Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН СОЦИАЛ-ДЕМОКРАТЛАРЫ ТАТАР КУЛЬТУРАСЫ ТУРЫНДА

Казан большевикларының алдынгы татар интеллигенциясенә, татар культурасына уңай йогынтысы турында күп сөйләнсә дә, бу мәсьәлә бездә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле. Революциягә кадәр рус һәм татар телләрендә чыгып килгән газета- журналларда Казан большевикларының татар интеллигенциясенә уңай йогынтысын, җитәкчелек ролен яктырткан бик кыйммәтле материаллар бар. Бу мәкаләдә без журнал укучыларын архив материаллары һәм 1905—10 елларда чыккан вакытлы матбугатта очраган кайбер кыйммәтле мәгълүматлар белән.та- ныштырмакчы булабыз. «Камско-Волжская Речь» газетасының 1909—1910 елларда чыккан саннарында татар әдәбияты, татар культурасы турында «Гассан» псевдонимы белән басылган күп кенә мәкаләләр бар. Эзләнүләрдән соң бу мәкаләләрнең X. Ямашевның якын дусты, партиянең Казан комитеты члены, күренекле революционер Галимҗан Сәйфетдинов каләме белән язылуы ачыкланды. Кара реакция елларында, партиянең башка членнары кебек үк, Г. Сәйфетди- нов га тирән подпольеда яшеренеп яшәогә мәҗбүр булган һәм шуңа күрә ул мәкаләләрен псевдоним белән генә бастыра алган1 . Г Сәйфетдиновның мәкаләләренә күбесе татар театры, татар драма т\ ргиясе мәсьәләләренә багышлан: IH. һәм бу бик табигый да. Га ь авыр шартларда формалашка i шь татар театрына мөмкин б\.1 ан барлык чаралар белән ярдәм Тарихчылар «Баязитов», «Баязит» псевдонимнары да Г. Сәйфетдиновныкы Дн.^Ш итүне, аны яклауны Г. Сәйфетдинов партия эше, үзенең намус эше санаган. Зур газаплар белән оешкан бу театр таркалмасын, алдынгы карашлы, талантлы артистлар ялгыш юлга тәгәрәмәсеннәр өчен Г. Сәйфетдинов күп көч, энергия куя, демократик интеллигенцияне 1905 ел революциясенең байрагын түбән төшермәскә, пычратмаска чакыра. Реакция елларында буржуазиянең сатлык ялчылары театр сәнгатен үз кулларына алырга, аны изүче сыйныфлар файдасына хезмәт иттерергә тырышалар. 1909 елның башларында Айтуганов дигән бер бәндә бернинди әхлак рамкаларына сыймаслык кичәләр оештыра һәм газета битләрендә татар спектакльләре оештыручы алдынгы фикерле яшьләргә каршы ачык хат белән чыга. Казан большевиклары оешмасы мондый типларга кискен отпор бирә, халык массаларына аларның чын йөзен ача. «Камско-Волжская Речь» газетасының 1909 елның 25 январь санында «Татарин-театрал» имзасы белән «Татар кичәсе» исемле бер мәкалә басылып чыга. Мәкаләдә әлеге Айтуганов дигән бәндә төрле әхлаксыз кичәләр оештыруда, яшьләрне мораль яктан бозуда гаепләнә. Мәкалә авторы реакция режимы хөкем сөргәнгә күрә генә Айтуганов кебек пычрак җаннарга юл бирелгәнен искәртеп китә. Апрель аенда чыккан «Татар драмасы» исемле икенче бер мәкаләсендә «Татарин-театрал», татар театр сәнгате материаль байлык, кесә калынайту турында гына кайгыртучы тупас дилетантлар кулына күчә, дип ачына. Автор «Шәрык клубы» нинди дә булса алдынгы ю. .< ә.- № 12 U5 К 146 идеяләрне, фикерләрне үткәрүдән ерак тора, ди, аны начар идеяле драма әсәрләрен куюда гаепли. Шунысы кызык: «Шәрык клубы»ның эшчәнлегенә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукан да бу елларда нәкъ шундый ук бәя бирә. «Камско-Волжская Речь» газетасының 1909 елның 24 май санында Г. Сәйфетдинов «Сәйяр» труппасының спектакльләре турында зур рецензия белән чыга. 22 майда Казан шәһәрендә «Сәйяр» труппасы Г. Камалның «Кызганыч бала», И. Казаковның «Казанга сәяхәт» исемле пьесаларын куя. «Кызганыч бала» пьесасында'купең Хәлил бәк образын Кареев уңышлы башкарды. Хатынкызлардан Шәфика ролен бик гүзәл башкарган Гыйззәтулли- наны билгеләп үтәргә кирәк»,— дип яза рецензент. С. Ахмерова җитәкчелегендәге үзешчән драма труппасының эше белән дә Г. Сәйфетдинов даими танышып бара. Шуны да әйтергә кирәк: бу труппа татар театр сәнгатен үстерүгә әллә ни зур өлеш кертә алмый, оешып берничә ай эшләгәч тә, таркала. «КамскоВолжская Речь» газетасының 7 һәм 24 июнь (1909) саннарында басылган мәкаләләрендә Г. Сәйфетдинов С. Ахмерова җитәкчелегендәге драма труппасының эшчәнлегенә анализ ясый, труппаны таркатуга китергән сәбәпләрне күрсәтә. Андый сәбәпләр итеп ул артистларның (берничәсеннән башкасының) профессиональ осталыклары җитмәүне һәм репертуарның «Мәхәббәт бәласе» кебек идея ягыннан түбән эчтәлекле әсәрләр белән чүпләнүен саный. Ахырдан «моннан тыш, бу көннәрдә (Казанда) тамашачыларның мәхәббәтен яулап өлгергән («Сәйяр») күчмә труппаның гастрольләре бара иде, шуның өчен дә драма труппасына аның белән ярышу бик кыен иде», — ди. Казан большевиклары, демократик татар интеллигенциясенә, алдынгы татар культурасына бәйле мәкаләләр язуны гына юнәлеш бирү, уңай йогынты ясауның бердәнбер формасы итеп санамаганнар, билгеле. Бу юлда алар мөм- кип булган барлык чаралардан киң файдаланганнар. 1909 елның март башында Сәүдә хезмәткәрләре җәмгыяте үзенең председателе большевик В. А. Александровка Н. В. Гогольнең 100 еллык юбилее хөрмәтенә әдәби-музы- каль кичә оештыру эшен йөкли. Рус һәм татар телләрендә үткәрелгән бу кичәдә бик күп татар приказчиклары да катнаша. С. Рәмиев татар телендә үз әсәрләрен һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый. Газетадагы хәбәрләргә караганда, тамашачылар кичәдән бик канәгать булганнар, кичәнең җитәкчеләренә зур рәхмәт белдергәннәр, киләчәктә дә шундый ук кичәләр оештыруны үтенгәннәр. Безгә билгеле булганча, бу елларда С. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Коләхметов белән дус була, якын элемтәдә яши. Кем белә, 20 мартта үткәрелгән кичәдә С. Рәмиев алар исеменнән дә чыгыш ясагандыр. Бәлки, бу кичәдә Тукай да катнашкандыр. Ничек кенә булмасын, бер нәрсә бик ачык: большевиклар алдынгы татар интеллигенциясе белән тыгыз элемтәдә булганнар, халык массаларын царизмга каршы көрәшкә хәзерләү эшендә татар интеллигенциясеннән дә файдаланганнар. Г. Сәйфетдинов һәм башка большевиклар җирле халыкларны интернационализм рухында тәрбияләүгә зур әһәмият биргәннәр. Бу яктан Г. Сәйфетдиновның «Камско- Волжская Речь» газетасының 26 май (1909) санында басылган ««йолдыз» — «прогрессив» газета» исемле мәкаләсе аеруча характерлы. Бу мәкаләдә ул «йолдыз» газетасын һәм аның редакторы Һади Максудины татар халкының артта калган өлешендә милли дошманлык хисләре кабызырга маташуда гаепли, газетаның бу эшен мәгънәсезлек һәм түбәнлек дип бәяли. Газетаның шул ук санында, Г. Сәйфетдинов мәкаләсе белән янәшә үк, «Н. Г.» имзасы белән «Аклану урынсыз» исемле икенче бер мәкалә дә чыккан. Анда «йолдыз» газетасының икейөзле динчеләр интересын яклавы әйтелә, мәкалә «кү- ю* 147 рәсең, массаларны дини куркыту белән сәүдә итәргә җайлы вакытлар җиткәндер», дигән сүзләр белән тәмамлана. «Ы. Г.»иың «С. Максуди европалылариың карашын үзгәртеп корырга кирәк дип саный» исемле икенче мәкаләсе дә бик кызыклы. Автор агалыэнеле Максудиларның буржуазия ялчылары булуларын фаш итә, Дәүләт Думасы члены С. Мак- судиның европалыларга акыл сатып маташуыннан көлә. Буржуазия ялчыларының чын йөзләрен ачып салган мондый рухтагы мәкаләләр эзсез генә югалмаган, билгеле. Алар укучылар аңында тирән эз калдырган. Мәсәлән, халык шагыйре Г. Тукай атаклы «Яңа Кисекбаш яхут Печән базары» поэмасында С. Максудины байлар ялчысы, Печән базары маклерларының типик бер вәкиле итеп сурәтли. Большевиклар укучыларның игътибарын татар тормышындагы күп кенә социаль мәсьәләләргә дә юнәлдергәннәр. «Камско-Волжская Речь» газетасының 21 ноябрь (1909) санында Г. Сәйфетдинов «Мөселманнар игътибарына» исемле бер мәкалә белән чыга. Бу мәкаләсендә күренекле революционер татар балалары арасында авырулар, үлүчеләр күп булуын әйтә, татарларда медицина фәненең бөтенләй булмавына туктала, бу эштә руслардан өйрәнергә чакыра. «Татарлар өчен укытучылар хәзерләү мәктәпләре кирәклек мәсьәләсе турында» исемле мәкаләсендә Г. Сәйфетдинов җирле халыкларның аңкул.ьтура дәрәҗәләрен күтәрү өчен берни дә эшләмәүдә царизмны гаепли. Галимҗан Сәйфетдинов вакытлы татар матбугаты тууны шатланып каршылый, матбугат органнарының эше белән даими рәвештә танышып бара, татар телендә чыккан һәр га- зетажурналга үткен-үткен характеристикалар бирә. Аның язуынча, «Вакыт» газетасы юнәлеше буенча октябристларга якын тора, «бу газета, эре капиталистлар тарафыннан чыгарылганга күрә, уңнарга караганда, суллар белән күбрәк көрәшә, чөнки татар пролетариаты арасында социалистик идеяләр таралудан курка». Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр халык шагыйренең «Вакыт» газетасына эшкә кермәвенә гаҗәпләнгәннәрен белдерәләр. Кем белә, Г. Тукайның «Вакыт» газетасында ~ эшләүдән баш тартуында Г. Сәйфетдинов мәкаләсенең дә билгеле бер роле булгандыр. Демократик матбугат органы «Әльислах»ка Г. Сәйфетдинов югары бәя бирә. «Журнал кыю рәвештә искелек калдыкларына, караңгылыкка каршы көрәшә. Аның төп укучылары — демократик карашлы татар яшьләре» \— ди ул. Мәкаләдә, бик ачык итеп, газета түгел, «Әльислах» исемле журнал чыгуы турында әйтелгән. Моңарчы андый исемдәге журнал чыгуы безгә билгеле түгел иде. Кем чыгарган аны? Г. Тукай, Г. Камал һәм Г. Ибраһимов катнашында Ф. Әмирхан һәм В. Бәхтия- ров чыгарган «Әльислах» газетасы белән бу журнал арасында нинди дә булса бәйләнеш бармы икән? «Камско-Волжская Речь» газетасының 17 апрель (1909) санында материаль байлыклар җитмәү сәбәпле «Әльислах» газетасы чыгудан туктала дигән белдерү бар. Ләкин, берничә көн үтүгә, 22 апрельдә газета, «Әльислах» газетасы материаль средстволар җитмәгәнгә күрә чыгудан тукталмады, сотрудниклар газета урынына шул ук исемдәге журнал чыгарырга уйлыйлар, дигән икенче бер белдерү дә биргән. Димәк, «Әльислах» газетасы белән «Әльислах» журналы арасында бәйләнеш бар икән. Берсе ябылгач, икенчесе чыгарыла башлаган. Югарыда саналган бу материалларга нигезләнеп, без реакция елларында да Казан большевиклары алдынгы татар интеллигенциясе белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр, аларга һәрвакыт ярдәм итеп, юнәлеш биреп торганнар дип, ышанып әйтә алабыз.