Ә ХӘТЕРДӘ ӘЛЕ ҺАМАН МЕНӘ БҮГЕНГЕ КЕБЕК
айбер хатларында һәм шулай ук истәлекләрендә үзе күрсәтеп үткәнчә, Фатих Әмирхан Казанда безнең Аитовлар семьясы белән шактый нык аралашып яшәде. Очрашкан һәм үзе белән сөйләшкән һәркемдә онытылмас тәэсир калдырган көләч йөзле, шат күңелле бу мөлаем һәм садә кеше турында минем хәтеремдә дә кайбер нәрсәләр саклана. Билгеле, мин язучы да, журналист та түгел, гади әдәбият сөюче, ә шулай да түбәндәге юлларым шул гүзәл каләм остасының җанлы образын күз алдына китерергә беркадәр ярдәм итәр дип уйлыйм.
Фатих Әмирхан безнең өебездә һәркайчан яратып, үз итеп каршы алынган кеше иде. Укыту-тәрбия эшләре белән кызыксынган һәм Аитов гимназиясе дип исемгә кергән кызлар мәктәбен асраган әнкәбез Фатиха ханым аны эшлекле киңәшчесе саный, Исмәгыйл абый аны үзенең якын дусты дип йөри иде.
1904 елда, мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең рөшдия бүлегендә икенче сыйныфта укыганда, шул ук «Мөхәммәдия»нең игътидаи бүлеге шәкерте Фатих Әмирхан бездә гео-графия буенча әңгәмәләр алып барды. Төрле схоластикадан туеп беткән шәкертләр бу әңгәмәләрне түземсезлек белән көтәләр иде. Менә сыйныф бүлмәсе ишеге киң ачыла һәм җитез адым белән Фатих абзый керә дә ничектер җан бөркә торган нурлы бер караш һәм көлемсерәгән кыяфәт белән нәүбәттәге теманы башлый. Сүз Франция, Англия, Италия, Испания турындамы бара — барыбер, ул һәрбер
37 Казан эшчеләре арасында эшләгән большевик.
ил турында әле кабатланмаганча, китап-ларда күренмәгәнчә сөйли. Күз алдына Сена елгасы, Эйфель манарасы, латин кварталы, Елисей кырлары белән мәһабәт Париж килеп баса, томанга өртелгән Темза буендагы соры Лондон калка. Ул да булмый, «цивилизацияле» колонизаторлар аяк астында изелгән Африка, Азия илләре, аларның коточкыч шартларда көн кичергән җирле халыклары тормышы күз алдына килә. Төрле илләрнең халыклары, аларның гореф-гадәтләре, күп йөз еллар буе оешып килгән чал тарихлары турында уйга каласың. География турында сүз барса да, шул илләрнең алдынгы язучылары, әдәбияты, сәнгате турында ишетәсең. Яныңда утырган иптәшеңне, хәтта бөтен дөньяңны онытып, чит илләр буйлап гизәсең. Менә шундый итеп сөйли иде ул.
Шул елларда абыем Исмәгыйл гимназиянең өлкән классына укырга керергә җыенды. Билгеле, репетитор алынды һәм безнең өебезгә башына аксыл зәңгәр кырпулы фуражка, өстенә кара косоворотка белән җиз төймәле студент курткасы кигән бер рус егете килеп йөри башлады. Килә дә Исмәгыйл белән дәрес башлыйлар. Ә бер көнне, алар тәнәфес ясаган арада, яннарына керсәм, Фатих абзый шул сту-дент белән бик үз булып сөйләшеп утыра. Ул студент аның якын танышы Сергей Николаевич Гассар37
К
112
булып, репетиторлыкка да безгә аны Фатих абзый тәкъдим иткән икән...
Июль аеның матур бер көнендә Фатих Әмирхан безне җыеп Казан янындагы Айше авылы тирәләренә алып барды. Безгә тарантаска ат җигеп бирделәр, түргә Фатих абзый белән энем — ун яшьлек Иосыф утырды, ә дилбегәне миңа тоттырдылар. Казанның эре, йомры таш белән түшәлгән үзәк урамнарын үтү җиңел булмаса да, Фатих абзыйның шаяртып төрпе мәзәк сүзләр сөйләп баруы безгә аны әллә ни сиздермәде. Менә Казанның Арча кырындагы сер урамда хатыны белән Сергей Николаевич яши торган тәбәнәк кенә йорт алдына килеп туктадык. Велосипедта килгән Исмәгыйл абыйның тәрәзә шакуы булды, көләч йөзле Гассар күренде. Ул, ай- заебызга карамастан, безне өй эченә алып керде. Өстәлдә самовар кайнап утыра, мунчала бауга тезелгән йомшак клиндерлар ята иде. Ашык-пошык кына берәр чынаяк чәй эчкәч, инде бишәү булып, юлга кузгалдык. С. Н. Гассар белән Исмәгыйл абый велосипедта, ә без — атта. Кичә генә яңгыр явып үткәнгә тирә-як һавасы сулап туярлык түгел иде. Фатих абзый атны үз көенә җибәрергә кушты һәм мәдрәсә хәлләреннән кызыклар сөйләргә ке-реште. Алдар тазларнымы дисең, яна гына авылдан килгән яшь шәкертләрне «сәхра сайратып» мыскыллауларны дисеңме, барсын-бар- сын ул бик тәфсиллап сөйләп барды...
Малайларның шул инде: өлкән абыйлары тирәсендә чуалырга, аларның ни эшләп йөргәннәрен күзәтергә яраталар. Мин дә шундый кызыксынучылардан идем.
Элек Евангелистическая дип йөр-телгән урамдагы йортыбызда (хәзер Татарстан урамы, 42 нче йорт) бу өлкән абыйларның ниндидер станокта әллә нинди зәңгәрсу язулы кәгазьләр басканнарын хәтерлим. Абыйның учителе С. Н. Гассар, безгә килеп гармонь уйнап утырырга яраткан Солтан Рахманкулов, Исмәгыйл абый һәм Фатих абзый, бик яшеренеп, тәрәзәләрне юрганнар, җәймәләр белән каплап, ишек- ләрне ныклап бикләп ашып барган бу эшләренә, билгеле, башка кешене катнаштырмаска тырышсалар да, бәйләнә торгач, мине кертергә мәҗбүр булдылар. Калтыравык желатин койкасы өстенә кәгазь сала- сала зәңгәр буяуга буялып бетүемне әле дә оныта алмыйм...
Өстәлдә җиделе лампа яна, Сергей Николаевич кызып-кызып сөйли дә кесәсеннән кулъяулыгы кадәр генә кәгазь алып, һәрбер хәрефен ачык әйтергә тырышып, укып чыга. Аннан соң Фатих абзый белән Солтан абый мәгънәле генә итеп карашып алалар, һәм Фатих абзый татар теленә тәрҗемә итеп бик пөхтә генә язарга керешә. Язуны алар игътибар белән укып чыгалар. Без ташбасманы эшкә кушабыз. Валик белән тигезләп басып үткәч, беребез язу басылган дымлы кәгазьне алып бер читкә кибәргә куя... Басылырга тиешле нәрсә басылып, барлык кәгазьләр шулай җыеп алына. Бүлмә җыештырыла, Сергей Николаевич һәм Солтан абый белән Фатих абзый тужуркаларын кияләр дә, әлеге язулы кәгазьләрне куеннарына тутырып, бүлмәне җыештырып чыгып китәләр. Кайчакны мин белмәгән, ләкин киемнәре эшче икәннәрен әйтеп торган яшь егетләр дә кергәли иде.
Берничә тапкыр шулай эшләгәннән соң, алар Суконныйда, элекке газ заводы күршесендәге безнең зур җиләк-җимеш бакчабызга җыела торган булдылар. Калын-калын агачлар үсеп утырган, биек койма белән коршап алынган бу бакча түрендәге ике катлы йортның өстәге зур бүлмәсе ул листовкаларны басу өчен чыннан да бик җайлы иде шул.
Ул еллар инде ерак үткәндә калды. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек... Өстәлдә җиделе лампа яна. Көлемсерәгән Сергей Николаевич басылырга тиешле яңа листовканы укый. Чәчләрен җитү йөртергә яраткан Солтан абый, гармо- нена таянган килеш, күзләрен чет- чет йома-йома, тыңлый. Ә кара күлмәк өстеннән ефәк билбау буган Фатих абзый уйчан кыяфәт белән алдындагы кәгазьгә хәрефләр тезә...