МӘСӘЛЛӘР
КУЯН Аю түрә ахмаклыгы таеп җанга, Җәнлекләр зарланганда, Мыштым Куян, Аяулы җан, Җәнлекләргә кушылса да күңеленнән, — һич катышмый, бәла тапмыйм, дип, телемнән. Аюның табигатен белә Куян, Аның йонлач тәпиләре ай-һай юан! Баш түрәләр дә аңа сүз әйттермиләр: «Номенклатур бит ул», — диләр. Шуңа Куян тик утыра телен тешләп, Кылый күзен җиргә текәп. Ә беркөнне, эчеп алгач, ачыла тел: Түрәне ул шундый итеп Сала тетеп, Бар җәнлекләр карап тора исе китеп. Куян кыза: «Атлаулары гына түгел, Акылы да алпан-тилпән, Ул томана, Шыр дивана!» •> Куян сүзе кай арада барып җиткән! Выжт мескенне кабинетка. Куяи тана, Ләкий* юкка: һич тә аңа Танарга ирек бирми Төлке шаһит: — Син әйттең бит Безнең түрә дивана, дип, Томана, дип. Куянкайның кыйшайды күз, — Әйттеммени мин шундый сүз?! — Әйттең шул! — «Аһ! — диде Куян әрнеп моңа.— Ник шул чакта тондырмадың авызыма?!» АЛДАН КҮРҮЧЕ ТӨЛКЕ ^еркөн Төлке Ишәкне үлеп мактый: «Беркемдә юк мондый зифа, төз колак, ди; Үзең тапкыр, бик зирәк, ди; Синдәй җәнлек бик сирәк, ди; Мәһабәт, ди, йөрешләрең, торышларың; Ул синең көр тавышларың Шундый моңлы һәм ягымлы!» Төлкенең табигатен Белә һәркем: Аю, Бүре, Арсланга Койрык болгау бик хас аңа. Әмма мин аптырыйм шуңа: Ник Ишәккә бу кадәре юхалана? — Төлке зирәк, — диде Тиен, — алдан күрә: Әллә нинди шук-шаяннар, Җәнлекләргә Ишәк түрә Була имеш, дигән хәбәр чыгарганнар... — Гайбәт! — диде Ишәк. — Моңа, Белмим, Төлке ник ышана? Дөрес, ишәк халкыннан да бар түрәләр, Дусишләре булганлыктан шул тирәдә; Алар безгә, Бөтен эшчән нәселебезгә, Оят кына китерәләр. Ә мин аны гына аңлыйм — Барлы-юклы акылым белә анда бармыйм. КЫСЫР ӨМЕТ А*айбер акыл ияләре, тавышы бар, дип; Белем алгач шәп җырлар, дип; Карганы ничә еллар укытканнар, Бер көн килеп сәхнәдән җырлатканнар, һәм әйткәннәр: — Тавышы чибәр, Тик әлегә моңы гына чамалырак. Укысын әле тагын азрак. Әйбәт бас бит, Вокал серен белгәч болай акырмас дип, Карганы әле һаман өйрәтәләр, — Шиксез үсәр дип әйтәләр. Әмма инде аңа күптән Пенсиягә вакыт җиткән.