ПРОГРАММА ЯКТЫЛЫГЫНДА
Партиябезнең XXII съездында бертавыштан кабул ителгән КПСС Программасы кешелек дөньясы тарихында яңа һәм чиксез гүзәл сәхифәне ача. Совет кешеләренең тормыш интересларын чагылдыра торган барлык төп теоретик һәм практик проблемаларны туплаган бу бөек документ кешелек дөньясының коммунизмга бару юлын нур сибүче маяктай яктырта. Бик хаклы рәвештә заманыбызның коммунистик манифесты дип аталган бу бөек документта партиябезнең һәм халкыбызның киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорындагы экономик, политик һәм идеологик бурычлары диалектик бердәмлектә гәүдәләндерелгән. Программаның махсус бүлеге партиябезнең идеология, тәрбия, мәгариф, фән һәм культура өлкәсендәге бурычларына багышланган. Бу аңлашыла да. Чөнки киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорында идеологик эш һаман куәтлерәк факторга әйләнә бара. Яна җәмгыять төзү, җитештерүче көчләрнең гигантларча үсүеннән тыш, тагын шул яңа җәмгыятьне төзүчеләрнең рухи яктан да бик нык үсүен күз алдында тота. Партиянең Программасында әйтелгәнчә, «җәмгыять членнарының аңлылыгы никадәр югары булса, коммунизмның материаль-техник базасын булдыруда, хезмәтнең коммунистик формаларын һәм кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне үстерүдә алар- ның иҗади активлыгы шулкадәр тулырак, киңрәк җәелә һәм, димәк, коммунизм төзү бурычлары шулкадәр тизрәк һәм уңышлырак хәл ителә». Менә шулардан килеп, партиянең Программасы культура төзелеше, әдәбият һәм сәнгать үсеше, алар- ның тәрбияви ролен күтәрү өлкәсендә яңа бурычлар куя, идеологик эшнең мондый әһәмиятле тармакларының үзенчәлекле ролен ача. КПССның яңа Программасында партиябезнең икенче Программасы кабул ителгәннән соң үткән чорда партиябез җитәкчелегендә совет халкы культура төзелеше, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яулап алган гаять зур казанышлар беркетелгән. Элек томаналыкка, изелүгә, каторга хезмәтенә һәм хәерчелеккә дучар ителгән миллионнарча кешеләр Ленин васыятьләрен үтәү нәтиҗәсендә культура биеклекләренә күтәрелделәр, кешелек дөньясының рухи байлыкларыннан чынлап файдалану мөмкинлегенә ирештеләр. Культура революциясе чыннан да искитәрлек җимешләр бирде. Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның культурасы чәчәк атты, халык арасыннан иксез-чиксез күп һәм яңадан-яңа талантлар күтәрелеп чыкты. Октябрьның рухландыргыч нурлары астында Совет Татарстанының да культурасы, әдәбияты һәм сәнгате бик нык үсте. Күп гасырлы бай тарихы булган татар әдәбияты нәкъ менә совет власте чорында чын-чынлап чәчәк атуга иреште. 80 нән артык члены булган куәтле союзга берләшкән П 119 Совет Татарстаны язучылары зур идеяэстетик бурычларны хәл итәргә сәләтле җитлеккән иҗат коллективына әверелделәр. Татарстан язучылары күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондына кергән күп кенә талантлы әсәрләр иҗат иттеләр. Укучыларны интернационализм, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияли торган ул әсәрләр хезмәт батырлыкларына рухландыралар, коммунизм өчен көрәштә куәтле ко- ,рал булып хезмәт итәләр. Монда гүзәл әсәрләре татар .совет әдәбиятының гына түгел, бәлки күп милләтле бөтен совет әдәбиятының да горурлыгына әверелгән Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исемен атау гына да җитә. Аның фашистлар зинданында йөрәк каны белән язылган һәм тирән патриотизм белән сугарылган шигырьләре татар әдәбиятына моңарчы күрелмәгән яңа дан алып килделәр, аны халыкара күләмдә таныттылар, аңа интернациональ яңгыраш бирделәр. Татар халкының музыкаль таланты үсеше өчен киң горизонт ачылды. Патша заманында халык талантлары изелеп килүе мәгълүм. Халык арасыннан күтәрелгән музыкантларның һәм җырчыларның мөселман руханилары тарафыннан һәртөрлечә нык эзәрлекләнгәннәре татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов- ның 1912 елда язылган «Яшь йөрәкләр» романында ачык күрсәтелгән. Бу романда революциягә кадәрге патриархаль татар тормышында му- зыкант-самородокның фаҗигалы язмышы сурәтләнә. Ләкин һәртөрле коточкыч кысулар да халык талантларын баса алмаган. Кама һәм Агыйдел буйларында, кара урманнар һәм таулар арасында озын көйләр һәм бәетләр, курай һәм кубыз тавышлары япаялгыз гына моңланып яңгырый биргән. Шундый авыр шартларда халыкның музыкага ихтыяҗын киләчәктә халык арасыннан талантлы композиторлар һәм художниклар күтәрелеп чыгуы турында хыялланган һәм шуңа нык ышанган демократик язучылар чагылдырып килгәннәр. Бөек Октябрьга кадәр татарлар арасында профессиональ музыка сәнгате бары тик яралгы хәлдә генә була. Ул чорның музыкаль әсәрләре камиллектән бик ерак торганнар һәм башлыча бер тавыштан узмаганнар. Партиянең икенче Программасы кабул ителгәннән соң үткән еллар эчендә татар халкы музыкаль үсешендә дә бик нык алга китте. Хәзер республикабызда 30 га якын кешене берләштергән һәм илебезнең музыкаль армиясенең алдынгы отрядларыннан берсе булган композиторлар союзы эшли. Совет власте чорында бездә татар профессиональ музыкасына нигез салуда күренекле роль уйнаган Салих Сәйдәшев, Советлар Союзының, шулай ук чит илләрнең күп кенә музыкаль театрлары репертуарына кергән «Шүрәле» әсәре авторы Фәрит Яруллин, музыкабызны бертавышлы халык мелодиясеннән профессиональ музыкаль иҗатның катлаулы формаларына тикле күтәрүдә, опера сәнгатен үстерүдә гаять зур хезмәт күрсәткән Нәҗип Җиһа- нов һ. б. күренекле композиторлар җитеште. Хәзерге татар композиторларының күбесе — Мәскәү һәм Ленинград консерваторияләрендә, тәҗрибәле рус композиторлары кул астында профессиональ белем алган иҗат кешеләре. Бу—партиябез Программасында аеруча басым ясап әйтелгән нәрсәне, Советлар Союзы халыкларының туганнарча хезмәттәшлеге һәм үзара ярдәмләшү фактын раслый торган күренеш. Республикабызда милли музыкаль сәнгатьнең үсүе, чәчәк атуы өчен барлык шартлар булдырылды: хәзер бездә 9 балалар музыка мәктәбе, музыка училищесы һәм консерватория эшли. Яхшы труппа һәм оркестр белән, классик һәм хәзерге заман репертуарының иң катлаулы партияләрен уңышлы башкара торган артистлар һәм дирижерлык сәнгатенең тәҗрибәле осталары белән тәэмин ителгән Муса Җәлил исемендәге дәү^ләт опера һәм балет театры, хезмәт ияләрен эстетик тәр- 120 бияләү буенча зур эш ’ алып бара торгзн Г. Тукай иссмспдәгс дәүләт филармониясе һәм җыр һәм бию ансамбле бар. Революциягә кадәр татар халкының профессиональ театры булмый. Казанда бары тик рус драма театры эшләп килә. (Билгеле, ул татар театр сәнгате тууга бик зур йогынты ясаган.) 1905 елда бер төркем энтузиастлар тарафыннан оештырылган беренче татар үзешчән театр коллективы бик зур тәвәккәллек һәм фидакарьлек белән генә яши алган. Ул коллективтагы артистларны мөселман руханилары гына түгел, бәлки патша властьлары да системалы рәвештә эзәрләп килгәннәр. Ә хәзер республикабызда 10 театр, шул исәптән Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры, В. И. Качалов исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы зур драма театры эшли. Бу театрларның иҗат коллективлары иң катлаулы идеяэстетик бурычларны хәл итәргә сәләтле кадрлардан торалар. Рәсем сәнгатенең үсүе дә татар халкының рухи культурасының чәчәк атуын күрсәтә. Царизм шартларында татарлар сәнгатьнең ул төре турында хыяллана гына алганнар. Коръәннең реакцион законнары һәм шәригать традицияләре татарларга сынлы сәнгать һәм скульптура белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгән. Ә хәзер Татарстанның художниклар союзында 50 дән артык художник берләшә. Татарстан живо- писецлары, графиклары, скульпторлары совет кешеләренең тулы канлы тормышын һәм героик хезмәтен лаеклы гәүдәләндергән күп кенә яхшы әсәрләр иҗат иттеләр. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасының сынлы сәнгать күргәзмәсендә генә дә Татарстан художникларының 750 гә якын иң яхшы әсәрләре күрсәтелде. Татарстан художниклары әсәрләре республикабызда гына түгел, бәлки Бөтенсоюз тамашачыларында да киң популярлык казанды. Совет Татарстаны язучылары, композиторлары һәм художниклары бик күп сәнгать әсәрләре иҗат иттеләр. Ул әсәрләр күп милләтле совет культурасы хәзинәсендә лаеклы урый билиләр. Нәкъ менә шул совет культурасы хәзер кешелек җәмгыятенең рухи үсешендә яңа горизонтлар ача. Бу культура инде нинди дә булса бер ил рамкалары белән генә чикләнеп калмый, аны социалистик илләрнең халыклары безнең белән бергә, кулга кул тотышып, иҗат итәләр, дөньяның барлык прогрессив художниклары ана үз өлешләрен кертәләр. Кешелек дөньясының иц зур күпчелегенең тормыш интересларын чагылдырган бу культура җиңүдән җиңүгә ирешә. Экономик һәм политик яктан гына түгел, бәлки рухи яктан да тәмам банкротлыкка чыккан капитализмны алыштырачак яңа җәмгыять идеологиясе менә шунда үзенең гәүдәләнешен таба да. Безнең илебездә В. И. Ленинның сәнгать ул халыкныкы дигән билгеле тезисы практикада тулысынча тормышка аша. В. И. Ленинның Клара Цеткин белән беседада әйткән: «Дөрестән дә, безнең эшчеләр һәм крестьяннар тамашага караганда зуррак нәрсәгә хаклылар. Алар чын бөек сәнгатькә хокук алдылар» дигән сүзләре хәзер тулысынча тормышка аша. Безнең буын кешеләре гаять зур социаль алмашынуларның гына түгел, бәлки кешелек дөньясының рухи үсешендә яңа сәхифә ача торган үзгәрешләрнең дә шаһиты булу бәхетенә ирештеләр: коммунистлар беренче социализм иленең үзенең культура үсешендә яңа этапка керүен белдерәләр. Партиянең Программасында ул этап — СССРдагы бөек культура революциясенең төгәлләнү этабы дип атала. Бу этапның әһәмияте аңарда коммунизмның җиңүе өчен барлык кирәкле идеологии һәм культура шартлары тәэмин ителү белән билгеләнә. Коммунистик җәмгыятьнең культурасы нинди булачак? Безнең бүгенге интеллектуаль тормышыбыз 1 Ленин әдәбият турында, Татарстан китап нәшрияты, 1960, 127 бит. 121 сыйфат ягыннан нинди яңа үзгәрешләр күрер соң? Мәгълүм булганча, фәнни коммунизмга нигез салган Маркс белән Энгельс культураның асылына фәнни билгеләмә бирделәр, аның үсеш юлларын ачтылар, иҗтимагый тормышта, сыйныфлар көрәшендә аның ролен билгеләделәр. В. И. Ленин, аларның тәгълиматын иҗади үстереп, сыйнфый җәмгыять шартларында һәрбер милли культурада ике культура булуы, социалистик революция яулап алган казанышлар нигезендә җәелдерелә барган культура революциясе турындагы, культура мирасына Коммунистлар партиясенең, социалистик җәмгыятьнең мөнәсәбәте турындагы, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураны иҗат итү юллары турындагы, коммунистик җәмгыять культурасын төзү нигезләре турындагы мәсьәләне тирәннән эшләде. Партиянең яңа Программасында марксизм-ленинизмның культура турындагы күп кенә теоретик положениеләре тагы да үстерелеп бирелә. Ул положениеләрнең һәрберсе философлар, сәнгатьне өйрәнүчеләр, әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр алдында иҗади эшчәнлек өчен гаҗәп киң мәйдан ача. Иң элек шуны әйтергә кирәк, бу Программа, кешелек дөньясы үсеше тарихында беренче тапкыр, коммунистик җәмгыятьнең рухи культурасының төп сызыкларын һәм үзенчәлекләрен искиткеч анык һәм ачык гәүдәләндерә. «Бөтен дөнья культурасы тудырган барлык иң яхшы нәрсәләрне үз эченә ала һәм аларны үстерә баручы коммунизм культурасы, — диелә бу Программада, — кешелек дөньясының культура үсешендә яңа, югары баскыч булыр. Бу культура җә м гы яты I е ң рухи тормыш ы н ы ң барлык күп төрле якларын һәм бөтен байлыгын, яңа дөньяның югары идеялелеген һәм гуманизмын гәүдәләндерәчәк. Бу — сыйныфсыз җәмгыять культурасы, бөтен халык, бөтен кешелек культурасы булыр». Программа рухи культураның үсешендә дәвамчылык турында Ленин өйрәтүен яңа көч белән әйтә. 1920 елда комсомолның III съездында В. И. Ленинның чыгышын искә алыгыз һәм бу бик ачык аңлашылыр. Бу положениедән коммунистик җәмгыятьнең һәрбер члены тирән белемле һәм югары культуралы булырга тиеш дигән бик әһәмиятле практик нәтиҗә килеп чыга. Ул кешелек дөньясы гасырлар буе иҗат итеп килгән барлык рухи байлыкны үзләштерү өстепдә армый-талмый эшләргә тиеш. Икенче яктан, бу билгеләмәдә яңа җәмгыятьнең культурасы аңарчы булган бөтен дөнья культурасы үсешенең законлы нәтиҗәсе итеп каралу өстенә, тагын кешелек дөньясының рухи үсешендә яңа баскыч итеп тә карала. Аңарда сыйфат ягыннан яца нәрсә булуы, коммунизм культурасын интернациональ һәм гомум кешелек культурасы буларак характерлый торган яңа сыйфат булуы да күрсәтелә. Партия Программасында яңа культураның идеялелеге һәм гуманизмы аеруча басым ясап әйтелә. Билгеле булганча, безнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез тирәнтен идеяле эчтәлек белән, кешелеклелек һәм бөек гуманизм белән сугарылган. Совет әдәбиятына нигез салучы А. М. Горький сәнгатебезнең гуманизмын, самимилыгын һәм дәртле- леген күп еллар элек күрсәтеп үткән иде инде. Ул рус сәнгатен хезмәт иясе кешесенә гаять зур мәхәббәт белән сугарылган иң самими сәнгать, дип атады. Гуманистик һәм демократик характеры белән киңтанылган рус әдәбияты һәм сәнгате милли әдәбиятларның демократик вәкилләре өчен дә революциягә кадәр күп элек үк инде пң матур үрнәк булып килделәр. Мәсәлән, татар әдәбияты классигы Г. Ибраһи- мов, рус әдәбиятының шул сыйфатына тукталып, болан дип язган иде: «...халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аның авыр хәятына бер нур. бер җиңеллек бирүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән рус әдәбиятының бөтен дөньяда мөмтаз вә мөстәссин урын тотканлыгы мәйдандадыр... Аның һәр әдибе иң элек 122 үзен халыкның угылы итеп хис кыйла, язу дигән сүздәй рус ХӘЯТЫНЫҢ авыр яраларына шифа эзләү дигән мәгънәне аңлый» *. Горький юлыннан баргаи Г. Ибраһимов татар совет язучыларын һәм сәнгать эшлеклеләрен чын художникның мәңгелек һәм бөек бурычын — кешеләр күңеленә «зирәк акыллы, яхшы теләкле, мәңгелек нәрсәне» чәчү бурычын һәрвакыт югары тотып эш итәргә чакыра. Совет әдәбияты һәм сәнгате дөньядагы иң гуманистик, иң кешелекле тәгълимат булган марксизмленинизм идеяләре белән сугарылган. Совет язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Коммунистлар партиясенең киң халык массаларының төп интересларын гәүдәләндерә торган политикасы белән — иң гуманистик политика белән аерылмас бәйләнгәннәр. Безнең культурабыз үзенең бөтен .гуманистик асылы белән Көнбатышның черек буржуаз культурасына — империализм һәм колониализм идеяләре белән үтәдән-үтә сугарылган черек буржуаз культурага капмакаршы тора. КПСС Программасы совет әдәбияты һәм сәнгатенең гуманистик миссиясен, тәрбияви әһәмиятен аеруча басым ясап күрсәткән бер вакытта, буржуаз культураның реакцион эшлеклеләре оятсыз рәвештә художество иҗатында барлык кешелек- лелекне тәмам юк итү өчен тәре походы ачалар, сәнгатьтә дегуманизация ясауны яклап чыгалар. Бу абстракционистлар иҗатында аеруча ачык күренә. Күптән түгел генә Мәскәүдә Француз күргәзмәсе булды. Шул күргәзмәнең «Пластик сәнгатьләр» бүлегендә тамашачыларның художество зәвыкларын һәм эстетика хисләрен мыскыл итә торган кыргый, гарип, антихудожество- лы экспонатлар өстенлек алды. Ул экспонатларның зур күпчелеге үткән заманның прогрессив художникларының реалистик һәм гума- ‘«йолдыз» г а з е т а с ы, № 957, 17 март, 1913 ел. иистик традицияләреннән һәм француз милләтенең җанлы иҗади көчләреннән аерылган абстракционист- ларның сәнгатьтә нинди һәлакәткә килеп терәлгәнен бик ачык күрсәтте. Шуның белән бергә Көнбатыш сәнгатендәге модернистларның абстракционисток фокуслары артында бөтенләй башка, сәламәт, реалистик юнәлеш тә булганын күрми үтү дөрес булмас иде. Алар дөньяның прогрессив художниклары. Алар үз халыкларының һәм хәзерге заманның җанлы иҗади көчләренең иң яхшы традицияләре нигезендә демократик, реалистик сәнгатьне үстерү өчен көрәшәләр. Ал арның совет сәнгатенә, социалистик культурага һаман да ныграк якынлаша барулары, үзләренең гуманистик омтылышларында безнең социалистик культурабызда таяныч һәм терәк таба барулары бер дә очраклы хәл түгел. Программаның коммунизм культурасы ул — «сыйныфсыз җәмгыять культурасы, гомум халык, гомум кешелек культурасы» булачак дигән раславы бик әһәмиятле теоретик положение булып тора. Яна культураның гомум кешелек характерында булуы ул хәзерге эпоханың тарихи закончалыкларыннан берсен гәүдәләндерә. Бу закончалык хәзер коммунистик җәмгыять кешесенә хас интернациональ сыйфатларның— интернациональ коммунистик рухи цивилизациянең актив формалашуы процессы барганын раслый торган сыйфатларның—ныгый баруын чагылдыра. Бөтен дөнья; социалистик системасы тууы шартларында, социалистик илләр халыкларының яңа культурасы чәчәк аткан шартларда, шул системага кергән эзлекле демократик һәм социалистик милли культураларның актив рәвештә берберсенә тәэсир итүе, бер-берсен баетуы һәм бер- берсенә үтеп керүе шартларында бу хәлнең котылгысыз булуы бик аңлашыла. Әле 1913 елда ук В. И. Ленин «кешелекнең бөтен хуҗалык, политик һәм рухи тормышы капитализм вакытында ук инде интернационаллата бара. Социа- 123 -л изм аны бөтенләй интернационаллаштыра. Хәзер үк барлык илләр пролетариаты тарафыннан системалы рәвештә төзелеп килә торган интернациональ культура... һәрбер милли культурадан аның эзлекле демократик һәм социалистик эле^ ментларын гына ала» ’, дип язганда нәкъ шуны күздә тота да. Империализм сүнү һәм һәлак булу чорына кергән, кешелек дөньясының тарихи үсешенең төп эчтәлеген, төп юнәлешен һәм төп үзенчәлекләрен бөтен дөнья социализм системасы билгеләгән, империализмга каршы, җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору өчен көрәшүче көчләр билгеләгән хәзерге заман шартларында социалистик культураның роле һәм әһәмияте, аның капиталистик дөнья3 культурасы белән үзара мөнәсәбәте мәсьәләсе яңача куела. Капитализмның гомуми кризисы буржуазиянең политикасы белән идеологиясендә генә түгел, бәлки аның рухи культурасында да тирән кризис кичерелүдә гәүдәләнә. Ул кризис буржуаз дөнья культурасын кыргыйлану, варварлыкка кире кайту, кешенең интеллектуаль дөньясының гүзәллеген һәм эчтәлеген оятсыз рәвештә инкарь итү чигенә китереп терәде. Аңарга капмакаршы булган, тормышның гүзәллеген һәм шатлыгын, киләчәккә оптимизмны һәм ышануны яклый торган, иң гүзәл һәм иң бөек идеалны — коммунизм идеалын раслый торган социализм дөньясының рухи культурасы һаман үсә һәм ныгый бара. Партия СССРда коммунизм төзүне совет халкының интернациональ бурычы итеп караган кебек, коммунистик төзелешнең аерылмас бер өлеше булган культура төзелешендә дә совет язучылары, художниклары, барлык сәнгать эшчеләре кешелек дөньясы алдындагы бөек интернациональ бурычлары дип саныйлар. Социалистик культура хә* зер кешелек культурасының төп үлчәве һәм нормасына әйләнде инде. Прогрессив итальян художнигы Ре- нато Гуттузо бу турыда болай ди: «...бары тик коммунизм гына культурага тулы азатлык китерер, бары тик коммунизм гына кешегә хәзерге заманның җанлы, реалистик культурасын бирә ала. Бу культурада хәзерге белән бергә гасырлар 3 В. И. Ленин, Әсәрләр, 19 т., Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 237 бит. буе кешене баетып һәм югары күтәреп килгән, кешенең тормышына лаеклы һәм кирәк булган үткән дә бергә яшәр». В. И. Ленин коммунистик җәмгыятьнең бердәм гомумкешелек культурасына илтә торган юлның капиталистик изелүдән котылган һәрбер милләтнең эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурасы чәчәк ату аркылы барганын күрсәтеп үткән иде. Шуңа күрә Программаның партия СССР халыкларының социалистик культураларының һәр яктан тагын да чәчәк атуын күздә тота дигән положениесе әдәбият һәм сәнгать эшчеләре өчен теоретик һәм практик яктан аеруча әһәмиятле. Программа шул ук вакытта коммунистик төзелешнең киң колач белән баруы һәм коммунизм идеологиясенең яңа җиңүләре СССР халыкларының эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураларын тагын да баетуына аеруча басым ясый. Төрле милләтләр һәм халыкларның идея бердәмлеге ныгыган саен алар- ның культуралары да берберсенә дкыная бара. Социалистик милләтләрнең һәм аларның культураларының үсешенең тәҗрибәсе милли формаларның катып калмавын, бәлки үзгәрә, камилләшә барып, тормышның яңа шартларына каршы килә торган барлык искергән нәрсәдән котылуын, бер-берсенә якыная баруын, аның яңа формалары тууын күрсәтә. Чыннан да, милли форма — ул идеяләр костюмы түгел, ә бәлки эчтәлек белән бик тыгыз бәйләнештә булган җанлы иҗади көч. Милли форманың үзе раслаган һәм эстетик яктан ныгыта торган нәрсәләргә беркайчан да игътибарсыз карашта торганы юк. Социалистик 124 реализм әдәбияты һәм сәнгатендә бу бигрәк тә шулай. Безнең социалистик чынбарлык милли формаларның камилләшүен, аларның баеганнан байый баруын, тормышның яңа эчтәлеге белән гармониядә булмаган нәрсәләрдән арынуын, милләтнең яңа рухи ихтыяҗларын гәүдәләндерә торган сызык һәм сыйфатларны күрә һәм үстерә белүне таләп птә. Социалистик җәмгыять культурасының бердәм социаль тибы үсә барган саен, аерым милләтләрнең культура байлыклары даими рәвештә бер-берсе белән мөнәсәбәткә керүе, иң яхшы милли казанышларының үзара кабул ителә баруы нәтиҗәсендә милли формалар бер- берсенә якынаялар, берберсенә йогынты ясыйлар һәм берберсенә үтеп керәләр. Социалистик төзелеш процессында татар халкының рухи үсешенең бөтен тарихы шуны раслап тора. Мәсәлән, татар прозасы социаль-психологик роман иҗат итү юлындагы авырлыкларны үз көче белән генә җиңеп чыга алган булыр идеме? Совет композиторларының идея-художество казанышларыниан иҗади файдаланмаса, Н. Җиһанов «Җәлил» операсы кебек мәшһүр әсәрне яза алыр идеме? Күп кенә яхшы драмалар һәм трагедияләр биргән драматург Н. Исәнбәтнең иҗади йөзен шул жанрлардагы борынгы грек, Көнбатыш Европа һәм шулай ук рус авторларының традицияләреннән башка күз алдына китереп буламы? Ә «Сүнмәс утлар» романының авторы Г. Әпсә- ләмов хәзерге заман эшче сыйныфы турында роман иҗат итү кебек авыр бурычны күп милләтле совет әдәбиятының шул өлкәдәге казанышларыннан иҗади файдаланудан башка чишә алган булыр идеме? Татар милли традициясе әгәр дә башка халыкларның тәҗрибәләреннән файдаланмаса, аларны үстермичә барса, моңарчы һич күрелмәгән шундый зур идея-эстетик йөкләмәне һич күтәрә алмас иде. Безнең язучыларыбызга һәм художникларыбызга башка тугандаш халыклардан, иң элек рус халкыннан яңа эстетик таянычлар эзләргә, милли форманың элекке заманнарда һич 4 «Тор м ы ,ш» газетасы, № 365, 27 ноябрь, 1915 ел. билгеле булмаган һәм элекке тормыш шартларында булулары да мөмкин булмаган новаторлык сыйфатларын табарга туры килде. Милли чикләнү һәм йомыклык бер кайчан да чын сәнгатьне үсүгә алып бармадылар. Демократик сәнгать һәм әдәбиятның иң яхшы вәкилләре моны бик яхшы аңлаган4 нар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов 1915 елда татар халкының рухи үсеше юллары турында болай дип яза: «Безгә... фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел. Без гакыл вә фикеребезне гомум бә- ни адәм офыгына таба юнәлдерергә — бәнп адәм хәятының борынгы заманнардан алып, әдәбиятына ничек ингыйкас итә барганлыгы белән танышырга — кыскача әйткәндә, татар хәятыннан үтеп, бөтен дөнья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазым булачак. Тарихы гомумиядәп бөтенләй хәбәрсез калып, фәкать татар тарихы белән генә танышу никадәрле берьяклылык бирсә, гомум әдәбият тарихының башка дәвер вә агымнарыннан хәбәрсезлек тә шундый ук берьяклылык тудырачак... Хәлбуки, үз кабыгыбыз эчендә тончыгып ятмаска, бәни адәм хәятына кушылып, гакыл вә фикеребезне алар кояшы илә яктыртырга теләсәк, боларның һәммәсе безгә лазым булачак»1 . Марксизм-ленинизм һәрбер милләтнең үз милли культурасын үстерү хокукый раслый. Коммунистлар партиясе политикасы һәрбер халыкка үзенең культурасың, сәнгатен һәм әдәбиятын үстерү өчен кирәкле барлык шартларны тәэмин итүгә нигезләнгән. Программа милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре, аларның культуралары проблемаларына тарихи конкрет, иҗади килергә кирәклекне Ленинча такт белән күрсәтеп үтә. Ленин һәм партия халыкларның барлык үсеш чорларында булдырган хәзинәсенә, иң яхшы культура байлыкларына сак мөнәсәбәттә 125 булырга өйрәтә килделәр. Ләкин бу халыкларның психологияләрендә, характерларында, гадәтләрендә, культураларында һәм көнкүрешләрендә урнашкан бар нәрсә дә ха- л ы к н ың зирәклеген гәүдәләндерә һәм алар барысы да якланырга һәм үстерелергә тиеш дигән сүз түгел әле. Үткән заманнан мирас булып калган барлык иске һәм катып калган, реакцион нәрсәләргә каршы көрәш коммунистик культураның үсеше өчен бик әһәмиятле шартларның берсе. Әдәбият һәм сәнгать эшчеләре һәрбер милли культураның бары тик гомумкешелек, интернациональ характерда булган гомуми әһәмиятле художество байлыклары гына гомуми коммунистик культурага керәчәген яхшы белергә тиешләр. Без Ленинның «без ...һәрбер милли культурадан аның тик демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны тик һәм һичсүзсез һәрбер милләтнең буржуаз культурасына, буржуаз милләтчелегенә капма-каршы итеп алабыз»V дигән күрсәтмәсен кулланып эш итәргә тиешбез. һәрбер милли культурадагы кешелекне югары күтәрә торган бөек, гүзәл, гуманистик һәм кыйммәтле булган нәрсә гомум кешелекнеке һәм ул коммунистик культура белән гармоник яраклаша. Коммунизм үткән заманның иң яхшы нәрсәләрен сайлап үзенә хезмәт иттерүгә ала, һәм шуның белән бергә шулар нигезендә, милли аермаларына карамастан, барлык халыклар әчеп уртак булган яңа рухи байлыкны масса күләмендә булдыра. Коммунистик җәмгыять төзү процессында милләтләр һәм халыкларның идея бердәмлеге, аларның бер-берсенә якынаюы үскәннән үсә. Бу совет милли культураларының интернациональ асылын тагы да ныгыта һәм шуның белән коммунистик җәмгыятьнең алдагы бердәм гомумкешелек культурасы барлыкка килүенә ярдәм итә. Совет халыклары бер-берсеннән иң яхшы, иң алдынгы нәрсәләрне кабул итәләр, аларны үзара уртаклашалар. Киң колач белән коммунизм төзегән вакытта халыклар арасында рухи байлыклар белән үзара алмашу көчәя. Бер милләтнең культура казанышлары икенче милләтләрнең уртак милкенә әйләнә. Бу V В. И. Л е и и н, Ә с ә р л ә р, 20 том, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 9 бит, СССР халыклары культураларының баюына, аларның интернациональ нигезе ныгуга, шуның аркылы коммунистик җәмгыятьнең бердәм гомумкешелек культурасы формалашуга илтә. СССР халыкларының социальэкономик һәм политик стройлары бердәмлегенә нигезләнгән милли культуралары һәм телләре үзара баюы аларның характерларының, психик укладларының, көнкүрешләре һәм культураларының гомум сыйфатлары урнашуга ярдәм итә. Безнең илебездә төрле милләтләрдән булган совет кешеләренең иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа тибы тудырган һәм СССР халыкларының иң яхшы традицияләрен үзенә туплаган рухи берләшүләренең уртак сыйфатлары оешты. Коммунизм төзүчеләрнең мораль кодексында күрсәтелгән әхлак принциплары нәкъ менә шул гомуми сыйфатларның үзе инде. Ком мунистик җәмгыять кул ьту- расы төрле милләт һәм төрле индивидуаль иҗат вәкилләре булган йөзләрчә язучылар, композиторлар, ху дож пиклар һәм а р тистл арның бердәм эшчәнлекләреннән үсә. Тугандаш социалистик милләтләр культураларының бер-берсенә үтеп керүләренең, гүзәл милли сыйфатларның һәм прогрессив тенденцияләрнең үзара бер-берсенә тәэсир итүләренең бу процессы безнең күз алдыбызда бара. Мәсәлән, менә мондый күренешне алыйк: татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, татар язучылары, художниклары, композиторлары һәм артистларын рухландыру белән бергә, тугандаш халыклар сәнгатьләре вәкилләрен дә рухландыра. Мисалга рус язучысы Ю. Корольковның китапларын күрсәтергә була. Мәскәү композиторлары Новиков, Солодухо, Ленинград композиторы Пустыльник, ук- 126 раин композиторы Мейтус, Башкортстан, Казахстан һәм башка тугандаш республикалар композиторлары аның «Моабит дәфтәре»ндәге тиңсез батырлык белән яңгыраган шигырьләрен үзләренең яңа музыкаль әсәрләре нигезенә салдылар. Икенче яктан, Пушкин, Лермонтов һәм рус совет шагыйрьләре сүзләренә барлык тугандаш республикалар композиторлары яңа җырлар, романслар язалар. Илебезнең күп милләтле культурасы өчен хас булган мондый күренешләр көннән-көн үсә һәм арта бара. Чөнки социалистик милләтләрнең иҗади аралашуларында, дусларча бергә эшләүләрендә бөтен совет культурасы өчен уртак булган яңа сыйфатлар туа һәм үсә. Без социалистик культураларның интернациональ бердәмлеге үсүенә бик нык игътибар итәргә һәм һәр яктан аңа ярдәм күрсәтергә тиешбез. КПСС Программасында партия СССР халыклары культураларының социалистик эчтәлеген үстерүгә хәлиткеч әһәмият биреп, аларның киләчәктә дә бер-берсен баетуына һәм үзара якынаюына, аларның интернациональ нигезен ныгытуга һәм, шуның белән, коммунистик җәмгыятьнең булачак бердәм гомумхалык культурасын формалаштыруга ярдәм итәчәк, диелә. Безнең илебездәге барлык халыкларның рухи аралашуларының әһәмиятле чарасы булып рус теле тора. Маяковский кайчандыр: Русчаны яхшылап өйрәнер идем мин сөйләшкән өчен генә дә Ленин ул телдә, — дип язган иде. Хәзер рус теле СССР халыкларының икенче ана теленә әверелде инде. Рус булмаган халыкларның рус телен — милләтләрнең үзара аралашулары, һәрбер милләтнең һәм халыкның СССРның барлык халыкларының рухи байлыкларына һәм бөтен дөнья культурасына кушылуы чарасына әверелгән бу телне—өйрәнергә омтылыш хәзер аеруча көчле булганы һәркемгә ачык инде. Хәзер тормышта ирекле рәвештә'бара торган рус телеп өйрәнү процессы милләтләрнең аралашуы һәм үзара хезмәттәшлеге үсүе өчен аеруча әһәмиятле. Бөтен дөнья культурасының барлык иң бөек әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Рус теле СССР халыкларының бөтен дөнья халыклары культурасына кушылуы чарасы булып хезмәт итә. Икенче яктан. СССР халыклары язучыларынын. рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре халыкара күләмдә яңгырыйлар, бик күп милләт халыкларыннан гыйбарәт булган миллионнарча укучылар хәзинәсенә әвереләләр.. Татар совет язучыларыниаи Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Гомәр Бә- шировның әсәрләре рус теленә тәрҗемәләре аркылы Бөтенсоюз һәм халыкара күләмдә танылдылар. Рус теле ул — халыкларның үзара аңлашу һәм дуслык күпере; рус теленнән башка алар бер-берсе белән хәзерге кебек җиңел аралаша һәм аңлаша алмаслар иде. Коммунизм — ул фәннең, техника прогрессының моңарчы күрелмәгән рәвештә үсүе һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең бик югары күтәрелүе дигән сүз. Коммунизмга якыная төшкән саен хезмәт ияләренең үзлекләреннән белемнәрен арттыру, культура дәрәҗәләрен күтәрү өчен вакытлары күбрәк була барачак. Җәмгыятьнең рухи культурасын һәр яктан үстерүгә халык массаларын киң күләмдә тарту өчен кирәкле барлык шартлар булдырылачак. Программада «коммунизмга күчү шартларында культураның, барлык өлкәләрендә иҗади эшчәнлек аеруча нәтиҗәле һәм җәмгыятьнең барлык членнары катнаша ала торган була», диелә. Массовый художество иҗатына иң уңай шартларны булдыру турында партия һаман ныграк кайгыртачак. Программада әйтелгәнчә, партия әдәбиятны, сәнгатьне, культураны чәчәк аттыру турында, һәр кеше үзенең сәләтләрен иң тулы күрсәтә алсын өчен 127 барлык шартларны булдыру турында, халыкта югары сәнгать зәвыклары һәм культура үрнәкләре булдыру турында туктаусыз кайгыртачак. Киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү шартларында, совет профессиональ сәнгатенең идея эчтәлеген һәм художество осталыгын үстерүдә яңа биеклекләргә ирешү белән бергә, «халык театрлары, массовый үзешчәнлек, техник уйлап табучылык һәм халык иҗатының башка формалары киң җәелер. Массаларның сәнгать-иҗат эшчәнлеге күтәрелү талантлы яңа язучылар, художниклар, музыкантлар, артистлар үсеп чыгуга ярдәм итәр». Җәмгыятьнең тулы канлы эстетик тормышы сәнгать культурасының моңарчы һич күрелмәгән дәрәҗәдә чәчәк атуына китерер. Ленинның сәнгатьнең тирән тамырлары белән халык массаларның иң киң катлавына үтеп керүе турындагы теләге безнең илебездә, шулай ук социализмның барлык илләрендә һаман да киңрәк күләмдә тормышка ашачак. Кул ьту р а универ ситетл ары, халык театрлары, халык хорлары һәм башка шундый үзешчән коллективлар барлыкка килүе Ленинның алдан күрүләренең дөреслеген раслый. Аларның барысы да киң колач белән коммунизм төзү чоры культура тормышы өчен характерлы күренешләр. Коммунистик җәмгыятьнең рухи культурасын формалаштыруга бәйле бик әһәмиятле теоретик проблемаларны эшләү белән бергә, партия моның өчен кирәкле материаль шартларны булдыруга да бик зур игътибар бирә. КПСС Программасында культураның материаль базасын тагы да куәтлерәк күтәрү күздә тотыла. «Якындагы елларда культураның материаль базасын, — диде иптәш Н. С. Хрущев КПСС Программасы турындагы докладында,— кәгазь фабрикаларын һәм типографияләрне, радио һәм телевидение үзәкләрен, театрларны, киностудияләрне һәм кино-театрларньг клубларны һәм китапханәләрне нык үстерү буенча зур чаралар тормышка ашырылачак». Культураның материаль базасын булдыруга безнең республикада да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, күптән түгел генә Казанда киностудия ачылды. Лаешта, Питрәчтә һәм Минзәләдә яңа киио-театрлар салына. Казанда тагын 9 кино-театр а чыл а ча к, җидеелл ы кның ахы р ы и а 1 мең тамашачы сыйдыра торган понорама кинотеатры салыначак. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсе һәм дәүләт циркы өчен яңа биналар һәм 20 культура сарае салынырга тиеш. Культура төзелешенә ассигнованиеләрне бик нык арттырган, культура учреждениеләренең дәүләт челтәрен киңәйткән хәлдә, партия, авылның культура дәрәҗәсен шәһәр дәрәҗәсенә күтәрә бару өчен, яңа үзләштерелә торган районнарда культура тормышының тизрәк үсүен тәэмин итү өчен, ил территориясендә культура учреждениеләрен тигез урнаштырырга кирәк дип саный. Шул ук вакытта партия культура төзелешендә җәмәгатьчелек нигезләрен тагын да киңәйтергә кирәклекне әйтә. Шунысы характерлы, соңгы елларда колхозларның клублар, китапханәләр, мәктәпләр салу инициативасы һаман киңрәк колач ала бара. Соңгы алты ел эчендә илебездә колхозлар, кооператив оешмалары акчаларына, хезмәт ияләренең актив катнашы белән, 30000 гә якын клуб салынды. Культура-агарту учреждениеләре һәм үзешчән коллективлар җитәкчеләрен хәзерләү буенча расходны колхозлар, совхозлар һәм кооператив оешмалары һаман күбрәк күләмдә үз өсләренә ала баралар. Мәсәлән, Украинада соңгы 3 ел эчендә колхозлар, профсоюзлар һәм потребительләр кооперациясе акчасына 18 меңгә якын баянистлар, режиссерлар, хормейстрлар һәм үзешчән коллективларының башка төрле җитәкчеләре хәзерләнгән. Бу 128 тәҗрибәдән безгә дә файдаланырга кирәк. Программаның «художество нигезенә корылу хезмәтне тагын да рухландырыр, көнкүрешне бизәр һәм. кешене югары күтәрер» дигән положениесе дә бик әһәмиятле. Коммунизмда кеше иҗат итә торган нәрсәнең бөтенесе дә художество ягыннан әһәмият казаныр һәм билгеле бер дәрәҗәдә сәнгать дип аталырга хаклы булыр. Менә шул чакны инде иптәш Н. С. Хрущевның цивилизацияле җәмгыять дигән төшенчәгә аерылгысыз рәвештә эстетика элементы да керә, коммунизм дип физик һәм рухи хезмәт продуктлары белән тулган һәм алардан һәркем файдалана алырлык булган җәмгыятьне атарга кирәк дигән сүзләре тулысынча тормышка ашар. Партия Программасында әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә махсус урын бирелә. Программада әдәбият һәм сәнгатьнең чәчәк атып үсүе турында партиянең өзлексез кайгыртып килүе бик ачык гәүдәләнгән. «Совет әдәбияты, музыка, рәсем сәнгате, кинематография, театр, телевидение, сәнгатьнең барлык төрләре идея эчтәлеген һәм сәнгать осталыгын үстерүдә яңа биеклекләргә ирешерләр», диелә Программада. Билгеле булганча, әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең моңарчы күрелмәгән рәвештә яңа чәчәк атуын партия җитәкчелеге тәэмин итә. Җәмгыятебезнең барлык этапларында партиябез художество иҗатына җитәкчелек итеп килде һәм килә. Әдәбиятка партия җитәкчелегенең принципларын В. И. Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән хезмәтендә фәнни нигезләп биргән иде. Ул принциплар партия ҮК карарларында, шулай ук Н. С. Хрущевның лдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгышларында үстерелә һәм конкретлаштырыла. Программамын киң колач белән коммунизм төзү шартларында художество иҗатына партиянең җитәкчелеге турында сөйли торган положениесе Ленин күрсәтмәләрен тагын да үстерә һәм тормышка ашыра. Билгеле булганча, киң колач белән коммунизм төзегән шартларда әдәбият белән сәнгатьнең әһәмияте аеруча нык үсә. Бу художество интеллигенциясенең партия һәм халык алдындагы җаваплылыгы да үсә дигән сүз. Үзләренең алдында торган зур бурычларны уңышлы үтәү өчен язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре социализмнан коммунизмга күчү чорында әдәбият белән сәнгать үсешенең төп лйниясен, магистраль юнәлешен бик ачык аңларга тиешләр. Программада ул бик ачык һәм төгәл итеп әйтелгән: «Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия — халык тормышы белән бәйләнешне иыгыту, бай һәм күпьяклы социалистик чынбарлыкны дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп сурәтләү, яңалыкның, чын коммунистик күренешләрнең рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен бирү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче барлык нәрсәне фаш итү». Әйтелгәннәрнең дөреслегенә ышану өчен совет әдәбияты һәм сәнгатенең тарихи тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Мисалларны ерактан эзләп йөрмик. Татар совет әдәбиятын алыйк. Аның тарихы моны бик ачык раслый. Галимҗан Ибра- һимовның «Тирән тамырлар»ын, Һади Такташның «Гасырлар һәм минутлар»ын, М. Әмирнең «Миңие- камал»ын һәм Г. Бәшировның «На- мус»ын, Фатих Кәримнең фронт поэзиясен һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н, С. Хәкимнең шигырьләр һәм поэмаларын, Ф. Хөснинең романнарын һәм хикәяләрен һәм Р. Төхфәтуллинның хикәяләре һәм повестьларын, С. Сәйдәшевның җырларын һәм маршларын һәм Н. Җиһановның операларын, X. Якупов һәм Л. Фәттәховның картиналарын һ. б.ларны искә төшерегез. Татар әдәбияты һәм сәнгатендәге иң яхшы һәм иң җитди әсәрләр иәкъ менә шул юлда иҗат ителде дә. Билгеле булганча, художникның халык тормышы белән аерылгысыз 9. „с. ә.- № 12. 129 ның барлык прогрессив традицияләрен файдалану һәм үстерү белән бергә алып барылганлыгына басым ясап әйтелә. Без монда да Ленин идеяләренең иҗади үстерелүен күрәбез. Билгеле булганча, Ленинның әдәбият һәм сәнгать турындагы фикерләре яңа, коммунистик сәнгатьнең бары тик кешелек дөньясы тарихының аңарчы булган барлык этапларында тудырылган иң яхшы һәм иң кыйммәтле җәүһәрләрнең законлы, иҗади дәвамы буларак үсә алганын тирәнтен һәм ачык аңлау белән сугарылганнар. Ләкин бу — партия барлык милли традицияләрне дә яклый дигән сүзме? Әлбәттә, түгел. Бигрәк тә хәзер алай түгел. Киң колач белән коммунизм төзү чорында милли культураларның үзара тәэсир итүе һәм үзара йогынты ясавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән милли сыйфатлар һәм традицияләр бездә беренче планга куела. М. А. Суслов сүзләре белән әйткәндә, «бары тик бер милли культураны икенчесеннән аерымлап торган нәрсәне генә, яки бары тик халыкның үткәне белән... бәйле нәрсәне генә... милли традиция санау дөрес булмас иде. Яна традицияләрне, коммунистик төзелешнең барышында совет социалистик милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә оеша торган уртак сыйфатларны сизгеррәк күрергә һәм якларга кирәк» 2 . Безнең илебез тормышында хәзер барлык совет халыклары өчен уртак булган алдынгы традицияләрнең өзлексез үсүе һәм урнашуы процессы барганын бары тик төзәлмәс скеп- . тикларның гына күрмәүләре мөмкин. Программада әйтелгәнчә, партия һәр халыкның прогрессив традицияләрен яклап, аларны барлык совет кешеләренең казанышына әверелдереп, коммунизм төзүчеләрнең барлык милләтләр өчен бердәм яңа революцион традицияләрен бөтен чаралар белән үстерәчәк. Безнең сәнгатебез — ул асылда бай традицияләр нигезендә үсә торган чыичыннан новаторлык сәнгабәйләнеше, сүздә, буяуларда һәм тавышларда халыкның иң матур өметләрен һәм теләкләрен гәүдәләндерергә омтылуы һәрвакытта да сәнгать әсәренең көче, әхлакый югарылыгы һәм художество үзенчәлеге чыганагы булып килде. Коммунистик партиялелектә художникның халыкчанлыгы, аның халык тормышы белән тыгыз бәйләнешенең иң югары формасы гәүдәләнә. Коммунистлар партиясе өчен халыкның рәхәте һәм бәхете турында өзлексез кайгыртудан да бөек максат булганы юк. Партия белән идея ягыннан, коммунизмның бөек и де а л л а р ы н тормышка ашыру өчен аның көрәше белән бергә кушылган художник кына бүген тулы мәгънәсендә халык художнигы булып санала ала. М. Шолохов моны бик матур итеп әйтеп бирә белде. «Без йөрәгебез кушканча язабыз, — диде ул. — Ә безнең йөрәгебез партиянеке». Совет язучылары һәм художниклары, кайбер буржуаз эшлеклеләр уйлаганча, янәсе аларга «шундый боерык бирелгәнгә» күрә шулай язмыйлар, бәлки партиянең идеяләренә тирәнтен ышанганга, аның идеяләрен үз идеяләре итеп кабул иткәнгә күрә шулай иҗат итәләр. Н. С. Хрущев сүзләре белән әйткәндә, монарда «алар үзләренең чын сәләтләрен һәм иҗат ирекләре бер нәрсә белән дә чикләнмәгәнле- геи күрәләр, социалистик реализм рухы белән сугарылган, художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәләр» 1 . Программаның культура, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы положениеләре безнең художество җәмәгатьчелегебез алдындагы бик әһәмиятле иҗат проблемаларын аңлау ачкычы булып торалар. Аерым алганда, анда новаторлык һәм традицияләр проблемасы ачык яктыртыла. Программада халыкчанлык һәм партиялелек принципларына нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә тормышны ху. дожестволы сурәтләүдәге кыю новаторлык бөтен дөнья культурасы- 130 те. Традицияләр пҗадп үстерелмәгәндә новаторлыкның нигезе булмаган һәм ул мәгъиәсезгә генә кайтып калган кебек, традицияләр дә новаторлыксыз яши алмыйлар. Ленинның марксистлар «мирасны архивариуслар иске кәгазьне саклаган кебек сакламыйлар. Мирасны саклау — ул һич тә мирас белән чикләнү дигән сүз түгел», дигән күрсәтмәсен без һәрвакытта истә тотарга тиешбез. Социалистик реализм сәнгатенең үсүе законы — ул традицияләр белән новаторлыкның бергә кушылуыннан гыйбарәт. Дөнья культурасының барлык прогрессив традицияләренең иҗади үсеше, индивидуальлекнең, стильләрнең һәм жанрларның күп төрлелеге принцибын эзлекле рәвештә тормышка ашыру нигезендә кыю новаторлыкны җәелдерү — бу әдәбият белән сәнгатьнең үсүе өчен иң гали шартларның берсе. Социалистик реализм сәнгате ул, билгеле булганча, художество формалары һәм средстволарының бик күп төрле булуын күз алдында тота. Социализм художникның шәхси иҗади инициативасының үсүе иҗади индивидуальлекләрнең һәрьяклап чәчәк атуы өчен моңарчы күрелмәгән киң мөмкинлекләр ачты. Коммунизм ул индивидуальлекләрне бетерми, бәлки үстерә. КПСС Программасында әйтелгәнчә, «язучылар, художниклар, музыкантлар, театр һәм кино эшлеклеләре алдында үзләренең шәхси иҗади инициативасын, югары осталыгын,’ күп төрле иҗат формаларын, стильләрне Һәм жанрларны күрсәтү өчен киң мәйдан ачыла». Стильләрнең һәм жанрларның күп төрлелеге, художество буяуларының муллыгы — ул халык арасыннан күп санда яңа талантлар күтәрелү өчен зарури шартларның берсе. Ул шулай ук җәмгыятьнең рухи культурасы дәрәҗәсе һаман үсә баруын да раслый. % % Партиянең Программасында әдәбият белән сәнгатьнең тәрбия роле үсә баруы махсус күрсәтелә. Культура 6 Н. С. Хрущев, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXII съездына партия Үзәк Комитеты отчеты, Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел, 146—147 битләр. 7 «Совет әдәбияты» журналы, № 6, 1961 ел, 9—10 битләр. төзелешендә, әдәбият белән сәнгатьнең үсешендә ирешелгәп бик зур уңышлар хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүне тагын да ях- шырту өчен иң уңайлы шартлар тудырды. КПСС Үзәк Комитетының XXII съездына иптәш Н. С. Хрущев тарафыннан ясалган отчет докладында «хәзерге шартларда барлык совет кешеләрен эстетик тәрбияләүгә, алариың художество зәвыкларын үстерүгә җитди игътибар бирергә, зәвыксызлык нәрсәдә генә күренмәсен — формалистик мавыгулардамы яки сәнгатьтә, тормышта, көнкүрештә, «матурлык» турындагы мещанлык карашларындамы — аңа каршы кискен көрәш игълан итәргә кирәк» *, диелә. Билгеле булганча, кешенең хисләренә, ихтыярына һәм фикеренә художестволы, эмоциональ тәэсир итү ягыннан гаять зур көчкә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре кешене эстетик тәрбияләүдә актив роль уйный торган факторлар арасында аеруча әһәмиятле урын тоталар. Әле Аристотель үк: «Яшь буынга өч төрдәге сәнгать белән: буяулар һәм образлар (табигатькә охшашлык булдыру) юлы белән, тавыш һәм сүз белән, гармония һәм ритм белән тәэсир итәргә кирәк», дип әйткән. Иптәш Н. С. Хрущев «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга!» дигән мәкаләсендә әдәбият белән сәнгатьнең тәрбияви йогынтысының специфик характерын бик дөрес һәм гаҗәп төгәл билгеләп үтте. «Әдәбият һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре аша кешеләр тормышны дөрес аңларга һәм үзгәртеп корырга өйрәнәләр, алдынгы идеяләрне үзләштерәләр, бала сөйләргә өйрәнгәндәй, табигый рәвештә һәм сизәр-сизмәстән генә, характерларын һәм ышануларын формалаштыралар» 6 7 , диде ул. Халыкны революцион тәрбияләү эшендә әдәбият белән сәнгать әсәрләреннән бик оста файдаланып 9* 131 килгән безнең революцион демократларыбыз Герцен, Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов моны бик яхшы аңлаганнар. Марксизмленинизм классиклары да әдәбият белән сәнгатьнең искиткеч тәрбияви көченнән тиешенчә файдаланганнар. Маркс һәм Энгельс әдәбият белән сәнгатьне бик яхшы белгәннәр. Хезмәт ияләрен социализм һәм коммунизм рухында тәрбияләүдә Ленин художество образларын искиткеч осталык белән куллана белгән. Ленин зур хезмәтләренең һәрберсендә диярлек үзенең фикерләрен раслау өчен художество әдәбиятыннан алынган образлардан киң файдалана. В. Бонч-Бруевич, картина галереяларында булган чагында Ленин киң массалар өчен эчтәлеге әһәмиятле һәм кызыклы булган бер генә картина яныннан да игътибарсыз үтеп китми иде, дип яза. Ленин Третьяков галереясын аеруча яратып карый торган була. Октябрь революциясеннән соң ул бу галереяны берничә тапкыр караган. Аида Ленин тематикалары белән дә, башкарылулары белән дә үзе әһәмиятле дип тапкан күп кенә картиналар алдында озаклап туктала торган булган. — Без боларның барсын да киң массаларга бирергә тиешбез, — ди торган була Ленин. Партиянең яңа Программасын төзегәндә Үзәк Комитет В. И. Ленинның нәкъ менә шул күрсәтмәләре буенча эш иткән дә. Партиянең шушындый эпохаль документына әдәбият белән сәнгатьнең тәрбияви роле үсүе турында тезис кертү үзе генә дә политик һәм практик яктан гаять әһәмияткә ия булган факт. Программада «Оптимизм белән һәм тормышны раслаучы ко м м у н и ст и к идеяләр белән сугарылган совет әдәбияты һәм сәнгате идея-тәрбия ягыннан зур роль уйныйлар, совет кешесендә яңа дөнья коручы сыйфатларны үстерәләр. Алар миллионнарча кешеләр өчен шатлык һәм илһам чыганагы булып хезмәт итәргә, аларның ихтыярын, тойгыларын һәм уйларын чагылдырырга, аларны идея ягыннан баету һәм әхлак ягыннан тәрбияләү чарасы булып хезмәт итәргә тиешләр», диелә. Художество әсәрләренең кешеләргә, аларның рухи йөзенә йогынтысы гаҗәп киң кырлы. Кешегә эстетик яктан ләззәт бирү белән бергә, алар бер үк вакытта аңарда тормышка караш булдыралар, аның гомуми культура дәрәҗәсен киңәйтәләр, художество зәвыкларын баеталар һәм үстерәләр, аның художество йөзен билгелиләр. Партия әдәбият белән сәнгать кешеләрне иң элек тормышның уңай үрнәкләре мисалында, коммунизм рухында тәрбияләргә тиешлектән чыгып эш итә. Мәктәпләребездә һәм югары уку йортларыбызда әдәбият укытуда, кызганычка каршы, әдәбиятның һәм сәнгатьнең эстетик тәрбияви роленә тиешенчә игътибар бирелми әле. Ә югарыда әйтелгән положениеләрне теоретик яктан эшләү һәм популярлаштыруда безнең әдәбиятчы теоретикларыбыз һәм сәнгать белгечләребез өчен бик киң эшчәнлек мәйданы җәелеп ята бит. Тәнкыйтебез һәм әдәбият теориясе фәнебез алдында бу уңайдан бик зур бурычлар торганын әйтергә кирәк. Тәнкыйтьчеләр, әдәбият теоретиклары һәм тарихчылары совет чорында гына түгел, бәлки кешелек дөньясының бик күп гасырларга сузылган тарихи үсеше чорында да тупланган художество ә дә б и яты н ы ң барлык б а й л ы гы н чынчыилап укучылар хәзинәсенә әйләндерергә тиешләр. Алар совет халкының мирасына әйләнгән художество байлыкл арының исемнәрен атау белән генә чикләнмәскә, бәлки аларның безнең заман кешесенең фикерләрен һәм тойгыларын формалаштыруда, аның характерын һәм үз-үзен тотышын тәрбияләүдә турыдантуры ничек тәэсир итүләрен дә күрсәтергә тиешләр. Ләкин практика әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен өйрәнү дөньяга коммунистик караш тәрбияләү бурычларыннан кайчакта аерылганын күрсәтә. Безнең әдәбиятчыл арыбызның күбесенең хезмәтләрендә шул җитешсезлек булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, теге яки бу классикның иҗатына багышланган кайбер хезмәтләрнең авторлары, язучының безнең заман өчен әһәмияте турында сөйләгәндә, бик гомуми булган һәм өстән-өстән генә әйтелгән фикерләр белән чикләнәләр. Аерым алганда, Г. Тукай турындагы хезмәтләрнең кайберләре шундый. «Татар совет әдәбияты тарихы очерклары» китабының аерым бүлекләрендә дә шундый ук җитешсезлекләр бар. Безнең тән- кыйтьчеләребезгә һәм әдәбпятчыла- рыбызга художество әсәрләренең тәрбияви әһәмиятен ачып күрсәтүдә эстетик фикер классикларыбыз- дан бик нык өйрәнергә кирәк. В. Г. Белинский Пушкин иҗатының тәрбияви әһәмиятен ничек ачык аңлатканын искә төшерик. «Пушкин поэзиясенең, һәм бигрәк тә лирик поэзиясенең, гомуми колориты,— дип яза бөек тәнкыйтьче,— кешенең эчке матурлыгы һәм җанны иркәләүче гуманистлык... Пушкинның һәрбер хисендә һәр- кайчан гали, ягымлы, назлы, күркәм, грацияле бер нәрсә була. Бу яктан, аның әсәрләрен укып, бик шәп итеп үзеңдә кеше тәрбияләргә мөмкин...» (курсив минеке.— М. X.) Хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү өлкәсендә безнең художество тәнкыйтебез бик аз эшли әле. Әмма кешелек дөньясы туплаган барлык художество байлыкл арының бик зур һәм күп төрле мирасыннан тиешенчә файдаланып, аның зур казанышларга ирешәчәгендә шикләнмәскә була. Теоретик фикер үсеше һәм практик иҗат эшчәнлеге өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача торган яңа Программа моңа нык ышаныч бирә.