ПОЭЗИЯ
поэзия — ул халык күңеле көзгесе, диләр. һич тә арттырмыйча, моны Сибгат Хәким поэзиясенә карата да әйтергә мөмкин. Аның халык арасында популярлыгы, җыр һәм шигырьләренең укучыларны дулкынландыруы шуны -раслый. 1960 нчы елны басйтлып чыккан шигырь һәм поэма җыентыклары да шул ук турыда сөйлиләр.
Алтмышынчы елда Сибгат Хәким-нең, бер үк вакытта диярлек, төрле басмаларда өч җыентыгы чыкты, аның берсе татар телендә — «Җил исми, яфрак селкенми», икесе рус телендә — «По зову Ленина» һәм «Дневник беспокойной души». Бу җыентыкларда1 нигездә шагыйрьнең соңгы елларда язган шигырь, җыр һәм поэмалары тупланган. Шагыйрьнең халык тарафыннан яратылып укыла торган әсәрләре берьюлы ике телдә чыгу факты безнең поэзиябез өчен күркәм бер вакыйга булып исәпләнергә хаклы. Чынлап та, бу бит һәркөн була торган нәрсә түгел. Бу факт безнең поэзиябезнең мәйданы киңәя баруын һәм киләчәктә, әлбәттә, «һәр көн» булырлык гадәти бер хәлне вәгъдә итүен дә искәртә бит. Әйбәт билге бу!
С. Хәким, Җ.ил исми, яфрак селкенми, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1960; Сибгат Хаким, По зову Ленина (перевод с татарского Р. Морана), Татарское книжное издательство, 1960; Сибгат Хаким, Дневник беспокойной душ и, Детгиз, Москва, 1960.
С. Хәкимнең шигырьләре рус те-лендә моңа кадәр дә чыккалаган иде инде. Монда, беренче чиратта, рус шагыйре Николай Сидоренко- ның уңышлы хезмәтләрен искә алып үтәргә кирәк. Менә хәзер «По зову Ленина» җыентыгына тупланган тәрҗемәләрдә (тәрҗемәчесе Р. Моран) С. Хәкимнең шигырьләре тагын да яңача яңгырадылар. Р. Моран чын күңелдән бирелеп, яратып тәрҗемә иткән, татар шагыйренең эчке шигъри авазын дө-рес аңлап һәм шагыйрьләрчә хис итеп эшли белгән. «Ленин фәрманы белән» (русчада «По зову Ленина»), «Күргәннәр аны» (русчада «Легенда об Ибрагиме Юсфи»), «Сары капкалы йорт» исемле поэмалары һәм күп кенә лирик шигырьләре оригиналның рухын, эчтәлеген төгәл саклап тәрҗемә ителгәннәр. Шулай ук икеләнмичә әйтергә мөмкин, шигъри интонация һәм шигырьнең ритмик үзенчәлеге, эчке музыкаль авазы яхшы ук уңышлы сакланган. Моны тәрҗе-мәченең зур уңышы дип әйтергә кирәк.
Детгиз тарафыннан чыгарылган «Дневник беспокойной души» җы-ентыгы да, һичшиксез, нечкә зәвык белән, шагыйрьгә, шулай ук безнең поэзиябезгә зур хөрмәт белән эш-ләнгән. Художник И. Купряшин ясаган оригиналь, кызыклы рәсемнәр дә китапны бизәп тора. Китапның редакторы Г. Кәримова иптәшнең дә милли поэзия үзенчәлеген яхшы аңлап эш иткәнлеге сизелеп
Ч
126
тора. Җыентыкка С. Хәкимнең «Минем яшь дусларыма» дигән гаҗәп җылы язылган автобиографик кереш сүзе дә яшь укучыларны китапка алып керә. Җыентыкка төрле елларда төрле рус шагыйрьләре тәрҗемә иткән шигырьләр кергән. Шулай да ул С. Хәким поэзиясен бер бөтен итеп аңларга, хис итәргә комачауламый, укучы күңелендә онытылмаслык матур хис уята.
Татар телендә басылып чыккан «Җил исми, яфрак селкенми» исемле җыентыкка исә Сибгат Хәкимнең беренче тапкыр иң популяр җырлары («Юксыну», «Кем уйлаган», «Таң атканда». «Фазыл чишмәсе» һ. б.) җыелган һәм шунда ук соңгы елларда язылган «Сары капкалы йорт», «Күргәннәр аны» һәм «Ленин фәрманы белән» исемле поэмалары бирелгән. Җырларында булсын, поэмаларында булсын, без шагыйрьнең үзенчәлекле, халыкчан лирик талантының чәчәк ата баруын күрәбез.
Сибгат Хәким — бөтен табигате белән лирик шагыйрь. Аның үзен-чәлеге, көче дә лирикада яхшы сизелә.
С. Хәкимнең яңага омтылучан һәм эзләүчән тыйнак характерын, аның нинди хыяллар, идеаллар белән яшәгәнлеген, нәрсәләр белән рухлануын һәм борчылуын шушы җыентыгыннан да ачык күрергә мөмкин.
Шагыйрьнең фикере, хисе, моңы халык тормышы, халык хыялы һәм тойгылары белән сугарылган. В. Г: Белинский әйткәнчә, шагыйрь тормыш чынлыгын җырлаганда үзенең тасвирлары, сурәтләүләре эченә үзенең шәхси кичерешләрен, уйлануларын сеңдерә һәм кешелек өчен гомуми әһәмияте булган хакыйкатьне җырлый, ача. «Бөек талантта эчке субъектив элементның муллыгы — кешелеклелек билгесе ул..: Бөек шагыйрь үзе турында, үз шә-. хесе турында сөйләгәндә гомуми кешелек турында сөйли, чөнки аның натурасында кешелекнең яшәешенә хас бөтен нәрсә бар. Шуның өчен дә аның сагышында һәркем үз сагышын күрә, аның рухында үз рухын таный һәм ана шагыйрь итеп кенә карамый, бәлки кеше итеп, кешелек ягыннан үзенең туганы итеп тә карый» (В. Г. Белинский);
Сибгат Хәким моны тирәитен аңлап иҗат итүче шагыйрьләребез- дәи берсе. Аның самими лирикасы кешелеклелек, кеше язмышы өчен борчылу, социалистик аңның һәм югары моральнең җиңүен җырлау белән тулы. Без биредә лириканың үзенчәлегенә, яшәүчән көченә басым ясап әйтәбез. Чөнки соңгы елларда лириканы бик тар аңлау, аның иҗтимагый көчен йомшартуга илтә торган тар «бүлмә» лирикасы белән мавыгу яки, киресенчә, лирик поэзияне аңлауда вульгарлаштыру күренешләре очраштыргалады. Бев кайчакларда «тормышны чагылдыру» сыйфатына басым ясап та, шагыйрьнең, язучының фикер йөртү, шәхси мөнәсәбәте, үз карашын «әйтү», уйланулары — русча әйткәндә, «выражать и себя» мәсьәләсенә җитәрлек әһәмият бирми килдек шикелле. Ә бу бит шагыйрьнең үзенчәлекле йөзен ачып җиткермәүгә, аның дөньяга карашына, иҗат методына бәя биреп җиткермәүгә китерә. Иҗат методы гомуми уртак сыйфатлар белән бергә язучының индивидуаль үзенчәлекләрен саклауны да үз эченә алганлыгы совет әдәбияты практикасы белән күптән расланган инде.
Сибгат Хәкимнең үзенчәлекле иҗат йөзе 1938 елда басылып чыккан «Беренче җырлар» исемле беренче җыентыгында ук күренә башлаган иде. Тирәи лиризм, сәнгатьчә гадилек, лирик геройның психологик портретын, каршылыклы кичерешләрнең драматизмын ачарга омтылу сугышка кадәр язган бик күп җыр һәм шигырьләрендә дә яхшы сизелеп тора. С. Хәким яңа поэтик фикерләр, яңа тормыш материаллары нигезендә Тукай поэзиясе традициясеннән килгән һәм Такташ, Җәлилләр үстергән халык җыры аһаңен, лирик җыр агымын тагын да көчәйтеп, яңа бизәкләр беләи баетып җибәрә. «Юксыну», «Гомер яңа башлана» һ. б. шигырьләре соңыннан музыкага салынып, халык арасына җыр булып та тарала. Сугыш елларында
127
С. Хәким поэзиясе тагын да ныгый
төште, гражданлык поэзиясе мотив-
лары исәбенә баеды һәм, ниһаять,
сугыштан соң инде, бигрәк тә 1947—
1948 еллардан башлап, ул үзенең
җитлеккән иҗат чорына килеп керде.
Сугыштан соң туган шигырь һәм
җырлары, «Дала җыры», «Сары
капкалы йорт», «Күргәннәр аны»,
«Ленин фәрманы белән» поэмалары
Сибгат Хәкимнең исемен бик хаклы
рәвештә иң алдынгы шагыйрьләребез
рәтенә күтәрделәр. Ул «Җил исми, яф-
рак селкенми» һәм «По зову Ленина»
җыентыклары өчен 1960 елда Тукай
премиясе белән бүләкләнүгә иреште.
Сибгат Хәким поэзиясендәге ли-
ризмның көче, аның җыр, шигырь һәм
поэмаларының халык арасында кыска
вакыт эчендә киң таралуларының сере,
барыннан да элек, шагыйрьнең халык
тормышы белән якыннан таныш
булуында, үз заманының пафосы белән
яшәвендә һәм тормыш чынлыгына,
теге я бу иҗтимагый, шәхси фактларга
социалистик реализм позициясендә
нык торган художникларга хас булган-
ча, югары эстетик идеаллар, пар-
тиялелек, халыкчанлык принциплары
күзлегеннән карый белүендә; Такташ
сүзе белән әйткәндә, аның көче
«лириканы гомуми тормыш белән
бәйли» белү, тормышның шигъри
матурлыгын, «сынын» ача белү
осталыгында. Материалны нинди генә
күләмдә алмасын, нинди генә «вак»
теманы яктыртмасын, С. Хәким
һәрвакыт үзен шагыйрь итеп, җаваплы
әдип итеп сизә, укучының көннән-көн
үсә барган таләпчән зәвыгын онытмый;
йөрәктән чыккан шигырьләр генә
йөрәккә барып җитәчәген тирәнтен
аңлап эш итә. Һич тә мактанмыйча, ул
үзе дә сугышка кадәр үк бик дөрес
әйткән иде:
Мин геолог түгел, тик шулай да Катлаулы һәм
нечкә эшем бар, йөрәкләрдә яткан энҗеләрне Эзләп
таба торган көчем бар.
С. Хәким иҗатында халкыбызның
соңгы егерме ел эчендәге кичергәннәре,
уй-тойгылары, тормыш вакыйгалары,
үзгәрешләре җанлы
шигъри сурәтләрдә чагыла килә.
Аның әсәрләрендә без бигрәк тә
бүгенге колхоз авылын, авыл кеше-
сенең рухи үсешен тулырак күрәбез.
Сибгат Хәкимне нигездә безнең заман
колхоз авылы җырчысы дип атарга да
мөмкин. Ул авылны кече яшьтән яхшы
белә, хәзер дә аның өчен «шигъри
хисләремә арышларның исе тәмлерәк».
Туган җирләре,. Казан арты басулары,
урманнары, тургай тавышлары,
сандугач сайраулары, иркә һәм эшчән
кызлары, тыйнак һәм батыр егетләре
якын да, кадерле дә аңа. «Әй, Казан
арты», «Фазыл чишмәсе», «Туган як»,
«Мари кызы Улина», «Балта остасы»,
«Туган җир» һ. б. шигырь һәм
җырларындагы лирик мотивлар,
шигъри сурәтләр турыдан-туры авыл
тормышын танып белү, хис итү белән,
шагыйрьнең- яңа авылга мәхәббәте
белән бәйләнгән. Социалистик тормыш
кояшы балкуын күреп шатлана ул..
Совет кешеләренең дә, шагыйрьнең дә
күңел тәрәзәләре гел кояшка карый...
Бу рухи күтәренкелек, халыктагы
оптимизм мотивы «Гел кояшка карый
тәрәзәләрең» шигырендә (шулай ук Җ.
Фәйзи тарафыннан музыкага салынган
җырда да) гаҗәп тирән мәгънәле итеп
һәм эчке лирик җылылык белән
бирелгән:
Атым минем үргә менгән саен, Шатлыгым да
артканнан-артты; Ватанымның якты бер
почмагы син Казан арты, әй, Казан арты.
Кыр җилләре иркәләде килеп, Тукай моңы
ерактан тартты; Әкиятләрең белән ачылды телем,
Казан арты, әй, Казан арты.
С. Хәким иҗатында авыл темасы
аеруча конкрет төс ала. Авылга, авыл
кешеләренә, авыл табигатенә мәхәббәт
хисе зур патриотизхм идеясе белән
аерылгысыз рәвештә ачыла. Әкиятләре
белән, «Тукай моңы белән телен
ачкан» туган ягын «Ватанымның якты
бер почмагы» итеп күрә ул. Моны,
әлбәттә, шагыйрьнең бер уңай ягы,
лирикасының көчле сыйфаты дип
әйтергә кирәк. С. Хәким иҗатының
көчле сыйфатлары бүгенге авыл
тасвирларында, шуңа бәйле сурәтләү
чараларында, халык иҗатына
тамырланып үсү-
128
еддә һәм поэтик фикернең, хисләрнең
сәнгатьчә конкретлыгында ныграк
күренә.
Билгеле, С. Хәким иҗаты авыл
тематикасы белән генә чикләнми.
Аның лирикасы шактый киң. С. Хәким
поэзиясендә Бөек Ватан сугышы,
тарихи җиңү темалары, сугыштан
соңгы бөек төзелеш пафосы, халык
героизмы да зур урын ала. Шагыйрь
тормышның катлаулылы- гын, кискен
драматик каршылыкларын сурәтли. Ул
уңышлыкларыбыз- ны күреп сөенә,
кимчелекләребезне күреп көенә. Аның
тормышчан поэзиясе һәрвакыт
хәрәкәттә.
С. Хәким лирикасының геройлары
— гади колхозчы һәм эшчеләр,
илебездә коммунистик җәмгыять төзү
өчен янып яшәүчеләр. Илебездә барган
зур тарихи вакыйгалар, хезмәт
батырлыгы, кешелеклелек сыйфатлары
лирик геройның характерын, хисләрен
билгелиләр. Аңарда шәхси тормыш
иҗтимагый тормыштан аерым яшәми.
Авыл һәм шәһәр кешеләренең
көнкүрешләре, эшләре турында язса да,
яшьләрнең саф мәхәббәте, бәхетле
очрашулары яки үкенечле
аерылышулары турында язса да,
шагыйрь бу мәсьәләләрне, совет
кешеләренең яңа тормыш төзүче
буларак, үзләрен хис итүләре,
уйланулары белән тыгыз бәйләнештә
яктырта. Мәсәлән, зур осталык һәм
сизгерлек белән язылган «Суд
залында» исемле шигырьләрендә кеше
язмышы өчен тирән- тен борчылу
барлыгын күрәсең, һә.м шул ук вакытта
рухи гүзәллеккә, күңел сафлыгына
омтылышын да ачык сизәсең. «Суд
залында» шигырьләре безнен соңгы
еллардагы поэзиябезгә кешене
сафландырган шифалы җил кебек
килеп керделәр.
С. Хәким поэзиясендә гражданлык
лирикасы барган саен көчлерәк
яңгырый. Иҗтимагый мотивлар,
политик үткенлек артканнан-арта бара.
С. Хәким лирикасы, кайбер
шагыйрьләрдә очраган кебек, җансыз
шаблонга яки декларатив коры сүзләр
тезмәсенә бирелеп китми, яңа шигъри
фикер, шигъри сурәтләр, буяулар белән
баетыла. Совет поэзиясенең югары
идеялелеге, поэ-
тик сыйфаты өчен көрәшүче барлык алдынгы
шагыйрьләребез кебек үк, С. Хәким дә татар
совет поэзиясенең яңа күтәрелеше өчең
көрәшә, армый-талмый эшли.
С. Хәким чын мәгънәсендә сугышчан
патриот һәм интернационалист шагыйрь. Аның
бөтен иҗаты совет патриотизмы, халыклар
дуслыгы идеяләре белән сугарылган. «Урман»,
«Иртән», «Казан арты», «Чит җирләрдә»,
«Молдаван хикәясе» кебек сугыш елларында
язылган шигырьләре һәм сугыштан соң иҗат
ителгән «Игенче», «Якын дуслар», «Казакъ
дусларга», «Курск дугасы», «Дала җыры»,
«Бакчачылар», «Тынычлык солдатлары» уку-
чылар тарафыннан сөелеп укыла торган башка
әсәрләре совет халыкларының какшамас
патриотик хисләренең һәм дуслыкларының
көчләре турында сөйли. Татар хал- 1 кы
үстергән батыр егет һәм кызларның образлары
белән бергә, истә калырлык мари кызы Улина,
рус егете Плотников, молдаван карты
Җожухарь, украин кызы Марина образларын
дулкынланып, йөрәк җылысын биреп иҗат
итте. Тыгыз эчтәлекле һәм шигъри яктан гаҗәп
матур, җитди эшләнгән «Курск дугасы»нда
тасвирланган Прохоровка авылы, аның
турындагы истәлек, кыска булуына
карамастан, тетрәтерлек бер күренешне күз ал-
дына китереп бастыра һәм совет кешеләренең
какшамас рухи көче, бердәмлеге турында
горурлык хисе уята. Шагыйрь Прохоровка
җире белән горурлана, чөнки ул үзе дә шунда
командир сыйфатында дошманга каршы
сугышкан, зур сынауны үткән, каты сугыш
көннәрендә шунда партия сафына кергән. Шул
җирдә «язмышыңны үлчи торган утның
уртасына кереп кителгән»... Патриот
шагыйрьнең горурланып әйтергә хакы бар:
Сталинград калка, батырлыгын Гасырларның килмәс җуясы.
Әйе, анда дошман гаскәренең
Чыкмаска дип батты кояшы. 1
Чакырымнарны кем исәпкә алган, > Кирәк булган кадәр
узылды;
Берлингача Дуга кырларыннан Җиңүнең киң юлы сузылды.
129
Сугыштан соң С. Хәким поэзиясендә
эшчеләр тормышы темасы да ешрак
күренә башлады. «Мехчылар уза
урамнан» җырын хәзер күпләр беләләр.
Татарстан нефтьчеләренә багышланган
шигырьләр циклын шагыйрьнең яңа
уңышы дип исәпләргә мөмкин.
«Вышкалар күченә», «Нефть чыккан
җирдә», «Буровой мастер», «Баулы
юлында» исемле шигырьләрендә ша-
гыйрь авыл кешеләренең дә нефть
эшенә тартылуы, кара алтын Та-
тарстанның йөзен үзгәртүе, уҗым
кырларында нефть шәһәрләре тууы
турында шатланып җырлый.
Татарстанның чәчәк атуын, со-
циалистик милли культурабызның
һаман алга баруын, яңа кешеләр тууын
җырлаганда, бик табигый рәвештә,
безнең алга партия образы, бөек
юлбашчы Ленин образы килеп баса. С.
Хәким әсәрләрендә дә туган халкының
партиягә, Ленинга чиксез мәхәббәт
тойгысы бөркеп тора, рәхмәт сүзләре
яңгырый.
Чөнки:
Татарстанны, Хисамиларны, Бөек
Лениннан Аермый еллар. Хисамиларга
Барырга кирәк Тагын йөз еллар Шушы
чор аша... Коткарды Ленин Диярләр алар,
Әгәр берәрсе Юлда сораса...
(«Ленин фәрманы белән»)
B. И. Ленин образы шагыйрьне
күптән дулкынландыра. Сугышка
кадәрге беренче шигырьләрендә үк инде
Ленинның поэтик образын иҗат итәргә
омтылу бар. С. Хәкимнең соңгы вакытта
язган иң яхшы әсәрләре рәтендә,
һичшиксез, «Күңелем Ленин белән
сөйләшә» исемле лирик шигыре һәм
«Ленин фәрманы белән» поэмасы тора.
C. Хәким иҗатында бигрәк тә соңгы
елларда көчәеп баргаи тагын бер
уңышлы сыйфатны билгеләп үтәсе килә.
Ул — героик-романтик мотивларның
көчәюе, реаль тарихи тормыш
җирлегендәге ро- мантик-героик
образларны үткен итеп,
типиклаштырып бирү. Гомумән бу
уңышлы тенденция, поэзияне
төрләндергән, баеткан бу эзләнү хәзер
башка шагыйрьләрдә дә күренә
башлады. С. Хәким Октябрь
революциясе, гражданнар сугышы һәм
Бөек Ватан сугышы темаларына
багышланган әсәрләрендә герой
характерын, сюжет-компози- ция
«төеннәрен» нигездә героик- романтик
рухта хәл итә. Юк, ул гражданнар
сугышы чорындагы поэзиябездә һәм
аннан элегрәк әсәрләрдә күренеп үткән
акбүз атка атланган, кулына кылыч
тоткан батыр егет образың яки ак каен
төбендә, айлы төндә сөйгән кызын —
«Зөһрә йолдызын» сагынып көтүче егет
яки ялгызлыктан җәфа чигүче кыз
образын тудыру турында хыялланмый.
С. Хәкимнең романтик пафосы
революцион'көрәш, реаль тарихи
тормыш вакыйгалары, ватанчылык
хисләре белән билгеләнә; иң
әһәмиятлесе — аның лирик герое да,
эпик герое да совет халкының
коммунизм төзү юлындагы бүгенге
героик эше, ре- волюцион-романтик
омтылышлары белән яктыртыла. «Сары
капкалы йорт», «Күргәннәр аны» һәм
«Ленин фәрманы белән» поэмаларын
игътибар биреп укыган кеше героик-
романтик пафосны, эчке поэтик куәтне
сизмичә калмый.
С. Хәким үзенең поэмаларында да
чын лирик булып кала. Эпик хикәяләү
элементлары тирән лиризм белән
сугарылалар. С. Хәким сугыш
күренешен сурәтли икән, ул монда
гомуми шартларны, хәрби
бәрелешләрне детальләп тасвирлау
белән мавыкмый, иң характерлы
вакыйга эчендә сурәтләнгән геройның
психологик портретын, уй-хис- ләрен
җанлы шигъри буяулар белән ачып
салуга җитди әһәмият бирә. Шигъри
юллары канатлы җыр булып
ишетеләләр. Шагыйрьнең эчке
дулкынлануын, герое белән бергә янып
яшәвен тоясың. С. Хәким артык төче,
пафослы сүзләргә, риторик әйдәү,
«кычкыруларга» бирелмәстән,
сәнгатьчә гади итеп, урыны-урыны
белән бераз моңсу, урыны-урыны белән
көчле күтәренке рухта геройның эчке
9. .с. ә.* № 1.
130
дөньясын ача, кичергән хәлләрен сөйли.
Геройның батырлыгы да безгә ниндидер
гадәттән тыш бер нәрсә булып күренми,
без аны халыкка хас олы җанлылык,
фидакарьлек, сокланырлык рухи гүзәл-
лек сыйфаты рәвешендә кабул итәбез. С.
Хәким кешеләрнең шатлыгын да,
кайгысын да күрә „белә. Аның герое үзе
турында кайгыртудан элек иле, халкы
турында уйлый. Аның герое дан өчен
түгел, халык бәхете өчен яши. Көрәш
эчендә яшәгән, үлем күзенә туры карый
белгән геройлар, халыкның тыйнак,
батыр йөрәкле уллары Хисамн,
Бикбулатов, Плотников, солдат һәм
шагыйрь Иосфи, Сә- ләхи һәм Сәлим
образлары нәкъ әнә шул яклары белән
укучыга якын һәм кадерле. Аларның
тормышчан көчләре дә шунда.
Билгеле, С. Хәким иҗаты әле
кимчелекләрдән дә бөтенләй азат түгел,
эзләнү юлында кыенлыклары да бар әле
аның. Кайбер лирик шигырь һәм
җырларында билгеле дәрәҗәдә үз-үзен
кабатлау күренешләре дә сизелеп кала.
С. Хәкимгә поэзиясен тематик яктан
тагын да төрләндерә һәм киңәйтәсе бар
диясе килә. Бу аерым кимчелекләр,
әлбәттә, аның иҗади казанышларының
кыйммәтен киметмиләр. Шагыйрьнең
һәркемгә сизелерлек иҗади үсеше —
бәхәссез.
С. Хәкимнең иҗади уңышлары —
аның тормыш тәҗрибәсе артуы, дөньяга
карашының киңәюе, үз өстендә
туктаусыз эшләү нәтиҗәсе дип әйтергә
кирәк. Иҗат эшендә материал, тема
сайлау гына хәл итми, барыннан да элек
осталык хәл итә.
«Кыска, гади, ачык булу сәнгать
әсәрләренең иң кирәкле сыйфатлары,—
дип яза С. Хәким. — ...За-
мандашларының барысын да гаҗәпкә
калдырган кыскалык, лаконизм Пушкин
иҗатыннан башланып китә... Безнең
татар әдәбиятының мирасын актарсаң
да, аннан рус әдәбиятының энҗеләре
белән бер рәттән торырлык поэмаларны
табасың...» (С. Хәким, «Үз тавышың бе-
лән, «Совет әдәбияты» жур., 1956 ел №
7, 87 бит.).
С. Хәкимнең мондый сүзләреннән
аның осталык мәсьәләсенә никадәр
җитди, таләпчән каравы аңлашыла.
Аның шигырь һәм җырлары да,
поэмалары да гадилек, пөхтәлек,
җыйнаклык, фикер ачыклыгы белән
аерылалар. С. Хәким аз сүзгә зур мәгънә
сыйдыра белә, халык теле байлыгыннан
оста файдалана, шигырьнең эчке
музыкальлеген тоя белә. Аның
әсәрләрендә эчтәлек белән форма
бердәмлеге, бөтенлек бар. С. Хәким
шигырьләренең һәр сүзе, сүз тезмәләре,
җөхмләләре, рифмасы, ритмикасы,
сюжеты — барысы да төп фикерне, төп
идеяне, кеше хисләрен ачуга
буйсындырылган.
Интонация, эчке пафос шигырьнең
иң әһәмиятле сыйфатларыннан
саналганлыгы .күптән билгеле. Чын
шигырь, җыр ансыз туа алмый..
Шагыйрьнең мөнәсәбәте, геройның
характеры поэтик интонацияләрдә дә
нык сизелә. С. Хәким әсәрләре моңа
матур мисал була алалар. Хәзер халык
телендә җырланып йөргән «Юксыну»,
«Фазыл чишмәсе», «Таң атканда», «Кем
уйлаган», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» һ.
б. җырларының тексты «гади» шигырь
рәвешендә язылган булуы,, җыр белән
шигырь бергә яшәү факты үзе генә дә
күп нәрсә турында сөйли, С. Хәким
поэзиясе көченең үзенчәлекле бер ягын
аңларга ярдәм итә.
С. Хәким үзенең әсәрләрендә бү-
ленми торган бер бөтен шагыйрь булып
яши һәм без, укучылар, аны нәкъ шулай
күрәбез дә.
Совет кешеләренең тормышын
матурлык, шатлыклы, якты күренешләр,
эшләр, вакыйгалар бизи. Алар чын
шагыйрь йөрәген ничек
кабызмасыннар! Матурлык булган
җирдә нигә җыр тумасын! Күңел түренә
кереп урнашырлык ул җырлар белән
мактанырга, горурланырга хакыбыз бар
безнең. Киләчәктә алар, һичшиксез,
тагын да күбәерләр, тагын да көчлерәк
яңгырарлар.