Логотип Казан Утлары
Публицистика

 КИЛӘЧӘГЕН ИЛЬИЧ АЛДАН КҮРГӘН ШӘҺӘР

Тарих битләрендә элекке Паратск, хәзерге Зелеиодольск турында В. И. Ленин исеме белән бәйләнешле күп кенә документлар саклана. 1918 елның 30 июлендә Владимир Ильич Ленин председательлегендәге РСФСР Халык Комиссарлары Советы Паратск мастерскойларын киңәйтү турында декрет кабул итә. 1919 елның язында РСФСР Халык Комиссарлары Советы, В. И. Ленин тәкъдиме белән, Паратск мастерскойларының финанс хәлен яхшырту өчен, 19 миллион сум акча бирергә була. 1921 елның 20 маенда В. И. Ленин җитәкчелегендәге Хезмәт һәм Оборона Советы, мастерскойларны материаль-техник яктан тәэмин итүне көчәйтү һәм ныгыту максатыннан чыгып, Паратск мастерскойларын Бөтенроссия Халык Хуҗалыгы Советы карамагына тапшыру турында .карар чыгара. Коммунистлар партиясенең һәм В. И. Ленинның үзенең турыдан- туры кайгыртучанлыгына, игътибарына җавап итеп, Паратск эшчеләре барлык көчләрен Совет властен яклауга һәм ныгытуга бирәләр. 1918 елның җәендә, акчехлар Казанга якынлашкан көннәрдә, Паратск мастерскойлары Кызыл Армия отрядларының ныклы һәм ышанычлы базасы була. Паратск эшчеләре Идел хәрби флотилиясе судноларын корал белән тәэмин итәләр, үзләре теләп судно экипажлары составына керәләр, Идел аша салынган күперне саклау өчен махсус отрядлар төзиләр, Зөя, Төрләмә, Красная Горка районнарында барган сугышларда катнашалар, Казанны ак интервентлардан азат иткән чагында беренче десантчылар булалар. Гражданнар сугышы тәмамлана. Паратск эшчеләре яңа тормыш өчен, социализм өчен көрәштә хезмәт фронтының беренче сафларына басалар. Алар, бөтен халык белән берлектә, илнең индустриясен төзү эшенә, Идел буенда яңа' шәһәр — гражданнар сугышы барган кырыс елларда В. И. Ленин үзенең хыялында йөрткән социалистик шәһәр төзү эшенә керешәләр. Барысын да өр-яңадан башларга кирәк була. Революциягә кадәрге Паратск Казан губернасындагы иң иске, ташландык урыннарның берсе булган. Ул вакытта аның бөтен промышленностен ярлы мастерскойлар һәм инглиз Ропс кул астындагы кечкенә фанера заводы тәшкил, иткән. Эшчеләр затон янындагы Кабачи- ще авылында яшәгәннәр. Аларның тормыш шартларын авылның исеме үзе үк бик ачык характерлый. Эшчеләр кыйшаеп беткән, караңгы баракларда көн иткәннәр. Ә инде аларга культура хезмәте күрсәтү турында уйлап та караучы булмаган. Биредә нибарысы кечкенә бер мәктәп булып, анда бердәнбер укытучы эшләгән. Аның каравы монда эшчене һәр адым саен диярлек сагалап торучы чиркәү һәм 11 кабак булган. Пенсионерка Галина Шахова шул нәгъләтле иске тормыш турында менә нәрсә сөйли: «Ул чагында зурлар да, балалар да культурасыз- лыкка дучар ителделәр. Поселокта клуб та, уку өе дә, китапханә дә юк иде...» Т ю. „с. ә/ № ю. 145 146 Эш көне җәй айларында иртәнге сәгать 5 тән башланып, кичке 7 гә, ә кышларын иртәнге 6 дан ^алып, кичке 6 га .кадәр дәвам итә. Хезмәт хакы соңга калып бирелә. Хезмәтне саклауның искиткеч начар оештырылуы аркасында күп кенә бә- хетсезлекләр туып тора. Ул вакытта чыккан «КамскоВолжская речь» газетасы бу хакта менә иәрсә яза: «Кабачище авылында куллары һәм күзләре бәйләнгән, яисә бүтән төрле яра-җәрәхәт алган кешеләрне еш очратырга мөмкин. Ал арның күпчелеге эшләгән вакытларында имгәнгәннәр». Шул тормышны үзе татыган өлкән буында ачы истәлекләр калдырган Зеленодольскийның үткәне әнә шундый булган. Хәзерге Зеленодольск ул совет власте елларында үсеп чыккан социалистик шәһәр, Татарстан республикасының эре промышленность һәм культура үзәкләреннән берсе. Шәһәрдә промышленность товарлары хәзерли торган 27 предприятие халык хуҗалыгы һәм илебез хезмәт ияләре өчен бик күп төрле продукция җитештерә. Зеленодольск фанера заводы һәм Идел буе фанера-мебель комбинаты эшләп чыгарган продукция Ватаныбызның барлык почмакларына тарала, хәтта чит илләргә чыгарыла. Тегү, мебель, аяк киемнәре фабрикалары, спорт инвентарьлары фабрикасы, сөт заводы — боларның һәркайсы совет кешесенең үскәннәнүсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен көн саен уннарча төр продукция эшләп чыгара. Зеленодольск предприятиеләре маркасы сугылган буфетлар, чаңгылар, балалар киемнәре, сервантлар, китап шкафлары һәм шуның шикелле башка бик күп товарлар һәр җирдә мактап телгә алына, аларны сораучыларның саны артканнан-арта. Предприятиеләрнең эшчеләре, хезмәткәрләре, инженер-техниклары һәм шәһәрнең барлык хезмәт ияләре бөек җидееллык планны срогыннан элек үтәүгә лаеклы өлеш кертүне үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар. Җидееллык планда Зеленодольск предприятиеләрендә промышленность товарлары җитештерүнең киң. күләмдә үсүе һәм киңәюе, эшнең тагын да югарырак темплар белән алып барылуы каралган. Шәһәрдә промышленностьның нинди зур адымнар белән алга атлавын күз. алдына китерү өчен Идел буе фа- нерамебель комбинатының эшчән- леген характерлый торган саннарны күрсәтеп үтү дә җитә. Җидееллыкта бу предприятиедә продукциянең валовый эшләп чыгарылышы 41 процентка, шул исәптән, мебельләр җитештерү 10 тапкырга,, такта яру материаллары җитештерү 2 тапкырга үсәчәк. Коммунистлар- партиясенең XXI съездыннан, соң комбинат коллективы мебельләр- эшләп чыгаруны 3,5 тапкырга арттырды. Комбинатның мебель цехы киңәйгәннән киңәя. Анда елына 600 мең сумлык мебель эшләп чыгаручы яңа корпус төзелде һәм эксплуатациягә бирелде. Шул ук цехта елына 2 миллион сум доход бирә торган икенче корпус төзелеп бетте, агач эшкәртү цехы салына башлады. Зеленодольск фанера заводында,, нигездә синтетик сумаладан, егермеләп төрдә иң югары сыйфатлы фанера продукциясе җитештерелә. Тегү фабрикасында өс киемнәре тегү буеича 51 яңа модель үзләштерелде. Шулардай 7 се Мәскәү ярминкәсендә яхшы яктан билгеләнеп үтелде һәм үзләштерү өчен илебезнең башка фабрикаларына да тәкъдим ителде. КПССның XXI съезды карарларын үтәү өчен яңа техника һәм алдынгы технологияне тагын да киңрәк куллану буенча предприятиеләрдә һәм төзелешләрдә зур эш бара. Заводларга һәм фабрикаларга соңгы берничә ай эчендә генә дә 140 ка якын яңа станок, күп кенә- башка төрле механизмнар, автоматлар һәм ярымавтоматлар куелды. Яңа техниканы үзләштерү конструкторлардан, новаторлардан һәм производство алдынгыларыннан туктаусыз эзләнүне, кыю омтылышларны тормышка ашыру өчен ал- ялны онытып, тырышып эшләүне- ю* 147 таләп итте. Идел буе фанера-мебель комбинаты уйлап табучылары һәм рационализаторлары А. Северов, В. Захаров, А. Манушин, Е. Миронов производствоны’ һәрьяклап камилләштерү буенча һәр- кайсы берничәшәр тәкъдим керттеләр. Ике ел ярым эчендә комбинаттагы 215 рационализатор тарафыннан барлыгы 335 тәкъдим кертелде. Предприятиеләрдә, төзелеш участокларында һәм транспортта партиябезнең XXII съезды хөрмәтенә социалистик ярыш киң җәелдерел- де. Хәзер шәһәрдә. Коммунистлар партиясенең чираттагы съездына' хезмәт бүләкләре хәзерләмәгән бер генә предприятие дә, бер генә цех һәм участок та юк. Коммунистик хезмәт өчен көрәшүчеләрнең саны көннәнкөн арта. Районда һәм шәһәрдә 7 предприятие, 47 цех, 78 участок, 893 бригада коммунистик хезмәт коллективы исемен, 2886 эшче коммунистик хезмәт ударнигы исемен яулап алу өчен көрәшә. Коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исем 8 цехка, 131 бригадага, коммунистик хезмәт ударнигы исеме 640 эшчегә бирелде инде. Аларның һәр- кайсына үз алдында торган бөек бурычларны аңлау хисе, хезмәткә иҗади караш, тирән аңлылык, җәмәгать тормышына актив катнашу кебек күркәм сыйфатлар хас. А1енә, мәсәлән, Зеленодольск тегү фабрикасының мастер И. Хрычева җитәкчелегендәге группасы. Бу группа коммунистик хезмәт коллективы исемен йөртә. Иҗади һәм рухи бердәмлек, аңлы дисциплина, югары хезмәт җитештерүчәнлеге — группада эшләүчеләрне башкалардан аерып торган төп сыйфатлар әнә шулар. Фанерачылар арасында Н. Скрябин, А. Дементьева, А. Тулаева җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадалары дан тота. Алар эштә һичбер төрле брак ясамыйлар, смена нормаларын көн саен арттырып үтиләр. Алар арасында берберләренә ярдәм итү, кирәк чакта эштә берберсен алмаштырып тору практикага кергән. Зеленодольск хезмәт ияләре шәһәрнең иң нык танылган кешеләре— производство маяклары Пы- рочкин, Юдин, Кузнецов, Лопаткин, Чистяков, Пономарева, Куаиищев һ. б. лар белән бик хаклы горурланалар. Коммунистик хезмәт коллективларының хәзер техник контроль бүлекләр тикшерүеннән һәм күзәтчелегеннән башка эшләүләренә күп кёнә мисаллар китерергә мөмкин: алар үзләренең клеймәләрен булдыралар, чимал һәм материалларга экономия ясау өчен өзлексез көрәшәләр, хәтта хезмәт хакын да кассирсыз алалар. Бу кешеләр иртәгесе көнгә карап кыю атлыйлар, иң якты максатыбыз булган коммунизмны тагын да якынайталар. Зеленодольск эшчеләре үз шәһәрләренең горурлыгы булган күп катлы яңа торак йортларга һәм мәктәпләргә, больница һәм китапханәләргә, балалар учреждениеләренә һәм башка бик күп төзелешләргә зур соклану белән карыйлар. Моннан ел ярым элек кенә әле «Авангард» стадионына тар гына сукмак илтә иде. Хәзер бу араны дүртәр катлы йортлардан төзелгән Юбилейная урамы бизи. Шәһәрнең үзәк магистрале — Ленин урамы танымаслык булып үзгәрде. Биек-биек йортлар, скверлар, газоннар аны иң матур урамнарның берсе итте. Бу урам яңа йортлар хисабына һаман да үсә, зурая. Соңгы елларда шәһәрдә торак мәйданы шактый киңәйде. Узган ел эчендә геиә дә Зелеиодольский- да яшәүчеләр өчен 20 мең квадрат метр торак салынды. Җәмәгатьчелек һәм хезмәт ияләре шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерүгә күп көч куялар. Урамнарга, скверларга, мәйданнарга һәм предприятиеләр янындагы территорияләргә һәр җәй саен биш миллионга якын чәчәк утыртыла. Зеленодольск шәһәрен чын мәгънәсендә чәчәк шәһәре дип атарга мөмкин. Урамнарны,, ишек алларын, паркларны төзекләндерү буенча шәһәр күләмендә шимбә һәм якшәмбе өмәләре үт» кәрү традициягә кереп китте. Бездә 148 үзенең туган шәһәрен ямьләндерү эшенә .катнашмаган бер генә кеше дә юк дисәк, һич тә ялган булмас. Шәһәр тормышындагы зур үзгәрешләр һәм медицина эшчеләренең тырышлыклары аркасында санитария культурасы югары баскычка күтәрелде. Соңгы елларда медицина учреждениеләре челтәре бик нык киңәйде. Бала тудыру йорты һәм балалар больницасы җиткерелде. Хәзер алар, шәһәр больницасы корпуслары белән бергә, Зеленодольск больница шәһәрчеген тәшкил итәләр. Врачлар анда көн саен йөзләрчә гражданнарга медицина хезмәте күрсәтәләр. Болардан тыш безнең шәһәребездә барлык предприятиеләрдә диярлек сәламәтлек саклау пунктлары, шәһәр поликлиникасы, саиитария-дәвалау бүлекчәләре, 2 номерлы больница, тимер юлчылар больницасы, профилакторийлар һәм башка дәвалану учреждениеләре бар. Шәһәр кешеләренең сәламәтлеген саклау өлкәсендә 200 дән артык врач, урта махсус белеме булган 500 белгеч эшли. Зеленодольскийда һәр 300 кешегә бер врач һәм медицина буенча махсус урта белеме булган, ике эшче туры килә. Монда шуны искә төшереп үтәргә кирәк: революциягә кадәрге Паратскийда медицина персоналы бары тик бер фельдшердан һәм аның ярдәмчелә- реннән торган. Хәзер медицина учреждениеләрендә үзләренең барлык белемнәрен һәм тәҗрибәләрен авыруларны дәвалау эшенә бирә торган югары квалификацияле күп санлы белгечләр эшли. РСФСРның һәм ТАССР ның атказанган врачлары А. Ф. Ветошкин, А. Н. Домрачева, В. К. Мельникова, С. М. Стрелкова, Н. Е. Бурделов, болардан тыш врачлардан А. И. Москалев, Р. К. Колосова, В. А. Блинкова һәм бу мәкаләдә телгә алынмаган күп кенә иптәшләрнең исемнәре, безнең шәһәрдә генә түгел, башка җирләргә дә бик киң таралган. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге мактаулы эштә безнең врачларыбыз шактый уңышларга ирештеләр. Авыруларның саны елдан-ел кими, кайбер авырулар бөтенләй бетерелде. Безнең дәвалау учреждениеләребез өряңа җайланмалар, кирәкле приборлар белән системалы рәвештә тулыландырылып тора. Авырган кешеләрне дәвалау белән беррәттәи, медицина эшчеләре һәртөрле авырулардай саклануга юнәлдерелгән профилактик эшләр алып баралар: лекцияләр укыйлар, медицина темаларына беседалар үткәрәләр, шәһәребезне бизәү, яшелләндерү, чиста тоту һ. б. шундый эшләрдә актив катнашалар. Күптән түгел бездә, беренче тапкыр буларак, Сәламәтлек көне уздырылды. Шәһәрдә халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, медицина хезмәте күрсәтүдәге алдынгы тәҗрибәне киң җәелдерү һ'әм үрнәк медицина культурасы өчен зур поход бара. Татарстан АССР шәһәрләрен, эшчеләр поселокларын һәм район үзәкләрен төзекләндерү, халыкка санитария хезмәте күрсәтү эшләренең торышы буенча игълан ителгән социалистик ярышта җиңеп чыккан өчен Зеленодольск шәһәренә ТАССР Министрлар Советы һәм профсоюзларның Татарстан өлкә Советы президиумы күчмә Кызыл байрагы бирелде. Совет власте елларында, бигрәк тә соңгы ун ел эчендә, яшь буынны киләчәк тормышның актив кешесе итеп тәрбияләү өчен кирәкле шартларны тудыру буенча бездә күп кенә нәрсәләр эшләнде. Шәһәрдә уннарча балалар яслеләре һәм бакчалары, 15 мәктәп, музыка,,, художество, спорт мәктәпләре һәм пионерлар йорты бар. Гомумибелем мәктәпләрендә генә дә 10 меңнән артык бала укый. Ике техникум, һөнәр мәктәпләре халык хуҗалыгы өчеи күп санлы белгечләр хәзерли. Ләкин, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчеи эшләп килә торган учреждениеләрнең ■саны шактый күп булуга да карамастан, алар әле бүгенге ихтыяҗларны тулысыңча канәгатьләндереп бетерә алмыйлар. Бездә әле балалар бакчалары һәм яслеләр җитми, мәктәпләр өчен яңа биналар кирәк. Быел 300 урынлы мәктәп- 149 интернат, шулай ук берничә ясле һәм балалар бакчасы төзелеп бетәчәк. Якындагы елларда предприятиеләр һәм шәһәр советы тарафыннан яңа яслеләр, балалар бакчалары, 300 урынлы тагын бер мәктәп- интернат, 960 урынлы унберъеллык мәктәп төзү планлаштырылды. «Коммунизмга күчү физик хезмәткә дә, шулай ук акыл хезмәтенә дә сәләтле, җәмәгать һәм дәүләт тормышының төрле өлкәләрендә, фән һәм культура өлкәсендә актив эш алып барырга сәләтле, коммунистик аңлы һәм югары дәрәҗәдә белемле кешеләр тәрбияләү һәм хәзерләүне күздә тота», — диелә КПСС Программасы проектында. Шәһәр җәмәгатьчелеге, партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары мәктәпләрдә тәрбия эшләре алып баруга актив рәвештә керештеләр. Коммунист иптәш Кры- син җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадасы инициативасына кушылып, шәһәр предприятиеләрендәге коммунистик хезмәт бригадалары членнары мәктәпләр белән элемтә урнаштырдылар. Алар аерым классларны шефка алдылар һәм, укытучылар коллективы белән берлектә, укучыларның класстан тыш эшләренә җитәкчелек итәләр: балаларны экскурсияләргә йөртәләр, походлар оештыралар, укуда һәм эштә булышалар, пионер отрядларының сборларын хәзерләшәләр. Ә мондый практик дуслык өлгерешкә һәм дисциплинага уңай йогынты ясый, мәктәп белән тормыш арасындагы элемтәне ныгыта. Хәзер бездә предприятиеләрдә эшләүче алдынгы кешеләр белән шефлык элемтәсе урнаштырмаган бер генә мәктәп тә юк. Укытучының бүгенге яшь буынны тәрбияләүдәге роле үскәннән- үсә. Безнең күп кенә укытучылары- быз үзләренең фидакарь хезмәтләре белән халык арасында зур авторитетка ия булып торалар. Яшь буынны тәрбияләүгә барлык көчләрен биреп эшләүче иптәшләрдән РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучылары Ф. М. Халитова, В. Г. Коробова, Г. В. Корсаков, М. Ф. Халитов, Г. 3. Путилов, С. А. Габбасова, шулай ук М. А. Космодемьянская, Т. А. Облещенко, А. М. Нежданов, Н. А. Кацман һ. б. ларны санап китәргә була. Хезмәт ияләренең белем һәм культура дәрәҗәләре елдан-ел күтәрелә. Предприятиеләрдә, шәһәр учреждениеләрендә һәм оешмаларында югары һәм махсус урта белемле 4000 белгеч эшли, 2200 дәи артык эшче һәм хезмәткәр тәмамланмаган югары яки урта белемгә ия. Эшчеләрдән һәм инженер-тех- ииклардан; хезмәткәрләрдән 2500 кеше эшче яшьләр мәктәпләрендә, югары уку йортларының, техникумнарның читтән торып уку бүлекләрендә яисә кичке бүлекләрдә укый. Бер үк семьяда балалар һәм яшьләр белән беррәттән, өлкәннәрнең дә белемгә омтылуы гадәти күренешкә әверелде. Китап, газета һәм журналлар хезмәт ияләренең көндәлек тормышына керде. Шәһәр кешеләре бүгенге көндә төрле исемдәге 22280 данә газета, 15060 данә журнал алдыралар. Хезмәт ияләре карамагында гомуми фонды 300 мең том китаптан торган 27 китапханә эшли. Аларга 35 меңнән артыграк укучы йөри. Әдәбият сөючеләрнең күбесенең үз китапханәләре бар. Предприятиеләрдә күчмә китапханәләр оештырылды. Зеленодольск хезмәт ияләренең культура үсешен ачык чагылдыра торган тагын берничә санга тукталасы килә. Шәһәрдә 3736 радионокта, 16350 радиоалгыч, 2800 телевизор бар. һәр атнаның алты көнендә шәһәр радиосы тапшырулары була. Бу тапшыруларда шәһәр халкының тормышы һәм хезмәтендәге яңалыкларны, производство алдынгыларының чыгышларын, үзешчән сәнгать түгәрәкләре концертларын тыңларга мөмкин. Зеленодольск хезмәт ияләре арасында үткәрелә торган культу- раагарту һәм политик тәрбия эшләренең күпчелеге «Родина» культура сараенда, клубларда, яшьләр тулай торакларындагы кызыл почмакларда алып барыла. Шәһәр клубларында уннарча түгәрәкләр эшли, аларда төзелгән үзешчән сәнгать түгәрәкләренә генә дә 2000 лән артык кеше катнаша. «Родина» культура сарае зеленодольчыларның иң яратып ял итә торган урыннарыннан берсе. Монда яңа кинофильм яки спектакль карарга, симфония музыкасы яки эстрада оркестры концертларын тыңларга, сәламәтлек саклау яки музыка культурасы буенча оештырылган университетларга йөрергә мөмкин. Культура сарае лекториендә докладлар һәм лекцияләр уку, сорау һәм җавап кичәләре системалы рәвештә уздырылып тора. Биредә оештырылган хор үзенең чыгышлары белән зур популярлык казанды. Аңың концертларын район һәм Казан тамашачылары да яратып тыңлыйлар. Иҗади уңышлары өчен аңа, республикабызда беренчеләрдән булып, халык хоры дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәт ияләренең көннән-көн үсә барган культура ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү өчен бездә яңа культура учреждениеләре төзү эшләре алып барыла. Киң экранлы яңа зур кинотеатр салынып бетү алдында тора, күп катлы яңа биналарның берсендә үзенең уку залы булган зур китапханә өчен урын хәзерләнә, тулай торакларда яңаданяңа кызыл почмаклар ачылачак. Шәһәр җәмәгатьчелеге, ' партия, •профсоюз һәм комсомол оешмалары хезмәт ияләре арасында политик тәрбия эшләре алып баруда төрле формалардан һәм мөмкинлек, .ләрдән файдаланырга тырышалар. Хәзерге вакытта шәһәр йорт идарәләре янында һәм кайбер ишек алларында 20 махсус мәйдан ясал- - ды. Ул мәйданнарда лекторларның һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре колл екти вл а рын ың чыгышлары оештырыла. Биредә еш кына доклад ясарга яки беседа үткәрергә килгән җитәкче иптәшләрне — шәһәр һәм предприятие җитәкчеләрен очратасың. Күптән түгел әлеге агитмәйданнарда совет, партия һәм хуҗалык органнары җитәкчеләре «КПССныц яңа Программасы проекты —’ илебездә коммунистик җәмгыять төзү программасы» дигән темага доклад белән чыктылар. Хезмәт ияләре яшәгән урыннарда алып барыла торган агитация-масса эшләре болар белән генә чикләнми. йорт идарәләре каршында җәмәгатьчелек тәртибе нигезләрендә төрле комиссияләр . һәм советлар төзелде. Алар үсмер буынны тәрбияләү, балаларның ялларын оештыру, урамнарда, ишек алларында санитария тәртибе урнаштыру һ. б. шундый мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча пенсионерларны, йорт хозяйкаларын актив эшкә туплыйлар. Безнең көннәрдә хезмәт ияләре арасында политик-тәрбия эшләре алып баруда интеллигенциянең роле аеруча үсте. Врачларны, укытучыларны, инженерларны хәзер киң аудиторияләрдә массаларга коммунизм идеяләрен, фәнни белемнәрне җиткерүче лектор, агитатор, пропагандист ролендә бик еш күрергә мөмкин. Быел хезмәт ияләренә иҗтимагый-политик һәм фәннипопуляр темаларга интеллигенция вәкилләре тарафыннан 3000 ләп лекция һәм доклад укылган. Тәрбия эшләрендә, искелек калдыкларына каршы көрәштә хатынкызлар активының зур роль уйнавын аерым әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Хәзер һәрбер предприятиедә хатынкызлар советы эшли.. Алар- ның гомуми эшчәнлеге белән шәһәр хатынкызлар советы җитәкчелек итә. Күптән түгел хатын-кызлар активының шәһәр күләмендәге зур җыелышы булып үтте. Анда 600 активистка катнашты. Алар КПСС- ның яңа Программасы проекты уңае белән үзләренең алдында торган ип мөһим бурычларны тикшерделәр. Зелеиодольск эшчәннәре КПССның яңа Программасы һәм Уставы проектларын туган Ватаныбыз, сөекле партиябез өчен патриотик горурлану хисе белән каршыладылар. Бу тарихи документларны алкышлап, XXII съезд хөрмәтенә алар күтәренке йөкләмәләр алдылар, промышленность продукциясе җитештерүне арттыру өчен яңа мөмкинлекләр һәм ' резервлардай файдаланалар.