АКТЕР ИҖАТЫНА КАРАГАН КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘР
Соңгы елларда яшьләр арасында сәнгатькә омтылу, әдип, художник, композитор, музыкант, актер булу теләге үскән- нәнүсә бара. Алар шул теләкләренә ирешү өчен ничегрәк хәзерләнү, нинди юллар белән профессиональ осталыкка ирешү турында киңәшләр сорыйлар, хатлар язалар. Безнең Советлар илендә актерлык профессиясе дә мактаулы хезмәтләрнең берсе. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте сәнгатькә, шул исәптән театр сәнгатенә дә, зур игътибар бирәләр, аның үсеше өчен кирәк булган барлык шартларны тудыралар. Театр сәнгате белән кызыксынучы яшьләрнең теләген исәпкә алып, мин бу мәкаләдә үземнең актерлык практикамның кайбер якларына тукталып китәргә уйлыйм. Тик шунысын да әйтеп куярга кирәк: монда язылганнарны актер булырга теләгән кешеләргә һич бәхәссез, рецепт рәвешендә тәкъдим ителә дип уйланмасын — болай уйлау бик зур хата булыр иде. Актерлык хезмәтендә кайбер гомуми кагыйдәләр булса да, һәрбер иҗатчы актер, аерым бер индивидуум булганлыктан, сәхнә образы тудыру эшендә үзенчәлекле юлдан бара. Мин монда фәкать үз практикамнан чыгып, үземдә дөрес дип тапкан кайбер мәсьәләләргә генә кагылам. Актер — французча хәрәкәт итүче дигән сүз. Димәк, актер, тамашачы алдына чытып, үзе гәүдәләндерә торган образның хәрәкәт итүен күрсәтүче була. Актерның хезмәте башка төр сәнгать эшчеләренекен- нән әнә шул хәрәкәт итү ягы белән аерыла, һәр сәнгатьнең образ тудыру өчен куллана торган үз материалы бар. Художник киндер һәм буяулар куллана, скульптор үзенең осталыгы белән балчык яки мәрмәр ташларны җанландыра. Актер исә бөтен барлыгы — йөзе, гәүдәсе, тавышы, хәрәкәтләре һәм бигрәк тә эчке дөньясы: акылы, хисләре — бөтен психикасы белән образ иҗат итә. Сәхнә образының үзәге, аның төп материалы—хәрәкәт итүче тере кеше. Ләкин ул образ, киндердәге рәсем яки мәрмәр сын кебек, мәңгегә сакланмый, пәрдә ябылу белән тамашачының хыялында гына торып кала. Актер ике-өч сәгать вакыт эчендә билгеле бер спектакльдә үзе гәүдәләндергән образның кичерешләре белән яши; иҗат иткән образы аша та.машачының аңына, күңеленә, психикасына йогынты ясый. Уңышлы иҗат ителгән образ тамашачы күңелендә тирән эз калдыра: көчле мәхәббәт яки көчле нәфрәт уята, я көлдерә ул, я елата, уйланырга мәҗбүр итә. Ләкин образ тамашачының ихтыярын били алырлык булсын өчен, ул ышандырырлык дәрәҗәдә табигый һәм эмоциональ көчле булырга тиеш. Ә ышандыру көченә ия булырлык образ бик зур хезмәт салу нәтиҗәсендә генә туа. Кайчакта исә, бик күп хезмәт куеп га, тиешле образны бирә алмыйча, уңышсызлыкка очраган чаклар да була. С 112 Актерга тапшырылган һәрбер яңа роль — моңа кадәр күрелмәгән өр- яңа кеше. Аны төгәл итеп күз алдына китерү, тулы канлы сәхнә образы итеп гәүдәләндерү өчен актердан күп көч, зур иҗади эш таләп ителә. Роль бирелгәч тә, актер иң элек куелачак әсәр белән таныша: үзенә тапшырылган роль пьесадагы образлар арасында нинди урын тота. Аның әсәрдә күрсәтелгән шәхесләргә, вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен җентекләп өйрәнә. Теләкләрен, омтылышларын, максатын, шул максатны ничек тормышка ашыру юлында күргән чараларын, ничек «хәрәкәт итүен тикшерәсең. Әсәрдә сурәтләнгән тормышны яхшылап аңларга, тулырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итәрлек материаллар эзли, шулар белән таныша. Болары әле әсәрне өйрәнү юлында күрелгән иң элементар чаралар. Алар аша уйналачак рольнең бары тик схемасын гына билгеләргә мөмкин. Актерның драматург язган әдәби материалдан сәхнә образы тудыру юлындагы төп иҗади эше шуннан соң гына башлана. Алда — актер иҗатының иң катлаулы, иң газаплы чоры. Габдулла Тукайның иҗат процессындагы кичерешләрен сурәтләгән шундый бер шигыре бар: Тапдисәм маузугъ, язарга аптырыйм: «Кай төшеннән мин моны дим, ләкте- рим?» Ул йозак төсле мина, юк ачкычым, Я биек сәт — юк менәргә баскычым. Я көймә ул — юк янымда ишкәгем, Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем... Бик таныш кичерешләр бу! Иҗат процессында һәрвакыт әнә шундый авыр хисләр кичерергә туры килә. Образның уйларын, теләкләрен, омтылышларын органик үзләштерергә, аның үзенә генә хас булган характерлы якларын табарга, шулар аша аны конкрет тере бер кеше итеп, тамашачыны ышандырырлык, хәтердә калырлык типик бер характер тудырырга кирәк. Образны индивидуальләштерүдә отышлы деталь булырлык аерым гадәтләрен табарга, аны сәхнәдә хәрәкәт иткән чакта табигый итеп, үзениән-үзе килеп чыгарлык дәрәҗәдә үзләштерергә кирәк. Чөнки сәхнәдә хәрәкәт иткәндә ул характерлы детальләр актерның игътибарын биләргә тиеш түгел. Әгәр дә характерлы деталь белән мавыгып, төп игътибарыңны образның теләкләреннән, омтылышларын нан, максатларыннан читкә алып китсәң, актерлык бурычыңны үтәү юлыннан тайпылган буласың. Димәк, төп игътибар гәүдәләндерә торган образыңның эчке дөньясына, максатларына, шул максатка ирешү өчен кылган эшләренә юнәлтелергә тиеш. Куйган максатына ирешү юл ында гы ка р ш ы л ьпкл ар н ы җиңү өчен герой нинди чаралар куллана— болар актер өчен ачык булырга тиеш. Ул максатлар зур яки кечкенә булырга мөмкин. Бу инде образның характерына каран йөри. Әйтик, Гогольнең «Ревизор» комедиясендә Хлестаков эштән чыгып ачыгып кайтып керә. Кесәсендә бер тиен акчасы юк. Менә ике атна инде ул бар ашамлыкны бурычка гына алып яши. Гостиница хуҗасы бурычка бирүне дә туктаткан. Ә ашыйсы килә. Үлеп ашыйсы килә! Хлестаков ашарга китертү чараларын күрә башлый. Ул хезмәтчесен буфетка җибәрергә тели. Боерык бирә, тегесе тыңламый. Ялынып сорый — булмый, ачуланып карый — теге һаман карыша. Бик каты тирги башлагач кына, хез-мәтче гостиница хуҗасын чакырырга чытып китә. Менә мондагы боеру, ялыну, ачулану, бик каты тирги башлау — хезмәтчене буфетка җибәрү өчен кулланылган чаралар. Хлестаков ролендә уйнаучы актер туларның барысын да үз кичерешләре итеп тоярга тиеш. Сәхнә образы бик зур кыенлыклар, чиксез газаплар белән туа. Моннан ^егерме ел элек миңа халык шагыйре .Габдулла Тукай ролен бирделәр. Бу бик катлаулы һәм чиксез мактаулы эш иде. Ул мине куандырды да, каушатты да. Габдулла Тукай — халык йөрәгенә кушылып үскән, мәңге аның күңелендә яшәүче шагыйрь. Ул халыкныкы. Халык хыялыйда аның бик күп югары сыйфатларга ия булган якты, бөек рухлы, үткер, гаҗәеп сөйкемле образы бар. Ул, үз сүзләре белән әйтсәк, «көч белән бергә гү- 8. ,с. Ә.“ № 2. 113 РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Г. Шамуков шагыйрь Габдулла Тукай ролеидә. зәллекне җыйган диңгез». Халык аны тагын да бөекләндерә төшкән. Шуның өчен мин, гади кеше, сәхнәгә Тукай булып чыгып, халык хыялындагы изге образны мыскыллармын, аның тойгыларын мәсхәрә итәрмен дигән уйлар белән бик каты борчыла идем. Бу хәл үземдәге актерлык сәләте барлыгына да бик шикләнеп карарга мәҗбүр итте һәм бераз репетицияләрдән соң үземдәге актерлык ышанычын җимерде, иҗади ялкынны сүндерде — мин чиксез авыр газап кичерә башладым. Шундый зур рухи кризис кичергән чагымда, миңа Тукайны күреп белгән танылган артистка Фәхерниса апа Сәмитова болай диде: — Тукайны мин беләм. «Тукай» куела дип ишеткәч, шагыйрь ролен, мөгаен, сиңа бирерләр дип уйлаган идем. Бик әйбәт. Син уйнарга тырышма, үзең булып, табигый килеш сәхнәдә хәрәкәт итә алсаң, шул җитте. Гримны да син җиңел салырсың, чөнки син болай да Тукайга охшыйсың. Тәмам терелдем мин, күңелем яктырып китте. Фәхерниса апа миңа Тукай турында кызыклы истәлекләр сөйләде, аның кайбер гадәтләрен, шаянлыгын, тиз тәэсирләнүчәнлеген әйтте. Аның сүзләре образны якынтынрак күрергә, XIIIC итәргә ярдәм итте. Шул очрашудан соң репетицияләр үзенчә бер күтәренкелек белән бара башлады. Режиссер да җанланды. Ләкин берничә көннән Фәхерниса апа үлде. Аны күмдек. Мин тагын сүндем. Татын әлеге авыр газапны кичерә 'башладым. Әйтерсең лә, Фәхерниса апа белән бергә минем ышанычым да күмелде. Кешеләрдән качам — начар дип әйтерләр дә, бөтенләй бетәрмен, дип куркам. Соңгы репетиция килеп җитте. Шагыйрьләр, язучылар, укытучылар җыйналган. Мин грим салдым (гримны алдан өйрәнгән идем, анысы әйбәт кенә чыкты). Ләкин күңел буш, чиксез тирән бушлык минем күңелемдә. Үз-үземә болай дим: «Образны биреп булмады инде, ичмасам, кулымнан килгән кадәре- сен намус белән үтим, автор язган сүзләрне, фикерләрне тамашачыга ачык итеп җиткерим». Спектакль бетте. Пәрдә төште. Мине театр мәктәбе укучылары сырып алды, күзләрендә яшь. Драматург Сәгыйт Мифтах килеп кочаклады — аның да күзе яшьле. Мин аптырыйм, үземә ышанмыйм. «Болар минем рухымны күтәрү өчен шулай, юри тәэсирләнгән булып күренергә тырышалар», дип уйлыйм. Спектакльләр зур уңыш белән барды. Кечкенә генә уңышны да зур итеп хуплап каршы алучы хуш күңелле тамашачы минем образымны Тукай дип кабул итте. Ләкин үзем бер генә спектакльдә дә эчке канәгатьләнү сизмәдем. Соңгы елларга кадәр мин моның сәбәбен аңлый алмадым. Хәзер исә болай уйлыйм: бу эчке канәгатьләнмәүнең сәбәбе Тукай турындагы идеалым белән үзем тудырган образ арасындагы аерманы сизүемнән булгандыр. Гадәттә драматург хыялы тудырган әдәби образның сәхнәдә гәүдәләнеше төрлечә булырга мөмкин, һәрбер актер аны, үз табигатеннән чыгып, үзенчә башкара. Мисал өчен, Кәрим Тинчурин- ның «Җилкәнсезләр» комедиясеннән Мисбах хаҗи ролен алыйк. Әсәр беренче тапкыр сәхнәгә куелганда бу рольне данлыклы сәхнә осталарыннан Зәйни Солтанов башкарды, һәм Мисбах хаҗи актерның 114 СССРның халык артисты X. Әбҗәлилов Мисбах Хаҗи ролендә. иң уңышлы рольләреннән берсе булып калды. Икенче тапкыр бу рольне шулай ук зур сәхнә остасы Хәлил Әбҗәлилов башкарды. Ул да бу роль белән тамашачы каршында зур уңыш казанды, һәр ике актер образны үз материалыннан чыгып, үзенә генә хас булган индивидуаль буяулар кулланып иҗат итте. Шул ук вакытта, индивидуум буларак, бер-берсенә һич охшамаган һәр ике образны тамашачы зур канәгатьләнү белән каршы алды. Икенче мисал итеп Таҗи Гыйззәтнең Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә озак еллар куелып килгән «Ташкыннар» драмасыннан Биктимер картны алыйк. Бу образны ике актер — Хәлил Әбҗәлилов һәм Хөсәен Уразиков иҗат иттеләр, һәр ике сәхнә остасы, үз табигатеннән чыгып, үзенчәлекле эшләде, һәр ике актерның образы тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Театр тарихында мондый хәлне бик күп очратырга мөмкин. Димәк, актер, драматург хыялы белән тудырылган әдәби материал нигезендә, үзенең индивидуаль сыйфатларыннан чыгып, образны үзе теләгәнчә уйный а,ла. Әмма тарихи шәхесне сәхнәдә гәүдәләндергәндә башкача рак эш итәргә туры килә. Бу очракта инде, тарихи шәхеснең эчке дөньясын күрсәтү белән беррәттән, тышкы хәрәкәтләрне, кыяфәтләрне, йөрешне, торышны да ул кешенекенә охшатырга тиеш буласың. Димәк, бу очракта артист үз кыяфәтенйәи, фәкать үзенә генә хас булган хәрәкәтләреннән ваз кичәргә (чөнки аның хәрәкәтләре тарихи шәхеснекенә охшамый), үз характерына бөтенләй ят булган хәрәкәтләрне, йөреш-то- рышны үзләштерергә тиеш була. Ул гаять читен һәм катлаулы бурыч. Кешелек дөньясының бөек даһиы В. И. Ленин образына кадәр мин, алда әйтелгәнчә, икенче бер тарихи шәхес — бөек шагыйребез Габдулла Тукай образы өстендә эшләгән идем. Аида да шулай ук, шагыйрь образының рухи дөньясын ачу белән бергә, аның тышкы кыяфәтен дә тамашачыны ышандырырлык итеп күрсәтергә тиеш идем. Әмма Габдулла Тукай образын сәхнәдә гәүдәләндерүнең бер яктан җиңеллеге дә бар. Аны күреп белгән кешеләр бик аз, халык аны фәкать рәсемнән күреп кенә белә. Әмма инде Владимир Ильич образын иҗат иткәндә гримны, киемнәрне охшату белән генә котылып булмый, Ленинның киеме, йөз кыяфәте генә түгел, аның фәкать үзенә генә хас булган хәрәкәтләре, йөреСССРныц халык артисты X. Әбҗәлилов Биктимер ролендә 8* 115 ше, гәүдә тотышы, хәтта башын борып куюларына чаклы халыкның күз алдында тора. Документаль фильмнардан халык Ильичның үзен күреп белә. Бу’хәл минем алдымда торган бурычны тагын да катлауландыра теште. Владимир Ильич образын иҗат иткәндә, аның үзенчәлекле хәрәкәтләрен күрсәтүгә дә зур игътибар кирәк булганлыктан, актер уз дикъкатенең бик күп өлешен юлбашчының тышкы кыяфәтләрен чагылдыруга бирә. Дөрес, бөтен көчне тышкы детальләргә генә юнәлткәндә, Ленинга бик охшарга мөмкин. Йөрешторышны, уңышлы хәрәкәтләрне, гәүдә тотышларын барын да охшатырга була. Ләкин бу— аңа хас хәрәкәтләрне халык алдында демонстрацияләү генә әле. Миңа исә Владимир Ильичның тышкы хәрәкәтләрен демонстрацияләү түгел, сәхнә образы тудырырга кирәк иде. Үз алдыма Владимир Ильичны шәхес буларак мөмкин кадәр тирәнрәк аңлау 'бурычын куйдым — образны дөрес хәл итү өчен бу бик кирәк иде. Бу максатка ирешү өчен юлбашчының гомер юлын җентекләргә, аның көрәшен, эшләгән эшләрен өйрәнергә, марксизм фәнен иҗади үстерүгә хезмәт иткән төп әсәрләрен, аның турындагы истәлекләрне кайта-кайта укырга кирәк булды. Болар өстенә Владимир Ильичның сөйләү манерасын, интонация үзенчәлекләрен дә өйрәндем. Шул рәвешчә, шактый вакыт хәзерлек алып барганнан соң гына, репетиция эшенә керешергә мөмкинлек туды. Ниһаять, спектакль кабул ителеп, тамашачы алдына чыгарга мөмкинлек булды. Юлбашчы образында беренче мәртәбә халык алдына чыгуымны һич онытасым юк! Декорациядә сурәтләнгән Смольный коридоры почмагыннан килеп чыгып, халыкка күренү белән тамашачы, аягүрә басып, дәррәү алкышларга тотынды. Минем тез буыннарым дерелдәде. Хәлем китте. Тик бу алкышларның шактый озакка сузылуы гына миңа үз-үземне кулга алырга, шуннан соң гына солдат Шадрин белән Ленинның беренче сөйләшүен башлап китәргә мөмкинлек бирде, Әлбәттә, бу әле бөтен яктан да төгәл образ туды дигән сүз түгел. Аны үстерәсе, камилләштерәсе бар. Тик шунысын да әйтергә кирәк, актер тарафыннан иҗат ителгән образ нинди генә төгәл дип табылса да, Ильичның үзе була алмый, әлбәттә. Ленин шәхес буларак шундый бер даһи зат, берсеннән- берсе гүзәл сыйфатларга шундый бай ул, дөньяда бернинди артист та аның барлык ягын да чагылдырып бетерә алмый — бу мөмкин дә түгел. Актер үзенең бөтен иҗат мөмкинлеген җигеп шул идеалга омтыла гына ала. Әгәр дә ул Ильичның төп сыйфатларыннан кайберләрен мөмкин кадәр тирәнрәк, хәтердә уелып калырлык итеп сурәтләүгә ирешә алса, бу инде бик зур бәхет. Моның өчен бөтен иҗат гомереңне багышларга мөмкин. Мин дә шул бәхеткә омтылам. Мөкатдәс образны егерме елдан бирле күңелемдә йөртәм. һәм берәр җае чыгып, үзебезнең берәр әдип Ильичны тирән итеп сурәтләгән әсәр язса, шул образны сәхнәбездә тагын бер тапкыр сурәтләрмен дип өметләнеп яшим. Без әлегә кадәр актер хезмәте турында сөйләдек. Хәзер актерлык профессиясенә ия булуның юллары турында берничә сүз әйтеп китик. Актер булырга теләгән яшьләр өчен профессиональ уку йортлары бар, Анда керү өчен, табигый сәләттән тыш, урта мәктәп дәрәҗәсендәге гомуми белем кирәк. Чөнки театр мәктәпләре гуманитар профилле югары уку йортлары белән тиңләштерелә. Бүгенге совет актерыннан югары белемле булуны тормыш үзе таләп итә, чөнки хәзер Советлар Союзында урта мәктәп тәмамлау гомуми төс алып бара. Димәк, театр залында утыручы тамашачы кимендә урта белемле булачак. Аның белеме үскән саен таләбе дә үсә бара. Бүгенге совет тамашачының таләбенә җавап бирү өчен яшь актерга, үз профессиясе буенча югары белемле булу өстенә, һәрьяктан киң мәгълүматлы булу да кирәк. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күренекле рольләр уйнау дәрәҗәсенә күтәрелгән яшь актерлар да, бу хәлне исәпкә алып, читтән торып уку юлы белән, үзләренең гомуми белемнәрен күтәрәләр, заман таләбенә һәрьяклап җавап бирерлек булу дәрәҗәсенә омтылалар. Шуңар күрә сәхнәгә килергә омтылучы талантлы яшьләргә гомуми белемгә чынчыииан ия булуга тиешле әһәмият бирегез, диясе килә. Сүз ахырында тагын шуны да әй- геп китәргә кирәк: -актер булырга теләгән яшьләргә, профессиональ уку йортына мөрәҗәгать итүдән алда, үзләренең сәхнә сәләтләрен үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә сынарга киң мөмкинлекләр бар. Хәзер партия һәм хөкүмәт халык иҗатының үсешенә аеруча зур әһәмият бирә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре шактый тәҗрибәле кешеләр җитәкчелегендә эшләп килә. Профессия сайлау шикелле җитди эштә мондый м ө миен илектән файдалану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә. Бүгенге көндә күренекле урын тоткан сәнгать осталарының бик күбесе үзешчән сәнгать түгәрәкләре аша сәнгать баскычына күтәрелгән кешеләр