучылариы аңлату юлы белән генә төзәтеп булмый инде. Байдиннар өчен совет законнары — җинаять кодексы бар... Минем дә бу турыда әңгәмәне озакка сузарга теләгем бик юк иде. Күбрәк Әсгат тормышы кызыксындырганга, сүзне шул яккарак борасым килде. Лагачев моны тиз сизеп алды һәм ул яңадан Әсгат турында сөйли башлады: — Әсгат дөрес юлга басты. Ул җинаять ясауның кеше өчен җирәнгеч булуын гына түгел, аның аяныч түбәнлек икәнен, әгәр ул андый эшне тагын кабатласа, аны моннан соң бервакытта да, беркем дә кичермәячәген аңлады, — диде... Партия оешмасы секретаре иптәш Лагачев, Әсгат белән күп тапкырлар чын күңелдән сөйләшеп, аның чуалган фикерләрен тәртипкә китерергә зур ярдәм иткән. Әсгат үзенең хөкем каршына басуын, ирегеннән мәхрүм ителүдән коллектив кына алып калуын Галиягә дә сөйләп биргән. Галия- «Сүзеңдә тора алмадың, мин синең белән язмышымны бәйли алмыйм инде» — дигән аңа башта. * ’ — Моны миңа, хәтеремнән чыккан инде, кемдер килеп әйтте — диде иптәш Лагачев, егет белән бик озак сөйләшергә туры килде Ә УЛ утыра шунда. Түзә алмадым, тоттым да турысын әйттем «Син — ди Дем, - бүгенге көннең герое түгел шул инде. Син аны бик яхшы аңларга тиеш. Җинаять ясап, геройлык күрсәтмәдең, киресенчә, тормышына тап төшердең. Ул тап менә бу кулыңа буялган мазут табы түгел аны пушка кереп берничә минут эчендә юып бетереп булмый. Аны бары тырыш хезмәт саф намус белән генә юа аласың. Галияң алдында күрсәт үзеңне! Мәхәббәтне сакларга кирәк диләр. Мәхәббәт ул чәчәк кебек пәсһис' хрусталь кебек уалучан, ә саклый белгәндә корыч кебек нык » Ф ’ Әле КҮПТӘН түгел генә мин Әсгатнең эше, тормышы белән тагын да ТИРӘНРӘК танышырга теләп, Юдино паровозлар депосында булдым. Де. поның партоешма^секретаре иптәш Лагачев аның турында бик теләп мисалы белән бу сүзегезне үзегез юкка чыгардыгыз түгелме соң? — дип соравыгыз мөмкин. — Бәлки, коллектив Байдин белән җитәрлек эшләмәгәндер?..» Авырудан терелеп килгән кеше кебек шуннан соң Әсгат тә акрынлап аякка баса. Бормалы юллар үтелгән, олы юлга чыгарга да күп калмый инде. Галия беләи мөнәсәбәт тә яхшыра. Кыз да егетне күзәтә, әлбәттә. Аның әлеге каты сүзләре Әсгатне тәртипкә китерү өчен генә була. Алар шулай бер-берсеиә дәшми берничә ай йөриләр дә яңадан килешәләр. Әмма килешүләре гомерлеккә була: алар өйләнешеп, бергә тора баш лыйлар. v Парторг белән шактый утырганбыз. Көндезге аш вакыты җиткән икән Без деподан чыгып, тимер юл буйлап барганда, яныбыздан авыр йөк төялгән поезд үтеп китте. Берничә метр китүгә паровоз кычкыртты, аның тәрәзәсеннән бер кеше, ярты гәүдәсен чыгарып, кулын болгады. Лагачев аңа карады да елмаеп, бармагы белән янап кунды. _ зггат — диде ул, паровозга ымлап, — тиешсез урында гудок биргәнгә бармак янадым. Безгә сәлам бирә, янәсе... Состав йөрешен тизләткәннән-тизләтә барып тиздән күздән югалды.