ОЛЫ ЮЛГА ЧЫККАНДА
Ул елларда Талия бернәрсәнең серенә төшенә алмыйча йөдәп бетә торган иде. «Ни өчен фермада эш начар? Сөт дигәндә, исеме генә. Алтмышҗитмеш сыерга ике бидоннан да артмый. Әллә малкайларга туйганчы ашарлык азык эләкмиме икән? Тәрбия чамалы дисәң, кызлар көне буе абзар арасында кайнаша. Күрәсең, сыерлар токымсыздыр...» Аптыраудан, хәйран калып йөрүдән ары китә алмый иде Талия. Фермага аяк басу белән барысы турында да төпченергә, ниндидер нәтиҗә чыгарырга аның тәҗрибәсе дә, кыюлыгы да җитми иде. Ничәшәр ел мал-туар арасында уралган терлекчеләрдән узып сөйли башласаң, көлкегә калуың да бар. Берәр чая теллесе: «Аягың кереп җитмәгән, башыңны тыгарга йөрисең», — дип әйтеп куйса, ни хурлык! һич тә булмас димә — монда усал теллеләр табыла. «Күп тыгылма, учет кәгазьләреңне бутап бетерерсең», — дип өстәргә дә күп сорамаслар. Фермада учетчик булып эшли башлагач, Талия әнә шулай, үз-үзенә бикләнгәндәй, тыелып, «юаш кыз» булып йөри бирде. Шулай да күңелдәгене кырып ташлап булмый, диләр бит: ул ферманың бөтен барлыгы, сыерларның торышы белән кызыксынудан туктамады. Ел әйләнәсенә сыер тикле сыердан ни барысы 500 литр сөт савып алсыннар да уйланма да, пошынма да, имеш! Аның күңелендә менә мондый фикер туды. «Үзем эшләп карасам, сыер савучы булып күчсәм, ничек булыр икән?» 1952 елның көзе иде. Талия, ферманың исәп-хисап эшләрен икенче берәүгә тапшырып, сыер саварга күчте. Җылы сөт исен тоюдан туган беренче хисләр аны куандырды. Ләкин кулга эш алдым, дип тынычланырга иртә иде әле. Өзлексез явып торган карлы-бозлы яңгырлар кырда утлап йөрүче сыерларны күшектерәләр. Абзарларда да сыенырдай җылы урын юк. Каралты түбәләре челтәрләнеп беткән, яңгыр үтә: аяк асты тубыктан сазлыкка әйләнә. Әнә шунда торып, җилекләренә кадәр салкын үткән сыерларны саварга, сөтне арттырырга кирәк. Әйтәсе дә юк, бу күренеш Талияне тагы да борчылырга, эчтән сызарга мәҗбүр итте. Чөнки мондый шартларда сөтнең артуына аз гына да өмет юк, киресенчә, сөт көн саен азлап-азлап кими бара иде. У 8. ПС. Ә.“ № 12. 113 Терлекләрне токымсызлыкта гаепләү нигезсез булып чыкты. Сөт савып алу буенча ферманың артта сөйрәлүе сыерларга тәрбия җитмәүдән, абзарлар кирәгенчә каралмаудан икән. Моның шулай икәнен озакламый Талия үзе исбат итеп күрсәтте. Ул газета-журналлардан алдынгы савучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнде, кичләрен фәнни китаплар укып үткәрә торган булды. Беркөнне терлекчеләр йортында сыер савучы кызлар белән ферма мөдире әңгәмә уздырды. — Ни бит, кызлар, күрше колхозлар кузгалды, йөкләмәне меңнән өстә алалар, — диде ул, ике сүзнең берендә «ни» кыстырып, — безгә дә уйлап карарга, мөмкинлектән чыгып, чама тартырга кирәк булыр. Ләкин меңнән киметмәскә! һәркем үзенчә фикер йөртте, үзенчә йөкләмә алырга җыенды. Өй эче бер гөрләп торды, бер тынды. Ләкин Талия эндәшмәде, иптәшләренең ыгы-зыгы килеп әле сөт, әле сыерлар турында зарлануларын тыңлап утырды. Ферма мөдире аңа төбәп карады да: — Талия, син йөкләмә алуга каршы түгелдерсен бит? — диде. Талия, ике кулын халат кесәсенә тыккан килеш, тыныч тавыш белән ашыкмый гына җавап бирде: — йөкләмәне теләсә никадәр алырга була. Ансы ансат аның. Сөтен каян табып бирербез, шуны беләсе иде. — Нигә, сыерлар савыла ич, бер дә куркасы юк... — Әйе, савыла... Стаканлап сөт савабыз, күтәрә алмаслык йөкләмә алабыз, — дип ачылып китте Талия, ферма мөдирен шелтәләп. — Ни, син, йөкләмәгә каршымыни? — диде тегесе, Талиянең сүзне бу рәвешле башлап җибәрүенә гаҗәпләнә биреп. — Нигә мин каршы булыйм, ди. Бер үзем бертөсле булып яшәргә мине кем дип беләсең? Йөкләмә турында сөйлибез, ә нигә сыерларны тәрбия итү турында дәшмибез. Без бит ул мескеннәрне инешкә куып төшерәбез дә карлы-бозлы су эчерәбез. Абзарга кайтарып ябабыз да чыбык кебек тырпаеп торган салам ашатабыз. Гәүдәсенә карап азык бирү, сөт бирүенә карап ашату турында уйлап та караучы юк. Азрак алдынгы хуҗалыкларга күз салыйк, шулардай үрнәк алыйк. Сыерның сөте телендә диләр бит... Ярап куйды бу сөйләшү. Тупас азыкларны парландырып ашатуга күчтеләр. Эшләр күңеллерәк бара башлады. Ләкин һәммә эш кул көченә исәпләнгән фермада болар сыер савучылар өчен өстәмә мәшәкать кенә булып төште. Шуның өстәвенә Талиягә беркетелгән сыерларның кайсы йончу, кайсы мастит белән авырый иде. Гел алар янында кайнашырга кирәк, утырып торырга да чират тими иде. Шуңа да карамастан, аңа еш кына эч пошыргыч сүзләр ишетергә туры килә иде. — Талия, сыерларың бүген сөтне киметкән. — Бүген сөтең сыек, Талия, нилектән икән? — Җилен төбендә сөт калдырасың, туганкай, иң куесы кала бит... Уч белән саварга өйрән, менә болай, менә карап тор, — дип киңәш бирүчеләр дә булды. Ярдәмче дуслар, киң күңелле иптәшләр белән фермада көннең үткәне сизелми дә кала иде. Хезмәт белән мавыгу аруны да, авырлыкны да оныттыра икән. Тик менә өйгә кайткач борчылырга туры килә, шунсы кәефне боза. «Өе барның, көе бар», дигәндәй, Талиянең җитез куллары үз вакытында урыи-җиргә, савыт-сабага кагылмаса, күз карашы белән хуҗалыкны Ьарлап чыкмаса, йортта ямь дә, тәртип тә булмый. Боларына да авырсынмый ул, бер җаен табып алгач, һәммәсенә дә өлгерә; ләкин тормыш бер агым, бер җай белән генә бармый шул. Ире аның фермага керүен 114 яратмады, башта җиңелчә шелтәләп кенә әйтте, алай да хатынын тыңлата алмагач, ул күңел рәнҗетерлек сүзләргә чаклы барып җитте. — Син генә дуңгыз урынына пычранып йөрисең, яныңа килерлек түгел... Төкер фермаларына! Иорт-җир дип, Томбарлы дип монда азапланып ятыр хәл юк, китик берәр якка. Колхозда күпме эшләсәң дӘ барыбер бер чамадан арттырып булмый — һаман иске салам түбә, кыйшык читән. Китәбез, вәссәлам!—диде аңа ире. Сабыр холыклы, җитди кыяфәтле Талия, уйланып, моңа ни әйтергә инде дигәндәй, иренә күзләрен тутырып карап торды да, кистереп җавап бирде. — Китмибез! Дуадак каз шикелле урыннан-урынга тузынып йөрергәме?!— диде Талия, ярсынып. Бераздан ул йомшап төште, яхшылык белән, гозерләнеп әйткән җылы сүзе белән иренең күңелен йомшатмак- чы булды. — Сыерларыма ияләшеп беттем инде мин, ничек ташлап китим инде аларны? — Мин Баулыдай эш белешеп кайттым, теләсәң нишлә... — диде ире- аңа каршы, салкын гына. Тәүлек эчендә Талиянең күз кабаклары шешенеп, чырае агарып калды. Фермадагы эштәшләре белән дә аз сөйләште. Иптәшләре чыр- чу килеп берберсен шаяртканда, берәр мәзәк табып көлешкәндә, анын күңеле тулышып, йөрәге сыкрап утырды. Берәр аулак урында ялгызы гына калып, үкси-үкси арыганчы, күңелен бушатканчы җылыйсы килә иде Талиянең. Ул бозаулары янына чыкты. Ак маңгайлы кечкенә арык бозау, күзләрен мөлдерәтеп, туры итеп аңа карады. «Кәефең ничек, апа гынам?» дигәндәй, Талиянең чабуына борынын төртә-төртә, мөгрәп куйды. Талия аның маңгаеннан сыйпады, аркасыннан сөйде. Бозау һаман иркәләнә, муенын суза биреп, башын Талиянең беләгенә салды. «Син минем хәсрәтемне, эчемдә ут януын белсәң иде, малкаем», — дип көрсенде Талия. — Талия җаным, — дигән тавышка ул сискәнеп китте, — сиңа нк булды бүген? Чыгасың да китәсең, чыгасың да китәсең, шаярмыйсын да, көлмисең дә. Талия күтәрелеп карады. Артында якын дусты Нәсимә басып тора икән. — Хәсрәтем бар, Нәсимә, җанымны кая куярга белмим, — дип җавап бирде Талия. Аның күзләренә яшь бәреп чыкты. — Ни булды соң сиңа? Нигә елыйсың? — диде, тегесе аптырап. — Ирем китте... — Тәүбә диген, авызыңнан җил алсын! — Чынлап. Колхоздан китик дип канымны корытты. Башта минем китәсем килмәде. Соңыннан китмәкче булган идем, ул алмады. «Үзем генә китәм, синең белән барыбер торып булмас», ди. Бүген иртүк, чемоданын күтәрде дә, каядыр чыгып китте. «Мине көтмә, үз көнеңне үзең күр», диде. Талия, Нәсимәнең иңенә йөзе белән капланып, сулкылдап елап җибәрде. Ай, авыр да булды соң ул көннәр Талия өчен! Иртәдән алып кичкә кадәр әле фермада, әле авылда үзе турында ишеткән сүзләрдән, әшәке гайбәтләрдән аның башы авырта, күңеле тула иде. —• Астыртын хатын икән-, ирен үзе куып чыгарган, ди бит. — Фермада шәпкә чыкмакчы икән, ирен сыерга алыштырган, җүләр. Ләкин дусларың, якын иптәшләрең булганда хәсрәтне дә җиңеп була икән. Дуслар ягыннан Талия ким-хур булырлык түгел. Ферма 8* 115 кызлары аны якын итәләр, үз күреп шатлыгын да, кайгысын да уртаклашалар. —Талия, ахирәт, борчылма, күп уйлап үзеңне бетермә, бәхетең, куанычлы көннәрең алда әле синең, — дип юаталар иде аны. Шулай да зитен иде аңа, бик читен иде... Тора-бара авыр көннәр хәсрәте кимеде, усал телләр гайбәтенә урын бетте диярлек. Башта түзә алмаслык авыр булып тоелган ирсез калу кайгысы да хәзер әллә ни борчымый башлады. Бердән, үзе эшли торган коллективта күңелен юатса, икенчедән, иртәме-соңмы барыбер ул ялкау ире белән торып булмаячагын уйлап, Талия тәмам тынычланган иде инде. Талия торган саен кыюлана, үзенә дә, иптәшләренә дә таләпчәнрәк була барды. Ул хәзер мең төрле шикләнүләр аша кайчандыр туган өметенең аклануына, төн йокысы бирмичә тынгысызлаган хыялының тормышка ашачагына ышанды. Колхоз үсте, аның белән бергә ул үзе дә, аның фермасы да үсте, баеды. Сыерлар өчен шифер белән ябылган типовой ике абзар салынды. Ашатырга дисәң, азыкның төрлесеннән бар: онлата яки бөртекләтә дә, кукуруз силосы да җитәрлек. Талия ферманың, сыерларның әлеге хәлен элеккесе белән чагыштырып карый да, иптәшләренә, үзенең өйрәнчекләренә болай ди: — Хәзер йөкләмә алсаң да урынында, үтәргә мөмкинлек бар. Инде йөкләмә алып та, мондый җитешлек белән сүзеңдә тормасаң, үзеңне гаеплә. Мал җанлы булсаң, хурлыкка калмассың. Бәйрәм ашы — кара- каршы, дигәндәй, сыйлы сыер көтәргә калдырмый ул, сөтен-маен бирә. Әнә минекеләр, үткән ел 3000 дидем, 3800 литрдан арттырып җибәрделәр. Быел да 4000 нәи ким булмас дип торам. Талия берничә ел эчендә унлап кызны сыер саву һөнәренә өйрәтте. Кешеләрне нинди булса да эшкә өйрәтермен, аларга файдалы киңәшләр бирермен дип уена да кертеп карамый иде ул. Чөнки тәҗрибә уртаклашканда җиде класслык белем белән үз фикереңне ачык, матур итеп әйтеп бирергә көч җитмәс дип уйлады. Монсы бер. Икенчедән, мал арасында кайнашып үскән авыл кешесенә сыер савуның аңлашылмастай сере юк кебек тоелды аңа. Сер дигәндә, ансы тагын, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел икән. Болгату өчен саламны ничек хәзерләргә, аңа күпме он сибәргә? Кукуруз силосын он белән болгатып ашатырга ярыймы? Сөт арткан саен, азык берәмлеге буенча исәпләп, сыерга күпме өстәмә бирергә кирәк? Кайчан сыерны савудан туктарга, кайчан прогулкага чыгарырга, ничек массаж ясарга? Мастит авыруыннан котылырга мөмкинме, бозаулыйсы таналар белән ничек эш итәргә? Бу сорауларга Талия теләсә кайчан чатла- тып җавап бирә ала һәм үзенең өйрәнчекләренә шулар турында бәйнә- бәйнә сөйли генә түгел, күрсәтеп тә бирә хәзер. — Алдашып дәрәҗәгә менәргә йөрүчеләрне яратмыйм мин, җенем сөйми андыйларны, — ди ул үзе белән эшләүче кызларга, сабыр гына, — сыерларның юмартлыгы җитәрлек, абруйлы буласың килсә, көчеңне, тырышлыгыңны гына кызганма. Кызлар арасында ялган битлек киеп йөрүчеләр дә табылды. Бер чакны ферма буенча сөтнең куелыгы кими башлады. Тора-бара ул 2,9 процентка төште. Сыер савучылар өстеннән төрлечә контроль оештырып, май заводына комиссия дә җибәреп карадылар. Ләкин сер ачылмады. Талия моның өчен бик нык борчылды. Тугыз ел сыер савып, мондый хәлне күргәне юк иде аның. Куе сөт урынына сепаратта аер- тылган сөт тапшыр, имеш! Дәүләтне алдау, колхозны аяктан егарга маташу бит бу!.. Куелыкны көндә аерым-аерым үлчәп торырга мөмкинлек юк. Сизгер күңелле, тәвәккәл холыклы Талия сыер сауган вакытларда үзе шикләнгән бер-ике кызны күзәтергә, аларның һәрбер хәрәкәтен тикшереп торырга булды. 116 Менә сыерлар улаклар янында мышный-мышный күшиләр. Җылы сөт тамчылары чиләкләрне күңелле генә дыңгырдата башлый. Талия кечкенә скамьяга утырган килеш, үзе сыер сава, үзе Ы. исемле яшь кызны күзәтә. Кыз, тнрә-ягына карапа-карана, чиләге белән улактан су чумырып ала да, сыеры янына килеп чүгәли һәм шунда ук тиз-тиз сава башлый. Кинәт, Талиянең ачулы тавышы абзар эчен яңгыратып җң. бәрә: — Тукта, оятсыз, саума, түк суыңны! Бу вакыйгадан соң, әлбәттә, Талиягә ачу саклап, астыртын гына аның хезмәтен юкка чыгарырга, җәмәгатьчелек каршында абруен төшерергә йөрүчеләр булды. Әмма хезмәттә чыныккан, нык сүзле, өлгер куллы Талия җебеп төшмәде, каушап калмады. Озак та үтмәде, икенче бер кызның шундый ук җинаятен ачты. Яман сүзләр тагын да куерды, караклык өстендә тотылган кызларның көнчелеге, күрәлмаучылыгы аркасында аңа яла ягарга маташып карадылар. — Үзен тикшереп карарга кирәк, елның елында кешедән артык сөт ала, ул каян килә? Башкалар кебек иртән килә, кич китә, сыерларында да, безнең сыерлардагы кебек, дүрт имчәк, югыйсә...— дип сөйләнделәр аның артында. Андый сүзләрне, түкми-чәчми, хәтта артыгы белән Талиянең әтисе Шәйхыразый абзыйга да җиткереп торганнар икән. Бер көнне, кичке аштан соң, ул, ачулы кешесыман кашларын җыерды да, бик җитди итеп, Талиядән сорады: — Ферма мөдире белән чуала диләр, шуның өчен бозауларга калдырган сөтне синең исемгә яздырып килә икән. Хакмы?! Талия хәрәкәтсез катып калды, эсселе-суыклы булып, урындыкка утырды. Кемнәргәдер рәнҗүдән, күңеле сулкылдап, еларга җитеште. Бераздан соң гына калтыравык йомшак тавыш белән, башын күтәрә төшеп, эндәште: — Әти, миңа ышанасыңмы? — Курортка җибәрергә йөрүләре дә әшнәлек аркасында, имеш? — Әти, ышанмыйсыңмы? — Җилсез яфрак селкенми, кызым. — Ихтыярың, үзеңчә уйла. Ничәмә еллар бергә торган кызыңның маңгай тирен, йокысыз төннәрен гайбәт белән алыштырасың килә икән, алыштыр. Дулкынланудан Талиянең ак йөзе кызара төште, коңгырт күзләре бер мәлгә тонып, хәрәкәтсез калдылар. Тешләре дә кысылды булса кирәк — яңак мускуллары бүртеп чыкты. Әйе, маңгай тире дигәндә, Талия хаклы. Авылдашлары аңа фидакарь хезмәте белән коммунизм иртәсен якынайтучы итеп карый. Шуңа күрә аны башлангыч партия оешмасы үз семьясына берсүзсез, байрак йөртүче көрәшче итеп, кабул итте. Ел саеи йөкләмәсен арттырып үти килеп, район терлекчеләре алдына ярыш байрагы күтәреп ул чыкты. Бер-бер артлы җиңү арты җиңү — аның үткән юлы шундый. Шуңа күрә ул, халык ышанычы сыйфатында, 1956 елдан бирле, «Талия Минһаҗе- ва, хезмәт ияләренең район советы депутаты», — дигән мандат йөртә. Ә Шәйхыразый абзый — ата кеше аңа нигә ышанмас икән! Сүз дә юк, ышана. Ул үзе дә аның белән бергә фермада сигез ел эшләде ләбаса. Суның ничек болганып куюын аңлый. Теге вакытта Талиянең кылларын тартып карау өчен генә үзен бераз кырысрак тотты бит ул. Янәсе, кызымның күңеле утырып, ныгып җиткәнме, үз көченә ышанамы? Ата кеше булгач, борчылмаган көне юк шул аның. Сыный карасаң ул, пышылдый-пышылдый, бармаклары белән ниндидер саннарны бер алып, бер кушып карый да: — Әйтергә генә ансат, сыер башына ел буе 240 потлап сөт туры килә, — дип башын селкеп куя һәм шунда ук үзенчә нәтиҗә дә ясый. Их, бала, бала, шул кадәр эшне башкарып чыгарга беләкләренә чыдамлык, куәт бирсен, — ди. Әнә җиңел машина янына уи-унбишләп хатын-кыз җыйналган да, бер бөтен коллектив булып, Талиянең бетмәс-төкәнмәс куанычын пичә йөрәктән кичерәләр. Аларның Талиясе юлдан кайтты бит — партиянең XXII съездында катнашып, Мәскәүдән кайтты, һәрберсе үз сүзен сорарга, андагы хәлләрне белергә ашыга: —Талия, малайкайгынам, делегатлар арасында сыер савучылар күпме?! — Нәрсәләр сөйлиләр, бездән күп уздырганнармы? — Мәскәү матурмы? Талия җаным, әйт әле! Нәрсә генә сорамыйлар кызлар, ничек кенә шауламыйлар! Әлләии арада Талияне бөтереп алып, үзләре белән алып китәләр. Ә бераздан Мәскәү хәлләре турында, күңелдә җыелган хисләр-кичереш- ләр турында күңелле әңгәмә башлана.