КҮЗ АЛДЫМДА
^у күзләргә ныграк баккан саен, Киңрәк юлга төшә уйларым.
һаман ныграк һәм кыюрак аерам Уңы белән сулын дөньяның.
Гап-гади дә кебек үзләре, Гап-гади дә кебек, түгел дә... Күз алдымда — Ленин күзләре!
Бу күзләргә ныграк баккан саен, Хөрмәт арта Туган җиремә. Көннәремнең яме, юлларымның Яктылыгы күбрәк күренә.
Гап-гади дә кебек үзләре, Гап-гади дә кебек, түгел дә... Күз алдымда — Ленин күзләре.
Бу күзләргә ныграк баккан саен, Җанда яңа бер дәрт уяна.
Әйе, дускай, мондый күзләр белән Карасаң да ярый дөньяга!
Гап-гади дә кебек үзләре, Гап-гади дә кебек, түгел дә...
Күз алдымда — Ленин күзләре!
ҮЛЕМСЕЗ ҖЫР
/^4ин үлемне көчсез дия алмыйм, Эше мәгълүм аның бар җиргә. Кайчандыр ул шагыйрь Потьены да Тартып алган салкын кабергә.
Азмы сулар ләкин аккан инде, Сүнгәннән соң гомере кояшы.
Җыр көрәшкә өндәп йөри һаман: «Кузгал, уян, ачлар дөньясы!»
Байракларны алга илтешә ул, Богауларын Җирнең өзешә.
Яңа тормыш Җирдә төзешә ул, Тынгылык һәм курку белмичә.
Нуры булып Ирек кояшының Балкый һаман яңа җирләрдә. Ташып торган яшьлек көче белән Күтәрелә һаман үрләргә!
йә, үтереп кара бу җырны син, Суытып кара аның җылысын! Ипи белән тозның үзе кебек Эченә ул кергән тормышның!
ЦЕМЕНТ
Урман, кырлар буйлап поезд чаба, Вагоннарда — цемент таулары, Поезд ч«ба:
— Тизрәк,
тизрәк, тизрәк
Каршы алыйк туар таңнарны!
Буразналар куыша юл буенда, Елгаларны уза елгалар.
Цемент бара бөек төзелешкә, — Матур булсын өчен дөньялар.
Ә болында
Бөтен тирә-юньне
Хуш ис белән күмә ямьле яз:
— Әй, дус кеше,
күп чаптың бит инде, Тукта да ял итеп ал бераз!
Ә машинист, гүя, уйламый да һәм күрми дә, гүя, ул бүген, Туктамый да, ял да итми һаман,
Арттыра тик бару тизлеген.
Буразналар куыша юл буенда, Елгаларны уза елгалар.
Цемент бара бөек төзелешкә, — Матур булсын өчен дөньялар!