Логотип Казан Утлары
Роман

Утызынчы ел

 ИКЕНЧЕ КИСӘК

20

ашулары белән уйнап һәм вак-төяк күперләрне агызып, апрель инде узып бара. Инде аның соңгы ун көне керде. Инде кырга көтү чыкты. Дөрес, басуда терлек авызына йогарлык шытым заты юк, җир, кар астыннан чыкканнан соң әле исенә килеп җитмәгәндәй, эрер-эремәс әлсерәп ята. Ләкин шулай да терлекләр юанып кайталар һәм кайткач, баскыч төбендә тилмерешеп, ашарга сорап тормыйлар иде. Хәер, торсалар да әллә нишләтер хәл юк, аша- тыласы азык ашатылып беткән, ындырда чәчелеп-коелып калган әрбәлек төпләрен дә тиресе-ние белән ташып бетергәннәр, өй арасындагы көрпә-сарпа, бәрәңге кабыгы ише калдык-постык вак терлектән артмый, атсыер кебек олы тамаклы мал хәзергә, тиздән киләчәк яшел үләнле җәйне көтеп, авылның үз җорлыгы белән әйткәндә, замана хәлләре белән танышып, газет укып торырга мәҗбүр иде. Шулай да «Кызыл йолдыз» колхозы бу мәсьәләдә бөтенләй үк кара- җәяү «калмады. Киткән кулакларның каһәрләп калдырган печән, ару- азык саламнары көтелмәгән дәрәҗәдә бәрәкәтле булып чыкты. Шуны «Чап-куш» Хәллә' күзгә кырып салган кебек үлчәп кенә җибәрә торды. Чәчүгә яраксыз табылган бакыралы солылары бар иде, шуны Ярхәм кулакның җир астына күмеп саклаган һә^м шунлыктан кызып бозыла башлаган арышы белән кушып, сабанга чыгу алдыннан фураж итеп тарттырдылар. Аның янына тагын колхозчыларны берәм-берәм «кән- сәгә» чакыртып, көзен һичшиксез кайтарып бирү шарты белән, бәрәңге җыйдылар. Ничек итсәләр дә иттеләр, сабан сөрәчәк атларга бик үк тән салырга ирек бирмәделәр. Иртәгә сабанга чыгабыз дигән көнне эш атлары, гәрчә киртәне кырып-җимереп, кешнәпажгырып тормасалар да, һәрхәлдә, үз эшләренә ярарлык иделәр. Яшь һәм карт председатель, «Чап-куш» Хәллә һәм, яңа «Ячәйкә абый» буларак, Әптери дә шулар белән бергә үк, иртәгә чәчүгә чыгасы дигән көнне атларны, сбруйларны, ремонттан чыккан сабан-тырмалариы карап йөрделәр. Барысы да үз урынында, барысы да үз эшенә әзер тора иде. Кешеләр белән дә сөйләшкәләп карадылар, беренче мәртәбә күмәк көч белән сабанга чыгуны колхозчылар да «бик кызыксынып көтеп торалар иде. Арада хәтта җор сүз кыстырып, бераз шаяртып алучылар да булгалады. I Ахыры. Башы 7, 8, 9, 10 саннарда. Т 16 — Минем йокы бик каты, егетләр, бер йоклап китсәм, вакытында уяна алмам дип куркам. һәрвакыт сүзне нинди дә булса бер көлкегә китереп терәргә ярата торган Янчык Хәбри, мәсәлән, бу юлы да шулай уенын-чынын бергә кушыбрак башлады да, «Чап-куш» Хәлләгә, аның хәтерсезлегенә ишарә ясарга тырышып, төрттереп әйтеп куйды: — Әллә, мәйтәм, Хәллә абзый, колхоз чутыннан синең баш очына берәр такылдавык ясап куяргамы икән? Штобы Наилә апа җылысына бирелеп, безнең ише кара халык-кара сарыкны онытып җибәрмәскә. Ә син үз чиратыңда озын кара таяк белән без йокы чүлмәкләренең кабыргаларына төртеп йөрер идең. — Югары очлардан сынатмаска кирәк шулай да, — дип бик җитди генә әйтеп куйды өлкән яшьтәге бер агай. Хәзергә әле бригадаларга бүленмәгәннәр һәм андый бүленешләрнең рәтен дә белеп җиткермәгәннәр иде. Кызыксыну катыш тәшвишләнү белән иртәге көнне көтүче гади бер авыл агаеның авызыннан ычкынган бу сүз шулай да Вафинны уйландыру өчен җитә калды: димәк, Югары очлар белән Түбән очлар — берсенең ничек йөрешенә икенчеләре тыныч кына карап кала алмаячак. Әгәр бу, әйтик, эштә дә шулай булса?.. Дөрес, Вафин монда нинди орлык яшеренеп ятканын хәзергә үзе дә ачык кына төшенеп җитми, ләкин күңеле белән сизенә: монда бик хикмәтле бер орлык яшеренеп ята түгелме соң? Ә Түбән очлар белән Югары очлар дөньяда һәрвакыт булачак. Шулай да аерым кешеләрнең баш очына такылдавык куюның кирәге булмады, Хәбри ише «йокы чүлмәк»ләренең булачагын «Чап-куш» Хәллә алдан ук чамалаган икән. Таң атып, көнгә зәңгәрсу яктылык һәм бераз салкынчарак һава тарала башлау белән, гомердә булмаган хәл, колхоз амбарлары ягыннан бик зәһәр итеп чаң сугарга тотындылар. By — җылы урыннарыгыздан әкренләп кузгала башлагыз, дип бирелгән беренче сигнал һәм аны, амбар чатына бау белән асып куйган иске сука калагына сынык кендек белән бәреп, тырышыл-тырышып Җаббар Гайниясе яңгырата иде... Бераздан кайбер морҗалардан сыек зәңгәр төтеннәр сузылды, ишек ачкан, сыерга эндәшкән хатын-кыз тавышлары ишетелеп калды, кичтән сусыз калганнары чиләк-көянтә шыгырдатып чишмәгә суга киттеләр, әле йокысы ачылмаган һәм, шунлыктан, атлаган саен чокырга баткан кебек, чалышчолышрак атлап, көтүче Бикми узды, аннары бераздан шактый югартын пырылдашып кыр үрдәкләре очып үтте һәм кинәт, авыл өстенә берьюлы зур ак җәймә җәеп җибәргәндәй, көн яктырып китте. Әйтерсең лә, көтүче Бикминең чалыш-чолыш атлап узып китүен генә көтеп торганнар, шундук, беренчесенә караганда да шәберәк яңгыратып, икенче чаңны суктылар, бусы инде кузгала башларга гына түгел, бусы җыела башларга чакырып бирелгән тагын да шәберәк икенче сигнал иде. Менә анда да, монда да капкалар ачылганы, туң җир өстеннән арба тәгәрмәче дырылдаганы, атка чөңгергән тавышлар, күршенең күршегә эндәшүе, колхоз келәтләре ягыннан берсенең икенчесенә куәт биреп чәчүлек төяүләре һәм шуннан, җыен ир-ат арасыннан, Җаббар Гайниясенең ара-тирә ирләрчә аты-юлы белән кычкырып җибәрүе ишетелеп калды. Ул да түгел, авыл советы йортының түбәсенә, озын колгага бәйләп, кызыл флаг күтәрделәр. Хәлле хәлемчә дигәндәй, һәркем үзенә бер тынгысыз җилкенү белән аякка баскан бу иртәдә Гафи председатель дә, әлбәттә, йоклап калмаган, авыл советы йорты өстенә кинәт җилфердәп үсеп чыккан әлеге флаг—аның фантазиясе белән эшләшән эш иде. Ә ул флаг ярап куйды. Кешеләр бу иртәнең, гади бер иртә генә булмыйча, исеме әлегә мәгълүм ителмәгән ниндидер бер бәйрәм иртәсе икәнлеген, шушы иртәдән, зәңгәр нурлар һәм канат тавышлары белән тулган нәкъ менә шушы иртәдән башлап аларның тормышында ниндидер бер мавыктыргыч яңалык башланып китәчәген, телләре белән әйтеп бирә алмасалар да, күңелләре белән тоя башлагандай иделәр. Хәзергә барысын да үзенә буйсындырганы һәм бөтенесенә бер гомуми юнәлеш биргәне менә шушы иде. Иртәгә нәрсә булыр да аның иртәгәсенә көн ничек башланыр? Кешеләр хәзергә ул турыда белмиләр, ул турыда уйлап башларын да ватмыйлар, алар өчен менә хәзергесе, "шушы ми- нуттагысы кадерле: ә шушы минуттагысы эшкә кузгалу кебек авыр түгел, бәйрәмгә кузгалу кебек тантаналы иде. — Ә күкәйне соң? Күкәйне кайдан алырбыз икән? — дигән бик ачык сүзләр ишетелеп калды келәтләр ягыннан. Бу — моннан ук чәчү тубалын муенына аскан, ләкин, атлар кузгалып киткәннән соң да кузгалып китә алмыйча, әле һаман амбар тирәсендә арлы-бирле әйләнгәләп йөрүче Хәйдәр карт сүзләре иде. Әйтергә теләгәнемне аңлап җитмәделәр дип уйлап булса кирәк, Хәйдәр карт, тагын да ачыграк һәм риясызрак тавыш белән яңгыратып, кабаттан исләренә төшерде: — Көлке түгел, ата-баба җоласы... Беренче орлыкны җир куенына салу алдыннан җиргә иң элек күкәй тәгәрәтеп җибәрү борынгылардан калган. Ләкин Гайния аңарга җавапны картның үзеннән дә болаерак ачык итеп бирде. — Син инде, Хәйдәр абзый, — диде ул, бер дә ачуланмыйча гына,— тузга язмаганны сөйләп торма, яме. Булганны әнә йөге белән төяп җибәрдем, үземдә булмаганны, теге ни... Җаббар Гайниясе дигәч тә... Соңыннан, Хәйдәр карт киткәннән соң, төшенеп алды: шулай булган икән, ягъни бераз әллә ничегерәк килеп чыккан икән шул. Олы кеше алдында алай ике төрле уйларга урын калдыра торган итеп әйтергә кирәкмәс иде. Ләкин хәзер инде соң, әйткән сүзне җил алып киткән, хәзер аны кире кайтарып булмый, шулай ук Хәйдәр карт та кырга киткән иде. Бер караганда, юкка гына Гайния үзен гаепли, монда ул гаепле түгел, бүтән берәү дә гаепле түгел, монда күңелләрне җилкендереп, телләрне чишеп җибәргән әлеге шул шау-шулы, тантаналы иртә гаепле иде. Хәер, ул көнне көндезгә таба да кайбер тамашалар булмады түгел. «Бригада» дигән сүзне ишеткәннәре булмаса да, шулай да эшне кишәрлекләп-кишәрлекләп бүленеп эшләделәр. Иртә таңнан күкәй сорап Гайниянең ачуын кузгаткан әлеге Хәйдәр карт кишәрлегендә, мәсәлән, икешәр төрәнле өч сабанга җигелгән алты ат, алар артыннан бер төрән- легә җигелгән янә бер ат, алардан шактый гына арткарак калып, төрәннәр актарып чыгарган һәртөрле бөҗәкләрне сыерчык, чәүкә бераз чүпли төшкәч, ике тырма өстерәгән тагын ике ат, шулай итеп, барлыгы тугыз ат, чәчүче Хәйдәр картны да кертеп исәпләгәндә, алты кеше иде. Гомумән алганда, эш бик оешкан төстә, тату башланды. Хәйдәр карт күңеленә килгәнне тәки эшләгән, Гайниядән сорап күкәй ала алмагач, үз өеннән, карчыгы Гыйльменисаттәйне шыр акыртып булса да, ике күкәй алып килгән, бүтәннәр атларын сабанга-тырмага җигеп маташканда, аларга күрсәтмичә генә һәм, әлбәттә, авыз эченнән ниндидер догалар укынгалап, ике күкәйне ике якка тәгәрәтеп җибәрде. Күкәйләр ватылып актылар, Хәйдәр картнЫң шуңа күңеле булды, димәк, аныңча, җирнең хәзер кешегә үпкәләр урыны калмады, җир аласы бүләген алды, хәзер инде кешегә үзе, әнә шул күкәйләр кебек, эре-эре бөртекле башаклар бирергә тиеш. Шулай да, гомумән алганда тигез генә башланган эштә дә, яңалыкның, бер-беренә җайлашмаганлыкның чатлы-ботлы яклары күренмичә калмады. Мәсәлән, алдан баручы икешәр төрәнле сабаннарга җигелгән парлы атларның уртадагы пары, шактый вакыт бер-беренең көен таба алмыйча, берсе, икенчесенә колакларын шомарткалап, әгәр ирек 2. ,с. ә.- № 11. 17 18 куйсаң, постромка бауларын өзә-өзә тибешергә дә әзер булып, үзара маташтыргалап йөрделәр. Атларның болай (бернберенә кырын торуларын тегеләй дә, болай да-аңлатып карадылар, әмма аңарга карап эшкә җиңеллек килмәде. Ниһаять, атларны алдагы пар белән аралаштырып җигәргә туры килде. Бары тик шуннан соң гына бераз көйләнә төште. Инде бусы җайланды дигәндә генә сыңар төрәнле сабан белән йөрүче Кыйби малае үзе көйсезләнергә тотынды. Аның сабан калагы тутыккан, чи балчык сыланганнан-сылаиа, туфрак өелә, бераз бару белән сабанны буразнадан күтәрә төшеп, калакны кырырга кирәк була иде. Хәйдәр карт аңарга агачтан юнып кыргыч та ясап бирде, югыйсә. Ләкин моңа карап кына егетнең көе килмәде, адым саен ат туктатып чистартып тору ансат түгел, җитмәсә тагын аның, егет башы белән, алдагы атлардан калышып торасы да килми иде. Япьяшь кенә егет, кай арада өйрәнеп өлгергән диген, ярыйсы гына итеп сүгенә дә белә икән, бу һөнәрен ул бигрәк тә җир башына чыкканда, Хәйдәр карт турына килеп җитә- рәк, кыздырып җибәрә иде. — Үзенә ярамаган сабанны китереп атты бугай -бер төртенгәне,— дип, мыгырданып башлый ул башлаганда һәм, кыза төшкәч, әлеге теге «үзенә ярамаган сабанны китереп аткан» кешенең анасына, хәтта кабер тактасына ук барып җитә. Аның белән генә сабан калагы җайланмагач, колхоз җитәкчеләрен искә алырга тотына,—ә безнекеләр утыралар бугай кәнсәдә бәбәкләрен терәп: янәсе, нәрсә китерсәң дә китер, колхозга барысы да ,бата. Мин булсам алар урынында, үкчәсенә кадак кагар идем андый кулак коерыкларының. «Иң элек плуг калагыңны ялтырат, кулың белән булдыра алмыйсың икән, телең белән ялтырат, — дияә идем мин булсам, — аннары колхозга борыныңны сузарсың». Хәйдәр карт турына җитү белән, үч иткән кебек, гел әнә шундый җыен төрттерә торган сүзләрне сиптерергә тотына иде. Әл-бәттә, егет аны-моны уйлап түгел, аның мондый чырлы сүзләре теге башка да, бу башка да җитәрлек. Ләкин үз гомерендә һич сүгенеп яшәмәгән тыныч холыклы Хәйдәр карт моны үз адресына әйтелгән сүз дип кабул итә. Кыйби малаеның алты кырлы сүзләрен ишеткән саен ул бөтен тәне белән тетрәнеп куя, я булмаса, картларча акыл сатып, тегене үгетләргә керешә иде. — Син, Мәүлә, менә болаерак, авышрак тотып йөр сабаныңны. Шулай итсәң ул атка да җиңгелгәрәк килә, калакка да бик сыланмаска тиеш. — «Тиеш, тиеш», — дип, үз нәүбәтендә картны үчекләргә тотына ачуы чыккан Кыйби малае һәм, Хәйдәргә бик ишеттерергә теләмичә,- шул ук вакытта теленә килгәнне тыеп та кала алмыйча, читкә карабрак тезеп китә, — сиңа сакалыңны сәлперәйтеп акыл сатып тору ансат, ә минем хәзер үк уч төбем яна башлады. «Тотып йөр», имеш, кайдан килгән ул чаклы йомшак нәстә, гелән-гелән тотып кына йөрергә. Турысын әйткәндә, Хәйдәр картның эчтән генә бераз тетрәнергә, Кыйби малаеның сүгенүләрен үз адресынд алырга урыны да булган икән. Моны ул ирекле баштан әйтеп бирер идеме-юкмы, анысы икенче мәсьәлә, ләкин шул арада аны урыныннан кузгатырлык икенче бер сәбәп килеп чыкты. Күрше кишәрлектә — чама белән боларныкы хәтле үк җирдә — чәчү орлыгын җиткермәгәннәр дә, кладовщик Җаббар Гайниясе белән чәчүче Зөлкарнәй арасында сүз килеп чыккан. Зөлкарнәй өстәмә чәчү орлыгы сорап кайткан, Гайниянең үз бер тиене бер тиен: «Сиңа да Хәйдәр абзыйга җибәргәнне җибәрдем, җирегез дә ‘бер үлчәү, артыгын егылып үлсәң дә бирмим». Теге бишне әйтә, бу унбиш (белән җавап кайтара. Шуннан соң кызу канлы Гайния тота да кырга үзе китә: янәсе, нәрсә лыгырдамассың син, Зөлкарнәй, менә мин үзем барып, үз күзләрем белән күреп, сөйләшәсе кешеләр белән үзем сөйләшеп кай тыйм әле. Белмәссең, бәлки син, гуҗ, тегесен дә җиргә сипмичә берәр нәрсә кыландыргансыңдыр әле. Алар арасында тагын нәрсәләр булгандыр, әмма Хәйдәр карт янына килгәндә Гайния бераз басылган иде инде. — Әйдә әле, Хәйдәр абзый, бөтен ышанычлы кешем син генә, — диде ул, картка сулыш алырга да ирек бирмичә, — шул Зөлкарнәй чучка белән безнең араны өзеп бир әле. Адәм әйтеп адәм ышанмаслык, аңа да шул сиңа җибәргәнне җибәрдем, ә бирсәң, тагын аласы. Дөрес-; ме шуның гуҗлыгы? Аларның ул җанҗалы ничек һәм нәрсә белән беткәндер, әмма Хәйдәр карт өчен бу факт, ягъни «фартюнный Гайниянең» аны, ягъни Хәйдәр картны, иң ышанычлы гадел судья итеп үзенә ярдәмгә чакыруы әйтеп бетергесез йогынты ясады. Димәк, шулай икән шул, колхозда аның ише карт сөякләрнең дә кирәге чыга икән. Әле ничек кенә кирәге чыга икән! Беренче мәртәбә күмәкләшеп кырга эшкә чыккан көнне үк Хәйдәр бабагызга берьюлы ике эш табылды. Хәйдәр бабагызны чәчүче дә иттеләр, гадел сүз әйтүче судья да ясап куйдылар. Әмма ялгыз гына калгач, Хәйдәр карт күңеленнән үзе белән үзе әрепләшмичә булдыра алмады: «Чын дөреслектә шулаймы соң син, Хәйдәр кордаш? —дип сорады ул үзеннән үзе, — кешеләр әйткәнчә шулай гадел куллы кешеме соң син? Алай бик гадел булгач, нишләп соң син колхозга биргән сабаныңнан, мин сиңайтим, төрәне белән калагын үзеңә алып калып, иске төрән белән күгәреп беткән иске калак куеп илттең? Кыйби малае ник җенләнә? Эше төртелеп торганга җенләнә. Ә эше ни өчен төртелеп тора? Синең бармагың үзеңә таба кәкере булганга». Картның бу уйланулары, бигрәк тә Кыйби малаеның гел сукранып йөрүе эзсез генә узмады булса кирәк, күленнән соң, гәрчә инде бу-кишәрлектә Хәйдәр .картның эше беткән булса да, ул тагын килеп чыкты. Бу килүендә Хәйдәр, капчыкка салып, култыгына нидер кыстырган иде. — Туктагыз, бераз гына сабыр итегез, — диде ул эш башларга торган егетләрне туктатып, — өйдә минем онытылып калган бер мал әрәм ята икән. Хәзер аның миңа кирәге шул чаклы гына, тиле кеше әйтмешли. Лутчы җәмәгать эшенә игелеге тисен, чормада күгәреп ятканчы. Кирәк булса дип, капчык төбенә салып ачкычларын да, бүтән вак; төяк тимер-томырларын да алып килгән булган икән. Сабанны тәгәрмәчләре белән өскә әйләндереп салып, «Тагын кемнәрдә шундый запас маллар онытылып калды икән?» дип, читләтеп төрттерә-төрттерә, шау- гөр килеп «тимерчелек» ясап алдылар. Шуннан соң инде' Кыйби малае Мәүләгә әлеге теге яттан белә торган «әлхәмнәрен» сипмичә генә дә эшләргә мөмкинлек ачылды. 2,1 Бытбылдык Әхмәтҗан чәчүлеген колхозда калдырып чыкканнан соң, терсәген тешләрлек минутлары булса да, серне бирмәскә тырышты. Чәчүлек бодай, солы җүнәтә алмаса, әле аның бура төбендә тарысы, карабодае калган, бөтен сабан җиренә тары сибәргә һәм соңыннан, кышның кыш буена, тары буткасы ашап чыгарга ниятләп тора иде. Бик гозерләп сорагач, күрше авылдагы ‘баҗасы, .көзен вакытында түләү шарты белән, ярты дисәтинәгә җитәрлек солы, ике тубал 'бодай орлыгы биреп торырга 'булган, иде. Вәгъдәсе җиңел булса да алуы бик ансат .булмады, язгы пычракларны җырып, Әхмәтҗанны берничә мәртәбә барырга мәҗбүр итте. Әмма Әхмәтҗан да тиз генә кул селти торганнардан түгел, аннары тагын аның колхозда торып калган күрше-коланнары, авылдашлары алдында сер сынатасы да килми, тегеләр бодай коймагы ашап утырганда, Бытбылдык башың белән гел генә тары 20 боткасында аунап ятсаң, хурлыгын кая куимак кирәк. Әгәр инде колхозчылардан, бигрәк тә яшь-җилкенчәк арасыннан берәрсе, авызына теле сыймыйча, тегенең баҗасыннан чәчү орлыгы теләнеп бара-кайта йөрүен искә төшерсә, үз нәүбәтендә Әхмәтҗанның да җавабы әзер. — Без ансы баҗай белән ничек тә килешербез, алла боерса. Баҗай үз кеше. Менә сез колхоз башыгыз белән күрше авыллардан җыйган әҗәтләрегезне түли алмасагыз, нишләрсез икән? Башыгыздагы кырчыныгыз белән түләргә туры.килмәсен, — дип кенә җибәрә иде. Мондый әйткәләшүләр, сүз белән бер-берсенең бүреген чөеп төшерергә маташулар, җае туры килгәндә, кырга эшкә чыккач та әледән- әле булгалап торды. Әйтик, колхозчылардан бер төркем Түләмә юлы буендагы кишәрлектә мәш килеп сабан сөреп кайнашалар. Кешегә ишеттермичә генә әйткәндә, аларның да күчәр башлары әледән-әле срынгалап тора, сүзе дә була, киреләнешү дә юк түгел. Тик менә шунда үзенең шалтыр-шолтыр арбасына шалтыр-шолтыр сабан-тыр- масын салып юлдан үтеп баручы Бытбылдык кына күзләренә чалынсын, вак-төяк эчке ызгышлар онытыла, барысы беравыздан диярлек Әхмәтҗанга ташланалар, я көлдереп, я чәнчергә тырышып, тегеңә ни дә булса әйтеп калалар: — Әхмәҗҗан абзый, көпчәгеңне майларга оныткансың ич, бар, кайтып майлап чык. — Тары чәчәргә иртә ич әле, Әхмәҗҗан абзый, Майсуфа җиңги янында йоклар идең бераз. — Аның кызыл балчыгында чәчмичә дә уңачак, менә күрегез дә торыгыз. — Кәҗәсакалмы?. Кәҗәсакалны бит аны ашый белеп ашарга кирәк, ашый белми ашасаң, ирен чабыра. Әхмәтҗан үзе, бу мыскыллы сүзләрне ишетмәмешкә салышып, иске бүреге астындагы башын иеп, ләм-мим сүз эндәшмичә үтсә дә, малае Әгъләм бик хурлана — үзең ише җыен тишек чабата сиңа ырылдап калсын әле. Җитмәсә тагын тегеләр арасыннан берсе, әйтеп-әйтеп тә Бытбылдыкны телгә китерә алмагач, бөтенесе өчен дә тырышкандай, көйләп-көйләп кычкырып җибәрә: — Бытбылдык, бытбылдык! Аерым калдык, юк булдык. Юк булмадык, җык булдык. Инде алар яныннан узып киткәч, Түләмә чокырын чыгып, үргә — Беракча почмагына таба күтәрелеп барганда, инде Әхмәтҗан абзый үзе тынычлана төшкәч, авырткан башка тимер тарак, моңарчы бер сүз дәшми килгән малае Әгъләм мыгырданырга тотына: — Илгә яраган колхоз безгә ярамагач соң... Менә хәзер, адәм актыгына калып, басу кырыендагы әрлән балчыгында сукыр тычкандай казынып йөр инде. Ичмасам, бу мәхлугы да атламады җүнлерәк. Малай, атасына ачудан, атның сырты буйлап берне төшереп ала, алаша бераз юыртып куйгандай итә, ләкин озакка түгел, гел алай баш күтәреп чабып барырга туйга бару түгел лә бу. Җитмәсә тагын, басу читендәге кеше йөрмәгән калтыр-колтыр юлдан. Ат янә үз җаена атлап кына бара башлагач һәм әле болар өлешенә калдырылган җиргә барып җитәргә байтак юл калганны исәпләп, Әхмәтҗан карт майламыйча чыккан арбасы тавышына охшаган тонык тавыш белән малае Әгъләмгә акыл сатарга керешә. Ата-баба җоласын искә ала, «бирим дисә, ташка бакыра чәч, ишелеп уңган бодай алырсың» дип, юату сүзләре әйткәләп куя, көзгә калага җибәреп, атлы эшкә кушарга вәгъдә итә һәм, имеш» тапкан акчасы егетнең үзенә булачак. Колхоз байгошлары мыеклы чабатага аптырап йөргәндә, Бытбылдык Әгъләме ялтыр кунычлы күн итек киеп җибәрсен әле бер. Ләкин, кеше-кара ишетә күрмәсен берүк, Әхмәтҗан боларга күңеле белән үзе дә ышанмый: болар барысы да сөяксез тел бизәге. Ә тормышының ничек һәм кайсы ягы белән әйләнә 21 чәген ул берничек тә шәйли алмый. Шундый нәрсә бит ул тормыш, син аның йөзе белән борылганын көтәсең, ә ул сиңа гел арты белән, гел арты белән. Ул гына җитмәсә, нужалы тоягы белән сиңа бер тибеп тә куя әле. Карт Бытбылдык белән яшь Бытбылдык — берсе кабык арбаның бер ягында, икенчесе .икенче якка аякларын салындырып, ачуланышкан кешеләр кебек, берсе икенчесенә җилкәләрен биреп, әнә баралар да баралар. Ләкин хәзер инде бытылдарга һич теләкләре сизелми, икесе дә телсез кешедәй, алашаны да ашыктыручы юк, бер җай белән әкрен генә атлый бирә, һәр икесе дә үз уйларына чумганнар. Карт уйлый: «Кайдан чыкты бу халхоз дигәннәре? Кешеләрнең башларын-күзләрен әйләндереш». Малай уйлый: «Әллә башны алып, берәр җары олагыргамы? Монда болай әдәм көлкесенә калып таштан юңр каезларга маташканчы...» Шулай да ул алай ансат кына «олага» алмады. Моның өчен әле аның акчасы да, акылы да, кыюлыгы да җитәрлек түгел, барыннан да бигрәк, моның өчен әле аның паспорты юк иде. Шулай булгач, үзеннән- үзе аңлашыла, яшьтәш үсмерләрнең колхозда шау-гөр килеп эшләүләренә читтән генә кызыгып йөргән хәлдә, Беракча почмагында бүлеп калдырылган кызыл балчыкны әрлән кебек актара бир. Кеше күзенә чалынып йөрмәс өчен икенче көнне Әгъләм, атның ашап бетергәнен дә көтмичә, үзе дә аннан-моннан гына капкалап, караңгы- лыяктылыда ук кузгалып чыгып китте. Малаеның болай иртә кузгалуы картның кәефенә ошаса да, шулай да ул бик үк тыныч түгел, улы Әгъләмнең кичә эчке бурсу белән әйткән сүзләре яки, бөтенләй сүзсез-өнсез калып, телен йоткандай кара көеп йөрүе картны яхшы ук уйландырган, күңеленә пошаманлык салган иде. «Кара син, ә, — дип уйлый иде ул үзе генә калган минутларда,—элек күрше-күләннән, кардәш-ырудан, туган-тумачадан аерылдым. Инде килеп үзеңнең родной малаең, киләчәктә нигез хуҗасы булып калырга тиешле кеше, үз балаң сиңа кырын карый. Нәрсә белән бетәр бу эшнең ахыры?» Бер үк вакытта ул чынлап торып куркынып та куйгалый иде. Әгәр Әгъләм кичә әйткән сүзләрен шаяртып кына әйткән булмаса, ягъни бүтәннәргә яраган колхоз аны да чынлап торып җилкендерә калса, аңарга каршы куярлык нинди дәлилләре -бар соң Әхмәтҗанның? Көч-җегәр чамалы калып бара, ярдәмгә күрше-күләнне чакырыйм дисә, алары да хәзер элекке күршеләр түгел, Бытбылдык Әхмәтҗанның бөтен Түбән очта берүзе диярлек ялгыз хуҗалык булып калуы күрше-күләнне аңардан яхшы ук читләткән. Калса тик бер чара калып тора: бәддога белән куркыту, өйдән шыр-ялангач куалап чыгару. Ләкин бу батып баручы кешенең саламга тотынуы кебек ышанычсыз, моның шулай икәнлеген карт үзе дә сизенә иде. Әмма аның болай пошаманлануы хәзергә әле нигезсез, малае Әгъләм, сукага барганда гәрчә авызын турсайтып барса да, атай карт һәм туган йорт белән араны өзәргә һич җыйналмый иде. Басу түрендә ялгыз үзе генә калып эшләгәндә әтисенең сүзләрен исенә төшергәли: «бәлкем чынлап та... җәен аз булса да игенен игеп, кышын Арча, Казан якларында атлы эше табылып торса? Бөтен кешегә дә .колхоз булырга димәгән ич...» Шулай уйлап, үзенең кичә мыскыллап әйткән сүзләренә үзе үк каршы килеп, «таштан юкә каезларга» тотына һәм, ярсып-ярсып, алашаны куалый башлый иде. Эшкә бик иртә кузгалу соңга таба үзенекен сиздерде, ат та, егет үзе дә яхшы ук талчыктылар. Аннан да бигрәк, көннең бер вакытында Әгъләмнең түзәр әмәле калмыйча йокысы килә башлады. Дилбегә каккалап ат артыннан сабан сабы тотып атлап йөргәндә егет, үзалдына изрәп, калыгып-калыгып китә, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, башы кү- тәргесез авырая һәм, ирексездән күзләре йомылып, вакыт-вакыт сөртен- ) гәләп тә куйгалый иде. «Әле күленгә ерак, мин сукалыйсы кызыл балчыкны кеше сукаламас, өлгерермен, чак кына башны куеп тормыйча булмастыр ахырысы» диде ул, үзе белән үзе сөйләшеп. Шулай да үзенә үзе сер биреп түгел, хайванны бераз әлхәл алдырыйм, дигән булып, постромка бауларын ычкындырды да, атны сөрелмәгән җиргә җибәреп, үзе, сабан күләгәсенә башын куеп, шундук бик каты йокыга да китте. йокы ястык теләми, дигәннәре Бытбылдык Әхмәтҗан малае Әгъләм өчен генә чыгарылган мәкаль диярсең, йокы өчен тагын • кайда шушы Беракча почмагы кебек тыныч урын табылыр икән дә, баш куяр өчен Беракча почмагының кызгылт-соры балчыгыннан да йомшаграк мендәр тагын кайда бар икән? «Ат ашаганчы чак кына черем итеп алыйм» дип күзләрен йомган Әгъләм, анабыз җирнең рәхәтлеген бер тоеп алгач, «чак кына» белән бер сәгать арасында нинди аерма «булганлыгын онытты, гомумән, аның өчен бу минутта шушы тәмле йокыдан да башка дөнья калмаган иде. Аннары бит әле эшнең бу ягы да бар: син сөрәсеңме сабанны, әллә сабан сине сөреп сузып салганмы, кояш аның белән исәпләшеп тормый, кояш дигәнең ул чыкканда ук йокысын туйдырып чыккан, күтәрелә дә күтәрелә, күтәрелгән саен җылысы җиргә күбрәк төшә бара. Ә сезнең, кайчан да булса, кайда да булса, әлеге шул Әгъләм кебек арып-талып, күтәрелгәннән-күтәрелә һәм җылытканнан-җылыта баручы кояшка аркагызны биреп, бүрегегезне баш астына салып, шул иске бүреккә арган башыгызны куеп йоклап караганыгыз бармы? Янына килеп берәр нәрсә сорап карагыз сез ул кешедән. Нәрсә булса да ала алырсызмы икән? Ала алмасагыз, яки нәрсә булса да үзегез биреп карагыз. Исе китәрме икән? Кыскасы, кояш күтәрелеп дөньяны җылыта барган саен, дөнья белән бергә, безнең Әгъләм дә җылына барды. Җылына барган саен йокысы катылана төште. Аты сөрелмәгән җирдә баш калкыта башлаган яшь үләннәрне балчыгы белән умыргандай кырыккалап элек гел шул тирәдә йөрде. Камыты муеннан башына шуышып йөдәткәч, башын селкеп, камытны салып калдырды, камыт белән «бергә постромка баулары да калды. Менә бер заман бөтенләй тәрханда калды ат. Сабан юк, хуҗа юк, муенда камыт юк, җитмәсә тчагын якында гына урман. Җирдән әле тик башын гына калкыта башлаган менә бу нараси сарутны кыркып йөреп кенә эчтәге куышны тутырып булмый икән, рәхим ит, урманга барып, андагы курпыны татып кара. Әйе, ат урман буенда да булды. Тамагы туймаса да, яшь үләнне кыркый торгач хайванның бераз кәефе күтәрелеп китте булса кирәк. Атын ат та, шулай да чак кына ял итеп алса, атның да кәефе күтәрелә икән, әй. Кәефе күтәрелгәч 'башын да күтәреп караса, шыр ялгызы Беракча почмагында тәрханда йөри бу. Хуҗасы аякта булып, әледән әле сырт буйлап «пар» өсти торганда, ичмасам, күңелгә төрле бозык уйлар килеп, алгысытмый торган иде. Ә бу минутта бичара хайванга әнә шул «пар»ны өстәп торучы да юк. Ә баш һәм кәеф күтәренке. Шуннан соң нишләсен инде кәефе күтәренке хайван? Күтәренке кәефенә мач кына туры килә торган итеп коерыкны да күтәреп куйды да бу, кешни-кешни, Түләмә елгасының теге ягына таба чабып кайтып китте. Аннан инде, коерыкны тагын бер селтәсәң, авылда, үзеңнең күләгәле абзарыңда буласың дигән сүз. I Ләкин шулай да Әгъләмнең аты авылга ук кайтып җитмәгән, колхозчылар эшли торган кишәрлектә, атлар янында туктап кал'ган булган икән! Әле чәчүдән артып калган орлык тирәсендә чуалып, аннан куып җибәрсәләр, җиргә борынын төртеп, я булмаса сабанга Җигелгән атлар янында ышкынгалап, ул да барып чыкмаса, әикәсепә ияреп килгән колыннар белән шаяргалап, шул тирәдә эшсез 'буталып йөрде бу. 22 J 23 — Бу Бытбылдык атының әллә яңадан колхозга керәсе килеп йөри инде, — дип шаярткан булды берсе. Янчык Хәбринең ике төрәнле сабанга җигелгән атларының берсе, әлеге теге колынлы бия, бүген иртәдән бирле җайсыз йөри, колынына каерылып, әледән-әле эздән чыга, Хәбринең ачуын китерә иде. Аның тирәсендә эшкә комачаулап ышкылып йөрүче бу буйдак атка Хәбри чынлап торып теш кайрап куйды. — Җигәм мин бу сантыйны, егетләр, — диде ул, уенын-чынын бергә кушып, — Бытбылдык үзе килеп, алай-болай бәйләнә калса, сүзебез бер булсын: индюк башың белән атыңны колхоз җиренә кертмәссең, штрау түләтмәгәч рәхмәт әйт, дип авызын капларбыз. Бөтен нәрсәдән нинди дә булса кызыклык казып чыгарырга яратучы Янчык Хәбри, әгәр ирек куйсаң, бәлки, тотып җиккән дә булыр иде атны. Ләкин аерым хуҗалык аты белән алай шаярырга ирек бирүче генә булмады. Бигрәк тә «Ячәйке» Әптери каршы төште моңа. Сабанга чыкканнан бирле бүтәннәр белән бергә гел кырда эшләп, үзенең «урындагы кеше» икәнлеген күрсәтергә бер дә җай чыкмаганга күңеленнән болай да кыбырсыбрак йөргән Әптери, аяк астыннан бу форсат килеп чыккач, яхшы ук зурдан кубып, Янчык Хәбригә закон өйрәтергә кереште: — Ә син кайдан алдың андый законны, әйтик, тора тартып аерым хуҗалыкны обижать итәргә? — дип шактый кызып тотынды ул. Ләкин «урындагы кеше»гә кызарга ярамаганны шундук исенә төшереп, бераз сабыррак тавыш белән дәвам итте,—бүген ул колхоз түгел, ә иртәгә колхоз. Яхшылап агитацияләп, төшендереп бирергә куша иптәш Сталин, ә син, Хәбри, теге ни... головокружение от успехов... Керсә аягы белән, кермәсә таяк белән... Алай законча булмый ич ул. Сүз арасында русча сүзләр дә кыстыргалап җибәргәч, бу агитация бик йогынтылы чыкты һәм, шулай итеп, әлеге теге хуҗасын ташлап качкан «сантый ат» җигелмәгән килеш шул тирәдә арлы-бирле сугылып йөри бирде. Хәер, шуннан соң бик озак йөрергә туры да килмәде ул «сантыйга». Күрәсең, йоклый торгач Әгъләмнең дә йокысы туяр бер чик бар икән. Сикереп торып, як-ягына караса, гаҗәеп бер күренеш: Беракча почмагы бар, ат муеныннан төшеп калган камыт бар, буразнада килеш ялтырап торучы сабан бар, ә ат юк. Ары карый, бире карый, кояш инде баш түбәсенә күтәрелгән, төшкә кайтырга вакыт, ә ат юк. Моннан соң ул ары чабып, бире килеп атны шул тирәләрдән байтак кына эзләп йөрде. Эзләп-эзләп, Әптериләр янына килеп чыкканда, Әгъләмнең бите-муены шабыр тиргә баткан, әмма шулай да башындагы бүрекне салмаган иде әле. Хәтта, киресенчә, үз ишләре тирәсенә якынлаша башлагач, бүрекне ул тагын да батырыбрак куйган иде шикелле. Ансы инде, бәлкем, уңайсызланудан булгандыр. Уттай эш өстендә, көпә-көндез, үз атыңны үзең таба алмыйча, кыр буйлап чабып йөр әле син. Үткен сүзгә шундый җай чыгып торганда, җыен яшь-җилкенчәк телен тыеп кала аламы соң. Бу юлы инде мондагылар, «урындагы кеше» белән әлләии исәпләшеп тормыйча, дәррәү кубып Әгъләмне мыскыл итәргә тотындылар.* — Алашаң булып алашаң колхозга керергә дип килгән, синдә шул алаша сознаниесе чаклы да сознание юкмыни, Әгъләм? — дип башлап җибәрде Янчык Хәбри. Башкалары парны өсти тордылар: — Йокы туйдымы соң? Туймаса, әнә безнең арба астында җарау урын бар. — Рәхәтме соң бер үзеңә, малай, Беракча почмагында? — Рәхәт булмаса шулай йоклыймы соң кеше, сөйләп торган буласың. Җитмәсә тагын берсе көйләп үк җибәрде: 24 — Сөргән җирем Беракча, Кесә тотам, кер, акча, Тотам, нужам тулмый, Болан барып булмый. Келпегән кояш яктысында, көпә-көндез, сүз алып, сүз сорап тормыйча, үз ишләренең барысы беравыздан, һич тәкәллефсез, әнә шулай өскә ябырылулары, стаканлы-сулы һәм «урындагы кеше»ләр катнашы белән уздырылган бик шау-шулы җыелышларга караганда да, ныгы- рак тәэсир итте булса кирәк, шул көнне кичен ата белән .малай арасында кырыс кына сүз купты. — Сез теләсәгез нишләгез, — дип, ничектер бераз читкәрәк карап, әмма шул читкә каравы белән үк Әхмәтҗан абзыйны яхшы ук аптырашта калдыра торган итеп, сүз башлады Әгъләм, — телисез икән, мич башы ташыгызга борчак чәчеп, шуны ашап яшәгез. Әмма минем, әйткән сүзем сүз булсын, үз ишләремнән аерылып каласым килми. Кулым язу белә, бүген үк гариза язып илтәм Котдус абыйга. Бүген үк язмас язуын да, шулай да тормыш күргән тәҗрибәле карт чамалый: болай булгач, тотып калып булмаячак малайны. Малайны да, алашаны да... 22 Баш кайнаган көннәр булды сабан өстендә! Шундый көннәрнең берсендә, сабан сөрүче егетләрнең күңелләрен күтәрмәкче булып, газетын- махрасын үз кесәсеннән чыгарып, тәмәке тартырга утырганнар иде, ертырга дигән газетта Вафинның күзе кызыклы бер хәбәр күреп алды. Әллә кайчандагы февраль номеры, Вафин дигәнебез ул чагында әле үзе кешеләрне «агартучы» кеше иде, ә менә үз вакытында газетка күз төшмичә калган. Шулай да булгалый бит ул дөньяда! — Туктагыз әле, егетләр, бу бите моның авыз ачарга торып торсын,— дигән булды ул, шаярткан булып. Газетаның ул битен ертып алып, кесәсенә салып куйды. Үзе уку белән генә чикләнеп калмады, соңыннан ул аны, бер җай табып, Гафига да укып күрсәтте. «Кызыл Татарстан» газетасының 1930 ел, 4 февраль номерында, күзгә бик ташланмый торган бер почмакка, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Бәдриев дигән берәүнең биш-алты юллык кына түбәндәге телеграммасы урнаштырылган иде: «6 нчы февральдә иртәнге поезд белән Казанга, Татарстан белән Мәскәү арасында сәяси-хуҗалык договоры төзелү уңае белән, 10 кешелек делегация, 6 кешелек ремонт бригадасы, 20 кешелек чәчү кампаниясе бригадасы һәм 3 кешелек врачлар бригадасы юлга чыга». — Их, шуларның берәрсе адашып кына безнең колхозга да килеп чыксачы, — дип, бер үк вакытта бик җанланып һәм эчке өзгәләнү белән әйтеп куйды Вафин. Аның шушы өзгәләнеп әйткән теләге кабул булдымы, әллә волком секретаре Батталов үзенең кайчандыр биргән вәгъдәсен искә төшердеме, ни булса да булды, күктән көткәнне җирдән бирде, шундыйрак бер кеше «Кызыл йолдыз» колхозына да килде, ләкин ул, Вафин әйткәнчә, адашып кергән кеше түгел иде. Әйе, май азакларына таба, сабан чәчүләрен ничек кирәк алай очлап, җитен һәм карабодай кебек соңгы культуралар гына калгач, «Кызыл йолдыз» колхозында эшне яхшы якка таба борып җибәрергә сәбәпче булган ике зур вакыйга булды. Беренчесе: колхозга Сөләйман Бикчурин дигән яңа председатель — егермебишмеңче сайланды. Базык гәүдәле, кара тутлы, йөргәндә сул иңбашын бер якка салыбрак йөри торган һәм шунлыктан авыл халкының җор телендә шундук «Янтык» дигән кушаматы да чыгып өлгергән бу аз сүзле кешене Әтәчлегә волком секретаре Батталов үзе алып килде. Колхозчыларның гомуми 25 җыелышында Батталов бу кешене халык белән таныштырганда, Бикчуринның бу авылга ерактан — Баку дигән нефть шәһәреннән килгәнлеген, тәрҗемәи хәлен, тормыш юлын кыскача гына аңлатканнан соң, бик мәгънәле итеп: — Кыскасы, бу безгә кунакка гына килгән 'кеше түгел, шулай ук бу безгә уйнар өчен дә килгән кеше түгел, — дип әйткән иде, уйнар өчен килмәгәнлеген Бикчурин шундук күрсәтә дә башлады. Дөрес, ул кешегә каты бәрелми, эш кушканда да «шулай итсәк ничегерәк булыр икән?», «болан иткәндә яхшырак булмас идеме? син ничек уйлыйсың?» дигән кебек, кушудан бигрәк, киңәш сорагандай итеп кенә куша. Ләкин аның шушы җайлап кына әйткән боерыгын үтәмичә калу мөмкин түгел һәм вакытында үтәмәсәң дә ахыры җайлы булып чыкмаячагы ничектер алдан ук сизелеп тора иде. һәрхәлдә, бүтәннәр белән бер үк чишмәдән су эчеп картайган Гафи гына түгел, шулай ук күпне белсә дә, яшьлеге аркасында югартынрак очучы Вафин да түгел, ничә әйтсәң дә килгән кеше, катырак өнле, ул гына җитмәсә, «Егермебишмеңче» дигән данлы аты да булгач, бик басымчак итә алмыйлар иде. Шулай да авыл халкының бу яңа кешегә мөнәсәбәте бердәй тигез һәм тиз урнашып китмәде. Ошатканнары бар, ошатмаганнары да күренгәли. Кайберләре якын итеп исеме белән атап йөртсә, икенчеләре, кала кешесе белән калачарак булырга тырышып, «Иптәш Бикчурин!» дип эндәшә, алдында «Иптәш Бикчурин» дип бик өзгәләнеп тә, артында бер дә өзгәләнмичә, шул ук вакытта әллә ни кырын кагып та түгел, үзенә иш күреп һәм шәп яңгырый торган кушамат яратканлыктан «Янтык» дип кенә җибәрүчеләр дә юк түгел иде. Әгәр каты өнле бу кала кешесе колхозда ясаган беренче адымнарында ук кайбер кешеләрнең сөялләренә кагылган икән, андыйлар үз нәүбәтләрендә шулай ук бурычлы булып калмыйлар, садәлек һәм эчкерсезлек белән әйтелә торган «Янтык» кушаматына бу юлы инде чак кына ачу кислотасы да кушып «Яндык» дип тә төрттергәлиләр иде. Әмма ничек кенә атамасыннар, бу «кала кеше»нең Әтәчледән китәр исәбе һич күренми, ул кешеләргә, колхоз эшенә көннән-көн ныгырак күнегә барып, теше-тырнагы белән тамырланырга азаплана иде. Бер вакыйга икенче вакыйганы китереп чыгарды: яңа председатель Бикчурин, колхоздагы эшләрне әйләндерү белән берлектә, волость оешмаларына да тынгы бирмәде һәм, электән үк керткән задаткаларын да искә алып булса кирәк, волостька кайткан трактор колоннасыннан көпчәкле бер «Фордзон»ны, ниһаять, Әтәчле колхозына бирергә булдылар. Әлбәттә, бу «корыч айгыр»ны шундук тотып сабанга җигә алмадылар. Чөнки, югарыда әйтелеп үтелгәнчә, сабан инде чәчелеп беткән, тары һәм карабодай чәчеләсе җирләр машиналык түгел, пар сөрүгә әле керешелмәгәи иде. Әмма шулай да ерак җирләрдән килгән бу «корыч айгыр»ның колхоз амбарында кешнәп торуы үзенекен эшләде, хәзер инде колхозчылар күкрәк кие- реберәк йөриләр, Бытбылдык Әхмәтҗан ише бер читтә посыбырак калырга тырышучы ялгыз хуҗалыкчылар да «бүрекләре белән» иыгы- рак киңәш итәргә тотынганнар иде. Иң әһәмиятлесе, колхозга трактор кайтарту председательнең үзенә карата булган мөнәсәбәтне бик нык үзгәртте: «Янтык» булса'да сүзе үтә, күрәсең. Күн кепкалы бу кала кешесенә тегеләй-болай гына карарга ярамастыр ахырысы. Җитмәсә, боларга өстәп тагын ниндидер икенче бер эш тә кырырга йөри түгелме әле ул? Әнә волбашкарма йортыннан портфельсёз-нисез, шулай ук буйга-сынга да бик алай коеп куймаган, ләкин, адымнарына караганда, җиргә курыкмыйча баса торган, ир урталары чамасындагы, базык гәүдәле, кара тутлы, күн кепкалы бер бәндә килеп чыкты. Төш якынлашып килә иде инде, әлеге кеше кепка козырегын чак кына бер якка авыштыра төшеп кояшка карап алды да, тигез адымнар белән, яшел түбәле почта йортына таба атлады. Вак кибетләр рәтеннән, 26 ләкин аларга бөтенләй күз дә салмыйча, тиз-тиз узып, ике катлы почта йортының парадный ишеге төбенә 'килеп җиткәндә, аңарга почтадан чыгып килүче Батталов каршы |булды. Моннан элек тә таныш булган бу ике кеше бүген, ахыры, инде 'бер очрашып исәнләшкәннәр, сөйләшәсе сүзләрен сөйләшкәннәр иде булса кирәк, күрешеп-тәкәллефләнеп тору булмады, ләкин сүзсез генә узышып та китмәделәр. — Я, ничек? Урман турысыннан булган йомышыгызны юлладыгызмы?— волком секретаре бик текәлеп торган кояштай күзен алып, күн кепкалы кешенең каршынарак чыкты. Инде болай булгач, күн кепкалы гәрчә бик ашыкса да, тукталмыйча мөмкин түгел иде. Җитмәсә тагын, чаба торгач, тәмәке дә онытылып торган булган икән, күн кепкалы иң элек кесәсеннән портсигар чыгарып, Батталовка папирос тәкъдим итте һәм берне үзе алып капты. Җиз зажигалкадан ут чыгарып папиросларын кабызганнан соң гына сүзне дәвам иттеләр: — Читенлек белән булса да юлладым... Әмма сезнең мондагы халык, иптәш Батталов... шактый каешланган икән. Көч-хәл белән әллә кайдагы Астанков урманыннан күзгә кырып салырга булдылар. — Ерагырак икән шул, — дигән булды Батталов һәм, йончылган кыяфәтле бу кешенең хәленә керергә тырышып, өстәп куйды, — әгәр соң булмаса, волком исеменнән сөйләшеп карасак? — Урман үзе әллә безгә якынрак килер дип уйлыйсызмы? — күн кепкалы авыз чите белән генә көлемсерәп куйды, — рөхсәте алынгач, ерагы-якыны белән исәпләшеп тормабыз инде. Безнең бит хәзер трактор да бар. — Трактор бит ул... җир сөрү өчен, — дигән булды Батталов. Дөресен генә әйткәндә, каршында басып торган бу кара тутлы, төптән юан чыккан кешенең болай кыю сөйләшүе һәм, сөйләшеп кенә калмыйча, телгә алынган эшне җиренә җиткереп ахырыиача ерып чыга белүе өчен эченнән куанып бетә алмый иде секретарь: «Менә бит, авылга нинди кешеләрен җибәрде рабочий класс»! һәм, сүзгә суынырга ирек бирмичә, сорап куйды: — Димәк, тиз көннәрдә кисә башлыйсыз? — Сузарга основание юк, — Бикчурин сүзне кырт кисеп, шуның белән бергә папирос төпчеген дә, бетәр-бетмәс, читкә атып бәрде, — парга керешкәнче ничек тә тизрәк. кисеп бетерергә, и бер очтан сала да башларга. Югыйсә, ишеткәнсездер, төрле кулда асралган атлар белән сабан өстендә дә тамашалар чыккалый торган. Бикчурин, сүзне шуның белән беткәнгә санап, кулын сузды. — Минем монда кереп чыгасым бар иде, үзегез беләсез, семьяны калдырып килгән кеше. Почта-телеграф якларына йомыш төшкәли тора. Батталов, Бикчуринның күрешергә дип -сузган кулын җибәрмичә, чак кына тотып торды. Күзләренә, бик җитди итеп караш торуына караганда, аның Бикчуринга тагын нидер әйтәсе килә, ләкин, кирәкле сүзен таба алмыймы, нишләптер башламый, тегенең кулын тоткан килеш мәгънәле көлемсерәп тора бирде. Ниһаять, тавышын бераз кыса төшеп, якын кешесенә яшерен сер сөйләгәндәй итеп, әкрен генә башлады: — Зинһар, безнең мондагы халыктан хатыныгызга бик зарланып яза күрмәгез, — Батталовның юка һәм матур иреннәренә чак кына сизелерлек ирония нуры бәреп чыкты, — дөрес, безнең монда халык бераз тегеләерәк... Чатлы-ботлырак. Но, ныклап керешкәндә, социализм төзәргә булыр ул халык белән, булыр... Уенын-чынын бергә кушып әйтелгән бу кисәтүдән Бикчуринның, нәрсәгә юрарга белмичә, аптырабрак калуын күргән Батталов, шундук гаять җитди тонга күчеп, дәвам итте: 27 — Аннары тагын эшнең бу ягы да бар, иптәш Бикчурмн, — Батта- лов тегенең кулын ычкындырды, инде ул Бикчуринның почтага ашыкмаячагына ышанган иде, — крестьянга карата, хотя ул колхозник булса да, Баку кызулыгы бик үк «ярап та бетмәс. Хәер, бу турыда сез үзегез дә чамаларсыз инде. Димәк, пар сөрүгә керешкәнче тотынабыз дисез алайса? Сүзне яңадан урман һәм аны кисү мәсьәләсенә китереп туктатса да, Батталовның кисәтүләре астында җитдиерәк нәрсә ятканлыгын Бик- чурин шундук чамалап алды. Бу минутта ул үзе дә бик җитди һәм почта йортына керергә, әлбәттә, ашыкмый иде: — Искә төшерүегез өчен рәхмәт сезгә, иптәш Батталов, — -аның тавышы дулкынланып чыкты һәм, гомердә булмаган хәл, бу минутта ул сүзләрен дә ничектер тиз генә таба алмыйча торды, — әйе, крестьянны сез миңа караганда, конечно, күбрәк беләсез. «Ник?» дип торырга урын юк, аның белән бер һаваны сулаган кеше. Кайчан нинди гайканы борырга икәнне сез миңа шулай әйткәли торырсыз. һәм ул кинәт ачылып, хәтта бераз шаяргандай итеп, кистереп әйтеп салды: — Только зарлану булмас. Закваскасы ул түгел. Шуның белән аерылдылар: берсе почта йортына кереп китте, икенчесе үз юлына атлады. Беренчедән, нык кына тартышып булса да үзенекен иткәнлектән, ягъни колхозда берләштерелгән ат абзары җиткерү өчен делянка яулап алганга, икенчедән, волком секретаре белән булган мәгънәле әңгәмәдән Бикчуринның кәефе күтәренке иде. Ул якын арада колхозда җәелеп китәчәк эшләр турында уйланып кайта торгач, Әтәчлегә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Шушы авылның үзендә туып-үскән яки, монда тумаса да, авыл табигатенең тәмен белеп карый торган икенче берәү булып, менә моннан — Казыган тау башыннан Әтәчле авылы өстенә һәм аның тирә-юненә күз салса, бик алай хәйран калырлык күренешләр тапмаса да, күңеле бөтенләй үк йоклап та калмас иде. Ике мәхәлләле Әтәчле авылы үзе дә, аның тирә-юне дә бер дә алай шыр-ялангач урыннар түгел. Әнә авылны икегә бүлеп ага торган инеш. Аның буенда урыны-урыны белән зур-зур тирәкләр, карт өянке агачлары үсеп утыра. Инешнең сул ягында, урамнары тау кабыргасына цирк амфитеатры кебек берсеннән өстәрәк икенчесе тезелгән Тау ягы мәхәлләсе. Инешнең бу ягында, Тау ягына караганда, яшелрәк һәм төзегрәк булып Байлар мәхәлләсе җәелеп ята. Дөресен әйткәндә, байлар монда кайчандыр теге якта да, бу якта да шактый булган. Анда да, монда да ялтырап күренә торган калай түбәле биек-биек йортлар, таш кладовойлар, кибетләр шул турыда сөйли. Ә хәерчеләре тагын да күбрәк үрчеп, башка җирләрдәге хәерчеләрдән үзгә буларак, гел сәяхәттә йөреп торганнар һәм үзләрен хәерче дип атарга берәүгә дә юл куймаганнар, ягъни ярлы тәкәббер булганнар, үзләренең җәяүләп булса да гел йөреп торуларын акларга тырышып, «без — һөнәр ияләре, безгә шунсыз мөмким түгел!» дип кенә җибәрә торган булганнар. Әмма туры килсә барысын да эшләгәннәр алар: тегү дә теккәннәр, итек тә басканнар, барышниклык та иткәннәр, кул астына җайлырак нәрсә туры килсә, сорап мәшәкатьләнеп тормыйча, эләктереп тә киткәләгәннәр. Ләкин шуңа да карамастан, гәрчә үзләре хәерче дигәнне яратмасалар да, күбесе хәерче булган. Нәрсә булган — инде ул узган, әйтик менә Казыган тау башыннан Бикчурин карап торганда Әтәчленең инде байлары да, хәерчеләре дә калмаган, авыл тигезләнгән, тигезләнергә теләмичә борный күтәреберәк йөрергә теләүчеләр булса, андыйларны шундук «тигезләргә» сызганып торучылары да җитәрлек. Шуның янына тагын язның җәйгә үрләп бара торган бер вакыты, бөтен җирдә яшеллек. Каршы яктан һәм Юкә борны ягыннан яшел 28 кама булып урманнар сызылып киткән, бу якта. Казыган тау итәгендә гөжләп су тегермәне эшләп тора, кыскасы, күңеле җитеп караган кешегә к\рерлек нәрсәләр бар иде бу тирәдә. Ләкин Бикчуринның башында үз планнары күп иде, бу минутта ул авылның узганы белән дә, язгы пейзажына карап та соклана алмады. Тегермән суы аркылы салынган Кара күперне ныгып, авылга җи- тәрәк, Бикчурин артыннан Хәйдәр карт куып җитте. Ул ат атланып, Гүләмә юлы буенча кырдан кайтып килә иде. Элек хәл-әхвәл -сорашкан булды һәм шундук эчендә кайнап -килгән сүзләрен түгәргә дә тотынды: Син теләсәң нәрсә әйт, Сөләйман тавариш, мин синең ул кылдан нечкә, кылычтан үткен малайларың белән эшли алмыйм. Бу әйтү генә түгел, бу күп төрле планнадз белән тулышып кайтып килүче Бикчуринны берьюлы ике җилкәсенә әйләндереп салу кебек булды. Әле кем әйтә бит моны? Хәйдәр абзый әйтә, бөтен эштә акыл биреп, яше олыгаеп баруга карамастан, гел алдан йөрүче аңлы колхозчы әйтә. Бикчурин, тарантасыннан төшеп, җәяүләп Хәйдәр картның аты буеннан бара башлады, тегенең күңелен табарга тырышып булса кирәк, папирос тәкъдим итеп карады. Хәйдәр карт тәмәке тартмый икән, алмады, һәм тагын да ярсыбырак сөйли башлады: — Юк, хәзерге яшьләр белән уртак эш корып булмый, Сөләйман, борның белән -боз тиш, булмый. Алар бит, энекәем, теге... ни... икенче камырдан. Аяк атлаганда да, «әй, әрәм китмәсә генә ярар ие», «артык атламасам ярар ие!» дигән шикелле, үлчәп кенә, санап кына атлыйлар. Әйтсәң, ярамый. Әйтсәң, әйткән кеше яман. Соң, үзең уйлап кара, Сөләйман туган, төш җитеп килә, борын төбендә күлен, күп булса, биш-алты әйләнәсе калгандыр. Шунда бит, рәхмәт төшкере- се, теге Закир малае бәйләнде генә бит: «Эчәсем килә дә эчәсем килә!» Эчәсең килсә бит, мәйтәм, шуның өчен, алла колы, тиздән менә күлен- гә туктыйсы. Кайт та хет самовары белән авызыңа кой. Әйтеп тыңлатып буламы соң хәзерге яшьләрне, алар бит үзләре күпне белеп туганнар. Атларны вәлүктән ычкындырды да китте бу. Китте дә батты. Атлар тик тормасын дип үзе:и тотындым. Бер әйләндем, теге һаман юк. Ике әйләндем, юк. Су эчәргә дип киткән кешем, юк та юк. Кычкырып карадым, ник кенә тавышы-өне чыксын. Тагын кычкырдым, тагын юк. Шуннан шул Түләмә буендагы ерганаклар ягына барып карасам, ни күзем белән күрим. Теге чүпрәк башы кайдан туры килеп тора, диен, Ситдыйк кызы белән. Әллә утырганнар, әллә ходаем кы- лайганнар ук инде... Әйткәч, әйткән кеше яман, торып, өскә акыра: «Иске заманда ул яшьләрнең кулларын-аякларын бәйләп, бикле өйдә ябып асраганнар, хәзер иске заман түгед^, безнең аякньнкулны бәйләп куя алмассыз» ди. Ходай бәндәсе, кем синең аяк-кулыңны бәйли, элек эшли торган эшеңне бетер, аннары хет миңа дисә ипигә ягып аша. Иманлы авызым белән әллә ниләр әйттерерсең, ходай бәндәсе. Кыскасы шул, Сөләйман энекәем, миннән булмый ул бригадир дигәнең, чыкмый. Авылдашлар белән мине әчелешле ясама, чыкмый. Бикчурин яртысы да тартылып бетмәгән папиросын, сүндереп тә тормыйча, бер читкә атып бәрде. Аптырамас җиреңнән аптырарсың. Соң нишләргә инде бу кешеләр белән? һәрберсенә үзе ияреп йөрсенмени? Ул чагында оештыру эшләренә кем чабар? Ә вакыт берни белән дә исәпләшми, кояш, синең тәмәке тартып бетергәнеңне дә көтмичә, кыздыра да кыздыра. Колхозның алган зада- ниесе бар: унбиш десятинә җитен чәчәргә. Чөнки ил„ шуны сорый. Чөнки фабрикалар шуны көтәләр. Ә монда менә болай: Закир малаеның, Ситдыйк кызы белән ерганакка шыгаеп, мәхәббәт сатып утырасы бар. Карап торган алдынгы колхозчылардан берсе, инсафлы Хәйдәр абзый, күзләрен дә йоммыйча «мин булдыра алмыйм!» ди. 29 Кызасы да килә Бикчуринның, ярамый да. — Значит, җитен җиренең эше ярты юлда тукталып калды? Бу сорауны, Хәйдәр картка бирүдән бигрәк, үзенә үзе бирде Бикчу- рин. Ләкин Хәйдәр моны үзенә бирелгән сорау дип кабул итте, тагын да кыза төшеп, яңадан шул -баягы сүзләре белән үк, тезәргә тотынды: —Нәрсә? Әллә минеке генәме? Әйтсәң ярамый хәзерге яшьләргә. Әйтсәң, әйткән кеше ямьсез... Аның картларча күп сүзлелеккә бирелеп, шуннан тәм тапкандай, болай сөйләнеп килүе хәзер инде Бикчуринның ачуын китерә башлаган, бик җилле бер сүз әйтеп, картның авызын томалыйсы килә иде. Ләкин шул ук вакытта алай ярамаганын да -сизә, волком секретаре Батталов- ның кисәтүе дә колак төбендә чыңлап торгандай иде: «Крестьянга карата, хотя б ул колхозник булса да, Баку кызулыгы ярамас, әй!» Алар, аллы-артлы тезелеп, авыл урамына кергәннәр иде инде. Хәйдәр карт әллә яңадан башлады, әллә уйланып калган Бикчурин бер ара аны ишетми барды, тыкырыктан борылганда картның авызыннан, яңа көч белән чыккан кебек булып, тагын шул зарлану сүзләре коелырга тотынды: — Мин бит аларга әйттем, эшне бетереп кайтыйк, мин әйттем, Тыңламагач... Бикчурин җавап урынында бары тик бер сүз генә әйтә алды: — Атларыгызны туйдырыгыз. Кичке салкы-н төшкәч, бергәләп барып, бетереп кайтырбыз. z Үзе, кинәт болай кызып китүенең сәбәбен кояштан күргән кебек, кырын күзе белән генә кояшка карап алды. Кояш, кем белән дә әрепләшмичә генә, баш түбәсенә кадалырга теләгәндәй, кыздыра да кыздыра иде. / Яз үтеп бара, ләкин җәйнең әле чынлап торып килеп җиткәне юк... Әтәчле авылының тирә-юненә табигать купшыланырга бик тырышса да, әле үзенең тулы чибәрлегенә ирешмәгән *бер вакыт иде. Әнә шул көннәрдә Вафин өчен бүтәннәр белми торган өченче бер вакыйга да булды: ул Наҗиядән хат алды. Әм*ма бу хатында да элекке хатында- ге кебек үк корылык күрсәткән, бернәрсә дә вәгъдә итмәгән, беркемгә дә үпкәләмәгән. Күбрәк авыл хәлләрен сораштырган, Вафинның моннан элек язган хатын алганлыгын әйткән, ләкин хатка каршы яңадан хат яз дип ичмасам ишарә дә ясамаган. Хәтта киресенчә. «Безне хәзер эшли торган урыныбыздан күчерәләр икән дигән хәбәр йөри, кая куячакларын әле үзебез белмибез» дигән сүзләреннән җеп очын яшерергә тырышканлыгы ачыктан-ачык сизелеп тора иде. Шулай да бу хат Вафин өчен зур вакыйга булды. Чөнки анда, бер дә урыны түгел җирдә, Арча станциясе телгә алынган һәм, шуның белән бәйләнештә, Вафинга: «Без киткәндә, син нишләп анда — станциядә йөри идең, Котдус абый?» дип кызык кына итеп сорау да куелган иде. «Әле алайса бөтенләй үк таш булып катмагандыр, алай туган якларны исенә төшерә торган булгач» дип уйлады Вафин. Ләкин тынычлана алмады. һәм кызны артыннан эзләп китмичә тынычлык табар кебек күренми дә иде аңарга. Әлбәттә, ул моны хәтта үзенә үзе икърар итәргә дә базмый. Чөнки, үзегез беләсез, әллә ничегерәк килеп чыга. Бөтен кеше тырышып-тырмашып социализм төзегәндә, бер Вафин гына кыз эзләп чабып йөрсен, имеш, һич югы, адресы билгеле булса икән... Ләкин шундук ул икенче аңлатмасын да эзләп таба. Дөресрәге, табылган юл. Теге чакта, волком секретаре Батталов белән сөйләшкәндә баш җитмәслек зирәклек белән уйлап тапкан иде. Элек бераз томанлырак күренгән бу карары соңга таба ачылганнан-ачыла барды: чынлап та, тотарга да язылып китәргә вербовщикларга. Алай-болай 30' бәйләнә калсалар, җавабы да әзер: «Социализм авылда гына төзелми». Аннары тагын колхозга яңа председатель килгәч Вафип инде үзен бушап калтаңдай хис итә, һәрхәлдә, монда аннан башка да бик яхшы сугышачаклар. Җитмәсә тагын, Батталовның теге вакытта, уйный-көлә генә әйткән булса да, әйткән сүзе дә бар: җибәрербез, дигән иде бит ул. Бәлки, ихтимал, яшь кешене шаяртып кына әйтүе булгандыр, ә менә яшь кеше хәзер чынлап күтәрә бу мәсьәләне: аны, ниһаять, җибәрергә тиешләр, җибәрми калырга мөмкин түгел аны, әйе, мөмкин түгел. Шулай уйлап һәм вакыт-вакыт шуның киресен дә уйлаштыргалап, берәр көн бүреге белән киңәш итеп, икеләнеберәк йөргәннән соң, барысын да уртага салып сөйләшү нияте белән, бер көнне ул җәяүләп кенә һәм кая барганын мондагыларның берсенә дә әйтеп тормыйча, волкомга — Батталов янына китте, һәм секретарьга күңелеңдә булганны бер дә яшермичә сөйләде. Ә күңелендә булганы уенчык түгел иде аның. Вафинның Әтәчле авылыннан китүенә каршы килмәделәр. Хәтта шул баруында ук ул, Коми якларыннан килгән һәм үзенә бирелгән санны тутыра алмый азапланган бер -вербовщикны күреп, аңарга язылып та кайтты. Дөрес, тутырырга кирәкле санны тутырмыйча, вербов- щикның бүген-иртәгә генә китәр исәбе күренми иде, әмма күңеле алгысыган егет аны көтеп тора алмыйча, тиешле адресларны аңардан алып, үзе генә булса да юлга чыга торырга булды. Башы кенәгәгә язылган, кесәгә аз-маз гына аванс акчасы да кергән, күп юл йөреп шомарып беткән вербовщик агай үзе үк югалмаса, Вафин шәт югалмас. 23 Мәктәптә укулар туктаган иде инде. Мәктәп бинасында Вафинны озату кичәсе ясамакчы булганнар иде дә, барып чыкмады. Авыл яшьләренең күбесе кичен үзләренең ияләшкән җиренә — Таш чишмә болынына китте, гармонь да шул якка китте, гармоньга ияреп җыр да китте, җәен Әтәчле яшьләрен итәгемә җыеп тотармын димә инде. Сорашкалап карасалар, җәй бөтенләй гаепле түгел икән монда, Әптери кырда калган, афиша язып куярга өлгермәгән иде. Эштән кайткач, тамагына аннан-моннан гына капкалап, әнисенең кызыл эчле резинка галошын өстерәп чыккан Әптери, аның каравы, соңыннан, гаҗәеп бер җитезлек күрсәтеп, «Ячейкә абый» булуына карамастан, әгәр туры килсә, галошларны бер якка салып калдырып, ялан аяклап «бичыр»га кеше куа китәргә әзер иде. Ләкин алай итмәделәр. — Аларны китереп булмый икән, укабыз коелмас, әйдә, үзебез алар янына барыйк, — диде Вафин. Бу тәкъдим барысына да бик кызыклы булып күренде. Иң шәп ягы шунда: кешедән чаршау теләнеп, сәхнә корып азапланасы юк. Җиде-сигез комсомол һәм бүгенгә әле «ячейкага ук язылырга» әти-әниләреннән кыеп бетермәсәләр дә, шулай да томанарак агайлар алдында үзләрен «Мин комсомол!» дип йөрүче һәм, җае чыкканда, бик теләп шул тирәдә чуалучы бер төркем яшь- җилкенчәк, дәррәү кузгалып, Вафин артыннан иярделәр. Аның әле тагын шул ягы да бар: җыенга бару төслерәк килеп чыкты бу. Күргән кешеләр, туктап, карап калалар иде. Төркемгә соңыннанрак килеп кушылучылар да шактый булды, бара-бара төркем яхшы ук ишәйде. Бүтән чакта, үтә эшем кешесе булуы аркасында, үзенә мондый сорауны биргәне юк иде Вафинның, бүген бирмичә булдыра алмады: «Барысын да мин иярттемме соң боларның?» Берьюлы шушы кадәр «әрме» килеп кушылгач, Таш чишмә болынында эшләр тагын да гөрләберәк китте. Икесе ике якта ике көйгә ике гармонь яңгырап тора, уртада тагын бер гармонь, аксын кышын калада’ 31 эшләп кайткан калайчы Әхмәди 'сыза. Үзен кала кешесе итөберәк тота өйрәнгән мактанчык Әхмәди, җитү чәчең күрсәтер өчен булса кирәк, кепкасын -башыннан алып астына салып утырган, күрүкне киергән, түшендә өч-дүрт значок, әй, җилтерәтеп тарта, агаем, гармоньны... Бу өч гармоньчы тирәсендә яшьләр әйләнеп-әйләнеп тә уйнадылар, түгәрәктә әйләнү белән генә канәгатьләнмичә, парлап-парлап читтәирәк әйләнеп килүчеләре дә булгалады. Тагын бер файдалы ягы шунда: керосин кирәк түгел. Нәкъ болын өстендә табак хәтле ай балкып тора. Яшел болын, табак чаклы ай. Ташып торган җыр, җилфердәп уйнаучы итәкләр. Итәкләр генәме соң! Иңбашларын күпертмәләп теккән ак алъяпкычларны күр дә, ул алъяпкычларга оста кул белән чигелгән нечкә чигешләрне күр. Шуның янына апаларын каравыллый төшкән, ләкин чынлыкта исә, апалары кебек түгәрәккә кереп әйләнеп уйный алмаган- лыктан, бер читтән көнләшеп карап торучы кечерәк кызлар. Шулар янына кәләпүшне бер якка кыңгыр салып, әгәр кәләпүш кыңгыр салган җирдә лып ятып тормаса, аны читкә атып бәреп, болынны селкетеп- селкетеп биюләр. Шуның янына тагын, җыр һәм шау-шу арасында, челтерәп үзен ишеттереп агучы Таш чишмә тавышы... Кара әле, бу авылда озак кына эшләп, яхшысын да, яманын да байтакны күреп, тик бүген генә болай игътибар иткәндәй булды ,Вафин: бик дәртле икән ләбаса бу Әтәчле яшьләре. Хәер, Вафин үзе дә купшынган күңелле иде бүген. Хисләре тузгыган, уйлары да урынында түгел, шул ук вакытта, мондагы «пәри туен» берничә минутка гына булса да туктатып, Әтәчле яшьләренә ниндидер бик якын бер сүз дә әйтәсе килә иде. Үзен артык тыеп кала алмады, ниһаять, менә ул яшьләр түгәрәгенең уртасына кереп басты. — Иптәшләр, туктагыз, бала-чага булмагыз, сезгә әйтәсе бер сүзем бар, — диде ул, гаять җитди итеп. Шундый кинәт,- шундый урыны түгел җирдә, шундый киң болында берәү чыксын да, бөтен шау-шуны туктатып, ниндидер сүз әйтергә маташсын әле. Сүзе ничек чыгар, ә башы бик сәер чыкты моның. Тавышы күкрәктән, кайдандыр тирәннән агып чыга иде, һәрхәлдә, доклад булып кына калмаса ярый. Барысы да, уеннарын ташлап, Вафин тирәсенә җыелдылар. Башлавын шулай бик зурдан кубып башласа да, хәер, сүзе күп булмады егетнең. — Мин иртәгә сезнең авылдан китәм, иптәшләр, — диде ул сүзен дәвам - итеп һәм, кинәт күңеле .йомшара башлаганны сизеп, тизрәк уен- көлкегә борды, — миннән алачак малларыгыз булса, бүген кич сорап калыгыз, иртәгә мин монда булмам. Ә минем сездән сукыр бер тиен дә алачагым юк. Әйбәт кешеләр Әтәчле авылы -яшьләре, онытмас борын ■шуны әйтеп калыйм. Но бер яклары бар: тешләгән җирдән өзәргә яраталар. Шул үткен тешләрегез белән, иптәшләр, шагыйрь Такташ ничек әйтә әле, иске тормышның бугазын чәйнәгез, — аның тавышы чак кына калтыранып куйды. .Моны үзе дә сизде булса кирәк, тиз генә үзен кулга алып, сүзне тагын уен-көлкегә борды, — әмма минем иске урында эшләп калучы яңа «Ячәйкә абыегызга» тимәгез, ул нәрсә әйтсә, шуны тыңлагыз, ә син, «Ячәйкә абый», — ул бер читтә ничектер мо- ңаебырак басып торучы Әптеригә борылды, — ә син, минем урында калучы «Ячәйкә абый», тиешсезне әйтмә. Колхозны ныгытыйк, диген. Ликбезга шәберәк йөреп, укый-яза белмәүчелекне бетерик, диген. Клуб салыйк диген. Между прочим, иптәшләр, ,Бикчурин абый урман турысындагы йомышны юллап кайткан. Бер башлагач, ат сарайлары белән генә калмагыз, әбәзәтелно клуб та салдырыгыз. Сүзнең чынлап та «доклад»ка әйләнә башлаганын сизде булса кирәк, яңадан уен-көлкегә борып: — Доклад шуның белән тәмам, сорауларыгыз булса хат аша Коми якларына җибәрерсез, — диде дә, барысы белән дә күрешкәндәй, кулын кулпа кысып югары тоткан килеш, түгәрәктән чыгып китте. 32 Яшьләр элек, бер мәл вакыт, моны уенга да-чынга да юрарга белмичә, аптырабырак калдылар. Шул ук вакытта сизенделәр дә кебек: юк, уен булмаса кирәк. Элек берсе кузгалып, Вафин киткән якка китте. Аннары берничәсе берьюлы. Аннары кинәт, бөтен болыннары һәм шау- шулары белән купкандай, кузгалып киттеләр. Болай булгач, уенны артык дәвам итәргә мөмкин түгел иде инде бүген. Шул ук вакытта Вафинны да, бер кузгалганнан соң, туктатып калырга мөмкин булмады. Иртәгесен ул инде Арча станциясендә иде. Билеты кесәсендә, аның поезды әле кичкә генә китәсе, сабыннан тешләп саклап ятасы чемоданнары юк, бер кулда уйнатып кына йөртердәй кечкенә генә фанер чемоданы бар, ә ул чемоданда нәрсә бар икән, дип кызыксынучы булса, ансын да әйтергә була: бер-ике пар күлмәк, керле сөлге, бүтән вак-төяк һәм шулар арасында Такташ томы. Такташны ул башка кешеләр укыган «кебек күзләре яки күңеле белән генә укып чикләнми, Такташны ул, исерткеч эчемлеккә ияләшкән кеше кебек, укымыйча тора ал маганлыктан укый һәм, әгәр аңардан, бу шагыйрь сиңа кай ягы белән бигрәк ошый, дип сорасалар, ихтимал, адәм аңларлык ни дә булса әйтеп тә бирә алмас иде. Шулай бит инде без, күңел сизгәнне тел белән тиз генә әйтеп бирә алмыйбыз. Ә гомумән алганда, бу сәгатьләрдә аның кулында хәтта әнә шул сөекле Такташы да юк. Чемодан камерага тапшырылган, куллары буш, күңеле буш, кесәсе шулай ук бик алай төйгечләп тутырылмаган. Барасы җиренә исән-сау барып егылса, аннан соң акча бөтенләй кирәк тә булмас, дөньясы түгәрәкләнер кебек күренә аңарга. Димәк, ул чын гашыйкка әйләнде, ниһаять. Аннары тагын үзе өчен икенче бер хакыйкатьне дә ачты ул: кара әле, бәхетле булу өчен кешегә күп нәрсә дә кирәк түгел икән! Бары тик курыкмаска, бернәрсәдән дә шикләнмәскә, ачььк күңел һәм буш кесә белән генә калырга кирәк икән. Тик моның да әһәмиятле бер шарты бар: шулар өстенә тагын сине тоташ тутырып, күңелеңне иләсләндереп торган, кайчандыр яшьлек аркасында кулдан ычкындырып та, хәзер шуны ничек тә эзләп табарга кайнар омтылышың булу һәм кайчан булса да бер эзләп табачагыңа күңелнең камил ышанган булуы, ягъни алда бик гали, бик якты бер өмет утының җемелдәп янып торуы кирәк икән. Арча дигәнең, үзегез беләсез, бары-югы белән уч төбендәгедәй күренеп торучы бер урын: каланың энесе, саланың агасы. Кырылып беткән ике чиркәве, бер читтә кечкенә генә крахмал заводы, икешәр катлы һәм аларының да, бу фани дөньяда күпне күргәнлектән, аокы катлары җиргә сеңеп бара торган өйләре, учреждениеләре белән, әнә ул тау өстендә пеләш башын ялтыратып утырып тора. Моннан, станциядән караганда, бераз шигърияте бар кебек күренсә дә, якынрак килеп, тавыннан .күтәрелә башласаң, аның ул шигърияте тузанлы урамнарында һәм ул урамнарда җәен дә, кышын да чикләнмәгән хөрлек белән тибенеп йөрүче әтәч-тавыкларында гына кала. Тузып бара торган иске вокзал бинасыннан, шул тирәдәге эреле-ваклы складларыннан, ничек эләксә шулай салынган өйләрдән һәм аларның ишек алларында, һәрберсендә диярлек, чыркылдап ята торган ишле тавык- каздан, менә мондый җәйге көн урталарында эсседән аеруча иләсләнеп кычкыра торган әтәчләреннән бүтән ис китәрлек әллә нәрсәсе булмаган Арча станциясе, бер караганда, хыялларны бер дә алай алгысытырлык күренми иде кебек. Ләкин бит нинди күз белән карыйсың? Вафинга, мәсәлән, бу минутларда хәтта әнә шул пеләш башлы Арча да бик матур булып күренде. Житмәсә тагын, бер туры килгәндә килә кешегә. Казан ягыннан килеп төшкән пригородный поезддан, канчыклар, чиләкләр, чемоданнар, балалар күтәргән бик күп кешеләр арасыннан, аның очлы күзе Сәлимовны күреп алды. Менә туры килү — якын туганнарча кочакла шып күрештеләр. Сорашу-сөйләшү башланды, дусларча шаяртышу китте. — Сине каршы алырга килдем, как же син, — дигән булды Вафин, серпе тиз генә ачып бетермичә, — агроном чаклы агроном кайтсын да каршы да алма, имеш. — Агроном булырга тагын унбиш минут, — дигән булды тегесе, шаяртуга каршы шаярту белән, — «күп калмады, тагын бер ел чиләнәсе бар да... һәм шундук җитди тонга күчеп, хәтта бераз пафос та кушкан шикелле, өстәде: — Агроном ук булмарак та җәйлек эш табылыр бит колхозда? Җәйге практиканы, мең бәла белән, үзебезнең колхозга сорап алдым. Станциядә Әтәчле ягына, һич булмаса, Теләче я-кларына кайта торган атлар юкмы дип сорашкалап йөри торгач, алар Арчага тире сата килгән Янил кешесен туры китерделәр. Янилдән Әтәчлетә кул сузымы җир, бәясеннән тормасагыз, алып кайтырмын, диде. Әмма үзе бәясен әйтмәде, «бераздан әйләнеп киләм, шушы тирәдә булыгыз», дип китеп барды. — Студентта акча күп була, әйдә, җиде кат тиреңне тунамас әле, — диде Вафин, Сәлимовны үртәп. Гомумән, аның кәефе бик күтәренке иде, әлеге теге сары мыеклы саран кешегә — ат иясенә — серне бирмәс өчен, читкәрәк китеп торырга булдылар. Хәер, китеп кая барасың. Вокзал буфетына кереп, берәр кружка сыра алып, шуның янында кәлә- .мәлә сөйләшүдән дә яхшысы табылмады. Көне эссе, тамаклар болай да чатнап тора иде, иренгә салкын сыра тигәч, рәхәтләнеп киттеләр. Ә бераздан Сары мыек бөтенләй онытылды, яхшы ук тугарылып сөйләшеп утыра башладылар. — Сиңа бу, бәлкем, беренче карашка бераз сәеррәк- тә тоелыр, ләкин мин бүтәнчә булдыра алмадым, — дип бик җитди итеп һәм бер дә ашыкмыйча гына сөйләп китте Вафин. Вокзалның югарыгы тәрә-' зәсеннән сузылып төшкән кояш нуры аларның өстәлендә уйный һәм кружкадагы сыраны, гәрәбә шикелле итеп, үтәли яктыртып күрсәтә иде. Ләкин Вафин өстәлдә уйнап торган бу «гәрәбә»гә игътибар итмәде, аның үз хәле хәл иде бу минутта: берәү әнә колхозда эшләргә дип яхшы ният белән кайтып килә, ә ул колхоздан кача. Шулай уйларга да бик мөмкин иде, әлбәттә. Кем белә, бәлки, аның каршында утыра торган Сәлимов та дәшми-тынмый гына әнә шулайрак уйлый торгандыр. Ләкин шундук икенче бер эчке көч аның бу шикле уйларын таратып җибәргәндәй була, — ә социализм бер Әтәчле авылында гына түгел, дус кеше. Әгәр барып, допустим, мин кайдадыр урман эшендә җиң сызганып эшлим икән һәм, әйтик, без кисеп, эшкәртеп җибәргән агачлар пятилетка төзелешләренә китә икән, бу соң шул ук социализм түгелмени? Нәрсәнедер исбат итәргә теләгәндәй, кызып-кызып сөйләгән җиреннән ул кинәт тынып калды. Күренеп тора: егетнең бу зур сүзләре артында икенчеләре — әйтелмәгәннәре дә бар һәм алар, ул әйтелмәгән сүзләр, дөньяга чыгарга теләп аның күңелендә ташыйлар иде. Хәер, оза>к көттермәде ул. Бераз уйланып утырганнан соң, Вафин, баягы кебек шашынып түгел, бераз тынычрак, ләкин йөрәктән агып килә торган тавыш белән, әкрен генә ялгап алып китте: — Синдә шундый бер рухи хәлнең булганы бармы, дус кеше? Әйтик, кайчандыр мин ялганга ант иткәнмен дә хәзер менә шуның җәзасын эзләп барырга тиеш. Минем барасым килми, аякларым карыша... Булмаса булган икән, әйдә, тагын берәр кружка китертик әле, тагын кайчан очрашабыз. Әй, карагыз әле, сеңлемме, апамы дип әйтим, безгә тагын берәр кружка китерегез әле. Кояш авышты булса кирәк, югары тәрәзәдән төшә торган нурлар, болар өстәлен бер якта калдырып, инде идәндә уйный башлады, яңа з. «с. ә.- № п. 33 34 китерелгән сыра да инде гәрәбәгә охшап күренми, ләкин барыбер, күңелдәге серләрне бушатырга, эчне тутырырга ярый иде, каһәр. — ...аякларым карыша, ә мин бармыйча булдыра алмыйм... Син теләсә ничек уйла, ихты-ярың, ә мин бармыйча булдыра алмыйм... Бер тын сүзеннән бүленеп, үзен-үзе тыңлагандай, бер ноктага текәлеп утырганнан соң, Вафин, бу юлы инде яхшы ук кызмага бирелеп, янә ялгап алып китте: — Ә кем соң ул, безнең арага сыймыйча, авылдан куылган Наҗия? Әтисенең яшергән икмәге кайда сакланганны безгә иң элек кем килеп әйтте? Шул Наҗия дигән кыз әйтте түгелме соң? Әтисенең таягыннан курыкмыйча, кем безнең спектакльләрдә катнашып йөрде? Раокулаче- ние белән баргач, кем безгә бикле капканы ачты? Мин дурак бит аны ул чагында ук ярата идем. Кешедән яшереп, үземнән үзем яшереп, аның үзен адым саен кыерсытып, каты сүз белән бәгъренә кадарга тырышып, ләкин күңелемнән һич кенә дә чыгарып ташлый алмыйча, ярата идем. Әле бүгенгедәй күз алдымда. Син көлмә, Касыйм, син аны андый коерыксыз тавык хәлендә күрмәдең, көләргә хакың юк. Комсомолга алуны сорап заявление китерде бу. Башта: «Менә теге! Менә бу!» — дип сузып йөрттем. Аннары шулай да карарга булдык. Каравыбыз нәрсә? Күзенә терәп әйттек кызның: «Әй, син, ак чәүкә, җыен кара карга арасына кая тыгылмакчы буласың?» дидек. Бүгенгедәй күз алдымда: комсомолга керәсе килеп чәчен кистереп өлгергән бу. Сабый түгел диген син аны, кайдандыр колагына дурак сүз кереп калган: янәсе, комсомолга һичшиксез кырыкмыш тайларны гына алалар. Ә чәч толымнары нинди иде аның! Әйтик, моның өчен өйдәгеләре башыннан сыйпагандыр дип беләсеңме? Алмагач, тагын килде. Миңа күрсәтмәскә тырышып, гел башындагы яулыгын рәтли. Уңайсызланып, бер агара, бер кызара. Ә безнең решение әллә кайчан әзерләнеп куелган: кулак кызы, ак чәүкә, кара каргалар арасында эзең булмасын, и баста! Борыны шундый төште кызның. Әллә тагын берәр кружка китертәбезме? Шайтан алгыры, тел чишелде бит минем бүген. Утыра торгач алар байтак кына утырып калдылар. Колхозның бүгенге хәле турында да, әлбәттә, сөйләштеләр, яңа председатель «Янтык» та читтә калмады. Ләкин кайсы сүзне генә башламасын, Вафин гәпнең азагын гел үзен борчыган мәсьәләгә китереп тери: «Юлым шул якка, бәлкем, җае чыкса, ул кырыкма тайны да очратырмын», — дип, фетнә- чел өметләнү белән бетерә иде. Алар чыкканда Сары мыек киткән иде инде. Вокзал артындагы киртә буенда атлар сирәгәйгән, Сәлимовка кичке салкында тәпи-тәпи генә элдертергә туры киләчәге көн кебек ачык иде. Болайга калгач ул инде Вафинны, поездына утыртып, озатып ук җибәрергә булды. Буш кесә һәм бик матур хыяллар белән ерак сәфәргә чыккан, кая барасын һәм барган җирендә ничек каршы алыначагын ачык кына белмәгән, ләкин шуңа да карамастан барырга, эзләп табарга дип үзенә нык карар кабул иткән менә бу яшь йөрәк ягында күңелне үзенә бәйли торган ниндидер бер, бик үк ачык та булмаган, хаклык барлыгы сизелә иде. Күрешкән мәлне сайрар кошларга әверелеп калган, бигрәк тә вокзал буфетында чатнаган иреннәрне салкын сыра белән чылатып утырганда, чөкердәп сүзләре бетмәгән бу ике дусның соңга таба, нишләптер, телләре тотлыга башлады. Ахырысы, аерылу минутларының якынаюы телләрне бәйләде булса кирәк. Тик поезд кузгалып китәр алдыннан гына Сәлимов, әле яңа исенә килгәндәй булып, әйтте: — Рәт чыгардай булмаса, кара аны, әллә кайларда буталып йөрмә, яңадан үз якларыбызга әйләнеп кайт. 3* 35 — Беләкне сызганыбырак тотынганда, рәт чыкмый калуы не может, — диде Вафин, үз-үзенә нык ышанган бер катгыйлык белән һәм, сүзне янә уенга борган булып, өстәп куйды, — үзем югалттым, үзем табарга да тиешмен. Әкренләп кузгалып баручы вагон көпчәкләренең үзара шыгырда- шучикылдашулары аларның бүтән сүзләрен бер-берсенә ишеттермәде. 24 Архангельск өлкәсендәге Котлас тимер юл станциясендә төшеп калып, юлда очраган бу як кешеләре белән сөйләшеп, бүреге белән киңәш-табыш итешеп торганнан соң, Вафин, кесәсендә вербовщик биргән путевкасы булуга да карамастан, Коми АССРдагы сәяхәтен республиканың башкаласы Сыктывкардан башларга булды. Кызыксынудан яки туристлык дәрте кузгалудан түгел, шулай ук исеме колакка сәер ишетелә торган бу шәһәр белән танышырга теләүдән дә түгел — кайда ул алай кычытмаган жирләрне кашып тору! — вакыт узган саен кесә ягы җиңеләя, юл авырая, эзләп чыккан кешене табуга булган ышаныч кими бара иде. Сыктывкарга барудан максат: куып китерелгән кешеләрнең кай якка таба озатылуын, урман эшендә нинди күчерүләр булганлыгын сорашып беркадәр ачыклап булмасмы, дип өметләнүдән иде. Урманнар һәм күлләр белән капланган бу чит-ят җирләрдә, әгәр шундый зәгыйфь өмет шәмең дә яктыртып тормаса, ничек алга хәрәкәт итмәк кирәк. Бердәнбер юл — Вычегда елгасы буйлап пароходта бару иде. Утырганда кеше ул хәтле күп булып күренмәсә дә, утырып китеп, бара башлагач бер катлы кечкенә генә пароход кеше белән шыгырым тулды. Җитмәсә һаман өстәлә бара. Кырык-илле километрлар бер җирдә дә туктамыйча, бик сагындырып килгән пароходны сирәк кенә утырган пристаньнарда түземсезләнеп көтеп алалар, өстәвенә тагын, спирт эчеп кызарган-бүртенгән кырыс кешеләр, билет- мазар күрсәтмичә, дәррәү басып керәләр, бер мәл вакыт ата улны, ана кызны белми, чыр-чу кузгала, бара-бара, хәер, барсы да рәтләнә, урын талымлап тору юк, кайда эләксә шунда чүңкәешәләр, бер ара кайдандыр — пароход коерыгыннанмы, астагы кубрикларның берсеннәнме — билгесез берәүнең балалайка чирткән көйгә сузып-сузып моңайганы гына ишетелеп кала: ...Летят утки, летят утки, два гуся, Кого люблю, того люблю... не боюся. Өстендә озын-озын саллардан, аларны өстерәүче кәрлә буксир пароходларыннан, сүрән генә янучы маяклардан бүтән нәрсәсе булмаган, ярлары гел бер төсле очлы башлы чыршылар, зәгыйфь каеннар белән күмелгән Вычегда елгасы буйлап өч тәүлеккә якын килгәннән соң, елганың сул ягында, ялангач үрдә, үзенең яр кырыендагы тәртилле- тәртипсез сузылган урамнары, тротуар хезмәтен үти торган такта басмалары, бер читтәге тузанлы «Парижы»II белән, кай ягыннандыр безнең Чистайны иокә төшереп, менә Сыктывкар шәһәре күренде. Өенә кайтып җиткән кешеләр сизелерлек җанлана төштеләр, ләкин безнең сәяхәтченең өе әллә кайда артта, җиде тау, җиде су артында калган, шул ук вакытта хәзергә әле килеп җиткән җире дә күренми. Шуңа күрә аның өчен әлләни айга сикерерлек сәбәп тә юк иде. Бу пароход Сыктывкардан артык китәсе булмагач, ияләшенгән балык мичкәсе өстен II 1812 елгы Ватан сугышы вакытында Наполеон яуларының әсир алынган кайбер кешеләрен этап белән шушы якларга озатканнар һәм алар шунда урнашып калганнар. Жирле халыкмы, әллә әсирләр үзләреме, бу бистәне «Париж» дип атаганнар һәм шуннан бирле Сыктывкар читендәге ул «бер катлы Париж» телдән телгә күчеп килә икән. (Автор искәрмәсе.) 36 нән кузгаласы килмәсә дә, кузгалмыйча булдыра алмады. Шәһәрнең экзотикасы һәм үзенчәлекле яклары белән кызыксынып торырга туры килмәде, ничә әйтсәң дә бер сүз: кесә ягың такыраеп торганда экзотика күзгә бик күренми икән. Урман кисү һәм аны эшкәртү, сал бәйләү һәм сал агызу эшләрен идарә итүче кайбер учреждениеләрнең ишекләрен шакып, сорашкалап караса да, күңелне юатырлык рәтле жавап ала алмады. Инде, болай булгач, монда озак чуалуның мәгънәсе бөтенләй калмаган иде. Икенче көнне Вафин, вербовщик биргән адрес буенча, Кайгородский леспромхозын эзләп, янә юлга чыкты. Белмәгән-күрмәгән юллардан әле тегеләй, әле болай борылгалап, очраган бер кешедән сорашкалап, болай да шактый озынга сузылган бу юлны тагын да озайтып, таныш түгел кояш астында, бүгенге тамакны иртәгә калдырып, ризык белән тукланудан бигрәк хыял, белән тукланып, ачлы-туклы килә торгач, менә ул әлеге Кайгородский леспромхозына, ниһаять, килеп житте. Бу якның күп сөйләргә яратмый торган, ә үзләре күпне күргән кешеләре бер сүз белән диярлек аңарга моңарчы бер жирдә дә тапмаган хөрлек бүләк иткәндәй булдылар: кулың бар, күтәрә ала торган җилкәң бар, бүтәне гүяки аларга кагылмый, йөри торгач Вафинның тынгысыз йөрәге шактый ук басылды, килгән җәйне ул леспромхоз эшендә — урман кисеп, әрдәнә салып, бүрәнә тарттырып үткәрде, кышын китәм дисә дә китә алмады, булган су юллары каткан, тимер юллар юк, кыскасы, борылыр урын калмаган, шул ук вакытта кешегә бик сайрарга ярамый торган хыялы да тормышка ашмаган. Кайчак, күңеле нечкәреп китеп, сораштыргалап караштырса да, колакка керә торган сүз әйтүче булмады. Монда гомумән кемнең кайчан килеп, кайчан һәм кай якка озатылганлыгын яки киткәнлеген ачык кына белүче кешене табу кыен иде. Бәлки, белсәләр дә әйтмәгәннәрдер. Бөтен нәрсәне белү һәм белгән бөтен нәрсәңне кычкырып йөрү заманымы! Шәһәре дә, авылы да тузгып урыныннан кузгалган һәм кешеләр авылда да, шәһәрдә дә гадәтләнелгән тормыш шартларыннан яңа шартларга, яңа таләпләр һәм яңа темплар алдына куелган ул чорда, кайсылары этап астында, кайсылары бугаздан китереп тоткан мәжбүрияткә буйсынып, кайсы озын коерыклы бәхет кошын эләктерү хыялы белән, теге якка да, бу якка да ташланучылар аз булдымы соң! Юллар кешеләр белән тулы, ә кешеләрнең һәркайсының үз башында үз бүреге. Кем ул? Кая бара ул? Нишләп бара ул? Берәүнең дә икенче берәүдә эше юк. Килеп торалар, үтеп торалар. Урманнар ачылмаган байлыклар белән тулып яткан менә бу якларда шактый чуарльпк хөкем сөрә иде. «Бездә кемнәр генә булмый, берсенең дә маңгаена пичәт басылмаган. Эшкә ярый торган кулы, авырлык күтәрә ала торган җилкәсе булса, безгә шул бик житкән, без алай кеше талымлап тормыйбыз» диделәр Вафинга. Моннан да ачык әйтүнең булуы мөмкин түгел һәм инде моннан да соң артык сорашып торырга урын да калмаган иде. Бер яктан, сорашкалап карап та, Нажиясе турында колакка ятышлы бер хәбәр дә, хәтта күңелне элеккечә иләсләндереп җибәрерлек тонык бер ишарә дә ишетә алмагач, икенче яктан, эш белән мавыгып һә.м, өченче яктан, тагын да хәтәррәге, кесәгә ишле генә булып акча керә башлагач, бер мәл ул үзенең бу якларга ни өчен килеп чыкканлыгын онытып та жибәрде. Хәтта чын күңелдән эзләп килгән Нажиясенә дә кул селтәп кенә карый башлады: олаккан икән, олага бирсен. Дөньяда ялы кыркылган ябага тайлар бер Нажия белән генә бетми торгандыр. Ансы табылмаса, икенчесе килеп чыгар. Ләкин бу — юлы уңмаган кешеләрнең барсында да диярлек кузгала торган вакытлы бер гажизлек кенә иде. Леспромхозда калып бераз эшләгәч, дөресен әйткәндә, юлны тагын дәвам иттерерлек акча төшергәч, болардан да бигрәк, яз җитеп, табигатьтә гомуми уяну һә.м купшылану башлангач, Вафинның күңелендә Нажия яңадан терелде һәм 37 хәзер инде, кышкы катып калулар исәбенә булса кирәк, кызны сагыну коры сагыну гына түгел, ул аны ничектер үҗәтләнеп, үз дигәнен таш яуса да эшләргә теләп, чын егетләр сагынуы белән сагынырга тотынган иде. Аннары тагын мәсьәләнең бу ягы да бар: менә бу урманнарда— чыршы, нарат, артыш агачлары арасында — кайчандыр ул кыз да йөргән бит. Вафин гел шулай уйлый, шулай уйлау, бер үк вакытта, аны тынгысызлый да, эчке рәхәтлек тә бирә... Каһәр суккыры, кая киткәнен ачык кына язып калдырган булса соң! Бер алай, бер болай уйлап, кызны бер каһәрләп, шул каһәрләгән кичтә үк аны яңадан бик матур итеп төшендә күреп тәмам башы каткач һәм, шуның өстенә тагын, эше буенча яварга тотынган узгынчы мактаулардан күңелен май да баса башласа, бәлки, ихтимал, әкренләп ул аны табу уеннан суынган да булыр иде. Ләкин көтмәгәндә икенче бер хәл килеп чыкты. Хәл түгел, Гыйлемдаровлар семьясының бу тирәдәге соңгы көннәрен белгән, Галләм хаҗины үз кулы белән җирләгән олы яшьтәге бер татарны очратты Вафин. Леспромхозның бер бригадасында, шпал складларында охранник булып эшләүче түгәрәк сакаллы, җәен дә гел малахай бүрек киеп йөрүче бу җимерек кашлы татарны Вафин, узганда-барганда, бу безнең як кешесе түгел микән, дип караштыргалап килә, ләкин сүз кушып караганы юк иде. Беркөнне тегенең склад ишеге төбендә карчыгы пешереп китергән ашны чүлмәктән ашыкмыйча гына шупырдатып утыруын күреп, туктамыйча булдыра алмады. Ашаганда агайның башыннан малахай бүрек очкан, кайрактай булып ялтыраган иске түбәтәй генә такыр башны каплап тора иде. Түбәтәйне күргәч, Вафин шундук сизеп алды: шикләнергә урын юк, аның алдында татарның Да тегенди-мондые гына түгел, тәмам беләүгә әйләнгәне, каешланганы утыра иде. Үз телендә килеп эндәшкәч һәм бу эндәшүче кеше әле күптән түгел генә «илдән килгән» кеше булып чыккач, әлеге агайның кинәт күңеле йомшарып китте булса кирәк, чүлмәкне ашъяулыгына төреп бер читкә этәрде дә, битен аннан-моннан гына сыпыргалап, тизрәк ил-җир хәлләрен сорашырга тотынды. Әлбәттә, бу бер очрашуда гына барсы турында да сорашып, сөйләшеп бетерә алмадылар. Юл туры килгән саен ачык йөз белән исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкалап уза торган булдылар. Карт кешенең, ахрысы, болар белән генә дә күңеле түгәрәкләнмәде булса кирәк, бер кичне ул Вафинны үзе яши торган баракка кунакка чакырды. Монда булып киткән якташлар, барыннан да элек, Наҗияләр семьясы турында берәр нәрсә ишетеп булмасмы, дип зур кызыксыну белән барды Вафин. Чынлап та ишетте! Карт белә икән. Белә генә түгел, сүз арасында «бер шалонда килгәнбез» дип тә ычкындырды. Шуннан инде бу түгәрәк сакалны да бу якларга ниндиерәк язмыш китереп ыргытканлыгын чамаларга мөмкин иде. Ләкин ул үзе турында — зарланып та, элеккеге тормышын иокә төшереп тә — бик аз сөйләде. «Сихәтсезлегем аркасында менә шушында утырып калдым бугай инде, югыйсә, арырак та алып киттеләр безнең братны. Элекке кебек йөдәтмиләр хәзер. Көн аралаш, әлеге шул комендант дигәннәренә бер күренеп кайтам да... амин шуның белән». Үзе турында сөйләүгә караганда, карт күбрәк сорашырга ярата һәм Вафинның һәр сүзен, әйтелмәгәннәрен авызыннан тартып алырдай булып, «кара син, ә... шулай диген» кебек сүзләр кыстыра-кыстыра, бик рәхәтләнеп җүпләп утыра иде. Башта ук Наҗия турында сораша башласам олы кешене өркетүем бар, дип уйлап, Вафин элек олылары турында сораштырган булды һәм бу икенче-өченче кешеләргә күчкәч .картның теле сизелерлек ачылды: — Хаҗи абзыйны мәрхүмне үз кулым белән җирләрдем, — дип, тирән көрсенеп, ялгап алып китте ул, — туфрагы чит-ят җирләрдә буласы булган икән. Иллә-мәгәр озак сырхаулап үзе дә җафаланмады, 38 кешегә дә авырлыгын салмады, сусыз кайнаган самовардай эреде дә төште. Соңыннан җәмәгатеннән сорыйм, васыятен әйтә алдымы ичмасам, дим. Авызыннан җаны чыкканчы үләм дип теленә дә китермәгән. Бар белгәне шул булды: «Илгә кайтам, күрәсе, сөйләшәсе кешеләрем бар, бу фани дөнья белән өзәсе исәпләрем бар, шулармы эшләмичә йөрәгем тынгы тапмый. Таба алачак түгел». Шулай ди торган ие мәрхүмкәй. Без берне уйлыйбыз, язмыш безгә икенчене әзерли шул. Нишләмәк кирәк, Газраил якаңнан килеп тотса, дөнья белән алыш- бирешең калмый икән... Картның сүзе күп булыр төслерәк күренә иде. Вафин дилбегәне тизрәк үз кулына алып, <картка бик сиздермичә генә, аны әкренләп үзен кызыксындырган мәсьәләгә китерде. Карт, монда калганнар турында тәфсиллап сөйләргә әзер торса да, киткәннәр турында бик аз белә булып чыкты. Воркута якларына — күмер шахталарына җибәргәннәр икән дигән хәбәр дә йөри, урман кисү, сал агызу эшендә дә файдаланалар, имеш. Әнә шундый имеш-мимеш хәбәрләрдән бүтәнне әйтә алмады. Шулай да бер шәһәр исемен бик тырышып-тырышып хәтерләп азапланды. Аның әйтүенә караганда: Галләм хаҗиның семьясы, хаҗи үзе үлгәннән соң, әлеге шул шәһәренең исеме телгә килми торган якка таба китмәдеме икән? Кызы бик әтчәйни нәрсә ие, ул якта нифте эше дә бар, мин анда югалып калачак кеше түгел, дип сөйләнгәнен үз колакларым белән ишеттем. Бу сүзләр бик томанлы булсалар да, җәйге кояш белән җылытылган яшь күңелне җилкетә калды. Картның кыз турында әйткән өзек- өзек сүзләреннән соң Вафинның күңелендә Наҗия яңадан терелеп басты һәм, гүяки, билгесез урманнар артыннан Вафинны үчекләп тора башлагандай иде: «Кил, Котдус абый, егет икәнсең, эзләп тап мине. Җир читендә түгел мин, шушы тирәдә генә!». Барыннан да бигрәк җилкеткәне шул: Вафин бу леспромхозда бераз канат ярып өлгергән, «Урман промышленносте ударнигы» дигән исемне дә алган, юлларны һәм кешеләрне дә аз-маз белә башлаган, кесә дә бөтенләй үк буш түгел, кыскасы, күңеле тагын урыныннан купкан иде. Озак уйлап тормыйча, яңадан җилкенеп юлга чыкты. Элек нефть промыслоларында бәхет сынап карарга, анда рәт чыгардай күренмәсә, Воркута якларына элдермәкче булып, Ухта нефть промыс- лоларына таба юл тотты. Әле күптән түгел генә ачылып, эш бары тик җәелеп кенә килә торган Ухта нефть промыслоларында, «рәт чыгарам» дигән кешегә, бөтенләйгә тукталып калырга да мөмкин булган булыр иде, югыйсә. Эш көчләре җитешми, техника 6HIK шәптән түгел, эшләргә һәм, дөньяның җаен белеберәк маташсаң, хәтта баеп китәргә дә мөмкин иде монда. Әмма Вафинда байльпк кайгысы юк, Вафинда тик кыз кайгысы гына һәм ул чиге күренмәгән шушы тынгысыз романтика белән яши, шуның белән юана һәм үҗәтләнеп ничек тә үз сүзен итәргә тырыша: «Неужели, таба алмам? Җир астына олакмаганнар ич. Олаккан икән, бер килеп чыкмый булмас. Шул чыккан чагында гына мин аны кырыккан чәченнән эләктереп алмасам, атым Котдус булмасын» дип үзенә үзе әтәчләнеп тә куйгалый иде. «Җир астына олагу» дигәнне ул бик алай булмаслык бер эш итеп тә карамый. Воркута учаклары дип нидер сөйләнеп маташты бит теге хәтерсез карт. Бүтәннәр киткәнне нигә, әйтик, Наҗия дә шул яиока китә алмасын икән? Ләкин аңарга Воркутага барып җитәргә һәм шул кызуга җир астына ук төшеп китәргә туры килмәде. Хәер, җир өстендә дә эш җитәрлек табылып торганда, җир астына төшәргә ул алай ашыкмый да иде. Ухта шәһәрендә аңарга шактый ачык итеп әйттеләр. Моннан берничә айлар гына элек, әлеге шул ерактан куып китерелгән кешеләрне, 39 берничә партияне бер-бер артлы, су юлы белән Кожва якларына озатканнар, имеш. Анда зур перевалочный база ачылган. Аннары, Северо- Печорский тимер юлы салынып беткәч, якын киләчәктә ул тирәдә тагын Печора порты да ачылачак, имеш. Димәк, кул-аягы сәламәт кешегә ул якларда эшнең җитәрлек булачагы үзеннән үзе аңлашылып тора иде. Озак та уйламыйча, Вафин шул якны каерды. Беренчедән, бу әле җирнең асты түгел, җирнең өстендә эшләү. Җир өстендә генә дә түгел, хәтта су өстендә. Икенчедән, Печора Воркутага караганда биредәрәк, әлеге теге бер катлы пароходларның берсенә утырасы да Баренцево диңгезенә таба агасы да агасы... Шулар өстенә тагын, өченчедән, егетнең кесә ягы да исәптә. Леспромхозда «көрәп алган» акча инде тагын бетеп килә, һәрхәлдә, дөнья гизеп, озак сайланып йөрергә ирек бирмәячәк. Боларның барсы өстенә тагын егетнең үзендә генә саклана торган вак-төяк исәп-хисаплары да юк түгел: шулай атылып йөри торгач, әгәр кызны таба калса, аның күзенә болан бик өтелгән өс-баш белән күренергә дә ярамас, өс-башка алыйм дисәң, янә,акча кирәк булачак. Шуларның барысын да исәпкә алып, озын юлны кыскартып, тәртәне Печора якларына борасы итте. Күңеле дөрес сизенгән икән егетнең. Уйлаганы тап туры килде һәм, дөресен әйткәндә, кесә ягы да бик алай әрчелеп өлгермәгән иде әле. Печора елгасының сул ягындагы Кожва поселогына килеп төшеп, эчендә әлеге теге Такташ томыннан бүтән нәрсәсе калмаган үтә җиңел чемоданны кул очында сел ки-селки, яр буендагы агач складлары яныннан узып барганда, Вафинның күзе рейдта эшләүче кешеләргә төште. Күбесе ир-аттан торган бу төркем арасында анда-санда гына хатын- кызлар да күренгәл-и һәм алар барысы да бер төсле — тупас парусинная тегелгән комбинезоннар кигәннәр, хатынкызлары бары тик башларындагы косынкалары белән генә ирләрдән азмыкүпме аерылып торалар иде. Менә шул брезент чалбарлы хатын-кызлардан берсе Вафинны кинәт тукталып калырга мәҗбүр итте. Акылы белән булудан бигрәк, инстинкты белән танып алды: брезент чалбарлы, аягында кирза итек, киселгән чәчен косынка астына яшереп, косынкасын арттан кысып бәйләп куйган, каралган, салмакланган, чак кына җәелә дә төшкән кебек, тупасланган, ләкин шул ук вакытта башын нәкъ элеккечә уйнатып борулары, йөз сызыклары, коеп куйгандай нәфис борыны, тора торгач уйланыш, тынып калулары, авыр эш бөгеп, парусин костюм яшереп бетерә алмаган килешле сыны — барысы да аныкы. Әйе, шул үзе, елгалар һәм урманнар, шикләр һәм өметләр аша үтеп, Вафин эзләп килгән кеше — Наҗия үзе иде. Вафин нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин арада биек кенә койма бар, шул койма комачаулады һәм аннары, гомумән, тавышы да чыкмады бугай. Килеп тыгылган шатлык һәм, бер үк вакытта, кинәт башны миңрәткән аптырау үзенекен иткән иде. Әле һаман үзенә үзе ышанмагандай, ләкин рейд ягыннан күзләрен ала алмыйча, склад коймасы буенда, ток тоткан кешедәй, дәррәү катып калды ул. Әмма шулай да башының кайсыдыр бер почмагында чак кына булса да аек акылы да сакланып калган, дуамал гына атылыпбәрелмәде, үзен тотып калды, иң элек салкын акыл белән уйларга, өстенбашыи тәртипкә китерергә, алда торган кадерле очрашуга үзен әзерләргә булды. 25 Әзерли алдымы соң ул үзен? Булуы мөмкинме андый чакта нинди дә булса әзерлекнең? Әйе, мөмкин. Ләкин йөрәк өчен бик кыйбатка төшә икән ул. Бәлки шунда, беренче күрүдән үк, янына чакырып алып очрашкан булсалар, яхшырак та буласы булгандыр. 40 Бераз читкәрәк китеп, акылын ‘башына туплау белән, Вафин өчен беренче мәсьәлә булып, кайда тукталу мәсьәләсе килеп басты. Поселоктагы кечкенә генә кунак өе язылып килгән кешеләр белән тулган, бүген-иртәгә генә койкаларның бушау ихтималы күренми иде. Шул тирә кешеләреннән сорашкалап караса да рәте чыкмады, һәр йортка диярлек берме-икеме фатирчы куелган, җитмәсә тагын кашкаларына якын килер хәл юк, берсеннән берсе усалрак этләр сыйрагыңны өзеп алырга торалар. Бу якларга килепкитеп, гел алмашынып торучы чуар халык поселок кешеләрен итәкләренжиңнәрен жыебырак яшәргә мәжбүр итә иде булса кирәк. Әмма бернинди саклык чаралары да тыеп бетерә алмый, соңгы вакытта рейдта эшләр тагын да киңәю сәбәпле, кешеләр һаман арта тора: язылып килүчеләр, болай килүчеләр, бәхет эзләп йөрүчеләр һәм, бәхетеннән бөтенләйгә инде колак кагып, кайдан булса да ансатракны кулга төшерергә йөрүче «суык аяклар» бөтен поселокны баокан иде. Шуларга менә сөйгәнен эзләп каңгырып йөрүче тинтерәгән гашыйк егеттә — Вафин да килеп өстәлде. Кыскасы, баштагы хыялга урын күп, ә башның үзен куярга урын юк... йөреп- йөреп, яңадан кунак өе хуҗасының хозурына килеп егылырга туры килде Вафинга. Бу юлы аның аптыраганлыгы тавышына ук бәреп чыккан иде булса кирәк, кунак өен карап, идәнен-койкаларын җыештырып торучы әби, аркылыга җәелгән, ләкин, күрәсең, кеше кайгысын сизә белүче сизгер йөрәге булган Коми карчыгы, артык сөйләшеп тормыйча, Вафинны үзенә ияртеп аскы каттагы ярым караңгы, зурлыкка бик зур таш подвалга алып керде. — Ошатсаң, менә шушында йокларсың, — диде ул, ишек катындагы зур агач сандык өстеннән урын күрсәтеп. Кунакның сайланып торырлык чамасы калмаган иде, аннары тагын әбинең вакланып тормавы да ошады аңарга. Бер сүз белән әйткәндә, әбиләрдән бәхете бар икән егетнең: Әтәчле авылында Шәмсия әби белән серләре килешкән иде, монда менә бусы, акча-фәлән дип вакланып тормыйча гына, егетнең бер үзенә келәт чаклы сандык өсте тәкъдим итте. Үзенә күрсәтелгән урынга әлеге шул эчендә Такташ томыннан бүтән бер әйбере дә калмаган буш чемоданын атып, фатир ягыннан күңеле тынычлангач, кырынып, берәр җүнрәк нәрсә очратса, өстенә-башына алмакчы булып, Вафин яңадан урамга чыгып китте. Парикмахерскийга кереп кырынды, шул тирәдәге бер ашханәдә тамагын туйдырды — хәзергә иң мөһиме шулары иде. Шуның янына тагын, урман эшендәге кешеләрне күздә тотып булса кирәк, каеш кебек нык парусиннан тегелгән, яшелгә вак-вак кына кара бөрчокләр төшкән, тулаем алганда бака сырты төслерәк, шулай да бик таза, ут-күзгә дучар булмаса мәңге тузмаслык, махсус әзерләнгән спецовка кебегерәк бер комбинезон да алып кигәч, егетнең күңеле бөтенләй түгәрәкләнде. Тизрәк кайтып өстен алыштырды. Берьюлы кияү егете булып ук куймаса да, шулай да ярыйсы гына купшы күренә иде хәзер егет. Хәтта юеш таш стенада озак эленеп торудан күгәреп каткан көзге кыйпылчыгына күз төшереп алырга да онытмады. Яна комбинезон эчендәге тук корсакның шуннан соң әлеге теге ишек катындагы зур сандык өстенә сузылып ятып торасы килде. Әби үзе өйдә юк, гаеп итеп торырдай кеше күренми, баш астына үзе белән озын юл мәшәкатьләре күргән чемоданын салып, сандык өстенә сузылып ятты, алда торган бәхетле минутлар — кавышу минутлары турында уйлана башлады. Гаҗәп бер хәл: моңарчы беркайда да, беркем алдында да, хәтта юлда бер тиен акчасыз калган чакларында да аптырап калмыйча, үз күләгәсен үзе тотарга тырышып чапкан әкият герое кебек, ерактагы якты йолдызын эзләп атылып-бәрелеп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга ташланган безнең бу батыр егет, хәзер, инде үз «йолдызын» эзләп тапкач, инде аңарга үрелергә, тотып алырга, аңарга җылы сүз әйтергә һәм аңардан да, ниһаять, җылы нур алыр 41 га вакыт җиткәч, җитмәсә тагын өстенә чапсаң балта үтмәслек нык һәм өряңа комбинезон да киеп алгач, тел әйләндереп әйтергә дә уңайсыз, аптырады да калды бит. Каушаган да кебек, башы да бозылган сәгать төсле зырылдап әйләнеп тора. Нәрсә дип сүз башлар икән соң ул? Ярый ла тегесе аңласа, ягъни, менә Вафин аңлаган кебек аңласа? Әгәр кешеләр бер-берсен ихлас күңелдән аңлыйлар һәм яратышалар икән, бу салкын якта алар арасына керә алырлык бернинди тискәре көч тә, бернинди «ком гарәбе» дә булмаска тиеш, югыйсә. Бераз кнтапчарак, ләкин нишләмәк кирәк, әнә шундый уйлар килә бит егетнең зырылдап әйләнеп торган башына. Әллә шулай дип әйтсен дәме икән? Ә ул синең шулай тырышып, китапча боргалап-сыргалап әйткән сүзләреңә каршы: «Башыңа капла матур сүзләреңне... мине авылдан сөргәндә эзеңне дә күрсәтмәдең, хәзер килеп, минем алда тасма телләнгән буласың» дисә? Иң читене, күтәрә алмаслык авыры — билгесезлек иде. Әнә шул билгесезлектән куркынып типкән йөрәкне хәтта әлеге шул чапсаң балта үтмәслек-яңа комбинезон да тыеп кала алмады, төрле каршылыклы уйланулар, фараз кылулар белән башы миңгерәгән Вафин, иртәне дә көтмичә, хәзер үк барып кызны күрергә, чакырып чыгарырга, сөйләшергә дигән карарга килде. Яткан урыныннан ялт сикереп торы-п, ашыгып чыгып китте. Ләкин ул икенче әйләнеп килгәндә яр буе тынган, эстакадада берәү дә күренми, тик пароход туктый торган дебаркадер тирәсендә генә көндезге җанлылык сакланып калган иде. Берничә йөз метрларга сузылган рейд тирәягыннан койма-рәшәткә белән тотылып алынган, шулай да рәшәткә арасыннан эчтәге бөтен байлык уч төбендәгедәй ачык күренә, озын-озын зифа бүрәнәләр, сугыш кырында шәһит булган батырлар кебек, аркылыторкылы ятып калганнар, тирә-юньнән балык һәм сумала катнаш агач сагызы исе аңкый иде. Койма буенда аптырап эчкә карап торучы Вафин, эчке кесәсендә «Урман промышленносте ударнигы» дигән таныклыгы булуга да карамастан, кинәт үзенә үзе мескен бер бәндә булып күренә башлады һәм бу минутта үзен коточыргыч дәрәҗәдә ялгыз хис итә иде. Ерак җирне якын итеп, нинди зур мәшәкатьләр чигеп, аптырап калган минутларында башын югалтмыйча, менә ул килде. Эзләгән кешесенең күңелне алгысыткыч сынын күрде, әлеге теге ярым подвал өйдән, сандык өстеннән баш куяр урын тапты, өстенә менә бу «кабык»ны алып киде, ә кабык эчендә нәрсә? Арык тән дә янып бетмәгән йөрәк. Тирә-юньдә нарат сагызы исе, таныш түгел кешеләр һәм иге-чиге күренмәгән, беркайчан да берни белән дә тутырып бетерә алмаслык бушлык, төньяк бушлыгы... Тирә-юне бер хәл, анысына бәлки Вафинның, кавышу бәхете алдында каушап калган кешенең, башы да җитми торгандыр, башы җитә торган ачы бер хакыйкать бар әле монда: кесә ягының тагын рәте китеп бара. Леспромхозда «көрәп алган» акча инде бетеп килә, күп булса атна-ун көн сузарлык чамасы калды, аннан соң инде яңа комбинезонның кесәләрендә берьюлы Печора җиле уйный башлаячак. Димәк, артык талымлап тормыйча, кайда булса да эшкә урнашу ягын да карарга кирәк. Ә аңа чаклы ничек тә булса Наҗияне күреп сөйләшәсе, аның көен тартып карыйсы да бар. Башына ис тигән кешедәй мәгънәсез әйләнгәләп йөреп, әлеге теге үзенә мәңгелеккә беркетелгән сандык өстенә кайтып егылганда, өй эче күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде инде. Өй хуҗасы әби, караңгылык эченнән аңлашылыр-аңлашылмас тавыш биреп, өйгә ут алырга •әйтсә дә, Вафин утны кабыздырмады. Караңгыда рәхәтрәк. Ичмасам, тирә-юнеңдәге бушлык, үзеңнең мескенлегең ул чаклы сизелми, уйларың белән ялгыз гына калырга мөмкин. Хәер, бик алай оза-к уйланып ятырга туры да килмәде Вафинга. Юл мәшәкатьләреннән һәм көндезге яца җир, яңа кешеләр һәм, бигрәк тә, җан атып эзләп килгән кешесе 42 белән менә-менә очраша язып калу тәэсиреннән нык кына арган иде ул. Җитмәсә тагын, рәхимле хуҗа хатын караңгыда мендәрсыман бер нәрсә дә китереп аткач, Вафинның ялгыз башы шундук сыгылып төште, егет гырлап йокыга китте. Иртәгесен ул уянганчы хуҗа әби инде әллә кайчан аяк өстендә, җыештырасы җирләрне җыештырган, өске як коридорда ике чилә-к керешле җиз самовар ажгырып кайнап утыра, кунак өенә инде күптән ияләшеп беткән кешеләр, кайсысы үзенең чәйнегенә агызып, кайсы калай кружка белән кулын пешерә-пешерә, әлеге самовардан чәй ташып, ыгы-зыгы киләләр иде. Хуҗа әби, читтән-чаттан дигәндәй, яңа кунагын күзәткәләп йөрсә дә, кунакның баш очындагы чемоданын ачканы, аннан ни дә булса чыгарганы һич күренмәде. «Кабыгы»нда килеш кенә йоклаган Вафин, торып, аннанмоннан гына юынып керде дә, эшенә соңга калган кешедәй, кабаланып чыгып китте. Чынлап та, ул бик ашыга, озагырак йоклаганы өчен үзен эченнән генә әрли, чөнки кичтән корып куйган планы бар: иртүк төшеп рейд капкасы буена басмакчы, эшкә килгән кешеләрне күздән үткәреп тормакчы һәм шунда, мөгаен, Наҗияне дә күреп алып, бернәрсәгә дә карамыйча, аны туктатмакчы, ниһаять, сүз башламакчы иде. Планы барып чыкмады, ул килгәндә рейдта һәм аның барлык эстакадаларында эш кайный иде инде. Кичә басып карап торган урынга, койма буена туктап, шактый гына вакыт эчке якны күзәтеп торды, ләкин Наҗия бүген монда күренми иде. Менә шулай башланып китте. Бер көн шулай, ике көн шулай. Кешеләр койманың эчкәреге ягында мәш килеп эшлиләр, берсенә берсе куәт биреп кычкырып-кычкырып җибәрәләр, эстакада моторы гөжләп эшләп тора, шул арада әле теге, әле бу яктан үзара шаярышулар, сүгенүләр, тупас сүзләр дә ишетелгәләп куя. Ә монда, койманың тышкы ягында, әле көннең иртәсендә, әле төшке әбәт вакытында, әле кичкә таба, мондагы кешеләрнең берсенә дә таныш булмаган берәү, дивана дисәң диванага охшамаган, акыллы дисәң акыллы дип кабул итеп булмаслык яшь бер дәрвиш, яңа ком-бинезонлы, иске ботинкалы берәү, туктап, озаклап-озаклап һәм бик җентекләп эчтәгеләрне күзәтә... Шулай күзәтеп тора-тора да аякларын теләр-телә.мәс кенә атлап китә. Тагын килә, тагын шулай катып тора, тагын башын иеп китеп бара... Ниһаять, моңарга шул тирәдән үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә игътибар итә башладылар, кайсылары бу «берәү»пе күзләре белән сөзеп узалар, тел кузгатып сүз әйтмиләр, әмма күз карашлары әйтә: «Бу ниткән- ала канат тагын? Кеше эшләгәнгә учына төкереп, читтән генә куәт биреп торучы. Алай бик кызыкса, керсен дә күтәрә башласын бүрәнәләрне... андагы майлы бутка бөтен кешегә дә җитәрлек». Мондагы кешеләрнең берсенә дә таныш булмаган бу «ала канат» көннәрен, әлбәттә, рейд тирәсендә буталып йөреп кенә уздырып бетерә алмый иде. Көннәр монда коточыргыч озын, шуңарга тагын көн яктысыннан чак кына кайтыш Заполярье төннәре ялганып китә, көнгә әнә шундый якты төн дә килеп кушылгач, кая куеп бетерер хәл юк һәм, кесәсендә акчасы бетә торган саен, Вафинга бу кырыс көн һәм төн тагын да озыная төшкән кебек сизелә иде. Наҗияне табу кайгысына акча табу кайгысы да килеп кушылгач, ниһаять, ул кыюлана төште. Райкомны эзләп табып, сөйләшергә, эшкә урнаштыруларын сорарга, әгәр кем булуы һәм нишләп йөрүе белән кызыксына калсалар, үзенең Кайгородский леспромхозында эшләп алган ударниклык таныклыгы белән мактанырга, ныгырак кызыксына төшсәләр, бу якларга ни сәбәп аркасында килеп чыгуын да ачык сөйләп бирергә булды. Әлбәттә, беркадәр сәеррәк ишетелер башта. Әмма уйлап карасаң, өйләнмәгән яшь егетнең ихлас күңелдән сөйгән кешесен эзләп килүендә нинди гаеп булсын, ди? Аннары тагын ул егет, гыйшык уты белән генә тукланып 43 тора алмыйча, тамагына да ашый торган егет булса? Ягъни башкаларга кирәк булганы кебек, аңарга да ашарга кирәк булса? Әйе, чынлабрак уйлап карасаң, бернинди сәерлеге дә. юк: килгән, димәк, кайдадыр эшләргә дә тиеш. Әгәр шуннан соң да, аңламаганга салышып, яки сәерсенеп, башларын селеккәләп торсалар, ул чагында инде таныклыкны чыгарып, ныгытып сөйләшергә булыр. Янәсе, гади бер дәрвиш кеше басып тормый сезнең каршыгызда, ә бәлки дәрвиш-гашыйк, дәрвиш- удариик басып тора. Боларның берсе икенчесенә һич каршы килмәгән- леген белеп калсыннар. Хәер, мәсьәләнең бу ягы алай катлаулы булып чыкмады. Рейд эшчеләре өчен яңа салынган культура йортына директор таба алмыйча аптырап торган чаклары икән, тузган ботинкалы бу гашыйк егетне, элек тә культура-агарту эшендә эшләгәнлеген искә алып, шундук директор итеп билгеләргә булдылар. Ләкин Вафин үзе икенче бер нәрсәне искә алмыйча кала алмады. Директор кеше булгач, малайлар кебек койма ярыкларыннан күзәтеп йөреп булмас, директор кеше — директор кеше инде. Оештырырга, чабарга кирәк булыр. Аннары тагын кабинетта да утырмыйча ярамас. Кабинетта утырмаган директор — директор буламыни ул! Кыскасы, бер ара әчегән йонга әйләнә башлаган безнең Вафин яңадан терелде, хәтта үзендә элек һич сизмәгән бер хис — җорлык хисе дә сизә башлады шикелле. Шуның өчен, директор урындыгын алып, дәү абзый булып әверелгәнче, аяк һәм тән җиңел чагында ничек кенә булса да Наҗияне табарга, сөйләшергә ниятләп, шул көнне үк рейд начальнигын эзләп китте. Сорашты һәм, ниһаять, очына да чыкты: Надя Гыйлемдарова дигән кызны (Наҗияне монда Надяга әйләндереп өлгергәннәр иде инде), табельщик итеп, сортировочный складка күчергәннәр икән, ул сортировочный дигәннәре моннан бераз югарырак, ләкин шушы ук Печора елгасы ярыңда, өсте күк белән ябылган зур бер урын булып чыкты. Чакырткач, бераз сәерсенеберәк булса да, чыкмыйча кала алмаган иде булса кирәк. Чыккач, каршысында кинәт Котдус абыйсын күргәч, бер мәл вакыт, үз күзләренә үзе ышанмагандай, баскан урынында катып калды кыз. Бу — аптырау гына түгел, гаҗәпләнү яки һич көтмәгәндә якын кешеңне күрүдән таркалып калу гына да түгел, монда барсы да бар, барсы бергә буталган һәм шулай барсы бергә котырып кузгалган хисләр арасында яхшы ук ачык булып, берьюлы кызның йөзенә бәреп чыккан кыргый читсенү дә бар иде. Башта икесе дә тел кузгатып сүз әйтә алмый тордылар. Аннары Вафин, бер үк ва.кытта, күрешергә дип кулын да сузып һәм, Наҗияне әле һаман танып җиткермәгән кебек, аннан күзләрен дә ала алмыйча, бәйләнешсез сүзләр белән авыз эченнән нидер мыгырданып, кызга якынлаша төште. Ләкин Наҗия баскан урыныннан кымшанып та карамады. Тик башын чак кына бер якка бора төшеп, йөзен читкәрәк алды. Аның аскы иренендә, уң якта, инде төзәлеп килә торган сай гына яра эзе бар иде, кыз шуны яшерергә, күрсәтмәскә тырышкан кебек, шул якка таба кырны беләнрәк борылды. Ләкин Вафин җөй эзен күреп өлгергән иде инде. Җөй эзе белән бергә үк, Вафин тагын менә моны да күрде: кызның кыргый читсенү катыш яшерен моң аша карап торучы кара күзләре кинәт яшь белән тулды. Аны түкмичә тотып тору мөмкин булмаячак, яшь менә-менә түгелеп китәчәк, ләкин түккәнче, әнә шул яшьле күзләре белән, ул искиткеч матур, һәм аны нәкъ әнә шушы минутында, яшьле күзләре белән, үзенә таба тартып аласы килә иде егетнең. — Бакъ... Әллә танымыйсың дамы? Нишләп болай бер сүз дә эндәшмисең? Вафин, эчке бер кызулыкка бирелеп, сузылды һәм элек кулларын, аннары кызны үзенә тартып алмакчы булды. Ләкин кыз куркынган куй 41 бәрәне кебек шундук артка чигенде, түгеләсе яше хәзер инде түгелгән, бит буйлап энҗедәй тамчылар тәгәрәшеп бара, кызның күзләре ничектер корып һәм усалланып калган иде. Кыз инде китек ирене турында да кайгыртмый, гомумән, бернәрсәгә дә исе китми башлаган кебек күренә иде. Башын кинәт чая рәвештә чайкап, йөзен Вафинга борды, ләкин кулын бирергә ашыкмады, чит-ят тавыш белән коры гына эндәште: — Ник килдең? Кемгә кирәгең бар синең монда? Кинәт, истә-оста юк вакытта яңагына чалтыратып җибәрсәләр, бу кадәр аптырап калмаган булыр иде Вафин. Менә сиңа, мә! Төрле гайбәтләрне өскә алып, белгән-күргән кешеләрнең, телләре белән әйтмә- сәләр, төсләре белән сиздергән шелтәләрен күтәреп, озакка сузылган юл мәшәкатьләрен кичереп, арып-талып эзләп кил дә, шулар бәрабәренә аның сиңа әйткән беренче сүзләре: «Ник килдең? Кемгә кирәген бар синең монда?» булсын. Җитмәсә тагын нинди салкын итеп, өшетә торган читсенү белән. Әйтерсең, Вафин хәзер аның мәңгелек дошманы, кан дошманы. — Сиңа нәрсә булды, Наҗия? Син мине таный торгансыңдыр ич? Бер дә бүтән сүзең юкмыни? — Бер дә бүтән сүзем юк... Наҗия, кинәт борылып, кереп китәргә җыенды. Ләкин булдыра алмады, башын гадәттәгечә тәкәббер генә борып, әйләнеп карады. Бу каравында аның күзләрендә чак кына мыскыллы бер көлемсерәү чагылып узгандай итте: — Сөйләшәсен сөйләшеп бетердек бит инде, Вафин абый, авылда чагында ук сөйләшеп бетердек... Кызның тавышы калтыранып куйды. Шуның белән, өзелеп «Вафин абый!» дип эндәшүе белән, ул үзенең әле хәзергә таш булып катып өлгермәгәнлеген күрсәтте: юк, сөйләшәсе сүзе бетмәгән аның, бетмәгән. Тик менә дәррәү чишелеп «кенә китә алмый, хәер, анысын Вафин өмет тә итмәде һәм тиз генә өмет тә итми. Мөмкинме соң! Авылдан куган чакта син аның күзенә чалынмаска тырышып, куркакларча, бер читтә посып кал да, хәзер килеп, ул синең кочагыңа атылып торсын, имеш. Булмаслыкмы күңелгә китерергә дә ярамый. Наҗиянең тупаслана, кыргыйлаша төшкәнлеге тышкы кыяфәтеннән дә, беренче очрашу вакытында үзен тотышыннан да, әйткән сүзләреннән дә күренгән иде, югыйсә. Ләкин аның бу тискәрелеге Вафин көткәннән күп мәртәбә дәвамлырак һәм көчлерәк булып чыкты. Алар хәзер икесе бер поселокта, эштә дә, кичке ял сәгатьләрендә дә әледән-әле очрашкалап та торалар. Вафин, әле теге яктан, әле бу жктан мөмкин кадәр аңарга якынрак килергә, кызның күңелен эретергә, аны элеккечә үзенә аударырга тырышып карады. Ләкин бу тырышлыкларның тамчы кадәр дә файдасы тимәде. Кыз «исәнме-саумы?»дан, салкын гына елмаеп, әлеге теге тәкәббер рәвештә баш чөеп узудан артыкны һич сиздермәде, һич югы авыл хәлләрен сораштыру өчен озагырак тукталып калсын икән, көтеп-көтеп, шуңа да ирешә алмады Вафин. Башкасын әйткән дә юк, хәтта кызның аскы иренендәге серле яра эзе турында да Вафин тик кешедән ишетеп кенә белде: кайсыдыр бер хулиганы кызга бик үҗәтләнеп сырышырга йөргән дә, нияте барып чыкмагач, ачудан лезвий белән аның матур иренен телеп төшермәкче булган. Янәсе, миңа булмагач, бүтәнгә дә булмасын! Ул матур иреннәрен кем өчен шулай кагылгысыз итеп сакларга тырышуы белән кызыксынмастан (моның белән кызыксынырга мөм- кинме, хакы бармы соң Вафинның?), Наҗиянең бу ныклыгы, үзен түбәнәйтмичә саклый белүе, бигрәк тә аның, очрашкан саен, әлеге шул җөйле ирененнән уңайсызлангандай, кырны беләнрәк торып исәнләшүе һәм тизрәк китәргә ашыгуы — барысы-барысы бергә кушылып, Вафин- 45 ның күңелендә кызны тагын бер карыш үстереп җибәргәндәй булды. Аңлатып булмый торган кызыклы бер халәт: кыз никадәр генә аннан читләшергә тырышмасын, егегнеп аңарга тартылуы, аны ничек тә үзенә каратырга тырышуы арта гына бара: юк, кайчан булса да ул, ниһаять, Вафин абыйсын аңларга, аннан качмаска, аныкы булырга тиеш! һәм бу «кайчан булса да» бик үк еракта да йөрмәгән икән. Күрәсең, кыз күңеле дә, гәрчә тыштан бик кыргый, хәтта мәңгелеккә туңып калган кебек булып күренсә дә, эри барган... Эри барган һәм менә шундый бер кайнау ноктасы килеп җиткәч, ул үзен тыеп кала алмады, ярыннан бәреп чыкты, ташый башлады. ЛАоның кызыклы ягы тагын шунда, күңелнең болай ярларыннан ыргылып чыгуы көзге мәлдә, тундра ягыннан ачы җилләр исеп, Печора елгасы өстендә «ак башлы» дулкыннар котырган вакытка туры килде, һичбер әзерлексез һәм бер дә көтмәгәндә, кичләрдән бер кичне, клубтан кайтышлый, Наҗия Ва- финның артыннан куып җитте. — Бергә кайтыйкчы, Вафин абый, — диде ул, ниндидер аңлатып булмый торган бер кызулык белән. Вафин абыйсының нәрсә дип әйткәнен дә көтмичә, үзе башлап аны беләгеннән алды. Әйе, алар бергә кайттылар, кайтып җиткәч капка төбендә икесе бергә утырып тордылар һәм шунда, капка төбендә салкын җилдән бер-берсенә ышыкланып утырып торганда, Наҗия яшьле күзләре белән Вафинның күкрәгенә авып төште. Аның бу минуттагы эчке халәте сүз белән аңлатып булырлык дәрәҗәдә түгел, ул бары тик бәйләнешсез өзек-өзек сүзләр белән пышылдый гына иде: «Ниләр генә күрмәде безнең бу вәйран башлар, Вафин абый... Кара әле син, әй... таш ярылса ярыла, күңел ярылмый икән... Инде син мине үз яныңнан куып җибәрә алмассың... Беркайчан да, беркем алдында да... Юк, Котдүс абый, мин бу юлы китәргә дип килмәдем... Мин бу юлы сиңа ышанып килдем, куып җибәрмәссең дип ышанып килдем, аңлыйсыңмы шуны, ышанып килдем». Төн тын иде, кеше аягы басылган иде, бары тик поселокның аргы башында гел бер ритм белән эшләп торган двигатель гөжләве генә ишетелә иде... Ниһаять, бөтен кирелекләр җиңелде, алар менә икәүдән- икәү генә. Гаеп-кыек итүче юк, күңелнең ярыннан ташып торган минутлары, ирененең җөйле булганлыгын исеннән чыгарды Наҗия... Хәер, җөйле булса соң! Сугыш кырында булмаган кешеләр генә бу тынгысыз гомерне бер дә җөйсез, гел шулай анадан тума шомалык белән үтәләр ич. ЭПИЛОГ Өмет һәм өзгәләнү, кырыслык һәм күз яше белән тулган ул вакыйгалардан соң егерме җиде ел вакыт үткәч, колхоз тормышы үзенең нык чыгырына утыргач, күмәкләп игелгән икмәкне ашап үскән бала- чагалар өйләнеп һәм кияүгә чыгып, үзләре бала-чага әти-әниләре булгач, бер дә уйламаган бер вакытта, бер дә уйламаган бер урында мин ул кешеләрнең кай-берләрен янә очраттым. 1957 нче елның июнь башлары иде. Мәскәүдә узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасыннан мин, хатын кушып җибәргән вак-төяк эшләр белән булашып, берничә көнгә кичегеп калдым. Көтүдән аерылып калгансың икән, димәк, басу капкасын да үз мөгезең белән төртеп ач. Билет кайгысын кайгыртып Мәскәүнең көндез дә, төнлә дә, язын да, кышын да һәрвакыт мыжгып торган Казан вокзалында буталып йөргәндә, төрле ыгы-зыгы һәм төрле телдәге, төрле шивәдәге сүзләр арасында, артымда гына дип әйтерлек, кинәт бик ачык һәм мондагы кырыслыкка бер дә ятышмый торган мөлаем бер эндәшү мине борылып карарга мәҗбүр итте. Миңа эндәшәләр дип алгысымадым, чөнки Мәскәүдә бернинди дә, бигрәк тә андый 46 мөлаем тавышлы таныш хатын-кызым юк, ул яктан җаным тыныч иде. — ... Кемне күрәм дип торам... Ходавәндә!.. Туры килсә дә килә икән юллар... Мин әйләнеп караганда, алар берсе икенчесенең кочагында, нишләргә һәм бер-берсен ничек аңларга белмичә, чап-чоп үбешәләр иде инде. Мин генә түгел, шул тирәдә чемоданын кочаклап, билет көтеп, бала имезеп, мороженое ашап утыручы бүтән кешеләр дә гаҗәпсенеп карап алдылар бу эшкә. Хәер, гаҗәпләнмәслек тә түгел, шактый өлкән яшьләрдәге ике ханым, өсләренәбашларына пөхтә генә киенгән, хәтта интеллигент кыяфәтле дип әйтергә була, ике хатын, һәрхәлдә, тулы акыллы кешеләр, тиргә чумган шушы мәхшәрдә, аларга карап торучы йөзләрчә күз белән һич исәпләшмичә, берсе икенчесенең кочагына атылып, чап-чоп үбешә башласыннар әле. Аның әле тагын бу ягы да бар: шул «чап-чоп» арасында күзгә ташланмыйча һәм җиргә атылып төшмичә бер уенчык бәби кысылып калган. Инде кочаклашып һәм үбешеп туйгач, яңа исләренә килгәндәй, игътибар беләнрәк күзләрен ачсалар, шул кочаклашу-кысышу арасында зәңгәр күзле, түгәрәк беләкле, түгәрәк муенлы целлулоид курчак исән-сау калган һәм менә хәзер зәңгәр күзләрен елтыратып, «тәки очраштыгыз бит, әйткән ием мин сезгә!» дигәндәй, аларга карап тора. Икесе дә берьюлы кинәт тындылар һәм шундый ук кинәтлек белән көлеп җибәрделәр. Әле алар- ның—икесенең дә — күзләрендә яшь иде. Кичергәнегез бармы икән сезнең? Кинәт килгән сөенечтән гадәттә күзне шундый саф, үтәли күренүчән яшь пәрдәсе каплый, аның аша син үзең рәтләп бернәрсәне дә күрмисең, ә сине шундук күрәләр: син яңгыр астында, бәхет яңгыры астында чыланып калгансың. Бу ханымнарның да күзләрендә әнә шундый бәхетле чылану иде. °Әмма алар үзләре аны-моны сизмәделәр, шул яшьле көйгә үк гөрләшергә дә тотындылар. — Юк, үземнекеләр курчак белән уйнау яшеннән уздылар инде,— диде ханымнарның курчак тотканы. Күренеп тора: аңарга курчак турында аңлатма бирүе бераз уңайсыз иде, шундый кызу чакта, шундый ыгы-зыгы арасында курчак турында аңлатып торган бул, имеш. Шул ук вакытта аның дымлы күзләре тыеп кала алмаслык сөенеч нуры да чәчеп тора иде, — внучкама дип алдым. Дөресе, Котдус абыең алдырды. Бик бала җанлы кеше булып чыкты ул, Котдус абыең. — Котдус абый да сезнең беләнмени? — дип сорап куйды икенчесе. Күз карашының кинәт яңа нур балкытып яктырып китүенә караганда, бусы моның алар өчен ачыш өстенә ачыш булды булса кирәк: димәк, шулай икән, ягъни Котдус абыйсы да монда икән. Димәк, алар икесе бергә икән. Ләкин шулай да сиздермәде, дөресрәге, сиздермәскә ты; рышты. — Китте шул теге вакытта бездән. Кая киткәнен дә рәтләп белми •калдык, ошатмады булса кирәк безне, — дигән булды, бүтәнчә нәрсә әйтергә дә белмәгәч. — Китсә дә, әллә кая ычкына алмады, — курчак тоткан ханым авыз чите белән генә көлемсерәде һәм бу көлемсерәү аның өске иренендә җиңелчә генә беленеп калган җөй эзен сөртеп узгандай булды,— шулай бит алар безнең авыл кызлары, Рабига. Магнитлылар... Алар- ның магнит кырына бер эләксәң... Ханым курчагын чемоданы өстенә утыртып куйды һәм, бераз җитдиләшә төшеп, кызыксынып сорашырга тотынды: — Син соң үзең кайдан, Рабига? Әллә берәр җиргә китеп барышыңмы? Күрсәң танымассың да сине хәзер, — ул, тик менә хәзер генә күргән кебек, бу юлы инде хатын-кызларга хас бер төпченү белән, Рабиганы башыннан аягынача энә күзеннән үткәргәндәй, күздән кичерде,— солидная дама! Әйтмичә тор, хәзер үзем чамалыйм: кандидат наук, һич тә булмаса... берәр ответработпикның хатыны? Ә, әйе, безнең 47 Касыйм дигән бер егетебез бар иде бит әле. Теге елларны Авыл хуҗалыгы техникумында укып йөргән... Шуның белән берәр эш чыкмагандыр бит? < Сүзнең болан җиңелчә-шугырак әйләнеш ала баруы икесен дә яхшы ук иркенәйтеп-бушатып җибәргәндәй булды, тартынып, бер-берсен «укый алмыйча» торулар шундук бетте. — Чамалый алмадың, Наҗия җаным, юк, чамалый алмадың, —• Рабига рәхәтләнеп бер көлеп куйды, — шулай озак вакытлар авылга кайтмый йөргәч оныткансыңдыр да шул, гаеп түгел. Фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә үк буй җитмәде, ответработник хатыны булып булмады. Кечкенә генә зоотехник кисәге булып, колхозларда сыерлар бозаулатып, сарыклар үрчетеп йөрибез шунда... Ә Касыйм турына килгәндә... Рабига кинәт уйчанланды, сүзләрен әйтә алмас булды. Наҗия шундук эшнең нидә икәнлеген сизеп алды: күрәсең, Касыйм турыннан эш тегеләйболай гына. Мактап сөйләрлек ягы күренмәгән, ә Рабиганың аның турында яманлап сөйлисе килми иде булса кирәк. Ул да булмады, алар янына плащын беләгенә салып, иске паровоздай пуфылдап, шактый ук йончылган, шактый ук тирләгән, әмма үзе айның унбишенче кичәсе кебек якты чырай белән көлеп, урта буйлы, инде бераз пеләшләнә дә, аркылыга да җәелә башлаган, ләкин шулай да җитез хәрәкәтле, туры килсә, әле яшьләрчә йөгерергә дә әзер торучы бер ир килеп туктады. — Ну, аларны... билетка алдан хәбәр ителгән, имеш. Җиде кат тиремне сыгып чыгардылар... — Алайса хәзер сигезенчесен без сыгабыз, — диде Наҗия ханым, шук елмаеп. Бернинди пеләшкә дә карамастан, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте яшьләрчә уенчак һәм самими булганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде, — мин монда менә сиңа сюрприз әзерләп куйдым. Бу кем? Таныйсыңмы менә бу сөйкемле ханымны? Башта танымыйча торды, таныгач, исемен таба алмыйча ык-мык килде (склероз башланган булса кирәк пеләш астында!), ниһаять, барысы да ачыклангач, фактка ышанып җитмәгәндәй, хатынының күзләренә балаларча карап алды. — ... Шул Рабигамы? Өйләре Чишмә тавы башында иде... Ликбезда укып та йөрде... — Ә хәзер зоотехник... с высшим образованием... әйтми генә торгандыр әле, мөгаен, берәр знаменитый кешедер. Ләкин ышанмаска мөмкин түгел, шул Рабига, барысы да шулар үзләре: кайчандыр Әтәчле авылында колхоз оештыру эшендә катнашып йөргән Котдус Вафин, Әтәчле авылының Чишмә тавы башында, кыргый чия куагы кебек, ярга ябышып үскән Рабига һәм шул Әтәчле авылының кызыл балчыклы ярына ябышып калырга бик тырышып та, әтисе Галләм кулак аркасында, тамырлары белән йолкынып, чит-ят җирләргә ыргытылган Наҗия, егерме алты-егерме җиде елдан соң, юллары туры килеп, менә тагын очраштылар. Ә юллары туры килүе нәрсәдән? Рабига Хаҗиәхметова, колхоз зоотехнигы, тазарып һәм ял итеп курорттан кайтып килә. Наҗия һәм Котдус, ирле-хатынлы Вафиннар, ирлс-хатынлы гидротехниклар, берсен корып бетергәннән соң, Себер ягындагы ук икенче бер яңа төзелешкә фатиха алу өчен, Мәокәүгә чакыртылган булганнар. — Себер безнең үзебезнеке хәзер, — дип, ничектер шаярткандай итеп һәм, ул шаярту сүзләре арасына үзенең эчке горурлыгын да ара- лаштырып, әйтеп куйды Вафин, — хәтерлим әле, сезнең авылда эшләгәндә Теләчегә шулай бик ансат кына барып кайта торган идек. Җыры да бар иде шикелле, әгәр онытмаган булсам: — Әче суга юмарт Теләчә, Барам-кайтам, җаным теләсә... Шулай уйный-көлә, туган-үскән якларның фольклорын һәм кешеләрен искә ала-ала, сөйләшеп торганда, Рабиганың күзе Вафинның кулына төште. Тегенең сул җиң очыннан резинка кул — протез күренеп тора иде. — Сугыштамы шулай булды, Котдус абый? — дип, ничектер балаларча беркатлылык белән, сорап куйды Рабига. Ул, бу сорауның болай дуамал һәм балаларчарак чыгуы өчен уңайсызлангандай, соңыннан үзе кызарып та калган иде. — II... аннан бирле инде, сеңлем, — дип сузды Вафин, кулына бер дә исе китмәгәндәй итеп, — аннан бирле инде без, әнә Наҗия авылдашыгыз белән ачлы-туклы торып, институт бетердек. Икебезгә өч кул белән күпме дөнья төзедек, әнә Наҗия авылдашыгыз әйтсен, әгәр минем сүзгә ышанмасагыз... Баштан чәч окончательно коелып беткәнче әле тагын күпме эшлисебез бар. Үз көченә сәламәт ышану белән ышанып сөйләүче Вафинның, бераз шаярткандай итеп, ләкин чынлыкта һич тә шаяртмыйча, чын ихлас күңелдән әйткән бу сүзләрендә, бигрәк тә аның йөзендә-кыяфәтендә, хәтта әнә кулъяулыгы белән әледән-әле маңгай тирен сөртеп алуына кадәр, җирдә чын урынын табып яшәүче хөр кешенең күңел көрлеге сирпелеп тора иде. Бер уйлаганда, бу күңел көрлеге, бәлки, кешенең җирдә үз урынын эзләп тапкан булуыннан гына да түгелдер? Бәлки, моның тагын да зуррак икенчеөченче сәбәпләре дә бардыр? Мәңгелек тынгысызлык, үзең өчен дә, кешеләр өчен дә берөзлексез көрәшә белү, кулың сынса ансын җиң эченә яшереп, ярдәмгә мохтаҗ булган икенче кешеләргә исән кулыңны сузарга әзер тору һәм һәрвакытта, һәр җирдә үзеңне халык белән бергә, аның чын баласы итеп тою, ул кушканны карусыз башкару һәм, шулар өстенә тагын, яраткан кешең белән янәшә яшәү, аңа карата эчкерсез булу, аның өчен, әгәр кирәк булса, бәлаләргә ташланудан да курыкмау — әллә менә болар без күргән күңел көрлегенең сәбәпләре була алмыйлармы? Яхшымы-яман.мы, миңа таныш кешеләр — шулар үзләрё. Мин алар- ны юктан бар итмәдем, булган эшләрен яшереп тә кала алмыйм. Озын бер роман дәвамында сөйләп бетереп булмаганны^ кыска эпилогта гына әйтеп бетереп булмастыр, һәм гомумән, кешеләр турында барысын да сөйләп бетерергә мөмкинме икән? Бигрәк тә хәрәкәттәге, юлдагы, көрәштәге кешеләр турында?

1958—1961 еллар