Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛЬТУРА ТӨЗЕЛЕШЕ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ӨЛКӘСЕНДӘ БЕЗНЕҢ БУРЫЧЛАР

Киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү чорында 11% культура үсеше бөек культура революциясен төгәлләүче ж жэтап булыр. Бу этапта коммунизмның җиңүе өчен кирәкле барлык идеология һәм культура шартларын тудыру тәэмин ителә. Җитештерүче көчләрнең күтәрелүе, техника прогрессы һәм производствоны оештыру, хезмәт ияләренең җәмәгать активлыгы күтәрелү, үзидарәнең демократик нигезләре үсү, көнкүрешне коммунистик үзгәртеп кору халыкның культура үсешенә чиксез зур дәрәҗәдә бәйләнгән. Бөтен дөнья культурасы тудырган барлык иң яхшы нәрсәләрне үз эченә алган һәм аларны үстерә торган коммунизм культурасы — кешелек дөньясының культура ягыннан үсешендә яңа, югары баскыч. Бу культура җәмгыятьнең рухи тормышының барлык күп төрле якларын һәм бөтен байлыгын, яңа дөньяның югары идеялелеген һәм гуманизмын үзенә туплаячак. Бу — сыйныфсыз җәмгыять культурасы, бөтен халык, бөтен кешелек культурасы булыр. а) Җәмгыятьнең культура тормышын һәрьяклап үстерү Коммунизмга күчү шартларында иҗади эшчәнлек культураның барлык өлкәләрендә аеруча нәтиҗәле һәм җәмгыятьнең барлык членнары катнаша ала торган булып әверелә. Совет әдәбияты, музыка, рәсем сәнгате, кинематография, театр, телевидение, сәнгатьнең барлык тармаклары идея эчтәлеге һәм художество осталыгы үсешендә яңа биеклекләргә ирешерләр. Халык театрлары, массовый үзешчәнлек, техник уйлап табу һәм халык иҗатының башка формалары киң колач алыр. Массаларның художество-иҗат эшчәнлеге күтәрелү талантлы яңа язучылар, художниклар, музыкантлар, артистлар үсеп чыгуга ярдәм итәр. Җәмгыятьнең художество хәзинәсе үсүенә һәм баюына массовый художество үзешчәнлеген һәм профессиональ сәнгатьне бергә бәйләп алып бару нигезендә ирешелә. Партия әдәбиятны, сәнгатьне, культураны чәчәк аттыру турында,, һәр кеше үзенең шәхси сәләтләрен аеруча тулы күрсәтә алсын өчен барлык шартларны тудыру турында, барлык хезмәт ияләренә эстетик тәрбия бирү, халыкта югары художество зәвыгы һәм культура күнекмәләре булдыру турында туктаусыз кайгыртачак. Художество нигезенә корылу хезмәтне тагын да җанландырыр, көнкүрешне бизәр һәм кешене югары күтәрер. Культураның материаль базасын тагын да куәтлерәк күтәрү өчен түбәндәгеләр тәэмин ителер: 4 — полиграфия промышленностен һәм кәгазь җитештерүне тиешенчә киңәйтү нигезендә китап чыгару эшен һәм матбугатны һәрьяклап үстерү; — китапханәләр, лекция һәм уку заллары, театрлар, клублар, культура йортлары, кинотеатрлар челтәрен арттыру; — илне радиолаштыруны төгәлләү, барлык промышленность һәм авыл хуҗалыгы районнарын урап ала торган телевидение үзәкләре төзү; — халык университетларын, театр коллективларын һәм башка үзешчән культура оешмаларын киң җәелдерү; — омтылышы һәм сәләте булган һәркем кереп эшли алсын өчен фәнни һәм техник лабораторияләр, художество мастерскойлары һәм киностудияләрнең киң челтәрен оештыру. Партия, авылның культура дәрәҗәсен акрынлап шәһәр дәрәҗәсенә күтәрү өчен, яңа үзләштерелә торган районнарда культура тормышының тизрәк үсүен тәэмин итү өчен, ил территориясендә культура учреждениеләрен тигез урнаштырырга кирәк, дип саный. б) Әдәбиятның һәм сәнгатьнең тәрбия ролен күтәрү Оптимизм белән һәм тормышны раслаучы коммунистик идеяләр белән сугарылган совет әдәбияты һәм сәнгате идея-тәрбия ягыннан зур роль уйныйлар, совет кешесендә яңа дөнья коручы сыйфатлары үстерәләр. Алар миллионнарча кешеләр өчен шатлык һәм илһам чыганагы булып хезмәт итәргә, аларның ихтыярын, тойгыларын һәм уйларын чагылдырырга, аларны идея ягыннан баету һәм әхлак ягыннан тәрбияләү чарасы булып хезмәт итәргә тиешләр. Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия — халык тормышы белән элемтәне ныгыту, социалистик чынбарлыкның байлыкларын һәм күп яклылыгын дөрес һәм югары дәрәҗәдә художестволы итеп сурәтләү, яңа. чын коммунистик нәрсәләрне илһамлы һәм гүзәл итеп гәүдәләндерү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне фаш итү. Халыкчанлык һәм партиялелек принципларына нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә тормышны художестволы сурәтләүдәге кыю новаторлык бөтен дөнья культурасының барлык прогрессив традицияләрен файдалану һәм үстерү белән бергә бәйләп алып барыла. Язучылар, художниклар, музыкантлар, театр һәм кино эшлеклеләренә үзләренең шәхси иҗат инициативаларын, югары осталыкларын, иҗат формаларының, стильләрнең һәм жанрларның күп төрлелеген күрсәтү өчен киң мәйдан ачыла. Коммунистлар партиясе, җәмәгать оешмаларына һәм әдәбият, сәнгать эшчеләренең иҗади союзлары эшенә ярдәм итеп, әдәбиятның һәм сәнгатьнең дөрес юнәлештә үсүе турында, аларның идея һәм художество дәрәҗәсе турында кайгырта. в) Халыкара культура элемтәләрен үстерү Партия, фән һәм культура казанышларын үзара алмашу, үзара аралашу һәхм халыклар дуслыгы интересларын күздә тотып, СССРның социалистик система илләре белән, шулай ук башка илләр белән культура элемтәләрен киңәйтергә кирәк, дип саный.

КПСС Программасыннан.