Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ӘДИП

Татар совет әдәбиятын үстерү юлында армый-талмый эшләп килгән күренекле язучы һәм актив җәмәгать эшлеклесе Гомәр Бәширов- ка 60 яшь тулды. «Совет әдәбияты» журналы редакциясе, журналның авторлар коллективы һәм күп санлы укучылары язучыбызга озын гомер, сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телиләр.

 

«Намус» романы белән татар совет әдәбиятын дөнья күләменә алып чыгучыларның берсе булган атаклы язучыбызны— шуның өстенә җәмәгать эшлеклесе буларак та күренекле урын тоткан Гомәр Бәшировны мин әдәбиятка башлап аяк баскан көннәреннән үк беләм . Беренче карауда ул миңа бик куп редакция эшчеләре арасында кайнашучы бер кеше булып кына күренгән иде. Дөрес, фамилиясенең бик шәп яңгыравы (ул вакытта аның фамилиясе «Разин» иде) колакны бераз сагайткандай булды. Шулай да алай әйтерлек сәерсендермәде. Революция елларында шулай фамилия алыштыру, үз күңелеңә якын тоелган исемне сайлап алу бик күп яшьләр өчен хас гади бер хәл иде. Яшь чагында кем ни белән генә мавыкмый?! Ләкин бераз гына якыннанрак танышкач, дөресрәге, танышкач та түгел әле, җае чыгып, аның белән берничә авыз сүз генә алышкач, дәшми торган чагында юаш кына күренгән бу егеттә кешене үзенә тарта торган ниндидер эчке көч барлыгы тоелды. Юашлык булып күренгәне дә юашлык түгел, үзенә карата кешедә хөрмәт уята торган акыллы тыйнаклык булып чыкты. Тора-бара миңа аның фамилиясе дә аңлашыла төшкәндәй булды. Юк, заманында иске дөньяга каршы шулкадәр ярсып, дулап баш күтәргән һәм куәте белән бөтен Россияне тетрәткән атаклы бунтарьның — Степан батырның фамилиясен юкка гына үзенә якын итмәгән бу егет! Белмәссең, «егет кеше йөрәгендә иярләгән ат ятыр» дигән безнең бабайлар... . Чынлап та аның йөрәгендә иярләгән ат кына түгел, шундый гүзәл хикәяләр, повестьлар, романнар тудырырга сәләтле язучы каләме яткан икән. Совет чорында үсеп танылган башка бик күп язучыларыбыздан үзгә буларак, Гомәр Бәширов әдәбиятка олыгаебрак килде. Аның яшьтәшләре Кави Нәҗми, Һади Так! Н 100 таш, Гадел Кутуй. Хәсән Туфан һ. б. лар инде күптән танылып, әдәби хәрәкәтнең башында барганда, хәтта аларга караганда яшьрәк буын булган Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нур Баян, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни кебекләр үзләренең хикәя, шигырьләре белән укучы массага шактый киң күләмдә танылып өлгергән вакытта Гомәр Бәшировның исеме матбугат битләрендә күренми иде әле. Аның каравы бу елларда ул язучы өчен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә кирәкле һәм әһәмиятле булган бай тормыш мәктәбен үткән булып чыкты. Гомәрнең тормыш юлы Бөек Октябрь елларында социалистик ирек яулап алган, аннан соң социалистик җәмгыять төзү буенча катлаулы көрәш алып барган совет кешеләре өчен хас булган авыр, катлаулы, шуның белән бергә аяусыз көрәш һәм җиңү күренешләренә бай булган кызыклы юл. Ул XX йөзнең беренче елында элекке Казан губернасы, Арча волостеның Яңа Сала авылында туа. Ул елларда ярлы кешегә кадер бул- маса да, Гомәрнең әтисе Бәшир агай, саф күңелле һәм хезмәт сөю- чән кеше буларак, авылдашлары арасында зур хөрмәт белән файдалана. Тормышы авыр булуга карамастан, ул үзенең балаларын хәленнән килгән кадәр укытырга тырыша. Ярлы крестьянның хәленнән күп нәрсә килми, әлбәттә. Шулай да, әтиләренең шундый акыллы кеше булуы нәтиҗәсендә, Гомәрнең ике абыйсы да, хәтта апалары да башлангыч белем алуга ирешәләр. Җиде яшенә җиткәч, Гомәрне дә «гыйлем эстәү» юлына аяк бастыралар. Әтисе аны кулыннан җитәкләп, мәзингә илтеп тапшыра: «Мә, мәзин, ал малайны, укыт! Ите сиңа, сөяге миңа». һәм чынлап та карт мәзин, белем бирү ягыннан дөньялык өчен сукыр бер тиенгә дә кирәкми торган дин сабаклары белән баланың башын әйләндерүдән ары китмәсә дә, аның шактый «итен ашарга» өлгерә. Гомәр монда колак боруның ачысын үз колагында татый, караңгы идән астынын тынчулыгын үз тәне беләк сиземли, идән өстендә чабышып йөргән бозауларның, бәтиләрнең тояк тавышлары астан торып тыңлаганда ничек ямансу яңгыравын үз колаклары белән ишетә, һәм шул ук «мәптектә» ул малайлар белән бергә җыелып шаулашуның, мәзин күрмәгәндә шукланып, төрле кызыклы җырлар җырлауның, мәзәк сүзләр сөйләшүнең, остабикәне мыскыл итеп төрле уеннар чыгаруның ләззәтен дә татый. Ә бит булачак язучы өчен бу да начар мәктәп түгел. Икенче елны мәзин өеннән Гомәр авыл мәдрәсәсенә күчә. Монда >инде беркадәр дөнья гыйлеме дә өйрәтәләр. Җәгърәфия, ана теле, хисап мәсьәләләре кебек дәресләр керә. Тик анда күбрәк вакыт дин сабакларына бирелә. Ләкин тормыш шартлары Гомәргә бу башлангыч мәктәпне дә тәмамларга ирек бирми. Аның өлкән абыйсын солдатка алалар, әтисе каты авырып китә., һәм Гомәрне, өйрәнчек малай итеп, күчмә тегүчегә биреп җибәрәләр. Авылдан авылга күчеп, өйдән өнгә кереп, көннәр-төннәр буенча арка бөкрәйтеп кешегә кием тегеп утыру, җитмәсә тагын рәхмәт урынына күбесенчә әрләү-тиргәү дә, битәрләүләр генә ишетү яшь малай өчен, әлбәттә, күңелле булмый. Үз өенә кайткан чаклары да кыр эшләренең иң кызу көннәренә туры килә. Гомәр җәй буена бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җан тиргә батып эшли, көз җитү белән тагын киләсе җәйгә кадәр тегү эше белән чыгып китә. Буыннары ныгып җитмәгән яшь малай өчен, әлбәттә, өзлексез эш— куаныч түгел. Сизгер йөрәк монын гаделсезлек икәнен бик ачык хис итә. Вакыт-вакыт, аулак урынга качып, әрнеп елаган чакларын Гомәр үзе генә белә. Шулай да аның күңелендә якта эз калдырган куанычлы минутлары да юк түгел. Ул, хуҗалыгы ягыннан ярлы булса да, матур табигать күренешләренә ифрат бай булган авылда үсә. Куе урманнар, чәчәкләргә күмелгән болыннар, ямьле- ямьле елга буйлары, чылтырап ак 101 кан инешләр аны сокландыралар. Матурлыкны тою, аңардан тәм табу хисен Гомәр йөрәгендә җанлы табигать үзе тудыра, үзе тәрбияли. Болар өстеиә, Гомәр балачагыннан үк китапка гашыйк була. Билгеле, аның ул вакыттагы укуында бернинди тәртип тә, эзлеклелек тә юк. Китабын табу да җиңел түгел. Шулай да дәрт иткән кешегә җае чыгып тора. Я муллада, я мөгаллимдә китап табыла, һәм ул, кулына нинди китап эләксә, шуны йотылып укый. Китаплар аны күбрәк уйларга, дөньяны киңрәк (күрергә, тормышны нечкәрәк, тирәнрәк күзәтергә өйрәтәләр. Ул кешеләр арасындагы тигезсезлеккә, гаделсезлеккә юл куймый торган яктырак тормыш турында хыяллана. Бөек Октябрь китергән азатлык егетнең хыялларын, омтылышларын канатландырып җибәрә. Аның тагын да күбрәк укыйсы, тагын да күбрәк беләсе килә. Ничек укырга? Кая барып? Шул чак кемдер аңа әйтә: «Әгәр дә син укытучы булсаң, сине Казанга курска җибәрерләр иде», ди. һәм китап сөюе нәтиҗәсендә үзлегеннән алган белеме ярап кала: Гомәрне укытучы итәләр. Тик ул кая булса да зуррак, җитдирәк уку йортына китү турындагы хыялын тормышка ашырырга өлгерми (илнең язмышы авыр хәлдә булуы мо- на ирек бирми), аңа Кызыл Армия сафына китәргә кирәк була. Врангельгә каршы сугышып йөри ул, Махно бандалары белән булган бәрелешләрдә катнаша. Армия сафларында узган дүрт ел эчендә ул ярты Рәчәйне диярлек әйләнеп чыга. Шул еллар арасында беренче тапкыр буларак, Мәскәү, Ленинград шәһәрләрен күрә. Руслар, украиннар Һәм Советлар Россиясендә яшәүче башка бик күп төрле халык уллары белән бер сафта, ак бандаларны сөреп, Кара диңгез буйларына чаклы барып җитә. Шанлы Кызыл гаскәр белән бергә бөтен Таврияие җәяүләп йөреп чыга. Кырымны азат итүдә хәл кыл- гыч урын тоткан Сиваш сугышында катнаша... Гәрчә матур әдәбиятка мәхәббәте бик көчле булса да, ул елларда әле Гомәр кайчан да булса үзе язучы булу турында уена да китерми. Ләкин, шулай булуга да карамастан, инде ун елдан артык вакыт узгач барлыкка килгән һәм Гомәрне талантлы язучы итеп таныткан «Сиваш» повестеның язылу тарихы әнә шул еллардан башлана дисәк, бер дә ялгыш булмас. Әйе, чын мәгънәсендә яхшы әдәби әсәрләр, аларны язучы күңеленнән кәгазьгә күчерү өчен өстәл янында үткәрергә кирәк булган берничә ай яки берничә ел эчендә генә барлыкка килмиләр, алар гомер буена язылалар. Гражданнар сугышы бетеп, армиядән кайткач, Гомәр курсларда укып, авыл районнарында эшли башлый. Авылда Совет властен ныгыту, соңрак авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору өчен барган катлаулы һәм аяусыз көрәшләрнең эчендә кайный ул. Пар-’ тия тарафыннан оештырылып, авылга җибәрелгән егермебишмеңчеләр белән бергәләп, колхозлар оештыруда, кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү эшендә актив катнаша. Билгеле, булачак язучы бу чорларда кулына бөтенләй үк каләм тотмыйча йөрми. Ул сугыш кырларыннан алган истәлекләрен, авылда барган көрәштәге күзәтүләрен ялгыз үзенә генә билгеле булган дәфтәрләренә терки бара. Хәтта ул бер вакыт дусларыннан берәүнең киңәше буенча «Сиваш сугышы» турында очерк та язып карый. «Ләкин, — дип яза Гомәр үзе бу турыда, — төзәлмәс дәрәҗәдә оялчан булуым нәтиҗәсендә мин ул язмамны беркемгә дә күрсәтә алмадым». Юк. Оялчанлык кына түгел бу. Бу аның матур әдәбиятка артык хөрмәт белән каравы, әдәби әсәр язуны һәр гади кеше башкара алмый торган катлаулы, тирән серле, язучыдан чиксез күп белем сорый торган, белем өстенә тагын үзенә генә хас талант, тыелгысыз илһам сорый торган изге эш итеп* күрүе билгесе. Соңыннан, Гомәр Бәширов булгач, үз кулы белән язган биографиясендә язучы моны үзе дә ачык- 102 \ лый. «1930 елларга кадәр мин язучы булу турында болан чынлап, җитди итеп уйламый да торган идем, — ди ул. — Дөрес, күңелемдә ниндидер бер мавыктыргыч хыял, ерактагы якты йолдызга үрелгәндәй, нәрсәгәдер омтылу бар иде. Ләкин, матур әдәбиятка кечкенәдән үк ихтирамым зур булуга, шул әдәбиятны тудыручы язучыларга күңелдә тиңсез хөрмәт саклауга, шул әдәбиятның көчле йогынтысы нәтиҗәсендә үземдә нидер әйтәсе килеп күңелем ашкынуга да карамастан, әдәбиятка минем дә хезмәт итү мөмкинлегемне акылым сыйдырмый иде». Минемчә, иң әһәм-иятлесе шунда: Гомәр язучы булу өчен әдәбиятны ярату гына аз икәнлеген, хәтта тормыш тәҗрибәңнән чыгып, әйтәсе килгән уйларың-фи-керләрең булу гына җитмәгәнлеген, моның өчен бик күп белемгә ия булу, әдәбиятның үзенә генә хас нечкә серләренә дә төшенү кирәклеген яшьли үк бик яхшы аңлаган. Шуңа күрә дә ул белемгә омтыла. Тормыш шартлары аңа вакытында тиешле уку йортына китәргә мөмкинлек бирми. Ләкин аңа карап Гомәр кулын төшерми. Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтергә керешә. Тырышып-тырышып табигать белемен өйрәнә ул. Дарвинны, Тимирязевны укый, калган вакытын бөтенләе белән рус әдәбияты классикларының әсәрләрен укуга, өйрәнүгә бирә. Ниһаять, практика үзе аны күңеле эзләгән төп юлга якын китерә: 1931 елда Дөбъяз районында оештырылган яңа газетага Гомәрне редактор итеп билгелиләр. Шул елларда ул Казанда, Мәскәүдә чыга торган ~ газетажурналларга төрле хәбәрләр, мәкаләләр, очерклар яза башлый, һәм өметле каләм иясе Гомәр Разинны Казан тиз күрә: 1933 елны аны «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә чакырып алалар. Гомәр авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли башлый. Өлкә газетасының махсус хәбәрчесе сыйфатында төрле районнарга командировкаларга йөри ул, әдәби очерклар яза. һәм шул чордан алып без Гомәр Бәшировны укып та, күреп тә яхшы беләбез. Зур тормыш мәктәбе үтеп, өстәвенә каләм хезмәтенең җитди һәм авыр, катлаулы эш икәнлеген аңлап әдәбиятка килгән язучы өчен табигый буларак, Гомәрнең беренче әсәрләре үк ярыйсы җитди булып чыктылар. Матбугатка чыгуының беренче чорында ул күбрәк очерклар язды. Аның очерклары авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору буенча ул елларда партия тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыруга хезмәт иттеләр. Шул ук вакытта алар язучы өчен каләм чарлау да булдылар һәм Гомәр беренче хикәяләрендә үк, күбесенчә тиешле художество бөтенлегенә ирешеп җитә алмаса да, үзенең тормышны, кешеләрне җанлы итеп, аларның типик якларын калкытып сурәтли белүен, заман өчен характерлы күренешләрне, алдынгы идеяләрне әдәби гомумиләштерә алу көче барлыгын күрсәтте. Билгеле, аның ул чорда язган хикәяләре сәнгатьчә эшләнү ягыннан барысы да бертигез дәрәҗәдә түгел иде. Авылда яңа тормыш төзү өчен барган көрәшнең иң нык кызган чорларын чагылдыруга багышланган «Каилы бармаклар», «Соңгы сугышу», «Сөлекләр» кебек хикәяләрдә әле, ул елларда иҗат иткән башка язучыларның да бик күбе өчен характерлы булган кимчелекләр —- автор тенденциясенең ялангачрак төстә бирелүләре, тормыш вакыйгаларын, кеше образларын сурәтләүдә схемачыл алымнар бар. Ә менә 1933 елны язылган «Әни» хикәясен укып карасак, Гомәрнең шул чорда ук художник буларак шактый югары дәрәҗәгә күтәрелгән, ярыйсы җитлеккән язучы булуын күрәбез. Бу кечкенә күләмле хикәядә Октябрьга кадәр булган караңгы тормышның бер күренеше гәүдәләнә, һәм Гомәр бу фаҗигале күренешне укучыны тетрәтерлек көч белән күз алдына китереп бастыра. Язучы та' рафыннан бик аз сүзләр ярдәмендә искиткеч төгәллек белән сурәтләнгән авыр вакыйга очраклы хәл булып кына түгел, ә бәлки иске заман- 103 *ның чын мәгънәсен ачкан, аның тилнк йөзен чагылдырган символ булып күтәрелә. Хезмәт ияләре өчен җәза урынына әверелгән ул каһәр ■суккан заманны гаепләү акты булып яңгырый. Ниһаять, байтак кына очерклар һәм хикәяләр язып каләм көчен сынаганнан -соң, шулай ук үзенең эстетик карашларын да ачыклап, бу турыда матбугатта да чыкканнан соң, язучы озак еллар буе күңелен биләп килгән зур җаваплы темадагы әсәргә тотынырга батырчылык 1ггә: «Сиваш» повестен язып, аны 1937 елда бастырып чыгара. Гражданнар сугышы темасына язылган, Кызыл Армиянең шул еллардагы батырлыкларын күрсәтүгә багышланган һәм шул , батырлар арасында бөек рус халкы һәм башка халыклар белән кулга кул тотынып, татар халкының уллары- кызлары да барганлыгын чагылдырган әсәрләр бездә байтак булды. Болар арасыннан «Сиваш», минемчә, безнең әдәбиятыбыз тарихында аеруча кадерле һәм күренекле урын тота. Аның өстенлеге шунда: ул Бөек Октябрь җимешләрен саклау өчен барган авыр, героик сугышларның конкрет бер өлешен алып, аны чын мәгънәсендә тарихи планда күрсәтә. Без бу китапта сурәтләнгән сугышларның конкрет кайсы җирдә, ничәнче елны, нинди айда, нинди көндә, хәтта аерым эпизодларның кайсы сәгатьтә баруларын да күреп торабыз. Шул ук вакытта •без анда катнашкан төп геройларның тышкы кыяфәтләрен дә, хәрәкәтләрен дә, эчке дөньяларын, уй- кичерешләрен дә тоябыз. Аларның үзләренә хас аерымлыклары, характерлары, темпераментлары, гадәткыланышлары бар. Автор, татар язучысы'буларак, әсәрнең үзәк геройлары итеп, ике татар сугышчысын ала. Берсе авыл егете Шәмси. Ул әле бик яшь, фронтка яңа килгән кеше. Гомумән, тормыш тәҗрибәсе дә аз аның. Ләкин ул үзенең саф күңелле булуы, Туган илен яратуы, язге гражданлык бурычын аңлап сугышуы белән көчле. Шул сыйфатлары аны батыр булырга бик тиз •өйрәтәләр. «Сиваш» повесте турында безнең әдәбиятта байтак һәм шактый җитди мәкаләләр язылды. Аның уңай яклары, масса күләмендәге геройлык күренешләрен бирү һәм аеруча халыклар арасындагы дуслык темасының бу әсәрдә уңышлы хәл кылынуы турыларында бик дөрес сүзләр әйтелде. «Татар совет әдәбияты тарихы» китабында: «Сиваш»—тел һәм стиль ягыннан язучының формалашып килүен күрсәтә торган уңышлы әсәр», диелә. Ләкин мондый бәя белән генә канәгатьләнәсе килми. «Сиваш» — бу инде үзенең төп стилен тапкан һәм формалашкан җитди әдәби әсәр. Дөрес, аның, әлбәттә, шул ук тарих китабында күрсәтелгәнчә, кайбер кимчелекле яклары да юк түгел. Авторның бу әсәр өстендә эшләүдән туктамавы, аны басмадан басмага камилләштерә баруы повестьның заман хәрәкәтеннән артта калмый торган озын гомерле, чыннан да җитди игътибарга лаек булуы турында гына сөйли. һәрхәлдә «Сиваш» повесте җитди һәм җитлеккән әдәби әсәр һәм ул безнең татар әдәбиятында гражданнар сугышы темасына багышланган прозаның хәзерге иң әйбәте. Ул язучының иҗатында «Намус» романы белән бер дәрәҗәдә әһәмиятле урын тота, дисәк тә хата булмас. «Сиваш»тан соң «Намус»ка кадәр булган арада Гомәр Бәширов байтак кына очерклар, хикәяләр һәм мәкаләләр язды. Халык әдәбиятын җыю буенча әһәмиятле эш алып барды. Аның Бөек Ватан сугышы елларында язган очерк һәм мәкаләләре аеруча игътибарга лаеклы. Бу вакыт эчендә язылган хикәяләреннән исә иң күренеклесе һәм язучының, тел остасы буларак, тагын да җитлегә төшүен күрсәткәне—«Кунак егет» әсәре булды. Гражданнар сугышы чорына багышланган, ләкин шул елларның шау-шуыннан, мылтык, туп тавышларыннан, сөңге, кылыч ялтырауларыннан читтә булып узган бер кечкенә тарихны — урман каравылчысы кызы белән яралы кызылармеец — башкорт егете Җомабай арасында ничек итеп дуслык һәм мәхәббәт тууы һәм револю 104 ция алып килгән ул романтик мәхәббәтнең урманда үскән кызны киң дөньяга өстерәп алып чыгуы вакыйгасын сөйләп биргән бу хикәя аша без язучының Туган ил табигате күренешләрен сурәтләү осталыгын да күрәбез. «Ур м а н ш ау л ы й », « Кө н нә р н ең берендә» хикәяләрендә Бәширов совет кешеләренең эчке дөньяларын ачуга, аларның җан хәрәкәтен күрсәтүгә басым ясый. Бу кечкенә күләмле әсәрләр, әдәби әсәр буларак, укучы масса каршында үз функцияләрен үтәп килү белән бергә, Гомәр Бәширов өчен яңа темага күчүдә, ягъни тарихи темага язылган «Сиваш»тан соң бүгенге көн темасына багышланган зур күләмле әсәргә керешүдә, төрле яклап каләм күнегүе алу хезмәтен дә үтәделәр. «Күнегү» сүзен, әлбәттә, туры мәгънәсендә генә аңламаска кирәк. Ягъни автор әллә кайчан ук зур күләмле бер әсәр язарга ниятләнгән дә икән, шундук аңар тотыныр өчен үз көченә ышануы җитмәгән, шуңа күрә башта кечкенә әсәрләр өстендә күнегү алып баруны кирәк тапкан, дигән сүз түгел. Ул үзенең хикәя һәм очерклар язуын да, аларның күләме зур булмауга карап, кечкенә эшкә санамый. Аңар һәр кечкенә әсәр өстендә эшләү өчен дә, тормышны бик җентекләп, төрле яклап өйрәнергә туры килә. Халык тормышы белән киңрәк күләмдә танышу язучының гражданлык хисләрен баета, аның патриотик көчен үстерә. Шуның өстенә тагын Бәширов- ның бу елларда төрле редакция һәм издательстволарда эшләве, Язучылар союзының эшендә актив катнашуы аны әдәби хәрәкәтнең үзенә хас проблемалары белән якыннан таныштыра. Заман тарафыннан язучы алдына куелган бурычларны хәзер инде ул бөтен киңлегендә аңлый. Бөек Ватан сугышы елларында берникадәр вакыт фронт газетасы редакциясендә хезмәт итүе аңа якташларының үзләрен сугышта ничек тотуларын якыннан күреп кайтырга мөмкинлек бирә, һәм аның, художник буларак, Туган иленә, халкына әйтәсе килгән фикерләре кечкенә күләмле әсәрләргә сыймый башлый. Үз хезмәтенә карата таләпчән- леге үскән язучының иҗат колачы, хәзер ватандашларына әйтәсе килгән фикерләр белән генә дә чиклән* ми, туган иленең гүзәл эшләре турында бөтен дөньяга ишетелерлек тавыш белән сөйлисе килә аның, татар халкының авыр сынау елларында егетләрчә үткән намуслы кешеләре образларын дөнья күләмендәге укучылар игътибарына лаек булырлык итеп гәүдәләндерәсе килә. Шулай итеп «Намус» романы туа. Бу әсәрдә инде я^учы үзенең бай күңел хәзинәсендә булган бөтен буяуларын сала. Туган илебезнең берсеннән-берсе гүзәл булган табигать күренешләрен дә карыйбыз без анда, җанлылыклары, күңелгә якын булулары белән укучыны иҗади эшкә рухландыра торган, хезмәт картиналарын да күрәбез. Барыннан да кадерлесе: безнең күз алдыбызга замандашларыбызның җанлы образлары, характерлары белән дә? тышкы кыяфәтләре белән дә берберсенә охшамаган, һәркайсы үзенчә матур булган совет кешеләре килеп баса. Тормышта иң якын кешеләребезнең, яраткан дус-ишләребезнең язмышы белән ничек кызыксына торган булсак, без «Намус» романындагы Нәфисәләр, Хәдичәләр, Тимериләр, Айтуган картлар, Гөлзәбәрләр, Карлыгачлар, Айсылулар, Мыек Шәмсиләрнең язмышлары белән дә шулай ук кызыксынабыз, әйбәт, сәламәт мавыгу белән аларның эшләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен, җан хәрәкәтләрен күзәтәбез. Алардагы намус сафлыгы һәм аларның шул сафлыкны саклау өчен көрәшүләре безне рәхәт дулкынландыра, чиксез куандыра һәм урыны-урыны белән татлы яшь бөртекләребезне чыгара. Шул ук вакытта то р м ы ш н ы ң катла ул ы л ы гы н күрә, анда әле совет иленә каршы сугыш ачкан явыз тышкы дошманнарыбыздан башка, үз арабызда йөргән гарип җанлы кешеләр дә барлыгын белү безгә тынычланырга ирек бирми. Иң авыр, газаплы көш нәр кичергәндә бары үз шәхесләре турында гына кайгыртучы, намусла 105 рын аяк астына салып таптаган Чулак Сәйфиләр, Әпипәләр бездә каты нәфрәт хисе уяталар һәм тирән уйландыралар. «Намус», художество әсәре буларак, ифрат күпкырлы, катлаулы. Язучының бу китапны иҗат итүдә црсәткән әдәби осталыгын анализлау өчен бик «күп вакыт, ә аны язып бирү өчен бик күп урын кирәк булыр иде. Бусы — бер. Икенчедән, бюздә бу роман турында, аның төрле якларын игътибар үзәгенә алып, шактый күп тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр язылды, әдәби анализлар ясалды. Ләкин, гомуми характерда гына булса да, йомгаклап шуны әйтәсе килә: «Намус» романында Гомәр Бәширов иҗатына хас булган барлык төп моментлар бик 21ЧЫК чагыла. Язучы социалистик реализмның нигез принцибына турылыклы буларак, тормыштагы уңай тенденцияләргә таяна. Тагы да гадиләштеребрәк әйтсәк — ул иң элек тормышның матур якларын, җәмгыятьнең әйбәт кешеләрен күрә һәм барыннан да элек укучыга шуларны күрсәтергә тырыша, шуларга, ягъни үсәргә, ишәергә тиешле уңай якларга, яхшы сыйфатларга дан җырлый. Дөрес, бу сыйфат бер Гомәр Бәширов иҗатына гына х,ас булган, башкаларга чит күренеш түгел. Үз әсәрләрендә бүгенге көннең уңай тенденцияләрен гәүдәләндерергә тырышу буенча бик күп язучылар арасында иҗади ярыш бара. Ләкин алар бары да бертигез дәрәҗәдә уңышка ирешә алмыйлар. Чөнки бу, совет язучысы өчен иң мактаулы булу белән бергә, авыр һәм катлаулы бурыч. Аны уңышлы башкарып зыгу өчен ана сөте белән кергән язу- зылык талантың булу һәм әдәби гелне дә, халыкның җанлы сөйләм гелей дә бик яхшы белү өстенә, тормышны, кешеләрне күргән, аларны төрле яклап өйрәнгән булу да кирәк. Бүгенге тормыштагы уңай тенденцияләрне, алдынгы кешеләр образларын гәүдәләндерүдә чын әдәби уңышка ирешкән язучылар безнең татар әдәбиятында күп түгел, һәм аларның берсе — «Намус» романын язган Гомәр Бәширов. «Намус» ялангач җирлеккә күк* тән килеп төшкәтиәсәр түгел. Ул татар әдәбиятында электән, Галимҗан Ибраһимовлардаи.ПЪәриф Камаллардан килгән уңай традицияләрне дәвам иттерә. Без моны язучының үзәк образ итеп хатын-кыз геройны сайлавында, төп көчен хезмәт поэзиясен сурәтләүгә юнәлдерүендә күрәбез. Аның иҗатында тарихи һәм географик конкретлыкка нигезләнгән чынбарлыкны тыныч һәм төгәл сурәтләү юлы белән барган реалистик стиль еш кына революцион романтика белән тоташып китә. Автор позициясенең яки идея юнәлешенең ачыклыгы, гражданлык пафосы белән сугарылганлык — болар татар әдәбиятына, аеруча аның чәчмә жанрдагы әсәрләренә хас булган уңай сыйфатлар. «Намус» романын биргәннән соң, язучының, җәмәгать эшлеклесе буларак, активлыгы тагын да күтәрелде. Ул берничә ел Татарстан Язучылары союзының председателе булып эшләде, хәзерге көндә дә ул СССР Верховный Советының депутаты һәм РСФСР Яручылары союзының җитәкче эшчеләреннән берсе: Бу елларда Бәширов бүгенге әдәбиятның принципиаль мәсьәләләренә кагылган күп кенә әдәби-публицистик әсәрләр язды, республикабызның үсешен күрсәтүгә багышланган очерклар бирде, халык иҗатын җыю, аларны тәртипкә салу буенча җитди эш алып баруын дәвам иттерде. Шул ук вакытта ул, каләм остасы буларак, төп иҗат эшен дә туктатмады, җитди җәмәгать эшләре белән бүленә-бүленә булса да, зур күләмле яңа әсәр өСтендә утырды һәм хәзер менә үзенең яңа романын төгәлләп килә.