Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ

X •С езнең алда — күптән көтелгән ^китап. Ул безгә замандашлары авызыннан сөекле шагыйрь турында, аның карашлары, эшчәнлеге, төсекыяфәте, гадәте-холыклары турында сөйли. Тукайның үлемсез шигырьләренә гашикъ укучы да, шагыйрьнең иҗаты турында сөйләп имтихан бирәчәк студент та, яшь буынны тәрбияләүче укытучы да, ниһаять, шагыйрьнең мирасын җентекләүче галим дә китаптан азык табачаклар. Кыскасы, төкле аягың белән, дибез без бу беренче карлыгачка. Тукайга караган барлык истәлекләрне эченә алмаса да, җыентык шагыйрьнең тормыш юлын, аның һәр чорын шактый тулы күрсәтә. Менә Кырлай чоры. Истәлекләрдә күп кенә яңа, әһәмиятле фактик детальләр табабыз. Мәсәлән, крестьян хезмәтеннән Габдулла бик яшьли авыз иткән икән. Югыйсә шагыйрь «Шүрәле»дә «Җирне аз- маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем», дисә дә, моны шигъри уйланма дип кабул итәргә дә мөмкин булыр иде бит. Уральск чорына караган истәлекләр дә Тукайның без белгән шагыйрь булып китүенә сәбәп булган әһәмиятле вакыйгаларны шактый мул күрсәтәләр. Габдулла укыган китаплар, ул аралашкан кешеләр, ул язган беренче өйрәнчек шигырьләр, Җаектагы революцион хәрәкәт тәэсирендә күзе ачылган яшь шагыйрьнең революцияне котлаган беренче җырлары. Казан чоры истәлекләрендә исә Тукайның дөньяга караш ягыннан үсә баруы, реакция басымының авырлыгына карамастан, үз идея позициясендә нык торып, реакцион көчләргә каршы көрәшкән халык шагыйренең образы шулай ук җанлы булып күз алдына килә. Ниһаять, Тукайның сәяхәтләре. Мәкәрҗә, Астрахань, Уфа, Петербург. Шунысы күңелле: җыентыкка шагыйрьнең Астраханьда булуы турында яңа истәлек кертелгән, һәм нәтиҗәдә Тукай биографиясендәге «ак тап» бетә яза. Шуның белән бергә, Тукайны тагын да тулырак күрсәтүгә хезмәт итәрлек кайбер истәлекләрнең җыентыкка керми калуларын да әйтергә кирәк. Шундыйлардан Я. Моради истәлегендә, мәсәлән, булачак шагыйрьнең XIX йөз мәгърифәтчеләрен укуы һәм И. А. Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итүе кебек мәгълүматлар бар. Ш. Әхмәтҗанов истәлегендә Тукайның Петербургта чакта «Звезда» газетасыннан X. Ямашев турындагы мәкаләне укуы турында әйтелә. Казан чорыннан да җыентыкта урын алырга X «Тукай турында замандашлары». Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр жыентыгы. Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел. Төзүчесе һәм текстларны хәзерләүче Сәгыйть Исәнбай, Г. Халит редакциясендә. 139 дип аңлата: «Шул ук вакытта (1907 елның азагында. — И. Н.) «Пар ат» шигыре дә язылган иде» (88 б.). Чынлыкта исә бу шигырь Уральски- да ук язылып, «Фикер» газетасының 1907 ел, 10 май санында басылып чыккан. Яисә Р. Әмирова-Әхмәтҗаиова (дөресе — Мөхәммәтҗа- нова. — И. Н.) истәлегендә Тукайның Өчиледән март ахырларында киткәнлеге әйтелә. Дөрес түгел. Шагыйрьнең 11 мартта басылган «Казанга кайтыш» очеркыннан күренгәнчә, ул инде авылдан кайткач, аерым квартирада да торып алган, «Свет» номерына да күчеп өлгергән. Тагын бер мисал. 1959 елда язып алынган истәлекләрнең берсендә болай диелә: «Ак чәчәк бәйрәме» уңае белән Губернатор бакчасында митинг булды. Анда Нәриман Нәрима- нов бәйрәмнең әһәмияте, туберкулезга каршы көрәшнең бөтен халык эше булуы турында сөйләде. Аннан ул татарның атаклы шагыйре Габдулла Тукайга сүз бирде» (153 б.). «Ак чәчәк» көне беренче мәртәбә Астраханьда тик 1912 елның 20 апрелендә генә үткәрелгән. Димәк, бу шәһәргә 1911 елда килгән Тукайга Н. Нәриманов һич тә митингта сүз бирә алмаган, һәм, әлеге истәлеккә генә таянып, аларның очрашуы турында кистереп әйтергә мөмкин түгел. Б и л гел е, истәлек язучылар н ы ң барысын да фактларны юри бозып күрсәтүдә гаепләп булмый. Күп су аккан, 30—40—50 ел эчендә күп фактлар онытылган, берсе икенчесенең урынын алган, буталган. Җыентыкның фәнни тотнаклылы- гын киметә торган тагын бер зур кимчелек бар. Ул менә нидән гыйбарәт. Соңгы елларда Г. Тукайны, аның шәхесен, дөньяга карашын берьяклырак аңлатырга тырышу тенденциясе көчәеп китте. Шагыйрьнең иҗатындагы каршылыкларны шыпырт кына әйтү яисә бөтенләй дәшми үтү, аны һәр яктан килгән, коеп куйган бер шәхес итеп күрсәтергә тырышу нык кына күзгә бәрелә. Әнә шуның тәэсирендә булса кирәк, төзүчеләр, редактор һәм нәшрият тиешле берничә истәлекне атарга мөмкин булыр иде. Инде килеп җыентыкның борчуга сала һәм уйланырга куша торган берничә җитди кимчелегенә тукталып китик. Беренчесе — искәрмә-аңл атуларга ярлылык. Күпчелек истәлекләрнең басылу датасын яки саклану урынын күрсәтү белән генә чиклә- иелгәи. Сирәк очракларда гына Тукайның дүрт томлыгы искәрмәләреннән читкә чыкмый торган кайбер өстәмә мәгълүматлар бирелгән. Әмма шактый күп кеше һәм әйбер исемнәре, заманында булган факт һәм вакыйгалар, материалларда үзара ярашмау һәм төгәлсезлекләр аңлатмасыз калган. Бер истәлектә, мәсәлән, Габдулланың Җаекка килүе Галиәсгар байның улы үлгәч булса, икенчесендә инде — аңарчы. Кайсы дөрес? Җавап юк. С. Рах- м а н кул ы й истәлегендә б ытб ы л ды к аулау турында Тукайның хикәясе китерелә. Әмма бу бит шагыйрьмен фантазиясе. Искәрмәсез бирелгәнгә аны укучы булган хәл дип кабул итәчәк. Шагыйрьне аңлауга комачаулый торган урыннарга да искәрмә бирү, һичшиксез, кирәк иде. Истәлекләрнең берсеннән Тукай үзенең башлангыч шигырьләрен «халыкның дини яки милли шогур- ларына» (107 б.) тукынганнары өчен «бракка» чыгарган булып аңлашыла. Ягъни соңрак шагыйрьдә динчелек һәм милләтчелек тойгылары көчәйгән була. Шулаймы бу? Яисә К. Бәкер истәлегендә Тукайның кара фикерле ахун С. Баязитовтан бик риза булганлыгы, аны үз күргәнлеге әйтелә. Бу урын да * искәрмә таләп иткән. Мемуар әдәбиятны өйрәнүнең, истәлекләрне гыйльми эшкәртүнең юк дәрәҗәсендә булуы тагын күп кенә материалларның, бигрәк тә күп еллар үткәч язылганнарның, җыентыкка хата килеш керүенә китергән. В. Бәхтияров үзенең 40 нчы елларда язган истәлегендә, мәсәлән, Тукайның солдатка каралып чыккач Казанга пар ат белән кайтканлыгын әйтә дә шуны шагыйрьнең иҗатына бәйләргә тырышып, болай 140 ! эшчеләре Тукайны «күтәрү», «яхшырту» өчен истәлекләрнең һәркайсыннан диярлек юл-юл, абзац-абзац сызып ташлаганнар. Ул гына да түгел, текстны үзгәртүгә кадәр барып җиткәннәр. Җыентыкка кергәнче кулъязма хәлендә сакланган истәлекләргә карата мондый «эшкәртү» аклансын да ди. Ә инде моңарчы басылган, бигрәк тә Г. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Карцев кебекләрнең имзасы куелган материаллар белән эш иткәндә алай башбаштаклану һичбер кагыйдәгә, аек акылга сыймый. Нәрсә сызылган, нәрсә артык дип табылган соң? Уральскида чакта шәкерт Тукайның очыргыч җибәрүе, кузна уйнавы, тәмәке тарта башлавы, туйда кымыз эчкәнлеге, «Тәрҗеман» газетасын укуы, Толстой тәэсиренә бирелеп, ара-тирә киндер күлмәк өстеннән киндерә буып, яланаяк йөрүе — барысы да сызылган. Казан чорына караган истәлекләрдә дә шул ук хәл. Тукайның борын очы да тирләргә ярамый, аңа әллә нигә бер сыра эчәргә дә рөхсәт юк (Г. Камал истәлеге), өс-башына артык игътибар итмәве яки хатын-кыздан качуы да зур гаеп (Ф. Әмирхан, С. ГыйззәтуллинаВолжская истәлекләре). Тукайның хәтта авырырга да хакы юк! М. Гафури истәлегендә шагыйрьнең юлда йончыганлыгы турындагы сүзләрне сызган кебек, китапны чыгаручылар КБәкер истәлегеннән «Асыл авыруын (чахотканың ахыргы дәвер идеген) үзенә әйтмәде» дигән җөмләне һәм докторның «Зәгыйфьлектән башка авыруың юк... Тазарсаң, йөткерүең бетәр...» дигән җөмләсеннән «йөткерүең» сүзен «юк иткәннәр». «Күтәрелгән чирәм» персонажы Аржановның Давыдовка әйткән сүзләре искә төшә. Сәер яклары булмаган кеше туп-туры, шоп-шома таякка охшый, ди бит ул. Нигә инде Тукайны да ботакяфракларыннан мәхрүм итеп, коры таякка калдырырга? Г. Камал истәлегеннән Тукайның Сембер ягына, фабрикант Акчуриинарга кунакка баруын «йомып калу» да ким. дигәндә мәгънәсезлек. Әйтерсең лә, күзне йомганнан гына сине урап алган нәрсәләр юкка чыга! Әйе, Тукай Акчуриннарга барган. Әмма баруына караганда да кайтуы әһәмиятле. Андагы хөрмәт турында бик канәгать булып, авыз суын корытып сөйләми ләбаса ул. Г. Камалның «Яхшы сыйладылармы соң?» дигән соравына менә ничек җавап бирә: «— Сыйлавын шартлаганча сыйладылар, шулай да үземнең караватымны сагынып кайттым әле, б е з- гә кул кеше түгел алар». Менә бу чын Тукай! Моннан тыш истәлекләрдә өстәү һәм үзгәртүләр дә очрый. В. Бахтияров истәлегендә, мәсәлән, Тукай укып белгән язучыларга М. Сабир һәм Ф. Ахундов өстәлгән. Китапны чыгаручыларны хәтта М. Гафури, Г. Камал һәм Ф. Әмирханның томнарына кергән истәлекләр белән җыентыктагыларның текстлары арасында аерма килеп чыгу ихтималы да туктата алмаган. Ф. Әмирханда «... бик еш күренеп тора иде» дигән сүзләр «яхшы күренә иде» дип үзгәртелгән (82 б.). М. Гафурида «Тукайның» сүзе «дустымның» сүзе белән алыштырылган (161 б.). Янәсе, ике зур шагыйрь әлбәттә җан дуслары да булырга тиеш. Шушы мисаллар белән чикләнеп һәм вак-төяк бүтән кимчелекләргә тукталып тормастан, менә нәрсә әйтәсе килә: кеше өенә кереп, җиһазын үзбелдегенчә үзгәртеп урнаштырырга беркемнең дә хакы юк! Бу зур башбаштаклык! Шул да булдымы фән? Тукайны күтәрү түгел, бу, киресенчә, төшерү, кимсетү. Ана үзенең гарип баласын физик кимчелеге сизелмәслек итеп киендерергә тырыша икән, бу аңлашыла. Әмма Тукай сау-сәламәт, ул махсус киендерүгә, бизәүгә мохтаҗ түгел. Мемуар әдәбиятны туплап чыгарудагы беренче тәҗрибә безне түбәндәге нәтиҗәләргә китерә: Бүтән классикларны әйтмибез дә инде, хәтта Г. Тукайның тормыш юлы, аның турындагы мемуар әдәбият та җитәрлек өйрәнелмәгән икән. Төп сәбәп — бу эш белән шөгыльләнә торган бер гыйльми үзәкнең булмавы. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләр яисә, әйтик, Әлмәттә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасының узган елгы 3 һәм 5 март саннарында Тукайның Петербургта булуы турында баштанаяк уйдырма истәлек басылуы очраклы хәл түгел. Тукайдан башка безнең Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, М. Фәйзи, һ. Такташ, М. Җәлил кебек сүз художникларыбыз да бар бит әле. Алар да җентекләп өйрәнүгә лаек. Әмма хәзерге хәл дәвам итсә, алар турындагы кыйммәтле материаллар да вакытында җыелмый калуы мөмкин. Безнеңчә, өстәмә штат булдырып, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы әдәбият секторынамы, музейгамы (беренчесенә булса яхшырак), истәлекләрне җыю, туплау, гыйльми эшкәртүне рәсми рәвештә йөкләргә кирәк. Җыелган материалларның гыйльми тотнаклылык дәрәҗәсен билгеләү, матбугатка чыгаруда ярдәм итү өчен редакцион коллегияме, комиссияме, бер коллектив булдырырга кирәк. Ул һәркайсы берәр язучыны яхшы белгән компетентлы кешеләрдән торсын. Редакцияләргә үз агымы белән килә торган истәлекләр комиссия күзеннән үткәрелмичә дөньяга чыкмасын. Әнә шул чагында әдәбият тарихы, югары уку йортлары, укытучылар, студентлар, язучылар һәм киң катлау укучылар өчен кирәкле булган чыннан да бай хәзинә тупланыр.