КАЛӘМ ОСТАСЫ
Татар совет әдәбияты тарихында якты эз калдырган, кырык елга якын иҗат гомерен совет халкына хезмәт итүгә багышлаган күренекле язучы Кави Нәҗми 1915 елда ук инде «Сүз» исемле шигырендә болай дип язган: И минем телдә курыкмас утлы сүз булса v нде ’ уктан үткен сүзләр илә йөрәгем тулса иде. Чәчәр идем бу җиһанга ут белән ялкынны мин, Уятыр идем изелгән, йоклаган халкымны мин ’. «Уктан үткен сүзләр» белән халыкны уяту теләге — Кави Нәҗминең кулъязмалары арасында сакланган беренче шигырьләре өчен хас булган төп сыйфат. Якалыкка, яктылыкка омтылу, иске тормышның авыр картиналарын сурәтләү, азатлык өчен көрәш мотивлары Кави Нәҗминең Октябрь революциясе елларында язган әсәрләренең төп эчтәлеген билгели. Нинди генә темага язса да көрәш мотивы Кави Нәҗмидә һәрвакыт үзәктә тора. Бу мотив шигырьләрдән аның проза әсәрләренә килеп керә һәм үзенең тагын да көчлерәк яңгырашын таба. Кави Нәҗми 20 нче елларда зур активлык белән эшли. «Безнең юл», «Кызыл шәрык яшьләре», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында, «Кызыл Татарстан», «Кызылармеец», «Безнең байрак» газеталарында аның бик күп шигырьләре, хикәяләре, публицистик мәкаләләре 1 К. Нәҗми. Әсәрләр, II том, 7 бит. ОСТАСЫ басылып чыга. Ул күтәргән мәсьәләләр буенча да, аның иҗаты турында да матбугат битләрендә бәхәсләр куба, тәнкыйть мәкаләләре языла. Бу елларда ул Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында әдәбиятка -килгән яшь язучыларны әдәби күмәкләргә оештыруда актив катнаша һәм озакламыйча аларның иң эшлекле җитәкчеләреннән берсе булып китә. Ул әдәбиятта буржуаз милләтчелеккә, милли чикләнгәнлеккә каршы көрәшнең уртасында тора. Катлаулы эзләнүләр, каршылыкла'р аша формалашып килүче Кави Нәҗми үз стиле белән үк укучыларның игътибарын тарта. Ул тарихиреволюцион темаларга язса да, үз чорының актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыкса да, аларны яңача сурәтләргә омтыла, иң гади вакыйгаларны тасвирлауда да җанлы детальләр, оригиналь эпитет һәм метафоралар, оста һәм үткен чагыштырулар таба. 1927 елда тәнкыйтьче Гомәр Гали «Хәзерге әдәбият» исемле мәкаләсендә Кави Нәҗминең «сүз диңгезенә ия булуын» ачык билгеләп үтә. «Кави Нәҗми үзенең шул сүз байлыгын матур иттереп, кеше сокланырлык -итеп агыза белә», — д» Г. Гали. «Ул каләмнең беренче төп хосусияте дә әнә шунда. Кави Нәҗмине башка бик күп язучылардан аерган икенче хосусиятне дә, аның образларга, оригиналь образларга байлыгын да әнә шул тел белүгә бик якын иттереп бәйләп була. Ләкин монда икенче .момент — тагын да зуррак момент катнаша: ул — Т 96 Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова. Ялта. 1931 ел. Кави Нәҗминең үзе яза торган тормышның бөтен ваклыкларына чаклы белүендә» Чыннан да, Кави Нәҗминең күпчелек хикәяләрендә сурәтләү чараларының геройларның психологиясенә бик ятыш булуы күренә. Менә «Чыныгу» исемле хикәядә Йосыфны озату күренеше. «Өйдә торсам, Колчак армиясенә тотып алачаклар, үзебезнекеләр ягына чыгарга кирәк», — дигән фикергә килә Йосыф һәм авыру хатынын, семьясын калдырып китә. Аиы озаткач, «Хәмдия апай өйгә кергәндә инде кызгылт шәфәкъ яктысы, кечкенә тәрәзәләрнең пыялалары аркылы үтеп, мунчала очлары асылган стеналарга кайгылы шәүлә булып яткан иде». Шушы бер җөмлә ялгыз карчыкның да, авыру хатынның да бөтен хәлен күз алдыпа китереп бастыра һәм алар турында инде башка сүзләрнең кирәге калмый. Яки Миңлебикә карчыкны алыйк. Төрмәдәге улын күрү 1 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1927 ел, 9 апрель. өчен кайларга һәм кемнәргә генә бармый ул. Тик аның бөтен өметләре җимерелә. «Муллага, түрәләргә текәлгән СОҢГЫ ЫШЭНЫЧ ТЗ ҖЫСР' чыклы бит буйлап тәгәрәүче ачы күз яшьләре белән бергә йотылды...» дигән соңгы җөмлә «Миңлебикә ко- .дагыйның кайгысы» нсемле хикәянең бөтен эчтәлегенә йомгак ясый. Геройның сурәтләнә торган моменттагы хәлен күрсәтү өчен Кави Нәҗми киңәйтелгән чагыштырулардан бик оста файдалана. «Якты сукмак» повестеннан авыр сынау алдында калган яшь кыз Мәдинәне күз алдына китерик. «Кайчандыр Мәдинә, Казан крепостена каршы музейга кереп, тере хайваннар бүлегендә, пыяла ящикка салынган зур бер еланны күргән иде. Ул еланның да күзләре яшькелт. Алдына тере ак тычкан куйганнар. Елан, тук булгангамы, әллә ак тычканның барыбер яшиктан котыла алмаслы- лына ышангангамы, никтер тычканга тими. Яшькелт күзләрен тычкан гәүдәсенә текәгән килеш, искиткеч тынычлык белән аның йөрешен күзәтә... Тычкан исә куркудан дерелди. Пыялага йомшак төкле борынын төртеп, еш-еш сулыш ала. Мәдинә үзенең хәзерге хәлен дә шуңа охшатты...» Ә вакыйгаларны болай тәфсилләп торуның кирәге булмаганда, язучы: «Еллар, пароход койрыгы янында тимгелләнгән дулкыннар төсле кайнап, артка чумдылар», — дия дә, геройның хәзерге хәлен тасвирлауга керешә... 1957—1960 елларда, безгә, Сәрвәр ханым Әдһәмова белән бергә, язучының дүрт томлыгын матбугатка чыгару өчен хәзерләргә туры килде. Кави Нәҗминең шәхси архивында саклана торган күп кенә кулъязма материалларны, газета һәм журнал битләрендә, язучының үзенең китапларында басылган әсәрләрне тикшереп, шулар арасыннан бүгенге көн өчен дә әһәмиятле һәм язучының иҗат юлын, шулай ук татар совет әдәбиятының үсешен күз алдына китерергә ярдәм итәрлек әсәрләрне сайларга, аларны, язучының иң соңгы төзәтүләрен искә алып, томнарга тупларга кирәк булды. Менә шул процесста Кави Нәҗминең үзе яз- 97 7. »с. ә." № 12. ган һәр сүзгә гаять таләпчәнлеге, һәрбер тарихи фактны дөрес чагылдырырга омтылганлыгы гаҗәп дәрәҗәдә ачык күренде. Аның һәр хикәясе яки шигыре диярлек кабат-ка- бат төзәтелгән, аларга һәр басма саен редакцион үзгәртүләр кертелә барган. Кулъязмалар арасында Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрнең төрле архивларындагы материаллардан күчермәләр, тарихи вакыйгалар һәм аларда катнашкан кешеләр турында язмалар, күп саплы хатлар бар. Алар барысы да язучыга материал булып хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында Кави Нәҗминең иҗат активлыгы тагын да үсә. Партия сүзен гади һәм аңлаешлы итеп тизрәк халыкка җиткерү, халыкны азатлык сугышына мобилизацияләү теләге белән Кави Нәҗми дә бу елларда зур энергия, иҗади күтәренкелек белән яңадан поэзия өлкәсендә эшли. Сугышның беренче көннәрендә үк патриот язучының ялкынлы сүзе яңгырый — «Фашизмга үлем!». Бу елларда ул үзенең күп кенә шигырьләрен, «Хәят апа», «Фәридә», «Сагыну хаты», «Снайпер Мәрдән» кебек поэмаларын, ялкынлы публицистик әсәрләрен яза һәм алар республика матбугатында, фронт газеталарында басылып чыгалар. Кави Нәҗминең бөтен иҗат юлы буенча кызыл җеп булып сузылып килгән идея — рус, татар һәм СССРдагы башка халыкларның ленинчыл дуслыгы идеясе. Бу идея Бөек Ватан сугышы елларында язган төрле жанрдагы әсәрләрендә аеруча зур көч белән яңгырый. Татар халкының азатлык өчен көрәшен һәм социалистик революциягә килүен сурәтләгән зур эпик әсәр — «Язгы җилләр» исемле та- рихиреволюцион романда бу идея үзенең тагын да югарырак чагылышын таба. Дөрес, «Язгы җилләр» романы матбугатка чыкканга кадәр байтак еллар элек үк инде, язучы татар халкының революцион көрәш тарихы белән ныклап кызыксына, аның турында поэтик һәм прозаик әсәрләр яза. Әмма бу роман Кави Нәҗминең зур тормыш тәҗрибәсенең, логик фикерләү һәм сәнгатьчә күзаллау осталыгының иң югары җитлеккән дәрәҗәдә чагылуы булды. Кави Нәҗми «Язгы җилләр»гә кадәрге иҗади эшчәнлегендә тормышны бөтен тирәнлеге һәм катлау- лылыгы белән тасвирлап бирү юлларын эзләде. Аның язучы буларак осталыгы татар совет прозасы белән бергә үсте, һәм ул үзе дә шул прозаның үсеш процессына билгеле дәрәҗәдә йогынты ясады, ягъни әдәбиятның һәм язучының үсүе бергә барды. 20 нче елларда, башка кайбер яшь язучыларның әсәрләрендәге кебек, аның хикәяләрендә дә вакыйга һәм эпизодларның кино кадрлары алышынган тизлек белән алышынуы, үзгәрүе, ныклы сюжет сызыгына сыеша алмавы күренә иде. Соңрак ул тормышның катлаулы эчтәлеген мондый юл белән тулы сурәтләп бирү мөмкин түгеллеген ачык аңлый башлый. А. М. Горький- ның 1928 елның августында язган мәгълүм хаты аңа аерата зур тәэсир ясый. Ләкин шуның белән бергә, геройларның психологиясе шактый тулы ачылган һәм вакыйгалары эзлекле сюжетка салынган «Яр буендагы учаклар», «Кояшлы яңгыр» повестьларында да, шулай ук соңыннан «Язгы җилләр»гә аерым бүлек һәм эпизодлар булып кергән төрле хикәяләрдә дә («Солдат хатлары», «Суфия», «Претензия», «Гауптвах- тада» һ. б.) әнә шул өзеклек, «ки- но»лык элементлары сизелә. Язучы үзе дә бу кимчелекне яхшы төшенә һәм әсәрләрендә сюжетның да, композициянең дә төзек булуьь на, автор сөйләменең һәм диалогларның аныклыгына игътибарын көчәйтә, чагыштыруларның да мәгънә ягыннан эчтәлеген арттыра бара. Аның хикәяләрендә төп теманы ачуга комачаулый торган артык детальләр дә азая. Тормышны киң колач белән сурәтләү, геройларның психологиясенә тирән үтеп керү белән бәйле рәвештә, аның иҗатында эпиклык сыйфаты һаман көчәя килә. ВКП(б) Үзәк Комитетының Татарстан язучылары һәм тарихчылары алдына «чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга һәм 98 алпавытлар, капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССРдагы башка халыкларның бергәләшеп көрәшүләре тарихын» күрсәтү бурычын куйган 1944 елның 9 август карары Кавн Нәҗмигә «Язгы җилләр»не'тәмамлаудагы иң авыр һәм катлаулы иҗат процессы вакытында юл күрсәткеч якты маяк булды. Ул үзе дә: «Мин шул бурычны сәләтем, көчем, белемем җиткән чамада үтәргә омтылдым» — дип белдерде. Ә ул катлаулы һәм җаваплы бурычны безнең илдә социализмның җиңүен тәэмин иткән сыйнфый көчләрне тирәнтен аңлау һәм күрсәтә белү белән генә, дөрес тарихи анализны сәнгать чынлыгы белән тыгыз бәйли белгәндә генә үтәргә мөмкин иде. Билгеле булганча, роман матбугатта чыккан елларда кайбер милли әдәбиятларда байтак кына тарихи әсәрләр, эшчеләр һәм кре- стьяннарның азатлык өчен көрәшүләрен сурәтләүгә караганда, бик ерак тарихны, ханнар һәм патшалар тормышын тасвирлауга теләбрәк багышланалар иде. Кави Нәҗминең романы сурәтләнгән эпохасы һәм геройлары белән дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да яңалык алып килүче әсәр булып кабул ителде. Кави Нәҗми татар халкының киләчәк бәхетен ачып җибәргән бөек революцион үзгәреш чорындагы тарихи юлын, татар эшчеләренең политик аңы уянуын һәм аларның рус пролетариаты белән бергә азатлык яулап алуын реалистик тасвирлады. Бу китап Мостафа һәм Гәрәй Сәүбановлар, Нәсимә һәм Хәсән Айвазовлар йөзендә Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәрендә иске тормышны җимереп яңага аяк баскан татар пролетариатының Гомумиләштерелгән портретын бирдс. «Язгы җилләр» романы язучы тарафыннан башта аерым китап итеп планлаштырылган булса да, анда сурәтләнгән вакыйгаларның үсеше кайбер геройларның яңа шартларда да ачылуын таләп итә. Роман язу өчен дип тупланган материаллар да, әле «Язгы җилләр» тәмамланудан байтак еллар элек үк, авторны тагын бер яңа әсәр язуга этәрәләр. Кави Нәҗ-ми үзе үк Сәрвәр Әдһәмова- га язган бер хатында бу турыда: «Мин хәзер генә аңлап җиттем: «Гарнизон» («Язгы җилләр»нең элекке исемнәреннән берсе.— Н. Г.) өчен егерме еллап эшләрлек, үзләштерерлек материал җыйганмын икән. Хәзер шуны кысам, кешеләр, вакыйгалар санын әзәйтәм, ләкин шунда да бик күп кала әле. Күз күрер, бәлки соңыннан алар үзләре тагын бер әсәргә кереп урнашырлар» 2 , — дип язган иде. «Язгы җилләр»не тәмамлау белән үк Кави Нәҗми яңа әсәре өстендә эшли башлый. Бу факт язучының шәхси архивындагы кулъязмаларында да, шулай ук алар арасында сакланган бер хатның караламасында да күренә. Кави Нәҗми 1948 елда СССР Совет Язучылары Союзының генеральный секретаре А. Фадеев исеменә язган бу хатында яңа романы өстендә ныклап эшләү өчен үзен «Совет әдәбияты» журналының редакторлыгы хезмәтеннән азат итүне һәм «роман сюжеты өчен кирәкле объектларны ныграк өйрәнү» максаты белән берничә айлык иҗат командировкасына җибәрүне сорый. «Яңа романның образлары мине бик күптәннән дулкынландыралар, — 1 К. Нәҗми. Әсәрләр, IV том, 225 2 К- Н ә җ м и. Әсәрләр, IV том, 308 бит. бит. 99 7* Ди ул үзенең хатында. — Бу әсәремдә ’Мин индустриализация фонында, безнең илебез үткән вакыйгалар, бәрелешләр, көрәшләр фонында Ленин милли политикасының тантанасын тасвирларга телим... Минем бу әсәр өстендә тулысынча һәм бөтенләйгә бирелеп эшләвем өчен үземдә чиксез ихтыяҗ тоюымның тагын мондый сәбәбе дә бар: ул минем быел басылган «Язгы җилләр» романыннан оргапик төстә килеп чыга, чөнки бу романда миңа тәмам якын булып киткән кайбер геройларым яңа вакыйгаларда, тагын да катлаулырак шартларда үзләренең язмышлары хәл ителә торган сынаулар аша үтәргә тиешләр...» Бу әсәрнең төрле бүлекләре, аерым хикәяләр төсендә, газета-жур- налларда да басылып киләләр. 1957 елда аларның бер өлеше русчага тәрҗемә ителеп, «На крутых берегах» исемендә «Дружба народов» журналының 5 нче санында да чыга. Аның тәмамланган бүлекләре беренче тапкыр бергә тупланып шул ук елда «Совет әдәбияты» журналының 11 нче санында басылды һәм Кави Нәҗми «Әсәрләр»енең III томына шул текст буенча урнаштырылды. Ләкин Кави Нәҗминең 1957 елның 24 мартында көтмәгәндә үлүе аркасында бу әсәр тәмамланмыйча калды. «Тирән агым» дип исемләнгән бу әсәрдә гражданнар сугышы һәм сугыштан соңгы беренче еллардагы Казан эшчеләре, яшьләре тормышы сурәтләнә һәм, ул язучының прозаик буларак талантының тагын да үскәнлеген бик ачык күрсәтә. Әсәр стильдәге чын реалистик гадилеге, уңай герой образларын тасвирлагандагы матур лиризмы белән көчле. Аның төп геройлары — гади халыкның гади вәкилләре. Болар — яшүсмер егет Рөстәм, эшче хатын-кызлары арасында большевиклар партиясе идеяләрен пропагандалаучы Нәсимә, алтын куллы Матвеич карт, чуваш егете Егор. Сурәтләү чараларында, диалогларда һәм геройларга характеристика бирүләрдә дә язучы яңа буяулар таба. Менә ул чатлама суы.кта көннәр буе азык-төлек көткән чиратларны күрсәтә һәм төркем арасыннан «бер семьяның паегы сыярлык брезент тышлы бияләйләрен шапылдатып, сикергәләп торган» Хәйбүш картны сөйләтә башлый... «Семья паегы сыярлык бияләй» үзе генә дә сугыштан соңгы беренче елларның бөтен авырлыгын күз алдына китереп бастыра. Яки менә шул авыр елларда да Ленинны күрергә, аның белән сөйләшергә дигән ашкынулы хыял белән дәртләнгән Матвеич карт һәм аның үз иптәшләре белән Ленинга бүләк хәзерләве («Буш кул белән барырга күңел тартмый»)... «Тирән агым»да язучы гади совет кешеләренең политик аңы үсүен һәм характерлары формалашуын күрсәтүне игътибар үзәгенә куя. Тәмамланмый калуына карамастан^ әсәр сәнгатьчә эшләнеше, образларының -рельефлы сурәтләнүе, тел- стиль чараларының гаять оста эшкәртелүе белән уңышлы. К. Нәҗми бу әсәрендә, яңа геройлар бирү белән бергә, «Язгы җилләр» романында сурәтләнгән Нәсимә, Хәйбүш карт һәм башка образларны бөтенләй яңа иҗтимагый-политик шартларда үстерә («Көтелмәгән очрашу», «Коралай суыгы» дигән бүлекләр); шулай ук, Мөбәракша, Суфия кебек тискәре типларның да революциядән соңгы язмышын ачыклап үтә («Килмешәк» исемле бүлек). «Тирән агым»да күп кенә геройлар катнаша, төрле вакыйгалар сурәтләнә һәм шул вакыйгалар, геройлар, типлар белән бәйләнештә Рөстәм исемле егет образы ачыла бара. 1918 елда авылдан Казанга, хуҗалык курсларына килгән бу егетнең язмышында язучының үзенең тормыш юлы белән дә аерым охшашлыклар бар... Гомумән, Кави Нәҗминең соңгьГ әсәре булган «Тирән агым» үзенең сурәтләү алымнары һәм тел-стиль чаралары ягыннан ныклап тикшерелергә, өйрәнелергә лаеклы әсәр. Кави Нәҗми үзенең бик күп (мәкаләләрендә һәм чыгышларында язучыларның халык алдында гаять җаваплы булуларын, халык тормышы белән аерылмас бәйләнештә булырга тиешлекләрен әйтә килде. Ул үзе язучы буларак та, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты һәм Татарстан республика Тынычлык яклаучылар комитеты председателе буларак та һәрвакыт халык белән тыгыз бәйләнештә яшәде һәм иҗат итте.