Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШ КӨН ДӘ ЧЫГА

VI

Иртән, Мәймүнә түтәйнең катык-сөте белән тамак туйдырып алгач, урамда ни бар икән дип, капка төбенә чыгып утыруына Якуб Сәйфи янына җил-җил басып бер егет килеп җитте. Өстенә кыска җиңле шакмаклы күлмәк кигән, коңгырт бөдрә чәчле чибәр генә бу егет Казан университетының физика факультеты студенты Шәүкәт иде. Ул Якуб Сәйфи белән күреште дә аның янына эскәмиягә утырып: — Хәер абый әйтүенә караганда, сез мине күрергә теләгәнсез, — диде. — Әйе шул, — диде Якуб Сәйфи, күңеленнән егетнең кыюлыгын да, килеш-килбәтен дә охшатып, һәм, кыек-мыек юллар эзләп тормас- тан, йомышны шундук әйтергә булды: — Минем нинди эш белән йөрүем турында син ишеткәнсеңдер инде? Ишеткән булсаң, шул: булышырдай бер кеше кирәк иде миңа. Син риза булмас идеңме? Вакытың бармы? Алайса, бик әйбәт. Тик бу авылда түгел, монда ярдәм итешердәй кешеләр табылды инде. Күршегездә Тарса дигән бәләкәй генә авыл бар икән, шунда барып карыйсы иде... — Анда да барырга була, велосипедта ун минутлык юл, — диде егет. — Алайса, Шәүкәт дус, син анда баргач, болай итәрсең инде... Якуб Сәйфи студентка халык иҗаты әсәрләрен җыйганда кешеләр белән ни рәвешле эш итәргә, материалларны ничек язып алырга кирәклеген аңлатты да азактан: — Алай-болай бик оста башкаручы килеп чыкса, әйтерсең, мин үзем барып килермен, — диде. — Әйтермен. Кичен күрешербез бит әле? — Әлбәттә, күрешербез... Егетне, уңыш теләп озатканнан соң, Якуб Сәйфи кирәк-ярак нәрсәләрен хәзерләү өчен өйгә керде. Ул үзе бер-ике көнен сукыр җырчы белән үткәрергә булды. Магнитофонны күтәрешкән малай аны Ишкәй ярыннан әллә ни еракта булмаган алты почмаклы зур гына бер йорт янына алып килде. * Ахыры. Башы 11 санда. И 25 элене^тош'Ти яр™сында парткабинет. Ишегендә чабата хәтле йозак га ӘхәтовР паптй’^ЧеСеНДӘ агроном бүлмәсе урнашкан. Җыр язучыларпарткабинетта эшләргә тәкъдим иткән иде. Р дә Уйгя ияп7,еТл®урналлаР белән тулган өстәл кырыена таянган хәл- бчпма ЫП Абдулла утыра иде. Ишек ачылуга ул аягына басып бүлмә ЯкипС с На . чыктвь ®ч тәрәзәле, шактый биек түшәмле бу кин мяляйикт п әифигә бик ошады. Магнитофонны өстәл уртасына куеп, малайны озатып җибәргәч, ул: — Монда эшләргә була икән, шәп икән, — дип Абдуллага таба орылды. еге, идән уртасына баскан көе, озын кулларын асылынды- рып абзыйга ни белән булышырга белмичә аптырап тора иде. „н утырып тор, дус кеше, мин хәзер магнитофонны гына рәтләп куйыйм,— диде аңа Якуп Сәйфи. — Ярый, алайса... Тәрәзә янына барып, кулын баяны өстенә куеп утырган сукырның ябык йөзендә тынычсызлану, боегу сызыклары аермачык күренә иде. «Йокламаган, күрәсең», дип уйлады Якуп Сәйфи һәм тегенең кәефен күтәрү нияте белән юк-барны сөйли-сөйли магнитофонны көйләргә кереште. Бераздан ул магнитофонны көйләп бетерде һәм Абдуллага якынрак килеп: — Син, Абдулла, менә монда утыр, магнитофонга бик якын булмасын. Башта болай гына җырлап чыгарсың, аннан соң магнитофонга язып алырбыз. Бераз күнегә төшәргә кирәк, — диде. — Җырларыңның сүзләрен соңыннан, эш беткәч, язарбыз... Әйдә, тыныч кына башла!.. — Ә ниие ерлыйм соң? — дип сорады Абдулла. — Кичәге җырдан башлыйк .без. Шәп җыр ул «Алтын кармак»... Абдулла баянны салмак кына тибрәндереп җырларга тотынды. Якуп Сәйфи җырның исемен куен дәфтәренә теркәп куйды да җырчыга текәлде. Юк, ошатмады ул аның бүгенге җырлавын. Абдулла көйне тартынып, шомартып, үзгәртеп җырлыйсыман иде. Аның йөзендә үк ниндидер җансызлык, корылык чагылган иде... ; Җырның уртасына җиткәч, Якуп Сәйфи Абдулланы туктатты да: — Абдулла, син бераз иркенрәк җырласаң иде, кичәгечә, дусларча... — диде. — Бизәкләре белән үкме?.. / — Менә-менә, дөрес әйттең, бизәкләре белән җырла, — диде Якуп Сәйфи. «Шулшул, бизәксез генә җырлаган икән, әйтәм, үзен дә, җырын да җен алыштырган кебек» дип уйлады ул. Җырның калган өлешен Абдулла бизәкләп-матурлап җырлап чыкты. — Шулай кирәк, — диде Якуп Сәйфи, елмаеп. Абдулла зәңгәр белән чиккән кулъяулыгын авыз тирәләренә тиде реп алды да: „ _ Сез ерларны берсен-бер калдырмыйчамы чыгарырсыз. дип С °Ра ^_ Әлбәттә, җырларыңны нотага салырбыз, иң әйбәтләрен сайлап китапта чыгарырбыз. — Иң әйбәтләрен генәме? т „ — Ие алары чыкса да начар түгел бит... Шулай булгач, син инде, дус кеше’ бик яхшы, бик матур итеп җырларга тырыш. Син болында җырлагансыңдыр бит? Анда ничек? Шәпме?.. — Шәп булмыйча, болын ич ул... — Менә син монда да үзеңне болындагыча хис ит. Әиләнә-тирәңдә, әйтик, кошлар сайрый, каршыңда дус-ишләрең утыра, әйтик, һава тын, ^Тбду^ сикереп торАЫ- уриндыгын артка 26 этәрде һәм балаларча ачык итеп, киң итеп елмайды, гүя ул югалткан әйберен тапкан иде... _ Әйләндерегез машинагызны, Якуб абый, болындагыча ерлыйм, — диде ул көр тавыш белән. ...Магнитофон дискы үзенә бертөрле җиңелчә шау чыгарып әйләнә дә әйләнә, Абдулла, таза бармакларын баян төймәләре өстендә җитез- җитез йөрткән хәлдә, гаҗәеп бер осталык белән җырлый да җырлый. Аның йөзе көй агылышына, сүзләр мәгънәсенә карап әле боек, моңсу, әле шатлыклы, көләч төс ала иде. Магнитофоны янына баскай Якуп Сәйфи исә бу күренешкә гаҗәпләнеп, сокланып, җыр беткән саен: «Булды бу» яисә «Шәп, бик шәп» дип кенә куя, әйтерсең, ул башка сүзләрне бөтенләй оныткан иде... Инде «Алтын кармак» та, «Ике дә генә егет печән чаба» да, аннары мишәр агай-энесенең иң яраткан җырларыннан «Әбделмән купич» та магнитофон тасмасына теркәлеп куелдылар, ә Абдулла туктауны белми, хәтта ял итеп алырга да теләми иде. Менә ул бу якларда шактый киң таралган «Кырыймка бүрек» җырына күчте. Әмма бу җырны тегеләре күк тиз генә, җай гына язып чыгарга насыйп булмаган икән, аларны каза сагалап тора икән: җырның яртысына җитүгә магнитофоннары көтмәгәндә күңел тондыргыч ямьсез тавыш белән ыжылдый башлады. Якуп Сәйфи аппаратны туктатып, аның ниндидер винтларын боргаларга кереште. Шулай маташа торгач, ул берәр нәрсәне ялгыш борып куйдымы, әллә аппарат инде бөтенләй эштән чыккан идеме, кисәк нәрсәдер чытырдап китте һәм Абдулланың сизгер борынына көйгән резина исе килеп бәрелде. Якуп Сәйфи ыңгырашып алды һәм сукранып: — Эш харап, Абдулла, — диде. — Ник? Ул Абдулланың соравына җавап биреп тормады, пиджак кесәсеннән пәке алып, җиңнәрен сызганды да аппаратны сүтәргә тотынды. Алай итте абзый, болай итте, ахырда аппаратны төзәткәндәй булып, штепсельне тыгып карады: юк, эшләми — диск аз гына да кымшанмады. — Абдулла, булмаса бар, кайт син, арыгансыңдыр, ял итә тор, — диде ул өстәлгә таянып, иелеп торган җырчыга. — Ахры, тереләтә кабергә кертер бу мине. Авылда төзәтердәй нәрсә дә түгел, җен алгыры. Калага илтергә кирәк... — Шулай ук өметсезмени? — дип сорады Абдулла, күңеле сынып. — Белмим әле... Бераз маташтырып карыйм әле, ә син, дус кеше, чыннан да бар, кайт, соңрак килерсең. Якуп Сәйфи ватылган машинасы янында ни өчен үзе генә калырга теләгәндер, Абдулла аңламады. Алай да карышып тормады, чыгып китте. Тузанлы юлда алмагач таягы белән шакы-шокы бәргәләп барган чагында каршысына һич көтмәгәндә Карибулла килеп чыкты. — Андрюша өйдәме икән, белмисеңме? — диде ул, күрешмичәнитмичә генә. Аның тавышын ишетүгә Абдулла үзе дә сизмәстән кулындагы таякны ныграк кысты. Кичә хатыны Әзизәдән Карибулланың болыннан эчеп, исереп кайтканлыгын һәм, кайткач, өендә гауга куптарып, малае Гафиятне канга батырганчы кыйнап ташлаганлыгын ишеткән иде ул. Бүтәннәр белмәсә дә, карендәшенең сабыйны тик-томалга рәнҗеткәнлеген Абдулла бик тиз аңлады. Шунлыктан ул беренче очрашкач та Карибулланың үзен эт урынына сүгәргә дип ниятләнеп куйган иде. Әмма менә хәзер, бүген, күңелен бөтенләй икенче төрле хисләр биләп торган чакта, абзыйга тел күтәреп пычранасы килмәде, ачуын, нәфрәтен тиз баса алды. Шулай да Карибулланың соравына аның шикелле теш аралый сыгып кына: — Белмим, — дип җавап кайтарды. 27 Син дә белмисең... Инде нишләргә? Тегендә Казан кешесе аппаратын рәтли алмыйча ята. йөзенә баксаң, исең китәр... бдулла, алга таба авыша төшеп, Карибулланы җиңеннән эләктереп алды һәм аны үзенә таба тартып: Инде Казан кешесенә сыланмакчымысың? Тагы болгатыргамы тотындың? — дип пышылдады. Бу хәлдән Карибулла каушап китсә дә, аны-моны сиздермәскә теләп, тамак кырып куйды һәм гадәтенчә йомшак тон алып: Авызыңнан сал андый сүзләрне, карендәш, алай вакланма, — диде. Минем сыланырга уйлаганым да юк, зрәгә сөйлисең... Бардым агроном янына дип. Барсам, юк... Ә Казан кешесен, әпәйдер, кызгандым мин. Әйтә, Ишкәй суыгызга батып үләрдәй булдым инде ди... Аннан, сине яза бит ул, мине түгел. Теге нәрсәсен хет Андрюша белмәс микән, ди. Ичмаса, Шәүкәт белән Әхәтов та өйдә юклар, ди, рәтләшерләр иде.' Абдулла кулын ычкындырды. Бар, алайса, тиз заман китер Андрюшаны. Казна әпәен бушка ашап ятмыйдыр, белергә тиеш. Киттем, карендәш... өйдә генә булсын... Карендәшенең болай йөрүен яхшыга да, яманга да юрарга белмичә, Абдулла кире парткабинетка таба атлады. Киномеханик Андрюша, бәхеткә каршы, өйдә булып чыкты, һәм ул Карибуллага ияреп тиз арада килеп тә җитте. Якуп Сәйфи мыегы яңарак кына чыгып килгән бу егеткә башта кара кашларын җыерып кына карады, ләкин бераздан тегенең техниканы шактый ук яхшы белүен шәйләгәч: — Зинһар, төзәтә генә күр инде, — дип аңа магнитофонда казынырга юл куйды. VII Якуп Сәйфинең мишәр якларына чыгуы әле беренче тапкыр гына иде, һәм ул, дөресен әйткәндә, бу якларга баруының табышлы буласына әллә ни өметләнмәгән дә иде. Ләкин авылдан авылга йөреп, атна-ун көнләп вакыт узуга ул мишәр авылларындагы байлыкка чын-чынлап хәйран булды: Ишкәйгә барып кергәнче ул төрле кешеләр ярдәме белән йөзләрчә җыр һәм такмак, дистәләрчә бәет һәм әкият язып алырга өлгергән иде инде. Ә Ишкәйдә, ә бүтән авылларда ни булыр тагы? Ишкәйнең сукыр җырчысы гына ни тора бит. Бер-ике көн эчендә ул Якуп Сәйфигә егермедән артык җыр яздырды һәм, әйтүенә караганда, «аның тагы шәп-шәп җырлары бар әле». Өстәвенә, җырлаган кадәре- сенең дә бик күбесе моңа чаклы һич кем тарафыннан язып алынмаган яңа җырлар, яңа көйләр. Ә тавышы?.. Ә мишәр көе үзе? Аңарда Казан татарларыныкына охшаган яклар бар да, юк та кебек. Мишәрнең озын көйләрендә чиксез тирән моң ниндидер сәер борылышлар, тукталышлар һәм тибрәнмәле сузулар аша бирелә, аңарда эпиклык, борынгылык аермачык сизелеп тора. Бәлки алар чыннан да бик-бик борынгылардыр? Әгәр шулай булса, ул борынгылык нинди сәбәпләр аркасында сакланып калды икән? Мишәрләрнең башка халыклар арасында утрау-утрау яшәгәнлёкләре һәм гомумән Казан татарларының тарихи-рухи үсешеннән читтәрәк торганлыклары аркасында булмады микән? Гомуми культурабызга, әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә зур өлеш керткән Гафур Коләхметов, Шәриф Камал, Һади Такташ, Кави Нәҗми кебек мишәр арасыннан күтәрелеп чыккан әдипләр, язучылар аз түгел бездә. Әмма, шуңа да карамастан, ниндидер ваемсызлык, гамьсезлек аркасында мишәрләрнең килеп чыгулары һәм үсеш тарихлары, телләре һәм этнографияләре бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән бит. Ә чынында, халык күңелендә сакланган җәүһәрләр, әйтик, шул ук җырлар һәм бәетләр, 28 шушы караңгылыкка күпмедер нур сибеп, аны яктыртып торалар ич инде. Аннан ары, әйләнеп килеп карасаң, мишәрләрдә сакланган борынгылыкны өйрәнү һәм белү гомумән Казан татарларының да борынгы дәверенә күз салу, ата-бабаларыбызның үткән заманнардагы кичерешләрен, сулышларын тыңлап карау була түгелме соң?.. «Мишәр арасына әллә кайчан чыгасы калган икән безгә», — дип уйлады Якуп Сәйфи, пошынып. Өченче көнендә, җырларның сүзләрен дә яздырып бетергәч, Абдулла бөтен күкрәген тутырып, иркен итеп сулады да: — Якуп абый, инде хәзер Җәлүк бабайларга барыйк, ә? — диде. — Чакырмады ич, уңайсыз булмасмы? — диде тегесе. — Үзебезнең кеше ул Атай, барыйк! Аз-маз әкият тә сөйләмәсме?.. Якуп Сәйфи Мәймүнә түтәйдән авылда Атай дип йөртелгән карт турында ишеткән дә иде инде. Абдулла да ике сүзнең берендә шул бабайны телгә ала иде. Тик ул аның әкиятләр белүе турында гына ләм-мим әйтмәгән иде. Аннары, җырлар белән мавыгып, Якуп Сәйфи үзе дә халык иҗатының башка төрләрен онытыбрак та торган иде. Ә хәзер менә- әкият сүзе чыгу белән үк ул күзлеген маңгаена күтәреп, Абдуллага текәлеп карады да тегенең шаяртмавын аңлагач, ашыгып әйтеп салды: — Әкиятләр дә белә дисеңме? Алай булганда, бармыйча ярамый, Абдулла, барыйк без... ...Җәлүк бабай кунакларны, ипи-тоз, якты йөз дигәндәй, җылы гына каршылады, һәм алариы туп-туры өй артына миләш күләгәсенә алып чыкты. Монда кунакларны аяклары җиргә казып утыртылган өстәл янына урнаштыргач, үзе, киез каталары белән лоштыр-лаштыр атлап, бер чирек салкын әйрән һәм берничә тустаган алып килде. — Эчегез, челлә бик... — диде ул, кунаклар каршысына өстәл артына утырып. — Риматисым, Абдулла, тагы кузгалды, көт тә тор, яңгыр- килер бүген... һава чыннан да бик бөркү иде, тын алырлык та түгел иде. Якуп Сәйфи картның әлсерәгән йөзенә, андагы тирән җыерчыкларга ихтирамлы карашын текәде. Менә картның калын чал кашы өстендәге бармак буедай яра эзе селкенеп алды, һәм ул көрән күзләрен зур ачып, олы кунакка карады: — Соң, язып бетердегезмени?.. — Бетердек, абзый, язарлык тасмабыз да калмады инде... — Бөлдергән икән бу малай актыгы үзегезне... Хе-хе. Шәүкәтне ник бире китермәдегез? Якуп Сәйфи кулларын җәеп: — Шәүкәт бүген дә күрше авылга китте әле, — диде. — Анда яшьләрдән бик күп җырлар, такмаклар язып алган ул. Әби-карчыклар да буш чыгармаганнар үзен: бәет әйткәннәр, туй җырларын җырлап күрсәткәннәр... — Абдулла, «Әтеки»не Мәймүнә абыстүтешеңнән ерлатып карамадыгызмы? Шындыйга яде әйбәт аның, — диде карт. — Ерлаттык. Абыстүтешнең «Әтеки»ен магнитофонга да язып алдык, — диде Абдулла һәм башын югары күтәреп йомшак кына итеп карттан үтенде: — Атай, син дә ике-бер әкият сөйләмәссеңме? Без шуңа дип килгән идек... Җәлүк бабай башын селекте һәм Абдуллага: — Үзең сүлә, — диде. — Мин белгәннең берчесен беләсең. Аннан- соң, хәтер дә начарланды, бутармын... — Әллә берәрсен сөйләп карыйсыңмы? — диде Якуп Сәйфи һәм Абдуллага күз салды: «Кара син хәйләкәрне, әкиятләр белүен әйтмәгән дә булды. Иртәгә үк-сөйләтәм үзен», дип уйлады ул. Җәләлетдин карт уеннан кире кайтты булса кирәк, ул тустаганнаргаэчемлек салды да Якуп Сәйфигә каш сикертеп алды: 29 ләрмен^Че’ беР әР не суытыйк та аяк ялына бер-ике әкият сүләсәм сү- алув^иркенэйде*1 Ә ^РӘН ^ өтен гәүдәләрен җиңеләйтеп җибәрде, сулыш I бабзй көтүче егетнең, ялган акча күрсәтеп, мулланы алдавы бЭеП КИТүе тУРынДа бер мәзәк сөйләп алды. Аннары, берсе оу д д п, кунакларга салкын әйрәнне яңадан күтәрткәч, ялчы Әхмәт- җан әкиятен сөйләп көлдерде дә Якуп Сәйфидән: — оларны ишеткәнең дә бардыр әле? — дип сорады. 1ег - е әкиятне куен дәфтәренә тиз-тиз генә язып бетерде дә: Монысын, Әхмәтҗанны беләм. Безнең якларда аны Шомбай диләр, ә тегесе, .көтүче белән мулла турындагысы, бигрәк шәп, көлке...— диде. Минем сүләгән китапка кермәгән, китаптан чыкмаган, ибдәш- кәем, — дип ышандырырга ашыкты (карт. — Әкиятләрне байтак белә идем мин, инде оныттым. Калганын выта Абдулладан сүләтерсең... —Ә ник? Сөйләрмен, Атай. Синекеләрне дә, мәрхүм Мохань бабайдан ишеткәннәрне дә сөйләрмен, — диде сукыр. Абулла ^чыннан да әкиятләрне байтак кына белә иде. Кайвакытлар- да, җырлыйсы - килмәгән .кышкы кичләрдә, ул идарәгә җыелган дус-иш- ләре „белән әкият-мәзәк сөйләп утырырга ярата иде. Тик ул Җәлүк бабай үзе сөйләмәсме дип кенә белгәннәрен Якуп Сәйфидән яшереп килгән иде. — Килештек алайса, дус кеше, — диде Якуп Сәйфи. —Миннән калмас, Якуп абый, кайгырма, — диде Абдулла һәм янә бер тустаган әйрән бушаткач, хуҗага төбәп әйтте: — Атай, Сәлүк мулланы сөйләмәссеңме? Улысы да кызык ич... Җәлүк бабай тар, кыска сакалын сыйпаштыргалап: —Усы хикәят тә, әкият тә түгел, үземнең баштан үткән хәл. Ярармы икән? — дип сорады. Якуп Сәйфи дәфтәрен актаргалап, язар урын чамалап: — Тыңлап карыйк. Сөйли бир, абзый, — диде. — Савит булгач, булды бу хәл... — бабай беравык җиргә карап, уйчанланып торды, аннары башын күтәреп мыек астыннан гына елмаеп куйды да әкрен генә сөйләп китте: — Безнең авыл өч мәхәлләле авыл иде... Муллалар пәридән дә болайрак байлар... Шылай бер заман револүтсә була, револүтсә булгач, берсе, Яхъя хәзрәт, сыздырта бит Әчтерхан ягына таба, кибеттәге малларын да калдырмый... Икенчесе, ■Мөбаракша дигәне, күрше авылга урыс пубына барган җирендә харап була. Имеш, әйттеләр, пуп менән кушылган да икәүсе фитнә күтәрмәкче булып савиткә каршы йөргәннәр... Әрәм булды шул хаҗи — башына абуха менән генә бәргәннәр. Шылай итеп, тупрагы тартып алган хәзрәтне, урыны оҗмахта булсын инде... Шөкер... Мин, выта Абдулланың атае менән, гражданнар сугышыннан кайтып төшкәндә авылда бер генә мулла калган иде, Сәлүк хәзрәт... Мәхәлләсе зур моның авылның түбән очы. Мәчете дә шәп, дөньяда бер мәчет... Янды ул мәчет, хәзер юк, колхоз төзегән елны яндырдылар аны... Кара син, ә! Мәчеткә ут салсыннар әле, — дип гәҗәпсенде Якуп Сәйфи. т_ ____ г — Мәчеткә дип салган ут түгел иде. Кулаклар ишле иде бездә, шылар яндырып тордылар авылны, дошманнар... Әмәлен дә тапканнар: күзлек пыяласын гына салдырып алалар да түбә саламына турылап куялар... Халык кырда, урак өсте, кешенең каны тамган чак... Шылай бер заман авыл ягына әйләнеп баксаң, кара кучкыл болыт купкан... йөрәгеңне уч төбеңә тотып, зыхың бетеп кайтып керсәң, чүбең дә 30 калмаган —көл булган... Үзем гөнаһсыз кыяфәт алып, башкаларга бетмәстөкәнмәс үгет-нәсихәт өйрәтүчәи булып- китте. Тик ул, әүвәлгечә авыруын сылтау итеп, колхоз эшләренә генә чыкмый иде. Соңыннан, моны законлаштыру өчен, абзый, больница юл-, ларында шактый аяк киеме туздыру бәрабәренә, үзендә каты авырулар таптырды һәм кулына түгәрәк печатьле справка алды. Бригадирларның җил-давылына каршы шәп кенә ышык булды 'бу, һәм ул үз җаена вак- төяк кәсепләр белән яшәүгә күчте. Чынлап торып авырый идеме, әллә врач тикле врачларны алдый алган мәкерле хәйлә идеме бу — әйтүе кыен. Ләкин, ни генә булмасын, Карибулланы авылдашлары, шул исәп- ; тән Абдулла да, кызганалар иде... Кырык биш-илле яшьләрендә кеше хезмәттән төшеп калсын әле, кызганмассыңмыни аны?.. Маңгай тирләрен агызып шалтырата торгач, Карибулланы, ниһаять, амбулатория белән тоташтырдылар, ләкин чыбыкның теге очыннан: «Без кичтән язмыйбыз, иртәгә килерсез», дигән кыска һәм ачу китер- геч җавапны ишеткәч, ул, атап әйтмичә генә кемнедер каһәрләп, янә түргә, зур өстәл артына кереп урнашты. — Булмады... Таңнан торып китәргә туры килер инде. у\т сорар идең, ялынасы килми, тиз генә бирмәсләр... Ә вет, уйлап баксаң, ун чакрым ул минем сортка уен эш түгел... Ну, ничава, алла кушса, чыдарбыз,—дип, ул бер мизгел үз-үзенә сөйләнеп алгач, Абдуллага таба борылып эндәште:—Карендәш, соң синең хәлләр ничегрәк? Ишеттем,- Казанга сәфәр, кыласың диеп... Чынмы? — Чын... Якуп абый чакырта, чын... Ә нигә? — Юлың изге булсын дим... Исән йөреп, исән кайт. Син инде, карендәш анда баргач, сынатма. Безнең мишәр җырларының да ни икәнлеген- асыл йөрәгең белән ачып сал, прәме үзәкләре өзелсен. Авылдашларың ышана сиңа, алла гына ярдәм итсен инде... Карибулла авызыннан да мондый сүзләр чыккач, Абдулла сары май кебек эреп китте. u _ Рәхмәт Карибулла аозыи, сынатмабыз... Абзый урындыгы белән сукыр янына күчеп утырды да тавышын тагын да йомшарта төшеп. 54 — Шулай, ил хакына йөрү егет эше ул, — диде, аннары җаен чамалагач, болай дип сорады: — Син, карендәш, барган уңайга бер нәрсәне дә белешеп кайтмас идеңме? — Белешермен... ни нәрсә ул? — Абдулла аны-моны уйламыйча риза да булды. — Имеш, кала җирендә дворник кебек халыкка нужа, ди. Чынмы икән? Аннан соң, аларга фатирны да шундук бирәләрме, пропискага мәшәкатьсез кертәләрме—менә шуларны белеш... Син барасы Академия тирәсендә ничегрәк икән? Андый затларга мохтаҗлык юкмы икән?.,, Абдулла, сүз болайга киткәч, сагаеп, шактый кырыс итеп: — Авылдан таярга исәп тотасыңмыни, урам себерергә кызыгасыңмыни? — диде. — Минем койрык бәйләнмәгән. Касталы кешене .кайда да тота алмыйлар... Аннан соң, кастаны бетереп булмасмы дим. Казан кебек калада духтырлар биредәгеләргә пар булмаслар. Дворникның хезмәте авыр түгел диләр, ничек тә чыдар идем әле. Фатирын гына тизрәк бирсеннәр иде, аннан соң нишләсен чамалар идең аны... Ни дисәң дә, Казан мөселман җире бит. Аптыраганнан сиңа гына әйтәм, карендәш. Булышсаң, буш итмәс идем. Каравылчы урыныннан торып, бүлмәне бер-ике әйләнгәч, туктап, мичкә сөялде. «Юкса моның авылга ни хаҗәте бар, китсә китәр иде», дип уйлады ул, һәм мышнап җавап .көтеп утырган абзыйга салкын гына әйтеп салды: — Үпкәләмә, Карибулла абзый, бу йомышыңны үти алмам ахрысы... Ник дисәң, ник дисәң... юк, булмый, теләсәң ни әйт. Казан каласында синең өчен хезмәт эзлисем килми минем... — Эше зуррак шул. Ярар инде, хәерле булсын. Дворник булмасам да торырмын әле. Болай әллә кайларга бик киткем дә келәми минем... Ярар инде... Тагы бер йомышым бар иде, белмим, үтәрсеңме, юкмы? Бусы картлар хакы өчен иде, — дип сөйләнде Карибулла, үпкә белдереп. — Ә ни тагы? — Казанда берәр карт-корыдан кулга тотып укырдай әйбәтрәк коръан китабы таба алмассыңмы дигән идем. Колакларым ялгыш ишеттеме әллә дигәндәй, Абдулла, гаҗәпсенеп, баскан җирендә алга таба авышып сорады: — Коръан дисеңме?.. — Да... Беләсең, коръан китабы. Авылда икәү генә калган. Чүпрәккә калып, тетелеп беткәннәр, укысың юк... Алла хакына, авылдашларың хакына тапсаң иде шуны, карендәш!.. Соңгы айларда Карибулланың дин белән мавыгуы турында Абдулла белә иде. Көзен авылда, мулла булып йөргән Хөснетдин карт дөнья куйгач, дүрт-бишләп агайның дин башы булу өчен барган дәгъвасына Карибулла да катнашып киткән иде. Әүвәлге китап сүзләрен, шәригать кануннарын аз-маз гына белсә дә, ул башкаларны телгә оста, юмакай булуы белән шактый уздыра иде. Күрәсең, ңоръанны да ныклап торып үзләштерергә булган хәзер... Ләкин Абдулла аның йомышын үтәүдән баш тартты. — Мин сине дарудыр, чәй-шикәрдер кебекләрне алырга кушарсың дисәм, син коръан дисең... Соң үзең уйлап бак, андый җиргә барып коръан артыннан йөри аламмы мин? Якуп абый да ишетсә, шул сәгатьтә үк куар үземне... — Картлар хакына дигәнне дә аңгармагач, шулайдыр, булмастыр. Ә бит юкса ишетүемчә, синең Кара диңгез буена ук барып кафер пычагы астына да керәсең бар бит... Синең урыныңда булсам, коръан китабын нәзер итеп алдан ук алып кайтып бирер идем мин. Ходай бер күрсәтмәсә, бер күрсәтә бит ул... 55 кеогэмп С ^^?пДӘИ Абдулланың йөрәгенә кисәк кайнар инәләр чымырдап дап эндәштеАЫ ^ ӘКИН У л ЯР СЫП> кызып китмәде, карендәшепә пышыл- — Килче бире!., Карибулла һичнәрсә сизенмичә, өметләнеп урындыгы белән сукыр u ша күчеп утырды. Абзый күчеп утыруга, Абдулла, ике кулын сузып, аның йөзенә үрелде. Сукырның сизгер бармаклары түгәрәк, симез иякне, итләч битләрне, аннары такыр баш түбәсен тиз арада капшап, кармалап чыктылар. Үз эшен бетергәч, ул карендәшенең тар маңгаена кулын куеп, аны читкә этте. Тегесе моңа шаккатып: — Тукта, ни кыланасың? — дип сорады. Абдулла мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып: — Кара елан нинди була икән дим, — диде. -- Абзый, әйтерсең, ялгышып утлы күмергә утырган идемени, сикереп үк торды: — Ни дидең, сукыр тәре, ә? — Кара елан нинди була икән дип бактым... — Ах, шайтан төкергән нәстә! •Карибулла яшелле-зәңгәрле тавыш белән тагын бер сүгенде дә, ярсып китеп, счет белән Абдуллага сукмакчы иде, сукмады, счетны өстәлгә атып бәрде... Ишек Карибулла артыннан шапылдап ябылды, бүлмә тынып калды, тик кайсыдыр почмакта, идән астында чикерткә генә шомлы тавыш белән сызгыруын дәвам итте. Сайлаулар узгач, Абдулла үзләреннән егерме-утыз чакрымнар ераклыгындагы татар авылларына чыгып китте. Ат шәп, толып җылы, кучер малай такылдык, язгы юл шома, һава саф — сәяхәт өчен бөтенесе дә һәйбәт һәм күңелле иде... Бер атна эчендә ул өч авылда булып, үзе белмәгән биш-алты көй, берничә әкият һәм мәзәк өйрәнеп ка'йтты. Әгәр бу авыллардан Якуп Сәйфи үтмәгән булса, ул, һичшиксез, күбрәк тә җыйган булыр иде. Нәрсәгә генә тотынмасын, һәммәсен: «Боларны җәен бер агай килеп язып китте инде», — дип торалар иде. Ләкин, инә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, булган кадәре дә Якуп Сәйфине сөендерергә җитәрлек иде. Май бәйрәме алдыннан авылдашлары җиң сызганып язгы чәчү эшләрен башкарып ятканда Абдулланы Казанга чакырып телеграмма килде, ә бәйрәм үтүгә ул ерак сәфәргә чыгып та китте. Юл уңаенда ул Җәлү-к бабайларга сугылды. Карт шактый ук хәлсезләнеп ыңгырашып түшәктә ята иде. Юләрнең юләре дисәң дә була инде бу картны: гомере буе тотмаган уразасын быел тотарга булды ул. Шуның аркасында ураза беткәнче үк түшәккә егылды һәм менә әле һаман да аягына баса алмый иде... Абдулла карт янына көн дә кереп, хәл белешеп йөргән иде, Атай аның Казанга зур йомыш белән баруын бик хуп күргән иде... — Хәерле юл, ылым, —диде ул сөякчел кипкән куллары белән юлчының таза кулын, селкеп. — Син әйләнеп килгәнче, бәлкем сәфәр дә тотармын... бәхил бул инде... — Ни сөйлисең, Атай? Без әле күрешербез, мин бер заман әйләнеп кайтырмын, — дип Абдулла картны тынычландырырга ашыкты... . XV Казан Моннан күп еллар элек Абдулла бу данлы каланың вокзал тирәләрендә һәм колхоз базары чатларында җырлап, моң сибеп йөргән иде Ул чакта сугыш иде, халык кырыс, кайгылы иде, шатлык аваз- 56 лары, көлү-шаярулар сирәк ишетелә иде. Ә хәзер? «Хәзергене ул заман белән чагыштырып буламыни?.. Безнең авыл кечкенә генә, алай да ниләр генә эшләмәделәр үзендә, ничек кенә үзгәрмәде халыкның тормышы. Шулай булгач, Казан хәтле Казанда ниләр булмас дисең? Бакчы, вокзалы ук гөрләп, шаулап тора. Кайсыдыр кычкырып көлә, кайдадыр күңелле җыр җырлыйлар... Юкса, Май бәйрәме дә узды бит инде... кКүрәсең, хәзер биредә көн дә бәйрәм, көн дә туй», — дип уйлады Абдулла, вокзал мәйданыннан үткәндә. Аны бер ягыннан Якуп Сәйфи, икенче ягыннан авылдашы Шәүкәт култыклап алганнар иде. Шәүкәт кунакның карага буялган агач чемоданын да үзе күтәргән иде. Казан дусларының каршы алуына чиксез куанган Абдулла аякларын чамадан тыш югары күтәреп атлый, башын әле Якуп Сәйфигә, әле Шәүкәткә таба борып, аларның сүзләренә колак сала һәм елмаеп кына җавап кайтара иде. Таксига утырып китәр алдыннан Якуп Сәйфи Абдулладан кинәт кенә: — йә, дус кеше, нишлибез, миңа барасыңмы, әллә якташың янына гомуми торакка китәсеңме? — дип сорады. Абдулла кулындагы таягы белән җиргә бер-ике төртеп алды да басынкы гына: — Турысын әйткәндә, Якуп абый, сезгә барырга уңайсызланам мин, ә якташка күнеккән инде, — диде. — һмм, күнеккән дисең... Ярый, алайса, утырышыгыз, озатып куйыйм инде үзегезне, — диде Якуп Сәйфи. Казан урамнары белән турылап та, чатларында борылгалап та байтак кына барганнан соң, Шәүкәт машинаны туктатырга кушып: — Җиттек, төшәбез, — диде һәм машинадан беренче булып чыкты. Якуп Сәйфи Абдулланың төшүен генә көтте дә машина ишеген ачып: — Шәүкәт, кунакны иртәгә иртән институтка озатып куярсың инде, ә син, Абдулла, бик әйбәтләп ял нт бүген, — диде. — Ярый, Якуп абый, ял да иттерермен, озатып та куярмын. Машина җай гына кузгалып китте һәм берничә секундтан үзенең җиңел гөрелтесен шәһәр шау-шуына кушып, юкка да чыкты. ...Иртә белән Шәүкәт кунакны студентларның гомуми торагыннан Якуп Сәйфи эшләгән фәнни-тикшеренү институтына озатып куйды һәм кичен, эш беткәндә аны кереп аласын әйтеп, үзенең уку йортына китте. Институтта Абдулланы көтәләр иде инде. Ул Якуп Сәйфи кулы астында эшләүче фольклорчылар белән җылы гына күрешеп, танышып чыкты, хәтта яңа танышлары белән үзара хәл-әхвәл белешкәндә шаянрак сүзләр әйтеп, тегеләрне көлдереп тә алды. Аннары алар, Якуп Сәйфинең җор сүзләренә ияреп, Ишкәйдә бергә уздырган көннәрен исләренә төшереп утырдылар. Бераздан Якуп Сәйфи Абдулланы институтның студия дип аталган бер бүлмәсенә алып керде. Абдулла бу киң һәм тыныч бүлмәдәге рояльне, өстәл хәтле зур магнитофонны һәм тагы әллә нинди музыка коралларын тоткалап, кармаштырып чыкты да канәгатьләнеп тамак кырып куйды... Ә Якуп Сәйфи кулын сукырның иңбашына салып: — Соң, дус кеше, нишлибез? Башлыйбызмы? Тамагың көйләнгәнме, кәефең шәпме? — дип сорады. — һе, Якуп абый! Кая ул шәп булмаган! Үзегезгә болындагыча берәгәйле итеп җырлыйм әле бер — әйләндерегез машинагызны!.. Абдулланың кәефе чыннан да гаҗәеп күтәренке, йөрәге ашкынып, дәртләнеп тора иде. Ул Якуп Сәйфинең ни әйтәсен дә көтеп тормастан, бүлмәне яңгыратып, күрше авылдан яратып отып кайткан борынгы батрак җырын җырлый да башлады: 57- Әчтерхал болынында бер зур йорт бар, Әйләнеп аккан ла агым су... _ * Баскычлары мәрмәр лә, төбе таш аитмәгезче, дуслар, — күңелем шат, чиләнеп аккан ук агым су... Яшь күңелләр шат да лә күздә яшь... XVI ниһяятк °Уена һәм дәртле җырл ардан шаулап торган студия, Гпыгь к Ь1НЬШ калД ы - Кырыкка якын җыр язылган берничә рулон Якуп фи I үлмәсендәпе пыяла шкафка бикләнеп ,куелды. Җырчының ябык йөзенә шатлыклы, тантаналы төс керде. Искиткеч рухи көчәнүне таләп 'Иткән зур хезмәттән соң аңа җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Хәзер безгә бик әйбәтләп ял итсәк тә була инде, дүс кеше — Диде Якуп Сәйфи. Шулай, эш беткәч, ярый инде ул, — дип килеште Абдулла, елмаеп. — Тик нишләрбез, кая барырбыз икән? Мин опера театрына барыйкмы әллә дим. Бүген кич анда «Шүрәле» балеты барачак, ди... Бик шәп булыр, Якуп абый... Шәүкәтне дә чакырырбыз. ...Опера һәм балет театры сукырга караңгы дөньяның яңа бер почмагын ачып җибәрде. Монда аның өчен бөтенесе дә күркәм, бөтенесе дә искитәрлек иде. Театрга килеп керү белән үк ул үзенең чиксез зур бинада икәнлеген тойды, һавасы чиста, җиләс, тавыш, аз гына яңгырап торса да, ачык ишетелә. Фойеда йөргәндә ул шома колонналарны, сырлап эшләнгән көзге рамнарын тотыптотып карады һәм эчке дулкынлануны басарга тырышып, кашларын җыерды, борынын тарткалады. Әмма күңелнең иң түреннән чыккан дулкынлану түгел иде әле бу. Аны бөтенләй тетрәткәне, тәмам гаҗиз иткәне «Шүрәле» балетының музыкасы 'булды. Ул гаҗәеп нәфис, гаҗәеп -моңлы музыканы тынын кысып, йөрәгенең ашкынулы тибүен тоеп тыңлап утырды. Моңарчы аның төрле операларны, симфонияләрне радиодан да ишеткәләгәне бар иде. Ләкин театрны радио белән чагыштырып булмый икән: көй биредә канга үтеп ке.рә, үзәкне өздереп-өздереп ала иде... Сәхнә күренешләре, биюләр, хәрәкәтләр сукыр кеше өчен түгел иде, әмма музыка аңа барын да алыштыра, тормышның гүзәллеген, «эчлелеген гаҗәеп матур, гаҗәеп оста тасвирлый иде. Аның як-якларында утырган Якуп Сәйфи белән Шәүкәт сәхнәдәге үзгәрешләрне шыпыртлап аңлатып барырга тырыштылар, тик тумыштан ук күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешегә аларның аңлатуы әллә ни өстәми, бәлки, киресенчә, музыка сөйләгәнне бутый, катлауландыра гына иде. Шунлыктан ул аларның тын гына утыруларын үтенде... Театрдан чыккач та ул үзен әле һаман шул музыка дөньясында сихерләнеп калгандай хис итте, гүя музыка аның чәчләренә, аяк-куллары- на, киеменә сырышып ябышкан да тәнен өзлексез калтырандырып, дерелдәтеп тота иде. Чыннан да, зур талант иясе тудырган гүзәл көйләр аның күңеленең иң түренә үк барып кергәннәр, һәм алар соңыннан да әледән-әле кабынып китеп, яңгырап торулары белән аның тормышына ямь өстәячәкләр иде... Иптә песен язылган җырларның текстларына төзәтмәләр ясап, каибеоләоенә өстәмәләр биргәч һәм’ике әкият тә яздыргач, Абдулла Якуп Сәйфи бүлмәсенә керде. Абзый белән беравык аны-моны сөйләшеп ал- гач, ул кисәк кенә: — Якуп абый, иртәгә җомга бит? —дип сорап куйды. — Әйе, җомга... Ә нигә? .... Юлга чыгарга кирәк... 58 Якуп Сәйфи бармаклары белән өстәлгә бер-ике чиертеп алды да аның янына диванга күчеп утырды. — Син, дус кеше, кая ашыгасың? Юл турында сөйләшмик әле без. Шул! Бүген безгә барабыз, Фатыйма апаңның аз-маз кунак итәсе килә,— диде ул һәм сукырның кашлары җыерылуын күреп өстәп әйтте: — Юл хакында да бездә сөйләшербез... Абдулла чак кына эндәшмичә торды. Казанда тагын 'берничә көнне уздырырга мөмкин иде аңа, әлбәттә, ләкин күңел, очар кошсымаи, авылга, туганнар янына ашкына иде... — Эш муеннан, Якуп абый, хезмәтем кала, бура буратасы бар, аннан соң... Юк, кайтмый булмый. Ә сезгә барырга оялам мин, — диде ул, басынкы гына. — һм, оялам... Ни өчен? Мин бер дә алай дип тормадым, бардым сезгә, — диде Якуп Сәйфи, үпкәләп. — Авыл кешесе бит мин, андый җирдә әллә нишләрсең, әллә... — Хе-хе, юкны сөйләмә, барабыз... Анда бит гел үзебез генә булабыз: син дә мин һәм Шәүкәт. Аннан соң, мин үзем дә авыл малае ич... Абдулла бер ноктага текәлгән көе: — Ярый алайса, Шәүкәткә әйтеп багармын, — диде. XVII Авылда чакта ук әле Абдулла Якуп Сәйфидән семьясы турында сорашкан иде. Әмма Якуп Сәйфи, эш арасында озак сөйләп тормыйча, бо- лай гына дигән иде: — Икәү без — хатыным да үзем. Бер кызыбыз бар иде, очты ул бездән. Хәзер кияве белән Казанның и.кенче читендә торалар. — Ә хатыныгыз ни атлы? — Фатыйма... Фатыйма апа... «Хатыны да үзе кебек микән? Шулайдыр әле...» дип уйлаган иде ул чакны Абдулла һәм ялгышмаган икән. Фатыйма апа, чыннан да, ире күк ягымлы, ачык чырайлы .кеше булып чыкты. Тавышы да Якуп Сәйфинекенә охшаган; колакка ятышлы йомшак тавыш. Тик ул гәүдәгә генә авыррак иде ахры: өстәл тирәсендә әкрен генә, чүәкләрен шудырып кына йөри, утырды исә урындыгы шыгырдап куя иде. Абдулла Фатыйма апаның бигрәк тә бер ягын ошатты: куллары алтын икән. Аш-суны шундый тәмле.итеп пешергән, өченче көн ашаган ресторан ашларың бер кырыйда торсын... Өстәлгә аракы-мазар чыгарылмаган иде, аның каравы Фатыйма апа кунакларны Май бәйрәменнән калган җимеш суы белән сыйлады. Әчкелтем-төчкелтем ширбәтне эчеп җибәргәч, Шәүкәт белән Абдулла, сүз куешкандай, икесе берьюлы иреннәрен ялап куйдылар. Аннары тагын Фатыйма апа сүзгә дә һәвәс икән: табын артында я берәр кызыклы мәкаль, я мәзәк әйтеп күңелне кытыклап тора, ашамас җиреңнән ашата иде. Якуп Сәйфи дә аңа еш кына кушылып китә һәм кызы.к сүз чыга калса, барысын да уздырып көлеп җибәрә иде. «Тигез яшиләр... Эштән соң Якуп абыйга ял итүе рәхәттер», — дип уйлады Абдулла, агай өчен сөенеп. Иң азактан вареньелап чәй эчкәч, олы якка чыктылар. Якуп Сәйфи кулына мандолина алды, ә Фатыйма апа пианино янына утырды. Бак син боларны! Нинди чибәр уйныйлар! Абдулла Якуп Сәйфидән андый осталыкны көтмәгән иде, ул башын кыңгыр салып, гаҗәпсенеп калды, ахырда йөрәге түзмичә урындык артына торып басты да хуҗалар уенына кушылып «Уракчы кыз»ны җырлый башлады. Бүлмәне тутырган талгын көйгә Шәүкәт тә катнашып китте. «Уракчы кыз»дан сон алар бергәләп тагын байтак җыр җырладылар. Соңгы көй өзелүгә Якуп Сәйфи: 59 өстәлгә5 ^куйды У ’ бераз кәеФләнДек, инде җитәр, — дип мандолинасын Абдул^11җ Ои7е7Г сула^аВЫ К “ еН буЛСЭ ДЭ’ НЭЧар ТүГеЛ ИКӘИ,— диде Э~фЙ'г, “ еКМӘГӘНГӘ ' Кыен У л> —дип аңлатты Шәүкәт. бирердәй" и7еп аПмаХМӘә ДйттеЧ : Ь1ГЬ1П барыШлый’ сУ кырнь,ң “Ү^ленә ямь — Абдулла, синең тамагың саф көмештән ахрысы... \үгәрә инде, апакай! — диде Абдулла, көлемсерәп. Ьелмим, көмеш тиз күгәрә микән?.. Фатыйма апа ишекне ябып чыгып киткәч, Якуп Сәйфи кунаклар янәшәсенә кәнәфигә утырды да беравык дәшми-тынмый торды, аннары, төб^КӘТКӘ сеР ле бер караш ташлап, каш сикертеп алгач, җырчыга — Инде хәзер гәпләшсәк тә була,—диде. Абдулла аның сүзләрен үзенчә юрады: * Юл хакында булса, шул, иртәгә китәм мин... — Юк ла, инде, нишләп юл хакында булсын соң, — диде Шәүкәт. Якуп Сәйфи исә һич көтмәгәндә: — Абдулла, дус кеше, син академик Филатовны беләсеңдер бит? — дип сорап куйды. Абдулла башын Якуп Сәйфигә таба борды: — Беләм, ә нигә?.. — Белсәң, мин сиңа бернәрсә әйтәм, игътибар белән тыңла, яме,— диде Якуп Сәйфи, кулын сукырның тез башына салып. — Минем бер таныш профессорым бар, Александр Никанорович Крымов. Заманасында Филатов белән дус булганнар. Байтак кешене күзле иткән ул Крымов... Гомеренә ун меңнән артык операция ясаган диләр. Карт инде, алтмыштан узгандыр, алай да... Якуп Сәйфи сукырның тез капкачы дерелдәп китүен тоеп, кисәк сүзеннән бүленеп калды. Шәүкәт исә Якуп Сәйфинең ни әйтәсен белгәнгә күрә: — Операцияне искиткеч ясый диләр аны, — дип ярдәмгә ашыкты. Абдулла гәүдәсендәге калтырануны тыя алмыйча, тотлыгып: — Соң, шуңа барырга кушасызмы? — диде. — Әйе,—диде Якуп Сәйфи, — барыйк без. Мин профессор белән сөйләшкән идем инде, җомга көнне беренче яртыга килергә кушкан иде... Иртәгә җомга бит? «Менә ни өчен авылга җибәрәсе килмәгән икән», — дип уйлады Абдулла, тынычланырга тырышып, һәм тирән итеп тын алды да: — Мин Хәир абый белән Одессага барырга дип тора идем әле. Моннан кайту белән китәрбез дигән идек, — диде. — Шулаймы? Ә мондагы профессорга күренсәң нәрсә була? Кем белә, бәлки барып та чыгар, ачылып китәрсең, — диде Якуп Сәйфи, сукырның беләгеннән тотып. Абдулла сәер генә көлеп куйды: — Ә'сез, Якуп абый, хәйләкәр дә икәнсез... Берьюлы ике куянны атма келәгәнсез... — Ничек инде ул?.. — Ничек булсын... Ерларны да язып алдыгыз, инде үземне күзле дә И™!КЧБерб ьюль1Ь13и1ке куянны ату буламыни шул? Хәер, булсын, _ була күрсен... йә, дус кеше, иртәгә барабызмы? Профессорны алдамыйк инДе «Нишләогә? Бәлки, чыннан да, ул профессорның кулы сихерледер. Булдырыр, якты нурны үткәзер үземә. Филатовның дусы булган диләр 60 бит үзен. Ә булмаса?» Соңгы ямьсез уйны Абдулла шундук туарга тырышты: — Барырбыз, Якуп абый, ятып калганчы, атып кал!.. — Шулай, хак сүзгә җавап юк, барабыз, — диде тегесе, сөенеп. — Ә бүген бездә генә кунарсың... Ләкин куна калырга Абдулла һич тә риза булмады, хәтта Фатыйма апаның да йомшак 'сүзләренә колак салмады. — Кайтам, Шәүкәт дус белән кайтам, — диде ул, назлы бала кебек киреләнеп. Әмма бу аның назлануы яисә киреләнүе түгел иде. Абдулланың күңелендә моңарчы поскып кына яткан өмет чаткысы кинәт кабынып киткән, йөрәге ашкынып тибә башлаган иде. Кырыс, ябык йөзе дә бер алсулангандай, бер агаргандай күренә иде. Якуп Сәйфи бераз гына сүзсез торды да кунакларны урамга озата чыкты. XVIII Якуп Сәйфи Абдуллага: «Минем таныш профессорым бар», — дип бераз күпертеп әйтте. Чынында ул профессор Крымовны моннан бер ел элек белми дә иде. Экспедициядән кайткач, ул Абдулланың язмышы турында һаман уйлангалап торды һәм торган саен аңарда сукырны күзле итеп булмасмы, дигән уй-теләк көчәя барып, тәмам тынгысызлата башлады. Ахырда Якуп Сәйфи, дус-ишләре белән киңәшкәннән соң, профессор Крымовны күреп сөйләште, һәм аның Абдулланы Казанга май башларына чакыртуы да профессор кушуы буенча булды. Ләкин ул моны сукырдан яшереп йөрде һәм эш беткәч кенә, Абдуллага икеләнеп торырга урын калдырмастай итеп, җаен табып, әйтергә уйлады. Ииһа- ять, ул үзенең беренче теләгенә иреште: сукырны профессорга күренергә күндерде. Тик эш кенә барып чыксын... Якуп Сәйфи килеп кергәндә, профессор бердәнбер тәрәзәсе урамга караган җыйнак кына кабинетында тар, озын өстәл янында ниндидер журнал актарып утыра иде. Якуп Сәйфи белән ул җыерчыклар баскан йөзендә елмаю балкытып ягымлы гына күреште дә өстәл сәгатенә күз төшереп: — Төгәллекне яратам мин: нәкъ беренче ярты,—диде.— Сезнең кем әле... Абдулла, Абдулла. — Абдулла Иртуганов, ул биредә, коридорда көтә калды, чакырыйммы? — диде Якуп Сәйфи. — Юк, чакырмый торыгыз. Хәзер чәй китертәбез, берәр стакан чәй эчәрбез дә карарбыз. Мин операциядән төшкән генә идем әле... Ә сез утырыгыз, — диде профессор, өстәл читенә беркетелгән кнопкага басып. — Рәхмәт, Александр Никанорович, мин чәйне бигүк яратмыйм, хафаланмагыз,— дип Якуп Сәйфи урындыкка утырды. — Килешми, үзегез татар, үзегез чәй яратмыйсыз... Ә мин чәйсез тора алмыйм. Әллә картлык басканга инде, белмәссең... — Операция ничек узды соң? Алҗыган кебек күренәсез... — Шулайдыр, — диде Александр Никанорович һәм сестра керткән чәйне үзенә табарак тартып куйды. — Бүген өч операция уздырдык. Икесе хатын-кыз. Боларына практикант врачлар ясады. Бодай әйбәт кебек, өметле... Өченчесе бер малай. Унике яшендә. Сары чәчле, матур гына үзе... Юдино тирәсеннән. Шул малай нишләгән диярсез? Янып торган учакка патрон ташлаган, шуннан патрон шартлап, йөзенә бәргән, бер күзен клиникада шул көнне үк алганнар, ә икенчесе күрмәс булган, томаланган... — Бәла-каза аяк астында шул ул... йә, нишләттегез үзен? — дип сорады Якуп Сәйфи, дулкынланып. 61 бик Үк1өметпКр аЛтла 1Күзенә операция ясарга безгә китерделәр... Башта сынап IKV4P ао тоелмаган ВДе- Ә хәзер ышанырга мөмкин, малайның сыңар күзе азмы-күпме күрәчәк... __ Якуп Сәйфи җиңел сулап куйды. алай пя'1 тл, пеР ай ияне үзем ясадым. Әллә ни катлаулы да түгел үзе, Мятййт! ПТӘН &олай дулкынланганым юк иде, хәтта тирләп чыктым. ЖИТМПР '-У КЫР калдырасы килми бит, бөтен гомере алда әле аның... ", *т Ә ’ еЛЭП ЯТД' КҮ3 неР влаР ын Җитәрлек өшетмәгәнбез дип уйла- дым.^үгел икән. Палатага керткәч, тынды бу. «Ни булды? Авырттымы •'Ә.», дим. «Юк, ди, авыртмады, күземне аласыз дип курыктым»,— ди... Әнә ул ничек? ~ Хәзер менә гомер буена үзегезгә рәхмәт укыр инде, — диде Якуп Сәифи. — М-м-да,—дип куйды профессор һәм вак-вак йотып кына чәй эчәргә кереште. Ә Якуп Сәйфи каршы як стенага буйдан буйга тезелеп, бауга эләгеп торган күз сурәтләренә, төрле схема-диаграммаларга карап чыкканнан соң, түрдә, тәрәзәнең сул ягына эленгән зур гына портретка текәлде. Аннан күпергән мыеклы, шактый тулы йөзле олы яшьләрендәге бер кеше акыллы, үткен карашын үзенә караучыга төбәгән иде. — Минем остазым, академик Чирсков, — дип аңлатты Крымов.— Искиткеч кеше иде .мәрхүм... Үз заманында профессорларны әйдәп йөрүче булды. Казанда Совет властен иң башта ул яклап чыкты... — Бездә, татарда, андый кешегә авыр туфрагы җиңел булсын диләр... — Әйе, әйе... — Александр Никанорович өстәл артыннан кузгалып, ак халатын киеп алды. — Әйдәгез, кадерлем, Абдуллагызны күрсәтегез... Абдулла коридорда утырып тора иде, ул, кабинеттан Якуп Сәйфи белән бергә профессорның да чыгуын сизеп, аягүрә басты. — О, менә нинди гвардеец икән! — диде профессор, сукырның таза гәүдәсенә сокланып.—Тикшереп карыйк әле үзегезне, гвардеец, әйдәгез әле... Александр Никанорович кара чәчле чибәр генә бер ханымны — ассистентын чакыртып китерде дә аңа Абдулланы үзе белән ияртергә кушты һәм Якуп Сәйфигә таба борылып: — Сез, кадерлем, кабинетка кереп чак кына көтегез, — диде. Алар күршедәге бер ишекне ачып караңгы бүлмәгә кереп киткәч, Якуп Сәйфи коридорда арлы-бирле йөренә башлады. «Ни әйтер? Күзле итеп булыр диярме? Их, булсын гына иде...» Аңа унбнш-егерме минут вакыт чиксез кебек, бетмәс кебек тоелды. Бүлмәдән беренче булып профессор чыкты, һәм ул Якуп Сәйфине култыклап коридор буйлап алып китте. — Иә, ничек? — дип сорады Якуп Сәйфи, калтыранып. Профессор туктап калды һәм, озын, нәзек бармаклары белән очлы ияген тотып, идәнгә текәлде. — Сул күзе абсолютно өметсез... нервлары үлгән... Якуп Сәйфинең өстенә салкын су койгандай булды. — Ә уңы, уңы?.. Уңында өмет бар... Нервлары исән. Тумыштан уң күз төймәсе томаланган булган, катарракта... Бала чагында сулы да өметле булгандыр, ихтимал, ә хәзер юк, соң инде... Шул: уң күзенә операция Димәк күрүе мөмкин? - Якуп Сәйфи профессорның беләгеннән кысты _______ Александр Никанорович, иә, әйтегез, ничек?.. ; - Хафаланмагыз, кадерлем, дусыгызга дөнья берникадәр ачыла чак Бүген үк аны биредә калдырырга кирәк. Сау-сәламәт булса, киләсе җомһга операциягә әзерләячәкбез, - диде профессор, елмаеп. катарракта... Бала чагында сулы да өметле бул- 62 — Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт!.. Якуп Сәйфи коридорның теге башында калган сукыр янына егетләрчә җил-җил атлап килде дә аны кочып алды. — Булырлык, ди, Абдулла, булырлык... Уң күзеңә операция ясарга кирәк, ди, дөнья ачылачак, ди... Бүген үк монда каласың... Профессор аның үзенә бер сүз дә әйтмәгәнлектән, Абдулла канаты сынган карчыгасыман, нәүмиз булып, мескен бер кыяфәттә басып тора иде. Якуп Сәйфинең сүзләре аны тетрәтеп җибәрде, ул баскан җирендә сискәнеп, чайкалып китте, артка чигенде һәм тез асларының йомшаруын тоеп, стенага сөялде. Аннары тирән сулыш алып: — Их, Якуп абый, чыннан да, ә! Мин ул профессорга үлгән чагымда да рәхмәтләр укып үләр идем, — диде. XX Аны түр тәрәзәләре урамга, яндагылары бакчага караган бер палатага урнаштырдылар. Бу палатада унлап авыру ята иде. Бүлмәдә ара- тирә ыңгырашып куюлар һәм шыпыртлап эндәшүләр генә ишетелгәли иде. Шаушулы дөньядан килеп кергән Абдуллага бу хәл башта бик сәер дә, бик күңелсез дә булып тоелды. Ләкин ул моның сәбәбенә тиз төшенде: ятучыларның бөтенесе диярлек әле күптән түгел генә операция кичергән, һәм аларга хәрәкәтләнү, кычкырып сөйләшү тыелган иде. Койкалар арасында кармаланып йөреп чыккач, Абдулла үзенә бирелгән урын белән канәгать булды: чыгып йөрергә ишек тә якын — ике койка аша гына, аннан соң, каршыда ук тәрәзә — алай-болай күзле була-нитә калсаң... Абдулланың сул ягында башкорт егете, ә уңында Галиәхмәт атлы бер татар агае ята иде. Башкорт егетенә моннан бер атна әүвәл операция ясаганнар икән — хәзер ул кымшанмый-нитми ята бирә, сирәк-мирәк кенә яңа күршесенә я тегеләй дип, я болай дип сүз кушарга тырыша иде. Беренче көнне үк Абдулла аңа үзенең кемлеген, кайсы яктан икәнлеген сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Теге исә, Абдулла сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаганнан соң, үз хәлен аңлатты: нефтьче-шофер икән, өйләнеп тора башлаганына да ел ярым гына ди, хатыны Асылбикә инде бер кыз бала да бүләк итәргә өлгергән икән үзенә... Шулай гөрләшеп, сөешеп яшәгәндә, бәбәй туена әчесен-төчесен уйлаштырганда, күзенә очкын чәчрәп, көтмәгәндә зур казага очраган икән... — Операцияне профессор үзе ясадымы, Исмәгыйль дускай? — дип сорады аңардан Абдулла. (Егетнең исеме Исмәгыйль иде.) — Үзе... Минем бер күз исән болай, тик берәү белән генә буламыни? Нишлисең бер күз белән? Мин бит шофер кеше, — диде Исмәгыйль. Абдулла, төкереген йотып: — Миңа берсе булса да ярар иде әле. Минем дөнья йөзенә багып караганым да юк бит, — дип куйды. — Ничек тә күзле итәрләр әле сине дә, кайгырма, — диде Исмәгыйль шыпырт ягымлы тавыш белән. Абдулла аның күкрәгеннән кармалап сыйпап узды да дусларча якын итеп: — Ә син тизрәк савыга күр инде,'—диде. Әмма уң як күршесе Галиәхмәт агайны ул баштан ук ошатмады. Палатада бу агай гына операциядән соң чамадан тыш ухылдап-ыңгы- рашып һәм кирәктә дә, кирәкмәстә дә догадыр, тагын нидер укый-укый, язмышыннан зарланып ята, хәтта, сүз катсаң, эндәшергә дә теләми иде... Аның хәленә бик сәерсенде Абдулла, һәм, бер җаен китереп, агайдан ипле генә итеп: 63 Синең, абзыкай, күз өметлеме? Операция әйбәт булдымы?.. — дип сорады. Агай сорауны ишеттеме-юкмы, бераз эндәшмичә ятты, аннары үз көенә әкрен генә мыгырданып: — Алла үзе белсен, алла рәхмәтеннән калдырмасын, — диде, һәм кисәк Абдуллага таба кайнар сулышын өреп, күкрәк тавышы белән ачынып җикеренде:— Дөнья яктысыннан калырмынмы шулай итеп, ә? Әйт, беләсеңме син?.. Абдулла каушап, ык-мык итеп торды: — Мин ка... каян белим ди?.. Шул... — агайның тавышы карлыгып китеп ютәлгә күчте һәм ул, беравык сүзен әйтә алмыйча азапланганнан соң, тынычлана төшкәч, өзеп-өзеп: — Нәзерем дә әйбәт ие, нәзерем дә... Корбанга сарык чалырмын дигән ием... Их, ходаем, — диде. Абдулла бу кешегә ни дип әйтергә дә белмичә, халатының билбавын бөтергәләп тәрәзә янына барып басты. Кинәт аңа бик моңсу булып китте. Бу агай алла рәхмәте, ди, нәзер, ди. Карибулла да шулай дигән иде... Юк, Карибулла әле «кафер пычагы» да дигән иде... Шулай ук өметсез микәнни ул пычак, «кафер пычагы»?.. Профессор булдыра алмас микәнни?.. Нәзер дигәннәре көчлерәкме әллә? Нәзерне моңарчы Абдулланың үзенә әйтә торганнар иде, һәм ул авылдашлары китергән нәзер әйберләреннән баш тартырга уңайсызлана торган иде. Ни дисәң дә, кешенең бәлаказадан, төрле афәттән котылгач, сине хөрмәтләп биргән куаныч әйбере иде ул. «Изге кеше ахры син» диярләр иде аңа авылдашлары... Ә хәзер, күр, Абдулла үзе нәзер әйтергә тиеш. Кемгә, ничек дип?.. Барып койкасына яткач, Абдулла сул як күршесенең: — Тыңлама син аны!.. — дип пышылдаган кырыс тавышын ишетте. Абдулла торып койка читенә утырды һәм Исмәгыйльгә таба иелә төшеп: — Ә ник? — дип сорады. — Канга тоз сибә торган абзый ул. Бичараның бичарасы... Мондый сүзне ишетү күңелле түгел иде, Абдулла чак кына эндәшмичә торды да борынын тартып: — Без барыбыз да бичара, — дип куйды. Башкорт егетенең койкасы шыгырдады һәм аның кайнар кулы Абдулланың иңбашына ябышты. — Әйтәм, тыңлама дип... Бичара, имеш... Беләсеңме кем ул? Бел- мәсәң, бел: псих ул! Бөтен дөнья дошман аңа, беркемне танымый, танырга да теләми. Ул гына сукыр кала, аны гына карамыйлар, ызгышмаган, талашмаган кешесе юктыр инде... Урамнан чыңгылдап трамвай узды, тәрәзә пыялалары чыңлап алды, ә башкорт егете еш-еш сулап тын калды. — Ә ник алай икән ул? — дип сорады Абдулла. Аңарда Галиәхмәт агайга карата кызгану хисе уяна башлаган иде. — Мин килгәнче үк бер күзенә операция ясаган булганнар аның,— диде Исмәгыйль, тынычрак тавыш белән. — Няняләр карап өлгермәгәннәр. Төнлә, саташып, операция ясалган күзенә орынган бу — җәрәхәтеннән кан киткән, бозган... Хәзер менә икенче күзе дә томалана башлаган. Ә операция ясарга ярамый. Ник дисеңме? Псих дим ич. Нервлары какшаган аның. Әнә бит ул, җүләр кеше кебек, әллә ниләр укынып ята. Профессор әйткән үзенә, сине әле дәваларга, организмыңны ныгытырга кирәк, дигән. Юк, мин сукыраям, операцияне хәзер ясагыз, дип аяк терәп ята бу... Кемнең сукыр каласы килсен соң? Кызганыч ул, бичара ул, ә син?.. Син тазасау, син нормальный, синеке өметле. Барыбыз да бичара, имеш, таптың сүз... __ Ярар, бетте, гаепләмә инде, — диде Абдулла, кызарынып. 64 Галиәхмәт агайны чын-чынлап кызганды ул. Әйе, Абдуллага, тумыштан ук дөнья яктысын, дөнья ямен күрмичә яшәгән кешегә, күп нәрсә ят шул. Белми әле ул дөньяның чын рәхәтен, тәмен, гүзәллеген... Ә Галиәхмәт абзый кебекләргә пичек? Тикмәгә саташмаган ич ул. Авырдыр шул күрәләтә сукыр калу, күрәләтә мәңге караңгылыкка күмелү... Икенче көнне, төшке аштан соң йокларга яткач, Абдулла Исмәгыйльдән: — Дускай дим, синең нәзер әйткәнең булмадымы соң? — дип сорады. Теге эндәшмәде. Абдулла күршесен, йоклый ахры дип, артык борчырга кыймыйча, яңадан үз уйларына бирелгән генә иде, Исмәгыйльнең көлебрәк әйткән тавышын ишетте: — Әнә Галиәхмәт абзый әйткән нәзерне, ә файдасы ни? Буш нәрсә ул... Әйтәсең килсә, әйт үзеңә, я әнә профессор кулына әйт. Ие, профессорга әйтсәң, ышанычлырак... — Алайса, буш нәрсә дисең? — Буш... Менә мин үземә болай дидем. Юк, нәзер итеп түгел, болай гына... — Әйтче, дускай, ни ул болай гына? — дип кызыксынды Абдулла. — Мин бит Агыйдел буеннан. Аңлыйсыңмы? Аңласаң, шул: күзем рәтләнеп моннан исән-сау чыксам, кайтырмын дидем авылга, Агыйдел буена. Үзем белән хатынны, бәләкәй кызчыкны алырмын дидем. Яратам мин балык каптырырга. Ай-Һай шәп эш инде, ялның менә дигәне!.. — Ие, бик шәп шул, — диде Абдулла, Якуп Сәйфине исенә төшереп. — Шунда шалаш корып, учак ягып ятуы ни тора. Бернинди курор- тыңмазарың кирәкми. Шулай берәр ай ял итеп, көч-куәтне кайтарасың да, җиң сызганып эшкә тотынасың. Ул чакта инде ут уйнатырга була... Шулай бит? Ие, шулай. Нәзерме бу? Белмим. — Ә ни, күзеңнең нуры кайтмаса?.. — Ансын уйламадым, булыр дип ышандым. Син дә уйлама, кирәкми... Син, Абдулла туган, әйт әле, күзле булып чыксаң, ни эшләр иең, ә? — диде Исмәгыйль һәм башын күтәрә төшеп сыңар күзе белән Абдуллага текәлде. Абдулла көтелмәгән бу сораудан каушап калды, борынын тарткалый башлады. — Мин ни... һе, күзле булсаммы? һе, белер идем мин нишләргә, дускай!.. — Шуны уйла, туган!.. Шушындый сөйләшүләрдәй соң Абдуллага ничектер җиңел, рәхәт булып китә, күңелендәге шөбһәле, караңгы уйлары таралып, өмете арта төшә иде. Шунлыктан ул күңелендәге өметне качырмаска тырышып, алдагы көнйәрен ешрак уйлый башлады. Ләкин ничек кенә уйламасын, киләчәк тормышын ул күз алдына китерә алмый, ул хәтта күзле була-нитә калса, ни кыласын да белми иде. Бу нәрсә, аның киләчәк тормышы, әлегә кайдадыр читтә, күзен каплаган карасу-соры пәрдә артында иде, һәм Абдулла якты дөнья турында уйланып, күңеле кытыкланудан йөрәге атлыгып тибәргә тотынса, «ни булса булыр, күз генә күрсен иде», дип тынычланырга тырышты. Аңа көч һәм рәхәтлек биреп, күңелен өзлексез дулкынландырып торган тагыи бернәрсә бар иде, бусы — кешеләрнең игътибары, теләктәшлеге иде. Врачлар обход белән палатага килеп керсәләр дә, кабинеттан кабинетка тикшеренеп, анализлар биреп йөргәндә дә (монда бик җентекләп карыйлар иде), няняләр аш-су китергәндә дә, кыскасы, ул моны адым саен сизде. Инде Якуп Сәйфинең телефоннан шалтыратып медсестра аша җиткезгән җылы сүзләрен ишетү яисә Шәүкәт, Фатыйма апа китергән күчтәнәчләрне кулыңа алып, күңелгә тулган хисләрдән исереп, сүз әйтәлми ык-мык килеп торулар — юк, боларны 65 аеоылга|7чЯ^ ӘпЯп Нп ЫТМаС!" АнДЫЙ чаклаР да - Дуслары белән күрешеп сукыр итеп "ТУГРРП Д г УЛ ү3еН мәрмәР баскычтан кармаланып менүче бапгяп fiannJL ’ ^ӘЛКИ каиатларын горур җәеп тау түбәсенә очып икэн'кепГелаппр Н ХИС ИТӘ Иде' Нур Өстенә НУРямь өстенә ямь биР ә түрендә туган оч1ап^еЛеКЛеГе!" шуңа күрә ДӘ АбдУ лланы1< кҮңел VJT шятпаиит очкыи кисәге тора-бара өмет ялкынына әверелде һәм кятнгп*п2Тт/П ӘИӘ Шул ялкында яна бирде. Бу ялкынны ул тагын мәңге лт? ККа КүМеЛу алД ыннан бер кабынып дөрләп алу дип уйлама- Д , У аны кызарып чыккан кояш ялкынына тиңләштерде, чөнки ул таң көтә, нибары сызылып таң атуын гына көтә иде... ер кичне, җене котыртыпмы, Абдулла коридорда йөргән җирендә түзмичә, эчтән генә җырларга тотынды. Туганнарын, дус-ишләрен, авылын сагына башлаган иде инде ул, һәм җырлаганы да шул иде. Моңга бирелеп ул үзенең кайдалыгын онытып җибәрде, ахры, коридорга чыккан башкорт егете (аңа йөрергә рөхсәт иткәннәр иде инде) Абдулланы җитәкләп алды да: стенадагы репродукторны алып, бүлмәдәшләрен җыр-музыка тыңлаудан мәхрүм итеп килгән Галиәхмәт агайны да икенче палатага күчергәннәр иде. Шуңа күрәдер, Исмәгыйль Абдулланы бүлмә уртасына бастырды да тантаналы бер төс белән авыруларга: — Җырчы кеше бу. Әрәм итмәек... Ни җырлатабыз?.. — диде. Аның тәкъдимен хуп күреп, шундук күтәреп алдылар, ә түр почмакта ятучы бер агай түземсезләнеп: — Хо, әйбәт булыр!.. Давай «Бродяга»ны! — дип җырның исемен әйтергә дә өлгерде. Абдулла уңайсызланып, борынын тарткалап басып торуында булды, ә Исмәгыйль исә бүлмәгә күз йөртеп чыкты да: — «Бродяга»ны соңыннан... Башта без икәү татар-башкорт җырларын җырларбыз, аннан соң бергәләп... — диде. Аның бу тәкъдименә дә каршы килүче булмады. Исмәгыйль үз хәлен үзе белә иде булса кирәк, ул артык көчәнмичә генә саф матур тавышы белән Абдулла җырлаганга кушылып торды. Берничә җырны алар шактый оста гына башкарып чыктылар. Шуннан соң Абдулла палатадагы иптәшләренең теләкләрен үтәп, русларга рус җырын, мукшы егетенә мукшы җырын җырлап бирде. Тик мари агаеның гына теләге үтәлмәде, чөнки Абдулла аныңча җыр белми иде. — Ничаво, берне үрәтермен әле, ерларсың, — диде теге, үпкәләмичә генә. «Бродяга»ны җырлаганда барысы да кушылды. Җыр салмак кына башкарылса да, бүлмәгә сыймыйча, коридорга чыкты. Әмма ул җырны тәмамларга өлгермәделәр, коридордан атылып килеп кергән дежур аларны бик яман ачуланырга кереште. ■ сүзне кыска тотарга чамалап^ — Бетте, бер даш, — диде һәм генә дә бетмәгән Икенче көнне керде. Палатада торгач, менә ул, 5. .С. Ә.‘ № 12. Ярамас җирдә җырлыйсың, әйдә палатага, — дип читкә өстерәде. Җырчы шундук исенә килде һәм карышып-нитеп тормады. Соңгы бер-ике көн эчендә палатада хәл үзгәргән иде. Ак мендәр- ястыкка береккән кешеләрнең күбесе аякларына баскан һәм хәтта чыгып йөрүчеләр дә ишәйгән иде. Төрле гәпләшүләрдә дә, хәзер инде врачлардан шүрләп, тартынып тормыйлар иде. Өстәвенә, моңарчы врач: _ Хәзер үк туктагыз! Сезнең аркада башка палаталарда да йокламыйлар, — дип Мари агай кәефләндек, инде җанны кыйнама, эшеңне кара, юлтегене юмалап озата чыкты. Ләкин эш моның белән икән әле... обходка бер төркем врачлар белән профессор үзе ятучы авыруларны карап, хәлләрен сорашып иөри ниһаять, Абдулла янында тукталды да: 66 — Я, гвардеец, кәефләр ничек? — дип сорады. Абдулла конкада утырып тора иде, профессорның җылы гына эндәшүен ишеткәч, ул «кичәге хәлне белми икән» дип сөенде һәм: — Кәефләр әйбәт, Александр Никанорович, — диде. — Ышанам, тазалык шәп сезнең... Иртәгә операцияне дә яхшы уздырырсыз. Шулай бит? — Сынатмам. Кадаклап куйган күк ятырмын... — Ятуын ятырсыз, шикләнмим, тик соңыннан эшне бозмассызмы дим? Шуны исегездә нык тотыгыз: биредә филармония дә, цирк та түгел... Онытмагыз, операциядән соң җырларга да, сөйләшергә дә рөхсәт ителми... Абдулла кып-кызыл булды. — Мин бит... мин юри түгел... Профессор бүтән сүз әйтеп тормады, икенче авыру янына атлады,, ә Абдулла шул сөйләшүдән, кулларын күкрәк өстенә куеп яткан көе, борчулы уйларга бирелде... Инде менә кич тә җитте, операциягә керер алдыннан тиешле процедураларны да ясаттылар, башкалар инде күптәй йокыга да чумды, ә ул һаман койкасында боргалана да боргалана. Операция' алды гүр газабыннан ким түгел икән ул. Ниләр генә өзәләндермәде, ниләр генә тетрәтмәде аның күңелен... Әллә бик нык борчылганга, кәефсезләнгәнгә, әллә башка сәбәпләр аркасында Абдулланың колагына торып-торып карендәше Карибулланың юлга чыгар алдыннан куркытып, каһәрләп әйткән сүзләре ишетелгәндәй була иде... «И ходаем, бәлки, син чыннан да бардыр. Мин сиңа ышанмыйча, юкка рәнҗеткәнмендер үзеңне... Кичер мине, тыңлама Карибулла абзый сүзен... Миңа күп кирәкми бит, сыңар күземә нур гына бир сии, аз гына дөнья ачылсын... И ходаем, күпсенмә инде, бер генә күз ич... Нәзерен дә әйтер идем, сәдакасын да бирер идем, тик тыңлама сии Карибулла абзый сүзен, тыңлама, ходаем...» Абдулла күңелен каплаган кара болытны куу өчен моңарчы ышанмаган алласына ялварып, мендәр читен тешли-тешли әнә шулай дип пышылдый иде... XXI Ниһаять, көтелгән сәгать килеп җитте. Кашы кырылып, керфекләрекиселеп, күз тирәсе яшькелт сыекча белән эшкәртелгән Абдулла тын гына урындыкта утыра. Башына ак калфак кигәнгәме, аның ябык йөзе бүген бигрәк сары, ә иреннәре бигрәк күк булып күренә. Аның чираты өченче. Процедура бүлмәсе дип йөртелгән бу тар озынча бүлмәдә хәзер ул берүзе калды. Иң башта кергән апаның хәле шәптән түгел иде бугай, чөнки ул операциядән шактый каты ыңгырашып чыкты. Әллә авыртудан, әллә дә өметсезлектән ыңгырашты ул. Сестралар аны кулларына ук күтәреп алганнар иде, ахры. Икенчесенеке алай булмады. Л4онысы да хатын-кыз иде, тавышына караганда бусы картрак та иде, әмма тегесе күк ыңгырашыпнитеп тормады, няняләр артыннан киез табанлы башмакларын өстерәп, ниндидер ят телдә әкрен генә сөйләнгәләп чыгып китте. «Сихәтләнсеннәр иде инде тизрәк, мескенкәйләр. Хатын-кызга сукыр калу бигрәк ямандыр» дип уйлады Абдулла. Нигәдер аны һаман чакырмадылар. Инде берничә кеше операция бүлмәсеннән чыгып тәмәке тартып та керде. Процедура бүлмәсендәге күңел болгаткыч дару исенә тәмәке исе дә кушылгандай булды. Әллә аңа ясамаска иттеләрме? Юк, ясарлар, калдырмаслар. Тик кем ясар? Профессор үземе, әллә дә шушы тәмәкече практикант врачларның, берәрсеме?.. 67 5* Тукта, ник борчыла соң ул? Көне-төне уйлап, җәфаланып ятулар туйдырды бит инде. «Тын гына, менә шулай кул кушырып, берни уйламыйча гына көтәргә кирәк», дип ул тезләрендәге калтырауны басарга тырышты. Кинәт ишек ачылып китте’һәм аннан йомшак кына итеп: — Иртугаиов, керегез,—дип эндәштеләр. Абдулла сискәнеп аягүрә басты һәм ашыгып алга, ишеккә таба атлады. Шул чакны кайсыдыр йомшак, җылы кулы белән аның беләгеннән тотты һәм: — Ипләп кенә, җаным,—диде. Татар телендә әйтелгән гади генә бу сүзләр Абдуллага хәл кертеп җибәрде һәм ул, балаларча беркатлылык белән киң итеп елмайды да, эчке калтыравын сиздермәскә теләп: — Берни юк, һе, берни юк... — диде. Менә аның алга сузылган уң кулы өстәлсыман биек бернәрсәгә килеп орынды, һәм ул моның ни икәнлеген шәйләп алгач, туктап калды. Ул арада каршы яктан профессор: — Менеп ятыгыз бирегә, кадерлем..,. — диде. Абдулла әлеге йомшак куллы хатын ярдәмендә операция өстәленә менеп яткач, аның баш астын төзәтеп, ныгытып куйдылар, ә кулларын ян-якларга сузып салдылар. Шуннан соң профессор, йөзләренә ак битлекләр япкан практикант врачларга атап, латин телендә берничә сүз әйтте дә сукырга таба иелде: — Ышанам мин сиңа, гвардеец, хафаланмыйча, тыныч кына ятарсың, шулай бит?.. Шулай. Мин дә ышанам сезгә, профессор. Инде, зинһар, ярдәм итегез, — диде Абдулла. — Тыныч ят, кадерлем, тыныч ят... Бүтән сөйләшү булмады. Профессор үзенең ассистенты белән сүзсез генә, күз карашы ярдәмендә генә аңлашып эшләргә күнеккән иде. Абдулла операция барышында аларның һичнинди сүзләрен ишетмәде, тик ул ян-якларына баскан практикантларның ара-тирә пышылдашып алуларын гына тоеп ятты. Хәер, ул чыдамсыз халыкның пыш-пышына колак та салмады. Аның ачуын китергән, эчен пошырган нәрсә — кайдадыр баш очында, бүлмәнең түр почмагында ахры, шыбыршыбыр кайнап утырган сулы савыт булды. Иң элек Абдулланың йөзенә, күз турысында гына түгәрәк тишек' калдырып, каплавыч яптылар. Аннан соң ул тигез, иркен сулыш ала башлагач, күз төбенә озын, нәзек энә кададылар. Юк, әллә ни авыртмады, тик салкынча металлның төпкә, тирәнгә керүе генә сизелде, һәм энә очыннан чыккан сыекча, җиңелчә генә басьш ясап, аның баш артына бәрде... Әйе, хәзер менә иң әһәмиятле минутлар башланды. Сукырның алдагы язмышын, хыялларын, теләк-омтылышларын теге яки бу якка борачак минутлар... Түгәрәк люстра яктысында иелгән карт профессор, аның кечкенә генә, уенчык кебек кенә, озын саплы корыч пәкесе, сай чокырлы бәләкәй генә калагы, нәзек эскәге һәм шуларны тоткан тәҗрибәле, оста куллары оарын да хәл итәргә тиеш... Менә инде нервлар тонгандай булды, боҗрасыман бернәрсә белән аның кабакларын икегә аерып куйдылар, атропин салдылар һәм күз алмасының юка тиресеннән пинцет белән эләктереп алганнан соң, профессор кулындагы үткен пәке йөзе күз карасы тирәсенә тиде... Абдулла, һичнинди авырту тоймаса да, бөтен гәүдәсе буйлап таралган дулкынны аермачык сизде, әмма кымшанмады. Бүлмәдә тын иде, тик почмакта гына әле һаман да су шыбырдап кайный иде... 68 ...Унбиш-егерме минутлап вакыт үтүгә күзнең томаланган төймәсе алынган, җәрәхәте тегелгән һәм кабаклары да үз урынына кайтарылып куелган иде инде. Тик аны әле һаман дарулыйлар, каннан тазарталар иде. Тагы берничә минуттан соң йомшак куллар Абдулланың күзен бәйләп, аны җай гына идәнгә бастырдылар, аннары җитәкләп алып койкага китереп салдылар. Боларны ул бик нык борчылгангамы, хәтеренә сеңдерә алмады. Тик кичкырыи, кайнар шулпа ашагач кына, ул тәмам айнып китте. Икенче көнне профессор ассистентыннан Абдулланың күзендәге бәйләвечен чиштереп һәм күз төбендәге мамыкны алып: — Я, кадерлем, ач күзеңне, кара югары, үзгәреш бармы? — дип сорады. Абдулла күз кабагын әкрен генә ачты да маңгай тиресен җыерып өскә, аңа турылап куелган лампочкага карады. — ... Бар... Әллә ни бу... Әллә ни йөгерә, чаба... — диде ул кисәк сулышына буылып һәм күзен йомды. Әүвәлге карасу-соры пәрдә урынына аның карашына өзлексез хәрәкәтләнеп, йөгерешеп торган сәер, куркыныч түгәрәкләр, дулкыннар күренгән иде. — Утка карадың син, кадерлем... Күзеңне кан басканга ул сиңа кыпкызыл булып күренгәндер. Инде тыныч бул, гвардеец, күзең ачылды, — диде профессор, җиңел сулап. «Ут икән... Кызыл төс, кан төсе шундый икән...» дип уйлады Абдулла, күңеле тулып, башы әйләнеп... Тагын ике көн үткәч, перевязка вакытында, профессор Абдулланың күзен ачтырды да ут яктысына бармакларын куеп: — Сана, кадерлем, ничә бармак күрәсең? — диде. Абдулла башын чак кына күтәрә төшеп, кырылган кашын сикерткә- ли башлады. — Икәү... хәзер дүрт... ә хәзер өч... — кинәт ул бармакларга таба үрелеп, эчке бер дулкынлану, каушау белән: — Профессор, бармаклармы соң бу?—диде. — Нигә бик юан алар?.. Профессор Абдулланың кулын тотып алды да җылы гына итеп: — Бармаклар бу... Сиңа бүрәнә күк күренгәннәрдер алар. Тыныч ят, кайгырма, күзең рәтләнер, төзәлер, син әйбәт кенә күрә башларсың... Котлыйм, гвардеец, — диде, аннары кулны, дусларча селкеп, ычкындырды. Абдулланың кулы ирексездән җәрәхәтле күзенә таба хәрәкәт ясарга омтылды, ләкин аны шундук тотып алдылар. ххп Тугыз көннән Абдуллага аягына басарга рөхсәт иттеләр һәм ул, түшәктә ятудан ахыр чиккәчә туйган җан иясе, җиңелчә баш әйләнүен тойган хәлдә, әкренләп йөрештерә башлады. Операцияне катлаулы да димәгәннәр иде, кан да өч-дүрт тамчы гына китсә киткәндер, авырту - сызландырулар да булмады диярлек, ризык ягы да начар түгел иде — алай да, бак менә: Абдулланың әүвәлге куәтен ниндидер сәер бушлык, хәлсезлек алмаштырган. Күрәсең, баштагы әрнү-борчылулар, ә соңыннан түшәккә берегеп кымшанмый ятулар һәм һәртөрле дарулар тикмәгә булмаганнар, корычтай нык буыннарны эчтән йомшартканнар. Ләкин, ни генә булмасын, хәзер аның күңелендә яз, әүвәлге тымызык, караңгы төннәр, ачы бураннар, зәһәр салкыннар инде кире кайтмаска тиешләр. Инде аның таңы беленә башлады, инде күп көтәсе калмады... Тагын бер атнадан Абдулланың күзенә бәйләгән бинтны бөтенләйгә чишеп ташладылар һәм аңа соры күзлек кигезделәр. Хәзер инде ул перевязка вакытындагы шикелле дөнья яктысына аз-маз багып кына 69 калмый, туйганчы, әсәрләнгәнче гел шуңа карап, шуның рәхәтен тоеп яши иде. Сихәтләнгән саен күз алдындагы эңгер-меңгере тарала, чигенә, ә яктылык, гүзәллек нурлары арта бара иде. Әйе, күзле булу, дөнья яктысын, дөнья ямен таный башлау — гаҗәп шатлыклы да, искиткеч сәер Һәм кызык та икән ул! Без, адәм балаларының күбесе, анадан тугач, якты дөньяга күзләребезне мөлдерәтеп, тутырып карыйбыз, ләкин бездә бу чорда чуар дөньяга соклану да, гаҗәпләнү-шаккату да юк әле. Яңа туган балага дөнья әкренләп ачыла. Яктыдан караңгыны яхшы гына аера алса да, ул әле аның ни икәнлеген аңламый. Ата-анадан күчкән сиземләү һәм аңлау сәләте аңарда бик тиз үсә, бик тиз ныгый бара. Үсә торгач, яшь баланың элгәреге зәгыйфь зиһене үз эченә әллә пиләрне гомерлеккә бикләп, ныгытып куя, әллә..пиләрне бөтенләйгә читкә куа. Чыннан да, безнең аңга шул чорда ук күремләү аша сеңгән бик күп төшенчәләр бар, ләкин аларның зиһенебезгә ни рәвештә керүен, сеңүен без белмибез. Кайсыбыз соң безнең кайчан һәм ничек төсләрне, әйтик, кызыл белән яшелне аера һәм шуларның гүзәллегенә соклана башлады? Кем хәтерли моны?.. ^Абдулланың хәле бөтенләй башка. Ул ир уртасы кеше, аның шак- тый зур тормыш тәҗрибәсе бар. Чуар дөньяның ни икәнлеген бик яхшы белә ул. Теләсә кемнеке шикелле үк аның да зиһене меңләгән төшенчәләрне сыйдырган. Аларны аңа ишетү, иснәү, тәмләү, капшап карау кебек тою сәләтләре биргән. Тик аның моңарчы күз күреме генә булмады. Дөньяның иң гүзәл сыйфатлары аңардан ябылып торды. Дөрес, «үлән-яфракның яшел», «сандугачның сары», «канның кызыл», «карның ак» икәнлекләрен һәм башка шундый нәрсәләрнең барлыгын белеп яшәде ул. Алай гына да түгел, Абдулла якты белән караңгыны да берникадәр аера алды. Ләкин аның караңгысы чын караңгы — кара төс булса, яктысы чын түгел — карасу-соры төс иде. Ә хәзер менә утыз дүрт ел буе күз алдын каплап торган соргылт пәрдәне ертып ташладылар һәм томан эченнән әкрен-әкренләп дөнья гүзәллеге күренә башлады. Әйберләрнең күп якларын капшап, кулыңа тотып яисә иснәп, тәмләп белергә була. Шулай ук аларның тавышларын да тыңлап карарга мөмкин. Ә төсләрне? Күзең күрмәсә, һичкайсы агза аша моны белеп булмый бит. Нәкъ менә шуңа күрә дә Абдулланың күзенә беренче ташланганы һәм аның үзенең дә белергә тырышканы яктылыкның төсләр дөньясы булды. Кара һәм сорыны ул моңарчы күреп яшәде. Кызылны ул операциядән соң кан төсеннән аңлады. Шуннан соң яңалык көннән-көн арта торды: перевязка вакытларында врачларның ак халатлары күренде, зәңгәр койка башлары калыкты... Ә хәзер, күзен каплап торган бинт алынгач, ул балаларча саф куанычка бирелеп, чиксез рәхәт уйларга чумып, дөнья яменә туйганчы бага инде. Кичә аңа кан җибәрделәр, ә бүген ул үзен анадан яңадан тугандай хис итеп тәрәзә янына барып басты. Күзлеген бер киеп, бер салып карап торды ул агач яфракларына. Аларның яшеллегенә, гаҗәп матур формаларына сокланып туя алмады ул. Ләкин бүген аның игътибары яшел яфраклардан бөтенләй үзгә төстәге яфракка күчте. Тәрәзәнең аскы рамына сырышып торган бу яфрак нинди төстә соң? Кибеп саргаймады микән?.. Абдулла моны баш ватып кына хәл итеп булмаячагына төшенеп, башкорт егетенә эндәште: — Исмәгыйль, дускай, бакчы, бу нинди яфрак бу?.. Теге эшнең нидә икәнлеген шәйләп, тәрәзә янына килде. — Кипкән яфрак ул, Абдулла, куе сары төстә... _ Әһә, сары... Үзем дә шулайдыр дигән идем, — диде Абдулла, куанып. — Ә көрән төс нинди? _ Көрәнме? Көрән, көрән... — Исмәгыйль тегендә карады, монда карады, ахырда кулы белән аска төртеп күрсәтте: — Аягыңдагы сандалыңа кара, көрән төс шул булыр... Абдулла күзлеген салып, иелеп, сандалларга бик җентекләп карап алгач, турайды һәм ак тешләрен елтыратып: — Ни кара, ни кызыл түгел икән ул көрән төс, — диде. — Ә җирән төс нинди?.. — Җирәнме? — Да... Исмәгыйль янә күзләре беләп эзләнде, әмма иптәшенә күрсәтердәй бернәрсә дә таба алмады. — Җирән ул ни кызыл, ни сары... Аңладыңмы? — Аңладым... тик, дускай, шуңа багып карыйсым килә, багып! — диде Абдулла. Башкорт егете кинәт аның халат җиңеннән тартып: — Булды, таптым... Әйдә Иван агай янына. Аның мыегы җирән бит. Монда аннан да шәп җирән нәрсә юк... — дип пышылдады. — Кайсы Иван агайга?.. Палатада ике Иван иде: берсе — рус, икенчесе—мари. Алар больницага бер үк вакытта диярлек кереп, бертөрле операция кичергәннәр һәм исемнәре дә бертөсле булып, бер-берсенә бәйләнешеп, шаяртышып яталар иде. Җитмәсә, икесе дә мыеклы иде. — Мари агайга! Тегенең соргылт мыек... Җирән мыеклы Иван, эшнең асылын белергә теләп, боларны бик җитди кыяфәттә тыңлап утырды да, тирән уйга чумгандай бер ноктага текәлеп, баш артын кашырга тотынды: — Белмим шул, ярармы икән? Минем мыекка зыяны булмасмы дим? Әйтәм, җирәнлеген югалтмасмы?.. Абдулла белән Исмәгыйль, агайның шаяртуын аңлашмыйча торган арада, түр почмактан рус Иванның: — Җүләр, күрсәт, мыегың каралып китмәсме!.. Җирән мыек мыекмыни ул? — дигәи тавышы ишетелде. Мари Иваны шундук дерт итеп аягына күтәрелде һәм кәкре бармагын һавада болгап: — Җирән ул — ут ул, ә соры уттан калган көл ул!.. Ишеттеңме?.. Хихи... — дип көлеп җибәрде. Исмәгыйль, эш болайга киткәч, мыек астыннан гына көлемсерәп куйды да әрепләшүне тагын да кыздырып җибәрү өчен рус агайның салпы ягына салам кыстырырга ашыкты: — Әйттеме? Какма кеше капкасын, үзеңнекен кагарлар... Рус Иваны да урыныннан торып бүлмә уртасына чыгып басты. — Соры ул — корыч ул! Во!.. Хо-хо... — Хи-хи...—дип көлде теге Иван да.— Корычны, әйтәм, нидә чыныктыралар? Җирән утта түгелме?.. Болар шулай бер-берсен үртәп, көлешеп яткан чакта, Абдулла мари агаеның мыегын җентекләп тикшерергә дә өлгерде. Ул күзлек тоткан кулын югары күтәреп, тегеләрнең тына төшүләрен генә көтте дә ярып салды: — Җирән ул сарыны узгаи, кызылга барып җитмәгән. Алҗып, уртада калган!.. Русы да, башкорты да, татары да эчләрен тотып түшәкләренә аудылар, ә мари Иваны беравык ык-мык итеп торгач, тегеләргә кушылып, башын селки-селки хихылдарга тотынды... Абдулла шулай, кайчак элек белгәниәренңәи чыгып, чагыштырып, 70 71 уйланып, кайчак иптәшләре ярдәмендә (еш кына эшне уен-көлкегә әйләндереп) төсләр дөньясы белән таныша барды. Ә беркөнне ул куанычыннан балаларсыман биеп китәрдәй булды: авылдашы Шәүкәт аның янына бер кочак чәчәкләр күтәреп килеп керде. Шәүкәт төнге поезд белән Урал ягына практикага китәргә тиеш икән, һәм ул бәләкәй генә булса да Абдулла абыйсының күңелен күрергә уйлаган икән. Сизсә дә сизәр икән ул Абдулланың ни теләгәнен. Абдуллага чәчәкләрне Шәүкәт аша гүя Әзизәсе, Җәмиләсе җыеп җибәргән күк тоелды. Әиә шундый тойгы белән Абдулла кече күңелле юмарт студентны: «Юлларың изге булсын, уңып кайт!» дип, рәхмәтләр әйтеп^ баскыч башына хәтле озата барды. Бәйләмне ул сулы банкага утыртып, тумбочка өстенә куйды һәм кызыл, алсу, зәңгәр, ак чәчәкләргә якыннан да, ераграк китеп тә карады, иснәп тә, сыйпап та бакты, әмма алардан аерыла алмады; бигрәк хуш исле, бигрәк гүзәл иде ул чәчәкләр!.. Абдулла өнендә генә түгел, төшендә дә алариың ямьле төсен, хуш исен тоеп, хозурланып, саташып чыкты... Иртәгесен профессор кабинетына төшеп менгәч, ул Исмәгыйльгә шатлаиашатлана: — Бик әйбәтләп тикшерде күзне, — дип сөйләде. — Бөтен төсләрне күрсәтеп, сынап чыкты. Бутамадым. Шартлатып, аты-ние белән әйтеп бирдем үзенә. Мактар дип көтсәм тиргәгән күк итте. «Сии күзеңне күп азаплыйсың, ярамый алай, саклана күр, ди. Бер эштән чыгарсаң, кабат төзәтеп булмас», ди. — Туры әйткән. Мин дә аптырадым әле сиңа... Күзең белән бер нәрсәгә текәләсең дә, катып тик торасың, аннары шул нәрсәне кулың белән тотып карыйсың... Ни хикмәт ул?.. Абдулла эндәшмәде. Башкорт егете дөресен әйткән иде. Абдулла еш кына теге я бу әйбернең ни икәнлеген күз карашы белән танымый, билгели алмый иде. Тану, билгеләү өчен аңа әйберне тотып, капшап карарга кирәк иде. Баштарак ул тәрәзә төбендә яткан бер әйбернең ни икәнен карап-карап гаҗиз булгач та белә алмады, ә капшап, селкеп бакса, гади шырпы кабы булып чыкты.’ Аннан ары, якынлык-ерак- лыкны да Абдулла кулын сузса гына яисә адымлап чыкса гына дөрес чамалый иде. Ишекне күреп торса да ул аңа килеп бәрелмәс өчен кулын алга сузмыйча бара алмый иде... Абдулла болариы бүтәннәр сизми торгандыр дип исәпләп йөрде, әмма, күрәсең, исәбендә ялгышкан... — И, дускай,—диде ул бераздан, Исмәгыйльгә эч серен ачып.— Чын күңелдән яраттым мин сине, әйбәт кеше син. Үзең чибәр дә икәнсең. Багам сиңа, тагы багасым килә... Битең түгәрәк кенә, кара кашларың тигез, чәчең дулкын-дулкын тора, күкрәгең киң... Башта шуларны күрдеммени мин? Хәзер күрәм менә... Күрсәм дә... күз алдамыймы дим. Капшап, тоткалап багасым килә... Гомер буена кармаланып йөргән кеше бит мин. Ә күз алдаша күк... — Тупасрак әйттем бугай, ачуланма инде... — Тупас түгел... Профессор да әйткән иде миңа: «Күзең күргәнгә күнегәсе булыр әле сиңа», дигән иде... Ә сии нәрсә? Син күргәнеңне дусларча әйттең дә салдың... Күршеләрендә ике Иван баядаи бирле боларның сөйләшүенә колак салып ята, тик, телләрен белмәгәнгә күрә, гәпкә катышып китә алмый иде. Ниһаять, мари агае сүзнең асылын үзенчә чамалап: _ Да, профессорны хөрмәтләү кирәк, сине дә мине дә таяктан коткарды ул,— дип куйды. _ Аксак кешегә таяксыз да булмый, күзләрне саклап калды ди- геи>_ дип төзәтте аны рус Иваны. Тегесе, башын калкытып, серле бер тавыш белән үзенекен дәвам итте: 72 __ Без синең белән, Иван, иртәгә китәсе кешеләр, кызмыйк. Әйтәм, профессорны кунакка чакырсам, ничек булыр? Юкә „ балыннан авыз итәргә, ә? Чәеңә каен җиләген дә салып җибәрсәң, әй-яй, телеңне йотарсың... Урман безнекедәй юк бер җирдә... — Таптың, профессор башы белән җиде кат урман арасына барып йөрер иде ди. Аннан ары, юкә балы пустяк нәрсә ул! — Рус агае ныклап торып сүз көрәштерергә зарыккан иде булса кирәк, ул, одеялын җәһәт кенә аяк очына тибәреп, торып утырды. — Миңа, ичмасам, чакырсам да була... — Миндә җиләк-җимеш бихисап. Алма гына да тугыз сорт. Карлыган, чия ишесен әйтәсе дә юк. Аннан ары, поездга утырсаң, күз ачып күз йомганчы безнең станциягә барып та җитәсең... Төшсәң, безнең капкага тикле алты йөз утыз сигез адым юл — пустяк!.. — Хи-хи... — дип көлде мари агае. — Синең алмаңа корт төшәсе дә бар ич әле!.. — Төшмәс, мин аны... Ә синең умарталарыңны юкә балы-ние белән кырмыскалар тетмәс дисеңме?.. Бәхәскә Исмәгыйль дә катышмыйча булдыра алмады, ул гадәтенчә мыек астыннан гына елмаеп тегеләргә таба борылды. — Юкә мунчаладан көлә! Шул да булсын ди эш! Абзыйлар, сез инде ачуланмагыз, мин профессорны Агыйделгә алып китәргә булдым. Первый класс пароходта!.. Бездә җиләк-җимеш дисеңме, кымыз дисеңме— бөтенесе бар, бөтенесе дөнья! һәй, юк, без профессор белән алай вакланмабыз, без таңнан торып, кармаклар алып, бәртәсләр чүпләргә тотынсак... Абдулла кулларын баш астына куеп чалкан яткан. Ул бүлмәдәшләренең бәхәсенә кушылмады. Юкса, аның да профессорны кунак итәсе бик килә. Ишкәй тугайларын кем яратмас?! Аннан соң, яңа ызбасын да өлгертсә, аныкы кемнән ким? Алаен алай да, Александр Никаноро- вич бара алмас шул. Карт кешенең, ялга чыкса, курортка-мазарга барасы булыр. Җитмәсә, йөрәген дә сау түгел диләр. Эше дә тыгыз. Юк, икенче җай табарга кирәк. Кызып, дәртләнеп сүз көрәштерүчеләр Абдулланың тавышын ишетеп, тынып калдылар: — Юкны бушка аудармагызчы, дускайлар! Профессорны ун меңләп кешегә операция ясаган диләр әнә. Бер-бер кешедә берәр көн генә кунак булса да, ярты гомере тиктомалга узар иде аның. Ә безнең кебекләр белән кем маталаныр? Яшьләрне кем өйрәтер? Синме, минме, ә?.. Мин аңа чәчәкләр бүләк итиекме әллә дим?.. Нәкъ эзенә басты егет! Екты да салды тегеләрне!.. Чирек сәгатьтән палатада җыелган акча медсестра Марзия кулында иде инде. «Теләсәң каян тап, кич эзләрсеңме, иртә өстен йөрерсеңме, әмма чәчәкләр менә дигән булсын!»—дип Абдулла аңа йомышны ныгытып әйтте. һәм менә чәчәкләр бәйләме аның койкасында, ак җәймә астында, кабарып ята да инде. Үзе зур да, матур да. Мәрзия, рәхмәт яугыры, Кабан күле ярындагы бакчадан табып китергән аны. Хуш исе борыннарны яра, күңелне кытыклый — һәй, матур чәчәкләр дә инде!.. Тапшыру эшен Абдуллага йөкләделәр, имеш, аныкы өстен чыкты, имеш, ул ярты юлда тукталмаска тиеш... Тантаналы минутлар якынлашты. Профессор, бер төркем яшь врачлар белән, обходка кереп, авыруларны карап, эшен бетергәч, ишеккә таба юнәлде. Абдулла нәкъ шул чакны койка арасыннан җәһәт кенә аның каршысына килеп чыкты да уттай кызарынып, дулкынланып: — Хөрмәтле Александр Никанорович!—диде һәм моңарчы яшереп тоткан хуш исле чәчәкләр бәйләмен профессорга сузды: — Сезгә... ни... яхшы эшегез өчен. Барыбыздан да! Ихлас күңелдән! Озак яшәгез, авырмагыз!.. Карт әле гүзәл чәчәкләргә, әле бүлмәдә чәчәкләр шикелле үк бал- 73 кып, елмаеп торган кешегә карады һәм калтыранган кулы белән халат кесәсеннән ак яулык тартып чыгарды. Чын күңелдән рәхмәт, кадерлеләрем!.. Чәчәкләрне яратам мин. яратам..- . Авыруларның шатлыгы эчләренә сыймады. Абдуллага канатлар үсеп чыккандай булды... Бу күренештән соң хәтта ике Иван агай да юк-барга бәйләнешеп, көлке ясап азапланмадылар. Бүген китәселәре булгангамы, алар бер-берсен кунакка чакырып, кысташырга тотындылар. Кунакка барудан баш тарту юк инде үзләрендә, тик кайсы алдан барырга тиеш?, Берсе әйтә: «Миңа барыйк, миндә яңа бал бар инде», Ди, икенчесе әйтә: «Миңа тукталыйк, миндә иртә өлгерә торган виктория бар» ди. Дуслар тарткалаша торгач, килештеләр. Саубуллашып чыгып киткәндә инде аларның күңелләре бер, сүзләре бер иде... Исмәгыйльгә дә нибары өч көн ятасы калды. Аның да күңеле җилкенә иде, ул да очып китәрдәй булып йөри башлады һәм Абдулланы үзләренә^кунакка чакырып йөдәтеп бетерде. «Чыккач та кил, дөнья гизеп кайтырсың, башкорт сыен татып карарсың, гомереңдә үкенмәссең», диде, хәтта адресын да язып тоттырды. Юк, Абдулла бара алмый. Аның да хатыны бар, зәңгәр күзле кызы — «куянкае» бар. Аларны өзелеп-өзелеп сагынды ул. йөзләренә тутырыптутырып багасы, иреннәреннән суырып-суырып үбәсе килә аның... Тик ни өчен хат язмас булдылар әле... Чирләп ятмыйлар микән? Операциядән соң өч-дүрт көн үткәч, Шәүкәт аңа Әзизәнең хатын китереп укыган иде. Әзизә ул хатында күңелне шатландыру өчен анысын- монысын язган да операциянең уңышлы үтүен теләгән, борчылмаска, тыныч ятарга кушкан иде. Ләкин хаты соңга калган иде. Шәүкәт операция әйбәт узды, Абдулла абыйга дөнья ачылды дип сөендереп шундук хат та язды ич. Ә җаваплары һаман юк. Ничә көннәр көтәргә мөмкин? Якуп Сәйфиләргә берәр хат-хәбәр килмәдеме икән? Ник бу арада берсе- бер килеп чыкмый әле? Шәүкәт практикага китте, ә Якуп абыйлар биредәдер ләбаса... Баштарак көн аралаш килгәләделәр, ризык ташыдылар, кәефне күтәреп тордылар, Якуп Сәйфи үзе килә алмаса да, хатыны Фатыйма апа йөрде. Ә хәзер юк һичберсе... — Кичен шалтыратыйк без, — дип киңәш итте Исмәгыйль.—Справочныйдан Якуп агайның' номерын әйтми калмаслар. — Ярый, шалтыратырбыз, — диде Абдулла. Тикмәгә түгел икән, сөенәсе булганга борчылган икән ул... Төшке аштан соң ял итеп яткан чакларында, көтмәгәндә, палата ишеге ачылып китте һәм анда ак халат кигән, култык астына төргәк кыстырган зур гына гәүдәле бер кеше пәйда булды. Абдулла аның йөзен бик үк яхшы күрми иде, алай да күңеле белән керүченең аңа текәлеп, елмаеп торуын сизде. Кисәк Абдулланың эчендә нидер дерт итеп куйды һәм ул яткан җиреннән сикереп торды: — Якуп абый, Сез бит бу?!. — Ие, мин... Абдулла керүченең тавышын ишетү белән үк кулын сузып аңа таба атлады. „ _ Чын... Күрәсең икән... Таныдың, бик шатмын, бик,— диде Якуп Сәйфи, дусы белән кочаклашып күрешкәч.„ Абдулла кунакка урындык биреп, үзе койкага утырды һәм текәлеп карап торгач: Ә сезнең, Якуп абый, чәчегез чаларган икән инде, ап-ак... Күз тирәгездә җыерчыклар да байтак күренә... Мин сезне алай уктыр дип уйламаган идем, — дип куйды. и ' ___ Картлык баса бит, нишлисең?.. — диде Якуп Сәифи, тамак кырып ' һәм кулындагы төргәкне Абдуллага тоттырды. — Фатыйма апаң җи бәрде... Иптәшләреңне дә сыйла, алай күңеллерәк ул... 74 — Туганыгыз күк иттегез инде, рәхмәт... — Ә мин сине биетергә дип килгән идем, биерсеңме, әллә ярамасмы?— диде Якуп Сәйфп, куен кесәсеннән зәңгәр конверт чыгарып.____________ Әзизәңнәи хат бар!.. — Каны, каны,—Абдулла төргәкне тумбочка өстенә куеп хатны кулына алды һәм аны тегеләй дә борып, болай да борып карады. Эчче, укыйкчы тизрәк!.. Якуп Сәйфи тын койкалар өстеннән күз йөртеп чыкты да янәшәдә генә шатлыклы елмаеп кырын яткан егеткә сәерсенеп карап алды. — Танышыгыз! Минем дус Исмәгыйль, башкорт егете! Ишетсен ул да, укыгыз, Якуп абый! — диде Абдулла, түземсезләнеп. — Башкорттан дуслар бар минем, шәп дуслар, — диде Якуп Сәйфи Исмәгыйльнең кулын кысып һәм ашыкмыйча гына хатны укый башлады. Үзеннән, кызы Җәмиләдән, кардәш-ырудан, күрше-күләннән һәм аерым әйтеп, Җәлүк бабай, Әхәтов, Бикәшевлардан тау-тау сәламнәрне тезеп чыкканнан соң, Әзизә иренең күзе ачылуына чиксез шат булуларын, авылдашларының куануларын язып киткән иде. Авылда тормыш әүвәлгечә дигән, үлем-җитем юк, бары да исән-саулар, тик Абдулланың кайтуын гына зарыгып көтәләр, дигән. Җәлүк бабай гына әле һаман касталанып ята икән, ике сүзнең берендә Абдулланы сорашып: «Күзле булгач, җаным тынды инде», ди икән... Хатның калган яртысы мондый юллардан тора иде: «Инде, Абдуллам, тизрәк сихәтләнеп кайта күр. Сагынуыбыз ахыр чиктән ашты. Җәмилә, күгәрченкәй, көн дә иртә өстен: «Әтәй ничә көннән кайта инде» дип сорашып, санап кына тора. Үзе Тарзанның муенына кызыл тасма бәйләп куйды. «Әтәйнең күзе күрә хәзер, матур булсын» ди... Кайтыр юлга чыкканда телеграмм сук, яме! Икәү каршыңа чыгарбыз, станцага барырбыз... Тик кыкычыбарлы хатыныңны күргәч, ни диярсең инде?.. Болай бик-бик шат мин, кайчак кына йөрәгем уртала ярыла. Башта ябыккан да идем, инде тазардым... йөрәкләнмә, Абдуллам, моны яратып язам, үлеп сагындым үзеңне... Исән-сау кайтсаң, әштенчек кешегә юл куймабыз, әйбәт торырбыз, кызыбызны адәм арасында ким-хур итмәбез дим — тытып атасы ич ул, күрекле...». Сагынып көтүләрен кабат әйтеп, кайнар сәламнәрне Абдулланың Казан дусларына һәм дәвалаучы докторларына тапшырырга кушып, үбеп калганнан соң, Әзизә ахырда бер җыр да язып куйган иде: Каләмперкәйләрнең лә исләре хуш, Бадиянкайларның эчләре буш... Кичә дә генә яттым, төшем дә хуш, Уянып баксам, җылы урным буш...» — Чын-чынлап сагынган икән Әзизәң, — диде Якуп Сәйфи, хатны укып бетергәч, күзлеген салып. Абдулла юешләнгән сыңар күзе белән аңа инәлеп карады: — Якуп абый, атаем булыгыз, зинһар языйк, кайгырып ятмасыннар, кинәнсеннәр... Барын әйтеп, хәлем әйбәт, сагындым, саргайдым, дип, көтегез, былбылларым, бер замат кайтырмын дип. Языйкчы хәзер!.. — Әлбәттә язабыз! Кәгазь дә бар, вакыт та кысан түгел, язабыз, кинәнсеннәр!.. ...Якуп Сәйфи китеп, байтак вакыт дәшми-тынмый яткач, Исмәгыйль көтмәгәндә сорап куйды: — Абдулла, дим, нәмә ул кыкычыбар?.. — Кыкычыбармы?.. Ә... ә... ни ул, Казанча сипкел диләр аны... Ә нигә? — Әзизәңиең иие бар икән дип сорадым. Сипкел генә икән... 75 Ие, сипкел генә... Исмәгыйль дускай, шуны күптән ишетә беләм, ни нәрсә соң ул? Шуңа бер баксам иде... Улмы?.. Их, монда кемдә генә бар икән ул? Мәрзиядә юкмы соң ул? — Палатага җай гына кереп, авыруларны ипле генә карап йөргән зифа буйлы, калку күкрәкле Мәрзияне Абдулла, оашка медсестралардан аерып үз итә, ярата иде. Чәч толымнары калын булгангамы, әллә тавышы йомшак, ягымлы булгангамы ул үзенең Әзизәсеи шул кыз төследер дип уйлый иде. — Аңарда юк... Әһә, тукта, хәзер... Исмәгыйль ятагыннан җәһәт кенә торды да тумбочка тартмасыннан карандаш алып, аның очын төкерекләп, беләгенә төрткеләр төшерә башлады. Кара, туган, шушындый төрткеләргә әйтәләр инде сипкел дип... Я, саргылт, я көрән, я шунда кара-кучкыл була... Абдулла соры күзлеген бер салып, бер киеп күршесенең таза беләгенә карап торды да авызын ерды. Чүп икән шул... Хатын-кыз акылы димәссеңме инде, тапкан аптырар нәрсә... Аптыраса, бер хәл... Ул бит Абдулла минем йөземне күрер дә, күңеле кайтып, башка берәүгә кызыгыр дип уйлый... Шулай аңладым мин... — Хе-хе-хе... — Абдулла башын артка каерып рәхәтләнеп көлде.— Үзгә хатынга алмаштыраммы соң мин аны? Әзизәнең йөрәгендә түгел ич кыкычыбары... — Дөрес әйтәсең, туган... Карама йөзенә, кара күзенә, карама беләгенә, кара йөрәгенә ди безнең башкорт... — Бездә дә шулай диләр, дускай!.. Абдулла Исмәгыйльнең көрәктәй зур, көчле кулын эләктереп алып, аны дусларча җылы итеп, нык итеп кысты. ...һәм менә инде Исмәгыйль койкасында да башка кеше, ят кеше ята. Абдуллага күңелсез. Дусларын еш уйлый ул. Күпме генә бергә тордылар үзләре, ә Абдулланы ничек якын иттеләр алар. Авыр чакта ярдәм кулы суздылар, кәефен күтәрделәр, хәтта ризыкларын да бүлеш- кәләделәр. Операциядән соң исә алар Абдулланың күз ярасын көн дими, төн дими, ияняләрне алмаштырып, чиратлашып саклап чыктылар... Бу яңа кергәннәр нинди халык соң? Нинди генә булмасыннар, башкорт егете белән Иван агайлар аңа булышкан шикелле, Абдулла да аларга ярдәм итәргә, күңелләрен күтәрергә тиеш. Операциядән шүрләп ятмасыннар, газапланмасыннар. Ләкин операция көтүче яңа кешеләр белән ара-тирә сөйләшкәләп алу гына Абдулланың тынгысыз йөрәген баса алмый иде. Ул еш кына коридорга чыга, медсестралар тирәсендә бутала һәм сәгате җиткәч, процедура бүлмәсенә кереп дарулана иде. Шулай юкны бушка авыштырып йөргәндә, ул беркөнне коридорда Коля исемле малай белән дуслашты. Сары чәчле, ябык кына бу малай патрон шартлатудан яраланган сыңар күзенә уңышлы операция ясалганнан соң инде савыгып та килә иде. Ул күрше палатада ята иде. Абдулла теләсә нинди сүзне йотардай булып тыңлап йөргән бу малайга төрле кызыклар сөйләүдән үзенә юаныч тапты. Коля үзе дә байтак нәрсәләр белә булып чыкты. Ул бигрәк тә озын-озын әкиятләрне ярата икән. Шуңа күрә бер иптәше аңа калын гына әкиятләр китабын калдырып та киткән икән. — Мин ул китапны түшәк астында саклыйм. Бик укыйсың килсә, биреп тора алам,— диде ул Абдуллага бер сөйләшкәндә. — Тик күрмәсеннәр генә... Монда кушмыйлар... 76 Абдулла елмаеп кулларын гына җәйде: — Мин укый белмим шул, энекәш. Тумыштан сукыр булганмын... Коля гаҗәпләнүдән сыңар күзен бер ачып, бер йомып торды да бу сәер абыйның халат җиңеннән тотып: — Әйдә, аулак җиргә барыйк та үзем өйрәтермен сине, — дип аны коридорның аргы башындагы тәрәзә янына өстерәде. Абдулла бала чагында ике ел мәктәпкә йөреп бөтен хәрефләрне дә язарга өйрәнгән иде. Ләкин язганын укый алмый иде. Ә менә хәзер ул сары чәчле малайга ияреп әкиятләр китабындагы сүзләрне хәрефен хәрефкә ябыштырып булса да укырга тырыша, тир түгә, тик берни дә барып чыкмый әле, чөнки хәрефләр бииләр, сикерешәләр, күзнең явын алып, томан эчендә юкка чыгалар иде. Алай да Абдулла бирешергә теләмәде, җае чыккан саен шунда, аулак тәрәзә янына ашыга торган булды. Ләкин озакка сузылмады бу. Өченче көнендә үк Мәрзия аулак җирләрендә боларның нәкъ өсләренә басты. Моңарчы юаш кына, ягымлы гына күренгән кызның кара кашлары җимерелде, тулы йөзе караңгыланды. — Бу ни хикмәт бу? Китап укырга ярамаганлыгыи әйтмәделәр- мени сезгә? Сукыр каласыгыз киләмени? — дип ул ике дусны берьюлы тиргәп ташлады да китапны үзе белән алып китте. Шулай итеп, хәреф өйрәнү җиренә җиткерелмәде — өзелде. Инде хәзер нишләргә?.. Абдулла шифаханәдә кая сугылырга, вакытын ничек уздырырга белмичә аптырап калды. Эшсезлектән каңгырып йөргәндә аның башында мең төрле уйлар бутала, күңеле читкә, туганнары, иптәшләре янына ашкына иде. Өстәвенә, төннәрен төшенә әллә ниләр керә башлады. Ә бер төнне ул тәмам чыгырыннан чыкты... Төшендә аның янына кызы белән хатыны килде. Имеш, палата бусагасына басканнар да аңа эндәшәләр. Кызы әйтә: «Әтәй!» ди, Әзизәсе: «йөрәк маем, кил бире», ди, үзләре тик торалар. Әзизә калын чәч толымын кулына алган да көлемсерәп Абдуллага карый, йөзе түгәрәк, күркәм, нәкъ Мәрзиянеке төсле... Ә кызы Җәмиләнең йөзе томан эчендә, ачык күренми. Абдулла, аларның тик торуына аптырап, яннарына китә, әмма ул атлаган саен томан куера бара, хатыны белән кызы чигенә, югала бара... Кисәк аның күз алдын әүвәлгечә карасу-соры томан каплап ала, Абдулла тупсага егыла һәм кулларын сузып кычкырырга итә: «Кызым! Әзизә! Тиз килегзе... сукырайдым... коткарыгыз!» тик кычкыра алмый, гыжлый... Коточкыч төштән ул куркып, калтырап уянды һәм гәүдәсендәге дерелдәүне коридорга чыгып, күзенең нуры югалмавына ышангач һәм медсестра Мәрзия белән байтак сөйләшеп утыргач кына баса алды... XXIII Чалт аяз күк гөмбәзенә өтердәй генә күренгән бер самолет ап-ак мамыктан сукмак салып бара, икешәр-өчәр катлы йортларның тәрәзәләрендә кояш нурлары балкый, урам уртасыннан доңгырт-даңгырт килеп трамвай үтә, ул да булмый тротуарга бер төркем күгәрченнәр пырхылдап очып төшә. Күгәрченнәр беравык ян-якларына каранып торалар да әпен-тәпен яшел койма буена агач күләгәсенә йөгерешәләр: асфальт кызуы кошкайларның тәпиләрен пешерә, күрәсең... Абдулла, күгәрченнәргә сибәргә дип, кесәләреннән ипи валчыклары эзләргә тотынды, әмма кесә төпләре тап-такыр иде. Бу хәлдән ул уңайсызланып китте һәм урамның икенче ягына, кояшлы якка чыгарга ашыкты. Монда ул бер кулы белән алмагач таягына таянып, икенчесен каш өстенә куеп, урамның теге ягында калган йортка текәлеп байтак кына басып торды. Тыштан караганда бу ике катлы соры йорт җыйнак 77 кына икән. Тәрәзәләре югарыга таба түгәрәкләнеп, очланып киткән, кәрниз һәм түбә читләрен уеп-уеп бизәкләп эшләгәннәр — гади дә, матур да! н ., Әйе, Абдулла бу йортны һичкайчан онытмас, андагы кешеләрнең йөрәк җылысын күңел түрендә, ә акыл һәм осталыкларын күз алмасында, нурлы карашында саклап йөртер... Бакчы, тәрәзәләрендә ак халатлы кешеләр күренә. Арада профессорның ягымлы карт йөзе дә балкып киткәндәй булды. Яхшы теләкләр әйтеп, җылы гына саубуллашканнан соң да шифаханә кешеләре Абдуллага әле һаман сокланып һәм сөенеп карыйлар иде. Үткәй ай ярым вакыт эчендә туганлык хисләре уяткан бу халыкка Абдулла шатланып бер елмайды да кепкасын басыбрак кигәч, зур-зур атларга тырышып, урам белән түбәнгә таба төшеп китте: «Хушыгыз, бәхетле яшәгез, дускайлар...» Ул аяк астында ни барын, каршысына кем килүен алдан үк күреп абайлап атлый иде. Ләкин, читтән караганда, аның хәрәкәте, адымлавы әүвәлгедән әллә ни аерылмый иде. Элеккечә таягы шакы-шокы җиргә бәрелә, атлаганда аяклары чамадай тыш югары күтәрелә иде. Шуңа күрә ахры, узган-барган кешеләр олы гәүдәсенә шактый таушалган костюм кигән, озын борыны өстенә карасу күзлек таккан җәяүлегә юл бирергә тырышалар һәм артыннан туктап карап калалар иде. Ул үзе моны сизми иде, хәер, сизсә дә, белсә дә тиз генә башкача йөреп китә алмас иде әле... Сәер-сәер атлап, башын әле бу якка, әле теге якка боргалап килүче Абдулла үзе дә кешеләргә карасу күзлеге аша бик җентекләп карый, аларның төс-битләренә, өсбашларына, килеш-килбәтләренә сокланып яисә гаҗәпсенеп куя иде. Аңа кешеләрнең җитди, шатлыклы, эшчән кыяфәтләре — искиткеч «чуар» булулары бик тә ошый иде. Бауман урамындагы беренче чатка җиткәч, Абдулла туктап калды. Кая барырга? Шәүкәт аның әйберләрен Якуп Сәйфи квартирасына илтеп куйган иде. Анда барса, Фатыйма апа начар каршы алмас иде үзе, тик кайда соң әле ул йорт?.. Әллә сукыр чагында ук шактый күп үтелгән шушы таныш урам белән институтка менеп китәргәме? Бу урам, ялгышмаса, югарыда университет янына барып чыга. Университеттан инде институтка да күп калмый. Якуп Сәйфи дә хәзер эштәдер. Көтмәгәндә килеп керсәң, ни дияр икән?.. Ә урамнан халык елга булып агыла. Барысы да каядыр ашыга, барысының да үз эшләре бар. Абдуллага да мондагы эшләрне тизрәк түгәрәкләп, авылга, колхозга ашыгырга кирәк, Казанда сөрән сугып йөрү килешмәс аңа... Абдулла чат башыннан борылып китәргә дип атлаган гына иде, кисәк күзе кулындагы алмагач таягына төште. Тукта, ник өстери ул бу таякны?.. Рәхмәт, күп булышты, ярты гомерендә ышанычлы иптәш булды. Әмма кеше үз язмышында аңа таянмасын икән. Абдулла таякны капшап, аңа күз йөртеп чыкты һәм авыр сулап куйды: кан дошманына да ул моны теләмәс иде... Беренче бәрүдән таяк чатнап китте, ә чуен светофор баганасы ыңгырашкандай чыңлап алды, икенче бәрүдә таякның бер өлеше урам уртасына ук барып төште, нечкә башы Абдулланың калтыранган таза кулында калды. Кая куярга моны?.. Кулбашына каты гына орынудан һәм зәһәрле тавыштан Абдулла сискәнеп китте: — Гражданин, нишләвегез бу?! Күтәрелеп бакса, каршысында ак киемле берәү басып тора. Иңба- шында кызыл нәрсәләр, билендә керән каеш... Ни кирәк моңа? Нигә зәңгәр күзләрен ялт-йолт итә?.. «Әһә, милиционер дигәннәре шушы икән... Штраф, ди». 78 Абдулла кулындагы таяк кисәген сузып, каушап: — II дускай!—диде. — Мин бит... мин... бу таяк... мә. тот үзен! Мин бүген генә больнистан чыктым, күзле булып чыктым. Юри түгел... ихлас! — Ул кинәт тын калган милиционерның йөзенә текәлеп, инәлеп карады. — Син штраф дисең, ә миндә бер манит та юк... Тукта, тукта! Кыкычыбарлы да икәнсең бит 'үзең... Их дускай!.. Абдулла кискен, җитез хәрәкәт белән тегене кочаклап алды һәм аның сипкелле яңагыннан чулт итеп үпте дә чат башыннан борылып, бөкрәя төшеп, җәһәт-җәһәт атлап китеп тә барды. Ә милиционер кызарынып, уч төбенә йөткергәләп, җыелган халык арасыннан чыкты да бер кулына сынган таяк кисәген тоткан көе почмактагы аптекага кереп китте... Менә, ниһаять, үр өстендәге урам. Абдулла мондагы күренешнең матурлыгына сокланып, адымың әкренәйтте. Эһе, университет бугай! Әйе. шул, үзе... Зәңгәрсу-ак төскә буялган мәһабәт бинаның ары башы күренми дә. Урамны буйдан буйга яктыртып, бизәп торасыман... Колонналарны берәү, икәү... алтау, уртада тагын бер төркем, еракта тагы... Түбә астына, биеккә алтын хәрефләр белән язганнар, ахры... Әнә зур ишекләрдән бер төркем яшьләр чыкты. Көлешә-көлешә асфальт урамның икенче ягына күчеп бакчага керделәр. Шәүкәт нинди бәхетле!.. Ә менә Ленин үзе... Ул да бит ерак заманнарда биредә укыган, кешеләр бәхете өчен көрәшне биредә башлаган. Сул иңбашына курткасын салган да уң кулына калын китап тотып, алга атлыйсыман. Акыллы, үткен карашы университетка, юк, якты кояшка текәлгән... Абдулла вак- вак атлап һәйкәл янына ук килеп басты һәм, алтынсу хәрефләр күз алдында сикергәләсәләр дә, ул соры мәрмәр ташына уеп язылган кадерле исемне капшый-капшый укып чыктык «Владимир Ульянов». Аннан, читкәрәк китеп, эскәмиягә утырды, ә нурлы күзе һаман һәйкәлдә калды... Ничә тапкыр үтте ул бу тирәдән, ничә тапкыр Шәүкәтнең университет хакында, бөек Ленин турында сөйләгәннәрен ишетте, алай да аның үпкәсе бар әле. «Их, Шәүкәт, йөрәк маем, шул хәтле сарай булгансың икән сүзгә. Шуны да матурлап сөйли алмадың. Ә бак, яшь Ленин нинди күрекле...» ди иде Абдулла күңеленнән. Институтның биек баскычыннан ашыгып менгәнгәме, әллә дулкынлануданмы, ишекне ачып кергәндә Абдулланың йөзе алсуланган, ә йөрәге атлыгып-атлыгып тибә иде. — Исәнмесез, дускайлар!.. Бүлмә түрендә урындык кузгалып алды, «һай, Абдулла!» дигән хатынкыз авазы яңгырады һәм шундук озын борыны өстенә карасу күзлек элгән, шатлыктан авызын ерып, елмаеп торган мәһабәт гәүдәле ир кешенең кайнар кулларын дусларча куанып селкергә тотындылар. Ханым куптарган тавышка кабинетыннан калын кашларын җыерып, гаҗәпләнеп Якуп Сәйфи дә чыкты. — һо, Абдулла! Төкле аягың белән, дус кеше! — диде ул кулын сузып, сөенеп. — Ничек болай? Син иртәгә чыгам дигән идең бит, без каршыларга барырбыз дип тә тора идек, ә син, күр, алдагансың... Абдулла уңайсызланып борынын тарткалады: — Чыктым инде... Иртәгәне көтәсе килмәде. Ә сез ябыгып киткән күк, Якуп абый... — Шулаймы? Эш күп бит... Әйдә, бирегә үтик! Үз кабинетына кергәч, Якуп Сәйфи кунакны ачык тәрәзә янына диванга утыртты да: — йә, сөйлә, хәлең ничек? Күзең әйбәтләнәме? — дип сорады. — Күзме? Әйбәт хәзер, бик әйбәт, — диде Абдулла, тәрәзәдән каядыр текәлеп. — һе, көнне әйтәм, әле генә чалт аяз иде, инде күктә 79 мамык болытлар да купкан... Якуп абый, бакчы, теге ни ул? Еракта югарыга таба очланып калкып тора. Нәрсә ул? Якуп Сәйфи башын күтәреп тәрәзәдән карады. Улмы? Сөембикә манарасы ул... Кремльдә... Шуны да күрәсең , ә?.. — Аны күрәм, арырак күрмим... Арырак берни юк шул... Шатмын, бик, бик шатмын... Уйлыйм да куанам, уйлыйм да куанам, — диде Якуп Сәйфи һәм читкә борылып күз төпләренә бәреп чыккан яшьне кулъяулыгының очы белән сөртеп алды. Ә мин иртән уянам да сезне, иптәшләрне уйлыйм. Сез булмаса- гыз, нишләр идем мин? — диде Абдулла. Якуп Сәйфи Хәир Әхәтовның электр станциясендә әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм кинәт аңа гаять җиңел, рәхәт булып китте. Шулай итеп, Абдулла, үзең әйтмешли, сине китертеп, ике куянны берьюлы аттык: җыр да җырладың, күзле дә булдың... Күрәсең, безнең Казанда да алтын куллы докторлар бар икән. Андый кешеләрне табуы Әхәтовка кыенрак булыр иде... — ЛАинем белән йөрүе аңа кыен булыр иде шул... Кайткач, күп итеп сәлам әйтерсең аңа. Китаплар да җибәрермен...^ Син монда бераз торырсың бит әле? Абдулла башын селкеп куйды: . —• Иртәгә китәм... Тизрәк багасым килә Ишкәй буйларына, Җәлүк бабайга, Хәир абыйларга... Үлем саркыт кызым бар, җан юлдашым Әзизәм бар, түзәр чамам калмады, саргайдым, Якуп абый, ипидер... Якуп Сәйфи чал чәчләрен алдан артка таба сыпырып колак артын кашып алды. — М-м-да, иртәгә озатырга туры килә икән. Ә кунуын бу юлы бездә генә кунарсың, кунак булырсың, — диде ул бераздан һәм урыныннан торып бүлмәне әйләнде. — Сиңа әлегә җырларга ярамыйдыр? Кушмадылар? Алайса, әйдә, магнитофонда үз тавышыңны тыңлап бак... Тегенең авызы колагына җитте: — һе, юаныйк әле бер... Якуп Сәйфинең вакыты буш идеме, әллә буш түгел идеме, ул берәр сәгатьтән Абдулланы шәһәр күрсәтергә алып чыкты. Үз җырларын тыңлаудан күңеле кытыкланып, дәртләнеп калган Абдулла балаларча һәрнәрсәдән кызык табып, сорашып, куанып йөрде. Алар гүзәл Кремль эчендә булдылар, су буйларыннан, дамбалардан әйләнделәр, йөри торгач, Ирек мәйданына барып чыктылар һәм монда озак кына Ильич һәйкәле каршында басып тордылар. Муса Җәлил театры ябык булганга, мәһабәт бинага тыштан гына карап сокландылар. Тукай һәйкәле яныннан узганда Абдулла, туктап, шагыйрьнең аяк астындагы мәрмәр ташны иркәләп сыйпап алды... Куе агачлы, хуш исле бакчада алар сукыр кешенең күзе ачылуы хөрмәтенә дигән булып берәр шешә сыра эчтеләр һәм кинога керделәр... Әмма картина шактый кызыклы булса да, алар аның яртысын да карый алмадылар. Абдулланың күңеле болгана, башы әйләнә башлады, күзе алдыннан әллә нинди түгәрәкләр йөгерешергә тотынды. Бәхеткә каршы, Якуп Сәйфи якын тирәдә генә тора иде, ул ^Абдулланы җитәкләп алып кайтты да түшәккә салды. Куркудан абзыйның йөзе агарынган иде... _ И, Якуп абый, курыкмагыз бер дә, — диде аңа Абдулла, авызын кыйшайтып, кызганыч елмаеп. — Әнәй, мәрхүмә, әйтер иде, татлы нәрсә күп булмый ул диер иде... Ә мин аны күбрәк каптым шул бүген... Кичен, ишек алдына саф һава суларга чыкканда, Абдулланың, ял. итеп, хәл җыеп алганга, сәламәтлеге дә, кәефе дә ал да гөл иде инде. 80 XXIV Әзизә Абдулланың күзле булуын чын күңеленнән теләгән иде, аның да, бүтәннәр кебек, кеше ярдәменә мохтаҗ булмаган ир белән яшисе, калган гомерен дөнья яменнән бергә-бергә рәхәтләнердәй кеше белән үткәрәсе килә иде. Моны ул матур һәм татлы бер хыялы иткән иде. Шул хыялны якынайту, тормышка ашыру өчен ул көченнән килгәннең бөтенесен эшләргә тырышты... Абдулласының Казанга китеп уңышлы операциядән соң күзле булу хәбәрен ишеткәч, ул дөньяга сыеша алмыйча, шатлыгын бөтен авылга таратып йөрде. Шул көнне үк ул ире янына Казанга китеп бармакчы да булган иде, тик Бикәшев белән Әхә- тов җибәрмәделәр аны: «Тынгысызлап, борчып йөрмә син аны, үз хәлен белә торгандыр, кирәксәң, чакыртыр иде», — диделәр... Алар сүзен тыңлап, тыелды Әзизә, әмма тыелуының бүтәннәр сизмәгән, белмәгән сәбәбе дә бар иде... Башын әйләндереп, күңелен биләп алган куанычлы, шатлыклы хисләр белән исереп йөргән чагында, ул йөрәгендә моңарчы яшеренеп, тынып яткан нәрсәнең кисәк уянганын сизде. Ул иәрсә, бер уянгач, зурая, көчәя барып, «Абдулла хәзер синеке булырмы, башкаиыкы булырмы әле» дип, йөрәкне тырнап, авырттырып тора башлады. Элгәре- рәк, Абдулласы кызлар, тол хатыннар белән төрле уен-көлкеләр оештырып, концертлар куеп йөргән чагында, Әзизә: «Сукыр кешегә кем кызыксын соң» дип, күкрәгендә кымырҗыган әлеге җенне тиз генә баса ала иде. Табигать аны чибәр итеп яратмаган иде шул. Көзге алдына килеп басса, ул үзенең билсез, йомры гәүдәсенә, тәбәнәк, җәенке борынына, киң яңакларындагы куе сипкелләргә карап: «Балта юнып кына эшләгәннәр, себерке манчып кына бизәгәннәр шул мине» дип пошынып куя иде... Шул ямьсезлеге аркасында кыз чагында күңеленә ошаган егетләрне үзенә карата алмады да бит инде. Ярый әле Абдулла очрады. Сукыр булса да, ирнең чибәре, асылы иде ул... Хәзер менә шул ире, аның бәхете кулдан ычкыныр микәнни? Аны Әзизәдән йолкып алырлар микәнни? Абдулла бирешмәсә, андый хәл булмас иде үзе... Бәлки, ул юкка гына борчыла, бимазалана торгандыр? Белмәссең, юкка түгелдер әле. Ир-атның күзе кызыгучан була, бала бар дип тормыйлар бит алар... «Ни булса, шул булыр, янына барып, вакытыннан элек үземне күрсәтеп, борчып йөрмим мин аны» дип үзен-үзе җиңә алды ул һәм шуңа күрә ире янына тилпенеп очар өчен җәйгән канатларын кире җыеп куйды да инде... Ләкин Әзизә үз бәхете өчен көрәшүдән туктарга уйламый да иде. Абдулланың озакламый кайтачагын әйтеп язылган хат килгәч, ул, «ичмаса уңганлыгымны, булганлыгымны үз күзе белән күрсен» дип, ишек алларын, капка төпләрен ялт итеп себереп чыкты, койма-читәнен рәтләштерде, савытсабаны тазартып, ялтыратты, ә өен, куышсыман бәләкәй генә өен, ул көн дә диярлек юып, җыештырып тора башлады. Ә иренең кайту телеграммасы килгән кичне ул: «Ичмаса, беренче күрүдә үк күңеле кайтмасын» дип, кабаланып сандык актарырга, әйбәтрәк, килешлерәк күлмәк эзләргә тотынды. Ахырда, Абдулласы белән йөргән чакларда яратып кигән яшел күлмәген табып, аны үтүкләп хәзер инде шактый тараеп калган булса да, алай итеп, болай итеп, түгәрәк гәүдәсенә кия алды. Аннан соң ул көзге алып утырды. Ничә еллар тимәгән кашларына эскәк тигезде, йөзенә мул итеп, иннек кершән ягынды... Әхәтов Әзизәне алырга дип капка төбенә «победа» белән килеп туктаганда, ул әле һаман төзәнү, бизәнүдә иде... ...Юл читендә телеграф баганалары чаба, чыбыклары бер менәләр, бер төшәләр... Абдулла, вагон тәрәзәсеннән каршыга искән җилгә йөзен 81 о^ләп^и Аның тизрәк туган як туфрагына басасы, якын кег икАпи^ чагыиа а*асы килә. Менә, ниһаять, вагоннар, бер юлдан яттп 1/итт ЛГЗ кҮчкәндә>о стрелкаларда, дыңгырдашып алдылар, чайка- иттеләр, паровоз йөрешен әкренәйтә төште һәм кисәк кенә тукталды да ухылдап-пошкырып куйды. Тирә-ягында. киң басулар җәелеп яткан, куе яшеллеккә күмелеп утырган бәләкәй генә станция иде бу. Абдулла бөдрә каеннарны, кызыл түбәләрдәге апак морҗаларны, тар өлгеле зур тәрәзәләрне күргәч, куанып, киң итеп елмайды: бик матур!.. Әүвәл, ул гармоней җилкәсенә асып, очраган бер поездга утырып киткән хәсрәтле көннәрдә дә, аның туган станциясе шулай ук матур булды микән? Яшел яулык япкан апа ^үгенгедәй таңнан торып, сынын бөгеп бакчасындагы гөлләргә су сибеп йөрдеме икән? Әле бик иртә булуга карамастан, вагоннар тирәсенә халык сибелде: эчтә бөркү, эссе иде, барысы да тыштагы саф, салкынча һавага сусаганнар иде. Биредә утыручылар бөтенләй юк диярлек, тик берничә таза, йомры гәүдәле мукшы кызы гына ак киндер капчыкларын елтыратып, арткы вагонга таба йөгереште... Аныкылар кайда соң, күренмиләр? Әллә телеграмманы алмадылар микән?.. Күзлеген бер салып бер киеп карана торгач, Абдулланың күзенә чалынды: әнә, чак кына арырак, өчәү баскан, берсе бәләкәй генә кызчык... Тәгаен, шулар! Агач чемоданын таза кулында селти-селти ашкынып алга атлады... Әйе, бу алар иде. Башына яшел яулык бәйләгән Әзизә кызы Җәмиләнең башыннан сыйпый да сыйпый, ә үзенең йөрәге атлыгып-атлыгып тибә, теле исә һаман бернәрсәне кабатлый: — Әтәеңә әтәч суярбыз, таба-таба коймак пешерербез, кунак чакырырбыз, дәме, кызым?.. Ә Җәмилә, алсу күлмәк кигән һәм иртәнге салкында бит урталары да алсуланып торган «куянкай», түземсезләнеп, әнәенең итәгеннән тартуын гына белә: — Ник килми соң ә-ә-әтәй?.. Салам эшләпәле, карасу күзлекле кешенең шатлыклы елмаеп зур- зур атлап үзләренә таба килүен күргәч, Әзизә аны таушалган зәңгәр костюмыннан, брезент ботинкасыннан танып, янәшәдә басып торган Хәир Әхәтовның җиңенә ябышты һәм калтыранып пышылдады: — Бакчы, килә бит... — Җәмилә исә, кулларын җәеп, әтисенә каршы ташланды: — Әтәй! Әтәй!.. Карасу күзлек кигән кешенең кулыннан шундук чемоданы төшеп китте Һәм һаваны ярып: — Җәмиләм! Куянкаем!.. — дип кычкырганы ишетелде. Җәмиләне кочагыннан төшергәч, Абдулла каршысында басып торган хатынга карады. Әзизәме бу? Түгелме? Әллә кем бит бу... Юкса, авызы да колагына тикле ерылган... Кисәк Абдулланың күз алдына бу хатынны каплап, башына ак яулык япкан, кыйгач кашлы, түгәрәк чибәр йөзле медсестра ЛАәрзия килеп басты... Юк, бу хатын Әзизә түгелдер... шул чак аның колагына: — Абдулла, йөрәк маем, ни торасың инде, күрешик инде, — дигән таныш кадерле тавыш ишетелде, ул сискәнеп куйды, күз алдыннан Мәрзия сурәте шундук юкка чыкты, һәм ул кулларын сузып, ымсынып, алеге хатынны үзенә таба тартты... Ниһаять, Абдулла дәшми-тынмый гына көтеп торган Хәир Әхәтов белән кочаклашып күреште дә аңа барысы өчен дә рәхмәтләр әйткәч: _ Куандырдыгыз, сау-сәламәт икәнсез... Авылда ипләр бар соң. ' Әхәтовның коңгырт күзләре җиргә текәлде, киң маңгаенда җыерчык ишәйде. 6. ,с. ә/ и. 82 — Авылдамы? Болай әйбәт, әүвәлгечә... Тик менә Җәлүк бабай... — Би булды аңа? — Абдулланың тәне чемердәп китте. — Бер җома инде... Сине көтеп җиткермәде мәрхүм, — диде Әзизә әкрен генә. Абдулла салам эшләпәсен салып башын түбән иде. — Ә мин аңа, мәрхүмгә, нәзер әйткән идем, сатин күлмәк алган идем... Нәзерем үләсе кешегә булган икән... Әхәтов агач чемоданны күтәреп алды да: — Авыр туфрагы җиңел булсын диген... Хәзер аны кайтарып булмый бит инде. Күлмәкне истәлек итеп үзең киярсең, — диде. — Без аны әрҗәдә сакларбыз, ядкәр булыр, шулай бит, — диде Әзизә, иренә ягымлы карап. — Шулай... Җәмилә олыларның көтмәгәндә күңелсезләнеп китүләренә сәерсенеп, бер уч кәгазьле кәнфитне күлмәк итәгендә кыштырдатудан туктады да: — Әтәй дим, Тарзанга да күчтәнәч бирерсең, яме! Ул өйдә калды,— диде. — Бирермен, кызым, бирермен, ашасын гына... Станция бинасы артында карт каен төбендә «победа» машинасы тора иде. Абдулла, шунда барышлый, Әхәтовка Казан сәламнәрең ирештерде дә елмаеп: — Сине, Хәир абый, бер биетәм әле: үзеңә Якуп абыйдан хат та, китаплар да бар, — диде. — Шулаймы? Бик рәхмәт! Тик биеп булырмы дим? Ә-ә, менә Җәмиләне биетәбез аны! Җәмилә авызын турсайтты. Мин аю түгел, кеше өчен биемим... Аның тапкыр сүзеннән бер туйганчы көлешеп алгач, Абдулла: — Җәмиләнең дә, Әзизәнең дә бииселәре бар әле, — диде. — Бүлә» итеп күлмәк, яулык җибәрделәр үзләренә, ә миңа, выта, эшләпә тиде... — Алай булгач, бергәләп биешербез инде, — диде Әзизә, куанып. Алар шулай күңелле генә сөйләшеп, «победа» янына килделәр дә утырыша башладылар. Абдулла кызы, хатыны янына арткы утыргычка утырыйм дигәндә генә, вокзал почмагына сөялеп торган бер кешене күреп алды. Башына кәләпүш кигән, кара мыек җибәргән симез йөзле ул адәм аңа көлемсерәп карыйсыман тоелды. Абдулла, Әзизәнең янтыгына төртеп: — Бакчы, теге кем ул? Белеш-мазар түгелме? — дип сорады. Әзизә ишектән сузылып карады да: — Кая, кемне әйтәсең? — диде. — һе, кара кәпәчле, кара мыеклы иде, инде юк та, — дип гаҗәпләнде Абдулла: теге кешене шул арада җир йоттымыни... — Әйдә, бетмәс бире кәпәчлесе дә, мыеклысы да... Утыр, киттек, йөрәк маем... Руль артында утырган Әхәтов моторны кабызып: — Карибулла булгандыр ул, биредә күргән идем мин аны, — диде. — И, шулдыр әле, шулдыр, ябалак, — Әзизә иренә таба борылып, күзендә нәфрәтле очкын уйнатып алды. — Беләмсең, Карибулланы Атай нишләтте?.. — Нишләтте? — Үләр сәгатендә куалап чыгарды!.. Бер кичне, Атай' бик авырайгач, өйдәгеләре ясин укытырга уйлаша... Карибулла моны ишетүгә килеп тә җитә. Тотына укырга. Аз гына укыгач, Атай айнып китә. Айнып китә дә бәбәкләрен агартып кычкыра моңа: «Килдеңмени, үләксә козгыны?! Кит, жулик, кит, кит!» ди. Үзе кулларын селти, торырга итә... Карибулланы бер за мат куалыйлар. Шуннан Атай яденә килмәде инде, җан бирде... Мәрхүмне рәнҗеткән икән үләсе алдыннан да, — диде Абдулла, иренен тешләп. — Ә бире нишләп йөри ул? Белмәссең аны, — диде Әхәтов. — Кичә идарә тирәсендә Сары- тауга карендәшләргә кунакка барам әле дип сөйләнгәне колакка чалынган иде, шунда китәргә поезд көтә торгандыр ул... Ләкин Әхәтов, теге кешенең Карибулла икәнлеген дөрес әйтсә дә, соңгысында ялгышты: Карибулла Сарытауга барырга уйламаган да иде. Кышын кыш буе коръан сүрәләрен күңелдән бикләп, өйрәнеп яткан хәйләкәр абзый чынында берәр аулаграк, тынычрак авылга мул* лалыкка указ алып булмасмы дип, зур өметләр баглап «изге» ниятләр белән Уфага мөфти ‘хәзрәтләре янына бару өчен ерак сәфәргә чыккан- иде... «Победа» әкрен генә’кузгалып, алга ыргылды һәм станция йортларын артта калдырып, сыек яшел төсендәге арышлар арасыннан чаба башлады. Озакламый тирә-як ачылып киткәндәй булды: юл боргалана- сыргалана бодай басуына барып чыкты. Бодай баш җибәрергә өлгермәгән әле, ул тарап куйган шикелле чип-чиста, тигез булып, җәелеп ята... Каршыга телеграф баганалары йөгерешә, һавада канатларын киң җәеп козгынмыдыр, тилгәнмедер оча. Абдулла күзен тәрәзәдән ала алмый: бу бит аның туган ягы, туган җирләре... Җәмилә, әтисенең алдында утырган көйгә, нәни бармаклары белән тәрәзәгә ниндидер сурәт төшерергә азапланып бара, Әзизә исә коңгырт чәч толымнарын калку күкрәгенә салган да иңбашы белән иренә сыенган. Менә алар өчесе дә басу уртасында утырган ялгыз караманы күз карашлары белән артка озатып куйдылар да Абдулла машинаны җай гына алып баручы Әхәтовка эндәште: — Хәир абый, бәхеткә каршы, ничек әйбәт булды, ә? Синең белән ул хәтле ерак җирләргә дә барып йөрергә туры килмәде. — Шулай шул, — диде тегесе шатлыклы тавыш белән башын кагып һәм каршыга килүче атлыга матур яңгыратып сигнал бирде. — Якуп агай өлгеррәк булып чыкты. Рәхмәт инде үзенә, булышты... Тик мин сине операциягә салуларын ишетү белән кан калтырап йөргән идем: булдырырлармы дип... — Профессор булдырмастай түгел анда, минем күзне чүпкә дә куймады, ясап бирде. — Әле мин шуны уйлыйм... Сиңа икенче хезмәткә күчкәндә ничек булыр икән дим. Да, ял иткәч, бөтенләй сәламәтләнгәч. Хәзер төн ката каравылда ятуны үзең дә яратмассың... — Күчәргә кирәк, тик кая, кем булып? һөнәрсез адәм ич мин, — диде Абдулла. . _ Кайгырма юкка... Бер уйлашырбыз, сөйләшербез. Колхозда синдәй ирләргә эш бетәр димени? _ Башың-күзең сау торсын, кәбәм, хезмәте табылыр аның, — дип куйды Әзизә. Җәмилә исә олыларның сүзләрен үз җаена борырга ашыкты: — Син, әтәй, бакчага кер... Анда кишер дә, кыяр да бик күп үсә... — һәй, куянкай, җан кисәгем минем... Кучкар тавына җиткәч, Әзизә белән Абдулла үзара пышылдашып алдылар да машинаны туктатырга куштылар. Биредән Ишкәй авылына хәтле өч-дүрт чакрым юл кала иде. — Син кичер инде, Хәир абый, җәяүлик без. Авылга үз аягым белән атлап, үз күзем белән багып керәсем килә, — диде Абдулла. Мондый үтенечкә каршы торып буламы соң? 83 »• 84 5Трын, җәяүләгез... Мин чемоданыңны Гарзан янында калдырып чыгармын, — диде Әхәтов. Абдулла белән Әзпзә кызлары Җәмиләне уртага алып тау өстеннән уңга таба атладылар, ә Хәир Әхәтов алар артыннан бераз вакыт карап торды да машинасыннан зәңгәр төтен бөркеп сулга борылды һәм тауның сөзәк битендәге юл белән түбәнгә төшеп китте. Кучкар тавы яшь имәннәр, юкә-усаклар һәм чикләвек куаклары белән капланган. Агач араларын, аланчыкларны төрле төстәге чәчәкләр бизәгән. Иртәнге тын һавада кош-кортларның сайравы, безелдәве дәртле дә, шатлыклы да яңгырый. Кояш әле чыкмаган, офык читләре янып, кызарып тора. Тау артык биек түгел, әмма аңардан һәрнәрсә дә уч төбендәге шикелле гаҗәп ачык күренә. Әнә ерак-еракларга, күз күреме җиткән чикләргә тикле, җәелеп колхоз басулары ята, анда-санда, яшел иген кырларын буйдан-буйга бүлеп, яңа сөрелгән пар җирләре сузыла. Сул кулда, Апчатар тау итәге астыннан, Ишкәй суы килеп чыга, ул көмеш тасмадай ялтырап, елан кебек боргаланып бара-бара да ерактагы ак йортка — электростанциягә җитеп терәлгәч, өзелә, юкка чыга... Елга өстеннән яңа сауган сөт төсле ак, җиңел томан күтәрелә... Авыл... Авыл яшеллеккә күмелгән. Алай да аермачык күренә: әнә сары стеналарын елтыратып клуб калкып тора, мәктәп, почта, колхоз идарәсе йортларының кызыл түбәләре балкый. Авыл читендә рәт-рәт тезелешеп утырган ферма каралтылары исә уенчык шәһәр шикелле тоела... — Быел күбәүләр яңа ызба сала ахры, — диде Абдулла, байтак дәшми торганнан соң. Алар, ирле-хатынлы, тау битендәге аланда янәшә утырып, каршыларындагы гүзәл күренешкә карап, сокланып туя алмыйлар иде. Ә Җәмилә якын тирәдә, куаклар артында чәчәкләр җыеп йөри иде. — Авылда йортын-җирен яңартмаган кеше сирәк шул хәзер, — дип килеште Әзизә. — Ходай кушса, ике-өч җомадан безнекенә дә тотынырлар инде. Нурбидә түтинекен салып бетергәч үк... Сии югында үзем буралатмыйча тордым. Күзле булып кайткач, дидем, үз белдегенчә, үзе теләгәнчә салдырыр дидем, ызбаны... Урынын да үзең багарсың инде, кәбәм... — Багармын, Әзизә, бергәләп багарбыз... Йортка террасалы болдыр чыгарып салдырырбыз... Кинәт алар өстеиә мул булып чыгып килгән кояшның алтын нурлары сибелде. Абдулла тәне буйлап ниндидер дулкыннар йөгерүен тойган хәлдә, алсу-сары төстәге кояшның әкрен генә офык читеннән аерылып, югарыга, каз каурыесыман болытка таба күтәрелүенә озак кына карап торды һәм күңеле тулып, әсәрләнеп: — Кояш... аның чыгуын беренче тапкыр күрәм бит әле мин, беренче... Ә бит кояш көн дә чыга, көн дә... — дип пышылдады. Кояш чыгышына ул тагы байтак кына сокланып карап торды, торды да карашын-хатынына күчерде һәм көтмәгәндә Әзизәсен кочып, аның дымлы иреннәреннән суырып-суырып үпте... — Их Әзизәкәй, бибикәй, нәзкәй бил! Кояш нурында синең кыкычыбарың да шундый матур, шундый күрекле икән!.. — Юкны сөйләмәче, — дип пышылдады Әзизә рәхәт, татлы тавыш белән. Хатынын кочагыннан ычкындыргач, Абдулла кулларын киң җәеп сузылып чалкан ятты да күккә, зәңгәр тирәнлеккә текәлде. — Төш түгел микән дим... Ә бит түгел, өи бит, өи... Мин күрәм бит, дөнья минеке бит хәзер, — диде ул, сөенеп. — Әүвәл кем идем мин? Сукыр идем, бәхетсез бер адәм идем... Ә бит булыштылар, ачтылар миңа дөньяны... Кем ачты, кемнәр булышты? Кешеләр, дуслар ачты. Мәңге онытмам мин аларның бу изгелекләрен... Язмыш... Язмыштан узмыш юк диләр... Бар икән, була икән ул, Әзизә... Шулай бит? Шулай... Их, дуслар турында, язмышым турында бер ерлар идем, шундый итеп ерлар идем мин хәзер!.. — Соң, ерла, кәбәм, мин үзем дә сагындым синең тавышны... — Юк, Әзизә, булмый әле... Әүвәлгечә ерлыйсым килми минем. Күңелгә бер ер килә, моңы да бар, сүзләре дә бар, тик... тукта, ашыкма, бер ерлармын әле, куанычымны бер моңга салырмын әле!.. Агачлар арасыннан кинәт Җәмиләнең йөрәк өздергеч тавышы яңгырады: — Әтәй! Әтәй!.. Елан, елан!.. Ирле-хатынлы куркышып урыннарыннан сикереп тордылар һәм тавыш килгән якка ташландылар. Җәмилә куак артыннан йөгереп килеп чыкты да әтисенең көчле кулларына менеп китте. — Нинди елан? Чакмадымы? — дип сорады атасы, агарынып. — Чак... чакмады. — Кая ул? Зурмы?.. — Зур... выта шундый... аяклары да бар... Ата да, ана да җиңел сулап елмаештылар. — Алайса, кисәркә булгандыр ул, куянкай! Аның койрыгына бассаң, өзелә дә кала диләр. Курыкма син анардан, тими ул, — диде Абдулла, Җәмиләнең зәңгәр күзләреннән үбеп. — Ә мин курыкмадым, ул үзе куркып качты... Әзизә кызының кулыннан төшеп калган чәчәкләрне күтәреп алды да, алар, куаклар арасыннан кайтыр сукмакларын эзләп, тау бите буйлап атладылар...

Казан, 1959 — 1961 еллар.