УЙГУР ШАГЫЙРЕ ЛОТФУЛЛА МОТАЛЛИБ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб үзенең ялкынлы шигырьләре белән Кытай халыкларының япон империалистларына һәм сатлык Чан-Кай ши өеренә каршы корәшендә күтәрелеп чыга. Аның иҗаты дошманга каршы кытай халкы белән бер үк сафларга басып көрәшкән уйгур халкының намус көзгесе булып тора.
Л. Моталлиб 1922 елны Шенҗаң провинциясендә туа. Балалык еллары бай табигатьле авылда, эш сөючән, тырыш уйгур дәһканнары арасында үтә.
«Лотфулла семьяда бераз укырга, язарга өйрәнгәч, — дип яза уйгур әдибе п. И лиев, — 1932 елны Голҗа шәһәренә килеп, туганнарының ярдәме белән, башлангыч татар мәктәбендә укый башлый. Бу мәктәптә дүрт ел укыганнан соң, ул Голҗа рус гимназиясенә керә. Монда 1939 елга кадәр укый.
Лотфулла дәрестән буш вакытларында Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Толстой, Горький, Маяковский, Тукай, Такташ, Гафур Голәм шикелле әдипләрнең әсәрләрен зур з^выкъ белән укый һәм үзе дә яза».
1939 елны ул Шенҗаң провинциясенең башкаласы Өрмчегә килә, педагогия институтына укырга керә, ә 1941—1944 елларда «Шенҗаң газеты» редакциясендә эшли. Бу елларда Өрмчедә революцион эшләр алып барган Кытай компартиясе членнарының тәэсирендә Моталлиб поэзиясе яңа юнәлеш ала. Аның шигырьләрендә япон империалистларына, немец фашистларына, шулай ук Кытайдагы төрле шовинистларга, эксплуататорларга карата нәфрәт, азатлык өчен көрәшкән Кытай һәм совет халыкларына ялкынлы мәхәббәт җырлана. Аның иң көчле шигырьләре шул елларда языла.
1944 елда Л. Моталлибны Аксу шәһәренә эшкә билгелиләр. Тынгысыз шагыйрь өчен анда бару сөрген кебек була. Әмма Лотфулла «революцион хәрәкәтләрдән имин» дип исәпләнгән бу кечкенә шәһәрдә дә үзенең гражданлык хезмәтен таба: 1945 елда Аксуда оештырылган «Шәркый Төркес- тан очкынлар иттифакы» дигән революцион оешманың ^җитәкчесе итеп сайлана. «Иттифак»ның гимны булып Лотфулланың шигырьләре кабул ителә. Ләкин оешмадагы кайбер бәндәләрнең хыянәте аркасында революцион түгәрәк 1946 елны кулга алына. Яшь шагыйрь үзенең иптәшләре белән бергә Чан-Кай ши зинданында үлемне бәһадирларча каршылый.
Шуннан бер-ике ел элек Моабит төрмәсендә «палач балтасы» астында «соңгы җырын» җырлаган каләмдәше, өлкән туганы Муса Җәлилне Лотфулла, бәлки, бөтенләй белмәгәндер дә. Әмма 24 яшьлек уйгур лачыны татар шагыйренең фидакарьлеген кабатлаган. Үзенең кыска гомерен көрәшкә багышлаган Лотфулланың иҗаты бай мираслы уйгур әдәбияты һәм бөтен Кытай революцион поэзиясендә якты йолдыз булып яна.
БУ — МИНЕМ ЯШЬ ГАНҖӘ ГӨЛЕМ АЧЫЛЫР ИДЕ «/Тәрәш, көрәш», — дип без һаман атылып торсак, Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
һәр адымда искелеккә бәреп торсак — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Илбасарлар җир йөзеннән югалсалар,
Изелгәннәр тормышта киң юл алсалар,
31
Бетмәс бәхет туфрагына нык бассалар — ЬУ минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Изелгәннәр белән һәрчак күмәк булсак, Хакыйкатьне саклар өчен билне бусак, Тигез хокук белән яна сафта торсак — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Китсә өстән басып яткан авыр зөлмәт,
«Аһ... нишлим», — дип юксыллар чикмәсә михнәт, Азатлыктан явып торса рәхим-шәфкать —
Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Илебездә фән-мәгърифәт ташып торса, Дулкынланып, үзебездән ашып торса, Хаиннарның юлларын ул кисеп торса — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
һәрбер төштә завод-фабрик эшләп торса, Тимер юллар, паровозлар шаулап торса, Корыч кошлар өстебездә очып торса — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Эшчән яшьләр һәрбер җирдә әзер торса, Батырларча һәрбер эштә айнык булса, Караңгы һәрбер почмакта чыраг янса, — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Иске тормыш адым саен җимерелсә,
Фанатиклар ачуыннан кимеренсә, Надан халык мәгърифәтнең нурын күрсә, — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Төркем-төркем укыганнар кылса хезмәт, Иөрмәсәләр эшләренә әҗер теләп, Эчләрендә сакласалар тугры ният,— Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Фигыле 1 бозык милләтчене кырып торсак, Хакыйкать чөн күкрәкләрне киереп торсак, Кытайны коткаручы2 ирләр булсак, — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
һәр гамәлгә ил максатын нигез итсәк, Фән-техника җигеп эшне җиңеләйтсәк, Киләчәк чөн газиз җанны фида итсәк, — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
Моталлнб! Син хакыйкатьне курыкмый сөйлә, Гайрәт белән дошманнарның юлын билә, Көрәшләрдә көчле итеп кычкыр «ура», — Бу — минем яшь ганҗә гөлем ачылыр иде.
1938.
1 Фигыле — бөтен нияте мәгънәсендә.
2 Суз Кытайны сатлык гоминданчылардан коткару турында бара.
32
БЕЗ — ШЕНҖАҢНЫҢ УЛ ҺӘМ КЫЗЛАРЫ
■^>ез — Шенҗаңның ул һәм кызлары,
Без — өмет йолдызлары,
Көрәш кайнашында үскән керсез, пакъ кондызлары, Без — өмет йолдызлары — Киләчәкне күзлибез һаман.
Бөек безнең теләкләр,
Эшчән, батыр беләкләр,
һаман алга омтыладыр ярсыган яшь йөрәкләр;
Бөек безнең теләкләр —
Тынмыенча атлыйбыз алга табан.
Җыр җырлыйбыз тартынмый,
Ватан юлында тынмый,
Сафлар тыгыз, гел барабыз бер-беребездән калмый;
Ватан юлында тынмый —
Кирәк безгә көрәшергә зур мәйдан.
Яңа юллар эзлибез,
Киләчәкне күзлибез,
«Берләшегез, мазлумнар!»—дип туктамыйча сөйлибез;
Киләчәкне күзлибез —
Гөлбакчасы төзербез без Кытайдан.
Безгә кадерледер эш,
Шуңа фида барлык көч,
Тирең түгеп итсәң хезмәт, алга барыр һәрбер эш;
Безгә кадерледер эш —
Хезмәт белән хөрлек алыр бу Ватан.
Без көрәш яратабыз,
Аңа җанны атабыз,
Көрәш безгә шундый якын, гүя ата-анабыз;
Без көрәш яратабыз —
Көрәш белән килер безгә зур дәрман.
Өскә бурычлар йөкләп,
Бердәмлек маршын көйләп,
Дөньядагы бар илләрнең игътибар-күңлен биләп;
Бердәмлек маршын көйләп, Уятырбыз йөрәкләрдә дәрт-дәрман.
Көрәш утында кайнап,
Мәйданны иңләп-айкап,
һәр минутта өстен булып, газиз туфракны саклап, Газиз туфракны саклап,
Без булырбыз чын азатчы каһарман.
1938.
ЯЗ ГЫЙШКЫ
А*ил, яшел яз, фасылларның назлы иркәсе, Бик сагындым, сагынгандыр сине һәр кеше;
Янә гөлләр, назлы былбыл һәм сөмбелләр, — Синең нәкыш-зиннәтеңдер болар һәммәсе.
3. .C. ә.“ № 1. 33
1 агың сулар, шарлавыклар, шаян җилкәйләр Назлап сөеп, биреп тора йөрәк дәвасын... Сызылган таң, хыялчан төн, нурлы көннәрең, Хезмәтеңдә сердәшеңдер, дәһкан баласы.
Басу матур, басу гөрли, басу ягымлы, Басу — тырыш хезмәтнең киң, иркен сәхнәсе; Кош-кортларың саз уйныйлар, тургай — курайчы, һәр урыннан бәреп тора эш-дәрт чишмәсе.
Чап китмәнең, чирәмне яр, йомшарт, тигезлә, Бу сәхнәнең сәнгатьчесе — дәһкан семьясы;
Ана ура, кызы сөрә — гаилә эштә, һәр хатын-кыз мактаулы эшнең чын артисткасы; Басуда туй; шаулат, әйдә, концертың куй;
Әй, яз гыйшкы, яшь шагыйрьнең илһамчысы.
1938.
ЕЛЛАРГА ҖАВАП ^акыт ашыгучан, көтеп тормый ул, Еллар шул вакытның елдам юргасы; Аккан сулар, аткан таңнар була дәвамлы, Юрга еллар бу гомернең карак-угрысы.
Урлый да кача, артка бакмыенча, Берсе-берсен куалашып югала;
Сандугачлар таңда канат какканыңча Яфраклар саргаешып коела;
Дәртле яшьлек — хәятның бер гүзәл чагы, Әмма ләкин кыска аның гомере:
Ертылдисә календарьның бер яфрагы, Яшьлек-гөлдән өзелеп төшә бер бөре.
Җилпенешеп исеп тора еллар җиле, Шаулап үскән агачлар да шәрә кала; Ләкин еллар һич тә буш кул белән килми; Кызга — җыерчык, иргә сакал бүләк кыла.
Әмма тиргәү дөрес булмас бу елларны, Ярый, узсын, уза бирсен, — үзенең юлы... Кешеләр дә әрәм итми вакытларын — Чүлләрне бакча иткән кеше кулы.
Елларның куены киң, форсаты күп, Таудай эшләр еллар белән үрә тора. Кичә бишектә яткаи бала үсеп, Бүген инде йөгереп йөри, яле, кара!
Еллар белән чабышып балалар үсә, Еллар белән чыныга көрәшчән ирләр;
Кичә бәхет даулашып берәүләр үлсә, Бүген каберен каплаган саф ганҗә гөлләр.
Ярый, сакал бүләк итсен безгә еллар; Мин дә чыныгам бу елларның куенында,
Иҗатым-җырларымның тамгасы бар Узышып качкан һәрбер елның муенында.
Картаймам һич, шаулап торса көрәш шавы, Шигырьләрем йолдыз булып алда янар; Үлем — түбән, биек булсын көрәш тавы, Чыдам, гайрәтнең җиңгәнен күргәнем бар.
Тотынырмын корал тоткан корыч кулга, Иярермен, чакырса әгәр байрак алга;
Зур көрәшләр мәйданында һич армасмын, — Җиңү белән без чыгарбыз олы юлга.
Еллар!
Күкрәк сугып көлмәгез сез шаркылдашып,
Сезнең алда кызарудан үлем өстен, Картайтам дип мине йөрмә юкка шашып, Соңгы көрәш өчен арныйм:3
угылым үссен!
Еллар, әйдә, котырыгыз, диңгез булып, Упкыннарны ярып узар безнең кораб;
Ел агымы белән безне куркытсаң син, f
«Елларны иҗат җиңәр!» — безнең җавап.
1944.
ПАРЧАЛАР
(Дустым...гә)
Телим, дустым, инеш күк Шөлдер кагып агарга; Иҗатымда колын күк Иркен уйнап чабарга...
Телим җырым орлыгын Гөлбакчага чәчәргә, Телимен чүл-сахрада Гөлдәй күкрәп үсәргә.
Мәгърифәт эзлә, иренмә, Кызганмый түк көчеңне. Буяу белән буяганчы тышыңны, Гыйлем белән зиннәтлә син эчеңне.
1943 Касыйм Усманов тәрҗемәләре.