ҖЫРЛАП ТОРА
хшы китапның, дөньяга чыгуы
зур һәм күңелле бәйрәм ул!
Фатих Хөснинең Татарстан китап
нәшриятында басылып чыккан «Кырык
хикәя» исемле китабы 1 белән
очрашуны әнә шундый күңелле бәй-
рәмнәрнең берсе итеп санарга кирәк.
Кырык хикәя. Димәк, кимендә кы-
рык язмыш белән очрашу. Әгәр Фатих
Хөснинең кечкенә хикәя мәйданына да
берничә персонажны сыйдырып яшәтә
алуын, аларны тулы канлы итеп
сурәтли белү сәләтен исәпкә алсак,
безнең бу китапта күргән
танышларыбызның саны күп мәртәбә
артыр, очрашуларның тәэсире тулырак,
тагын да истәлеклерәк булыр.
Автор үзе әйткәнчә, орлыкны ки-
бәктән аерырга тырышып, бик нык
сайлап чыгарылган бу хикәяләрне
укыганда күз алдына илебез тормы-
шының күп кенә • вакыйгалары, аның
төрле чактагы күп кенә күренешләре
килеп басачак: революциягә кадәрге
тормышның караңгы сәхифәләре дә,
давыл алды еллары һәм дөньяны
тетрәткән Октябрь давылы да һәм,
ниһаять, үз чорыбыз — безнең бүгенге
көннәр дә күренәләр анда.
Бу бик табигый. Беренчедән, бу
хикәяләрнең кайберләре моннан утыз
еллар элек язылган. Икенчедән,
иҗатында үз заманын тулы һәм
‘Фатих Хөсни, Кырык хикәя, Татарстан китап
нәшрияты, 1960 ел, бәясе 47 тиен, тиражы 8000 данә.
тирән чагылдырырга омтылган һәр
каләм остасы, әгәр ул чын мәгънәсендә
оста икән, үткән көннәр турында
хәзерге көннең биеклегеннән торып
язарга, ә бүгенге көнгә киләчәк
бурычлары югарылыгыннан торып күз
салырга тиеш. Үткәннең һәм
киләчәкнең эпик картиналарына яңа
мотивлар, яңа бизәкләр шулай керәләр.
Заман геройларының көчле образлары
шулай тудырыла.
Фатих Хөсни хикәяләрендәге күп-
челек образлар, безнеңчә, нәкъ шун-
дыйлар. Алар, кырык хикәя геройлары,
барысы да диярлек, иң гади кешеләр.
Шау-шусыз, тыныч кына башкарган
эшләре дә әллә ни зурдан түгел —
гадәти, көндәлек эш. Ләкин алар ул
эшне җан-тән белән бирелеп,
ялкынланып эшли беләләр, үз
эшләренең зур максатын, халык өчен
бик кирәкле булуын аңлап яшиләр.
Менә революционер сугышчы Хәйри
Батталов һәм аның олы гәүдәсе янында
«төенчек кенә булып күренгән» кечкенә
ана («Ана хикәясе»). Ана дүрт ел буена
улы Хәйри турында бернинди хәбәрсез
яшәгән. Шомлы төннәрнең берсендә
дошман бандаларын куып баручы
ударный отрядның башлыгы Батталов
туган өенә кайтып керә. «Мин сине
күреп чыгарга гына кердем, әни. Мине
отряд көтә...», — ди ул әнисенә. Ә ана
ничек зарыгып көткән иде аны!.. Ул
улын тәрәзәдән төшкән ай яктысына
тартып китерә, аның куллары Хәйринең
френче
Я
•10. ,С. Ә.“ № 1. 145
Замандашларыбызның шундый яңа
һәм күркәм сыйфатларын хикәя арты
хикәядә күреп чын күңелдән куанасың.
Китапта моңа бик күп мисаллар бар.
«Туры юл» колхозы янындагы чо-
кырның күпере ишелгән. Заготзернога
ашлык илтүче машиналар бу урынны
ике чакрымнан уратып йөрергә
мәҗбүрләр («Чишмә»). Ләкин колхоз
председателе, дөньяга үз кетәгеннән
генә карап, күперне кирәк кеше үзе
салыр әле, ди. Зәкия •әнә шуңа
борчылып йөри. Әрли һәм оялта торгач,
Зәкия председательне күндерә дә:
күперне рәтлиләр.
Чана карамалаучы Сабирҗан
картның да («Сабирҗан абзый») колхоз
эшендәге һәрбер кимчелек өчен йөрәге
әрни. Әнә ферма үгезе колхоз
ындырына кереп әвеннәрне ишеп йөри.
Үгезне карарга беркетелгән Хәйретдин
исә «капка төбендә сакал җылытып»
утырудан артыкны эшләми. Көннәрнең
берендә Сабирҗан абзый шул азгын
үгезне, гаепле кешене алып килгән
төсле, идарә йортына куып кайтара һәм
«үгезгә беркетелгән үгезне» — Хәй-
ретдин абзыйны да, шунда чакыртып,
гамьсезлеге өчен бик шәпләп пешертә.
Габдрахман карт турындагы хи-
кәянең исеме үк «Тынгысыз кеше» дип
атала. Анда сүз «безнең көннәрдә
дөньяга килгән гаҗәп хәйран
кешеләрнең» берсе турында бара. Ул
кеше бөтен нәрсә турында да «чү,
кешеләргә булсын, чү, илгә булсын»
дип кайгыртыр, ул юлында очраган һәр
нәрсәне, әрлән шикелле, үз өненә
тарттырмас, ә һәртөрле байлыкны, бал
буйлап үтәләр. Френч төймәләренең
төшәргә торганлыгы беленә һәм «кечкенә» ана
аның төймәләрен ныгытып тага. Нибары шул
гына эш- ләнә! Әмма без шушы кыска гына
күренештә дә ана белән улның эчке
матурлыгың күрәбез, аларның бә- , . хетле
икәнлеген сизәбез. Өйләрендә караңгы,
керосины бетеп лампа да j сүнгән. Ләкин күз
аллары якты, киләчәкләре матур аларның.
Яки менә Сталинград тирәсендәге
авыллардан ике хатын («Хутор- , да»).
Алар ашлык пунктыннан ут
эчендәге шәһәргә азык илткәннәр.
Хәтәр сугыш эчендә калган шушы ике
хатынны сурәтләп, язучы Паулюс
группировкасын тар-мар итүче
дивизияләр тарихына әлеге хатыннар
да кертелергә тиеш дигән дул-
кынландыргыч фикерне әйтә.
Кара күзле, көләч йөзле Бәнат та
үзенең яшьтәшләреннән бер ягы белән дә
аерылып тормый. «Өстендә гадһ генә ситсы
күлмәк, чибәрлеге |дә дан түгел, гәүдәгә дә
чандыр •лг&уна — аны хәтта бала гына дип
әйтсәң дә ярарлык» («Бөрлегән»), һ Шул
кечкенә кеше зур батырлык J эшли —
күкрәп-яшенләп килгән яңгыр вакытында
колхоз көймәсен коткарып кала. Көймәне
коткарып калучыга колхоздан бүләк
бирергә телиләр, ләкин аңа ия чыкмый,
чөнки Бәнат мактанырга теләми, ул хәтта
моны батырлык дип тә санамый.
146
корты кебек, ишкә җыяр, ише турында
уйлар. Менә ул бер колхозга үзенең
җиңел кулы белән «умарта орлыгы»
калдырып китә, икенче колхоз
кешеләрен байталны соңга калдырып
тайлаткан өчен тирги — чөнки тиздән
кышка керәсе бар, өченче колхозга,
үрентеләр биреп, алма бакчасы үстертә
һ. б., һ. б.
Әйе, безнең замандашларыбыз әнә
шундый тынгысыз кешеләр алар. Фатих
Хөснинең Машук апасын һәм
тракторчы Хәдичәсен, ферма кызы
Халисәне һәм каравылчы Фәхрине, ак
перчаткалы кызны һәм тромбончы
егетне һәм тагын-тагын бик күп уңай
геройларын без нәкъ шуның өчен якын
итәбез дә. Алар йөрәгендә дөрләгән
иҗат ялкынына сокланасың, тормышта
шулар белән янәшә атлыйсы, шулар
кебек буласы килә.
«...Без кирәкле кешеләр. Шуңа күрә
дә бер-беребезне үзара хөрмәт итәбез.
Безне нәрсәдер бәйли. Барыбызны да
бергә бәйли. Барыбызны да бер якка
илтә. Без бер-беребезнең җитешмәгән
якларын күрә- күрә, бер-беребезне
әрли-әрли, берберебезне сөя-сөя
барыбыз бер бөтен булып торабыз» (18
бит). «Көннәрдән беркөнне» исемле
хикәясе персонажының бу сүзләре
белән
•10. ,С. Ә.“ № 1. 147
язучы үзенең бик күп геройларына тулы
һәм туры бәяне бирәдер төсле.
Ләкин тормышта, кулларыннан эш
килмәсә дә, борын чөеп, мактанып
йөрүче коры куык Арслановлар да,
зарарлы гореф-гадәтләр белән бүгенге
көнне агуларга маташкан «бабачы»
Галиләр дә, озын куллы Касыймнар да,
командировочный акчалар алып авылда
кызынып ятучы яки балык тотып йөрүче
хәсрәт чиновниклар да, туң йөрәкле
Сөләй- мановлар да очрыйлар әле.
Фатих Хөсни андыйларны көчле сатира
уты белән көйдерә, һәм, әйтергә кирәк,
үткен итеп, оста итеп эшли ул моны.
Мисалга башмакчылар артеленең үтә
бюрократланган «тычкан сыртлы» бер
башлыгын гына алсак та җитәр кебек
(«Сәгать»). Башлык дигәнебез эшне буй
җитмәслек югарылыкка бик зур бер
сәгать менгереп куюдан башлый. Ул
сәгать үзе дә, хуҗасына охшарга
теләгәндәй, ашыкмыйча гына йөрергә
тотына. Аннары китә кәгазь ташкыны,
китә приказлар. «Бервакыт, — диелә хи-
кәядә, — сәгатьнең сугуы бик саңгырау
булып кына, баздан чыккан төсле генә
ишетелә башлады. Ник дисәң, сәбәбе
бар: өстенә приказ кәгазьләре
ябыштыра торгач, фанер стена да
кирпеч стенасыман калынаеп китә...»
Чамасыз күпертелгән бу гротеск
образны Фатих Хөсни бюрократның вак
җанлылыгын, өтеклеген басым ясабрак
күрсәтү өчен куллана.
Кыскасы, бу китапта геройларның
сөендерә һәм сокландыра торганнары
да, җирәндерә һәм йөз чөйдерә
торганнары да бар.
Ләкин биредә без тагын бер язмыш
турында — художник язмышы, аның
әдәби осталыгының кайбер яклары
турында бераз туктала төшебрәк
сөйләргә телибез һәм алдан ук шуны
әйтеп куярга мөмкин: бәхетле бу
язмыш. Ялтырап күренгән бу осталык,
хикәяләрнең коеп куйгандай булуы, моң
чыгарып, җыр- пап торулары безнең
беребезне дә сокландырмыйча калмас.
Хикәяләрнең стилен, язылу мане-
расын билгеләп, «аларда героика да,
лирика да, Багрицкий мәрхүм әйткән
«кара каурыйлы иске романтика» да
бар», ди Фатих Хөсни. Без,, аның әдәби
осталыгы турында сөйләгәндә, Фатих
Хөсни хикәяләрендә көчле шигърият
бар, Фатих Хөсни ул проза шагыйре дип
өстәп әйтер идек.
Әйе, кызның кашларын «кинәт
сынгандай» итеп, кулларын күз ал-
дыннан «акчарлактай» җилпенеп уз-
гандай итеп күрү (9—10 битләр),
йолдызларны «күкнең симез корсагына
кадалган укларга» охшатып (29 бит),
алар «терекөмеш тамчылары кебек
дерелдәшәләр» дип (108 бит) язу өчен
яки «әгәр биегрәк агач башына менсәң,
аларны кул белән чүпләп булыр иде»
дип (110 бит) әйтү өчен чыннан да ша-
гыйрь булырга кирәк бит. Куркаклар
«мылтык тавышы ишетсәләр, морҗадан
төтен булып очарга әзер торалар» (121
бит), берәүнең ачуы «үкчәсеннән чыгып
колак йомшакларына чаклы җиткәндәй
була» (149 бит), яисә кызның күңеленә
егет «кара карлыгач булып кунды, һәм
ущ анда әллә кайчаннан бирле сайрап
тора» (171 бит) кебек сыйфатлаулар да,
әлбәттә, шагыйрь, эше.
Болар берсе дә хикәянең тышкы
бизәк элементлары, чуклы-челтәрле
лирик матурлаулар гына булып
килмиләр — ашарның һәркайсына зур
һәм тирән мәгънә салынган,, аларны
бүтән сүз белән алыштырып та яки
башкача әйтеп тә булмый. Аерым
төшенчәләрнең, аерым сүзләрнең
мәгънә белән, образ белән шулай
тулыландырылган булуы кеше
характерларын, кешеләр арасындагы
мөнәсәбәтләрне, портретлар һәм
пейзажларны сурәтләүне йо-
гынтылырак, тагын да җанлырак
итәләр. «Өстенә камасы кырылып
беткән иске тун, башына кырпулы бүрек
кигән» бабайның (102 бит) яки «берсе
— өстенә бөргән билле кыска сары тун
киеп, башына шакмаклы калын шәл
бәйләгән, икенчесе.— озын буйлы
бишмәттән, башына бизәкле
шәлъяулыгы буып аның өстеннән
колакчын бүрек бастырган» ике хатын-
кызның (141 бит) бик нечкә сызыклар
белән пөхтәләп сызылган портретын
күреп, алар катнашкан вакыйганың
вакытын,
148
Б*
эчке сулышын һәм атмосферасын күз
алдына тулырак итеп китерә алабыз.
Хәзер хикәяләрдә сүз белән, ягъни
сөйләм ярдәмендә, кешеләр үзләре
ничек сурәтләнүен күзәтик. Моның
өчен кайбер диалогларны тыңларга
кирәк:
— «...Кайдадыр картларны яшәртә
торган җир бар, ди. Кайберәүләр
ышанмый тегеңә. Ә, мәйтәм, булыр,
дим. Тракторны гына ал син, бер дә
әкәмәт нәрсәсе юк, ә сөрә дә, суга да,
тиресен дә түгә. Әмма килгән мәлгә
шаккатучылар булды, әй. Биктаһир
карт бичара теше-тырнагы белән
җиңешә бит, эчендә җен утыра
торгандыр моның, ди. Янәсе, трактор
эчендә җен утыра була. Бактың исә
бөтенесе техника. Шуңа килеп
агротехника дигәннәре кушыла» (22
бит).
— «...Тормыш минем сакалымнан да
озын түгел, җанкисәкләрем... Миңа
аршин тотып бер селтәнү җитә, мин
синең алашаңны да, өеңне дә, барысын
да олтан астында калдырам. Мин
акчаны энә белән түгел, көрәк белән
көрим» (32, 36 битләр).
— «...Әйе, Лиза атлы иде ул кыз...
Кыскасы, җанкисәк инде... Ул сиңа
томырылып бер карамасын гына, әгәр
караса, беттем диген, йокыңның да рәте
китә, рәтләп уяу да булып булмый, һәм
һичшиксез уставка сыймый торган
берәр эш эшләп берьюлы өч наряд
алачаксың. Моның белән генә калсаң
сәдакасы диген әле!» (113).
Төрлесе төрлечә яңгыраган бу
сөйләшүләр арасында җир белән күк
арасындагы кебек аерма бар. Алариың
беренчесе колхозчы карт тавышы
икәне, сабын куыгы очырган икенче
кешенең исә шырсый- рак бер тегүче
буларак сайравы һәм, ниһаять, өченче
берәүнең үләрдәй гашыйк булган яшь
бер солдат икәне кычкырып тора. Бер
яфрагына карап агачның нинди икәнен
белеп булган кебек, Фатих Хөсни пер-
сонажларын да, бер сүзләрен ишетүгә
үк, танырга мөмкин — аларның
һәркайсы үзенчәлекле, тулы характер,
һәркайсы үзенә генә хас билгеләргә ия.
Аларны берничек тә бутап яки
саташтырып булмый. Чөнки, «Чакыру
кәгазе» исемле хикәядә бик дөрес
әйтелгәнчә, аларның сүзләрендә
тормыш бизәкләре янып тора һәм шуңа
күрә алар, тормышның үзе төсле, җылы,
саф булалар.
Фатих Хөснинең кайчакта төсле
буяулар белән эшләнгән, хуш исләр
аңкытып торган, ә кайчакларда куллар
белән тотып карарлык дәрәҗәдә
предметлы һәм рельефлы булган
пейзажлары исә кешеләрнең на-
строениеләрен, фикер динамикасын,
хисләр алмашынуын бөтен тулылыгы
белән аңлаталар. Шуларның
берничәсен карап үтик:
«...Сабан беткән, пар сөрелгән, сабан
туйлары шаулап узган, кунаклар
киткән, сыра чүлмәкләре юылып казык
башларына эленеп куелган бер вакыт
иде» (146 бит).
«...Төннәр салкыная төшә, иртәнге
сәгатьләрдә күлләр һәм инешләр
өстендә ак мамык кебек томан күренә,
җәй буе өстерәп йөрүдән көтүчеләрнең
чыбыркы очлары сүсәрә башлый,
көндез, кояш яктылыгында агачтан
агачка, бер баганадан икенчесенә ак
җепләр сузыла, койма башларына
иңнәрен салып утырган алма
агачларында шәфәкь төсле алсу
алмалар күренә» (151 бит).
«...Ул көнне сентябрь йокысыннан
яшь бала кебек көлеп уянды. Уянды да
җылымса кояшы, ак пәрәвезләре,
ерактан караганда сарысы, яшеше бергә
кушылып әдрәсләнеп күренгән
урманнары белән авыл өстендә көннең
көн буе көлеп торды» (193 бит).
Күзләр явын алырлык бу күре-
нешләрне сүзләр белән сызганда,
шагыйрь фантазиясе эшләүдән тыш,
рәссам кулы да кыймылдагандыр төсле!
«Кырык хикәя» китабының тдгын
бер бик матур ягы бар — андагы
хикәяләр үтәдән-үтә, баштанаяк юмор
белән сугарылганнар.
Үткен, ягымлы, елмаюлы юмор!
Китапта уп бик күпләргә кагыла —
кирәк икән, кемне дә булса башыннан
сыйпап үтә, кирәк икән, кемнәрнедер
чеметеп-чеметеп ала, ләкин беркемнән
дә биздерми ул, киресенчә, кешеләрне
яраттыра гына. Сүз җаена китереп
әйтелгән кызыклы сыйфатлаулар
булып та, үткен диалоглар формасында
да, теге яки
бу монологлар булып та сибелгән ул
очкыннарны китапның һәр битеннән
диярлек табып була.
Алыйк менә Әхмәт дигән егетнең
искене, шул җөмләдән мәхәббәтне дә,
төбе-тамыры белән җимерергә өндәп
доклад сөйләве турындагы уй-
лануларын («Доклад һәм яшьлек»):
«Покламасам йокламадым, — ди ул. —
борчылсам борчылдым, ләкин
докладымны менә дигән итеп уйла-
дым... Кайсы сүз белән ничек итеп
башларга, кайсы җиргә җиткәч
кычкырыбрак җибәрергә, кай урыннан
шуыбрак үтәргә... Кайчан кулны
күтәрергә һәм нинди җирдә иң-
башларын сикерткәләргә — болар
барысы да минем тарафтан алдан ук
билгеләнгән иде» (8 бит).
Ләкин шулай сайраган егетебез
үзенең докладын ук тыңлаучы бер
кызга гашыйк булмасынмы. Менә
шунда инде мәзәге дә:
— «Бервакытны, — ди аннары егет,
— тамагым чатнаганны сиздем.
Сүзләрем авыз эчендә буталып йөри
башладылар. Шуннан соң үземнең
ораторлык хокукымны даулаган бер
тавыш белән:
— Су! — дип кычкырдым мин» (10
бит).
Шома Хәйбүшнең («Тромбон һәм
кыз») авылга килгән тромбончы егет
турында сөйләгәннәре үзе генә ни тора:
— «...Кычкырып карады инде ул җиз
торба безнең авылда... Но бит,
җанкисәгем, безнең авыл җирендә
монда су да балык кына түгел. Та-
выклар да, бала-чагалар да бар. Алар
бит андый дуамал зур җиз тавышка бер
дә күнекмәгән... Икенче көнне иртәдән
үк тотынды, җаным, кычкыртырга.
Безнең ише коры сөякнең, мин сина
әйтим, ул өрүгә тыны кысылыр иде...
Беркөнне шулай, ачуым килмәгәе, үзем
барып карадым. Күрәм, ишек алды
уртасына чирәмгә палас җәеп салган,
паласка кырын әйләнеп төшкән, әлеге
теге җиз торбасына билдән уралган, бер
кулы белән ниндидер ' бер
келтерифутын шудырып йөртә. Бугазы
өрә тора, әлеге торбадан яшелле-күкле
«разбой» чыга тора. Ул аны болай гына
кычкыртса икән, юк, ул бит аны
кәгазьгә карап кычкырта. Ә кәгазьдә —
үрмәкүч ятьмәсе... Аның урынында мин
булсам, мин дә кычкыртыр идем:
җплкә-күкрәк разный ультер-фия-
литларда кыза тора, бугаз дигәнең суза
алган чаклы суза тора. Берәү дә сузма
дип әйтә алмый, ник дисәң, отпускыга
кайткан кеше, каршы әйтергә законы
юк... Чын дөреслектә ничек булгандыр,
Сәрби әбинең: — Бүтәнен әйтмим дә,
тавыкларым, ояларыннан бизеп,
күкәйләрен читкә сала башладылар, —
дип көйләп-көйләп такмаклавын үз ко-
лакларым белән ишеттем. Гел зарары
гына түгел, файдалы ягы да булды
торбаның. Шәймәк әйтте миңа: —
Мыштыбый хатынын һич кенә дә эшкә
чыгарып булмый иде, хәзер бөтен
кешедән элек ул торып чаба. Авылда
калып та рәт бетте, колак төбемдә гел
шул торба тавышы, ди икән» (250—251
битләр).
Әйе, әнә шулай сайрап, күңелләрне
күтәреп һәм җырлап торалар бу
китапның хикәяләре. Бөтенесе дә бер үк
дәрәҗәдә күркәм, бер үк дәрәҗәдә
дәртле итеп сайрамыйлардыр, бәлки.
Арада «Мәхүбә карчыкның ялгышуы»
яки «Сөт сатучы кыз» кебек йомшаграк
тавышлыла- ры да бар.
Хәзер инде без Фатих Хөснидән
хикәяләрнең яңаларын, тагын да көррәк
тавышлыпарын көтәбез.