<САНИЯ» ОПЕРАСЫ ҺӘМ ЯҢА СУБЫЛ АВЫЛЫ
Свердлов тимер юлы өстендәге «Аргаяш» станциясе хәзер зур бер район үзәге булып үсте. Аргаяш поселогында соңгы елларда гына салынган зур элеватор, ашлык складлары, төрле мастерскойлар, таш биналар, төрле уку йортларына карасаң, аның Октябрь революциясенең беренче елларында әле читән ихаталы берничә вак өйләрдән торган авыл булганына ышануы да кыен. Моннан утыз сигез ел элек, Аргаяш районы әле Башкортстан республикасының Урал аръягындагы аерым кантоны булып исәпләнә, аңардагы кечкенә өйләргә кантком, кантисполком, мәгариф, авыл хуҗалыгы эшләре, сәламәтлек саклау бүлекләре кебек совет оешмалары урнашкан, аларда тормыш бер көй белән генә ага иде. Менә шул вакытларда кантон үзәгендәге медпункт җитәкчесе фельдшер Гариф Вафин Аргаяш тирәсендә булган табигать байлыкларын, чын мәгънәсендә сихри күлләрне иксез-чиксез болын һәм сахраларны халык сәламәтлеген ныгытуга хезмәт иттерү өчен кымыз белән дәвалау эшен оештырырга кирәк дигән фикергә килә һәм дәүләт оешмалары аның тәкъдимен хуплап, тиздән санаторий оештырыла башлый. Санаторий өчен атаклы Аргаяш күленнән берничә километр ераклыктагы Яна Субыл авылы тирәсе сайлап алына, биналар салына, врач һәм медсестралар китерелә. Шулай итеп, Аргаяш кымыз санаториы эшләргә керешә. Акрынлап санаторий таныла бара. 1923 елда шушы санаторийда дәваланып, файдасын күргәч, 1924 елда да мин кымызга шунда барырга булдым. Башкортстан сәламәтлек саклау комиссариатының планлаштыру бүлеге мөдире доктор Бари Усманов миннән шул санаторийда төзелә башлаган китапханәне юлга салып кайтуымны үтенде. Аргаяшка килгәч, кантон мәгариф бүлеге мөдире Зөфәр Сатлыков миннән анда ачылган китапханәчеләр курсында дәресләр бирүемне сорады. Шулай итеп, Яна Субыл санаториының беренче елларында миңа төрле культура эшләрен башкарырга, анда барган кайбер тарихи һәм истәлекле вакыйгаларга якыннан катнашырга туры килде.. Яна Субыл кымыз санаториына 1924 елда ял итү өчен күп кенә җаваплы эшчеләр, язучылар килде. Алар арасында күренекле җырчы Газиз Әлмөхәммәтов белән композитор Әхмәт Солтан Габәши дә бар иде. Ләкин алар санаторийда дәваланучылар арасында күп күренмиләр иде. Алар Яна Субыл авылының читтәге бер урамында, икесе өчен генә яллап алынган бер өйдә «Сания» операсы өстендә эшләү һәм аны музыкага салу белән мәшгуль икәннәр. Матур гына бу өйнең тәрәзәләре ике яктан иге-чиге булмаган чәчәкле болыннарга карап тора. Өй эчендә гади җиһаздан тыш зур мәшәкатьләр белән китерелгән фисгармония бар. Бу өйдән ара-ти- рә ишетелә торган музыка тавышы бала-чагаларны гына түгел, зурларны да барган җирләреннән туктарга мәҗбүр итә иде. Июль аеның тын һәм эссе бер көне иде. Санаторий биналары белән авыл өйләре арасында, чирәм өстеиә хәзерләнгән бер туй табыны Ч 143 Газиз Әлмөхәммәтов белән Солтан Габәшине дә үзенә тартырлык этнографик бер вакыйга иде күрәсең, эш сәгатьләрен бүлеп алар да шушы туй мәҗлесенә килгәннәр иде. Мәҗлес авылның өлкән кешеләре өчен хәзерләнгән булганлыктан, анда Урал башкортларының туйда башкарыла торган гореф-гадәтләрен якыннан күзәтергә мөмкин иде. Санаторийда ял итүче кешеләр, шул җөмләдәй Газиз Әлмөхәммәтов һәм Солтан Габәши дә, туй вакытында кунакларга күрсәтелгән сый-хөрмәткә зур игътибар белән карыйлар, аның бөтен нечкәлекләрен белеп калырга тырышалар иде. . Туй мәҗлесе үткәч, берничә көннән соң, бик күп кызлар тарафыннан оештырылган җолау («сеңдәү») лар белән кыз да озатылды. Авылда һәм санаторийда гадәттәге тормыш башланды. Әлмөхәммәтов һәм Габәши дә, көндәгечә, иртәнге сәгатьләрдә «Сания» операсы өстендә эшләп, кичке вакытларын башка ял итүчеләр белән бергәләп уздыра торган булдылар. Кичләрен санаторий тирәсенә җыелган егетләрнең җыр һәм биюләрен кызыксынып күзәтү, аларга кушылып җырлау һәм биюләр гадәткә кереп бара иде. Ләкин санаулы көннәр тиз үтүчән булалар. Санаторийда ял итүчеләр, үзләренең китәр көннәре җиткәнче, Газиз Әлмөхәммәтовның биредәге дус-ишләре өчен берничә концерт бирүен телиләр һәм бу концертларның чын дуслык хөрмәтенә куелган булуларын бик яхшы аңлыйлар иде. Яңа Субыл авылында «Сания» операсын язу көннәрендә Газиз Әлмөхәммәтов белән Солтан Габәшине сокланып тыңлаган вакытларга бик күп еллар үтеп китте инде. Ләкин алар башкорт һәм татар халыкларына бүләк итеп калдырган җыр һәм көйләр халык тарафыннан бүген дә зур ихтирам белән тыңлана. «Сания» операсы сәхнәгә куелуга сигез ел, «Эшче» операсының сәхнәгә куелуына өч ел дигәндә, миңа бу опералардагы арияләрне композитор Солтан Габәши башкаруында тыңларга туры килде. Бу инде Яна Субыл авылында түгел, ә бәлки Чехов исемендәге Аксен санатори- ында булды. Мин әйберләремне санаторийның җиденче номерлы бүлмәсенә кертеп куйганда, дүртенче урын буш иде. Тик көндезге ашка звонок булгач, ниндидер чыбыклар күтәреп кергән Сулдан унга таба: 1 иче — шагыйрь Мәҗит Гафур и, 2 нче— композитор Солтан Г а бә ш и, 3 нче — М. Эмиров. А. П. Чехов исемендәге Аксен санаторийсендә алдырылган фото. Габәшине күргәч кенә, әлеге урынның хуҗасы ул икәнен аңладым. Минем исәнлек-саулык сорашуыма ул тик ике сүз белән: «Блаженствую, туган» дип кенә җавап бирде. Аның кыяфәте, бар дөньясын онытып чыбык яфракларын тазартырга тотынуы, Габәшинең чыннан да хәзерге көндә иркенләп ял иткәнлеген күрсәтә иде. Шул ук көнне, төшке ял сәгатеннән соң, Габәши мине үзе барып йөри торган урман эчендәге чишмә янына алып китте. Кеше аягы тимәгән аландагы кошлар симфониясе, яфрак, чәчәк исләре, чишмә чылтыравы Габәшигә һичшиксез: «Блаженствую» дияргә мөмкинлек бирә иде. Габәши аз сөйли, күп эшли торган кеше иде. Шуңа күрә ул һәрнәрсәдән тәм таба, табигатьне үзенең композиторлык талантына хезмәт иттерә белә, монда да шул канун буенча яши иде. Бу сәгатьләрдә яныбызда Солтан Габәши булса да, ял вакытларын аеруча күңелле итә торган Газиз Әлмөхәммәтов юк иде. Ләкин ул бушлыкны Мәҗит Гафури тутырасын белә идек. Без санаторийга килгәнче үк инде аның монда икәнлеген ишеткән идек. Санаторийга килүемнең икенче көненнән башлап без Мәҗит Гафури белән очрашып, бергәләп сөйләшеп утыра торган булдык. Мәҗит Гафури һәм башкалар белән булган әңгәмәләрдә сүз күбрәк көндәлек вакыйгалар, ул вакытлар өчен актуаль мәсьәләләр турында бара иде. Санаторийда очрашулар дәвам иткән бер көнне без, Мәҗит Гафури теләге буенча, кичке чәйдән соң залда очрашырга булдык. Ял итүчеләр кичләрен төрле җирләргә таралу сәбәпле, зал тыныч һәм буш кала торган иде. Без залга кергәч, Габәши рояль янына утырып, үзенең туганына багышлап язган «Оркыя» көен уйнады. Бераздан соң ул эчке бер хискә бирелеп «Сания», «Эшче» операларыннан арияләр, «Су өсте», «Зөлхиҗә» көйләре шикелле озын классик көйләр уйнарга тотынды. Мәҗит Гафури, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Солтан Габәши белән булган соңгы очрашуларда да без Яңа Субыл, Аксен санаторийларында булган моментларны искә төшерә идек. Хәзерге көндә дә, радио аша бирелә торган «Зөлхиҗә», «Кәккүк»1 «Тәфтиләү» шикелле көйләрне тын- , лаган вакытларда күптәннән арабыздан киткән кадерле иптәшләребез күз алдына килеп басалар.