СОЛДАТ ХИКӘЯЛӘРЕ
САФКА БАСКАНДА ече сержант Гаврилов башта мина бик ошаган иде. Ул безне, яшь солдатларны, дип әйтүем, Ленин бүлмәсенә җыеп алып керде, үзе турында, дивизиондагы тәртипләр турында сөйләде. Әйбәт командир, дип уйладым мин. Ләкин бу фикерем икенче көнне үк ишелеп төште. Менә кече сержант Гаврилов безне, плацка алып чыгып, бер сафка тезде; һәммәбезне дә бик җентекләп тикшерә башлады. Чират миңа җиткәч, аның болай да кырыс йөзе тагын да кырыслана төште һәм ул команда бирде: — Рядовой Бакиров һәм рядовой Хәсәнев, ике адым алга! Чыгып «кругом» борылганда, чак кына Хәсәневне бәреп екмадым. Күреп торса да Гаврилов дәшми калды. — Рядовой Хәсәнев,— ди, — рядовой Бакировка шинельне ничек кияргә, бил каешын ничек буарга кирәк икәнен күрсәтегез, — ди.— Ул минем аңлатканымны ишетмәгәндер, сөйгән кызы турында уйлап утыргандыр,— ди. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә риза булыр идем шул чегында. Авылда бергә уйнап үскән Камил Хәсәнев мине шинель киеп, бил буарга өйрәтсен, имеш!.. Шулай да дәшмәдем. Менә строевой хәзерлек буенча дәрес башланды. Атлыйбыз. Аякны югары күтәрсәң, егылырлык булып чайкаласың, күтәрмәсәң, кече сержант... «Миннән юкны ала алмассыз, миннән барыбер строевик чыкмас», дип эчемнән генә уйлыйм һәм атлый бирәм ничек эләкте шулай. Бер заман туктадык. Гаврилов башкаларны казармага кертеп җибәрде, ә миңа: «Синең белән өстәмә занятие ясыйбыз», — ди. Берничә мәртәбә үзе йөреп күрсәтте. Эчемнән генә көнләшеп тә алдым, ләкин сиздермим. Киттек. Ул минем белән янәшә атлый, әледән- әле команда бирә. — Раз, раз... раз, два, три. Аякларым ташка әйләнде, берни дә тоймый башлады. Ә кече сержант минем барлыгымны да оныткан диярсең. Бары тик мин шактый тирләппешкәч кенә «Отбой», ди. Казармага кердем. Иптәшләр шундук мине сырып алдылар. Көләләр, аларга нәрсә... ШҮЛ көннән кече сержантны күралмый башладым. Адым саен җи- тешсезлегемне эзли, юри үч тота кебек тоела. «Ну, ярар, мәйтәм». К 90 Аның күзенә чалынмау ягын карый башладым. Ул исә, шуны сизгән кебек, һәр ял вакытында мине я шахмат уйнарга чакыра, я тенниска... Бер ял көнне бөтен отделение белән чаңгыда йөрергә чыктык" Киңәштек тә. күл аша үтеп, аръяктагы тауга күтәрелергә булдык. Чаңгылар күңелле генә җырлап йөгерәләр, шундый рәхәт. Барсын да узып киткәнемне сизми дә калдым. Минем арттан Гаврилов йөгерә. Ә, мәйтәм, узмакчы буласызмы? Булмас, мәйтәм, анысы. Бервакыт кычкыра бу миңа: — Ул тирәдә балыкчылар зур бәке казыганнар иде, карап йөгер! Бу мине узмакчы була дип уйлап, алга ыргылган идем, нәрсәдер шатырдады, нәрсәдер чартлады һәм... мин, сынык чаңгыларым белән, бәкегә барып төштем. Чыгып кына булмый, чаңгылар комачаулый. Ниһаять, иптәшләрем килеп җитеп, тартып чыгардылар. Гаврилов миңа тизрәк чишенергә кушты һәм үзе дә чишенә башлады. Тиз генә аның киемнәрен киеп, боз булып каткан гимнастеркамны култык астына кыстырып, авылга йөгерергә тотындым. Ниһаять, арып-талып, беренче йортка кереп аудым. Тиздән мин инде автомобиль кабинасында кәефсез генә чайкалып санчастька бара идем. Анда бер көн ятканнан соң, казармага кайттым. Ишектән керү белән командирымны — кече сержант Гавриловны эзли башладым. Ә ул, мине коткарып калу өчен, үзе салкын тидереп, госпитальгә эләккән. Өч көн буена ничек йөргәнмендер, белмим, дүртенче көнне, түзә алмыйча, взвод командирына мөрәҗәгать иттем: — Иптәш өлкән лейтенант, госпитальгә барып, кече сержант Гавриловны күрергә рөхсәт итегез, — дидем. Ул, әлбәттә, каршы килмәде. Кулыма бер төргәк бүләкләр тотып, шәһәр урамы буйлап атлыйм Һәм үземне үзем тиргим: — ААиннән дә ахмак кеше юк .инде дөньяда, шундый кеше белән әйбәт яши алмадым бит, — дим. Нишлисең, терсәк якын булса да, тешләп булмый шул. Госпиталь халатыннан Гавриловны көч-хәл белән генә таныдым. Аның белән бертуганнар кебек җылы итеп күрештек. Алып килгән бүләкләрне сузган идем, ул аларны алмаска теләп: — Шулкадәр зур расход тотмыйлар инде, — ди. Ләкин, бөтен отделениедән, дигәч, алды. Бик озак сөйләшеп утырдык. Күңелемдә булганнарның барысын да сөйләдем. Ә ул, кулын иңемә салып, күзләремә карады. Шул көннән башлап безнең арада шундый нык дуслык урнашты, хәтта кайберәүләр елмаеп: — Аларны салкын су белән дә аера алмассың, чөнки аларны бозлы су дуслаштырды, диләр... Хәзер инде мин үзем отделение командиры. Әлеге вакыйганы яшь солдатларга сөйләргә җыенып йөрим. ИКЕ ХЫЯЛ ядовой Мөнир Басыйровның ике хыялыннан берсе, ниһаять, тормышка ашу алдында тора. Ул, яңа мех курткасын киеп, очучы лейтенант Тригубтан шлемофон сорап алды һәм рәсемгә төшәргә әзерләнә башлады. Моны күреп торган старшина Николаев Мөнирне ачуланырга тотынды. Ләкин аны Мөнирнең дус егете Горшков бүлде: — Иптәш старшина, сезнең егет чагыгыз булмадымыни? Старшина аңа таба борылды: — Без егет чакта баскан җиребездән ут чыгара торган идек, иптәш Горшков, ничек дип әйтим сезгә, шундый подтянутый йөри идек. Каешыгызга карагыз, рядовой Горшков, төшеп кала язган ич инде. Р 91 по Старшниз Горшковка бил каешын кысып буарга кушып торган ара1 сиздермичә генә рәсемгә дә төшеп өлгерде. ... өнир өстәл өстендә яткан рәсемгә карап тора. Рәсемнән ана алга J ргылган перехватчик канаты янына баскан очучы киемендәге егет елмаеп карый. Фотограф Коля аны биленнән югартын гына төшергән, нхрысы, киез итекләрен күрсәтергә теләмәгән. Мөнир, рәсемне конВе₽м 3 салып’ тигез хәрефләр белән адрес язды. Менә тиздән әтисе аның рәсемен әйләндереп-әйләндереп карар да, гадәтенчә, әнисенә: «Төпчек тә миңа охшаган»,— дип куяр. Аннан рәсемне сакланып кына газета кисәгенә төреп алыр һәм алачыкка китәр. Анда, билгеле, кеше куп була. Әтисе кесәсеннән рәсемне чыгарыр: — Менә, кордаш, минем төпчек ряптив ярапланда оча бит, — диярп Эх, китә инде шуннан соң авыл буйлап хәбәр: Т" Чатан Газизҗанның төпчек малае реактив самолетта оча икән! Билгеле, моны Сания дә ишетәчәк. Мөнир, язган хатын дневальныйның тумбочкасына куеп, урамга чыкты. Аэродром гүләп тора. Самолетлар бер-бер артлы һавага күтәреләләр, бик биектә, коточкыч зур тизлек белән очкан көйгә, баш әйләндергеч виражлар ясыйлар. Мөнир аларны күпме күзәткәндер, кинәт аның миен аяз көнне яшьнәгән яшен төсле бер уй ярып үтте: — Әгәр икенче хыялым тормышка ашып, отпускыга кайтсам! Авыл халкы белергә ярата бит. Сораша башласалар, ни диярмен. Самолетта минем бер генә тапкыр да очканым юк ич! Ул тиз генә казармага йөгереп керде һәм, дневальный алдыннан хатны алып, бер читкә тайпылды. Конверт эченнән рәсемне тартып чыгарды. Ләкин конверт тышындагы «Осторожно, фото» сүзен бозасы килмичә, альбомында шактый актарынганнан соң, майланып беткән комбинезон киеп, дуслары белән бергәләп аэродром чирәме өстенә утырып төшкән рәсемне җибәрде. ...Ялга кайтып килүче Мөнир, басу капкасына берникадәр ара калгач, кинәт туктады. Югарыга, авыл өстеннән очып үтүче истребительгә карап уйга чумды: — Шулай да теге рәсемне җибәрмичә дөрес эшләдем бит. ТӘМӘКЕ ван Беляев, иптәшләре янына килеп, нарат төбенә утырды, портсигарын алды, ләкин аны, соңгы папиросын кичке аш алдыннан тартканын исенә төшереп, кесәсенә кире салып куйды. — Наливайко, тартыйк әле! Старшина сөйләгән мәзәкне бик кәефләнеп тыңлап утырган Наливайко дәшмичә генә борылып иптәшенә карады. Иван аның күзләсИНең кайчан үз папиросың булыр икән? —дигән мәгънәне аңлап читкә китте. Иванга берничә портсигар суздылар. Моны күреп торган старшина җанлана төште. , Эх егетләр яшь чакларны искә төшердегез, тыңлагыз, бер вакыи* га сөйлим үзегезгә.-Ул җайлап утырды, төпчеген урнага ташлады һәм СӨИ ’ ПӘРБезнеңР ротада бер солдат хезмәт итә иде. Андрей исемле. Үзе болай әйбәт кенә хезмәт итсә дә солдатлар аңа «Куркуль» дигән ку1 кур7<уль — кулак (украинча). И 92 шамат тактылар. Нәрсә аңлаткандыр ул сүз, белмим, шулай да әйбәт сүз түгел инде. Беркем аның белән сөйләшми. Куркуль — куркуль инде ул, диләр. Чөнки берәрсе аңардан бурычка конверт сораса да, кәгазь сорап торса да бирми, саранлана иде. Ярар, бервакыт төнлә ротаны тревога белән күтәрделәр. Орудиеләр- не тагып, машиналарга утырып чыгып киттек. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төи, туктаусыз коеп яңгыр ява. Билгеләнгән урынга килеп җитеп, оялар казып, орудиеләрне шунда урнаштырдык. Гимнастеркалар, чалбарлар шулкадәр чыланган, әйтерсең безне яңа гына судан өстерәп чыгарганнар. Тартасы килә, ләкин барыбызның да тәмәкесе камырга әйләнгән, ни дисәң дә, портсигарлар ул вакытларда солдатлар арасында сирәк нәрсә иде. Бервакыт ялгызы гына бер читтә утырган Андрей, итек кунычыннан портсигар тартып чыгарды да, пыскыта башлады. Тәмәке төтене борынны кытыклый, шулай да сорамыйбыз, читкә борылабыз. Күп тә үтмәде, позицияне алмаштырып, башка урынга күчәргә приказ булды. Тагын кузгалдык. Кызу гына эшләп, орудиеләр өчен яңа оялар әзерләдек. Бу юлы Андрей безнең белән бергә түгел, икенче бер читтә командир окобы казый. Без тәмамлап ял итәргә туктадык, ә ул әле һаман казый, инде арыганлыгы сизелеп тора. Рота командиры Иванов түзмәде, көрәген күтәреп, Андрейга булышырга китте, мин дә аңа иярдем. Тактик занятиеләрне «отлично»га үтәп, казармага кайттык. Күңел күтәренке, тик Андрей гына никтер күңелсезләнгән кебек йөри, йокларга яткач, күрәм, йоклый алмый азаплана. Әйләнгәләп ята торгач, торды бу, тумбочкасыннан бер төргәк алып, аны юыну бүлмәсенә илтте, йоклап киткәнен генә көттем дә юыну бүлмәсенә кердем. Карасам, тумбочка өстендә 15—20 пачка тәмәке ята. Иртәгесен бөтен рота шаккатты. Серне белмиләр, тәмәке алып кереп өләшкән старшинага рәхмәт укыйлар. Түзмәдем, сөйләп бирдем. Шуннан соң Андрей коллективка керде, комсомолга кабул иттек. Еш кына миңа әле дә хатлар яза. Бер полкта старшина булып хезмәт итә икән. Бәлки күргәнсездер, кичә сез укып утырган журнал тышлыгындагы мыеклы старшина нәкъ әнә шул Андрей Бухреев инде ул... Старшина сиздермичә генә Наливайкога карады, ләкин солдат бу карашны тоймады, чөнки ул җиргә караган иде. МӘХӘББӘТ ШУЛАЙ ДА БАШЛАНА... овар дигәч тә, сезнең күз алдыгызга калын гәүдәле, итләч битле берәүнең килеп басачагын сизеп торам! Ләкин 'безнең Зөфәр андый егет түгел. Аның зифа гәүдәсенә күршедәге поселокта сокланмаган кыз юктыр. Шуның аркасында ул кызлар белән бик җиңел таныша. Ләкин үзе танышкан чибәрнең: «Кем булып хезмәт итәсез?» — дип соравы була, «хәрби сер» дигән булып, Зөфәр казармага таю ягын чамалый башлый. Кызлардан яшерсә дә, үзенен поварлык хезмәтен бик ярата. Ул пешергән ашны бервакыт генерал да мактады: «Рәхмәт, иптәш Гайнуллин», — диде. Шуннан соң Зөфәр тагын да канатланып йөри иде. Ләкин көннәрдән бер көнне бөтен дивизионны аптырашта калдырырлык вакыйга булып алды. Нарядтан буш солдатлар кичке аштан соң Ленин бүлмәсенә җыелдылар. йорт тулы фәрештә — һәрберсе бер эштә дигәндәй, һәрберсе үз эше белән мәшгуль; старшина 'белән яшь солдат Фоменков икенче сәгать инде шахмат кырында сугышалар. — Мат сезгә, иптәш старшина! П 93 Ух син, кай арада өлгердең әле?1 ИШек ачь1лды - Ленин бүлмәсенә тирләп-пешеп Зөфәр килеп керде. Йөгерүдән кызарган йөзенә карап кайберәүләр: «Кухняда пожар!»—дип урыннарыннан ук сикереп тордылар. Иптәш старшина, иптәш старшина, мине иртәгә үк беренче бата- реяга күчерегез. — Нәрсә? — Старшинаның күзләре зур булып ачылдылар. Мине беренче батареяга күчерегез, дим. Казаннар, кастрюльләр оелән җитәрлек командовать иттем инде. < Зөфәр ишекне ачык калдырып, чыгып та китте. Аның үзсүзле икәнен пәркем белә. Әйттеме, үлсә үләр, ләкин үз сүзен итәр. Шактый уйлаганнан соң, старшина аны поварлык эшендә саклап калу чарасын эзли башлады. Минем белән киңәште. Сез якташлар, ди, җаен табып кына эшнең нәрсә икәнен бел әле, ди. Ярар, мәйтәм, бу ял көнне икебезгә дә увольнительный бирегез, җайлармын. Ял көне гадәттән тыш матур, кичә генә яңгыр явып үткән, хәтта тәмәке тартып һаваның сафлыгын да бозасы килми. Без Зөфәр белән паркка :кереп, буш эскамьяларның берсенә утырдык. Сүзне нидән башларга аптырап тордым да туры наводка белән сорадым: Зөфәр, ни булды сиңа? Нигә поварлык хезмәтен ташлыйсың? Зөфәр бераз уйланып утырды да түбәндәге вакыйганы сөйләде. Зөфәр үзләренең район газетасын алдыра иде. Көннәрдән бер көнне газетаның яңа саны килгәч, аның игътибарын «Гөлназдан үрнәк алалар» исемле кечкенә генә хәбәр тарта. Ул хәбәрдә Зөфәрләрдән 20 чакрым ераклыкта гына урнашкан совхоз сыер савучысы Гөлназ Насрет- динованың йөкләмәсен арттырып үтәве һәм башка сыер савучыларның аннан үрнәк алулары язылган иде. Зөфәр Гөлназның үзен күреп бел- мәсә дә аңа гашыйк була да куя. һәм хат яза. Җавап алудан тәмам өмет өзгәч, көннәрдән бер көнне моңа шундый хат килеп төшә: «Исәнмесез, таныш булмаган Зөфәр! Күп сәлам белән хезмәтегездә уңышлар теләп калучы Гөлназ. Зөфәр, сез район газетасын укып, Гөлназ Насретднновага хат язгансыз. Ул хатны Гөлназ апа алып укыды. Ләкин җавап яза алмады. Беренчедән, вакыты бик тар иде, киңәшмәгә китте, иптәше дә кырда иде, икенчедән, хат әллә кемгә — әллә аңа, әллә миңа. Безнең совхозда бпт ике Гөлназ Насретдинова бар. Берсе мин — ашханәдә повар булып эшлим. Икенчесе—Гөлназ апа, сыер савучы, аңа 36 яшь, ике баласы бар. Шуның өчен белә алмадык, минем турыда да бит район газетасына язганнар иде. Әгәр теләсәгез, хат языша алабыз. Кабат сәлам белән Гөлназ». Бу хатны алгач та Зөфәр Гөлназга фоторәсемен җибәргән. Ләкин Гөлназ бер хатында Зөфәрнең авырткан җиренә кагылган. Мин, дигән ул, сезнең рәсемегезгә карап, армиядә башкарган эшегез дә үзегез кебек матурдыр, дип уйлыйм дигән, һәм Зөфәр нәкъ әнә шул сүзләр аркасында безне тәмле пешерелгән ашларсыз калдыра язды. Бик озак сөйләшеп утырдык. Аңлаттым үзенә: Гөлназга турыдан- ТҮОЫ яз барсын да яз, дидем, һәм Зөфәр язды Алар бик еш языша башладылар. Хатларының урта бер җирендә, әлбәттә, һөнәрләре буен- ия язылган киңәшләр дә була иде. Бепвакыт Зөфәр Гөлназдан бер рәсем алды. Рәсемдә берсеннәи- берсе чибәр ике кыз. Ләкин Гөлназ юри үзенең кайсысы икәнен күрсәтМӘОзакҮЗбТшб ваттыкГһәм тисә тиенгә, тимәсә ботакка дип, хат яздык. - Гөлназ, - дидек, - без сине белмәгән булыр идек, ләкин елмаеп торган күзләрең үзләре әйттеләр. һәм, чыннан да, тыйнак кына елмаеп торган кара күзле, калыл толымлы кыз Гөлназ булып чыкты. Тиздән Зөфәр бөтенләйгә өенә кайтып китә инде. Кайту белән гөрләтеп туй ясыйм, чөнки Гөлназдан башка яши алмыйм, ди. Бик мөмкин, ни өчен дисәң, мәхәббәт шулай да башлана... БӘЙРӘМ КӨННЕ овет Армиясе көпе быел ял көненә туры килде. Полктагы тантаналы җыелыштан соң Камил Нигъмәтуллин поселокка китте. Урамда кеше күп түгел. Бәйрәмчә киенгән бер төркем егетләр һәм кызлар гына кызып-кызып нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр, урамны яңгыратып көләләр. Камил үзенең туган авылын, мәктәбен, укытучыларын исенә төшерде. Моңа ул үзе дә гаҗәпләнеп калды, чөнки'аның бүгенге көнгә хәтле укытучылары һәм мәктәбе турында уйлаганы юк иде. Поселоктагы урта мәктәп бинасы яныннан узып барганда кемдер аңа йомшак кына итеп эндәште. Борылып караса, кечкенә генә ике малай Камилга карап торалар, йолдызда юк ичмасам кесәсендә, бүректән алып биреп булмый ич инде. Ул һәрвакыт кесәсендә бер-ике йолдыз йөртә иде, чөнки поселок малайлары солдат күргән саен йолдыз сорыйлар. — Абый, солдат абый, — дип сүз башлады берсе. Ләкин тотлыгып калды. Икенчесе дәвам итте: — Бүген безнең сбор була. Совет Армиясе турында сөйләргә кеше юк, керегез әле, абый, безгә. Сөйләрсез дә кайтырсыз. Генералыгыз орышмас бит, солдат абый. Камил ни дияргә дә белмичә аптырап калды. Ләкин катгый карарга килеп каешын, бүреген төзәтеп куйды һәм малайларның кулларыннан тотып, мәктәпкә таба атлады. Малайларның берсе класска кереп китте, аннан уртача буйлы һәм муенына пионер галстугы бәйләгән яшь кенә кызга ияреп чыкты. — Лидия Васильевна, менә солдат абый сөйләр. Пионервожатый уңайсызланып кына сүзгә башлады. — Сез гафу итегез инде безне. Чынлап та Совет Армиясе турында сөйләргә кешебез юк. Сезнең частька шалтыратырга уебызга да килмәгән. Ә малайлар, чыкканнар да, берәр солдат үтмәсме дип сезне көтеп торганнар. Сбор бик җанлы үтте. Камил иптәшләре турында һәм белгәне кадәр полк тарихын сөйләде. Аннан соң уйнадылар, җырладылар... ...Полкка кайткач ук Камил замполит янына кереп, бүгенге хәлне сөйләп бирде. Тиздән урта мәктәпне Камил хезмәт иткән полк шефка алды. Түгәрәкләр оештырдылар, шоферлар мәктәпнең ташландык автомашинасына капиталь ремонт ясадылар. Камил 9—10 класс укучылары белән радио-техника түгәрәге алып бара башлады. Кичә ул үзенең иске танышларын очратты. Ә алар, Колька һәм Вовка, шундый зур дуслыкның башлануына сәбәпчеләр, би.к горурланып йөриләр. Үзләре әле шундый кечкенә: мәктәптән кайтканда сумкалары кар өстендә бик матур эзләр сызып калдыра.
Ерак Көнчыгыш.