РОМАННАН ИКЕ ӨЗЕК
Кави Нәҗминең соңгы көннәренә кадәр язып килгән «Тирән агым» j Р°Л1анының тәмамланган бүлекләре беренче тапкыр тулы килеш г 1957 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан иде. Язучы- i ның «Әсәрләр»енә дә алар журнал тексты буенча урнаштырылдылар. ? Матбугатта беренче тапкыр чыга торган «Котыла алмассың, хаҗи!» һәм '? «Серле кулъязма» исемле бу бүлекләр дә шул әсәргә керергә тиеш бил- ? ганнар. j «Котыла алмассың, хаҗи!» дигән бүлектә яшүсмер Рөстәм образы > күренеп үтә, шулай ук укучыларга «Язгы җилләр» буенча таныш Иман- ; кол хаҗи һәм Хизбуллаларның Октябрь революциясеннән соңгы эшләре > һәм шуның белән бу типларның логик үсеш эволюциясе ачыклана. «Ти- > рэн агым»ның матбугатта чыккан өлешләрендә Иманкол хаҗи турында < Хәйбуш карт болай дип кенә әйткән иде: «Бишбалта Иманколын гына ' алып кара. Губернатор төшү белән үк ялт иттерде амбарын. Сыңар бөр- ! тек тә калдырмады. Халыктан яшергән игеннәрен озатып ята диләр, ! астыртын... Алтын-көмешле җыен контрны симертеп ята» (Кави Нәҗми, ; Әсәрләр, III том, 484—485 битләр). Әсәрнең түбәндә бирелә торган бүле- < гендә Иманкол хаҗиның ул эшләре конкрет күрсәтелә. Бүлекнең исеме ' шартлы рәвештә генә куелды. • \ «Серле кулъязма» дигән бүлек исә укучыларга «Язгы җилләр» буен- \ ча таныш булган Хәсән белән Нәсимә образларын тагын да тулыланды- j ра. Бу бүлек аерым дәфтәргә язылган һәм монда да шул дәфтәр t тексты буенча басыла. j «КОТЫЛА АЛМАССЫҢ, ХАҖИ!» хшам намазыннан соң мәчетнең алгы бүлмәсендә күн төпле киез калошларын кигән арада Иманкол хаҗи янына Хизбулла Кадермәтов туктап, озын муенын ата каз шикелле сузып, пышылдады: — Ишеттегезме? Казан Советы сатып алган утыз сигез мең пот шикәрне Рада җибәртмәячәк икән. Корылай гына чумырырлар инде та- варишлар кишер чәен... Иманкол хаҗи, көрән сакалын сыйпап, кәефле елмайды. — Бәрәкалла... Шуннан соң? Хизбулла, аксак аягын бер урында сикерткәләп, арпа чыккан кызгылт кабаклы күзен серле итеп кысты: — Безнең эш — өрек тә җимеш... Революциядән соң, Казан кибетчеләре шушы «алыпсатар» жаргонына күчкәннәр иде: алтын — аларча «сары май», биш сумлык акча — «пәнҗеке», егерме биш сумлык — «почмак», йөзлек — «багана»... А 102 Өрек-җимеш турында сүз кузгалгач, Иманкол хаҗи аңлап алды: Төркстанга барып кайтырга кирәк. Андагы базарларда җаның ни тели шул бар. Сәхтиян күн дисеңме, асыл-ефәк дисеңме, каракуль тиреләре, дөге, йөзем, тоз, борыч... Сиздерми генә Казанга ташып, итәк астыннан сатканда, маяны бик тиз үрчетергә мөмкин. Бары тик юлда тотылып, «төп йортка» эләгүдән генә ходай сакласын, йолкырлар аннан, тавык урынына пешекләп. Җырлатырлар карт көнеңдә «Абау алла, уф алла»ны! Кыш уртасында тары ярмасы белән бер капкан иде инде ул. Кайда акчалата, кайда әйберләтә төртеп, Сызрань, Инза, Рузаевка кебек зур станцияләрдән хәвеф-хәтәрсез узган вагонны Казанга җитәрәк ниндидер азык отрядының маузерлы, кара бушлатлы командиры туктатып, Мәскәү эшелонына тактырды. Ни ялынды Иманкол аңар: — Знаком, матрос тавариш. Зачем бируш? Хәләл мал бит. Җәй бугу закат даюм, фытыр даюм. Мая балшой семья... Баранчук мнуга... Уддай, зинһар, тавариш иптәш! «Дөнья малы — дуңгыз каны Илтеп зинданга сала», — дип, тикмәгә җырламыйлар, күрәсең. Матрослар үзара: — Чека... Трибунал... — дип сөйләшә башлауга, хаҗи абзац себерт ул тирәдән! Исәпләп карасаң—бер вагои ярма ел әйләнәсенә мең кешелек өйрә бит ул. Ләкин, ни әйтсәң дә, җай кадерлерәк. Юлның бер өлешен җәяү, калганын утын чанасына утырып өйгә кайткач, Иманкол хаҗи атна-ун көн буена урамга чыкмыйча, үз-үзенә сөйләнеп тик ятты: — Ычкынды бит, гөнаһ шомлыгы, ничаклы мал... Вагонлап маташа торган заманмыни хәзер? Иң яхшысы — мыскаллы товарга күчү. Алтынлы янчык чалма астына да сыя. Мал җыю дәрте Иманкол хаҗины тагын аякка бастырды. Бу юлы инде ул, элек-электән таныш Эйхенбаум белән бергәләп, асылташлар, алтынкөмеш әйберләр җыярга кереште. Татар кибетчеләре арасында «ыхы» яки «чебен»'дип кенә телгә алынучы бу елтыр башлы, янып торган кара күзле, килбәтсез зур борынлы, шапылдавык иренле сәүдәгәр чынлап та бал исен әллә каян сизгән чебенне хәтерләтә һәм, төс-кыя- фәте күзгә бәрелүчән булгангамыдыр, сакланыбрак эш йөртә иде. Иманкол хаҗи аның өчен бик кулай маклер булып чыкты. Корнилов фетнәсеннән соң Казанга килеп урнашкан һәм каяндыр, ниндидер хәбәр көтеп, сыйланып, лото-карта уйнап яшәгән патша офицерларының балдаклары, йөзек кашлары, кыйбатлы сәгатьләре, алар белән йөреш- кән купец хатын-кызларының энҗеҗәүһәрләре, алтын беләзекләре, медальоннары берәм-берәм хаҗи шкатулкасына, аннан Эйхенбаум сандыгына, аннан чит ил банкларына күчә тордылар. Эшләр шулай көйләнеп барганда, ике арадагы исәп-хисапны да өзмәстән, Эйхенбаум кинәт кенә сызды. Кайда ул хәзер? Аңа тапшырылган әйберләрнең хуҗаларына кем түләргә тиеш? Дөрес, Иманкол хаҗи кулында ике йөз мең сумлап кәгазь акча бар. Ләкин Керенский вакытында чыгарылып, бәясе туктаусыз төшә баручы ул кәгазьләр белән генә офицерларны ризалатып булмаячак. Аларга шәһәр кибетләрендә табылмый торган кыйбатлы азыклар, затлы тәмәкеләр, «арыслан сөте» дип йөртелүче исерткеч эчемлекләр, татар кибетчеләре телендә «Сәмигулла» дип аталган өй аракысы һәм тагын әллә нинди хикмәтләр кирәк. Эйхенбаум аларны, Иманкол хаҗига да сиздермичә, кирәк чагында гына әллә кайдан китертә иде. Гомере буенча он-ярма, тире-яры белән генә эш иткән Иманкол алариың рәтен дә белми, төрен дә танымый. Хода белсен, ничек ашый торганнардыр трантас маена охшаган кара уылдыкны, сабын төсле саргылт сырны, кыпкызыл итле чи балыкны! 103 йирич башыңа / өшкәч> башмакчы булырсың. «Динем өчен түгел, көнем > дигәндәй, ул кәсепкә дә тотынып карарга ярый... ул турыда баш ватып йөргән чагында Хизбулланы очрату «бик төште» аңар. Үзенең уйларын-ниятләрен башкаларга сиздертмәс өчен, ул аны мәчеткә чатлаш капка янындагы көймәле чанага чакырды: — Илтеп куйыйм әйдә. Барыбер сезнең урамнан узасы. Буран басылган иде инде. Чана кузласындагы малай черемләп киткән ахры, хуҗасының тавышын ишетүгә, мескен бүрегеннән, бишмәт Җиңнәреннән сүрүе ертылган мендәр мамыгысыман кар тузгытып кагынырга тотынды. Атсыз калдырырсың әле бер көнне, әлләзи!—дип, гадәтенчә тиргәп алды аны Иманкол. — Ниткән халык бу, ә? Чак кына күз төшерми тордыңмы, муеннарын салындырып, гафләт йокысына чумалар. Карап торырга шундый юаш малай көтелмәгәндә кырыс җавап кайтарды. — Мыскылламагыз, әлләзи түгел мин. — Ә кем соң? — Закир солдат улы Рөстәм. Иманкол, чана түренә Хизбулла белән янәшә урнашып, үчекләп әйтте: — Ах, шулаймыни? Дәрәҗәле нәселдән икәнсең. Үлә-нитә калса, атаңның бетле шинеле белән тишек ботинкасы сиңа тиячәк. һичшиксез. Хизбулла буылып көлде дә төчкереп җибәрде. — Хак сүз. Дөр-рес! Хәтере тиз кырылучанмы, әллә башка сәбәп бармы, Рөстәм, чанадан төшеп, шомландырырлык коры тавыш белән үткәреп әйтте: — Кемгә нәрсә тиясен киләчәк күрсәтер. Бүген үк расчет бир, бай абзый. Артык эшләмәячәкмен! Иманкол хаҗи, мәчеттән чыгучыларның чана тирәсенә җыйналуын күреп, ачуланып җикерде: — Телеңә салынма, маңка! Бор әйдә атны! Күл буена киттек. Рөстәм урыныннан да кузгалмады. Аулаграк төштә бу тискәрелек -өчен салып та еккан булыр иде, бәлки, аны Иманкол. Бу юлы, җәнҗалның зурга китүеннән сакланып, ачуын йотарга тырышты. — Килешми алай үзеңнән өлкәннәргә карышу. Мөселман баласы ич син. Тот дилбегәне! Сылап-сыйпап әйтүнең дә файдасы тимәде. Мәчет тәрәзәсеннән сузылган саргылт яктыда Рөстәмнең төксе күз карашын күргәч, Иманкол дилбегәне үз кулына алды да сөйләнә-сөйләнә атны куарга кереште. — Үкенерсең, малай актыгы. Соң булыр. Аягыма егылып сорарсың. Юк сиңа ярлыкау! Юк сиңа расчет! На-а-а... Кар өемнәренә сугылып, казылмаларга янтаеп шуган чана артыннан Рөстәмнең өздереп кычкырган тавышы яңгырады: — Эш хакымны түләми котыла алмассың, хаҗи-и... ' СЕРЛЕ КУЛЪЯЗМА Нәсимә бу дәфтәрне Хәсәннең өйдә сакларга дип калдырган китап- лаоы арасында очратты. Кызгылт клеенка тышлык уртасына ябыштырылган кәгазь дүрткелгә Хәсән кулы белән өч сүз язылган иде: «Яшьлегемнең алтын көннәре». Менә хәзер, Хәсән ике катлы зур пароходта үзенең отряды белән Идел буйлап Царицын ягына үтеп барганда, Нәсимә өчен бу сүзләр 104 үзләре генә дә бик күп нәрсәне аңлаталар һәм шул калын дәфтәргә теркәлгән көндәлекне әле укымаса да андагы язылганнарның бик күбесе аңар таныш күк тоела иде... Нәрсә бу? Хатмы? Матбугатка чыкмый калган берәр әсәрнең өлешеме? Моннан бик күп еллар элек кичерелгән хисләр көндәлегеме? ...«Күзләремә зурайткыч пыяла куйган кебек: гадәттә сизелмичәрәк уза торган хәрәкәтләрнең бөтеи нечкәлекләре, үзенчәлекләре яктырак һәм калкурак күренәләр. Бу хәл аңлатып биргесез рәхәтлек тойгысы тудыра. Минем өчен хәзер бар нәрсә дә соклангыч, бар нәрсә дә матур. . «Шундый бер җылылык бар — якын кешеңнең күз карашындагы җылылык. Гомер буе шул җылылыкны сизмичә, җылылык ул — кояш, учак дип кенә яшәргә дә мөмкин. Алай яшәргә теләмим мин. «Шулай ук тагын аерылырбызмы икәини?.. Андый сорау белән үзебезне борчымыйк, иркәм. Алда әле бергә уздырачак күпме елларыбыз бар! «Син яратасыңмы соң мине? Бу сүзнең нигә кирәге бар, диярсең. Сүзсез генә мөмкин түгелмени? Ләкин кайчак шунсыз аңлашып булмастыр кебек тоела. Мәхәббәт бернинди сүздән дә курыкмый. Әгәр ул сүз — тупаслыгым яки җүләрлегем булып яңгырый икән, яңгырый бирсен. Күңел шундый гади сүзне тансыклагач, нишлим соң? «Мин сине сөям» дигәнеңне ишетәсем килгәч, нишлим соң?.. «Кайберәүләр шикелле, үтеп киткән көннәрне искә алып кына яши алмыйм. Миңа, барып җитүе бик авыр булса да, синең белән бергәләп, иркен сулап яшәрлек киләчәк кадерле. «Бу юлларга каршы җавап хаты белән генә чикләнерсең, бәлки. Ул хатның, сиңа хас эчкерсезлек белән, чын күңелдән языласына шикләнмим мин. Шулай да ул хат ниндидер томан белән, әйтелеп бетмәгән сүзләр пәрдәсе белән капланырдыр кебек сизенәм. Янәшә утырып, сүзсез булса да аңлашуга ни җитә! Яратам дип ант итмичә дә яратырга мөмкин бит. «Бәхет ничаклы зур — аның өчен чигелгән азап та шуннан ким булмаячак. Күзләрнең бер-береңә аеруча мәгънәле итеп каравы да җитә, яки кулларның тирән тойгыларны сизәрлек итеп күрешүләре дә җитә— шуннан бөтен гомер юлыңда көчле терәк булырлык мәхәббәт туа. «Яраткан кешеңне сагынганда башта нинди генә уйлар, йөрәктә нинди генә утлар кабынмый... Хыял — аяусыз художник. Билгесезлек- нең соры фоны өстендә берсе берсеннән куркынычлырак күренешләр ясарга оста ул. Яраткан кешеңнең газаплы кичерешләрен ул унга тапкырлап күз алдына бастыра... «Шундый кичерешләрдән соң, бер-береңнең исәнлеген белүдән дә зур шатлык булуы мөмкинме? «Хәлиткеч вакыйгалар гадәти юлларда очрыйлар. Шул вакыйгалар яктысында үткәнеңнән ничектер онытылган әйберләрне бөтен ачыклыгы белән хәтерлисең һәм киләчәгеңә татлы борчылу тойгысы аша карыйсың. «Үткәндәгеләрне күздән кичереп, синең белән булган очрашуларны җентекләп тикшергәч, бөтен кискенлеге белән аңладым: бу — иң беренче һәм чын тойгы! Дөрес, аның миндә кабынуы бик иртә дә түгел, бик соң да түгел иде. Мәхәббәт шулай көтелмәгәндә табылса тагын да көчлерәк була, күрәсең. «Менә хәзер мин иң тәүге очрашуыбызны хәтерлим. Барысы да аермачык күз алдында: нәрсәдер әйтергә теләп тә йомылып калган иреннәр... Күзләреңдәге уйчан елмаю... «истәлек — шундый әйбер, аны берәү дә, хәтта шул истәлеккә сәбәп булган кеше дә, тартып ала алмый. Синең тәүге елмаюың да минем хәтердә шулай нык саклана. Ул елмаю белән син, йозаклы йөрәгемне ачып, күңел түремә уздың. Тагын кайда гына очратсам да, меңнәрчә кешеләр кайнаган вокзалда яки Казан урамнарында, мин синең ул күзләреңне ерактан ук танырмын. «Ике кеше арасында ничек шундый якынлык башлана икән? Мин сине очрату белән үк һава һәм кояш кебек кирәклегеңне сиздем. «Шәһәр шау-шуы эченнән мин синең йөрәк тибешеңне ишеткәндәй булам. Аяз кичләрдә күккә карасам, иң якты йолдызлар синнән сәлам тапшыргандай җемелдиләр. «Синең турыда уйлаган саен күңеллерәк булып китә. Шушы куаныч өчен кешеләргә ниндидер яхшылык эшлисем, аларны сөендерәсем, һәр- кайсының кулын кысып: — Рәхмәт, туганкайлар. Арагызда минем өчен шундый кадерле, якын кеше яшәве өчен рәхмәт! — дип җырлыйсым килә. «Бәлки, бу — бик озак интегеп, кыерсытылып яшәүдән соң, ерак хыял булып күренгән бәхеткә юлыгу аркасында шулай тоеладыр. Чөнки тумыштан ук ваемсыз гомер кичергән кешеләр үз бәхетләренә безнең төсле барлык тамырлары белән ябышмыйлар. Мин бу бәхетне шундый зарыгып көткәнмен, күрәсең, беренче тамчысыннан ук айнымаслык булып исердем. Ул утлы тамчы — минем йөрәгемдә, минем күзләремдә, минем барлык тормышымда, һәм ул — әйләнә-тирәмдәге кайгыны да, явызлыкны да, караңгылыкны да юып, яндырып юкка чыгарырлык көчкә ия!..»