Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШӘҺӘР ҺӘМ КЕШЕЛӘР

1. ЗАВОДТА АЛМАГАЧЛАР ҮСӘ
әскәүдән һәм тугандаш республикалардан килгән бер төркем язучылар белән бергә, Миңлебай газ-бензин заводын карап йөрибез. Биек-биек башнялар яныннан узып, тын гына бер бүлмәгә кердек. Биредә беркем дә юк иде диярлек. Зәңгәр төстәге идарә пультларындагы акыллы приборлар автоматик рәвештә катлаулы химик процессларны тикшереп торалар. Компрессорлар цехына үттек. Биредә борынгы дәвердәге зур мамонтларны хәтерләткән компрессорларның гөрелтесе һаваны яңгырата. Аларның һәрберсе меңәр ат көчле.
Техниканың куәтенә исебез китеп, юлыбызны дәвам итәбез. Көзге кебек ялтырап яткан асфальт юлга чыгабыз.
— Нәрсә бу? — Юл буйлап кәүсәләре акшарга буялган агачлар үсеп утыра!
— Алмагачлар, — диде безне завод белән таныштырып йөрүче слесарь Юрий Шильников, бик тыныч кына. Әйтерсең, бу бик гадәти күренеш, алма бакчасы нәкъ биредә, завод территориясендә үсәргә тиеш.
Без, бу бакча белән кызыксынып, бер-бер артлы сораулар яудыра башладык. Юрий безгә җавап итеп менә нәрсәләр сөйләде.
Миңлебай заводы яшьләре үз предприятиеләрен агачлар белән бизәргә карар чыгарганнар. Әмма гади агачлар утыртып кына түгел. Эшли торган җирләрен чәчәк атып утырган чын бакчага — алма, җи- ләк-җимеш бакчасына әверелдерергә уйлаганнар алар. Комсомолецлар һәм гомумән яшьләр завод ишек алдындагы ачык урыннарга берничә йөз төп карлыган һәм өч йөз төп алмагач утыртканнар. Карлыганнан инде берничә ел рәттән уңыш алып киләләр икән, ә алмагачлар узган ел беренче алмаларын биргәннәр.
— Әлбәттә, — дип дәвам итте сүзен Юрий, үз-үзенә сөйләгәндәй, — өрәңге, тополь, каен кебек гади агачлар гына утырткан булсак, мәшәкате аз булыр иде. Җиләк-җимеш агачларына тәрбия күп кирәк. Ләкин, сезнеңчә ничек, алмагачлар матуррак бит!?
«Матуррак» — бу сүзне без ул көнне тагын ишеттек. Заводны күрсәтеп йөргәндә Юрий безне «Яшел цех»ка — җылытылган теплица-оран- жереяга алып керде. Көз айлары булуга карамастан, биредә астралар, георгиннар, нәркиз һәм башка төрле чәчәкләр күңелне рәхәтләндереп, үсеп утыралар иде. Бу теплица бернинди проектта каралмаган булган, з* 35
М
36
Аны комсомолецлар үз көчләре белән, эштән соң, янга калдырылган средстволарга салганнар. Башта аларның максаты — завод ашханәсен ел буена яшелчә белән тәэмин итеп тору булган. Соңрак чәчәкләр дә кирәк булып чыккан. ' ‘
Берникадәр елмая төшеп, Юрий сөйләвен дәвам итте:
— Безнец заводта эшләүчеләрнең сиксән проценты яшьләр. Яшьләрнең^ күбесе, бпрегә комсомол путевкалары белән килде. Алар бер- берсе белән таныштылар, дуслаштылар. Бик табигый, туйлар да ешаеп китте. Кайбер атналарда өчәр-дүртәр туй була. Яна өйләпешкәннәргә комсомол комитеты, партком, дирекция исеменнән матур чәчәкләр бәйләме бүләк итү бездә хәзер гадәткә кереп китте. Җәен чәчәкләр табу кыен эш түгел — һәр җирдә үсә. Ә кыш көне кайдан табасың аларны?
Әйе. Миңлебай заводында хәзер кыш көне дә чәчәк табу кыен эш түгел. Чәчәк бәйләмнәре туй табыннарын гына бизәми, туган көн белән тәбрик иткәндә дә. бәйрәм мәҗлесләрендә дә алар кешеләр күңеленә шатлык өстиләр.
Безнең алда оранжереягә майга буялып беткән спецовка кигән бер эшче килеп керде.
— Михаил Степанов бу. — диде безгә Юрий, пышылдап кына,— алдынгы эшчеләребезнең берсе!..'
Аңа чәчәкләр бүген ике генә яшь тулган нәни кызчыгына бүләк итәргә кирәк булган икән.
— Кунаклар чакырабыз, ә чәчәкләр белән табын матуррак була бит, — диде ул.
Бу көз көне үсеп утырган нәфис чәчәкләр, завод территориясендәге алмагачлар хәзер нефть районнарында туып килә торган гүзәл яңалыкның символы булып күренде миңа. Баулы промыселларындагы коммунистик хезмәт бригадалары членнарының үз скважиналары тирәсен җиләк-җимеш агачлары утыртып бизәүләре дә очраклы нәрсә түгел. Менә берничә ел үтәр, алмагачлар, җиләк-җимеш агачлары ныгып, үсеп китәр, нефть вышкалары белән рәттән чәчәк атып утырган бакчалар өлгереп җитәр. Алар кешеләргә коммунистларча хезмәт хәрәкәте башланган елларны хәтерләтер!..
Бу хәрәкәт хәзер нефть районнарында һәр промыселда, һәр предприятиедә язгы ташу кебек торган саен киңрәк җәелә. Мәсәлән, беренче номерлы Әлмәт бораулау конторасына кергән . комсомол-яшьләр бригадаларының һәркайсы коммунистик хезмәт коллективы исемен алу өчен көрәшә. Яшь бораулаучылар җидееллыкның икенче елында гына да һәр бригадага 450 шәр мең сум янга калдырырга сүз бирделәр. Бу сүзләрен алар ел тәмамланганчы ук намус белән үтәделәр. Коммунистик хезмәт бригадалары социалистик ярышның алгы сафларында көрәшәләр, яңа техниканы үзләштерүдә матур үрнәкләр күрсәтәләр. Нәкъ әнә шулар инде, Татарстанда беренчеләрдән булып, нечкә диаметрлы борау белән бораулауга керештеләр, ә КПСС членлыгына кандидат, яшь мастер Александр Подберезный бригадасы зур тизлек белән бораулаганда су белән дә билгеләнгән тирәнлеккә кадәр җитәргә мөмкин икәнлекне практикада күрсәтте.
Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне яулап алу өчен нефть чыгару буенча бер Әлмәт шәһәрендә генә дә сигез комсомол-яшьләр бригадасы ярышка кушылган. Республикада беренчеләрдән булып бу исем Геннадий Соколов бригадасына бирелгән. Күптән түгел коммунистик хезмәт бригадасы исемен Владимир Зепунов, Юрий Корчагин, Арлик Даутов бригадалары да яулап алды.
Бу яна патриотик хәрәкәтнең үзенчәлекле ягы шунда: «кара алтын» чыгаручылар, нефть алуны һәм хезмәт җитештерүчәилегеи арттыру белән “бергә, табигатьнең матурлыгын, илебезнең урман байлыкларын,
37
елгаларыбызның, күлләребезиең сафлыгын саклау буенча да хуҗаларча каигыртучанлык күрсәтәләр.
Көзге кебек ялтырап яткан, туп-туры, тип-тигез магистральләр буйлап без йөзләрчә километр юл үттек. Хәрәкәт көнен дә, төнен дә туктамый анда. Куәтле «Маз»лар берсе артыннан берсе цемент, корыч тор- оалар, бораулау кирәк-яраклары, тимер-бетон конструкцияләр ташый, ябык вахта машиналары зур тизлек белән узып китә, сигарага охшашлы «Шкода» автобуслары үрмәли; үрмәли дим, чөнки Чехословакиядән килгән бу зур машиналар, бер караганда, акрын йөри төсле күренә, ә чынлыкта исә аларны нефтьчеләр бик яраталар, йөрешләре дә бер дә зарланырлык түгел. «Волга», «Победа», «Москвич» кебек җиңел машиналарны да бик күп очратып була. Мондый машиналарның күбесе — нефтьчеләрнең үзләренеке. Без берничә колхоз басулары территориясен биләп торырдай зур Карабаш диңгезе, Зәйдә салынып ята торган ГРЭСтагы киң колачлы эшләр белән дә таныштык, буровойларда, промыселларда, күп санлы компрессор һәм насос станцияләрендә булдык — һәркайда үрнәк булырдай чисталык һәм тәртипне күреп гаҗәпләндек. Аеруча мондый чисталык һәм тәртип промыселларда күзгә ташлана. Скважиналарның фонтан арматурлары акка буялган, траплар һәм төрле җиһазлар көмеш кебек ялтырап тора, культбудкага керсәк, анда җанга рәхәт, һәрнәрсә үз урынында.
— Конфет фабрикасымыни!—дип шаяртты шофер, шундый бер скважина янында. — Сөт заводына караганда да чистарак.
Чыннан да, сүз уңаенда әйтеп китик, бу шаяртуда без башта уйлаганга караганда дөреслек күбрәк булып чыкты. Берничә көннән соң без, очраклы рәвештә генә, Әлмәттәге май заводына сугылдык. Завод территориясендә бер генә дә куак үсми, һәр җирдә пычрак, машиналар күчәрләренә кадәр бата. Азык әзерләүчеләргә нефть чыгаручылардан бик нык үрнәк алырга кирәк икән!
Татарстан нефтен беренче үзләштерү еллары хәтердә. Баулыда казлар ул вакытта кара карга төсенә керә иде. Нефть үткәргеч торбаларда авария булган вакытларда (ә аварияләр ул чакта шактый еш була иде) нефть басуларга, бакчаларга җәелә, хәтта кайвакытларда, колхозчы йортларның ишек алларына, абзарларына, идән асларына үтеп керә иде. Баулы районындагы Потапово авылында бервакыт зур бер нефть күле барлыкка килде. Куерган нефть күле өсте көзге кебек ялтырап ята, ә терлекләр, бер дә абайламыйча, күлгә килеп керәләр һәм муеннарына кадәр баталар иде.
Хәзер бөтенләй башка күренеш. Әлкидә әле без яңа гына сафка баскан скважина янында куе, кара төтен баганаларының болытларга кадәр күтәрелүен күрдек (үзеннән-үзе югары ыргытылган нефтьне шулай яндыралар). Ә инде күптән эшләп килә торган промыселларда скважина территориясендә дә бер генә май табы күрмәссез. Яшь нефтьчеләр эш урынын чиста тоту өчен «походка чыкканнар». Әгәр ялгыш кына нефть тулып ага башлый икән, нефтьчеләр төнен дә йокламаслар, бөтен тирә-юньне чистартып, өстенә ком сибеп куярлар. Шапшак операторга комсомолецлар көн күрсәтмәсләр, теңкәсенә тиярләр, ә чисталыкны сакларга мәҗбүр итәрләр.
Бу чисталык, промыселларда җиләк-җимеш агачлары утырту — тышкы күренеш кенә түгел. Болар Татарстан нефтьчеләренең хезмәт культурасы югары күтәрелүе турында сөйли, нефтьчеләрнең рухи үсешен һәм табигатькә хуҗаларча каравын күрсәтә.
Илгә күбрәк нефть бирү, тизрәк бораулау, нефтьчеләр өчен күбрәк торак мәйданы булдыру, яңа юллар салу—берничә ел элек сүз күбрәк әнә шулар турында бара иде. Хәзер сөйләшүләр вакытында «матурлык», «нәфислек» сүзләрен торган саен ешрак ишетәсең. «Әлмәтнефть- строй» трестының баш инженеры Юрий Павлович Курицын патриот-
38
шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртәчәк нефтьчеләр шәһәрен салу һәм аның гүзәллеге турында бик мавыгып сөйләде. Аның бу сөйләвеннән саф сулы урман күле буена салынган матур шәһәр, андагы дүрт-биш, җнде-сигез катлы биналарның иртәнге кояш нурында ялтыраулары, киң мәйданнар, яшеллеккә күмелеп утырган проспектлар күз алдыбызга килде. Шәһәрдәге йортлар һавадан, яктылыктан. кояштан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырлык итеп салыначак икән. Бу шәһәр әлегә картада да, җир өстендә дә юк, йортларның нигезе дә салынмаган, шәһәр буласы урында бер кубометр җцр дӘ казылмаган. Әмма ул инде инженерларның, архитекторларның күңел-ләрендә, хыялларында күптәй яши. Юрий Павлович безгә сер итеп кенә әйтте: бу яңа шәһәрне салу алар трестына йөкләнгән икән.
— Башта шәһәрне Чупай тавы ташыннан салырга уйлаиылгап иде, — диде Юрий Павлович, елмаеп. — Әмма проект авторы Евгений I1ванович Кутырев моңа катгый рәвештә каршы чыкты. Архитекторлар уенча, Чупай ташы еллар үтүдән саргая башлый икән. Ә автор шәһәрнең һәрвакыт яктырып, бәйрәмчә ялтырап торуын тели.
Гаҗәп, заман нинди зур тизлек белән алга бара. Әле без Әлмәт, Ленпногорск кебек яңа шәһәрләрнең гүзәллегенә сокланып туярга өлгермәдек, алар турында әле яхшы җыр да чыгарып өлгермәделәр, ә инде төзүчеләр тагы да матуррак, тагы да яхшырак шәһәрләр салу турында уйлыйлар. .Мин, монда килердән элек, ТАССР Коммуналь хуҗалыгы министрлыгының архитектура бүлегендә булган идем. Анда Әлмәт һәм Ленпногорск шәһәрләре турында «иске шәһәрләр» дип сөйлиләр, бу шәһәрдәге биналарга карата «искергән планировкалар», «матурлыкны бабайларча аңлау» дигән сүзләр ычкындыралар. Алар азрак арттырып җибәрәләр: бу шәһәрләрдә горурланырлык нәрсәләр артыгы белән җитәрлек. Шулай да, проект буенча фикер йөрткәндә дә, киләчәктә салыначак шәһәрләр — Нижнекамск һәм Җәлил аларга караганда гүзәлрәк, Союзда иң матур, иң яшел, иң уңай калалар булачак. Бу шәһәрләрнең проекты шәһәр салучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә югары бәя алган. Җидееллык ахырында бу яңа шәһәрләр үзләренең «олы туганнары» Әлмәт белән Лениногорскины узып китәчәкләр. 1965 елда Нижнекамск шәһәрендә йөз мең кеше торачак, соңрак аның халкы тагын ике тапкырга якын артачак һәм ул зурлыгы ягыннан Татарстанда Казаннан кала икенче шәһәр булачак...
Әлмәттә, эшчеләр яши торган тулай торакларның берсендә, матурлыкны һәм уңайлыкны хәзергечә аңлау турында бер җитди сөйләшү булып алды. Кызлар бүлмәләрен үзләренчә бизәргә тырышканнар: стеналарга атаклы артистларның портретларын, алар белән рәттән, агачтан ясалган рамнарга куеп, якыннарының, туганнарының карточкаларын элгәннәр. Идәнгә әллә нинди, бер дә зәвыксыз сугылган чуар паласлар җәйгәннәр, ә караватларга, өстәлләргә, тумбочкаларга ябылган япмаларга һәртөрле бизәкләр — нәрсә туры килде шул чигелгән, һәр бүлмәдә дип әйтерлек иң күренекле урында балчыктан ясалган мәче — копилка куелган. Дөресен әйтергә кирәк, ул нәрсә мәчегә караганда дуңгыз баласына күбрәк охшаган. «Мәче» янында ук стенага — рам эчендә яки рамсыз гына — җилкәсенә кувшин күтәргән кызның чигеп эшләнгән рәсеме куелган. Кызның авызы бик ямьсез, чалышаеп тора. Берничәсенең альбомнарын да карадык. Альбом эчләре үбешеп торган күгәрченнәр төшерелгән һәм астына юньсез шигырьләр язылган арзан открыткалар белән тулган.
— Матурмы инде болар? — дип сорадык без бу бүлмәләрдә яшәүче кызлардан.
Кызлар җилкәләрен генә җыерып куйдылар. Моңа кадәр аларның эстетик зәвыкларын үстерү турында, мещаннарча уңайлык белән чын матурлыкның аермасын аңлату турында берәү дә кызыксынмаган
39
инде1)еИеП Т°Ра: ЗЛар беләи болаР тУРында сөйләшергә бик вакыт „ <(КешеләР арасындагы мөнәсәбәтләрнең матурлыгы турында Миңле- оаи газ-бензин заводында эшләүче комсомолецлар белән дә сөйләштек. Күптән түгел бу алдынгы предприятиегә, ТАССР һәм РСФСР Министрлар Советлары карары нигезендә, Ленин комсомолы исеме бирелгән. Заводның яшь эшчеләре безгә бик хаклы сорау куйдылар.
— Коммунистик киләчәккә атлаучы бүгенге кеше өчен яхшы эш үрнәге күрсәтү генә җитәме икән? Кеше характерындагы барлык үзенчәлекләрне: тыйнаклык, кешеләр арасында үз-үзеңне тота белү, хатын- кызга мөнәсәбәт һ. б. ларны игътибарга алырга вакыт түгелме икән?
Яшь эшчеләр алдынгы булып дан алган кешеләр арасында җансыз карьеристлар, үз-үзләрен генә кайгыртучылар барлыгына бик күп мисаллар китерделәр. Ә үз-үзләрен беренче планга куярга яратмаган, бер ягы белән дә бүтәннәрдәй аерылып тормаган гади кешеләр гадәттә иң зур фидакарь эшләргә дә сәләтле, диделәр.
Әлбәттә, яшь эшчеләр күтәреп чыккан бу мөһим сораулар бик вакытлы куелган. Аларда һәркемгә аңлаешлы һәм бик законлы эзлекле- лекне күреп була: коммунизмга якынайган саен, кешеләр шәһәрләрнең, авылларның, табигатьнең һәм бөтен тормышыбызның матурлыгы турында күбрәк кайгырталар. 2. РОМАНТИКА НӘРСӘДӘ СОҢ?
Хәзер нефтьчеләр уңайлы квартираларда яшиләр, эшкә җылы һәм уңайлы автобусларга утырып баралар; юлны буран күмеп киткән булса, куәтле бульдозерлар аны бик аз вакыт эчендә чистартып өлгерә. Күп көч сорый торган авыр хезмәтләр механикалаштырылган. Моннан унбиш ел элек беренче скважиналарны бораулаган вакытлардагы билдән кар ерып йөрүләрне, атналар, айлар буе җылы өй күрмичә палаткаларда яшәүне хәзер очрата алмассың. Бораулаганда пар машинасында ягулык бетеп, бөтен бригада белән утын кисәргә китүләр дә юк хәзер. Алар нефтьчеләр өчен күптән үтелгән тарих булып кына калган. Шулай булгач, Татарстан нефтьчеләре өчен бүгенге хезмәт романтикасы нәрсәдә соң? Бәлки айда романтика бөтенләй юктыр да?
Нефтьчеләр тормышы белән якыннанрак танышкан саен, промысел-ларда бара торган эчке процесс, эчке хәрәкәт ачыграк күренә.
Мисал өчен тышкы бер күренешне генә алып карыйк. Чит кешегә промыселларда эшләүче кешеләр бөтенләй юктыр кебек тоела. Скважина янына килсәң, траппның самовар кебек чыжлап торуын, торбалар буйлап нефтьнең салмак кына агып яту тавышын ишетәсең. Беркем дә юк. Икенче скважина янында, өченчесе, дүртенчесе янында да шундый ук күренеш, бөтен скважиналарны әйләнеп чыксаң да, бер генә операторны да очрата алмыйсың.
Моннан җиде-сигез ел элек газеталар берьюлы өчәр скважинага хезмәт күрсәтүче операторларны мактап язалар иде. Әйе, ул вакытта бер оператор бер генә скважинага хезмәт күрсәтә иде. Хәзер инде ун- унике скважинага хезмәт күрсәтүче операторлар да беркемне дә гаҗәпләндерми. Әлмәт промыселларының бер участогында безгә әйттеләр: оператор Александр Харитонов менә инде берничә ай буена бер үзе егерме дүрт скважинага хезмәт күрсәтә икән!
Промысловиклар эшендәге мондый сикерешләр чиктән тыш киеренке хезмәт, зур көч кую хисабына түгел, ә яңа алымнар^куллану хисабына тормышка аша. Элеккечә эшләгән вакытта, бик табигый, бер операторның аралары берничә километр булган скважиналарны карап йөрү өчен физик мөмкинлеге дә булмаган.
Промыселларда хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүе, иң элек, авто
40
матлаштыру һәм диспетчерлаштырудан киң файдалануга бәйле. КПСС ^зәк Комитетының Июль Пленумыннан соң бу эш аеруча киң колач алды. Хәзер Татарстандагы нефть промыселларында барлык җитештерү процессларын комплекслы рәвештә автоматлаштыру төп максат булып тора.
Без шундый акыллы машиналарның — автоматларның кайберләрең үз күзебез белән күрдек. .Менә, мәсәлән, ДПУ— тиешле югарылыкны тәэмин итүче җанланма. Бу җайланма операторларга аеруча якын. Чөнки оператор элек, бактагы нефть тулып ташымасын өчен, берөзлексез күзәтеп, тикшереп торырга тиеш булган. Югыйсә, нефть ташып чыга да тирә-якны, агым суларны пычрата һәм шулар өстенә тагын янгын куркынычы да тудыра торган булган. Ә хәзер ДПУ — бик хәйләкәр Һәм гади итеп ясалган механизм — нефтьнең ташып чыгуын бөтенләй булдырмый. бактагы нефть билгеле дәрәҗәдә тулгач, суыргыч насоска «команда» бирә. Әгәр теге яки бу төгәлсезлек нәтиҗәсендә насос эшлә- мәсә — ДПУ анда да «аптырап калмый»: скважинаны яба һәм бу турыда диспетчер пунктына хәбәр итә.
Без Баулыдагы шундый диспетчер пунктларының берсендә булдык. Яшь кенә бер кыз — диспетчер экран алдында утыра. Экранда төрле төстәге лампалар яна. Шул лампалар буенча кыз бөтен промыселны уч төбендәге кебек күреп тора. Вакыт-вакыт кыз трубканы ала да, ваемсыз гына сөйләнгәндәй, әйтеп куя:
— .Миша, синең скважинада парафиннан чистарткыч җайланма эшләми. Тикшер дә чара күр! — ди. һәм күзгә күренми торган Миша чара күрә, төгәлсезлекләрне бетерә дә шулар турында белдереп, монда шалтырата. Хәер, аның бу шалтыратуыннан башка да бары да тәртиптә икәнлеге әнә шул лампочкалар буенча инде биредә билгеле була.
Кызның бик тыныч кына төгәл итеп эшләп утыруына гаҗәпләндек һәм бу кечкенә генә диспетчер пункты бүлмәсендә киләчәк техникасын, коммунизм чоры техникасын күргәндәй булдык.
Ә нефтьчеләр үзләре бу техникага бөтенләй гаҗәпләнмиләр, киресенчә, алар әле канәгать түгелләр. Диспетчерлаштыруның кирәклеген, дөрес, беркем дә инкарь итми, әмма аның системалары күптөрле икән. Берәүләре — бик кыйммәткә төшә һәм техник яктан катлаулы булып, һәрвакыт тикшереп торуны сорый, икенчеләре — эшләре белән үз-үзлә- рен акламый, ә өченчеләре — диспетчер пунктына дөрес булмаган сигналлар биреп операторны алдый икән.
Скважиналарны диспетчерлаштыру һәм телемеханик контрольнең иң уңай системаларын эзләү өстендә хәзер зур фәнни тикшеренү инсти-тутларыннан алып гади операторга кадәр — барысы да шөгыльләнә.
Без «Әлмәтнефть» идарәсендә беренче промыселның өлкән операторы Мәхмүт Мөлеков белән очраштык. Мазутка майланып беткән сырма кигән, тәбәнәк буйлы һәм ябык кына бу кешенең бик уңай диспетчерлаштыру схемасын уйлап тапкан кеше икәнлеген кеше әйтмәсә, һич тә белә алмаган булыр идек. Операторлар бу яңа схеманы бик мактадылар. Оператор Харитонов, нәкъ әнә шул Мәхмүт Мөлеков схемасын файдалану нәтиҗәсендә, бер үзе егерме дүрт скважинага хезмәт күрсәтүгә ирешкән дә. Нефтьчеләр бу күрсәткечне озакламый тагын ике мәртәбә арттыру мөмкинлегенә дә ышаналар.
Мәхмүт Мөлековка кырык бер яшь. Нефть эшендә инде ул ундүрт ел эшли. Җиде ел Совет Армиясендә хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышына катнашкан. Әлмәткә ул беренче геолог-разведчиклар белән бергә килеп урнашкан. Беренче скважиналар борауланып бетү белән, нефть чыгару эшенә керешкән. Башта ул, бүтәннәр кебек үк, бер генә скважинага хезмәт күрсәткән, ә тора-бара, электрдан, яңа техникадан һәм хезмәтнең алдынгы алымнарыннан киң файдаланып, ике, дүрт, алты, җиде скважинага хезмәт күрсәтә иашлаган. Диспетчерлаштыруиы киң кул-
41
Диспетчерлаштыруның элекке системаларындагы кимчелекләрне Мөлеков безгә түбәндәгечә аңлатты.
Аларның элекке авторлары радио буенча яхшы белгеч булсалар да, нефть эше белән аз таныш кешеләр, я, киресенчә, бары тик нефтьчеләр генә икән. Шуңа күрә элеккеге системаларда, бер яктан, нефть производствосының үзенчәлекләре искә алынмаган, икенчеләрендә исә, техник кимчелекләр күп булган. Мәхмүт Мөлеков үз алдына диспетчер- лаштыру системасын әнә шул кимчелекләрдән арындыру бурычын куйган.
Дүрт ел буена ул шул турыда уйланган. Төрле промыселларга йөргән, диспетчерлаштыруның төрле схемаларын өйрәнгән, аларны бер- берсе белән чагыштырып караган. 1958 елда Мөлеков Мәскәүдә производство процессларын автоматлаштыру һәм механикалаштыру буенча Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан. Бу киңәшмәдә промышленностебызны техника белән ныклап тәэмин итү кирәклеге турында Никита Сергеевич Хрущев чыгышы аны тагы да канатландырып җибәргән. Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары Күргәзмәсенә барып, нефть- химия бүлегендә үзенә кирәкле нәрсәләрне өйрәнеп йөргән.
Аны, диспетчерлаштыру системаларын өйрәнү өчен, Грозный шәһәренә махсус командировкага да җибәргәннәр. Безнең операторыбыз аннан да үзенең максатын тормышка ашыру өчен кирәк булырдай шактый материал туплап кайткан.
Соңгы вакытларда аны операторлык эшеннән бөтенләй азат иткәннәр һәм промыселны диспетчерлаштыру буенча иҗади группа соста
вына керткәннәр.
— һич кенә дә башымнан шул уй китми бит, — дип сөйли хәзер ул көннәр турында Мөлеков, елмаеп. — Өйгә көн саен тимер-томыр, үткәр-гечләр ташыйм. Хатын орыша: «Озакламый миңа балалар белән торырга да урын калдырмыйсың инде», — ди. Ятсам да йоклап китә алмыйм, башка берәр фикер килә дә, сикереп торып, кәгазь өстенә сызгалый башлыйм. Кайчакларда шулай иртәнгә кадәр утырам. Әмма һаман мин дигәнчә барып чыкмый...
Ниһаять, йөзләрчә вариантларны сынап караганнан соң, Мөлеков- ның максаты тормышка аша. Промысел начальнигы Сергей Иванович Завойчинский әйтүенә караганда, Мөлеков уйлап тапкан система элек-келәргә караганда бик күп уңай яклары белән аерылып тора икән.
Беренчедән, ул бик ышанычлы, ди: буранда да, яшенле яңгыр вакытында да, чатнама суыкта да төгәл эшли икән.
Икенчедән, ул бик гади, аны ясау җиңел һәм арзан икән. Әгәр элеккеге системалар буенча җайланмалар кую һәр скважинага биш мең сумга төшсә, Мөлеков системасы буенча бөтен бер диспетчер пунктын җиһазлау да моңардан арзанрак.
Болардан да әһәмиятлерәге шул икән: Мөлеков тәкъдим иткән, система буенча электәге кебек скважиналарга контроль ясап тормыйлар, ә диспетчер пунктыннан торып алар белән идарә итәләр. Электәге күп көч сорый торган катлаулы эшләрне оператор диспетчер пунктыннан чыкмыйча да бик җиңел башкара ала.
Мәхмүт Мөлеков характерындагы иң сокландырган сыйфат — аның иҗади кыюлыгы. Оренбург даласындагы Яна Муса дигән оер татар
TS* ХеЗЛ1ӘТ Җ»тлештеРҮчәнлегсп арттырып булмый - үзенең Tvnnn?^ 1НӘН ЧЫГЫП’ Мөлеков әнә ШУНДЫЙ нәтиҗәгә килгән һәм бу 1урыда оик ныклап уйланырга керешкән.
.. Мөлеков армиядә вакытта радиотелеграф белән эш итү һөнәренә өйрәнгән. Аны бу һөнәр буенча Мәскәүдә махсус мәктәптә укытканнар соңыннан бу эшкә ул күп кенә яшь солдатларны да өйрәткән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди — менә хәзер аңа бу белем бик явап кунган. ■ 1
42
авылында туып-үскән Мәхмүт Мөлеков, фәнни дәрәҗәгә түгел, югары белемгә дә ия булмаган килеш, бөтен бер фәнни коллективлар белән иҗади бәхәскә керә һәм, әйтергә яраса, җиңеп тә чыга!
Дүрт ел буена төннәрен дә йокламый азапланырга, тырышырга, үзенең хезмәт хакын җәлләмичә, кирәкле җиһазларны сатып алырга' эштән соң калган бөтен буш вакытын шул эшкә багышларга кем соң аны мәҗбүр иткән?! Күбрәк акча эшләргә теләүме, данмы? Юк, болар аның башына да кермәгән. Иптәшләренә ярдәм итәргә, гомуми эшкә үз өлешен кертергә теләгән ул. Нәкъ менә шул инде — гомуми, социалистик интересны үзенең шәхси интересы дип тану — аны яңадан-яңа эзләнүләргә этәргән дә.
Мәхмүт Мөлековның бу ачышы бер очраклылык кына түгел. Татарстан нефть промыселларында бик типик күренеш дип әйтергә була аны.
пез барып кергәндә, Миңлевәли Зөбәеров санаторийга китәргә җыенып йөри иде. Ул бик шатланып, безне дүрт бүлмәле, көнкүреш өчен барлык кирәкле шартлар белән тәэмин ителгән квартирасы белән таныштырды.
Бүлмәләрнең берсенә бик матур кием шкафы, икенчесенә пыялалы китап шкафы куелган. Шкаф төрле китаплар, белешмәләр белән тулган. Стенага кыйммәтле келәмнәр эленгән. Почмакта, тумбочка өстендә «Балтика» радиоалгычы тора. Татар халкы гадәттә өйләрен, квартираларын гөлләр белән бизәргә ярата; биредә дә, бүлмәләргә ямь өстенә ямь өстәп матур-матур гөлләр үсеп утыра. Миңлевәли безне бакчасына алып чыкты. Инде анда үсемлекләр чәчәк атып утырмый иде, яфракларын да алар күптән койганнар. Шулай да күренеп тора: кура җиләге, карлыган куакларыннан, алмагачлардан һәм яшелчә үсемлекләреннән бай уңыш җыеп алынган. Мондый бакчалар Әлмәттә һәр ишек алдында дип әйтерлек бар. Элек бу якларда яшәүчеләр бакча һәм яшелчә үстерү белән бик аз шөгыльләнәләр иде. Әлмәтлеләр көнкүрешендә бу бакчалар — тагын да бер яңа күренеш.
Менә хуҗа безне үз бүлмәсенә алып керде. Өстәл янындагы урын-дыкларның берсенә аның костюмы элеп куелган иде. Ә костюмның якасында — Татарстан АССР Верховный Советы депутаты билгесе.
Шат күңелле, тормышның ямен белеп яшәүче Миңлевәли Зөбәеров- ның тормыш юлы бик кызыклы берничә китап өчен материал була алыр иде. Ул Башкортстандагы татар авылларының берсендә ярлы батрак семьясында 1916 елда унынчы бала булып дөньяга килә. Миңлевәлинең тууы семьяга бәхет китерми, электәгечә бер кисәк икмәккә тилмереп яшиләр. Аның тугыз туганы — апалары, абыйлары бала вакытта ук ачлыктан һәм төрле авырулардан үлеп бетә.
Миңлевәлине андый язмыштан «Аврора» тупларының залпы коткарып кала.
Совет власте аны аякка бастыра, укыта, белем бирә. Колхоз оешкач, ундүрт яшьлек Миңлевәли артель кырларында намус белән эшли, ә соңрак колхозның алдынгы тимерчесе булып таныла.
1937 ел. Зөбәеров армиягә чакырыла һәм Хасан күле районында япон самурайларына каршы сугышларда катнаша. Сугышчан задание үтәгәндә Миңлевәли өч тәүлек буена муен тиңентен бозлы су эчендә утыра. Җылыну өчен хәтта селкенергә дә мөмкин булмый: якында гына, камыш араларында — япон солдатлары. Шулай да ул заданиене үти һәм, шул турыда кайтып командованиега рапорт бирү белән, һушын ж ven егыла.
" 1941 ел. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Зөбәеров — фронтта. Воронеж янында аның күкрәге һәм җилкәсе яралана. Сталинград янында немец снайперы аның кулын яралый. Зөбәеров
43
194ә елда, армиядән кайтканнан соң, ул Ишембайда нефть җиһазлары буенча тимерче булып эшли. Татарстанда тоташ бораулау эшләре оашлангач, Башкортстандагы нефть эше буенча иң яхшы” осталарның берсе буларак, безнең республикага күчерелә.
Хәзер Зөбәеров ун скважинага хезмәт күрсәтә. Аның участогына радиодпспетчерлаштыру кертелгән һәм бу аның эшенә нык ярдәм итә.
— Хәзер эшләве күңелле. Әмма бу күп эшлибез дигән сүз түгел, _____
ди Миңлевәли Зөбәеров. — Физик көч куеп, көчәнеп эшләүчеләр түгел, ә баш миен күбрәк эшләтеп, өлгерлек һәм җитезлек күрсәткәннәр яхшырак эшли хәзер. Ә моның өчен өзлексез укырга, берничә һөнәргә өйрәнергә кирәк...
Зөбәеров үзе, операторларның күбесе кебек үк, нефть эшен генә түгел, башка һөнәрләрне дә яхшы белә: ул бер үк вакытта радист та, электрик та, оста слесарь да. Ул уннарча камилләштерү тәкъдимнәре керткән. Нефть үткәргеч торбаларны парафиннан чистарту буенча керт
Социалистик Хезмәт Герое, атаклы төзүче Райф Саттаров тәкъдим иткән яңалык бүтәнчәрәк характерда. Саттаров зур оештыру сәләтенә ия булган кеше. Әлмәттә беренче булып ул хуҗалык исәбенә күчкән комплекслы бригада оештыра. Аның бригадасында җитмеш кеше урынына бары тик кырык биш кеше эшли. Шулай булуга карамастан, алар дүрт катлы йортны электәге кебек туксан көндә түгел, ә егерме сигез-утыз көндә салып бетерәләр.
1960 елда Райф Саттаров бригадасы кырыгар квартиралы сигез йорт салырга йөкләмә алган иде. Сентябрь аенда ук инде бригада бу йөкләмәне үтәп, тугызынчы йортны салырга кереште.
Райф Саттаров та зур һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән кеше. Ул Үзбәкстан бакчаларында, Казагстанда чирәм җирләрдә эшләгән, туган авылындагы колхозда тракторчы булган, Нижне-Тагил заводларының берсендә төрле эшләрне эшләп йөргән, Ленинград блокадада вакытта алгы сызыкта фашистларга каршы сугышкан. Боларның барысы да аның тормыш тәҗрибәсен баеткан, кешеләрне танырга өйрәткән.
1951 елда Райф Саттаров Әлмәткә килә. Бригадасына беренче эшчеләрне үзе туплый, яңа гына колхоз кырларыннан килгән кешеләрне төзү эшенә үзе өйрәтә.
Әлмәттәге йортларның яртысын дип әйтерлек аның бригадасы салган.
Райф Саттаров болай карап торуга бик гади кеше. Аның мөлаем, ачык йөзендә кешелеклелек балкый. Гәүдәсе белән дә ул бүтәннәрдән аерылып тормый: баһадир буйлы, киң җилкәле түгел, киеме дә бик гади. Кыскасы, үз бригадасындагы ташчылардан бернпе белән дә аерылмый. Оештыру эшләреннән бушаган арада, кулына мастерок алып, яшь эшчеләргә кирпечне ничек салу уңай икәнлекне күрсәтә...
Рәфикъ Әмирхаповның тормыш юлы әле зур түгел: һөнәр мәктәбен бетергән дә оператор булып эшкә кергән, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан. Узган ел ул, Валентина Гаганова үрнәгендә, промыселдагы иң арттагы участокка — механик мастерскойга күчә һәм ул җитәкчелек
Днепрны кичү операциясенә катнаша. Одесса янында тагын яралана- фашист снаряды кыйпылчыгы аның бот сөяген теткәләп ташлый һәм үл алты аи буена госпитальдә ята.
кән тәкъдиме генә дә дәүләткә елга уртача җитмеш мең сум керем бирә. «Зөбәеров чистарткычы» дип исемләнгән бу җайланма хәзер Татарстан промыселларында киң файдаланыла.
44
иткән мастерской кыска гына вакыт эчендә алдынгылар сафына баса Өченче ел инде Рәфикъ кичке эшче-яшьләр мәктәбендә укып, Һәм быелгы уку елында ул мәктәпне тәмамлаячак. Аңа әле егерме сигез яшь тә тулмаган, әмма аны инде «Татарстан нефте ветераны» дип йөртәләр Рәфикъ иң актив рационаллаштыручыларның, берсе.
Рәфикъны без скважинада үзе тәкъдим иткән яңа җайланманы сынаган вакытта очраттык. Әмирхапов Мөлеков тәкъдим иткән диспетчер- лаштыру системасының бер өлешенә үзенең конструкциясен керткән икән. Бу мөлаем йөзле, җитез хәрәкәтле егетнең ул көйне безнең белән сөйләшергә дә вакыты юк иде. Без аны гаепләмәдек: ул үзен сүз белән түгел, эш белән күрсәтә торган егет. Мактаулы эшен дәвам итсен!
Аның каравы без промыселларда һәрберсенең үз язмышы булган уннарча кешеләр белән сөйләштек. Алар төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр кешеләре иде. Әмма аларның барысын да бер максатка юнәлдерелгән иҗади эзләнүләр, киеренке фикер хезмәте берләштерә.
Шул сөйләшүләрдән чыгып, без бердәм фикергә килдек: Татарстан нефтьчеләре эшендәге романтика, могаен, табигать көчләре белән көрәштә түгелдер, ә үзләре башкарган эшләргә иҗади мөнәсәбәтләрендә- дер. Эзләнү, алга омтылу, яңадан-яңа мөмкинлекләр ачу — алар да бит романтика — билдән кар ерып, беренче скважиналарны бораулаудан, палаткаларда, землянкаларда торып эшләүдән бер дә ким түгел.
Татарстан нефтьчеләре катлаулы техниканы үзләштерү белән генә чикләнмиләр, ә шул техниканы камилләштерәләр, техника прогрессын алга этәрәләр.
Күптән түгел Әлмәттә яна цех — «Автоматика һәм коитроль-үлчәү приборлары цехы» ачылды. Дөрес, бу цехның исеме бик гади, гадәттәге исемнәрдән аерылып тормый. Әмма бу исемнең бик кызыклы җисеме бар: анда киләчәк машиналары — электрон машиналары белән шөгыльләнәләр. Баулы янында барлык процесслар да тулаем бары тик автоматика белән генә идарә ителә торган насос станцияләре бар инде. Машинист тәүлеккә бер мәртәбә генә аларны тикшереп чыга һәм йозак белән бикләп куя. Димәк, нефть районнарына кибернетика үтеп кереп килә.
«Әлмәтнефть» идарәсендә безгә шундый факт турында сөйләделәр: слесарь-электромонтажчылардан Габдрахманов белән Моряков насос подшипниклары өчен электрон җайланмалар уйлап тапканнар. Гади слесарьлар электроникага, кибернетикага яңалык кертәләр! Гаҗәпләнерлек бит?! Ә биредә бу көндәлек эш санала, аңа беркем дә гаҗәпләнми.
Уйлап табу һәм камилләштерү тәкъдимнәре кертү промыселларда хәзер массовый күренеш. Производство процессын ничек итеп яхшырту, илгә ничек итеп күбрәк нефть бирү турында промыселларда һәркем дип әйтерлек уйлана. Менә бик гыйбрәтле мәгънәгә ия булган берничә сан.
1959 елда бер Әлмәт бораулаучылары гына да меңгә якын камилләштерү тәкъдимнәре кертәләр. Аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә дәүләтнең бер елга ике миллион ярым сум акчасы янга кала. Ә 1960 елның бары тик алты ае эчендә кертелгән тәкъдимнәр дәүләтебезгә өстәмә рәвештә өч миллион сумнан артык керем бирә. Яшь нефтьчеләр 1960 елда планнан тыш, эчке ресурслардан файдалану исәбенә биш йөз мең тонна нефть чыгардылар.
Татарстандагы нефть промыселларының хәзерге хәле әнә шундый, э киләчәге... Менә, мәсәлән, Зәй-Каратай нефть мәйданында дөньяда беренче комплекслы автоматлаштырылгаи нефть предприятиесе салына. Bv мәйданны хәзер күз алдына китерү дә кыен. Чөнки анда эксплуатацион вышкалар да, траплар да, җир өстендәге башка төрле корылмалар да булмаячак. Нефть корыч торбалар буйлап турыдаи-туры җир
астыннан тиешле урынына агачак. Җайланмаларның барысы белән дә автоматлар идарә итәчәк.
Дөньяда тиңе булмаган бу промыселны төзү эшен Татарстан комсомолы шефлыкка алды. 3. КИЧКЕ ӘЛМӘТ
Кичке эңгер-меңгер вакыт. Шәһәр тирәсендәге куаклыклар, Зәй буендагы үзәнлекләр инде караңгылыкка чумган. Әмма Әлмәттә төнге караңгылыкны куып, якты лампалар яна, витриналарның зәңгәрсу төс белән ялтыравы шәһәр урамнарына күңелгә якын матурлык биреп тора. Күп катлы торак йортларның тәрәзәләре дә мул итеп тирә-юньгә яктылык сибә.
Кичен Әлмәт тагын да матурланып, җанланып китә. Кая карама, яшьләрне күрәсең. Көлешә-көлешә бер төркем кызлар узып китә, башына эшләпә, өстенә модалы итеп тегелгән плащ кигән егетләр ашыкмый гына бер-берсе белән нәрсә турындадыр сөйләшеп бара, арлы- бирле парлылар йөри. Шәһәрдә олы яшьтәге кешеләр бөтенләй юктыр кебек, һәм чыннан да шәһәр халкының өчтән ике өлеше дип әйтерлек комсомол яшендәгеләрдән гыйбарәт.
Әлмәт яшьләре бик әйбәт эшлиләр— без аны инде күрдек. Буш вакытларын ничек үткәрәләр икән алар, ничек ял итәләр икән?..
Менә ирле-хатынлы Томиевлар квартирасы. Икесе дә әле алар яшьләр. Аларның тормышы Әлмәттә яшәүче бик күпләрнеке белән уртак. Гаяз Томиев беренче номерлы бораулау конторасының балчык тузаны әзерләү цехында инженер булып эшли, ә хатыны — Флера То- мкева— «Әлмәтбурнефть» тресты инженеры. Ике балалары бар. Олысына җиде, кечесенә биш яшь. Шунысы кызык: Гаяз да, Флера да укыйлар—икесе дә бергә — Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының Әлмәт филиалында, 5 курста.
— Бик кыен түгелме соң?— дип сорадык без.
— Әлбәттә, җиңел түгел,—дип җавап бирде Флера. — Балаларны карарга да кешебез юк. Институтка керергә дип гариза биргәндә, Алфред туганга берничә генә ай иде. Бергә эшләүче кызлар: «Юкка маташма, иреңә укыр өчен шартлар тудырсаң, шул җитмәгәнме сиңа», — диделәр. Алар сүзен тыңламадым — бик яхшы .иттем; озакламый инде, ирем белән бергә, институтны тәмамлыйм да...
Әлбәттә, Томиевларга җәмәгатьчелекнең дә ярдәме зур булган: аларга яңа йорттан өч бүлмәле аерым квартира биргәннәр, балаларын яслегә, аннан бакчага урнаштырганнар, сессияләр вакытында түләүле отпускага чыгарганнар. Көнкүреш техникасы да аларга ярдәмгә килгән: кер юу машинасы, суыткыч һ. б. булдырганнар. «Тырышкан ташка кадак кагар»,—диләр. Томиевлардан әнә шулар бәрабәренә тырышлык кына соралган, һәм алар тырышканнар...
Томиевлар шәхси тормыштагы уңайлыклардан, күңел ачудан ваз кичкән кешеләр түгел. Квартираларын яхшы мебель белән җиһазлаш дырганиар, барысы да чиста — балкып тора. Алар кино карарга яраталар, радиоалгыч аша музыка тыңлыйлар, ял көннәрендә, балалары белән бергә, табигать кочагына, шәһәр читенә чыгалар.
Бер Томиевлар гына түгел, Әлмәттә яшьләрнең дә, урта яшьтәге- ләрнең дә — барысы да белемгә омтыла. Менә берничә сан. Әлмәттә яшәүче I 200 дән артык эшче кичке мәктәпләрдә укый, 600 кеше махсус урта һәм югары уку портларында читтән торып белем ала. Техник белемнәр университетына 300 гә якын, ә Халык культура университетының музыка, сәнгать, әдәбият дәресләренә 400 кеше йөри.^ Алардан тыш цехларда квалификацияне күтәрү группаларында, яңа өйрәнчекләр өчен ачылган курсларда, агымдагы политика түгәрәкләрендә, КПСС
46
тарихын өйрәнүчеләр семинарларында никадәр кеше белем ала! «һәр комсомолец, һәр яшь эшче укуның теге яки бу төренә тартылган булсын — безнең максат әнә шул»,—диде ВЛКСМиың шәһәр комитеты секретаре Петр Боковой,
Әйе, яшьләрнең укуларына Әлмәттә игътибар җитми дип булмый Ә ялга, күңел ачуга ничек?..
Дөресен әйтергә кирәк, мактанырлык түгел.
Без көне буе промыселларда йөреп арыганнан соң, кичеп азрак ял итеп алырга булдык. Гостиницадан ерак түгел «Россия» кинотеатры урнашкан. Кинотеатр янында төркем-төркем җыелышып торган яшьләрнең көлеп карауларына игътибар итмәскә тырышып, без билет кассалары янына үтәргә тырыштык. Бер егет безне туктатты да сорап куйды:
— Артык билет юкмы сездә?
— Ә нәрсә, билетлар сатылып та беткәнмени инде?
Тирә-юньдәгеләр шаркылдап көлеп җибәрделәр. Без бернц дә аңламый тик басып торабыз.
Берәүсе, безнең читтән килгән кешеләр булуыбызны аңлап, киңәш бирде:
— Кино карарга теләсәгез, иртәдән ук партиянең шәһәр комитетына барып, билет алып бирүләрен сорагыз,— диде.
Алтмыш мең кеше яшәгән Әлмәт шәһәрендә бердәнбер кинотеатр бар икән. Аннан башка яшьләр күңел ача алырлык бер клуб бар, ул да берничә айдан бирле ремонтта, диделәр. Үзәк мәйданда Техниклар йорты салынган. Аны республиканың 40 еллыгына ачкан булганнар. Әмма эшләнеп җитмәгән җирләре булганга тагын ничә айгадыр ябып куйганнар.
Шәһәрнең читендә, «Иске Әлмәт» дип йөртелгән районда, эш тагын да мөшкелрәк икән. Элек анда район культура йорты булган. Җимерелә башлагач, аны да япканнар, ә яңасын салу турында уйламыйлар да. Анда яшәүче йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр кино караудан, культуралы итеп ял итүдән бөтенләй мәхрүм булып калганнар.
Бу яшь шәһәрдә яшәүче яшь нефтьчеләрнең ялларын оештыру мәсьәләсе — кичекмәстән хәл итүне сорый. Кем белән сөйләшсәк тә без анда — алдынгы оператормы ул, инженермы яисә лаборантка кызмы — барысы да сүзне шул темага бора иде.
— Моның өчен средство да күп кирәкми инде,— диләр эшчеләр.— Чупай тавы якында гына, һәркем үз ихтыяры белән берәр сәгать артык эшләр иде. Әгәр кирәк булса, ике ай дигәндә, менә дигән кинотеатр өлгертер идек. Бу эшне оештырып җибәрүче генә табылсын иде...
Әлмәт шәһәрендә парк дип йөртелгән зур гына бер агачлык бар. Әмма аны яшьләр өчен культуралы ял итү урынына әверелдерү турында уйламыйлар. Моның өчен зур мәшәкать тә кирәкми инде — танец мәйданнары ясап куйсаң, ачык һавада җәйге кинотеатрлар булдырсаң— шул җиткән.
Ялны күңелле итеп оештыруның башка бик күп төрләре дә бар бит. Мәсәлән, Мәскәү комсомолецлары Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында «Кызыклы очрашулар клубы» оештырганнар. Аның ишекләре һәркөнне һәркем өчен ачык. Анда артистлар, язучылар, ерак экспедицияләрдән кайткан галимнәр, производство алдынгылары чыгыш ясый. Шундый әңгәмәләрдән соң, документаль кинокартиналар күрсәтелә. Мәскәү яшьләре бу клубка бик яратып йөриләр.
Бу клуб турында сөйләгәч, Әлмәт яшьләренең күзләре шар булды:
— Бездә дә булсын иде...
— Керсәң дә ирекле, чыксаң да иреклеме?
Ә бездә документаль фильмнар да карарга урын юк...
47
Арада андый чараны биредә оештыру мөмкинлегенә ышанмаүчьпап да таоылды: J 1 •
— Көт син безнең культура бүлегеннән. Күрсәтер ул сиңа акчасыз кино, тот капчыгыңны...
Кешеләре дә юк ла аның бездә. Монда бит Мәскәү түгел. Язучы дисәң язучысы, артисты...
Әлбәттә, моидый кирәкле чараларны акчасыз оештыруга культура бүлекләре каршы килер, дию урынсыз. Әнә бит әле Владивостокта, газеталарда язганча, нәфис фильмнарны да турыдан-туры урамда күрсәтәләр икән.
Ә очрашыр кешеләр булмау — бу дәлил уйланырга мәҗбүр итә. Хәер, ник булмасын? Аларны без белмибез генә. Мәсәлән, атаклы очучы, Советлар Союзы Герое Александр Герасимович Батуринның үзләре белән бер шәһәрдә яшәвен әлмәтлеләрнең бик азы гына белә торгандыр. Атаклы нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое Корбан Вәлиев күптән түгел генә чит илләрдә йөреп кайтты. Ул анда күргәннәрен сөйләсә, кызык булмас идемени?! Бөтен республикага танылган хирург, РСФСРның атказанган врачы Зифа Балакина белән очрашырга теләмәс идемени яшьләр! Әлмәт язучыларыннаи Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, Ә. Маликов әсәрләре республикада гына түгел, үзәк нәшриятларда да басыла. Алар яшь нефтьчеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырмаслар идемени?
Тагын артистлар, музыка белгечләре, укытучылар, революция вете-раннары, гражданнар сугышына катнашкан кешеләр... Кыскасы, Әлмәт- тә яшәүче «кызыклы» кешеләрне санап чыгуы да кыен. Мондый мөһим чараларны оештырырга теләк кенә булсын анда.
Әлмәттә берничә спорт мастеры, йөзләрчә разрядлы спортчылар яши. Әмма анда бер генә дә махсус спортзал юк. Җитмәсә тагы, яшь спортчылар әйтүенчә, Техника йортындагы спорт залын да, идарә начальнигы кушуы буенча, күргәзмә залына әйләндергәннәр. Күргәзмә дигәннән, сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк, кызганычка каршы, Әлмәттә «күрсәтергә ярату» хисе шактый үскән. Яшь нефтьчеләр слетына дип җәй башында ук яшьләр көче белән 6 мең урынлы менә дигән стадион салынган. Әмма ул җиһазландырылмаган. Кышка кадәр алты ай эчендә, һич булмаганда, аны каток ясарлык хәлгә китерергә әлбәттә мөмкин булган. Әмма юк, делегатларга ул стадионны күрсәткәннәр дә чираттагы кампания узып киткән, һәм җитәкчеләрнең бу эшкә күңелләре сүрелгән.
Партия һәм хөкүмәтебез хезмәт ияләренең рухи зәвыкларын канә-гатьләндерүгә зур мөмкинлекләр бирә. Эшчеләребезнең һәм хезмәт- кәрләребезнең күңелле ялларын тәэмин итү соңгы елларда, бигрәк тә җиде сәгатьле эш көненә күчкәч, кичекмәстән, зур игътибар юнәлтүне сорый.
Без бу темага карата партиянең шәһәр комитеты секретаре иптәш Хохлов һәм шәһәрнең комсомол башлыгы Боковой белән күп сөйләштек. Алар икесе дә, алдан сөйләшеп куйгандай, төрле сәбәпләр табып, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә тырыштылар.
Ә бит, мәсәлән, Баулыда да биредәге кебек үк шартлар. Әмма анда яшьләр күңеллерәк итеп ял итәләр. Баулыда нефтьчеләр клубы бар. Клуб эшчесе Фрунзе Хәйруллин чын-чынлап үз эшенең остасы. Аның җитәкчелегендәге түгәрәкләргә берничә йөз яшь эшче йөри. Клуб кар-шындагы үзешчән артистларның чыгышын поселокта да яратып карыйлар, аларга смотрларда да яхшы бәя бирелә. Клубта коммунистик хезмәт бригадалары кичәләре, атаклы кешеләр белән очрашулар, яңа өйләнешкәннәр кичәләре һ. б. чаралар оештырыла. Иң кызыклыськ анда семьялылар өчен дә махсус кичәләр оештыралар икән. Мондый
48
чараларның һәрберсе формаль төстә генә түгел, кызыклы, күңелле итеп үткәрелә.
— Сездә үзешчән артистлар бармы? — дип без Әлмәттә дә сораштык. Эшчеләр кулларын гына җәйделәр. «Нинди үзешчәннәр булсын бездә, — янәсе. — Алар белән кем җитәкчелек итсен?»
Ләкин үзешчәннәр опт күктән төшми. Алариы табарга, үстерергә, аларга ярдәм итәргә кирәк.
һәвәскәрләр Әлмәттә дә юк түгел.
Иптәш Петров (кызганычка каршы, хәтергә ышанып, мпн аның исемен язып алмаганмын) «Әлмәтнсфтьстрой» трестында хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге, начальнигы булып эшли. Ул — һәвәскәр фотограф, яшь шәһәрнең беренче тарихчысы. Шәһәр нигезен сала башлаган көннән алып, ул төзелешнең фотоелъязмасын алып бара. Безгә ул меңнәрчә рәсемнәр күрсәтте. Бер рәсемдә дала уртасында ике катлы беренче йорт өчен нигез салына. Ә соңгы рәсемнәрдә Әлмәтнең бүгенге күренеше: мәктәпләр, больницалар, Ленин исемен йөрткән киң, яшел проспект сурәтләнә. Аның бик күп рәсемнәре тарихчы өчен гаять зур әһәмияткә ия. Менә 1955 елның 25 августында төшерелгән рәсем. А4ая- ковский урамына ул көнне беренче асфальт җәелә башлаган. 1957 елның маенда төшерелгән рәсемдә беренче тимер-бетон конструкция күренә. Петров папкаларында производство алдынгыларының, шәһәрдәге атаклы кешеләрнең бик күп рәсемнәре саклана. «Бу рәсемнәр агитатор һәм пропагандист өчен менә дигән материал була алыр иде,— дип уйладык без.— Әлмәт шәһәренең яшь буыны ул рәсемнәр аша никадәр гыйбрәтле һәм кызыклы нәрсәләр күрә алыр иде».
Безгә иң ошаганы шул булды: Петров бу рәсемнәрне үзендә яшереп сакламый, бу эшкә яңадан-яңа һәвәскәрләрне чакыра. Аны еш кына фото әйберләре сатыла торган кибеттә күрергә була. Ул анда яшь фотосөючеләргә төрле киңәшләр бирә, яңа аппарат сатып алырга булыша.
Әгәр дә Әлмәттә нәфис фото түгәрәге оешса, ул аны җитәкләмәс идемени?!
Шәһәрдә һәвәскәр художниклар да бар. Без Николай Яковлевич Симоненко квартирасында булдык. Аның квартирасы бик үзенчәлекле итеп бизәп ясалган мебельләр белән тулы. Мебель дә, стенадагы картиналар да, махсус өстәлгә тезеп куелган Лев Толстой бюсте, Крылов мәсәлләре персонажларының скульптуралары — бары да аның үз кулы белән эшләнгән.
Икенче бүлмәдә берничә аквариум тора — Николай Яковлевич балыклар белән дә мавыга икән. Стенага мандолина эленгән: шулар өстенә ул музыка сөюче һәм әйбәт кенә җырчы да булып чыкты. Язу өстәле өстендә төрле дәреслекләр, китаплар, сызымнар ята. Симоненко кичке нефть институтында, механикалаштыру факультетының II курсында укый да икән.
Әйе, халык арасында талантларның бетәсе юк. Әмма, аларның барлыгын кайберәүләр күрмиләр генә.
Николай Яковлевич безгә бер күңелсез генә вакыйга турында сөйләде.
Пейзаж художнигы Косолапов һәм плакат язу остасы Хөснуллии белән берлектә, алар шәһәрдә һәвәскәр художниклар студиясе оештырырга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен инде бина гына табу кирәк булган. А.Й саен меңнәрчә квадрат метр торак мәйданы төзелеп торган Әлмәт шәһәрендә бина табу, бер караганда, зур проблема түгел шикелле. Алай түгел икән шул. һәвәскәр художникларның бу инициативасын шәһәр хуҗалары хуплап каршы алмаганнар һәм шунлыктан бу теләк тә сүрелгән.
Әлмәттәге культура учреждениеләрендә эшләүчеләрне без бөтенләй эшлексезләр дия алмыйбыз: анда лекцияләр һәм до<кладлар укыла,
төрле культура чаралары үткәрелә, культура университеты эшли Бү яктай Әлмәт республикадагы башка шәһәрләрдән аз аерыла У
Әмма нык аерылып торуын телисе килә! Яшьләр культура эшенен янә формзларын тапсыннар, эзләнсеннәр, инициатива күрсәтсеннәр икән! Мәсәлән, ни өчен Әлмәттә Таллин шәһәре яшьләре үрнәгендә «Яшьләр кафе»сы булдырмаска? Яисә, әитик, клубларда ачык ишекләр көне оештырмаска? Бу эшкә җитди тотынганда/ нинди генә чаралар уйлап тапмаска мөмкин бит. Теләк һәм омтылыш кына кирәк.. 4. КОЯШТАГЫ ТАПЛАР
Әлмәтлеләр безне бик ачык йөз белән каршы алдылар, кунак иттеләр. Предприятие җитәкчеләре кирәк җиргә барырга бик теләп транспорт биреп тордылар, промыселларны күрсәтеп йөрделәр, кешеләр белән таныштырдылар. Әлбәттә, аларнын тир түгеп нрешелгән хезмәт җимешләрен тулырак күрсәтергә омтылулары бик табигый. Әмма без, бик күп яхшы эшләр, уңай яклар белән бергә, .кешеләргә яшәргә, эшләргә комачаулый торган җитешсезлекләрне дә шактый күрдек, һәм бик табигый, журналист буларак, без аларга күз йомып үтә алмадык.
Әлмәттә яшьләрнең күп булуы турында әйткән идек. Нәниләр дә анда аз түгел. Шәһәр ЗАГСында без шуны белдек: Әлмәт шәһәре яңа туган балалар саны буенча Татарстанда беренче урынны алып тора икән. Узган ел Әлмәттә 55 мең кешегә 2200 бала туган. 700 мең халкы булган Казан шәһәрендәгегә караганда бары тик ике мәртәбәгә кимрәк! Яна туган балаларның һәр мең кешегә төшкән исәбе буенча Әлмәт Казанны җиде мәртәбәгә узып китә!
Әлбәттә, шәһәр халкы башлыча яшьләрдән торгач, балаларның күп тууы бик табигый. Моны алдан ук истә тотарга мөмкин иде бит.
Ләкин шәһәр җитәкчеләре моны истә тотмаганнар булып чыкты. Балалар учреждениеләре биредә бик аз. Шуңа күрә Әлмәттә балаларны яслегә яки бакчага урнаштыру гаять авыр эш. Ясле һәм бакчаларда тәрбияләнүче балалар унга бер генә туры килә. Шуны да онытмаска кирәк: шәһәр халкы башлыча яшьләрдән гыйбарәт булгач, биредәге семьяларда балаларны өйдә карап тору өчен әби-бабалар бөтенләй юк диярлек бит.
Әлбәттә, ул кыен хәлдән тизрәк чыгу өчен балалар бакчалары, яслеләр салу эшен киңрәк алып барырга кирәк. Нефтьчеләр әйтүенчә, вакытлыча гына булса да, моның башка юллары да бар икән. Күп кенә трестларда һәм контораларда кызыл почмаклар өчен биналар бар. Яңа клублар, кинотеатрлар салынгач, аларның күбесе бушап кала. Мәсәлән, Баулы эшчеләр поселогында гына мондый бушап калган кызыл почмаклар уннарча исәпләнә. Ә Әлмәттә андыйларның саны — ундүрт. Ул кызыл почмакларның күбесе уннарча квадрат метр мәйдан биләгән аерым биналарда булган. Хәзер бу биналарда айга бер-ике мәртәбә нинди дә булса җыелыш үткәрәләр. Ә калган вакытларда алар буш тора. Эшчеләр әйтәләр: «Шуларны вакытлыча нигә ясле һәм бакчалар өчен файдаланмаска?» — диләр.
Бәлки, бу кыенлыктан чыгу өчен юл түгелдер, шулай да мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк бит.
Әлмәт кибетләрендә промышленность товарлары бик күп. Кибеткә килеп керсәң, «Монда юк нәрсә юк икән», — дип уйларлык. Ә игътибар беләнрәк карасаң, халыкка көндәлек кирәкле күп кенә әйберләрне сәүдә эшчеләре алып кайтмаганнар булып чыга.
Эшчеләр кибеткә керәләр дә сорыйлар:
— Майкалар бармы?
■1. »с. Ә.“ № 1.
49
— Перчатка кирәк иде.
— Юк.
— Эшкә кияргә арзан костюм булмас микән?
— Менә шундыйлар гына, — ди кибетче һәм капчыкка охшашлы итеп тегелгән ниндидер киемгә күрсәтә. Ә аны бакчадагы карачкыга гына киертерлек.
Әлбәттә, Әлмәт нефтьчеләре эшләгән эшләр белән чагыштырганда болар бик вак нәрсәләр. Иптәш Хохлов аларны телгә алгач, «кояшта да таплар була»,— дип җавап бирде. Әмма, шундый «вак нәрсәләр»- нең кеше тормышына ясаган тәэсире шактый зур бит. Партия һәм хөкүмәтебез «кара алтын» чыгаручыларның эш көннәрен шул «вак- төякләр»не алырга чиратта басып тору өчен кыскарттымыни?! Сатып алырга көндәлек кирәкле «вак-төякләр» булмагач, ал арның хезмәт хакы ни өчен арта соң? Әйе, таплар кояшта да бар. Ә бездә, җирдә, ул таплар булмаска тиеш, без аларны юарга тиешбез!
«Яхшы итеп, белеп эшләүче кеше, — дип язган А. М. Горький 1934 елда, — үзе өчен тәмле икмәк пешерүне, матур мебель, савыт- саба ясауны, матур тукыма тукуны, матур йорт салуны таләп итәргә хаклы».
Моннан чирек гасыр әйтелгән бу сүзләрнең Татарстан нефть районнарында яшәүче бүгенге хезмәт ияләре тормышына турыдан- туры мөнәсәбәте ба