Логотип Казан Утлары
Истәлек

ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП

ИстәлекләрIV
КЕРЕШ УРЫНЫНА
ин үзем хәрби кеше. Гомеремнең иң яхшы елларын Советлар Союзының Кораллы көчләре сафында хезмәт итүгә бирдем. Хәрби булсам да, күңелем белән мин һаман да тыныч хезмәт кешесе идем. Хезмәт халкы арасында туып-үскәнгә аның өметләре, хыяллары миңа аерата якын иде. Утлы сугыш тынган араларда туган-үскән авылым Иске Кишетне, гомере буе тир түгеп, яхшы тормыш хакында хыялланып яшәгән атамны еш кына искә ала идем. Унбиш кешелек семьябызда кара икмәкне дә туйганчы ашау сирәк эләгә, үз игенебез җитмәгәнгә, олыбыздан кечебезгә кадәр байларга ялланып эшли идек. Империалистик сугыш һәм аның артыннан килгән коточкыч ачлык безнең семьяны таратып бетерде, әти-әни үлде. Мин, төпчек бала, урам малае булып киттем. Кайларда йөреп, ниләр генә күрмәдем! Халыкның ачтан, фәкыйрьлектән күргән газаплары йөрәгемдә мәңгегә уелып калды. Халыкның фәкыйрь тормышын аз булса да яхшырту өчен үземдә булган бөтен көчне бирергә дигән фикер минем күңелдә бик иртә туды. Шушы кайнар теләк мине, укый-яза да белмәгән авыл малаен, комсомолга китерде. (Бу хәл 1921 елның ахырларында ерак казакъ шәһәре Тургайда булды.) Башта мин йомышчы булып эшләдем. Аннары Оренбургтагы совет-партия мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә киткәнгә кадәр, Бөхтәрмәдә РКСМ өяз комитетының инструкторы булып эшләдем.
1927 елдан алып минем гомерем берөзлексез Совет Армиясе белән бәйләнгән. Мин гади сугышчыдан генерал дәрәҗәсенә кадәр зур юл үттем. Бөек Ватан сугышы елларында полк, дивизия белән, аннары корпус белән командалык иттем, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә төп юнәлешләрдә — Великие Луки, Ржев, Калинин янында, 1942 елда Харьков, аннары Сталинград сугышларында, Курск-Белгород операциясендә, шулай ук Днепрны кичүдә, дошманның Яссы-Кишинев группасын тар-мар итүдә катнаштым. Аннары олы юлыбызның аерым этаплары булып Карпат таулары, Трансильвания, Тисса, Будапешт, Брно, Прага тезелде.
Гомерем буе корал тоткан кулыма бүген каләм алырга мине данга кызыгу мәҗбүр итмәде, — бөтенләй башка уйлар белән кәгазь-каләм алдым мин. Империалистик илләрнең агрессив даирәләре шашынып әзерләгән сугышның халыкка иге-чиге булмаган бәла-казалар алып кп- ләсен мин хәрби кеше буларак яхшырак аңлыйм. Үземнең истәлекләремдә үткән сугышның чын хәлләрен язып, совет халкын данга күмгән җиңүнең нинди зур материаль һәм рухи байлыклар бәрабәренә яулап алынуын әйтү белән бергә, кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә «Сак булыгыз, иптәшләр, тынычлыкны ныгытуда үзегезне аямагыз, җирдә күз яше, кан акмасын өчен, бомбалар шартламасын өчен көрәшегез», дип әйтәсем килә. Сугыш уты кабызучыларга каршы изге нәфрәт йөрәкләрегездә бер генә минутка да сүнмәсен!
Дошманга нәфрәт хисе көчсезлек галәмәте түгел ул. Куркакның нәфрәт хисе булмый: ул куркуын гына белә һәм җилле көндә усак яфрагы калтыраган кебек һәрвакыт дерелдәп кенә тора.
Совет кешеләре исә үзләренең социалистик Ватаннарына бирелгән көчле рухлы батыр кешеләр. Әгәр дошман безнең тыныч көннәребезне бозарга кыйса, аны җимереп ташлаячакларын алар бик нык аңлыйлар.
ФРОНТКА
Сугыш алдыннан мин командалык иткән полк Мәскәү янындагы бер районга урнашкан иде. Шуның алдыннан гына безне инспекторлар тикшереп киткән иде. Бик җентекләп тикшерделәр. Полк подразделеннелә- ре барлык төр әзерлек эшләрендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Без Мәскәү хәрби округы гаскәрләре арасында беренче урынны алдык, безгә Күчмә Кызыл байрак тапшырдылар. Миңа вакытыннан элек подполковник дәрәҗәсе бирделәр.
Мпн бер үк вакытта Фрунзе исемендәге Хәрби Академиянең кичке факультетында укый идем. Сугыш игълан ителгән көнне без гомуми хәр- би тактикадан имтихан бирергә тиеш идек. Ләкпи тарих безгә икенче төрлерәк имтихан әзерләгән икән...
Боерык алу белән барыбыз да частьләргә таралыштык. 28 июнь ир- тәсендә мине дивизия командиры подполковник Сущевский штабка чакырып алды һәм бригада оештыру өчен Тула өлкәсенә китәргә боерды. А.нда барып, өч кенә көн эшләгән идем, мине тагын штабка чакырдылар һәм фронтка озату өчен яңа укчы полк оештырырга куштылар.
Яна хәрби берләшмәне оештыру эше көн-төн барды. Берөзлексез офицерлар, кече командирлар, сугышчылар агылып торды. Алар арасында үзем элек командалык иткән кадровый полктан килгән политра- ботникларны. өлкән һәм кече командирларны очратып бик нык шатландым. Болар тыныч вакытта менә дигән хәрби әзерлек үткән доброволец- лар булып, берничә еллар бергә хезмәт иткәнлектән, мин аларның һәр- кайсын яхшы белә идем. Арада акфиннәр белән сугышта дары исен иснәп кайткан командирлар да бар иде.
Алны-ялны белми көне-төне эшләсәк тә вакыт җитми. Дошман үзенең кинәт ясаган ударыннан файдаланып, алагаемга безнең илгә ыргылган хәвефле бу көннәрдә хәрби өйрәнүләрне бик тиз башлап җибәрергә кирәк иде. «Өйрәнгәндә ныграк тирләсәң, сугышта кан азрак коелыр, командирларны һәм сугышчыларны һичнәрсә белән хисаплашмыйча көне-төне өйрәтергә!» дигән сүз ул көннәрдә безнең хәтердән бер генә минутка да чыкмады. Гаскәрнең тактик өйрәнүләренә, ату техникасына аермча әһәмият бирә башладык.
‘ Кырда землянкада, шалаш, блиндажларда яшибез. Иртә торсак та, кич ятсак та фронтка җибәрүләрен көтәбез. Арып хәлдән тайсак та’ күңелләребез күтәренке, уебызда — тизрәк фронтка китү.
Полк артиллериясен тизрәк аласы килә. Атлары, сбруйлары килгән иде инде. Артиллериясен соңрак — юлда алачагыбыз мәгълүм булды: кораллар төялгән өстәмә вагоннар безнең эшелонга тагылачак икән.
53
Дивизия командирыннан рөхсәт алып, мин соңгы мәртәбә үземнең элекке полкыма киттем. Минем урынга билгеләнгән майор Шестаковка полк документларын тапшырдым. Ул элек минем полкта штаб начальнигы иде. Тыл эшләрен алып баручы капитан Владимиров белән полк партбюросы секретаре өлкән политрук Никифоров үз урыннарында калды.
Полкташлар, казарма һәм спорт мәйданнары, Мәскәү елгасы һәм башкалабыз тирәсендәге наратлыклар белән аерылышу җиңел түгел иде. Күнегелгән, йөрәккә якын урыннар... Солдатларча нык итеп кул кысышабыз, кочаклашабыз.
Менә фронтка китү көне дә килеп җитте. Төялештек. Озатучылар ыгы-зыгы килә. Туганнар, танышлар, ата-аналар, апа-сеңелләр белән бергә, таныш булмаган кешеләр дә озатырга килгән. Кулларында чәчәкләр, бүләкләр.
Вагон ишеге төбендә басып торам. Озын буйлы өлкән лейтенантны балалары урап алган. Аксыл чәчле нәни кызын ул кулына күтәргән, ә малае күзен алмыйча әтисенә карап тора. Икенче кызының башыннан сыйпап торган ана ире белән сөйләшә, үзе елый. Өлкән лейтенант уңайсызланып, як-ягына күз ташлый һәм хатынын тынычландырырга тели:
— Я инде, кадерлем... Елама... Миңа берни дә булмас, менә күрерсең... — Ләкин хатынының күзләренә карагач өлкән лейтенант тотлыгып кала. — Ул-бу булса-нитсә...
— Дөлес, әткәй! — дип, моңарчы тын торган малай да сүзгә кушыла. — Кулыкма гына син! Әнкәй, син дә елама! Әткәй Гитлелны җиңеп кайтачак!
Алардан ерак та түгел чал чәчле бер ана үзенең бердәнбер улын сугышка озата. Аның йөзендә ниндидер ныклык бар. Ул күз яшьләрен көчкә тыеп, аналарда гына була торган ягымлы тавыш белән сөйли:
— Карт әниеңне онытма, улым... Кәләшеңә дә язып тор.
Кәләше дә шунда ук. Зифа буйлы япь-яшь кыз. Сөеклесеннән күзен дә алмый ул. Алардан арттарак өлкән сугышчы хатыны белән саубуллаша...
Утырырга сигнал булды. Соңгы үбешүләр, соңгы саубуллашулар, соңгы теләкләр. Теләкләрнең барысы да бер төсле: — җиңеп кайтыгыз явыз дошманны!
Атларның һәм машиналарның ничек төялүен тикшереп, кешеләрнең ничек урнашуларын күзәтеп, вагоннан-вагонга чаба торгач, мин хатыным һәм кызым белән хушлашырга да соңга кала яздым. Озатырга күршеләр дә төшкән. Алар бергәләшеп мәйданда түземсезлек белән мине көтеп торалар иде. Кызым каршыма йөгереп килде дә, кулымнан тотып, әнисе янына алып китте. Мин икесен дә кочаклап туктап калдым, моңарчы әйтелмәгән ягымлы, җылы сүзләрне әйтәсем килсә дә, әйтә алмадым. Сүзләрем бугазга килеп утырды, гадәттәге, гади сүзләр белән генә саубуллаштым.
— Ешрак язып тор. Безнең өчен борчылма. Җиңеп кайтуыңны көтәбез, — диде хатыным.
— Ә миңа китап һәм дәфтәрләр алып кайт, — диде кызым.
Мин командировкага киткән саен, ул шушы сүзләрне әйтеп кала торган иде.
— Ярар, кызым, алып кайтырмын. Тиздән мәктәпкә барасың булыр. Яхшы укы, әниеңнең сүзен тыңла, мин сиңа бик күп китап, дәфтәр алып кайтырмын.
Оркестр марш уйнап җибәрде. Эшелон салмак кына кузгалды. Поезд барган шәпкә бер вагонга сикереп мендем дә без киттек.
Мәскәү әйләнәсеннән үткән юл буйлап барабыз. Башкаланың киеренке һәм кырыс тормышы сизелеп тора, һәр җирдә, һәр эшне кабаланмый гына җиренә җиткереп эшлиләр. Берәүләр эшкә бара, икенчеләре
54
кайта. Һәр җирдә мәкерле дошманның һөҗүмен кире кагарга әзер булып Һава оборонасының зенит частьләре урнашкан. Кич якынлашып килә, һавага тоткарлау аэростатлары күтәрелә. Бик биектә, зәңгәр күк гөмбәзендә, тупа борынлы, җитез истребительләр очып үтә.
Элеккедәй мәһабәт булып, биш почмаклы рубин йолдызларын ялтыратып чал Кремль тора. Башкала үзенең улларын сугышка озата. Юл чигендә эшчеләр, хатын-кызлар, студентлар, бала-чагалар кул болгап калалар. Тукталышларда эшелонны чәчәкләр, бүләкләр белән күмеп ташлыйлар, һәр кешедә бер теләк: дошманны тизрәк җиңеп кайтыгыз!
Иртән Калинин станциясен үтеп киттек, һаман алга — төньякка барабыз.
Бер кечкенә генә станциядә эшелон тукталды. Карасак — көянтә-чиләк белән су күтәргән хатыннар безгә таба йөгереп килә. Көн бик эссе иде, барыбыз да рәхәтләнеп салкын су эчтек.
Юлда барганда сугышчылар хат ала башладылар. Совет кешеләре ул хатларда мәкерле дошманны тизрәк туган илдән куып чыгарырга кушалар иде.
«Безнең данлыклы Кызыл Армиябезнең сугышчылары! — дип язганнар иде Мәскәү заводларының берсендә эшләүче кызлар. — Советлар илендәге кызлар исеменнән сезгә кайнар сәлам җибәрәбез һәм дөньяда яңадан «Гитлер» дигән сүз ишетелмәслек итеп дошманны кыйнавыгызны сорыйбыз».
Менә бер урында сугышчылар түгәрәк ясап җыелганнар да Калинин комсомолларының хатын укыйлар:
«Сез безнең тыныч тормышны, тыныч укуыбызны һәм коммунизмның якты киләчәгенә илткән ачык юлны саклап калырсыз дип ышанабыз. Әгәр Ватан таләп итә икән, без дә сезнең арттан фронтка китәрбез һәм оятлары качкан гитлерчыларны бергәләп тукмарбыз!..»
Тукталышларның берсендә эшелон янына бер бабай килде. Карт инде: җитмеш-сиксәнне узгандыр.
— Улларым, — диде ул безгә карап, — изге җиребезгә басып кергән бандитларга булган нәфрәтемне әйтергә сүзләр таба алмыйм. Әйтер сүзем шул: дошманны шундый итеп тукмагыз, ул үзенең бала-чагаларына, оныкларына безнең җиргә борын тыкмаска кушып калдырырлык булсын. Менә өч улымны фронтка озатып җибәрдем. Дүртенче улым Алексей акфиннәргә каршы геройларча көрәшеп һәлак булды. Сез дә улым Алексей кебек кыйнагыз мәлгунь дошманны!..
Тәгәрмәчләр бер өзлексез тыкылдый. Вагоннарда хәрби өйрәнүләр бара, һәркем үз белгәнен сынап карый: сугышта кирәк булганның барын да өйрәнгәнме ул? Тагын да бер кабат коралларын тикшереп чыгалар: укчылар винтовканы, пулеметчылар пулеметны сүтеп-,җыялар, минометчылар берсе урынына берсе басып карый, чөнки һәркайсы навод- чикны алыштыра алырга тиеш. Автомат, гранатомет кебек яңа корал алган яшь сугышчылар аеруча тырышалар.
Элемтәчеләр инде бөтенләй сугыштагы күк эшлиләр: вагоннар арасында элемтәне көйләп тә җибәргәннәр. Гаскәр төрләренең сугышта үзара бәйләнеше турында сөйләшү көндәлек сүзгә әйләнде.
Штаблар һәм штаб хезмәткәрләре карталар буенча үзләре булачак һәм сугышачак районнарны өйрәнәләр.
Сугышчылар аерата зур игътибар һәм кызыксыну белән немец- фашист илбасарларына каршы Кызыл Армиянең алдынгы частьләре алып барган сугышларны күзәтәләр. Совинформбюро хәбәрләрен комсызланып укыйлар, һәрбер яна хәбәр кат-кат сөйләшүләргә сәбәп була. Кайчагында вагоннарда җыр яңгырый:
От края и до края, От моря и до моря Берет винтовку народ трудовой...
55
13 июльдә 14 сәгатьтә эшелон без төшәргә тиешле станциягә килеп җитте.
Бологое станциясен немецләр без килгәнче өч мәртәбә бомбага тотканнар. Эшелон килеп туктауга, баш очыбыздан үкереп, немец истре- оителе «Мессершмит-109» үтеп китте. Разведка ясап йөри. 30—40 минуттан бомбардировщиклары да килеп җитәр. Шул кыска вакыт эчендә кешеләр белән атларны булса да бер кырыйдагы яшеренү урынына күчерергә кирәк.
Тревога күтәреп эшелонны тиз генә бушатып ташладык. Кайбер вагон һәм платформаларда атларга дигән печән, солы һәм башка вак-төякләр генә калды. Сугыш коралларын станциядән биш йөз метр ераклыктагы куаклыкка илтеп яшердек. Полк сугышчылары взвод, ротасы белән берәм-берәм, «Бегом в укрытие» командасы астында, урманга яшеренеп өлгерде.
Нәкъ мин көткәнчә, утыз минут үтүгә, төньяк-көнбатыштан очып килә торган гитлер бомбардировщиклары күренде. Аларны дүрт истребитель ышыклап килә иде. Барлыгы 22 самолет. Паровоздан ерак та түгел, платформадан соңгы йөкләрне бушатып, унга якын сугышчы кайнаша. Эшелон начальнигы «һава тревогасы»н белдереп сигнал бирде. Сугышчылар моны ишеткәч, платформаны составтан аерып алдылар һәм паровоз аны алга сөйрәп тә китте. Штурмовиклар буш эшелонга ябырылдылар.
Мин, ординарецым Третьяков белән бергә, платформадагы сугышчыларны күзәтеп тора идем. Алдагы самолеттан дүрт бомба ычкынгач, без үзебездән биш метр ераклыкта торган канализация трубасына кереп, аның капкачын көчкә генә ябып өлгердек.
Шулай итеп безнең сугышчан юлыбыз башланды.
кыю МӘСКӘҮ полкы
Кичен, полкның барлык подразделениеләре тиешле урынга килеп җиткәч, дивизия командирыннан сугышчан приказ алдым. Приказны дивизия штабының оператив бүлек начальнигы тапшырды, ул әле генә эшелоннан төшкән иде.
Приказ бездән бик кыска вакыт эчендә Демьянск районына үтеп, шунда туплануны таләп итә иде. Бик кыен урыннардан йөз километр чамасы барырга кирәк. Тыныч вакытларда без мондый араны ике көндә үтә торган идек, ә хәзер — иртәгә сәгать 16 да Демьянскида булырга тиешбез.
Батальон һәм махсус подразделение командирлары алдында сугышчан бурычны аңлатканнан соң, алга разведка һәм сакчылар җибәреп, шул ук көнне 20 сәгатьтә без колонналарга тезелеп юлга чыктык. Җәяү барабыз. Шактый кыен юл иде бу. Сугышчылар мондый зур ара үтәргә күнекмәгәннәр. Шулай да төн хәвеф-хәтәрсез генә узды. Ярты юл үтелде диярлек. Түзеп булмаслык эссе көн башланды. Кояш җирне аяусыз кыздыра. Итек табаннары кыза, үкчәләр ут булып яна. Чишмәдәй тир ага. Аркадагы капчык бөкерәйтеп җиргә тарта, иңнәрне винтовка каешы ашый. Эсседәй бугазлар көя, юлда баганадай тузан торганга сулыш алу кыен, тын кысыла. Кешеләр хәлдән тая башладылар. Боларның һәммәсен күреп барсам да, мин аларны һаман дәртләндерә төшәм. Тузаннан кап-кара булган солдатлар бер-берсенә ярдәм итешәләр. Тәҗри- бәсезрәкләр, аяклары кырылгач, ботинка, итекләрен салып яланаяк баралар.
Ьу безнең мораль һәм физик көчебезне тикшерүдә беренче сынау иде. Туплану урынына полк 14 июльнең азагына килеп җитте.
Икенче көнне сәгать сигездә барлык полк командирлары, дивизия командирының урынбасары чакыруы буенча, Демьянскидагы дивизия
56
штабына җыелдылар. Штаб кечкенә генә шәһәрчек уртасындагы мәктәптә урнашкан булып чыкты. Без шунда үзебезнең дивизиянең 29 нчы Армия составына керүен белдек.
Аннан-моннан гына кабинет итеп корылган классларның берсендә, өстәл янында, дивизия командиры генерал-майор Иванов, дивизия комиссары Рябухин һәм штаб начальнигы подполковник Буйбулов утыра Безгә стена янына тезеп куелган эскәмияләргә утырырга куштылар.
Комдив часть командирларын тыңлаганнан соң, безгә туп-туры карап, кыска һәм эшлекле итеп яңа бурычларны аңлатты. Бу аз сүзле кешенең кыска һәм ачык сөйли белүенә без һәрвакыт соклана идек.
Комдив белән янәшә утырган дивизия комиссары Рябухин, Ивановның киресе буларак, озын итеп, китап сүзләре кыстырып сөйләргә ярата иде. Ул сугышчылар арасында без алып барачак партия-политик эшләрне, полклар алдында политик яктан торган бурычларны аңлатып китте.
Минем полк, шәһәр кешеләре белән берлектә, Демьянскидаи көньяк- көнчыгышка таба ике километр җирдә, калкулык итәгендә, танкларга каршы чокырлар казырга һәм шәһәрдән көнчыгышта, урман эчендә, танк һәм пехота юлына агачлар егарга тиеш иде. Башка полк командирларына да шундый ук бурычлар йөкләтелде, тик алар шәһәрнең башка юнәлешләрендә эшләячәк иде.
Приказны шул ук көнне үтәргә керештек. Алмаш-тилмәш эшлибез. Эштән бушап торган арада коралларга тотынабыз, тактик өйрәнүләрне кабатлыйбыз.
Оешкан көннән башлап беренче тапкыр безгә рота, батальон һәм взвод командирларын бергә җыеп, узылган юл, башкарган эшкә йомгак ясарга һәм алдагы көннәргә план билгеләргә мөмкинлек туды. Полк комиссары, өлкән политрук Васин, полкның партбюро секретаре белән бергә, партия җыелышы үткәрде, политработникларны киңәшмәгә җыйды.
Яка шартлар, яңа бурычлар, һәркем шул хакта гына сүз алып барды. Төп игътибар схтышчан приказны үтәүгә һәм җирле халык белән аралашуга юнәлдерелгән иде.
Ләкин бернәрсә миңа бик сәер тоелды: танкларга каршы чокырлар казыйбыз, урман егабыз, ә үзебезнең сугышчылар өчен оборона әзерләмибез. Ул көннәрдә Демьянск шәһәре фронтка әллә ни ерак түгел — дошман Холм, Великие Луки тирәләрендә безнең оборонаны өзәргә маташа иде.
Әгәр дошман танклары, пехотасы Демьянскига килеп чыкмый икән, ул чагында бу чокырларны нигә казып ятабыз соң без? Агачларны нигә егабыз? Нигә болар юл тирәләрендә генә ясала? Танклар юлдан йөз илле, ике йөз метрга читкә чыгып юлсыз җирләрдән үтә аямыйлармыни? Дошман чыннан да шушы юнәлештә хәрәкәт итәчәк дип ышанабыз икән, ул вакытта ни өчен ротаның терәк пунктларын ясамаска, батальоннарның каршылык күрсәтү төеннәрен әзерләмәскә?
Җанымны борчыган шушы сорауга җавап таба алмадым мин. Өлкән командирлар исә боларның берсен дә безгә аңлатмадылар. Шулай булса да, дивизия командирының приказын сугышчылар намус белән башкардылар. Танкка каршы чокырлар инженерлык сәнгате таләп иткәнчә казылганнар иде.
Хәлдән тайдыргыч авыр эштән соң ял итәргә дә өлгермәдек, яңа приказ алдык: Демьянск районындагы барлык төзү эшләрен калдырып, көньяк-көнбатышка походка китәргә.
17 июльдә, иртәнге сәгать өчтә, полк Молвотицы-Мотово юнәлешендә юлга чыкты. Демьянскидаи 25—30 километр киткәч, полклар туктап, яна приказ нигезендә оборона эшенә керештеләр. Бу юлы бездән беренче чиратта ут системасы төзү, окоплар казу, пулемет мәйданчыклары, минометлар өчен позицияләр әзерләү таләп ителә иде.
57
сызыгы егрп/к дивизиянеЧ сул флангысында оборона алды. Оборона ТИРШПР РМе километРДан ашып китеп, норма буенча полк тотарга ...Н“Г СЫЗЫктан ДҮРТ мәртәбә озынрак иде. Урыны да җайсыз — саз- ’ ’ аР’ КҮЛЛӘР белән ергаланып беткән. Үзе урманлы җир. Урынны нык- , и өйрәнгәннән соң, мин шундый фикергә килдем: дошман танклары пәм пехотасы урман-сазлыкларга килеп кермәячәк, шуңа күрә анда патруль оештырып, разведка җибәрергә, ә төп көчләрне юл буйларына пәм калкулыкларга тупларга кирәк. Болай эшләгәндә минем резерв та, икенче эшелон да булачак, ут системасын да, күзәтүне дә теләгәнчә оештыру мөмкинлеге туачак иде.
Бу фикерләремне безнең участокка килеп чыккан Армия командующие генерал М. га аңлатырга тырышып карадым.
— Ташлагыз әле шул Академиягезне! — диде ул, тыңлап та бетермичә. — Сезгә җир бүленгәнме? Бүленгән. Шул җир өчен башыгыз белән җавап бирәсез. Бер-бер хәл булса үзегезне атачакбыз.
Линейный тактиканы җаны-тәне белән яклаучы генерал киткәч, полкны егерме чакрымлык «җепкә» сузып яткырырга туры килде. Сугышчылар берсениән-берсе күз күреме ераклыкта урнаштылар. Юлларга да, калкулыкларга да, кеше йөрмәслек сазлык-чытырманлыкларга да су-гышчыларның бер үк санда таралуын күреп җаным әрнеде. Вәгъдә ителгән артиллерия дә килеп җитмәгән. Шулай таркау урнашкан хәлдә, дошманның танкларын түгел, пехотасын да туктатып булмаячак — һәр кызылармеецка да көн кебек ачык иде бу.
Әгәр шул чагында бездән: «Оборонагыз ничек, ныкмы?» дип сорасалар, без: «Дошман килмәсә, үтмәс» дип кенә әйтә алыр идек.
Без үз оборонабызга дошманның килеп җитүен көтми дә идек. Бездән алдарак сугышучы частьләр аны Великие Луки юнәлешендә тоткар-лаганнар. Әмма хәлнең үзгәреп китүе дә мөмкин ич! Дошман танклары төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба бертуктаусыз һөҗүм итә. Гитлер-чыларның яңадан яңа танк һәм пехота дивизияләре өстәлеп тора, һавадан аларга исәпсез-хисапсыз истребительләр, бомбардировщиклар ярдәмгә килә. Чик буеннан алып бер өзлексез сугыша-сугыша килгән, каты көрәшләрдә хәлсезләнгән безнең частьләргә ярдәмгә барырга кирәк иде.
19 июльдә без яңа приказ алдык: 280 километр араны үтеп, Молво- тицы, ЛҮылохово, Торопец аша Великие Лукидан көнчыгыштарак булган Назимово станциясенә барырга. Юл урман аша үткәнгә, безнең полк көндез дә дошман авиациясенең күзенә чалынмыйча, тиешле урынга барып җитте.
Бу юл без элек үткәннәрдән аерылып тора иде: фронт яны район-нарыннан, Балтик буе республикалары, Литва, Латвиядән, Великие Луки өлкәсеннән күп санлы качаклар безгә каршы очрыйлар һәм алга барырга комачаулыйлар. Качаклар машинага төялеп тә, атка утырып та, җәяүләп тә чигенәләр. Күбесе үзләре белән терлек-туар куып килә. Араларында яралы сугышчылар, командирлар күренеп китә. Ара-тирә гражданнар киеме кигән хәрбиләрне дә очрата башладык. Сакал-мыек баскан кешеләр коралсыз-нисез көнчыгышка агыла. Алар безнең белән очрашмаска тырышалар, кайберләре урманга кереп яшеренә. Без аларны туктатып сораштырабыз, һәммәсендә дә бер җавап — камалыштан чыкканнар. Хәзер формпрованиегә баралар.
Чыннан да, камалыштан котылып чыкканнар шатланып безнең белән бер сафка басалар, ә куркаклар күзләрен аска яшереп качалар иде.
27 июльдә дивизиянең барлык полклары тиешле урынга килеп туп-ланып, без генерал Юшкевич Армиясе составына кердек.
Безнең дивизия полклары сугышка да керә башлады. Майор Титов полкы, Плоскошь авылы өчен ике көн бик каты сугышкач, дошманны аннан бәреп чыгарды, аннары, Середохина, Зыково, Волк авылларын азат
58
итеп, дошманны Великие Лукидан төньяк-көнбатышка — Кунья елгасының көнбатыш ярына куып чыгарды һәм шунда оборонага урнашты.
Дивизиянең тагын ике полкы дошманның күп санлы көчләре белән каты сугышлар алып барды, анда әле бер як, әле икенче як уңышка ирешеп торды. Минем полк исә, Назимово станциясеннән көнчыгышта- рак, Великие Луки — Торопец тимер юл буен обороналауга күчте. Ниһаять, безнең полкка әллә кайчан вәгъдә ителгән артиллерия дивизионы килде. Атлар җигелгән унике орудиене күрүгә сугышчыларның кәефе дә яхшырып китте. Күңелләр күтәрелде. Сугышчылар шунда ук артиллеристлар белән дуслашып алып, аларга орудпеләр өчен урын әзерләргә булыша башладылар.
Дошман авиациясе Торопецны һәм Кунья станциясен бертуктаусыз бомбага тотты. Шәһәрләр өстеннән көне-төне куе төтен баганалары күтәрелә иде. Көчле янгыннарның кызгылт шәүләсе әллә канлардай күренеп тора.
13 августта, иртә белән, мине Армия штабына чакырдылар. Штаб начальнигы генерал Шанин миңа яңа приказ тапшырды — минем полк кичекмәстән оборонадан чыгып, фланг буйлап йөз километрдан артыграк юл үтәргә һәм Холмнан Торопецка омтылган дошманның юлын кисәргә тиеш иде. Дивизиянең башка полклары исә үз урыннарында калып. Кунья елгасы буенда дошманның күп санлы танкларына һәм пехотасына каршы аяусыз көрәшәләр; шуңа күрә аларны көнчыгышка җибәрми торалар иде.
Приказны алгач, бераз уйга калдым: оборонаны ташлап китү дошман авиациясе күз алдында эшләнә, өстәвенә урманнар, сазлыклар буйлап барырга, берничә елга кичәргә кирәк. Болар һәммәсе үтәр юлны җентекләп тикшерүне һә • 'аклану чаралары күрүне таләп итә иде. Ләкин моңа вакыт каян алг .щ?
Көндезге сәгать ун: дә без Торопецтан 15 километр көнбатышта урманга җыелдык. Җ аең юл шушыннан башланырга тиеш. Дошман авиациясе безне әлегә борчымый. Без Торопец шәһәренә якынайганда, дошманның 18 бомбардировщигы нефть бакларын, ягулык складларын бомбага тота иде. Тирә-як дер селкенеп тора, йортларның күбесе җимерелгән, калганнары дөрләп яна. Шәһәрдә исән калган бер кеше дә күренми. Тик берән-сәрән терлекләр һәм этләр генә җимерек урамнарда, ишек алларында каңгырышып йөриләр. Шәһәр кешеләре яки алдан ук эвакуацияләнгән, яки урманга качкан иде.
Торопец шәһәренең төньяк читеннән ун километр чамасы арырак үткәч, безнен полкны дивизия комиссары Рябухин белән фронтның Хәрби Советы члены, корпус комиссары иптәш Леонов каршы алды. Мин полктагы хәлләрне һәм алдыбызда торган яңа бурычны Хәрби Совет членына хәбәр иттем. Аның боерыгы белән полк привал ясады.
Хәрби Совет члены турында Армия штабында күп мәртәбәләр ишеткән булсам да, үзен күргәнем юк иде әле. Ул озын буйлы, урта яшьләрдәге, чиста итеп кырынган, пөхтә киенгән, тыныч холыклы, ягымлы бер кеше икән. Минем сүзләрне бик җентекләп тыңлады. Полкның сугыш кораллары, азык-төлек белән тәэмин ителүен сорашты, сугышчыларның кәеф-хәтерләренә аерата нык игътибар итте. Аннары үзебездәге һәм күрше участоктагы фронт хәлләре белән таныштырды, полкның сугышчан бурычына беркадәр ачыклык кертте.
Җитәрлек санда резервлары булмагач, командарм, безнең полкны аерып алып, ана гаять мөһим бурыч йөкләгән икән. Полк, дивизиядән аерым гына хәрәкәт итеп, махсус бурычны үтәргә җибәрелгән.
_ йртәнгә кадәр Холмга барып җитә алырсызмы икән? — дип сорады, борчылып, Хәрби Совет члены. — Әле йөз километрлап барасыгыз бар, хәзер исә сәгать уналты.
59
"\ I IT M I fl г i т ° төяп полкны төне буе ташырга туры килер, — дидем
X ? _Ыисә кҮРсәтелгән вакытка өлгерә алмабыз.
әрои Совет члены шунда ук рация аша автомашиналар чакыртты, ер сәгать вакыт үтүгә безне Армия штабыннан чыккан 18 машина куып җитте. Артиллериядән кала барлык сугышчан подразделениеләр, шушы автомашиналарга төялеп, берәм-берәм Сережа елгасы янына, Плоскошь районына ташылдылар. Холмга кадәр тагын 40 километр кала иде әле.
Алга көчәйтелгән разведка җибәреп, Хәрби Совет членының рөхсәте белән, полк ялга тукталды. Хәрби Совет члены һаман нигәдер бик борчыла иде. Мин аны полк өчен хафалана торгандыр дип уйладым. Ни дисәң дә әле беребез дә сугышны күрмәгән. Ерак араларны үтеп йөреп полк бик йончыган, шул юлларда сугышсыз-нисез күпме техника бозылган, кешеләр үлгән иде. һаман күчеп йөреп полк обстановканы яхшылап өйрәнә дә, чын-чынлап сугышка тотына да алмады. Хәрби Совет члены, шушы полк командарм куйган мөһим бурычны үзе генә хәл итә алырмы, юкмы, дип шикләнә иде, күрәсең.
Ул бездән бер адым да калмыйча колонналарга ияреп бара. Җәяүләп тә карый, атка да утыра, машинага да. Юлда сугышчылар белән бертуктаусыз гәпләшә, аларны җиңүгә дәртләндерә. Полк зур ялга туктаганчы, ул бездән калмады, анда да бөтен частьләрнең, обозларның килеп җитүеи көтеп торып, барыбызга да уңышлар теләгәч кенә китеп барды.
Кыска гына вакыт эчендә без ул кешене белеп тә, яратып та өлгердек. Шул авыр минутларда аның сугышчыларга булган җылы мөнәсәбәтен, иптәшләрчә ярдәмен гомеремдә дә онытасым юк. һәрнәрсәгә аек карашы булган, олы җанлы, кече күңелле кеше иде ул.
Мин дивизия комиссары Рябухин хакында әйтеп киткән идем инде. Аның туктаусыз кычкырынулары, юкны бар итеп бимазалап, быжгак- лап йөрүләре командирларны һәм комиссарларны бик каты борчый иде. Без аның беләи очрашмаска тырыша идек. Рябухин, кечкенә привалга туктаганнан соң ук, безнең яннан тайды һәм яңадан күренмәде дә. Ул үзен тотышы белән безнең күңелләрдә ямьсез бер хис калдырды.
Икенче көнне, караңгылы-яктылыда ашап-эчеп алгач, полк Холмга юл алды. Бөтен батальоннар һәм артдивизион бер үк юлдан баралар. Урман арасыннан үтә торган олы юлдан башка бүтән юллар юк иде. Монда разведканың һәм саклану чараларының роле тагын да артканын әйтергә кирәк. Шуңа күрә мин, разведка составына штаб начальнигының ярдәмчесе капитан Климовны кертеп, разведка белән җитәкчелек итүне аңа тапшырдым. Полк комиссары өлкән политрук Васин да политик җитәкчелек өчен разведкага бер политработник җибәрде.
Безнең саклык чаралары бик вакытлы булды. Иртәнге сигездә безнең разведрота дошманның алдынгы отряды белән очрашкан. Кыска гына бәрелештән соң штабка дошманның өч солдатын һәм төп-төзек дүрт мотоциклын алып кайттылар. Әсирләр бик кирәкле хәбәрләр сөйләп бир-деләр. Дошман иртәнге сигездә, утыз машинага төялеп, Холмнан чыккан. Аларны 6 танк, күп санлы мотоциклчылар һәм бронемашиналар озата бара икән. Алар Торопец шәһәренә чыгып, Великие Луки янындагы безнең частьләрнең коммуникациясен өзүне максат итеп куйганнар.
Әсирләр гитлерчыларның Ловать елгасы буйлап Холмга, Старая Руссага һөҗүм итүче 16 армия составына кергән частеннән булып чыктылар. Холмны алганнан соң бу частьнең бер өлеше көньякка — Торо- пецка таба борылган.
Сәгать тугызда полкның беренче батальоны башлап җибәргән көчле һөҗүмнән дошман артка чигенергә мәҗбүр булды. Холм шәһәреннән
60
көньяктарак, юлдан уңда, солы чәчелгән ачык кыр башланды. Торо- пецны чыкканнан бирле полкны җәеп җибәрергә моннан да уңайлы урын очрамаган пде әле.
Полкның авангарды ачыклыкка чыгуга, аның өстенә унике бомбар-дировщик ябырылды. Бомбаларын төбәп ташлыйлар, каһәрләр! Болары үзләренең йөкләрен бушатырга да өлгермәде, күктә тагын 32 бомбардировщик күренде. Дошман безне туктатып үз мотопехотасына юл ачарга карар биргән булса кирәк. Бер үк вакытта дошман безнең колонналарны урман авызыннан да артиллерия һәм миномет уты белән каршы алды. Әмма бу бәрелешне мин алдан ук күз алдында тоткан идем һәм әгәр дошман белән ул-урында бәрелешә калсак, полкны җәеп җибәрергә дип приказда да күрсәтелгән иде.
Урман авызына чыгуга, батальон командирлары частьләрне сугышчан хәзерлек хәленә китерделәр. Дошманның бер батальонга якын гаскәре һәм биш бронемашинасы артиллерия утына ышыкланып чигенә иде. Полк ашкынып алга ыргылды. Шунда ук борылып өлгергән артиллерия дивизионы, полкның һөҗүменә көч өстәп, дошманның техникасын кыра башлады. Гитлерчылар урман авызына кадәр чигенеп, һөҗүм итүче безнең бата.чьоннарны ут өермәсе белән каршыладылар, сугышчыларның алга баруын туктаттылар. Без, полк комиссары Васин белән, урман авызыннан сугыш барышын күзәтеп тордык.
Ачык урында, миналар, пулялар, снарядлар яңгыры астында калу — кешеләрне, коралны һәм инициативаны югалту, бурычны үтәмәү дигән сүз иде.
— Комиссар! Батальоннарга ярдәмгә барырга кирәк: син икенчегә бар, мин беренчегә киттем, — дидем мин бик тиз генә. — Монда штаб начальнигы калып торыр.
Штаб начальнигы майор Головлюкка урман авызындагы күзәтү пункты белән батальоннар арасында элемтәне оештырырга кушып, ун минутлык артиллерия утыннан соң, комиссар белән икәүләп батальоннарны сугышка үзебез алып керергә булдык.
Юлның уң ягында капитан Майбороданың беренче батальоны, сул ягыннан икенче батальон һөҗүм итә иде. Өченче батальон, икенче батальон артыннан барып, Холм шәһәренең көньягындагы Тудер елгасына чыгарга һәм анда икенче батальон белән берләшеп шәһәрне алырга тиеш иде.
Комиссар белән икебез дә атакага барып бәлки без хата да ясаганбыздыр. Чөнки безнең планнар барып чыкмады. Өченче батальон урманнан да чыга алмады. Дошман авиациясе безнең штабны һәм тылны кат-кат бомбага тотты. .Майор Головлюк бөтенләй югалып калды, батальоннар арасында ныклы элемтә оештыра алмады. Артиллерия дивизионы, бернинди разведка мәгълүматларыннан башка, картага карап кына сукыр килеш гитлерчыларның ут нокталарын тупка тотты. Аның файдасы да шулкадәр генә булды.
Алдагы ике батальон, дошманның каты каршылыгын сындырып, аны Тудер елгасының төньягына куып чыгарсалар да Холм шәһәрен ала алмадылар. Елганың төньяк ярында ныгыган дошман частьләре ут нокталарын оештырырга өлгерделәр. Безне артиллериядән, минометлардан, автоматлардан, пулеметлардан чыккан өзлексез ут ташкыны каршы алды.
Берничә мәртәбә талпынып карасак та елганы кичә алмадык. Яңадан һөҗүм ясаудан баш тартырга туры килде.
Полк үз алдына куелган бурычны үти алмады, Холм шәһәре дошман кулында калды. Әмма без дошманның көньякка — Торопец шәһәренә үтә торган юлын кистек. Нәтиҗәдә дошманның Холм аша үтеп Великие Луки янындагы безнең гаскәрләрне камау планы өзелде.
61
п-- 0ВГ°Р°Д өлкәсенеН көньяк-көнбатыш чигенә урнашкан Be- гып " *"^ки өлкәсендәге кечкенә генә шәһәр. Ловать елгасының көичы- —. ярына таралып утырган ул. Мул сулы Ловать елгасына Холмнан дөньяктарак күп кенә елгалар килеп кушыла: көнчыгыштан Тудер, көньяк-көнчыгыштан Безымянная, көньяктан Сережа белән Кунья елгалары.
Хәзер безнең полк бара торган юл, Холм янына җиткәч, сазлыклар, урманнар арасыннан үтә, Холмга эләгү өчен еч елганың өчесен дә кичәргә кирәк иде.
Бу сугышларны безнең полк дивизиядән дә, штабтан да аерым гына алып барды. Гитлерчылар яңадан атакага күтәрелергә маташып карадылар, әмма безнең батальоннарның көчле басымы һәм контратакалары аларны үз урыннарына куып кертте. Бу сугышта хисапсыз күп гитлерчылар кырылды.
Ул көннәрнең тагын бер истәлеге күңелдә калган. Моңарчы ничектер кыерсытылып йөртелгән кечкенә саперлар көрәге чын-чыинан коман-дирларның да, солдатларның да дусты булып әверелде. Хәзер инде беркем дә көрәктән аерылырга теләми иде.
Үзем дә, тәүге көнне үк, беренче батальонның алгы рәтләрендә булган вакытта, сугыш кырында нәни көрәк дустан башка яшәргә мөмкин түгеллегенә ышандым...
Шәһәргә һөҗүм итәбез. Беренче укчы рота елгага якынлашып килә. Дошман ике станковый, дүрт кул пулеметыннан, автоматлардан, мино-метлардан туктаусыз ут яудыра. Үзем белән тыныч вакытта ук армиядә хезмәт иткән взвод командиры, кече лейтенант Баранов һәм ординарецым Третьяков минем янымда ук шуышып баралар.
Батальон командиры яраланып сафтан чыккан иде. Шуңа күрә үзем:
— Окоплар казырга! — дип команда бирдем. Бөтенесе дә окоплар, чокырлар казырга тотындылар. Мин көрәк йөртми идем. Полк командирына нигә ул көрәк, янәсе! Пистолеты, бинокле булгач бик әйбәт инде, имеш! Сугышка кергәндә автомат алырга хәтеремә килгән иде, көрәк хакында уйлап та карамадым. Көрәк йөртү гадәте беребездә дә юк иде. Карасам, ординарецымның да, взвод командиры Барановның да көрәкләре юк.
Шулай аптырап ятканда дошман пулеметларының берсе нәкъ безнең өскә ата башлады. Фуражкаларны күреп, командирлар барын абайладылар, ахры. Сугышта булып, бераз дары иснәмәгән командирлар һәм политработниклар тыныч заман көязлеген һаман саклыйлар иде әле.
Беренче ут ташкыныннан ук Баранов каты яраланды. Ул өзлексез ыңгырашып минем янымда ята. Тирә-якта шундый мәхшәр булганда, аны сугыш кырыннан алып чыгу хакында уйлап та булмый. Көрәк эзләп уңга шуышып киткән Третьяков та әйләнеп кайта алмады...
Очраклы гына туры килгән кечкенә калкулык артына яшеренеп мин исән калдым. Мина һәм авиабомбаларның ярчыкларыннан качып, калкулык артындагы чокырчыкны кулларым белән, таяклар, ташлар белән тирәнәйтергә тырыштым... Шул чагында кечкенә саперлар көрәген нинди сагыну сүзләре белән искә алганымны белү кыен түгелдер?!.
Дошман чигенеп барганда урманда «күке»ләрен утыртып калдырган иде. Алар пистолетлардан, автоматлардан атып безнең командирларны, элемтәчеләрне, санитарларны берәм-берәм чүпләп торалар иде. «Күке»- ләрне табу гаять кыен иде: алар куе яфраклы агачларның иң очына ук менеп яшеренәләр. Акфиннәр белән булган сугышта ук аларга «күке» дигән исем тагылып калды. Без урманнарны тарарга өйрәнгәнче бик күп командирларыбыз шул «күке»ләрне.ң мәкерле кулыннан үттеләр.
Полк буенча приказ чыгарып «күке»ләрнең күзен кыздырган фу-ражкаларны гади, ямьшәеп беткән пилоткаларга алыштырырга туры килде.
62
Караңгы төшүгә, дошман ягыннан атышлар сирәгәйде. Анда-санда гына пулеметлар ырылдап куя, автоматлар чәрелди, күкне ярып ракеталар менеп китә иде. Тудер елгасының ярыннан ук башланган урман бер сигез йөз метрга артка чигенде. Янган-көйгәи, бомба, снаряд ярчыклары белән телгәләнгән урман сирәгәеп, ялангачланып калды. Тылга бердәнбер юл булып хәзер просека гына калды, кешеләр дә, машиналар да, повозкалар да сугыш кырына шуннан гына килә-кптә алалар иде.
Роталар көньяк яр буена ук килеп ятканнар. Дошман моннан илле метрда гына! Бу урында калып ышанычлы оборонага күчәргә мөмкин түгел. Җитмәсә атака вакытында бөтен роталар буталышып беткәннәр. Бу исә оештыру эшләрен бик кыенлаштыра иде.
Беренче укчы ротаның командиры өлкән лейтенант Афанасьевны ча-кырып, аны үз урыныма батальонда калдырдым да, бер сугышчыны алып, йөгерә-ята урман авызына киттем.
Атака башланганнан бирле икенче батальонның командирын да, комиссарын да күрә алганым юк иде. Кызылармеецка шулариы эзләп табып, минем янга чакырырга куштым. Оборонаны оештырырга тиешле башка командирларны да йомышчылар аркылы җыярга булдым. Чакырылган командирлар кырык биш минут үтүгә элемтәчеләрен ияртеп җыелып беттеләр.
Башка батальоннардагы хәл белән танышып, югалтуларны исәпләгәннән соң, мин батальоннарны Тудер елгасының көньяк ярында оборонага күчерергә телдән генә приказ бирдем. Караңгылыктан файдаланып, сугыш кырыннан үлеләрне һәм яралыларны алып чыгарга, сугышчыларны ашатырга, окоплар казырга һәм иртәнгә кадәр алгы край хакында белгәннәребезне ачыкларга кирәк иде.
Командирлар үз подразделениеләренә йөгерделәр.
Юан нарат төбендә утырган штаб начальнигын күреп:
— Сезгә нәрсә булды, иптәш Головлюк? — дип сорадым.
Штаб начальнигы бер сүз дә дәшмәде. Җентекләбрәк карагач аның сөйләшерлек рәте калмаганын күрдем.
Бар да соңыннан гына ачыкланды, һөҗүм итүче батальоннар артыннан барганда, дошман сизмәсен дип, Головлюк рацияне тоташтырырга шүрләп барган икән. Җитмәсә, лесничийнең йортына ут кабып, куе төтен бөркелә башлагач, ул аны огнеметлар дип уйлаган һәм «огнеметлар!» дип кычкыра-кычкыра куаклыкка кереп поскан.
Бик каты ачуым кабарса да кискен чаралар күрергә иртә иде әле. Головлюкка куркаклыгы өчен каты кисәтү ясаганнан соң, урман кырыенда уңайлы калкулык табып, күзәтү пункты оештырырга һәм батальон командирлары белән тимерчыбык аша сөйләшерлек элемтә булдырырга кушып җибәрдем. Эше хакында миңа кичекмәстән хәбәр итәргә боердым.
Без комиссар белән икәүдән икәү генә калдык һәм унбиш сәгатькә беренче мәртәбә тәмәке көйрәтеп җибәрдек.
Бераз дәшми торгач, комиссар миннән:
— Икебез дә батальоннар белән атакага китеп ялгышмадыкмы икән? — дип сорады.
Мин үзем дә шулайрак дип уйлый идем.
— Бу очракта кирәк иде бит, — дидем мин. — Батальоннар тукталганнар, атака өзелгән иде. Без күренгәч сугышчыларның рухы күтәрелде, ышанычлары артты. Әгәр шунда искәреп калмаган булсак дошман үзе һөҗүмгә күчкән булыр иде. Ул чагында инициатива аның кулына күчкән, полк чигенгән һәм бурыч үтәлмәгән булыр иде. У
— Штаб начальнигы шундый куркак җан булыр дип кем уйлаган сон? — дип дәвам иттем мин. — Әгәр ул полкның сугыш хәрәкәтләое белән чын-чыннан идарә иткән булса, безнең НПда юклыгыбыз сичепһи дә калыр иде.
63
сөйләде^ ИКе(^ез дә саФтан чыксак? — дип комиссар һаман үз сүзен Комиссарның сүзендә хаклык та бар иде. Кайчагында без чыннан Да, аерым участоктагы сугыш белән мавыгып китеп, полк алдында торган бурычның иң мөһимен һәм сугышка катнашкан бик күп кешеләрнең язмышы өчен җаваплылык хакында уйлап җиткермибез:
— Болар турында ныклап уйланырга туры килә, — дидем мин. — Әмма иң элек штабны ныгытырга кирәк.
Үз комиссарымнан мин бик канәгать идем. Бу батыр йөрәкле кеше, артык сүз куптармыйча, үгет-нәсихәт сөйләмичә, салмак, төпле итеп минем ялгышымны төзәтте һәм минем командирлык бурычларым турында тагын бер мәртәбә бик вакытлы исемә төшерде. Әгәр үзе дә батальон белән бергә атакага бармаган булса, мин аның хакында әллә ни уйлар идем. Ә хәзер... Мин аңа күңелемнән рәхмәт кенә укыдым.
Штаб начальнигы майор Головлюкны мин хезмәтем буенча сугышка кадәр үк белә идем. Ул аерым дивизионда штаб начальнигы булып хезмәт итә иде. Ул чагында аны җитез, кыю һәм акыллы гына кеше дип саныйлар иде. Чыннан да, тышкы кыяфәте белән җыйнак, үзенә тапшырылган эшне төгәл үтәргә яраткан кеше хакында ничек башкача уйлыйсың? Әмма сугышта йөзеңне яшереп калып булмый шул, Головлюк та бик тиз үзенең кемлеген күрсәтте.
Полк елганың көнчыгыш ярында ныклы оборонага урнашты. Вакытлы тынычлыктан файдаланып, без рота һәм батальон командирлары белән киңәшмә уздырдык. Полк масштабында партия җыелышы, батальоннарда комсомол җыелышлары үтте.
Холм өчен барган көрәшләрдә күп кенә коммунистлар һәм комсомоллар батырларча һәлак булганнар иде.
Киңәшмәдә дә, җыелышларда да бер генә мәсьәлә тикшерелде: оборонаны дошман үтә алмаслык итеп ныгытырга. Мин доклад белән чыктым.
Мондый рәвештә иптәшләрчә сөйләшүләр безгә тиз арада эшне үзгәртеп корырга, штабның, батальоннарның, тылның һәм полкның эшен яхшыртырга, сугышчыларга медицина ярдәмен көчәйтергә мөмкинлек бирде. Дошман белән булган каты көрәшләр, безнең күп кенә сугыш- чыларыбызның геройларча һәлак булуы полкта эчке бер киеренкелек, дошманга карата үч ярсуы тудырды. Оборонага күчкәч, егерме сигез кеше партиягә, илледән артык кеше комсомолга кабул итүне сорап гариза бирде. Гаризаларда: «Сугышка коммунист булып керәсем килә», «Комсомол булып сугышырга телим», «Әгәр үлә калсам, мине коммунист дип исәпләгез» дигән кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләр язылган иде. Партия, комсомол сафлары беренче бәрелешләрдә үзләрен күрсәтеп өлгергән кыю йөрәкле, батыр рухлы иптәшләр хисабына үсә торды.
Күрше полк белән безнең арада 24 августта гитлерчылар көчле сугыш разведкасы ясадылар. Дошман каты сугышлардан соң елганың көнчыгыш ярына үтеп чыкты. Әмма безнең сугышчылар аңа анда озак калырга ирек бирмәделәр, көчле ут ачып, гитлерчылар өстенә артиллерия, миномет уты сиптереп, килгән җирләренә куып җибәрделәр. Көнчыгыш ярда плацдарм алырга омтылган дошман чигенергә мәҗбүр булды. Шул сугышта әсир төшкән гитлерчы солдат шактый мәгълүматлар бирде. Аларның дивизиясе күп санлы танклар ярдәмендә кызылларның оборонасын өзәргә әзерләнә икән, һөҗүм иртәгәгә, таң вакытына билгеләнгән булып чыкты.
Дивизия штабындагы бердәнбер кешегә — оператив бүлек начальнигына әсир сөйләгәннәрне хәбәр иттем. Торопец районыннан киткәннән бирле штабның башка начальниклары хакында без берни дә белми
64
идек. Дивизия командиры генерал Ивановны да, дивизия комиссары Рябухинны да күргәнебез булмады.
Дивизия командирының урынбасары подполковник Косолапов бервакыт полк КПсына очраклы гына килеп чыккан иде. Мин аңа батальоннарны йөреп чыгарга тәкъдим иттем. Әмма подполковник, бик тәмләп тамагын туйдырганнан соң, китеп баруны яхшырак күрде. Ул ү3е дә безнең дивизия фронтында ниләр барын белми иде, юньле-башлы бер генә хәбәр дә әйтә алмады.
Икенче көнне сәгать сигездә гитлерчылар артиллерия уты ачтылар. Артиллерия һөҗүмнәре арасында безнең полк өстенә уннарча самолетлар ябырылды. Алар сансыз-исәпсез бомба яудырдылар. Снарядлар һәм бомбалар ярылуыннан җир селкенеп, калтырап торды. Бер караганда, бу ут, ялкын һәм тимер ташкыны астында бер генә җан иясе дә калмагандыр кебек күренде. Дошман шушы тар аралыкта безнең гаскәрне тар-мар итеп, бер каршылыксыз елганы кичәргә тели һәм бомбаларны кызганмый иде.
Әмма гитлерчыларның, кичү средстволарын ярга туплап, күперләр ясарга керешүе булды, моңарчы җан әсәре барлыгы беленмәгән теткәләнгән җир телгә килде: пулеметлар, автоматлар кичү тирәсендә кайнашкан гитлерчыларга үтергеч ут ачтылар. Бронебойщиклар танкларга, бронемашиналарга аталар. Артиллеристлар һәм минометчылар дошманның ут нокталарын теткәлиләр. Самолетлар белән көрәшергә генә көчебез юк иде. Әмма аларны да тындырмадык: пулеметларны һавага ата торган итеп көйләп дошман козгыннарына ут ачтык.
Дошман өч мәртәбә һөҗүмгә күчте, өч мәртәбә без аны куып җибәрдек. Өч мәртәбә ул күперләр, саллар ясап карады. Без аларны да кырып салдык. Бу сугышта дошманның сигез танкысын, унике бронемашинасын, уннарча мотоциклларын җимердек. Гитлерчыларның йөзләрчә солдатлары, офицерлары шул кечкенә елга ярында үзләренә кабер тапты.
Дошман үзенең йончыган, тар-мар ителгән гаскәрен яңа дивизия белән алыштырды. Яңадан утлы өермә күтәрелде. Гитлерчыларның бом-бардировщиклары дулкын-дулкын булып, бер-бер артлы 12—18 әр самолет бергә, безнең өскә үлем яудыра башладылар. Алар түбәннән генә очканга безне бик яхшы күреп торалар иде.
— Оборонаны тотып тора алырбызмы, әллә ычкынырмы? — дип сорады сугышны күзәтеп торган комиссар миннән.
— Тотарга кирәк. Әгәр безнең бер ун гына танкыбыз булса иде... һич югында тагын бер артиллерия дивизионы булса, без алар белән икенче төрлерәк сөйләшер идек, — дидем мин.
Шул ук вакытта үзем, әгәр немецләр яңа дивизия керткән булса, оборонаны ычкындырмагаең дип тә уйлап куйдым. Көчләр тигез түгел. Дошманның җанлы көчләре генә дә безгә караганда биш-алты мәртәбә артыграк. Артиллериясе дүрт мәртәбә көчлерәк. Авиация һәм танклар хакында әйткән дә юк инде...
Көн төштән авышып бара. Сәгать 16.00. Роталарның хәлен, батальоннардагы югалтуларны чамалау бик кыен. Әлегә алынган мәгълүматлар полкның югалтулары зур булуын сөйлиләр. Алгы сызыкка бое- припаслар китерү кыенлашканнан-кыенлаша бара. Тыл белән бәйләнергә мөмкин булган барлык юлларны дошман өзлексез утка тота.
Тагын бер сәгатьтән уң флангта, күрше полк белән булган аралыкта, дошман безнең оборонаны өзде, гитлерчыларның 15 ләп танкысы полкның тылына үтеп керде. Танклар артыннан бер полкка якын пехота безнең өскә килә иде. Икенче эшелон һәм резервларыбыз юк. Инде нишләргә? һәм шул кыен вакытта куе урман безгә ярдәмгә килде Немецләр урманда сугышудан куркалар иде. Безне тылдан атакаларга маташкан немецләр тозакка төштеләр — үзләренең артиллерия һәм ми-номет утлары астына эләктеләр.
, Гудер елгасы ярындагы авыр сугыш бер сәгать дәвам итте.
Сугыштан чыгарга приказ булганнан соң гына, тәртибен югалтмыйча, үлгән сугышчыларны күмеп, яралыларны үзләре белән алып, 25 ав- густта полк үзенең позициясен калдырырга мәҗбүр булды.
? Полк озакламый башка урында дошман белән бик каты сугышлар
алып барды. Бу юлы Старая Руссадаи илле километрлар чамасында " Красно-Полье тирәсендә гитлерчыларның танклары һәм мотопехотасы
белән бәрелештек. Красно-Полье тирәсендә безнең полклар көчле контр-атакалар белән дошман һөҗүмен өзделәр. Бу юлы безнең полк башкалар белән бергә хәрәкәт итте.
Оборонага күчкән урыныбыз, Холм тирәсендәге кебек үк, сазлы- урманлы җирләр иде. Элекке кебек үк, резервлар һәм икенче эшелоннар калдыра алмыйча, полк озын линиягә сузылырга мәҗбүр булды. Старая Руссадаи Красно-Польега бара торган бердән бер олы юлны саклау да оештырылмаган. Бу исә кемнәрнеңдер күбрәк җирне кочакларга, зуррак участокларны эләктерергә теләвеннән, оборонаны бер линиягә генә корырга яратуыннан килеп чыга иде. Мондый юл белән барганда полкларның үзләре беркетелгән участокларны саклап калулары бик шөбһәле иде.
Уң флангта юлда, шыр ачыкта дивизия штабы урнашкан иде.
Икенче көнне иртән, полкның күзәтү пунктыннан алгы сызыкка бар-ганда, уңдагы күршебез булган полкның командиры майор Крюхинны очраттым. Ул үзенең штаб офицерлары белән юл читендәге куаклыкка урнашкан иде. Ул миннән: «Мондагы хәлләрне син бераз аңлыйсың- ' i мы?» — дип сорады. Старая Руссадаи килүче бердән бер олы юлның бө
тенләй сакланмавына ул да гаҗәпләнә икән. Чыннан да нигә полклар юлдан читтә — бөтенләй көнбатыш юнәлешкә китеп оборона тоталар соң? Мин Крюхинга: «Бернәрсә дә аңламыйм», — дип җавап бирдем. Ул да минем сүзләрне җүпләде.
— Без — солдатлар, начальник ни кушса шуны үтибез инде, — диде ул, усал гына көлемсерәп. Демьянск янында оборонаны оештыру буенча командирга минем тәкъдим ясавымны һәм аның җавабын Крюхин белә иде.
Участокта күпме уралсам да дивизиянең командирын да, комиссарын да очрата алмадым. Аларның кайда булуларын, нәрсә эшләүләрен бер шайтан гына белсә белгәндер. Барлык приказларны һәм боерыкларны дивизиянең оператив бүлеге начальнигы бирә иде. (Кызганычка каршы, мин ул майорның фамилиясен хәтерләмим.) Шунда җыелган командирлар, үзара көлешеп, аны дивизиянең икенче командиры дип атый идек.
Яна урында оборонага күчәр алдыннан гына мин дивизия штабының начальнигы подполковник В. Буйбулов белән ачыктан-ачык сөйләшкән идем.
Буйбулов сүзгә колак сала торган, тактика мәсьәләсендә шактый төпле фикерле кеше булып чыкты. Ул безгә ярдәм итәргә булды, икенче көнне үк бер полкны икенче эшелонга куеп, дошман һөҗүм итү ихтималы булган юнәлешне — дивизиянең уң флангысын ныгытырга вәгъдә бирде. Тик вәгъдәсен җиренә генә җиткерә алмады, бәлки аның тәкъдимен дә игътибарга алмаганнардыр.
Кайтып уң флангтагы батальонымны тикшердем. Роталарның ничек урнашуын, пулеметларның сугышчан әзерлеген карадым. Командирларның һәм сугышчыларның эшеннән канәгать булмый мөмкин түгел иде. Бер төн эчендә алар әллә никадәр эш эшләгәннәр. Ут системасын оештырганнар, чикләрне билгеләгәннәр. Мин үз җаваплылыгыма алып, батальон командиры капитан Л4айбородага бер укчы ротаны икенче эшелонга чыгарырга һәм янәшә полклар арасына урнаштырырга куштым. Өченче батальонга төнге уникеләрдә генә барып җиттем. Шул чагында, дивизиянең уң флангысында мотор һәм пулемет тавышлары ише-
s. ,с. ә,- № 1.
65
66
телде. Күпме тырышсам да дивизия штабына да, үз штабыма да бу хакта хәбәр итә алмадым. Бар җирдә дә элемтә өзелгән иде.
Ротадагы хәл белән ашыгыч кына танышып, алга һәм уңга разведка җибәргәч, сул флангтагы батальонга киттем. Ату тавышлары һаман көчәеп, безнең тылның көньягына таба җәелә бара иде.
Уң флангтагы оборонаны дошман танклары һәм мотопехота өзеп кергән иде. Алар дивизия штабын тар-мар итеп, каршылык күрмичә генә, олы юлдан көньякка борылдылар. Батырларча көрәшеп, штаб начальнигы Буйбулов шушы сугышта һәлак булды. Үлгәннән соң аны Ленин ордены белән бүләкләделәр.
Полклар белән тыл арасы өзелде. Без тырышып-тырышып төзегән оборона дошман бара торган юлдан шактый читтә калды. Әгәр шунда резервта бер генә укчы батальон булса да, башка частьләр килеп җиткәнче дошманны тоткарлап торыр иде. Менә хәзер гитлерчылар җ,нңел генә көньякка үтеп киттеләр һәм юлдан көнчыгыш якка таба да җәелә башладылар. Дошман гаскәренә авиациясе дә бик нык ярдәм итә иде.
Менә уң флангтагы полк, дошман кысуына түзә алмыйча, чигенә дә башлады. Аның артыннан ук Крюхин полкы да кузгалды. Аларның бербер артлы үтүләрен без батальон командирының күзәтү пунктыннан карап тордык. Батальон командирына урыннан кузгалмаска кушып һәм телефон аша башкаларга да чигенмәскә приказ биреп, үзем юлга чаптым. Дошманның танклары, мотоцикллары, автомашиналарга төялгән пехотасы юл буйлап көньякка агыла. Майор Крюхинның кайбер роталары юлны аркылы чыгалар да, эзәрлекләп килгән дошманны ут белән каршылап, калкулыкларда туктап калалар.
Куаклыкларга кача-поса бара-бара, чигенеп баручы колонналарны куып җиттем. Колонналарның башында Крюхинны һәм үз полкымның комиссары өлкән политрук Васинны күреп исем китте.
— Нигә чигенәсез? Нәрсә булды? — дидем мин комиссарга.
— Дивизия штабыннан чигенергә приказ алынды, — диде ул.
— Кайда ул приказ?
— Телдән генә бирелде, — дип башкалар да аның сүзен расладылар.
Дивизиянең штаб начальнигы үлгән иде. Ә кайда соң ул штаб үзе, монысын беркем дә әйтә алмады.
Безнең полк урынында калды. Ләкин, әгәр теге приказ чын булып, дивизиянең башка частьләре чигенсә, ул берүзе дошман тылында бүленеп кала алмый иде.
Үзебез белән ике җайдак алдык та куак араларыннан җан-фәрманга чабып, комбат Майборода янына кайттык. Юлдан бер километр көн- батыштарак куе урманда батальоннарны тупларга тырыштык. Гитлерчылар берөзлексез көньякка таба үтеп торалар. Аларның бер өлеше юлдан көнчыгышка таба борылып китә дә безнең чигенүче дивизиянең үкчәсенә басып диярлек бара. Юлдан ерак та түгел таучык артында сугыш барганы ишетелә. Чигенеп барсалар да безнең полклар дошманның танкларына, мотоциклчыларына бик каты каршылык күрсәтәләр.
Менә дошманның төп көчләре — танклары һәм мотопехотасы көньякка үтеп китте. Алар артыннан тыл частьләре сузылды. Гитлерчыларның флангысына удар ясап, без юлны кисеп чыктык. Калкулыкны үтеп үзебезнең чигенүче полклар артыннан киттек. Алар артыннан дошманның уннарча танклары, машиналарга төялгән пехотасы бара, дошман безнең частьләрне тар гына урман юлы буйлап кысрыклый иде.
Бара торгач шуны ачыкладык: алдан безнекеләр бара, аның артыннан дошман, аннан без. Дошман уртада калган булып чыкты. ?
Куе урманга барып кердек. Дошманның койрыгыннан биш йөз метп лар чамасы гына калып барабыз. Тар гына тузанлы урман юлы дош манга артыннан кем килүен аерырга мөмкинлек бирми. Җиңү белән
67
Б*
rnL^en алар тыл хакында бөтенләй онытканнар, безне күрсәләр дә үз гаскәрләре дип белделәр, ахры. Р Ү
Урман аша бер километрлар чамасы баргач, гитлерчылар төньяк- көгшыгышка борылдылар. Башка якка китәргә урманда юл юк иде.
Мии полкны туктаттым, алдагы батальонга тизлек белән дошманның юлын кисеп аны флангтан атакаларга боердым. Икенче батальон белән тылдан һөҗүм итәргә булдым.
Ярты сәгатьтән урманда атыш тавышлары яңгырады, гранаталар ярыла, танклар, автомашиналар яна башлады. Чигенеп алдан баручы безнең частьләр, һөҗүм авазын ишеткәч, кире борылып дошманга ташландылар.
Бу сугышта без дошманның бер батальонын кырып салдык, алты танкысын, мотоциклларын, машиналарын яндырдык. Гитлерчыларның калдык-постыклары урманга таралышты.
Дошман безне эзәрлекләү өчен яңадан-яңа частьләрен китереп торды. Дивизия штабы белән бернинди бәйләнеш булмаса да, полклар бер өзлексез каты сугышлар алып бардылар, һәрбер уңайлы урынны файдаланып, дошманның һөҗүмен туктата килделәр. Туган җирнең бер генә карышын да дошманга сугышсыз калдырмадык. Гитлерчыларның югалтулары гаять зур иде.
Әмма безнең запасларыбыз бетүгә таба бара иде инде. Сугышчыларга корал һәм азык-төлек җитми. Безне тәэмин итәргә тиешле дивизиянең тылы әллә кайларда аерылып калды.
Сентябрь урталарында Осташковтан көньяк-көнбатыштарак барган каты сугышларда мин яраландым һәм үземнең батыр йөрәкле Мәскәү полыгымнан аерылырга мәҗбүр булдым.
ЯҢАДАН АЛГЫ СЫЗЫККА
Госпитальнең ялыктыргыч озын төннәрендә, йоклый алмыйча газапланып яткан чакларда, үткәннәр һәм күргәннәр турында кат-кат уйландым мин. Үзең өчен генә булса да кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк бит кайчакта! Сугышның тиз генә бетмәячәге хәзер ап-ачык иде инде. Гитлерның яшен тизлеге белән басып алу планы челпәрәмә килде. Армиясенең иң яхшы частьләрен югалтып бетерсә дә максатына ирешә алганы юк. Европа сугыш кырларында ялтырап кына үтеп киткән, броняга төренгән, баштанаяк коралланган немец-фашистлары совет җиренә кергәч, нигә туктап калдылар әле? Ярты дөнья байлыгын талаган гитлерчыларның авиациясе дә көчле, танклары да күп, артиллериясе дә безнекеннән өстен иде ләбаса? Шулай булгач, сугышның нәтиҗәсен хәл итә торган төп факторлар нәрсәдә соң?
Күз алдымнан бер-бер артлы полкымда булган сугышчылар, командирлар үтте. Менә алар ярсып, нәфрәтләнеп атакага баралар... Менә гранаталар бәйләме тотып танк астына ташланалар... Туган җирнең һәр карыш җиренә тырнаклары белән чытырдап ябышкан, нинди генә ут астында да приказсыз чигенмәгән горур совет кешеләрен тагын бер кат күз алдымнан кичердем. Ашыгыч җыелган, кыска-кыска гына сүзләр сөйләнгән партия, комсомол җыелышларын хәтерләдем, һәр сугыштан соң коммунистларның, комсомолларның күбесе сафларга кайта алмады — башкаларны әйди-әйди алар көрәшнең иң алгы сызыгында һәлак булдылар. Ватаныбызның данлыклы улларына мәңгелек дан! Аларның рухы, үрнәк күрсәтүләре шул кадәр бөек иде, һәлак булган бер коммунист урынына партиягә алуны сорап язган икешәр-өчәр гариза ала идек.
Сугышчыларда Коммунистлар партиясенә, безнең эшебезнең хак эш булуына ныклы ышану һәм Совет Армиясе сугышчыларының үз Ва
68
таннарына чиксез бирелгәнлеге Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә гитлерчыларның ташкынын буып ташлады. Унлана-уйлана мин шундый фикергә килдем. Үз күз алдымнан үткән вакыйгалар, сугышчыларның тиңсез чыдамлылык, батырлык үрнәкләре мине шулай уйларга мәҗбүр итте.
Шулар турында уйлаган саен, армиянең өлкән бер офицеры буларак миңа үзебезнең оештыру җәһәтендәге ялгышларыбызны тою аянычрак була бара иде. Безнең җиңәчәгебез ап-ачык, бөтен совет халкы кебек мин дә моңа бер тамчы да шикләнми идем, әмма җиңү өчен безгә яңача сугышырга өйрәнергә, хәрби сәнгатьнең кайберәүләр табынган иске кануннарыннан баш тартырга кирәк иде. Яна көрәш кырларында яңа, тормышчанрак, зирәгрәк хәрби сәнгать иҗат итәргә вакыт иде. Дөнья буржуазиясенең хәрби кануннарыннан нигездә аерылып торган совет сугыш сәнгате булдырырга тиеш идек без.
Мин үземнең тиздән фронтка кайтачагымны белә идем. Яңа кеше, яна командир булып кайтуым да үземә бик ачык иде.
1941 елның октябрь ахырларында мин командующие генерал Востру- хов булган Армия штабы карамагына килдем. Армия штабы Торжок шәһәреннән көньяк-көнчыгыштагы Кувшнново дигән район үзәгенә урнашкан иде.
Бу Армияне һәм аның .командирларын мин Торопец шәһәре янында безнең полк дивизиядән аерым хәрәкәт иткәндә үк белә идем. Нәкъ шушы Армиянең командармы приказы белән безнең полк Холм юнәлешенә күчерелгән иде.
Урынга билгеләнгәнгә кадәр, командарм боерыгы белән, мин бер группа офицерлар составында Армиянең хәрәкәттәге дивизияләрен, полкларын, аларның штабларының эшләрен, оборона корылышларын тикшереп кайттым. Башка кайбер йомышларны үтәдем.
Ноябрьнең беренче числоларында армиянең кадрлар бүлеге начальнигы майор Горохов мине командарм янына чакырды.
Командующий минем полковник Кудрявцев дивизиясенә барырга тиеш булуымны һәм полк командиры итеп билгеләнүемне әйтте.
— Яна назначениегез хакында приказга кул куелган, Калинин фронты командующие Конев белән килешенгән, монда озак тоткарланмагыз, — дип өстәде ул.
Соңыннан командарм мин кабул итәчәк полк хакында сөйли башлады, булачак иптәшләремә кыскача характеристика биреп китте, полк алдында торган бурычларны санады һәм эшемдә уңышлар теләп сүзен бетерде.
Командующий белән саубуллашып, кадрлар бүлегендә тиешле язуларны алгач, мин яңа урынга киттем. Шунысы гаҗәп: командарм полкның өлкән офицерларын гына түгел, кече командирларын, хәтта кайбер сугышчыларын да якыннан белгән икән!
Госпитальдән чыккач, үзем оештырган, үзем беренче мәртәбә сугыш чиркәнчеге алган полкка кайта алмавымны кызганган идем. Үзем хезмәт иткән Хәрәкәттәге Армиягә эләгүемне белгәч сөендем. Иң мөһиме, безгә гаять җаваплы эш — Ватаныбыз башкаласы Мәскәүгә килү юлларын саклау бурычы йөкләнгән иде. ү
Бер көннән соң, юлда очраган машиналарның берсенә утырып дивизия штабына килдем һәм дивизия командиры полковник Кудрявцевка күрендем. Минем аларга билгеләнүемне ул белә дә икән инде
Комдив урта буйлы, җитди кыяфәтле, җыйнак кына ир уртасы кеше кечкенә генә бер агач өйдә, өстәлгә карта җәеп салып үзенең штаб начальнигы подполковник Квашнин белән шуны карап утыра иде Штаб
69
чыкты Я тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, базык кына сибиряк булып
’ ? ШЬКә Дә комдив белән бер чамада күренде. Күрештек, таныштык, комдив миңа утырырга кушты.
— Вакытында килеп җитүегез әйбәт булган әле, — диде ул, ашыкмыйча гына. — Частьләрдә бик тыгыз вакыт — Октябрь бәйрәменә әзерләнәбез. Әлегә участокта гитлерчыларны туктатып торабыз. Ләкин алар- ның, өстәмә көчләр чакыртып Торжок һәм Калинин юнәлешендә һөҗүм ясый башлаулары бик ихтимал. Дошманның төп максаты шундый. Хәзер полк урнашкан чикләрне тиз арада ныгытып өлгертергә кирәк. Сез обстановка һәм бурычлар белән аз-маз танышмы?
— Бераз таныштым. Китәр алдыннан командующий кайбер нәрсәләрне әйткән иде, — дидем мин.
— Алайса, бик әйбәт. Сезнең полк төп юнәлештә оборона тота, — дип дәвам итте комдив, бераз уйлап торгач. — Сез нинди чаралар белән булса да гитлерчыларны яңадан көнчыгышка үткәреп җибәрмәскә тиешсез. Оборонада да тик кенә торырга ярамый, актив оборона алып барып, дошманның җанлы көчләрен туктаусыз йолкып, кырып торырга кирәк. Ул Мәскәүгә җибәрергә әзерләгән көчләрен дә монда тартырга мәҗбүр булсын. Моны бездән партия таләп итә, халкыбыз таләп итә. Әгәр гитлерчылар һөҗүм итәргә уйламыйлар икән, анда да аларны түзеп тора алмаслык шартларга куярга кирәк.
— Аңлашылды, иптәш полковник.
Ул, ахырда, йомшак кына итеп: «Бәлки башта кайбер нәрсәләр аң-лашылып бетмәс», — диде. Андый очракларда тартынып тормаска кушты:
— һич читенсенеп тормагыз, миңа мөрәҗәгатң итегез, менә штаб начальнигына. Телефоннан шалтыратыгыз, я бул^аса үзегез килеп чыгыгыз. һәрвакыт ярдәм итәрбез.
Комдивның һәм штаб начальнигының җылы каршылавыннан мин бик канәгать идем. Дивизия командирлары хакында күңелдә җылы хисләр уянды. Юлда килгәндә булган борчылулар бераз кими төште.
Ул арада штабка дивизия комиссары Таланов килеп керде. Урта яшьләрдәге, нык гәүдәле, үткен күзле, кай ягы беләндер комдивка охшаган кеше иде ул. Тик соңыннан гына аның комдивтан аермасы шактый күп булып, тынгысыз, сөйләшергә яратучан бер кеше икәнен белдем.
Комиссар минем башымнан-аягыма кадәр тәкәллефсез генә күз йөгертеп чыкты. Нигәдер риза булмыйча көлемсерәп куйды.
Авырып ятып, госпитальдән соң ерак командировкаларда һәм юлларда әллә никадәр йокысыз төннәр үткәргәнгә мин шактый йончыган идем. Күрәсең, минем тышкы кыяфәтем дә бик үк шәптән булмагандыр.
— Сезгә бераз гына рәткә керергә кирәк, өс-башыгызны караганда да зыян булмас, — диде комиссар, минем уйларымны сизенгәндәй, һәм челем капкан авызыннан дәү бер төтен болыты өреп чыгарды.
Миңа бик кыен һәм уңайсыз булып китте. «Яңа киемнәреңне капчыкта сакласаң шулай булыр ул менә!» — дип әрнеп уйлап куйдым.
Комиссарның сүзе бетмәгән икән әле. Ул ачык, аңлаешлы итеп полктагы политик эшләр турында сөйләшеп утырды. Полнтаппарат дошманны кыру буенча Октябрь алды ярышлары игълан итсә, бик вакытлы булыр иде, диде ул. Участокның оборона ныгытмаларын һич тә күздән һәм игътибардан төшермәгез, диде.
Штабтагылар белән саубуллашып политбүлеккә кердем, партия учетына бастым. Башка эшем юк иде, үземә бирелгән атка атланып, бер озатучыны ияртеп, полк штабына барырга чыктым.
Юлда үземнең полк комиссары Феоктистовны очраттым. Ул минем
70
килеп җитүемне ишетеп, җиңел чанага ике тимеркүк юртакны җиккән дә каршы алырга дип чыккан икән.
Феоктистов белән беренче очрашуыбыз гына оулса д^, ддлә ничек бик якын дусларча күрештек, хәтта үбештек тә.
Озатучыны атлар белән кайтарып җибәреп, мин комиссарның чанасына күчеп утырдым һәм без икәүдән-икәү генә юрттырып штабка киттек.
— Килүегез яхшы булды әле. Көтә идек. Бик көтә идек. Егерме көн инде командирсыз утырабыз. Эшмени бу? — диде комиссар.
Быел кар иртә төште, һава салкынча. Штабка юл ап-ачык кыр буйлап бара. Таулар итәгендә утырган Перлово авылы күренеп калды. Дошман ул таулардан безнең оборонаны бөтен ваклыкларына кадәр күреп торадыр кебек тоелды. Шулай булып чыкты да. Юлларны һәрвакыт күзәтү астында тоталар, хәтта аерым кешеләр килеп чыкканда да артиллериядән ут ачалар икән.
Урманнан чыгып калкуырак урынга менүебез булды, гитлерчылар безнең өскә 105 миллиметрлы батареяларыннан унга якын снаряд аттылар. Бу ачык араны чабып үтәргә туры килде.
— Нигә юлларга маскировка ясамадыгыз? Инде алай да булмаса юлны уратып үтә торган итеп күчерергә иде. Бу урыннар безнең полкның тыл участогы түгелме соң? — дидем мин комиссарга.
— Кул җитми. Сугышчылар алгы сызыкта оборонаны ныгыту белән мәшгуль. Саперлар мина куюдан бушамыйлар, — диде ул. Уйланып торгач өстәп куйды: — Сез дөрес әйтәсез әйтүен... Шушы юлда көн саен әллә ничә кешебез әрәм була, я яралыйлар, я үтерәләр.
Соңгы командировкаларда йөргәндә мондый хәлләрне башка кайбер урыннарда да очраткан идем. Без ул вакытта алгы сызыклардагы маскировкалар хакында, кешеләрне һәм техниканы саклау хакында сөйләшеп, тылга игътибар биреп җиткерми идек шул әле.
Полк штабы фронт сызыгыннан километр ярымда, кечкенә бер хуторда урнашкан булып чыкты. Дошман командный пунктның кайда икәнлеген тәгаен белеп тора икән. Ул еш кына пунктны утка тота, сугыш белән җитәкчелекне өзә, штабка нормаль эшләргә ирек бирми, кешеләрне сафтан чыгарып кына тора, дип зарландылар миңа штабтагы- лар.
Килеп ярты сәгать тә тормадык, аларның сүзен раслагандай, дошман хуторны утка тота да башлады. Без чокырларга кереп тордык. Атыш туктагач ике йортның җимерелүен һәм ике кешенең каты яраланганын әйттеләр.
Моннан берничә көн элек тә дошман самолетлары хуторны бик нык бомбага тотканнар, бер авиабомбаның дулкыныннан блиндаж җимерелеп артиллерия начальнигы һәм берничә сугышчы һәлак булган икән.
Атышлар бераз басыла төшкәч үк, без, комиссар белән, штаб урнашкан өйгә кердек. Бик кысан агач бер өй. Шушы тар гына ярыкка штаб начальнигыннан тыш аның ярдәмчеләре, дежурный телефончылар, радистлар, писарь белән машинистка кереп кысылганнар. Алар монда яшиләр дә, эшлиләр дә икән.
Артналет тәмам тынып калгач, штабка артиллерия полкы командиры майор Семашко, штаб начальнигы капитан Канинин һәм партбюро секретаре капитан Ткаченко килеп керде.
Аерым-аерым һәммәсе белән дә танышып чыктым. Полк комиссары Феоктистов арада иң яше булып, аңа 32 ләр чамасы гына иде. Күрер күзгә үк җитди кыяфәтле, җитез бу кеше кыска гына калдырып алдырган кара чәчләрен сыпыра-сыпыра сөйләшә иде. и
Майор Семашконы үзе югында испанлы дип атап йөртәләр иде Ул чыннан да Испаниядә сугышкан һәм батырлыгы өчен Ленин орде-
71
ны белән бүләкләнгән булып чыкты. Озын буйлы, сыерчык кебек кап- кара, шат күңелле бер командир иде ул.
Мин килгәнче полк белән вакытлыча командалык итеп торган капитан Канинин кырыс, уйчан йөзле, ачык сүзле булып күренде. Ткаченко гына,кемнәндер читенсенгән кебек, бер читтәрәк басып калды. Ул кадровый хәрбиләргә бер дә охшамаган иде һәм шулай булып чыкты да.
Үземнең булачак юлдашларым белән танышып та өлгермәдем, телефон шалтырады. Комиссар, сөйләшкәннән соң, ачулы кыяфәт белән трубканы куйды.
— Бер-бер хәл булганмы әллә? — дип сорадым мин Феоктистовтан.
— Беренче батальон командиры капитан Николаенко шалтырата. Батальонын утка тотканнар. Икәү яраланган, берәү үлгән. Рәтләп су-гышканыбыз да юк, ә көн саен уннарча кеше югалтабыз.
Комиссар бик борчулы иде.
Мин майор Семашкога карап:
— Нигә дошманның ут нокталарын артиллерия белән бастырмыйсыз? — дип сорадым.
— Кичә генә 75 м/млы батареяләрен юк иткән идек. Күрәсен. бүген тагын Перловога китереп куйганнар. Аталар. Бүген үк башына җитәрбез, — диде ышаныч белән Семашко.
Чыннан да башка көннәрне гитлерчылар бу урыннан безгә яңадан атмадылар.
Үземнең командирларым белән сөйләшүдән элек мин, дивизия штабы начальнигы подполковник Квашнинга шалтыратып, полк штабын күчерүне сорарга булдым.
— Үзегез уңайлы тапсагыз, күчерегез, — диделәр миңа штабтан.
Ярдәмчеләрем һәм батальоннарның бурычлары белән танышканнан •соң, аннан-моннан гына тамак ялгап алдым да, штаб начальнигына полк КПы V өчен яңа урын табарга боердым. Үзем Семашко һәм Феоктистов белән, чаңгыларга басып, уң флангтагы Капустин батальонына китеп бардым.
Өлкән лейтенант Капустин безне урман кырыенда каршы алды һәм блиндажына чакырды.
Аз-маз сөйләшеп алгач та оборонаның алгы сызыгына киттек һәм, ике сәгать дигәндә, батальонны әйләнеп чыктык. Алгы сызык урман кыры буйлап сузылып, дошманга 150—200 метр ераклыктан үтә икән. •Әштер-өштер генә әмәлләнгән землянкалар, блиндажлар сугышчыларга ял итәрлек тә, мина, снарядлар төшкәндә аларның гомерен саклап калырлык итеп тә эшләнмәгән иде. Накатлар салмаганнар, окоплар бер-берсе белән тоташтырылмаган, траншеялар бөтенләй юк, сугышчылар блиндажлар арасында үрмәләп кенә йөриләр.
Шул ук көнне без капитан Николаенко батальонында да булырга өлгердек. Анда хәлләр бигрәк тә яман иде. Алгы сызык «Черная» дип аталган инешнең сазлы-баткак яры буйлап үтә. Окопларны өеп кенә ясаганнар, траншеялар казу турында уйларга да ярамый. Аз гына көрәк төртүгә су килеп чыга.
Алгы сызыкны я алга, я артка таба 200—300 метрга күчерергә кирәк иде. Муеннан сазда утырып оборона тотып буламы соң? Ләкин кая, ничек күчерергә?
Дошман бик җайлы урнашкан. Ул Капустинга каршы гына торган ике торак пунктына — Сельце һәм Городище авылларына кереп утырган. Гитлерчылар Николаенкога каршы Перлово авылында ныгыганнар һәм бик уңайлы ике калкулыкка оялаганнар иде. Алар йортларны, биек-
V КП — командный пункт
72
лекләрне ныгыта башлаганнар, траншеялар казыганнар. Күрәсең, алга; китеп булмас, салкын кышны җылы өйләрдә һәм ышанычлы ныгытмаларда уздырырга кирәк, дип уйлыйлар.
Сугышчылар арасында булган зур югалтуларның сәбәбе ачыкланды дияргә була иде. Мондый хәлдә батальоннарны азык-төлек белән дә, боеприпаслар белән дә күңелдәгедәй тәэмин итеп булырлык түгел иде. Иң начары, оборонаның хәзерге хәле ныклы һәм ышанычлы түгел нде. Бусы иң мөһиме, һич кичекмәстән бөтен оборона системасын өр-яңадан кора башларга кирәк булып чыкты.
Икенче көнгә үк комбатларның, комиссарларның җыелышың үткәрүне билгеләдек. Кичкә полк делегатларының партия җыелышың җыярга булдык. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: «Полкның оборонасың дошман үтеп керә алмаслык итеп һәм актив оборона итеп оештырырга».
Штабка бик соңарып төнлә генә кайтып кердек. Штаб начальнигы безне элекке КПда көтеп утыра иде. Ул барлык кешеләрне яңа урынга җибәреп, монда ординарецы белән икәү генә калган икән.
Яңа урынның әзер булуын ишеткәннән соң, без барыбыз да шунда юнәлдек.
Кечкенә генә калкулык артында бәләкәй генә йорт, йортка килү һәм китү юллары ясалган. Саперлар һәм махсус подразделениеләр чокырлар һәм блиндажлар казыйлар, йортны яхшылап маскировать иткәннәр. Әйбәт!
Заградбатальонның командиры капитан Коляданы һәм саперлар ротасының командиры өлкән лейтенант Седыхны чакырып алып приказ бирдем: тылга илтүче бөтен юлларны төн үткәнче маскировать итәргә!
Мондый эшнең тылсым белән генә эшләнмәвен белсәм дә, маскировканы һич тә кичектерергә ярамый иде.
Элемтәче телефон трубкасын сузды:
— Телефонда полковой комиссар Таланов.
— Ничек урнаштыгыз? — дип сорады ул.
— Рәхмәт, иптәш полковой комиссар. Акрынлап урнашып маташабыз, менә яңа «квартирага» күчтек.
Полк күләмендә партия җыелышы үткәрергә теләвебезне комиссар бик хуплады һәм үзе дә килергә вәгъдә итте.
Иртәгәгә булачак эшләрнең планын билгеләп, арпа боткасын бик шәпләп ашаганнан соң, төнгә соңгы боерыкларны биреп, йокларга яттык. Яттык дип әйтү генә ансат, кем өстәл астына, кем өстәл өстенә үрмәләде, күпләр плащпалаткалар ябынып лесничий йортының идәненә җәелгән йомшак саламга тәгәрәделәр.
Вакыт төнге ике. Өй җылы, рәхәт. Салкыннан кергәннән соң сөякләр эреп китә. Арган аякларымны иркенләп сузып җибәрдем дә тыңланып ятам. Урамда салкын, тын. Часовойларның аяк астында кар ишетелер- ишетелмәс кенә шыгырдый. Дежурный телефончының өстәлендә «сорокопятка» гильзасыннан ясалган «тычкан күзе» төтәп утыра. Оборонаның алгы сызыгында анда-санда пулеметлар тырылдый, автоматлардан аталар, сирәк-мирәк кенә ухылдап снарядлар, миналар ярыла. Ярыла да саңгырау бер аваз белән төнге рәхәт тынлыкны боза.
«Берәрсен яраламадымы икән?» дип борчылып куям. Никадәр тырышсам да йоклый алмыйм. «Иртәгә хәлиткеч көн булачак. Күбрәк кешеләрне тыңларга кирәк тә...»
Уйлар, өере-өере белән, башны тынгысызласалар да, арганлык үзенекен итте. Мин тирән йокыга чумдым.
Иртәнге сәгать сигезгә кечкенә генә палаткага полкның бөтен под- разделениеләреннән командирлар һәм комиссарлар җыелды. Башта төп подразделениеләрнең командирлары сөйләде. Алар сугышчан часть- ләрнең тулылыгы; оборона эшләренең торышы, азык-төлек запаслары медицина ярдәме күрсәтү эшләрен оештыру хакында белдерү ясадылар" Аннары Канинин белән Феоктистов сөйләде. Мин йомгакладым. Җые-
73
пр ПААПД Р Ышканда Һәркемнең кулында сугышчан приказ бар иде ин- Ки?Р? 2рТКа таба’ УңайлыРак позициягә күчерергә.
ОеЛп урмаи аланында һәр подразделениедан 7—10 коммунист иналды. Полклардагы бу иң яхшы кешеләр бердәм теләк белән, коммунистларча җитди итеп тәҗрибә уртаклашырга һәм командирның приказын үтәү өчен ашыгыч, төпле чаралар табарга тиеш иделәр. «Дошманны үткәрмәскә һәм актив оборонада торырга».
Арада төрле кешеләр бар: командирлар, политработниклар, сержантлар, төрле белгечләр — сугышчылар. Аларның күбесе Днепр, Көн- оатыш Двина, Идел башланган җирләрдә дошман белән канга-кан көрәшкән, оборона һәм аръерград сугышларын күреп чыныккан кешеләр инде. Күбесе хөкүмәтнең зур бүләкләренә лаек булганнар, йөзләре җитди, кыю аларның. Күренеп тора, дары исен бер генә иснәмәгән, үзләренең кая, ничек барасыларың ачык белгән бу гайрәтле кешеләр приказ булу белән сугышка ыргылырга һәм изге эш өчен үләргә дә әзер торалар.
Дивизия комиссары Таланов сүзендә торды, җыелышка килде.
Кешеләр дә күп килгән иде, сүзләр дә күп булды. Палаткада кысан була башлагач, җыелышны ачык һавада дәвам иттердек.
Президиум өстәлен кечкенә сукыр лампа, ә залны ай яктырта. Өстәл тирәсендә чүмәшеп утырган коммунистларның күзләре ай яктысында ялтырап-ялтырап китә. Алар полк комиссарын тыңлыйлар. Ул гади, аңлаешлы итеп участоктагы хәлне, алда торган бурычларны сөйләп бирде. Аннан соң 3 батальон командиры Капустин чыгыш ясады. Старшина Архипов, сержант Абаскалов һәм башкалар аңа ялгап киттеләр. Айлы, кышкы шул төндә алар сөйләгән ялкынлы сүзләр, аларда бөркеп торган дәрт әле бүген дә хәтеремдә. Мине борчыган мәсьәләләрнең башкаларны да нык дулкынландыруын күреп, мин эчтән генә сөенеп утырдым. Димәк, җыелыш юкка гына җыелмаган, димәк, кешеләр бердәм фикер йөртәләр.
Коммунистларга дивизия комиссарының чыгышы бик ошады. Аның ялкынлы чыгышын тын да алмый тыңлап утырдылар. Әйе, дошман башкалага кулын суза, полк коммунистлары бу авыр сынау көннәрендә көчләрен өчләтә, бишләтә арттырырга тиешләр. Армиянең Хәрби Советы, безнең партиябез, халкыбыз бездән әнә шул ныклыкны таләп итә.
— Дошман үзенең броняланган йодрыгы белән безнең башкалабызның капкасын шакый. Партия һәм халкыбыз бездән дошманны туктатуны гына түгел, аны башкалабыз капкасыннан алып ташлавыбызны, безнең изге җирләребездән куып җибәрүебезне сорый. Дошман оборонага күчкән урыннарда аны җылы өненнән салкынга куып чыгарырга, бер минут та ял бирмәскә, йолыккалап торырга кирәк. Сездән, коммунистлардан, әнә шул көрәштә үрнәк булырлык эш сорала, — дип сүзен бетерде комиссар.
Кабул ителгән карарда:
«Бөек Октябрь бәйрәме һәм Кызыл Армиянең XXIV еллыгы хөрмәтенә гитлерчыларны кыру буенча полклар арасында социалистик ярышка чыгып, бу ярышка үзебезнең армиядәге барлык частьләрне, участокларны чакырырга», диелгән иде.
Кышкы суыклар керү белән безнең өчен кайнар көннәр башланды. Алны-ялны онытып көндез дә, төнлә дә эшлибез. Тырышлык бушка китмәде — планда күрсәтелгән барлык эшләрне 11 ноябрьга төгәлләдек. Батальоннарның тылларында зур чокырлар казып, анда мунчаларга кадәр җиткереп куйдык. Сугышчылар бик һәйбәтләп мунча чабынып, кием-салымнарын яңартып тәртипкә керделәр.
Гитлерчылар исә төпсез чанага утыруларын сизми дә калдылар. Алар, безнең штабның һәм КПныц яңа урынга күченүен белмичә, көн
74
туса буш хуторны бомбага тоталар, артиллерия снарядлары яудыралар. Аларның тырышлыгын күреп, без мыек астыннан гына көлеп йөрибез.
Әмма көлемсерәп йөрү бер хәл, җитди эшләргә тотынырга да бик вакыт иде. һәм безнең полк, оборона эшләре алып бару белән бергә, актив хәрәкәт тә итә башлады.
7 ноябрьдә лейтенант Филанов җитәкчелегендәге бер төркем автоматчылар гитлерчыларга Октябрь «күчтәнәче» илтергә дошманның тирән тылына үтеп керде. Алар анда телефон кабельләрен өзделәр, инженерлык җиһазлары тутырылган сарайны яндырдылар, немец батальоны штабына гранаталар һәм яндыргыч бутылкалар ташладылар Һәм әсирләр алып исән-имин борылып кайттылар... '
8 ноябрьдә, оборона эшләрен башкалардан алданрак бетергән капитан Николаенко батальоны сугышчылары гитлерчыларның Перлово янындагы ныгытмаларына атака ясадылар. Башта унбиш минут тупка тоттылар, аннары сугышчылар кузгалды. Батальон, бер мөһим калкулыкны алып, дошманның ике контратакасын кире кайтарды. Гитлерчыларның йөздән артык солдат, офицерлары үтерелде. Безнекеләр дүрт станковый пулемет алып кайттылар...
11 ноябрьдә политрук Лоповенко, сержантлардан Гаврилов һәм Шәрәфетдинов, сугышчы Сорокин немецләрнең боеприпаслар төягән обозына һөҗүм иттеләр. Шул ук көнне алар гитлерчыларның миналар тутырылган складын шартлаттылар, дошманның җиде солдатын юк иттеләр. Бу кыю һөҗүмнәрдә аеруча батырлык күрсәткән Гаврилов «Кызыл байрак» ордены белән бүләкләнде, башкалар «Батырлык өчен» медаленә лаек булдылар...
Барлык батальоннарда, хәтта барлык роталарда диярлек кыю «аучылар» группалары төзелде.
3 батальон командиры өлкән лейтенант Капустин төн саен дошман позицияләрен капшамыйча калмый иде. Аның пулеметчылары һәм ми-нометчылары, дошманның алгы сызыгына 100—150 метрга кадәр якынаеп. немец-фашистларны кырып-кырып кайталар иде. Мондый кыю налетлар белән бөтен армиягә даны таралган рота командиры Андреев, кече политруклар Маркин һәм Потаповлар җитәкчелек итә иде.
Армиянең Хәрби Советы безнең полкларның тырышлыгына югары бәя бирде. Хәрби Совет приказында мондый сүзләр бар иде:
«Үткән көннәрдә Армиянең частьләре оборонада ныклык һәм какшамас батырлык күрсәттеләр. Сугышчан бурычны намус белән үтәделәр. Хәрби Совет Перлово районында контратакалар белән дошманны артка алып ташлаган полковник Кудрявцев командалыгындагы частьләрнең хәрәкәтен аеруча билгеләп үтә. Приказ бирәм: сугышларда аерата үрнәк күрсәтүчеләрне Хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә.
В о с т ру х о в, Катков».
Бу көннәрдә бик киң җәелеп киткән снайперлык хәрәкәте турында әйтми китәргә ярамый. Төз атучы тәҗрибәле сугышчылар кыска гына вакыт эчендә безнең батальоннарда иллегә якын яшь снайпер әзерләделәр. Алар безнең оборонаның иң кырыена барып, көннәр буе, гитлерчы офицерларны һәм солдатларны сагалыйлар иде. Ноябрьның 22 көнендә генә дә безнең полк снайперлары 170 гитлерчыны юк иттеләр.
Болар барысы да — разведчикларның төнге һөҗүмнәре, утка тотулар, снайперларның уңышлары фашист гаскәрләрен зур югалтуларга дучар итте.
20 ноябрьдә 301 полктан пленга алынган немец солдаты АпппкЛ Мюллер болай диде: р
«Сезнең искәрмәс һөҗүмнәрегез һәм снайперларыгыз безнең күп ке-шеләребезне алып китте. Безнең ротада ноябрь башларында гына 78
75
килрп^имгг^6 ӘЛе’ хәзеР нибарысы 40 ка калды. Без көне-төне русларның илен 1ыгуын көтеп калтырап торабыз».
^ппп,°ШМа'1 көчләРен кыру буенча социалистик ярыш көннән-көн киң ' ала барды. Әмма бездән, ярышны башлап җибәрүчеләрдән, тагын Да нәтиҗәлерәк, ныграк, акыллырак эшләр көтелә иде. Без моны яхшы оелә идек.
$ £
Мин полкта яңа кеше идем. Аның тарихын да, кешеләрен дә, сугышчан юлын да белмим диярлек иде әле. Үзең сугышка алып барырга тиешле кешеләрнең, полкның тарихын, традицияләрен белмичә калырга ярыймы соң? Бигрәк тә шундый кыен, авыр шартларда сугыш алып барганда!.. Дошман сан ягыннан бездән әллә никадәр күбрәк, корал ягына килгәндә дә, ул бездән күп өстен тора. Әлегә инициатива да аның кулында, ул үзенең ихтыярын безгә көчләп тага. Мондый уңайсыз шартларда аз санлы кешеләр белән җиңеп чыгу өчен кыюлык, тапкырлык һәм йөрәклелек таләп ителә иде.
Фронтта сибиряклар хакында бик әйбәт дан таралган иде. Мин үз полкымдагы сугышчыларның күп өлеше шул атаклы, чыныккан себер кешеләре икәнлеген белгәч, бик сөендем. Болар белән сугышып була!
Сугышчылар, политработниклар, ветеран командирлар белән очраш-канда, мин полк тарихына игътибар бирә башладым. Сүз арасында полкның көчле һәм зәгыйфь якларын ачыкларга тырыштым. Үткән көннәрне ачыклаган саен, полкның бүгенге көне һәм киләчәге яктырак күренә барды.
Дивизия 1939 елның хәвефле көннәрендә, фашистик Германия Чехо- словакияне басып алган, милитаристик Япония Хасан күле районында безнең чикләрне бозган көннәрдә, Себердә оештырыла. Безнең 709 нчы укчы полк Алтай краенда оешып, хәрби хәзерлекне шунда үтә.
Тыныч заманнарда булган хәрби өйрәнүләргә багышлап дивизиянең шагыйре өлкән лейтенант Червенков болай дип язган:
В далекой Сибири, где злые морозы
Играют пургою от края на край, Где песен метелей
Хранит наш чудесный суровый Алтай.
Где темные ночи
Порою играют звездой, Там мы закалялись, Чтобы выйти за Родину в бой!
Полкның күп кенә сугышчылары һәм командирлары 1940 елгы фин кампаниясендә катнашкан. Әмма алар Бөек Ватан сугышы кырларында гына чын-чынлап сугышчан чыныгу үттеләр.
Днепрның югары агымында барган каты оборона сугышлары, көнбатыш Двина ярларында һәм Идел башланган тирәләрдә булган канлы көрәшләр полк сугышчыларын чыныктырганнар, алар гитлерчыларны да япон самурайларын һәм акфиннәрне тукмаган кебек үк тукмарга мөмкин икәнлегенә ышанганнар; Полк берничә мәртәбә төнге һөҗүмнәргә катнашкан һәм гитлерчыларны кул сугышларында кырып салган иде. Сибирякларны төнге кул сугышларының осталары дип йөртәләр.
1941 елның октябреннән башлап полк бертуктаусыз аръерград су-гышлар алып бара. Армиянең Хәрби Советы себер сугышчыларын иң җа-ваплы участокларга күчереп йөртә. Аларны иң кыен, иң авыр көрәш урыннарына җибәрә. Сугышчылар йөзәр километр юл үтеп, ял итеп тә тормастан, гитлерчыларга каршы сугышка ташланалар.
Полк ветераннары полк командирының бер^уч сугышчы белән ясаган батырлыгы хакында бигрәк тә сокланып сөйләделәр.
76
Барзуки авылында гитлерчылар полк штабын чолгап алалар. Полк командиры майор радио аша дивизия командирына обстановканы сөйләп күрсәтә:
— Докладывать итәм,— ди дулкынланган майор,— КП камалышта, батальоннар белән элемтә өзелде, минем янда нибары 45 кеше. Танклар' белән бергә дошманның бер батальоны һөҗүм итә!
— Урыннан кузгалмаска! — дип боера комдив, — дошман пехотасын ут белән кырыгыз, кул сугышына күчегез.
— Көчләр тигез түгел, иптәш комдив, — дип дәвам итә майор, — боеприпаслар бетте, барыбыз да һәлак булабыз.
— Үләргә түгел, сугышырга кирәк, — дип сүзгә кушыла дивизия военкомы, полковой комиссар Таланов, — штыклар, гранаталар белән кырыгыз, тешләрегез белән ябышыгыз, әмма чигенмәгез!
— Үләргә, димәк...
— Әйе, — дип җавап бирә комдив. — Ләкин дан белән үләргә.
— Есть, дан белән үләргә!
Дивизия командиры белән комиссарның бер адым да чигенмәскә, дигән приказын бер уч батыр йөрәкле сугышчы күтәреп алалар. Күп сөйләшеп тормыйлар, һәркем, «үләргә түгел, ә соңгы сулышка кадәр көрәшергә» дигән карар кабул итә.
Полк партбюросының җаваплы секретаре Сыркин окоптан атылып чыга да:
— Кем исән калырга һәм җиңәргә тели, минем арттан! — дип кычкырып, дошманга ташлана.
Аның артыннан комсомолец Витковин күтәрелә:
— Сибиряклар, Ватан өчен!
Сыркин артыннан унсигез батыр иярә. Алар дошманга яшендәй ташланалар һәм уң флангтагы ротасын чигенергә мәҗбүр итәләр. Калган сугышчыларга шул гына кирәк тә: алар куркып качучы дошманның коралларын җыеп алып унсигез батырга ярдәмгә чабалар, бергәләп фашистларны кыра башлыйлар.
Штабта бүленеп калган бу гайрәтле егетләргә күршеләрнең кыр артиллериясе ярдәмгә килә. Яу булып бер-бер артлы килгән гитлерчылар өстенә туплар ява. Немецләрнең 451 укчы полкы өченче батальонын менә шунда югалта да... Шулай итеп штаб камалыштан чыга...
Алтай полкының тарихы белән, аның данлыклы сугыш юлы белән таныша барган саен, күңелемнән: «Әйе, мондый полк белән сугышырга була, алар иң кыен чакларда да сынатмаслар» дигән уй китмәде.
Гитлер илбасарлары Мәскәүгә якынлашалар. Фашистлар: «Бинокльдән карагач, Мәскәү күренә башлады» дип мактанышалар. Мәскәүне алгач, бүләкләр, отпускалар бирәбез, дип Гитлер үз юлбасарларына бик юмарт вәгъдә бирде, шәһәрне таларга рөхсәт итте. Кызыл мәйданда фашист гаскәрләренең парадын үткәрергә әзерләнделәр.
Башкала юнәлешенә дошман яңадан-яңа броняланган дивизияләр җибәреп торды. Ул, хәтта, Ленинградка һөҗүм итүче танк группасын алып, аны да Мәскәүгә таба җибәрде. Гитлерчылар Клинны, Волоколамскины’ Можайскины, Сталиногорскины алдылар, Калининга, Тулага, Наро- Фоминскига барып җиттеләр.
Безнең дивизия участогында дошман һәр җирдә туктатылган иде. Ул монда бер метр да алга китә алмый. Безнең Алтай полкы Сельце ______________ Го
родище — Перлово хуторларыннан төньяктарак булган сызыкта ныгыган иде. Төньякка һәм төньяк-көнчыгышка булган омтылышларын җимереп ташлап, без дошманны артка алып ыргыттык.
77
КаЙГгпи» “ӨННЭРДӘ үзебезнең чикләр хакында гына уйлап булмый нде оыбы, ™“аксугьш,сдк ™ - ерактамы, якындамы - ул көннәрдә без ба Рыоыз да башкалабыз Мәскәү хакында уйлый идек.
пәм бу безне яңача хәрәкәт итәргә өйрәтте.
ГОРОДИЩЕ ӨЧЕН СУГЫШ
19 ноябрьдә, башта полк комиссары Феоктистов белән киңәшеп, мин лесничий йортына штаб начальнигын, артполк командирын һәм партбюро секретарен чакырдым.
һәрвакыт диярлек җитди кыяфәтле, нигәдер борчылгансыман йөрүче штаб начальнигы, өстәл янына утыра-утыра:
— Бер-бер җитди хәл бармы әллә? — дип сорады.
Ул көннәрдә без өлкән командирлардан бик күп һәм төрле-төрле при-казлар ала идек. Ул приказлар һәммәсе агымдагы эшләр белән бергә хәл ителеп барылалар, аларны өйрәнү өчен командирларны җыеп тормый идек. Шуңа күрә чакырылган иптәшләр миннән яңа сүз көттеләр, һәркем, эченнән генә: «һөҗүмгә күчәргә приказ алынгандыр», дип уйлый иде.
Начштаб Канининның йөзендә шундый сорау галәмәтләрен күреп, мин көлемсерәми булдыра алмадым:
— Бернәрсә дә булганы юк, сугышчан приказ да алынмады. Кайбер мәсьәләләрне үзара гына сөйләшеп аласым килә.
Башкаларга өйдән чыгып торырга кушып, чакырылган командирларга үземне соңгы көннәрдә борчыган фикерне ачып салдым: Городище авылына зур һөҗүм оештырырга кирәк. Сугыш белән үзем җитәкчелек итәчәкмен, штаб сугыш планын җентекләп төзеп бирсен.
Городище зур торак пункты. Аны танклар, артиллерия һәм бер батальон пехота саклый. Авыл дошманның терәк пункты итеп ныгытылган. Бөтен өйләр ут нокталарына әйләндерелгән, әйләнә-тирәләр миналанган.
Сүз арасында әйтеп китим, капитан Канинин төнге налетлар оешты-рырга, разведкалар ясарга сәләтле кеше буларак, Городище хакында күптән уйлап йөри иде булса кирәк, тик уңышлы чыгуына шикләнеп үз фикерен башкаларга әйтергә базмагандыр күрәсең. Сугышлы разведка ясау турындагы минем фикерне ишеткәч, ул канатланып, дәртләнеп китте.
Полк оборонага күчкәннән бирле Городище гарнизоныннан «тел» ала алмавыбыз безне бик борчый иде. Разведчиклар әллә ничә мәртәбә «тел» алырга омтылып карасалар да, нәтиҗәсе булмады.
Соңгы көннәрдә башка участокларда да әсирләр алганыбыз юк иде. Шуңа күрәме, фашистлар иркенәеп, оятсызланып киттеләр. Көпә-көндез мич ягалар, ашыйлар-эчәләр, типтерәләр. Безнең разведка мәгълүматларына караганда, фашистлар Городищега соңгы көннәрдә генә ун машина боеприпаслар, күп санда ягулык-майлау материаллары китергәннәр һәм аларны авыл очындагы бер сарайга тутырып куйганнар.
Нәрсә планлаштыралар алар?
— Кышны шунда чыгарга уйлыйлар, — диде минем сорауга разведка начальнигы.
Дивизия штабы начальнигы подполковник Квашнин болай да борчылып йөргән капитан Канининга тынгылык бирми иде. Ул дошман хакындагы мәгълүматларны аныкларга тели. Әмма андый төгәл мәгълүматларны әсирләр генә бирә ала иде. Ничек итеп әсир алырга?..
Ноябрь кичләренең берсендә капитан Канинин алгы сызыктагы ро-таларга барып кайтырга рөхсәт сорады. Мин риза булдым. Ул шунда ук автомат асып һәм бер сугышчыны ияртеп Черепанов батальонына китеп
78
барды. Бу хәл сәгать кичке җиделәрдә булды. Сәгать ун җитте, унбер... Көтәбез капитанны, кайтмый.
Төнге уникеләрдә батальонга шалтыратып сорадык. Канининны анда юк диделәр. Соңрак ачыклый төшкәч, аны сәгать тугызларда алгы сызыкның сул флангысында, разведчиклар белән бергә окопларда кайнашканын күргәннәр булып чыкты.
Феоктистов, Семашко һәм мин—өчәүләп, штаб начальнигының юклыгына борчылып, төне буе аның кайтканын көтеп утырдык. Калининның характерын һәм гадәтләрен белгәнгә, без аның дошман тылына ауга китүенә шикләнми идек инде. Әмма ул уйлаган эшнең барып чыгуы гына безне шиккә төшерә һәм без, алар үзләре дошман кулына барып капма- салар ярар иде, дип борчылабыз. Штаб начальнигының кайдалыгын тә- гаен белгәнгә кадәр дивизия командирына да, комиссарга да берни дә хәбәр итмәскә булдык.
Ниһаять, сәгать иртәнге алтыларда арган-талган, агарынган, епь-юеш Канинин лесничий йортына кайтып керде һәм бер почмакка кабель, пулемет ташлап, дәшми-тынмый гына эскәмиягә килеп утырды. Барыбыз да сүзсез генә аңа карап торабыз.
— Дивизия командирына хәбәр итегез, — дидем мин Канининга.
— Нәрсә хәбәр итәсең? Беркемне дә эләктерә алмадык, — диде Канинин.
Алар икәүләшеп дошман тылына үтеп кергәннәр икән. Офицерлар блиндажын очратып телефон чыбыкларын өзгәннәр, үрмәләп килеп, йоклап яткан часовойны йомдырганнар. Тик «тел» эләктерә алмаганнар. Өзелгән чыбыкны ялгарга чыккан элемтәче комачаулаган. Разведчиклар барын сизенеп, ул автоматтан очередь биргән. Тавышка офицерлар уянганнар, блиндаждан чыгарга азапланганда өсләрендә генә шартлаган граната аларны җир белән күмеп куйган. Элемтәче качып өлгергән.
Канининга һәм разведчикка пулеметны, телефон чыбыкларын эләктереп кире кайтудан башка чара калмаган.
— Шундый зур эшкә, җитмәсә икәүдән-икәү генә барырга ничек батырчылык иттең? — диде комиссар, аны әрләп.
— Монда интегеп ятсаң ни, анда йөрсәң ни, барыбер түгелмени? — диде Канинин, тыныч кына.
— Тагын шундый берәр ахмаклык эшләп кара әле менә, — дип кызды Феоктистов, — командованиега хәбәр итеп кенә калмабыз, партбюрога куярбыз.
— Бу батырлык түгел, вак җанлылык. Сезгә шуны исбатлап тору кирәкме әллә? — дип партбюро секретаре комиссарга кушылды.
Шуның белән штаб начальнигының дошман тылына үтеп керүе хакында сүз бетте. Әмма Канининның дивизия командиры һәм комиссары алдында җавап бирәсе бар иде әле. Ә моның нинди нәрсә икәнен шундый җавап биргән кешеләр генә белә.
Югарыдагы хәлләр, Городищега һөҗүм хакында уйлый башлагач, әллә ничә мәртәбә минем хәтергә килделәр...
Куе урман эчендә кечкенә генә бер йорт. Кыегаеп беткән, түбәсе менә җимереләм, менә җимереләм дип тора. Бер караганда монда тормышның әсәре дә калмаган кебек. Әмма йортка якыная башласаң сине сак часовойның каты тавышы туктата.
Сүрән генә яктыртылган өстәл янында без Городище гарнизонына кереп оялаган фашист илбасарларын кинәт һөҗүм ясап тар-мар итү планын эшләп утырабыз. Ярты төн күптән үткән булса да берәү дә йокы хакында уйламый. Иртәнгә кадәр бөтен ваклыкларны искә алып язу-сызуны бетерергә кирәк.
79
НИН7,ДҮТЗИЯ штабында расладылармы соң? - дип сорый миннән Ка- нинин. Үзенең уңышсыз эзләнүләреннән соң, ул кырысланып һәм сүзгә саранланып киткән иде. ■
— Расламасалар үзебез дә башкарып чыгарбыз. Полк командиры үзе генә дә сугышлы разведка ясый ала, —дидем мин. Канининның күзләре очкынланып яна башлады.
— Әгәр теләгән нәрсә барып чыкмаса? Ул чагында нәрсә? — диде ул, сагаеп. Әмма аның янып торган күзләре: «М.ин сезнең кыю фикерегезгә бик кушылам», — дип әйтә иде.
Городище авылына булачак һөҗүм планын төзегәндә андый фикерне үзем дә кат-кат уйладым. Өлкән начальниклар рөхсәтеннән башка андый операция үткәрү уен түгел иде. Әгәр без теләгән нәрсә барып чыкмаса, полк күп югалтуларга дучар булып, безнең йомшап калган участокка дошман контратака ясаса, бөтен Армиягә яман атың чыгар. Ләкин, бер кереп утырган фикердән тиз генә баш тартырга яратмый идем һәм иптәшләремә:
— Тәвәккәллибез. Әмма аны барып чыгарлык итеп оештырырга кирәк. Артиллерия һәм минометлар һөҗүмдә төп рольне уйнарга тиешләр, — дидем.
Бераз ял иткәннән соң, полк комиссары белән дивизия штабына барырга чыктык. Юлларны кар каплаган. Әмма безнең тимеркүкләр, кучер Мурашиннын каулавын да көтмичә, кош кебек очалар.
Дивизия командиры һәм комиссар безне бик җылы каршы алды. Алар җентекләп сораша-сораша безнең планны өйрәнделәр. Без уйлаган һөҗүм планы аларга бик ошады. Алар шунда ук безгә ышаныч белдерделәр. Минем йөрәгемә талгын рәхәтлек йөгерде.
20 ноябрь киченә без бар нәрсәне дә әзерләп бетердек. 150 кешедән торган ике штурм группасы, 4 гаубица, 8 батальон минометы, 5 танкка каршы пушка, 6 станковый пулемет үзләренең оборона сызыкларыннан чыгып, акрын гына, Городище гарнизонын штурмлау юнәлешенә юл алды.
21 ноябрьдә, иртәнге сәгать бишкә, барысы да тиешле урыннарга барып җиткән иде инде. Әмма шулай да һөҗүм булмый калды. Подразде- лениеләр байтак хаталар җибәргән булып чыктылар.
Авылның көнчыгышына җибәргән пулеметлар артык ерак урнашканнар. Алар атсалар да бер файдасызга булачак, штурмлаучы группаларга ярдәм итә алмаячаклар. Уңдагы, безнең план буенча штурмлаучыларның иң алдагы группасы куркынычлы зонага яткан иде. Аларның үзебезнең артиллерия уты астында калу ихтималы ачыкланды. Полк командирының күзәтү пункты да штурмлаучы группалар белән җитәкчелек итү өчен тиешенчә әзерләнмәгән иде.
Шуларны искә алып, һөҗүмне кичектерергә туры килде. Әмма бу көннең безгә бик зур файдасы тиде. Уйламаганда, булачак һөҗүмнең репетициясен ясап ташладык! Гитлерчылар җылы өйләрдә утырганга безнең хәрәкәтне бөтенләй сизмәделәр дә. Алар ягыннан бер генә атыш тавышы да ишетелмәде, бер генә ракета да күтәрелмәде. Безнең килүне дә, китүне дә дошман абайламый калды.
Көндез бик каты таләпчәнлек белән үз хаталарыбызны бетерү өстендә эшләдек. Дошман ягын тәүлек буе күзәтүне оештырдык, аның гадәтләрен өйрәндек.
Яңадан салкын төн җитте. Салкынлык егерме бер градуслар чамасы. Тирә-як тып-тын. Оборонаның сул флангысында гына, бик еракта, снарядлар, миналар ухылдап ярылып куялар.
Алгы сызыкка, штурмга күтәрелү урынына гаубицалар сузылды, штурм группалары кузгалды. Бар да тынлыкны сакларга тырышалар. Чөнки дошман безнең якынаюны сизмәскә тиеш. Бу иң мөһим нәрсә. Артиллерия һәм минометлар кичәгедән дә якынрак килеп урнаштылар.
80
Дошманга 100—150 метрдан да ары түгел. Пулеметчылар үз ояларына керделәр. Штурмга баручы укчы группалар да билгеләнгән нокталарга барып җиттеләр, һәммәсе әзер, һәммәсе дә сигналны гына көтәләр. Аннары бөтен утны, бөтен ярсуны фашист илбасарлар өстенә җибәрергә мөмкин булачак...
Урман кырындагы күзәтү пунктында мин, майор Семашко Һәм капитан Канпнин сәгатьтән күзне алмыйбыз. Менә иртәнге алты сәгать утыз минут җитте. Дошман йоклый. Тавыш-тын юк. Барысы әзер. Бар да көтәләр. Минем команда бирүем булды, адъютантым лейтенант Петров атакага сигнал бирде: күккә кызыл ракета менеп китте. Шуның артыннан ук гаубицалар ухылдап куйды. Алар туры наводка белән дошман урнашкан йортларга һәм складларга бәрәләр иде.
Снарядлар бер йортны челпәрәмә китерделәр. Соңыннан билгеле булганча, монда Городище гарнизоны фашистларының батальон штабы урнашкан булган. Бу йортта гитлерчыларның батальон командиры һәм җиңел машинага утырып кына кунакка килгән полк штабы начальнигы үзенең адъютанты-ние белән теге дөньяга олагалар.
Ун минут та үтмәгәндер, җиде йорт һәм берничә сарай дөрләп яна башлады. Боеприпаслар һәм ягулык тутырган складлар шартлап һавага очты. Аларның шартлавыннан тирә-як тетрәп торды һәм шул тавышлар гитлерчыларның котын алды ахры, алар куркышып төрле якка тарала башладылар. Автомашиналарга һәм танкларга ут капты.
Безнең артиллеристлар белән дошман арасы нибары ике йөз метр гына. Анда да уртада такыр кыр. Туп көпшәләреннән бөркелгән утка кадәр дошманга барып җитеп, аңа курку сала иде кебек. Артиллеристлар тырышалар, алар йорт артыннан йорт, блиндаж арты блиндажларны туры наводка белән чүпләп кенә торалар.
Шулай ярты сәгатьләр дәвам итте. Майор Семашконың артиллерия полкы дошман минометларын һәм тупларын тынарга мәҗбүр итте. Качып баручы дошман пехотасы өстенә шрапнель яуды.
Көтелмәгән һөҗүм фашистларның исен алды. Ул арада безнең пулеметчылар һәм минометлар эшкә кереште. Алар дошманга бер якка да борылырга ирек бирмиләр иде.
Себер егетләренең кыю налетыннан башларын югалткан гитлерчылар оешкан каршылык күрсәтә алмадылар. Аннан-монннан атыш тавышлары ишетелгәләсә дә, алар да тиздән тынды.
Операцияне тәмамларга кирәк иде. Менә күкне ярып икенче кызыл ракета менеп китте. Шунда ук коммунист старшина Архипов һәм комсомолец сержант Абаскалов җитәкчелегендәге штурм группалары дошманга ташландылар. Алар пуля һәм гранаталар яудырып авылга бәреп керделәр.
Исән калган гитлерчылар, котылу әмәле эзләп, үзләренең 301 полкының икенче эшелоны урнашкан Жагреево авылы ягына кача башладылар. Әмма аларны да монда безнең пулеметлар каршы алдылар. Тәмам куркынган гитлерчылар, безнең һөҗүм итүче группаларны әйләнеп үтәргә теләп, урман ягына сугылдылар һәм үзләренең пулемет утларына ук барып эләктеләр. Жагреево авылындагы фашистлар ул яктан һич тә үзләренең солдатларын көтмәгәннәр иде. Алар, совет гаскәрләре һөҗүм итә дип белеп, үз солдатларын кырып салдылар.
Безнең кыю налет нәкъ көткәнчә барып чыкты: дошманның 250 гә якын солдат һәм офицеры үтерелде, шулар арасында батальон командиры һәм үзенең адъютанты белән 301 полк штабының начальнигы да бар. Яраланган гитлерчыларны төяп алып китәргә генә дә 17 ләп автомашина кирәк булды. Безнең югалтулар юк дәрәҗәсендә аз иде, 16 кеше яраланды, өчәү үлде.
6. „С. Ә.‘ № 1. 81
26
«Ло'шм^Р^8 дивизия газетасында эре хәрефләр белән:
манпнпп аННЫ иптәш Сафиуллин һәм Семашко сугышчылары һәм ко- д.-.рлары кебек кыйнарга!» дигән чакыру басылган иде.
рмия күләмендә чыга торган «Вперед, за Родину» газетасы да:
«Дошманны кыюрак контратакаларга! Фашистларны Кудрявцев сугышчылары кебек кырыгыз !» дип язды.
Шунда ук Армия Хәрби Советының приказы урнаштырылган:
«Г. авылында. Командирлары Сафиуллин һәм Семашко булган под-разделениелар 200 дән артык фашистны кырдылар, ягулык төягән 3 автомашинаны яндырдылар, боеприпаслар тутырган складны шартлаттылар, пулемет дзотын җимерделәр, ныгытмаларга әйләндерелгән авылның 75% ын артиллерия уты белән җимерделәр. Безнең югалтулар— яраланучылар 16 иде, 3 кеше үлде.
Сезнең эшегезне үрнәк итеп куям.
Хәрби Совет.»
Штаб начальнигы капитан Канинин куанычының чиге юк иде. Ул башкалар кебек үк сугыш нәтиҗәләре белән бик канәгать булды. Әмма ул башкаларга караганда бераз гына артыграк та шатлангандыр: әсирләрдән тыш ул гитлерчылар штабының бик күп документларын кулга төшергән иде. Арада әһәмиятле яшерен кәгазьләр дә очрады.
Бу һөҗүм безнең активлашуның башы гына булды дисәң дә ялгыш булмас. Сугышчан ярыш әле кызып кына килә иде.
Ул төнне Городищеда без тар-мар иткән батальон урынына гитлерчылар яңа подразделение китерделәр. Болары авылга керергә үк базмадылар, обороналарын авылдан ярты километрлар чамасы көньяк- тарак, ачык кырда оештырдылар.
Капитан Канининга һәм разведчикларга тагын тынгысыз көннәр башланды. Городище гарнизонын алыштырган гаскәри часть хакында белү өчен тел кирәк иде.
Егерме бишенче ноябрьдә, ниһаять, Канининның түземе бетте. Ул минем янга килде. Городищедан бераз көньяктарак, дошман оборонасының уң флангысында, Сельце дигән кечкенә генә хутор бар иде. Штаб начальнигы шул хуторга аз гына көч белән сугышлы разведка ясарга теләвен белдерде.
— Сельце тирәсенә урнашкан дошманның кем, ничек икәнен белми торып, җаныма тынычлык табасым юк. Разведка группасы белән үзем җитәкчелек итәрмен, — диде ул.
— Башта бик җентекләп күзәтү алып барырга, дошманның оборона линиясен һәм ут нокталарын ачыкларга кирәк. Гитлерчылар тынычлана төшсеннәр, — дидем мин аңа һәм шунда ук иң кыю, иң йөрәкле сугышчылардан бер төркем туплый башларга куштым. Разведкага командир да табарга кирәк иде.
28 ноябрьдә минем янга отделение командиры кызылармеец Салават Кәримовны алып килделәр. Кәримов үзенең отделениесе белән Сельце- дан төньяктарак булган исемсез калкулыкта оборона тота иде.
Моңарчы ул егетне докладлар, донесениеләр буенча белсәм дә, үзен әле беренче мәртәбә күрдем. Тәбәнәк буйлы, җилдә каралган йөзле Салават элек Урал заводларының берсендә слесарь булып эшләгәИ татар егете икән. Хәрби белеме юк, әмма кыюлыгы, куркусызлыгы һәм батыр командир булуы белән ул шул чагында ук танылган иде. Сугышчылар аның артыннан утка да, суга да керергә әзер торалар, дип сөйләделәр. Шул куркусызлыгы өчен дә аны отделение командиры итеп билгеләгәннәр. Комдив үзен сәгать белән дә бүләкләгән.
82
Штаб начальнигы белән бергә минем янга блиндажга килеп кергәч Кәримов үзен бик иркен тотты, устав кушканнарны да искә алып тоймастан:
— Саумы, иптәш командир! — диде.
Мондый тәкәллефсезлеге өчен мин аны артык ачуланып тормадым бары, командир кешегә хәрби уставны үтәргә өйрәнергә вакыт инде дип бик нык кисәттем. ' ’
— Тыңлыйм, иптәш командир, — дип честь бирде Кәримов.
— Сез үз алдыгызда кемнең оборона тотуын беләсезме? — дңп сора_ дым мин аннан.
— Городище операциясенә кадәр 301 пехота полкының 3 батальоны карамагындагы бер рота иде. Хәзер ачык кына әйтә алмыйм. Дошман соңгы көннәрдә бик кәефсезләнә, безнең калкулыкка да артминомет утын көчәйтте.
— Дошманның кем икәнен ачыкларга кирәк, — дидем мин аңа.
Кәримов отделениесе полк оборонасының уң флангысында бик уңайлы биеклектә урнашкан иде. Бу биеклектән бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора. Аз санлы сугышчыларга ике йөз метрга кадәр урында оборона тоту шактый кыен булса да, Кәримов отделениесе, гитлерчыларның уннарча атакаларын кире кагып, биеклекне үз кулында саклый иде.
Сельце хуторыннан тел алу бурычын куйганда, мин Кәримовка отде- лениене ничек әзерләргә кирәклеген, ничегрәк хәрәкәт иткәндә уңай буласын ачыклап сөйләп бирдем. Мондый җаваплы бурычны үзенә йөкләүдән канатланган Салават сугышчылары янына бик шатланып кайтып китте.
Аны озатканнан соң без, майор Семашко белән бергә, разведканы таң алдыннан үткәрү хәерлерәк булыр, дигән карарга килдек: артиллерия уты да ачып тормыйча, кинәт кенә һөҗүм итәргә, әгәр дошман каршылык күрсәтә башласа артполктагы бөтен тупларны эшкә кушарга...
28 ноябрьдә, иртәнге сәгать биштә, Кәримовның унбер кешедән торган отделениесе Сельцега бәреп керде һәм хутордан дошманны куып чыгарды.
Дошман, үзенең позициясенә кайтырга теләп, хутор өстенә снарядлар яудырды һәм һөҗүмгә күчте. Бер төркем батырлар өстенә гитлерчыларның сиксән кешелек ике группасы ташланды. Әмма Кәримов сугышчылары алай тиз генә бирешә торганнардан түгел иде: алар, автоматлардан ут ачып, хутор читендә дошманнарны туктаттылар. Шунда фашист илбасарлар өстенә безнең артполкның снарядлары ява башлады. Дошман гаскәре арасында чуалыш китте. Моны күреп торган Кәри-мов, сйгез сугышчысын хуторда калдырып, өч егетен үзе белән алып, дошманны эзәрлекли башлады һәм бер взводка якын гитлерчыны кырып салды.
Сугыш кырында 37 кешесен, тугыз ящик мина, автоматлар, бер миномет, ике авыр пулеметын калдырып, дошман кире чигенде. Салават Кәримов егетләре ике әсир алып, немецләр ташлап качкан коралларны җыеп, һәммәсе дә исән-сау хуторга әйләнеп кайттылар.
Иртә таң белән Кәримов үзе әсир иткән гитлерчыларны штабка китереп тапшырды. Алар дошманның 301 укчы полкының резерв солдатлары булып чыктылар. Гитлерчылар бик кыйммәтле мәгълүматлар бирде. Кәримов взвод командиры һәм Сельце хуторының гарнизон начальнигы итеп билгеләнде. Мин аңа өстәмә көч итеп тагын 15 автоматчы бирдем.
5* 83
ӨЗЕЛДЕ!
гтттпип^ елиь,И декабре безнең Армиянең барлык частьләрендә дә су- 1ь1ш1ан күтәрелеш ае булды. Бөек Ватан сугышының барлык фронтла-рыннан шатлыклы хәбәрләр килеп торды. Гитлерчыларның октябрь аендагы Мәскәүгә булган каты һөҗүмнәре барып чыкмады. Мактанчык фашистларның башкалага басым ясавы 5 декабрьгә исә барлык юнә-лешләрдә туктап калды. Безнең гаскәрләрнең һөҗүменә чыдый алмаган дошман, урыны-урыиы белән, Тихвин һәм Ростов тирәләрендә чигенә башлады.
Мәскәүне саклаган армия частьләре 6 декабрьдә контрһөҗүмгә күчеп, дошманның техникасын һәм җанлы көчләрен кырып, фашистларны көнбатышка куарга тотынды. Төрле яклардан килгән шатлыклы хәбәрләр безнең дивизия командирларын, политработникларын һәм сугышчыларын тагын да дәртләндереп җибәрде, һәм без сугыш хәрәкәтләрен көчәйттек.
Безнең частьләр комдив приказы буенча дошманның оборона сызыгын ешрак, кыюрак капшый башладылар. Дошманның оборонасын өзү өчен бар җирдә дә аның көчен сынап карадык, йомшаграк урынын эзләдек. Безнең каршыдагы Городище — Дроздиха — Перлово — «Победа» хуторы оборона сызыгына дошман 1941 елның 28 октябрендә килеп урнашкан иде. Шул вакыт эчендә бу торак пунктлары һәм тирә-яктагы калкулыклар бик яхшы оештырылган ут нокталары белән көчәйтелеп, дошман шактый көчле оборона корып җибәргән иде. Алар оборона сызыгының алдын да, артын да куак-урманнардан чистартып, ике-өч рәт тимер чыбык киртәләре уздырдылар, • килер юлларга миналар тезеп чыктылар, ут нокталарын маскировать иттеләр. Бер Перловода гына, капитан Николаенко батальоны каршысында, дошман станковый пулеметлар өчен унике дзот һәм башка төр автомат кораллар өчен илле позиция төзеп куйды. Гитлерчылар батальонына ике артиллерия дивизионы һәм ике миномет батареясы ярдәм итә иде. Дошманның оборона системасы барлык дзотлардан һәм ут нокталарыннан бөтен тирә-якка ут ачарлык итеп оештырылган иде. Дошманның оборонасын бу тирәдә өзү хакында уйларга да мөмкин түгел иде.
• Перлово каты ныгытылган пункт булса, аннан көньяктарак бик уңайлы калкулыкка урнашкан «Победа» хуторы аннан да шәбрәк ныгытылган иде. «Победа» хуторы безне бик борчыды: калкулыкка урнашкан, аннан килер-китер юлларны да күреп, күзәтеп була...
Кайсы гына урынны алсаң да, дошман безгә караганда ике-өч мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Артиллерия генә ике якныкы да тигез булып, без бу җәһәттән алардан калышмый идек.
Уйлаша-киңәшә торгач, без, әгәр дә мәгәр приказ булса, дошман оборонасын «Победа» хуторы һәм 238,3 биеклеге юнәлешендә өзәргә булдык.
Сугышчылар коралларын тикшерәләр, кием-салымнарын рәтлиләр, боеприпасларын барлыйлар — һәркем булачак сугышка әзерләнә. Булган җитешсезлекләрне тизрәк бетерергә тырышып командирлар җыелышлар, киңәшмәләр үткәрәләр. Батальон комсорглары һәм парторглары коммунистлар һәм комсомолецлар белән әңгәмәгә җыелалар. Агитаторлар газета укый, алар һәр сугышчыны Совинформбюро хәбәрләре белән таныштырып барырга тырышалар.
Ул көннәрдә штабларда һәм тылда беркем дә юк диярлек, бар да су-гышчан берләшмәләр тирәсендә мәж килделәр. Әле приказ алынмаган булса да, командирлар гына түгел, сугышчылар да ул көннең якынайганын сизәләр Һәм безнең полкларның тизрәк дошман өстенә ыргылуын көтәләр иде.
84
Армия Хәрби Советыннан 1941 елның 26 декабрендә безнең дивизия тар аралыкта дошманның оборонасын өзәргә тиеш дигән приказ алынды. Безнең полкка фронт итеп «Победа» хуторы һәм 238,3 калкулыгы юнәлеше билгеләнгән иде. Фашистларның алгы линиясен өзгәннән сон полк урман эчендәге исемсез инеш буйлап Җагрееводан көньяк-көнчыгышка үтеп чыгарга һәм дошманның резервларын кырып салырга тиеш иде.
Икенче полкка дошман оборонасын бездән көньяктарак өзү, өченче полкка безнең икенче эшелон булып һөҗүм итү бурычы куелган иде. Без унсигез километрга сузылган элекке оборона сызыгында аз санлы сугышчылардан торган вак-вак төркемнәрне калдырырга тиеш идек. Дошманның ут сызыгын өзгәнгә кадәр, бар булган артиллерияне бергәләп файдаланырга боерылды.
Махсус подразделениеләргә үзебез оборона тоткан участокны тапшырып, 26 декабрьдә, кичкә таба, без дошманга сиздерми генә «Победа» хуторыннан төньяктарак урманнар һәм әрәмәләр арасына тупландык.
Гаҗәеп салкын төн. Тирә-юньдә шомлы тынлык. Калын, иләмсез кар бүрекләр кигән дәү чыршылар башларын иеп моңсуланып торалар. Ашыгып-ашыгып атлаган аяклар карны шыгырдатып кына тынлыкны бозып куя. Бу — донесение илтүче связнойлар ашыгалар.
Үзәннәрдә һәм башка шык урыннарда командирлар сугышчыларының һәм техниканың килеп җитүен барлап, тикшереп торалар. ВЛКСМ- ның полк бюросы секретаре политрук Кибакин рота һәм батальон комсоргларына шыпырт кына соңгы күрсәтмәләрен бирә:
— Командирның приказы һичшиксез үтәлергә тиеш. Соцярышны башлап җибәрүчеләр икәнлегебезне онытмагыз.
Хутордан көньякта урман авызында без, майор Семашко белән, комбатларны һәм артиллерия дивизионнарының командирларын чакырдык. .Монда күп сөйләп торуның кирәге дә юк. һәркем бурычның никадәр мөһим булуын аңлый. Шулай да мин батальон һәм роталарның кузгалу урыннарын ачыклыйм, һөҗүм итү объектларын хәтергә төшерәм һәм барлык төр гаскәрләрнең бердәм хәрәкәтен оештыру хакында соңгы күрсәтмәләрне бирәм. Бурыч ачыклангач, командирлар ашыгып-ашыгып үз подразделениеләренә таралалар.
Полк комиссары Феоктистов барлык роталарда һәм батареяларда булырга өлгергән. Ул сугышчыларны дәртләндереп, җиңүгә чакырып кайткан.
27 декабрьдә барлык сугышчылар һөҗүм башларга тиешле урыннарына барып урнаштылар. Артиллеристлар тупларын алгы крайга ук тәгәрәтеп китергәннәр, ут ачарга сигнал гына көтәләр. Көпшәләрен күккә күтәргән минометлар да сагайганнар.
Майор Семашконың артполкыннан тыш, күрше участоктан тагын бер артиллерия полкын алып, минем карамакка тапшырдылар. Дивизия командиры Кудрявцевның безнең һөҗүм участогына нинди зур әһәмият биргәнлеген аңлата иде бу. Чыннан да, хуторны алып без дошман оборонасын өзеп кенә калмыйбыз, аның чигенү юлларын да кисәбез, ана ярдәм килү мөмкинлеген бетерәчәкбез һәм күршеләргә куркыныч тудырган флангтагы ут нокталарын юк итәчәкбез.
Сигнал. Ут позицияләрендәге батареяләр коточкыч тавыш белә» ухылдый башлады. Җир селкенде. Сугышчыларның баш очыннан беренче залпның снарядлары узды.
Канонада утыз минут дәвам итте. Шул вакыт эчендә дошман өстенә өч меңнән артыграк снаряд җибәрелде. Төтен-сөрем таралып, һава ачыклангач, безнең снарядларның дошманның ут нокталарына бик әйбәт кенә барып төшүләре билгеле булды.
85
енган3™ДЛРТИЛЛерия ^эм миномет утына шыкланып, калын карга сы- ҮрмәләделәрЧЫЛЗР хуторга һәм биеклеккә штурм ясау өчен һаман алга һпппп.арЯДЛар я«гыРыинаи соя Дошман аңына килергә дә өлгермәде, икенче көчле тавыш —укчы роталарның «ура» тавышы тетрәтте. Күзәтү пунктыннан сугыш картинасын мин бик ачык күреп тордым, менә узган сугышларда батырлыгы белән дан алган политрук Дмитриев, дүрт сугышчысы белән, дошман блиндажына ташланды. Ул анда күпме дошман качып торганын да белми иде бит... Тәвәккәллек монда да җиңде: дошман качып котыла алмады. Гранаталар шартлады һәм гитлерчыларның бер взвод пехотасы, ике пулеметы ние белән, күккә очты.
Артиллеристлар «күчтәнәче»ннән зарарланмаган барлык коралларыннан дошман котырынып ут яудыра башлады. Безнең сугышчылар һәрбер ут ноктасы, бәләкәй генә калкулык өчен дә каты сугыш алып бардылар.
Салават Кәримов, биш сугышчысы белән, бер калкулыкны дошманнан чистарта. Ул арада булмый, егерме биш фашист аларга каршы килә башлый. Гитлерчыларның тагын бер ротасы бу егерме бишлеккә ярдәмгә ашыга.
Контрһөҗүм ясаучыларны күрсәтеп, мин Семашкога:
— Сиңа сүз бирергә туры килә, — дидем.—Егетләрне коткарырга кирәк!
Дошманның һөҗүмгә күчкән сафлары өстендә дәһшәт белән снарядлар ярыла башлый. Аларның рәтләре сирәгәя. Әйбәт егетләр бу артиллеристлар!
Дошман пулеметлары озын-озын очередьләр биреп аталар. Бигрәк тә калкулыкка урнашкан бер пулемет тырыша. Безнең сугышчыларга баш күтәрергә дә ирек бирми: пуляларны яудыра гына. Аны бик төз атып кына тынарга мәҗбүр итәргә мөмкин.
— Наводчик, минем янга! — дип боерды, биеклекне бинокль аша күзәтеп торган кече лейтенант Бароков.
Командир янына наводчик Владимир Бароков үрмәләп килде. Командир да, наводчик та якташлар — Байкал арты егетләре. Фамилияләре дә бер.
— Урман кырындагы агачлыкта зур каенны күрәсеңме?
— Күрәм, иптәш командир.
— Каеннан 0—20 сулдарак кар көрте. Күрәсеңме? Орудиеңне төзә, әзер булгач әйтерсең.
Пулемет һаман ата, һаман безнең сугышчыларны тотып тора. Бароков күзләре белән панорамага йотылды, күнегелгән җитез хәрәкәт белән орудиене төзәде һәм командирга хәбәр итте: орудие әзер!
Өч атуда Бароков дошман пулеметын тынарга мәҗбүр итте. Оста наводчикның шушы сугышта гына да юк иткән икенче пулемет ноктасы иде инде бу.
Дошман, безнең төп көчләрнең үзәнлек ягыннан һөҗүм итүләрен абайлап, уң флангын шәрәләндереп булса да, барлык утын сулга — үзәнгә таба юнәлдерде. Ул урман кырына танкка каршы ата торган 37 м/млы пушкасын тәгәрәтеп чыгарды. Алар бу пушкадан атып безнең һөҗүм итүче сугышчыларны өркетергә теләделәр булса кирәк. Тик бу план да барып чыкмады. Кече лейтенант Бароков үзе орудие янына басты һәм гитлерчыларның пушкасын утка тота башлады. Дошман да Бароковка ата иде. Алар кара-каршы атыша башладылар. Ниһаять, Бароков җиңеп чыкты. Дошман пушкасының авызы тыгылды.
Гитлерчылар икенче һәм өченче батальоннар өстенә миналар яудыра башладылар. Сугышчылар ятарга мәҗбүр булды. Хәтәр хәл — атаканың тукталып калу ихтималы бар. Мин өлкән лейтенант Николаенко-.
86
ның батальонына үзәнлектән чыгарга приказ бирдем. Ул икенче эшелоннан чыгып дошманның уң флангысына удар ясарга тиеш.
Безнең маневрга дошман тиз төшенде һәм батальонны ут өермәсе белән каршылады. Артиллерия ата, пулеметлар, минометлар бертуктаусыз ут яудыра. Гитлерчылар контратака ясарга ниятләп үоманиап резервларын чыгара башладылар.
Майор Семашко нәрсә әйтергә теләвемне минем күз карашымнан ук аңлады. Ул артиллеристларга яна команда бирде: дошман тупланган урыннарга биш минутлык артналет ясарга! Артиллеристларга пулеметчылар, минометчылар кушылды. Дошман посарга мәҗбүр булды. Артналет башланып җиде минут үтүгә, безнең сафлар өстендә «ура!», «Ватан өчен!» дигән көчле тавышлар яңгырады. Чаңгыларга баскан сугышчылар һөҗүмгә күчтеләр. Кул сугышы башланды.
Ватан сугышы башланганнан бирле Себер сугышчылары беренче булып шундый зур күләмдә кул сугышына керделәр. Алар штыклар, гранаталар, прикладлар белән үзләренә юл салалар иде. Фланглардан һәм һөҗүм итүчеләр арасында калган урыннардан дошман өстснә пулемет уты яуды. Карабиннардан һәм винтовкалардан дошманга терәп аталар иде. Сугыш кыры суеш кырына әйләнде.
Дошман, никадәр генә көчле булмасын, Себер егетләренең басымына чыдый алмады, йөзләрчә үлекләрен калдырып, коралларын ташлап, , минометларын, пулеметларын онытып, уңны-сулны белмичә, чаба башлады.
Бу аяусыз бәрелештә полкның бик күп сугышчылары батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. Алдан һәрвакыт коммунистлар һәм комсомоллар барды.
Икенче батальон комиссары политрук Вехарев бишенче ротаны беренче булып атакага күтәрде һәм гитлерчыларны автоматтан кыра- кыра дошман ныгытмаларына барып керде.
Сугыш иң кызган чагында гына пулеметчы Марин яраланды. Вехо- рев шунда ук пулеметка тотынды һәм, флангтан атып, батальонның һөҗүменә зур булышлык күрсәтте: гитлерчыларның ике пулемет ноктасын тынарга мәҗбүр итте. Үзе, яраланса да, сугыш кырыннан китмәде, ярасын бәйләп, батальон белән җитәкчелек итүендә булды.
Миномет ротасының политругы Николай Дмитриев үз ротасы белән дошманның иң куе урынын ерып алга ук үтеп керде. Шул чагында кинәт кенә безнең бер миномет расчеты сафтан чыкты. Политрук үзе наводчик урынына басып, 12 гитлерчыны кырып салды. Яраланса да, сугышның ахырына кадәр иң алгы сафта булды.
Дошман сафларында буталыш башлану белән, беренче укчы рота политругы Ильюшин ротаны һөҗүмгә алып китә. Кыю политрук берничә тапкыр яралангач кына, анда да өлкән командир боерыгыннан соң гына, сугыш кырыннан■ китә. Пулемет ротасы командиры коммунист Федор Зластков, пулеметчылары сафтан чыккач, «Максим» янына үзе ята һәм һөҗүм итүче роталарга юл ача.
45 м/млы пушкалар батареясы командиры дошман пулясыннан һәлак була. Батарея комиссары шунда ук аның урынына баса. Бернинди югалып калу, каушау күрсәтмичә, дошманның ут нокталарын җимерүгә җитәкчелек итә.
Элемтәчеләр дә сынатмадылар. Комсомолец сержант Нагибин муеннан карга бата-чума ут яңгыры астында линиядәге 27 өзекне төзәтә. Сугышчы Макаров сугыш барышында элемтәне тәэмин итә, көрәш дәвамында гына 11 километр элемтә чыбыклары суза, егерме урында өзекне ялгый.
Санитарлардан Михаил Кондратьев, Иван Захаров Һәм Лямков ут астыннан яралы 68 сугышчыны кораллары-ниләре белән алып чыгалар.
87
г--оПП .. Р0Та п°литругы Павел Самсонов бу сугышта батырлыкның иң Ү үрнәген күрсәтә, һөҗүм иң кызган чагында гына өч минометның расчеты сафтан чыга. Яралыларны коткарырга һәм коралларны саклап калырга кирәк була. Үч иткәндәй, якында гына санитарлар да күренми. Политрук тирә-юньдә усал кортлар кебек безелдәгән пуляларга да, ухылдап ярылган снарядларга да игътибар итми, яраларын бәйләп сугышчыларны һәм минометларны сугыш кырыннан алып чыга. Соңга таба политрук үзе дә каты яралана. Аны үз ротасының сугышчылары алып чыгалар. Сугыш кырында туганнарча бер-береңә ярдәм итешүнең иң гүзәл бер чагылышы иде бу.
«Победа» хуторында без алты орудие, сигез миномет, сигез пулемет, ике йөздән артык автомат һәм башка кораллар кулга төшердек.
Себер егетләренең искиткеч каты һөҗүменнән исен җуйган дошман тиз генә акылга килә алмады. Кыю һәм тәвәккәл һөҗүм ясап, без аны үзебез белән исәпләшергә мәҗбүр иттек. Алтай полкының каты удары дошман оборонасын өзеп ыргытты. Моннан соңгы сугышларда безнең өстенлек булачагы ачык иде. Чөнки бу җиңү гаять мөһим җиңү булып, без зур, фронт күләм җиңүгә юл сала башладык.
ДОШМАН ТЫЛЫНДА
Городище, Дроздиха, Перлово кебек ныгытылган пунктларыннан дошман уң флангтагы гаскәрләренә ярдәм итә иде. 27 декабрьдә кичке сәгать алтыга «Победа» хуторын дошманнан чистарткач, хутордан бераз читкәрәк урман кырына мин барлык комбатларны һәм комиссарларны җыйдым. Полк алдында торган яңа бурычларны ачыкларга кирәк иде.
Караңгы төшеп килә. Полк сугышчыларын ашатып алырга да кирәк. Аларның кичәдән бирле ял иткәннәре һәм кайнар аш капканнары юк. Тәүлек буе өзлексез барган сугышлар аларны ялыктырган иде. Көне- төне муеннан карда йөрүнең җиңел түгеллеген күз алдына китерәсездер.
Менә күптән көтелгән поварлар килеп җиттеләр. Алар термосларга салып, көндезге ашны да, кичкесен дә бергә алып килгәннәр. Күңелләр күтәрелеп китте. Ашап-эчеп алгач, һәркемнең плащпалаткаларга төренеп, кар өстенә ятып кына булса да черем итеп аласы килде. Ләкин әлегә ярамый иде. Сулдагы Армиянең безгә күрше часте дошманга өзлексез һөҗүм ясап алга ук үтеп кергән. Безнең полк аңа уңнан ярдәм итәргә тиеш. Димәк, алга барырга кирәк.
Майор Семашконың артиллерия полкы һәм безнең штаб безгә иярә алмады. Жагреево авылын азат иткәч һәм юлны дошманнан арчыгач, алар безгә кушылырга тиешләр.
Кичке сәгать җидедә сугышчылар чаңгыларга бастылар, һәммәсе дә ак маскахалатлар киеп алганнар. Танкка каршы ата торган пушкаларны, минометларны да акка буяп чаңгыларга утыртканнар.
Ак кардан беркемне дә тиз генә аерып ала алмассың. Дошман оборонасы өзелгән урынга башта разведчиклар үтте, аннары саперлар китте. Ярты сәгатьтән соң икешәрләп тезелгән безнең полк кар көртләре күмгән урман арасына кереп югалды. Алдан комиссар белән мин барам. Кар диңгезе хәзер безгә туган өебез кебек якын. Шыпырт кына, аз гына да тавыш чыгармаска тырышып, сакланып барабыз.
Дошманга сиздермичә генә аның тылына үтеп чыгарга, бик каты ныгытылган Перлово районын аерып алып, Жагреевога һөҗүм итәргә һәм гарнизонны кырып ташларга кирәк. Әле моңарчы беркем дә йөрмәгән «Кара елга» үзәненнән без шул максат белән барабыз.
88
Елга, ни салкыннар булып та, катмаган әле. Аны өстән бозлана башлаган юка гына кар каплаган, аста исә аз гына пар бөркеп һаман су челтери. Урыны-урыны белән без суга кереп үк барабыз. Тездән су ерып барып, орудиеләрне баулар белән сөйрәргә туры килә. Минометларны сугышчылар иңнәренә күтәргәннәр. Барыбызның да өсте юка боз белән капланды. Туктап учаклар ягарга һәм азрак кипшенеп алырга туры килде. Аз-маз хәл алдык һәм яңадан хыянәтче «Кара елга»ның суларына бата-чума алга атладык.
Шундый вакытлар булды, безнең чаңгычылар колоннасы олы юлга чыга язып кала иде. Ә бу юлдан бертуктаусыз дошман машиналары чаба, броневиклар, пехота үтеп тора. Дошманны үткәреп җибәрү өчен безгә кайчагында селкенмичә, кымшанмыйча сәгатьләр буе карга күмелеп ятырга туры килә. Юлда хәрәкәт туктагач, тагын кузгалабыз.
Комдив Кудрявцев, комиссар Таланов һәм штаб начальнигы подполковник Квашнин безнең язмыш өчен бик борчылалар, рация аша шифрлап хәлебезне белешеп кенә торалар. Сугышчыларның коры паеклары җитәрлекме, кәефләре ничек һ. б. Безгә киңәшләр, күрсәтмәләр бирәләр.
Үзебезнең ялгыз түгеллегебезне тою безгә рәхәт иде. Кемнәрдер анда безне күзәтәләр, борчылалар, һәм шуны тоеп, кырык градуслы салкынны да сизмичә, без һаман алга — максатка барабыз.
Дошман тылындагы бу поход ике тәүлек дәвам итте. Сугышчылар ардылар, талдылар, ләкин үзара бернинди талашу, ызгышу кебек нәрсәләр булмады. Арганнарга ярдәм итештеләр, аларны аркага күтәрделәр. коралларын, капчыкларын күтәрештеләр.
Ватан алдындагы бурычның җитдилеген тою, туган илгә булган мәхәббәт гади кешеләрне батыр итте, аларның рухын күтәрде, йокыны оныттырды, салкынны сиздермәде. Боз булып каткан киемнәр астында уттай кайнар йөрәкләр тибә иде.
Белмим, шул вакытта ерак Омск, Новосибирск, Бийск калаларында үз якташларының нишләп йөрүләрен, аларның мәкерле «Кара елга» үзәнендә бозга катып, чыдап булмаслык декабрь салкыннарында өшеп, муеннан кар ярып җиңү юлларыннан баруларын уйлаучылар булды микән? Булмагандыр. Совинформбюро Алтай полкының нинди юллар үткәнен әйткәч кенә уйлап куйсалар инде. Тик бу кешеләрнең тиңсез батырлыгын кыска хәбәр юлларына гына сыйдырып бетереп буламы соң?
Привалларда сугышчылар арасында иң элек комиссар Феоктистов кү’ренә иде. Ул һәркемнең күңелен җылытырлык сүзләр таба белә. Мондый җәһәннәм салкыннарында җылы сүзнең күңелгә ятышлы икәнлеген һәркем аңлый иде. Комиссар:
— Ничегрәк соң, туганкай, бик туңмадыңмы? — дип сорауга ук, сугышчының күңеле булып китә.
Егерме сигезенче декабрьдә кичкә каршы без Жагрееводан җиде йөз метрлар чамасы ераклыкта, кара урманда тупландык. Юлсыз җирләрдән, сазлык, урманнар аша үтеп, бары компас һәм йолдызлар ярдәмендә генә, тиешле урынга күрсәтелгән вакыттан элегрәк килеп җиттек. Мин моңа бик шат идем.
Менә без дошманга якын гына торабыз. Тик ул безнең хакта әлегә берни дә белми. Борны астында гына совет полкының урнашуында аның гаме юк, ул масаеп җылы өйләрдә, ныгытмаларда утыра. Утыра бирсен, бигрәк әйбәт!
Тагын салкын төн җитте, һава бугазларны куыра, тын алырга да ирек бирми. Көньяк-көнчыгышта каты сугышлар бара. Туп тавышлары, снаряд ярылган авазлар, монда кадәр килеп җитеп, урман тынлыгын бозып яңгырыйлар. Бу безгә күрше Армия, тын алырга да ирек бирмичә, гитлерчыларны көнбатышка куа. Без әнә шул удар Армиянең ун.
89
тиеш Kve^ai. Z аИ дошма»ны\ИКенче эшелоннарын тар-мар итәргә та дошман Z 1УРЫЧ ҖИТДИ' ҮтӘП бу™Рмы аны? М™да- аулак почмак-
’ БагыьпЛ ИӘреИ ТУПЛЗП аЛЫП’ беЗГӘ контРУДар ясамасмы?
Cvn.mu., командирларына әйләнмә оборона оештырырга куштым көҮ BHKZ Рга ЯЛ ИТҮ ӨЧеИ шалашлаР к°Ра башладык. Коньякка һәм ияптпп ,ГЬ,ШКа РазведчиклаР Жибәргәч, бер группа автоматчылар ияртеп, адъютантым Петровны да алып, Җагреевога бару юлларын карарга үзем махсус разведкага киттем.
Без, тирән кар ерып, артиллерия ярдәменнән башка менә шушы кре-постьны алырга тиеш идек. Җитмәсә, комдивның шифрлы телеграммасында мондый хәвефле хәбәрләр бар иде: «Көньяктан олы юл буйлап дошманның атлы артдивизионы хәрәкәт итә. Гитлерчылар үзләренең икенче эшелоннарын — Жагреево гарнизонын ныгытырга уйлыйлар».
Разведкадан соң мин бер карарга килдем: 29 декабрьдә иртә белән рота һәм батальон командирлары ярдәмендә күзәтүне төгәлләргә, сугыш планын әзерләргә, материаль частьләрне өр-яңадан карап чыгарга, сугышчыларга ял бирергә. 30 декабрьдә иртәнге караңгыда ныгытылган пунктны урап алырга, искәрмәстән һөҗүм итәргә һәм кул сугышына барырга.
Егерме тугызыннан утызына каршы төндә саперлар без үтәчәк һөҗүм юлларын дошман миналарыннан чистартырга тиешләр иде.
Разведкадан кайту белән мин Феоктистовны эзләп таптым'һәм үзем ясаган разведка мәгълүматлары белән уртаклашып, аңа фикеремне сөйләп бирдем.
Комиссар чигәсен кашып уйга калды:
— Әйе. Эләгүебез мөмкин. Хәлләр бик катлаулы. Күрше полк бездән бик еракта, аның бурычы да башка. Ярдәмгә өметләнеп булмый...
— Мин үзебезнең сугышчыларның тәвәккәллегенә һәм сиздерми һөҗүм башлавыбызга гына өметләнәм. Төнге һөҗүмгә генә ышанам, — дидем мин. һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле комиссарның чырае бу юлы бик җитди иде. Сугышчылар өчен гаять зур җаваплылык тою, кеше ышанмаслык авыр шартларда үткәргән поход юллары, озак вакытлар ял күрмәү комиссарның матур йөзенә тирән борчылу билгеләре салды.
Папирос артыннан папирос кабыза-кабыза юан имән төбендә без комиссар белән бик озак утырдык. Азрак югалтулар белән ничегерәк итеп бурычны уңышлы үтәп чыгарга дип, озак киңәштек. Икебез дә борчылабыз, ләкин аны башкаларга күрсәтергә ярамый иде.
Комиссар да беренче чиратта кешеләргә ял бирергә, аларны аша- тып-эчертеп алырга, киемнәрен киптерергә кирәк дип уйлый икән. Әгәр һөҗүмне бүген төнлә үк башласак, аның ахыры ни белән бетәсен күз алдына китерү дә кыен иде. Чөнки кайбер сугышчылар ашау белән үк кар өстенә аудылар. Аларны йокыдан уятып, шалашлар корырга мәҗбүр итәргә туры килде. Аларны бу хәлдә һөҗүмгә җибәрсәң, катып-өшеп бетүләре мөмкин иде.
Без комиссар белән барлык нәрсәләрне уйлашкач, дивизия командирына шифрланган телеграмма җибәрдек. Мондагы хәлләрне сөйләгәч, үзебезнең исән-сау килеп җитүебезне әйттек һәм Жагреево гарнизонына һөҗүмне утызынчы декабрь иртәсенә күчерүләрен сорадык. Өч сәгать
Урман кырыннан Җагреевога кадәр биш йөз метрлар чамасы ачык кыр икән. Авыл үзе биек тау башында, уртасыннан олы юл үтә. Немец- ләр җирле халыкны куып китереп бульдозерлар ярдәмендә ул юлны гел чистарттырып тоталар икән.
Авылны ныграк күзәткән саен, аның баш тыкмаслык крепостька әйләнгән булуын яхшырак күрдек. Өйләр һәм сарайлар дзотка әйләнгән-нәр, йортларга үтеп китәрлек урыннарга окоплар казылган, траншеяләр ясалган. Штурмчыларга бик кыен булачак.
90
тән җавап килеп җитте. Командование безнең планны раслаган. Алар безгә уңыш теләп калганнар.
Төн, андый-мондый хәлләрсез, тыныч кына үтте, һаваның бик салкын булуын искә алып, сакчыларны ике сәгать саен алыштырып тордык. Учаклар янына корган шалашларда сугышчылар рәхәтләнеп йокладылар. Өс-аяк киемнәрен киптерделәр. Дошман ягында хәрәкәт сизелми әле, гитлерчылар өйләрдән чыгарга куркып утыралар.
Полкта штурмга ашыгыч әзерлек эшләре бара. Иртә белән партия һәм комсомол җыелышлары үткәрдек. Роталарда кызылармеец җыелышлары үтте. Командирлар һәм комиссарлар гел сугышчылар арасында кайнап, аларга бурычның һәр детален аңлаттылар.
һөҗүмне утызында иртән сәгать 5 тә ун минутта башларга булдык.
Чаңгыларга азык-төлек төяп көн урталарында батальон поварлары килеп җитте. Тиешле поектан тыш алар сугышчыларга комдивтан хат һәм бүләк алып килделәр. Бу өстәмә поек арасында һәркемгә йөзәр грамм «күгәрчен сөте» дә бар иде, салкында ул да бик ярап куйды. Комдив: «Дошманның ныгытылган районын өзгән сугышчыларга үземнән һәм комиссардан кайнар сәлам тапшырам. Сезгә уңышлар теләп, өстәмә поек җибәрәм», — дип язган иде.
Ерак арага җибәрелгән разведкабыз әйләнеп кайтты. Дошманның ярдәмгә чыккан артдивизионы Жагреевога унсигез километр ераклыктагы Яковка авылында туктаган икән.
Төнлә батальоннар атака башларга тиешле урыннарына киттеләр. Безнең сугышчылар Җагреевоны бөтен яктан да урап алдылар. Көньякка, Бабино авылына чыга торган юлга һәм төньякка, Перлово ягына каплау отрядлары куелды.
Тирә-якта, кая гына карасаң да, зәңгәрсу кар көртләре җәелгән. Гитлерчылар урнашкан Жагреево йоклый. Бер тавыш та ишетелми, бер хәрәкәт тә күренми. Сугышчылар сукыр тычканнар кебек карны казып кергәннәр. Аларны илле метрдан бөтенләй күреп булмый. Минометлар һәм танкка каршы ата торган пушкалар урман авызына урнашканнар.
Сәгать нәкъ биш тә ун минутта мин, урман авызыннан кызыл ракета чөеп, атака башларга сигнал бирдем. Батальоннар тын гына кузгалдылар һәм төрле яктан авылга барып керделәр. Минометлар авыл уртасын утка тота башладылар. Станковый һәм кул пулеметлары урамнарга, тыкрыкларга, өй түбәләренә ут яудырып, һөҗүмне куәтлиләр иде. Дошман үз тылында мондый кинәт һөҗүмне һич тә көтмәгән икән. Ул кача башлады. Тик кайбер вак группалар гына кораллары янына барып өлгереп, каршылык күрсәтеп азапландылар.
Жагреево өчен кул сугышлары барган вакытта гитлерчыларның алгы сызыкларын саклаучы частьләре Перлово һәм Городище ягыннан олы юл буйлап көньяк-көнбатышка чигенә башлады. Аларның бер батальоны һәм атлы артдивизионы Жагреево ягына борылды. Әмма безнең каплауда торган отрядлар аларны кургаш яңгыры белән каршы алдылар. Арттан бастырып килгән подполковник Кажанов полкы дошманны ачык кырда куып җитте.
Караңгыда кайда үзебезнекеләр, кайда немецләр икәнен дә аерып булмый башлады. Дошман да, без дә яктырткыч пулялар белән атабыз. Шундый пулялар Перловодан башлап Жагреевога кадәр булган арада төрле төстәге эзләр сузып төрле юнәлешләрдә очалар. Ике як та сугыш кырын ракеталар белән яктырта. Алар тагын да ныграк атышырга мәҗбүр итәләр.
Төрле яктан утлы кләщәгә килеп капкан дошман кая барырга белми, ул урман арасына, әрәмәлеккә чаба, ләкин анда да ут астына барып эләгә.
Жагреево тирәсендәге кул сугышлары иртәнге җидегә кадәр дәвам итте.
91
идеи& аз
берТЛтаРп™ аКөнҢ 301 П°ЛКЫ ИлбасаРлаРы Жагреево кырында үзенә* ка^ авыпгп lu Көньякка үтүче ОЛЫ юл Ишманнан чистартылды. Саперлар авылгз килү юлларын һәм олы юлны минадан арындыра башладылар /Ниналар да ул кадәр үк күп түгел иде. Көнчыгышка таба үткәндә дошман үз-үзенә бик нык ышанган һәм тылындагы юлларны миналап та тормаган булып чыкты.
Иртән сәгать сигездә безнең элекке оборонаның алгы сызыгыннан көньякка таба артиллерия полклары, штаблар, махсус подразделениелар һәм обозлар үтә башлады. Юл читендә дошман солдатлары аунап ята, минометлар, тягачлар, орудиеләр әйләндереп ташланганнар. Җиңү эзләп килгән дошман солдатларының гәүдәләрен күргәч, безнең сугышчылар бик нык нәфрәтләнделәр.
Алтай полкының җиңүе барыбыз өчен дә зур сөенеч булды. Очраганнар безне кочаклап үбәләр, сугышчыларны хәзинәдә бар нәрсәләре белән кунак итәләр иде.
Иң мөһиме — бу каты көрәшләрдә дошман миңгерәүләнде, ул тозактан котылу юлын эзләп шашынса да, аның чигенү юлларында безнең батыр сугышчылар торалар иде. Кыю, тәвәккәл булганда, оешкан төстә кинәт һөҗүм иткәндә, дошманны тукмарга мөмкин — без бу сугыштан әнә шундый нәтиҗә ясадык.
Бераздан һөҗүмнең кайбер эпизодлары мәгълүм була, аерым батыр-ларның сугышына йомгак ясала.
...Сугышның иң кызган чагында гына чарлакта урнашкан пулемет безнең частьләр өстенә ут яудыра башлый. Сугышчылар кузгала да алмыйлар. Комсомолец Аристов үзенең «Максимы» белән алгарак шуышып бара да дошман пулеметының бугазын томалый.
Бер төркем сугышчылар — Скрыпкин, Капков, Сущевский, гитлерчы-ларның урманга чигенү юлын кисеп, кул сугышы башлап җибәрәләр. Өч сугышчыга каршы 31 дошман солдаты ташлана. Скрыпкин танкка каршы граната белән дүрт илбасарны юк итә, Сущевский өчесен штык белән кадап теге дөньяга җибәрә, калганнары кулларын күтәрәләр.
Батыр йөрәкле кызылармеец Федор Бессонов, тылга үтеп кереп, дош-манның авыр пулеметына һөҗүм итә. Аның расчетын штык белән кадап, пулеметны ала, һәм шунда ук аны борып дошман өстенә ут ача. Унбер гитлерчыны юк итә.
Кайнар көрәш дәвамында өлкән лейтенант коммунист Андреев, алга үтеп, кулындагы пистолетын болгый-болгый үзе артыннан сугышчыларны чакыра. Командирның кулы сугышчылар өчен байрак кебек була. Менә ул кул яралана, канга бата. Командирның яралануын күргән сугышчылар тагын да гайрәтләнебрәк алга ташланалар.
Санинструктор Степан Чередниченко сугыш кырыннан егерме яралы сугышчыны алып чыга...
Мондый эпизодларны бик күп санарга мөмкин иде. Иртәнге тугызынчы яртыда батальон кухнялары сугышчыларга кайнар аш китереп җиткерделәр. Бераз соңрак Җагреевога дивизия комиссары Таланов килде. Без аның белән сугыш булган урыннарны урап кайттык. Хәрби корреспондент политрук Белоусов та безгә ияреп карап йөрде.
Менә авылның көньягында бәләкәй генә бер йорт артындагы үзәнлектә, йөз квадрат метрдан да зур булмаган мәйданда, шахмат тәртибендә куелган, көпшәләре көнчыгышка караган 105 м/млы өч орудие тора. Тирә-яннарыида гитлерчыларның мәетләре аунап ята. Егермедән артык мәет.
— Чиста эшләгәннәр. Себер егетләре кулын әллә каян күреп була, ди корреспондент.
92
Шунда ук боеприпаслар тутырган бик күп ящиклар, саламга төрелгән тягачлар тора. Барсы да төзек.
— Семашко канда? — дпп сорый комиссар. — Шундый байлык иясез аунап ята.
— Аунап ятмас, иптәш комиссар! Семашко андый кеше түгел ул!
Авыл уртасындагы чиркәү янында 81 м/млы минометлар. Дүртесе дә төзек. Ләкин дошман алардан бер генә мина чыгарырга да өлгермәгән.
Авыл читендә зур бер сарай бар — ул элек колхозның дуңгызлар фермасы булган. Фашистлар анда склад ясаганнар, боеприпаслар, азык- төлек, обозлар тутырып куйганнар. Бер почмакта төзек, әйбәтләп майлап куйган велосипедлар тезелгән. Ике йөздән артык.
— Чаңгылар да әзерләгәннәрме соң? — дип көлемсери комиссар.
Бөтен җирдә дошман мәетләре. Безнең санитарлар яраланган гитлерчыларга ярдәм итеп йөриләр. Сугышта исән калганнар икән, хәзер аларны терелтергә кирәк.
Ул арада булмый, авылга кешеләр кайта башлый. Хатын-кызлар, балалар, картлар. Алар ике ай буена урманнарда интегеп йөргәннәр, землянкаларда, шалашларда яшәгәннәр. Бу ач, ябык кешеләр бездән, инде өйләребезгә кайтырга мөмкинме, фашистлар яңадан килмәсләрме, дип сорыйлар. Аларның өйләре таланган, бер генә нәрсәләре дә калмаган. Булган азык-төлекләрен фашистлар ашап бетергәннәр. Сарайларын, каралты-кураларын ватып мичкә якканнар, блиндажларны җылытканнар. Безнең поварлар аларга икмәк өләшәләр, кайнар аш белән сыйлыйлар. Аларның сөенечтән аккан күз яшьләрен күрү дошманга булган нәфрәтне тагын да көчәйтә. Дивизия комиссарының приказы буенча немецләрнең авылда калган азык-төлек склады тулысы белән халыкка бирелде.
Сәгать уннар чамасы иде. Сугышчылар яңадан чаңгыларга бастылар. Яна сугышчан приказ алынды: чигенеп баручы дошманга беркайда да ныгырга ирек бирмәскә, башка авыллардан да куып чыгарырга, ул кайда гына булмасын аны куып җитәргә һәм тар-мар итәргә. Безнең полк олы юл буйлап, подполковник Кажанов полкы бездән көньяктарак барырга тиеш. Дивизиянең калган частьләре икенче эшелонга билгеләнделәр.
Дивизия комиссары сугышчылар алдында кыска гына речь сөйләде. Җиңү белән котлагач, ул аларга яңадан-яңа җиңүләр тели:
— Яхшы көрәштегез, кадерле дусларым, рәхмәт сезгә!
— Советлар Союзына хезмәт итәбез!—дип кычкырдылар сугышчылар, бердәм тавыш белән.
30 декабрьдә нәкъ сәгать унда полк Җагрееводан чыгып китте. Майор Семашконың артиллерия полкы да бу юлы бездән калмады.
Без ул көнне сугыша-сугыша әллә никадәр авылларны азат иттек. Чигенеп баручы дошманның резервлары урнашкан Хорошово, Бабино авыллары өчен кыска, ләкин бик каты сугышлар булып алды. Гитлерчылар безнең җимергеч һөҗүмне туктатырга теләп ниләр генә кыланмадылар: контратакаларга күчеп карадылар, авылларга үтү мөмкин булган юлларны миналар белән тутырдылар. Ләкин без киңлеккә чыккан, идек инде, безне туктату кыен иде хәзер.
Ә дошман каушаган, куркынган, ул хәзер җитди каршылык күрсәтерлек хәлдә дә түгел иде.
ЯКОВКА ӨЧЕН СУГЫШЛАР
31 декабрь төнендә полк Бабинодан көньяк-көнбатыштарак урманда кунарга тукталды. Суык һаман көчәя барып, кичкә каршы утыз биш градуска җитте. Ләкин себер егетләре суыктан курка торганнардан түгел иде.
93
Ул ш олкл сугышчылар минем янга бер картны алып килделәр чакыплим V, ДИР Я"ЫИа илт',лэРе" Үтенгән икән. Мии аиы уз яныма һәм без б’ ши,<ла|,еп ке,,ә “и,1а һәм “а""Р Семашкога карап алды
6 л рЭТТЭ" учак янь,на чҮгэләле- Бергәләп тәмәке кабы- зып җибәрдек. Анысын карт сөенә-сөенә алды.
Аңа җитмеш яшьләр булгандыр. Ул бөтенләй йонга баткан дип әйтерлек, йөзе күренми дә, иске бүрегенең читләреннән чал чәчләре бүселеп чыккан. Әллә ничә җирдән ямалган иске тунын бау белән буган Чал сакалы бозланып каткан. Кечкенә генә күзләре мул кашлары астыннан чак-чак күренеп тора. Әмма таза карт иде ул, үзе ясаган чаңгылар белән ыһ та итми шуып килгән.
— Минем улым Федор да Кызыл Армия сафларында. Мәскәү янында иде, тик соңгы вакытларда хәбәрен алмыйбыз, — диде ул, бераз утыргач. Аннары ачу белән ярсып кычкырып җибәрде. — Фашистлар җылы хаталарда типтерәләр, ә сез салкында шакаеп утырасыз, салам сыйраклар!
— Каян килеп чыктыгыз, агай, — дидем мин йомшак кына.
Ул, тыңлап тормыйлармы дигәндәй, як-ягына каранып алды да, шыпырт тавыш белән:
— Яковкадан булам мин. Афанасий абзац, — диде. — Яковкадагы фашистлар бүген караңгы төшкәннән бирле типтерәләр, яңа елны бәйрәм итәләр. Барысы да лаякыл исерек, сакчылар да исерек.
Яковкада дошманның резерв батальоны булуын без белә идек инде. 29 декабрьдә монда 201 танкка каршы дивизион белән 312 һәм 301 пехота полкларының подразделениеләре дә килеп урнашканнар иде.
Полк кунарга туктауга ук, мин разведгруппаны Яковкага бару юлларын ачыкларга һәм андагы дошманның көчен белергә җибәргән идем. Без авылны беренче январь көнне иртән артиллерия ярдәмендә атакаларга уйлаган идек.
Башта мин, бу картны безнең көчләрне белергә дошман җибәрмәдеме икән, дип шикләнгән идем, әмма аның бар нәрсәне дә ачык итеп сөйләвен һәм безне авылга озатырга әзер торуын ишеткәч, аны үгз яныбызда калдырырга булдым.
Гитлерчыларның авылда ике айдан артыграк торуларын, авыл кеше-ләрен тәмам талап бетерүләрен, авылда җылы киемнәрнең, мал-туарның, азык-төлекнең калмавын карт бик әрнеп сөйләде. Ул немец штабының, складларның һәм тылның кайда урнашуын бик яхшы белә икән.
Каты сугышларда арган полк ял итә. Мин сәгатькә карадым. Без тук-таганга ике сәгать кенә үткән әле. Сугышчыларның тәмле йокыларын бүләсе килми. Шулай да мин барысын да уятырга приказ бирдем. Сугыш законнары каты, командир кызгану хисләренә бирелмәскә тиеш. Уңайлы моментны ычкындырмаска, дошманнан хәйләкәррәк була белергә _ командирның беренче бурычлары шул түгелмени?
Менә тавышсыз-тынсыз гына, төн пәрдәсе белән уралып, сугышчылар Яковка авылына якынлашып киләләр. Алдан әлеге чал чәчле карт атлый. Ул ышанычлы, туры юллардан безне дошман өенә алып бара.
_ Моннан, менә моннан, балакайлар, — дип пышылдый ул безгә.
Карт артыннан ук мин барам, минем янда комиссар һәм беренче батальон командиры Николаенко атлыйлар.
Иртәнге сәгать биш. Караңгылыкта Яковканың сирәк-мирәк утлары елтырый. Авылга җитәрәк ике йөз метрлар чамасы калгач, батальоннарга туктарга приказ бирдем. Үзем тагын йөз метрлар алгарак киттем. Калкулыктан Яковка уч төбендәгесыман күренеп тора. Мин батальон командирларына авылны чолгап алырга команда бирдем. Нәкъ сәгать алтыда атака башланырга тиеш иде.
һәр батальоннан сугышчан группалар аерылып, сиздермичә генә авылга таба юнәлделәр. Менә немец часовоен да алдылар. Ләкин дош
94
ман авылны тимер чыбыклар белән урап, аларга кыңгыраулар элгән икән. Сугышчылардан кемдер ялгыш кына шуңа кагылды... Бар да баскан урыннарында хәрәкәтсез калдылар. Шулай да гитлерчылар аны- моны сизмәделәр. Шактый нык исергәннәр күрәсең.
Сәгать алты да җитте — мин атакага сигнал итеп кызыл ракетаны күккә чөйдем. Бу вакытка без барысын да әзерләгән идек инде. Сугышчылар дошман туктаган өйләрне урап алганнар, үлем, илбасарларны көтеп, ишек төбенә үк килгән иде. Авыл читләренә, тыкырыкларга пулеметлар куелды. Танкка каршы «кырыкбишле» пушкалар үз урыннарын алдылар.
Т уп-туры төбәп аткан туп тавышларыннан һәм гранаталар гөрселдәвеннән гитлерчылар уянып киттеләр. Берсен-берсе таптый-таптый күлмәк-ыштаннардан гына алар йортлардан атылып чыктылар һәм автомат утына килеп эләктеләр.
Чарлакларга менеп өлгергән гитлерчыларга үлем чәчеп сержант Гришинның станковый пулеметы өй түбәләрен капшап узды. Йортларда һәм сарайларда гранаталар ярылды. Фашистларның кайберләре шашкан кебек урам буйлап чаба, ярсыган офицерлар нидер кычкыралар иде. Каршылык күрсәтергә маташкан илбасарларны безнең пулялар егып салды.
Кулына пистолет тоткан комиссар Феоктистов бер төркем сугышчылар белән чабып узды. Менә ул авылга да керде, дошманга качарга ирек бирмәскә тиешле пулеметларны урнаштырып йөри. Майор Семашко минем янда ярсып, үзен-үзе кая куярга белмичә йөренә. Аның артполкы һәрвакыт әзер булса да әле тупларга сүз бирелмәгән. Кинәт һөҗүм ясау осталары бүген сугыш алласыннан тыш кына дошманны кыралар. Артиллеристлар снарядларын булачак сугышлар өчен сакласыннар. Алар- кың кирәге булыр әле!
Семашко, мин һәм капитан Николаенко авыл кырына китәбез. Өй почмагына баскан озын буйлы бер сугышчы монда таба чабучы немец- ләрне каршылап тора. Берсен штык белән ега, икенчесен приклад белән тончыктыра, өченчесенә пуля җибәрә. Төркем-төркем килә башласалар, граната тондыра.
Якынрак килгәч, озын буйлы бу сугышчының Алексей Рожков икәнлеген таныдык. Икенче булып безнең каршыга беренче укчы рота сугышчысы 'Лихаил Макаров килеп чыкты. Ул каршы килеп маташкан дошманнарны эзәрлекли иде. Менә ул бер читтәге сарайга барып керде. Анда кул пулеметыннан атып бер төркем гитлерчылар качып яталар икән. Өч илбасарны ул штык белән кадап үтерде, ә калганнары котлары чыгып кача башладылар. Макаров дошман пулеметын борып качып баручыларга ике очередь җибәрде. Чабып баручылар тынсыз кәкрәеп төш-теләр.
Кызып сугыша торгач, көннең яктырганын сизми дә калганбыз. Өй болдырларында, сарайларда һәм кар өстендә гитлерчыларның бик күбесе «йокы симертә» иде. Әйе, бу йокыдан алар мәңге уяна алмаслар.
Яковка авылында бер төндә без дошманның 235 һәм 312 пехота полкының батальоннарын һәм 102 танкка каршы дивизионын тар-мар иттек.
Сугыш беткәч, алынган трофейларны санадык: 8 орудие, 15 миномет, 5 станковый, 18 кул пулеметы, 11 радиостанция, 13 автомашина, тягач- лар, чаналары белән 63 ат, 200 дән артык велосипед, бик күп боеприпас- лар һәм медицина кирәк-яраклары.
Моңарчы подвалларда яшеренеп торган авыл кешеләре иртән урамга чыктылар. Алар күз яшьләрен түгә-түгә гитлерчыларның халыкны талаулары, көчләүләре хакында сөйләп бирделәр.
Афанасий агайга без бик күп рәхмәтләр укыдык, аңа бүләк итеп чанасы белән җирән айгыр һәм ике пар бик һәйбәт хром итек бирдек.
Шулай итеп, без яңа елны каршыладык.
95
Яковка п "1ПЫҢ беренче январенда, ашап һәм азрак ял да итеп алгач, полк азат "аИ Чыгып китте- Барган уңайга Авангард торак пунктын да
ТӘРГӘ иде безнең исәп. Ул авыл Яковкадан унике километр көнь-
■ "Көнчыгыштарак урнашкан иде.
Иртә белән бик салкын һәм томанлы иде. Йөз адымнан бер нәрсә дә күреп булмый. Юлларны кар басып киткән. Укчылар артиллеристларга юл салып бардылар, урыны-урыны белән, арыган атларга ярдәм итеп, орудиеләрне иңнәре белән күтәреп кардан сөйрәп чыгардылар.
Авангард авылына җитәрәк, үзебез белән бер үк юнәлештә, тик күрше юлдан баручы дошман колоннасын очраттык. Башта коры томан аермачык күрергә комачаулый иде, без аларны үзебезнең күршеләр дип уйлап бардык. Авылга якынлашып килгәндә генә юллар бергә кушылалар икән. Ике арада йөз метрлар калгач кына без «күршеләрнең» кемлеген белеп алдык. Яшен тизлеге белән карар кабул ителде: дошманга
нарын челпәрәмә китереп, мул карлы салкын кышның коточкыч кыен шартларын җиңеп, алны-ялны белмичә, сугышчылар алга — көнбатышка баралар.
Җылынып, өс-башыбызны киптереп торырга да вакытыбыз юк. Менә өч тәүлек инде күршеләр белән берлектә, майор Семашко егетләренең ярдәме астында ачык кырда дошман белән аяусыз сугышлар алып барабыз.
Болардан да батыррак һәм йөрәклерәк укчыларны, артиллеристларны күз алдына китерүе дә кыен. Бозланып каткан шинельләр киеп, шакраеп каткан итекләрдән һаман алга баралар алар. Бу сугышчылар белән яу кырында очрашкан дошманның хәле бик мөшкел иде.
Без соңгы вакытларда Совинформбюро хәбәрләрен йотлыгып тыңлый-быз. Безнең данлыклы Кызыл Армиябез Калинин, Клин, Калуга һәм Можайск шәһәрләрен, йөзләрчә авылларны дошманнан азат итте. Бу хәбәрләр безне бөтенләй канатландырды.
Дивизия яңадан-яңа бурычлар алып кына торды—без дошманны тын алырга да ирек бирмичә куарга, кырырга һәм Иделнең аръягына үтеп чыгарга тиеш идек.
Ул көннәрдә безнең полкның данлыклы эшләре хакында сводкаларда, донесениеләрдә, дивизия, армия һәм фронт газеталарында бик күп яздылар.
Дивизия газетасы «Вперед» 1942 елның 5 январенда зур баш астында болай дип язды:
«Дошманны Сафиуллин һәм Семашко сугышчылары кебек кыйнарга!»
Шул ук биттә дивизия командованиесенең безне котлавы һәм при
казы игълан ителгән иде:
«Иптәш Сафиуллин һәм иптәш Семашко подразделениеләренең су-гышчыларына, командирларына һәм политработникларына. Сезгә, (941 —1942 еллардагы Бөек Ватан сугышы батырларына, сугышчыларга,
җәелергә ирек бирмәскә!
Мин батальоннарга, барган җирдән фронт ясап көньяк-көнбатышка борылырга приказ бирдем, майор Семашко өч орудиесен тиз генә дош-манга төбәп куйды.
Гитлерчыларны тагында якынрак җибәреп, барлык төр кораллардан ут өермәсе күтәрдек. Терәп аткан уттан ак флаг күтәреп пленга бирелгән фашистлар гына исән калды.
Болар 253 полкның исән калган сугышчылары булып, 102 дивизион калдыклары белән бергә, безнең дивизиянең күрше полкы ударыннан чигенеп баралар икән.
Дошманның алгы линиясен бер өзгәч, гитлерчыларның бөтен план
96
командирларга һәм политработнпкларга, иптәш Сафиуллин укчыларына, иптәш Семашко артиллеристларына кайнар сәлам җибәрәм.
Сезнең Жагреево, Хорошово, Городище, Байгорово, Климово һәм Яковка авылы тирәләрендә дошманны тар-мар итүегез белән мин бик канәгать.
Сезгә, ватан улларына, данлыклы илебезнең көрәшче бөркетләренә ватаныбыз хакына илбасарларны тагын да ныграк тукмарга кушам. (
Тырыш хезмәтегез һәм уңышларыгыз өчеи сезгә Сафиуллин, Семаш- с
ко, Феоктистов. Хромота иптәшләргә, шушы подразделениеләрнең барлык сугышчыларына, командирларына һәм полнтработникларына рәхмәт белдерәм. Сез дошманны тагын да ныграк кыйнарсыз дип ышанам.
Кудрявцев, Таланов, Квашнин.»
Әле генә сугыш тәмамланды. Тагын өч торак пунктын гитлерчылардан чистарттык. Полк авылны үтеп чыкты да уңайлы урында — урман авызында тукталып калды. Дивизия командирының котлау приказына багышланган митингны көндезге ашка кадәр уздырып алырга булдык. Безгә якын гына урында майор Семашко үзенең сугышчыларын җыйды. Мин комдивның приказың игълан иттем, шуңа ук ялгап алда торган i
изге бурычыбызны тагын бер мәртәбә искә төшердем. Миннән соң комиссар һәм берничә сугышчы чыгыш ясадылар. Сугышчылар, командование- нең котлавына һәм рәхмәтенә җавап итеп, гитлерчыларны тагын да ныграк кырырга, дигән яңа йөкләмәләр алдылар. I
АҺ1тингтан соң батальоннарда кыска-кыска гына партия һәм комсомол җыелышлары булып үтте. Бу җыелышларда 12 кеше ВКП(б) членлыгына кандидат, 18 кеше ВЛКСМ члены итеп кабул ителде.
ҺӨҖҮМ ДӘВАМ ИТӘ
Дошманның каршылык боҗраларын вата-сындыра, күп санлы контратакаларын кире кагып, тылларын җимереп, аңа һушына килергә дә ирек бирмичә, без һаман алга барабыз. Үзебезнең күршеләр белән тыгыз бәйләнештә булып, әле алар алгарак чыга, әле без тирәнгәрәк үтеп китәбез. Башта тар гына булган фронт үзенең канатларын җәйгәннән- җәя бара. Безнең һөҗүм дәрте, көнләп кенә түгел, сәгатьләп арта.
Гитлерчылар безне туктатырга теләп әллә ниләр эшләп карадылар: дзотларын боз стеналар белән әйләндерделәр, бөтен юлларны, сукмакларны миналап бетерделәр. Алар бөтен нәрсәләрне, хәтта эт үләксәләрен, үзләренең солдатларының мәетләрен дә миналап калдыралар иде: Соколово авылында кызылармеец бер йортның ишеген ачуга шартлап мина ярыла. Сугышчы һәлак була. Старшина Устименко, өлкән сержант Щипко һәм кече лейтенант Кольцов — миналарның телен белүче егетләр— немецләр ташлап калдырган велосипедлардан, немец солдаты мәете астыннан, эт үләксәсеннән дә миналарны табалар иде. Безнең саперлар өчен бик кыен көннәр башланды. Алар мәкерле дошманның бөтен хәйләләрен чишәргә тиеш иделәр, һәм алар зур көч, тырышлык күрсәтеп безгә юл ачып бардылар.
1942 елның беренче январеннан бишесенә кадәр полк 15 торак пунктын дошманнан азат итте. Күп кенә урыннарда сугыш кыры тоташ үлекләр, ташландык машиналар, тягачлар, орудиеләр һәм йөкләр белән капланып кала иде. Коты чыккан гитлерчылар, талаган малларын гына түгел, коралларын, сугыш кирәк-яракларын да ташлап качалар иде.
Воскресенское тирәсенә барып чыктык. Разведчиклар авылның гитлерчылар кулында икәнлеген хәбәр иттеләр. Тик алар монда совет сугышчыларының килеп чыгасын көтмәгәннәр ахры, сакчылар да куймаганнар иде. Болары чигенүче частьләргә ярдәмгә баручы батальон булып чыкты.
7. ,С. Ә.* № 1. 97
Авылны ике яктан атакаларга булдык: көнчыгыштан өлкән лейтенант Николаенко батальоны, төньяктан өлкән лейтенант Черепанов батальоны һөҗүм итеп, өлкән лейтенант Капустин батальоны резервта калырга тиеш иде. Семашко егетләре дә ут позициясенә урнашып, алар батальон командирларының соравы буенча гына ут ачарга тиеш иделәр.
һөҗүмгә приказ алу белән, батальоннар авылдан ерак түгел урман кырында ашыгыч әзерлек эшләре башладылар. Кичке сәгать алтыда сигналдан соң, без Воскресенскоега бәреп кердек. Урамнарда каты сугыш башланды. Резерв батальонын да чакырырга туры килде. Алар туп- туры авыл уртасына ыргылып барып керделәр.
Гитлерчыларның яңа, таушалмаган батальоны белән бәрелеш ике сәгать дәвам йтте. Ниһаять, дошман безнең басымга чыдый алмыйча, үлгән, яраланган йөзләрчә солдатларын ташлап, коралларын ыргытып, обозларын, боеприпасларын калдырып, көнбатышка чигенә башлады.
Безнең өзлексез алга баруыбыз һәм Иделнең югары агымы ярларына якынлашуыбыз дошман гаскәрләрен каты борчуга төшерде. Алар чигенеп баручы пехотоларына ашыгыч ярдәм чаралары күрсәтә башладылар. Самолетлар, танклар чакырдылар. Алар авылларны тупка тотып яндырып бетерделәр, тыныч халыкны — хатын-кызларны, бала-чагаларны, әсир кызылармеецларны мыскыл иттеләр, совет кешеләрен күпләп- күпләп көнбатышка кудылар. Гитлерчылар коточкыч явызлыклары белән совет кешеләренең рухын сындырырга, куркытырга теләделәр. Тик ялгыштылар алар. Совет кешеләренең, бу явызлыкны күреп, дош-манга нәфрәте генә үсте. Үч алучылар — партизаннар тагын да ишәйделәр.
Менә без Иделгә дә якынайдык. 8 январьда, иртән таң белән, полкның уң флангысында барган өлкән лейтенант Капустин батальоны гитлерчыларның Ефимово авылында ныгыган гарнизонына һөҗүм итте. Бу авылдан Идел ярларына биш километр гына кала иде. Кыска гына артналеттан соң сугышчылар штыкларын алга сузып атакага ташландылар. Кар баскан кырлар өстендә бердәм «ура» тавышлары яңгырады! Күзәтү пунктыннан илбасарларның коралларын, автомашиналарын ташлап, урам артлап кына урманга чабуларын күреп була иде. Гитлерчылар урманга качып кызылармеец штыгыннан котылмакчы булдылар. Нәкъ каршыларында гына тагын да көчлерәк «ура!» яңгыраганын ишеткәч, качып баручы фашистларның ни хәлдә калуларын күз алдына китерүе кыен түгелдер. Урманнан балталар, сәнәкләр, көрәкләр һәм трофей немец кораллары күтәргән партизаннар атылып чыкты. Алар фашист сафларына килеп үк керделәр һәм тирән бер ярсу белән аларны кыра, үтерә башладылар. Ефимово авылыннан бер генә илбасар да качып котыла алмады.
Сугыш тынганнан соң гына без партизаннар белән таныша алдык. Җирле партизаннар отряды белән курку белмәс политрук Владимиров һәм безнең дивизиянең элекке бер полкында замполит булган Гасан иптәшләр җитәкчелек иткәннәр икән. Сентябрь аенда чигенгән чагында яраланып калган Гасанны авыл халкы яшереп дәвалаган.
Азат ителгән авыл урамнарына айлар буе урманда, учаклар янында, яшәп сакал-мыек баскан, киемнәренә төтен-ыс исе сеңгән кешеләр кайтып тулды. Карт колхозчылар сугышчыларны үз улларыдай якын күреп елый-елый кочаклап каршы алдылар. Кызлар санитарларга булыша башладылар: яралыларны җыярга һәм бәйләргә керештеләр. Балалар иске сарайлардан, аулак урыннардан, кырлардан немецләр ташлап качкан автоматларны, винтовкаларны, патроннарны җыеп, трофейлар тутырылган сарайга ташыдылар, йорт хуҗалары немецләрдән калган бетле һәм сасы саламнарын өй идәннәреннән чыгарып ташлыйлар, шау итеп торган кайнар су белән үзләренең өйләрен юып, чистартып чыгаралар иде.
Мин Семашко һәм комиссар Феоктистов белән бу вакытта Степани- но авылында идем. Ефимовога Капустин солдатлары аны азат иткәч кенә килдек.
Җирле халык белән митинг уздырдык. Аларга Совет Армиясенең һөҗүме турында чын хакыйкатьне сөйләп бирдек. Гади генә сүзләр дә монда тирән мәгънә алып яңгырый иде. Колхозчыларның шатлыгын болай гына сөйләп бетерерлек түгел. Аларның күзләре нурланып яна башлады. Гитлерчылар аларны алдап, Мәскәүне әллә кайчан алдык, дип ялганлап килгәннәр. Шушы шатлыклы очрашу вакытында без аларга алда торган бурычларны сөйләдек. Ә бурычлар шактый җитди, иң беренче чиратта җимерелгән хуҗалыкны торгызырга һәм язгы чәчүгә әзерләнергә кирәк иде.
Ефимово авылы кешеләре сугышчыларны бик җылы озаттылар. Батальон тагын алга, көнбатышка кузгалды. Аны анда башка шәһәрләр һәм авыллар көтә иде.
(Дәвамы бар.).