ТАТАР БИЗӘҮ СӘНГАТЕНЕҢ МИЛЛИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Профессор И. ВОРОБЬЕВ, архитектор Ф. ВО ЛИЕВ
арихы бик борынгы заманнардан
башлана торган татар халкы
үзенчәлекле милли сәнгатен дә
иҗат итә һәм үстерә килгән. Халык
яңгыратып моңлы җырлар җырлаган,
җир селкетеп биегән, тылсымлы
әкиятләр сөйләгән, гыйбрәтле бәетләр
әйткән, гүзәл биналар торгызган,
берсеннән- берсе матур чигүләр
чиккән. Бо- ларның барысында да
хезмәт ияләренең таланты һәм иҗади
сәләте үзенең гәүдәләнешен таба
килгән.
Татар сәнгатенең милли нигезләрен
борынгы заманнардан алып бүгенге
көннәргә кадәрге үсешендә эзлеклелек
белән сурәтләп күрсәтү— ул фәнни
һәм политик яктан бик әһәмиятле.
Ләкин бик катлау: лы бу эшкә аерым
тикшеренүчеләрнең генә көче җитми,
ул бөтен бер коллективларның көч
салуын һәм системалы рәвештә озак
эшләвең сорый.
Партиябез һәм хөкүмәтебез илебез
халыкларының барысының да
экономикасын һәм культурасын тагы
да күтәрүне бурыч итеп куйды. Милли
сәнгатьнең идея-теория нигезләрен
өйрәнү менә шул бурычларны уңышлы
үтәүдә үзенчәлекле һәм бик мөһим
урын тота. Татар халкының бизәү
сәнгатен ныклап өйрәнү, аның милли
нигезләрен дөрес билгеләү бүген
безнең көн тәртибебезгә килеп
басканлыгы бәхәссез.
Без бу мәкаләдә хәзерге заман
методологиясе базасында татар
сәнгатенең кайбер төрләренең милли
нигезләрен, кулыбыздан килгән кадәр,
яктыртып үтәргә, шул сәнгатьнең
аерым төрләренең чыганакларын,
аларның үсү юлларын күзәтергә
телибез.
Татар сынлы сәнгатенең барлык
төрләре дә бик борынгы заманнарда
туганнар. Алар халыкның ерактагы
бабалары заманында дөньяга
килгәннәр һәм, төрле йогынтылар
кичерә-кичерә үсеп, камилләшә
барганнар. Халыклар борын-борыннан
аралашып яшәгәннәр, шуңа күрә
якындагы күршеләренең генә түгел,
бәлки бик еракта яшәгән халыкларның
да бер-берсенең культурасына, димәк,
сәнгатенә дә үзенчә йогынты ясаулары
бик табигый. Бу йогынтылар төрле
вакытта төрлечә һәм һәрберсе үзенчә
булса да, татар сәнгатен читтән килгән
төрле тышкы йогынтылар
конгломераты дип карау бик зур
ялгышу булыр иде. Татар осталары,
башка халыклар сәнгатьләренең
казанышлары белән ныклап танышу,
алардан өйрәнү белән бергә, татар
халкының үз сәнгатенә аваздаш булган
нәрсәләрне генә алганнар, алганда да
аларны иҗади эшкәртеп алганнар,
нәтиҗәдә ул яңа нәрсәләр, милли сән-
гать белән тыгыз үрелеп, аның
үзенчәлеген тагы да көчәйтеп, урнаша
барганнар.
Татар сәнгатенең аерым төрләрен
тикшергәндә татар халкының һәм аның
бөтен культурасының бик
Т
132
катлаулы төстә оеша һәм үсә килгәнен
истә тотарга кирәк. Татар халкының
бабалары арасында без төрки телдә
сөйләшкән һәм күчмә хәлдә
терлекчелек белән шөгыльләнгән яки
ярым утрак хәлдә иген игәргә керешә
башлаган һәм безнең урман яки урман-
дала краена күчеп утырган болгар һәм
башка төрки халыкларны күрәбез.
Алар оныкларына тел һәм культурала-
рының бик күп нәрсәләрен биреп
калдырганнар. Далалы көньяк белән
көнчыгыштан килгән ул халыклар бу
җирләрдә инде озак еллар яшәгән һәм
утраклы аучылык- игенчелек
хуҗалыгы шартларында
культураларын үстерә барган җирле
халык белән очрашканнар. Дала
кешеләре җирле халык кешеләре белән
нык якынлашып, бергә кушылганнар
һәм ике чыганакның да казанышлары
бергә үрелеп тоташкан яңа культура
байлыкларын иҗат иткәннәр. Татар
халкының барлык культурасының да,
шул җөмләдән халык сәнгатенең дә
нигезендә борынгы бабаларның шул
культуралары синтезы ята. Алда әйтеп
үткәнебезчә, шушы край халкы
культурасы культуралары ягыннан күп
өлеш югарырак торган бик ерактагы
халыклар йогынтысын да сиздерә
килгән. Алар- дан, мәсәлән, Иранның,
Урта Азиянең культуралы
халыкларының, Алгы Азия, Кавказ һәм
көнбатыш халыкларының, баштарак
славян кабиләләренең, ә соңрак рус
халкының йогынтысын әйтергә була.
Бу процесс, бер көчәя, бер йомшый
төшкәне хәлдә, бик озак еллар буе —
мең еллардан артык дияргә кирәк —
бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Менә
шул культура йогынтылары милли
нигезгә дә ятканнар, ягъни теге яки бу
күләмдә шул милли нигезгә кереп
урнашканнар.
Татар сынлы сәнгатен, аеруча аның
көнкүреш әйберләрен бизи торган
төрләрен (чигүләрне, ювелир
әйберләрен һ. б.) өйрәнү белән
Октябрь революциясенә кадәр беркем
дә шөгыльләнмәгән дияргә була.
Галимнәр борынгы архитектура
памятниклары һәм аларның
орнаментациясе фрагментлары бе-
ләп генә кызыксынганнар. Ул па-
мятниклар Урта Идел территориясе
Алтын Урда хакимлеге кул астында
яшәгән XIV йөзгә бәйле булганга һәм
татарлар җирле болгар халкының
оныклары түгел, бәлки Алтын Урда
халкы кешеләре дип саналганга күрә,
сәнгатьнең җирле тамырларына
игътибар ителмәгән, татар халкының
барлык сәнгате дә көнчыгыш (гарәп-
фар- сы) ислам культурасының
абсолют йогынтысында үскән дигән
ялгыш караш хөкем сөргән, чынлыкта
хезмәт иясе халкының иҗаты булган
сәнгать хаким сыйныфлар
привилегиясе дип исәпләнеп йөр-
телгән. Ул заманда орнаменталь-
декоратив сәнгатьнең кайбер мате-
риаллары тупланса да, алар бөтенләе
белән ялгыш аңлатылып килгәннәр.
Совет власте урнашу белән үк
дияргә ярый, татар сәнгате мате-
риалларын, шул исәптән көнкүреш
әйберләрен бизәү сәнгате үрнәкләрен,
туплауга күп өлеш җит- диерәк
игътибар бирелә башласа да,
тикшеренүчеләр (Смолин, Бартольд,
Денике, Башкиров, Дуль- ский һ. б.)
иске традиция буенча баралар, ул
сәнгатьне милли культураның үсүен
билгели торган мөстәкыйль күренеш
итеп карамыйлар, бәлки, татар
халкының рухи дөньясын
чагылдырган үтә үзенчәлекле
нәрсәләргә бер дә игътибар итмәстән,
аларны гарәп- фарсы яки хорәзм
сәнгатенең бер төре саныйлар.
Бары тик соңыннанрак кына, төгәл
алганда 30—40 нчы елларда гына,
халык сынлы сәнгате материаллары
шактый күп туплангач кына, читтән
шактый көчле йогынтылар булуын
инкарь, итмәстән, татар сәнгатен
халыкның культура үсеше
процессында мөстәкыйль рәвештә
туган саф милли бер нәрсә итеп карый
торган яңа караш урнаша башлый.
(Мәсәлән, элекке, иске карашларын
яңадан тикшереп чыккан Калинин,
Смирнов, Воробьев һәм Дульский
хезмәтләрең алырга мөмкин.) Шулай
да татар сәнгатен чынлап өйрәнү белән
беркем дә әле ныклап шөгыль
133
ләнми, археологик яки этнографик
тикшерүләр алып барылганда, аңарга
сүз уңаеннан гына кагылып үтәләр.
Кызганычка каршы, татар милли
сәнгатенә багышланган хезмәтләр шул
тикле аз, шуның аркасында күп еллар
буе ихтыярсыз
Сөлге башы. Тамбурлы чигү.
күп кенә кешеләрдә татар халкының
художество иҗаты тоташ алганда бик
ярлы һәм үтә бер төрле дигән ялгыш
караш яшәп килә. Әле хәзер дә Казанда
милли сынлы сәнгатьне өйрәнү белән
шөгыльләнә торган бер генә гыйльми
үзәк тә юк, ә тормыш андый үзәк бул-
дыру кирәклеген көннән-көн ныграк
сиздерә. Татар милли сәнгатен җитди
рәвештә, ныклап өйрәнергә һич
кичекмәстән тотынырга күптән вакыт
инде.
Тукымага, күнгә чигү һәм аппли-
кация ясау, художестволы туку,
ювелирлык эше, графика, биналарны
орнаментлар белән бизәү һәм буяу,
шулай ук үзенчәлекле төзүчелек —
болар барысы да татар халкының
конкрет тормыш шартларында үсә
килгән сынлы сәнгатенең төп
юнәлешләрен тәшкил итәләр. Ислам
дине җанлы объектларның сурәтләрен
ясарга рөхсәт итмәгәнгә күрә, татар
милли сәнгатендә живопись һәм
скульптура тиешенчә үсә алмаган.
Алар бары тик безнең заманда гына
беренче уңышлы адымнарын атлый
башладылар.
Тукыма, күнгә һәм киемгә чигү,
аппликация ясау татар бизәү сәнга-
тенең иң киң таралган төрләреннән
санала. Бу бизәү сәнгате белән, бигрәк
тә чигү сәнгате белән, сыйнфый һәм
мөлкәт хәлләренә карамастан, борын-
борын заманнардан барлык татар
хатын-кызлары диярлек шөгыльләнеп
килгәннәр һәм ул төр сәнгатьне бик
нык үстергәннәр. Оста куллы
чигүчеләр, күп төрле тематикага һәм
рәсемнәр композициясенә киң
мөмкинлекләр бирә торган тамбурлы
чигү техникасын кулланып, төрле
көнкүреш әйберләрен (сөлге,
ашъяулык, җәймә, мендәр тышлыгы,
тәрәзә пәрдәсе, урын-җир япмасы һ. б.)
бизәгәннәр һәм әле дә бизәп киләләр.
Тамбурлы чигү өчен үсемлек
орнаменты алынган. Ул орнаментлар
гадәттә бормаланып килгән төрле куак
ботакларыннан, шул ботакларны бизи
торган төрле чәчәк бәйләмнәреннән
торалар. Алар барысы да теге яки бу
күләмдә стильләштерелгәннәр. Ләкин
ул стильләштерүләр рәсемне
реальлегеннән мәхрүм итмиләр.
Гадәттә ул орнаментларның барлык
элементлары, бер-берсе белән үрелеп,
бик ирекле композиция тәшкил итәләр
яки чигеш чигелә торган әйбернең
өстенә чәчелеп биреләләр, ләкин бер
кайчан да ул әйберләрнең өстен
тоташтан капламыйлар. Орнамент
ачык төстәге төрле-төрле җепләр белән
чигелә һәм төсләрнең бер-берсепә
ярашуына зур игътибар ителә. Бу хәл
чигешләргә күзне иркәли торган
үзенчә бер җиңеллек биреп тора.
Бу крайда яши торган барлык
халыкларда да чигү сәнгате шактый
киң таралган булса да, үсемлек
орнаментлы тамбурлы чигү бары тик
татарлар арасында гына кулланылып
килгән һәм аның үзенең зур гына
тарихы да бар. Мәсәлән, безнең эраның
башлангыч чорында Монголиядә һәм
Алтайда яшәгән дала 'кабиләләренең
каберләрен казып караганда, ул урын-
нардагы мәңгелек туңлык шарт-
ларында сакланып калган һәм
композицияләре, шулай ук төсләре
ягыннан татар чигешләренә якын
булган бик матур тамбурлы чигү белән
бизәлгән күп кенә тукымалар табыла
килә. Бу хәл тамбур техникасын һәм
шул техника белән башкарыла торган
үзенчәлекле орнаментны татарлар
борынгы төрки бабаларыннан
алганнар дигән фикерне раслый.
Дөрес, без борынгы
134
болгарлар белән кыпчакларның
чигешләре нинди булганын анык итеп
әйтә алмыйбыз, чөнки безнең климат
шартларында җир астында тукымалар
сакланмыйлар. Шулай да татар
чигешләре белән дала кабиләләренең
борынгы чигешләре бәйләнештә
булганлыгы ачык күренеп тора. Озак
еллар буе татарлар ул чигешләргә
үзләренчә детальләр өсти барып, аларны
бераз
Ука белән чигү үрнәге.
камилләштерсәләр дә, чигешнең шушы
бик борынгы тибы тулысыңча сакланып
калган. Башкортлар белән казакълар да
тамбурлы чигеш кулланалар. Башкорт
чигеше татар чигешенә бик якын тора,
ул аңардан бары тик җепләренең төсләре
бик ачык төстә булуы белән генә аерыла,
казакъ чигеше исә Урта Азиядән килгән
Иран чигеше тәэсирендә орнаментлары-
ның күп өлеш тыгызрак урнашуы,
җепләренең әлләни. ачык төстә бул-
маулары белән аерыла. Бу хәл ул
^игешне беркадәр авырайта да. Алтай
һәм Саянның терлекчелек белән көн
күрүче кайбер азчылык халыкларында
да шундый ук орнаментлы тамбурлы
чигеш бар. Бу хәл татарлар ул төр чигү
сәнгатен күчмә тормыш белән далада
яшәгән борынгы бабаларыннан алганнар
дигән фикерне тагын бер тапкыр куәтли.
Тамбурлы чигештән тыш татарлар
бик борынгы заманнардан бирле алтын
ука белән чигүне дә кулланып киләләр.
Алтын ука белән баш киемнәрен, аяк
киемнәрен һәм кайбер көнкүреш
әйберләрен чигәләр. Металл җеп яки
капитель белән, сирәк хәлләрдә ефәк
җеп белән 'кабарынкы итеп яки металл
җеп белән үзенчә типчеп чигәләр.
Гадәттә шундый ук орнамент алынса да,
чигелә торган материал тамбурдагы
кебек катлаулы итеп эшләргә мөмкинлек
бирмәгәнгә күрә, аңарда орнамент
күбрәк стильләштерелә. Бу техника
белән башлыча кустарь чигүчеләр эшләп
киләләр. Алтын ука белән чигүнең дә
бик борынгы тарихы бар Һәм ул чигеш
үткән һәм хәзерге заманның күп кенә
халыкларында киң кулланыла. Аерым
алганда ул русларда борын-борыннан
яшәп килә, ләкин хатын-кызларның
күпчелеге андый чигеш материалларын
булдыра алмаганга күрә, аны гадәттә
югары катлау халык һәм махсус
һөнәрчеләр генә кулланганнар. Бу төр
чигү сәнгате татарларның бабалары
арасында кайчан кулланыла һәм үсә
башлавын төгәл генә әйтүе кыен, ләкин
шунысы бәхәссез — андый чигү бик
борынгы заманнарда ук булган.
Борынгы Болгар шәһәрләре
калдыкларын казып караганда, сирәк-
сирәк кенә булса да, алтын ука белән
чигелгән әйберләр табылгалый.
Кызганычка каршы, алар начар
сакланганга күрә, ул әйберләрне ныклап
тикшерергә мөмкин түгел, һәр хәлдә
шунысы ачык: алтын ука белән чигү
сәнгате татарларда бик күптән яши һәм
татар чигүчеләре, бу төр чигүне
борынгырак булган тамбурлы чигү
белән якынайтырга теләгәндәй, үсемлек
орнаментын, башка халыкларга
караганда, күбрәк кулланып килгәннәр.
Чигү сәнгатеннән тыш татарларда
аппликация ясау, ягъни орнаментация
өчең теге яки бу ысул белән тукыма яки
башка әйберләр кисәкләрен беркетү дә
киң таралган.
Киезгә икенче төстәге йоннан рәсем
эшләп аппликация ясау Да бик борынгы
бизәү сәнгатенә керә. Көнкүрешендә
киезне киң куллана торган «үчмә
халыкларда шактый таралган бу
аппликация ясау ысулын татарларда
сакланып калмаган дияргә мөмкин. Ул
татарларда
135
бары тик ак фонга кызыл буяулы
орнамент ясап басыла торган киез итек
кунычларында гына очрый.
Татар хатын-кызлары кием-са-
лымны, баш киемнәрен һәм башка
шундый әйберләрне бизәү өчен,
тасмалар тегеп геометрик бизәкләр
рәвешендә яки көмеш тәңкәләр һәм
башка нәрсәләр тагып аппликацияләр
ясый торган булганнар. Гадәттә андый
аппликацияләрне шул киемнәрне
киючеләр үзләре ясаганнар.
Күннән оригиналь аппликация ясау
да кызыклы гына. Гадәттә бу төр
аппликация аяк киемнәрендә
кулланыла. Мондый аппликациядә
рәсем әйбер өстенә тегеп эшләнми,
бәлки тиешле урыннарга төрле
Күннән аппликация. Башмак.
төстәге күннәрне кушып тегү юлы
белән башкарыла. Практикада ул,
гадәттә, үсемлек рәсемен берничә кат
өелгән күн өстенә төшерү һәм аннан
соң ул күннәрнең барысын да кисү
белән эшләнә. Аннан соң шул кисеп
алынган күн кисәкләре аралаштырып
куела. Нәтиҗәдә орнаментлары бер
төрле, ләкин төсләре төрле-төрле
булган эзәрләмәләр килеп чыга.
Шулай сайланган күн кисәкләре
соңыннан бергә беркетелә һәм төрле
төстәге эзәрләмә- ләрдән Казан борын-
борыннан дан тотып килгән чиккән
читекләр тегелә. Шундый күн
кисәкләрен теккәндә тегәрҗепкә
ефәктән яки металлдан үрелгән махсус
җеп урыйлар, шуның аркасында
һәрбер күн кисәге үзенчә бер матур
бизәлеш белән тегелә бара. Безнең
совег заманында шул ысул белән
күннән диван мендәрләре, паласлар,
диван япмалары ясый башладылар һәм
ул әйберләр безнең Советлар
Союзында гына түгел, бәлки чит
илләрдә дә киң танылды.
Урта Азиядән үрнәк алып эш-
ләнгәнгә чиккән читекләр Азия аяк
киеме дип йөртелсә дә, ул һич дөрес
түгел. Урта Азиядә дә күннән шундый
аппликация яки дөресрәк инкрустация
ясыйлар, ләкин татар аяк киемнәре
алардан күп яхшы булулары белән
әллә ничә йөз еллар буе дан тотканнар,
һәм Урта Азия аларны Татарстаннан
китертеп килгән. Андый аппликация
ясау, гомумән, бик борынгы
заманнардан килә һәм ул Көнчыгыш
илләрендә бик таралган. Татарларның
борынгы бабалары аиы бәлки чыннан
да Көнчыгыштан алганнардыр, ләкин
шунысы бәхәссез — ул төр
аппликацияне татарлар һәм техникасы,
һәм орнаменты, шулай ук төсләр
гаммасы ягыннан иҗади
камилләштергәннәр. Шуңа күрә
художество промыселның бу төрен
татарларга хас булган бик борынгы
сәнгать дип санарга кирәк.
Баш киемнәрен һәм хатын-кыз
башмакларын бизи торган тамбурлы
яки алтын укалы чигүләр, шулай ук
күннән ясалган аппликацияләр бизәү
сәнгатенең борынгы милли төренә
керәләр. Аларның бик матур үрнәкләре
бар,һәм әгәр
Ташка кисеп ясалган бизәк. XVII йөз.
хәзер бу бизәү сәнгате кулланылган
әйберләр аз эшләп чыгарыла икән, ул
тиешле производство оешмаларының
аңа игътибарсыз карауларыннан гына
килә. Алтын ука белән чигүчеләрнең,
шулай ук чиккән читек тегүчеләрнең
республикада менә дигән осталары
бар, бары тик аларны тиешенчә оеш-
136
тырырга гына кирәк. Тамбурлы чигү
белән хәзер аерым һәвәскәрләр
шөгыльләнә һәм алар үзләре өчен генә
эшлиләр. Ә совет чорының беренче
елларында чигүчеләрнең махсус
артельләре төзелгән һәм ул артельләр
бик яхшы сыйфатлы продукция эшләп
чыгаралар иде. Чыныңда, чигү эше ул
бик катлаулы эш һәм күп көч куюны
сорый. Чигелгән әйберләр шактый
кыйммәткә төшәләр. Ләкин художество
ягыннан зәвык белән эшләнгән әйберләр
бәя бирүчеләрен һәрвакыт табачаклар.
Аннан соң кайбер процессларны
механикалаштырырга, димәк, әйбернең
үзкыйммәтен беркадәр киметергә дә
була бит.
Художестволы туку техникасын
кулланып эшләнгән әйберләр дә
матурлыклары белән аерылып торалар.
Борын заманнарда татар хатын-кызлары
андый әйберләрне бик оста эшләгәннәр.
Художестволы тукымаларны ике
төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесе —
күлмәк, ашъяулык, чаршау, пәрдә һ. б.
шундый әйберләр өчен кулланыла
торган рәсемле тукымалар — гадәттә
аларны алача дип йөртәләр. Икенчесе —
сөлге, тастымал һәм башка шундый
әйберләрнең башларын орнамент белән
бизәп эшләгән тукымалар — андый
тукымаларны чүпләмле тукыма дип
йөртәләр. Бу төр тукымалардан
эшләнгән әйберләр өй эчен бизәү өчен
дә кулланылалар.
Алачаны күбесенчә ике төрле, ә
сирәгрәк күп төрле төстә, буй- буйлы
һәм эре яки вак-вак шакмаклы итеп
сукканнар. Фабрикаларда эшләнгән
төрле-төрле төстәге тукымалар (ситсы)
чыкканчы, татар хатын-кызлары ак
киндергә караганда күбрәк алача
сукканнар һәм аңардан матур-матур
күлмәкләр тегеп кигәннәр. Соңгарак
алачаны башлыча керәшен һәм түбән як
чуваш хатын-кызлары күлмәк тегү өчен,
ә татар хатын-кызлары ашъяулык, ирләр
ыштаны һәм эш алъяпкычлары өчен
суга башлаганнар.
Гадәттә матур геометрик орнаментлар
ясап эшләнгән чүпләмле тукыманы чын-
чыннан сәнгать әсәре санарга була.
Чүпләмле тукыманың бер ягында ак
фонда кызыл җеп белән, икенче ягында
кызыл фонда ак җеп белән сугыла тор-
ган икс төстәге рәсем эшләнә. Менә
дигән сәнгать әсәре булырлык итеп
эшләнгән күп төрле төстәге чүпләмле
тукымалар да очрый. Чүпләмле
тукымадан тыш тагын теге яки бу
төрдәге алача өстенә чигеш кебек итеп
төрле төстәге җепләрдән матур рәсем
ясап эшләнгән чуптарлы тукыма да бар.
Чуптарлы тукыма рәсемнәре бик
катлаулы техника белән тукылганнар
һәм ул тукымалар чаршаулар өчен
кулланылган.
Татар хатын-кызларының күбесе
чүпләмле һәм чуптарлы тукуны да
белгәннәр. Кайбер авылларда бу төр
тукымаларны сатуга чыгару өчен
эшләүче һөнәр ияләре дә булган. Ул
тукымаларны татар халкы, аеруча
шәһәрдә яшәүче халык, яратып сатып
ала торган булган. Шуңа күрә татар
семьяларында әниләре яки әбиләре эш-
ләгән, кайчакны базардан сатып
алынган шундый тукыма сөлгеләрне
очратырга була.
Художестволы туку эше, өйдәге
тукучылык кебек үк, соңгы ун еллар
эчендә тәмам юкка чыкты дияргә була.
Художестволы туку эше ул күп хезмәт
сорый. Рәсемнәре бик бай, шулай ук
сыйфатлары бик яхшы булган фабрика
тукымалары андый тукымалар эш-
ләүнең мәгънәсен калдырмый. Сән-
гатьнең ул төрен тергезүнең кирәге юк,
ләкин аларның рәсемнәрен безнең туку
фабрикаларыбызга тәкъдим итүнең
зыяны булмас иде.
Художестволы туку, шул исәптән
чүпләмле туку борынгы заманнарда
безнең илдә генә түгел, бәлки башка
илләрдә дә киң таралган булган. Татар
хатын-кызларына аны борынгы
әбиләреннән мирас булып күчкән
дияргә ярый, чөнки барлык фин-угор
халыкларында да, шулай ук славяннарда
да ул төр тукучылык яшәп килгән.
Күчмә төрки халыкларында туку эше,
бигрәк тә художестволы туку эше, бик
аз һәм бик
137
зәгыйфь таралган. Шуңа күрә бу төр
тукуны алардан татарларга күчкән дип
уйлап булмый. Татар хатын-кызлары
тукыган художестволы тукымалар
күрше халыклар тукымаларыннан бик
аз, бары тик төсләре ягыннан гына
аерыла.
Ювелирлык эше дә татар халкы өчен
характерлы бизәү сәнгатьләренең
берсенә керә. Крайның хатын-кызлары
борын-борыннан төрле металлардай
эшләнгән күп кенә бизәү әйберләре
кулланганнар. Ләкин башка халыклар
ул әйберләрне көмеш тәңкәләрне
тукымага тегеп яки берәр ысул белән
бер-берсенә беркетеп ясасалар,
татарлар төрле техника кулланып
тоташ металлдан яки металлга (гадәттә
көмешкә) төрле асылташлар утыртып,
бик матур итеп ясый торган булганнар.
Бу бизәү әйберләре арасында
филигран техникасы белән эшләнгән
әйберләр үзләренә аеруча тартып
торалар. Гадәттә ул ювелир әйберләре
тоташ металл нигезгә көмеш
җепләрдән вак кына челтәрләр ясап
эшләнгәннәр. Менә шул металл
челтәрләр арасына, төсләренә карап,
билгеле бер гаммада җыелган алтынсу
топаз, сирень төсендәге аквамарин,
зәңгәрсу фирүзә, кызыл якут ташлары
тезелгән. Орнаментлары ягыннан юве-
лир әйберләре кечкенә генә чигеш-
ләрне хәтерләтәләр, ләкин асылташлар
һәм металлар нур сибеп ялтыраганга,
алар тагы да матуррак булып, күзне
рәхәтләндереп торалар.
Кискеч белән шома өслеккә теге яки
бу орнаменталь рәсем төшереп,
гравюровка ясалган пластинкалардан
эшләнгән бизәү әйберләре дә бик
матур. Гравюровка техникасы
орнаментны сайлауда киң
мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә бу төр
бизәү әйберләрендә без татар халкы
яраткан үсемлек орнаментларын да,
төрлечә сызылган челтәрсыман
геометрик орнаментларны да, хәтта
ислам дине тыйган, ләкин бик
стильләштерелеп ясалган төрле
җанвар рәсемнәрен, шулай ук шул
әйбернең хуҗасының матур итеп
язылган исемен яки төрле теләк
язуларын да очратабыз. Оста итеп
эшләнеп, гравюровка ясалган һәм
эмаль белән капланган ул беләзекләр
һәм төрле бляхалар чын-чыннан
сәнгать әсәре булып торалар.
Сәнгать әсәрләре булулары ягыннан
әһәмиятләре әллә ни зур булмаган
бизәнү әйберләренә (мәсәлән, чүкеп
бизәкләр ясалган әйберләргә)
тукталып тормастан, татарларда
ювелирлык эшенең үсү юллары һәм бу
ювелирлык эшен хәзерге таләпләргә
яраклы итү мәсьәләсенә килик.
Техникасы ягыннан алганда,
ювелирлык эше ул бик борынгы
заманнардан килә. Ул бик күп төрле
урыннарда үсә барган. Көнчыгышның
югары культуралы илләреннән Кытай,
һиндстан, Иран, Гарәбстанда, шулай
ук Греция белән Римда бик кыйммәтле
ювелирлык әйберләре эшләнгән һәм
эшләнә. Ул әйберләр бу илләрдән
төрле якларга таралганнар һәм
аларның Көнчыгышның культура
үзәкләреннән еракта яшәгән һәм
соңрак үсә башлаган халыклар өчен
үрнәк булып хезмәт итүләре дә бик
мөмкин. Җирле халыкларның ерак
бабаларында, мәсәлән, Ананьин һәм
Пьяный Бор культуралары вәкилләре
дип йөртелгән халыкларда, ювелирлык
эшенең мөстәкыйль рәвештә үскәнлеге
билгеле. Аларда кою, чүкү ысулы бе-
лән бронзадан бизәү әйберләре
эшләгәннәр. Шулай итеп ювелирлык
эше техникасын татарларның Болгар
дәүләте заманында ук Көнчыгыштан
да, шулай ук җирле бабаларыннан да
алган булулары мөмкин. Ләкин
бизәүләр орнаментикасын, чигү
орнаментикасы белән бергә, халык үзе
иҗат иткәнлегендә һичбер шик юк.
Биредә шуны да истән чыгарырга
ярамый: ювелирлык эше чигү эше
белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә
булган, ягъни үзенең төп сыйфатлары
буенча һәрвакыт саф татар милли
сәнгате булып килгән. Совет
заманында бөтен татар культурасы
кискен үзгәреп, яңача үсә башлаганга
күрә, татар ювелирлары элек эшләп
чыгарган
138
әйберләрнең ассортиментын хәзер
кулланучылар юк инде. Ләкин ул
сәнгать бар һәм аны сакларга кирәк.
Хәзерге заман бизәнү әйберләрен,
шулай ук башка көнкүреш әйберләрен
эшләү өчен шул ук техникадан һәм шул
ук орнаментикадан файдаланырга бик
мөмкин. Ә андый әйберләрнең куллану
табачагында шикләнмәскә була. Аннан
соң ювелир эшләнмәләренең милли
орнаментикасын бик игътибар белән
өйрәнүнең хәзер киң үскән һәм һаман
камилләшә барган графиканы,
декоратик сәнгатьне һ. б. ларны тагы да
төрләндерү һәм баету өчен дә әһәмияте
зур. Ювелир эшләнмәләренең җыйнак
һәм бик матур орнаменты башка
әйберләрне бизәү өчен дә яхшы
кулланыла ала.
Каллиграфия белән, гарәп хәрефенең
үзенчәлекле язылышы белән нык
бәйләнгән графика да татарлар
арасында бик күптән яшәп килә.
Хәзерге Татарстан территориясендә
язылган бик борынгы кулъязмалар,
кызганычка каршы, безнең кулда
булмасалар да, соңгы чорларда (XVII—
XVIII йөзләрдә) бер төстәге яки күп
төстәге графика белән эшләнгән
виньеткалар очрый. Дөрес, татар
графикасында, мәсәлән, иран
графикасындагыча, искиткеч гүзәллек
һәм камиллек үрнәкләре очрамаса да,
татар графикасының да чыннан да
сәнгать әсәре булганнары юк түгел.
Татар графикасының орнаменты
башлыча үсемлек орнаментыннан тора
һәм эшләнеше ягыннан ул чигеш һәм
ювелир эшләнмәләренә якын. Аңарда
чигешнең төрлелеге ювелир эш-
ләнмәләрнең җыйнаклыгы һәм неч-
кәлеге белән яраша.
Казанда китап басу эше башлангач,
бу төр бизәкләү китаплар бизәүгә күчә.
Аның бу юнәлештә бик нык камилләшә
барып, зур уңышларга ирешкәнен хәзер
Татарстан китап нәшрияты басмаларын-
да ачык күрергә була.
XIX йөзнең икенче яртысыннан
башлап татарларның хәлле катлаулары
өй эчләре стеналарын бизәргә
керешәләр. Ислам дине өй эченә кеше
сурәтләрен генә түгел, хәтта төрле
җанвар сурәтләре төшерелгән
рәсемнәрне дә куярга рөхсәт итмәгәнгә
күрә, моның өчен үзенә күрә бер
характердагы — кәгазьгә яки пыялага
бик нык стильләштереп ясалган үсемлек
орнаментлары белән аралаштырып,
сырлап-сырлап язылган һәм күбесенчә
дини сүзләрдән торган бизәүләр —
шәмаилләр кулланыла. Күп-
челекләрендә шәмаилләр графиканың
примитив бер төрен тәшкил итсәләр дә,
алар - арасында художество иҗаты
дәрәҗәсенә күтәрелә алганнары да
очрый. Халык арасында дингә ышану
бетә башлагач, графиканың бу төре
тәмам юкка чыкты.
Язылыш алымы ягыннан графика
татарларга һичшиксез Көнчыгыштан
кергән; ләкин шулай да аны турыдан-
туры күчерелеп алынган дип әйтү дөрес
булмас, чөнки татарлардагы графика
рәсемнәре чигешләрдә һәм ювелир
эшләнмәләрендә гаҗәп үсә барган
милли орнамент базасында иҗат
ителгән.
Татарларның бик борынгы за-
маннарда туган сынлы бизәү сәнгатенең
алда күрсәтеп үтелгән барлык төрләре
халык массалары эчендә һаман да үсә
һәм камилләшә барып, үзләренең
казанышларын безнең көннәргә алып
килсә- ләр2 төзүчелек һәм архитектура-
орнаменталь сәнгате башка язмышка
дучар булган. Болгар дәүләте чорында
ук шактый нык үскән һәм Казан
ханлыгы заманнарында да камилләшә
барган төзүчелек сәнгатенең
монументаль формалары соңрак татар
халкын изүне максат итеп куйган патша
самодержавиесенең колониаль полити-
касы нәтиҗәсендә үсүдән тукталган.
Таштан биналар салуның милли
формалары югалган, төзүчелек сәнгате
бары тик авыл җирләрендә агач биналар
салуда гына күренә алган. Бары тик
XVIII йөзнең икенче яртысында гына
татарлар башлыча дини характердагы
монументаль таш биналар сала
башлаганнар. 200 елдан артыкка
сузылган шушы өзелеп тору аркасында
борынгы милли архитектура—
орнаменталь сәнгать әсәрләре
җимерелеп беткәннәр һәм,
139
җир астына күмелеп, археология
материалына әйләнгәннәр.
Болгарларның XI—XII йөзгә кадәрге
архитектура бизәлешләре аз билгеле.
Болгар шәһәрләрендә тыштан һәм
эчтән балчык белән сылап, араларына
балчык тутырылган ике катлы читән
каркаслы бура биналар булганлыгы,
шулай ук бу тирәләрдә болгарларга
кадәрге чорда ук салынган төрле
типтагы җир өйләр турында гына
кайбер күрсәтмәләр бар. Болгар
җирләрендә таш биналар монголлар
басып алганга кадәрге чорның соңгы
елларында гына, Болгар дәүләте көнь-
як-көнчыгышның башлыча культу-
ралары күп өлеш югарырак торган
дәүләтләре белән ныграк бәйләнешкә
кергән елларында гына һәм анда да бик
сирәк кенә очрыйлар.
Аннан соңгы чорда да биналар
күбесенчә агачтан салынганнар,ләкин
Болгар дәүләте Алтын Урда составына
кергәч, XIII йөзнең ахырында һәм XIV
йөздә монда дини, шулай ук җәмәгать
һәм көнкүреш характерындагы таш
биналар салына башлаган. Ул
биналарның калдыкларын тикшерү
аларны салуга читтән килгән осталар
катнашканын күрсәтә. Ул төзелешләр-
дә ике төрле архитектура мәктәбенең
йогынтысы —таштан бина салу
(Кавказ, Иран) мәктәбе белән
кирпечтән бина салу (Урта Азия)
мәктәбе йогынтысы ачык сизелә.
Шулай да болгар төзелешләрендә
җирле нигезгә теге яки бу мәктәп
продукциясе тоташ күчерелгән дип
әйтеп булмый. Болгар архитектурасы
чынлыкта шул ике мәктәпнең синтезы
булган һәм ул үзенчә формалар да иҗат
иткән. Мәсәлән, болгарлар таш
биналар архитектурасында кирпечтән
интерьерлар ясаган кебек итеп кирпеч
өчен характерлы конструкция
алымнарын (җилкәннәр, тромплар һ.
б.) кулланганнар, штукатурка
элементыннан да файдаланганнар.
Ягъни интерьер белән фасадны
эшләүдә материалда да, конструкция
алымнарында да бердәмлектән читкә
китә торган булганнар. Бу нәрсә исә без
әйткән ике чит ил ар хитектурасында
кулланылмый, ул бары тик болгарлар
өчен генә хас. Болгарларның
архитектура канон- нары да бик
үзенчәлекле. Мәсәлән, алар
манараларны, колонналарны күләгәле
итеп салганнар, оригиналь болгар
архитектура мәктәбенең үзенчәлеген
билгели торган детальләрне
кулланганнар.
Болар барысы да ул заманнар өчен
гаҗәп зур булган архитектура
төзелешләрендә дә төп рольне чит
илләрдән килгән осталар үтәмәгәнен,
бәлки болгар төзүчеләре белән болгар
осталары башкарганын сөйлиләр.
Болгар архитектура мәктәбе XVI йөздә
шундый осталыкка ирешкән ки, болгар
осталарын Алтын Урда шәһәрләрендә,
шулай ук Владимир Суздаль Русендә
зур биналар салырга чакыра торган
булганнар. Моны археология
тикшерүләре дә, шулай ук рус
елъязмалары да раслап торалар.
Шуляй итеп, әгәр дә таштан биналар
салу эшенә керешкән беренче
чорларында болгарлар чит илләрдән
килгән һәм үзенчәлекле алымлы
төзүчеләрдән файдалансалар,
соңыннан җирле архитектура
ныгыганнан ныгый барган, болгар-
ларның үз осталары җитешкән, нә-
тиҗәдә беренче карашта көнчыгыш
үрнәкләрен хәтерләтсә дә, чынында
алардан бик нык аерыла торган Болгар
төзүчелек мәктәбе туган.
Болгар биналарының орнаменти-
касы бик кызыклы да һәм бик катлаулы
да. Болгар биналары орнаментикасы
нигезендә, бер яктан, кисмә таш һәм
таш инкрустацияләре, икенче яктан,
шома чынаяк ташлар белән
штукатурлап ясалган күпертмә
бизәкләр ята. Болгар биналары
төзелешендә Кавказның кисмә ташы,
Иранның шома чынаяк ташы һәм Урта
Азиянең күпертмә бизәге бергә үрелеп,
орнаментлар көнчыгыш стилен ала.
Шулай да, тикшеребрәк караганда,
архитектура детальләренең орнамен-
тында һәм төсләрендә борынгы
бабалары болгарлар булган халык-
ларның тамбурлы чигешләрендә
сурәтләнгән шул ук үсемлек орна-
менты композициясен күреп була. Шул
ук вакытта бу композициядә аерым
социаль төркемнәрнең зәвык-
140
лары да гәүдәләнә. Хаким катлау һәм
руханилар, бигрәк тә дини биналар
төзегәндә, ислам дине белән традицион
көнчыгыш элементларын (мәсәлән,
стильләштерелгән дини язуларны)
мөмкин хәтле күбрәк кертергә
тырышканнар. Ләкин алар- га да саф
җирле агым бәреп кергән, ягъни ул
язулар да халык чи- гешләрендәге төсле
үсемлек орнаментлары рәсемнәре белән
үрелеп бирелгәннәр.
Болгарларның орнаменталь иҗа-
тында халыкчанлык элементлары
турында сөйләгәндә, аның үзенчә-
лекләрен мөмкин кадәрле аныграк
билгеләү мәсьәләсенә тукталмый үтеп
булмый. Ул үзенчәлекләр шул иҗатның
өзлексез үсеше процессында, сан
ягыннан гына түгел, бәлки типик яктан,
аның прогрессив нигезләренең асылы
ничек чагылуы ягыннан да алып
тикшергәндә генә аңлашылалар.
Алар нинди генә йогынтыларга һәм
үзгәрешләргә очрасалар да, хәзерге
замандагы оныклары—Казан
татарларыныкы кебек үк, болгар халкы
иҗаты өчен дә төрле төсләр белән
балкып торган орнаменталь һәм
декоратив формаларның байлыгы,
төсләр гаммасында полихромия булу
характерлы. Болгарларның художество
иҗаты, художество мотивлары
трактовкалары бик иркен һәм реалистик
булулары, табигатькә бәйләнешләре
көчле булулары белән көнчыгыш
алымнарыннан аерылып торалар.
Цивилизация ягыннан күп өлеш
борынгырак халыкларның орнаменталь
алымнарыннан файдаланганда да
болгарлар аларга сукыр килеш
иярмәгәннәр, бәлки сәнгатьне куп өлеш
реалистик аңлап эш иткәннәр. Сакланып
калган артихек- тура-археология
памятниклары болгар халкы
осталарының бик иҗади эш иткәннәре
турында сөйли.
Кама артындагы болгар үзәкләре тар-
мар ителгәннән соң, экономика һәм
культура үзәкләре төньякка таба күчә
башлаган һәм элекке Болгар дәүләте
урынына Казан ханлыгы оешкан. Менә
шул Казан ханлыгы халкы элекке
заманнарда болгарларның барлык төп
традицияләрен, шул исәптән төрле фор-
мадагы халык сәнгате традицияләрен дә,
үзенә сеңдерә барган.
Заманы ягыннан Казаң ханлыгы
Болгар дәүләтенә караганда безнең
чорга якынрак торса да, аның
шәһәрләренең, шул исәптән Казаңның
үзенең дә архитектурасы турында бездә
мәгълүматлар бик аз. Ә менә Болгар
шәһәрләренең хәрәбә- ләре шулай да
безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр һәм
без аларны өйрәнә алабыз. Казанның
үзендә' борынгы заман төзелешләре
бөтенләй сакланып калмаган. Моның
сәбәбе бик билгеле. Казан ханлыгын
Русь дәүләтенә кушкач, Казанны рус
шәһәре ясауны максат итеп куйган
патша хөкүмәте татарлар Казанындагы
барлык биналарны, бигрәк тә таш
биналарны, бик тырышып җимерә
барган. Аннан соң инде иске Казан
урынында яңа зур шәһәр салына
башлаган. Яңа төзелешләр алып бару
аркасында Казанның бөтен
территориясе кат- кат казылган, шуңа
күрә җир астында кайбер калдыклар
сакланган булса да, хәзерге биналар һәм
асфальтланган урамнар астыннан
аларны табуы мөмкин түгел инде. Шуңа
күрә татарлар Казаны турында бары тик
бик очраклы булган аерым табылдыклар
буенча гына хөкем итәргә була.
Күп кенә фрагментлар Казанда таш
бина төзү эше Болгар дәүләте
заманыннан ук килсә дә, аның тоташ
күчермәсе булмаганын күрсәтә. Ул таш
бина төзүнең конструкция формалары
турында шул заманнардагы берничә
бина сакланып калган Касим
төзелешләре буенча хөкем итәргә була.
Казан ханлыгы белән Касим ханлыгы
элекке заманнарда бик нык бәйләнештә
яшәгәнгә, Касимдагы биналар
төзелешләре ягыннан да Казан
биналарына бик якын торалар. Казан
биналарының архитектура-декоратив
бизәлешендә, Касимдагы кебек үк, зур
урынны күпертмә бизәкләр алып торган.
Шул бизәкләрнең Казанда төзү эшләре
алып барганда җир казыганда еш кына
калдыклары табыла. Ул заманнарда
таштан кисеп бизәк ясау архитектурада
аз кулланыл-
141
ган булса кирәк. Таштан кисеп ясалган
бизәкләр орнаменталь рәсемнәре бик
оста эшләнгән шул чор кабер
ташларында гына очрый.
Иске Казанда биналарның күбесе
агачтан салынган. Шуңа күрә ул чор
архитектурасында агач би-
Ташка кисеп ясалган бизәк. XVII йөз уртасы.
налар формалары һәм орнаментикасы
зур урын алып тора. Иске Казанның
агач биналары конструкция алымнары
ягыннан руслар салган биналарга бик
якын. Бу хәл татар һәм рус
осталарының үзара элемтәләре
шактый көчле булганын сөйли.
Казанда монда эш эзләп килгән ирекле
рус осталары да, әсир төшеп ак сөяк
татарларда кол булып эшләүче рус
осталары да аз булмаган. Безнең кулда
борынгы Казанның агач биналары ту-
рында мәгълүматлар булмаса да, Казан
арты авылларында яшәгән асылзат
татарларның йорт-җирлә- ре турында
кайбер мәгълүматлар бар дияргә
мөмкин. Мәсәлән, Казанны рус
гаскәрләре камап сугышканда Казан
арты тирәләрендә булган князь
Курбскийиың шул биналар турында
бик сокланып язган язмалары бар.
Князь Курбский татар феодаллары
өйләренең бизәлешенә туктала һәм ул
йортларның аерым архитектура
детальләренең бик күп төрле төсләрдә
һәм бик матур итеп буялган булуларын
әйтә. Кайбер мәгълүматлар Казанда
агач биналар салганда үзенчә
орнаментика кулланылганын
күрсәтәләр. Агач биналарны шту-
катура белән каплап, аның өстенә
күпертмә бизәкләр ясап буйый торган
булганнар. Андый штука- тураның
кайбер фрагментлары әле дә
сакланалар.
Агач капка бизәге. Деталь.
Иван Грозный Казанны яулап алгач,
татарларга бәйле бар нәрсәне дә
җимергән. Татарлар озак вакытлар таш
биналар сала алмый яшәгәннәр.
Шуның аркасында татар монументаль
архитектурасы тәмам юкка чыккан,
дөресендә ул бизәү сәнгатенә һәм
өлешчә вак формалар архитектура-
декоратив сәнгатенә күчкән.
Колониаль режим осталарга үзләренең
сәләтләрен ху-
142
дожество иҗатының башка төрләрендә
үстерергә мөмкинлек бирмәгән. Патша
самодержавиесенең колониаль изүе
нихәтле генә авыр булмасын, ул болгар-
татар халкының ихтыярын һәм
культура традицияләрен буып бетерә
алмаган. Халык сәнгате барыбер үскән
— бизәү һәм архитектура-декоратив
әсәрләре иҗат ителгән, авылларда
өйләр салынган һәм бизәлгән, көнкүреш
сәнгате әйберләре эшләнгән.
Монументаль биналар салу тукталу
аркасында кайбер промыселлар:
архитектур а-төзүчелек керамикасы,
таштан кисеп бизәкләр ясау, тимер-
челек һ. б. лар да тукталган яки бик нык
зәгыйфьләнгән. Ләкин кайбер
тармакларда, шул җөмләдән авыл
хуҗалыгында, халык сәнгате шулай да
үсә килгән.
Казан арты якларында татар
халкының агачтан оригиналь төзүчелек
һөнәре формалашкан. Алар- дан,
мәсәлән, алты почмаклы зур бура
өстенә нечкә манара утыртып салынган
мәчет биналарын, бик зиннәтләп ике
катлы итеп салынган йортларны,
салкын өй алды ясап ике бурадан
салынган крестьян өйләрен күрсәтергә
була. Конструкцияләре ягыннан ул
биналар рус биналарына якын торсалар
да, крайның башка халыкларының агач
осталары салган биналардан аерылалар.
Татар крестьяннарының өйләре, урта
хәллеләреннән башлап, орнаментлар
белән бизәлеп, төрле буяуларга буяла
торган булган. Фронтоннарның кайбер
җирләрен генә кызыл һәм сары төскә
буяп, күпчелектә ачык ак, зәңгәр һәм
яшел төсләргә буяганнар. Өйләрне
нурлар чәчелә торган төсле итеп
ясалган челтәрләр, төрле чарлаклар
белән, өйнең почмакларын дүрт- келле
ташлар белән, тәрәзәләрне төрле
кашагалар Һәм башка төрле
орнаменталь бизәкләр белән бизә-
гәннәр. Нәтиҗәдә үзенчә бер татар авыл
архитектурасы туган. Билгеле бер
дәрәҗәдә борынгы Болгар һәм
Казанның төзүчелек үрнәкләрен
хәтерләткән һәм шул ук вакытта бик
күп ягыннан оригиналь булган, чын
халыкчан орнаментикалы татар стиле
оешкан.
Халык художество иҗаты, бина-
ларны орнаментлар белән бизәүдән
тыш, торакның эчен, кием-салымны аяк
һәм баш киемнәрен, төрле бизәнү
әйберләрен бизәүдә дә гәүдәләнә. Өй
эчләрен күп төрле чигешләр һәм
художестволы тукымалар, пәрдәләр,
чаршаулар, сөлгеләр һ. б. нәрсәләр
бизиләр. Төрле төстәге аяк киемнәре,
искиткеч матуо итеп чигелгән
калфаклар, менә дигән ювелир
эшләнмәләре — болар барысы да
халыкның хәлле һәм бай катлавы милке
булып килгәннәр. Ләкин алариың
барсын да сәләтләрен, талантларын һәм
художество зәвыкларын биреп хезмәт
ияләре эшләгәннәр. Халыкның
художество иҗаты әсәрләре үрнәкләре
белән танышкач, халык сәнгате үзенең
табигате буенча барлык төрләрендә дә,
торак архитектурасында да, шулай ук
көнкүрешне бизәү әйберләрендә дә,
синтетик һәм органик яктан бердәм
идеягә нигезләнгән икәненә ышанасың.
Татар халкы сәнгатенең теләсә кайсы
замандагы һәм теләсә кайсы төрен
алсаң да, аның нигезендә бар җирдә дә
орнаментальлек һәм полихромия ятка-
нын күрәсең.
Татарның социаль яктан югары
катлаулары руслар белән якынлашуга
барлык көчләре белән каршы
торганнар; алар татарлар белән рус-
ларның үзара элемтәләрен ничек кенә
булса да өзәргә азапланганнар. Ләкин,
шуңа карамастан, экономик интереслар
нигезендә, бигрәк тә капиталистик
мөнәсәбәтләр үскән саен, ул элемтә үсә
һәм көнкүрешкә керә барган. Хезмәт
ияләре үзләренең күршеләре белән
һаман якынлаша барганнар, татар
буржуазиясе дә бара-тора үзенец
йомыклыгыннан чыгарга мәҗбүр
булган. Бу якынаю сәнгатьтә дә, бигрәк
тә архитектурада да үзенең чагылышын
таба килгән. Татар халык
архитектурасына рус формалары үтеп
керә башлаган, һәм татар халык
формалары белән дөрес ярашканда,
татар халык сәнгатенең
мөстәкыйльлегенә аз гына да зыян
китермәстән, болар ике культураны да
баета барганнар. Капитализм чәчәк
аткан чорда (XIX
йөзнең икенче яртысында һәм XX
йөзнең башында) баеп киткән татар
буржуазиясе, төрле дини һәм көнкүреш
биналары төзегәндә архитектура
формаларына эклектика элементлары
кертә, һәртөрле стильне югалта
башлый. Мәчетләрне мөмкин кадәр
«мөселманчарак» стильдә салырга
тырышкан татар буржуазиясе рус
формаларын төрле «көнчыгыш»
(мавритан, гарәп һ. б.) формалар белән
аралаштыр- ган. Зәвыгы түбән булган
буржуазия биналарны бары тик
бизәклерәк итеп салдыру ягын гына
карый. Татарларның бары тик агач
йортлар сала белә торган осталары гына
булганга, таш биналарны төрле
стильләрне бутый торган башка милләт
архитекторларыннан салдыралар.
Аннан соң, шуны да әйтергә кирәк:
татар халкының төзүчелек сәнгате
үрнәкләре җыелмаганга, алар җир
астында ятканга яки музейларда гына
сакланганга күрә, иң яхшы
архитекторлар да халык сәнгате
казанышларын файдалана алмыйлар.
Шуның өстенә киң халык
массаларының ярлыланганнан
ярлылана баруы да, буржуазия белән
мещаннарның талымсыз зәвыгы да
халыкның чын сәнгать әсәрләреннән
файдалануны бик чикли. Нәтиҗәдә
эклектизм урнаша, художество
сыйфаты төшә, халык сәнгатенең стиле,
традицияләре һәм нигезләре
җимерелгәннән җимерелә бара.
Шуңа карамастан, капитализм халык
сәнгатенә никадәрле генә җимергеч'
тәэсир итмәсен, ул сәнгать барыбер
яшәвендә дәвам итә. Халык аны
социализмның тереклек бөркүче
нурлары астында милли культура һәм,
шул җөмләдән, милли сәнгать тә чәчәк
атып үсә башлаган безнең көннәргә
алып килә алды. Халыкның художество
казанышларын өйрәнү, аның өчен
тиешле оешмалар төзч ҺӘМ болгар-татар
архитектурасының, шулай ук бизәү
сәнгатенең бай мирасын хәзерге заман
таләпләренә яраклы итеп файдалану —
бүген көн тәртибенә баскан бик
әһәмиятле бурычларның берсе.
Архитектура мирасы турында
сөйләгәндә без, билгеле, аның
монументаль формаларын шул иске
хәлләрендә дәвам иттерергә кирәк
димибез, бәлки бик оригиналь булган
һәм коммунизм төзүче совет халкының
көнкүрешенә килешле булган
декоратив формалары турында
сөйлибез. Чөнки социалистик, димәк,
коммунистик культура да шактый
дәвамлы булачак бер дәвердә милли
формалардан да (аларны һичшиксез
интернациональ эчтәлек белән баетып)
һичшиксез файдаланачак...
Формасы белән милли, эчтәлеге
белән социалистик яңа татар сәнгате
киң халык арасында урнашып, үсеп
килә инде. Без аның матур мисалларын
күп кенә клублар һәм культура
йортларында оешкан һәм оеша барган
художество үзешчәнлеге түгәрәкләре
эшләрендә күрәбез. Ал ар га
катнашучылар ул сәнгатьнең безнең
эпохага аваздаш булган яңа
формаларын иҗат итәргә омтылалар.
Менә бу гүзәл эшкә һәрьяклап ярдәм
итәргә кирәк.
Әле хәзергә саннары бик аз булган
кустарь артельләре дә татар бизәү
сәнгатен үстерергә тырышалар. Бу
артельләрдә халкыбызның үскәннән үсә
барган зәвыгына җавап бирерлек
художество әйберләре булдыру өчен
күп кенә көч куелганын әйтми мөмкин
түгел. Менә аларга да Культура
министрлыгының һәм Халык иҗаты
йортының ярдәме кирәк.
Халыкның бизәү сәнгате яши һәм
аның тагы да матуррак чәчәк атуы өчен
бездә бөтен мөмкинлекләр бар.