Поэзия
ДУСЛЫК БАЙРАГЫ •Ленин! —■ дим, дуслыкны уйлап мин, — Ленин! — дим, йөрәгем түреннән. Зур дуслык байрагын тагын да Югары йөртәбез бүгеннән. — Ленин! — дим, башымны күтәреп» Дуслыкка ул салды нык нигез. Без аның нурында яшибез, һәр халык — бертуган, бертигез. — Ленин! — дим, дуслыкны уйлап мин, Мәңгегә бурычлы без аңа. Халыклар дуслыгы байрагы — Иң изге байрак ул дөньяда. Изге ул — Җир шары өстенә Кояш күк нур сибеп кабынды. Аңарга Тынычлык, Азатлык... Туганлык сүзләре язылды! ЯШЬ ЧАГЫМ ^>ик яратам Казан елгасының Борыла-сарыла ашыгып акканын. Буйларында аның йөргән саен Хәтерлим мин ярсу яшь чагым. Бик яратам аяз зәңгәр төндә Дары кебек янса учагым. Яр буенда янган бу учак та Хәтерләтә миңа яшь чагым. Кайчакларда җырлап җибәрәм дә Яңгыратам аның һәр ягын. Җыр шикелле яңгырап үтсен, димен, Кочагыңда, илем, яшь чагым. Күзәтәм мин: Казан елгасы ул Таулар аша, урман, кыр аша, Чишмә кебек саф сулары белән Киң Иделгә килеп тоташа. Иделдә ул корабларны йөртә, Турбиннарга бирә көч тагын...- 1 Үкенмим мин, илем, куәтеңә Көч өстәде минем яшь чагым. БУРОВОЙДА КУНАКТА... бораулаучы яңа борау белән Көйләп алгач тирән забойны, Үз урынына помбур дустын куеп, — Чәйгә, — диде, — әйдә, агай-эне! Мин аптырап калдым: ничек инде, Ачык кырда, шушы буранда, Үзәгеңне өзгеч салкын җилләр Кар тауларын өеп торганда, Чәйләп булсын... — Ышан, дускай! — диде бораулаучы, — Эшләр хәзер безнең көйләнде. Нефтьчеләр эшне дәвам итеп, Чәен эчәргә дә өйрәнде... Кетердәтеп тавык кыздырдык без Культбудканың тимер мичендә. Лимон салып бөртекле чәй эчтек, Тирләп кышның салкын кичендә. Дустым сөйли: — Үзең бер далада, Бала-чагаң өйдә, калада. Телефоннан иркәм хәлен беләм, Бер чәшке чәй эчкән арада. Тәрәзәдән вышкаларга карап, Радиодан җырлар тыңлыйсың. Булсаң да син үзең әллә кайда, Илең белән бергә сулыйсың... Бораулаучы культбудканы мактый, Үзе тыңлый борау шаушуын, — Җирнең гранит ишекләрен ачып, Байлыкларга якынлашуын. Сөякләргә кадәр үтте җылы, Татлы хыялларга чумдым мин. Бораулаучы чыгып постка басты, Көтмәгәндә кунак булдым мин.