КАЛӘМДӘШ ДУСТЫБЫЗ СИБГАТ!
Сиңа, лирик шагыйрьгә, яфрак өстенә кунган чык тамчысы өчен дә, басуларны һәм бәрәңге бакчаларын сугарып яңгыр үткәнгә дә балалар кебек куана белүче нечкә күңелле художникка, вакыт щиле кагылмас дип уйлап йөри идек, кагыла икән, әй! Менә сиңа да 50 яшь тулды. Кешеләргә кагыла торган бөтен щилләргә йөзеңне ачып, заманыбызның кояшлы иртәләрен сәламләп, борчулары булганда кисәтеп, барлык тәрәзәләрне кояш ягына борып, күршең Сәләхи кебек, хәсрәтле башыңны артка ташлап һәм әмиргә «үзеңнән ямь өстәп» яши белүең, дөресен әйткәндә, синең дөньяга килүеңнең, дөньяда кеше һәм шагыйрь булып яшәвеңнең төп мәгънәсе нәкъ әнә шунда түгелме соң! Ә бит бу — бары тик чын шагыйрьләргә генә тия торган өлеш. Ищадиятеңнең әле башлангыч чорында ук син үз көчеңә чын ирләрчә ышанып: «йөрәкләрдә яткан энҗеләрне Эзләп таба торган көчем бар», — дип язган идең. Шуннан соңгы намуслы шщат эшеңдә син бу көчеңне — лирик поэзия өлкәсендә булсын, гражданлык хисләре белән сугарылган зур шигъри сүз әйтепме кирәк, халкыбызның күңел хәзинәсе булып әверелгән күп санлы матур щырларың белән һәм, ниһаять, әдәбиятыбызның киләчәген күздә тотып, яшьләргә биргән акыллы киңәшләрең белән расладың. Бай эчтәлекле әдәби ищатың белән бергә, без сине, Сибгат дус, актив щәмәгать эшлеклесе итеп тә якын күрәбез. Язучылар СоюС 3пЬ^Ь^й СайЛаНгаН °РганнаРЬ1нда — идарә члены буларак һәм редколлегия члены сыйфатында — син алып барган көндәлек эшләр яшь шагыйрьләр белән армый-талмый эшләвең, Шәһәр Советы депутаты, суд утырышчысы буларак, тормышыбызның конкрет мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуларың оешмабызның абруен кү- тәрә торган дәрәоцәле эшләр булды. Синең шушы эшчәнлек нигезендә туган күа санлы шигырьләрең иҗатны тормыш белән бәйли белүнең никадәр нәтиҗәле булуының матур бер үрнәге. Ниһаять, Тукай исемен мәңгеләштерү буенча башкарган эшПар атта кыңгырау уйнатып, безнең Тукаебыз килгән юл, уйлану һәм ачыну белән Галиасгар Камал килгән юл, данлыклы Казан арты юлы безнең әдәбиятыбызга менә сине дә алып килде, һәм без, каләмдәш иптәшләрең, бүген, үзеңә 50 яшь, иҗади эшчә илегеңә 30 ел тулу уңае белән, сине чын күңелдән котлыйбыз һәм синең белән бергә, синең нечкә лирикаңның, бөек Ленин исеме белән бәйләнешле героик романтикаңның, синең матур эшчәнлегең- нең бәйрәмен итәбез. Ә калганын... калганын синең үз сүзләрең белән очлыйсы килә: ...Кемнәр генә юк бу мәҗлестә: ■ Юлдан арып кайткан шоферларның Бокалына, әйдә, өстә бал. Фермалардан килгән кызлар монда, Илне сөендергән осталар. Мондый кешеләр белән бер табында Утырырга язсын тагын да. Әйе, шулай булсын, Сибгат дус! Илленең өске ягыннан башланып китә торган юлларда да без, кешеләргә кагылуы мөмкин булган бөтен җилләргә йөзләребезне ачып, чыклы иртәләрне һәм моңсу шәфәкъләрне җырлап, чын шагыйрьләр һәм чын кешеләрчә, башны югары тотып барыйк.
Синең каләмдәш дусларың.
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР ИСӘНМЕСЕЗ, ГӨЛЛӘР...
ep күрергә күптән уйлап йөргән Көннәрнең мин барам каршына. Исәнмесез, көннәр, Исәнмесез, гөлләр... Мин карарга белмим кайсына. Гөлләргә кул бирәм, Көннәргә юл бирәм, Көн алшына, дөнья алшына. Ул көннәргә килеп җитәр өчен Мин кайчаннан бирле ашыктым. Исәнмесез, дуслар, Исәнмесез, кошлар... Мин гашыйкмын, җиргә гашыйкмын. Дусларга кул бирәм, Кошларга юл бирәм, Нинди аяз, нинди ачык көн... 108 СИБГАТ ХӘКИМ УЗДЫ СЪЕЗД Узды съезд, бер үк чакта гүя Ул заводта барды, ул кырда... Колагын сак тотып тыңлады җир, Тыңлады җир төрле дулкында. Үз дулкыным минем — лирик дулкын, Әллә инде миллион санда ул... Кирәк икән бөтен төштән ала, Күптән эшли, күптән залда ул. Зал белән ул күтәрелә, шаулый, Тынып кала тагын — залда тын. Ун миллионлы данлы армиянең Күрәм кебек һәрбер солдатын. Сөйләүчеләр уйнамады монда Яна залга купшы сүз атып; Узды съезд илләр, кешеләрнең Бар язмышын бергә кузгатып. Нәкъ уртага салып сөйләшергә, Күрсәтергә кыйды, базды ул; Хәтерләтте җирне юып үткән, Бәйрәменә килгән язны ул. ИЛДӘ СЪЕЗД БАРГАН КӨННӘР ИДЕ лдә съезд барган көннәр иде... Запасымны юлга күп алдым. Ни өчендер мин үземнең шул чак Юлда булуыма куандым. Баулы белән Әлмәт һәм Азнакай... Көзге җилләр бигрәк зәһәрләр... Зур һөҗүмгә күчкән полкларны Искә төшерә бу яшь шәһәрләр. Ике республика көен көйләп, Язмышыннан риза Ык ага... Зәңгәрлекләр эченә ярып кер син, Ярты юлда, гомерем, туктама. 109 Әй,* сөйләде шофер: кайда нефть, *\аида известь, кайда ташлары... лле чакрым... юк, бер илле елга -УЛ алгарак илтеп ташлады... Сине илтә синең укучылар! Синдә генә, синдә бар гаеп... Вагаерга бирмәс бу кешеләр, Бу чорда син кара вагаеп... ӘЛЕ ҺАМАН КУРКЫП УЯНАМЫН ^ле һаман куркып уянамын Төшемдә мин төшеп әсиргә. Нигә мине эзәрлекли сугыш, Саныймы ул таза, яшь иргә? Тулы килеш яшьлегемне салдым, Күпләр хәтта салды башларын... Нигә мине эзәрлекли сугыш, Шулмы җитми, шулмы аз тагын? Сугышсыз бер илле ел яшәүне Нык беркеткән идек хыялга... Нигә мине эзәрлекли сугыш, Әйтерсең лә хаксыз мин ялга? Хафалана, беләм, борчыла җир, Ул уята мине, ул дәшеп... Җан урынында түгел, җир үзе дә Килә төсле яңа урнашып. ШАГЫЙРЬ Л к чәчләрен аның син санама, Паспортыннан яшен карама. Гашыйк безнең шушы тормышка ул, Гашыйк хәтта яшел карага. Октябрьдә ромашканы сагына, Күбрәк сагына, ахры, ландышны... Ыкта йөри үзе, шуннан тоя Ул съездда барган алкышны. Гөләпләрне сыйпап-сыйпап үтә, Сыйпап үтә һәрбер баланны, Әйдә, тизрәк теле ачылсын, дип, Сөйләштерә кебек балаңны... Ут яга да өстеиә үк иелә, Күзенә үк керә утның ул. Менә хәзер утка авар төсле, Янар төсле, ала котны ул. Камышларын тыңлый Ык буеның, Иле белән күңле, Ык белән. 110 Каләмен ул утка манып яза, Шигырьләрен яза ут белән. Бөтенесе шунда гына кебек, Әй, актара утны, актара... Балаларча үзе, әй, шатлана: Киләчәккә язган хат бара... МАРИ КАРТЫ ФИЛИПП />елмини, ник аны белмәскә? Филиппмы? Атаклы Филипп ул. Авылда күп иде дуслары, йөреде безгә дә килеп ул. Яраткан кешесе — Хәйрулла. Егет чак... Урман һәм сумала. Салларда акканнар бергәләп, Бергәләп батканнар суга да. Хәйрулла тумыштан марида, Ул күбрәк шул якта көн итте. Имештер: язгы бер ташуда Үлемнән коткарган Филиппны. — Ай үтте, ел үтте, Хәйрулла Барыйм да бер кунак булыйм, дип. Син бәлки уйлап та куйгансың: Бу мари үлгәндер — кулыйн1 , дип. Юк әле, кулыйнга иртәрәк, Онытмас, сагай хет сагайма... Мин сине үлгәч тә табармын... Зиратта — шул бакчасарайда. Самовар, кыстыбый өстәлдә: — Күч2 , әйдә, ризыктан күч, ага... Татарча башланган җырлары Күп вакыт марича очлана. Кызмача чагында Филиппның Юк гүя биюдә тиңдәше; Аяклар бер төштә тик тора, Әз генә селкенә иңбашы... Бииләр, өең тар димиләр, Башлары тисә дә түшәмгә. Күңелне алар киң тоталар, Ә бездән килми ул, көчәнмә. Гомерендә ул ничә мәртәбә Озата, кул бирә, аерыла... Дустының кайчан да үләрен Төштә дә күрмәде Хәйрулла. 1 Кулыйн — үлгән. 2 Күч— аша, рәхим ит. Көннәрнең берендә чакырып, Урманнар ягыннан җил дәште. Җолалар башка дип тормады, Филиппны Хәйрул да җирләште. Итеген, бишмәтен кигезеп, Янына бияләй салдылар; Аида да эшләми ятмас ул, Әйтерсең, яңадан сал куар... Филиппның кабере өстенә Ак булып, пакь булып кар төште. Төн буе тирәкләр юатты Тәбәнәк бөдерә артышны. УЛ КАЙТАРЫП БИРДЕ ӘҖӘТНЕ Нәкый Исәнбәткә. Аирәк җирдә, бик тиешле төштә Телгә алыйк әле халыкны. Исәнбәткә килсәк, халыкның ул Әкиятеннән гүя калыкты. Авыл саен йөреп, җырын алган, Мәкальләрне, төрле мәзәкне. Үз вактында һәм артыгы белән Ул кайтарып бирде әҗәтне. ЧАКМАЛАР Шагыйрь белән халык йөрәген мин Охшатамын ике чакмага: Очрашсалар бергә, очкын оча, Җырга күчә, илдә саклана.